Габдулла тукай ижатында шагыйрь образынын бирелеше сочинение 8 класс

 

Тукай! Татар халкының йөзе, аңы, намусы, йөзек кашы. Бу сүзләр юкка гына әйтелмәгәндер. Чыннан да, Тукай – ул татарның Пушкины, Даниянең Андерсыны, немецларның – Гетесы. Г.Тукай шагыйрь генə түгел, бəлки халкыбызның теле дə, рухы да, язмышы да. Ул чын мəгънəсендə татар халкының үз улы. Тукай иҗаты җиһанга ямь, яктылык, яшəү көче бөркеп, күңеллəрне җылытып торучы мəңгелек кояш кебек үзенə бер илаһи көчкə ия. Әдəбият күгендə нибары җиде-сигез ел ялтырап, үз йолдызлыгын-шигъри мəктəбен булдырган остазның мирасы бай һəм күптармаклы.

Габдулла Тукай 1886 елның апрелендә дөньяга килә. Балачагы ятимлек, фәкыйрьлек ачысын татып үтсә дә, язмышында зур роль уйнаган изге күңелле кешеләр яхшылыгы, туган як табигатенең гүзәллеге аны шагыйрьлеккә әзерләгән. Инде 1905 елда Тукайның шигырьләре басыла, үзе таныла башлый.

Тукай иҗаты белән без балачактан танышып үсәбез. Аның “Балага”, “Бала белән күбәләк”, “Сабыйга”, “Кызыклы шәкерт” әсәрләрен белмәгән кеше юктыр. Әдипнең матур тасвирлы шигырьләре белән безне матурлык һәм гүзәллекне хис итәргә өйрәтә, ул безнең рухыбызны тәрбия итә. Ул үзенең шигырьләрендә кешеләрне дөрес юлдан барырга өнди, ялкаулыктан, караклыктан, куркулыктан көлә, батырлыкны, уңганлыкны мактый.

Уку-гыйлем –татар халкының наданлыгы, артталыгы өчен борчылу, бу хәлдән чыгу юллары турында уйлану әдип иҗатында әйдәгән темаларның иң әһәмиятлеләреннән санала. Ул үзе халык хисләре белән хисләнеп, үзенең күңеленнән кайнап чыккан шигырьләре белән халыкның күңелен, үзенчә әйтсәк «шүрәлечә» кытыклый. Тормышыбыздагы җитешмәгән җирләребезне күрсәтә, көлә.

Халкыбызның тормышы, яшәеше, милләтенең иминлеге өчен әрнү туган җир белән бәйләп күрсәтелә. Чөнки туган җиренә булган мәхәббәте, аңа бар булмышың белән береккәнлек кенә кешене чын кеше итә. «Шүрәле» поэмасындагы Кырлай һәм Казан арты төбәгенең мәһабәт табигате, «Пар ат»та «Иртәнге намазга бик матур, моңлы азан әйткән дәртле Казан, моңлы Казан,

нурлы Казан» шагыйрьнең берүзенең генә түгел, бөтен татар халкының илһам бирер туган җире образы булып күтәрелә.

Габдулла Тукайның тагын бер асыл сыйфаты — татар җырын, татар моңын сөюе. Татар моңын нечкә йөрәге аша кабул итүе, җыр-моңга гашыйклыгы Тукайның шигырьләрен сыгылмалы, ритмлы, моңлы итә. Моны без генә түгел, үз заманында зирәк композиторлар да күреп ала белгән. Шуңа күрә Г.Тукайның күп кенә шигырьләренә көй дә язылган. Аның «Әллүки», «Тәфтиләү», «Зиләйлүк», «Туган тел» кебек җырлары шулкадәр халыклашты ки, аларны шагыйрь иҗат иткәне сизелми дә. Аларда һәркем үз күңелендәге хисләргә аваздашлык таба. «Туган тел» җыры исә соңгы елларда аеруча еш яңгырый. Күп кенә әдәби-музыкаль кичәләр, хәтта төрле җыеннар да шушы җыр яңгыравы белән тәмамлана.

