Б?ек ватан сугышы турында сочинение татарча

На конкурс «Родина бывает разная, но у всех одна!», приуроченная к 73 годовщине Победы советского народа в Великой Отечественной войне 1941-1945года.

Номинация конкурса: конкурс сочинений «Войны не знали мы, но все же, все же…»

Сочинение: «Бөек Ватан сугышы –хәтер…»

(«Великая Отечественная война – это память»)

Написала: Гимранова Аделия Фаритовна, 14 лет

Педагог: Мингазова Илсия Ракиповна, учитель татарского языка и литературы МАОУ «СОШ №16» г. Альметьевска

Подростковый клуб «Искра»

2018 год

Бөек Ватан сугышы – хәтер…

«Сугыш!» дигән шомлы аваз иртән

Бәгырьләрне телеп үткәндә,

Мин унике яшьлек малай идем,

Син фронтка чыгып киткәндә…

Ш.Галиев.

Бөек Ватан сугышы бер генә гаиләне дә читләтеп үтмәде…

Минем әбием, әтисе сугышка киткәндә, хәтта туарга да өлгермичә калган. Ул 1941 нче елның декабрь аенда туган. Ә әтисе 1942 елда хәбәрсез югалган. Шулай итеп,  әбием, Мөнәвәрә Харис кызы, әтисез калган һәм бер тапкыр да аны күрә алмаган. Сугыш һәм сугыштан соңгы  авыр елларда ул әтисен көткән… Билгеле, аңа әтисез тормыш итүе җиңел булмаган. Шулай да тормыш дәвам иткән, үсеп, гаилә корган, озак еллар заводта эшләгән. Хәзер инде лаеклы ялда.

Инде бик күп гомерләр  үтсә дә, ул әтисен, Харисов Харисны, эзләргә тырышкан. Башта бабам Сталинград сугышларында үлгән дип саналган. Минем әтием дә бабасын эзләтеп карады, ләкин таба алмады.

Соңгы елларда, архивларны ачкач, әзрәк белешеп булды. Харисов Харис 1942 елның июль аенда куркыныч Демянск янындагы сугышларда хәбәрсез югалган. Иптәшләре белән дошманга каршы күтәрелгәннәр, ләкин берсе дә кире кайтмаган.  Кабере билгесез.

Әйе, үз илеңә хезмәт итү, авырлык килгәндә, аны дошманнан  саклау, яклау, аның ышанычын аклау —  һәр кешенең изге бурычы. Минем бабам да Туган ил, Ватан алдындагы изге бурычын намус белән үти. Җиңү өчен, үзенең балалары, оныклары, оныкчыклары бәхетле булсын өчен, илебезнең тынычлыгы, иминлеге өчен, фашистларга каршы көрәшкә күтәрелә һәм гомерен шунда бирә. Мин аның белән чиксез горурланам.

Сугышта ятып, күмелмичә калган, югалган солдатлар әле бик күп, миллионнарча. Аларны әле һаман өйләрендә көтәләр, аларны искә төшерәләр, онытмыйлар. Сугыш китергән кайгы-хәсрәт һаман аларның йөрәкләрен сыкрата, күз яшьләрен агыза. Аларның исемнәре мәрмәр ташка уеп язылган. Аларның үлемсезлеген белдереп, һәйкәлләрдә мәңгелек ут яна. Без аларны онытырга тиеш түгел!

Минем өчен дә Бөек Ватан сугышы – ул минем дәү бабам, әбием тормышы. Ул —  минем йөрәк ярасы һәм хәтер. Шуны мин онытмыйм. Берәү дә онытмас.

Язмамны Шәүкәт Галиевнең «Әткәйгә хат» поэмасыннан алган өзек белән тәмамлыйсым килә:

…Бу ятимнәр соңгылары булсын,

Кеше каны бүтән акмасын.

Безнең әткәйләргә төшкән бомба

Музейларда гына саклансын.

                                                                                                                                      
Татарстан….

                                                                                                    
Синең  тарихыңны

                                                                                                    
актарам  да  карыйм…

                                                                                                    
Узган  еллар  агышында

                                                                                                    
Танышларны   барлыйм.

                                                                                                                     
Асия   Маликова.

            1941нче  елның  22нче   июнь    таңы.  
Сәгать 4.   Илебез  халкы  авыр  эш  атнасыннан  соң  тирән  йокыда.  
Беркем   дә,   хәтта  саташулы   төшендә  дә,  берҗирдән  дә  явызлык  
көтми.  Ләкин  нәкъ   менә   шушы  минутларда   фашист  илбасарлары, 
үзләренең   меңләгән  туплары   һәм  очкычлары  белән,    безнең  чик  буе  
заставаларын,   хәрби  казармаларны,   элемтә  үзәкләрен    тупка   тоталар. 
Шул  ук  минутта   дошман  бомбардировщиклары  да,  һавага  күтәрелеп,  
тыныч  илебез  өстенә   меңәрләгән  бомбаларын   ташлыйлар. Сабан  туена 
дип   хәзерләнгән  тастымалларга   батырлар  биленең  ныклыгын   сынарга 
насыйп  булмый.  Чиккән  кулъяулыклар   кыңгыраулы  дугаларга,  ат 
башларына   бәйләнми  кала – барысына  да  сугыш  тутыгы  куна,  күз  яше 
сеңә.  1418  көнгә  сузылган   канкойгыч  сугыш   шулай  башланып  китә.  
Бу   1418   утлы   көн  һәм  төн   халкыбыз   җилкәсенә   күтәрә   алмаслык  
йөк  булып  ята.

            Хыянәтчел   фашист  илбасарлары   илебез  
өстенә   ябырылуның    беренче  көненнән   үк,  күпсанлы    башка  милләт  
вәкилләре  белән   беррәттән,  Татарстан   уллары   һәм  кызлары   да 
калкан  булып  күтәрелә.

            Һәрвакыт     шулай  булган.   Гасырлар   буе 
шулай   килгән.   Һәр  халыкта   үз  илеңне,  үз  Ватаныңны   дошман  явыннан 
саклау   иң  изге  бурыч  булып  саналган.  Һәрвакыт  шулай.   Бөек  Ватан 
сугышының  беренче  көннәре  дә  моның  шулай  икәнлеген   кат – кат 
раслады.

           Сугышның  иң  беренче  көннәреннән   үк  
Татарстан   ир – егетләре,  кызлары   илне  саклаучылар   сафына  баса. 
Яу    кырына    республикабызның    560  меңнән   артык  кешесе   чыгып 
китә,  350  меңнән  артыгы   әйләнеп   кайта  алмый.

          200дән  артык  якташыбыз    Советлар  Союзы 
Герое   исеменә   лаек  була,  50се  Дан  орденының  тулы кавалерлары  була, 
100меңнән  артыгы  орден  һәм  медальләр   белән  бүләкләнә,  13  кеше 
легендар  Шакирҗан – Александр   Мөхәммәтҗанов – Матросов  батырлыгын 
кабатлый, 6  очучы  һава  тараны   ясый.  Алтын  Йолдыз   кавалерлары   исемлегендә 
Татарстан   улларының   исемнәре  дә  балкып  тора.  Бу – каһарман   чик 
сакчысы,  шәһәрдәшебез   Никита  Кайманов,  Брест  крепостен  саклаучы  
легендар   Петр  Гаврилов,  куркусыз   очучылар   Михаил  Девятаев   һәм  
Фәрит  Фәтхуллин,  Сталинград   герое   Гани  Сафиуллин   һәм  бик  күп, 
бик  күп  башкалар.

              Ир – егетләр  белән беррәттән  бу  көрәштә 
курку  белмәс  хатын – кызларыбыз  да  катнаша. Безнең    республикадан   
гына    фронтка    батыр   йөрәкле 10 меңнән  артык  кыз 

 китә. Шуларның  иң  якты  вәкиле  булып  батыр 
очучыбыз  Мәгубә  Сыртланова  тора.

           Яу   кырында   Казан   танк   училищесы  
курсантлары   да   геройларча   сугышалар.Аларның  хәрби  машиналары  
дошман  өстенә  беренчеләрдән   булып  ташлана.  Күп  яп –яшь  егетләр  
Сталинград  янында  һәм  Курск  дугасында  ятып   кала.

            Хәрби  елъязмага  алтын  хәрефләр  белән 
исемнәре  язылган   якташларыбызны  санап    бетерергә  мөмкин  түгел.  Алар 
барысы  да   үзләренең  гражданлык  бурычларын   ахырына  кадәр  намус  
белән   үтиләр.

            Сугыш   шул  чорның  һәр  кешесе  язмышы 
аша  үтә.  Бу  чорда  безнең  республикабыз  нинди  үзгәрешләр  кичерә  соң? 
Татарстан   сугыш вакытында  хәрби  техника   җитештерүче  иң  эре  үзәкләрнең 
берсенә  әверелә.  Хәрби техниканы     сугышка  кадәр төзелгән   оборона 
заводлары  гына  түгел,  ә   төрле   өлкә   һәм шәһәрләрдән   эвакуацияләнеп 
килгән   70тән  артык   предприятие   дә   җитештерә.

          Казанның   Горбунов  исемендәге   заводы  
бомбардировщиклар   эшләп  чыгара.Татарстанда  җитештерелгән   самолетлар  
41нче  елның   җәендә  үк  инде  хәрби  очышлар  ясыйлар.   Сугыш  чорында  
эшләнгән  алты  самолетның  берсе   “күккә  путёвканы”    Татарстанда   ала.

          Республика   предприятиеләрендә   шулай  ук 
снарядлар  һәм  шартлаткычлар,   патроннар   һәм   бомбалар,  пехотага   һәм 
танкка   каршы  миналар,   хәрби  өс – баш  һәм  аяк  киеме,  фронт өчен 
азык – төлек   җитештерелә.  Порохлар   заводы   “Катюша”лар   өчен 
миллионнан  артык   шартлагыч   матдә  җибәрә.

         Республикабыз  территориясендә  50  госпиталь  
ачыла.   Анда  йөз  меңнәрчә   яралы  солдат   һәм  офицерга  медицина  
ярдәме   күрсәтелә.  Шуларның  200   меңнән  артыгы  яңадан   сафка  баса. 
Бу  исәптән   безнең   Тарловка  бистәсендә   урнашкан  хәрби госпитальне   
дә   атап  үтәргә  кирәк.     

            Шәһәр  кешеләре  кебек  үк,  авыл 
хезмәтчәннәре  дә   Җиңүне  якынайтуга  лаеклы  өлеш  кертәләр. Ир — егетләр 
—  фронтта.  Колхозда    ныгытып    эшләр  кеше,  рәтле  ат  калмый.    Карт
– коры,   малай – шалай,  кыз – кыркын   кырда  кунып – төнеп  эшлиләр,  ат 
урынына  сыер  җигәләр,  ипи  урынына  туяр – туймас  бәрәңге   ашыйлар.  
Түзә  халык,  ыңгырашмый.  Фронт   сораганның   барысын  бирә  тора.  Ару –
талуны  белмичә,  көнне  төнгә  ялгап, тир  түгеп,   хәсрәт  йотып  
үстергән  уңышны   җыеп  алалар   да  фронтка  озаталар.  Бөек  Ватан 
сугышы  елларында  Татарстан   илгә  131  миллион   пот  икмәк,  59  
миллион   пот  ит,  39 миллион   пот  бәрәңге   һәм  яшелчә,  200 миллион  
литр  сөт,  ярты  миллионнан    пот  йон  бирә.

            Заводларда   һәм  кырларда  хатын – кызлар 
һәм  үсмерләр,  олысы  да,  кечесе 

дә  —  һәркайсы,  батырлык   һәм  гаять  зур   чыдамлык 
күрсәтеп,  Җиңү  көнен  якынайталар.  Ә  фронтта  безнең  якташларыбыз   
Иделдән    Берлинга   кадәр   3  меңнән 

артык  километр   җир  үтәләр.   Аларның   барысын  да
—   командирлар  һәм  гади  солдатларны,    танкистлар   һәм   җәяүлеләрне,  
очучылар  һәм  морякларны, артиллеристлар  һәм     врачларны    уртак 
максат  берләштерә:  Туган  илнең  бәйсезлеген   саклап  калу   һәм  
мәкерле  фашизмны  юк  итү.

