«Мәрмәр тавы башында» татар халык әкияте | «На вершине мраморной горы» татарская народная сказка. Балалар өчен татар әкиятләре татарча.Татарские сказки для детей и малышей на татарском и русском языке. Бер бик ярлы кеше булган. Ул читкә эшкә чыгып киткән. Чыгып… Далее
«Песәй» татар халык әкияте | «Кошка и гороховое войско» татарская народная сказка. Балалар өчен татар әкиятләре татарча.Татарские сказки для детей и малышей на татарском и русском языке. Бер әбинең бер кызы була. Боларның бер Песәйләре була. Кыз мич алдында борчак… Далее
«Карт белән ялкау егет» татар халык әкияте | «Старик и ленивый джигит» татарская народная сказка. Балалар өчен татар әкиятләре татарча.Татарские сказки для детей и малышей на татарском и русском языке. Борын заманда ярлы гына бер карт кеше була. Бу картның… Далее
«Алпамша» татар халык әкияте | «Алпамша и смелая Сандугач» татарская народная сказка. Балалар өчен татар әкиятләре татарча.Татарские сказки для детей и малышей на татарском и русском языке. Алпамша ярлы гаиләдән чыккан бер малай була. Ул бик күп еллар көтү көтә.… Далее
«Агачлар да авырый» татар әкияте | «Деревья тоже болеют» татарская сказка. Балалар өчен татар әкиятләре.Татарские сказки для детей и малышей.Ахмеров Закария Яхьич( Әхмәрев Зәкәрия Яхъя улы). Яз башлануга Рәмиләнең әтисе көн дә бакчада була. Ул агач төпләрен йомшарта, корыган ботакларны… Далее
«Төлке белән Каз» татар халык әкияте | «Лиса и Гусь» татарская народная сказка. Балалар өчен татар әкиятләре татарча.Татарские сказки для детей и малышей на татарском языке. Бервакыт Төлке Казны тотып алган да: — Каз, мин сине ашыйм,— дигән. Каз боегып… Далее
«Аю Әппәс» татар әкияте | «Медвежонок Аппас» татарская сказка. Балалар өчен татар әкиятләре.Татарские сказки для детей и малышей.Рабит Батулла. Аю Әппәс турында әкият. Урманда аю баласы яшәгән.Бәләкәй генә булса да, бу аю баласы бик эшчән булган, ди. Бу аю баласының… Далее
«Юындыр» татар телендә әкият | «Мойдодыр» детская сказка в стихах на татарском языке.(Корней Чуковский) Балалар өчен татарча әкиятләр(чисталык нигезләре, шәхси-гигиена әйберләре белән таныштыру).Татарские сказки для детей и малышей на татарском языке. Качты юрган урыныннан, Простыня очты шуннан, Сикереп алды, китеп… Далее
«Кәҗә белән Сарык» татар халык әкияте | «Коза и Баран» татарская народная сказка. Балалар өчен татар әкиятләре татарча.Татарские сказки для детей и малышей на татарском языке. Булган, ди, бер әби белән бабай. Аларның бер дә маллары булмаган, тик ике мең… Далее
«Кызыл калфак» татар телендә әкият | «Красная Шапочка» французская сказка.(Шарль Перро) Балалар өчен татарча әкиятләр.Татарские сказки для детей и малышей на татарском языке. Борын заманда бер авылда бер кыз яшәгән. Аны әнисе дә, әбисе дә яраткан. Аның бик матур кызыл… Далее
Ай белән Кояш
Ай белән Кояш элек заманда гел бер җирдә генә тормакчы булганнар. Шуннан соң, бөтен кошларны җыеп, шул турыда җыелыш ясаганнар. Бөтен кошлар, боларның бер җирдә торуларына риза булып, шуңар кул куйганнар.
Болар арасында бары бер генә кош кул куймыйча калган, ди. Ул булган Ярканат. Бүтән кошлар Ярканаттан сораганнар:
— Бөтен кошлар кул куйганда, нилектән син генә кул куймадың? — дигәннәр.
— Кулны мин,— дигән Ярканат,— шул сәбәпле куймадым,— дигән: — Кояш белән Ай бер җирдә генә торсалар, җил бер генә яктан исәр, агачлар кәкре булып үсәрләр, игеннәр дә Кояш төшкән җирдә генә үсәр. Кояш төшмәгән җирдә үсмәс,— дигән.
Шуннан соң бүтән кошлар әйткәннәр:
— Дөрес әйтә шул, Кояш төшмәгән җирдә иген үсми инде ул,— дигәннәр.
Ай белән Кояшка икесенә дә, бер җирдә тормаска, әйләнеп йөрергә, дип карар чыгарганнар, ди.
Шуннан соң Кояш әйткән Ярканатка:
— Мин сине үземнең яктылыгымда йөртмәм,— дигән. Шунлыктан Ярканат көн яктысына чыгып йөри алмый икән.
Аңа Ай сүз әйтмәгән, шуңа күрә ул Ай яктысында бик әйбәт йөри, ди.
Ай белән Кояшның болай әйләнеп йөрүен бөтен кош-кортлар, бөтен халыклар бик дөрес дип кабул иткәннәр, ди. Шуннан соң игеннәр дә яхшы була башлаган, ди.
Өч кыз
Борын-борын заманда булган икән, ди, бер Хатын. Аның булган, ди, өч кызы. Бу Хатын, кызларымның өсте бөтен, тамаклары тук булсын, ди-ди, көне-төне эшләгән, ди.
Менә кызлар үсеп буйга да җиткәннәр. Алар берсеннән-берсе матур, ди, бер битләре ай, бер битләре кояш, буй-сыннары карлыгачтай сылу, ди. Өч кыз, бер-бер артлы кияүгә чыгып, берсе артыннан берсе китеп тә барганнар.
Менә бер ел үткән, ике ел, өч ел үткән. Шулай матур гына яшәгәндә, әниләре авырып киткән. Күрше урамда Тиен дусты бар икән, шуны дәшеп әйткән:
— Тиен дустым, барсана, кызларыма әйтсәнә, хәлемне белергә килсеннәрче,— дигән.
Тиен шунда ук чыгып чапкан. Тиен барып тәрәзә какканда, Олы кыз җиз ләгәннәр чистартып торадыр иде, ди.
— Һай,— дип әйткән, ди, Олы кыз,— бик барыр идем дә бит, аңарчы менә шушы ләгәннәрне чистартып бетерәсем бар иде шул,— дигән, ди.
Тиен моңар бик ачуланган да әйткән:
— Алайса, син шушы ләгәннәреңнән мәңгегә аерылма! — дигән.
Тиеннең шулай дип әйтүе булган, ике ләгән Кызны ике яктан китереп тә кысканнар. Олы кыз егылган да шунда ук гөберле бакага әверелгән.
Тиен Уртанчы кызга чапкан. Уртанчы кыз, бу кайгылы хәбәрне ишеткәндә, киндер суга икән. Тиенгә әйткән:
— Һай,— дигән,— әнием янына хәзер үк чыгып йөгерер идем дә бит, менә ярминкәгә киндер сугып өлгертәсем бар иде шул,— дигән.
Тиен бик ачуланган да әйткән:
— Алайса, син гомерең буе киндер сугып кына тор! — дигән.
Уртанчы кыз шунда ук үрмәкүчкә әверелгән.
Тиен тәрәзәсен какканда, Кече кызның камыр баскан чагы икән. Ул бер сүз дә әйтмәгән, камырлы кулларын да сөртеп тормаган, чыккан да әнисе янына йөгергән.
Тиен Кече кызга әйткән:
— И сөекле бала, гомер буе игелек күр, кешеләрне бәхетле ит, аларга куаныч та, юаныч та бул. Кешеләр дә сине сөярләр, синең яхшылыгыңны мәңге онытмаслар,— дигән.
Кече кыз чыннан да бик рәхәт гомер кичергән, халык аны бик яраткан, ди.
Ялкау малай
Бер Кеше, Улын ияртеп, шәһәргә барырга чыккан икән, ди. Баралар, баралар икән, юл өстендә бик яхшы бер ат дагасы ятканлыгын күргәннәр.
Бу Кеше, улына күрсәтеп:
— Улым, әнә бер бик яхшы дага ята. Файдасы тияр иде, ал аны! — дигәч, малай:
— Юлда очраган бар тимер-томырны җыя китсәң… Иренмичә аны иелеп аласым юк әле,— дип әйтте, ди.
Ул алмагач, бу кеше үзе алып, куенына кыстырып киттеләр, ди. Барып җиттеләр, ди, бер тимерчелеккә. Әлеге Кеше тимерчегә кереп, даганы егерме биш тиенгә сатты, ди, һәм шул акчага чия җимеше сатып алды, ди. Киттеләр, ди, Малай арттан, Әтисе алдан бара, ди. Ә Әтисе, Малайга сиздермичә генә, чияләрне юлга берәм-берәм ташлап бара башлаган. Малай юлда яткан чияләрне берәм-берәм чүпләп бара, ди.
Инде Әтисе, чияләрне ташлап бетергәч, һәм Малае иң соңгы чияне дә үрелеп юлдан алгач, артына борылып, Улына:
— Менә шулай, Улым, акылны хезмәт түкмичә генә алып булмый аны. Әгәр дә даганы үрелеп алырга иренмәсәң, бер үрелүдә эш беткән булыр иде. Менә син шул бер дага бәһасенә сатып алынган чияләрне ике йөз дә егерме биш тапкыр үрелеп алдың инде. Бер иелергә иренсәң, ике йөз егерме биш мәртәбә иелергә туры килер,— дип әйткәч, Малайның йөзе чия кебек кызарды, ди.
Алтын бөртекләр
Борын-борын заманда бер Ир белән бер Хатын яшәгәннәр. Аларның биш уллары булган. Бердәнбер көнне боларның әтиләре Туган илне яклап яуга киткән. Ул кире әйләнеп кайтмаган, сугыш кырында үлеп калган. Ялгыз Ана биш малайны үзе генә тәрбияләп үстергән.
— Улларым,— дигән Ана, Егетләрне үз янына чакырып алган да.—Мин сезне үстердем, хәзер үз көнегезне үзегез күрегез,— дигән.
— Без,—дигәннәр Егетләр,—үз көнебезне үзебез күрер идек, акчабыз юк бит. Син, Әни, безгә берәр генә бөртек булса да алтын бир.
— Алтын бирәм,— дигән Ана.— Бер бөртек түгел, мең бөртек. Тик ул алтыннарны әтиегез җыеп куйган иде. Аны үзегез эзләп табыгыз!
— Табабыз, табабыз! — дигәннәр Егетләр.
— Ә-әнә,— дигән Ана,— Ташлытау белән Карлытауны күрәсезме? Шул ике тау арасындагы киң басуны күрәсезме? Шул басуга әтиегез алтын бөртекләре күмгән иде. Эзләп табыгыз шуны. Басуның җирен казыгыз. Җиң сызганып, тир сыпырып эшләгез.
Биш Егет биш сабан белән күз күреме кадәр җирне сөреп чыкканнар. Аннары кәсләрне ваклап, тырма белән тырмалаганнар. Ә алтын бөртекләрен тапмаганнар. Шуннан Егетләр, бик күңелсезләнеп, Әниләре янына кайтканнар.
— Бер генә бөртек тә алтын тапмадык, әни! — дигәннәр.
— Борчылмагыз, улларым! — дигән Ана.— Табарсыз алтыннарны! — Әнә бурадагы бодайны илтеп чәчегез шул җиргә, көз көне бодайны ургач, камылын йолкырсыз, бодай тамырына алтын бөртекләре эләгеп чыгар.
Егетләр Әниләре әйткәнчә эшләгәннәр. Бодай мул уңган, аны урганнар, сукканнар.
— Китерегез миңа үзегез иккән игенне! — дигән Ана. Егетләр Әниләре алдына капчык-капчык игенне китереп өйгәннәр. Ана кызгылт-сары бөртекләрне учына алып караган да улларына әйткән:
— Әтиегезнең җиргә күмгән алтын бөртекләре менә шулар инде, улларым. Сез менә аларны эзләп таптыгыз. Инде хәзер үзегез көн итә алырсыз! — дигән.
Егетләр бер-берсенә караганнар да бәхетле елмайганнар.
Бүләк кемгә?
Бервакыт Кояш елның дүрт фасылын — Көзне, Кышны, Язны һәм Җәйне үзенә чакырып алган.
— Сезнең кайсыгыз матуррак, кайсыгыз эштә батыррак? Шуңа бүләк бирәм,— дигән.
Ә бүләк бик затлы икән — уч тутырып йолдыз бирергә уйлаган Кояш.
Сүзне башлый Көз:
— Үзегез яхшы беләсез, мин бөтен басуларның уңышын җыйдым, бар дөньяны алтынга күмдем. Кошларны җылы якка озаттым, балаларны мәктәпкә җыйдым. Бүләк миңа тиеш!
— Әллә мин эшләдемме аз? — дип сикереп тора Яз.— Мин барлык карларны эреттем, басуларга иген чәчтем, кошларны чакырып кайтардым, агачларны яфрак ярдырдым, болыннарны чәчәккә күмдем. Арада иң матуры да, иң булдыклысы да мин! — дигән ул.
— Ай-яй,— дигән Җәй,— мине тыңлагыз әле, мин дөньяны яшеллеккә күмәм, чәчәкләр үстерәм, игеннәрне өлгертәм, җимешләрне пешерәм. Әллә мин иң матурыгыз түгелме?
— Артык күп түгел минем эш,— ди тыйнак кына Кыш.— Мин җирне ял иттерәм, киләсе уңыш өчен карлар ташыйм, дөньяны ап-акка буйыйм, балаларны чана, чаңгы шуарга чакырам. Мин дә ямьсез түгел. Минем чыршыларымны, кар бөртекләремне, мамык бәсләремне яраталар.
Тыңлап-тыңлап торган да Кояш, бүләкне бу дүртәүнең берсенә дә бирә алмаган. Йолдызларны ул күккә сипкән. «Әнә барыгызга да!» —дигән.
Йолдызларны елның бер фасылы да үзенә ала алмаган. Алар һәрвакыт — яз да, җәй дә, көз дә, кыш та балкып яналар.
Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар
Абдулла Алиш
Күз күреме җитмәслек, очына-кырыена чыгып бетмәслек бик зур бер болында күкрәп үләннәр үскәннәр. Чалгы белән чабарлык булып өлгергәннәр. Төрле төстәге матур чәчәкләр анда хуш исләр таратканнар. Кош-кортлар үзләренең матур сайраулары белән болынны яңгыратканнар.
Менә шундый матур болында ат көтүе йөргән. Дугадай муенлы, стакан тояклы аргамаклар болын үләнен ашаганнар. Туйганчы салкын чишмә суын эчкәннәр.
Бу атларның көтүчеләре булмаган. Бары тик үз араларыннан иң сылу, йөгерек, иң җитез Җирән Кашка гына көтүче хезмәтен үти икән. Ул, муенындагы кыңгыравын шалтыратып, башкаларны үз артыннан ияртә, барысын бергә туплап йөртә икән.
Җирән Кашка беркөнне бик арыган, кичен аның йокысы калган булган. Ул ятып бераз хәл җыйнарга, йоклап алырга уйлаган. Иптәшләренең барысын бергә җыйнаган да әйткән:
— Аерылсагыз, айга җитмәссез, бүленсәгез, бүген бетәрсез, бергә йөрсәгез, рәхәт көн итәрсез,— дигән.
Атлар башта гел бергә йөргәннәр. Кичкә таба берничәсе бик начар иткән, көтүдән аерылып киткән. Алар Җирән Кашканың сүзләрен онытканнар. Аның файдалы киңәшен тотмаганнар.
Аерылып киткәннәре килбәтсез зур бер Аюга очраганнар, куркуларыннан һушсыз була язганнар, бик тиз кайту юлына борылганнар. Ләкин Аю алар артыннан калмаган. Әй куган, әй куган, хәер, тота алмаган. Әй йөгергәннәр, әй йөгергәннәр атлар, юлларында тау очраган — йөгереп менгәннәр, урман очраган — ерып чыкканнар, чокырдан сикерергә уйлаганнар — булдыра алмаганнар. Тирән чокыр эченә егылганнар, аякларын сындырганнар.
Тагын өчесе көтүдән бүленеп киткән булган. Күп үтмәгән, алар да Җирән Кашканың туры сүзләрен исләренә төшергәннәр, үзләренең бүленеп китүләренә үкенгәннәр, ләкин инде соң булган. Каршыларына тешләрен шакырдатып, күзләрен акайтып бер Соры бүре килеп чыккан. Алар, бу явыз дошманны күргәч, каушап калганнар, үзләрен-үзләре белештерми, ярсып, кайсы кая таралганнар. Бүре шунда ук бер Атның бугазына ябышкан, буып алган, егып та салган. Калганнары качып котылганнар. Җирән Кашка муенындагы кыңгыравының матур шалтыравын ишеткәннәр һәм туп-туры шунда карап киткәннәр.