Халыкны халык иткән икенче бер бөек хәзинәгә — туган телгә мәдхия җырлый Тукай. Бу тел аның өчен әткәсе-әнкәсе теле булган өчен кадерле, үз халкының әби-бабайлар аша килгән бөтен рухи тамырлары белән тоташтырган өчен якын, үзеңнең бар эчке дөньяңны ачып бирергә ярдәм иткән өчен кыйммәт, изге теләкләреңне Ходайга ирештерә алганы өчен газиз. Егерменче гасыр башында, татар халкының алдында нинди киртәләр, хәл ителмәгән мәсьәләләр торса, Габдулла Тукай шуларның бөтенесен үзенең ялкынлы йөрәге аша уздырып, шуларга җавап эзли, халыкның игътибарын җәлеп итә. Һәр яңа буын аңардан үзе өчен иң кирәкле фикерләрне, олы ләззәт биргән асыл энҗеләрне таба.

Г. Тукай образы сәхнәдә, музыкада, сынлы сәнгатьтә дә гәүдәләндерелә. Ф. Яруллин «Шүрәле», Ә. Бакиров «Алтын тарак», Р. Гобәйдуллин «Кисекбаш» балетларын иҗат итәләр һәм бу балетлар халык күңелендә зур урын ала.

Габдулла Тукайның әсәрләре татар мультфильмнары башында тора дип тә әйтергә кирәк. Чөнки иң беренчеләрдән булып, нәкъ менә аның “Шүрәле”, “Су анасы” әкиятләре, “Эш беткәч уйнарга ярый” шигыре, “Бала белән күбәләк”е буенча беренче татарча мультфильмнар эшләнгән.

Аның әсәрләре бик күп телләргә тәрҗемә ителде, шигырь җыентыклары йөзләрчә тапкыр бастырып чыгарылды.

Тукай… Йөз меӊнәрчә кешеләр зур горурлык һәм илаһи мәхәббәт белән телгә алалар бу исемне. Халкыбызның йөзен, рухи асылын чагылдыручы мактанычлы улларының берсе Габдулла Тукай еллар үткән саен биеккәрәк күтәрелә бара. Һәр буын ел саен апрель аенда Г.Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Татар халкы яраткан шагыйренең һәйкәле янына җыелып, аны котлый, чәчәкләр куя, шигырьләрен укый, җырларын җырлый.

Татарның бөек шагыйре Габдулла Тукай истәлеген һәм иҗади мирасын мәңгеләштерү максаты белән ЮНЕСКО халыкара оешмасы һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов 2011 елны Тукай елы дип игълан иттеләр. Бу – шагыйребезгә олы хөрмәт билгесе.

Бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗаты чынлап та — мәңгелек. Әдип татар милләте, татар халкы күңелендә бүген дә яши һәм яшәячәк! Тукай рухы яшәгәндә, Тукай моңнары яңгыраганда татар милләте, аның теле яшәр, киләчәге якты булыр

НА РАЙОННЫЙ  ТУР XXIРЕСПУБЛИКАНСКОГО ФЕСТИВАЛЯ  ДЕТСКОЙ,  ЮНОШЕСКОЙ И  МОЛОДЕЖНОЙ  ПРЕССЫ«ЗОЛОТОЕ  ПЕРО»

Габдулла Тукай – яраткан шагыйрем

(«Лучшая журналисткая работа”  на  татарском  языке,     посвящённая к  130-летию Габдуллы Тукая)

Работу выполнила: ученица 2а класса

                                                         МБОУ «Бетькинская средняя  обще-

                                                         образовательная школа»

 Ибрагимова Камиля Айратовна

                                                      Руководитель: учитель  начальных классов

Мутагирова Гулия Наилевна

2016 год.

    Кечкенә генә булсам да, әнием укытучы булып эшләгәнгә күрәме, гел Габдулла Тукай турында ишетергә туры килде. Шулай итеп,  Габдулла Тукайның бөек шагыйрь икәнен мин күптәннән беләм.

    Габдулла Тукай…. Бармы икән безнең арада бу олы шагыйрь турында ишетмәгән, белмәгән кеше? Тукайның моңлы җырларын җырламаган, тылсымлы әкиятләрен тыңламаган,  шигырьләрен яттан белмәгән бала…? Юктыр…

    Тукай… Әлеге исемне ишеткәч, күңелдә төрле хисләр туа. Безнең мәктәптә һәр ел бу бөек шагыйрьне искә алалар,төрле чаралар үткәрәләр. Без аның “Су анасы»н өйрәнеп, «Туган тел» шигырен ятлап,аның тормышы белән  таныштык. Аның » Шүрәле» поэмасын укыгач миндә Тукай иҗатына соклану тагын да артты. Без укытучы апа белән аның “Су анасы”, “Шурәле”, “Бала белән күбәләк” әсәрләрен сәхнәләштердек. Бик күп әсәрләренә рәсемнәр ясадык.