           Үзләренең  хәрби  антларына  тугры  калып, 
безнең  якташларыбыз   үтеп  чыга  алмастай   оборона  чикләрен  үттеләр, 
шәһәр  һәм  авылларны   азат   иттеләр,  соңгы   снаряд   һәм  патронга 
кадәр,  соңгы  тамчы  канга  кадәр  сугыштылар.    Һәм  менә  1945нче 
елның   язгы,  кояшлы  көнендә  бөек  илебезнең    алҗаган,  ләкин  бәхетле  
солдаты  рейхстаг   стенасына  “Монда  мин  булдым!”  дип   язып  куйды.Шушы 
солдатларның  берсе   Җиңү  байрагын    рейхстаг    өстенә   беренче  булып 
кадап  куйган     якташыбыз   Гази   Заһитов   булуы  да   миндә  горурлык 
хисләре  уята.

           Бу  истәлекле  Май   көненнән  бирле   ярты  
гасырдан  артык  вакыт  үтте.  Яңа  буыннар  үсеп  җитте.  Алар  өчен   Бөек 
Ватан  сугышы  —  ерак  тарих.  Ләкин  без  Җиңүнең  нинди  корбаннар  
хакына   яулап  алынуын   беркайчан  да  онытырга  тиеш түгелбез.  Иделдән 
алып  Дунай  ярына   һәм  Шпрейга  кадәр,  шәһәрләр,  поселоклар  һәм 
авыллар   буйлап   Татарстан   уллары  һәм    кызларының  каберләре  тора, 
һәйкәлләр  калка.    Без,  җиңүчеләрнең  оныклары,    моңа  кадәр  сугыш  
корбаннарының  саны  турында  бихәбәр  булдык.  Рәсәй,  икенче  Бөтендөнья 
сугышында  катнашучы  илләрдән   бердәнбере,   хәзергә  кадәр   үзенең 
корбаннары  санын    тулысынча  белми.  Ниндидер  сәбәпләр  аркасында  
аларның  саны  киметеп  күрсәтелде. 60нчы  елларга  кадәр  7  миллион 
дигән,  аннан  соң  20  миллион   дигән  саннарны  атыйлар.  Бүгенге  көндә  
27  миллион  тирәсе  дигән  мәгълүмат  бар.  Ләкин  никадәр  генә  булмасын, 
алар  турында  истәлекне  безнең  күңелләрдән  беркем  дә  җуя  алмас.
Хәзергә  кадәр   хәбәрсез  югалганнарның  каберләрен  эзләү,   исемнәрен 
барлау  дәвам  итә.  Бөек   Җиңүнең  65  еллыгы   алдыннан    Хәтер 
китабының  27  томы  рус  һәм  татар  телләрендә  басылып  чыкты.   Геройлар 
даны   мәңгелек!  Беркем  дә,  бернәрсә  дә  онытылмас!

            Бүген    һәркайсыбызның   күңеле   бер   уй, 
бер  теләк  белән  сугарылган:  Туган   илебез  туфрагын   дошман  танклары  
таптамасын,   күкләребез  гел  аяз,  ил – көннәребез  имин  булсын!

Хәтерлибез! Горурланабыз! (сочинение)

Сугыш…сугыш, каһәр төшкән сугыш. Күпме ачы күз яшен,кайгы-хәсрәтләрне үз эченә алган нинди авыр, шомлы, куркыныч сүз бу! Кемнәрнең язмышына кагылмаган да, кемнәрнең башларына кайгы, күз яше, хәсрәт китермәгән ул. Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган…Меңләгән шәһәрләр җимерелгән, җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән. Аны ишетүгә үк,күз алдына янып каралган иген басулары,ятим калган сабыйлар,газиз ирләрен,сөекле балаларын югалткан аналар килеп баса.

…1941нче елның 22нче июнь таңы. Сәгать 4. Илебез халкы авыр эш атнасыннан соң тирән йокыда. Беркем дә, хәтта саташулы төшендә дә, берҗирдән дә явызлык көтми. Ләкин нәкъ менә шушы минутларда фашист илбасарлары, үзләренең меңләгән туплары һәм очкычлары белән, безнең чик буе заставаларын, хәрби казармаларны, элемтә үзәкләрен тупка тоталар. Шул ук минутта дошман бомбардировщиклары да, һавага күтәрелеп, тыныч илебез өстенә меңәрләгән бомбаларын ташлыйлар. Сабан туена дип хәзерләнгән тастымалларга батырлар биленең ныклыгын сынарга насыйп булмый. Чиккән кулъяулыклар кыңгыраулы дугаларга, ат башларына бәйләнми кала – барысына да сугыш тутыгы куна, күз яше сеңә. 1418 көнгә сузылган канкойгыч сугыш шулай башланып китә. Бу 1418 утлы көн һәм төн халкыбыз җилкәсенә күтәрә алмаслык йөк булып ята. Сугышның иң беренче көннәреннән үк Татарстан ир – егетләре, кызлары илне саклаучылар сафына баса. Яу кырына республикабызның 560 меңнән артык кешесе чыгып китә, 350 меңнән артыгы әйләнеп кайта алмый.

Бер кайтырбыз, диеп киткән юлдан

Күпләр илгә кире кайтмады.

Алар өчен бары җилләр генә

Ачып-ябып йөрде капканы.

“Бәхетле бул, балам! 1941 нче елның 22 нче июнь таңында кайсы гына ана үз баласына бу изге теләкне теләмәде икән? Илебезне, туган Ватаныбызны фашист илбасарларыннан саклап калырга, аның азатлыгы, тынычлыгы өчен гомерләрен кызганмыйча көрәшергә ант иткән һәм антларын изге кайнар каннары белән үтәгән миллионнарча ир-егетләрнең, хатын-кызларның, ятим калган кайгылы балаларның газиз аналары да дөньяга килгәндә сабыйларына шушы теләкне теләгәндер. Бәлки халыкны зар елаткан канэчкеч Гитлерның да әнисе улын кешеләргә шәфкатьсез, явыз ерткыч булсын дип түгел, ә иленә лаеклы алмашчы, халыкка шатлык китерүче булсын дип үстергәндер.”
Югалтулар алып килде сугыш,

Күпме дуслар кайтмый калдылар.

Шул дусларның йокыларын саклап

Ак каеннар моңсу шаулыйлар.

Һәрбер кешенең үз яшәү тарихы, үз язмышы бар. Тамырларың – туганнарың, әби-бабайларың , авылдашларың турында яңа мәгълуматтан хәбәрдар булу бик кызык. Әмма иң кызыгы – бөек шәхесләр, геройлар – Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында белү. Әлеге кешеләр – чын мәгънәсендә каһарманнар, курку белмәс, Ватаннарына тугры булып калган кешеләр.

Бөек Ватан сугышы геройларының берсе –Вәлиев Әнвәр Абдрахман улы. Ул 1920 елның апрелендә Буа районының Яңа Тинчәле авылында туган. 1938 нче елда Шәйморза урта мәктәбен тәмамлый. 1938-1941 нче елларда вуз студенты, бер үк вакытта Казан шәһәре “Конопленка” фабрикасы каршындагы кичке мәктәп укытучысы булып эшли. 1941-1945 нче елларда Бөек Ватан сугышында катнаша, зенитчылар взводы командиры, Суслонгерны кичә, запастагы капитан була. Сугыш беткәч, үзенең башлаган укуын дәвам итә һәм 1946 елда Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый. 1946-1957 нче елларда Мамадыш районы Тәкәнеш урта мәктәбе директоры, 1957-1982 нче елларда Кукмара районы Лубян урта мәктәбе директоры булып эшли. Лубян поселогы, Кукмара район Советы депутатлары булып берничә чакырылышта сайлана. Икенче дәрәҗә (1945), Беренче дәрәҗә (1985) Бөек Ватан сугышы орденнары; “Германияне җиңгән өчен”(1945), “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 20 еллыгы”(1966), “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 30 еллыгы”(1976), ), “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 40 еллыгы”(1985), “Совет Армиясе һәм Хәрби Диңгез флотының 30 еллыгы”(1948), “СССР Кораллы Көчләренең 50 еллыгы”(1978), “СССР Кораллы Көчләренең 70 еллыгы”(1988), “Фидакарь хезмәт өчен. В.И.Ленинның тууына 100 еллык уңаеннан (1970) медальләре; “РСФСР Халык мәгарифе отличнигы” күкрәк билгесе белән бүләкләнгән. “ТАССР мәктәпләренең атказанган укытучысы” почетлы исеме бирелгән. 1994 нче елда вафат, Лубян поселогында җирләнгән.

Утны-суны кичкән Буа районы малае Кукмара районының иң матур, иң тылсымлы җиренә килеп урнаша. Вәлиев Әнвәр Абдрахман улы-мәктәбебез горурлыгы. Мәктәптә директор булып эшләү дәверендә ул әле тарих фәнен дә укыта.Әйе, аңа тарих укыту авыр булмый, чөнки ул узе бер тарих дип әйтсәк тә дөрес булыр. Үзенең туган җиргә мәхәббәтен яу кырында күрсәтә, аннан мәктәп укучыларына җиткерә. Әнә шулай, кайда гына эшләсә дә, укучыларның һәм ата-аналарның, авыл халкының хөрмәтен яулый. Төгәл, гадел, тырыш булуы белән хезмәттәшләренә үрнәк булып тора. Чын-чынлап хезмәттә үткән гомер. Бүгенге көндә дә аның укыткан укучылары аны бик сагынып, рәхмәт хисләре белән искә алалар. Тормыш иптәше Гөлбестан Фатих кызы белән алар ике ул, ике кыз үстерәләр. Гөлбестан Фатих кызы – бүгенге көндә безнең арабызда яши. Киләчәк буын балаларының тыныч тормышта яшәүләре өчен көндә дога укый.

Мин дә, миллионнарча кешеләр кебек үк, сугыш теләмим. Кайвакыт уйланам. Хыялым ак аргамактай еракларга оча… Бер минут. Әйтерсең бөтен дөнья елмая: кешеләр дә, кояш та, чәчәкләр дә, бөтен тереклек дөньясы да. Бөтен дөнья тып-тын. Тоташ елмаю. Ә еракта ак каеннар шавы. Әнә ни өчен елмая кешеләр. Димәк, әле алар ишетә! Ишетә! Димәк, күңелләрендә матурлыкны тоя белү, тышкы ялтыравыкны гына түгел, эчке рухи матурлыкны тоя белү сакланып калган. Бер генә минутка дөньядагы барлык кешеләр үзара дуслык җепләре аша бер-берсенә бәйләнгән. Чөнки аларның һәммәсенә дә уртак булган елмаю җир шарында патшалык итә.
Әнә шуңа кушылып, мин дә елмаям. Үзем уйлыйм: чыннан да, әгәр җир шарында бер генә минут тоташ елмаю булса, һәм кешеләр бер үк күренештән елмайсалар, шуннан соң да бер-берсенә «сугыш» дип янарлар идеме икән? Шундый матурлыкны бер секунд эчендә көлгә әйләндерергә, юк итәргә куллары барыр идеме икән? Бер генә минут! Барын да онытыгыз!

Көннәр, еллар бер – бер артлы үтә тора, дөньяга яңа буыннар килә. XX гасырның ишекләрен ябып, яңа гасырда яши башлавыбызга да дистә елга якын вакыт үтеп киткән. Алда – Бөек Җиңүнең 70 еллыгы. Бәйрәмнәрнең иң олысы, иң кадерлесе — әлбәттә, Җиңү бәйрәме. Бу көн халкыбыз күңелендә мәңге онытылмас көн булып уелып кала. Хәзерге вакытта да 9 нчы Май Җиңү көне буларак билгеләп үтелә.

Әмма сугыш хатирәләре, дошманга күкрәк киереп каршы торган, изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган каһарманнар һичкайчан онытылмас. Без алар алдында шушы яхшы, тыныч, тату, бәхетле тормышта яшәвебез өчен бурычлы. Алар күрсәткән батырлык, тиңдәшсез хезмәтләрне бөтен кеше олылый һәм алар тарих битләренә мәңгелеккә кереп калсын иде. Cугыш афәтен, аның китергән фаҗигаләрен экраннарда гына күрик, әдәби китаплардан гына укып белик, беребезгә дә, беркемгә дә моны яңадан кичерергә язмасын.

