Алмачуар эсэре буенча сочинение

Ул − кичерешләргә бай малай. Әти-әнисенең төпчек малае. Шуңа күрә ул бераз иркәрәк. Әти-әнисе аның һәр теләген үтәргә әзер булып торалар. Малай да аларны ярата.
Закир тормышында зур вакыйга була. Башкорт Әлемгол бүләк иткән бурлы бия колынлый. Малай аңа Алмачуар дип исем куша. Алмачуар малайның бөтен тормышын биләп ала. Закир аның яныннан китми. Очып кына йөри. Шатлыгы эченә сыймый. Закир, яңа туган колынны күргәч, аның сылулыгына исе китеп, озак кына һушына килә алмый тора.
Колын төсе белән дә хәйран калдыра − күгелҗем ак чәчәк төсе кебегрәк ялтырап тора.
Күз тимәсен өчен дога укып, кызыл тасмалы кыңгырауны колынның муенына тагып куйгач, Сафа бабай колынның асыл сөякле агаларына охшавын, төсе алмачуарга әйләнеп, чабышкы булачагын әйтә. Авыл халкы да колынга битараф түгел, аның һәр көн, һәр сәгать тулышып, «сылу, асыл сөяк» булып үсүенә куана, Закирның яшьтәшләре аңа кызыгып карый.
Тормышта шатлык-куанычлар белән янәшә күңелсезлекләр дә йөри шул: матураеп килә торган колынны бүреләр яралый. Закир бик нык кайгыра, ашау-эчүдән кала. Бәхеткә, Алмачуарның ярасы тирән булмый, атна дигәндә аякка баса.
Алмачуар икенче яшь китә − «кырыкмыш» була. Закир тайны матурлый. Атның маңгай чәчен күзенә төшмәслек итеп кенә кистерә, ялга ике яклап чуклар, тасмалар тага. Койрыгын да матур гына итеп түгәрәкләтә. Ул «рус боярларының матур кызларына» охшап кала. «Алмачуар исә кунакка барырга ясанган бояр егете кебек чибәр булды»,− ди ул. Атны ничек бизәү үрнәген ул башка малайларга да күрсәтә.
Кирәк чакта Закир үз сүзен дә әйтә белә. Әтиләренә ул Алмачуарны сабанга җиктерми. Бу очракта күз яшен дә кызганмый.
Закирның колынны әнә шулай яратып, сөеп, тырышып тәрбияләве бушка китми: асыл, сылу сөяк Алмачуарның даны тирә-якка тарала.Сабан туенда Алмачуар беренче килә. Ләкин җиңүче дип башканы билгелиләр. Закир моңа бик хурлана. Старостаның битенә камчы белән суга һәм китеп бара. Бу − Алмачуарның беренче һәм соңгы чабышы була, ул үлә. Шушы вакыйга Закирга бик авыр тәэсир итә. Атның үлемендә малай үзен дә гаепли. «Шуннан соң дөньяда һичбер малга, һичбер әйбергә күңелем дә, күзем дә төшмәде: һичбер нәрсәне сөя алмадым»-ди.
Минемчә, Закир барыннан да  күбрәк үзен ярата. Искә төшерик, узышканда ул атын җан көченә кыйный. Аңа ат кызганыч түгел, ничек кенә булса да беренче урынны алырга кирәк.Үлеп яраткан атны шулай кыйнамыйлар.Чабыштан кайтып кызган атны туктатырга ярамый, йөртергә кирәк.Закирның кайгысы ул чакны атында булмый. Ул үзенә беренче урын яулап йөри. Ипләп кенә хәл итәсе эшне зурга җибәрә. Үзен тыеп тора алмый, олы кешегә камчы белән суга.
Ә бит ул атына карата зур гаделсезлек эшли. Аты, беренче булып килер өчен, көчен дә, үзен дә кызганмый. Хуҗасын шулай теләгенә ирештерә. Закир исә, шуңа җавап итеп, атын йөртми, харап итә.
Бу гаделсезлеге өчен Закир җәза да ала-дөньяны ярату хасиятен югалта. Ә дөньядан ямь таба алмау – кеше хәсрәтенең иң зурысы.

Автор:Шайхутдинова Гузель Дамировна, ученица 6 класса МБОУ «Шубанская ООШ», Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район
Руководитель: Учитель татарского языка и литературы Салахутдинов Инсаф Исрафилович

Алмачуар тай булыр (Инша)

Шәп маллар
аякланып туа, диләр.

Г.
Ибраһимов.

Г.
Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясендә
бурлы биядән туган колынның «ай үсәсен
көн үсеп» кырыкмыш һәм чабышкыга әйләнүе
әкияттәге кебек матур итеп сурәтләнгән.

Закир,
яңа туган колынны күргәч, аның сылулыгына
исе китеп, озак кына һушына килә алмый
тора. Үз сүзләре белән әйтсәк: «Аның
ботлары ничектер җиңел атлыйлар.
Бәкәлләре озын, шундый нечкә озын ки,
мондыйлар тик чабышкы атларда гына
була, диләр. Әле яңа гына кибеп килә
торган койрыгы белән ялы, әз генә, кыска
гына булсалар да, озаклап үреп, кабартып
ясаган җефәк бәйләме кебек үзеннән-үзе
дулкынланып торалар. Түм-түгәрәк сырты
өстеннән, нәкъ арка үзәк турыннан, бармак
калынлыгы кара тасма кебек булып,
койрыктан ялга җиткәнче кара җефәк йон
сузылган. Озынча, акыллы башның киң
маңгаендагы озын яра кашка − бу колынны
мең миллион иптәшләре арасыннан бөтенләй
аерып, матурлыгы белән ялгыз итеп
күрсәтәләр. Бөтен гәүдәсе әйтерсең
Ходайның үз кулы белән, фәрештәләрнең
ярдәме белән тигезләп, матур итеп, коелып
ясалган. Шундый сылу, шундый асыл сөяк
булып яратылган».