     Бөек Тукай безгә үлмәс әсәрләр калдырган. Ул безне акыллы, тыйнак, гадел булырга өйрәтә, табигатьне, анда булган бар тереклекне яратырга өнди. Аның әдәплелеккә, бөеклеккә, тәүфыйклыкка өндәгән шигырьләрен һич онытырга ярамый. Нинди генә шигырьләрен укыма, гади, аңлаешлы, хәтердә кала.

     Әйе, Габдулла  Тукай иҗаты — серле бакча кебек, могҗизалы ил. Ул үзенә чакырып тора. Аның әсәрләре шулкадәр кызыклы,  мавыктыргыч, хәтта аерылып булмый,укыган саен укыйсы килеп тора. Аның иҗаты чынлап та — мәңгелек. Тукай татар милләте, татар халкы күңелендә  бүген  дә яши һәм яшәячәк!  Аның иҗаты беркайчан да онытылмас, чөнки ул — бөек шагыйрь!Мин Габдулла Тукай иҗатын бик яратып укыйм. Һәр татарның йөрәгендә үз Тукае. Кемнәрдер аңа карап  соклана, кемнәрдер үрнәк итеп, аны бүгенге көннәрдә дә үз йөрәгендә йөртә.Иҗади эшемне түбәндәге шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә:

Татар теле – бөек Тукай теле

Туган телем – милли җырларым.

Мәңге яшәрсең син, Апуш-Тукай,

 Яңгыратып йөрәк моңнарын.

Сочинение на тему:

«Г.Тукай безнең күңелләрдә»

« Г.Тукай в наших душах »

Работа
ученицы 8 класса

Басыровой
Линаре

Руководитель:
Габдрахманова Р.Р.

Инша.

Г.Тукай
безнең күңелләрдә.

Халык
мәхәббәте — синең исемең,

Халык
гомере — синең гомерең!

   Габдулла Тукай…. Бармы
икән безнең арада бу олы шагыйрь турында ишетмәгән, белмәгән кеше? Тукайның
моңлы җырларын җырламаган, тылсымлы әкиятләрен тыңламаган,  шигырьләрен
яттан белмәгән бала…? Юктыр.    

   Әгәр дә дөньяда бик аз яшәп
тә, күп эшләр эшләп киткән язучылар турында сүз бара икән, аның берсе,
 һичшиксез,  Габдулла Тукай булыр. Уйлап карасаң, кызганыч тормыш,
ятимлек михнәтләрен татыган, яшьли үлеп киткән шагыйрь язмышы бигрәк аяныч.

  Тукай… Әлеге исемне ишеткәч,
күңелдә төрле хисләр туа. Башлангыч сыйныфларда укыганда «Су анасы»н
өйрәнеп, «Туган тел» шигырен ятлап,аның тормышы белән  танышкан
идек. Аның «Исемдә калганннар» әсәрен, » Шүрәле» поэмасын
укыгач, миндә Тукай иҗатына соклану тагын да артты. Тукайның ачы язмышы
белән  таныш булмаган, аның иҗатына, тормышына сокланмаган  бала
юктыр, минемчә. Язмышның рәхимсез җилләре аны бик еш сагалап йөри. Өйдән —
өйгә, кулдан — кулга күчә Тукай. Ата — анасын  яшьли югалта, ятим кала.
«Артык кашык» булып йөрергә кала аңа. Ләкин Тукай бернинди  дә
сынауларга бирешми, үз юлыннан кире чигенми. Ул үз тормышыннан бервакытта да
зарланмый.

   Дөньядан китеп барганда
Тукайга нибары егерме җиде яшь кенә булган. Шулай яшь булуына карамастан,
шагыйрь безнең йөрәккә мәңгегә кереп калган. Бөек Тукай безгә үлмәс әсәрләр
калдырган. Ул безне акыллы, тыйнак, гадел булырга өйрәтә, табигатьне, анда
булган бар тереклекне яратырга өнди. Аның әдәплелеккә, бөеклеккә, тәүфыйклыкка
өндәгән шигырьләрен һич онытырга ярамый. Нинди генә шигырьләрен укыма, гади,
аңлаешлы, хәтердә кала.