Дөньялар әле дә тыныч түгел. Җир өстендә туплар, снарядлар ярыла. Халык күпләп кырыла, яшь балалар гомере вакытсыз өзелә. Үлем ачысына түзә алмыйча Җир-Анабыз да ыңгыраша. Ишетәсезме, кешеләр, гасыр бусагасын атлаганда вәхшилеккә юл куела бит?! Бүгенге якты көн туачак нәни сабыйлар хакына сугышта җаннарын биргән корбаннар рухын рәнҗетергә ярамый. Тарих моны бервакытта да гафу итмәс.

Титульный лист

1. Название работы: «Великая Отечественная — одна на всех» («Бөек Ватан сугышы — барыбыз өчен дә бер»)

2. Автор: Вахитова Альфиназ Фоатовна, 16 лет, 10 класс; место жительства: Азнакаевский муниципальный район, с. Тумутук.

3. Полное название образовательного учреждения: Мунициальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа села Тумутук» Азнакаевского муниципального района.

4. Адрес общеобразовательного учреждения: ул. Гагарина, д.1

5. Номер телефона: 8(85592)34388

6. ФИО учителей подготовившего ученика: 1.Вахитова Анфиса Тахировна (учительница истории и обществознания ) 2. Кашапова Фирюза Фирдаусовна (заместитель директора по учебной части)

Эссе.

Бөек Ватан сугышы — барыбыз өчен дә бер

Һәйкәл булып баса җиңүчеләр,

Һәйкәл булып баса батырлар.

Ә батырлар ике тапкыр үлми,

Җирдә алар мәңге балкырлар.

Тарихта тиңе булмаган Бөек Ватан сугышы 1418 көн һәм төн дәвам итте. Илебез халыклары дошманга каршы бердәм күтәрелделәр. Тик ике юл бар: я — үлем, я — җиңү!

Безнең Тымытык авылыннан Ватаныбызны кара фашизмнан азат итүгә барысы 542 кеше киткән. Аларның күбесенә җиңү көнен күрү, туган авылына, балалары, гаиләсе янына әйләнеп кайту насыйп булмаган. Шуларның 266 сы мәңгегә сугыш кырында ятып кала, 276 сы гына исән калып туган җиребезгә кайта. Әйе, җиңү зур корбаннар бәрабәренә килде. Бөек Ватан сугышында Татарстанда яшәгән халыкның уннан бере һәлак булган. Без бүген дә исән ветераннарның дулкынлы сөйләмнәрен, чәчләренә вакытсыз чал кергән аналарның сугыштан кайтмый калган ирләрен, улларын көтеп үксеп-үксеп елауларын ишетәбез. Хатынь авылы набатлары яңгырап, безне кабат-кабат кисәтә: «Сугыш бүтән кабатланмасын!»

Без, укучылар, артта калган шушы вәхшәтле көннәрнең эчтәлеген ныграк аңлау өчен Бөек Ватан сугышында җанын-тәнен биреп фашист илбасарлары белән көрәшкән сугышчылардан, ә хәзерге вакытта ветераннар булган бабаларыбыздан сорашып беләбез. Сугышның ачы хәсрәтләре аларга бик күп кайгы алып килгән һәм алар бу көннәрне искә алганда күз яшьләрсез сөйли алмыйлар. Авылыбызда бары өч ветеран исән. Озак еллар безнең «Авангард» колхозы составында булган якын күрше авыллар — Күк-Тәкә һәм Әгер авылларында бары берәр генә ветеран исән. Без, 5-11 сыйныф укучылыры, барлык ветераннарыбызны Ватанны Саклаучылыр көне һәм Җиңү бәйрәме көне белән һәр ел саен тәбриклибез. Алар белән очрашу, өйләренә барып аларга төрле ярдәм күрсәтү бездә зур кызыксынучанлык, аларга карата зур хөрмәт хисләре уята. Шунысы кызганыч, аларның саны елдан-ел кими. Быелгы очрашуга да аларның бары тик берсе генә килә алды. Сүземне очрашуга килгән Күк-Тәкә авылы ветераны Сайфуллин Самигулла Заһидулла улы турында дәвам итәм. Бүгенге көндә аңа 91 яшь. Җор телле ветераннның сугыш истәлекләрен һәр укучы тын да алмыйча тыңлады. Бераз гына вакыт кече лейтенентлар хәзерләү курсларын үзләштергән курсант 1942 елда сугышка кереп китә. Курск дугасы, Орел, Белгород азат итүләрдә катнаша. 1943 елда ул аягына үтәли пуля ярасы ала. Аның сугыш елларында күргән авырлыклары: янган танк астында ике тәүлек ятуы, көчкә тын алып яткан Заһидулла агай янына ярдәм күрсәтә алырдай тагын бер солдатның килеп чыгуы һәм аны госпитальгә озатырга мөмкинлек туу — аның гомерен саклап кала. Ветеранның батырлыгы Беренче, Икенче, Өченче дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм бик күп медальләр белән билгеләнгән. Ул — фронтовик Сайфуллиннар династиясенең бүгенге көндә исән булган бердәнбер кешесе.

Бөек Ватан сугышының иң кайнар нокталарында булган иң өлкән авылдашбыз — Шарипов Фатыйх Шәрип улы. Сугыш башланган вакытта ул Ленинград өлкәсендә хәрби хезмәттә була. Эстония чигендә беренче тапкыр сугышка керә. Бу сугышта 500 кешелек 546 нчы укчылар полкыннан бары тик 72 кеше генә исән кала. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен ул II дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм Ленинград блокадасы юбилей медальләре белән бүләкләнә.

Авылыбыз ветераны Харрасов Әхмәтриза Харрас улы 1943 елның 3 февраленнән Мәскәү шәһәре янында хәрби өйрәнүләр үтә. Бу вакытта ул Мәскәү кырындагы Коломойский поселыгы кырында каты яралана. Госпитальда дәваланып чыккач, аны Мәскәү хәрби заводына эшкә җибәрәләр. Ул анда 1945 елдга кадәр эшли. 1945-1948 нче елларда сак хезмәтендә хәрби йөкләр озатып йөри. Бу хезмәтендә Әхмәтриза Харрас улы берничә тапкыр Берлинга кадәр бара. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен күп медальләр һәм Почетлы грамоталар белән бүләкләнә.

Авылыбызның өченче Бөек Ватан сугышы ветераны Хакиҗанов Фазылҗан Хәкимҗан улы 1944 елда сугышка китә. Ул Брест, Барановичи, Минск, Гомель шәһәрләрен азат итү сугышларында катнаша. Армиядә 1951 елга кадәр хезмәт итә. Ватан сугышы ордены һәм 18 юбилей медальләре, ТАССР Югары Советы Президиумының Почетлы Грамотасы белән бүләкләнә.

Әгер авылы Бөек Ватан сугышы ветераны Якупов Мөдәррис Вәлиулла улы 1943 елда армиягә хезмәт итәргә алына. 1944 елда фронтка сугышка китә.1945 елда каты яраланып госпитальгә эләгә. Аннан ул бары тик 1946 елда гына туган җиренә әйләнеп кайта. Мөдәррис Вәлиулла улының батырлыгы Ватан сугышы ордены һәм бик күп медальләр белән билгеләнгән.

Менә шундый сугыш елларын үткән безнең авылдашларыбыз. Аларның сугыш истәлекләре һәрчак безнең күңелләрдә сакланыр. Сугыш беркайчан да кабатланмасын. Илебез күге һәрчак аяз булсын.

Безнең авылда Бөек Ватан сугышыннан кайта алмаганнарга һәйкәл куелган. Күбесенең кайда һәлак булуы билгеле булса да, арада хәбәрсез югалучылары да бар. Соңгы вакытта сугышта үлеп калучы һәм хәбәрсез югалучылар турында мәгълүматлар табу мөмкинлеге ачылды. Сугышта һәлак булган һәм хәбәрсез югалганнар язмышына беребез дә битараф булмасак иде. Музейларга куяр өчен документлар эзләп, киләчәк буыннырга сугыш чоры фаҗигасен бөтен тулылыгы белән күрсәтү кирәк. Үткәнне белмәгән халыкның киләчәге юк. Без үзебезнең тарихыбыз белән кызыксынырга, аны өйрәнергә бурычлы. Совет халкының Бөек Ватан сугышындагы тиңдәшсез батырлыгы безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр!Әйе, бар да истә, бернәрсә дә онытылмый. Онытырга хакыбыз юк!

Таш һәйкәлләр җырлый эчтән генә,

Бухенвальд та җырлый, Хатынь да…

Һәйкал җыры —

Батырлыкка гимн —

Мәхәббәт һәм нәфртәт хакында!

Таш һәйкәлләр балкый тыныч кына,

Өйрәнгәннәр алар тынлыкка.

Һәйкәлләргә килик,

Гөлләр куйыйк!

Һәйкәлләрне тыңлыйк тын гына!

Мөхәммәтҗанов

Исмәгыйль Мөхәммәтҗан улы

15 сентябрь 1923  — 26 апрель 1995

 Көн артыннан көн, ел артыннан ел үткәнен сизми дә калып гомер дәфтәренең битләре ачылып, ахыргы буразналарның сызылуын  аңламый да калабыз. Ә кайчандыр шул буразналарны урый-урый, тарих китабының теге яки бу бүлекләрендә урын алучы безгә якын кешеләрнең үткән тормышын, аларның эзләре белән кызыксынабызмы соң без? Ә бит борынгылар белми генә “үткәнен белмәгәннең киләчәге юк” дип әйтмәгәннәрдер. Әлеге гыйбарә белән мин килешеп “киләчәгем өметле минем” дип тулы авызга әйтә алам.

Әйдәгез, әлеге фикернең асылына төшенер өчен тарих битләренә сәяхәткә чыгыйк..

Совет халкының Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгыннан безне бик аз вакыт аерып тора.

    1941 елның 22 июнь иртәсендә фашист Германиясе Советлар союзына каршы басып алу сугышы игълан итте. Бөтен ил халкы олысы-кечесе, ире һәм хатыны фашизмга каршы үлем сугышына күтәрелде. Авылда нигездә хатын-кызлар, балалар, картлар гына калды, хуҗалыкта бөтен авыр эшләрне башкарган ирләр туган җиребезнең азатлыгын саклап, фронтта дошманга каршы сугышлар алып бардылар. Ә тылда калучыларга фронтны азык-төлек, кием-салым  белән тәэмин итү бурычы йөкләнде.

    Бөек  җиңү, Ватан сугышында катнашучыларның батырлыгы һәм тыл хезмәтчәннәренең фидакәрь хезмәте бәрабәренә яуланды. Билгеле, без сугыш чоры балалары түгел. Олы кинолардан күреп, үзебезнең әби-бабаларыбызның, әтиләребезнең сөйләгәннәреннән генә ишетеп беләбез. Хәзер сезне сугышның ачысын-төчесен үз җилкәсендә тотып, 900 тәүлек Ленинград блокадасының серләрен ачкан кеше турында сөйләп китмәкче булам.

    Ул язып калдырган язма китаптан алынмаган, ә сугыш вакытында разведкага киткәндә җиргә күмеп калдыра торган дәфтәр битләреннән…

    Минем бабам Мөхәммәтҗанов Исмәгыйл Мәхәммәтҗанович 1923 елның 15 сентяберендә Иске Рәҗәп авылы (Кузнечиха р-н) хәзерге Спас районында, крестьян гаиләсендә туа.   

Ул 1942 елның 10 гыйнварында уку елының I яртыелы беткәч, мәктәп скәмиясеннән үзе теләп армиягә китә. Киров шәһәрендә ашыгыч хәрби хәзерлек үтеп: винтовка, автомат, миномёт һәм башка төрле хәрби техникалы сугыш кырында, дошманга каршы куллану техникасын өйрәнеп, миномётчиклар булып, 82 нче миномётчиклар ротасы, 2 нче маршевой ботальон составында 4 нче мартта поездга утырып фронтка алып китәләр.

