Алтын урда чоры эдэбиятында мэхэббэт фэлсэфэсе чагылдырган эсэрлэр сочинение

Алтын Урда әдәбияты  Дәүләт 1242-43 елларда оеша. Төп халкы – төркиләр, угро-финнар, Кавказ халыклары, славяннар Төп сәяси һәм хәрби көч – татарлар Аралашу теле – татар теле, шуңа күрә татар атамасы киң чагылыш таба. Шәһәрләре – Хаҗитархан, Сарытау, Камышлы, Болгар, Казан, Үргәнеч, Гөлестан, Сарай, Кафа (Феодосия)

Алтын Урда әдәбияты

Дәүләт 1242-43 елларда оеша.

Төп халкы – төркиләр, угро-финнар, Кавказ халыклары, славяннар

Төп сәяси һәм хәрби көч – татарлар

Аралашу теле – татар теле, шуңа күрә татар атамасы киң чагылыш таба.

Шәһәрләре – Хаҗитархан, Сарытау, Камышлы, Болгар, Казан, Үргәнеч, Гөлестан, Сарай, Кафа (Феодосия)

Алтын Урда чоры әдәбияты истәлекләре   1. Ярлыклар (указ, приказ, грамота) Туктамыш хан ярлыгы, Тимер Котлыг ярлыгы 2. Каберташ язмалары 3.Фән ( галим Котбеддин Рази, философ Тәфтәзани, табиб Ибне Нәҗам, астроном Камледдин Төркмәни) 4.Сәяхәтнамәләр (Плано Карпини, Вильям Рубрук, Марко Поло, Ибне Батута сәяхәтчеләр Алтын Урда турында язып калдыралар) 5.Сүзлекләр . Ике, өч телле сүзлекләр төзелә. ” Кодекс-куманикус”( 1303) - латинча- фарсыча –команча сүзлек. Коман дип кыпчакларны(половец) әйткәннәр.

Алтын Урда чоры әдәбияты истәлекләре

1. Ярлыклар (указ, приказ, грамота)

Туктамыш хан ярлыгы, Тимер Котлыг ярлыгы

2. Каберташ язмалары

3.Фән ( галим Котбеддин Рази, философ Тәфтәзани, табиб Ибне Нәҗам, астроном Камледдин Төркмәни)

4.Сәяхәтнамәләр (Плано Карпини, Вильям Рубрук, Марко Поло, Ибне Батута сәяхәтчеләр Алтын Урда турында язып калдыралар)

5.Сүзлекләр . Ике, өч телле сүзлекләр төзелә.

Кодекс-куманикус”( 1303) — латинча- фарсыча –команча сүзлек. Коман дип кыпчакларны(половец) әйткәннәр.

Хас сыйфатлар: Жанр төрлелеге (хикәя, дастан, шигъри роман, мәсәл, поэма) Поэзия дә, проза да үсә. Нәзыйрә формасында язалар. Бу охшатып язу дип атала. Суфыйчылык хас.

Хас сыйфатлар:

  • Жанр төрлелеге (хикәя, дастан, шигъри роман, мәсәл, поэма)
  • Поэзия дә, проза да үсә.
  • Нәзыйрә формасында язалар. Бу охшатып язу дип атала.
  • Суфыйчылык хас.

Суфыйчылык – шәрык телләрендә суфый “акыллы кеше”, “изге” мәгънәсендә йөри. Кеше үз-үзен рухи яктан камилләштерү юлы белән Аллага якынаюы.Ул дини карашлар җыелмасы. Аларга пассивлык хас. Илаһи мәхәббәтне мактыйлар, ялгызлыкны яраталар, төшенкелеккә биреләләр. Юмартлык, гаделлекне идеаллаштыралар.  Әхмәт Ясәви, Сөләйман Бакырганый, Өмми Камал. Утыз Имәни, Шәмседдин Зәки иҗатларында суфыйчылык бар.

Суфыйчылык – шәрык телләрендә суфый “акыллы кеше”, “изге” мәгънәсендә йөри. Кеше үз-үзен рухи яктан камилләштерү юлы белән Аллага якынаюы.Ул дини карашлар җыелмасы.

Аларга пассивлык хас. Илаһи мәхәббәтне мактыйлар, ялгызлыкны яраталар, төшенкелеккә биреләләр. Юмартлык, гаделлекне идеаллаштыралар.

Әхмәт Ясәви, Сөләйман Бакырганый, Өмми Камал. Утыз Имәни, Шәмседдин Зәки иҗатларында суфыйчылык бар.

Русча мәгълүмат:  Корень

Русча мәгълүмат:

Корень » суфи » имеет значение «чистый». Оно соответствует сути суфийского учения и духовному облику лучших его представителей. Подлинные мастера суфизма, подлинные суфии, действительно чисты от догматизма и фанатизма, свободны от кастовых, вероисповедных, национальных предрассудков. Присущее суфиям сильное стремление к этической чистоте и безупречности способствовало закреплению за ними в арабском мире ещё одного названия — Рыцари Чистоты ( Сахаба-и-Сафа ).

Алтын Урда шагыйрьләре Рабгузый. Чын исеме Борһанеддин углы Насреддин. “Кыйссасел-әнбия”(Пәйгамбәрләр тарихы”) дигән әсәре бар. Пәйгамбәрләр турында яза. Элек ул мәдрәсләрдә уку китабы булган. Харәзми “ Мәхәббәтнамә” поэмасын яза. (намә –китап, хат, әсәр) Котб – иң танылган шагыйрь. “Хөсрәү вә Ширин” поэмасы бар. Поэманың кулъязмасы Парижда саклана. Мәхәббәт поэмасы. Әсәр Алтын Урда ханы Тенибәккә һәм аның хатынына багышланган. Хисам Кятиб – “Җөмҗөмә солтан” поэмасы бар. “ кисекбаш” поэмасы- халык авыз иҗаты әсәре Әхмәт Үргәнчи –сукыр шагыйрь. Өч шигыре билгеле. Иң күренекле язучылар – Сәйф Сараи, Мәхмүд Болгари.

Алтын Урда шагыйрьләре

Рабгузый.

Чын исеме Борһанеддин углы Насреддин. “Кыйссасел-әнбия”(Пәйгамбәрләр тарихы”) дигән әсәре бар. Пәйгамбәрләр турында яза. Элек ул мәдрәсләрдә уку китабы булган.

Харәзми

“ Мәхәббәтнамә” поэмасын яза. (намә –китап, хат, әсәр)

Котб – иң танылган шагыйрь. “Хөсрәү вә Ширин” поэмасы бар. Поэманың кулъязмасы Парижда саклана. Мәхәббәт поэмасы. Әсәр Алтын Урда ханы Тенибәккә һәм аның хатынына багышланган.

Хисам Кятиб – “Җөмҗөмә солтан” поэмасы бар.

“ кисекбаш” поэмасы- халык авыз иҗаты әсәре

Әхмәт Үргәнчи –сукыр шагыйрь. Өч шигыре билгеле.

Иң күренекле язучылар – Сәйф Сараи, Мәхмүд Болгари.

Көнчыгыш рәсемнәре “Хөсрәү вә Ширин” буенча

Көнчыгыш рәсемнәре “Хөсрәү вә Ширин” буенча

Подробности

Автор: Сафарова Зульфия

Опубликовано 08 Сентябрь 2014

Просмотров: 6316

Рейтинг:   / 12

         Әтнә муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесе

                        «Күшәр төп гомүми белем бирү мәктәбе»

Сафарова Зөлфия Гарифулла кызы, I квалификацион категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы

   Тема: Алтын Урданың чәчәк ату чоры

Максат:

—         XIV гасырның беренче яртысында Алтын Урданың хуҗалыгы һәм мәдәния-тына характеристика бирү;

—         Алтын Урда дәүләтенең казанышлары һәм үзенчәлекләре белән таныштыру;

—         укучыларның карта, текст белән эшли белү, нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен үстерү.

Җиһазлау, кулланылган материал:

  1.     Карта,презентация, Хуҗин Ф.Ш. “Татар халкы тарихы һәм мәдәнияте”6нчы сыйныф өчен уку әсбабы

Яңа төшенчәләр: глазурь, инкрустация, бәкләри бәк, дарухачы,диван.

 Дәрес барышында сингапурча укыту структуралары кулланыла, шуңа күрә укучылар 4 кешедән торган төркемнәргә берләшә.

  1.                    Актуальләштерү:
  2.      Хуҗалык тормышы.
  3.      Алтын Урда шәһәрләре.
  4.      Алтын Урда мәдәнияте.
  5.      Дәреслек һәм карта белән эш. (Ф.Ш.Хуҗин, В.И.Пискарев “Татарстан тарихы борынгы заманнардан XVIгасыр уртасына кадәр, 47-49нчы бит) слайд 5

Кереш әңгәмә: без үткән дәрестә Идел буе Болгар дәүләте, аның Бату хан гаскәрләре тарафыннан яулап алынуы турында өйрәндек.

Бу ил нинди дәүләт составына керде? ( Алтын Урда)

Алтын Урда дәүләте турында без кайчан өйрәндек? ( Рус дәүләте тарихын өйрәнгәндә)

Алтын Урда дәүләте кайчан төзелде? Кем төзеде?(1243, Бату хан)

Алтын Урда турында без күбрәк рус чыганакларыннан, Рус дәүләтенең Алтын Урдага булган мөнәсәбәте аша таныштык.  Бу чыганакларда Алтын Урда Рус дәүләтен  изүгә дучар иткән явызлык чыганагы булып, кыргый күчмә кабиләләр буларак кабул ителә. Ә чынбарлыкта нинди ил булды икән ул Алтын Урда дәүләте? Әйдәгез бүген бу дәүләт белән якыннанырак танышыйк.

Моның өчен без 14 нче гасырга – Алтын Урданың чәчәк аткан чорына сәяхәт итәрбез. Ләкин сәяхәткә чыгып киткәнче бу ил турында белгәннәребезне искә төшерик әле. Бирем: Алтын Урда темасына төшенчәләр һәм даталарны искә төшерү(Сингапурча укыту структурасы СТЁ ЗЕ КЛАСС: Укытучы сорау бирә, билгеле бер вакыт аралыгында укучылар мөмкин кадәр күбрәк төшенчәләр һәм даталарны искә төшереп язалар.Җаваплар астына сызык сызыла. Укучылар баса, кулларын күтәреп пар эзләп табалар.Бер-берсенә җавапларны укыйлар, үзләрендә булмаган җавапларны сызыктан аска өстәп куялар). Мәсәлән,

( Бату хан, Чыңгыз хан, Темучжин, төмән, ярлык, яса, баскак, сарай, корылтай, Жучи олысы, татарлар, монголлар, 1236, 1223. 1237-1238, 1239 – 1240 …)

Сәяхәтебезне Болгардан башларбыз һәм Бөек Идел юлы аша барырбыз.

(презентация, слайд 2-4)

Бөек Идел юлы – Төньяк  Европаны Азия белән тоташтыручы сәүдә юлы

План:

1. Үзбәк хан вакытында Алтын Урда дәүләте.

2. Дини сәясәт.

Сәяхәт барышында без “Сәяхәтнамә” тутырырбыз.(кушымта 1)

Төзелгән вакыты

XIII  гасыр уртасы

Территориясе

Көнчыгышта – Иртыш елгасы,

Көнбатышта – Днестр һәм Дунай елгалары;

Төньякта – Көнбатыш Себер, Идел Болгары, мордва, мари, урдмурд җирләре;

Көньякта – Арал,Каспий,Азов һәм Кара диңгез буйлары

Халкы

Кыпчак,болгар,маҗар,хәзәр,татар,монгол

    Үзбәк хан  1312нче  елда  Алтын Урда белән идәрә итә башлый. Ул дәүләт эчендәге фетнә-чуалышларга чик куя, каты кулы белән анда тәртип урнаштыра.

Үзбәк хан вакытында Алтын Урданың халыкара абруе үсә. Хан Византия импера-торы кызына өйләнгән була. Мисыр солтаны  белән туганлаша. Үзенең сеңлесе Кунчакны Мәскәү кенәзе Юрий Даниловичка кияүгә бирә. Үзбәк хан идарә иткәндә Алтын Урда чәчәк ата һәм ныгый.

Дәүләт идарәсе. Слайд 6

Алтын Урда феодаль дәүләт була. Әйдәгез, феодаль дәүләткә хас булган билгеләрне искә төшереп китик әле:

—         җиргә  дәүләт һәм эре җирбиләүчеләр хуҗа;

—         крестьяннарның кечекнә җир биләмәләре бар, алар җиргә хуҗа түгел, ә  файдаланалар гына;

—         крестьяннар йөкләмәләр үтиләр: барщина,оброк;

—         натураль хуҗалык өстенлек итә.

Дәүләт башында Батый хан нәселе ханнары тора. Ханзадәләр – олыслар белән идарә иткәннәр.XIV гасырның беренче яртысында Алтын Урда үзәкләшкәнтерелгән дәүләткә әверелә.Яңа төшенчәләр сүзлек дәфтәренә яздырыла:

Үзәкләштерелгән дәүләт – бер җитәкчесе һәм ил белән бер үзәктән идарә итү системасы булган дәүләт.

Корылтай – XIII-XIV гасырларда төки-монгол дәүләтләрендә югары катлау вәкилләре җыены.

Диван – дәүләт советы (ханның туганнары, эре җирбиләүчеләр, югары дәрәҗәдәге руханилар, гаскәр башлыклары)

Бәкләри бәк – диван башлыгы

Баскак – ясак җыючы, хан наместниклары

Дарухачы— ясак җыюны күзәтүчеләр

  1.      Дини сәясәт.
  2. 3.     Хуҗалык тормышы. Сорау: илнең халкы ни белән шөгыльләнгән?
  3.      Шәһәрләр. Сарай Бату турында видеоролик карау. Слайд 9
    1.      Сарай  Бату шәһәре кайчан төзелгән?
    2.      Ни өчен Бату хан  бу урында шәһәр төзегән?
    3.      Беренче тапкыр шәһәр кайчан елъязмаларда искә алына?
    4.      Шәһәрнең икенче исеме нинди?
    5.      Археологик табылдыклар безгә шәһәр турында ниләр сөйли?

Сорау: Алтын Урда дәүләтендә нинди дини сәясәт алып барылган?

Гарәп сәяхәтчесе Ибне Баттута язмаларыннан өзек укыла ( Татар халкы тарихы һәм мәдәнияте, 40 нчы бит) Фикер алышу( СИНГЛ  РАУНД  РОБИН – куелган сорауга түгәрәк буенча һәр укучы үз фикерен әйтеп чыга)

  Нәтиҗә: 1312-1313нче елларда Үзбәк хан ислам динен рәсми дәүләт дине дип игълан итә. Ләкин Урда халкы үзе теләгән теләсә нинди динне тота алган. Алтын Урдада шулай ук мәҗүсиләр дә яшәгән. Халык арасында христианнар, буддизм һәм яһүд дине вәкилләре дә булган.

Шулай итеп А.Урда ислам диненә корылган дәүләткә әверелә. Бу дәүләт төрле милләт һәм дин вәкилләренең тыныч һәм тату яшәү үрнәгенә әверелә ( толерантлык) Нәтиҗә сәяхәтнамәгә языла.