   Әйе, Габдулла  Тукай
иҗаты — серле бакча кебек, могҗизалы ил. Ул үзенә чакырып тора. Аның әсәрләре
шулкадәр кызыклы,  мавыктыргыч, хәтта аерылып булмый,укыган саен укыйсы
килеп тора. Аның иҗаты чынлап та — мәңгелек. Тукай татар милләте, татар халкы
күңелендә  бүген  дә яши һәм яшәячәк! 
Аның
иҗаты беркайчан да онытылмас, чөнки ул — бөек шагыйрь!

   Һәр татарның йөрәгендә үз
Тукае. Кемнәрдер аңа карап  гыйбрәт ала, кемнәрдер соклана, кемнәрдер
үрнәк итеп, аны бүгенге көннәрдә дә үз йөрәгендә йөртә.

Татарның
һәр соравына

                                                                        
Үз Тукае җавап бирә.

 Һәр татарның йөрәгендә

                                                                        
Үз Тукае шуңа күрә.

(Р.
Харис)

 
   Быел бөтен республикабыз, илебез халкы сөекле әдибенең 130 еллык
юбилеен билгеләп үтте. Бу барлык татар җиһанын туган телен, гадәт-йолаларын,
тиешле нәтиҗәләр чыгару өчен бик мөһим ел дияр идем мин. Чыннан да татар
әдәбияты үсешенә Габдулла Тукай кебек зур өлеш керткән башка каләм иясен табу
кыен. Габдулла Тукай татар халкын илебездә һәм дөнья күләмендә танытуда илче
хезмәтен үтәде дисәк тә, ялгыш булмастыр. Тукай дигәндә — татар халкы күздә тотыла,
татарлар дип әйтүгә — Габдулла Тукай дигән шигъри исем аңга килә. Чөнки 
Габдулла Тукай шагыйрь генә түгел, бәлки халкыбызның теле дә, моңы да, рухы да,
язмышы да. Бөек шагыйребезгә – 130 ел! Бу бик күп вакыт…

   Без-ундүрт кенә ел яшәгән, сабыйлыктан яңа чыгып килүче буын
булсак та, Тукаебызны һәр адымыбызда, хәтта киләчәгебездә дә тоябыз. Алай гына
да түгел, без Тукайны, туган телебезне киләчәк буыннарга тапшыруда
 җаваплылык дияр идем. Чөнки без — Тукаебыз иҗатын өйрәнгән, аннан тәрбия
алган татар балалары.

    Татар халкының рухын, җан җылысын чагылдырган,үзе исән чакта
ук бөеклеккә, халкы тарафыннан танылуга ирешкән Габдулла Тукай нибарысы 27 ел
яшәп калган. Җиде ел иҗат утында янып, милләтенә тугры хезмәт итеп яшәгән
шагыйрь. Сокланмаслыкмыни?! Сөекле шагыйребез тормышның бөтен  авырлыгын күтәрә
алган. Күңеле нык җәрәхәтле булса да, усаллык һәм үч шагыйрь йөрәгендә
һичкайчан урын алмаган.  Шуңа күрә милләте сөекле Тукаен һәрвакыт изге зат
итеп санаган. Бу бүген дә шулай. Без аның истәлекләрен укып, бала чагының
яктысын һәм караңгысын ачык аңлыйбыз

    Габдулла кече яшьтән халык белән бергә атлый, аның
аз-маз шатлыгын да, кайгы-хәсрәтен дә уртаклашып үсә. Ул-халык баласы. Иң авыр
чакларда нәни Тукайга туган халкы үз җылысын бирә, аны үз канаты астына ала.
   

 Мин дә татар булуым
белән, Тукай кебек бөек шагыйрь иҗатын белүем белән горурланам.

   Һәр апрель аен — Тукай аен
олы хөрмәт белән көтеп алабыз. Синең гомерең нәкъ умырзая чәчәге кебек кыска
булды. Әмма иҗат иткән әсәрләрең  — мәңгелек!

    Синең алдыңда баш
иябез, бөек Тукай!