Барысы да Җирән Кашкага үз башларыннан үткән хәлләрне сөйләп биргәннәр, аның туры сүзен тотмауларына бик үкенгәннәр. Ә Җирән Кашка башын чайкаган, көчле итеп бер шалтыраткан — көтү бергә җыелган, тагын бер шалтыраткан да сөйләргә тотынган:
— Күрдегезме сүземнең дөреслеген: аерылганнар Аюдан өркеп һәлак булдылар, бүленгәннәр Бүрегә очрадылар,— дигән дә кыңгыравын өченче мәртәбә шалтыраткан һәм барлык аргамакларын болынга җыйган.
Бал корты һәм Шөпшә
Абдулла Алиш
Чәчәкләр башлыгы бик зур ярыш үткәрергә булган. Шул турыда ул төрле якка хәбәр салган:
— Кем дә кем бал салырга яхшы савыт әзерли, ул савытта бал бер дә бозылмый, әчеми, барлык чәчәктәге балны шуңа бирәм! — дигән.
Бөҗәкләр көнне-төнне белмәгәннәр. Бар да тырышып савыт эшләгәннәр, бар да үзләре эшләгән савытларны чәчәкләр башлыгына китергәннәр.
— Менә әйбәт савыт, балны кара салып! — дигәннәр. Чәчәкләр башлыгы аларның барысын да борып җибәргән.
— Ашыккансыз, ашыккансыз, бик начар ясагансыз. Мондый савытлар миңа кирәкми. Шуңа күрә бал да сезгә эләкми! — дигән.
Шөпшә һәм Бал корты иң соңгылар булып эшкә керешкәннәр. Беренчелекне алырга өмет иткәннәр.
Бал корты көне буе бертуктамый эшли дә эшли икән. Ерак-ерак җирләргә очып бара, аллы-гөлле чәчәкләрдән бал суырып ала. Аны алып кайтып, үзе әзерләгән матур күзәнәкләргә сала икән.
Шөпшә дә чәчәкләрдән бал җыйган. Ләкин ул бик-бик ялкау булган. Иртән әзрәк кенә эшли дә, кояш кыздыра башлау белән, оясына кереп йоклый икән.
…Ярыш көне килеп җиткән.
Бал корты балавыздан эшләгән матур күзәнәкле бал савытын күтәреп очып киткән. Шөпшә үзенең аннан-моннан эшләгән кәрәзен алып килгән.
Чәчәкләр башлыгы кәрәзләргә бал салып караган. Шөпшә кәрәзендә бал тормаган. Ә Бал кортының кәрәзе акмаган, әйбәт булган.
— Тырышканнар, күп көч куйганнар, менә дигән кәрәз эшләп чыгарганнар. Шуңа күрә теләсә нинди чәчәктән теләсә никадәр бал җыярга бал кортларына рөхсәт бирәм! — дигән Чәчәкләр башлыгы.
Шул көннән башлап бал кортлары чәчәкләрдән бал ташый башлаганнар. Ә шөпшәләр, ялкаулыклары аркасында, хурлыкка калганнар.
Дуслар
Сәрвәр Әдһәмова
Кич якынлашып килә иде. Алан әйләнәсендәге агачларның күләгәләре озыная барды. Менә алан өстендәге кояш, агачлар артына тәгәрәгәндәй булып, күздән югалды. Күләгәләр барысы да бергә тоташып җәелделәр, урман эче караңгылана башлады.
Көне буе, кич җиткәнне көтеп, куак астында яткан ана куян урманда йөреп кайтмакчы булды. Киткән чакта, ул үзенең балалары Шалпан колак белән Кечкенәгә әйтте:
— Сез шунда гына уйнагыз. Ерак китмәгез! Чирәм үсеп куелана төшкәч, мин сезне үзем урман белән таныштырырга алып чыгармын. Аңарчы сез тиз йөгерергә дә өйрәнерсез.
Урыныннан кузгалып, бер-ике сикергәч, ул тагы артына әйләнеп:
— Шалпан колак, син Кечкенәне кыерсытма,— дип кычкырды. Аннан агач арасына кереп югалды.
Бу куян балалары яз көне икесе бер вакытта туган булсалар да, берсе никтер нәни иде. Шуңа күрә аңа әнисе Кечкенә дип исем кушты.
Әниләре киткәч, Шалпан колак белән Кечкенә ду килеп куышып йөрергә тотындылар. Түгәрәк алан әйләнәсендә йөгереп аргач, алар кайчандыр яшен сугып аударган имән агачы төбе янына барып ял иттеләр. Ауган агачның үзен инде күптән кешеләр ягарга алып киткән. Ә төбе алан уртасында кара утыргыч төсле булып торып калган иде.
— Әйдә, шул төп аша сикереп уйныйбыз! — диде Шалпан колак, бераз ял иткәннән соң.
— Әйдә-ә! — диде Кечкенә.
Алар сикереп уйнарга керештеләр. Йөгереп-йөгереп киләләр дә шул агач төбе аша — һоп!
Шуннан ерак түгел ямь-яшел яфраклы каен агачы үсеп утыра. Анда бер ана песнәк, оя ясап, йомырка салган да шул йомыркалардан нәни песнәкләр борынлап чыкканны көтеп утыра иде.
Песнәк, куян балаларының йөгереп, сикереп уйнаганнарын оясыннан күреп, сокланып утырды.
— Менә озакламый минем дә нәни кошчыкларым булыр. Канат чыккач, алар очарга өйрәнерләр,— дип уйлап куйды.
Шул вакыт Шалпан колак ерактан йөгереп килеп сикерим дигәндә генә, агач төбе өстендә кәкре коры чыбык, кинәт кузгалып, яртылаш үрә торды. Шалпан колак, куркып, колакларын торгызып кырыйга сикерде.
Башта әле ул бернәрсә дә аңлый алмый аптырап торган иде. Аның коры чыбык дип уйлаган әйбере, ысылдап, чирәмгә төшкәч, аңлады. Ул — чыбык түгел, агулы кара елан икән.
Ул арада кара елан, чирәм өстеннән шуышып, туп-туры әлеге песнәк оялаган каенга табан китте.
Өстән аны күреп торган бичара песнәкнең йөрәге ярылырга җитеште. Ул, акыллы кош, еланнарның гадәтен белә иде. Менә хәзер елан аның оясына үрмәләп менәр дә йомыркаларын ватып эчәр!
Песнәк бик борчылып чыелдап кычкырды:
— Коткарыгыз!
Шалпан колак белән Кечкенә эшнең нәрсәдә икәнен аңлап җиткермәделәр җиткерүен. Шулай да ысылдаган кара еланның берәүгә дә зарары тимәгән кошка явызлык эшләргә җыенуын сизенделәр.
— Ничек коткарырга соң ул кошчыкны? — диде Шалпан колак.
Кечкенә:
— Тукта! Әни кайтып килмиме икән? Мин барып карыйм әле. Ул кайтса, берәр нәрсә уйлап табар,— дип, әнисе киткән якка чапты.
— Ярый, син ул якка бар. Мин бу яктан карап килим! — дип, аланның икенче ягына йөгерде.
Кечкенә сикерә-сикерә йөгереп агачлар арасына барып керүгә, тәпиенә нәрсәдер кадалып, кычкырып җибәрде:
— Ой, ой, ой!
Караса, анда керпе йомарланып яткан икән.
— Нәрсә шулчаклы, күзеңә ак-кара күренми, мәтәлә-кадала чабасың? — диде керпе, Кечкенәгә ачуланып.
Йөгереп килеп сулышы беткән Кечкенә аңа:
— Елан! Елан! — дип кенә әйтә алды. Керпе:
— Фу-фу! Төлке куа икән, дип торам тагын! Кая ул елан, күрсәт,— дигәч, Кечкенә, шатланып, аны ияртеп китте.
Алар бик вакытлы барып өлгерделәр.
Керпе аланда каен агачына үрмәләп менәргә җыенган еланны күрүгә йөгерүен кызулатты һәм, вак-вак атлап, тиз генә барды да, елан өстенә ташланып, аның башының арт ягына тешләрен батырды. Арттарак калып бу хәлне карап торган Кечкенә, керпе өчен куркып, күзләрен йомды хәтта. Ул күзен ачканда, керпе еланны буып салган иде инде.
Ул арада Шалпан колак та, әнисен эзләп таба алмыйча, әлсерәп кайткан иде. Еланның кузгалмый сузылып ятканын күргәч, ул да иреннәрен кыймыл-кыймыл иттереп, шаккатып торды.
— Фу! Шулмы курыккан еланыгыз? Фу! — диде Керпе эре генә.
Оясында тынын алырга да куркып утырган песнәк, шатлыгыннан ни эшләргә белми, чутылдады:
— Рәхмәт сиңа, Керпе. Бу яхшылыгыңны гомердә онытмам. Бәлки, кайчан да булса, минем дә сиңа файдам тияр.
Керпе аңа бернинди дә җавап бирмәде.
— И, мескен кошчык! Син кемгә ярдәм итә аласың соң? — дип, авыз эченнән генә пырхылдап көлеп, үз юлына китте.
Озакламый песнәкнең нәни кошчыклары булды. Алар әле бернәрсә дә эшли белмиләр. Әниләре азык алып кайтканны көтеп, авызларын ачып, тик чыелдашып яталар иде.
Беркөнне песнәк, гадәтенчә азык эзләргә чыгарга җыенгач, аланда уйнап йөргән Шалпан колак белән Кечкенәгә әйтте:
— Куянкайлар! Мин юкта сез минем кошчыкларга күз-колак булсагыз иде. Алар бик тынгысызлар. Егылып төшеп имгәнмәгәйләре дип куркам. Сез аларга кычкыргалап торыгыз, оядан башларын чыгарып сузылмасыннар,— диде.
Шалпан колак белән Кечкенә:
— Ярый, ярый. Без шунда каен төбендә генә уйнарбыз. Кошчыкларың егылып төшә башласа, йомшак тәпиләребез белән тотып алырбыз. Җиргә төшеп имгәнергә ирек бирмәбез! — диделәр.
Песнәк тынычланып очып китте. Бераз очып азык алып кайтып килешли, ул бер төлкенең шыпырт кына куак артына яшеренгәнен күреп алды.
— Кемне сагалап посты икән бу явыз? — дип борчылып, як-якка каранса, текер-текер атлап килеп яткан таныш Керпене күрде.
Керпе сусаган булган, күрәсең, яңгырдан соң тирән чокырга җыелган суга таба бара иде. Төлке шуны сагалап поскан икән. Коры җирдә керпе, йомарланып ятып, төлкегә бирешмә-сә дә, су аның өчен куркыныч. Төлке аны суга тәгәрәтеп төшерә дә керпе җәелеп йөзә башлау белән аны буып ашый ала.
Песнәкнең шундый хәлне күргәне бар иде. Ул шунда ук түбән төшеп, акрын гына:
— Төлкедән саклан! Төлке сагалый! — дип чыелдап, Керпенең өстеннән очып үтте.
Керпе, кире борылып, бөтен көче белән йөгерергә тотынды. Төлке эшне аңлаганчы, ул әллә кая, чытырман арасына качып өлгергән иде инде. Бераз бөгәрләнеп ятканнан соң, ул чирәм арасыннан башын чыгарып карады һәм Төлкенең бик кәефсезләнеп, борынын салындырып икенче якка ауга киткәнен күреп тынычланды.
— Фу! Менә сиңа кечкенә кошчык! Тукта, барып хәлләрен белим әле үзләренең,— дип, аланга таба тәпиләп китте.
Көннәр үтте. Песнәкнең балалары да үстеләр. Канат чыгарып очарга өйрәнделәр. Үз-үзләренә көн күрә башладылар. Шалпан колак белән Кечкенә дә зур куян булдылар. Тик аларның берсенең дә шул аланнан китәселәре килмәде. Керпе дә башка җирдә ямь тапмады, һаман кыштыр-кыштыр шул тирәдә йөрде.
Кышын песнәкләргә урманда туенып тору читен булачак иде. Шуңа күрә көз җитү белән алар, кая булса да, кешеләр тора торган җиргә китәргә җыендылар.
Керпе, Шалпан колак һәм Кечкенә шул алан тирәсендә кышларга булдылар. Алар песнәкләрне:
— Яз җиткәч, тагын шунда килегез! Без сезне көтәрбез! — дип озатып калдылар.
Кемгә кирәк, кемгә кирәкми
Абдулла Алиш
Әтисе белән бергәләп Таҗи балык тотарга барды.
Көн әле бик иртә. Кояш та юк, ә шулай да якты. Су өсте тып-тын. Өф иткән җил дә юк.
Билгеле, мондый вакытта балыклар яхшы чиртәләр, кармакны бер дә тик тотмыйлар. Калкавычны томрып, су төбенә алып төшеп китәләр. Таҗиның әтисе балыкларны тарта да чыгара, сөйри дә чыгара, ялтырап торган ап-ак чабакларны, көмеш тәңкәле кызылканатларны, әрсез алабугаларны. Таҗи аларның барысын да чиләккә җыя бара. Менә инде аларның балык сала торган чиләкләре дә тулып килә. Балык бик шәп эләгә. Шуңа күрә вакытның үтүе дә тоелмый. Әнә инде кояш та күптән күтәрелеп килә. Таҗи аны сизмәде дә. Төшлеккә җитә башлагач, кояш бик нык кыздырырга тотынды, монысын Таҗи да тойды. Әтисе дә. Әтисе, кесәсендәге кулъяулыгын алып, маңгаендагы тирләрен сөртте. Ә Таҗи:
— Фу… Нәрсәгә кирәк булды инде бу кояш?! — дип, зәңгәр күктән елмаючыны тиргәргә тотынды.
— Кемгә кирәк, кемгә кирәкми,— диде әтисе, шуннан тагын ялгады,— кояш бер дә булмаса, һаман төн генә булыр иде, ә төнлә балыклар эләкми. Кояш булмаса, җир өстендә үсемлекләр үсмәс, син дә, мин дә булмас идек,— диде.
Кояш кыздыргач, балык та эләкми башлады. Таҗи кояшны ачуланып торганда, кинәт җил күтәрелде. Көзге кебек тигез елга өсте шадраланды. Дулкын кузгалды, калкавычлар бер күтәрелделәр, бер төштеләр. Дулкын кузгалды, балык чиртүе дә беленми башлады. Таҗи:
— Фу, нигә кирәк булды инде бу җил?! — диде.
— Кемгә кирәк, кемгә кирәкми! — диде әтисе.
Елга өстендә җилкәнен киергән көймә йөзде. Тау башындагы тегермәннәр, берсеннән-берсе узышып, әйләнә башладылар.
Әтисе Таҗига:
— Әнә күрәсеңме, җилкән белән җилне ничек җиккәннәр. Җил көймәне этеп бара. Җил әнә тегермәннәрне дә әйләндерә. Ул тегермәндә орлыклар онга әйләнәләр. Ә ул оннан әниең күмәч пешерә,— диде.
Шул арада җил күк читеннән болытларны куып китерде дә, кара-кучкыллы болытлардан яңгыр төшкәли башлады.
— Фу, яңгыр нигә кирәк булды инде, елгада болай да су күп ич! — диде Таҗи.
— Кемгә кирәк, кемгә кирәкми! — диде әтисе. Ашлык сукканда, печән җыйганда, безнең кебек балык тотканда яңгыр кирәкми. Ә менә бу болыннардагы үләннәр, урманнардагы агачлар, кырлардагы игеннәр үссен өчен яңгыр бик кирәк,— диде.
Яңгыр астында алар аталы-уллы икәүләп кармакларын чорнадылар.
Шулчак яшен яшьнәде, күк күкрәде. Коеп яңгыр яварга тотынды. Таҗи әтисенең көчле сүзләре астында тәмам җиңелгән иде инде.
Ул:
— Яңгыр, яу, яу, чиләкләп-чиләкләп! — дип кычкыра-кычкыра, агач ышыгына йөгерде.
Бераздан әтисе дә килеп җитте. Ул:
— Табигатьтә барысы да кирәкле, улым,— диде, ачылып килә торган офык читенә күз төшереп.— Эх, яңгыр артыннан балык шәп эләгәчәк соң! — дип куйды.
Алдакчы Наил
Абдулла Алиш
Нинди рәхәт. Кояш кыздыра. Су өсте җем-җем итеп тора. Яфраклар да селкенми, җил бөтенләй юк.
Җирдәге ком аякны пешерә. Менә шундый вакытта су керәсе бик килә. Без елга буена барабыз. Майкаларны, трусикларны салабыз. Их, рәхәтләнеп су коенырга тотынабыз, йөзәбез, чәчрәтәбез, узышабыз.