Колын
төсе белән дә хәйран калдыра − күгелҗем
ак чәчәк төсе кебегрәк ялтырап тора.

Күз
тимәсен өчен дога укып, кызыл тасмалы
кыңгырауны колынның муенына тагып
куйгач, Сафа бабай колынның асыл сөякле
агаларына охшавын, төсе алмачуарга
әйләнеп, чабышкы булачагын әйтә. Авыл
халкы да колынга битараф түгел, аның
һәр көн, һәр сәгать тулышып, «сылу, асыл
сөяк» булып үсүенә куана, Закирның
яшьтәшләре аңа кызыгып карый.

Тормышта
шатлык-куанычлар белән янәшә күңелсезлекләр
дә йөри шул: матураеп килә торган колынны
бүреләр яралый. Бәхеткә, Алмачуарның
ярасы тирән булмый, атна дигәндә аякка
баса.

Алмачуарга
икенче яшь китә − «кырыкмыш» була. Закир
аның маңгай чәчен күзенә төшмәслек итеп
кенә кистерә, ялга ике яклап чуклар,
тасмалар тага. Койрыгын да матур гына
итеп түгәрәкләтә. Ул «рус боярларының
матур кызларына» охшап кала.

Закирның колынны
әнә шулай яратып, сөеп, тырышып тәрбияләве
бушка китми: асыл, сылу сөяк Алмачуарның
даны тирә-якка тарала.

Һ.Такташ. «Ак чәчәкләр» Кышкы салкын көннәрдә (Инша)

Менә кыш та килеп
җитте. Дөнья мамыктай ак карга күмелде.
Ул энҗе карда ятып ауныйсы килә, ләкин
бик салкын.

Әйе, кыш
үзенең суыкларын сиздерә башлады.
Гыйнвар бик салкын булды. Хәтта мәктәпкә
дә бармадык. Урамда салкын булса да,
тәрәзәдән караганда, бик матур күренешләр
ачыша. Кар бөртекләре ак чәчәкләрне
хәтерләтеп төшә. Нәкъ Такташтагыча.

Ак чәчәкләр ява.

Дөнья матур,

Шундый матур булып
тоела;

Күге зәңгәр, гүя
йолдызлары

Ак кар булып җиргә
коела…

Өйдә
күңелсез миңа. Урамга чыгасы килә. Әмма
тәрәзәгә рәсем булып төшкән ак сакаллы
Кыш бабай күз кысып, шаян елмаеп: «Урамда
салкын, колак-борыннарыгызны өшетермен»,−
дип әйтә сыман.

Тиздән
көннәр җылыныр, кояш чыгар. Каян беләсең,
дисезме? Беләм. Әбиемнең тәрәзә төбендәге
гөлләре, өебездә үсеп утырган яшел лимон
агачы сер итеп әйттеләр миңа. Алар да,
нәкъ минем кебек, ямьле язны көтәләр.
Тиздән кошлар канатларында язны алып
кайтырлар, күңелемдәге хыялларым
тормышка ашар.

Кар ява, буран
уйный. Ләкин болар барысы да урамда,
күңел язны көтә.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]

  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #

Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы

Әгерҗе шәһәре муниципаль бюджет гомуми белем бирү

учреждениесе 4 нче санлы урта мәктәбе

        VII  сыйныфның  татар  төркемендә  әдәбияттан

  ачык  дәрес  эшкәртмәсе.

Тема: “Кичер мине, Алмачуарым!”

(Г. Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясе буенча)

                                                   Эшкәртмәне  әзерләде:                                      югары  категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                   Заһретдинова  Әлфия  Назиф  кызы.

2015, Әгерҗе

Максат:

Әсәрнең бөтенлеген – темасын, идеясен, проблемаларын ачыклау аша хикәянең төп эчтәлегенә төшенү.

Белем гомумиләштерә, нәтиҗә чыгара белү күнекмәсен үстерү.

Мин-минлек, эгоистлык сыйфатларының начар булуын төшендерү.

Җиһазлау:

Г. Ибраһимов портреты, китабы, аңа багышланган папкалар, “Алмачуар” спектакле видеоязмасы, Ренат Ибраһимов башкаруында “Атлар чаба” җыры, Алмачуар рәсеме.

Дәрес тибы:

Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

Дәрес барышы:

I. Уңай психологик халәт тудыру.

II. Актуальләштерү.

Г.Минский болай дип язган: «1922-23 нче еллар. Идел буе шәһәр-авылларына кара көннәр килде, хәвефле бәла – ачлык таралды. Кешеләр дә, терлек-туар да ач калды. Игеннәр көйде, җир кипте, үләннәр корыды. Менә әлеге көннәрдә безнең кулга бер китап килеп керде. Аның тышлыгына «Татар язучылары тарафыннан ачлар файдасына чыгарыла» дигән сүзләр дә язылган иде. Менә мине шул җыентыктагы бер хикәя тетрәндерде. Мин ул хикәяне кат-кат укыдым. Хәтта үземне хикәянең герое Закир исемле малай урынына куеп, бөтенләй Закир итеп сизә башладым. Алмачуарны мин дә аның кебек бик озак оныта алмадым. Мине бу тикле тетрәндергән хикәя кешеләрнең күңелләренә үтеп керә алган, табигатьне дә, кешене дә оста сурәтли белгән атаклы язучы  Г. Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясе иде…»

III.Төп өлеш.

  1. 1.     Уку мәсьәләсен кую. Без үткән дәресләрдә Г. Ибраһимовның әлеге “Алмачуар” хикәясен укыдык. Әсәр буенча куелган спектакль карадык. Ә бүгенге дәресебездә нишләрбез икән? Дәресебезгә нинди максат куярбыз? (Әсәрне анализларбыз).
  1. 2.     Г. Ибраһимовның биографиясен искә төшерү.