Дәреслек белән эш. ( 55-56 нчы бит, ОЛ РАЙТ РАУНД РОБИН: Билгеле бер вакыт аралыгында укучылар дәреслекне укыйлар,сорауга җавапны язалар,һәр укучы тү-гәрәк буенча үз җавабын укый, калганнар үзләренең җавапларын тулыландыралар)

Нәтиҗә сәяхәтнамәгә языла. слайд 7-8

Видеоязмага карата сораулар:

Майолика – төсле балчыкны изеп эшләгән һәм өстенә калын ялтыравык йөгертелгән керамик әйберләр.

Глазурь – керамиканы саклау һәм бизәү өчен астагы язу яки бизәк өстенә салына торган үтә күренмәле калын, пыяласыман катлам.

Мозаика- төсле ташлардан, керамик плитәләрдән, тонык пыяла кисәкләреннән эшләнгән сурәт. Биналарның эчке һәм тышкы стеналарын бизәкләүдә кулланыла.

Нәтиҗә: Бай шәһәрләрнең күп булуы Алтын Урда цивилизациясенең зур үсешкә ирешүен күрсәтә.

5.Алтын Урданың мәдәният    слайд10

Алтын Урда мәдәнияте Урта гасырларда иң алга киткән мәдәният булган, тарихта күренекле сәнгать әсәрләрен мирас итеп калдырган.

Ныгыту. Синквейн  “ Алтын Урда”

Өй эше. П.4-5 укырга, сәяхәтнамәне тутырып бетерергә.

Йомгаклау. Безнең  Алтын Урда дәүләтенә сәяхәтебез тәмам. Алтын Урда дәүләте Урта гасырлар тарихында мөһим урын алып торган. Үзбәк хан идарә иткән чор Алтын Урданың кодрәтле һәм чәчәк аткан чоры була.

Кушымта 1                  Сәяхәтнамә

Төзелгән вакыты

 

Территориясе

 

Халкы

 

Идарә итү

 

Хуҗалыгы

1.

2.

3.

4.

Дин

 

Шәһәрләре

 

Мәдәнияте

Фән

Мәгариф (белем бирү)

     Әдәбият

У вас нет прав для создания комментариев.

Атамасы

Татарча язма чыганакларда ул Олуг Олыс яки Җүчи Олысы дип атала. Гарәп телендәге тарихи-географик хезмәтләрдә «төньяк татарлар дәүләте Дәште кыпчак», рус елъязмаларында «Татарлар патшалыгы» яки «Золотая Орда», Көнбатыш илләрдәге латинча чыганакларда «Тартария» буларак теркәлгән.

Русча тарихи әдәбиятта бу дәүләтне «золотая» сүзен өстәп атау тәртибе XVI йөз ахыры – XVII йөз башында кулланылышка керә һәм «Золотая Орда» рәвешле термин буларак XIX йөздә генә ныгый.

Бу атаманың килеп чыгышы дәүләт башкаласының җирле халык сөйләмендә Алтын тәхет дип йөртелүеннән килә.

Нигезе

Алтын Урда дәүләтенең булачак нигезе 1207–1208 елларда Чыңгыз ханның улы Җүчигә аерым олыс бүлеп бирүеннән соң барлыкка килә.

Баштарак ул олыска Алтай белән Иртеш елгасы буйлары керә; Урта Азия яулап алынгач, Харәзем дәүләте җире белән Көнчыгыш Арал тирәләре дә аңа кушыла.

Бату хан чоры

Җүчинең вафатыннан соң, 1229, 1235 еллардагы бөтенмонгол корылтаенда олыс идарәчесе итеп аның улы Бату хан билгеләнә. Шул ук корылтайларда аңа көнбатыш тарафка яуларны дәвам иттерү бурычы йөкләнә һәм биләмәсенең «монгол атлары барып җитә алган җирләргәчә» арттырылачагы белдерелә.

Монголларның кыпчак, болгар, алан, славян җирләрен яулап алу сугышлары барышында (1229–1242) Бату хан олысына Көньяк Урал, Идел буеның түбәнге өлеше, Төньяк Кавказ, Идел буе Болгар дәүләте һәм рус кенәзлекләре, Кырым буйсындырыла. Польша, Чехия, Венгрия һ.б. ил-дәүләтләр җирләре Әдрән диңгезгә кадәр яулана һәм талана (кара: Идел буе Болгар дәүләтенә монгол яулары).

1243 елга Җүчи Олысы биләмәләре көнчыгышта Иртеш буйларыннан көнбатышта Днестр елгасы буйларына кадәр барып җитә һәм Арал күле буйларын, Көнбатыш Себер, Югары Урал буйларын, Төньяк Кавказ белән Кырым җирләрен, Дәште Кыпчак, Дәште Хәзәр, Идел буе Болгар биләмәләрен, Киев, Чернигов, Новгород, Владимир-Суздаль, Галиция-Волынь һ.б. кенәзлекләрен үз эченә ала. XIII йөз уртасында Венгрия, Болгария һәм Сербия дә Алтын Урдага вассаллык рәвешендә буйсыналар.

1243 елда Бату хан, Көнбатыш илләрен яулау сугышын калдырып, Идел буена әйләнеп кайта һәм Олыста ныклы тәртип урнаштыруга керешә. Төрки һәм монгол дәүләтләрендә яшәп килгән традиция буенча, үз кул астындагы Олыс биләмәсен Сул һәм Уң канатларга (Ак Урда һәм Күк Урда) бүлә. Алар, үз чиратында, кечерәк олысларга, төмән, меңлек, йөзлекләргә бүленә.

Ак Урда идарәчелеге башында Бату үзе кала, Күк Урда идарәчесе итеп агасы Урда Эҗен билгеләнә. Кечерәк олыс, төмән һ.б. берәмлекләр башына бертуганнары һәм уллары (Бәркә, Нугай, Тука (Тукай) – Тимер, Шибан һ.б.), нойоннар, бәкләр куела. Кечерәк биләмә идарәчеләре сөйургал алу хокукына ия була. Олыс идарәчеләре әмир яки олыс бәге, кечерәк берәмлекләр башлыклары төмәнбашы, меңбашы, йөзбашы, унбашы дәрәҗәсендә була. Алар үз биләмәләрендә мәхкәмәче, салым җыючы, гаскәр туплаучы һәм ул гаскәри берәмлекнең башлыгы вазифаларын үтиләр.

Алтын Урда биләмәсендә бердәм транспорт системасы – ям тоту, ям йөрү тәртибе кертелә, һәр юнәлештә ямчылар авыл-станцияләре барлыкка китерелә.

Вассаллык хәлендә булган кайбер биләмәләр (Идел буе Болгары, рус кенәзлекләре һ.б.), Алтын Урда ханнары тарафыннан идарә ителсәләр дә, турыдан-туры Монгол империясе бөек каганына (ханына) буйсынган булып саналган. Бу төбәкләрдә (Идел буе Болгары, рус кенәзлекләре һ.б. яңа яуланган илләр) 1257–1259 елларда хан идарәсен ныгыту, салым-ясак җыю һ.б. вазифаларны үтәү (ям тоту, хәрби бурыч үтәү һ.б.) тәртибен булдыру ниятеннән чыгып, вассаллык буйсынуындагы өлкәләрдә халык санын исәпкә алу үткәрелә, баскаклык тәртибе урнаштырыла (кара: Баскак).

XIII йөз уртасы – XIV йөз

Шушы гамәлләр Алтын Урдага 1250 еллар ахырыннан бөек каганнан беркадәр бәйсез булу мөмкинлеген тудыра. Бәркә хан чорында сугылган акчаларда Җүчи нәселе тамгасы кулланыла башлый. Мәнгу Тимер хан идарә иткән елларда Алтын Урда дәүләте бөек каганга буйсынудан туктый, хан исеме язылган үз акчасын сугуга керешә.

1269 елда Җүчи, Чагатай һәм Үгәдәй олысы ханнары корылтае була, анда бу олыс биләмәләре тәмам тәгаенләнә, шул рәвешле Монгол империясенең таркалуы канунлаштырыла.

XIII йөз ахырында Ак Урдада 2 сәяси үзәк барлыкка килә: Кара диңгез төбәгенең төньяк өлешендә бәкләр бәге Нугай бәк идарәсе өстенлек итсә, Идел буе өлкәләре Тукта ханга буйсына. Капма-каршы торыш XIII–XIV йөзләр чигендә Тукта ханның җиңүе белән тәмамлана.

1310–1311 елларда Тукта хан Алтын Урдада олыслар белән идарә итү, шул исәптән акча берәмлекләрен тиңләштерү (унификацияләү) реформалары үткәрә.

Алтын Урдада югары хакимият Җүчиләр кулында кала. 1360 елга кадәр тәхет биләүчеләр Бату хан нәселеннән, шуннан соң Тука Тимер хан нәселеннән (өзеклекләр белән 1502 елга кадәр) була.

Шибан нәселе варислары Күк Урдада һәм Урта Азия өлкәләрендә тәхет билиләр.

1313 елдан башлап Алтын Урда тәхетенә фәкать Җүчи токымыннан чыккан, мөселман динендәге кеше генә утыра алган.

Идарә системасы

Алтын Урда ханнары формаль рәвештә ил-дәүләт белән ялгызы хакимлек итүче (монарх) дәрәҗәсендә булган, әмер, фәрманнар хан мөһере куелгач игълан ителгән, җомга һәм бәйрәм намазлары вәгазьләрендә (хөтбәләрдә) хан исеме беренче булып телгә алынган.

Хан карамагында идарә эшләрен башкару дүрт идарәче ыруг вәкилләреннән торган диванга йөкләнгән. Алтын Урдада төп идарәче ыруглар: Ширин (Шырын), Барын, Аргын, Кыпчак була. Башка монгол һәм төрки ыруглары аларга буйсына. Диван башлыгы булган вәзир, бәкләр бәге җитәкчелегендә дәүләт белән идарә итү эшләре башкарылган.

Олуг карачы бәк вазифасына тышкы һәм эчке сәясәт, мәхкәмә эшләре кергән, ул шулай ук гаскәр башлыгы саналган.

Җитди мәсьәләләр хәл ителгәндә (тәхет варисын билгеләү, тәхеттән төшерү, сугыш игълан итү, хан нәселе вәкилләренең гаилә кору мәсьәләсен карау һ.б.), башка төрки һәм монгол дәүләтләрендәге кебек үк, югары дәрәҗәле аксөякләр корылтае җыелган. Корылтайларда гадәттә 70 ләп кеше – олыс әмирләре, ыруг башлыклары һ.б. катнашкан. Алтын Урда тарихының төрле дәверләрендә дәүләт-хакимият эшләре барышына корылтайлар йогынтысы төрлечә булган.

Аксөякләрнең дәрәҗәсе, социаль хәле җир биләмәсенә хуҗа булу хокукына яисә күпме салым җыюына карап билгеләнгән (сөйургаллык яки тарханлык хокукы).

Социаль катламнар

Алтын Урда дәүләтендә иң югары дәрәҗәле аксөякләр катлавына карачы бәк һәм олыс бәкләре, хан варислары (углан, солтан), әмирләр, бәкләр һәм дан казанган хәрбиләр – баһадирлар (батыр) һ.б. кергән.

Җирле административ-хакимият вазифаларын даруга бәкләре (кара: Даруга) башкарган.

Дәүләткә һәм җирле феодалга салым түләүчеләр кара халык булган. Салымның төп төре – ясак; җир биләмәсе күләменнән, җан башыннан чыгып түләнә торган төрләре (хәрәҗ, тамга-тырнак һ.б.), төрле йөкләмәләр үтәү, гаскәр тоту һ.б. салымнар, ям тоту салымы (илче-кунак) да булган.

Дин тотуга бәйле салым төрләре Алтын Урдада мөселманнарга карата гошер, зәкят дип, башка диндәгеләр һәм яңа яуланган илдәге төп халык өчен җизйә дип аталган.

Барлык салым төрләренең һәм үтәләсе йөкләмәләрнең саны 16 га җиткән чаклар да булган. Аларны җыю яисә үтәлешен күзәтү өчен унга якын төрле дәрәҗәдәге эш башкаручы билгеләнгән. Буйсындырылган өлкәләр халкы ясак-салымнарны хан файдасына (мәсәлән, рус кенәзлекләрендә «урда салымы») һәм үз феодалларына түләргә, гаскәр тоту, ям йөртү йөкләмәләрен үтәргә тиеш булганнар.

Гаскәр

Алтын Урда дәүләте гаскәре турыдан-туры ханга буйсынган, ул югары дәрәҗәле аксөякләрнең гаскәри берәмлекләреннән, олыс һәм шәһәр бәкләре алай-дружиналарыннан һәм союздаш ил-дәүләт гаскәреннән тупланган (чама белән аның саны сугыш очрагында 250 мең кешегә кадәр җиткән).

Армиянең төп көчләре аксөякләрдән тупланган хәрби җитәкчеләр, даими рәвештә хезмәт итүче гаскәриләрдән (нигездә авыр дирбия-кораллы атлылар) торган (аларның саны 50 мең чамасы була). Җәяүле сугышчылар башлыча ярдәмчел бурыч үтәүчеләр саналган.

Сугыш-яу барышында авыр кораллы атлы гаскәр башлап һөҗүм итүче көч була. Җиңел коралланган атлы гаскәр, уклардан атып, аңа ярдәм итә, дошман сафларын ерактан торып юк итүдә катнаша.

Кальга-ныгытмаларны саклаганда утлы корал кулланылган. Дошманга һөҗүм итү вакытында төрле стратегик манёврлар, ялган чигенү һәм дошман гаскәрен кинәт урап, камап алу ысуллары гамәлдә булган.

Алтын Урда гаскәре сугышчылары бик чыдам, көнкүрештә талымсыз булалар, үз кирәк-яракларын үзләре табалар. Ерак араларга йөргәндә һәр җайдакның өстәмә аты булу юл йөрүне тизләтә, гаскәрнең манёврлар ясау мөмкинлеге арта.

Алтын Урда гаскәренең иң уңышлы зур сугыш-бәрелешләре түбәндәгеләр:

  • әмир Нәвруй җитәкчелегендә Владимир кенәзе Андрей Ярославовичның көчләрен Переяславль шәһәре янында җиңү (1252),
  • Борындай баһадир гаскәренең Сандомир шәһәрен яулап алуы (1259),
  • Бәркә хан җитәкчелегендә Терек елгасы буенда Һулагу илһан (Иран) көчләрен тармар итү (1263),
  • Тукта ханның Кунаклык янында Нугай бәк көчләрен җиңүе (1300),
  • Җанибәк хан җитәкчелегендә Иранның өлкә үзәге булган Тәбриз шәһәрен яулап алу (1358),
  • Мамай мирза белән Мәскәү кенәзе Дмитрий Донскойның берләштерелгән көчләренең Болгар шәһәрен яулап алуы (кара: Болгарга 1376 елгы яу),
  • Куликово кыры сугышы,
  • Туктамыш ханның (1382) һәм Идегәй мирзаның (1408) Мәскәү шәһәрен яулап алулары,
  • Туктамыш хан белән Аксак Тимер әмир гаскәрләре арасындагы 2 зур сугыш (кара: Кондырча буендагы сугыш, 1391; Терек елгасы буендагы сугыш, 1395),
  • Идегәй бәк җитәкчелегендәге гаскәрнең Литвага барып сыенган Туктамыш хан белән Литва бөек кенәзе Витовтның берләштерелгән көчләрен Бурсыклы елгасы буенда җиңүе (кара: Бурсыклы (Ворскла) елгасы буендагы сугыш, 1399),
  • Олуг Мөхәммәд ханның Биләү шәһәре янында бөек кенәз Василий II нең гаскәрен тармар итүе (кара: Биләү (Белёв) янындагы сугыш).