Беркөнне Наил дә су коенырга безнең белән ияреп барды. Ул да майкасын, трусигын салды. Суга сикерде, йөзеп эчкә кереп китте.
Без кычкырабыз:
— Кермә, кермә, батасың!
Ә ул берни дә ишетми. Бер кулын күтәреп, бер кулы белән генә йөзә. Имеш, шундый батыр. Әй мактанчык! Безнең белән коенучы апа да кычкырды:
— Наил! Наил!
Ә бераздан Наил кырыйга борылды. Яр кырыена ук йөзеп килде һәм кинәт кычкырырга тотынды:
— Батам, батам, коткарыгыз!
Без йөзеп килсәк, гаҗәпләнеп калдык, ул урын сап-сай, ә Наил бата.
Наилнең кулыннан тоттык, кырыйга ук сөйрәдек. Ул күзләрен йомган, үлгән кеше кебек булган. Ә без бик курыктык. Апа да курыкты. Ул Наилне, күтәреп, яр кырыена алып чыккан иде:
— Ха-ха-ха! — дип, Наил шаркылдап көлеп җибәрде. Без шатланып киттек. Апа да куанды. Кояш болытка күтәрелгән иде, ул да чыкты, нурларын чәчәргә тотынды.
Апа әйтә:
— Алай алдакчы булырга ярамый,— ди. Наил әйтә:
— Мин уйнап кына.
— Уйнап кына да ярамый,— диде апа.
Ә икенче бер тапкыр менә болай булды. Без рәхәтләнеп су коена идек. Тагын Наил эчкә керә башлады. Без кычкырабыз:
— Кермә, кермә! Апа да кычкыра:
— Наил, Наил!
Ә ул йөзә дә йөзә. Менә инде шактый ерак эчкә керде, читтән ераклашты. Аңа сузылып та җитәрлек түгел. Янәсе, ул әйбәт йөзә. Ә кырыйда су беткәнме йөзәргә?
Кинәт Наил юк. Ә, чумган икән. Башын калкытты. Тагы чумды. Кычкыра башлады:
— Батам, батам, коткарыгыз!
— Шаяра, шаяра,— диделәр малайлар. Апа да алдый дип уйлый, ахрысы:
— Наил, алдама, тиз бул, чык! — ди.
Бервакыт Наил кычкыра да алмый башлады. Бата да калка, бата да калка.
Ә шул вакыт елга буеннан узучы бер абый киемнәре белән суга сикерде. Һәм йөзеп эчкә кереп китте. Апа да суга ташланган иде дә, теге абый алданрак барып җитте. Наилне кырыйга алып чыкты.
Йөзе аның ап-ак сөлге кебек. Борыннарыннан шаулап су ага. Үзе сөйләшә дә алмый.
Апа белән абый аны җиргә куеп әйләндерделәр, тәгәрәттеләр. Аның авызына су тулган, шул суы чыкты. Ул күзен ачты.
Уңайсызланып, апага карады. Кызарды. Ә апа:
— Менә ни була бит ул,— диде. Ә бу юлы Наил бер дә көлмәде.
Туган көндә
Резеда Вәлиева
Бүген Фәридәнең туган көне. Әнисе, иртүк торып, бик матур торт пешерде. Өстәлгә төрле-төрле тәмле-татлы сый-хөрмәт тезде.
Өстендәге күлмәге дә бик матур бүген Фәридәнең. Анысын да әнисе тегеп кидерде аңа. Чәчләренә күлмәге төсле үк тасмадан күбәләкләр такты.
Өйләре дә искиткеч матур бүген аларның. Бөтен нәрсә ялт иткән! Бар да чиста, бар да пөхтә, бар да матур, бар да елмаеп-көлеп кенә торгандай күренә.
Фәридә куана-куана тирә-якка күз йөртеп чыкты. Күр инде, хәтта өстәлдәге чәчәкләргә кадәр елмая. Әле бүген генә алып кайткан, күрәсең, аларны әнисе!
Бар да шундый матур, шундый күңелле! Тиздән аның дус кызлары да килеп җитәр…
Фәридә әнисе янына аш бүлмәсенә керде.
— Әни, әни, дим, әйдә әби бүгенгә генә залга, минем кунакларым янына чыкмасын, ә? Югыйсә бүген анда бөтен нәрсә шундый матур, шундый яңа, ә әби шундый иске, әйем лә, шундый карт… бер дә килешми.
Әнисе башта аңышмыйчарак торды. Аннары кинәт кенә хәлсезләнеп киткәндәй, кулларын салындырып урындыкка сеңде. Кулларын тезләренә куйган килеш байтак вакыт шулай сүзсез утырды ул. Аның йөзе бөтенләй үзгәргән, зур күзләре тирәнәеп, каралып киткәндәй булган иде.
— Менә нәрсә, Фәридә, дусларыңа шалтыратып әйт: бүген туган көнеңне уздырмыйбыз. Менә шулай, уздырмыйбыз…— диде ул.
Тамчы
Гасыйм Лотфи
Корылыктан әлсерәгән иген кырлары өстенә яңгыр болыты күтәрелде. Тамчыкай иптәшләренә болай диде:
— Күрәсезме, игеннәр безне ничек көтәләр, безне сәламләп, башларын селкетәләр. Сусаганнар алар — корыганнар. Зарыгып, безне көтеп торганнар. Игеннәргә дым кирәк, югыйсә, булырлар алар бик сирәк. Явыйк, явыйк, кырларны һәлакәттән коткарыйк!
Шыбыр-шыбыр яңгыр яварга кереште. Тамчыкай җиргә сикереп төште. Кайда ярдәм кирәк — шунда тизрәк! Тамчыкай ул бик зирәк. Һәркемгә шулай булырга кирәк.
Җылы яңгыр явып китте. Кырга ямь керде, ашлыклар баш күтәрде.
Болыт үзенең тамчыларын сипте-сипте дә көнчыгышка таба китте. Җир өстенә хуш исләр бөркелде.
— Терелдек, терелдек,— дип, үләннәр шатланды. Нинди шатлык, нинди шатлык! Җиргә төшкән тамчылар
төрлесе төрле якка юл алдылар: кайсылары үсемлек сабагына кереп калдылар, икенчеләре йөгерделәр ермакка, елгага, өченчеләре кире күтәрелде һавага.
Аю белән Бабай, Камыр малай, Өч аю, Теремкәй, Төлке, Куян һәм Әтәч, Куян кызы, Кем нәрсә ярата? Елак әтәч, Җиләккә барганда, Кыз һәм икмәк, Сания инде зур үсте… Бәби әйтә, Карлар ява, Зилә бакчага бара, Яңа чана, Рөстәм әкиятләре.
Аю белән Бабай
(Татар халык әкияте)
Борын заманда Аю белән Бабай яшәгән. Алар, икәүләп, шалкан чәчкәннәр. Шалкан бик мул булып уңган. Бабай Аюга:
— Син шалканның кай җирен аласың, тамырынмы, яфрагынмы? — дип сораган.
Аю хайваннарның яфракны яратып ашаганнарын күргән дә яфракка кызыккан.
— Мин шалканның яфрагын алам! — дигән. Һәм яфрагын алган. Бабайга шалканы калган.
Икенче елны Аю белән Бабай бодай чәчкәннәр. Быел инде Бабайдан алдатмам дип уйлаган Аю.
— Мин быел тамырын алам, ә син сабагын ал! — дигән ул Бабайга.
Бабай бодайны урып алган, ә Аюга камылы калган.
Камыр малай
(Рус халык әкияте)
Борын-борын заманда бер Карт белән Карчык торган. Аларның балалары булмаган.
Беркөнне Карт келәттән он себереп алып керә. Карчыгы, онны иләп, каймакка гына камыр баса. Камыр әзер булгач, аңардан бала башы, аннан аякларын, кулларын ясый да тәрәзә төбенә киптерергә куя.
Камыр-курчак кипкәч тәрәзәдән сикереп төшә дә бала булып йөгереп китә. Йөгерә-йөгерә, урманга җитә. Урманга керсә, аңа Куян очрый.
Куян әйтә:
— Мин сине ашыйм,— ди.
— Син мине ашама, мин сиңа җыр җырлармын,— ди Камыр малай.
— Җырла! — ди Куян.
— Мин келәттән себерелгән,
Каймакка басылган,
Камырдан ясалган;
Мин әбидән киттем,
Мин бабайдан киттем,
Синнән китәм дә китәм, —
ди. Куяннан качып китә.
Бара-бара Аюга очрый. Аю әйтә:
— Мин сине ашыйм,— ди.
— Син мине ашама,— ди Камыр малай,— мин сиңа җы җырлармын,— ди.
— Җырла! — ди Аю.
— Мин келәттән себерелгән,
Каймакка басылган,
Камырдан ясалган;
Мин әбидән киттем,
Мин бабайдан киттем,
Мин куяннан киттем,
Синнән китәм дә китәм, —
дип, качып китә.
Бара-бара Төлкегә очрый.
— Мин сине ашыйм,— ди Төлке.
— Син мине.ашама, мин сиңа җыр җырлармын,—ди Камыр малай.
— Җырла! — ди Төлке.
— Мин келәттән себерелгән,
Каймакка басылган,
Камырдан ясалган;
Мин әбидән киттем,
Мин бабайдан киттем,
Мин куяннан киттем,
Мин аюдан киттем,
Синнәм китәм дә китәм, —
дигән икән.
Төлке әйткән:
— Һай, матур да җырлыйсың икән. Йәле, якынрак килеп, минем борын очыма утырып бер җырлап бир әле,— дигән.
Камыр малай, якынрак килеп, тагын бер җырлаган икән, Төлке аны капкан да йоткан.
Өч аю
(Рус халык әкияте )
Бер Кыз өйләреннән чыгып урманга киткән. Урманда ул адашкан һәм кайтырга юл эзли башлаган. Ләкин таба алмаган. Урмандагы кечкенә генә бер өй янына килеп чыккан.
Өйнең ишеге ачык була. Кыз ишектән карый да, беркем дә юклыгын күргәч, эчкә керә.
Бу кечкенә өйдә өч аю яши икән. Аларның берселәре, аны Михаил Иванович дип атаганнар. Ул тузгыган йонлы һәм бик зур аю булган. Икенчесе — әниләре. Ул буйга бераз кечерәк. Аны Настасия Петровна дип йөрткәннәр. Өченчесе — кечкенә генә бер аю баласы. Аңа Мишутка дип дәшкәннәр. Аюлар өйдә юк икән, алар урманга йөрергә чыгып киткәннәр.
Бу кечкенә өйдә ике бүлмә булган: берсе — ашханә, икенчесе йокы бүлмәсе. Кыз аш бүлмәсенә керүгә өстәлдә аш салынган өч савыт күрә. Беренчесе — бик зур савыт, Михаил Ивановичныкы. Икенчесе — кечерәк савыт, Настасия Петровнаныкы. Өченчесе — зәңгәрсу савыт, Мишутканыкы. Һәрбер савыт янында берәр кашык яткан: берсе зур, икенчесе уртача, өченчесе кечкенә.
Кыз башта иң зур кашыкны алган һәм иң зур савыттан ашап караган; аннан соң, уртача кашыкны алып, уртача савыттан ашап караган; соңыннан кечкенә кашыкны алган һәм зәңгәрсу савыттан ашап караган. Аңа Мишутканың ашы барысыннан да тәмлерәк булып тоелган.
Кызның утырасы килгән, һәм ул өстәл янында торган өч урындык күргән: берсе зур — Михаил Ивановичныкы, икенчесе кечерәк — Настасия Петровнаныкы, өченчесе— кечкенә, анысы Мишутканыкы. Кыз элек зур урындыкка менгән һәм аннан егылып төшкән; аннары уртача урындыкка утырып караган, анда җайсыз булган; аннары ул кечкенә урындыкка күчеп утырган. Һәм монда утыру шундый җайлы икән — Кыз көлеп җибәргән. Ул зәңгәр савытны алып тез өстенә куйган да ашарга тотынган. Ашны бөтенләй ашап бетергән дә урындыкта утырган көйгә тирбәлә башлаган.
Урындык ватылып киткән, һәм Кыз идәнгә егылып төшкән. Ул егылган урыныннан торган, урындыкны күтәреп куйган һәм икенче бүлмәгә кереп киткән. Анда өч карават тора икән: аның берсе зур — Михаил Ивановичныкы, икенчесе уртача — Настасия Петровнаныкы, өченчесе кечкенә — Мишутканыкы. Кыз башта зурысына ятып караган, ул артык киң; уртанчысына ятып караган, монысы артык биек; кечкенәсенә ятуы була һәм Кыз шунда ук йокыга китә.
Аюлар өйгә ачыгып кайтканнар һәм ашарга утырганнар.
Зур аю, үз савытын алып карагач, куркыныч тавыш белән үкереп җибәргән:
— Минем савытымнан кем ашаган?
Настасия Петровна, үз савытына карагач, йомшаграк тавыш белән:
— Минем савытымнан кем ашаган? — дип кычкырган.
Ә Мишутка, үзенең буш савытын күргәч, нечкә тавыш белән:
— Минем ашымны кем ашап бетергән? — дип чинаган.
Михаил Иванович үзенең урындыгына караган да куркыныч тавыш белән үкергән:
— Минем урындыкка кем утырган, аны урыныннан кем кузгаткан?
Настасия Петровна урындыгына күз төшергән дә йомшаю тавыш белән:
— Минем урындыкка кем утырган, аны урыныннан кем кузгаткан? — дип кычкырган.
Мишутка, үзенең ватык урындыгын күреп:
— Минем урындыкка кем утырган, кем аны ваткан? — дип чинаган.
Аюлар икенче бүлмәгә кергәннәр.
Михаил Иванович куркынычлы тавыш белән үкергән:
— Минем урынга кем яткан, кем аны изгән?
Йомшаграк тавыш белән:
— Минем урынга кем яткан, аны кем изгән? — дип кычкырган Настасия Петровна. Ә Мишутка, аяк астына кечкена эскәмия куеп, караватына менгән дә нечкә генә тавыш белән чинап җибәргән:
— Минем урында кем ята?
Ул кинәт анда яткан Кызны күреп алган һәм чыелдый башлаган:
— Менә ул! Тот, тот!
— Менә ул! Менә ул! Ай-я-ай! Тот!
Ул Кызны тешләргә теләгән. Кыз, күзләрен ачып җибәрүгә, аюларны күргән һәм тәрәзәгә ташланган. Тәрәзә ачык булган: Кыз тәрәзәдән сикереп төшкән дә урман буйлап йөгергән. Аюлар аны куып җитә алмаганнар.
Теремкәй
(Рус халык әкияте )
Басуда терем-теремкәй урнашкан була.
Бер тычкан-Чыелдык шул теремкәй янына чабып килгән дә:
— Терем-теремкәй, теремдә кем яши? — дип сораган. Аңа җавап бирүче булмый. Тычкан теремкәй эченә керә дә шунда яши башлый.
Көннәрдән беркөнне теремкәй яныннан бака-Бакылдык үтеп бара икән, ул туктаган да сораган:
— Терем-теремкәй! Теремдә кем яши? — дигән.
— Мин, тычкан-Чыелдык. Ә син үзең кем буласың?
— Мин бака-Бакылдык булам.
— Әйдә кер, бергә торырбыз.
Бака-Бакылдык теремкәй эченә сикереп кергән, шул көннән алар төремкәйдә икәү бергә яши башлаганнар.
Бервакыт теремкәй янына куян-Куркак җан-фәрманга чабып килгән. Ул да сораган:
— Терем-теремкәй! Төремкәйдә кем яши? — дигән.
— Мин, тычкан-Чыелдык.
— Мин, бака-Бакылдык. Ә син кем буласың?
— Мин куян-Куркаккай булам.
— Әйдә, алайса, кер. Бергә-бергә яшәрбез.
Куян теремкәй эченә бер сикерүдә кереп тә киткән. Хәзер инде болар өчәү торалар, ди.
Төлке-Хәйләбайның да юлы теремкәй яныннан узган. Ул да, теремкәй янына туктап, тәрәзәгә шакыган да сораган:
— Терем-теремкәй! Теремкәйдә кем яши? — дигән.
— Мин, тычкан-Чыелдык.
— Мин, бака-Бакылдык.
— Мин, куян-Куркаккай.
— Ә син үзең кем буласың?
— Мин төлке-Хәйләбай булам.
— Әйдә кер, бергә яшәрбез.
Төлке-Хәйләбай да теремкәйгә кереп урнашкан. Алар инде дүртәүләп бергә яши башлаганнар.
Яшь бүре-Сорыколак чабып барганда тәрәзәдән караган да сораган:
— Әй, терем-теремкәй! Теремдә кем яши? — дигән.
— Мин, тычкан-Чыелдык.
— Мин, бака-Бакылдык.
— Мин, куян-Куркаккай.
— Мин, төлке-Хәйләбай.
— Ә син үзең кем буласың?