Әсәрне анализлый башлаганчы, Г. Ибраһимовның кыскача биографиясен искә төшерик. (1 укучы сөйли).

  1. 3.     Хикәяне анализлау.

-Г. Ибраһимов бу әсәрен ничәнче елда иҗат иткән? (1922).

-Әсәр нинди жанрда язылган? (хикәя).

-Нәрсә ул хикәя?

-Хәзер әсәрдәге төп вакыйгаларны ачыкларбыз, бер үк вакытта әсәрнең кыскача эчтәлеген дә сөйләп барырбыз, төп герой Закирның кичерешләрен билгеләрбез.

Төп вакыйгалар:

  1.      Колын туу — шатлык хисе.
  2.      Алмачуарның яралануы – борчылу хисе.
  3.      Закирның колынны сабанга җиктерүгә каршы төшүе – ярсу хисе.
  4.      Алмачуарны чабышка әзерләү – шатлык хисе. 
  5.      Ярыш — өметләнү, курку хисе.
  6.      Староста белән бәрелешү – ачуы килү, үпкә, ярсу хисе.
  7.      Алмачуарның үлеме – олы кайгы хисе.

(Вакыйгалар һәм хисләр тактага һәм дәфтәрләргә язып барыла).

-Һәр вакыйга нәрсә тирәсендә бөтерелә? (ат тирәсендә).

-Димәк, хикәянең темасын ачыклыйбыз. (атны ярату һәм югалту тарихы).

-Әйе, укучылар, Закир атын бик ярата. Ат ярату гадәте, гомумән, татарларга хас күренеш. Әйдәгез әле, бераз атлар турында сөйләшеп алыйк. Нинди хайван соң ул ат? (1 укучы сөйли).

-Г. Ибраһимовның атларга мөнәсәбәте нинди булган? (Ул да ат яраткан һәм болай дигән: “Атлар ярату миңа әтидән күчкән булса кирәк. “Алмачуар” дигән хикәям дә үз тормышымнан алып язылган дисәм дә ялгыш булмас…”)

-Алмачуар – хикәядәге төп образ. Әйдәгез әле, аңа характеристика бирик. Дәреслектән колынның портретын сурәтләгән урынны табып укыйк. (53 бит, 1 укучы укый).

-Бу – Алмачуарның тышкы кыяфәте. Аның характеры турында нәрсә әйтерсез? (Чабарга ярата, бер атны да уздырмый, дәртле һ.б.).

Физминут. Ренат Ибраһимовның “Атлар чаба” җырын тыңлау.

-Образларга характеристика бирүне дәвам итәбез. Алмачуар турында, тугач ук, “Чабышкы булачак”, дип кем әйтә? (Сафа бабай).

-Бу образ турында нәрсәләр әйтерсез? (Ул – тирә-якта ат тану белән дан тоткан бабай. Ул атны чабышка әзерләргә булыша: ничек ашатырга, ничек аз-аз гына йөртеп кайтырга кирәклеген өйрәтә).

-Чабышка әзерләгәндә атны ничек ашаталар соң? (коры печән, солы, апара суы).

-Шулай ашату нәтиҗәсендә Алмачуар ничек үзгәрә? Дәреслектән шул урынны табып укыгыз әле. (62 бит,1 укучы укый).

-Закирның һәр сүзен үтәүче образ – кем ул? (Әтисе Хафиз).

-Хафиз картка характеристика бирегез. (Ул Закирга Алмачуарны карарга чын күңеленнән булыша, чөнки үзе дә атлар ярата. Закирны һәрвакыт әнисе алдында яклый, аны аңлый).

-Закирның әнисе улының ат яратуына ничек карый? (Ат җене кагылган, ди, Алмачуарны эшкә җигәсе килә, атны эшләтмичә асрауны аңламый).

-Закир һәм әнисе арасында гел туып торган каршылык турында ни әйтерсез? (Закир һәм әнисе бер-берсенә гел каршы килеп торалар. Закир әнисе белән ызгыша. Әнисе, улы тыңламый башласа, Алмачуарыңны җигәбез, дип куркыта. Һ.б.)

-Закир – хикәядәге икенче төп образ. Хәзер аңа характеристика бирәбез. Моның өчен кәгазь битләрендә Закирга хас сыйфатларны язабыз.

Төркемнәрдә эш: 2 баганага Закирның безгә ошаган һәм ошамаган якларын язалар.

Эшләрне тикшерү һәм фикер алышу.

Спектакльдән бер күренеш карау: “Мин хуҗама җиңү китердем” (53.00.-54.30).

-Сез Закир атын ярата дидегез. Ни өчен ярата соң ул аны? (Матур булганга, ат яратканга, чаптар булганга).

-Чаптар ат аңа нигә кирәк соң? (Сабан туенда җиңү өчен).

-Ә сабан туенда җиңү нигә кирәк? (Дан өчен кирәк. Беренче урын алса, аның атын яхшы дип сөйләсеннәр өчен кирәк.)

-Шулай булгач, яратамы соң ул атын? (Юк. Ул үзен ярата).

(Мин килешмим. Ул үзенең атын ярата. Ул аны җанын-тәнен биреп үстерә. Бүреләр һөҗүм иткәч, кайгырып ашаудан кала.)

-Бу фикерләр белән килешәсезме? (Мин соңгысы белән килешмим. Узышканда ул атын җан көченә кыйный. Үлеп яраткан атны шулай кыйнамыйлар. Чабыштан кызып кайткан атны туктатырга ярамый, йөртергә кирәк. Ә Закир, атын йөртәсе урынга, беренче урын өчен кычкырышып йөри).

-Димәк, Закир күңелендә нинди каршылык туа дип уйлыйсыз? (атны ярату — җиңәргә омтылу).

-Бу ике хиснең кайсы өстенлек ала? (җиңәргә омтылу хисе).