Үзе язып калдырганнардан: Тихвин шәһәренә җиткәндә безне юлда туктатып тревога белән поездан төшерделәр һәм без тулы сугышчан әзерлек белән якындагы бер урманга урнаштык. Боевой задание алып круговой оборона өчен акоплар хәзерләп, шунда урнаштык. Бу урында икенче төнгә кадәр торып, заданияне үтәгәннән соң группаларга бүленеп төньяк-көнбатыш юнәлешенә җәяүләп юлга кузгалдык һәм берничә көннән соң Ладога күленең көньяк-көнчыгышына 12 мартта барып җиттек. Монда без Ленинградттан күчерелүче картлар, балалар һәм карчыклар белән очраштык. Аларның кызганыч төсләренә, өсләренә, хәлләренә карап, үзебезнең сухой поёкларны бүлешеп Ленинградтагы хәлләрне аңладык. Моңарча без Ленинградның блокада да икәнен белми идек әле. Бу хәл солдат һәм командирлар, башка халыклар арасында яшерен сер булып сакланган.

Ачык һавада бер аз ял иткәч яңадан хәрәкәт итү турында инструкцияләр һәм приказлар белән танышкач минамётларны җилкәләргә күтәреп үз группаларыбыз белән юлны дәвам иттек. Ул вакытта Ладога күле аша салынган “тормыш юлы”аша , бик каты буранда немец артелериясе уты астында җәяү хәрәкәт итеп Волховстройга килеп җиттек. Бу юлны, объектны немец гаскәрләре көне-төне артелериядән атып,самолётлардан бомбалар ташлап торалар иде.Волховстройда урманлыкта ял иттек. Алдан бирелгән поекларыбызны төгәлләдек, үзебезнең туйганчы ашавыбызның соңгысы икәнен белмәдек. Команда булгач Ленинградка юл тоттык һәм  көне-төне хәрәкәт итеп  Ленинградка килеп җиттек. Безне бер ярым җимерек тәрәзә һәм ишекләре булмаган берничә катлы таш бинага кертеп урнаштырдылар, аскы этажда ял итәргә йокларга  рөхсәт иттеләр. Ләкин ерак юлдан бик каты арылган булса да йокы дигән нәрсә безнең күзләрдән качты. Бу бинаның өске этажына менеп тәрәзә һәм ишек урыннарыннан шәһәр өстенә карамыйча түзә алмадык. Карасак шәһәрнең өсте йөрәк яргыч караңгы шомлы аваз белән ыңгыраша. Беркая да хәрәкәт сизелми . Биредә исән кеше юктыр кебек сизелә иде. Шәһәргә немец гаскәрләре эре колибрлы орудияләрдән туктаусыз атып, самолётлардан бомбалар ташлап, шартлатып, җимереп  һәм яндырып  торалар.                                                                                                                         Төн булса да фронтның шәһәргә  бик якын икәнлеге һәм шәһәрнең хәле күренеп тора иде. Иртән яктыру белән командования составы безне өске этажга алып менеп якында күренгән Пулков биеклеге, Пушкино шәһәре, Вороньи горы, Калпино һәм башка юнәлештәге күренгән урыннарны ватык тәрәзәдән күрсәтеп, немец гаскәренең шунда урнашканлыгын һәм Ленинград шәһәрен басып алу өчен көне-төне шәһәрне артелериядән атып, самолётлардан бомбага тотып, төрле юнәлешләрдән каты сугышлар алып барганнарын, шәһәр блокада да булып, шәһәрдәге халыкның һәм фронт хәлләрен аңлатып чыкканнан соң, шәһәрне немец илбасарларыннан сакларга, фашистларны Ленинград шәһәре янында юк итәргә дигән приказны укыдылар. Безне яңа пополнение буларак, фронтның алгы линиясендә сугыш алып баручы подразделенияләргә билгеләделәр. Без бер группа яшь солдатлар  минометчик-пулеметчиклар Пулкова биеклегенә туры килдек. Пулкова биеклегенә урнашкан абсирваториягә  бару юлы Москва шоссе, ә ул юл туктаусыз немец гаскәрләре тарафыннан артелерия уты астында тотыла иде. Безне, бу урынны яхшы белүче, озатучы командир ярдәмендә Средне-Рогатка дип аталган үзәнлек аша короткий перебежкалар белән хәрәкәт итеп Пулкова биеклегенә килеп җиттек. Бу вакытта, 15/lll 1942 ел иде, дөнья күләм әһәмияткә ия булган  Пулковская абсерватория һәм гүзәл Пулкова шәһәре җимерек хәлдә иде инде. 1942 елның җәй азагында абсерваториянең монастыренә  безнең гаскәрләрнең күзәтү пункты урнашкан иде. Немец гаскәрләренең ерактан атучы артеллериясеннән туктаусыз рәвештә атып безнең күзәту пунктын юкка чыгардылар. Моннан соң безнең командованиягә дошман гаскәрләре хәрәкәтен, ут ныкталарын күзәтү һәм безнең артеллерия утын дошманга корректлау иде бу дошманга кыенлык китерде булса кирәк.

     Хәтирәләр! Хәтирәләр!.. Бер Разведка тарихы:

     Көннәрнең берсендә 15/IX-1942 елда мине Батальон штабына связной аша чакырдылар. Штаб урнашкан землянкада подполковник, майор һәм өлкән лейтинант бар иде.

      Мин: “ Подполковник, сезнең чакыруыгыз буенча кече сержант Мухаметзянов И. И. килде” — дип рапорт бирдем. Подполковник шуннан соң,  яхшы бирегә утырыгыз дип үз янына чакырды һәм миннән исәнлек-саулык сорашты, өегездә кемнәр бар, әтиегез бармы, кайда, хатлар аласыңмы, биредә күптәнме дип сорашты. Мин, авылда әти һәм 7 бала, әтинең фронтта булуы, үземнең январьдан армия сафларында хезмәт итүемне һәм хат килүен әйттем. Ул моннан соң: “ Яхшы сез биредә старый служак кадровый икәнсез. Сезгә биредә фронт обьектларының күбесе таныш, бик яхшы” — дип хуплап куйды. Передовой Линиянең картасын алды да дошман белән үзебезнең як сызык линияләрен күрсәтте һәм 1-2-3 азимутларны билгеләде. Картадан яхшылап караганнан соң бу урыннарны яңадан күренә торган урыннан бинокольдән таныштырырбыз диде. “Үзегез белән булган язу-сызу , кәгазь документларыгызны, сәгать һәм башка әйберләрегезне биредә калдырыгыз, автомат, патроннар һәм гранаталар кирәк кадәр аласыз.  Өлкән лейтинант, сез бер сопёр белән үзебезнең мина кыры аша үтәргә ярдәм итәсез. Эшне 16 сәг. башларга” — дип әмер бирде.

      “Күрәсезме менә ике кустарник. Бу сезнең урнашып дошманның  энәсеннән җебенә кадәр күзәтү урыны. Сезнең бурычыгыз үзебезнең миналар куелган кырны зарарланмыйча саклык белән үтәргә. Дошман объектына җитеп алардагы загромождениене  һәм мина кырын саклык белән дошманга сиздермичә караңгылана башлагач үтәргә һәм үзегезнең билгеләнгән урынга урнашырга. Дошманның  ут нокталарын  санап , нинди орудияләрдән, кораллардан атуларын, хәрәкәт итү вакытын бик яхшы итеп күзәтергә. Сине дошман сизгән очракта да башлап ут ачмаска, тереләтә бирелмәскә. Без сезне биредә һәр минут күзәтүдә тотабыз. Соравыгыз бармы”- дип сорады һәм бурычларны кабатлатты. Кирәк булган очракта ут белән ярдәм итәрбез. Уңышлар теләп  мине озата чыкты.

    Ял итеп алганнан соң, өлкән  лейтенант белән  бер сапер  миңа үзебезнең траншеядан чыгып  куе саргаеп кипкән үләннәр арасыннан  беразрак билгеле булган эз салынган урынга җиттек. Шул урыннан миналар алынды дип миңа аңлаттылар һәм хәерле юл  теләп калдылар.  Мин бик саклык белән  үзебезнең мина кырын үттем, нейтраль зонага чыктым. Хәзер минем өстән безнең яктан дошманга аткан, дошманның безнең алгы линиягә аткан пулялары сызгырып үтәләр. Теләсә инди пуля яки снаряд миңа төшү куркынычы артта. Шундый хәлдә нейтраль зонаны бик саклык белән үтеп, немецның алгы сызыгына, загромождениясенә һәм миналар кырына җиттем. Бу бик хәтәр участокны да саклык белән үтеп үземнең билгеләнгән урынга караңгы төшкәндәрәк килеп җиттем. Немецларның ут нокталары эшен, хәрәкәтен күзәтә башладым. Караңгы төшкәч  немецлар тагын да ут хәрәкәтен арттыра башладылар. Яңадан-яңа ут нокталары ачылды. Пуля яңгыры минем өстемнән үтеп-үтеп ала. 1нче азимуттан эре колибрлы пулемёт ата, 2нче азимут тынычлык саклый, 3нче азимутта автоматчик утыра. Калган урыннарда ерактан чиратлашкан сыман автомат, пулемётлардан дошман атып тора. Шул чак сәгать 9 ларда Пушкино шәһәренә акрын гына товарный поезд килгән тавыш һәм свисток тавышы ишетелде. Бераздан соң вагон ишекләре ачылган тавышлар һәм үзара немец телендә сөйләшкән тавышлар ишетелде. Вакыт-вакыт нәрсәдер авыр булган әйберләр бушаткан тавышлар  ишетелде. Бу инде, минем аңлавымча, немецлар корал, снаряд һәм башка сугыш кирәк-яраклары бушатулары иде. Миңа бу тавышларны тыңлап торып алдагы линияне онытып та җибәрергә мөмкин иде. Ләкин немецларның безнең алгы линияне куркуларыннан тәртипсез рәвештә атып торулары миңа сак булырга кирәклекне истән чыгармады.

     Шулай алдагы линияне тоңлап, күзәтә торып төн урталары үтте. Яктыра башлагач  немецлар вагоннарын бушатып бетерделәр булса кирәк ишекләрен яптылар. Паровозга җан керде “туп-туп” итеп “чатыр-чытыр” тавышлар чыгарып составны кузгалтты һәм саубуллашкан кебек ачы сызгыру биреп китеп барды.

     Күзәтүне яңа урыннан дәвам итәм. Әллә минем турында оныттылармы дип уйлап та алам. Инде хәзер соң, бу җирдән чыгу тагын да куркыныч.  Немецлар атып тора һәм сизеп алып пленга алулары ихтимал. Хәзер сигнал булмас дип күзәтүне дәвам итәм.

     Төн үтеп бара, таң ата. Пушкино ягыннан салкынча таң җиле исә. Ул үзенең көзге суыгын сиздереп тәннәрне чемердәтеп ала, куллар күкле-яшеллегә әйләнеп кызышкан кебек була. Шул чак урман өстеннән немецлар ягыннан  немец самолёты безнең  алгы сызыкны күзәтеп үтеп килеп чыкты. Үзеннән ниндидер ике нәрсә тешереп калдырды һәм борылып урман артына югалды. Әлеге әйберләр шар булып җил уңаена безнең якка хәрәкәт итә башладылар. Бу шарлар  немец пропогандасы листовкалары иде. Алар үзләренең балык, тавыклар ашап төшкән фото рәсемнәрен ясап, безнең гаскәрләргә һәм Ленинград халкына: “Бирелегез – сез инде ачка үләсез бит” — дип язган листовкалар парашюты иде. Бу парашютның берсен нейтраль зонага җитү белән безнең зенит пулеметчиклары атып яндырдылар. Ә икенчесе алгарак очты. Миңа аны күзәтү җайсыз иде. Анысын да атып төшергәннәрдер.

     Немецлар үзләренең ут нокталарыннан безнең алгы линиягә атып торалар. Миңа чыгу өчен сигнал булу вакыты җитте. Ләкин сигнальный ракеталар юк. Кояш горизонттан күтәрелә башлады. Бу күзәтү урыныннан мин икенче күзәтү урынына күчтем, күзәтүне дәвам итү уңай булыр дип.

     Менә инде немецлар хәрәкәткә килделәр. Ялдагылары булды булсы кирәк, сөйләштеләр, көлештеләр, команда тавышлары ишетеде һәм группалап Пушкино ягына таба хәрәкәт иттеләр.