— Мин бүре-Сорыколак булам.
— Әйдә кер, безнең янга!
Бүре дә теремкәйгә керә. Шулай итеп, алар теремкәйдә бишәү җырлый-җырлый яши башлыйлар.
Көтмәгәндә теремкәй янына, лап-лоп атлап, аю-Камытаяк килеп чыга.
Ул теремкәй эчендә җырлаганны ишеткәч, туктый да бөтен көченә акырып җибәрә:
— Терем-теремкәй! Теремдә кемнәр бар? — ди.
— Мин, тычкан-Чыелдык.
— Мин, бака-Бакылдык.
— Мин, куян-Куркаккай.
— Мин, төлке-Хәйләбай.
— Мин, бүре-Соры колак.
— Ә син үзең кем буласың? Мин аю-Камытаяк булам. Кер, алайса, бергә яшәрбез!
Аю теремкәйгә керергә бик озак азаплана, әмма сыя алмый.
— Мин сезнең түбәгездә генә яшәрмен инде, алайса,— ди Камытаяк.
— Син безне сытарсың бит!
— Юк, сытмыйм,— ди.
— Мен, алайса! — диләр.
Аю теремкәйнең түбәсенә үрмәли. Менеп җитүе була — шарт!
Теремкәй сытыла, шатыр-шотыр килеп, бер якка авыша, бөтенләй таралып китә.
Тычкан-Чыелдык, бака-Бакылдык, куян-Куркаккай, төлке-Хәйләбай, бүре-Сорыколак өйдән көчкә чыгып өлгерәләр.
Нишләмәк кирәк, алар шундук, бергәләшеп, бүрәнә ташырга, такта ярырга, яңа теремкәй салырга керешәләр һәм искесеннән дә яхшырак теремкәй салып өлгертәләр. Тагын бергә яши башлыйлар.
Төлке, Куян һәм Әтәч
Абдулла Алиш
Булган, ди, Төлке белән Куян. Төлке боздан, Куян кайрыдан өй салганнар.
Матур яз җиткән. Төлкенең өе эрегән дә аккан, ә Куянның өе һаман шул килеш калган.
Менә Төлке кунып чыгарга Куяннан рөхсәт сораган. Ә соңыннан Куянны үзен куып чыгарган. Куян елый-елый бара икән. Аңа Эт очраган:
— Һау-һау-һау! Куян, нигә елыйсың? — дигән аңа Эт.
— Нигә еламаска?! Минем өем кайрыдан, Төлкенең өе боздан салынган иде. Төлке миннән кунып чыгарга гына рөхсәт сораган иде, соңыннан үземне куып чыгарды,— дигән Куян.
— Елама, Куян! Мин аны куып чыгарырмын,— дигән Эт. Алар өй янына килгәннәр. Эт өрә башлаган:
— Ьау-һау-һау! Төлке, чык, бар кит! Ә Төлке аларга мич башыннан:
— Балта кайрыйм, пычак кайрыйм, сикереп төшәрмен дә өзгәләп ташлармын,— дигән.
Эт курыккан да чыгып качкан.
Куян елый-елый тагын юл буйлап китеп барган. Аңа Аю очраган:
— Нигә елыйсың, Куян?
— Ничек еламаска?! Минем өем кайрыдан, Төлкенең өе боздан салынган иде. Төлке миннән кунып чыгарга гына рөхсәт сорады, соңыннан үземне куып чыгарды,— дигән Куян.
— Елама, Куян,— дигән Аю,— мин аны куып чыгарырмын.
— Юк, куа алмассың шул! Эт барган иде, куып чыгара алмады, син дә куа алмассың,— дигән Куян.
— Юк, куармын! — дигән Аю.
Аю белән Куян кайры өйгә киткәннәр.
— Төлке, бар чыгып кит! — дип акырып җибәргән Аю.
Ә Төлке аларга мич башыннан:
— Мич башында балта кайрыйм, пычак кайрыйм, сикереп төшәрмен дә өзгәләп ташлармын! — ди икән. Аю курыккан да китеп барган.
Куян елый-елый тагын киткән. Юлда аңа Үгез очраган.
— Нигә елыйсың, Куян? — дигән Үгез.
— Ничек еламаска?! Минем өем кайрыдан, Төлкенең өе боздан салынган иде. Төлке миннән кунып чыгарга гына рөхсәт сораган иде, соңыннан үземне куып чыгарды,— дигән Куян.
— Әйдә, Куян, киттек, мин аны куып чыгарырмын,— дигән Үгез.
— Юк, Үгез, куа алмассың. Эт куды, чыгара алмады, Аю куды, чыгара алмады, син дә куып чыгара алмассың,— дигән Куян.
— Юк, куармын! — дигән Үгез.
Алар өй янына килгәннәр. Үгез үкереп җибәргән:
— Бар, Төлке, чыгып кит! — дигән. Ә Төлке аларга мич башыннан:
— Мич башында балта кайрыйм, пычак кайрыйм, сикереп төшәрмен дә өзгәләп ташлармын! — дигән.
Үгез курыккан да йөгереп качып киткән. Куян елый-елый тагын киткән, элеккедән дә каты елый икән бу. Аңа җилкәсенә чалгы салган Әтәч очраган.
— Кикри-күк! Нигә елыйсың, Куян? — дигән Әтәч.
— Ничек еламаска?! Минем өем кайрыдан, Төлкенең өе боздан салынган иде. Төлке миннән кунып чыгарга гына рөхсәт сораган иде, соңыннан үземне куып чыгарды,— дигән Куян.
— Әйдә киттек, мин аны куып чыгарырмын,— дигән Әтәч.
— Юк, Әтәч, куа алмассың! Эт барды, куа алмады, Аю барды, куа алмады, Үгез куды, куа алмады, син дә куа алмассың,— дигән Куян.
— Юк, куармын! — дигән Әтәч.
Алар өй янына барып җиткәннәр. Әтәч тәпиләре белән тибенгән, канатлары белән кагынган:
— Кикри-кү-ү-к!
Җилкәмдә чалгы китерәм,
Төлкене чабып үтерәм!
Тиз төш, Төлке, мич башыннан,
Хәзер үк чыгып кит моннан! —
lигән Әтәч.
Төлке, моны ишеткәч, бик курыккан һәм:
— Хәзер, аягыма гына киям…— дигән.
— Кикри-кү-ү-к!
Җилкәмдә чалгы китерәм,
Төлкене чабып үтерәм!
Тиз төш, Төлке, мич башыннан,
Хәзер үк чыгып кит моннан! —
дип, тагын да ныграк кычкырган Әтәч.
— Тунымны гына киям,— дигән Төлке. Әтәч өченче тапкыр кычкырган:
— Кикри-кү-ү-к!
Җилкәмдә чалгы китерәм,
Төлкене чабып үтерәм!
Тиз төш, Төлке, мич башыннан,
Хәзер үк чыгып кит моннан!
Төлке өйдән чыгып качкан. Әтәч белән Куян өйдә бергә рәхәт-рәхәт тора башлаганнар. Әле дә булса торалар, ди, алар.
Куян кызы
Бер Соры куянның үзе төсле зур колаклы, бик иркә, бик кадерле бер кызы булган. Ул аны бик-бик ярата икән.
Көннәрдән беркөнне Куян иркә кызына өр-яңа киез итекләр алып кайтып биргән.
— Мә, бәбкәм, аякларың туңмасын, сызламасын,— дигән. Кызы бу бүләкне бик шатланып алган. Әнисенә рәхмәтләр
укыган. Хәзер инде ул, яңа киез итекләрен киеп, рәхәтләнеп йөри икән. Ләкин Куян кызы җылы итекләргә өйрәнмәгән булган, ул алардан бик тиз туйган, салып ташлаган. Әнисе тапмасын дип, ал арны яшереп куйган. Әнисе аларны эзләп табып баласына кигезә, ә ул салып ташлый икән. Әнисе кигезсә, ул салган, әнисе тагын кигезгән, ә ул салып ташлаган.
Кар өстеннән дә, боз өстеннән дә яланаяк йөгерә икән. Бер көн буе шулай йөгергән, икенче көнне дә шулай яланаяк йөргән, өченче көнне инде аксый-аксый әнисе янына килгән.
— Әни, әни, минем аягым бик авырта! — дигән. Әнисе аның аякларына караган да аптырап калган.
— Кызым, кызым, якты йолдызым, синең аягың шешкән ич,— дигән.
— Инде ни эшләргә? — дип уйга баткан Куян.— Бу баланы кая алып барырга, ничек дәваларга? — дип кайгырган.
Шулвакыт нәрсәдер кычкырган. Куян агач башына күтәрелеп караган икән — Тиенне күргән. Ул Куянга болай дигән:
— Кайгырма, туганкай, йомшак Куянкай, кызыңның аягын бик тиз төзәтеп була. Моның өчен Доктор Айболитка барырга, аңардан киңәш сорарга кирәк,— дигән.
Куянга чын-чынлап булышырга тотынган, Доктор Айбо-литның өенә үзе илтергә булган.
Куян кызын күтәргән дә Доктор Айболитка киткән, Тиен, агачтан агачка сикереп, аңа юл өйрәткән.
Барып җитсәләр, Доктор Айболитның эше бик күп икән, аңа урманның төрле ерткычлары дәваланырга килгәннәр икән. «Балаларны чиратсыз карыйм мин»,— дигән Доктор Айболит. Куян кызын доктор бүлмәсенә алып кергәннәр, нәрсә белән авыруын сөйләп биргәннәр. Доктор Айболит Куян кызының аягына дарулар сөрткән һәм аңа болай дигән:
— Аягың төзәлгәч, киез итекләрне инде салкын көннәрдә бер дә салма, сүзне тыңла, тагын начар хәлгә калма,— дигән.
Доктор Айболитка алар бик зур рәхмәтләр әйткәннәр, саубуллашып өйләренә кайтып киткәннәр. Өч көн дигәндә, Куян баласының аягы төзәлгән. Ул инде хәзер киез итеген бер дә салмый киеп йөри икән.
Кем нәрсә ярата?
(Татар халык әкияте)
Бер йортта Песи белән Эт, Әтәч һәм Кәҗә яшәгәннәр. Кич белән алар ишек төбенә җыелалар да үзләренең эшләре турында сөйләшәләр икән. Сөйләшәләр дә бәхәсләшеп тә китәләр икән. «Кем нәрсә ярата? Нинди азык тәмлерәк?» дип бәхәсләшәләр икән.
— Иң тәмле сый,— сөт,— ди Песи.— Сөттән соң бер Тычкан да тотып кабып җибәрсәң, бигрәк тә шәп була инде! Тик Тычканны тотуы кыен.
— Сөт нәрсә? Ул бит сыек, тамак туйдырмый. Ә менә ярма бөртекләрен, солы орлыгын тук-тук итеп чүпләсәң — менә шунда тамак тук-тук-тук була! — ди Әтәч.
— Юк-юк! — дип сүзгә кушыла Акбай.— Бөртек чүпләп кенә туеп бул-бул-булмый. Менә сөяк кимерсәң, чынлап та әйбәт була, шунда ук тук буласың. Нинди азык тәмле, нинди азык файдалы икәнен миннән дә әйбәт белгән хайван юк.
— Нәрсә-ә-ә сөйлисең син,— дип каршы килә Кәҗә.— Менә кәбестә-ә-ә булса икән. Иң тәмле азык — кәбестә-ә-ә! — Ди ул.
Алар бәхәсләшәләр икән әле — һаман килешә алганнары юк, ди.
Елак әтәч
Батулла
Бер Әтәч очрады миңа бүген. Акырыплар елап утырган көне.
— Нигә елыйсың, Әтәчкәй? — дип сорадым. Әтәч томшыгын ачып күрсәтте. Тешләре коелып беткән икән мескеннең.]
Әтәч һаман елый:
— И-и-и, томшыгым авырта-та. Йоклый алмыйм. Ашый алмыйм. Чукый алмыйм.
— Кем койды соң синең тешләреңне, Әтәчкәй? — дим. |
— Конфет күп ашадым. Шоколад яратам мин. Менә хәзер ашый алмыйм, йоклый алмыйм, томшыгым сызлый-и-и-и,— дип елый Әтәч.
— Син бит Әтәч түгел, улым, елама. Алайса тавыклар көләр үзеңнән. Әнә Әтәчкәйдән бөтен тавыклар көлә икән хәзер.
— Елак-елак, елтын колак,
Карама таяк, карт әтәч.
Гарьлек, хурлык,
Бер түбәтәй орлык,—
дип җыр чыгарганнар тавыклар Әтәч турында.
Син бит Әтәч түгел, конфет күп ашама, шоколад сорам Йә елак Әтәч сыман тешсез калырсың, аннары йоклый ал массың.
Җиләккә барганда
Җәвад Тәрҗеманов
Шулай беркөнне Рөстәм исемле акыллы малай[1] урманга җиләккә бармакчы булган. Аяк арасында сырпаланып йөрүче песи баласы аңа: «Мияу-мияу, мине дә үзең белән ал әле…» — дигән. «Әйдә,— дигән Рөстәм.— Бергә-бергә күңелле булыр…»
Болар ишегалдына чыкканнар икән, каршыларына койрыгын уйнаткалап маэмай килгән: «Һау-һау, мин дә барам…»
Ә коймага кунган тавык малае, канатларын җилпеп: «Кик-рикү-үк! Әйдә киттек хәзер үк!» — дип кычкырган.
Иң алдан зур-зур атлап Рөстәм бара. Аннан — песи баласы Мияу, аннан — көчек Һауһау, аннан — тавык малае Кикрикүк. Баралар, баралар икән болар, шулчак каршыларына кызыл оек кигән каз бәбкәсе килеп чыккан: «Кыйгак-кыйгак, болай матур итеп тезелеп кая киттегез?» Тегеләр: «Урманга җиләккә барабыз,— дигәннәр.— Әйдә, син дә безнең белән. Бергә-бергә күңелле булыр».
Тагын кузгалып киткәннәр болар. Иң алдан зур-зур атлап Рөстәм бара. Аннан — Мияу, аннан — Һауһау, аннан — Кикрикүк, иң арттан — Кыйгак. Баралар, баралар икән болар, болында әнисе тирәсендә уйнаклап йөрүче колынны очратканнар һәм җиләккә барырга чакырганнар. «Миһа-һа-а!» — дип шатланып кешнәп җибәргән тай, әнисе аңа рөхсәт биргәч.
Болар тагын кузгалып киткәннәр. Иң алдан зур-зур атлап Рөстәм бара икән. Аннан — песи баласы Мияу, аннан — көчек Ьауһау, аннан — тавык малае Кикрикүк, аннан — каз бәбкәсе Кыйгак, иң соңыннан — колын Миһаһа. Баралар, баралар икән, арттан кәҗә бәтие кычкырганны ишеткәннәр: «Мә-ә-ә-мә-ә-ә, мин дә барам…» Тегеләр: «Әйдә, бергә-бергә күңелле булыр»,— дигәннәр. Иң алдан зур-зур атлап Рөстәм бара. Аннан — Мияу, аннан — Һауһау, аннан — Кикрикүк, аннан — Кыйгак, аннан — Миһаһа, иң соңыннан — бәти Мәәә. Шунда каршыларына…
Бу әкият менә шулай бала йоклап киткәнче дәвам итә. Дәвамын әкият сөйләүче үзе уйлап таба.
Кыз һәм икмәк
Балалар матбугатыннан
Бер авылда Гөлназ исемле кыз яшәгән, ди. Бер начар гадәте булган аның: ул көйсезләнергә ярата икән. Бервакыт әбисе аны өстәл янына аш ашарга чакырган. Тәлинкә янына бер телем арыш ипие куйган. Шунда Гөлназ: «Мин сезнең бу ипиегезне ашамыйм, үзегез ашагыз, миңа конфет бирегез»,— дип киреләнә башлаган.
Шулвакыт бөтен өйне дер селкетеп, тәрәзә янына Трактор килеп туктаган:
— Мин басуны сөрдем, тырмаладым, орлык чәчтем. Ашлык куе, биек булып үсте, башаклар алтын-сары төскә керде. Ипи кирәкми дигәне өчен Гөлназга мин бик ачулы! — дигән.
Аның артыннан Комбайн килеп кергән:
— Күрсәтегез әле миңа ул ипи яратмаган Гөлназ исемле кызны! Мин юкка гына ашлыкны урдым, суктыммы? Көннәр, төннәр буе басудан кайтмадым,— дип ачуланган.
Өй янына тырылдап Йөк машинасы якынлашкан һәм яңгыратып кычкырып җибәргән:
— Мин дә ипи яратмаган Гөлназ турында ишеттем, бик үпкәләдем. Без шофер белән ару-талуны белмичә ашлыкны амбарга ташыдык. Бер дә юкка тырышканбыз икән!
