Габдулла тукай ижатында дин фэлсэфэсе сочинение 8 класс кратко

Ответ:Үзем үлсәм дә, гаҗиз исемем үлмәсен, югалмасын;

Минем тырышлыгым һәм эшләрем бушка китмәсен.

Әгәр милләт мине, илтифат итеп, искә алса, —

Шул минем максатым, теләгем һәм бәхетем.

Г. Тукай

Әдәбият-сүз сәнгате. Әдәби әсәрнең үзәгендә кеше, аның эчке дөньясы, эш-гамәле, теләк-омтылышлары ята. Әнә шулар аша, матур әдәбият әсәрләре нигезендә киләчәк буыннарны тәрбияләү мәсьәләсе салына. Бу һәр чорда шулай булган. Әсәрдәге геройлар арасыннан без үзебезгә ошаганнарын сайлап алабыз, теге яки бу сыйфатын үзебездә булдырырга тырышабыз. Шулай итеп, матур әдәбият әсәрләре безнең тормыш маягына әверелә. Меңъеллык әдәбиятыбыз тарихын күздән кичергәндә, күңел үзеннән-үзе борынгы әдәбиятка, сүз сәнгатенең ерак тамырларына барып тоташа.

Белгәнебезчә, борынгы әдәбият нигезендә гомумкешелек проблемалары ята. Әдипләребез әдәплелек, итагатълелек, шәфкатълелек, сабырлык кебек сыйфатларны кеше идеалының мөһим өлеше дип саныйлар.

Борынгы әдәбиятның иң күренекле ядкаре итеп, Корьән китабын күрсәтергә кирәк. Соңгы елларда “ислам”, коръән” дигән сүзләр өлкәннәр телендә дә, без – яшьләр сөйләмендә дә еш ишетелә. Мин, шәхсән, үзем дә соңгы араларда Коръән белән кызыксына башладым.

Коръән – тәрбия чарасы. Анда тугрылык, ихласлылык, юмартлык сүз һәм гамәл берлеге, шәфкатьлелек, ата-ананы хөрмәт итү, сабырлык кебек әхлакый сыйфатлар мактала, ә тискәреләре хөкем ителә.

Кешелек җәмгыятенең барлык сыйфатларын, үрнәкләрен үзендә туплаган әлеге изге Китап — тормыш кануннарын билгеләүче кыйбла булып тора. Биредә кешеләрне бары тик яхшылык рухында гына тәрбияләү күздә тотыла: Аллаһ Тәгаләнең кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып.

Гомумән, Коръән әдипләр өчен илһам, материал чыганагы булып хезмәт иткән. Күп кенә әдәби әсәрләр Коръәнгә нигезләнеп язылган.

Габдулла Тукай иҗатында да бу темага атап язылган шигырьләр аз түгел. Мәсәлән, Бөек көчкә атап язылган “Алла гыйшкына”, Коръәнне күздә тоткан “Китап” шигырьләре. Коръәнне изге китап итеп белдергән әсәрләре: “Туган тел”, “Туган авыл”, “Яз хәбәрләре”, “Ана догасы” һәм башкалар. Г. Тукай ислам динен шактый югары бәяләгән.

Габдулла Тукай турында калын-калын китаплар, меңләгән мәкаләләр язылган… Тик шулай булса да, олуг шагыйребез турында фикерне бер-ике җөмлә белән генә әйтеп бетерү мөмкин түгел, чөнки ул безгә Ходай тарафыннан иңдерелгән илаһи зат. Аның киң кырлы иҗатын төрле яклап өйрәнергә мөмкин. Безне Тукайның киләчәк буынны тәрбияләү мәсьәләләренә карата карашлары кызыксындыра…

Балалар һәм аларны тәрбияләү мәсьәләләре Габдулла Тукай иҗатыннан һәм эшчәнлегеннән читтә калмый. Белем бирү, кеше кыйммәтләре тәрбияләүдә Габдулла Тукай әсәрләре бик әһәмиятле. Балаларга аңлашылырлык җиңел һәм матур телдә югары художестволы шигырьләре, әкиятләре һәм мәсәлләре балаларда иң матур сыйфатлар тәрбияли алырлык көч һәм куәт белән сугарылган.

Г. Тукай әдәбиятны балалар тәрбияләүдә иң көчле корал дип саный. Ул сүзнең бөек көченә, аны бары тик урынлы куллана белергә генә кирәклегенә нык ышана. Шагыйрь үзе дә сүздән оста файдалана.

Тукай әсәрләрендә балаларны тәрбияләүнең иң мөһим проблемаларын күтәрә, киләчәк буынны әдәбият ярдәмендә тәрбияләү идеяләрен пропагандалый. Тукай юкка гына “Мин дипломат, сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе түгел. Минем күзләрем күпне күрә, колакларым күпне ишетә” дип әйтмәгән. Ә тирәлектә ул тупаслык, иң гади культура нормалары булмавын, тәрбиясезлекне күрә. Шуңа күрә дә аның иҗатында киләчәк буынга белем бирү һәм аны тәрбияләү проблемалары зур урын алып тора.

Балаларның рухына ятышлы, теле ягыннан аңлаешлы һәм аларның аң-белемнәрен үстерүгә ярдәм итүче әсәрләрне – шигырьләр, әкиятләр һәм хикәяләрне, татар әдәбиятында беренче буларак, Г. Тукай бирә. Шагыйрь әсәрләренең төп темасы – аң-белемгә, хезмәткә өндәү, хезмәт кешесен данлау, Ватанга, туган җиргә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү

Объяснение:

Җырлары, моңнары, сагышлары,
әрну-борчулары, олуг өмедләре
халыкның намусы, вөжданы булып
киләчәк буыннар хәтерендә яңарсын
өчен үткен телле, гадел, туры сүзле
Тукай шул кыска гына гомерендә
хәйран калырлык гамәлләр кылып
өлгергән. Бәлки ул чынлап та татар
дөньясын уяту, кузгату, айнытү,
сискәндерү өчен Ходай тарафыннан
җибәрелгән изге зат булгандыр.
   

Равил Фәйзуллин

Соңгы    чорда, халкыбыз   тарихында, бигрәк тә алтмышынчы еллардан, аның иҗтимагый-мәдәни һәм рухи үсешендә гаять зур үзгәрешләр күзәтелә. Идеология өлкәсендә барган яңарыш әдәбият тарихын яңача өйрәнү ихтыяҗын барлыкка китерде. Күп кенә классик әдипләребезне, аларныц мирасын яңача бәяләү бурычы алга килеп басты.
Белгәнебезчә, совет чорында татар әдәбияты тарихы яшәп килгән идеология кысаларында гына яктыртылды. Бу идеологиянең тәэсире XX гасыр әдәбиятын өйрәнүдә бигрәк тә көчле булды. Әлеге дәвер тирән эз калдырган, аның үсеш юнәлешләрен билгеләгән классикларыбызның берсе ул — Габдулла Тукай.
Г.Тукай әсәрләре үз заманында ук зур уңыш казана. Кыска гына вакыт эчендә ул татар халык шагыйренә әверелә. Бу хәлнең эстетик сәбәпләреннән берсе — Тукайның күп гасырлык бай әдәби мирасыбызга таянуында. Моның белән ул әдәбиятыбызның күптәнге күркәм традициясен дәвам итте. Яңа заман әдәбиятының үткәндәге әдәби мирас белән күчешле бәйләнештә формалашуы һәм үсеп китүе нәкъ менә Тукай иҗатында ачык чагылды.
Эш шунда: Тукай яшәгән һәм иҗат иткән яңа заман татар әдәбияты үткән мираска — татар, көнчыгыш һәм гомумән, мөселман мәдәнияты мирасына нигезләнеп формалашты һәм үсеп китте. Безнең әдәбиятка ислам мәдәнияты йогынтысы турында сүз алып барганда исә без, беренче чиратта, әлеге мәдәниятнең иң зур казанышы булган Коръәнне күздә тотабыз.
Коръән болгар-татар әдәбиятына мең ел буена көч-куәт биргән, аңа идея эстетик яктан юнәлеш бирүче якты маяк булган. Борынгы һәм Урта гасыр әдипләре әсәрләрен, кагыйдә буларак, Аллаһны, Мөхәммәд пәйгамбәрне мактау белән башлыйлар. Моңа мисал итеп, Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф», Котбның «Хөсрәү вә Ширин», Хәрәзминең, Сәйф Сараиның, Мөхәммәдьярның безгә мәгълүм әсәрләрен алырга була.
Болгар-татар әдипләре Коръән сүрәләрен, андагы афористик юлларны, Мөхәммәд пәйгамбәргә мөнәсәбәтле фикерләрне еш кына үз әсәрләренә кертеп җибәрәләр. Мәсәлән, Мәхмүд Болгариның «Нәһҗел — фәрадис», Сәйф Сараиның «Гөлстан бит — төрки», Г.Кандалыйның «Рисаләи Иршад» дигән әсәрләрендә без Коръәндәге күп кенә төшенчәләр, пәйгамбәр исемнәре, мифик затлар белән очрашабыз. Гасырлар буена әдипләр теге яки бу проблеманы яктыртканда, образлар тудырганда Коръән мотивларыннан һәм тасвир чараларыннан файдаланганнар. Әйтик, Утыз Имәни, Шәмсетдин Зәки кебек шагыйрьләрнең кеше идеалына, аның һәр эшен, һәр сулышын изге китап белән яраклаштырган диндар затлар тәшкил итә. Гомумән, Коръән әдипләр өчен илһам чыганагы, гуманизмның, гаделлекнең, камиллекнең өлгесе булып хезмәт иткән.
Коръән сюжетларын, мотивларын, образларын файдаланып язылган әсәрләр аеруча күп. Мәсәлән, Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» (1233) әсәре үзенең эчтәлеге белән изге китапның 12 нче сүрәсенә барып тоташа. Рабгузыйның «Кыйссасел әнбия»сендәге (1310) күп кенә сюжетлар, образлар шулай ук Коръән белән бәйле. Классик әдәбиятыбызның дингә мөнәсәбәтле бу традициясен Яңа заманда актив дәвам итүчеләрнең берсе Габдулла Тукай булды.
Әмма халык шагыйренең дингә мөнәсәбәтле яки дини рухлы   иҗаты  әле   бик   аз  өйрәнелгән.   Шактый   вакытлар шагыйрьнең атеист итеп күрсәтү юнәлешендә генә бәяләнде. Дөрес, мәсьәләгә аеграк караучылар да табылды. Г.Халит, мәсәлән,   Тукайның   «…   ислам   динен   кешенең   вөҗданын яхшырту чарасы»* (*Халит Г. Тукай үткән юл. Казан. — 1962. — 176 б.) итеп тә каравын әйтә. Тулаем алганда исә совет дәверендә Тукайның дөньяга карашлары шул вакыттагы идеология  кысаларында гына  каралды. Моның    аеруча характерлы мисалы итеп Ф.К.Фасеевның «Татар иҗтимагый фикер   тарихыннан»   исемле   монографиясен   (1955)   алырга мөмкин.  Хезмәттә татарлардагы  иҗтимагый фикер үсешен өйрәнү өчен файдалы фикерләр булуын истә тоткан хәлдә, анда Тукайның идеологик яктан шактый берьяклы бәяләнүен әйтергә  кирәк.       Мәсәлән,      ул      җәмгыятьнең      үсеш закончалыклары турында рус революцион-демократлары һәм марксизм-ленинизм классикларының фикерләрен китерә дә, аннары боларны Г.Камал, М.Гафури, Г.Тукай иҗатларыннан алынган  мисаллар  белән   ныгыта.   Шулай   фикерләп   автор, мисал өчен, Тукай «… иҗтимагый үсешнең нигезе материаль фактор     булган     хезмәт     икәнен     аңлады,     һәм     халык массаларының   хезмәте   нәтиҗәсендә   җитештерүнең   үсүен ачык күрде (дөрес, ул аның конкрет формаларын, экономик формацияләре алмашуындагы закончыл процессны төшенеп җитмәде)»* (*Фасеев К.Ф. Татар иҗтимагый фикер тарихыннан. Казан. — 1955. – 114 б.) —   дигән    нәтиҗә    ясый.    Конкретрак    әйтсәк, Тукайның иҗтимагый үсешнең нигезендә җитештерү көчләре һәй җитештерү мөнәсәбәтләре ятканын аңлавына мисал итеп ул  шагыйрьнең     «Гомер     юлына     керүчеләргә»     (1910) шигыреннән түбәндәге юлларны китерә.

«Гомер итмәк — тырышмактыр, ялыкмый һич тә ял итми.»

Чынлыкта исә, моңа «революцион-демократ» дип аталган Тукай гына түгел, бәлки XIX нчы гасыр мәгърифәтчеләре дә, теләсә кайсы татар сәүдәгәре дә кул куяр иде. Яисә менә балаларга мөрәҗәгать итеп, ялкау булмагыз, дип язылган
«Эшкә өндәү» (1909) шигырендәге түбәндәге юллардан җәмгыятьнең үсеш закончалыклары турында фәлсәфи фикер эзләп табу да шактый ясалма яңгырый:

И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә — эш,
Эш агачы һәрвакыт бик юмарт китерер җимеш.

Алдан уйланган тезиска нигезләнеп фикер йөртү К.Фасеевны кайчак ясалма бәя бирүләргә китерә.
Мәсәлән, ул Тукайны дингә каршы кеше итеп сурәтләү максатында аның «Дин вә гавәм» (1912) шигыреннән түбәндәге юлларны ала:

Дин хәзер иске, аварга торучы чергән дивар,
Аз гына, уйнап кына бармак белән төртсәң авар.

Ләкин автор строфаның икенче яртысын «йомып кала»:

Билгеле, агачлар да корырга башлыйлар,
Былбыл урынына оя тоткач башында каргалар!

Чынлыкта исә, биредә һич тә Тукайның дингә каршы булуы турында сүз бармый, шагыйрьнең бары башында яхшы руханилар торса, дин чәчәк атар иде, дигән фикерен генә чагылдыра.
Ә менә З.Ишмөхәммәтов үзенең «Габдулла Тукай — атеист» («Социалистик Татарстан» 1961, 25 май) мәкаләсендә турыдан-туры «Г.Тукай — дөньяга материалистик карашта торган хәлдә, табигатьне һәм кешене Аллаһ яраткан, …дигән карашларны инкарь итте; …гомумән, исламның килеп чыгуы һәм таралуы мәсьәләсендә фәнни карашта торуын күрсәтте», — дип яза. Мәкаләне укыгач, Тукай марксизм-ленинизм позициясенә баскан һәм диалектик һәм тарихи материализмны тирәнтен үзләштергән дип уйларга гына кала. «Тукай атеизмы» дигән китабында (1971) З.А.Ишмөхәммәтов Тукайны атеист итеп тасвирлый. Филосов З.Ишмөхәммәтов Тукайның атеист булуын ничек нигезли соң? Ә менә ничек: «…күренә ки, марксистик-ленинчыл идеология йогынтысында шагыйрь азатлык җырчысы, хезмәт ияләрен социаль һәм милли изүдән коткару өчен актив революцион демократ булып формалашты. Сыйнфый көрәш логикасы Тукайны социализм идеясенә китерде»* (* 3. Ишмөхәммәтов. Тукай атеизмы. Казан. — 1917. — 8-9 бб.).
Тукайның иҗтимагый-сәяси карашларын шулай бәяләгәннән соң З.Ишмөхәммәтов аның дингә мөнәсәбәтен болай ача: «Ул (ягъни Тукай) ислам диненең халык интересларына ят нәрсә икәнен, диннең эксплуататорларга халык аңын томалау коралы булып хезмәт итүен ачып салды, динне сыйнфый һәм милли изүне аклау чарасы итеп файдаланган реакцион көчләрне фаш итте, ислам руханилары белән полиция аппараты арасындагы союзның реакционлыгын күрсәтте. Тукай ислам диненең күп кенә догмаларын, әхлак нормаларын, дини йола һәм бәйрәмнәрен кискен тәнкыйть утына тотты»* (* З.Ишмөхәммәтов. Тукай атеизмы. Казан. — 1971. — 66-67 бб.).
Китерелгән мисаллардан күргәнчә, совет дәверендә Тукайны сыйнфый позициядән генә торып бәяләүнең өстенлек алуы сәбәпле, аның дингә мөнәсәбәте дә бик берьяклы бәя алды. Шагыйрьне «безнеке» итеп, ягъни бездәге идеологиягә яраклаштырып күрсәтү өчен аннан атеист ясарга тырыштылар. Болар барысы, гомумән алганда, Тукай иҗатын иҗтимагый-сәяси һәм милли яктан берьяклырак каралуына китерде.
Хәзерге шартларда халык һәм милләт шагыйрен фәнни-объективрак һәм тулырак карау мөмкинлеге тугач, аның мирасының төрле проблемаларын да гаделрәк бәяләү мәсьәләсе алга баса. Шулар арасында иң әһәмиятләреннән берсе, безнең уебызча, Тукайның дингә мөнәсәбәтеннән гыйбәрәт. Һәм бу хезмәттә шушы мәсьәләне үзәккә куеп өйрәнү, аңа объектив бәя бирү максат итеп куелды.
Бу хезмәтнең төп мәсьәләсен фәнни объектив яктырту өчен шагыйрьнең дөньяга карашларына ачыклык кертергә кирәк. Белгәнебезчә, бездә бу мәсьәлә дә озак вакытлар бик берьяклы, бары сыйнфый позициядән генә торып бәяләнде. Чынлыкта исә бөтен милләт мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәгән Тукай үзенең иҗтимагый-сәяси карашларында гомуммилли позициядә торган. Бу карашның шулай икәненә Г.Тукайның «Партияләр» дигән мәкаләсе (1907) дәлил. Тукайның иҗтимагый-сәяси позициясен ачык чагылдырган шигырьләреннән берсе — «Хөрмәтле Хөсәен ядкаре» (1912). Аны беренче татар большевигы Хөсәен Ямашев образын тудырган әсәр дип бәяләп килделәр, шул бәягә нигезләп Тукай большевиклар позициясендә торган дигән нәтиҗә ясала иде. Ләкин шигырь ниндидер бер фирка карашларын яки сәясәтен чагылдырудан күп өстен тора. Киресенчә: «көчле, көчсез, ярлы, бай булды һаман да аңар «, — дип Тукай сыйнфыйлыкны кире кагуын, киңрәк мәгънәле карашта торуын күрсәтә. Шигырьдән шагыйрьнең Хөсәен Ямашевка аерым бер фирка яки сәяси хәрәкәт вәкиле итеп түгел, ә гомуммилли җанлы кеше итеп каравын күрәбез, һәрхәлдә, Тукай Ямашевны большевик дип кенә бәяләмәгән. Тукай да, Ямашев та XX йөз башында татар дөньясында әйдәп баручылардан булганнар. Шундый уртак иҗат аларны бер-берсенә якынайткан.
Тукайның иҗтимагый-сәяси карашлары шулай ук «Китмибез» (1907) һәм «Олуг юбилей мөнәсәбәте белән халык өмидләре» (1913) шигырьләрендә дә ачыклана. Аларда шагыйрь үзен Россия патриоты итеп күрсәтә. Ләкин бу әсәрләрдә бәхәс уята торган моментлар да бар:

Китмибез без, безгә анда мондагыдан эш кыен;
Мондагы ун урынынна ул җирдә унбиш шпион, —

дип яза автор.
Биредә Төркиядә яшәүне Россиядәгегә караганда гаделсезрәк, авыррак итеп күрсәтү бәхәс уята. «Олуг юбилей мөнәсәбәте белән халык өмидләре» шигырендә исә, татарны урыс җирендә яшәүче халык итеп карау бәхәсле. Шул ук вакытта шагыйрьнең гасырлар дәвамында Рәсәйдә урыслар белән бердәй хезмәт иткән татарның урыслар кебек үк «Хокукка хаклы» булуын дәгъва итүе бик урынлы. Ягъни, сәяси характердагы мондый шигырьләрендә Тукай, асылда, үз иҗатының һәм тулаем XIX йөз башы әдәбиятыбызның төп максатына — милләт турында кайгыртуга турылыклы булып кала. Бу максат Тукай күңеленә бик якын булган, чөнки ул үз язмышының татар язмышына аваздаш булуын яхшы аңлаган. Тукайның шәхси тормышына һәм язмышына аеруча дикъкать итеп, Г.Исхакый, Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимовлар шагыйрьнең яшәешен һәм тормыш финалын милли фаҗига, милләт фаҗигасы күренеше дип бәяләгәннәр. Чөнки туган халкының үз эченнән чыккан Тукай, асылда, татарның чын язмышын үз башыннан кичергән. Бу аңа туган халкының хәл-әхвәле турында аек фикер йөртергә мөмкинлек биргән, үз тарихында бик авыр язмышка дучар булган туган халкының күңелен дә яхшырак аңлаган, һәм бу уңайдан ул «Сәрләүхәсез» (1909) шигырендә болай яза:

Кузгатмакчы булсаң халык күңелен,
Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын,
Көйләү тиеш, әлбәттә, ачы хәсрәт көен,
Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке уен.