             Халык күңеленә үтеп кергән һәм тиз арада йөгәген яулап шәхесләрнең иҗаты
кулдагы бармакларда гына санарлык. Үзенең иҗат җимешләре белән кешеләрне таң
калдырган шагыйь татар милләте кешеләре арасында бик күп булса да, аларның
барысын да тиешле дәрәҗәдә бәяләп бетермиләр. Аның сәбәбе – иҗатыңны тиешле
дәрәҗәдә гади һәм эзлекле рәвештә бирмәү, дөрес тасвирламау. Шагыйрьнең иҗаты
укучыны тулысынча күңеле белән барган вакыйгаларга алып китәргә тиеш. Башка
милләт шагыйрьләре белгән, яшь чагында ук олыларча үз – үзенә бәя бирә алган
кеше урысларда Пушкин булса, татарларда ул – Габдулла Тукай.

            Әлифбаны, туган телне,
әдәбиятны кулга алып карасак, беренче битләрендә үк бөек шагыйребезнең
портреты, биографиясе һәм безгә таныш булган «Пар — ат”, «Туган авыл” һ.б.
шигырьләре бар. Кайсы гына классның әдәбият китабын ачып карасаң, елдан – ел
Габдулла Тукай турында төрле – төрле мәгълүматлар бирелә. Татарстан
территориясендәге теләсә кайсы балалар бакчасына килеп кермә, сабыйлар «Туган тел”
җырын җырлыйлар. Ә тәрбияче апалар «Су анасы”, «Шүрәле” әкиятләрен балаларга
укыйлар. Бәләкәй группаларында «Бала белән күбәләк” җырын җырлыйлар. Менә кайсы
яшьтән үк башлана ул шагыйребезнең иҗаты белән танышу.

            Ә шагыйрьнең нигә шундый
сабыр, балалар сөючән, игътибарлы, гадел булуын һәрбер кеше дә төгәл әйтә
алмыйдыр. Мин елдан – ел Тукайның яңа ягына, я җитешмәгән ягына бәя бирәм,
минем башымда яңадан – яңа уй – фикерләр туплана, тел байлыгым арта гына бара.
Минемчә, Габдулла Тукайны шундый гади һәм сабыр булырга, кешеләргә ачу – нәфрәт
сакламаска яшьтән үк тормышы өйрәтә. Белгәнебезчә, ул авылдан – авылга, кешедән
– кешегә, кулдан – кулга озак еллар буе йөри. Әлбәттә ул гаиләләрдә чит,
кирәкмәгән бала һәм артык тамак булып исәпләнә. Аны һәркем дә яратып та
җиткермәгәндер, бәлки. Бөтен кешенең дә холкы бер булмый бит. Ләкин Апушка
нинди йөз белән карасалар да, ул барыбер ягымлы, сабыр, гади булып кала.

            Тукай, кеше буларак, һәрнәрсәгә
тигез карашлы булмаган, әлбәттә. Күңелен нык борчыган хәлләр генә аны
кызыксындырган. Ә менә кием, азык ягыннан ул бик нык чикләнгән, шуңа күрә
организмы, иммунитеты бик какшаган. Ул беркайчан да мода артыннан кумаган,
нәрсәне ошаткан, шуны алган. Аның шундый ук карашы иҗатында да сизелә. Аның
уендагы фикере, шигырьләрендә күренгән. Моңа мисаллар күп. «Сорыкортларга” һәм
«Государственная Думага” шигырьләрендәге вакыйга, шул еллардагы сәясәткә бәйле.
Бу ике шигыр
ьдә  ул гади халыкның ничек интегеп яшәве турында
яза. «Китмибез!” Татарларны Төркиягә күчәргә өндәүчеләргә бернинди  икеләнүсез – нисез: «Китмибез!” – ди. Россия
туфрагы – безнең уртак туфрак. Шагыйрь халык исеменнән үз җиренең үткәне белән,
киләчәге белән сөйләшә, ирекне Россиянең үзендә эзли, үзендә көтә…

            Шагыйрь  күңеле нигездә сабыйныкы сыман булырга тиеш.
Тукайныкы әнә шундыйлардан. Быел гына укыган әдәбият китабында аның «Бәйрәм вә
сабыйлык вакыты” шигыре бар. Берәр кеше укыр иде дә, канәгатьсезлек белдерер
иде, чөнки бу бала язган шигырьгә охшаган. Ләкин бу шигырьне ныклап торып укып
чыксаң, аның тирән мәгънәгә ия булуын белерсең. Тукай үзенең бала вакытта
бәйрәм көннәрен, әнисенең җылы сүзләрен, ягымлы карашын, иртән уйнап йөргән
чакларын искә ала. Кире әйләнеп кайтуларын сорый. Ләкин вакытны кире кайтарып
булмый шул, әмма шигыре безнең күңелләрдә мәңге сокланып калачак, укучылар
белән яратышып укылачак.