-Ә хәзер спектакльдән тагын бер күренеш карыйк. “Мин җиңәргә генә теләдем” (58.05. – 01.00.20)

-Әйе, укучылар, Закирның күңелендәге җиңәргә теләү, дан казану теләге  олы фаҗига китереп чыгара да инде.

-Димәк, “Алмачуар” хикәясенең идеясе нинди булыр? (Ярату хисен, үзең сөйгән җан иясен сакларга, кайгыртып торырга кирәк).

IV. Өй эше бирү.

Эпизод карау: Кайсы куркынычрак: бүреләрме әллә кешеләрме? (28.50.-30.00.) Сорауга җавап бирергә, аңлатырга.

Резерв: Иҗади эш.

«Алмачуарым белән бергә мин дә авырган — йокымны, ашау-эчүемне югалткан идем: ул терелеп уйный башлагач, мин дә аңардан калышмадым». Бу өзекне ничек аңлыйсыз? Мондый хис сезгә танышмы? Шул хакта үз фикерләрегезне языгыз.

V. Дәресне йомгаклау һәм билгеләр кую.

Дәрескә нинди максат куйган идек?

Үзебез өчен нинди нәтиҗә ясадык?

XI городская филологическая научно-исследовательская

 конференция школьников имени Д.С.Лихачева

Секция: Проблемы татарской филологии

Исследовательская работа

Отражение татарских народных обычаев и традиций в рассказе

 Г. Ибрагимова “Алмачуар”

Димухаметов Ильназ Ильфатович

МБОУ «Гимназия № 8»,  Советский район, г.Казань

7 класс

                                                                               Научный руководитель:

Геловани Гюзель Фандусовна,

учитель татарского языка и литературы первой квалификационной  категории

МБОУ «Гимназия № 8»

Советского района г. Казани

Казань 2017

Эчтәлек

Кереш……………………………………………………………………………………………………..3

Г.Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты……………………………………………….4

“Алмачуар” хикәясендә татар халкының гореф — гадәтләре чагылышы……..7

Йомгаклау……………………………………………………………………………………………….10

Кулланылган әдәбият………………………………………………………………………………11

Кереш

Галимҗан Ибраһимов иҗаты белән кызыксынуым 7 нче сыйныфта аның “Алмачуар ” хикәсен укып чыккач башланды. Бу хикәя минем күңелемдә  бик тирән эз калдырды, чөнки ул безгә үзенең эчтәлеге белән бик  якын тора. Хикәядә безнең кебек ук яшүсмер малай һәм  аның  Алмачуар исемле атына карата булган җылы хисләре турында языла.  

        Г. Ибраһимов күпкырлы шәхес. Ул – язучы, әдәбият галиме һәм  тәнкыйтьче, журналист, тарихчы, тел белгече һәм педагог, җәмәгать  эшлеклесе һәм сәясәтче. Шуңа күрә дә, Закир белән булган вакыйгаларны сурәтләү белән бергә ул татар тормышындагы гореф–гадәтләрне, йолаларны, көндәлек көнкүрешен оста сурәтли. Кызганычка каршы, кайбер гореф-гадәтләрне, йолаларны без тик әсәрләрдән генә укып беләбез, чөнки алар югала бара. Шуңа күрә дә 2012 ел Татарстанда “Мәдәни-тарихи мирас елы ” дип игълан ителде, һәм шул юнәлеш буенча икеләтә көч белән эш алып барыла.

Тикшерү эшебезнең дә максаты булып “Алмачуар” әсәрендә чагылдырган татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнү, барлау. Шуның белән бәйле  киләсе бурычлар куелды:

  • Г.Ибраһимов тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү;
  • “Алмачуар” хикәсен анализлау;
  • хикәядә очраган йолаларны башка халыкларның йолалары белән чагыштыру.

Галимҗан Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты

                                       Ибраһимов!

Ул – гаҗәеп матур, нечкә тел маһиры, тормышның бөтен катламнарын тирәнтен өйрәнеп, белеп иҗат иткән чын реалистик әсәрләр – романнар, повестьлар, хикәяләр язган проза остасы, ул — әдәбият галиме, күренекле тәнкыйтьче, тарихчы һәм телче, педагог, күп яшьләрнең турыдан-туры дәрес биргән укытучысы; ул – журналист та, башлап йөрүче – оештыручы, җәмәгать эшлеклесе”

                                       Р.Гатауллин

2012 елның 12 мартында Г.Ибраһимовның тууына 125 ел тула. Туган илен, туган халкын тирән яратучы, аңа үзенең бөтен гомерен, талантын багышлаган язучы, галим, дәүләт эшлеклесе — Г. Ибраһимов төрки телләр әдәбиятлары тарихына шулай кереп кала.

           Г.Ибраһимов 1887 елның 12 нче мартында Башкортостанның Уфа губернасы Стәрлетамак өязе Солтанморат авылында туа (хәзер Башкортостанның Авыргазы районы). Аның әтисе Гыйрфан Ибраһимов белемле, алдынгы карашлы кеше, әнисе — Хәсәнә, шулай ук сәләтле ханым була. Галимҗан әти-әнисен, бик сагынып, иң җылы хисләр белән искә ала: “Әнием бик миһербанлы, эшчән, кунакчыл иде. Без аны бик ярата идек. Ләкин бик кызганыч, иртә үлеп китте…” Әтисе турында да болай ди: “… Әти безне бик иркәли иде дип әйтә алмыйм. Андый кеше түгел иде. Шулай да ул безне кеше итәргә бик тырышты. Заманы өчен үз даирәсендә алдынгы кеше иде. Шуңа күрә указын кайтарып, муллалыгын ташлады, гомеренең соңгы көннәренә чаклы гади крестьян булып үткәрде. Башта ул минем язучы булып китүемә шактый кырын карады…. Минем беренче әдәби адымнарыма кырын каравы аның язучылык эшенә ихтирамы булмаганлыктан түгел, ә минем, үз эшемне тиешенчә булдыра алмыйча, тормышта үзенең урынын, сәләтен таба алмаган кеше булып калуымнан куркуы булгандыр дип уйлыйм. Ул исән чакта минем кайбер хикәяләрем басылып чыкты. Боларны күреп шатланды гына. Минем тормыш юлыма, җәмгыятьтәге урыныма ышана иде…”