Шәһәрләр

Алтын Урда дәүләтендә 30 дан артык эре шәһәр булуы мәгълүм:

  • Днестр буенда – Ак Кирмән, Иске Шәһәр;
  • Кырымда – Кырык Ир, Кырым (Иске Кырым);
  • Урта Идел буенда – Болгар, Җүкәтау, Иске Казан, Казан, Кашан, Мухша;
  • Иделнең түбән ягында – Үкәк, Сарай әлҖәдид, Сарай әл-Мәхрусә, Бәлҗәмин, Хаҗитархан;
  • Дон елгасы буенда – Азак;
  • Төньяк Кавказда – Маҗар, Дәрбәнт;
  • төньяккөнчыгыш Каспий буенда – Сарайчык;
  • Харәземдә – Үргәнеч (Күнә Үргәнеч);
  • Арал буенда – Җәнд, Сыгнак, Утрар, Сүрән һ.б.

Болардан кала 150 ләп кече кала-шәһәр төрле олыс, әмирлек, феодаль берәмлекләрнең административ хакимият үзәкләре була, аларда дини оешмалар, һөнәрчелек остаханәләре, сәүдә итү урыннары эшли. Ул шәһәрләр белән әмирләр һәм хакимнәр идарә итә. Шәһәрләр тирәсендә иген игеп, җир эшкәртеп көн күрүче утрак тормышлы халык яши.

Хуҗалык тармаклары

Алтын Урда шәһәрләрендә, бигрәк тә эреләрендә, күн әйберләр җитештерү, агач эшкәртү һ.б. төр һөнәрчелек тармакларыннан тыш, тимер кою-эшкәртү, корал җитештерү белән дә шөгыльләнгәннәр; балчыктан, пыяладан кирәк-ярак ясау, зәркәнчелек һөнәрләре дә алга киткән була.

Йорт диварларын бизәү-матурлау, металл әйбергә басма бизәкләр төшерү, затлы ташларны уеп-чокып һәм шомартып эшкәртү сәнгате киң таралыш ала. Сәнгать өлкәсендә Урта Азия, Идел буе һәм Якын Көнчыгыш халыклары традицияләре бер-берсе белән бәйләнештә үсә (кара: Алтын Урда сәнгате).

Хуҗалык тармагында сәүдә күренекле роль уйный. Алтын Урда Европа, Якын Көнчыгыш һәм Көнчыгыш илләре белән сәүдә элемтәләре тота. Шулай ук Кытай һәм Һиндстан белән Көнбатыш Европа илләре арасындагы әһәмиятле транзит сәүдә юллары да Алтын Урда биләмәсе аша уза (ефәк тукымасы, җиләк-җимеш, тәмләткечләр һ.б.).

Алтын Урдадан чит мәмләкәтләргә ашлык, затлы җәнлек тиреләре, төрле күн эшләнмәләре, коллар һәм терлек сатуга озатыла. Алтын Урда товарлары Көнбатыш Европа, шул исәптән Урта диңгез буе сәүдәсен үз кулында тоткан Италия базарларына, Якын Көнчыгыш һәм Урта Азия, Көнчыгышның мөселман илләренә (аеруча токымлы юртак атлар) чыгарыла.

Алтын Урдага затлы бизәлеш, көнкүреш әйберләре, кыйммәтле кораллар, затлы тукымалар, тәм-том һәм тәмләткеч әйберләр кайтарыла.

Сәүдә үзәкләре булган күпчелек шәһәрләрдә төрле илләрдән килгән сәүдәгәр һәм һөнәр ияләренең үз җәмгыятьләре, яһүдиләр, әрмәннәр, греклар, итальяннар бистәләре була (мәсәлән, Шәһри Болгарда Әрмән колониясе). Грек-итальян колонияләре һәм аерым шәһәр-республикаларның сәүдә җәмгыятьләре Алтын Урданың Кара диңгез буенда урнашкан була (мәсәлән, Кафа, Судак шәһәрләрендә җәнүизләр (Генуя сәүдәгәрләре), Азак шәһәрендә венецианнар колонияләре һ.б.). Бу утрак сәүдә колонияләре эшчәнлеге Алтын Урда дәүләте белән килешенеп башкарыла.

Беренче башкала

XIV йөзнең беренче чирегенә кадәр Алтын Урда дәүләтенең башкаласы Иделнең түбәнге агымында Бату хан тарафыннан төзелгән Сарай әл-Мәхрусә шәһәре була, ул эре икътисади, дини-рухани, сәяси һәм сәүдә үзәге санала. Баштарак шәһәр фәкать административ үзәк вазифасын үти. Аннары анда яшәүче халык ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен башкалага төрле тарафлардан тәҗрибәле һөнәрчеләр килеп төпләнә.

Халык саны арту һәм сәүдәнең җанлануы шәһәрнең үсүенә китерә, XIV йөзгә кергәндә ул эре башкалага әверелә (бистәләре белән бергә гомуми мәйданы 36 км2 га җитә). Чыганакларда күрсәтелгәнчә, анда 75 мең чамасы кеше яшәгән.

Шәһәрдә бер-беренә сыенып, тыгыз утырган йортлар, аксөякләрнең кала читендәге бай утар-сарайлары һәм иркен җимеш, яшелчә бакчалары булган. Аның күренеше һәркемне сокландырган. Шәһәр урам-йортларының төзеклеге, уңайлыгы белән дә аерылып торган: йортларга суүткәргечләр, канализация торбалары үткәрелгән. Сарай-өйләрнең күпчелеге яндырылмаган кирпеч кулланып эшләнгән.

Алтын Урда шәһәрләре хәрабәләрен тикшерүче археологлар һөнәрче остаханәләренә еш юлыгалар. Ул шәһәрләрдә, гадәттә, аерым һөнәр ияләре тупланып, үз һөнәрдәшләре белән бер мәхәллә хасил итеп урнашканнар.

Икенче башкала

XIV йөзнең беренче чирегендә Алтын Урданың башкаласы Үзбәк хан төзеткән Сарай әл-Җәдидкә күчерелә. Хан сарае тулаем Үзбәк хан улы Җанибәк хан заманында сафка баса.

Шәһәр бик тиз үсеп китә. Анда затлы өйләр, гыйбадәт йортлары төзек урам рәвешендә урнашкан була. Аксөякләрнең сарай-утарлары бер тирәдәрәк – каланың көньяк-көнчыгыш өлешендә төзелә; һөнәрче бистә-мәхәлләләре калкып чыга.

1360 елларга кадәр Алтын Урда шәһәрләре кальга-кирмәннәр белән уратып алынмый.

Алтын Урда дәүләте халкының төп шөгыльләре

Алтын Урда дәүләте халкының төп шөгыле: игенчелек, терлекчелек, бакчачылык, балык тоту һәм чолыкчылык. Тары, арыш, бодай, арпа, карабодай, борай игелә, төрле-төрле яшелчә, бакча җимешләре үстерелә. Үз кирәкләреннән тыш, ашлык чит илләргә сатуга да чыгарыла.

Алтын Урда биләмәсенең зур өлеше далалы җирләргә туры килгәнлектән, анда яшәүчеләрнең күпчелеге күчмә терлекчелек белән шөгыльләнә. Терлекчелектә ат һәм сарык үрчетүгә өстенлек бирелә. Мал көтүләре белән күченүләр язын көньяктан төньяк тарафка, көзен-кышын төньяктан көньякка таба оештырыла торган була.

Халыкның этник составы

Җүчи Олысының әкренләп Көнбатыш Себер, Арал диңгезе буйларыннан Көнчыгыш Европага таба киңәя баруы нәтиҗәсендә элек ул җирләрдә яшәгән кимәк-кыпчак кабиләләре берләшмәләре таркала, халкы яулап алына. Шул рәвешле Алтын Урда халкының этник-социаль халәте һәм дини-рухи мәсләге шактый үзгәрә, төрлеләнә.

Яуланган кабиләләр аксөякләренең бер өлеше юк ителә, икенче бер өлеше яулаучыларга кушылып китә. Алтын Урданың төп халкы көнчыгыштан килгән монгол, төркиләр булып, алар яуланган төрки кыпчак, кимәк һәм фин-угырларның күпчелеген ассимиляцияли. Шул дәвердән башлап Евразия халыклары арасында әйдәп баручы халык булып татарлар (төрки-монголлар) таныла.

Соңрак Чыңгызыйлар гореф-гадәтләрен һәм ислам дине йола-традицияләрен берләштергән аксөякләрнең яңа этник-мәдәни үзаңы формалаша, татар исеме белән танылган этник-сәяси җәмгыять барлыкка килә. Алар нигездә мөселманлашкан төркиләр һәм монголлардан булып, Җүчиләргә карата вассаллык бәйләнешендә калалар. Татар этнонимын йөрткән бу катлауга яу белән килгән төрки-монголлардан тыш, яңа яуланган җирләрдә элек-электән утрак тормышта яшәгән Болгар бәклеге, Харәзем ханлыгы халкы һәм өлешчә рус кенәзлекләре аксөякләре, күчмә кимәк-кыпчаклар һ.б. кергән.

Идел буенда һәм Кара диңгезнең төньяк яры буенда утрак тормышта яшәүчеләр үзләрен тоткан диннәренә бәйле рәвештә «мөселман» дип тә йөрткәннәр.

Алтын Урда дәүләте таркалган чорда (XV йөзнең 1 нче яртысы) яңа этник-сәяси җәмгыятьләр оеша. Яңа җирле үзатамалар барлыкка килә, әмма төрки-мөселман аксөякләрнең төп политонимы рәвешендә «татар» атамасы кала. XV–XVI йөзләрдә оешкан татар дәүләтләрендә (Әстерхан, Казан, Касыйм, Себер ханлыклары, Олы Урда һәм Нугай Урдасы) бу атама киң таралыш ала.

Тел

Монголлар явына чаклы булган төрки сөйләм теле зур үзгәрешләр кичерми. Алтын Урда дәүләтенең рәсми һәм көндәлек сөйләм теле – төрки тел. Соңрак шул җирлектә әдәби тел – Идел буе төрки теле барлыкка килә. Шул иске әдәби төрки телдә Котбның «Хөсрәү вә Ширин», Харәзминең «Мәхәббәтнамә», Мәхмүд әс-Сараи әл-Болгариның «Нәһҗ әл-фәрадис», Сәйф Сараинең «Китаб-е Гөлстан би-т төрки» кебек әсәрләре иҗат ителә.

Идел буе төрки әдәби теле Көнчыгыш Европада XIX йөз урталарына кадәр гамәлдә була. Алтын Урда дәүләтендә баштарак монгол теле, рәсми дәүләт теле буларак, эш кәгазьләрендә һәм илчелек ихтыяҗларында кулланыла. XIV йөзнең 2 нче яртысыннан ул төрки телгә алыштырыла. Шулай ук дини, фәлсәфи һәм кануни өлкәләрдә – гарәп, шигърият дөньясында фарсы телләре дә кулланылышта була.

Дин

1313 елдан ислам дине рәсми дәүләт дине дип игълан ителә, Алтын Урда халкының этник-мәдәни яктан якынаюында бу үзгәреш зур роль уйный. Шушы тарихи-мәдәни һәм этник процесслар нәтиҗәсендә үзләрен аерым этнослар мәдәниятеннән өстен куйган хәрбиләр һәм югары дәрәҗәле хезмәткәрләр даирәсе оеша. Чыңгызыйлар гореф-гадәтләрен һәм ислам дине йола-традицияләрен берләштергән аксөякләрнең этник-мәдәни үзаңы формалаша.

Алтын Урда дәүләтенең беренче ханнары Тәңрегә табыналар, нәсари (христиан) диненә күчүчеләре дә була. Бәркә ханнан башлап алар нигездә ислам динен тоталар. Аксөякләр арасында мөселманнар һәм Будда динен тотучылар күпчелекне тәшкил итә. Яңа яуланган болгар бәклекләре, Харәзем ханлыгы халкы нигездә мөселман була. XIV йөзнең ахырларына ислам дине дәүләтнең барлык халкы арасында киң тарала.

Алтын Урдада ислам дине башында Сәедләр нәселе вәкиле торган. Руханилар катлавы түбәндәге тәртиптә төзелгән: аерым өлкә-төбәк мөфтиләре, мөхтәсибләр, казый, шәех, мулла, имам, хафиз һ.б. Алар халыкка дин кагыйдәләрен өйрәткән, вәгазьләр сөйләгән, дини йолалар башкару тәртибен билгеләгән һәм мөселманнарның гореф-гадәтләр үтәүгә, мал бүлешүгә кагылышлы мәхкәмә эшләрен хәл иткән. Мәктәп-мәдрәсәләр тоту, укыту эшләренә дә алар җитәкчелек иткән.

Алтын Урда биләмәсенә кергән җирләрдә 10 меңнән артыграк мәчет биналары хәрабәләре табыла. Мәсәлән, мәчет калдыклары яки борынгы мәчетләр Болгар, Алабуга, Сарай әл-Мәхрусә (хәзерге Селитренный авылы), Солхат (Иске Кырым), Үргәнеч шәһәрләре, Водянск, Югары Җулат (Татарупск), Кучугур, Иске Орхей шәһәрчекләрендә һ.б. урыннарда бар. Мәчетләр янәшәсендә мәктәпмәдрәсә, хастаханә, кунакханә (ханәкә) биналары калдыклары да урнашканы мәгълүм.

Идел буе өлкәләрендә ислам динен халыкка таратуда суфиларның мәгълүм тарикатъ-җәмгыятьләре (мәсәлән, Кубравийа, Ясәвия) әһәмиятле эш башкарган. Кайбер урыннарда аларның үз мәчетләре һәм ханәкәләре өстенлек иткән.

Алтын Урда дәүләтендә дин тоту иреге булган. Мөселманнар белән янәшә мәҗүсиләр һәм христиан диненә табынучылар яшәгән һәм аларның дини йола үтәү урыннары дәүләт тарафыннан сакланган. Алтын Урда ханнарының, мәс., христиан дине руханиларына, чиркәү һәм монастырьларга карата чыгарылган махсус карар-фәрманнары мәгълүм. Алар салым һ.б. төр бурыч үтәүдән азат ителгәннәр. Шундый ук хокукка әрмән динен тотучы монофизитлар, католиклар һәм яһүд динен тотучылар да ия була. Барлык дин оешмаларының үз җир биләмәләре, милекләре һәм вакыфлары булган.

Мәдәният

Алтын Урда дәүләте алдынгы мәдәният һәм сәнгатькә ия (кара: Алтын Урда культурасы, Алтын Урда сәнгате). Күпсанлы мәктәпмәдрәсәләрдә дин нигезләре укытыла, гомуми белем бирелә. Мәдрәсәләрдә китаплар туплана, китап күчереп язу, хаттатлык эшчәнлеге киң таралыш ала.

Алтын Урда халкының гыйлемлелеген йорт-җир кирәк-ярагында еш очраган язмалар һәм эпитафияләр дә исбатлый. Рәсми тарих фәненең үсеш алуы тарихи хезмәтләрдә («Чыңгызнамә», Рәшидеддиннең «Җамигъ әт-тәварих»ы), кайбер идарәчеләргә караган шәҗәрә язмаларында һәм риваятьләрдә чагыла.