            Мәхәббәт өлкәсендә дә
Габдулла Тукай күп тәҗрибә туплаган кеше буларак таныла. Саф һәм чын мәхәббәт
өлкәсендә остазның остазы була ул. Әмма шәхси тормышта бер кыз белән дә йөрмичә
кала. 27 яшькә кадәр яшәп, үзенә тиң ярын табып, гаилә корып та өлгерми ул.

            Һәр язучы үзе үзенең иҗат
җимешләрен тәнкыйтьли белергә тиеш. Үзенең кулы белән язган әсәрләреннән ул иң яхшыларын
гына калдыра, ә калганнарын бүлмәсеннән чыгарып ташлый. Димәк, ул үзенең эшен
ни дәрәҗәдә иҗат ителгәнен, яхшымы, юкмы икәнлеген аера белгән. Моннан кала,
аның иҗатына татар язучыларыннан кала, төрки халыклар да күз сала. Алар аның
иҗатын югары дәрәҗәдә бәялиләр һәм эчтәлегенә сокланалар.

            Әнвәр Бакиров – Г. Тукай
иҗатына аеруча гашыйк композиторларның берсе. Үзенең музыка иҗаты белән Әнвәр
Бакиров Габдулла Тукайның бөеклеген, халыкчанлыгын тулысынча ачарга омтыла,
халкыбыз күңеленә шагыйрь хисләрен тагын да тирәнрәк алып керә, Тукайны театр
сәхнәсендә тамашачылар белән еш очраша башлый.

            Ә 1939 нчы елда Фәрит
Яруллин, бөек шагыйрь Габдулла Тукайның «Шүрәле”сен нигез итеп алып, зур
күләмле музыкаль әсәр яза.

            Әгәр дә дөньяда бик аз
яшәп тә, күп эшләр эшләп киткән язучылар турында сүз бара икән, аның берсе,
һичшиксез, Г. Тукай булыр. Чөнки кешеләр озак еллар дәверендә яшәп тә, акылга
зәгыйфь була баралар. Ә Тукай яшьли тормышның ачы ягын татый, шуңа күрә дөньяның
нинди булуын белә. Үзенең уй – фикерләрен, теләкләрен ул шигырьләргә туплап
яза. Шулар аркылы без Тукайның чын йөзен белә алабыз.

            Миңа Тукайның шигырьләре
бик ошый. Алар мине рухландыра, киләчәккә өмет тудыра. Чөнки аларда аерым басым
үзенә буйсындырырга мәҗбүр иткәндәй була. Аның фото-сурәтеннән карап та, эчке
дөньясында мәңге сүнмәс җылылык учагы яши сыман тоела.

            Мәңгеләштерү йөзеннән,
Татарстанда Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе оештырылды һәм безнең районыбыз
да Тукай исемен йөртә. Димәк, Г. Тукайның исеме мәңге яшәр, җаны яшәгән кебек,
тәне үлсә дә.

метки: Тукать, Утырып, Латып, Матура, Башка, Уйлап, Тукайга, Дибез

Эссе

Син бит, шагыйрь, татар халкы өчен

Яшәү дәреслеге язган зат”.

Тукай, Тукай, дибез. Габдулла Тукайның туган көнен билгелибез. Ə төптән уйлап карасак, без, чыннан да, гомер буе Тукай белән бергә яшибез. Кечкенәдән бәләкәй Апушны кызганабыз, Шәрифә карчыкны явыз, дибез. Без үскән саен Тукай үсә, ул үскән саен – без.

Габдулла Тукаебыз исə — татар шигърияте күгендә янган якты йолдызларның иң зурысы. Ул калдырган иҗат мирасы һәм рухи яктылык – безнең горурлыгыбыз һәм мактанычыбыз. Җаныбыз аның шигырьләреннән, ул тудырган гаҗәеп дөньядан аерыла алмый .