«Милли моңнар» (1909) шигырендә дә Тукай «чын безнеңчә …матур милли көй»нең «Әллә нинди зарлы, моңлы көй» булуын әйтә һәм бу хәлне дә туган халкының тарихи язмышы белән бәйләп аңлата:

Өзелеп-өзелеп кенә әйтеп бирә
Татар күңеле ниләр сизгәнен;
Мискин булып торган өч йоз елда
Тәкъдир безне ничек изгәнен.
Күпме михнәт чиккән безнең халык,
Күпме күз яшьләре түгелгән;
Милли хисләр белән ялкынланып,
Сызылып-сызылып чыга күңленнән.

Шәхси тормышы һәм язмышы да халыкның шушы авыр язмышына якын булуын аңлаган шагыйрь үз иҗатында да моң-зарга урын биргән. Чөнки шагыйрь:

Мискин адәм! Тыштан уйный, тыштан көлә,
Ямьсез якны уйлап куя эчтән генә.
Һич кайгысыз кеше булса — адәм түгел! –

дигән карашта торган.
Дөнья әдәбияты тарихыннан күренгәнчә, үз халыкларын ихлас күңелдән яраткан кайбер олы әдипләр, бер үк вакытта үз халкы яшәешенә үтә тәнкыйтьчел карашта да торганнар. Чөнки алар үз милләтенең рухи-әхлакый яктан сау-сәламәт булуы, тормышындагы «сырхау» күренешләрдән тизрәк арынуы, савыгуы турында кайгыртканнар. Тукай да үз халкы белән горурлану, аның авыр язмышы өчен борчылу белән бергә, шул язмыш тудырган күңелсез сыйфатларына да игътибар иткән. «Хәзерге хәлебезгә карата» (1906) шигырендә ул бу уңайдан:

Көнчелек, үчлек белән тулган татарлык,
Төяп илтеп Мәкәрҗәдә сатарлык –

дип яза.
Г.Тукайның дөньяга карашларын ачыклау ягыннан аның татар хатын-кыз язмышына мөнәсәбәте дә игътибарга лаеклы. «Хатыннар хөррияте», «Эштән чыгарылган татар кызына», «Өзелгән өмид» шигырьләрендә ул җәмгыять һәм гаилә тираниясе татарфыннан икеләтә изелүгә, кысылуга, хокуксызлыкка дучар ителгән татар кызының шәхси фаҗигасен киң милли яңгырашлар югарылыгына күтәрә һәм аны милли көнкүрешкә караган сәбәпләр белән бәйләп аңлата:

Сөялгәнсең чатка баганага,
Яфрак төсле сары йөзләрең,
Кызганмыйча куңлем чыдый алмый
Бигрәк моңлы карый күзләрең.
Атылган кош, адаштырган эттәй
Үткәннәргә мәзюс карыйсың?
Күрәм, ике ирнең селкенәдер:
Кайсы татар баен каргыйсың?

Сүз уңаенда Тукайның шәхси язмышы да татар хатын-кыз язмышына күпмедер аваздаш булуын әйтергә кирәк. Белгәнебезчә, әлегерәк Тукай фаҗигасе, сыйнфый-социаль характердагы сәбәпләр белән бәйләп аңлатылды, ягъни аны буржуаз тәртипләрнең корбаны итеп күрсәтүгә басым ясалды. Тукайның замандашлары исә, шагыйрьнең фаҗигасен күбрәк милли-шәхси характердагы факторларга бәйләп караганнар. Бу уңайдан Г.Исхакый болай язды: «Ул ятим үсте, ятим яшәде, ятим үлде. Ул ялгыз яшәде, ялгыз үлде. Менә бу кечкенә генә бер сызыгы, аның бөтен тормышына тәэсир итте, аның бөтен шигырен үзенең буявына буяды, иң зурысы — аның куәи шигъриясе (шигърият көче) ачылып җиткән чагында гына үлеп китәргә сәбәп булды.
Габдулланы чахотка үтермәде. Габдулланы йөрәк җылысы юклыгы, бер татар кызының аны «шагыйрь Габдулла әфәнде Тукаев җәнаблары» димәенчә, «Габдулла» гына дип карамавы үтерде. Габдулланың хосусый хәйәтенең генә тугел, әдәби тормышының да фаҗигасе менә шунда».
Галимлек белән гадилекне үзендә чагылдырган зат буларак, Тукай үз заманына киң карашта торган, аның төрле якларына һәм мәсьәләләренә объектив карый алган. Шушы хәл Тукайның дингә мөнәсәбәтендә дә ачык чагылган. Инде әйтелгәнчә, бу мәсьәлә хәзергә кадәр күләгәдә калдырылган, яки берьяклы гына бәяләнгән мәсьәлә булып тора. Шул ук вакытта дини тема Тукай шигъриятендә мөһим урыннарның берсен алып тора! Бу теманың шагыйрь тарафыннан яктыртылуын ике яссылыкта карау отышлы булыр:
1.    Г.Тукайның аерым дин әһелләренә мөнәсәбәте;
2.    Г.Тукайның гомумән дингә мөнәсәбәте.


{mospagebreak}

Тукайның аерым дин әһелләренә мөнәсәбәте

Тукай   өчен   дин   —   яшь   буынны   тәрбияләү   чарасы, халыкны явызлыктан аралаучы көч, гыйлем һәм мәгърифәт чыганагы. Шуңа күрә ул бу эш белән шөгыльләнүчеләргә үтә җитди һәм таләпчән караган. Алар арасында шагыйрь үз вазыйфаларын үти аямаганнарын да, диннән шәхси максатларда гына файдаланучыларны да күп очраткан. Әлбәттә, бу эштә шагыйрь ялгызы гына булмаган. Мәсәлән Г.Исхакый «Ике йөз елдан соң инкыйраз» фантастик-публицистик повестенда ук милләтне һәлакәткә алып баручы көчләрнең берсе рәвешендә консерватив дин әһелләрен, кадимчелекне саный. Г.Исхакыйның бу фикерен алга таба Г.Тукай күтәреп ала һәм «Мөридләр каберстанындин бер аваз» (1906) исемле шигырендә «Ике йөз елдан соң иңкыйраз»га мөнәсәбәтен болай белдерә:

Милләти вәйран идән иман икәндер, белмәдем;
Ул иманнар милләткә дошман икәндер, белмәдем.
Милләти иһдам идән, игъдам идән шунлар имеш;
Анлари инкяр идән зи шан икәндер, белмәдем.
Анлари юк итмәкчикән чын күңелдән икәндер, белмәдем. Шунларга коллык идәнләр, кул вирән бичаралар –
Милләти излял идән шәйтан иткәндер, белмәдем.
Дәрсе гыйбрәт вирде безгә «Инкыйраз «нам бар әсәр,
Аһ, буны язган кеше инсан икәндер, белмәдем.

1906 елда язылган «Сорыкортларга» шигырендә исә шагыйрь дин битлеге астында халыкны алдап, аның зиһенен тормалап, милләт җилкәсендә сорыкорт булып яшәгән кадимче ишаннарны фаш итә:

Аристократ-сорыкортлар, калын корсак, кечек башлар;
Ашыйлар соң бирән булган кешеләр, ну гаҗәп, ай-яй?
Халык батсын да, бетсен, тик боларның эчләре күпсен;
Авызлары ачык бик киң, ниең бар: «дай сюда, дай-дай».

Ишанлыкка, тарихи прогрессны тоткарларга теләүчеләргә каршы көрәш идеясын алга сөргән бу шигырьдәге фикерләр Г.Тукайның «Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш» дигән фантастик сюжетлы поэмасында да яңгырый. «Кисекбаш китабы»на пародия итеп язылган бу поэма татар дөньясындагы кадими партияләргә һәм иске гадәтләргә ябышып ятучы кайбер реакцион дин әһелләрен сатира утына ала. Иске карашлар һәм реакцион фикерләр утравына әйләнгән «Печән базары»нда хөкем сөргән әхлакый-рухи климатны Кисекбаш, Миңлебай, цирк көрәшчесе Карахмәт, Гали батыр, камчылы ишан кебек образлар ярдәмендә чагылдырып, Г.Тукай «Көфер почмагы каһарманнары»ның милләтне юкка чыгару чигенә китереп җиткерә язган гамәлләрен сүрәтли. Поэманың фантастик герое Кисекбаш шул чорның кадими катлавының җыелма образын гәүдәләндерә. Әсәрдә аңа мондый характеристика бирелә: ул — тугыз мәртәбә хаҗга барган хаҗи, бай сәүдәгәр, шәһәр думасында гласный, унбишләп хатын алган, фәхешханәгә йөрүче, көндез изге кеше кыяфәтенә кереп, тәкъвага әйләнүче мәчет карты. Өстәвенә Карахмәтнең мие кадими фикерләр һәм уй гамәлләр белән тулган:

Бу мидә йөзләп гыйнад (тискәрелек) амбары бар,
Бу мидә мең пот сыраның пары бар.
Бу мидә бардыр җәһаләт (наданлык) ун вагон,
«Мин белемлек» дәгъвасы — бер мең вагон.
«Иске — изге» фикере бардыр ун келәт,
«Һәр җәдит — кяфер » — егерме склад.

Әлеге өзектән күренгәнчә, Кисекбашның искелек, феодаль тәртипләрне яклаучы һәм шуның өчен тырышучы инкыйраз тарафдары булуы раслана. Кисекбаш образының асыл мәгънәсен И.Нуруллин болай билгеләде: «Бу юлларда үтергеч сарказмны сизми мөмкин түгел. Өстәвенә бу сүзләр Кисекбашны татарлар тормышындагы уртагасырчылык, феодализм калдыкларының штабы булган «Кяфер почмагы» әһелләре белән берләштерә. Персонажның типиклыгын ассызыклап күрсәтә»* (* Нуруллин И. XX йөз башы татар әдәбияты. Казан. — 1966. — 174 б.).
Үз вазыйфаларын үти алмаган яки аны шәхси мәнфәгатьләргә хезмәт итттергән дин әһелләрен камчылау белән бергә, Тукай үз иҗатында андый бәндәләрнең укыту-тәрбия эшенә кире йогынтысын ачуга да дикъкать итә. Аерым алганда әлеге тип «мөгаллимнәр» идарә иткән яки укыткан кадими мәдрәсләрдә шәкертләрнең нигезле белем ала алмыйча, михнәт-газап чигүләрен, дөньядан артта калуларын шагыйрь «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр?» (1907) шигырендә чагылдыра:

Чаршау кордык, кояш безгә,
Нурын чәчеп җибәрсә дә.
Каршы килдек, кудык безгә
Яктылыктан ни килсә дә.
Ашсыз-сусыз, утын-шәмсез
Тар җирләрдә яттык сасып.
Капчык ясап җилләннәрдән
Байлар саен теләндек без.
Яшь көннәрне наданлыкка
Корбан иттек тә чалдык без.
Күрдек ачлардан тик корсак,
Алай борсак, болай борсак,
Ай-һай тирән бирән корсак,
Туймас корсак, тумас корсак.

Күргәнебезчә Тукай тәнкыйте, дин дөньясындагы исеме җисеменә туры килмәгән, ягъни үзенең дини вазифаларын намус белән үти алмаган кешеләргә һәм оешмаларга юнәлгән. Шагыйрь аларны булдыксызлыклары, наданлыклары өчен диннең дәрәҗәсен төшерүләре белән тәнкыйтьли. Әмма Тукайның киң даирә укучыларга дин әһелләрен шул рәвешле бәяләгән шигырьләре генә билгеле булгач, аларда, табигый, шагыйрь боларның барысына да тискәре карашта гына булган икән дигән фикер туа иде. Тукайның моңа кадәр ничектер күләгәдә калдырылган башка төр шигырьләренә игътибар итсәк, аның дин әһелләренә карашы һәм бәясе бер төрле генә булмаганлыгыкны күрәбез. Мәсәлән «Шиһаб хәзрәт» (1913) шигырендә ншгыйрь икенче рухтагы дин әһелен тасвирлый. Аның герое Шиһабетдин Мәрҗәни. Ул шигырьдә дин әһеле олы гакыл иясе, эшлекле мәгърифәтче, милли рухлы зат итеп күрсәтелә.

Чыкты ахыр, бездән дә бер бөтен кеше,
Яхшы аңлап, тәкъдир итү читен кеше,
Татарда да гыйрфан уты кабынганны
Күрсәтергә күтәрелгән төтен кеше.
Кирәк булса әйтеп бирәм: ул шәп хәзрәт
Тулган ай күк балкып чыккан Шиһаб хәзрәт,
Мәгърифәткә әвәл башлап адым салган,
Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт.

Шиһаб хәзрәтнең милли мәгариф өлкәсендәге эшчәнлегенә шундый югары бәя биреп, Тукай руханиларның һәм гомумән диннең милләт өчен кирәкле гамәлләрдә катнашырга тиешлекләренә басым ясый.


{mospagebreak}

Тукайның гомумән дингә мөнәсәбәте

Инде алда әйтелгәнчә, Тукайны заманга яраклаштыру өчен, югарыда искә алныган әсәрләренә нигезләнеп, аны атеист итәргә көчәнүләр күп булды. Ләкин бу бармактан суырылган атеистлык Тукайның береничә шигъри юллары янында, көлдән ишелгән бау шикелле, тузып юкка чыга.
Г.Тукайның дингә чын мөнәсәбәте турында сүз башлаганда шагыйрьнең бу мәсьәләгә төрле аспектта каравына игътибар итәргә кирәк. Мәсәлән, «Туган авыл» шигырендә (1909) Тукай динне үзенең шәхси яшәеше һәм язмышы белән бәйләп карый:

Ходай шунда җан биргән, мин шунда туган,
Шунда әвәл Коръән аятен укыган;
Шунда белдем рәсүлемез Мөхәммәтне,
Ничек михнәт, җәфа күргән, ничек торган.

Үз   язмышында   шундый   зур   роль   уйнавы   сәбәпле, исламның   төп    китабы   —   Коръәнгә    мөнәсәбәтен    Тукай «Васыятем» шигырендә (1909) болай билгели:

Әһле тәкфир бер гаҗәпләнсен күреп актык сүзем,
Күр, нә рәсмә тулган иман берлә Коръән садрыма!

Садрыма,  ягъни,  күңеленә  Коръән  урнашкан  шагыйрь андагы    аятьләрне    чын    татарча    итеп    бирергә    омтыла. Коръәннән кергән сюжетлар, мотивлар, персонажлар алга таба аның иҗатында зур урын алалар. Ә инде аерым шигырьләре тулаем Коръән аятьләренә багышланган.

Ярты тән булган чагында, китте Мәккә ялтырап:
Нур тоташты җиргә күктән, инде нурда бар пырак.
Хәзрәти Җибрил бәшарәт әйләде, дип: я Рәсүл,
Хак тәгалә хәзрәте тәгәенләде бу кич весул:
Монтазыйрлар, лә мәкяннар, бар мәлаикләр сиңа,
Гарше әгълә килде, атлансаң аягың астына, —

дип башлаган «Мигъраҗ» шигыре (1910) Коръән Кәримдәге 17 нче сүрә нигезендә язылган һәм башка дини риваятьләрне кабатлаган.
Үзенең колы Мөхәммәд Мостафа сәләллаһе галәйһиссәламне бер кичтә Мәккә шәһәрендәге мәсҗид Әкъсага йөретеп кайтаручы Аллаһы Тәгаләне һәр кимчелектән пакъ дип белегез. Ул Коддус шәһәре тирәсен бәрәкәтле кылдык, Мөхәммәд Галәйһиссәләмне шулай кодрәтебез белән йөрттек гаҗәб галәмәтләребезне күрсәтмәк өчен, әлбәттә Аллаһ һәр сүзне ишетүче вә һәрнәрсәне күрүчедер* (* Коръән тәфсире // Казан. — 1996. — 294 б.).
Шагыйрьнең «Кадер кич» дип исемләнгән әсәре дә турыдан-туры Коръәнгә барып тоташа. Ул андагы «Кадер» дип аталган 97 нче сүрәне шамлирәнә тасвирлап биргән: Тәхкыйк, Без Коръәнне иңдердек кадер кичендә,  Кадер киче, мең айдан да хәерлерәк, сәвабы мең ай кылган гыйбадәттән артыграктыр. Кадер киченең дәвамы кояш баеганнан алып таң атканга чаклыдыр* (* Коръән тәфсире // Казан. — 1916. — 671 б.).
Шагыйрь күңел күтәренкелеге, тирән ышаныч, пафос, матур, җиңел тел белән бу кичне бер монументаль картина итеп сүрәтли:

Бу кадер кич, елда бер кич, барча кичләр изгесе;
Сафланыр таптан бу кич мөэмин күңелләр көзгесе.
Сафланыр ул, пакъланер, бик зур Ходайның дәүләте;
Һәм төшәр ул көзгеләргә күк капугы шәүләсе.
Шул капугтан күндерербез Тәңребезгә бер теләк,
Бер кадер кич Тәңре каршында мең айдан изгерәк,
Йон, мамыктай әйләнер җирдә бу кич әрвах вә рух,
Һәм фәрештә сафлары җирдә йөрер меңнәр груһ,
Ул мәлаикләр җыярлар тол, ятимнәр яшьләрен;
Барча көчсезләр, зәгыйфләрнең аһын, каргышларын.
Күз яшеннән, төрле рәнҗетештән ясап зур энҗеләр,
Ул мәлаик гаше — көрсине бизәр һәм энҗеләр.
Таң сызылганчы йөрерләр, әйтмичә һич бер кәлам;
Тик диярләр: «Барча мөэмингә мөселманга сәлам!».