Ибраһимовлар гаиләдә 7 бала: 3 кыз һәм 4 малай. Галимҗан дүртенче бала. Ул бик яшьли крестьян хезмәтенең авырлыгын үз җилкәсендә татый. Ул шул вакытта ук үзенең хезмәт сөючәнлеге, максатка омтылучанлыгы, ихтыяр көче белән яшьтәшләреннән аерылып тора. Малайда әйләнә-тирә белән кызыксыну бик иртә уяна. Балачактагы тәэсирләре аның күңеленә гомерлеккә уелып кала. Әсәрләрендә сурәтләнгән, күңелләрне җәлеп итә торган пейзаж, крестьян тормышының үзенчәлекләре балачак хатирәләренә нигезләнеп язылган. “Алмачуар” хикәясе турында болай яза: “Атлар ярату миңа әтидән күчкән булса кирәк. ,,Алмачуар” дигән хикәям үз тормышымнан алып язылган дисәм дә була”, — ди.

Башлангыч белемне авыл мәдәрәсәсендә һәм башлангыч рус мәктәбендә ала. 1898-1905 елларда Оренбургтагы Вәли мулланың кадим мәдрәсәсендә, 1906-1908 елларда Уфадагы җәдит “Галия” мәдрәсәсендә укый. Биредә Г.Ибраһимов иҗтимагый эшчәнлеккә тартыла, тормышка критика белән карый башлый. Җәмгыять строендагы тирән каршылыклар барлыгын аңлый, үзенең беренче хикәясен яза. 1909 елда Казанга күчеп килә, төрле-газета ңурналларда эшли. 1913 елны сәяси эшчәнлеге өчен кулга алына. Шул ук елны азат ителеп, Казанга кайта һәм “Аң” журналында җаваплы сәркатип булып эшли. 1915-1917 елларда “Галия ” мәдрәсәсендә укыта. 1917 елгы Февраль инкыйлабыннан соң иҗтимагый-сәяси эшчәнлек белән шөгельләнә. Сул эсерлар партиясендә тора, милләт мәҗлесенә депутат итеп сайлана, җаваплы вазифалар башкара. 1920 елдан – ТАССР мәгариф халык комиссариатында, 1925-1927 елларда Академик үзәкне җитәкли. 1927 елдан язучылык эше белән генә шөгыльләнә. Сәламәтлеге какшау сәбәпле, Кырымда яши. Советка каршы милли эшчәнлек алып баруда гаепләнеп, кулга алына. 1938 елның 21 гыйнварында төрмә больницасында үлә. Җирләнүе Казанның Архангел зиратында дип фараз ителә.

Г.Ибраһимов иҗатындагы төп максат — милләтнең яңарышы, үзаңы, белеме, мәдәнияты үсеше. Язучы әсәрләрендә күпмилләтле халыкның тарихи язмышы, тамырлары, киләчәк буыннар язмышы, төрки телле халыкларның рухи мәдәниятын саклау хакында фикер йөртә.

“Алмачуар” хикәясендә татар халкының

 гореф — гадәтләре чагылышы

 Әсәр башында ук татар халкына хас булган сөенче алу гадәтенә тап булабыз. Сөенче алу сүзтезмәсенең ике мәгънәсе бар: 1) сөенечле хәбәр әйтү; 2) сөенечле хәбәр әйткән өчен нинди дә булса бүләк, күчтәнәч алу. Менә бу әсәрдә дә Закир түбән оч Фәһринең зур улы Сәпәргә “Бурлы бияң колынлады,” – дигән хәбәренә сөенчегә җыеп барган алты тиен акчасын бирә.

         “Алмачуар” хикәясендә татар халкының милли бәйрәме Сабантуй турында сүз бихисап урын алып тора.

          Сабантуй бәйрәме хәзер чәчү беткәч үткәрелсә, элек чәчү алдыннан үткәрелә торган булган һәм  ул берничә циклдан торган. Бу бәйрәм  сөрән салу яисә сөрән сугу белән башланып киткән: “Әллә ничә йөзләп егетләр ат менеп чыкканнар да яшь киленле йортларга кереп, сөлге җыеп йөриләр. Малайлар кайсы атта, кайсы җәяү өйдән өйгә йомырка сорарга чыкканнар”, — дип яза Г. Ибраһимов. Атларга утырып сөрән салсалар, бу “атлы сөрән” я “җайдаклы сөрән” дип аталган, ә сөрән салучы егетләрне “сөрәнче”  дип йөрткәннәр. Сөрән йоласы шулай ук Идел буе халыкларының күбесенә хас: башкортларда – һөрән; чувашларда – серен,  мариларда — сюрем, удмуртларда – сурен һ.б.  Бу охшашлык  күренеше Идел буе халыкларының мәдәнияте һәм  теле борынгыдан ук бердәм булуы турында сөйли.

         Сөрәнчеләргә авыл кешеләре яулыклар,  базар оеклары, исле сабыннар, йомырка, ә яшь киленле йортларда шул килен чиккән сөлге биргәннәр. Ул яшь килен сөлгесе дип аталган, һәм аны яулык курасы яисә сөлге курасы дип аталган таякның  иң очына, кеше соклансын дип бәйләп куйганнар. Шулай ук әсәрдә малайларның йомырка җыеп йөрүләре турында әйтелә. Монысы инде әрәпә бәйрәме дип аталган. “Әрәпә” сүзе “гарәфә” дигән гарәп сүзеннән алынган һәм “бәйрәм алды көне” дигәнне аңлата. Бу көнне малайлар такмаклар әйтеп өйдән-өйгә йөргәннәр, йомырка, ярма җыйганнар, һәм кырда ботка пешергәннәр , күңел ачканнар. Олылар аларга ярдәм иткәннәр, чөнки балалар ризыгына үз өлешеңне кертү изге булып саналган. Һәм халык, тик күп гаиләдән җыелган ризык кына сихри көчкә ия була дип ышанганнар. Ә пешергән ботка “әрәпә боткасы” дип  аталган.