Төзелеш һәм архитектура тармагында да зур казанышларга ирешелә. Төзелештә табигый ташлар, кирпеч кулланыла, таш-кирпечкә чокып бизәк төшерү ысулы еш файдаланыла (кара: Эпиграфика ядкәрләре). Декоратив-гамәли сәнгать, халык иҗаты алга киткән була.

Тышкы сәясәт

Тышкы сәясәттә Алтын Урда дәүләте XIII йөз урталарына кадәр Көнбатыш илләренең җирләрен яулауга, Кече Азия белән Кавказ аръягыннан узган сәүдә-кәрван юлларын үзенә буйсындыруга зур әһәмият бирә. Үзәк һәм Көньяк-Көнчыгыш Европа ил-мәмләкәтләре дә Алтын Урда ханнарының хәрби һәм дипломатик басымын даими тоеп яшиләр.

1243 елда Алтын Урда гаскәре Галиция-Волын кенәзлегенә яу белән бара, яу кенәз Даниил Романовичның Бату ханга вассаллык буйсынуын тануы белән тәмамлана. Ләкин әле ул тулы буйсыну булмый. 1250 елларда Хурумша белән Борындай баһадир җитәкчелегендә Алтын Урда гаскәре Галиция-Волын кенәзлегенә, Польша белән Литва илләренә һөҗүм итә. Аеруча Борындай баһадир җитәкчелегендәге 1254 елгы яу Польша дәүләте белән Көньяк-Көнбатыш рус кенәзлекләре өчен аяусыз була, байтак торак пунктлар талана, каршылык күрсәткән Сандомир шәһәре яндырыла. Шушы яулардан соң Алтын Урда дәүләтенең көнбатыш чикләре Прут елгасы һәм Карпат таулары белән билгеләнә.

Нугай бәк җитәкчелегендә башкарылган яулар (1275, 1277, 1280, 1286, 1287) Балкан төбәге илләре белән Польшаның вассаллык буйсынуын ныгыту һәм хәрби йолым, ясак түләүләр белән тәмамлана.

XIII йөз ахырында Кавказ аръягы ил-өлкәләрен үз йогынтыларына алу өчен Алтын Урда белән Һулагу Олысы (Иран) арасында көрәш башлана. Кара диңгез аша Көнбатыш илләренә корабларда турыдан-туры сәүдә юлы һәм, димәк, дипломатия юлы үтә. Шуңа хуҗа булу өчен монголларның ике олысы арасында барган бу көрәшкә Византия дәүләте дә һулагулар ягыннан торып катнаша.

Кавказ алды һәм Кавказ аръягында ике якның сугышлары 1262 елда башлана һәм 1390 елларга кадәр дәвам итә. 1269 да Нугай бәк һулагулар союздашы булган Византия җиренә бәреп керә, башкаласы Константинопольне камап тора, Болгарияне вассаллык тәртибендә Алтын Урда га буйсындыра.

Кавказ аръягындагы Нахичевань, Марага, Тәбриз шәһәрләре Бөек Ефәк юлының зур сәүдә үзәкләре һәм Якын Көнчыгыш илләрен яулау өчен плацдарм булып хезмәт итә. Шунлыктан монда зур яу-сугышлар кабатланып тора.

1263, 1265 елларда Бәркә хан белән Нугай бәкнең берләштерелгән гаскәре Һулагу көчләрен җиңә, ә 1267 елда Нугай гаскәре Шәмаха шәһәре янәшәсендә җиңелә.

1269 елда Фәластиннең Айн Җәлүт шәһәре янында Һулагу гаскәрен Мисыр идарәчесе мәмлүк Бәйбарс җиңә. Сугыш бер якка да хәлиткеч өстенлек китерми.

Һулагу һәм аның варислары (Иран илһаннары), аларга союздаш булган Византия һәм Фәластиндагы нәсари (христиан) корольлекләре белән көрәш барышында Алтын Урда дәүләте мәмлүкләрнең Мисыр дәүләте һәм төрек-сәлҗүкләр берләшмәсе белән үзара арадашлык-булышлык мөнәсәбәтләренә керә, халыкара сәясәттә мөһим адым ясала.

Алтын Урданың Византия белән үзара илчелек мөнәсәбәтләре исә ара-тирә яу-сугышларга китерә. 1290 елда Мәнгу Тимер ханның, 1318–1319, 1325, 1335 елларда Үзбәк ханның Византия җирләренә һөҗүм итүләре мәгълүм.

Алтын Урданың иң куәтле, барлык өлкәдә уңышка ирешкән чоры Үзбәк һәм Җанибәк ханнар идарә иткән елларга туры килә. Бу елларда илдә икътисади тотрыклылык, үсеш күзәтелә, ханлык белән идарә итү ысуллары камилләштерелә, үзәк хакимият ныгый, чик буйларында тынычлык урнаша.

Гаскәр көчле була. Армия башлыча аерым җир биләмәләренә ия булган олыс, өлкә аксөякләренең гаскәри берәмлекләреннән туплана. Бу елларда Алтын Урда Көнчыгыш Европада һәм Әзәрбайҗанда хәрби җиңүләргә ирешә.

Тәхет чуалышлары

Үзбәк хан оныгы Бирдебәк ханның кыска вакытлы идарәсеннән соң башланган һәм 20 елга сузылган тәхет чуалышлары (кара: Алтын Урдада тәхет чуалышлары), табигатьтәге тискәре үзгәрешләр (берничә елга сузылган корылык, чума авыруы таралуы, Каспий суларының Түбәнге Идел буе өлкәләрен басуы) XIV йөзнең 2 нче яртысында Алтын Урданың озак вакытка көчсезләнүенә китерә. Нәтиҗәдә аерым төбәкләрнең мөстәкыйльлеккә омтылу күренеше көчәя.

Ак Урдада Мамай бәк хакимиятне үз кулына ала, тәхет чуалышлары вакытында башкалада үзе теләгән кайбер ханнарның җиңеп чыгуына ирешә.

Харәземдә Суфилар династиясе идарә итә башлый.

Болгар бәкләре Булат Тимер белән Хәсән 1378–1380 елларда мөстәкыйль рәвештә Мәскәү бөек кенәзе Дмитрий Донской белән Мамайның берләштерелгән көчләренә каршы сугыша.

Туктамыш хан дәвере

1380 елда Күк Урда ханы Туктамыш үз ханлыгы көчләре һәм башкала аксөякләре ярдәмендә Сарай әл-Җәдид тәхетенә утыра, Мамай бәк гаскәрен тар-мар итә, Мәскәүне сугышып алып (1382), рус кенәзлегенең Алтын Урдага элеккечә салым түләп торуына ирешә.

Туктамыш хан идарәчелегендә Алтын Урданың аерым төбәкләре кабат берләштерелә. Үзәк хакимиятне ныгытуга юнәлдерелгән чаралар үткәрелә башлый. Ләкин ул реформаларны кайбер аксөякләр кабул итәргә теләми.

Туктамыш хан заманында Алтын Урда гаскәренең Аксак Тимер яулары вакытында җиңелүе (1388–1389, 1391, 1395) Күк Урда, Идел буе, Төньяк Кавказ һәм Кырымның бөлгенлеккә төшүенә китерә.

XV йөз башында Идегәй тарафыннан уздырылган яңа реформалар (акча реформасы һәм дәүләтне ныгытуга юнәлдерелгән башка чаралар) нәтиҗәсендә илдәге эчке киеренкелек вакытлыча гына бетерелә. Ул ханнар исеменнән идарә иткән чорда тышкы сәяси уңышларга ирешелә (1399 елда Бурсыклы елгасы буенда бөек Литва кенәзе Витовт һәм Туктамыш ханның берләштерелгән гаскәрләрен тар-мар итү, 1405 елда Мавәраэннәһергә яу белән бару, 1408 елда Мәскәүне камалышта тоту).

Таркалуы

Туктамыш хан уллары белән сугыш вакытында Идегәй бәк һәлак булгач (1419), Алтын Урдада кабат таркалу башлана; нәтиҗәдә берничә мөстәкыйль татар дәүләте барлыкка килә: Себер ханлыгы (1420), Кырым ханлыгы (1428), Казан ханлыгы (1438). Алтын Урданың Түбән Идел буенда соңгы кыйпылчыгы – Олы Урда саклана.

1502 елда Кырым ханы Миңлегәрәй гаскәрләренең Әхмәд хан варислары гаскәрләрен тар-мар итүе нәтиҗәсендә Олы Урда таркала (шулай ук кара: Нугай Урдасы).

Йогынтысы

Татар милләтенең этник-мәдәни үсеше һәм формалашуында Алтын Урданың йогынтысы зур була. Шулай ук  башкорт, казакъ, нугай, үзбәк (Мавәраэннәһер төркиләре) һ.б. төрки халыкларның тарихы һәм алга китешендә бу дәүләт мөһим роль уйный.

Мәскәү дәүләтенең аякка басып, тернәкләнеп китүендә дә Алтын Урда дәүләтенең йогынтысы сизелерлек була. Дәүләт-хакимият төзелеше, армия, идарә-элемтә эшен җайга салу үрнәге шуннан алына.

Алтын Урда дәүләте ханнары

Җүчи Олысы һәм Алтын Урда дәүләте ханнарының идарә итү еллары:

Җүчи (1208–1227),

Бату (1227–1256),

Сартак (1256),

Улакчы (1256),

Бәркә (1256–1266),

Мәнгу Тимер (1266–1282),

Туда Мәнгу (1282–1287),

Тула Буга (1287–1291),

Тукта (1291–1313),

Үзбәк (1313–1342),

Тәнибәк (1342),

Җанибәк (1342–1357),

Бирдебәк (1357–1359).

Алтын Урдада тәхет чуалышы дәверендә идарә иткән ханнар:

Күлнә (Күлпә) (1359–1360),

Нәүруз (1360),

Хызыр (1360–1361),

Тимер Хуҗа (1361),

Урда Малик (1361),

Абдуллаһ (1361–1370, өзеклекләр белән),

Килдебәк (1361–1362),

Мөрид (1361–1364),

Мирбулат (1364–1365),

Газиз Шәех (1365–1367),

Толынбәк (1370),

Мөхәммәд Бүләк (1370–1380, өзеклекләр белән),

Ырыс (1374–1375),

Чиркәсбәк (1374–1375),

Каганбәк (1375–1377),

Туктакыя (1376–1377),

Гарәбшаһ (1377–1379).

Чуалышлар узганнан соңгы ханнар:

Туктамыш (1380–1397, өзеклекләр белән: 1394–1395 елларда – Таштимер, 1396–1397 елларда – Коерчак),

Тимер Котлыгъ (1397–1399),

Шадибәк (1399–1407),

Булат Солтан (1407–1410),

Тимер (1411),

Җәләлетдин (1411–1412),

Кәримбирде (1413),

Кибәк (1413–1414),

Чокрый (1413–1416),

Җаббарбирде (1416),

Дәрвиш (1416–1419),

Кадыйрбирде (1419),

Олуг Мөхәммәд (1420–1437, өзеклекләр белән: 1420–1438 елларда – Гыясетдин, 1420–1424 тә – Ходайдат, 1422-27 дә – Баракъ, 1433-35 тә – Хаҗигәрәй).

Алтын Урда дәүләте таркалган дәвердә идарә иткән ханнар:

Сәед Әхмәд (1433–1455),

Кече Мөхәммәд (1433–1459),

Әхмәд (1459–1481),

Мортаза (1481–1494),

Сәед Әхмәд II (1485–1502),

Сәед Мөхәммәд (1485–1502),

Шәех Әхмәд (1491–1502).

Чыганаклар

Тизенгаузен В.Г. Сборник материалов, относящихся к истории Золотой Орды: в 2 т. М.-Л., 1941.

Путешествия в восточные страны Плано Карпини и Рубрука. М., 1957.

Рашид ад-Дин. Сборник летописей: В 3 т. М. – Л., 1960.

Полное собрание русских летописей. М., 1965. Т. 1–5, 15, 18.

Барбаро и Контарини о России. Л., 1971.

Поло М. Книга Марко Поло. А.-А., 1990.

Утемиш-хаджи. Чингиз-наме. А.-А., 1992.

Григорьев А.П., Григорьев В.П. Коллекция золотоордынских документов XIV века из Венеции. СПб., 2002.

Әдәбият

Саблуков Г.С. Очерк внутреннего состояния Кыпчакского царства. Казань, 1895.

Насонов А.Н. Монголы и Русь (История татарской политики на Руси). М. – Л., 1940.

Греков Б.Д., Якубовский А.Ю. Золотая Орда и её падение. М. – Л., 1950.

Сафаргалиев М.Г. Распад Золотой Орды. Саранск, 1960.

Закиров С. Дипломатические отношения Золотой Орды с Египтом (XIII–XIV вв.). М., 1966.

Фёдоров-Давыдов Г.А. Кочевники Восточной Европы под властью золотоордынских ханов. М., 1966.

Фёдоров-Давыдов Г.А. Общественный строй Золотой Орды. М., 1973.

Фёдоров-Давыдов Г.А. Золотоордынские города Поволжья. М., 1994.

Греков И.Б. Восточная Европа и упадок Золотой Орды (на рубеже XIV–XV вв.). М., 1975.

Усманов М.А. Жалованные акты Джучиева Улуса XIV–XVI вв. Казань, 1979.

Григорьев А.П. Золотоордынские ханы 60–70-х годов XIV в.: хронология правлений // Историография и источниковедение истории стран Азии и Африки. Л., 1983. Т. 7.

Мухамадиев А.Г. Булгаро-татарская монетная система XII–XV вв. М., 1983.

Егоров В.Л. Историческая география Золотой Орды в 13–14 вв. М., 1985.

Из истории Золотой Орды. Казань, 1993.

Трепавлов В.В. Государственный строй Монгольской империи XIII в. Проблема исторической преемственности. М., 1993.

Газиз Г. (Губайдуллин Г.С.). История татар. М., 1994.

Халиков А.Х. Монголы, татары, Золотая Орда и Булгария. Казань, 1994.

Фахретдин Р. Ханы Золотой Орды. Казань, 1996.

Кульпин Э.С. Золотая Орда. Проблемы генезиса Российского государства. М., 1998.

Малов Н.М., Малышев А.Б., Ракушин А.И. Религии в Золотой Орде. Саратов, 1998.

Кляшторный С.Г., Султанов Т.М. Государства и народы Евразийских степей. Древность и средневековье. СПб., 2000.

Измайлов И.Л. Ислам в Золотой Орде // Ислам и мусульманская культура в Среднем Поволжье. История и современность. Казань, 2001.

Крамаровский М.Г. Золото Чингисидов: культурное наследие Золотой Орды. СПб., 2001.

История татар: в 7 т. Казань: Институт истории АН РТ, 2009. Том III. Улус Джучи (Золотая Орда). XIII – середина XV в.

Золотая Орда: библиографический указатель / автор-составитель И.М. Миргалеев; отв. ред. Э.Г. Сайфетдинова. Казань: Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ, 2013. 412 с.

Spuler B. Die Goldene Horde. Die Mongolen in Russland. Lpz., 1943.

Schamiloglu U. The Qaraci byes of the later Golden Horde: Notes on the Organization of the Mongol World Empire // Archivum Eurasiae medii aevi. 1984. Vol. 4.

Halperin Ch. J. Russia and the Golden Horde. The Mongol Impact on Medieval Russian History. Bloomington, 1985.