Шигырьнең язылу тарихын композитор М.Моззаффаров түбәндәгечә аңлата: «Бервакыт әнием Тукайдан: «Менә Кадер киче җитә, балаларга җырлар өчен бер шигырь буямасмы икән синдә, Габдулла? » — дип сорады. Тукай берничә көннән безгә «Бу Кадер кич — елда бер кич», — дип башлана торган шигырен, үз кулы белән язып алып килде»* (* Г.Тукай. Әсәрләр, 5 томда // Казан. — 1985. — 2 нче том. — 370 б.).
Гомеренең соңгы көннәрендә, Клячкин хастаханәсендә ятканда да шагыйрьнең күңеленнән Коръән  сүзләре китеп тормый.    Менә    аның    иң    соңгы    әсәрләреннән    булган «Тәфсирме? Тәрҗемәме?» дип аталган шигыре:

Һәр заман, кем насры берлән фәткә килсә,
Алланы — һич тә бер тукталмый, манигы булмый аның.
Син күререң тугры юл тотканны күп төркем халык,
Хәмду — тәсбих өннәре берлән гөрелдәр урталык.
Мәккәдә ачты бүген якты иманга баб Ходай,
Ярлыкау эстә, шөкер ит, тәүбә кыл, тәуваб Ходай.

Бу — Коръәннең «Насыр» дип аталган 110 нчы сүрәсе. Раббың булган Аллаһуны  һәр  кимчелектән  пакъ дип белеп   һәм   мактап   тәсбих   әйт,   намаз   укы   һәм   аңардан ярлыкауны телә, сора!  Дөреслектә ул тәүбәне кабул итеп гөнаһларны гафу кылучыдыр.* (* Коръән тәфсире // Казан. — 1916. — 678 б.). Күргәнебезчә, Тукайның бу шигыре — шушы атаклы сүрәнең шактый ук төгәл тәрҗемәсе. Шул   ук   вакытта   бу   —   тәрҗемә   генә   түгел,   чөнки   анда шагыйрьнең өстәмәләре, аңлатмалары да бар. Мәсәлән: «Һич тә бер көч туктаталмый, манигы (киртәсе) булмый аның «, һәм  «Мәккәдә ачты бүген якты иманга баб (ишек) Ходай» дигән юллар — Тукайның үз сүзләре, үз тәфсире. Шуңа күрәдер дә,    ул    бераз    шикләнептер,    ахры,    шигырьнең    өстенә «Тәфсирме? Тәрҗемәме?» дип язып куйган.
Коръәндә телгә алынган пәйгамбәрләр, алар белән бәйле риваятьләр, ул вакыйгаларда катнашкан төрле персонажлар Тукай шигыренә бик табигый килеп кереп, тыгыз уралып баралар, шагыйрьнең әйтәсе килгән фикерен үтемлерәк итеп бирергә ярдәм итәләр. Чөнки ул заманның дин тоткан, аның тиешле кагыйдәләрен үтәп барган, Коръәнне, әдәбиятны белгән кешесенә болар барысы да бик якын, аңлаешлы булган.

Пәйгамбәрнең вафатыннан соң аслан могҗиза булмас:
Ярылмас ай икегә, һәм кара таштан дөя тумас, —
Диләр безнең гыйлем әһле.
— Ышанмагыз, бу ялгандыр;
Үзем күрдем бүген, безнең заманда могҗиза бардыр:
Бүген иртүк миңа шактый бурычлы иптәшем килде.
Ялындырмый, талашмый вәгъдәсендә акчасын бирде, —

дип яза «Могҗиза» шигырендә (1909).
Хәзерге заман укачысы бу юмористик шигырьдәге «ярылмас ай икегә», «кара таштан дөя тумас» дигән сүзләргә артык әһәмият бирмичә генә узып китә. Ә Коръәнне, дини мифологияләрне белгән кешегә бу гыйбәрәләр күп нәрсә аңлата. Риваять буенча, кяферләр Мөхәммәд пәйгамбәрнең җирдәге могҗизаларына ышанмыйча, аны «сихерче» дип атап, аннан күктә могҗиза күрсәтүен, мәсәлән, айны икегә ярып, ике кисәген ике якка җибәрүен, аннары аларны ике җиң очыннан чыгарып, үзенә сәҗдә иттерүен сорыйлар.
Кыямәт көне якынлашты һәм ай ярылды (Мәккә мөшрикләренең соравы буенча ай икегә ярылып Хира тавының ике ягыннан күренеп торды. Бу эш Мөхәммәд галәйһиссәләмнең пәйгамберлегенә табигый могҗиза иде, ләкин мөшрикләр үзләре сорган могҗизага ышанмадылар, сихер диделәр)* (* Коръән тәфсире // Казан. — 1996. — 573 б.).
Яки Коръәннең 17 сүрәсендә: «Сәмуд кауменә могҗиза итеп таштан тере дөя чыгардык, ул дөяне алар золым итеп үтерделәр; шундый каумнәргә могҗизалар җибәрмибез, мәгәр аларны куркытмак һәм газап кылмак өчен»* (* Коръән тәфсире // Казан. — 1996. — 301 б.). Инде аятьләрдән һәм аларның тәфсирләреннән күренгәнчә, Мөхәммәд галәйһиссәлам мөшрикләрнең сорауларына үзенең могъҗизалары белән җавап бирә, һәм Тукай бу вакыйганы әҗәтен вакытында түли алган иптәшенең «могҗизасы» белән чагыштыра. Шигырьнең тәэсир көчен арттыру, күренешләрне җанландырып, көчәйтеп җибәрү өчен Тукай еш кына дини-мифологик мотивлардан да файдалана. Табигать күренешләрен тасвир иткәндә дә бу мотивлар бик табигый рәвештә әсәр тукымасына үрелеп китәләр.

Кисәктән җанланып, бозлар агалар;
Чабалар, берсенә берсе кагалар.
Белерсең син боларның мәхшәрә дип;
Бу бозларны үлекләр гаскәре дип;
Өрелмеш дип белерсең, санки, мөгез
Вә яки мөгезен селкеткән үгез.
Болар әллә бара дәһшәтле судка,
Беленми: кайсы җәннәт, кайсы утка.

«Бәдәвам», «Ахырзаман», «Нәһҗел фәрадис» китапларында сүрәтләнгән, һәр татар укучысына таныш булган, күңелләрдә курку хисе уяткан кыямәт көнен, бар мәрхүмнәрнең терелеп, бер урынга җыйналуларын, ягъни мәхшәр, исрафил фәрештә быргысының бөтен дөньяны тетрәткән авазын, җәннәт һәм тәмуг картиналарын күз алдына китереп, Тукай гади генә бер табигать күренешен дә кешене әсәрләндерерлек итеп тасвирлап бирә.
Шагыйрь татарның элек-электән укылган, балачактан, ук хәтеренә сеңгән борынгы классик әдәбиятына, урта гысырларның дини әсәрләренә еш мөрәҗәгать итә. «Кыйссаи Йосыф», Рабгузыйның «Кыйссасел әнбия», Хуҗа Әхмәд Ясәви, Сөләйман Бакырганый, Суфый Аллаһыяр шигырьләре һәм бигрәк тә «Мөхәммәдия», «Бакырган»нан алынган мотивлар Тукайда еш очрый. Шагыйрь татар кешесенә таныш, сөеп укылган шигырьләрнең үлчәмен, көен, рифмаларын алып, аерым сүзләрен кабатлап, бөтенләй яңа әсәрләр — Тукайның үз чоры кешеләрен, тормыш күренешләрен, заман проблемаларын сурәтли торган, бөтенләй көтелмәгәнчә яңгырашлы әсәрләр иҗат итә.
Күп вакыт ул борынгы җитди шигырьләрдән бөтенләй киресен — йә бер көлке, йә бер ачы сатира китереп чыгара. Мисал өчен аның «Һезиһи касыйдәтүн фи мәдхи Мостафа» («Бу Мостафаны мактау шигыре») дигән сатирик шигыре (1912) XVI йөз шагыйре Рабгузыйның «Пәйгамбәрләр тарихындагы Мөхәммәд пәйгамбәрне мактауга багышланган шигырьне иҗади үзгәртеп, аны үз заманындагы мәгълүм шәхескә — азербайҗанлы Мостафа Лотфый Шиванскигә багышлый, мәдхия урынына мыскыллау шигырен тудыра.
Рәбгузыйда:

Дин, шәригать рәйтенә гали кылган Мостафа,
Көфер, золмәт шуларины җиргә салган Мостафа!
Кауменә ди күрсәтмичә күккә ашкан — Гайсә ул,
Өммәтенә буя ышубән җирдә калган Мостафа!

Тукайда исә аның замандашы Мостафа болай сурәтләнә:

Төркиядә бер теләнче сухтә булган Мостафа,
Монда кайтып ил казасы, фетнә булган Мостафа.
Юп-юаш, муйнын бөгеп йөргән сарыклы бер сарык,
Монда кайткачтын симергән, чучка булган Мостафа.

Рабгузыйдагы Мостафа (Мохәммәд пәйгамбәр) белән Тукайдагы Мостафа арасында шундый зур аерма бар ки, ул укучыда көлке тойгысы, хәзерге заман Мостафасына нәфрәт уята.
Татарда бик популяр булган «Мөхәммәдия» китабын да Тукай еш файдаланган. XV нче гасырда төрек телендә шигырь белән язылган зур күләмле бу әсәр, элеккеге кадими мәктәпләренең программаларына кертелеп, аерым алганда, кызлар өчен дәреслек вазифасын башкарган. «Шул заманда бу китапны укып яки тыңлап, еламыйча калган хатын-кызлар, карчыклар сирәк булгандыр», — дип яза атаклы әдәбият тарихчысы Гали Рәхим.
Дәрьяга тиңләргә мөмкин булган Г.Тукай иҗатыннан дингә багышланган, аның асылын ачкан шигырьләр исемлеген әле тагын да дәвам итәргә булыр иде. Сабыйның йокларга ятар алдыннан теләк теләп Тәңрегә мөрәҗәгать итүен тасвирлаган «Йокы алдыннан» (1908), шәригать кануннары, ислам тарафыннан тыелган гамәлләрне гаепләп язган «Катиле нәфескә» (1910), кайгы-хәсрәт килгәндә сабырлык, Аллаһтан ярдәм сорарга өндәгән «Киңәш» шигырен һ.б. атарга була. Шулай ук әле Г.Тукайның соңгы биш томлы «Әсәрләр» җыелмасына кертелмәгәннәре һәм Тукайныкы булу ихтималы булган шигырьләр дә байтак. Мәсәлән, шулардан «Сабый чакта бәйрәм» шигыре шагыйрьнең бер җыентыгына да кермәгән. Апасы Газизә үзенең истәлекләрендә кечкенә Габдулланың бер кичне яңа читекләрен кочаклап ятып йоклап киткәнен һәм гаедкә соңга калуы турында яза. Югарыда искә алган шигырьдә шушы биографик детальне күрәбез:

Төшә искә гарәфә кич яткан чагым,   
Уйлап: «Кайчан таң? » дип, ул атмаган таңым,
Тәти читек, тәти күлмәк, ыштаннарны
Баш астыма өеп куеп яткан чагым.
Таң алдыннан яңлыш йоклап киткән чагым,
Әнкәемнең тавышлары колагымда!
Гаед җитте, тор, аппагым, тор аппагым!
Таң атканчы урам буе чапкан чагым,   
Мәгъсүманә, ләззәт, хозур тапкан чагым,
Корбан ите, төрле тәмле аш өстенә,
Гаед укып, көлә-көлә кайткан чагым.

Әйтелгәннәрдән күренгәнчә, «Тукай һәм дин» дигән мәсьәлә үзенең күпьяклы булуы белән аерылып тора. Ул Исламның шагыйрь яшәешендә һәм тормышында уйнаган ролен дә, Тукайның аерым дин әһелләренә һәм гомумән дингә мөнәсәбәтен дә, диннең аның иҗатына йогынтысын да эченә ала.


{mospagebreak}

* * *

Дөньяви һәм гамәли моң — гүзәллекне һәр буын рухына тәңгәлләштерә алган татар шагыйрьләреннән иң даһие, әлбәттә, Габдулла Тукай. Дөрес, ул һәрвакытта да үзенә лаеклы бәяне ала алмады, кайчак аңа шактый берьяклы карашлар да өстенле китте. Әйтик, элеккерәк елларда кемдер, замана җилләреннән файдаланып, шагыйрьдән революция карлыгачы эзләде, кемдер динсезлеген исбатларга тырышты.
Ана назыннан мәхрүм ителгән, ачлык-ялангычлыкта, мохтаҗлыкта интеккән шагыйрьнең фани дөньяда күңел юатучысы, туендыручысы, «якын итүче»се тик Аллаһы Тәгалә була. Дин белемен Казан артындагы Кырлай авылында «Иман шартын»нан башлаган Тукай, Уральскийда Мотыйгулла хәзрәт мәдрәсәсендә җәдидчә укып дөньяви белемнәр алу белән бергә, иске мәдрәсә программасын да яхшы үзләштерә. Гарәп, фарсы, төрек телләрен нечкәлекләренә кадәр өйрәнә. Аның дини гыйлеме, энциклопедик дәрәҗәдә булуы белән бергә, тирән мәгънәле дә. «Дин — кешелек мәдәниятенең иң югарысында вә иң өстендә булган каймактыр. Ләкин мәдәният тудырган, үстергән, киңәйткән мәдәният анасыдыр»* (* Зыяэтдин әл — Камәли. Фәлсәфәң игътикадия // «Мирас». — 1994 — № 7-8. – 206 б.).
Инде күренгәнебезчә, Тукай да үзенең иҗатында диннең милләт өчен кирәкле гамәлләрендә катнашырга тиешлегенә игътибар итә. «Исемнәремез хакында» дигән мәкаләсендә ул, мәсәлән, дини тәрбияне милли тәрбия белән бәйләп алып барырга чакыра. Күп гасырлар дәвамында Русиядә болгар-татарларга каршы алып барылган сәясәттә, башка чаралар белән беррәттән, безнең халыкны диннән ваз кичерүгә, чукындыруга аеруча игътибар бирелгән. Шундый сәясәт аркасында төрле җирләргә сибелеп һәм башка халыклар арасына сеңеп яшәргә мәҗбүр булган татарга киң планда алып барылган христианлаштыру сәясәтенә каршы торырга, үзен этник һәм милли яктан саклап калырга ислам һәм аның белән бәйле иманы булышкан.
Г.Тукай да дине беренче чиратта иман мәгънәсендә аңлаган һәм хөрмәт иткән. Иман үз чиратында шагыйрь тарафыннан кеше өчен тормышта рухи таяныч, өмет чаткысы, идеалга юл күрсәтүче итеп аңлатыла. Мондый иманның нигезендә Аллага ышану ята. Шунлыктан Тукай «гөнаһсыз яшь баланы» да, мәңге төн булып күренгән бу дөньяда «идеал утын эзләп юлга чыккан даһине»дә Аллага таянырга чакыра.
Кешене ышаныч дигән бөек көч яшәтә, шул аңа җегәр бирә. Һәр мөэмин — мөселманның андый көче, ышанычы — Иман. Иман ул, иң элек, Аллаһы тәгалә, Илаһияткә ышану булса, икенчедән, ул сафлык, рухи пакълек, изгелек, мөрәүвәтлек, шәфкатьлелек һәм киләчәккә якты өмет белән карау. Иман — ул мөэмин — мөселманның тәрбиялелек, әхлаклылык билгесе, күңел тынычландыру чарасы, өмете. Иман — ул кешелеклелек һәм башка шундый иң күркәм төшенчәләрне үз эченә ала. Г.Тукай исә боларны нык белгән, шул төшенчәләр белән яшәгән, аларга инанган хәлендә өметен җуймаган, иҗат иткән.
Тарих XXI гасырга аяк басты. Татар дөньясы милли яңарыш юлында. Бу юлда милләтнең хәле, язмышына игътибар арта. Милләтне яшәтү, үстерү өчен аның берләшүе кирәк. Ә берләштерү юлларының иң изгесе — ул Иман.
«Күптөрле мирасыбызны тулырак белү, милли идеябезне дөресрәк аңлау өчен безгә хәзер тагын дини мираска, гомумән, Исламга игътибарны арттырырга кирәк. Чөнки боларның нигезендә Ислам тәгълиматы һәм рухи кыйммәтләре ята. «…Ислам безнең халыкның тумышыннан ук диярлек дөнья цивилизациясенә килеп керүенә булышты. Икенчедән, дәүләтчелеге юкка чыгарылганнан соң гасырлар дәвамында бик авыр сынауларга, гаять зур югалтуларга, хәтта иикыйразга дучар ителүенә карамастан татарның үзен, милләт рәвешендә саклап кала һәм үсә алуында да Исламның ролен бәяләп бетергесез»* (* Мусин Ф. Милли яңарыш юлында // Мирас — 1999. — №8. – 81 б.). Гасыр башында булган кискен борылыш чорында Тукайны борчыган сораулар бүген, гасыр ахырында да актуаль. Менә шуның өчен без бүген тагын Тукайга, аның үлемсез мирасына мөрәҗәгать итәргә тиеш.
Тукай иҗатында — аның шигырьләрендә, проза әсәрләрендә — бүгенге көннең күп сорауларына җавап табып була. Шуңа да Тукай безгә һәрчак якын. Әле моннан 80 еллар элек «Ил» газетасында бөек әдибебез Г.Исхакыйның «Мәрхүм Тукай» дигән мәкаләсе басыла. Ул Тукай вафатына өч ел тулу уңае белән языла. Анда Исхакый Тукайның үлеме татар милләте өчен бик зур югалту икәнлеген, шагыйрьнең мирасы халкыбызның мәдәни, милли тормышның нигезенә әйләнәчәген әйтә: «көннән-көн … Тукай мәрхүмнең милли рухлы бөтен татар яшьләренең җанын, рухын ашлый барган кебек, көн саен аның кыйммәте да күтәреләчәктер. Аның татар милләтенә хезмәте, әйтеп калдырган байлыгы меңәр, йөз меңәр мәртәбә артачактыр»* (* Исхакый Г. Мәрхүм Тукай. «Ил» газетасы — 1916. — 29 март.), — дип язды Г.Исхакый. Алдан күрүчәнлек белән сугарылган бу сүзләрнең хаклыгын бүген инкарь итеп булмый. Бөек шагыйребез иҗатында туган иленә, халкына хезмәт итү, ирек, бәхет төшенчәләрен әйдәп баручы. Ул үзенең шәхси бәхетен дә шунда күрде.