     Озак та үтмәде болар завтрак алып кайттылар. Тирә-якка татлы аш исе таралды, тамак төпләре кытыклый. Мондый исне инде без күптән сизгән юк иде. Чөнки без бу вакытта көнгә бер мәртәбә 300 грамм, шырпы тартмасыннан бик аз зур, кибәк, агач опилкасы һәм башка нәрсәдер кушып укмаштырган ипи , иртән һәм кичен бәрәңге суына берәр кашык көрпә салынган аш ала идек. Ә Ленинград халкына шуның ярты нормасы туры килгәндер. Шулай да без үзебезнең җиңәчәгебезне бик нык ышана идек,безнең белән ил, зур җир иде. 

     Немецларның завтраклары тәмамланды булса кирәк. Команда тавышлары яңгырый, проверка бара һәм группалап Пушкино юнәлешенә хәрәкәт итә башладылар. Ә ут нокталарыннан безнең подразделенияләр урнашкан юнәлешкә пулеметлардан аталар. Пушкино шәһәреннән көньякка урман эченнән еракка атучы эре колибрлы орудиядән ике урыннан Ленинград шәһәренә берничә залптан аттылар. 1нче һәм 2нче азимут арасында минаметтан  безнең алгы линиягә 3 залп биреп аттылар. Озак та үтмәде немец солдатлары иң башларына ящиклар күтәреп үзләре урнашкан блиндаж окопка, икенче азимутка снаряд, патрон, мина һәм башка кораллар , продуктлар ташый башладылар. Яшь солдатлар патрон, консерва һәм башка продуктлар тутырылган ящикларны иң башларыннан гөрселдәтеп кенә төшерәләр, ә снаряд, граната, мина кебек нәрсәләр тутырылган ящикларны җиргә акрынлап кына куялар.

    Боеприпасларны, продукталарны ташу эше көн уртасына кадәр дәвам итте. Ә огневой точкалар үзләренең заданияләрен — җимерү эшләрен, чиратлашып дәвам иттерделәр.

    Соңгы немец солдатлары үзләре белән термосларда ашамлык алып кайтып, минем ач карынны кытыклаучы татлы аш исе чыгарып, обедларын ашадылар. Обед ашар алдыннан немецлар урманга урнашкан орудияләреннән Ленинградка залп биреп аттылар, ә 6 көпшәле минометлары да алардан калышмыйча безнең алгы линиягә ут ачтылар.

    Көн уртасы үтеп бара, ә мин көткән сигнал ракеталары күренми. Мин төрле уйларга чумып, күзәтү эшен дәвам итәм. Шул чак, бу урынга хас булмаган музыка тавышы яңгыратып,  немецларның алгы сызыгында бер солдат пәйдә булды. Ул муенына автомат аскан, ә кулына ниндидер әйбер тоткан. Үзе үләнгә чума аннан калкып авызына губная гармошкасын куеп сызгырта һәм тагы үләннәр арасына югала.

   Ленинград өлкәсендә болыннарда брусника, мүк җиләге күп. Әллә нинди уйлар, фикерләр үтте: әллә бу җиләк җыярга чыккан солдатмы, әллә мине күзәтеп эләктерергә җыенучы группаның бер солдатымы дигән бик күп төрле уйлар үтә һәм үзем монардан ничек качарга дип уйлыйм. Инде миңа нишләргә? Кире чыгаргамы, я исә сигнал көтәргәме?  Вакыт бик аз, нишләргә, үзеңә хәл итәргә…

    Мин бу заданияне уңышлы үтәп беренче тапкыр яраланып үземнең подразделениягә кайттым. Кирәкле заданияләрне подполковникка  сөйләдем. Икенче көнне без дошманга каршы каты оборона сугышы  ачтык.

    1941-1945 елда барган Бөек Ватан сугышында немец Ленинград шәһәрен кулга төшерә алмагач, үзләренең мәкерле планнары буенча Ленинград шәһәрен август ахыры сентябрь башларына бөтен яклап камап алдылар. Аларның бу планнары буенча Ленинград халкын һәм шәһәрне саклаучы гаскәрләрне блокадага алып, шәһәргә корал һәм продукта кертмичә, андагы бөтен ресурсларны самолеттан бомбит итеп, яндырып, халкын һәм гаскәрне ачлыкка дучар итеп, үтереп бетереп, хәлсезләндереп, соңыннан марш белән барабан сугып шәһәрне алу  иде. Ләкин Ленинградны саклаучы гаскәрләр һәм ач, ялангач халык: яше-карты, бала-чагасы блокада вакытында үзләренә төшкән бөтен авырлыкларга түзделәр.

    Сугыш тәмамлана бабам туган авылына кайта. Фронтовой дуслары белән соңгы көненә хәтле  элемтәдә тора, алар белән хат алыша. Менә алар:

Ященко Иван Иванович Казан шәһәрендә яши, ул бабам үлгәч тә әле  гаиләгә хатлар, бәйрәм котлауларын җибәреп торган. Аның үзе язган  китап, брашуралары бар. Шуның берсен безгә дә салган булган.

Гусев Н.И – лейтенант, командир штабной роты.

Шаметко Д.П – стар. Лейтенант командир радиовзвода.

Орлов В.И. – инженер лейтенант.

Журавлев И.А. – оператор взвода 26 ГИАП.

Лознер Б.М. һәм хатыны Лознер Мария – военврач взвода. Һәм башкалар.

   Казанга берничә очрашуга барды. Ленинградка очрашуга әзерләнде, ләкин өлгермәде, исәнлеге какшау нәтиҗәсендә бара алмады.   

Кыскача бабамның үткән сугыш юлы.

    15/lll 1942 елны 189 укчы дивизиясенең 6 нчы полкы 4 нче ротасында  пулемётчик-автоматчик булып Пулково биеклегендә төрле юнәлешләрдә разведкага барган, оборона сугышларында  катнашкан.

    Шушы ук дивизие составында Ленинград блокадасын өзүдә катнашкан. 1943 нче елның 13 гыйнварында Ленинград блокадасын өзүдә булган сугышта каты яраланган. Госпитальдә дәваланып чыкканнан соң 72 КЗРБ-ВНОС (Краснознаменный радио ботальон) составында 152 нче взводта командир булып билгеләнә.

    Әлеге сугыш елларындагы 900 тәүлек блокаданың 750 тәүлеген алдагы фронт линиясендә сугыша. 3 тапкыр яралана.

     20 гыйнвар 1945 елда 26 ГИАП (Гвардейский истрибительный авиационный полк) составында радист оператор булып Таллин, Рига, Нарва, Выборг шәһәрләрен азат итү сугышларында катнаша.

Сугыш беткәч.

    4 ел хәрәкәттәге Совет Армиясе подразделенияләрендә йөреп 1946 елның гыйнварендә туган җиренә кайта. Сугыштан соң илне аякка бастыру хезмәт фронтында эшли башлый. 1950 елдан 1983 елга кадәр 33 ел Иске Рәҗәп мәктәбендә эшләгән. Башта  счетовод Һәм бухгалтер, аннан соң 1958  елдан хезмәт дәресләре укытучысы булып эшли башлаган. 1956-57 уку елында экстренно унынчы классны тәмамлый шул ук мәктәптә.  1961 елны Казанда ТИУУ да 4 айлык хезмәт укытучыларын әзерләү курсларын тәмамлый. 1983 елга кадәр ,пенсиягә чыкканчы, хезмәт укытучысы булып эшли. Эшләү дәверендә дирекциядән 8 мактау грамотасы, Райком профсоюзы, РОНО грамоталары – 8.

   Дәү әнием Зөһрә белән кавышып гаилә коралар. Дәү әнием  мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. 4 бала үстерәләр. Олы кызлары Зөлфия апа белән Динә апа алар юлын сайлый – Казан педагогия институтын тәмамлап балаларга математика серенә төшенергә ярдәм итәләр. Кече кызлары Фирдәвес апа шәфкать туташы. Бердән-бер малайлары, ул минем әти, Казан сельхоз академиясен инженерлык бүлеген тәмамлап авыл хуҗалыгында инженер булып эшли.

    Алар икесе дә бик гадел, үз кул көчләре белән көн күрүче эш сөючән, уңган,эшне җиренә җиткереп башкаручы, олы ихтирамга лаеклы кешеләр булдылар. Хәзер инде алар икесе дә вафат. Аларның гүрләре нурлы, рухлары тыныч булсын.

      Түбәндәге наградалар белән бүләкләнә. 

  1. . Медаль “За боевые заслуги”.    

2. Медаль “За оборону Ленинграда”.

3. Медаль “За победу под Германией 1941-1945”.

4. За доблестный труд 100 летия со дня рождения В. И. Ленина.

5. 20 лет Победы в ВОВ (Великая Отечественная война).

6. 25 лет Победы в ВОВ.

7. 30 лет Победы под Германией

8. 50 лет Вооружённых сил СССР.

9. 60 лет Вооружённых сил СССР.

10. За доблесть и отвагу ВОВ.

11. За доблестный добросовестный труд (ветеран труда).

12. 40 лет Победы в ВОВ.

13. 50 лет Победы в ВОВ.

Мухаметзянов Ильназ,

Ученик 6 класса

Иске — Рязяпской средней

общеобразовательной школы

Спасский район, с. Иске-Рязап, 

Дәһшәтле сугыш еллары бер авылны да читләтеп үтмәгән. Дүрт елга сузылган сугыш һәрбер гаиләгә кайгы китергән. Бер гаиләдән дүртәр ир-егет сугыш кырларында ятып кала. Ә минем бабам Каюм Кәлимуллинга сугыш кырларыннан әйләнеп кайту насыйп була.

Ул 1915 елда крестьян гаиләсендә туа. Сугышка кадәр үк, колхозлашу чорында ук инде авылга беренче кайткан машинада шофер булып эшләгән. Ул машина МТС ( машина-трактор станиясе) карамагында булган. Сугыш җилләре безнең гаиләгә беренче көннәрдән үк авыр хезмәт белән килеп кагылган.  Ә 1941 елда бабам сугышка чыгып китә. Сугышның беренче көннәреннән үк генерал-лейтенант В.И. Чуйковның шоферы булып хезмәт итә.


 

1942 елның сентябрендә В.И. Чуйков 62 нче гвардия армиясе командующие итеп билгеләнгәч, ул бабамны да сорап үзе белән ала. 62 нче гвардия армиясе үзенең данлы сугышчан юлын Сталинград өчен барган сугышларда башлый һәм Берлинга кадәр барып җитә. Һәм бу дәһшәтле юллар буйлап батып полководец Чуйков белән бергә аның шоферы, гвардия старшинасы Калимуллин да үтә.

Сугыштан соңгы чорда Советлар Союзы Герое Маршал В.И. Чуйков «Юл башы» ( «Начало пути») дигән хәрби мемуарлар китабында үзенең шоферы Каюм Кәлимуллинның исемен алты урында телгә ала.

Ә иң истәлеклесе 61 елдан соң гаилә архивыннан табылган бабама бирелгән отпускной билет, № 45266 часть командиры Чуйков 1945. 20 XII.-1946.4.II. гә кадәр 45 көнгә бабамга СССР га кайту өчен кыска сроклы ял бирә.

Совет гаскәренең Германиядәге оккупация группасында бабаемга  сугыштан соң бире китәргә дип сөйләшенә. Генерал аны үз янына чакырып көтеп кала.Мин Каюм бабаем белән бик горурланам.

#
29 октября 2015 в 19:50

0

Камилла Юнусова
#
29 октября 2015 в 20:33

0

Минем дэ бабам сугышта булган. Молодец, матур язгансын!

Раиль Султанов
#
29 ноября 2015 в 18:55

0

очень интересная информация …

Елисей Смелов
#
9 ноября 2015 в 19:43

0

Очень интересная статья. Ты — молодец!!!

0
#
13 ноября 2015 в 12:29

0

Я по-татарски пока мало понимаю, но по фотографиям всё понял

Максим Агафетов
#
29 ноября 2015 в 21:14

0

Мой прадед тоже воевал. Спасибо нашим героям!

Ильнар Зайдуллин
#
1 декабря 2015 в 16:17

0

Минем дә карт бабаларым БВС катнашканнар.