Автор – И.Л. Измайлов

Слайд 1

Алтын Урда чоры әдәбияты

Слайд 4

Сәйф Сараи “Сөһәйл вә Гөлдерсен”

Слайд 5

Дәрес планы: Сарай Бату шәһәре һәм Сәйф Сараи; әдипнең иҗат мирасы; С.Сараиның “Сөһәйл вә Гөлдерсен” дастанын анализлау.

Слайд 6

С әйф Сараи төрки – татар әдәбиятын, аеруча шиг ъриятне үстерүгә , язма телне камилләштерүгә үзеннән зур өлеш кертә. Галимнәр аның әсәрләрен XIV йөз төрки әдәбиятының “ иң гүзәл үрнәкләре”ннән саныйлар.

Слайд 7

Аерым мәг ъ лүматларга таянып, Сәйф Сараиның туган елы 1321 ел дип фараз кылына. 1396 елда ул вафат була.

Слайд 8

Әдипнең иҗат мирасы

Слайд 9

“ Китабы Гөлестан бит-төрки” Кул ъ язмасы Голландиянең Лейден университеты китапханәсендә саклана.

Слайд 10

“ Ядгярнамә” 1960 елларда Үзбәкстанның Коканд районында табылган. Аны китап иясенең XVIII гасырда яшәгән ерак бабасына Гарәбстанга хаҗ сәфәренә барганда бер сәүдәгәр бүләк иткән. ”Ядгярнамә”нең 4-12 битләрен С.Сараиның өч робагые,ике икеюллыгы һәм “ Сөһәйл вә Гөлдерсен” дастаны алып тора. Әсәр 1394 елда языла.

Слайд 11

Бу язма бер хыял җимеше түгелдер, Ике гашыйк турында,булган эш бер. Булыр бу сүзләрем тарихка ядкар ь, Аларның ялганы юк, бар да хаклар.

Слайд 12

Чиләбе өлкәсендәге мәшһүр “Тимерлан манарасы” янында уздырылган археологик тикшеренүләр дә манара төбендә хатын – кыз күмелгәнлеген раслый.

Слайд 13

Әсәрнең темасы

Слайд 14

Мәхәббәткә дан җырлау

Слайд 15

Әсәрнең сю ж ет сызыклары

Слайд 16

Аксак Тимернең Үргәнечкә һөҗүм итүе, кансызлыгы; Сөһәйлнең тоткынлыкка эләгүе; Гөлдерсеннең Сөһәйлне күрүе, ошатуы; Гөлдерсен белән Сөһәйлнең качуы; Гөлдерсен һәм Сөһәйлнең үлеме.

Слайд 17

Сөһәйл һәм Гөлдерсенне сурәтләгәндә автор нинди алымнар куллана ?

Слайд 18

Сөһәйл бик чибәр. Каһарманның исеме дә зур мәг ъ нәгә ия. Аның исеме күктәге якты йолдызларның берсенең Шәрыктагы атамасы. Автор егетне гөл белән тиңли.

Слайд 19

Гөлдерсен – гөл кебек матур дигәнне аңлата. Кыз шундый гүзәл ки. Хәтта аның сыйфатларын әйтергә телең әйләнмәс. Ул сокландыргыч, гүзәл, ай кебек. Фарсы поэзиясендә хатын- кызлардагы гадәттән тыш матурлыкны пәри образы аркылы бирү таралган.

Слайд 20

Кыз әйләнде бу батыр яш ь тирәли, Җир әйләнгән кебек Кояш тирәли.

Слайд 21

Дөнья фәнендә Җирнең Кояш тирәсендә әйләнүен Николай Коперникка һәм Джордано Брунога нисбәт итәләр. Әмма галәмдәге бу күренеш Шәрык дөньясында күптәннән мәгълүм була. С. Сараи әйткән бу фикер фәнни фикер буларак түгел, ә гаҗәеп көчле поэтик образ буларак кулланылган. Н. Коперник С. Сараидан 150 ел соңрак яшәгән. Аны үлем җәзасы белән янап, бөтен халык алдында үз фикерләреннән ваз кичәргә мәҗбүр итәләр. Ул ваз кичә. Әмма соңыннан әйтеп куя, “барыбер Җир Кояш тирәли әйләнә”, — ди. Ә 200 елдан соң Бруноны учакта яндырылар.

Слайд 22

Әсәрдә гуманлылыкны нәрсәдә күрәбез?

Слайд 23

Гуманизм — Кешелеклелек, кешеләргә һәм аның эшенә яратып, үз итеп карау; Кеше сөючелек.

Слайд 24

Нәтиҗә Ызгыш-талаш табигый күренеш түгел, кешеләр, халыклар арасында дуслык, татулык мөнәсәбәтләре урнаштырыга мөмкин; Хатын – кызларны зурларга, аларга хөрмәт белән карарга чакыра; Мәхәббәт хисенең кешене дә , яшәешне үзгәртү , камилләштерү көченә ия булуын күрсәтә.

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алтын Урда latin yazuında])

Алтын Урда
Олуг Олыс
Flag of None.svg 1224 ел — 1483 ел

Golden Horde flag 1339.svg
Алтын Урда байрагы, 1339
Алтын Урда иле.jpg
Башкала Болгар, Сарай-Бату, Сарай-Бәркә
Тел(ләр) башта: аксөякләр — монгол теле, гаскәриләр: борынгы татар теле[1],
гади халык — кыпчак теле[2],

соңыннан — Иске Татар әдәби теле[3][4]

Дин Ислам, Тәңречелек, Буддачылык
Мәйдан як. 6 млн. км²
Идарә итү төре патшалык
Элгәр дәүләтләр: Варислар:
Blank.png Монгол империясе
Олы Урда Blank.png
Казан ханлыгы Flag of Tartary.svg
Кырым ханлыгы Crimean Tatar tamga icon (blue and gold).png
Себер ханлыгы Blank.png
Нугай Урдасы Blank.png
Бөек Мәскәү кенәзлеге Banner of the Most Merciful Savior, 1552.svg
Әстерхан ханлыгы Blank.png
Касыйм ханлыгы Blank.png
Казакъ ханлыгы Flag of the Kazakh Khanate.svg
Бохара ханлыгы Blank.png
Хивә ханлыгы Flag of the Khanate of Khiva.svg
Аксак Тимер дәүләте Timurid.svg

Бу терминның башка аңлатмалары да бар, аларны карау өчен Алтын Урда (мәгънәләр) битенә күчегез.

Алтын Урда, яулар харитасы

Чуашия байрагы Чуашия тарихы
Coat of Arms of Chuvashia.svg


Чуашиядә борынгы җәмгыять
Урта гасырлар

Һуннар империясе (434 — VI гасыр)
Хәзәр каһанлыгы (650—969)
Идел буе Болгары (X гасыр — 1240)
Алтын Урда (1240 — 1438)
Казан ханлыгы (1438 — 1552)

Русия патшалыгы составында

Казан сарае Приказы (1552 — 1708)

Русия империясе составында

Казан губернасы (1708 — 1920)
Сембер губернасы (1796 — 1924)

ССРБ составында

Чуаш автономияле өлкәсе (1920 — 1925)
Чуаш Автономияле Совет Социалистик Республикасы (1925 — 1990)
Чуаш Совет Социалистик Республикасы
(1990 — 1992)

Русия Федерациясе составында

Чуаш Республикасы (1992 елдан)


«Чуашия» порталы

Алтын Урда (Җучи олысы, Олуг Олыс) — 1240-нчы елларда барлыкка килгән, Урта Ауразиядә — Көнчыгыш Аурупа, Урал, Себер территорияләрендә урнашкан күп милләтле дәүләт. Монгол империясенә 1260 елларга кадәр кергән, Бәркә хан идарә иткән чорында мөстәкыйльлеккә ирешеп, Ауразиянең иң зур дәүләтенә әверелә. Алтын Урдада яшәгән халык татарлар дип аталган[5]. Беренче башкаласы — Болгар шәһәре, анда Җучи олысы дәүләт буларак игълан ителгән.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Барлыкка килүе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бату ханның Алтын Урдага нигез салуы.

XII гасыр ахыры — XIII гасыр башында Чыңгызхан төрле монгол һәм төрки телле кабиләләрен берләштереп, татар-монгол дәүләтен булдыра. Урта гасырларда төрле төрки халыклар татарлар дип аталган. Чыңгызхан бик көчле һәм сугышка сәләтле татар-монгол гаскәрен булдыра, татарлар (төрки телле халык) күпчелекне тәшкил иткән. Борынгы татарларда илчеләрне үтерү — бик зур җинаять булып саналган һәм көнбатыш илләргә каршы берничә сугыш нәкъ әлеге сәбәптән башланган. Сугышлар нәтиҗәсендә эре Татар-монгол империясе барлыкка килгән (көнбатышта Татария Магна димәк Бөек Татар иле дип аталган).

Монгол империясе Чыңгыз хан тарафыннан дүрт өлешкә бүленә. Аларның көнчыгышта урнашканы иң олы улына, Җүчи ханга бирелә. Әмма Җүчи хан Чыңгыз ханнан 6 айга иртәрәк үлгәч, аның өлеше Чыңгыз ханның оныгы, Җүчиның улы Батуга тия. Ләкин, Чыңгыз ханның васыятендә әйтелгәнчә, әлеге биләмә Җучи Олысы дигән исемдә йөртелә бирә. Хәер, Җучи Олысы дигән биләмә 1207 елдан ук гамәлдә була. Ул чагында аңа Монголиядән төньяктарак, Енисей Һәм Селенга елгалары буендагы, яңа яулап алынган җирләр дә кертелә. Аннары инде, Рәшидетдиннең мәшһүр хезмәтендә әйтелгәнчә, империянең көнбатышка таба киңәюе нәтиҗәсендә – «татар атларының тояклары таптап үткән» барлык җирләр дә өстәлә.

Көнбатышка яу чыгу мәсьәләсе татар-монголларның 1235 елда Каракорымда узган гомуми корылтаенда карала. Яуның башлыгы итеп Җүчиның 11 улы арасыннан иң сәләтле олы малае Батуны билгелиләр. 27 яшьлек хан карамагына татар-монгол гаскәренең аеруча куәтле һәм сугышчан отрядлары туплана. 1236 елны татар-монгол гаскәре Аурупага юнәлә. Җәй юлда үтә, көзен Идел буе Болгары дәүләтенә килеп җитеп, бергә җыелалар. Берсе арты берсе Суар, Болгар, Биләр, Җүкәтау һ. б. шәһәрләрне яулап алалар — Болгар илен буйсындыралар.

Шул ук елны Дәшти Кыпчакка һөҗүм итә, һөҗүмнең сәбәбе: кыпчаклар татар-монгол илчеләрен үтерүчеләрне хөкемгә бирмәгән. Кыпчак далаларына татар-монгол гаскәре элегрәк тә берничә һөҗүм оештырган булалар, ә 1236–1238 елларда кыпчак дөньясын бөтенләй яулап алалар. Бу сугышлар дәверендә Бачман атлы әмирнең татар-монголларга каршы каһарманлык күрсәтүе һәм батырларча һәлак булуы тарихка кереп кала.

Бату ханның яшь чагы сүрәте, Урта гасырлар Кытай чыганаклары (XIV гасыр).

1237 елны татар-монгол гаскәре көнбатышка таба һөҗүмне дәвам иттерәләр һәм башта мордва җирләрен, аннары Киев Русен басып алалар: 1240 елны Киев Русе дәүләте тулысынча җиңелә. Нәкъ шул елда ике болгар бие Баян белән Җик монголларга каршы фетнә дә күтәреп карыйлар, тик уңышка ирешә алмыйлар. Нәтиҗәдә Идел буе Болгары дәүләтендә торган халыклар Алтын Урдага олыс буларак кереп һәм бүтән төрки халыклар белән кушылып, заманча татар милләтен формалаштыра.

Шуннан соң инде татар-монгол гаскәрләре үзәк Аурупага барып җитә–Маҗарстанны яулап ала, хәтта бер өлеше Әдрән диңгезенә кадәр барып чыга. Әмма 1242 елда Чыңгыз ханнан соң Монгол империясенең бөек ханы булып калган Үгәдәйнең үлгән хәбәре килеп ирешә. Бату гаскәрендә сугышучы хан огланнары тизрәк Монголиягә кайтып җитәргә һәм яңа каһан сайлау корылтаенда катнашырга тиеш булалар.

Маҗарстаннән кайтышлый Бату хан 1242 елдан 1243 елга күчкәндә Иделнең түбәнге өлешендә, ягъни Дәшти Кыпчакның үзәгендә туктап кала. Аның янында гаскәр әллә ни зур булмый. Рәшидетдиннең әйтүенә караганда, Чыңгыз ханның Көнбатышны яулап алу өчен Җүчи хан гаскәрендә булырга тиешле бу сан Бату заманында да үзгәрешсез кала — 4000 кеше була. Тик алар гади сугышчылар гына булмыйча, төрлесе төрле дәрәҗәдәге түрә, башлык сыйфатында йөри. Ә гаскәр үзе, нигездә, яулап алынган халыклардан, шул ук бөек фарсы тарихчысы әйткәнчә, чиркәс, маҗар, кыпчак, хәтта русларның үзләреннән дә туплана. Соңрак Алтын Урдада яшәгән бар халыклар татарлар дип атала башлаган.

Озакламый Бату хан хозурына, кенәзлек итү өчен ярлык сорап, русның олы кенәзе Ярослав килә. Бу хәл 1243 елның башында була. Үзәк Евразиядә яңа дәүләт–Алтын Урда оешып китә. Бату хан Болгар шәһәрен Алтын Урданың беренче башкаласы итеп сайлаган.

Мөстәкыйльлек алуы һәм ислам динен кабул итүе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хан тәхетенә Бәркә хан утырган дәвердә (1257–1266) Алтын Урдада ике зур вакыйга булып уза: Монгол империясеннән аерылып, Алтын Урда мөстәкыйль дәүләт буларак яши башлый һәм рәсми төстә ислам дине кабул ителә.

Бату исән чакта ук Алтын Урда акрынлап мөстәкыйльлек ягына тарта, әмма Жучи олысы рәсми төстә империя составында яшәгәнлектән, ханнарны кахан куя һәм акча да каһан исеменнән суктырыла. Ә инде Хубилай бөек хан булып алгач һәм башкаланы да Каракорымнан Ханбалыкка (Пекинга) күчергәч, ике башкаланың арасы тагын да ераклаша төшә. Бәркә моннан оста файдалана–бөек ханны санга сукмый башлый.

Дин мәсьәләсенә килгәндә, Бату исән чакта ук мөселманнарга иркенлек туа; Бату хан, бүтәннәргә сиздермичә генә, ислам динен кабул иткән икән, дигән хәбәрләр дә була. Әмма Алтын Урда ислам динен рәсми рәвештә Бәркә заманында кабул итә. Бу хәлне Мисыр тарихчысы ән-Нүвәйри XIV гасыр башында иҗат иткән энциклопедик хезмәтендә болай тасвирлый: «Чыңгыз хан нәселеннән чыгучылар арасында ул Бәркә беренче булып ислам динен кабул итте: аңа кадәр мөселман булып китүчене безгә берәүнең дә әйткәне булмады. Ул мөселманга әйләнгәч, халкының күпчелек өлеше дә исламга күчте».