Бәхетлемен шушы хәлдән, бүтән бер хәл дә көтмимен,
Шушы юлдан ризамын, башка төрле юл да тотмыймын, —

дигән сүзләре шагыйрь рухының тарихи оптимизмын һәр яңа буынга җиткереп тора. Һәр халыкның, һәр милләтнең йөзек кашы булырдай гүзәл кешеләре, олы талантлары, бөтен кешелек дөньясы тарихында тирән эз калдырган затлары була. Бүген Тукайны яңача өйрәнү, аның иҗатына бүгенге көн таләпләреннән чыгып якын килү, татар милләтен дөньяның башка халыклары арасында тигез хокуклы, җитлеккән, дәрәҗәле һәм мәртәбәле милләт итеп таныту өчен кирәк. Чөнки һәр милләт турында барыннан да элек аның Г.Исхакый, Г.Тукай шикелле олы шәхесләрен истә тотып фикер йөртәләр.
Без егерменче гасырда Тукай белән яшәдек, егерме беренче гасырга да Тукай белән атлап керәбез. Тукай мирасы яшәгәндә милләтебез дә яшәр. Татар халкы милләт булып яшәгәндә Тукай да яшәр. Тукайны өйрәнү, иҗатының әле билгеле булмаган якларын ачу, аны зурлау, аның бөеклеген буыннан-буынга җиткереп бару — галимнәребезнең, әдәбият белгечләре, дин әһелләре һәм укытучыларның изге бурычы.

Библиография
Фәнни әдәбият

Миңнегуллов  X.   Тукай  һәм  урта  гасыр  әдәбияты  // Мирас. — 1997. — №1.
Нуруллин  И.  XX йөз башы татар әдәбияты.  —  Казан: Универститет нәшрияты. — 1966.
Татар әдәбияты тарихы. Биш томда. — Казан, 1986. — Т. III.
Хали Г. Габдулла Тукай и татарское литературное движение начала XX века. — Казань, 1956.
Фасеев К.Ф. Из истории татарской передовой общественной мысли. — Казань, 1955.

Әдәби әсәрләр

Тукай Г. Әсәрләр. Академик басма. — Казан, 1943. — Т. 1.
Тукай Г. Әсәрләр. 4 томда. — Казан, 1977.
Тукай Г. Әсәрләр. 5 томда. — Казан, 1985.
Тукай Г. Тулган иман берлән Коръән садремә. (Төзүче Мәсгүдә Шәмсетдинова). — Казан: «Иман» нәшрияты, 1996.
Тукай Г. Коръән укысам // Заман. — Казан, 1994, 23 апрель.
Татар поэзиясе антологиясе. — Казан: Таткнигоиздат, 1956. — 146-185 б.
Тукай Г. Дин вә гавәм. Шигырь. // Татарстан яшьләре. Казан, 1970. — 15 октябрь.
Тукай Г. Мөбәрәк тәсбихның бер төймәсе («Мөбәрәк тәсбих өзелде» исемле мәкаләдән өзек). // Социалистик Татарстан. — Казан, 1986. — 24 гыйнвар.
Г.Тукай турындагы әдәбият
Гайнуллин М. Дөреслекне төгәл яктыртыйк. // Казан утлары. — Казан, 1996. — №7.
Ишмөхәммәтов 3. Шагыйрь динне камчылый. // Социалистик Татарстан. — Казан, 1961. — 25 май.
Ишмөхәммәтов 3. Тукай атеизмы. — Казан, 1971.
Мусин Ф. Тукайга кайту. // Шәһри Казан. — Казан, 1994. – 10 май.
Мусин Ф. Без белгән һәм беләсе Тукай. // Мәдәни җомга. — Казан, 1996.- 17 май.
Мусин Ф. Татар әдәбияты тарихы һәм заман. // Мирас. — Казан, 1996. — №1-2.
Нәҗип Нәккаш Исмәгыйль. Иман берлә тулган садремә. // Мәдәни җомга. — Казан, 1996. — 23 май.
Сәхапов Ә. Исхакый һәм XX гасыр татар әдәбияты. — Казан, 1997.
Сәйфетдинев Ш. Татар әдәбиятында атеистик фикерләр. Китапта: Оҗмах сезгә, дөнья безгә. Татар язучыларның дингә каршы әсәрләре. — Казан, 1970.
Тукай турында замандашлары. — Казан, 1960.
Халит Г. Тукай үткән юл. — Казан, 1962.

(Чыганак: Ханнанова Ф. Көзләремдә әле язлар көтәм. – Казан, 2006).


.

Габдулла Тукай иҗатында дин аһәңе

Һәр елның май ае Себердә яшәүче татарлар өчен Тукай рухында иҗат иткән Булат Сөләйманов ае булып традициягә кертелгән булса, апрель аен бөтен татар дөньясы бөек шагыйребез Габдулла Тукай ае итеп билгеләп үтә.Шигърият күгендә атылган якты йолдыз булып балкып узган, нибары 27 елга сыйган кыска гына гомерендә Габдулла Тукай – дөньяга татарны бөек халык итеп танытачак иҗат җимешен булдыра. “Мин еоеп куйган шагыйрҗ генә түгел, мин публиөист та, җәмәгатҗ эшлеклесе дә”, — дигән Тукай милләтебез язмышын алдан күреп, һәр чор өчен әһәмиятле, милли яшәешнең һәр ягы, кеше халәтенең һәр мизгеле тудырган сорауларга җавап бирерлек, дөнья әдәбиятында лаеклы урын алган, гасырлар аша киләчәккә барып җитәчщк зур әдәби һәм фәлсәфи мирас калдырган акыл иясе .

«Дин ул халыклар агуы» дип бәяләнгән атеизм чорында һәм Сталин репрессиясе елларында 30 меңгә якын дин әһеле төрмәләрдә, тайгаларда, шахталарда газапланып үтерелгән вакытта, дистәләгән «тукайчылар» газиз шагыйребезнең асыл шигырьләрен халыктан яшерделәр, аны «атеист» итеп күрсәтергә тырыштылар. Заман вә түрәләргә ярарга тырышып, алар “Тукай дини изү белән көрәш алып барды…», «дини коллыктан саклап торырга маташкан төркемнәрнең тамырын корытырга өндәде», «татар җәмгыятен дини йолалар белән каплап, буып торган явыз көчләрне аяусыз фаш итәргә, кырып ташларга чакырды», — дип язып тараттылар. Тукай исеменә тап төшерү генә булмады, дин әһелләренең үтерелүләренә нигезләмә булып та торды андый язмалар.

Илдә демократик үзгәрешләр нәтиҗәсе булып, тетрәндергеч афәтле һәм каршылыклы еллар аша Тукаебызның иҗаты безгә тулысынча килеп иреште, милләтебез гимнына әверелгән “Туган тел” шигыренә аның менә бу юллары да кайтарылды:


И туган тел, синдә булган
иң элек кылган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм
әткәм-әнкәмне, Ходам!

Тукай Ислам динен «тамырыннан корытырга» түгел, «дин әһелләрен кырып ташларга» түгел, ә киресенчә, Ислам динен, муллаларны якларга чакырды. Үзенең «Дусларга бер сүз» дигән шигырендә әдип:

«Бу эшләрдә зәхмәтләмик муллаларны, 
Дин эшендә башчы итик без аларны… 
Барып керик хөрриятнең кочагына, 
Тәрәкъкыйның күкләренә очмагына; 
Бу егетләр безне дөнья оҗмахына 
Кулдан тотып җитәклиләр, белең, имди», — дип язды.

Дөнья тарихында Гете, һейне, Пушкин, Жуковский, Лермонтовлар Коръән-Кәрим аятьләрен шигъри юлларга салган кебек, мөхтәрәм Тукаебыз да үз иҗатында бихисап мәртәбәләр Аллаһы Сөбханә вә Тәгаләнең олуг нигъмәте Коръән-Кәримгә мөрәҗәгать итә. «Дусларга бер сүз», «Тәәссер», «Китап», «Таян Аллага», «Туган тел», «Шиһап хәзрәт», «Кыйтга», «Васыятем» һәм башка бихисап шигырьләре шуңа дәлил булып тора.
Кадер киче якынлашкан мизгелдә Коръәннең «Кадер» исемен йөрткән 97 нче сүрәсендәге: “Без Коръәнне чынлыкта Кадер кичәсендә иңдердек”, — дигән сүзләрне Тукай:

Бу Кадер кич, елда бер кич, барча кичләр изгесе; 
Сафланыр таптан бу кич мөэмин күңелләр көзгесе, —

дип тәфсир итә.
«Кадер Раббыгыз каршында иң шәрәфәтле кичәдер”, — дигән Аллаһыбыз сүзен Тукай:

Сафланыр ул, пакъләнер, бик зур Ходайның дәүләте; 
Һәм төшәр ул көзгеләргә күк капусы шәүләсе, — 
дип яза.
“Ул бер кичә үзе мең айдан да изгерәк”, — дигән Аллаһу Хак Тәгаләнең сүзе Тукайда:

Шул капугдан күндерербез Тәңребезгә бер теләк: 
Бер Кадер киче Тәңре каршында мең айдан да изгерәк.

Нәрсә соң ул мең ай? Мең ай ул 83 ел да 4 ай дигән сүз. Ягъни, бер бәндә үзенең яшәешенең хәерле дәвамында тормышның бер генә дә мәшәкатенә бүленмичә, бертуктаусыз изге гамәл кылса, бу вакыт бер Кадер кичендә кылган изгелеккә бәрабәр.
«Кадер» сүрәсенең мөбарәк 4 нче аятен:
«Кадер кичендә Җәбраил һәм башка фәрештәләр иңәрләр күктән Җир йөзенә Раббымызның әмере белән, — дигән ошбу аятьләрнең мәгүнәсен шигүри юлларга салып, Тукай:

Йон, мамыктай әйләнер җирдә бу кич әрвах вә рух*

һәм фәрештә сафлары җирдә йөрер меңнәр груһ,- дип яза.


(*Әрвах вә рух — вафат булган кешеләрнең җаннары. Тәннән аерылган җан Раббымызның рәхмәтендә галәмгә «җаннар дөньясы»на күтәрелүен күз алдында тотып язган Тукай.)
Тукайны “атеист” итеп күрсәтергә теләүчеләр: “Ул дин әһелләреннән көлде”, — дип сөйләделәр.

Аллаһу Сүбһәнәһү вә Тәгалә «Ниса» сүрәсендә:
«Золым юлы белән ятимнәр малын ашаган кешеләр ахирәттә карыннарына ут ашарлар”,- дип залимнәрне кисәтте.

Раббыбыз тарафыннан Коръәндә әйтелгән дүрт төрле сәдака бар: зәкят, гошер, фитыр, фидия. Бу сәдакалар — мескеннәр, фәкыйрьләр, тол-ятимнәр хакы, үтәү өчен катгый боерылган фарыз, вәҗиб сәдакалар. Аларны тол-ятим, зәгыйфь булмаган кешегә (муллага, абыстайга, мәчеткә) бирү зур гөнаһ, Исламга хыянәт икәнлегенә җаны-тәне белән рәнҗегән Тукай:

Ул мәләикләр* җыярлар,
тол-ятимнәр яшьләрен, 
Барча көчсезләр, зәгыйфьләрнең
аһын, каргышларын, —

(*мәләикләр — фәрештәләр)
дип, әүвәлге һәм бүгенге өммәтнең дини, иҗтимагый, сәяси вә икътисадый мәнфәгатьләрен кайгыртмаучы, дөнья малын кармап алырга омтылган комсыз «ачкүзләргә» нәфрәтен белдерә.
Изге Коръәни-Кәримнең «Кадер» сүрәсенең соңгы йомгаклау, аятендә:
«Кадер кичендә изге гамәл кылган мөэминнәргә фәрештәләр иминлек теләп Аллаһудан сәлам укырлар”, — дигән Аллаһының сүзләрен Мөхәммәдгариф хәзрәтнең газиз угълы Габдуллаҗан Тукаев шигъри калыпка сала:

Таң сызылганчы йөрерләр, әйтмичә һичбер каләм, 
Тик диярләр: «Барча мөэмин, мөселманга сәлам! —
дип, «Кадер кич» дип исемләнгән Ислам дөньясы өчен үлемсез әсәрен иҗат итә.

Тукайның Коръән-Кәримне иркен, тулы иттереп мәгънәви шигырьгә салган сүзләрен һәр иманлы кеше үгет-нәсыйхәт итеп кабул итә, Мөхәммәд галәйһиссәламнең сөннәтенә ияреп, тормышында бәндәчелек белән булган хата вә гөнаһларын Рамазан шәрифнең мөкатдәс Кадер кичәсендә вә аның хәерле дәвамында төзәтергә ашыга.

Шулай булуга карамастан, аерым зыялылар арасында әле бүген дә Тукайның ислам диненә карата мөнәсәбәте бихисап бәхәсләр тудыра. Коммунистик тәгълимат белән сугарылган зыялыларыбыз арасында, ни кызганыч, Тукай «динсез, имансыз» булган, дип, шагыйрьне атеистлаштырырга омтылулар дәвам итә. Соңгы елларда гына исеме танылган бер татар язучысы: “Динебезне Тукайлар бетерде”. – дигән мәгънәдәге күләмле мәкаләсен дөньяга чыгарган иде. Шөкер, татар язучылары матбугатта лаеклы җавап бирделәр ул мәкаләнең авторына.
Әйтерсең лә, Тукай бу затларның фикерләрен үз заманында ук белгән һәм үзенең «Тәәссер» дип аталган шигырен язып, Раббыбызның «Бәни Исраил» исемен йөрткән мөбарәк аятенә таянып, киләчәктә шөбһәләнүчеләргә әманәт әйтеп калдырган.

Гомернең иң читен, җайсыз,уңайсыз бер минутында,
Әгәр янсам каты хәсрәт вә кайгының мин утында, 
Укыйм тиз-тиз күңелдән гаҗаиб сүрә Коръәннән, — 
Газаплар мәгънәви бер кул илән алынадыр җаннан. 
Оча дилдән* бөтен шик-шөбһәләр, һәм мин җылый башлыйм: 
Яңакларны мөкаддәс күз яшемлә энҗели башлыйм. 
Бөтенләй сафлана күңлем; тукыйм иман, булам мөэмин. 
Килә рәхәт, җиңеллекләр, хәлас булам** авыр йөкдин. 
Ходайя! Син тыйган эшләр тәмам әкътаг вә әбтәр***, дим; 
Иям баш сәҗдәгә: «Аллаһе Хак! Аллаһеәкбәр!» — дим

* Дилдән — күңелдән.
** Хәлас булам — азат булам. 
*** Әкътагъ вә әбтәр — кирәксез һәм яраксыз.

Бу юлларны укыгач, Тукайны динсезлектә гаепләргә кем генә кыюлык табар икән?!
Шул ук вакытта, сабыйлык елларыннан башлап, вафатына кадәр әдипнең гомере вә иҗаты фаҗигале, каршылыклы кичерешләр белән сугарылган булуын да истән чыгармыйк. Бу кичерешләре Ислам диненә вә аның шәригатенә каршы атеист булуын түгел, ә явыз ният белән дөнья малын яулап алу өчен хәрамда яшәгән кешеләргә карата үзенең карашын белдерү. Дин әһеле, тар дөньясында тирән якты эзләр калдырган мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗанига багышлап язган “Шиһаб хәзрәт” дигән шигырендә аның надан имамнарга карата булган мөнәчәбәте белән бергә тирән белемле дин әһеленә карата чиксез зур ихтирамы чагыла:

Һәрбер имам бездә койрык булган чакта,

Койрык сүзе безгә бойрык булган чакта, —

Фәлән сәләф фәлән әйткән, фәлән бул, — дип.

Җаһил мулла әмер биреп трган чакта, —

Чыкты ахыр бездән дә бер бөтен кеше;

Татарда да гыйрфан уты кабынганны

Күрсәтергә күтәрелгән тцтен кеше.

Яхшы аңлап, тәкъдир итү читен кеше.

Кирәк булса, әйтеп бирим: ул шәп хәзрәт

Тулган ай күк балкып чыккан Шиһаб хәзрәт,

Мәгарифкә әүвәл башлап адым салган,

Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт.

Менә шулай дин исеменнән хәрәкәт иткән комсызларның Ислам алгарышына афәт булып киләчәген моннан 14 гасыр әүвәл сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд саллалаһу галәйһис-салату вәссәлам үзенең мөбарәк хәдисендә:
«Өммәтем өчен, Дәҗҗалдан бигрәк, азгын имамнар куркынычлырак», — дип өммәтенә әманәт әйтеп калдырды.

«Дәҗҗалны азмы-күпме һәркем белергә вә аның яманлыгыннан сакланырга мөмкин, әмма вә ышанычлы, диндар вә тәкъва исем белән йөрүче явыз имамнарның хакыйкатьләрен тану күп кешеләр өчен мөмкин түгел. Шул сәбәптән боларның өммәт өчен булган зарарлары Дәҗҗал зарарыннан күп мәртәбә артык булуында шөбһә юк», — дип язган иде олуг могтәрәм дин галиме Ризаэтдин Фәхретдин дә.
Менә шул «муллалар»га ачулы хис белән Тукай:
«Күңелдә утлары сүнгән, вә вөҗдан майга капланган: «Әгүзе», дип кенә төшмәс, муенга шайтан атланган. Менә шул чаклы ялкау, шундый хайваннар да руханый! Түбәнлек бу, кабул итмәс үзенә изге рух аны!» — дип шагыйрь катгый тәнкыйди карашын белдерә.

Ни өчен шулай яза ул? Чөнки «дин эшендә башчы» булган түрәне гадел, бөтен изгелекләрне үзенә җыйган, һәрьяклап камил, галим, әүлия дәрәҗәсендә күзаллый ул. Ә чынлыкта бу затның камил түгеллеген үзе күргәч, ышанычы югала, кайгы-хәсрәткә уралган күңеле юаныч таба алмый. Мөнбәрдә утырган «кибән чалма, кибән баш»тан гына түгел, мәчеттән дә җаны бизгән чаклары була.