Зарина Саитова
#
7 декабря 2015 в 10:32

0

мондый бабай белэн горурланырлык!

Камиль Шарипов
#
9 декабря 2015 в 15:18

0

Очень интересно было читать, молодец!

1941 елның матур җәе. Кырларда күкрәп игеннәр үсә. Авыл халкы, куанып, шатланып, сабан туена әзерләнә. Бөтен җиргә кара кайгы алып киләчәк сугыш, нәкъ шушы вакытта башлана.

Үлем турында уйлама,
Илең турында уйла,
Илең турында уйласаң,
Гомерең озын була.

Фатих Кәрим

Ямьле язлар белән бергә җир йөзенә Бөек Җиңү көне килә. Бу көнне, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, шатлыклы күз яшьләре белән каршы алалар. Аларның оныклары — без дә бу көнне нәкъ шулай каршы алабыз. Күңелләрне шатландырып, хатирәләрне яңартып быел Җиңү көненең 74 нче язын каршылыйбыз.

Мин үзем дә, әти — әнием дә сугыш чорын күрмәдек. Бу канкойгыч сугыш турында ишетеп кенә беләбез. Сугыш дип әйтүгә, минем күз алдыма җимерелгән йортлар, актарылып беткән болыннар, ятим балалар килеп баса. Әйе, рәхимсез сугыш илебез халкына әйтеп бетергесез кайгы — хәсрәт китерә.

Кешелек дөньясына кайгы — хәсрәт китергән Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 75 ел вакыт узса да, аның ачы кайтавазы әле бүген дә үзен сиздереп тора. Гомерендә бер мәртәбә дә авыз тутырып “әти” дип әйтә алмаган балалар, хәзер инде үзләре әби-бабай яшендә, канлы ут эчендә йөргән чал ветераннарыбызның да саны елдан — ел сирәгәя бара. Бөек Җиңү көнендә аларның моңсу йөзләрендә һәрчак яшь тамчылары ялтырый.

Утлар, сулар кичкән шундый ветераннарның арасында минем ике дәү бабам – әтиемнең бабасы Сәмигуллин Һидиятулла Вәли улы һәм әниемнең бабасы Сәмигуллин Газиз Сәмигулла улы. “Бабам үзең турында, Бөек Ватан сугышы еллары турында сөйлә әле” — дип сораша башласаң, ул авыр сулап куя иде.

1941 елның матур җәе. Кырларда күкрәп игеннәр үсә. Авыл халкы, куанып, шатланып, сабан туена әзерләнә. Бөтен җиргә кара кайгы алып киләчәк сугыш, нәкъ шушы вакытта башлана. Авылның уңган ирләрен, буй җиткән егетләрен, шул көннән үк сугышка ала башлыйлар. Колхозның төп эшчеләре булып, үсмер кызлар, үсмер малайлар кала

Минем Һидиятулла бабай 1926 елда Хәсәншаех авылында туа. 1943 елда сугышка алына. Карпат алды фронтларында сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Румыния, Венгрияне азат итүдә катнаша. 1950 елда демобилизацияләнә.

Бөек Җиңүнең 20, 30, 40, 50, 60 еллыгы юбилей медальләре белән бүләкләнә. Бөек Ватан сугышы 2 дәрәҗә ордены бирелә. Сугыштан соң МВД системасында эшли.

Минем Газиз бабай Балтач районының Шода авылында туа. Шунда үсә, өйләнә, гаилә кора.

Жәйнең матур көннәренең берсендә минем дәү бабайга да сугышка дигән хәбәр килә. Дүрт көннән ул гаиләсен калдырып сугышка китә. Бабам сөйләгәннәрдән: “Военкоматтан киткәч, аларны вагоннарга утыртып алып китәләр. Дәү бабай кая барганнарын, ни булачагын белми. 2-3 көн барганнан соң, поезд туктап кала. Немецлар ике яклап бомбить итә башлыйлар.Яралы кешеләрне госпитальга алып китәләр, ә калганнар урман буйлап җәяүләп китәләр. Кирәкле урынга барып җиткәч, солдатларга окоп казырга дигән приказ бирелә. Бер-бер артлы йөзләгән бомбалар төшә, йортлар җимерелә, бик күп кешеләр һәлак була.” Минем дәү бабайда каты яралана. Аны Горький шәһәрендәге госпитальга алып китәләр. Ул анда 6-7 ай ята. Аннан чыккач, аны кайтарып җибәрәләр. Авылда аны бригадир итеп куялар.

Кызганыч, минем ике дәү бабам да вафат инде… .

Алар кебек бик күпләр Ватаннары өчен үзләренең гомерләрен дә кызганмыйча, авыр сугышны җиңеп, дөньяны зур афәттән коткарып, туган илебез бәхетле тормышта яшәсен өчен үзләренең көчләрен кызганмадылар. Җиңүгә юл озын һәм авыр булды. Сугышчылар соңгы сулышына кадәр изге антларына тугры калдылар, намусларына тап төшермичә, азатлыкны буарга ирек бирмәделәр һәм халкыбызны коллыктан саклап калдылар.

Күпме бәла – каза китергән, кеше гомерен өзгән, кайгылы хәбәрләр китергән бу афәтле, дәһшәтле, канкойгыч сугышны безгә мәңге онытырга ярамый. Шулай ук, сугыш һәм тыл ветераннарын да… Без алар алдында шушы яхшы, тыныч, тату, бәхетле тормышта яшәвебез өчен бурычлы.

Җиңү көне – яшьле күзләр бәйрәме ул. Җиңү көне безнең өчен һәрвакыт горурлык, сугышчан дан һәм батырлык символы ул. Еллар, ил – көннәр имин һәм тыныч булсын! Җиңү көннәре безнең хәтердә шулай мәңге сакланыр.

Сәмигуллин Җәмил

Балтач гимназиясенең

2 А класс укучысы.

Фото: Сәмигуллин Җәмил гаиләсе архивыннан
 

Реклама

Дәһшәтле сугыш еллары тарихта калды… Ата-бабаларыбызның батырлыклары һәрвакыт истә, каһарман геройларыбыз күңел түрендә! “Ялкын” редакциясе Бөек Ватан сугышы еллары белән бәйле гыйбрәтле фактларны туплады.

Чик буе сугышлары
22.06.1941-30.06.1941

1941 ел. 22 июнь таңы. Бу көнне, бу датаны белмәүче юктыр. Таң атып килгән мәлдә куркыныч төшләрдә генә була торган күренеш – чик буе тимерчыбыкларын кисеп, көймәләрдә елгаларны кичеп, илебезнең чикләрен атлап керүче дошман гаскәрләре. Советлар Союзы, күпсанлы кисәтүләргә карамастан, Германиянең мондый адымына әзер булмый. Бер атна эчендә Гитлер гаскәрләре Балтыйк буе илләренең бер өлешен, Украина, Белоруссиянең шактый территориясен басып ала, Молдавия кырларында сугышлар башлана.

Германия самолетларының күпсанлы бомбардировкалары һәм диверсия төркемнәренең эшчәнлеге сәбәпле СССР армиясе тулысынча диярлек элемтәсез кала, күпсанлы самолет, танк, пушка, машиналар яндырыла, дистә меңләгән шәхси состав юкка чыгарыла. Сугышның беренче атнасын бер сүз белән тасвирлаганда «шок» дип атарга була. Дошманның актив гамәлләренә әзер булмаган хәрбиләрнең күбесе көрәшү турында хәтта уйларга да өлгерми кала, ә югалып калмаганнар гитлерчыларның көче, яхшы коралланган, яхшы әзерлекле булуларына каршы тора алмыйлар. Шулай да аерым бер каһарманнар бөтен Европаны диярлек яулап алган «кара дулкыннарны» туктатырга, аларның яу тизлеген акрынайтырга көч һәм кыюлык табалар.

Брест кирмәнен яклау, Белосток-Минск сугышы, Дубно-Луцк-Броды өчен көрәш – сугышның башлангыч аккордлары минор була. Меңәрләгән танк һәм самолет, йөзләрчә мең кеше – сугышның беренче атнасы коточкыч тәмамлана – гитлерчылар 500 км дан артык араны узып, СССРның шактый территориясен утка, канга күмәләр, юкка чыгарылмаган совет гаскәриләре артка чигенергә мәҗбүр була. Алда әле 4 кара ел барлыгын берәү дә күз алдына китерә дә алмый бу вакытта.

Кирмән батыр
Петр Михайлович Гаврилов

Питрәч районы Әлбәдән авылы. Сугыш беткәнгә әле берничә ел гына. Киң җилкәле, киң кашлы, ачык карашлы ир-егет моңаеп юл буендагы ташта утыра. Кичә эшкә керәм, дип барып караган иде – алмадылар, кантур ишегеннән чыгып барганда бер явызы почмак артыннан гына аркасына бәрәңге атып калды. Ә ул бит шундый сагынып кайткан иде Әлбәдәнне. Балачак Әлбәдәнен…

… Авыл читендәге землянкада яшәве бер дә җиңел түгел. Әтисен белми дә – ул сабый вакытта ук үлеп киткән. Әнисенең ят, хәллерәк кешеләрнең кереннән юудан башы чыкканы юк – нишләтәсең, энесе белән икесе һава ашап тормыйлар, ризыкны тап та тор.

Шулай да әнисенең берүзенә бик кыен – Петрга 14 яшь тулу белән ул акча эшләргә Казанга чыгып китә. 4 сыйныф белеме булган малайны кем юньле эшкә алсын инде – капчык, әрҗәләр бушатып, урам себереп, нинди кара авыр эш бар, шуңа тотынып көн итәргә мәҗбүр була Петя. Бик авыр вакытлар.

Чик буе сугышларының иң билгеле, иң кискен вакыйгасы – Брест кирмәнен яклау. Инде ничәнче көн тоташтан күктән бомбалар явып тора. Аларның өстән сызгырып җиргә коточкыч шартлау белән бәрелүләре җанны өтеп ала. «Түзәргә… һичшиксез түзәргә», – дигән уй майор Петр Гавриловның башыннан китми, аның өчен хәзер кирмән ныгытмалары – Әлбәдән йортлары, аларның ярымҗимерек землянкасы, әнисенең кайгырулы йөзе.

Госпитальгә алып килгән аңсыз, йөзләре караеп, корымга батып, киемнәре янып-ертылып беткән, хәтта бер кашык суны йотарга да хәле булмаган бу кешенең әле бер сәгать элек ныгытманы берүзе саклавына табиблар ышана да алмый. Алҗулы мәртендә туган авылына кайтып, әнисен кочаклаган, булачак Советлар Союзы герое Петр Михайлович Гаврилов алда әле 4 ел тоткынлык, лагерьлар, 16 ел туган илендә кырын караулар көткәнен белми. Ул әле генә үз бурычын үтәде. Петр Гаврилов – тоткынлыкка эләккән соңгы Брест кирмәне сакчысы.

Ленинград блокадасы
8.09.1941-27.01.1944

Сугыш әле башланган гына кебек – инде менә Ленинградта да ату тавышлары ишетелә башлады. Снарядлар хәтта шәһәр урамнарында, фатир эчләрендә шартлый. Дошман көчле, дошман якыная. Шәһәргә таба һөҗүм башланып, ике ай узуга кешеләр сөйләшүендә куркыныч сүз барлыкка килә – камап алу, блокада. Шәһәр белән элемтә тулысынча диярлек өзелә. Бердәнбер «зур җир» белән багланыш каналы – Ладога күле, ләкин анысын да дошман ядрәләре саклый.

Ленинградлыларны тезләндерүне озакка сузырга теләмәгән Гитлер шәһәргә күләмле авиация көчләрен ташларга, шәһәрне бертуктаусыз артиллерия утына тотарга боерык бирә. Беренчеләрдән булып Ленинградның төп азык-төлек запасы сакланган Бадаев складларына эләгә дошман йодрыгы – шәһәр урамнары буйлап уттан эрегән шикәр елгалары агып, җиргә сеңә. Сугышка җитәрлек ризык запасы белән кергән СССРның төньяк башкаласында ачлык башлана. Азык-төлек паекларының кимүе, беркайчан да күрелмәгән зәһәр кыш (1941-1942 еллар кышы Ленинградта 178 көн дәвам итә – ярты ел!), электроэнергиянең кимүе, ә соңыннан бөтенләй бирелми башлавы (өйләрдә ут юк, шәһәрдә трамвай-троллейбуслар йөрми), фатирларда җылылык, су булмавы – шәһәрлеләр өлешенә тигән афәтләрнең бер өлеше генә.