Сәяси һәм икътисади ныгуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бәркә ханнан соң тәхеткә Батуның оныгы Мәнгүтимер утыра (1266–1282). Аның заманында татарлар үз акчаларын–жучи тәңкәләрен суга башлыйлар, Аурупа (итальяннар, алманнар) белән ике арада сәүдә эшләре җәелеп китә. Бәркә вакытында Үгәдәй һәм Чагатай олыслары белән ара бозылган булса, яңа хан алар белән дустанә мөнәсәбәтләр булдыруга ирешә. Мәнгүтимер Алтын Урданың дәүләт хакимиятен ныгыту юлында да шактый зур эшләр башкара.

Тәхет өчен көрәш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәнгүтимер хан үлгәннән соң тәхет өчен көчле көрәш башлана. Васыятендә хан тәхетен үзенең туганының улы Түлә-Бугага багышлаган булса да, аның васыятен үтәмичә, тәхеткә үз энесе Туда-Мәнгү (1282–1287) менеп утыра. Ул йомшак холыклы, ихтыярсыз кеше була, Алтын Урданың иң дәрәҗәле төмәннәреннән берсе Нугай теләге белән хан булырга ризалык бирә.

Туда-Мәнгүнең дәүләт белән идарә итә алмавы хан варислары — Мәнгүтимернең энеләре һәм уллары арасында ризасызлык хисе уята. Аны тәхеттән ваз кичәргә мәҗбүр итәләр. Васыятьне үтәп, тәхеткә Түлә-Буга килә (1287–1291). Тик ул Нугай белән һич тыныша алмый. Низаг болай хәл ителә: Нугай Мәнгүтимернең Туктай дигән улы белән дуслашып ала да Түлә-Буганы да, Туктайның ир туганнарын да үтертеп бетерә. Шуннан соң тәхеткә утырган Туктай дәүләт белән шактый озак (1291–1312) еллар идарә итә. Гәрчә хан белән Нугай баштарак дустанә-тату яшәсәләр дә, тора-бара аларның аралары бозыла. Ханның үз белдеге белән генә идарә иткәнен күреп, төмән аңа каршы күтәрелә. Низаг 1300 елны Туктайның җиңүе белән тәмамлана. Элек Бәркә ханның бөтен гаскәренә баш булган, 1256 елгы бәрелештә Хулагуны да җиңгән, әмма инде картайган Нугай Днестр аръягындагы далада һәлак була.

Мәнгүтимер үлгәннән соң 20 ел буена илдә барган ызгыш-талашның йогынтысы ерак төбәкләрдә дә үзен бик нык сиздерә. Көнчыгыштагы Күк Урда, Бату ханның энесе, улусның беренче башлыгы Урда-Ичен 1251 елны вафат булгач, Үгәдәй белән Чыгытайларга каршылык күрсәтә алмый – алар Урда исәбенә биләмәләрен киңәйтәләр. Туктайдан исә ярдәм көтәрлек түгел — Нугай белән низаглашу аның ике кулын бәйләгән. Үзәкнең дилбегәне йомшартуы аркасында көнбатыштагы төбәкләрдә дә, мәсәлән, Кырымда, аннары Урдага буйсынган Русьта төрле хәлләр булып ала. Моңарчы руслардан ясакны хан кешеләре җыеп йөргән булса, Мәнгүтимердән соң бу эш олы кенәзләргә йөкләтелә; үзләре җыеп, үзләре үк Сарайга илтеп тапшыруга калгач, ул ясак кимегәннән-кими.

Кодрәтле чоры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Соңгы елларында Туктай Алтын Урдада бераз тәртип урнаштырган була булуын, Күк Урданың эшләрен дә көйләп җибәрә. Әмма аның вафатыннан соң Сарайда хәлләр яңадан начарланып китә. Туктай хан тәхетен олы малае Илбасарга васыять итеп калдырган була, ләкин аны шаманлыкка табынучы күчмә феодаллар гына яклый. Ислам динен тотучы шәһәр аксөякләре Батунын оныгының оныгы, Мәнгүтимернең оныгы, Тугрылча улы Үзбәкне яклыйлар һәм аны тәхеткә утыртуга ирешәләр. Үзбәк хан — иң озак идарә иткән (1312–1342) һәм Алтын урда тарихында иң зур эз калдырган хан. Ул ил белән идарә иткән дәвердә Алтын Урда гаҗәеп көчле-кодрәтле дәүләткә әверелә, мәдәнияте искиткеч нык үсеш ала. Әүвәл вак-вак илләрне бергә кушудан оешкан гади бер мәмләкәт Үзбәк хан заманында бөтен Евразия күләмендәге иң зур дәүләтләрнең берсе буларак таныла.

Тәхеткә утыру белән, Үзбәк хан ислам динен бөтен дәүләт дине дип белдерә. Ә шаманлыкны дәгъвалап үзенә каршы чыгучыларны көч кулланып җиңә, исламны күтәрә.

Үзбәк хан үлгәч, варис булып калган олы малае Тәнибәк бик аз гына хан булып ала һәм аны энесе Җанибәк яклылар үтерәләр. Тәхеткә Җанибәк (1342–1357) утыра. Җанибәк дәүләтнең көч-куәтен саклауда әтисенең сәясәтен дәвам иттерә. Шәрык тарихчыларының хезмәтләрендә һәм рус елъязмаларында ул олуг дәүләт эшлеклесе буларак телгә алына; мәмләкәттә ислам динен ныгыту өчен ул күп эшләр эшләгән, мәчетләр салдырган, шәһәрләрне тагын да ныгыта төшкән, төрле фәннәрнең үсешенә юл ачкан, дәүләтнең биләмәләрен киңәйткән. Мәсәлән, гомеренең актык елында ул Азәрбайҗанны Җучи улусына кушып калдырган.

Җанибәк Кавказдан Сарайга авырып кайта да тиз арада үлеп тә китә. Бу хәлне төрлечә юрыйлар: берәүләр, улы Бәрдибәк яклылар ханның башына җиткәннәр, дигән фикердә торса, икенчеләре исә үз үлеме белән–авырып үлгән дип язалар. 1357 елны тәхеткә мәкерле, усал холыклы Бәрдибәк менеп утыра. Сарай халкы аның миһербансызлыгыннан күп җәфа чигә. 1359 елда аны үтереп, хан тәхетен энесе (?) Көлпә кулга төшерә.
Бәрдибәк үлгәннән соң Бату хан токымы тәмамлана һәм Алтын Урда көчле-кодрәтле дәүләт булудан туктый.

Дәүләт төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алтын Урда феодаль дәүләт булган һәм ил белән хан идарә иткән. Монгол империясе белән Чыңгыз хан нәселе — чыңгызлылар идарә итсә, Алтын Урдага аның олы улы Җучи нәселе — жучилылар хаким була. Ә инде Җучи нәселеннән чыкмаган кешенең, нинди генә бөек шәхес саналмасын, барыбер хан тәхетенә утырырга хакы булмаган. XIII гасырның 60нчы елларында империя берничә мөстәкыйль дәүләткә бүленсә дә, юридик яктан алар барысы да Чыңгыз хан улуслары булып саналган.

Хан хозурында, аңа буйсынган, ләкин ил белән идарә итүдә зур булышлык күрсәткән диван булган. Аңа ханның ир туганнары, уллары — ханзадәләр, шулай ук эре җир биләүчеләр, иң зур дин әһелләре, атаклы гаскәр башлыклары кергән.

Ә менә хан хөкүмәтенең башлыгы булып вәзир саналган, ул дәүләт казнасына контрольне дә үз кулында тоткан. Диванда тагын битекче, ягъни дәүләт сәркатибе дигән дәрәҗә булган.

Гаскәрне урнаштыру, аны ашату-эчертү һ. б. шундый хуҗалык эшләрен бокавыл башкарган. Аңа хәтта улус әмирләре, ягъни сугыш чыккан очракта төмән булган шәхесләр дә буйсынган. Баш бокавылдан тыш, аерым өлкәләрнең дә бокавыллары булган.

Дин әһелләре түбәндәге дәрәҗәләргә бүленгәннәр: мөфти–бөтен мөселманнарның башлыгы; остаз вазифаларын үтәүче шәех; көн дими, төн дими дога кылучы әүлия җан суфи; шәригать кануннары кушканча эш итүче судья–казый.

Шул ук вакытта гражданлык хокуклары буенча–Чыңгыз ханның «Бөек яса» исемле законнар җыентыгы нигезендә хөкем иткән судьялар да булган, аларны «яргучы» дип атаганнар.

Алтын Урда дәүләтенең сәяси һәм иҗтимагый тормышында баскаклар белән дарухачылар (дарухалар) зур урын тотканнар. Баскаклар хәрби хезмәттә булып, хөкүмәтнең иминлеген саклау вазифасын үтәгәннәр; дарухаларның төп вазифалары исә ясак җыюның барышын күзәтеп тору булган. Ясак җыюда аларга ярдәмчеләре булышкан; боларын битекче дип йөрткәннәр.

Хан ярлыкларыннан безгә тагын күп санлы башка хезмәткәрләр булганлыгы мәгълүм: илче, тамгачы (ил чиген үткән әйберләргә тамга салучы, таможенник), тартанакчы (үлчәүче, салым җыючы), тоткавыл (ил чиген үтүчеләрне тотучы), каравыл, ямчы (почта атлары белән ям чабучы), кошчы (ау лачынын караучы), барсчы, кимәче (көймә, каек йөртүче), базарда торганлар (ягъни базарчылар; шунда тәртип булдыручылар).

Сәясәт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Мәмлүкләр Мисыры. [1](үле сылтама)

Алтын Урда ханнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Җучи, Чыңгызханның улы, (1224-1227)
  • Бату (1208-1255), Җучинең улы
  • Сартак (1255-1256)
  • Улакчы (1256-1257)
  • Бәркә (1257-1266)
  • Мәнгүтимер (1266-1269)

Ханнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Мәнгүтимер (1269-1282)
  • Туда-Мәнгү (1282-1287)
  • Түлә-Буга (1287-1291)
  • Туктай (1291-1312)
  • Үзбәк (1312-1342)
  • Тәнибәк (1342)
  • Җанибәк (1342-1357)
  • Бәрдибәк (1357-1359)
  • Көлпә (1359-1360)
  • Нәүрүзбәк (1360)
  • Хызыр (1360-1361)
  • Тимер Хуҗа (1361)
  • Орду Мәлик (1361)
  • Килдебәк (1361-1362)
  • Хаҗи Мурат (1362-1364)
  • Мир Пулад (1364-1365)
  • Газиз шәех (1365-1367)
  • Габдуллаһ хан (1367-1368)
  • Хәсән хан (1368-1369)
  • Габдуллаһ хан (1369-1370)
  • Мөхәммәт Булак (1370-1372)
  • Рус хан (1372-1374)
  • Хаҗи Чиркәс (1374-1375)
  • Мөхәммәт Булак (1375)
  • Рус хан (1375)
  • Каһанбәк (1375-1377)
  • Гарәпшаһ (1377-1380)
  • Туктамыш (1380-1395)
  • Тимур Котлык (1395-1399)
  • Шадибәк (1399-1407)
  • Булат (1407-1411)
  • Тимур (1411-1412)
  • Җәләл әд-Дин (1412-1413)
  • Кәримбирде (1413-1414)
  • Кәбәк (1414)
  • Җөгрә (1414-1416)
  • Җәббәр Бирде (1416-1417)
  • Дәрвиш (1417-1419)
  • Кадыйрбирде (1419)
  • Хаҗи Мөхәммәт (1419)
  • Олы Мөхәммәт (1419-1423)
  • Бәрәк (1423-1426)
  • Олы Мөхәммәт (1426-1427)
  • Бәрәк (1427-1428)
  • Олы Мөхәммәт (1428)
  • Кече Мөхәммәд (1428)
  • Олы Мөхәммәт (1428-1432)
  • Кече Мөхәммәд (1432-1459)

Бәкләрибәкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Нугай (1256—1267, 1280—1300)
  • Мамай (1361-1380)
  • Идегәй(1376-1389), (1391-1409) бәкләрибәк

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Бөек чуалыш

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Григорьев А. П. «Официальный язык Золотой Орды XIII-XIV вв.//Тюркологический сборник 1977. М, 1981. С.81-89.»
  2. ДОКУМЕНТЫ->ЗОЛОТАЯ ОРДА->ПИСЬМА ЗОЛОТООРДЫНСКИХ ХАНОВ (1393-1477)->ТЕКСТ
  3. «Реформы письменности татарского языка: прошлое и настоящее» Измайлов И. Л., Каримов И. Р. Журнал «Родина». 1999. № 11
  4. Татарский энциклопедический словарь. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999. — 703 с., илл. ISBN 0-9530650-3-0
  5. Урта гасырларда бар төрки халыклар татарлар дип йөртелгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татар халкының һәм Татарстан тарихы(үле сылтама)

Алтын Урда

Алтын Урданың таркалуы

Бирдебәк үлгәннән соң, Алтын Урдада фетнәләр һәм үзара ызгышлар чоры башлана. 1359 елдан 1380 елгача 25 хан алышына, аларның кайберләре бары тик берничә ай гына патшалык итеп кала. Мондый тынычсызлык дәүләтнең какшавына китерә. 1346 елда Алтын Урдада таралган чума авыруы да дәүләтнең көчсезләнүенә йогынты ясый. Шуның нәтиҗәсендә Җүчи олысы халкы өчтән бер өлешкә кими. Сәяси һәм икътисади яктан көчсезләнү хәрби көчсезлеккә китерә. 1380 елдагы Куликово сугышы моның ачык мисалы булып тора. Бу сугышта Мамай төмән Дмитрий Донской гаскәре тарафыннан җиңелә. Бу Алтын Урда армиясенең, дәүләт төзелгәннән башлап, беренче зур җиңелүе була.


Туктамыш хан кызының мавзолее, Кырым, 1434 ел

Хакимияткә 1380 елда Җүчи нәселеннән булган Туктамыш килгәннән соң, дәүләттә тотрыклылык билгеләре күренә. Алтын Урда тәхетенә утыргач, Туктамыш үзәк хакимиятне ныгыта башлый. Мәсәлән, ул 1382 елда Мәскәүгә поход ясый һәм Дмитрий Донскойны аның хакимлеген танырга мәҗбүр итә. Тик бу вакытта аның элекке яклаучысы Аксак Тимер (Тимерлан) – Урта Азия Тимериләр дәүләте хакиме – белән мөнәсәбәте кискенләшә һәм бу алар арасында сугыш чыгуга сәбәп була. Ике арадагы хәлиткеч сугыш 1395 елда Терек елгасы үзәнендә була. Туктамыш җиңелә һәм төньякка китә. Аның артыннан куып барган Аксак Тимер Алтын Урданың Сарай-Бәркә, Гөлестан, Үкәк һ.б күп шәһәрләрен җимерә.

Алтын Урданы соңгы мәртәбә сәяси һәм хәрби яктан торгызырга омтылучы – легендарь шәхес кенәз Идегәй.


Идегәй

1397-1411 елларда ул – Алтын Урданың гамәлдәге хакиме. Идегәй идарә иткәндә, үзәк хакимият ныгытыла, уңышлы походлар оештырыла һәм халыкара файдалы килешүләр төзелә. 1419 елда, аның вафатыннан соң, Алтын Урданың таркалуы котылгысыз була һәм XV гасыр уртасына кадәр яңа дәүләтләр төзелә: Казан ханлыгы (1445 ел), Кырым ханлыгы (1443 ел), Себер ханлыгы (1429 ел), Әстерхан ханлыгы (1459 ел), Нугай Урдасы (1430 ел), Олы Урда (1433 ел).