         Ботка пешерер алдыннан учак якканнар. Бу үзе бер йола булган. Учакны тау башында якканнар, ул бөтен авылга иртәгә Сабантуй була дигәнне аңлаткан. Учакны көздән калган кипкән үләннән — кауданнан  -якканнар.

         Язын учак ягу башка халыкларда да булган. Мәсәлән, Дагыстанда “сабанга чыгу” бәйрәме алдыннан я бәйрәмнән соң  тау башында учак якканнар . Алар җир уты белән күк утын кушып була һәм яз тизрәк киләчәк, дип уйлаганнар.

        Шул учакта ботка пешкәч, ашарга утырганнар, олыраклар бер җиргә, ә кечкенә балалар икенче җиргә утырганнар.

        Ботканың калганын карга ашасын өчен багана башларына куйганнар, Һәм ул карга боткасы дип аталган.

        Сөрән йоласы һәм,гомүмән, Сабантуй бәйрәме тагын шунысы белән кызыклы: анда ачык рәвештә мәдәниятнең борынгы элементы ята– ул ат образы, ат катнашуы.

        Ат – татар халкының изге хайваннарыннан берсе. Борынгы заманнарда ук көнкүреш яшәешне атсыз күз алдына китерегә дә мөмкин түгел. Кырда, өйдә, төрле күңел ачу бәйрәмнәрендә дә ат мөһим рольне уйнаган. Хәтта татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй  да ат чабышларыннан башланып киткән, һәм бу традиция әлеге көнгәчә дәвам итә.

        Дөньяның күпчелек халыкларындагы календарь йолаларында ат культы сызылып үтә. “Японнарның календарь  йолалары шигъриятендә ат бай уңыш, муллык символы. Атларга шундый мөнәсәбәт японнарда хәзерге көнгә кадәр яшәп килә. (Садыкова  1986: 62). “Алмачуар” хикәясен атлар карау энциклопедиясе дисәк тә ялгыш булмас. “Бия”, “чабышкы”, “яра кашка”, “бәкәл”, “колын”, “нукта”, “кешни”, “ял”, “тай”, ”айгыр”, ”тезген” кебек сүзләр әсәрдә күп очрый.

        “Кырыкмыш ясау” йоласына тукталыйк. “Икенче  яшенә чыкканда, бездә яз көне тайның ялын, койрыгын бөтенләй кыркалар”, — дип яза автор. Ә өченче яшькә кергән тайларны акрынлап җигә башлыйлар. Бу күренешне “беренче сабанга керү” дип атыйлар икән. Моның турында да без хикәяне укып беләбез.

        Әсәрдә шулай ук йөк атларыннан аермалы буларак, чабышкы атларга карата бөтенләй башкача мөнәсәбәт булганы күрсәтелә : үзенчәлекле ашату, авыр эшләргә җикмәү, тышлы кыяфәтен матурлау , “яраулануын җиткертү” өчен чабыш алдыннан уратып  йөртү, чабып килгәч, туктап торырга ярамау һ.б.

        Әсәрдә сабантуйның һәрвакыт бер урында үткәрелүе турында да әйтелгән:  “Безнең авылның кояш батышы ягында зур киң бер сырт бар. Сабан туен һәрвакыт  шунда ясыйлар”, — дип яза Г. Ибраһимов.

        Тагын бер моментка игътибар итик:  әсәрдә Г. Ибраһимов татар гореф-гадәтләрен генә түгел, ә рус халкының да бәйрәмнәре турында әйтә: “ Җәй, аның артыннан көз үтеп китә. Әллә нинди карлы, яңгырлы, болытлы чаклар килә. Мин иртәгә “Покрау” бәйрәме дигән көндә, ничектер,иртәрәк уяндым, шулай да торырга иренеп ятам”. Сүз русларның Покров бәйрәме турында бара. Димәк, татар халкы үз “казанында” гына кайнамый, ә башка халыклар белән дә тыгыз бәйләнештә тора, аларның  да бәйрәмнәрен хөрмәт итә, дигән сүз.

Йомгаклау

             Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә кирәк: кешеләрнең характерын чагылдырганда халыкның тормыш көнкүрешен күрсәтү – Г. Ибраһимовның гаҗәп таланты. Язучы “Алмачуар” әсәрендә төрки телле халыкларның рухи мәдәниятен чагылдыра һәм безгә, киләчәк буынга, үз тамырларыбызны онытмаска, саклап калырга өндәү булып тора.

Кулланылган әдәбият

  1. Баязитова Ф.С., Мухаметова Г.Ф. Язык и культура: Этнолингвистические исследования по татарским говорам региона юго-восточного Закамья Татарстана. – Казань: Алма-Лит, 2008.
  2. Заһидуллина Д. Язучы, галим, җәмәгать эшлеклесе. — Мәгариф.  – 2012. — № 2. – 6-9 б.
  3. Ибраһимов Г. Сайланма әсәрләр. Өч томда. – 2нче том. – Казан: Таткнигоиздат, 1956.
  4. Мусин Ф.М., Закирҗанов Ә.М. Татар әдәбияты: 7 нче сыйныф өчен  дәреслек (татар балалары өчен). – 5 нче басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011.
  5. Садыкова А.Р. Культ лошади в календарной поэзии японцев (к проблеме древней связи японцев с кочевыми народами) // Историко-культурные контакты народов Алтайской языковой общности. Тезисы докладов 29-ой сессии постоянной международной алтаистической конференции. — Ташкент, 1986.  – С. 62.