Тәрәзә артында шакылдаган, гүләгән, шыгырдаган тавышлар килгән, өй дер селкенгән. Канатларын әйләндереп, Тегермән ашыгып килеп туктаган.
— Монда ничек шауламаска, ачуланмаска! Мин бер файда-сызга ашлыктан он ясадыммы? Ә Гөлназ ипигә карамый да!
Мич тә капкачларын шалтыраткан:
— Мин дә аз эшләмәдем. Гөлназ өчен гөбердәп торган ипи пешердем,— дигән.
Әбисе, аңа шелтәле карап:
— Күрдеңме, кызым, сиңа өстәл өстендә ипи булсын өчен барысы да күпме эш эшләгәннәр, тырышканнар,— дигән.
Гөлназга бик оят булган. Ул өстәл янына килгән дә:
— Әби, миңа аш ашарга ипи бирче,— дип пышылдаган. Ашны ипи белән ялт итеп ашап та бетергән. Аннан соң ишегалдына чыккан. Трактор йөртүчегә, шоферга, тегермәнгә, комбайнчыга һәм әбисенә:
— Бик зур рәхмәт! Ипи бик тәмле! — дигән.
Сания инде зур үсте…
Госман Бакир
(Өзек )
Сания әле бик кечкенә, ләкин аның дәү үсәсе килә. Әнисе аңа: «Син зур булдың инде, уенчыкларыңны ватма»,—ди. Кая әле аңа зур булырга! Өстәл биеклеге дә юк ич, өстәл астыннан ул башын имичә дә үтеп чыга. «Кайчан дәү үсәрмен икән, кайчан өстәл өстендәге әйберләрне күрә алырмын икән?» — ди торгандыр инде ул.
Кайчакта Сания әнисе белән күрше кибеткә керә. Кибеттән чыкканда әнисенең сумкасы әйбер белән тулы була. «Әни, мин дәү үстем инде, сумканы үзем күтәрим, миңа бир!» — ди ул. Кая әле аңа сумка күтәрергә! Ул үзе дә сумка хәтле генә диярлек! Шулай да әнисе: «Әйдә, алайса, икәү күтәреп барыйк!» — ди. Сумканы икәү күтәрәләр. Билгеле инде, ул әле сумканы күтәреп бара алмый, тик әнисе күтәргән сумкага асылынып кына бара. Урамдагы кешеләр, моны күреп:
— Ай-яй, нинди зур үскән бу кыз! Әнисенә ничек булыша! — дигән шикелле елмаеп калалар.
Бәби әйтә
Мирсәй Әмир
Иртәгә Яңа ел дигән көн иде. Айгөл исемле кечкенә кыз үзенең әнисе белән бергә Яңа елны күңелле итеп каршы алырга әзерләнә иде. Менә аның әнисе, Айгөл белән бергәләп, идән уртасына зур итеп чыршы хәзерли. Яңа елда Айгөл янына үзе кебек кечкенә кунаклар киләчәк. Әй кызык булыр! Алар шул чыршы әйләнәсендә биерләр, җырларлар, белгән шигырьләрен сөйләрләр. Ә соңыннан чыршыга эленгән бүләкләрне алырлар. Әй кызык булыр!
Айгөл, шуларны уйлап, кычкырып көлеп җибәрде. Зур бүлмәнең бер почмагында торган тәгәрмәчле карават өстендә кечкенә бәбиләре йоклап ята иде. Айгөл кычкырып көлгән тавышка бәби уянды. Әнисе әйтте Айгөлгә:
— Айгөл, кызым, тавышланмыйча гына бәбине селкет әле, тагын әзрәк йокласын. Минем эшем бар.
Айгөл тәгәрмәчле караватны бер — алга, бер артка йөртә башлады. Ә бәби йокламый. Әллә йокысы туйган, әллә Айгөл селкетә белми. Бәби нәрсәдер әйтергә тырышкан кебек, мыгыр-мыгыр килә. Ул арада кычкырып та җибәрде:
— Үә, үә!
Бәби шулай кычкыргач, Айгөл әнисенә әйтте:
— Әни, бәби әйтә, әни, ал! — ди.
Әнисе бәбине кулына алды. Әнисе кулына кергәч, бәби тешсез авызы белән кызык итеп көлде. Нәрсәдер әйткән төсле әйтте:
— Анна… Илл!..
— Яңа ел шул, улым, Яңа ел! — диде әнисе.
Айгөл аптырап китте. Ул бәбине сөйләшә алмый дип белә иде.
— Әни,— диде ул,— бәби «Яңа ел» дип әйтә беләмени? Сөйләшә белми бит ул.
— Нигә белмәсен, белә.
— Бәбичә сөйләшә белгән кеше дә буламы? — дип сорады Айгөл.
— Зур кешеләр бәби белән сөйләшә беләләр. Менә син дә, бәбине яратсаң, аның белән сөйләшергә өйрәнерсең,— диде әнисе Айгөлгә.
Карлар ява
Зиннур Хөснияр
Тышта ап-ак кар ява. Агач ботакларына мамыктай йомшак бәс куна. Бакча аеруча ямьләнеп киткән. Илгизәргә бу күренеш бик ошады. Ул, чанасын алып, урамга чыкты. Алар, күрше малайлары беләнбергәләп, бакча артындагы куаклыкта туйганчы уйнадылар. Йомшак карны тәгәрәтеп шар ясадылар. Ап-ак шар тәгәрәгән саен калыная, зурая барды. Балалар куандылар:
— Ай-яй, нинди матур булды!
— Әйдә, тагын тәгәрәтик әле!
— Әйдә, әйдә!
Балалар кардан ак аю һәм Кар бабай сыны ясап куйдылар. Ал арның шатлыгы тагы да арта:
— Кулына таяк тоттырыйк!
— Күзенә күмер куйыйк!
— Борын да ясыйк! Борыны кып-кызыл булсын!
Балалар шулай эшләделәр дә. Берсе өйдән кишер алып чыкты. Шуннан Кар бабайга борын ясап куйдылар. Аннан соң үзләре, читтән карап, рәхәтләнеп көлештеләр.
Зилә бакчага бара
— Кик-ри-кү-үү-үк! — дип кычкырды кызыл кикрикле әтәч.— Бу өйдә ялкаулар ю-ю-юк!
Инде таң аткан икән, торыр вакыт та җиткән.
— Үс-үс, ү-ү-үс, кызым! — диде Зиләгә әнисе.
— Үз кызым, үз кызым! — диде әтисе. Зилә күнегүләр ясарга кереште:
— Бер, ике, өч, бер, ике, өч.
Миңа керә көч,
Миндә була көч.
Зилә күлмәк кия, төймәләрен каптыра. Аннары битен юа ә песи карап тора.
Песи, песи, пескәем,
Уеннан һич туймыйсың,
Ник битеңне юмыйсың?
Тычканнарың күрерләр
Һәм үзеңнән көләрләр…
Песи бик тә оялды, кулына сабын алды. Зилә урамга чыкты, күреп алды чыпчыкны, үзенә дәште кошчыкны. Чыпчык канат җилпеде, аннары телгә килде:
— Хәерле иртә, хәерле иртә,
Зилә бакчага китә.
Бары ялкау Акбай гына
һаман да черем итә.
Акбай моны ишетте һәм шартларга җитеште. Зилә аны оялтты:
Бакчага кәҗә кергән,
Кәбестәне кимергән.
Ишетмәгән, күрмәгән:
Акбай йоклап симергән.
Кызарынды, бүртенде, Акбайга кыен булды, һау-һаулап кәҗә куды.
Зилә бакчага китә, аны әтисе илтә. Зилә җәяүләп бара-ерак түгел ич ара.
— Бер атлыйсы… ике, өч, дүрт, биш…
Инде юлның яртысы, әнә бакча капкасы, тәрбияче апасы Килеп җитә ул бик тиз:
— Бер, ике, өч, дүрт, биш.
— Исәнмесез! — ди Зилә. Тәрбияче апа елмаеп килә. Әтисе китеп бара, Зилә бакчада кала.
Ә бакчада — бәбиләр, бик күп, бик күп тәтиләр.
Яңа чана
Рәисә Ишморатова
Раиләләрнең ишегалдында балалар бик күп. Алар бер-берсен яраталар, бергәләп төрле-төрле уеннар уйныйлар. Быел кыш тау ясадылар. Һәркайсының чанасы бар. Тик Раиләнең генә чанасы юк. Ул уйнарга чыккач, Фирая белән Гүзәл йөгереп киләләр дә:
— Раилә, кил, чанада шу,— дип, үз чаналарын биреп торалар.
Беркөнне Раиләнең әтисе дә чана алып кайтты. Раилә шатлыгыннан нишләргә белмәде. Биеп тә алды, сикергәләп тә. Әтисе Раиләгә:
— Чанаңны саклап кына шу, ватма,— диде.
— Ярар,— диде Раилә. Ул, чанасын тартып, ишегалдына чыкты. Аны балалар чолгап алды. Алар: «Раиләгә дә чана алганнар!» —дип шатландылар. Раилә горурланып шуды да шуды чанада. Үз чанасы булгач, тагын да күңеллерәк икән аңа. Бераздан аның янына күрше малае Илдар килде.
— Раилә, чанаңны биреп тор әле, мин дә шуып карыйм әле,— диде ул. Кыз аңа кулын гына селтәде:
— Кит, кит, бирмим, йә ватарсың,— диде дә Илдар яныннан выжылдап шуып китте. Фирая белән Гүзәл, бу сүзләрне ишеткәч:
— Ул чанасын кызгана, саран, саран,— дип, Раиләне үрти башладылар. Раилә, чанасын өстерәп, Илдар янына килде. Аңа чанасын бирергә теләде. Тик Илдар аңа әйләнеп тә карамады. Раиләгә бик күңелсез булып китте. Аны хәзер яңа чана шатландырмый иде инде.
Рөстәм
Дәрҗия Аппаковадан
Беркөн мин улым Рөстәм белән әбиләрдә кунакта булдым. Самовар, җырлый-җырлый, өстәлгә килеп басты. Самовар артыннан ит сумсалары, алма, карбызлар, конфетлар килеп тулдылар өстәлгә. Алмалары: «Мине ал, мине ал!»; конфетлары: «Кулыңны суз! Ах,тәмле без, ах тәмле!»; карбызлары: «Ал-кызыл без! Ал-кызыл! Кап авызыңа, эрербез»,— диешә сыман, алдыбызда кызыктырып яталар.
Рөстәм кулын сузарга ашыкмады. Башта миңа карады ул. Аннан әбисенә карады.
Әбисе аның тәлинкәсенә өч сумса салды. Мин бер алма алып бирдем. Апасы аның алдына конфет, бер телем карбыз куйды.
Улым үзен бик әдәпле тотты. Ашыкмый гына ашады, авызын чапылдатмады. Ашъяулыкка карбыз суын агызмады.
[1] Һәркем үз улының яки кызының исемен әйтеп сөйли (автор искәрмәсе ).
Татарские народные сказки
Шүрәле, пәри, егетләр һәм байлар — әлеге татар персонажлары татарларга гына түгел, Россиядә яшәүче башка күп кенә халыкларга да таныш. Бай кызын хатынлыкка алган камырдан ясалган кеше маҗаралары турында укыганыгыз бармы әле? Рәхәтләнеп укыгыз!
Раскрыть
Скрыть
Татар әкиятләре онлайн укырга
Завещание
Неправильно понятые последние слова отца усложнили жизнь сыновьям. Лишь дружба и труд оказались достойны упоминания в завещании.
Камыр-батыр
Если ты правильно выбираешь друзей – то с их помощью можно даже жениться на байской дочери.
Козел и баран
Хитрость и смекалка помогут победить любых врагов. Ну, и не помешает найденная на дороге волчья голова.
Ловкий джигит
Если вы прирождённый бизнесмен, то даже стог сена станет началом отличной финансовой карьеры. Конечно, если вы знаете координаты острова, где живут волшебные пэри.
Старик и лентяй
Хитростью и личным примером можно перевоспитать даже закоренелого лентяя.
Три вопроса
Если тебе задали сложный вопрос – подумай. Задали три сложных вопроса – подумай трижды. Тогда точно дашь мудрый ответ.
Убыр-Таз
Тот, кто добр и честен, всегда остаётся в выигрыше. А вор и обманщик будет наказан, по справедливости.
Шах-петух
Хвастовство и самолюбование до добра не доведут. Можно и суп попасть.
Шомбай
Обещания надо выполнять, а за работу – платить. Иначе можно стать объектом недоброй шутки.
Шүрәле
Хитёр лесной дух и на проказы горазд – а татарский батыр всё равно хитрее.
Татар әкиятләре
Әтәч белән Төлке
Төлке бервакытны агач яныннан үткәндә күрде, агач башында бер Әтәч утыра. Әтәчкә әйтте:
— Әй, дус, агач башыннан төшмисеңме, җәмәгать булып бергә намаз укыр идек, — диде. Әтәч әйтте:
— Әле хәзер дә имам агач артында йоклап ята, имамны уят! — диде.
Төлке карады, күрде: агач артында бер эт ята. Курыкты, качып китә башлады. Әтәч әйтте:
— Кая барасың, җәмәгать булып намаз укырбыз, — диде.
Төлке әйтте:
— Тукта, сабыр ит, тәһарәтем бозылды, тәһарәт яңартып килим, — диде дә, койрыгын күтәреп сызды.
Татар халык әкияте
Алпамша
Алпамша ярлы гаиләдән чыккан бер малай була. Ул бик күп еллар көтү көтә. Көтү көткән вакытында очрый моңа бер кыр казы бәбкәсе. Ул кыр казы бәбкәсе яз башыннан башлап асрый, үзе белән көтүдә йөртә. Көз җитә. Каз булып үскәч, кыр казы бәбкәсе очып китә, көтүчене ташлый бу. «Эх, шайтан алгыры, асрадым, җәй буенча йөрттем, икмәкләр ашаттым, нигә бу мине ташлап китте икән?» – ди Алпамша. Бу бераздан казны оныта:
«Китте дә бетте инде бу», – ди.
Көтү көткән вакытта, моңа бер карт очрый. Карт әйтә моңа:
– Алпамша, ди, син үзең бик куәтле малай, ди, менә шул тауда чабыш була шушы көннәрдә, ди, шунда алдан чыккан кешегә патша Сандугач исемле кызын бирә икән, – ди.
– Аның, ди, бабай, ди, шартлары нинди икән? – ди.
– Аның, ди, шарты шул, ди: өч тегермән ташының икесен култык астына кыстырып, берсен кулга киеп тауга менгән кешегә патша кызын бирә, – ди.
Алпамша уйлап та тормый, икенче көнне, көтүен ташлап, ярыш була торган урынга китә. Барып җитә мәйданга. Мәйданда тезелгән булса кирәк йөзләгән халык. Бу да тезелә. Моның кием начар, көтүче булгач, моннан көләләр.
Бервакытны моңа килеп җитә чират. Алпамша ташны тотып алып, берсен икенчесенә китереп бәреп яра да, ике ташны кулына киеп, ярылган ике ташны култык астына кыстыра да тауга менеп китә. Халык: «Юк кына кеше, менеп китте бит», – дип, шаккатып карап кала. Менеп җитә бу тау башына. Патша тау башында була. Ул бик яхшы киемнәр алып менгән була. Ул Алпамшаны киендереп, үзенең янына утыртып алып кайтып китә. Кайталар, ясыйлар туй. Патша ярты патшалыгын бирә. Алпамшага:
– Яртысына мин җавап бирәм, яртысын син кара, – ди. Шуннан берничә генә ай элек Кылтап дигән бер патша Сандугачка яучы җибәргән икән. Патшага:
– Кызыңны бирсәң бирәсең, бирмәсәң – сугышып алам, – дип әйттергән бу.
Хәзер кыз кияүдә инде, Кылтап патша теләсә нишләсен!
Хәзер Кылтап сугып: ачты. Кылтап патшаның сугыш башлавы турындагы хәбәрне ишеткәннән соң, Алпамша бабасы белән киңәшә:
– Нишлибез? – ди. – Сугышка Сандугач белән икебез барабыз, – ди. Бабасыннан ат сорый: – Бабай, ди, син безгә ат бир инде, – ди.
Бабасы әйтә: – Әнә фәлән җирдә ике полк кавалерия тора, шуннан үзегез – теләгән атны сайлап алыгыз, – ди. Хәзер Алпамша белән патша кызы Сандугачны полк торган җиргә алып китәләр. Барып керәләр атлар арасына.
Тотыналар ат сайларга. Алпамша, ишектән кергәч тә, атларның койрыгын тартырга тотына. Койрыгыннан тартып җибәрә – атның тиресе суырылып чыга. Бу сарайда яраклы ат табылмый. Икенче сарайга кереп, бер атның койрыгын тартып җибәргән иде, ат селкенеп кенә куйды. Алпамша: «Менә бу ат миңа ярарлык ат икән», – ди.