Тарихчылар фикере:


Туктамыш хан ярлыгы

“Үзенең гаскәре белән дәүләт милке булган җирләрне аркылыга-буйга йөреп чыккан Тимер 1395-1396 елларда Алтын Урда шәһәрләренә соңгы җимергеч удар ясый. Бу хәлдән соң, бик күп шәһәрләр дала уртасында хәрабә хәлендә калалар”.

В.Л. Егоров

“Көнчыгыш олыслары Алтын Урданың соңгы ханы Олуг Мөхәммәд хакимлегеннән аерылганнан соң, аның чикләрендә Дәшти Кыпчактагы Җүчи олысының бары тик бер өлеше генә кала һәм анда ул вакытта яңа дәүләтләр берлеге оеша башлый: Казан, Кырым, һәм Әстерхан ханлыклары. Алар Алтын Урдадан аерылгач, соңгы татар дәүләте – Олы Урда формалаша һәм ул яңа төзелгән дәүләтләрдән үзенең әһәмияткә ия булган территориясе белән аерылып тора”.

М.Г. Сәфәргалиев

“Кайчандыр кодрәтле һәм шөһрәтле булган АлтынУрда дәүләтенең бөтенләй таралып китү сәбәпләренең кайберләре: ике мәртәбә табигый афәт килеп, шактый халыкны кыра; Аксак Тимер яу белән килеп, иң эре калаларны, башка мәдәни үзәкләрне җимерә һәм шуның нәтиҗәсендә миллионнан артык кеше һәлак була, яки әсир төшә; Рус дәүләте көчәеп китә һәм Алтын Урда эшләренә тыкшына башлый (Куликово сугышы һәм башка төрле сәяси вакыйгалар); ниһаять, бернинди сәбәпсез-нисез купкан фетнә, тәхет бүлешә алмыйча үзара низагълашу, эре җир биләүчеләрнең берөзлексез тарткалашу-ызгышулары”.

Р.Г. Фәхретдинов

Презентация на тему «Алтын Урда чоры. Сәйф Сараи иҗаты» 7 класс

  • Скачать презентацию (0.13 Мб)


  • 33 загрузки

  • 0.0 оценка

Ваша оценка презентации

Оцените презентацию по шкале от 1 до 5 баллов

  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5

Комментарии

Добавить свой комментарий

Аннотация к презентации

Интересует тема «Алтын Урда чоры. Сәйф Сараи иҗаты»? Лучшая powerpoint презентация на эту тему представлена здесь! Данная презентация состоит из 24 слайдов. Также представлены другие презентации по литературе для 7 класса. Скачивайте бесплатно.

  • Формат

    pptx (powerpoint)

  • Количество слайдов

    24

  • Аудитория

  • Слова

  • Конспект

    Отсутствует

Содержание

  • Презентация: Алтын Урда чоры. Сәйф Сараи иҗаты

    Слайд 1

    Алтын Урда чоры әдәбияты

  • Слайд 2

  • Слайд 3

  • Слайд 4

    Сәйф Сараи “Сөһәйл вә Гөлдерсен”

  • Слайд 5

    Дәрес планы:

    Сарай Бату шәһәре һәм Сәйф Сараи;
    әдипнең иҗат мирасы;
    С.Сараиның “Сөһәйл вә Гөлдерсен” дастанын анализлау.

  • Слайд 6

    Сәйф Сараи төрки – татар әдәбиятын, аеруча шигъриятне үстерүгә , язма телне камилләштерүгә үзеннән зур өлеш кертә. Галимнәр аның әсәрләрен XIV йөз төрки әдәбиятының “ иң гүзәл үрнәкләре”ннән саныйлар.

  • Слайд 7

    Аерым мәгълүматларга таянып, Сәйф Сараиның туган елы 1321 ел дип фараз кылына. 1396 елда ул вафат була.

  • Слайд 8

    Әдипнең иҗат мирасы

  • Слайд 9

    “Китабы Гөлестан бит-төрки”

    Кулъязмасы Голландиянең Лейден университеты китапханәсендә саклана.

  • Слайд 10

    “Ядгярнамә”

    1960 елларда Үзбәкстанның Коканд районында табылган. Аны китап иясенең XVIII гасырда яшәгән ерак бабасына Гарәбстанга хаҗ сәфәренә барганда бер сәүдәгәр бүләк иткән. ”Ядгярнамә”нең 4-12 битләрен С.Сараиның өч робагые,ике икеюллыгы һәм “ Сөһәйл вә Гөлдерсен” дастаны алып тора. Әсәр 1394 елда языла.

  • Слайд 11

    Бу язма бер хыял җимеше түгелдер,
    Ике гашыйк турында,булган эш бер.

    Булыр бу сүзләрем тарихка ядкарь,
    Аларның ялганы юк, бар да хаклар.

  • Слайд 12

    Чиләбе өлкәсендәге мәшһүр “Тимерлан манарасы” янында уздырылган археологик тикшеренүләр дә манара төбендә хатын – кыз күмелгәнлеген раслый.

  • Слайд 14

    Мәхәббәткә дан җырлау

  • Слайд 15

    Әсәрнең сюжет сызыклары

  • Слайд 16

    Аксак Тимернең Үргәнечкә һөҗүм итүе, кансызлыгы;
    Сөһәйлнең тоткынлыкка эләгүе;
    Гөлдерсеннең Сөһәйлне күрүе, ошатуы;
    Гөлдерсен белән Сөһәйлнең качуы;
    Гөлдерсен һәм Сөһәйлнең үлеме.

  • Слайд 17

    Сөһәйл һәм Гөлдерсенне сурәтләгәндә автор нинди алымнар куллана ?

  • Слайд 18

    Сөһәйл бик чибәр. Каһарманның исеме дә зур мәгънәгә ия. Аның исеме күктәге якты йолдызларның берсенең Шәрыктагы атамасы. Автор егетне гөл белән тиңли.

  • Слайд 19

    Гөлдерсен – гөл кебек матур дигәнне аңлата. Кыз шундый гүзәл ки. Хәтта аның сыйфатларын әйтергә телең әйләнмәс. Ул сокландыргыч, гүзәл, ай кебек. Фарсы поэзиясендә хатын- кызлардагы гадәттән тыш матурлыкны пәри образы аркылы бирү таралган.

  • Слайд 20

    Кыз әйләнде бу батыр яшь тирәли,Җир әйләнгән кебек Кояш тирәли.

  • Слайд 21

    Дөнья фәнендә Җирнең Кояш тирәсендә әйләнүен Николай Коперникка һәм Джордано Брунога нисбәт итәләр. Әмма галәмдәге бу күренеш Шәрык дөньясында күптәннән мәгълүм була. С. Сараи әйткән бу фикер фәнни фикер буларак түгел, ә гаҗәеп көчле поэтик образ буларак кулланылган.
    Н. Коперник С. Сараидан 150 ел соңрак яшәгән. Аны үлем җәзасы белән янап, бөтен халык алдында үз фикерләреннән ваз кичәргә мәҗбүр итәләр. Ул ваз кичә. Әмма соңыннан әйтеп куя, “барыбер Җир Кояш тирәли әйләнә”, — ди. Ә 200 елдан соң Бруноны учакта яндырылар.

  • Слайд 22

    Әсәрдә гуманлылыкны нәрсәдә күрәбез?

  • Слайд 23

    Гуманизм —

    Кешелеклелек, кешеләргә һәм аның эшенә яратып, үз итеп карау;
    Кеше сөючелек.

  • Слайд 24

    Нәтиҗә

    Ызгыш-талаш табигый күренеш түгел, кешеләр, халыклар арасында дуслык, татулык мөнәсәбәтләре урнаштырыга мөмкин;
    Хатын – кызларны зурларга, аларга хөрмәт белән карарга чакыра;
    Мәхәббәт хисенең кешене дә , яшәешне үзгәртү , камилләштерү көченә ия булуын күрсәтә.

Посмотреть все слайды

Сообщить об ошибке

Похожие презентации

Презентация: Электронный журнал «Ватаным өчен – гомерем, көчем”

Презентация: Һади Такташның "Мокамай" шигырен өйрәнү буенча презентация

Презентация: Габдулла Тукай иҗаты

Презентация: Хәзерге проза әсәрләрен анализлау үзенчәлекләре

Презентация: Һади Такташ(1901-1931)

Презентация: Туфан Миңнуллин әсәрләрендә шәхес язмышы һәм җәмгыять

Презентация: Ризаэтдин Фәхретдин

Презентация: Табигать балалары

Презентация: "Фоат Садриев - танылган каләм иясе" исемле презентация

Презентация: Гади җөмлә синтаксисы.

Спасибо, что оценили презентацию.

Мы будем благодарны если вы поможете сделать сайт лучше и оставите отзыв или предложение по улучшению.

Добавить отзыв о сайте

XIII гасырның II яртысында монгол ханнары тарафыннан оештырылган Алтын Урда дәүләте тарихын начар өйрәнелгән дип әйтеп булмый. Әлбәттә, заманына карап әлеге тарихта төрле концепцияләр өстенлек иткән. Советлар чорында, мәсәлән, Алтын Урданы буйсындырылган халыкларның изгән варварлар дәүләте дип санасалар, хәзер, киресенчә, аны урта гасырның цивилизацияле дәүләтләре исәбенә кертеп, бераз идеаллаштыра да башладылар кебек. Чынбарлык исә алтын урталыкта булырга тиеш.

Алтын Урда ул монгол-татар гаскәрләре тарафыннан Урта Азия һәм Көнчыгыш Европа җирләрен, шул җирләрдә яшәгән халыклар­ны басып алганнан соң барлыкка килгән дәүләт. 1236 елның көзендә монгол баскыннары Идел Болгары дәүләтен дә җимереп ташлыйлар. Болгар цивилизациясе яшәүдән туктый, борынгы бабаларыбызның дәүләтчелеге юкка чыга.

1-3

Алтын Урда ханын тәхеткә утырту тантанасы. «Шахнамә». 1330нчы еллар.

«УГЛАННАР БЕРГӘ КУШЫЛА…»

Советлар чорында монгол-та­тарлар алып килгән фаҗигане күпертеп күрсәтәләр иде. Имеш, Болгарда да, рус кенәзлекләрен­дә дә дистәләрчә, хәтта йөзләрчә шәһәрләр яндырылып юкка чы­гартылган, халкы кылыч аша үт­кәрелгән һ.б. Әйе, Рус дәүләтенең Көнбатыш Европа илләре белән чагыштырганда күпкә көчсезле­ге, артталыгы сәбәпләрен аңлату өчен монгол яуларын сылтау итеп алырга кирәк иде. Хәзер Мәскәү тарихчылары үзләре үк мондый карашның дөреслеккә туры кил­мәвен таныдылар. Әмма ни генә димә, сугыш сугыш инде ул, кан коюсыз гына булмый: җи­мерәләр дә, үтерәләр дә. Шул чорда яшәгән елъязмачыларның хәбәр­ләренә генә күз төшерик: «Болгар җирендә угланнар (монгол ханы уллары) бергә кушыла; гаскәрләр шулхәтле күп була ки, җир гөрел­дәп һәм ыңгырашып тора, дошман явы тудырган шау‑шудан кыргый хайваннар һәм ерткыч кошлар ка­тып кала. Башта монголлар штурм белән Олуг шәһәрне (Биләрне) ал­дылар. Бу шәһәр халкының күплеге, ныгытмаларының көчлеле­ге белән бөтен дөньяга билгеле була. Башкаларга гыйбәрәт итеп, шәһәр халкының бер өлешен үте­реп бетерделәр, икенче өлешен әсир иттеләр». Бу сүзләрне фарсы тарихчысы Җүәйни язып калдырган. Шуңа охшаш мәгълүматны рус елъязмачысы китерә: «Шул ук көзне көнчыгыш илләрдән Бол­гар җиренә алласыз татарлар (мон­голлар) килә һәм Олуг шәһәрне яулап ала, картлардан алып имчәк балаларына кадәр барысын да ко­рал аша уздыра. Бик күп товарлар кулга төшерә, шәһәрне яндыра һәм бөтен җирне әсир итә».

1-2

Кече манара янындагы төрбә. Болгар шәһәре. Җүчи Олысы. XIV гасыр.

Биләр шәһәрлегендә ул су­гыш эзләре әлегә кадәр саклана. 1236 елны бик күп болгар шәһәр­ләре һәм авыллары талана, ян­дырыла һәм мәңгегә юкка чыга. Күренекле археолог Равил Фәхрет­динов туплаган мәгълүматлардан күренгәнчә, монголларга кадәрге Идел Болгарындагы 100дән ар­тык шәһәрнең бары тик 20се генә, 600ләп авылның 100 гә якыны гына Алтын Урда чорында яшәвен дәвам итә. Бу хәлне, теләсәң-теләмәсәң дә, монгол яуларының нәтиҗәсе, болгар тарихындагы олы фаҗига дип аңлатырга кирәк, минемчә.

ЯҢАРЫШ ҺӘМ КҮТӘРЕЛЕШ

Әмма тормыш туктап калмый бит ул, нинди генә канкоюлы сугышлар булмасын, халыкның бер өлеше исән кала һәм, бераз тынычлык урнашуга, торгызу эшләренә керешә. Тулысынча Ал­тын Урда дәүләте составына кушыл­ган Болгар җирләрендә дә шулай була. Ике дистәгә якын шәһәр-кре­пость, йөздән артык яңа авыл үсеп чыга. Хәтта нигезенә кадәр җимер­телгән Биләрнең халкы да, элеккеге башкаладан ике‑өч чакрым гына төньяккарак китеп, Чирмешән елгасына якынрак бер урында яңа шәһәр торгыза башлый. Дөрес, бу шәһәрнең ныгытмалары булмый (монголлар рөхсәт итми), әмма тер­риториясенең мәйданы ягыннан – 180 га чамасы – русларның иң эре дип йөртелгән Владимир, Суздаль, Мәскәү, Ростов ише шәһәрләреннән дә өстенрәк тора ул. Хәзерге Татар­стан җирләрендә генә түгел, башка өлкәләрдә дә яңа шәһәр һәм авыл­лар калкып чыга (әмма ничек кенә булмасын аларның саны монгол­ларгача чор белән чагыштырганда күпкә аз).

Алтын Урда чорында Болгар олы­сының алга китешен ачык күрсәтеп торучы атаклы тарихи-археоло­гик истәлек, әлбәттә, барыбызга да мәгълүм булган Болгар шәһәрле­ге. Аның гөрләп чәчәк атып утыру чоры нәкъ менә XIV гасырга туры килә. Башлыча шул гасырның бе­ренче яртысында хәрабәләре генә булса да бүгенге көннәргә кадәр сакланып калган Җәмигъ мәче­те, Кара пулат (хөкем бинасы?), Ак пулат (җәмәгать мунчасы), Кече манара, таштан салынган төрбәләр һәм әлегә җир астында сакланып ятучы башка күпсанлы архитектура корылмалары төзелә. XIV йөзнең икенче яртысында, тиздән илне һәлакәткә китерәчәк хан тәхете өчен көрәш – «бөек чуалышлар» башланган чорда, Болгарның яңа ныгытмалары торгызыла. Монголларга кадәрге чор белән чагыштырганда Бол­гарның территориясе 10 тапкыр диярлек киңәйтелә – 380 гектарга җиткерелә. Алтын Урданың башка төбәкләре арасында Болгар олы­сының тагын бер өстенлеге була. Биредә халык элек-электән иген­челек белән шөгыльләнгән, һәм ул хәзер дә Урда шәһәрләрен, беренче чиратта, әлбәттә, башкала булган Сарай халкын яхшы сыйфатлы аш­лык белән тәэмин итеп торган.