Шушы көннәрдә генә татар яшьләренең дини эшләр юнәлеше белән җитәкчелек итүче бер вәкиле үзенең өлкә мөселманнары Дтиния нәзарәтенең “Хикмәт” гәзите белән хезмәттәшлек итәргә теләмәвен болай аңлатты: “Без бит башка Хәнәфи мәзхәбендә, безнең төбәк өчен традицион Ислам буенча яшибез”. Дини белем алмаган яшь кешенең бу сүзләре аның Ислам кануннары белән халыкның гореф-гадәтләрен бер итеп кабул итүен күрсәтте. Кайдан килә яшьләргә төбәк үзенчәлекләренә яраштырып Исламда яңа мәзхәб ясау омтылышы? Үз йлгынтыларын көчәйтү өчен яшьләрне ялгыш юлга өстерәүчеләргә карата Тукаебыз ни әйтер иде икән?
Милләткә, ата-анага, нәсел-нәсәбәгә хаклыкка баруда тугры булып, планета-Җирдә тереклек кылган бер генә җан иясен дә рәнҗетмичә яшәү — ул Аллаһы Собханәһү вә Тәгаләнең бәндәгә үтәү өчен боерылган әманәте икәнлегенә Тукай үз иҗатының һәр мизгелендә басым ясый. Изге Коръәннең «Әгъраф» сүрәсе белән Аллаһу Собханә вә Тәгалә : “Җир йөзендә Без тереклек кылганнан соң көферлекләр кылып, хыянәтләр белән бозыклык кылмагыз”, — дип боера бәндәләргә. Димәк, милләтнең йөзенә кызыллык китермә. Шул милләттән әһле ислам-мөселман булган атаң-анаң, нәсел-нәсәбең белән горурлан. Халкыбызның «татар» халкы булып тупланганлыгына ихлас горурлык белән сугарылган Тукай:

Күңелем белән сөям бәхтен татарның, 
Күрергә җанлылык вактын татарның, 
Татар бәхете өчен мин җан атармын: 
Татар бит мин, үзем дә чын татармын, —
дип яза.

Тукай «татарлыгы» — ул чын демократик милләтчелек, милләтпәрвәрлек. Шагыйрь иҗатыннан милли чикләнгәнлекнең эзе дә юк. Милләтнең алгарышын тоткарлаган сәбәпләрне дә күрсәтә ул «Хәзерге хәлебезгә карата», — дигән әсәре белән:

«Көнчелек, үчлек белән тулган 
татарлык, 
Төяп илтеп, Мәкәрҗәдә сатарлык».

Бүгенге татар җәмгыятенә дә турыдан-туры кагыла Тукайның бу сүзләре. Пәгамбәребезнең

«Бер кеше адәмнәрдән оялмаса, Аллаһудан да оялмас», — дигән хәдисенә таянып, ул:

«Татар халкы арасында хисапсыз
күп зыялылар,
Сирәк ләкин, дөрес әйтсәм, кешелекле
хәялылар.
Әгәр күрсәң кызарган йөз аларда
бер дә алданма:
«Оялгандыр», — димә яңлыш,
«җибәргәндер», — дисәң, әүля. ,


Бу «авыру» күренешләрне тәнкыйтьләп кенә чикләнми ул.Туган халкының рухи-әхлакый яктан сау-сәламәт яшәешен, мөселманның ислами вә фәнни алгарышын кайгырта, шуңа да алга таба үсешкә киртә булып торган бозыклыкларга битараф булып, күз йомып кала алмый:

«Һай, боларны бер дә сүкмәс,
бер дә рәнҗетмәс идем!
Нишлим инде, чарасызмын, —
тел тидерткән дөньядыр», — дип яза дөреслекне әйтми кала алмавын белдереп. .

Галәмнәрне, адәмнәрне юктан бар кылган Аллаһу Хак Сөбханаһу вә Тәгалә тарафыннан үзенә бирелгән илһам нурын һәм байлыгын кешеләр йөрәгенә җиткерү ниятендә беркемнән дә курыкмый Тукай, туры сүзен әйтүдән туктамый. Шунлыктан аңа карата дошманлык хисе белдереп торучылар да була. Патша хөкүмәте органнары да мәрхәмәтле булмый туры сүзле халык мәнфәгатьләрен кайгыртып, аның иреген яклап иҗат иткән шагыйрьгә, иҗатын цензура астына ала, әсәрләре рус теленә тәрҗемә итеп өйрәнелә, тикшерелә.Җиңел булмый кылдай нечкә күңелле шагыйрьгә мондый хәлләрне кичерү

Бастыру өчен

Җаны әрнегән, үз-үзен кая куярга белмәгн Җаны әрнегән, үзен-үзе кая куярга белмәгән шагыйрь:.

Шул чагында мин кулыма китап алам,

Аның изге сәхифәләрен актарам, — дип яза: Күңел юанычы, рухи терәге булган Кәрүәни-Кәримне яттан белгән, аңа танып яшәгән Тукайны дингә каршы булган, атеист булган, дип әйтүләре чын ялган киәнлеген шагыйрҗнең түбәндәге шигыре дә күрсәтә:

Нечкәрә күңелем Коръән алып укысам,

җаным киңәя,

Сәҗдәләргә ятам, тәсбих әйтәм,

рухым ләззәтләнә, киләнә.

Һәр аятдән көтәм әллә ниләр,

күп өмидләремнең ачкычын,

Күңел көзгеләре ялтырый да,

эзлим мин бәхетләр баскычын.

Тукайның дини иҗаты ул бөек гуманизм, кешелеклелек идеясе белән сугарылган Коръән аятьләре белән аһәңдәшлеге.

«Мөселман шул булыр — аның теленнән, вә кулыннан адәмнәр сәламәт булырлар», — диде Пәйгамбәр (салаллаһу галәйһивәссәләм). Мөселманлыгы төгәл булган кеше җир йөзендә яшәгән бер генә дә булса җан иясенә җәбер, золым вә җәфа кылмас. Бер генә дә инсанны рәнҗетмәс, изгелеккә хыянәт итмәс. Бу – Габдулла Тукайның безгә амәнәт итеп калдырган нәсыйхәте.

Габдулла Тукайның дингә мөнәсәбәте

(Проект яклау дәресе)

Максат: укучыларны Г.Тукайның  дингә мөнәсәбәте белән якыннанрак таныштыру,

               балаларда әдәбият фәне белән кызыксыну теләге уяту,

               мөстәкыйль  фикер  йөртүләрен камилләштерү.

Җиһазлау:1. Г.Тукайның төрле елларда басылган җыентыклары;

                   2. Габдулла Тукай иҗаты буенча Татарстан  Республикасы мәгариф  һәм  фән      

                    министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән интерактив дәреслек.

 Бирем:1.Проектны яклау барышында туган фикерләрне әдәбият дәфтәрләренә язарга.

              2. Темага караган шигырьләргә аңлатма бирергә.

             3. Шагыйрь иҗатының кайсы юнәлешен  яклыйсыз? Ни өчен?

Укытучы. Укучылар, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның  ислам диненә мөнәсәбәте берәүне дә битараф калдырмый. Әдәбият галимнәре, тарихчылар ,тәнкыйтьчеләр совет чорында  үзара бәхәсләшеп, аның шигырьләрен, чәчмә әсәрләрен, публицистикасын  өйрәнеп,   шагыйрьнең ислам диненә мөнәсәбәтен ачыкларга тырыштылар. Тик, заманга яраклашып, ул тикшеренүләр Габдулла Тукайны   “атеист” дип бәяләде. Бүген   “Габдулла Тукайның ислам диненә мөнәсәбәте” дигән  проект яклау дәресе  тәкъдим ителә. Тикшерү объекты  итеп  Габдулла Тукайның иҗаты билгеләнгән иде. Проект үз эченә берничә бүлекне ала:

  1. Г.Тукайның дингә карашы.
  2. Габдулла Тукай – атеист шагыйрь.
  3. Шагыйрь иҗатында – Коръән
  4. Яшь буынны тәрбияләүдә диннең әһәмияте

        Г.Тукайның дингә карашы.

 1 нче төркем укучылар.Г.Тукай  ислам динен прогрессив дин буларак яклый. Ул ислам диненә беркайчан да каршы булмаган. Шагыйрь  ислам динен бик югары бәяли, чөнки үзе балачактан ук шул дин тәэсирендә үскән, дини белем алган, Коръәнне өйрәнгән. Габдулла Тукайның туганы Газизә Зөбәерова истәлекләрендә: “Безнең әти – Гариф мулла – җиде бабадан бирле Кушлавычта мулла булып торган”, — дип язылган.(“Тукай турында истәлекләр”.Казан, 1976) Мулла нәселеннән чыккан кешенең дингә каршы булуы  мөмкин түгел.

 Тукай халыкның авыр тормышы җәмгыятьтән, надан һәм комсыз муллалардан булуын күргән. 1912 елда язылган “Дин вә гавам” шигырендә шагыйрь :

Дин хәзер – иске, аварга торучы дивар,

Аз гына, уйнап кына, бармак  белән төртсәң – авар.

Билгеле, һәрбер агачлар да корырга башлыйлар,

Былбыл урнына оя тоткач башында каргалар! – ди.

Диннең дәрәҗәсе бетүен ул дин башында торучы  надан, комсыз муллалардан  — “каргалар”дан күрә. Г.Тукай фикеренчә, дин – аерым кешенең шәхси эше.

 “Дин – вөҗдани эш. Анда син ирекле: ышанмасаң – ышанма; фәкать  аның миңа кирәге юк дип, аңардан ваз кичмә!” – дип язып чыккан “Әлислах” газетасы (1908).Тукай да шул фикеләрне яклаган. Димәк,  Г.Тукай ислам  диненә беркайчан да каршы булмаган.

2 нче төркем укучылар.Габдулла Тукай ислам диненә каршы булган. Ул аны реакцион дин дип санаган. Шагыйрь  фикеренчә, дин – кешеләрне изү, буйсындыру коралы. “Шартлар”(1906) исемле мәкаләсендә: “Ишаннар вә муллаларның мәсҗедләргә кереп, ап-ачык капиталга табынуын, Алланы онытуын, капитал шомлыгыннан һәр мөселманның исламияткә кире эшләр эшләргә мәҗбүр булуын, кызларныңэ зинага, сәүдәгәрләрнең ялганга, шагыйрьләрнең әллә нинди зарарлы кешеләрне мактауга омтылуын һәм башка шундый бозыклык һәм җинаятьләрнең дин исеменнән эшләнүен” халык алдында фаш итә. Бу фикерен “Ишан”,”Муллалар”, “Сорыкортларга”, “Дин вә гавәм”, “Яңа Кисекбаш”  әсәрләрендә куәтли. Бу әсәрләрендә  шагыйрь  иҗтимагый изү белән дини изүнең икесенең дә хезмәт иясе җилкәсенә төшкәнлеген әйтә:

Мискин фәкыйрь, иркен сулыш та алмыйсың,

Аһ-ваһыңнан һичбер вакыт бушанмыйсың;

Көчләү сине сарих золым иман белән:

Иртәгә ач үлмәм дип тә ышанмыйсың.

                                             (“Золым”.1911)

“ Тукайның дингә булган мондый мөнәсәбәте, билгеле, аның дөньяга  карашында атеистик элементларның көчле яралгылары барлыкка килү турында сөйләде”,-дип яза әдәбият галиме Г.Халит.(“Тукай үткән юл”К., 1962)

Г.Тукай – атеист.

1нче төркем укучылар.

Дингә ышанмаучы, дингә каршы чыгучы кешене атеист диләр.Г.Тукай турында болай дип әйтү авыррак булса да, кайбер шигырьләре , мәкаләләре шуңа этәрә. «Сабыйга» шигырендә, мәсәлән:

Һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр;

Барчасы юк сүз  — аларның булганы юктыр гомер,-дип,  диннең  халыкны изү коралы булуын исбат итәргә теләгән. Шулай ук, Г.Тукай дин исеме белән төрле яманлыклар кылынуын күрсәтә.

2 нче төркем укучылар.

Шагыйрьнең кайсы гына шигырен анализлап карасак та, аның бер генә шигырендә дә ислам диненә тел-теш тидермәгәнлеге мәгълүм.Динне инсафзызлыкта, кешене бозуда гаепләми. Гаеп, Г.Тукай фикеренчә, динне әйдәп баручыларда. Г.Тукайны “Таян аллага” дигән шигыре өчен генә дә ислам диненең зур сакчысы дип атарга мөмкин. Яшь балага шагыйрь  һәр эшендә Аллага таянырга, аңа дога кылырга чакыра. Шул чакта гына сабыйның бәхетле булачагына ышандыра. “Ана догасы” шигырендә  ананың  баласына бәхет теләп дога укыганлыгы әйтелә, “Васыятем” шигыре исә Коръән укып күмелгән кешенең кабере нурлы булуы турында.

Тукай “Туган тел” шигырендә Туган тел һәм Аллага ышанычның сабый аңында бергә тууын әйтеп үтә.

И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:

Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!

Димәк, Тукай атеист түгел.Ул динне түгел, татар җәмгыятенең черегән  искелеген дин пәрдәсе белән каплап күрсәткән динчеләрне тәнкыйть  итә.

        Шагыйрь иҗатында – Коръән

1 нче төркем укучылар.

Шагыйрь фикеренчә, үзләрен дини,  Коръәнгә тугры, аның барлык өйрәтүләрен үтибез дип йөргән бәндәләр бик күп. Ләкин аларның һәрберсе үзләренчә яши бирә. Коръән кануннарын үтәми. “Бәндәләр” шигыре шул турыда сөйли. Шигырь кешегә  Коръән тарафыннан тыелган яманлыкларны санап чыга. Автор Коръәндә язылганнарны үтәүчеләрнең азлыгына басым ясаган. Димәк, кешеләр (шагыйрь үзе дә) Коръәннең хак юл күрсәтүче икәнлегенә шик белән карыйлар.

2нче төркем укучылар.

Аллаһы бер вә бар дип белгән Тукайның Коръәнгә ихтирамы чиксез зур. Ул  Коръәнне укып әсәрләнә, аннан үзенә чиксез илһам, шатлык ала, тынычлана.  Аның 1908 елда язылган “Тәәссер” (әсәрләнү) шигыре шуның ачык мисалы. Хәтта үзе дә Мисыр мәкаме белән Коръән укырга өйрәнә. Күңеле борчылганда, хәсрәт утында янганда шагыйрь кулына Коръән ала. Шул чакта:

Газаплар мәгънәви бер кул илән алынадыр җаннан.

Бөтенләй сафлана күңлем: укыйм иман, булам мөэмин;

Килә рәхәт җиңеллекләр: хәләс булам авыр йөкдин.

Шагыйрь Коръәнне яштән укыган. Аңа аның һәр сүрәсе, аяте таныш. Коръәнгә ул кечкенәдән тартыла, китаптан ул күңеленә дәва таба.

        Яшь буынны тәрбияләүдә диннең әһәмияте

1 нче төркем укучылар.

Габдулла Тукай фикеренчә, дин яшь буынны бозык юлга этәрә, чөнки аның башында “сорыкортлар”, “мәдрәсә козгыннары”, “калын корсак”, “кечек башлар” тора. Аларның төп  эшләре дә балаларга белем-тәрбия бирү түгел:

Тапкан бунлар җиңел һөнәр,

Көн дә ашка бара  унар;

Ярлы-зарлы димәс, тунар,-

Бән егламый, кем егласын,- диелә “Хатирәи бакырган“”да.

Кызларга да тиешле тәрбия бирелми, аларга бары тик  сатлык мал итеп кенә карыйлар. Дини гыйлем белән бергә җитәрлек тәрбия бирелмәгәнлеге ачык. Мәдрәсәләрдә  бары тик катлауландырылган дин сабагы гына укытылган. Шуңа күрә дә Тукай динне гаепли. Аны кешене надан калдыра торган дин сабагы дип саный.

2 нче төркем укучылар.

Тукай динне яшь буынны тәрбияләү, гыйлем һәм мәгърифәт  чарасы дип саный. Шуңа күрә ул динне пычратучы, диннән бары тик керем-файда эзләүчеләрне  тәнкыйтьләгән  шигырьләрен  яза. Ул диннең әһәмиятен әйтеп китәргә дә онытмый.”Туган тел”, “Туган авыл” шигырьләрендә беренче Коръән аятен укуы,  рәсүлемез Мөхәммәтне белүе, иң элек кыйлган доганың  ата-анасына багышланган булуы турында әйтә. Шагыйрь  фикеренчә, динне  хөрмәт иткән кеше  фәхеш-вәхшәт белән тулган йортта  тәсбих әйтмәс, Коръән укымас.

 Укучыларның барлык чыгышларын тыңлап бетергәннән соң, фикер алышулар планлаштырыла.  Тукай иҗатына , аның дини карашларына кыскача гына булса да  анализ ясалганнан соң, түбәндәге нәтиҗәләргә килергә мөмкин:

  1. Г.Тукай Коръәнне иң изге китап дип саный, димәк ул дингә ышанган.
  2. Шагыйрь фикеренчә, дин – тәрбия чарасы. Динне яхшы белгән бала бозык юлга тайпылмас.
  3. Надан, комсыз, явыз дин башлыклары диннең дәрәҗәсен төшерәләр. Дин пәрдәсе артында яшеренеп,   төрле яман эшләр кылучыларны шагыйрь  фаш итәргә тели.
  4. Мәдрәсәләрдә уку-укыту  тәртипләрен уңай якка үзгәртү яклы шагыйрь.  Күренекле мәгърифәтчеләрдән үрнәк алып эшләргә кирәклекне ассызыклый ул.

Шагыйрь  иҗатына анализдан күренгәнчә, гомумән алганда,  Г.Тукай   ислам диненә уңай карашта булган.

Шагыйрьнең тормышы һәм иҗатының илаһият кануннары белән тыгыз үрелгәнлеге, бу бергәлекнең иҗтимагый-тарихи шартлар, мәдәни багланышлар белән бәйлелеге турында инде шактый күп язылды. Әмма  Тукайның җан халәте, Ходайның кодрәтенең чикләнмәгәнлеген кабул итүе, Аңа ышануы шагыйрь иҗатын күңел нечкәлеге белән сугарылган яңа бер алым – Аллаһтан сорау-ялвару, изге теләк – дога рәвешендә формалашкан әсәрләр белән баетуга өлеш керткән.