Дутан батыр
Элек заманда бер батыр булган. Үзе бик фәкыйрь икән, ди. Тирә-якта һич ил булмаган. Берәрсе яу чабарга килсә, моңар килеп: «Безнең малларыбызны таларга килделәр, әйдәсәнә!» – дип чакыралар икән.
Бу һәрвакыт өстен чыга, моның шикелле батыр булмый, моңар җиткән кеше юк икән.
Шулай итә-итә, һәр авылдан моңар, яратып, кызларын бирәләр. Моның тугыз хатыны була. Тугыз хатынына тугыз землянка хәзерли, һәркайсы аерым тора. Кызларның аталары үзләренә тиешле малларын да биреп җибәрә, батырның мал да бик үрчи хәзер. Тугыз хатыннан кырык ул, кырык кыз туа. Сиксән баласы була моның. Ә яшь хатыныннан бер генә бала туа, аның исеме Дутан була.
Бер көнне сиксән бала җыелып киңәшләшәләр: «Безгә бо-лай ятып ярамый, без бер-беребезгә ярамыйбыз, сезгә булса-кирәк хатын, безгә булса – кирәк тормышка чыгу», – диләр кызлар.
Болар елкысын көткән бер карт бар икән. Болар сиксәне сиксән атка атланып китәләр теге көтүче бабай янына. Бабайга әйтәләр:
– Белгән җирең булса, безгә әйт, якын-тирәдә ил дигән нәрсә бармы, без шулай киңәшкә килгән идек, – диләр.
Бабай әйтә:
– Моннан ун көнлек җирдә, төшлекнең уң ягында, бай тирәкле калын урман бар, шунда барыгыз, ди. Атларыгызга дагалар салдырыгыз, коралсыз чыкмагыз, – ди. Дутанга аерып әйтә: – Балам, ди, чын сүземне сиңа әйтәмен, күк айгырның өереннән бер тай туган иде, син шуны тотып мен, башка ярамас сиңа, ди. Ул хасиятле ат булыр. Бу җыелып чыгуыгызның бөтен җәфасы, мәшәкате сиңа гына төшәр, – ди.
Ул вакытта Дутан бик яшь була әле. Шулай да бик батыр булмакчы инде бу. Болар, һәркайсы өйләренә кайтып, атларына дагалар салдырып, үзләренә кораллар әзерләп, ата-аналарын-нан рөхсәт сорап, ил эзләргә сәфәр чыгып китәләр.
Барып-барып, теге калын урманны күрәләр. «Бу урманда ни бар икән?» – дип, тизрәк чабып урманга керәләр. Урманда
һәртөрле җимешләр бар икән. Атларыннан төшеп, шул җимешләр белән тамак туйдыралар. Болар, ашап-эчеп, һәркайсы үзенең аты янында ятып йоклый.
Бу урманда бер Җалмавыз карчык бар икән. Бу Җалмавыз карчык адәм исен сизгәннән соң килеп чыга да, авызын зур ачып, боларны йота. Дутан янына да бара. Йотыйм дип авызын ачканда, Дутанның тае тыпырчына башлый, кешни, пошкыра. Атының тыпырчынганын сизеп, Дутан уянып китә. Торып караса як-ягына: туганнары юк, атлары гына калган. Дутан каршында күрә маңгаенда табак шикелле зур күзле бер карчыкны. Дутан мылтыгын алып атыйм дигәндә, Җалмавыз карчык әйтә:
– Балам, сабыр ит, атмый тор, ди. Туганнарың миндә, алар бар да исәннәр. Мин сине бер йомышка кушамын, әгәр шул йомышны үтәсәң, туганнарыңны коткарам, ди. Син анда җиде айсыз барып җитә алмассың, ди. Мохит диңгезенең уртасында бер патша бар, шуның бер кызы бар. Ул кызның исеме Көнекәй. Аның сылулыгын әйтеп бетерерлек кенә түгел. Шуны алып кайтып бирсәң, котылырсың. Алып кайтып бирмәсәң, туганнарың миндә кала, – ди.
Дутан аның сүзен тыңлап торды да бармакчы булды.
– Мин анда ялгыз баралмам бит, минем туганнарымны исән көе бир миңа, ди. Миңа юлдаш булырлар, – ди.
– Кызны алып кайтам дип сүз бирәсеңме?
– Бирәм.
– Мә, алайса.
Туганнарын һәркайсын косып ташлады бу карчык. Бар да исән-сау.
– Йә, абыйлар, – ди Дутан әйтә, – бу карчык миңа бер йомыш куша, кайсыгыз миңа юлдаш буласыз? – ди.
Туганнары:
– Без бара алмыйбыз анда, – дип кырт кистеләр. Дутан үзе генә бармакчы булды. Дутан юл җаен сорый инде хәзер. Юлның кай җирдән барасын өйрәтә Җалмавыз. Аннан соң, кирәк булыр дип, ат башы хәтле ике алтын бирде.
Шулай итеп, чыгып китте Дутан. Аның юлдашы шул искән каты җилләр генә инде хәзер. Тай бик шәп бара моның: көннән-көн атының йөрешенә хәйран калып бара. «Атым беренче булачак икән», – дип уйлый.
Корчаңгы тай
Борын заманда булган бер кеше, аның булган өч улы. Таз булган, ди, кече улы. Болар бер дә ашлык чәчмәгәннәр. Элек боларны әтисе эшләп туйдырган. Әтиләре картайгач, малайлары үсеп җиткәч, боларга әйткән:
– Улларым, дигән, без дә ашлык чәчик, кеше чәчә бит, дигән. Сез улларым, дигән, барыгыз базарга, алып кайтыгыз солы, – дигән.
Болар базарга баралар, алып кайталар биш пот солы. Биш пот солыны бер җиргә илтеп чәчәләр, җирнең буе сиксән сажин була. Чәчәләр дә бер атна торалар. Бераздан җирне барып карыйлар. Карасалар, солы тишелеп чыкмаган. Моны әтиләренә кайтып әйтәләр.
– Әй, улларым, сез солыны чәчмәгәнсез, сатып эчкәнсез, – ди, ышанмый әтиләре. Үзе килә карарга. Барып карый, солы тишелеп чыкмаган.
– Чынлап та солы тишелмәгән, ди, әллә сирәк булганмы? Тагы чәчеп карыйк, – ди.
Базарга китәләр дә тагы биш пот солы алып кайталар. Тагы да шул ук җиргә илтеп чәчәләр. Чәчәләр дә, бер атна узгач, тагын барып карыйлар. Солы тишелмәгән. Күршеләрнеке тишелеп, ямь-яшел булган, ә боларның – – кап-кара. Әтиләренә кайтып әйтәләр.
– Әти, безнең солы тишелмәгән, – диләр. Инде карт ышана.
– Улым, берәр хәл бардыр безнең җирдә, әллә төнлә сакларга барасызмы? – ди.
Иң элек олы малаен сакларга җибәрә.
– Улым, төне буе сакла, йоклама, – ди.
Бу малай сакларга барса да бара, бармаса да бара. Боларның җирләре урман буенда икән. Җир өстенә баргач, бераз тора да тая бу. Ерак түгел була бер кордон, кордонга бара да йоклый бу. Иртә белән иртүк тора да кайта.
– Соң, улым, нәрсә бар, ни күрдең җир өстендә? – ди атасы.
– Ни, ди, анда нәрсә булсын, сандугачлар да сайрамый анда, төне буе йокламадым, – ди.
Әтиләре хәзер уртанчы улын җибәрә.
– Йә, уртанчы улым, син бар әле, син берәр эш чыгара алмассыңмы? – ди.
Хәзер уртанчы малае китә. Уртанчы малае барырга чыккач та, абыйсы йөгереп чыга моның артыннан.
– Энекәш, син ялгыз куркырсың, мин кордонга бардым да йокладым, син дә шулай йокла, – ди.
– Ярар, абый, алай булгач, – дип китә теге.
Җир өстенә керми дә бу. Туп-туры кордонга бара да ятып йоклый. Иртә белән кайта. Әтисе тагын сорый:
– Улым, ни булды? – ди.
– Юк, әти, анда берни дә юк, – ди малай. – Солы тишелеп чыкканмы?
– Юк, тишелмәгән, – ди.
Хәзер моның кече малаена барырга чират җитте бит инде. Бу малайга бер дә көн юк инде. Тазның бер аягында оек белән чабата, бер аягында иске киез итек. Хәзер Тазга әйтә инде атасы:
– Йә, улым, хәзер син бар инде. Синнән берәр эш чыкмасмы, булмады тегеләрдән, – ди.
Таз әйтә:
– Мин барырмын баруын да, ди, миңа бер корык кирәк булыр, берәр киек килеп чыгуы бар, – ди.
Сораганнарын хәзерлиләр дә җибәрәләр Тазны. Китә бу. Җир өстенә бара. Җирнең ике ягында киң ызан калган була, инде бик куе әремнәр үскән икән, шунда кереп ята. Сәгать сигез дә җитә, тугыз да, бернәрсә дә юк. Сәгать унике дә җитә, моның йокысы килә башлый. Никадәр түзәргә тырышса да, йокымсырап китә егет.
Менә бер заман җил-давыл кузгала. Бары моның җире өстендә генә була ул давыл. Бу җил-давыл әле бер башына, әле икенче башына китеп йөри җирнең, тырмалаган шикелле өстерәлеп йөри. Таз аптырый моңа: «Нәрсә икән бу?» – ди. Куркып та китә инде. Өстерәлеп йөри торган нәрсә килеп җитәрәк, ни булса, шул булыр дип сикереп тора да, корык белән кизәнеп суга да. Корык белән сугуы була, моның янына килеп төшә озын чәчле бер хатын. Таз моны акыртып кыйный, теге хатын моңар ялына башлый:
– Син мине кыйнама, мин синең солыңны таң атканчы үстереп җиткерәм, ди. Аннары соң синең нужа вакытың булыр бер заман, менә мин сиңа бирәм бер чәч бөртегемне, ди, шул чәч бөртегенә ут төртерсең, җаныңа ни кирәк, шул булыр, – ди.
Хәзер шулай ризалашып, чәч бөртеген ала да кайтып китә инде егет. Кайтып китә дә ятып йоклый бу. Әтисенә дә әйтми, берсенә дә әйтми. Иртә белән карасалар, Таз мич башында йоклап ята.
– Һай, Таз шайтан, ни арада кайтып яткан әле, – ди әтисе. – Сакламагандыр, Таз шайтан, – ди.
Велосипедлы Мөнир
Мөниргә әтисе магазиннан өр-яңа велосипед сатып алды. Мөнир велосипедын җитәкләде дә урамга чыкты. Аның тирәсенә шундук иптәш малайлары җыелды.
Велосипедлы Мөнир. Нурихан Фəттах буенча.
– Мөнир, йөреп торырга миңа да бирерсең әле велосипедыңны? – диде Илдус.
Бүтән малайлар да:
– Эх, нинди ялтырап тора! – Бер генә тотып карыйм әле, – диештеләр.
Мөнир велосипедын бик кызганды. Аның үз әйберенә беркемне дә кагылдырасы килмәде.
– Теләнмәгез дә, берегезгә дә бирмим, – диде ул кырт кисеп.
Ләкин Мөнир велосипедта йөри белми иде. Шуңа күрә аны, велосипедка утыргач аумас өчен, арттан кем дә булса тотып барырга тиеш иде.
– Ярар, алайса, син генә йөреп карарсың, – диде ул Илдуска. – Тик мин утыргач, син велосипедны тотарсың… ычкындыра күрмә… Басуга чыгып, әнә теге чыршы турысына җиткәч, мин төшәрмен дә, син китәрсең.
Илдус шатланып риза булды. Мөнир киртә янына килде дә велосипедның ияренә атланып утырды. Ильдус велосипедны тотып торды. Менә алар әкрен генә кузгалып киттеләр. Велосипед баштарак әле бер якка, әле икенче якка кыйшайды. Əгәр Илдус ныгытып тотмаган булса, Мөнир шундук егылып төшкән булыр иде. Шулай да ул бераздан тигезлеген саклый ала башлады, һәм велосипед такыр юлдан җиңел генә тәгәрәп китте. Тиздән иптәшләре дә, авыл да артта калды. Алар юл буендагы чыршы турысына якынлаштылар. Илдус бик кызу йөгерүдән тирләп чыкты, кызарды.
– Тукта инде, Мөнир… – диде Илдус, ялгыз чыршыны узып киткәч.
Мөнир туктамады, киресенчә, тагын да кызурак бара башлады.
– Мөнир, йөрерсең дип үзең әйттең ич… тукта инде, – диде Илдус, кызганыч тавыш белән. – Туктамасаң ычкындырам.
— Кит үзең генә. — Илдус бик хурланды.
Мөнирнең велосипедын ычкындырды да, кире борылып, авылга таба йөгерде. Мөнир, иптәшеннән котылуына сөенеп, тагын да кызурак китте. Бара торгач, юл кисәк кенә түбәнәя башлады. Велосипед, тигез юлда дыңгырдап, һаман шәбрәк тәгәрәде. Хәзер инде педальгә басарга да кирәкмәде. Мөнирнең колак төбендә җил сызгырды, йөрәге куркудан жу итеп китте: велосипедның йөрешен әкренәйтү өчен, тормозга басарга кирәклеген ул белми иде. Велосипед очты гына. Мөнир үз алдында берни дә күрмәде, куллары, аяклары тыңламас булды. Һәм коты алынган малай, үзе дә сизмәстән:
– Илдус! Тот, ычкындырма! – дип кычкырып җибәрде.
Зырылдап әйләнеп барган алгы тәгәрмәч кинәт читкә кереп китте, һәм Мөнир велосипеды-ние белән юл читендәге чокырга мәтәлеп төште. Аның янында беркем дә юк иде.
Нурихан Фəттах әкияте.
Татар халык әкиятләре
«Төлке белән бүре»
Борын заманда бер авылда бер карт белән бер карчык торган. Карт карчыгына:
— Карчык, син ипи пешереп куй, мин балык тотарга барып кайтыйм,— дигән.
Шуннан соң карт, бер күлгә барып, балык тоткан. Карт, балыкларны чанага төягән дә, өенә кайтырга чыккан. Юлда ул бөгәрләнеп яткан бер төлке күргән. Төлке үлгән кебек булып ята икән: карт бик шатланган. «Менә карчыкның тунына яхшы якалык та булды бит!» — дигән. Шуннан соң ул төлкене чанасына салган да алга таба китеп барган.
Бу төлке тере булган. Ул як-ягына каранган да, чанадагы балыкларны берәм-берәм ташлый башлаган. Балыкларны ташлап бетергәч, үзе дә төшеп калган. Карт моны сизмәгән.
Безнең балыкчы бабай йортына кайтып җиткән. Чанасына карамыйча гына өенә ашыгып кергән дә:
— Карчык, мин сиңа бик шәп якалык алып кайттым. Бар чыгып кара: чанада балык та күп, якалык та бар,— дигән.
Карчык чыгып караса, балык та, якалык та булмаган!
Төлке юл буена ташлап калдырган балыкларны җыеп алган , да утырып ашый башлаган. Шул чагында аның янына бер бүре килеп чыккан. Бүре төлкегә:
— Исәнме, дускай? — дигән.
— Бик яхшы,— дигән Төлке.
— Миңа да балык бирче!
— Мин тота белмим шул.
— Су буена бар да койрыгыңны бәкегә тыгып тор. Балык үзе койрыгыңа ябышыр. Ләкин бик озак утыр, яме!—дигән төлке.
Бүре елга буена барып, бәкегә койрыгын тыгып, төн буе утырган.
Кышның бик салкын көннәре була. Бүренең койрыгы бәкегә ябышып ката. Ул урыныннан кузгалып китмәкче булып карый, әмма койрыгын боздан кубарып ала алмый. Ул эченнән генә: «Уй-уй, бик күп балык эләккән икән»,— дип уйлый.
Таң аткач, хатыннар суга килә башлаганнар. Алар. Бүрене күреп: «Бүре бар, бүре!» — дип кычкырырга тотынганнар. Алар, барысы бергә җыелып, кайсы көянтә, кайсы таяк, кайсы башка нәрсә белән бүрене кыйнарга керешкәннәр.
Бүре сикергәли торгач, койрыгын өзеп, артына да карамыйча, урманга чапкан.
Источник: karaakkosh.com
Аю белэн толке экияте укырга
Борын-борын заманда булган, ди, бер урта хәлле крестьян. Булган, ди, моның өч улы. Шуларның кечесе тиле булган, ди.
Менә бер заман көз көне агайның ашлык кибәннәре югала башлаган. Төн үтүгә бер кибән юк була икән, ди.