Болгарның күзгә күренеп баюы күпләрне кызыктырган, әлбәттә. Аңа юлбасар рус ушкуйниклары да тынгы бирмәгән, вакыт‑вакыт талап китә торган булганнар, Сарай хакимнәре алып барган сәясәткә каршы күтәрелгән әмир-ханзадәләр дә (мәсәлән, Булат-Тимер) Болгарны үзләренеке итәргә омтылган.

АЛТЫН УРДА ФЕНОМЕНЫ

Соңгы елларда тарихчы галим­нәр Алтын Урданы (рәсми телдә – Җүчи Олысы) урта гасырларның иң югары үскән, цивилизацияле дәүләтләре исемлегенә кертәләр, дигән идек. Бу чыннан да шулай. Алтын Урда феномены беренче ка­рашка аңлашылып та җитми кебек. Ничек инде малчылыктан һәм су­гыш эшеннән башканы белмәгән кыргый монголлар икътисады да, мәдәнияте дә шулкадәр алга киткән дәүләт төзи алганнар? Әйе, алар – күчмәннәр, башлыча терлек асрау белән шөгыльләнгәннәр. Әмма, тупас көчкә нигезләнгән булса да, XIII йөз башында ук үзләренең дәүләтләрен дә төзеп куйганнар ич. Дәүләтнең башкаласы итеп 1207 елда Каракорым шәһәренә нигез салганнар. Тиздән тагын берничә шәһәр барлыкка килгән. Тора‑бара ул шәһәрләр һөнәрче­лек үзәкләренә әверелеп киткән. Димәк, монголларга утрак тормыш та, күчмә терлекчелектән башка шәһәр һөнәрчелеге дә күптән та­ныш булган икән.

Туктамыш ханның Тархан ярлыгы. 1392 ел.

1-4

Туктамыш ханның Тархан ярлыгы. 1392 ел.

Яулап алган җирләрендә тарихка Алтын Урда, яки Җүчи Олысы булып кереп калган мөстәкыйль дәүләт барлыкка килгәч (монгол империя­сеннән тулы бәйсезлекне ул Батый ханның оныгы Мәнгү Тимер хаким­лек иткән чорда, ягъни 1266–1282 еллар гына ала), монгол ханнары үзләренең кул астындагы өлкәләр­нең һәм анда яшәүче күпсанлы ха­лыкларның тотрыклы үсеше өчен шартлар тудырырга омтылалар. Ни­чек итеп? Көчле дәүләт – бай дәүләт ул, ә байлыкны тудыручылар – гади халык: игенчеләр, терлекчеләр, һөнәрчеләр һәм сәүдәгәрләр. Һәр­кемгә аңлаешлы шушы принциптан чыгып, монгол ханнары иң беренче чиратта бөтен илдә, шул исәптән, рус кенәзлекләрендә дә халык саны алу үткәрәләр һәм исемлеккә кер­гән һәр хуҗалыктан Сарай казнасы­на еллык керемнең уннан бер өлеше (дисәтинә) күләмендә салым – ясак түләүне таләп итәләр. Күп тә түгел, аз да түгел. Артыгын таләп итсәң, гади халык бөләргә мөмкин – бу кур­кыныч нәрсә. Баесыннар – салым да күбрәк керәчәк. (Исегезгә төше­регез: Татарстан Россия казнасына байлыгының күпме өлешен күчереп бара әле?). Тик шунысы бар: озак та үтми, салым җыюны монгол баскаклары кулыннан алып, кенәзләр кулына тапшыралар. Болар инде тунапмы-туный үз халкын, кирәк кадәресен хан казнасына озата­лар, калганын – үзләре файдасына (Мәскәү кенәзе Иван Калита менә шулай баеган бит инде).

СӘҮДӘСЕЗ ДӨНЬЯ – ФАЙДАСЫЗ…

Байлыкның байтак өлешен, әлбәт­тә, һөнәрчелек тармаклары җи­тештергән продукция тәшкил итә. Һөнәрчелек дигәннән. Аның үсеш дәрәҗәсен күрсәтүче төп мәгълү­мат, һичшиксез, археологик казу эшләре вакытында туплана. Алтын Урда шәһәрләре ярыйсы гына өй­рәнелгән. Һөнәрчелек бистәләрен без монголларга кадәр яшәгән шәһәрләрне казыганда да табабыз. Артык зур булмаган чүлмәк янды­ру, тимер кою мичләре – кирпечтән өеп ясалган горннар, һөнәрчеләрнең эш кораллары, ярымфабрикатлар… Ә менә Алтын Урда шәһәрләрен­дәге һөнәрчелекне нишләптер хә­зерге заман термины белән сәнә­гать дип, ә аларның остаханәләрен чын заводлар дип атыйсы килә. Әлеге «заводлар», мәсәлән, Сарай әл-Мәхрүсәдә (Әстерхан тирәсен­дәге Селитренное шәһәрлегендә) табылган чүлмәк ясау, кирпеч сугу һәм яндыру остаханәләре дистәләрчә гектар мәйданны биләп торган. Ме­таллургия «заводларында» Көнчы­гыш Европада беренчеләрдән булып чуен коя башлыйлар (дөрес, чуенны безнең ерак бабаларыбыз һуннар әле б.э.га кадәр II гасырда ук кой­ганнар). Эре шәһәрләрдә зәркән әй­берләре, пыяла савыт-саба, сугыш кораллары ясау осталары, күнчеләр яшәгән. Ләкин шуны искәртеп үтәргә кирәк: остаханәләрдә монголлар да, татарлар да түгел, бәлки Болгардан, Хәрәземнән, Кавказ якларыннан ки­терелгән тәҗрибәле һөнәрчеләр – сугыш әсирләре эшләгән.

1-5

Хатын-кыз баш киеме бизәге. Алтын. Җүчи Олысы. XIV гасыр башы.

1-6

Каеш бизәкләре. Алтын. Җүчи Олысы. XIV гасыр.

1-7

Коръән савыты. Көмеш. Җүчи Олысы. XIV гасыр.

Чылбырга асылган кулон. Алтын. Җүчи Олысы. XIV гасыр.

Икътисадның хан казнасына иң күп керем бирүче өлкәсе – сәүдә. Бигрәк тә тышкы сәүдәгә нык игъти­бар бирелгән. Әле Токта хан зама­нында ук, 1311–1312 елларда, илдә акча рефомасы үткәрелә. Сарай дирһәме тотрыклы акча берәмле­генә әверелә. Ул Алтын Урдада гына түгел, күрше дәүләтләрдә дә әйлә­нештә йөри. Үзбәк хан (1312–1342) сәүдә үсешенә мөмкин кадәр күбрәк ирек тудырган тәртип урнаштыра. Йөзләрчә чакрымнарга сузылган сәүдә юллары төзекләндерелә, кәрван-сарайлар төзелә, юлбасарлар­ның сәүдә кәрваннарына һөҗүм итү, талау ихтималы юк дәрәҗәсенә җит­керелә. Ә иң мөһиме – чит ил сәүдә­гәрләре өчен таможня салымы бик аз күләмдә билгеләнә һәм сатылачак товар бөясенең 3–5 процентыннан артмый. Сәүдәгәрләр өчен махсус юлкүрсәткечләр, Сodex Cumanicus тибындагы икетелле сүзлекләр чы­гаралар. Тышкы сәүдә төп ике транс­порт юлыннан алып барыла. Бөек ефәк юлы (коры җирдән) һәм Бөек Идел юлы буйлап Алтын Урда шәһәрләренә рус кенәзлекләрен­нән, Көнбатыш Европа, Балтыйк буе, Кытай, Һиндстан, Урта Азия, Кав­каз һәм Якын Көнчыгыш илләрен­нән бай сәүдә кәрваннары агыла. Хан казнасына тупланган байлык шәһәрләр коруга, хан гаскәрен то­туга, сарай чиновникларын асрауга, мәдәниятны үстерүгә тотыла.

ШӘҺӘРЛӘР ҺӘМ БАЗАРЛАР МӘМЛӘКӘТЕ

Бүгенге көндә Алтын Урданың ар­хеологик картасына 100дән артык шәһәр билгеләп куелган. Сарай әл-Мәхрүсә (Сарай-Бату), Сарай әл‑Җә­дид (Сарай-Бәркә), Кырым (Солхат), Хаҗитархан, Маҗар, Үкәк аларның иң зурларыннан саналган.

Сарай әл-Мәхрүсәгә Батый хан ни­гез сала. Ул Алтын Урданың икенче (Болгардан соң) башкаласы була. Хәрабәләре Әстерхан тирәсендә, бү­генге көндә дә Казан археологлары тарафыннан тикшерелә. Шәһәр үзе­нең матурлыгы һәм зурлыгы белән замандашларын таң калдырган. Ибн Баттута, шул заман сәяхәтчесе, болай дип язган: «Сарай шәһәре – аеруча зур, тигез җирдә урнашкан, халкы тулып торган, матур‑матур ба­зарлы һәм киң урамлы гүзәл шәһәр. Бервакыт шәһәрнең бер олуг кешесе белән без, атка атланып, шәһәрне әй­ләнеп чыгарга ниятләдек. Без шәһәр­нең бер читендә яши идек, аннан иртән чыгып киттек, ә икенче читенә төштән соң гына барып җиттек… Бу шәһәр урамнары тоташ йорт­лардан гына тора. Биредә җәмигъ гыйбәдәте өчен 13 мәчет бар. Ан­нан кала башка мәчетләр дә гадәт­тән тыш күп». Сарайда 75, ә кайбер исәпләүләр буенча 100 меңгә якын кеше яшәгән – бу урта гасырлар өчен искитәрлек зур сан.

Археологик материаллар күрсәт­кәнчә, башка шәһәрләрдән Сарай үзенең төзеклеге, уңайлыклары белән аерылып торган. Монда ке­рамик торбалардан сууткәргечләр һәм канализация системалары эшләгән. Шәһәр кешеләре эчәр өчен суны арыклар белән тоташтырыл­ган чыганаклардан алганнар. Шәһәр мәйданнарында фонтаннар атып торган. Тышлары балчыктан сырлап ясалган бизәкләр, ялтырап торган төсле плитәләр белән бизәлгән ма­тур сарайлар һәм башка җәмәгать биналары, бай кешеләрнең торак йортлары яндырылган кирпеч­тән салынган. Диварларга, бинага керә торган төп (парадный) ишек өсләренә зәнгәр фонга ак буяу белән матур итеп Коръән сүрәләре язып куелган. Бүлмәләр мичтән торбалар аша идән астыннан җибәрелгән эссе һава белән җылытылган. Биналар эчендә яисә ябулы ишегалдында еш кына су бассейннары да ясалган.

Алтын Урда шәһәрләренең шул вакыттагы күренешен күз алды­на китерү кыен түгел. Үзбәкстанның Сәмәрканд, Бохара шәһәрләрендә булган кешеләр шул чорда салын­ган биналарга охшаш архитектура истәлекләренә карап сокланалар. Менә шундый гүзәл биналарны инде XIV йөздә үк төзергә өйрәнгәннәр икән. Һәм бер Сарайда гына түгел.

1-8

Мәдрәсә. Солхат. XIV гасыр.

1-9

Җаникә ханым төрбәсе. Кырк-Ер. XV гасыр.

1-10

Түрәбәк ханым төрбәсе. Күнә-Үргәнеч. XIV гасыр.

УРДА – ӘДӘБИ БОСТАН

Алтын Урданы чын цивилизацияле дәүләт ясаган факторларның бер­се – аның югары үскән мәдәнияте.Үзәкләштерелгән дәүләт, куәтле икъ­тисад, күпсанлы шәһәрләр, чит илләр белән тыгыз бәйләнешләр мәдәни­ят үсеше өчен уңай шартлар туды­ра. Алтын Урда хакимнәре, бигрәк тә Бәркә, Үзбәк, Җанибәк ханнар, үз тирәләренә ерак илләрдән чакы­рып китерелгән зур галимнәрне, дин белгечләрен, шагыйрьләрне, башка гыйлем ияләрен җыйганнар, аларга эшләрендә, иҗатларында ярдәм итеп торганнар. Бу хакта аларның замандашлары язып кал­дырган. Мәсәлән, «Бәркә үз халкы арасында ислам дине тарата башлый, үз биләмәлеренең барысында да мә­четләр ача, галимнәрне һәм закон белгечләрен үзенә якынайта, алар белә дуслаша» (Ибн Халдун). Үзбәк хан вакытында ислам дине дәүләт дине дәрәҗәсенә күтәрелә, ул «га­лимнәр өчен өчен мәдрәсә төзи, гыйлемгә, фән кешеләренә бик тугрылыклы була» (әл-Омари). Җа­нибәк тә «галимнәргә, белемнәре, суфыйлыгы һәм диндарлыгы белән аерылып торган һәркемгә зур их­тирам күрсәткән» (Абу-л-Гази Баһадур). Урта гасырлар тарихчы­сы Ибн-Гарәпшаһ язганча, Бәркә хан чорында ук инде Сарай «фән үзә­ге һәм рәхәтлек чыганагы булып җи­тешә, кыска гына вакыт эчендә анда мактаулы галимнәр, атаклы телчеләр һәм башка атказанган зыялылардан торган шактый күпсанлы һәм көчле бер төркем оеша». Галимнәр хезмәт­ләрен гарәп, фарсы, төрки телләрен­дә язалар. Әдәби әсәрләр нигездә татар теленә якын торган кыпчак телендә үсеш ала. Рәсми хан ярлыклары, Алтын Урда әдәбиятының иң гүзәл әсәрләре – Котбның «Хөсрәү вә Ширин» (1342), Мәхмүд Болгари­ның «Нәһҗел-фәрадис» (1358), Хисам Кятибның «Җөмҗөмә солтан» (1369), Сәйф Сараиның «Гөлстан бит-төрки» (1391) әсәрләре шушы телдә язылган.

Алтын Урдада мәдәният чәчәк аткан чор озакка сузылмый, ул башлыча Бәркә, Үзбәк һәм Җа­нибәк ханнар идарә иткән елларга туры килә. XIV гасыр урталарында башланып киткән тәхет өчен бер­туктаусыз көрәш, төрле өлкәләр­нең бәкләре-әмирләре арасындагы сугышлар тискәре нәтиҗәләргә ки­терә. Алтын Урда таркалуга йөз тота. Моңа кадәр тыныч кына иҗат итеп яткан укымышлы затларның күп­челеге илне ташлап китәргә мәҗбүр була. Әмма Алтын Урда цивилиза­циясе бабаларыбыз тормышына, яшәешенә үзенең тирән тамырла­рын җибәрергә өлгерә инде. Татар тарихыннан Алтын Урда чорын алып ташлау мөмкин түгел.

Фаяз Хуҗин Фотолар автордан алынды

  • Алтын урда чоры ?д?биятында мэхэббэт фэлсэфэсен чагылдырган эсэрлэр сочинение
  • Алтын урда чоры ?д?биятында м?х?бб?т ф?лс?ф?сен чагылдырган ?с?рл?р сочинение
  • Алтын урда чоры ?д?биятында дини д?нья сур?тене? бирелеше сочинение
  • Алтын урда чоры ?д?бияты сочинение
  • Алтын тамсы перевод сказки