Дога – “теләк”, “теләү”, “ялынып сорау”, “үтенү” дигәнне аңлата. Дога кылучының тәне һәм калебе саф була. Шунлыктан аның күңелендәге иң яшерен теләкләренә, иң нечкә хисләренә дә ачылырга мөмкинлек туа. Ислам динендә Аллаһ белән бәндә арасында арадашчы юк. Бәндәнең кылган гамәлләрен Аллаһ Үзе күреп тора, шуңа күрә кеше дә үзен һәрвакыт Аллаһ каршында дип хис итә, теләкләрен дә Аңа үзе җиткерә. Хисле, нечкә күңелле, саф җанлы, эчкерсез, шул ук вакытта бик туры гамәлле дә булган Тукай, билгеле, үзенең һәр эшен Аллаһ хөкеменә тапшыра. Күңелендә туган ризасызлык, үкенечләрен дә, җаны гарешкә омтылырлык канәгатьлек кичергәндә дә ул Аллаһка мөрәҗәгать итә. Шунлыктан аның шигъриятендә дога жанры шагыйрьнең идея-эстетик карашларын, лирик хисләрен укучыга җиткерүнең бер алымы булып тора. Дога кылучының күңел сафлыгы, үзен Аллаһ белән икәүдән-икәү генә дип хис итүе, аңа күңелендәге иң тирән, иң садә, иң яшертен серләрен ачарга ярдәм итә. Мондый әсәрләр шагыйрьнең җан авазын укучыга җиткерергә булыша. Бу – Тукай иҗатында төрлечә гәүдәләнеш ала. Беренчедән, аның рус халкының бөек шагыйрьләре – Пушкин белән Лермонтовка бөтен гомере буена хөрмәт белән каравы, иҗатларын үрнәк итеп алып, аларның әсәрләренә иярүләр язуы белән аңлатыла. Үз чиратында А.С. Пушкин һәм М.Ю. Лермонтовның да мөселман мәдәнияте йогынтысын кичерүләре, Коръән белән рухланып иҗат итүләре мәгълүм. 1824 елда А.С. Пушкинның «Коръәнгә иярүләр»е (“Подражания Корану”) циклы басылып чыга. Үзенең остазы итеп күргән, аның истәлегенә шигырьләр багышлаган, әсәрләрен тәрҗемә иткән Тукай да Пушкинның әлеге шигъри бәйләме белән таныш булган, әлбәттә. Ә шулай да рус әдәбиятындагы дини мотивларга бәйләнешле әсәрләргә мөрәҗәгать иткәндә аның күңеле М.Ю. Лермонтов әсәрләренә тартыла. Мәсәлән, «Тәәссер» әсәре. Тукай үзе бу шигырен «Лермонтовның «Молитва» сәрләүхәле шигыренә тәкълид (иярү)» дип күрсәтә. Димәк, дога мотивын ул бөек рус шагыйреннән, аңа иярү аша кабул итә. Әмма Тукай монда да эчке сизгерлек, рухи тоемлау белән үзенчә эшкәртә, мөселманлаштыра дияргә була. Ике шигырьне янәшә куйганда бу бик ачык сизелә:

Гомеремнең иң читен, җайсыз, уңайсыз бер минутында,

Әгәр янсам каты хәсрәт вә кайгының мин утында,

Укыйм тиз-тиз күңелдән бер гаҗәиб сүрә Коръәннән, –

Газаплар мәгънәви бер кул илән алынадыр җаннан.

В минуту жизни трудную теснится ль в сердце грусть:

Одну молитву чудную твержу я наизусть.

Есть сила благодатная в созвучье слов живых,

И дышит непонятная святая прелесть в них.

Оча дилдән бөтен шик-шөбһәләр, һәм мин елый башлыйм:

Яңакларны мөкаддәс күз яшемлә энҗели башлыйм.

С души как бремя скатится, сомненье далеко –

И верится, и плачется, и так легко, легко…

Тукай әле моның белән генә чикләнми:

Бөтенләй сафлана күңелем; укыйм иман, булам мөэмин;

         Килә рәхәт җиңеллекләр: хәлас булам авыр йөкдин.

Ходайа! Син тыйган эшләр тәмам әкътагъ вә әбтәр, дим;

Иям баш сәҗдәгә: «Аллаһы хак! Аллаһы әкбәр!» – дим,

– дип, «дога» йоласының барлык таләпләрен дә сурәтләп (Коръәннән сүрә уку, күңелеңне сафландырып, барлык дөнья гаменнән аерылып сәждәгә баш ию), шигырьне изге дога сүзләре белән тәмамлый.

«Ана догасы» әсәрендә шулай ук теләк теләүченең тулы дога йоласын башкаруы сурәтләнгән. Шигырьдәге «ястүеннән соңра» дигән гыйбарә дога йоласының бөтен шартлары үтәлүенә ишарә булып тора. Димәк, теләк теләүче пакьләнеп, Коръән аятьләрен укып, тәсбих тартып башта Аллаһны олылый (намаз укый), аннан соң Аңа үзенең теләкләрен ирештерә – газиз улына бәхет сорый:

Әнә шул өй эчендә ястүеннән соңра бер карчык

Намазлыкка утырган, бар җиһаннан күңелен арчып;

Күтәргән кул догага, яд итә ул шунда үз углын:

«Ходаем, ди, бәхетле булсайде сөйгән, газиз улым!»

Шунда ук шагыйрь: «Карагыз: шул догамы инде Тәңре каршына бармас?» – дип, карчыкка теләктәшлеген дә белдереп куя.

Тулы дога тексты белән без шулай ук Г.Тукайның туганнарына, якыннарына язган хатларда очрашабыз. Мәсәлән, 1902 елда һәм 1903 елның 30 июнендә Уральскидан Өчилегә апасы Саҗидәгә язган хатыннан өзекләр: «…Алла риза булсын, гомерегез озын булып, байлыгыгыз һәм бәхетегез көннән-көн артып торсын» яки «Хәзер дә атам-анама һаман  Коръән укып торам, Мәүлам кабул итсен… Хәерле гомерләреңезне теләп язгучы талибел-гыйлем Габдулла». 26 апрельдә (1904 ел) туганнары Абдулловларга язган хаты тагын да үзенчәлеклерәк. Бу хат тексты эченә ул ахун Мотыйгулла хәзрәт һәм Сибгатулла хәзрәт мәхдүмнәрнең укыган дога текстын урнаштырган: «…Сезләрнең хәзер җибәргән ун рубляне күрсәткән идем, бу рәвешчә кычкырып сезләргә хәер-дога кылдылар: «Ярабби илаһи, ушбу ятим шәкертнең хәленә мәрхәмәт кыйлып, акча җибәргән Гурьев байларның күңелләрен һәрвакыт шат кыйл вә ул җумартларның дошманнарын мәкъһур әйләп, йөзләрен түбән капла, вә һәм ул байлар солтаны Абдулловларны бөтен җир йөзенә мәшһүр вә данлыклы кыйл,  вә янә һәртөрле бәла вә казалардан үзең сакла вә җирләрне җәннәт кыйл. Ярабби яүме кыямәттә кояш сөңге озынлыгы якын килеп, халыкның миләрен кайнатып, бәгырьләрен көйдердектә, бу җумартларны гарше күләгәсендә күләгәләндер!»

Хатлар турында сүз кузгалуга шуны әйтәсе килә: аларда әдип күңелендәге иң саф, садә, ихлас, шул ук вакытта ачынулы хисләр чагылыш тапкан. Шунда ук аларда Аллаһ исеме белән башлау, Аллаһка мөрәҗәгать, теләк, Коръән аятьләреннән булган өзекләрнең шактый күп булуы Тукаебызның ислам диненә булган ихласлылыгының тагын бер дәлиле булып тора.

Дога мотивы кулланылган әсәрләрнең икенче төрендә доганың кешегә тәэсире турында сөйләнә, дигән идек. Г.Тукайның «Таян Аллага» (1910) шигыре нәкъ менә шуңа мисал була ала. Биредә шагыйрь сабый балага Аллаһның кодрәте, рәхмәте чиксезлеген тасвирлап, Аның рәхмәтенә ирешү, «җиһанда якты юл» табу өчен күңелне Аңа багышларга, дога кылып ярдәм сорарга кирәклеге турында сөйли:

Йа Ходай, күрсәт, диген, ушбу җиһанда якты юл;

Ул – рәхимле; әткәң-әнкәңнән дә күп шәфкатьле ул!

……………………………………………………………..

Кыйл дога, ихлас белән тезлән дә кыйбла каршына;

Бел аны, керсез күңелдән тугры юл бар гаршенә!

Әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала!

Рәхмәте бик киң Аның, һәрдәм таян син Аллага!

Минемчә, «Китап» шигырендә дә Китап – Коръән. Әлеге Китапны укыганда аның дөнья ваклыкларын сөйми башлавы, мәгъсүмләнүе (гөнаһсыз саф кешегә әйләнүе) шуңа ишарә булып тора:

Һич тә күңелем ачылмаслык эчем пошса,

Үз-үземне күрәлмичә рухым төшсә,

Хәсрәт соңра хәсрәт килеп алмаш-тилмәш,

Күңелсез уй белән тәмәм әйләнсә баш,

……………………………………………

Шул вакытта мин кулыма Китап алам,

Аның изге сәхифәләрен актарам;

Рәхәтләнеп китә шунда җаным, тәнем,

Шунда гына дәртләремә дәрман табам…

Казанның Хәтер мәчете имам-хатыйбы Харис хәзрәт Салихҗан да Тукайның әлеге шигыренең Коръәнгә мөнәсәбәтлелеген раслап: «Коръәни-Кәримнең ни дәрәҗәдә иксез-чиксез нур икәнлеген, аңа безнең дә мәхәббәтебезнең иксез-чиксезлеген тасвир кылып, изгелеккә өндәгән китапларга олуг хөрмәт белән карап «Китап» дигән шигырен язган», – ди. Үзенең фикерен раслап ул «Бәкарә» (“Сыер”) сүрәсеннән икенче аятьне («Коръәннең Аллаһтан иңдерелгән китап икәнлегендә һич шик юк, бу китап аның белән гамәл кылучы тәкъва мөэминнәргә хак юл күрсәтүче – һидияттер») китерә. Һәм «Аллаһымыз сүзенә таянып Тукай, «хәсрәт соңра хәсрәт килеп» тәмам башы әйләнгән бәндәнең дәртенә кайгыдан чыгу өчен изге китаптан дәрман эзли», – дип яза (Салихҗан Харис. А.Пушкин һәм Г.Тукай иҗатында Коръән аһәңнәре / Харис Салихҗан. – Казан: Иман, 2001. – 16 б.). Димәк, «Китап» шигырендә дә Коръән уку – дога уку мотивы бирелә һәм дога укуның кеше күңеленә тәэсире турында сөйләнә дип нәтиҗә ясарга була.

Дога мотивы белән бәйле булган өченче төр текстлар алдагы икесеннән шактый аерыла. Аларда ачыктан ачык дога йоласы да, доганың тәэсире дә беренче планга куелмаган. Тик Аллаһның рәхмәтенә ышану, билгеле бер эштә Аннан ярдәм сорау, Аңа мөрәҗәгать һәм сыгыну сизелеп тора. Әмма ул гадәти эндәш формасы гына түгел, монда Аллаһка өмет белән ялвару һәм бу теләкнең үтәлүенә ышану аһәңнәре тоемлана. Гадәттә, мондый әсәрләр күңел монологы рәвешендә була. Лирик герой тормыш агымыннан аерылып үз хисләренә бирелә, әйтерсең, күңеленнән генә теләк тели.

Г.Тукайның «Кичке теләк» шигырендә дә өскә калкып торган дога мотивы юк, тик эчке уйлар агымындагы фикер үстерелеше, дөнья караңгылыгыннан туйган, өметен җуйган лирик герой күңеленең иң тирән төпкелендәге теләкләрне үз-үзенә җиткерүендә «дога-теләк» мотивы бик ачык тоемлана:

Мин караңгылык эчендә уйланып яткан көйгә,

Нечкәреп күңелем, җылыйм да бер сүз әйтәм лампага:

«Ни бәхет! – дим, – иртәгә кич син тагын да янмасаң,

Бу ятыштан мин дә мәхшәр җитмичә кузгалмасам!»

Әлеге теләкнең эчтәлеге гадәти теләккә капма-каршы, ягъни лирик герой үзенә үлем сорый. Шулай итеп, шагыйрь иҗатындагы Аллаһка ышану, өметләнү мотивлары гади теләк формасыннан ялвару, сызлану һәм җир тормышының бу бәхетсезлекләреннән туеп илаһияткә күчү – мәңгелек тынычлыкка ирешүне сорау дәрәҗәсенә җиткерелә. Болар һәммәсе җәмгыятьнең шәхескә мәрхәмәтсезлегеннән, гаделсезлектән ут йотудан килә.

Г.Тукай иҗатында «изге дога» мотивы яхшылыкка җавап бирү чарасы буларак та кулланыла. Моны шулай ук Коръәндәгечә гыйбадәт, доганың  башка нәрсәләрдән дә өстен булуына игътибар иттерү дип карарга була. Мәсәлән, «Фатыйма белән Сандугач» шигырендә кошны иреккә чыгаргач, Фатыйма: «Бар, азат бул, кыйл миңа изге дога», – дисә, «Кошчык»  шигырендә:

Очып киткәндә ул шундый матурлап сайрады моңлы:

Миңа, санки, азат иткән өчен изге дога кылды,

ди.

Җирдәге кешеләр тормышының илаһият-руханият тормышыннан аерылгысызлыгы шагыйрь еш мөрәҗәгать иткән дога мотивларында аеруча ачык гәүдәләнә. Тукай Коръән тәгълиматының асылын дөрес аңлавы белән дә безнең игътибарны җәлеп итә. Аныңча, Изге Китап кешеләрне язмыштан узмыш фәлсәфәсенә генә бәйләп калдырмый, пассив, зар түгеп яшәүгә генә өндәми, иҗтиһадка, тырышлыкка, «җәсәрәт»кә, курыкмый, «ялыкмый алга барырга да чакыра. Аның: «Түкмә күз яшь: ярдәмендә һәр заманда Алла бар; Ал җәсарәт, алга омтыл, һич ялыкмый алга бар!» – дигән шигъри юллары кеше күңелендә алга омтылыш, өмет Аллаһка ышану, иман ныклыгы белән бәйлелектә ачыла. Кешегә яшәү өчен көч табуда, түбәнсенеп, мәгънәсез тормыш упкынында югалмаска, димәк, иман, рухи ныклык ярдәм итә. Бу хакыйкатьне аңлау күпләребезне һәлакәттән саклый алыр иде.

Диләрия АБДУЛЛИНА,

филология фәннәре кандидаты,

Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге 

Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре

Татарстан Республикасы  

Питрәч муниципаль районы

МБГБУ  “Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче Питрәч беренче урта
гомуми белем бирү мәктәбе”

Тема

“Габдулла Тукай иҗаты һәм Коръән

2015
нче ел

Эшнең
максатлары:

1.     Габдулла
Тукайның балалар өчен язган әсәрләрен өйрәнү.

2.      Габдулла
Тукай иҗатының татар балалар  әдәбияты үсешендәге ролен билгеләү .

3.     Габдулла
Тукай иҗатына Коръәннең  тәэсирен ачыклау.

Бурычлар:

1.     Габдулла
Тукайның иҗаты белән танышу.

2.     Габдулла
Тукайның  иҗатын  өйрәнүне дәвам итү.

3.     Габдулла
Тукайның ислам диненә мөнәсәбәтен ачыклау.

Эчтәлек

I.                  
Кереш
өлеш……………………………………………………………..4

1.     Әдәбиятта
Коръән  мотивлары

II.               
Төп өлеш………………………………………………………………..5
-10

1.    
Габдулла Тукай иҗаты һәм Коръән.

III.            
Йомгаклау……………………………………………………………….11

Үзем үлсәм дә, гаҗиз
исемем үлмәсен, югалмасын;

  Минем тырышлыгым һәм
эшләрем бушка китмәсен.

                              
Әгәр милләт мине, илтифат итеп, искә алса,-

                              
Шул минем максатым, теләгем һәм бәхетем.

Г.Тукай

Әдәбият-сүз сәнгате. Әдәби әсәрнең
үзәгендә кеше, аның эчке дөньясы, эш-гамәле, теләк-омтылышлары ята. Әнә шулар
аша, матур әдәбият әсәрләре нигезендә киләчәк буыннарны тәрбияләү мәсьәләсе
салына. Бу һәр чорда шулай булган. Әсәрдәге геройлар арасыннан без үзебезгә
ошаганнарын сайлап алабыз, теге яки бу сыйфатын үзебездә булдырырга тырышабыз.
Шулай итеп, матур әдәбият әсәрләре безнең тормыш маягына әверелә. Меңъеллык
әдәбиятыбыз тарихын күздән кичергәндә, күңел үзеннән-үзе борынгы әдәбиятка, сүз
сәнгатенең ерак тамырларына барып тоташа.

  
Белгәнебезчә, борынгы әдәбият нигезендә гомумкешелек проблемалары ята.
Әдипләребез әдәплелек, итагатъ
лелек, шәфкатълелек,
сабырлык кебек сыйфатларны кеше идеалының мөһим өлеше дип саныйлар.

Борынгы
әдәбиятның иң күренекле ядкаре итеп, Корь
ән китабын
күрсәтергә кирәк.
Соңгы елларда “ислам”, коръән” дигән
сүзләр өлкәннәр телендә дә, без – яшьләр сөйләмендә дә еш ишетелә. Мин, шәхсән,
үзем дә соңгы араларда Коръән белән кызыксына башладым.

Коръән
– тәрбия чарасы. Анда тугрылык, ихласлылык, юмартлык сүз һәм гамәл берлеге,
шәфкатьлелек, ата-ананы хөрмәт итү, сабырлык кебек әхлакый сыйфатлар мактала, ә
тискәреләре хөкем ителә.

Кешелек  җәмгыятенең барлык
сыйфатларын, үрнәкләрен үзендә туплаган  әлеге изге Китап — тормыш кануннарын
билгеләүче  кыйбла булып тора.    Биредә кешеләрне бары тик яхшылык рухында
гына тәрбияләү күздә тотыла:  Аллаһ Тәгаләнең кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан
тыелып. 

      
Гомумән,
Коръән 
әдипләр өчен илһам, материал чыганагы булып хезмәт иткән. Күп кенә әдәби
әсәрләр Коръәнгә нигезләнеп язылган.

     
 Габдулла Тукай иҗатында да бу темага атап язылган шигырьләр аз түгел. Мәсәлән,
Бөек көчкә атап язылган “Алла гыйшкына”,
Коръәнне күздә
тоткан “Китап”
шигырьләре. Коръәнне
изге китап итеп белдергән әсәрләре: “Туган тел”, “Туган авыл”, “Яз хәбәрләре”,
“Ана догасы” һәм башкалар. Г.Тукай ислам динен шактый югары бәяләгән.

     Габдулла Тукай турында калын-калын китаплар, меңләгән
мәкаләләр язылган… Тик шулай булса да, олуг шагыйребез турында фикерне
бер-ике җөмлә белән генә әйтеп бетерү мөмкин түгел, чөнки ул безгә Ходай
тарафыннан иңдерелгән илаһи зат. Аның киң кырлы иҗатын төрле яклап өйрәнергә
мөмкин. Безне Тукайның киләчәк буынны тәрбияләү мәсьәләләренә карата карашлары
кызыксындыра…

    Балалар һәм аларны тәрбияләү мәсьәләләре Габдулла Тукай
иҗатыннан һәм эшчәнлегеннән читтә калмый.
Белем бирү, кеше
кыйммәтләре тәрбияләүдә  Габдулла Тукай әсәрләре бик әһәмиятле. Балаларга
аңлашылырлык җиңел һәм матур телдә югары художестволы шигырьләре, әкиятләре һәм
мәсәлләре балаларда иң матур сыйфатлар тәрбияли алырлык көч һәм куәт белән
сугарылган.

    Г.Тукай әдәбиятны балалар тәрбияләүдә иң көчле корал дип
саный. Ул сүзнең бөек көченә, аны бары тик урынлы куллана белергә генә
кирәклегенә нык ышана. Шагыйрь үзе дә сүздән оста файдалана.