 

Бөтен сугышлар тарихында да иң аянычы – гади халык кырылуы. Ә аянычлылардан да аянычы – балалар үлеме. Ленинград тарихы боларны дөньяның теләсә кайсы шәһәренә караганда күбрәк күргән. Америкалы сәяси фәлсәфәче Майкл Уолцер әйтүенчә, «Ленинград камалышында җыеп алганда Гамбург, Дрезден, Токио, Хиросима һәм Нагасаки тәмугларында һәлак булган гади халыкка караганда күбрәк кеше үлгән».

Саннар сүзләргә караганда үтемлерәк:

872 көн

1 413 000 һәлак булучы

3%ы – артиллерия уты һәм бомбалардан,

97%ы – ачлыктан.

57,6% ленинградлы камалыш вакытында һәлак була.

Нәни блокадачылар

Ленинград блокадасы барышында каһарманнар бихисап. Коточкыч шартларда исән калу – ул инде үзеннән-үзе каһарманлык бит. Савичевлар гаиләсенең аянычлы язмышыннан бөтен дөнья хәбәрдар. Ә күпме тагын шундый Савичевлар булгандыр Ленинградта?!

Блокада башланган вакытка олылар белән бергә шәһәрдә 400 меңгә якын сабый кала. Блокадачылар дигәндә без аларны, әлбәттә, онытмаска тиешбез. Кечкенә каһарманнар зурлар белән беррәттән завод-фабрикаларда эшләгән, яндыручы бомбалардан йортларны саклаган, олыларга бар эштә дә булышкан, госпитальләрдә яралы солдатларны тәрбияләгән.

1942 елның 23 мае. Балалар бакчасына йөрүче Шурик Игнатьев тырыша-тырыша рәсем ясап утыра. Тәрбияче апа аның рәсемен күргәч, аптырап та кала хәтта – ап-ак биттә чуар сырлар һәм сырлар уртасындагы бәләкәй түгәрәктән башка берни булмый. «Ни аңлата бу?» – дигән сорауга сабый: «Апа, сугыш бу. Ә уртада булка. Башка берни белмим», – дип җавап кайтара.

Блокада вакытында мәктәпләрдә уку-укыту туктатылмаган. Күп уку йортларының ябылуына карамастан, Ленинградның 39 мәктәбендә дәресләр барган. Бүлмәләрдә – ике-өч градус салкын, балалар өсләреннән, башларыннан салмыйча укытучыны тыңлыйлар. Язып барырга мөмкинлек юк – куллар туңа, хәл җитми, каралар ката. Шуңа күрә укытучы апа сөйли генә. Кызык сөйли – күпне күргән балаларның игътибарын икенче төрле җәлеп итеп булмый. Дәресләрне 25 минуттан ары алып барырга мөмкинлек юк – бар да алҗый. 1941-42 елның зәһәр кышында мәктәпкә йөргән балаларны хөрмәт белән «кышлаучылар» дип атап йөрткәннәр.

15 мең бала «Ленинградны саклаган өчен» медале белән бүләкләнә. Блокада балалары – балачаксыз балалар. Алар инде беркайчан да олыгая да, үсә дә алмый. Метроном тавышын ишетмичә аларның күңеле тыныч түгел. Һәм алар белә: дөньядагы иң тәмле, иң кыйммәтле әйбер – кара ипи.

Мәскәү өчен сугыш
30.09.1941-20.04.1942

Илнең төньяк башкаласы артыннан беренче, төп башкаланың чираты да килеп җитә. СССРның иң зур, иң абруйлы шәһәре – Гитлер өчен кыйммәтле ташка тиң. Национал-социализмның (Гитлерның идеологиясе нәкъ менә шулай аталган) таҗында бу таш, һичшиксез, урын алырга тиеш. Советлар Союзын бик тиз арада тезләндерү максатыннан башкарылган «Барбаросса» яулап алу планы Мәскәүне кулга төшерүне үзенең төп бурычы итеп куя.

Мәскәү өчен сугышны ике этапка бүлеп карау дөрес. Беренче этапта совет армиясе башкаланы дошманга бирдертмәү өчен бар көчен, бар осталыгын, бар ресурсларын эшкә җигеп стационар корылмалар, ныгытылган позицияләрдә саклану сугышы алып барган булса, икенче этапта инде бераз хәл туплаган гаскәр немецларны Мәскәүдән мөмкин кадәр ераграк куырга тырыша.

Беренче этап барышында гитлерчыларның һөҗүме бик көчле була, хәрби вәзгыять үтә кискенләшә. Дошман аерым бер позицияләрдә фронт линиясен өзеп, башкалага максималь якын килә. Нәкъ менә шушы вакытта (1941 елның октябрь-декабрь айлары) планлаштырылган гамәлләргә халыкның, җитәкчеләрнең паникасы кушыла. Планлаштырылган гамәлләр дигәндә завод-фабрика, фәнни оешмаларның, җитәкчелекнең эвакуациясе, дошманга калдырмас өчен шәһәрне мөмкин кадәр юк итү күздә тотылган. Ләкин шәһәрлеләргә алдан әйтеп куймау сәбәпле Мәскәүдә паника, халыкның башкаладан качуы башлана. Ике-өч ай эчендә Мәскәү халкы сан ягыннан 4,5 млн.нан 2,5 млн.га кала. Шулай да түзәләр. Әкренләп-әкренләп булса да, һөҗүм дулкыннары сүлпәнәя, ниһаять, туктап кала.

Тихвин һәм Ростов операцияләреннән соң инде өченче сизелерлек җиңелүгә дучар булган дошманның югалып калуын ачык сиземли СССР хәрби җитәкчелеге. Бу хәлдән файдаланып та калмакчы булалар – Мәскәү өчен сугышның икенче, һөҗүм этабы башлана. Нәтиҗә: башкаладан берничә дистә чакрымга кадәр килеп җиткән дошман 100-250 км ераклыкка кадәр кире чигерелә, беренче булып атакага бару инициативасы Германиядән СССРга күчә.

Мәскәүне саклаганда 926 519 кеше һәлак була, 879 879 ы яралана, өши һәм авырып китә.

«Җибәрмим!»

Сугышта каһарманлыкка урын бәрелеш-көрәштә генә түгел, ә үз вазифаларыңны җиренә җиткереп башкарганда да табыла. Мәскәү өчен сугыш барган вакытта хәрбиләр күккә махсус аэростатлар җибәргәннәр. Максатлары – дошман бомбардировщикларына шәһәрне төз бомбага тотырга комачулау. Авиациянең явыз эшендә шактый нык киртә булып торган 35-метрлык мондый «балыклар» 3-4 чакрым биеклектә эленеп торганнар.

1941 ел. 6 декабрь. Пост командиры сержант Дмитрий Велигура ниндидер сәер тавышка игътибар итә. Шул мизгелдә бер аэростатның тросы өзелеп китмәсенме! Кыю егет югалып калмый – тросны тотып өлгерә. Тик кая анда авыр аэростатны тотып тору! Велигура шулай да тросны җибәрми – бер сәгать буе көчле җилдә һәм 38 градуслы салкында трос буйлап шуышып аэростатның һава җибәрә торган клапанына җитә. Бу вакытка «күк балыгы» инде 1500 м биеклеккә күтәрелеп өлгергән була. Дмитрий Велигура аэростатның һавасын әкренләп чыгара-чыгара постыннан 110 км ераклыкта җиргә исән-имин әйләнеп кайта. Бик нык өшегән һәм җәрәхәтләнгән сержант күрсәткән батырлыгы өчен Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. Ә качкалак аэростат берничә көннән үзенең «эш урынына» кайтарыла.

Сталинград
17.07.1942 – 2.02.1943

Берсүзсез, Бөек Ватан сугышының иң билгеле сугышы. Берсүзсез, Бөек Ватан сугышының кискен, югары ноктасы, борылыш урыны.

1941 ел кышы-1942 ел башы уңышларыннан соң Гитлер исәпне тагын үз файдасына әйләндерергә көч таба. Ләкин бәләкәй Германиянең, союздашлары булышуга карамастан, һәм материаль, һәм кеше ресурслары чикләнгән була. Шуңа да фюрерга сугышны уңышлы тәмамлау өчен билгеле бер зур стратегик җиңү кирәк була. Мәскәү белән барып чыкмады, Ленинград камалышының ахыры-чиге юк, Кавказда уңышлар җиңелүләр белән аралашып бара. Ниләр калды соң тагын бу илдә? Әһә, Идел – СССРның төп, иң әһәмиятле су магистрале. Сталинград – шушы елгада урнашкан шактый зур сәнәгать үзәге.

Яңадан һөҗүмгә күчкән гитлерчыларның егәренә түзә алмыйча, совет гаскәрләре качу, чигенү ягын карый башлыйлар. Җитәкчелек Сталинград тирәли ныгытмалар корырга карар кыла; чигенүче армияне туктату, дезертирлыкны бетерү өчен нәкъ менә шушы көннәрдә сугышның иң билгеле боерыгы чыга: №227 «Бер адым да артка атламаска!»

Сталинград өчен сугыш башында инициатива тулысынча диярлек гитлерчылар ягында була. Көндәшләренең каты торуына, кыю каршылык күрсәтүенә карамастан, алар әкренләп шәһәргә якынлаша баралар. Ләкин беренчел – шәһәрне тиз арада штурм белән алу планы барып чыкмый, күпсанлы канкойгыч бәрелешләр башлана. Шулай да дошманны акрынайткан СССР армиясе аны тулысынча туктата алмый. Тора-бара бәрелешләр шәһәр эченә күчә. Хәер, 2000 тапкырдан артык бомбага тотудан соң Сталинград хәрабәләрен инде шәһәр дип атарга да кыен була.

Шәһәр эчендә авыр, йөзләрчә меңләгән кешенең гомерен алып киткән бәрелешләр шактый дәвам итә. Ләкин кеше саны кимүе, боезапасның кискен азаюы, совет солдатлары кыюлыгы һәм ныклыгы аркасында немец армиясенең егәре кими башлый. Коточкыч һәлак булучылар саны белән исәпләшмичә җитәкчелек контрһөҗүм оештырып, Германиянең бу юнәлештәге төп 6 нчы армиясен, башында торучы фельдмаршал Ф.Паулюс белән бергә, камауга алып, аны бирелергә мәҗбүр итә.

Артык масаеп, үзен инде бөтендөнья Императоры итеп күзаллаган Гитлер өчен Сталинград аянычлы тәмамлана. 1 129 619 кире кайтаргысыз һәм санитар югалтулар булуга карамастан, СССР армиясе инде сугыш ахырына кадәр гомуми юнәлеше инде тукталмаячак контрһөҗүм башлый. Германия һәм союздаш илләренең көнчыгышка һөҗүм идеясе юк ителә.

Кыю баск лачыны

Эх, күрәсе иде соң туган Испаниямне! Юк шул, Франко Испаниядә җитәкчелек иткәндә миңа анда кайту юк. Ә хәзер яңа Ватаным – СССР өчен көчемне, гомеремне жәлләмичә көрәшергә кирәк. Фронтка киткәндә яшь испанлы Рубен Руис-Ибарруриның күңелендә нәкъ менә шундый уйлар кайный.

Рубенның әнисе – Испания коммунистлары җитәкчесе Долорес Ибаррури. 1935 елда франкчылар әнисен кулга алгач, Рубен башка ата-анасыз калган балалар белән СССРга җибәрелә. Монда аны өлкән яшьтәге большевик Лепешинскийлар гаиләсе тәрбияләп үстерә.