Опубликовано 3 года назад по предмету
Другие предметы
от Каролина20009

Сочинение на татарском алмачуар

  1. Ответ

    Ответ дан
    Gazik17

    Закир атлар яратучы иде. Анын этисе Хафиз иде . Берконне анын аты туды . Ул ана алмачуар итеп исем бирде. Закир атны яратты. Алмачуар зур усте. Алмачуар аклы каралы булды вот и сказочки конец а кто слушал мололец

Не тот ответ, который вам нужен?

Найди нужный

Самые новые вопросы

Никита081

Математика — 2 года назад

Сколько здесь прямоугольников

Alinashastova

История — 3 года назад

Какое управление было в древнейшем риме? как звали первого и последнего из царей рима?

diankayusupova3

Литература — 3 года назад

Уроки французского ответе на вопрос : расскажите о герое по следующему примерному плану: 1.почему мальчик оказался в райцентре ? 2.как он чувствовал себя на новом месте? 3.почему он не убежал в деревню? 4.какие отношения сложились у него с товарищами? 5.почему он ввязался в игру за деньги? 6.как характеризуют его отношения с учительницей ? ответе на эти вопросы пожалуйста ! сочините сочинение пожалуйста

tegysigalpa2012

Русский язык — 3 года назад

Помогите решить тест по русскому языку тест по русскому языку «местоимение. разряды местоимений» для 6 класса
1. укажите личное местоимение:
1) некто
2) вас
3) ни с кем
4) собой
2. укажите относительное местоимение:
1) кто-либо
2) некоторый
3) кто
4) нам
3. укажите вопросительное местоимение:
1) кем-нибудь
2) кем
3) себе
4) никакой
4. укажите определительное местоимение:
1) наш
2) который
3) некий
4) каждый
5. укажите возвратное местоимение:
1) свой
2) чей
3) сам
4) себя
6. найдите указательное местоимение:
1) твой
2) какой
3) тот
4) их
7. найдите притяжательное местоимение:
1) самый
2) моего
3) иной
4) ничей
8. укажите неопределённое местоимение:
1) весь
2) какой-нибудь
3) любой
4) этот
9. укажите вопросительное местоимение:
1) сколько
2) кое-что
3) она
4) нами
10. в каком варианте ответа выделенное слово является притяжательным местоимением?
1) увидел их
2) её нет дома
3) её тетрадь
4) их не спросили

pakhotnov228

Русский язык — 3 года назад

Переделай союзное предложение в предложение с бессоюзной связью.
1. океан с гулом ходил за стеной чёрными горами, и вьюга крепко свистала в отяжелевших снастях, а пароход весь дрожал.
2. множество темноватых тучек, с неясно обрисованными краями, расползались по бледно-голубому небу, а довольно крепкий ветер мчался сухой непрерывной струёй, не разгоняя зноя
3. поезд ушёл быстро, и его огни скоро исчезли, а через минуту уже не было слышно шума

ggg3288

Русский язык — 3 года назад

помогите прошу!перепиши предложения, расставляя недостающие знаки препинания. объясни, что соединяет союз и. если в предложении один союз и, то во втором выпадающем списке отметь «прочерк».пример:«я шёл пешком и,/поражённый прелестью природы/, часто останавливался».союз и соединяет однородные члены.ночь уже ложилась на горы (1) и туман сырой (2) и холодный начал бродить по ущельям.союз и соединяет:1) части сложного предложенияоднородные члены,2) однородные членычасти сложного предложения—.поэт — трубач зовущий войско в битву (1) и прежде всех идущий в битву сам (ю. янонис).союз и соединяет:1) части сложного предложенияоднородные члены,2) ​

Аккаунт удален

Физика — 3 года назад

Вокруг прямого проводника с током (смотри рисунок) существует магнитное поле. определи направление линий этого магнитного поля в точках a и b.обрати внимание, что точки a и b находятся с разных сторон от проводника (точка a — снизу, а точка b — сверху). рисунок ниже выбери и отметь правильный ответ среди предложенных.1. в точке a — «от нас», в точке b — «к нам» 2. в точке a — «к нам», в точке b — «от нас» 3. в обеих точках «от нас»4. в обеих точках «к нам»контрольная работа по физике.прошу,не наугад важно

Информация

Посетители, находящиеся в группе Гости, не могут оставлять комментарии к данной публикации.

Что ты хочешь узнать на сайте Знания ком?

Задай вопрос

Все предметы

Математика

Литература

Алгебра

Русский язык

Геометрия

Английский язык

Химия

Физика

Биология

История

Обществознание

Окружающий мир

География

Українська мова

Информатика

Українська література

Қазақ тiлi

Экономика

Музыка

Право

Беларуская мова

Французский язык

Немецкий язык

МХК

ОБЖ

Психология

Оʻzbek tili

Кыргыз тили

Астрономия

Физкультура и спорт

Другие предметы

Обновлено: 10.01.2023

Вопросы по повести.

Скажите, кто герои произведения?

Почему в число главных героев включили лошадь?

Какое чувство проносится через все произведение?

А любовь к кому, чему, между кем?

4) В 7 главе о чем идет речь?

(В 7 главе речь идет о восхищении родным краем, то есть о любви к Родине.)

А кто восхищается красотой?

Найдите эти места в повести.

5) Закир любит родителей, лес, реки. Он говорит об этом. Почему-то в учебнике пропущена самая нужная часть повести. Это заключительная часть:

Скажите, пожалуйста, а почему Закир так говорит?

(Если подумать, то можно сказать, что любовь к лошади такая же сильная, как любовь к родителям, к родному краю. Закир полюбил Алмачуар до его рождения и он переживает его смерть.)

6) В произведении есть такие места, отрывки, где прямо говорится о красоте Алмачуар. Кто из вас найдет и прочитает?

(10 глава 2 часть)

Закир почему любит Алмачуар?

7) Какие эпизоды ещё остались в вашей памяти? Что вы изобразили на своих рисунках?