    Тукай
әсәрләрендә балаларны тәрбияләүнең иң мөһим проблемаларын күтәрә, киләчәк
буынны әдәбият ярдәмендә тәрбияләү идеяләрен пропагандалый. Тукай юкка гына
“Мин дипломат, сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе түгел. Минем күзләрем күпне
күрә, колакларым күпне ишетә” дип әйтмәгән. Ә тирәлектә ул тупаслык, иң гади
культура нормалары булмавын, тәрбиясезлекне күрә. Шуңа күрә дә аның иҗатында
киләчәк буынга белем бирү һәм аны тәрбияләү проблемалары зур урын алып тора.

     Балаларның
рухына ятышлы, теле ягыннан аңлаешлы һәм аларның аң-белемнәрен үстерүгә ярдәм
итүче әсәрләрне – шигырьләр, әкиятләр һәм хикәяләрне, татар әдәбиятында беренче
буларак, Г.Тукай бирә. Шагыйрь әсәрләренең төп темасы – аң-белемгә, хезмәткә
өндәү, хезмәт кешесен данлау, Ватанга, туган җиргә, туган телгә мәхәббәт
тәрбияләү.

     Г. Тукай, балаларны тәрбияләүдә диннең дә әһәмияте
зур, дип саный. Аның өчен дин — яшь буынны тәрбияләү, гыйлем һәм мәгьрифәт
чарасы. Әдип фикеренчә, динне яхшы белгән бала бозык юлга керә алмый. Шуңа күрә
дә ул динне пычратучы, диннән бары тик керем-файда эзләүче рухани-түрәләрне
тәнкыйтьләгән шигырьләрен яза. Коръән-кәримнең барлык өйрәтмәләренең дә кешегә
дөрес юл күрсәтүенә иманы камил шагыйрьнең. Тукайның балаларга багышланган шигырьләреңдә
никадәр самимилек, бала психологиясен яхшы белү,  аларның неч­кә күңелләренә юл
табу, аларны тәрбияле, дин­ле. укымышлы итеп күрергә теләү! Диннең әһә­миятен
әйтеп  китәргә дә онытмый. Һәрберебезгә таныш булган  “Туган тел”, “Туган авыл”
шигырьләрендә дә
бар ан­дый юллар. Болар барысы да баланы кешелекле булырга этәрүче юллар. 
Автор фикеренчә, кечкенәдән дини белем алган бала юньсез була  алмый.

    
Габдулла Тукай шигырьләрендә татар-мөселман көнкүреше, гаилә тормышы ислам дине
йолалары белән үрелеп бирелгән. Билгеле булганча, мөселман гаиләсендә бала
ислам дине нигезләре белән кече яшьтән үк таныша башлый. Тукай да үзенең бала
чагындагы иң беренче хәтирәләрен “Туган авылым” шигырендә түбәндәгечә сурәтли:

               Ходай
шунда җан биргән, мин шунда туган,

 Шунда әүвәл
Коръән аятен укыган;
        Шунда белдем рәсүлемез Мөхәммәтне,
              Ничек михнәт, җәфа күргән, ничек торган.

“Ана илә бала” 
шигырендә кызыксынучан, көр күңелле сабый баланың әнкәсенә биргән сораулары бу
дөньяның хуҗасы кем булуын белү белән бәйле:
      Җавап бирсәң икән, әнкәй, минем әйткән сөальләргә,

 Гаҗәпләндем бу
дөньяга вә анда барча хәлләргә:
                Ничек булган, ничек үскән бу хисапсыз дәү-дәү урманнар?
         Бу һәйбәт ямь-яшел кырлар каян килгән вә булганнар?
         – Яраткан, әйләгән мәүҗит боларның барчасын Тәңрең,
           Җиһанда барча эшләр, барча хәлләр Тәңредән, бәгърем.

        Шигырьдә
ана һәм бала арасындагы җылы мөнәсәбәт, ананың баласына хакыйкатьне күркәм
рәвештә җиткерүе укучыда соклану уята. Әлеге күренеш исламда бала тәрбиясенең
матур бер үрнәген тасвирлый.
Коръәннең  күп кенә
аятьләрендә ата-анага игелекле булу Аллаһ Тәгаләгә гыйбәдәт кылуга боерган
әмерләрдән соң  икенче урында тора.  Ә инде ананың роле Ислам динендә гаять
зур. Аналар турында  Пәйгамбәребез галәйһиссәләм болай дигән: “Җәннәт сезнең
аналарыгызның аяк астында”.

      Габдулла Тукайның әлеге әсәре дә әниләргә карата игътибарлы,
миһербанлы булырга өйрәтә.
 Шагыйрь балалар белән ата-аналар арасында тирән мәхәббәт булырга
тиешлеген, балаларның ата-аналарга хөрмәт белән карауларын бик күп әсәрләрендә
кабатлый.

      “Таян
Аллага” шигырендә Тукай, гөнаһсыз яшь балага мөрәҗәгать итеп, аны мәрхәмәтле
Аллага таянырга чакыра:

     Йа Ходай,
күрсәт, диген, ошбу җиһанда якты юл;
        Ул – рәхимле; әткәң-әнкәңнән дә күп шәфкатьле ул!

Шигырьдәге дога мотивы да
игътибарга лаек:
                        Кыйл дога, ихлас белән тезлән дә кыйбла каршына;
                        Бел аны: керсез күңелдән тугъры юл бар гаршенә!

Гыйбадәтнең
бер төре буларак дога — мөселманнар тормышында аерым бер урын били. Шатлык
килгәндә дә, кайгы килгәндә дә мөселманнар һәрчак Аллага дога кылалар, аннан
ярдәм сорыйлар.
Ана
догасы
шигырендә дә
намаздан соң дога кылучы ана образы сурәтләнә:

 Күтәргән кул
догага, яд итә ул шунда үз угълын:
      Ходаем, ди, бәхетле булсайде сөйгән, газиз угълым!
          Тамадыр мискинәмнең тамчы-тамчы күзләреннән яшь;
       Карагыз: шул догамы инде Тәңре каршына бармас?

Ана,
баласы өчен борчылып, бары Алла гына ярдәм итә алуын таный һәм Аңа ялвара.
Укучы күңелендә ана догасының кабул булачагына ышаныч туа, чөнки ул – ихлас
күңелдән кылынган дога. Ислам дине тәгълиматыннан билгеле булганча, ананың
баласына булган догасы, һичшиксез, кабул ителә.
Аллага дога кылу күренеше Тукайның
Туган тел, Йокы алдыннаншигырьләрендә дә бик
тәэсирле итеп чагылдырыла.
Кеше үз күңеленә урын таба алмаганда, кайгы-хәсрәткә дучар булганда яки туры юл
эзләгәндә дә Аллага мөрәҗәгать итә: Аллаһның изге сүзе – Коръәнне укый, шуның
белән җанын тынычландыра, рухи азык таба. Тукай да бөтен җан тынычлыгын Коръән
укудан табуы турында
Тәэссер, Китап кебек шигырьләрдә бәян итә.

            Гомернең
читен, җайсыз, уңгайсыз бер минутында,
Әгәр янсам кайгы вә хәсрәтнең мин утында,
                 Укыйм тиз-тиз күңелдән бер гаҗаиб сүрә Коръәннән, –
             Газаплар мәгънәви бер кул илән алынадыр җаннан.

      Иман…Иманлы кеше
булу.. Халкыбыз  аңына бик борынгыдан сеңгән төшенчәләр бу. Иманлы булу — ул
динле булу, дингә табынып яшәү дигән сүз генә түгел, ул әхлакый кагыйдәләр
буенча тормыш итүне аңлата. Тикмәгә генә безне дин бөтен начар гадәтләрдән тыеп
тормый. 

    Пөхтә, матур, чиста 
итеп киенү, сабыр гына сөйләшү, мөлаем, ярдәмчел булу — шундый күркәм сыйфатлар
безгә борын-борыннан әби-бабаларыбыздан мирас булып калган. Гомумән, халкыбыз
әдәп сакларга, инсафлы, намуслы булырга, ата-ана хакын хакларга, борынгы
йолаларны мөмкин кадәр үтәргә тырышкан.

     Билгеле
булганча, һәр мөселман өчен белем алу фарыз. Татарлар да  мәгърифәтле,
аң-белемле булуга, балаларда яшьтән үк белем алуга мәхәббәт тәрбияләүгә аеруча
зур игътибар биргәннәр. Тукай да, чын педагог буларак, балаларга белем алуның,
тырышып укуның зарурилыгын күп кенә шигырьләрендә дәлилли. “Ата илә бала”
шигырендә гаилә башлыгы буларак, ата үз баласына файдалы киңәшләр бирә, аны
рухи яктан дөрес тәрбияләүгә омтыла:

 Яз, газиз угълым:
кара тактаны сыз акбур белән!
    Һәм
кара күңелеңне ялт иттер сызып ак нур белән!
Өч наданга алмашынмас – бер язу белгән кеше;
     Мәгърифәт эстәр, иренмәс һич – кеше булган кеше.

Коръәннең бик күп аятьләрендә
ата-анага карата игелекле булу Аллаһ Тәгаләгә гыйбадәт кылуга боерган әмерләрдән
соң икенче урында тора, дидек. Димәк, аларга карата игелекле булу Исламда олы
мәртәбә санала.

Һәрбер мөселман үзенең ата-анасын
бөтен кешедән дә артыграк ихтирам итәргә тиеш.

Пәйгамбәр галәйһиссәләм
үзенең күркәм нәсыйхәтләрен җиткергәндә кешеләргә үзләренең ата-аналарына
карата, хәтта алар мөселман булмасалар да, һәрвакыт игелекле һәм яхшы
мөнәсәбәттә булырга васыять итеп калдырган.
Аллаһ үзенең Коръәнендә: “Аллаһ
сезне күтәрә алмаслык йөк белән сезне йөкләмәс”, – диде. Әмма шушы балаларга
ата-аналары хакында һәм алар каршында буган хокукларын үтәү өчен, бер сүз генә
әйтте: итагать. Итагать – киң мәгънәдәге сүз. Моңарга безнең әти-әнигә булган
барча мәрхәмәтебез, аларның сүзләрен кире какмауларыбыз, алар олылайгач та,
аларны тәрбияләүләребез – һәммәсе дә керә.

     
“Бәхетле бала” шигырендә Тукай бәхет төшенчәсен белем төшенчәсе белән тыгыз
бәйли:

    Бәхетле шул
баладыр, кайсы дәрсенә күңел бирсә,
    Мөгаллимне олуг күрсә, белергә кушканын белсә.
      Сабакка калмаса соңга, борылмый барса уң-сулга,
Уенга салмаса ихлас – менә бәхете аның шунда.

    Биредә
шагыйрь, белем алуның кирәклеген ассызыклавы белән бергә, белем алу әдәпләрен
дә күрсәтә. Бүген укытучыларга мөнәсәбәт тискәре булган җәмгыятебездә Тукай
шигыре тагын да актуальләшә. “Ике юл” шигырендә дә гыйлем алуның өстенлеге
дәлилләнә:

Ике юл бар бу
дөньяда: берсе будыр – бәхет эстәү;
              Икенче шул: гыйлем гыйшкында булмак – мәгърифәт эстәү.
         Синең кулдан теләрсең – мәгърифәтле бул, бәхетсез бул;
   Вә яки бик бәхетле бул, ишәк бул, мәгърифәтсез бул.

Биредә
ишәк кебек, йә булмаса, бер кайгысыз рәхәт гомер кичереп, матур киенеп, тәмле
ашап, күп йоклап яшәү беренче карашка бәхет кебек тоелса да, чынлыкта
бәхетсезлек икәнлеге аңлашыла. Ә авырлыкларны сабырлык белән кичереп, гыйлем
эстәү бәхеткә китерә.
Чын бәхеткә ирешү өчен, гыйлем алу белән бергә, хезмәт итүнең дә мөһимлеген
Тукай сабыйларга  “Эш” шигырендә үтемле аңлатып бирә:

           Тынма,
эшлә, и сабый! Бел, Тәңредән эшләргә – көн,
         Эшләп аргачтан бирелгәндер тыныч йокларга төн.
Иртә торгач та язарга, дәрсең укырга тотын;
              Тынма, эшлә, торма тик, тынсаң тынарсың җомга көн.

“Эшкә
өндәү” шигыре дә бу фикерне дәвам итә. Мәңгелек бәхеткә ирешү, үзеңнән соң
күркәм эз калдыру өчен фидакарь хезмәт куюның зарурилыгын дәлилли  Тукай.

       
Тукай киләчәк буынга баглаган өметләрен һәм балаларга тиешле тәрбия бирү
кирәклеген әлеге әсәрләрендә сурәтли. Аның бу
шигырьләрендә күтәрелгән
проблемалар хәзер дә актуаль.
Бар нәрсә акчага гына корылган бу дөньда белемле
булу, әхлаклы булу,  тормышта үз урыныңны табу бик мөһим.
 

      Г.Тукай
халык күңелендә мәңге яшәячәк. Ул тәрбияви әһәмияткә ия булган әсәрләр тудырып,
гаделлек, тынычлык, югары әхлак, нык иманлы нәсел дәвамчыларының булуы, милләт
язмышы кебек мәңгелек проблемаларны күтәреп чыга. Һәм  укучыларны да шул хакта уйлануга
этәрә.

         Габдулла Тукай —укыту-тәрбиядә  халыкчанлык идеяләрен
үстергән бөек шәхес. Хәзерге вакытта, халкыбызның үзаңы үсә барган чорда,  тәрбия
өлкәсендә халыкчанлыкны яңадан торгызу бик зарур. Бу рухи байлыгыбыз кешелеклелек,
миһербанлылык, гомумкешелеклелек кебек кыйммәтле әхлакый сыйфатлар тәрбияләүдә
ышанычлы юл булып тора.

        Шулай
итеп, Габдулла Тукай – татарларны бөтен дөньяга таныткан шагыйрь генә түгел, ә
киләчәк буынны тәрбияләүгә тиешле әһәмият биргән, балаларны тәрбияләүгә зур
өлеш керткән педагог та. Тукайның фикерләре, ул язган әсәрләр бүген дә
актуальлеген югалтмаган, бүген дә без Тукайга янәдән янә мөрәҗәгать итәбез.

    Йомгаклап
шуны әйтәсе килә. Шагыйрь үзенең шигырьләре, әкиятләре аша безне туган телне,
туган якны яратырга, аның табигатенең гүзәллеген күрергә, аңа хозурланырга, аны
сакларга өнди. Шигырьләрендә тасвирланган табигать күренешләре аша күзәтүчәнлек
тәрбияли, бай мәгълүмәт бирә.

   Кечкенәдән белем алырга, эш сөяргә,
олыларга мәрхәмәтле, кечеләргә шәфкатьле булырга өйрәтә.      
                     
                 

Кулланылган  әдәбият:

1.    
Габдулла Тукай. Шигырьләр. Поэмалар. Әкиятләр. Казан, 1951 нче ел.

2.    
Галиуллин Т. “Без Тукайлы шигърият”. “Мәгариф”, №4, 2006 нчы ел

3.    
Заһидуллина Д. “Шагыйрь иҗатын өйрәнүгә яңача караш”. “Мәгариф”,
№4, 2006 нчы ел

4.    
Исмәгыйлева С. “Габдулла Тукай – балаларга”. “Мәгариф”, №3, 2004
нче ел.

5.    
Миңнегулов Х., Гыймадиева Н. Татар әдәбияты. 10 нчы сыйныф.Казан.
Татарстан китап нәшрияты, 2012 нче ел.

6.    
Татар әдәбияты тарихы. 6 томда. 3 том. Казан. Татарстан китап
нәшрияты, 1986 нчы ел.

2011 Апр 22

20 апрель көнне Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтендә эшләп килүче «Алтын урта» мөселман татар яшьләре клубында бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 125 еллык юбилее уңаеннан кичә узды.

Сүз Тукай һәм дин, олуг шагыйребезнең дингә карашы, нәрсәне тәнкыйтьләве һәм нәрсәгә чакыруы турында барды.

Шагыйрь Р.Харис әйткәнчә, «Һәркемнең үз Тукае бар». «Алтын урта» мөселман татар яшьләре дә Тукайның дин белән бәйләнешен ныграк белү өчен, кунакка өч галимне — «Мөхәммәдия» мәдрәсәсеннән Флёра Ханнанованы, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтыннан Диләрия Абдуллина белән Зөфәр Рәмиевне чакырганнар иде.

Беренче булып «Тукай һәм дин» китабы авторы, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе мөгаллимәсе Флёра Ханнанова чыгыш ясады. «Тукайны ике яссылыкта карарга кирәк: беренчесе — аның дин әһелләренә булган мөнәсәбәте, икенчесе — дин-исламга булган карашын», — дип белдерде Ф.Ханнанова. Галимә Тукай иҗатына кергән хәдисләрне, аларның эчтәлеге чагылыш тапкан шигырьләрне укып үтте. Нәтиҗә ясап, Тукай динне түгел, ә дин әһелләрен хурлаган икәнлеге ачыкланды. Ул үз кесәсен генә баетып, үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып яшәгән дин әһелләрен яратмаган. Муллалар да Тукайны бик сөймәгән. Әмма Тукай барлык имамнарны бер сафка куймый. Ш.Мәрҗанигә багышлап язылган «Шиһаб хәзрәт» шигырендә ул галимне олылый.

Г.Тукай динне яшьләрне тәрбияләү, ә халыкны мәгърифәтлелеккә алып чыгару чарасы буларак карый. Шушы юнәлештә гомере буе «Милләтем, милләтем» дип яши. Ачы язмышы аны тагын да халыкка якынайткандыр, дип билгеләп узды Флёра апа.

Аннан соң чыгыш ясау өчен сүз филология фәннәре кандидаты Диләрия Абдуллинага бирелде. Галимә 2005 елда дөнья күргән «Коранические мотивы в творчестве Габдуллы Тукая» дип аталган монографиясе белән таныштырды. «Тукайның иҗаты ислам диненнән аерылгысыз, ул мөселман фәлсәфәсенә барып тоташа», — дип ассызыклады Д.Абдуллина. Тукай яшәгән чорда дин тоту тыелмый, ул мулла гаиләсендә туган, аны тәрбияләгән кешеләрнең һәммәсе дә дингә уңай мөнәсәбәттә торган кешеләр була. Казан мохитенә килеп эләксә дә, Җаектагы мәдрәсәдә укыса да, я булмаса авылдагы Сәгъди абзый йортында тәрбияләнгән вакытта да аның укыган китаплары дини эчтәлекле булган.

Тукай иҗаты бер гасыр дәвамында өйрәнелеп килә. Ләкин төрле чорда төрлечә карала. Әйтик, Тукайның замандашлары Г.Ибраһимов, Җ.Вәлиди аның дингә булган мөнәсәбендә бернинди дә тискәре караш белдермиләр. Аны ничек бар, шулай кабул итәләр. Революциядән соңгы чорда әдәби тәнкыйтьнең Г.Тукайга булган мөнәсәбәте үзгәрә.