Теләсә кайсы милләтне милләт иткән ике төп нәрсә бар. Аларның беренчесе – туган тел, икенчесе – милли көй, милли моң. Уйлап карагыз әле. Габдулла Тукай сүзләренә җырлана торган “Туган тел”, “Туган авыл”, “Бәйрәм бүген”, “Әллүки”, “Тәфтиләү” җырларыннан башка татарны, аның күңелен һәм рухын күз алдына китереп буламы? Юк, әлбәттә. Дөньяда яхшы җырдан да олырак сәнгать юктыр. Ни өчен дисәң, җырда туган телнең иң затлы, иң тәмле, иң хисле, иң моңлы сүзләре бергә җыела.

Ə Тукаебызның əкиятлəре булмаса, гүзəл балачагыбыз булыр иде микəн? Ул «Су анасы», «Шүрəле», «Кəҗə белəн Сарык» əкиятлəре нинди генə бөек кешелəр тəрбиялəмəде икəн! «Сабыйга», «Эшкə өндəү», «Эш беткəч, уйнарга ярый» шигырьлəре исə нинди генə hөнəр иялəре үстермəде! Димəк, без бəхетле, без Тукайлы халык. Тукай безне кеше итте, Тукай безне телле итте. Тукай безне эшкə өйрəтте. Тукай безне дөньяга танытты. Без Тукайга бурычлы. Без Тукайга рəхмəтле. Шушы изге бурычыбызны тормышка ашыру өчен, бар көчебезне куябыз. Туган телебез татар телен яратабыз, аның белəн горурланабыз. Халкыбызның милли əкиятлəрен яратып укыйбыз, бер -беребезгə сөйлибез.

Тукай абый, күңелем белəн

Бүген синең янга килешем.

Җир йөзендə Кеше булуга

Шигырьлəрең аша ирештем.

Рəхмəт сиңа, телем бирдең,

Яхшылыкка өйрəттең.

Чит эшлəргə тайпылсам да,

hич какмадың, үз иттең.

Аңлатып телнең асылын,

Күрсəттең туры юлны.

Моннан ары беркайчан да

Югалтмабыз кыйбланы.

Туган телебездəн башка

Яшəүлəр ул юк икəн.

Матур иллəр күп булса да,

Туган тел берəү икəн.

Тукай аша

Тукай шигырьлəрен укыйм,

Төннəрен ятлап ятам.

Əллə яшьтəш булгангамы-

Аны өзелеп яратам.

Шигырьләре – тел ачкычы,

Һәрбер сүзе- васыять.

Тукай абый, телем ачтым

“Туган тел”еңне сөйләп.

4 стр., 1902 слов

Татарстанда татар телен саклау,үстерү һәм өйрәнү материал (10 класс)

… горурлык хисләре уятырлык вакыйгалар бик куп. Татар халкына милли горурлык тәрбияләү өчен бик әһәмиятле һәм нәтиҗәле чара … мин. Күз алдына китерик: үзеңнең туган татар телен белмәгән кеше бөек Тукай, герой–шагыйрь Муса Җәлил әсәрләрен … Безнең тарихыбыз узләрен бөек дип санаган халыкларныкыннан бер дә ким түгел, анда күркәм сәхифәләр, фидакарьлек, батырлык үрнәкләре, …

«Кышкы кич» лəрдə утырып,

Башлы өлгелəр чиктем.

“Әллүки”, “Тәфтиләү” тыңлап,

Төннəрен йоклап киттем.

«Пар ат»ларыңа утырып,

Бардым сабантуйларга.

«Кызыклы шəкерт»ең аша

Ɵйрəндем эш сөяргə.

Аккош күленнəн чыккан да,

Су анасы чəч тарый.

Тарагын чəлмəсеннəр дип,

Тирə-ягына карый.

Ə менə Шүрəле абый:

Авызын шундый ера.

Кети-кети уйныйк диеп,

Мине чакырып тора.

«Бала» китапханəсендə

Белдем «Кисекбашны»да.

Тагын бер кат рəхмəтлемен

Тукаебыз булганга.