Испаниядә Гражданнар сугышы башланганын Рубен тыныч кына күзәтеп утыра алмый – туган иленә явыз Франкога каршы көрәшергә китә. Гражданнар сугышы беткәч, егет янә СССРга кайта. Тик озак ял итергә туры килми аңа. Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтка пулеметчылар ротасы командиры, лейтенант дәрәҗәсендә киткән Ибаррури беренче катнашкан бәрелешләрдә үк искиткеч кыюлык күрсәтә. 1942 ел. Пулеметчылар батальоны составында Рубен ротасы Сталинград шәһәренең сагында тора. 1942 елның 23-24 август көннәрендә немецларның танк группировкасы Кызыл Армия частьларының саклык сызыкларын узып, шәһәргә килеп керергә яный. Аларга каршы укчылар батальоны белән пулеметчылар ротасын җибәрәләр. Гитлерчылар һөҗүме вакытында батальон командиры һәлак була. Лейтенант Рубен Руис-Ибаррури җитәкчелекне үз өстенә ала. Аның акыллы гамәлләре нәтиҗәсендә дошман группировкасы туктатыла, Кызыл Армия солдатлары хәтта җавап атакага күтәрелә. Нәтиҗә – 100 дән артык дошман солдаты һәм офицеры юк ителә, безнең кыю егетләребез кулына берничә туп, миномет һәм башка төрле корал эләгә. Тик… Рубен Ибаррури әлеге бәрелештә алган яраларыннан 1942 елның 3 сентябрендә госпитальдә һәлак була. 1956 елның 22 августында аңа күрсәткән батырлыгы өчен Советлар Союзы герое исеме бирелә.

Курск сугышы
5.07.1943 – 23.08.1943

Бөек Ватан сугышының тагын бер мөһим этабы. Сталинград Гитлер армияләренең ахырының башын күрсәтә башлаган булса, Курск дошманны катастрофага илткән соңгы аргумент кебек күзаллана. Курск сугышыннан соң сугыш әле ике ел диярлек баруга карамастан, гитлерчыларның һөҗүм инициативасы инде тулысынча сүрелеп, Кызыл Армиягә күчә. Нәкъ менә Курск сугышыннан соң Италия Икенче Бөтендөнья сугышыннан чыга, илдә әкренләп Муссолини, Гитлерга каршы хәрәкәт күтәрелә.

Курск сугышы кешелек тарихында иң зур танк бәрелешләре белән дә билгеле. Саннарны гына күрегез: ике якны бергә кушып санасаң, Курск сугышында 2 млн.нан артык кеше, 6 меңгә якын танк, 4 мең самолет катнаша.

Сугыш, башкалары кебек үк, бик кискен, авыр, акрын бара. Курск дугасы дип гомуми исем белән аталган позицияләрне СССР армиясе башта бик авырлык белән тотып калган булса, соңыннан хәтта җавап һөҗүме оештырырга көчләр һәм ресурслар табыла. Ләкин Курск сугышының икенче этабында инде каршы торулары акрыная барган немец солдатларының кинәт яңадан канатлары үскәндәй була. Совет командирлары «Бу ни булыр?» дип аптыраган арада гитлерчылар берникадәр локаль уңышларга да ирешеп өлгерә. Тиздән мондый җитезлекнең сәбәпләре дә билгеле була – күпсанлы авыр җиңелүләргә дучар булган Гитлер Советлар Союзы буйлап сибелгән дивизияләрне башка фронтлардан Курск дугасына күчерә. Ләкин чарасызлыктан башкарылган бу гамәл булышмый – Икенче Бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышы барышында ахыргы кискен борылыш барлыкка килә.

Курск сугышы барышында күрсәткән батырлыклары өчен 100 меңнән артык совет солдаты орден һәм медальләр белән бүләкләнә, 231 кешегә Советлар Союзы герое исеме бирелә, 132 хәрби кушылма һәм часть гвардия дәрәҗәлегә әйләнә.

«Өчләтәдуб»

Менә ниһаять беренче һава сугышы. «Хәзер мин сиңа күрсәтәм!» – дип, дошманга ыргылган егетне люфтваффе асы бик тиз аңга китерде – Мессершмитт-109 пулеметыннан килгән ату чираты самолетына шактый зыян китерде, утыргычы бронялы булу аны яндыргыч снарядтан коткарды, әле җитмәсә частька кайтып барганда үзебезнең зениткалар ике снаряд чәпәп куйды, шайтан алгырлары. «Тәәк, хәзер пешерә башлыйлар» – дип, уйлап куйды Иван. Дөрес уйлаган – командирының аны яклавы гына Украинада крестьян гаиләсендә туып-үскән егеткә күккә юлны япмады.

Күбрәк очкан саен тәҗрибәсе арта торды. Ләкин совет самолетларының Германиянекеләр белән чагыштырганда артта калган булуы, иске самолетларда очуы сәбәпле беренче һава җиңү өчен аңа 40 очыш ясарга туры килде. 41 нче очыш – икенче җиңү. «Була бит бу!» – дип уйлап куйды Иван. Аста – Курск дугасында барган авыр бәрелешләр, ә өстә – булачак ас Иван Никитович Кожедуб.

Курск дугасындагы һава бәрелешләрендә Кожедуб биш җиңү яулый. 1944 елның февраленә мондый җиңүләр саны инде 20гә, очышлар саны 146га җитә. Беренче Алтын йолдыз бар! 1944 елның 19 августы – яңа үр: 256 очыш, 48 бәреп төшерелгән дошман очкычы. Икенче йолдыз да булды. 1945 елның 18 августында үтә югары хәрби осталыгы, кыюлыгы, күрсәткән батырлыклары өчен легендар очучыны өченче тапкыр Советлар Союзы герое исеме белән бүләклиләр. Сугыш ахырына аның шәхси кенәгәсендә инде 330 очыш, 120 һава сугышы һәм 62 бәреп төшерелгән дошман самолеты исәпләнә. Сугыш дәвамында аны бер тапкыр да бәреп төшермиләр.

Иван Кожедубның һавада үзенә генә хас очу стиле дә була – ул очканда бик күп төрле маневрлар ясарга, үз осталыгын күрсәтергә ярата торган була. Дошман самолетына ут ачу өчен аның белән бик якынлашмый – кулы нык, төз ата, күзе яхшы күрә торган булганга немец очкычларын 200-300 м дистанциядән чүпләп барган ул.

Сугыштан соң укыткан очу академиясе курсантлары яратып аны «Өчләтәдуб» дип атап йөрткәннәр. Өч тапкыр Советлар Союзы герое Иван Никитич Кожедуб 71 яшендә 1991 елның 8 авустында вафат була.

Берлин штурмы һәм Прага операциясе
25.04.1945-2.05.1945 һәм 6.05.1945-11.05.1945

1942 елның икенче яртысы-1943 елның башы хәрби уңышларына карамастан, сугыш бетәргә әле ай-һай озак вакыт калган була. Днепр өчен көрәш, уң яр Украина территорияләрендәге һөҗүм, Балтыйк буе илләрен, Көнчыгыш Европа илләрен, Белоруссия, Карелияне азат итү, Көнбатыш Европа илләренә керү – бу канкойгыч сугышлар, хәрби операцияләр, ниһаять, Кызыл Армияне рейхның йөрәге – Германия территорияләренә алып килә. Инде бар территорияләрен югалткан, ресурслары беткән диярлек көндәш шулай да әле бик куркыныч булып кала бирә. Һәрбер йорт, һәрбер үр, һәрбер агач дошманнарның союздашына әйләнә, ахырына таба якынлашучы сугыш ничә йөз мең ир-егетнең гомерен өзә.

Бөек Ватан сугышының ике соңгы зур бәрелеше – Берлин штурмы һәм Прага операциясе.

Allemagne, Berlin. 2 mai 1945. Le drapeau rouge flotte sur les to”ts du Reichstag

Берлинны кулга төшерү – әһәмиятле стратегик-сәяси адым, һәм Бөекбритания белән АКШ моны СССРга караганда иртәрәк башкарып чыкмакчы булалар. Ләкин 1944 елда ук союздаш илләрнең омтылышы барып чыкмый һәм Берлин әйләнә-тирәсенә беренче булып Кызыл Армия якынлаша. 25 апрель көнне башланган Германия башкаласын штурмлау инде 28 апрельгә ук яхшы нәтиҗәләргә китерә – Берлинны саклаучы хәрби көчләрнең контроле астында шәһәрнең үзәге генә кала, бу территория дә Совет артиллериясе тарафыннан үтәли утка тотыла. Шәһәр үзәгендә барган күпсанлы бәрелешләр нәтиҗәсендә совет солдатлары Империя канцеляриясе бинасы – Рейхстаг тирәсендә туплана. Бу нокта – Берлинда зур күләмле әзерлекле хәрби көчләр тупланган соңгы урын була. Гаскәриләр Рейхстагка 30 апрель көнне үк үтеп керүгә карамастан, бина эчендәге көрәш 1 май төненә кадәр дәвам итә. Бәрелешләр бина эчендәге гарнизон капитуляциягә ризалаша.

Бар юнәлешләрдә җиңелүләргә дучар булган немец җитәкчелеге, Гитлерның үз-үзенә кул салуыннан соң совет хәрби җитәкчелегенә солых килешүе төзү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итә. Ләкин Сталин бу мәсьәләдә каты тора – бары тулы бирелү, капитуляция. Гитлерчылар моңа риза булмыйча, көрәшне дәвам итәләр. Берничә көн тоташ артиллерия утына тотылу, бар ныгытылган нокталарда да җиңелүләрдән соң шулай да дошман җитәкчелеге бар шартларга риза була. Берсүзсез капитуляция Актына 1945 елның 7 маенда кул куела, 9 май көнне ул рәсми көчкә ия була. Бөек Ватан сугышы рәсми рәвештә тәмам дип белдерелә.

Капитуляция Актына кул куелуга карамастан, Австрия һәм Чехословакия территориясендә әле эре дошман хәрби кушылмалары кала бирә. Берлинны кулга төшерү шушы төркемнәр белән мәсьәләне хәл итүгә дә юл ача. Прага операциясе Прага шәһәренең азат ителүе, Австрия һәм Чехословакия территорияләрен нацизм афәтеннән арындыру белән тәмамлана. Хәрби операциянең соңгы көне рәсми рәвештә 11 май, дип күрсәтелсә дә, бәрелеш-сугышлар 16 майга кадәр дәвам итә.

Бөек Ватан сугышы: нәтиҗәләр

Рәсми рәвештә Бөек Ватан сугышы 1955 елның 25 гыйнварында гына тәмамлана. Нәкъ менә бу көнне «СССР һәм Германия арасындагы сугыш халәтен туктату» турындагы боерык чыга. Бөек Ватан сугышы – кешелек тарихындагы иң зур, иң канкойгыч сугыш.

  • 26,6 млн. кеше һәлак була (бәрелешләр дәвамында үтерелә, яралар-авырулардан һәлак була, хәбәрсез югала, әсирлектә вафат була һ.б.); шуларның 20 млн. тирәсе – ир-атлар. Сугыш ахырына 1923 елга кадәр туган ир-атларның 3%ы гына исән кала.
  • СССР территориясендә 1710 шәһәр һәм шәһәр тибындагы поселоклар җимерелә, яндырыла; 70 меңнән артык авыл, 31 меңнән артык сәнәгать предприятиеләре, 13 мең күпер, 65 мең чакрым тимер юлы бетерелә. СССР экономикасына килгән материаль зарар 678 млрд. сум дип бәяләнә. Бу санга сугышны алып бару өчен киткән чыгымнар һәм немец оккупациясе территорияләреннән килми калган керемнәр кертелми.
  • СССР материаль байлыкларының 30%ы юкка чыга;
  • Сугыш барышында 40 мең дәвалану оешмалары, 43 мең китапханә һәм 84 мең төрле типтагы уку йорты юкка чыгарыла. Болар барысы да исән калган халыкның яшәү шартлары начараюга китерә;
  • Советлар Союзы яңа территорияләргә хуҗа булып кала, дөньяда аның сәяси-иҗтимагый абруе арта. СССР армиясе сугыш беткән дәвергә дөньяның иң зур армиясе исәпләнә – 11 млн. кеше үзләрен кызылармеец дип атап йөртә.

  • Б кустодиев масленица устное сочинение по картине 2 класс перспектива презентация
  • Б кагарлицкий с некоторых пор русское у нас снова в моде сочинение
  • Б и ю соколовых сказочники и их сказки
  • Б екимов сведения из биографии рассказ глядя на солнце урок
  • Б екимов живая душа читать рассказ