ТР МДН хәбәр иткәнчә, филология фәннәре докторы Зөфәр Рәмиев Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында Тукай еллыгы уңаеннан нинди чаралар узуы турында тәфсилләп сөйләде. Мисал өчен, шагыйрьнең тууына 125 ел тулу уңае белән Тукайның 2 томы басылып чыгачак, 25 апрельдә халыкара конференция узачак.

Очрашуда катнашучылар галимнәргә кызыксындырган сорауларын бирделәр.

Яңалыклар тасмасы

Тукайның дингә карашы

Совет заманында халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай халыкка атеист буларак тәкдим ителде, аның дин турында язган шигырләре җәмагәтчелеккә чыгарылмады. Хәтта мәктәпләрдә «Туган тел» шигырен өйрәнгәндә : «… И туган тел! Синдә булган Иң элек кылган догам, Ярлыкагыл, дип үзем һәм Әткәм-әнкәмне Ходам…» — дигән юлларын төшереп калдырдылар. Дөньялар үзгәргәч, «Туган…

Тукайның дингә карашы

Совет заманында халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай халыкка атеист буларак тәкдим ителде, аның дин турында язган шигырләре җәмагәтчелеккә чыгарылмады. Хәтта мәктәпләрдә «Туган тел» шигырен өйрәнгәндә : «… И туган тел! Синдә булган Иң элек кылган догам, Ярлыкагыл, дип үзем һәм Әткәм-әнкәмне Ходам…» — дигән юлларын төшереп калдырдылар. Дөньялар үзгәргәч, «Туган тел» шигыренең төшеп калган өлеше белән бергә халыкка Габдулла Тукайның башка әсәрләре дә кайтты. Күренекле артист Габдулла Кариев үзенең хезмәтләрендә Тукай турында: «Тукай әфәнде мәдрәсәдә иң галим, иң үткен, зирәк шәкертләрдән санала иде», — дип искә ала. Бу юллардан сөекле шагыйребезнең мәдрәсәдә укуын аңласак та, чынлыкта аның дингә мөнәсәбәте нинди булган? Хәер, безнең илдә коммунистик идеология хөкем сөргән вакытта һәр корал әлеге идеологияне өстен итеп күрсәтү өчен кулланылды. Бу уңайдан күп шагыйрьләр, язучыларның иҗат әсәрләрен үзгәртү, төшереп калдыру да урын алды. «Туган тел» шигыренең соңгы куплеты барлыкка килү безнең өчен яңалык булды. Шуңа да беренче чиратта Тукайның нинди чорда тәрбияләнгәнен, яшәгәнен белергә кирәк. Аны динсез кеше дип әйтеп булмый. Ул мәдрәсәдә укыган, Мотыйгулла хәзрәттән дини гыйлем алган. Аның «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр?» дигән исем белән дөнья күргән мәдрәсә, андагы кайбер хәзрәтләрдән көлеп язган шигырьләре дә бар. Арабызда дин күтәрелгәч, без бөтен имамнарның да фәрештә түгел икәнен, дәрәҗәләре төрлечә булуын белә, аңлый башладык һәм Тукай шигырьләренең дә асылына төшендек. Ул беркайчан да динне сүкмәгән, мәсхәрәләмәгән, фәкать диндә дөрес юлдан бармаган имамнарны тәнкыйтьләгән. «…Күп яттык без мәдрәсәдә, аңламадык бернәрсәдә», — дип язган. Бу сүзләр бүген дә актуаль. Уку йортларын күз алдына китерик. Тукай шигырендә: «Булган, пешкән, Уңган шәкерт Меңнән бердән Сирәк бездә», — ди. Бүген дә мең студент арасында белем һәм фән белән тырышып укучы, гыйлемгә таянырга теләгән бер студент бар микән? Гыйлемгә ихласлык бетте, омтылыш югадцы. Егет-кызлар югары белем, диплом кирәк дип укый. Хәтта дини уку йортларында да ихласлык кимеде. Куп вакытта анда башка уку йортларына уза алмаган шәкертләр керә. Араларында бушка вакыт уздыручылар да җитәрлек. Дини уку йортларын тәмамлаганнан соң кая урнашалар, кем булалар, барысы да иман юлыннан китәләрме, гади мәчетләрдә эшлиселәре киләме — бу сораулар караңгы. Шуңа да Тукайның мәдрәсә турындагы шигырен диннән кәлу дип түгел, мәдрәсәне тәнкыйтьләү итеп кабул итәргә кирәк. Тукайның шигырьләрендә мәдрәсә генә түгел, дин, дога кылу, фәрештә, иблис, шайтан кебек тәшенчәләр дә еш очрый. Әйтик, «Дин вә гавам», «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» кебек шигырьләрен белмәгән кеше юктыр. Тукай шигъри юллар белән «Кадер» дигән сүрәнең тәфсирен яза. Бу — Коръәнгә беренче шигъри тәфсир була. Тукайның Шиһабетдин Мәрҗани турында язган «Шиһаб хәзрәт» дигән шигыре турында да онытырга ярамый. Шиһаб хәзрәт дип ул аны зурлый, бәекли. Чәнки Шиһабетдин Мәрҗанинең үз фикере, тирән гыйлеме, дәньяви фәннәрдән дә белеме булган. Тукайны дини кеше дип әйтмим, ә дингә каршы килмәвен ассызыклыйсым килә. Аның ураза вакытында күрсәтеп чәй эчеп утыруыннан тыш, башка гәнаһлы эшләре хакында да сүз йөри, төрле фикерләр бар. Ә кемнең бүген гөнаһы юк? Һәрберебезне алып селкесәк, тау кадәр ярамаган эш-гамәлләре килеп чыгачак. Кешенең гөнаһларыннан көлгәнче, үзебезне тәнкыйтьли белсәк иде. Күпме безнең арада фетнә, гайбәт сөйләү, яла ягу, бер-беребезне мәсхәрәләү. Пәйгамбәребез Мәхәммәд (с.г.в.) бер хәдис-шәрифендә: «Һәр адәм баласы хаталы, гөнаһлы. Ә иң хәерле хаталы булганнар — тәүбә итүчеләр», — ди. Тукайның Коръән турындагы шигырьләрен искә төшерсәк бик урынлы булыр иде. Аның Коръән укуына «Туган авыл» шигыре — ачык мисал. Сөекле шагыйребез: «Ходай шунда җан биргән, мин шунда туган, Шунда әүвәл Коръән аятен укыган. Шунда белдем Расүлебез Мөхәммәдие, Ничек михнәт, җәфа күргән, ничек торган» Тукайны бертуктаусыз сөйлиләр, зурлыйлар, музейлары ачылды, һәйкәлләр куелды. Үлгән кешенең яхшы ягын сөйләргә кирәк. Ислам динендә начар ягын сөйләү хәерле гамәл түгел. Тукайның да хәерле ягын сөйләү зарур. Аның ялгышлары, гөнаһлары турында белсәк, алардан гыйбрәт алыйк. Коръәни Кәримдәге бер аятьтә: «Үткән чор белән хәзерге заман икесе дә икешәр гөнаһ кыла», — диелә. Үткән чор Аллаһы Тәгаләдән тайпылган булса, үзләре хәерсез гамәл кылалар, ягъни хакыйкатьтән читләшкәннәр һәм киләчәк буынга хәерсез үрнәк күрсәтеп кадцыралар. Яңа буын Аллаһ юлыннан тайпылса, шулай ук гөнаһ кыла. Үткән чордан дәрес, гыйбрәт алмаулары өчен дә Аллаһы Тәгалә аларны гөнаһлы итә. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримнең «Бәкара» сүрәсендә ике мәртәбә: «Үткән чор, аның халыклары яшәп киткәннәр. Сезнең чор хәзер бара. Алар — үзләре, сез үзегез өчен җавап бирәсез. Сездән алар өчен сорамаслар», — ди. Шигырьләр Ана догасы Менә кич. Зур авыл өстендә чыкты нурлы ай калкып, Көмешләнгән бөтен өйләр, вә сахралар тора балкып. Авыл тын; иртәдән кичкә кадәр хезмәт итеп арган Халык йоклый — каты, тәмле вә рәхәт уйкуга талган. Урамда өрми этләр дә, авыл үлгән, тавыш-тын юк; Авыл кыръенда бер өйдә фәкать сүнми тора бер ут. Әнә шул өй эчендә ястүеннән соңра бер карчык Намазлыкка утырган, бар җиһаннан күңлене арчып; Күтәргән кул догага, яд итә ул шунда үз угьлын: Ходаем, ди, бәхетле булсайде сөйгән, газиз угълым! Тамадыр мискинәмнең тамчы-тамчы күзләреннән яшь; Карагыз: шул догамы инде тәңре каршына бармас? Уйку — йокы. Яд итү — исенә төшерү. Булсайде — булса иде. Кыйтга Көчләремне мин кара көннәргә саклый алмадым, Көннәремнең һичберен дә чөнки ак ди алмадым. Булды юлда киртәләр, эттән күбәйде дошманым, Чөнки залимнәрне, өстеннәрне яклый алмадым. Кайтмады үч, бетте көч, сынды кылыч — шул булды эш: Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли алмадым. Кыйтга — өзек, кисәк, өлеш. Кадер кич (Сурәи кадердән) Бу кадер кич елда бер кич — барча кичләр изгесе; Сафланыр таптан бу кич мөэмин күңелләр көзгесе. Сафланыр ул, пакьләнер,- бик зур ходайның дәүләте; Һәм төшәр ул көзгеләргә күк капугы шәүләсе. Шул капугъдан күндерермез тәңремезгә без теләк,- Бер кадер кич тәңре каршында мең айдан изгерәк. Җон, мамыктай әйләнер җирдә бу кич әрвах вә рух; Һәм фәрештә сафлары җирдә йөрер меңнәр гөруһ. Ул мәлаикләр җыярлар тол, ятимнәр яшьләрен, Барча көчсезләр, зәгыйфьләрнең аһын, каргышларын. Күз яшеннән, төрле рәнҗештән ясап зур энҗеләр, Ул мәлаик гарше-көрсине бизәр һәм энҗеләр. Таң сызылганча йөрерләр, әйтмичә һичбер кәлям; Тик диерләр: «Барча мөэмингә, мөселманга сәлям!» Капугъ — ишек, капка. Әрвах вә рух — үлгән кешеләрнең җаннары. Мәлаик — фәрештәләр. Гарше-көрси — күктәге тәхет. Кәлям — сүз. Мигъраҗ Ярты төн булган чагында, китте Мәккә ялтырап: Нур тоташты җиргә күктән, иңде нурдан бер пырак. Хәзрәти Җибрил бәшарәт әйләде, дип: «Иа рәсүл, Хак тәгалә хәзрәте тәгъйинләде бу кич вөсул. Мөнтәзыйрләр, ля мәкяннәр, бар мәляикләр сиңа, Гарше әгъля килде, атлансаң, аягың астына». Садрулды шул вакытта хактан әмер: көн фәякүн! Шундый изге йөк белән гаршулды күкләргә рәуан! Дөньяда һәр нәрсә дә үз аелына бер әйләнә: Ашты кодрәтлә сәмавәткә бу кич Коръән янә. Бәхре вәхдәт асты-өсткә килде шунда, кайнады, Бетте, мәхү улды зәмин, һәм дә замана калмады. Калмады сурәт, бары тәбдил ителде мәгънәгә; Әүрелеп мәгънәгә, дөнья сәҗдә кыйлды мәүлягә. Күрде алланы пәйгамбәр, сәҗдә кыйлды, баш иде; Ушбу җир булды бөтен мәсҗедләрен. дә мәсжеде. Булды саф-саф, кыйлдылар сәҗдә мәляикләр бары; Җәмгулып һәрбер нәби, Муса вә Гайса җаннары. Булды заһир, белмәделәр җир йөзе мөнкирләре: Монда габдият, гыйбадәтнең илаһи серләре. Үтмәде керпек кагып та күз ачып йомган заман, Мәккәгә иңде, фирашы җып-җылы ирде һаман. Нә саташмак, нә гөман бу, нә хыял, нә төш иде,- Бер илаһи вакыйга, могъҗиз вә серле эш иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

 

Тукай! Татар халкының йөзе, аңы, намусы, йөзек кашы. Бу сүзләр юкка гына әйтелмәгәндер. Чыннан да, Тукай – ул татарның Пушкины, Даниянең Андерсыны, немецларның – Гетесы. Г.Тукай шагыйрь генə түгел, бəлки халкыбызның теле дə, рухы да, язмышы да. Ул чын мəгънəсендə татар халкының үз улы. Тукай иҗаты җиһанга ямь, яктылык, яшəү көче бөркеп, күңеллəрне җылытып торучы мəңгелек кояш кебек үзенə бер илаһи көчкə ия. Әдəбият күгендə нибары җиде-сигез ел ялтырап, үз йолдызлыгын-шигъри мəктəбен булдырган остазның мирасы бай һəм күптармаклы.

Габдулла Тукай 1886 елның апрелендә дөньяга килә. Балачагы ятимлек, фәкыйрьлек ачысын татып үтсә дә, язмышында зур роль уйнаган изге күңелле кешеләр яхшылыгы, туган як табигатенең гүзәллеге аны шагыйрьлеккә әзерләгән. Инде 1905 елда Тукайның шигырьләре басыла, үзе таныла башлый.

Тукай иҗаты белән без балачактан танышып үсәбез. Аның “Балага”, “Бала белән күбәләк”, “Сабыйга”, “Кызыклы шәкерт” әсәрләрен белмәгән кеше юктыр. Әдипнең матур тасвирлы шигырьләре белән безне матурлык һәм гүзәллекне хис итәргә өйрәтә, ул безнең рухыбызны тәрбия итә. Ул үзенең шигырьләрендә кешеләрне дөрес юлдан барырга өнди, ялкаулыктан, караклыктан, куркулыктан көлә, батырлыкны, уңганлыкны мактый.

Уку-гыйлем –татар халкының наданлыгы, артталыгы өчен борчылу, бу хәлдән чыгу юллары турында уйлану әдип иҗатында әйдәгән темаларның иң әһәмиятлеләреннән санала. Ул үзе халык хисләре белән хисләнеп, үзенең күңеленнән кайнап чыккан шигырьләре белән халыкның күңелен, үзенчә әйтсәк «шүрәлечә» кытыклый. Тормышыбыздагы җитешмәгән җирләребезне күрсәтә, көлә.

Халкыбызның тормышы, яшәеше, милләтенең иминлеге өчен әрнү туган җир белән бәйләп күрсәтелә. Чөнки туган җиренә булган мәхәббәте, аңа бар булмышың белән береккәнлек кенә кешене чын кеше итә. «Шүрәле» поэмасындагы Кырлай һәм Казан арты төбәгенең мәһабәт табигате, «Пар ат»та «Иртәнге намазга бик матур, моңлы азан әйткән дәртле Казан, моңлы Казан,

нурлы Казан» шагыйрьнең берүзенең генә түгел, бөтен татар халкының илһам бирер туган җире образы булып күтәрелә.

Габдулла Тукайның тагын бер асыл сыйфаты — татар җырын, татар моңын сөюе. Татар моңын нечкә йөрәге аша кабул итүе, җыр-моңга гашыйклыгы Тукайның шигырьләрен сыгылмалы, ритмлы, моңлы итә. Моны без генә түгел, үз заманында зирәк композиторлар да күреп ала белгән. Шуңа күрә Г.Тукайның күп кенә шигырьләренә көй дә язылган. Аның «Әллүки», «Тәфтиләү», «Зиләйлүк», «Туган тел» кебек җырлары шулкадәр халыклашты ки, аларны шагыйрь иҗат иткәне сизелми дә. Аларда һәркем үз күңелендәге хисләргә аваздашлык таба. «Туган тел» җыры исә соңгы елларда аеруча еш яңгырый. Күп кенә әдәби-музыкаль кичәләр, хәтта төрле җыеннар да шушы җыр яңгыравы белән тәмамлана.

Халыкны халык иткән икенче бер бөек хәзинәгә — туган телгә мәдхия җырлый Тукай. Бу тел аның өчен әткәсе-әнкәсе теле булган өчен кадерле, үз халкының әби-бабайлар аша килгән бөтен рухи тамырлары белән тоташтырган өчен якын, үзеңнең бар эчке дөньяңны ачып бирергә ярдәм иткән өчен кыйммәт, изге теләкләреңне Ходайга ирештерә алганы өчен газиз. Егерменче гасыр башында, татар халкының алдында нинди киртәләр, хәл ителмәгән мәсьәләләр торса, Габдулла Тукай шуларның бөтенесен үзенең ялкынлы йөрәге аша уздырып, шуларга җавап эзли, халыкның игътибарын җәлеп итә. Һәр яңа буын аңардан үзе өчен иң кирәкле фикерләрне, олы ләззәт биргән асыл энҗеләрне таба.

Г. Тукай образы сәхнәдә, музыкада, сынлы сәнгатьтә дә гәүдәләндерелә. Ф. Яруллин «Шүрәле», Ә. Бакиров «Алтын тарак», Р. Гобәйдуллин «Кисекбаш» балетларын иҗат итәләр һәм бу балетлар халык күңелендә зур урын ала.

Габдулла Тукайның әсәрләре татар мультфильмнары башында тора дип тә әйтергә кирәк. Чөнки иң беренчеләрдән булып, нәкъ менә аның “Шүрәле”, “Су анасы” әкиятләре, “Эш беткәч уйнарга ярый” шигыре, “Бала белән күбәләк”е буенча беренче татарча мультфильмнар эшләнгән.

Аның әсәрләре бик күп телләргә тәрҗемә ителде, шигырь җыентыклары йөзләрчә тапкыр бастырып чыгарылды.

Тукай… Йөз меӊнәрчә кешеләр зур горурлык һәм илаһи мәхәббәт белән телгә алалар бу исемне. Халкыбызның йөзен, рухи асылын чагылдыручы мактанычлы улларының берсе Габдулла Тукай еллар үткән саен биеккәрәк күтәрелә бара. Һәр буын ел саен апрель аенда Г.Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Татар халкы яраткан шагыйренең һәйкәле янына җыелып, аны котлый, чәчәкләр куя, шигырьләрен укый, җырларын җырлый.

Татарның бөек шагыйре Габдулла Тукай истәлеген һәм иҗади мирасын мәңгеләштерү максаты белән ЮНЕСКО халыкара оешмасы һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов 2011 елны Тукай елы дип игълан иттеләр. Бу – шагыйребезгә олы хөрмәт билгесе.

Бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗаты чынлап та — мәңгелек. Әдип татар милләте, татар халкы күңелендә бүген дә яши һәм яшәячәк! Тукай рухы яшәгәндә, Тукай моңнары яңгыраганда татар милләте, аның теле яшәр, киләчәге якты булыр

  • Габдулла тукай ижатында дин фэлсэфэсе дигэн темага сочинение языгыз
  • Гадкий утенок фото из сказки
  • Габдулла тукай ижаты сочинение татарча
  • Гадкий утенок сказка читать с картинками для детей 6 7 лет
  • Гадкий утенок сказка читать полностью без картинок