8) Ребята, я хочу обратить ваше внимание на два эпизода в произведении.

Первый из них— как башкир Алемгол пришел с подарком к отцу Закира.

Почему он приходит с подарком?

Как вы думаете, это дорогой подарок?

(Дорогой подарок, так как ещё эта кобыла родила на свет двух скакунов, скоро должна была родить третьего.)

А почему Алемгол приносит в дар самое дорогое, что у него есть— кобылу, хотя по словам окружающих он был не таким уж и щедрым.

(даже если Алемгол был скупым, он был честным человеком, он раскаялся за содеянное и пришел просить прощения.)

Значит, он хотел извиниться?

(Да, Алемгол хочет искупить вину, просит прощения и дарит кобылу.)

А как вы думаете, ему легко было прийти просить прощения?

(Ясно, что трудно, он долго думает, два раза делает попытку. От угрызения совести Алемгол заболел. Приведя лошадь и получив благословение, ему, возможно, полегчало и он больше не болел.)

А) Вы когда-нибудь оскорбляли кого-либо? Умеете дарить подарки?

Б) После нанесенного оскорбления вас мучает совесть?

В) Признав свою вину вам сложно просить прощения?

Г) Стараетесь ли вы искупить вину, сделав доброе дело обидчику?

9) Второй эпизод.

На Сабантуе староста по ошибке вручает Закиру, прибывшему первым на скачках, приз, принадлежавший за второе место. Закир со злости бьет его плеткой. В итоге на лице старосты остается рана.

Правильно ли поступил Закир в данном случае?

(Нет, он поднял руку на старшего. Староста поступил неправильно, но и Закиру нужно было сдержать свою злость.)

А можно ли бить старших плеткой?

(Нет, нельзя. Нельзя не только говорить обидные слова, но даже повышать голос.)

Закира мучает угрызение совести?

(Да, он раскаивается и боится за содеянное.)

А как реагирует на это староста?

(Староста сам приходит просить прощения, даже дает Закиру деньги.)

Значит, каким человеком был староста?

(он был хорошим человеком, понимает состояние мальчика. Он любил детей. Он был не только хорошим, но и великодушным человеком.)

Бер, ике без бастык

Бер, ике без бастык.
Чат-чат итеп кул чаптык.
Аякларны бер урында
Тып-тып-тып итеп бастык.

Утырдык, кабат бастык,
Бер утырдык, бер бастык.
Инде бераз хәл алдык,
Тыныч кына утырдык.

Ребята, что хотел донести до нас автор своим произведением? Какова идея данной повести?

А) Любить родину, животных.

Б) Любить людей. Никогда не быть невежливым, грубым, суровым, не замышлять плохое по отношению к окружающим.

В общем, в человеке не должно быть таких чувств как месть, злоба, гнев. Эти чувства не украшают человеческую жизнь, от них души людей каменеют. Старайтесь не проявлять таких чувств. Будьте обходительны по отношению к другим людям. Если все люди будут обходительны друг с другом, то жизнь не была бы скучной.

5. Выставление оценок учащимся.

У вас недостаточно прав для добавления комментариев
Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться.
Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться.
Это займет не более 5 минут.

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Заказать рецензию на методическую разработку
можно здесь

Проводить пропаганду здорового образа жизни, формирование представлений о полезных и вредных привычк. Подробнее.

Пропаганда здорового образа жизни, формирование представлений о полезных и вредных привычках это то. Подробнее.

Пройдите курс дополнительного образования по теме: Оказание первой помощи в образовательных учреждениях

Оказание первой помощи в образовательных учреждениях Пройти обучение

Диплом за отличное владение и эффективное применение современных педагогических методик в условиях реализации ФГОС

Благодарность руководству образовательного учреждения за поддержку и развитие профессионального потенциала педагогического работника

  • Свидетельство о регистрации средства массовой информации ЭЛ № ФС 77 — 58841 от 28 июля 2014 года выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационный технологий и массовых коммуникации (Роскомнадзор).
  • Лицензия на осуществление образовательной деятельности № 4276 от 19.11.2020 года. Серия 78 ЛО № 0000171 Выдана Комитетом по образованию Правительства Санкт-Петербурга
  • В соответствии с Федеральной целевой программой развития системы образования на 2011–2015 гг. и проектом концепции федеральной целевой программы развития образования на 2016–2020 гг.

Читайте также:

      

  • Куда только не занесут охотника ноги сочинение
  •   

  • Памятник пушкину воронеж сочинение
  •   

  • Сочинение рассуждение что такое месть по тексту астафьева
  •   

  • Сочинение мелодии на заданный текст
  •   

  • Сообщение старообрядцы забайкалья кратко

Каролина20009

+10

Решено

6 лет назад

Другие предметы

10 — 11 классы

Сочинение на татарском алмачуар

Смотреть ответ

Ответ

2
(21 оценка)

8

Gazik17
6 лет назад

Светило науки — 9 ответов — 0 раз оказано помощи

Закир атлар яратучы иде. Анын этисе Хафиз иде . Берконне анын аты туды . Ул ана алмачуар итеп исем бирде. Закир атны яратты. Алмачуар зур усте. Алмачуар аклы каралы булды вот и сказочки конец а кто слушал мололец

(21 оценка)

Остались вопросы?

Новые вопросы по предмету Другие предметы

Эссе на тему: То, чего никогда не было 5-7 предложений.

СИРИУС!Даны слова языка гуахиро и их переводы.tale’e ‘мой живот’ tejiikalain ‘моя ложка’tekepeinse ‘мой кофе’ talimuunain ‘мой лимон’tejepir …

fff ads

Емоційні способи керування стресом

Как правильно писать «рабочий горняк» или «рабочий-горняк»?

  • Алладин сказка какого народа
  • Алматы на английском языке как пишется
  • Алладин про какую страну сказка
  • Алмазно изумрудный как пишется
  • Алладин кто по национальности из сказки