Борынгы заманда бар иде бер патша. Аның дүрт улы бар иде. Бер заман патша, хатыны белән икәү, яхшы атлар, яхшы арбалар җигеп, ялан-япан сахрага чыктылар. Сахрада яткан вакытларында, төннең бер мизгелләрендә, боларның чатырларын бик каты җил исеп күтәреп ташлады. Шул ук вакыт һавадан бер дию патшасы пәйда булып, моның куенындагы хатынын күтәреп алып китте. Шул сәгать патша уянып, куенындагы хатынының юклыгын белеп, тиз генә кучерын уятып, икәүләп эзләргә киттеләр. Болар шул төнне эзләп, хатынны таба алмыйча, таң аткач үзенең шәһәренә кайттылар. Патша ат җиткән җиргә ат җибәреп, хат җиткән җиргә хат җибәреп, төрле якка эзләүчеләр җибәреп хатынны эзләргә тотынды.
Алпамша ярлы гаиләдән чыккан бер малай була. Ул бик күп еллар көтү көтә. Көтү көткән вакытында очрый моңа бер кыр казы бәбкәсе. Ул кыр казы бәбкәсе яз башыннан башлап асрый, үзе белән көтүдә йөртә. Көз җитә. Каз булып үскәч, кыр казы бәбкәсе очып китә, көтүчене ташлый бу. «Эх, шайтан алгыры, асрадым, җәй буенча йөрттем, икмәкләр ашаттым, нигә бу мине ташлап китте икән?» – ди Алпамша. Бу бераздан казны оныта: «Китте дә бетте инде бу», – ди.
Бер патшаның алтын алма үстерә торган бакчасы бар. Ул алтын алма ел да саен булмый, өч елда, ун елда бер генә була икән. Алтын алма бит ул, мондый гына түгел. Бу патшаның, мин сиңайтим, өч малае бар. Бик зур патша бу. Бу патша, мин сиңайтим, алтын алма җиткәч, каравылчы куйды. Алтын алманы патша санап карый, ике алмасы югалган була. Каравылчы алманы югалтты бит. Патша каравылчыны кулга алды, дүрт елгамы, биш елгамы төрмәгә япты.
Әүвәл заманда бер фәкыйрь кешенең бердәнбер улы булган. Бу егет күлгә ау салып, балык тотып, ата-анасын шуның белән туйдыра торган булган.
Көннәрдән бер көнне бу егет күлгә ау салган. Моның авына эләккән, ди, алтын балык. Алтын балыкны егет өенә алып кайткан. Бу егетнең алтын балык тотып кайтуын патша ишетеп, егетне үз янына чакыртып ала да:
– Йә, улым, син алтын балык тоткансың, – ди.
Бер патша була. Патшаның бер бае була, ышанычлы бае. Патша байга мондый боерык бирә, ди:
– Син миңа фәлән пот ипи, фәлән пот ит, фәлән пот май бир, – ди.
Теге бай крестьянны талый башлый, таламыйча бирмиләр. Анысын түләсәләр, монысын китереп сала патша. Менә бу бай картая да үлә.
Борын-борын заманда булган икән, ди, бер карт аучы. Бу аучы үләр алдыннан бердәнбер малаен үз янына чакырып алган да аңа искереп беткән ау мылтыгы, аннан соң кечкенә генә бер дәфтәр биргән. «Мә, улым, – дигән карт, – бу дәфтәрдә кайсы урманда нинди кош-корт бар, нинди җәнлек кайда ята – бөтенесе күрсәтелгән булыр. Ә фәлән урманда кояш нурын ала торган бернәрсә булыр, син, улым, аңа якын барма», – дигән. Карт шул арны әйтеп бетергән дә үлеп тә киткән. Атасы үлгәч, улы, мылтыкны алып, ауга йөри башлый.
Бер Эт картайган. Картайгач, өрмәгәч, аны хуҗасы куалап чыгарган. Бу аптырап кырга чыгып киткән. Мо-ңарга кырда Бүре очраган. Бүре әйткән:
— Эт дус, син нишләп йөрисен?— дигән.
— Нишләп йөрим, иям куалап чыгарды. Картайдым, өрә алмыйм. Өч көн бернәрсә дә ашаганым юк,— дигән.
— Ач булгач, әйдә минем белән, дигән. Мин сине ашамакчы идем, хәзер ашамыйм, жәллим,— дигән.
Кырда бер ат ялгыз йөри икән. Этне шуның янына ияртеп барган. Бүре барган да атның койрыгына асылынган.
Әүвәл заманда булган икән, ди, бер ир белән хатын. Алар-дан туган бер бала. Үскәч, шул баланы Аю-Әппәз дип йөрткәннәр. Ул исем шуңардан кушылган: көннәрдән бер көнне шул егеткә атасы, коймак пешерергә дип, урманнан утын алып кайтырга куша. Болар фәкыйрь булалар. Егет, начар гына, арык кына бияне җигеп, урманга китә.
Эүвәл заманда булган бер балыкчы кеше. Балык тотып, сатып, хатынын-балаларын тәрбия итә торган булган.
Бер дә беркөнне, балыкка баргач, кармагын салган иде, моның кармагына эләкте, ди, бик авыр бер нәрсә. Шундый авыр, аран* өстерәп чыгарды кырыйга. Өстерәп чыгарса, бер чуен сандык килеп чыкты. Чуен сандыкның тышкы ягына үзеннән калкытып язу чыгарган. Йозагы-мазары юк. Каты гына итеп элеп куелган. Бу уйлады, язуын карады. Сандык фәлән елдан бирле су төбендә яткан, бик озак яткан инде.
Источник: tatarlarga.ru
KAEF.RU — Татарский портал
Татарский фольклор
iTatarin 28 мая 2011, 11:19
iTatarin 21 марта 2011, 23:07
iTatarin 6 ноября 2010, 20:33
aprilrain 25 июня 2010, 19:51
Irmek 11 июня 2010, 07:45
munir 14 мая 2010, 20:17
munir 12 мая 2010, 18:39
- Татарские «тёрки»3.47
- Салават Фәтхетдинов (Фатхутдинов)3.42
- Ислам2.34
- Татарская музыка2.26
- Юмор2.26
- Татарча компьютер1.23
- Татарский фольклор1.18
- Татарский язык1.17
- История1.15
- Татарстан1.13
Огромный сборник татарских сказок (mp3)
«Әкиятләр»
Сказки на татарском языке для детей от заслуженного деятеля искусств Татарстана Резеды Валиевой.
- Кереш суз
- Тамгалы куян
- Калган эшкэ кар ява
- Иркэ чеби
- Кышкы экият
- Ашлар солтаны
- Ялкау карга баласы
- Кечкэй батыр
- Тугры дус
- Мактанчык черки
- Килмешэк кабак
- Жил хем кояш
- Мыраужан
- Кэккук
- Урман экияте
- Ялкаулык килгэн, дилэр
Аудио книга на татарском языке. Сказки Абдуллы Алиша. Часть первая.
- Эчтэлек
- Кем кочле?
- Сертотмас урдэк
- Бал корты хэм Шомшэ
- Эт узенэ ничек хужа эзлэгэн?
- Куян кызы
- Каз белэн аккош
Часть вторая.
- Эчтэлек
- Чукмар белэн Тукмар
- Бик яхшы сабак алды ябалак
- Мактанчык чыпчык белэн тыйнак сыерчык
- Бикбатыр белэн Биккуркак
- Аерылганны аю ашар, буленгэнне буре ашар
- Бай белэн ялчы
- Староста белэн шайтан
- Капкорсак патша
«Сабыйларга бүләк 2»
Сборник аудио произведений для детей. Сказки, песенки, караоке! Часть вторая.
Габдулла Тукай
- Кышкы кич
- Су анасы
- Шурэле
- Сабыйга
- Туган тел
- Китап
- Соткэ тошкэн тычкан
- Баскыч
- Арба, чана, ат
- Хэр ялтыраган алтын тугел
- Бала бэлен кубэлэк
- Иссез чэчэк
- Карлыгач
- Эш
- Бишек жыры
Хайваннар турында экиятлэр
- Аю, карт, толке
- Хэйлэкэр толке
- Дурт дус тат шоп
- Песэй
- Кэжэ белэн сарык
- Батыр этэч
- Эт белэн тукран
- Будэнэ белэн толке
- Аю белэн толке
Татар халык экиятлэре
- Хэйлэкэр этэч
- Дурт дус
- Батыр этэч
- Оч кыз туган
- Голчэчэк
- Борчак
- Камыр Батыр
- Хэйлэкэр тегуче
Абдулла Алиш экиятлэре
- Чукмар белэн Тукмар
- Бик яхшы сабак алды ябалак
- Мактанчык чыпчык белэн тыйнак сыерчык
- Бикбатыр белэн Биккуркак
- Аерылганны аю ашар, буленгэнне буре ашар
- Бай белэн ялчы
- Староста белэн шайтан
- Капкорсак патша
Балалар жырларын йолдызлар башкара (Зульфия Минхажева)
- Этинен туган коне
- Этинен туган коне (караоке)
- Ин якын кешем син, энием
- Ин якын кешем син, энием (караоке)
- Елмай!
- Елмай! (караоке)
- Дуслык турында жыр
- Дуслык турында жыр (караоке)
- Буген белем бэйрэме
- Буген белем бэйрэме (караоке)
- Исэнме, Кыш бабай
- Исэнме, Кыш бабай (караоке)
- Бэйрем буген
- Бэйрем бугене татшоп (караоке)
- Эниемэ
- Эниемэ (караоке)
- Туган тел
- Туган тел (караоке)
- Туган як
- Туган як (караоке)
- Туган тел (Ильнур Саттаров)
- Кирэкми сугыш (Марсель Вагизов)
- Эткэмэ (Регина Марданова)
- Бэз этине яратабыз (Фарит Таишев)
- Эбигэ хат (Рафина Ганиуллина)
- Туган конгэ булэк (Айголь туташ)
- Билгелэр (Альбина Апанаева)
- Мэктэп (Малика)
- Укытучылар коне (Гузель Уразова)
- Бишек жыры (Руфина Гыйлежева)
«Татар халык әкиятләре»
Татарские народные сказки для детей. 8 сказок.
Хайваннар турында экиятлэр 2
Аудио книга для детей. Занимательные сказки о животных на татарском языке.
- Эчтэлек
- Наян толке
- Кэтэн Иванович
- Кэжэ белэн буре
- Сауны хаста кутэрер
- Як аю белэн оч кыз
- Дус киеклэр
- Салан-торхан
- Жулэр буре
Источник: kaef.ru
Аю белэн толке экияте укырга
— Нишлисең? — ди Аю.
— Шалкан чәчәм,— ди карт.
— Әйдә, уртагына чәчик,— ди.
Бергәләп шалкан чәчәргә тотыналар, ди, болар. Карт агач төбен казып тора. Аю каерып алып тора. Шулай итеп тиз генә җирне әрчеп, шалканны чәчеп тә куялар, ди.
Шалкан җитешкәч, Аюга әйтә карт:
— Ничек бүләбез? Син төбен аласыңмы, сабагынмы? — ди.
— Мин сабагын алам,— ди Аю.
Ярар, Аюга шалканның яфракларын кисеп бирә дә бу үзе, унбиш ат йөгенә төяп, шалканны алып кайтып китә.
Бер заманны, шалканны төяп базарга китеп барганда, Аю очрый моңа.
— Кая барасың? — ди Аю.
— Базарга шалкан сатарга барам,— ди дә Аюга ике шалкан ыргыта.
Аю, шалканны ашап карагач, әйтә:
— Ай-һай, бабай, мине алдагансың бит син,— ди.— Икенче уртакка эшли калсам, төбен алам инде,— ди.
Икенче ел килеп җитә. Карт кырга барган икән, әлеге Аю тагын моның янына килеп җитә.
— Бабай, нишлисең? — ди Аю.
— Әйдә уртакка эшлик,— ди Аю.
Шуннан тотыналар болар бодай чәчәргә. Карт чәчеп тора, Аю койрыгы белән себереп кенә тора.
Бодай өлгерә, урып алыр вакыт та килеп җитә. Аю җәй буена бодай кырын саклап яткан була. Карт бөтен гаиләсе белән урак урырга китә. Шул вакытны Аю да моның янына килә.
— Син нишлисең, Аю дус, астын аласыңмы, сабагын аласыңмы? — ди карт.
— Мин быел астын алам инде,— ди Аю.
— Ярый,— ди карт,— син астын алсаң, мин сабагын алырмын,— ди.
Карт бодайны урып, сугып, тегермәндә он ясап, күмәчен дә ашап карый.
Бервакытны, он төяп базарга барганда, Аю очрый моңа. Карт:
— Мә, сиңа бергә иккән игеннең күмәче,— дип, ярты күмәч тоттырып китә.
Күмәчне ашап карагач, Аюның тагын да ачуы килә. Ачудан Аю: «Алдаган өчен мин хәзер бу картны үтерәм»,— ди. Аюның бу сүзен Төлке ишетә дә картка килеп әйтә, «Аю шулай-шулай дип әйтә» дип. Аннан Төлке әйтә:
— Бу хәбәрне белдергән өчен, син миңа нәрсә бирәсең? — ди.
— Тавык бирермен,— ди карт.— Ну,— ди,— элек безгә Аюның үзен үтерергә кирәк, шуның хәйләсен табыйк,— ди.
— Мин Аюның кайда ятканын белеп килим,— ди,— аннан соң ничек үтерү турында уйлашырбыз,— ди.
Берничә вакыттан соң Төлке, Аюның оясын белеп, картка килеп әйтә.
Карт аучыларны җыя да Аюның оясына алып бара. Шулай итеп алар Аюны атып үтерәләр. Шуннан соң озак та үтми, Төлке яңадан карт янына килеп җитә.
— Ну, бабай,— ди,— мин сиңа Аюны үтерергә ярдәм иттем, моның өчен син миңа нәрсә бирәсең? — ди.
— Соң ул тавыкны каян алабыз? — ди.
— Әйдә, минем белән арбага утыр да безгә бар, тавыкны биреп җибәрермен,— ди.
— Юк,— ди Төлке,— авылга кайтсам, мине этләр күреп харап итәрләр,— ди.
— Мин этләргә харап итәргә бирмәм, арбага чыбыклар салып, мин сине чыбыклар астына яшереп алып кайтырмын,— ди.
Источник: ilbyak-school.ucoz.ru
Торна белән төлке
Торна белән төлке дус булдылар, ди, ашка дәшештеләр, ди. Әүвәле төлке дәште ди. Тары буткасы пешерде, ди.Тары буткасын карбыз турый торган сай гына табакка состы, ди. Торнаны дәшеп килде, ди.
–Аша, кунак, – дип әйтте, ди, Төлке.
Торна “тук” иттереп чукый, ди, бер ярма да эләкми. Төлке үзе ялап кына ала икән.
Шуннан торна әйтте, ди:
–Төлке дус, син сыйладың, инде мин сыйлармын. Чакыргач, барырсың, – дип әйтте, ди.
Торна пешерде, ди, сөтле чумар. Аны состы, ди, гөбегә. Килеп дәште, ди, Төлкене кунакка. Төлке китте, ди кунакка. Ашарга утырдылар, ди. Төлкенең авызы шулпага гына җитте, чумарга җитми, ди. Торна үзе “тук” иттереп чумарын гына эләктереп ала, ди.
Шуннан әйтте, ди:
–Төлке дус, син дз сыйладың, мин дә сыйладым, бик рәхмәт, – дип әйтте,ди.
Борын–борын заманда бер авылда бер ир белән бер хатын яшәгән. Хатыны иреннән бик яшьбула. Ире хатыныннан бик нык көнләшә икән. Шуңа күрә ул иртән, зшкә чыгып киткәндә, тшекне тышкы яктан зур гына йозак белән бикләп китә икән.
Ә хатынның моңа чыкканчы яратып йөргән кгкте булган. Ул аны хәзер дә ярата, чөнки аны кияүгә әти–әниләре кызның ризалыгыннан башка гына биргәннәр.
Егет көн саен, ире эшкә киткәч, килә әлеге хатын янына. Шушы йозакны ачарга яраклы ачкыч ясатып ала.Йозакны ачып өйгә керә.Шулай итеп болар, көн саен очраша торган булганнар. Ире кайтыр вакыт җитәрәк кенә, егет китә торган булган.
Шушы авылдан ерак түгел бер изге тау куышы бар икән. Кешеләр шушы тауга килеп тәүбә кылалар. Әгәр дә тауга күтәрелеп , шул куышка ялган әйтеп тәүбә кылсаң, тау беркайчан да гафу итми, йота икән.
Беркөнне бу хатынның ире эштән кайта да әйтә икән:
–Менә шул көнне, – ди, көн билгели, – тәүбә тавына барабыз, ди.Миңа тугрылыклы икәнеңә тагын бер кат ышанасым килә, – ди.
–Ярар, барсак, барырбыз, ди хатын. – Ләкин бер шарт белән. Әгәр тауга менеп тәубә кылганнан соң син миңа ышанмыйсың икән, мин тауга бармыйм. Әгәр дә син тауга барганнан соң, үзең эшкә киткәндә миңа ышанып, йозак салмыйча йөри башлыйсың икән, мин тауга барырга риза, ди.
Иртәгесен иртән ир тагын эшкә китә. Киткәндә әйтә:
–Иртәгә иртән тәүбә тавына барырбыз, ә бүгенгә ишекне бикләп китәм, – ди.
–Ярар, – ди хатыны.
Ире китә. Егет килә, йозакны ачып керә. Хатын әйтә:
–Итрәгә син иртәнге якта бер ишәк ал да авыл башында тор, ди, без ирем белән тәүбә тавына барабыз, ирем үзе алдында минем тәүбә кылуымны тели, – ди.
әйбәт кенә сөйләшеп утыралар, чәй эчәләр. Егет кайтып китә, ишекне тышкы яутан бикләп.
Икенче көнне иртүк торалар да, җыенып, тауга барырга чыгалар. Авыл башына җитәрәк хатыны әйтә:
Ай, мин болай тауга хәтле бара алмыйм, арыдым индн, ди.
Ире авыл башында ишәк янында дасып торучы егетне күреп ала да:
–Әй, ишәкче малай, киләле, үзеңнең ишәгең белән минем хатынымны әнә теге тауга чаклы гына илтеп куй әле, – ди.
Егет ишәген алып килгән. Хатынны утыртканнар, үзләре ишәк яныннан баралар икән. Шулай итеп, болар килеп җитәләр тауга.Хатын ишәетән төшкәндә ялгыш төкәнеп киткән булып, күлмәгенң итәген ачып егылган. Бөтен гаурәте күренгән.
–Ай, син мине бик оятлы иттең, бик хурлык инде, ай, оятсыз икәнсең, – дигән.
Хатын, билгеле, торган да, егеткә бер сүз дә әйтмәгән, ире белән тау куышына күтәрелгәннәр.
Хатын куышка кергән дә тәүбә кыла башлаган:
–И ходаем, үзеңә мәгълүм, минем гаурәтемне үземнең никахлы иремнән башка , шушы ишәкче егеттән башка һичбер кешенең күргәне юк, – дигән.
Тау куышы хатынны йотмаган. Ире дә хатынына ышана башлаган – шур көннән башлап ишеккә йозак салмаган.
Источник: studfiles.net
Wikibooks:Әкиятләр китабы
Халык авыз иҗаты әсәрләреннән балаларга ин якын һәм алар ярата торганы — әкиятләр. Халык әкиятләре — бала тәрбияләүдә бай материал булып исәпләнә. Вакыйгаларның тиз җәелеше, катнашучыларның аз санда булуы, ритмик яктан гади төзелеше, телнең образлылыгы, юморга бай булуы мәктәпкәчә яшьтәге бала өчен әкиятне гадәттән тыш кызыклы һәм аңлаешлы итәләр.
Хәрәкәтләрнең, геройлар сүзләренең билгеле тәртиптә кабатланып килүе балаларны әсәрләр белән таныштыру процессын җанлы һәм кызыклы итеп алып барырга ярдәм итә. Мәсәлән: «Тарталар, тарталар, тартып чыгара алмыйлар. », «Баралар, баралар. ниһаять, барып җитәләр. » һ. б.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар хайваннар турындагы әкиятләрне аеруча яраталар. Ләкин, шуны да искәртергә кирәк, әкиятләрне сайлаганда балаларның яшь аерымлыкларын, әкияттәге образларның балага ни дәрәҗәдә аңлаешлы, якын булуын истә тотарга кирәк. Татар халык әкиятләрендә, нигездә, уңай тәэсирләр уята торган вакыйгалар сурәтләнә. Яхшылык һәрвакыт явызлыкны җиңә, геройларның төп сыйфатлары булып батырлык, өлкәннәргә хөрмәт, намуслылык, яхшы күңеллелек санала. Куркактан, әләкләүчедән, ахмактан көлгән әкиятләр дә балага әхлак тәрбиясе бирүдә зур роль уйный. Баланың әкиятне тыңлаганда мәгънәсенә төшенүе, идея эчтәлеген дөрес аңлавы зарури.
Персонажларның характерларын, үз-үзләрен тотышларын, сюжеттагы төсмерләрне балалар тиз сизәләр. Игътибарлы балалар геройларның характерларына һәм алар кылган эшләргә дөрес бәя бирә беләләр. Еш кына алар үзләре дә әкиятләрне үзләренчә дәвам итә яки яңа әкиятләр иҗат итә алалар. Балалар иҗатын һәрвакыт хупларга, иҗатларын һәръяклап үстерүдә ярдәм итәргә кирәк.
Әкиятнең балалар тарафыннан ничек кабул ителүе аның сөйләнү рәвешенә дә бәйле. Интонация, төрле хәрәкәтләр, мимикаларны дөрес кулланып сөйләгән әкиятләрне балалар аеруча яратып тыңлыйлар. Сөй-ләмнең сәнгатьлелеге, эмоциональ байлыгы әкиятнең эчтәлеген аңларга да зур ярдәм итә. Бала вакыйгаларның чынлыгына ышана, әкият герое белән бергә шатлана яки борчыла, бу баланың эчке активлыгын — аның күңел көчләрен уңай якка юнәлтергә, аң һәм белем эшчәнлеген активлаштырырга ярдәм итә.
Балага әкиятне берничә тапкыр уку зарури. Беренче тапкыр укыганда кичерешләрне аңлау дөрес булмаска да мөмкин. Ул вакытта бала бары тик әкиятнең сюжетын гына истә калдыра, әкиятнең тәрбияви нечкәлекләренә игътибар итми.
Балалар игътибар белән тыңласын өчен, аларны алдан әзерләргә кирәк. Әкиятне нинди дә булса курчак исеменнән сөйләтергә мөмкин. Курчакның тышкы кыяфәте белән кызыксындыру әһәмиятле (өстәл театры курчаклары).
Халык иҗаты әсәрләре — балаларда хис тәрбияләү мәктәбе. Тәҗрибә күрсәткәнчә, геройның уй-хисләрен аңлый белү, эмоциональ кабул итү тәрбияләүдә әкиятне сәхнәләштерү, иллюстрацияләр карау, әкият герое турында сөйләшүләр тәрбия процессында зур урын алырга тиеш. Мәсәлән: Абдулла Алишның «Куян кызы», «Чукмар белән Тукмар», «Бикбатыр һәм Биккуркак» әсәрләрен сәхнәләштереп тыңлау балаларга зур эмоциональ шатлык китерә.
Әкиятләр дөньясына рәхим итегез!
Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл — Кырлай диләр;
Җырлаганда көй өчен «тавыклары җырлай» диләр;
Гәрчә анда тугъмасам да, мин бераз торган идем,
Җирне әз-мәз тырмалап, чәчкән идем, урган идем.
Ул авылның, — һич онытмыйм, — һәр ягы урман иде,
Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде.
Зурмы? дисәң, зур түгелдер, бу авыл бик кечкенә,
Халкының эчкән суы бик кечкенә — инеш кенә.
Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава,
Җил дә вактында исеп, яңгыр да вакытында ява.
Урманында кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк;
Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк.
Бик хозур! рәт-рәт тора, гаскәр кеби, чыршы, нарат;
Төпләрендә ятканым бар, хәл җыеп, күккә карап. (дәвамы)
Яшәгән, ди, дөньяда бер бака-бакылдык. Ул сазлыкта чебен-черкиләр аулаган, үзенең дуслары белән бакылдаган.
Бервакыт шулай, кәкре агач ботагына ябышкан да җылы вак яңгыр астында коена икән.
— Их, бүген нинди яхшы, юеш һава! Дөньяда яшәве нинди рәхәт! — дигән бака. Тамчылар аның түшеннән, тәпиләреннән тәгәрәп төшәләр икән.
Кинәт һавада «фью-фью-фью» дигән канат тавышлары ишетелә. Бу шулай итеп үрдәкләр очуы икән. Ул арада үрдәкләр бака яши торган сазлыкка килеп төшәләр.
— Бак, бак! Әле очасы бик ерак. Тамак ялгап алырга , кирәк!— ди үрдәкләрнең берсе.
Аларны күргәч, бака, куркып, яшеренә. Бераз уйлап торгач, ул үзенең шардай күзле башын судан чыгара. Үрдәкләрнең кая очканын беләсе килә аның.
— Бак, бак, инде салкыная башлады бу як! Тизрәк көньякка очарга кирәк!—ди икенче үрдәк. (дәвамы)
Источник: tt.wikibooks.org
Архив рубрики «ӘКИЯТЛӘР»
Әкият: “Кәрлә мәктәпкә бара”
Борын заманда түгел, көннәрнең бер көнендә кара урман аланында яшәгән ди урман сакчысы Кәрли, узенең малае Кәрлә белән. Алар урманда яшәгәнлектән укый, яза белмәгәннәр. Ә Кәрләнең бик тә укырга, язарга өйрәнәсе килгән. Әмма кара урман аланыннан зур шәһәргә бару өчен бик озын һәм авыр юл үтәсе бар. Шуңа күрә Кәрли малаен бик җибәрмәскә тырышса да күнде, Кәрләне мәктәпкә җибәрде.
Каз белән Аккош
Каз белән Аккош
(Абдулла Алиш әкияте)
Очы-кырые күренмәгән болын уртасында зур бер күл булган. Тирәләре аның яшел кыяклар, шаулап торган камышлар белән капланган булган.
Бу күл буена кеше аягы бер дә басмаган, ул тирәләрдә аучыларның мылтыклары да шартламаган.
Баланы йоклатканда укыла торган әкият
Такыя кигән Мөбарәк
Бер тапкыр Мөбарәк исемле бер малай урманга киткән. Бара икән, бара икән, бара торгач, бер басмага барып җиткән. Басманы чыккан да Мөбарәк тагын алга таба киткән. Бара икән, бара икән, бара торгач, бер күпергә барып җиткән бу. Прочитать остальную часть записи »
Комсызлыктан әкияттерапия
Яңа чана (Рәисә Ишморатова)
Раиләләрнең ишегалдында балалар бик күп. Алар бер-берсен яраталар, бергәләп, төрле-төрле уеннар уйныйлар. Быел кыш тау ясадылар. Һәркайсының чанасы бар. Тик Раиләнең генә чанасы юк. Ул уйнарга чыккач, Фирая белән Гүзәл йөгереп киләләр дә:
— Раилә, кил, чанада шу,— дип, үз чаналарын биреп торалар.
Беркөнне Раиләнең әтисе дә чана алып кайтты. Раилә шатлыгыннан нишләргә белмәде. Биеп тә алды, сикергәләп тә. Әтисе Раиләгә:
— Чанаңны саклап кына шу, ватма, — диде.
Балалар бакчасында әкияттерапия һәм бармак уеннары
“Балаларның психик яктан сәламәт булуның бер чарасы буларак УМК элементларын кулланып “Әкиятерапиянең һәм бармак уеннарының әһәмияте”
Баланың мәктәпкәчә яшьтәге чоры – тирә-юньне йотлыгып өйрәнү, күп кичерешләрне үзенә туплау һәм кеше шәхесе формалашуда иң мөһим чор. Баларның физик һәм психик яктан сәламәт булулары өлкәннәрнең йогынтысы бик зур роль уйный. Психик яктан сәламәт булуның бер чарасы буларак әкияттерапиянең һәм бармак уеннарының әһәмияте турында сезгә якыннан таныштырып китәсем килә. Бу төр эшебездә без УМК материалларында киң куллана алабыз. Прочитать остальную часть записи »
Бала ипи ашарга теләмәгәндә укыла торган әкият
Кыз һәм икмәк
Бер авылда Гөлназ исемле кыз яшәгән, ди. Бер начар гадәте булган аның: ул көйсезләнергә ярата икән.
Бервакыт әбисе аны өстәл янына аш ашарга чакырган. Тәлинкә янына бер телем арыш ипие куйган. Шунда Гөлназ: «Мин сезнең бу ипиегезне ашамыйм, үзегез ашагыз, миңа конфет бирегез»,— дип киреләнә башлаган.
Бала кәнфит сораганда укыла торган әкият
Күп кешеләр баллыны яраталар. Ә балалар – аеруча. Баллы ризыклар баланың үсеше өчен бик кирәк, ләкин аңа күбрәк файдалы татлылыклар бирергә тырышыгыз. Мәсәлән, бал (аллергия булмаса), җиләк-җимешләр, кипкән җимешләр, яшелчәләр. Ә торт яисә күмәч белән сыйланырга телисез икән, аларны үзегез сабыегыз белән бергә табигый азык-төлектән пешерегез.
(Рабит Батулла әкияте)
Бикбатыр белән Биккуркак
Бикбатыр белән Биккуркак
(Абдулла Алиш әкияте)
Нечкәбил
(Абдулла Алиш әкияте)
Каршыгызда, менә күрәсезме, нәрсә соң ул, беләсезме?
Шашка шакмаклары төсле тезелеп киткән йортлар. Ул йортларда яшиләр кортлар.
Кортлар? Нинди кортлар?
Татлыдан татлы бал җыялар, шәмгә яраклы балавыз коялар. Ерак-ерак җирләргә очып китәләр. Укларын кадасалар, еларга итәләр.
Бик яхшы сабак алды Ябалак
Бик яхшы сабак алды Ябалак
(Абдулла Алиш әкияте)
Зәп-зәңгәр күк итәгенә барып тоташкан, очы-кырые күренмәгән бер кара урман бар. Ул урманда яшел киемле агачлар гөрләп үсәләр, тәмле-тәмле җиләкләр кызарып пешәләр. Анда ерткыч бүреләр, хәйләкәр төлкеләр, куркак куяннар, агулы еланнар яшиләр.
Усал ерткычлар, сайраучы кошлар белән бергә бу урманда ике ябалак та тора. Төскә алар тавык төсле матур, ә башлары аларның песи башына бик охшый. Күзләре коточкыч зур булсалар да, көндезләрен күрмиләр, шуңа күрә алар ауга да төннәрен генә йөриләр.
Өч аю
(Лев Толстой әкияте)
Бер кыз өйләреннән чыгып урманга киткән. Урманда ул адашкан һәм кайтырга юл эзли башлаган. Ләкин таба алмаган. Урмандагы кечкенә генә бер өй янына килеп чыккан.
Сертотмас үрдәк
(Абдулла Алиш әкияте)
Борын заманда башы бүрекле, аягы төкле бер үрдәк булган. Ул үзе, сайрый белмәсә дә, күргән бер кошына, хайванына, ерткычына озак-озак итеп яңа хәбәрләр сөйләргә ярата икән. Тегеләр аның сүзләрен тыңлый-тыңлый арып бетәләр, я бөтенләй тыңламый ташлап китәләр икән. «Ишеттеңме бер яңа хәбәр? Сиңа гына сер итеп сөйлим», – дип башлап китә торган булган ул сүзен.
Чуар тавык
Балага “Чуар тавык” әкиятен сөйләгез. Сабыегыз сез әйткән сүзләрне һәм хәрәкәтләрне кабатлап барсын.
Чуар тавык
(Рус халык әкияте)
Яшәгән, ди, булган, ди, бабай белән әби. Аларның Чуар тавыклары булган – КЫТ-КЫТАК! КЫТ-КЫТАК!
Теремкәй
(Рус халык әкияте)
Басуда терем-теремкәй урнашкан була.
Йомры икмәк. Әкият-театр
(Рус халык әкияте)
Әкият – Йомры икмәк
Әби белән бабай бик тату яшәгәннәр. Бервакыт бабай әбигә карап болай дигән:
Бала киенергә теләмәгәндә укыла торган әкият
Әгәр дә балагыз киенергә яратмый икән, бу әкиятне аңа йоклар алдыннан яисә киендергәндә сөйләгез.
Бала ашарга теләмәгәндә укыла торган әкиятләр
Бу темага « Ильяс ничек итеп эчен ашаткан» һәм « Ни өчен ашарга кирәк» әкиятләре керде. Әкиятләрне укыгыз һәм сабыегызга туры килгәнен сайлагыз. Ләкин бу темада нюанслар бар, шуны исегездә тотыгыз. Баланы мәҗбүри ашатырга ярамый! Ул ризык ашау процесыннан шатлык алырга тиеш. Һәр бала нәрсә, кайчан һәм күпме ашавын үзе хәл итәргә сәләтле. Ләкин, мәгълүмат булганча, барлык балалар да баллы әйбер яраталар. Һәм еш кына шулпа урынына бала кәнфит яки печенье белән сыйлана. Менә шунда сезгә ярдәмдгә әкияттерапия килер. Сабыйны интектереп үгетләү урынына кечкенә кызыклы хикәя сөйләсәгез, яхшырак булыр. Прочитать остальную часть записи »
Источник: sabyem.ru