Эссе

Тукай безнең күңелләрдә

Тукай! Татар халкының йөзе, аңы, намусы, йөзек кашы. Бу сүзләр юкка гына әйтелмәгәндер. Чыннан да, Тукай – ул татарның Пушкины, Даниянең Андерсыны, немецларның – Гетесы. Ул үзенең барлыгы белән милләтебезнең байлыгын, тәрбиялелеген, укымышлылыгын, тырышлыгын дәлилли торган шәхес. Аның әсәрләре бик күп телләргә тәрҗемә ителде, шигырь җыентыклары йөзләрчә тапкыр бастырып чыгарылды.

Габдулла – гарәп сүзе. “Аллага якын кеше” дигәнне аңлата. Ә Тукай “салават күпере” дигән мәгънә белдерә. Ул халкыбыз йөрәгендә салават күпередәй матур төсләр, эзләр калдырган.

Татарның бөек шагыйре Габдулла Тукай истәләген һәм иҗади мирасын мәңгеләштерү максаты белән ЮНЕСКО халыкара оешмасы һәм Татарстан Республикасы Президенты 2011 елны Тукай елы дип игълан иттеләр. Бу – шагыйребезгә олы хөрмәт билгесе.

Бөек шагыйребез 1886нчы елның 26 апрелендә Арча районы Кушлавыч авылында туа. Әтисе мулла була. Габдуллага 5 ай булганда ул үлә. Әнисе, аны вакытлыча Шәрифә карчыкка калдырып, Сасна авылына кияүгә чыга. Шуннан шагыйрьнең авыр тормышы башлана: ятимлекләр, фәкыйрьлекләр, кимсетүләр. Әлегәчә, бер генә шагыйрьнең дә җылылык эзләп, үз гомерендә җиде-сигез хатын-кызга “Әни” дип дәшеп караганы булмагандыр.

Һәр буын ел саен апрель аенда Г.Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Татар халкы яраткан шагыйренең һәйкәле янына җыелып, аны котлый, чәчәкләр куя, шигырьләрен укый, җырларын җырлый.  Шагыйрьнең балачагы Кушлавыч, Өчиле, Кырлай авыллары, аның бай табигате белән бәйле. Шушы авылларның җанга рәхәт табигате сабый Тукай күңелендә тирән эз калдыра һәм шагыйрь бу якты эзләрне  үзенең үлемсез шигырьләренә сала. Кеше күңелендә була торган намуслылык, тугърылык, гаделлек сыйфатларын Тукай шигырьләре аша җиткерергә тели. Шундый әсәрләрнең берсе – “Су анасы”. Бу әсәргә Әнвәр Бакиров көй язган. Тукай тудырган табигать баласы – Су анасы буыннан буынга күчеп яшәп килә.

Шагыйрьнең туган ягы – инешле, чокырлы, урманлы Казан арты. Ләкин Казан артының матурлыгы Шүрәлеле калын урманнарында, Су анасы яши торган елгаларында. Шундый гаҗәеп матур табигатьле авылы турында шагыйрь 1909 нчы елда “Туган авыл” шигырен яза. Авылдашлары бу шигырьдә сурәтләнгән чишмәне “Тукай чишмәсе” дип йөртәләр һәм кадерләп тоталар. Алмаз Монасыйпов бу шигырьгә көй язган.

Г.Тукай үзенең бу шигырендә хезмәтне бәхет чишмәсе, яшәү шатлыгы, ди. Армый – талмый эшләргә, кече яшьтән үк хезмәткә өйрәнә башларга чакыра. Әдәплелеккә, эшчәнлеккә өйрәтүдә Тукай сабыйларның җанына, күңеленә салу өчен нинди үтемле, нинди тәэсирле һәм бәрәкәтле юллар салган үзенең “Кызыклы шәкерт” әсәрендә.

Мин – татар.

Нинди генә телдә сөйләшсәк тә, кайда гына яшәсәк тә, без – бер халык, без – бербөтен, без – Тукай оныклары.

«Телсез идек – Тукай безне телле итте, җырсыз идек – Тукай безне җырлы итте…» дигән девиз астында мәктәбебездә Тукай елын башлап җибәрдек. Чараларыбызның берсе “Без – Тукай оныклары” дип аталды, икенчесе “Тукайга – чәчәкләр” Тукаебыз күпкырлы булган кебек, укучылар да төрле яклап сәләтле. Кемдер уен коралында  уйный, кемдер  җырлый, кемдер  бии.

Кечкенәләр өчен Тукай кичәсе уздырылды. Алар шигырьләр сөйләп сөендерделәр. Бәйрәмгә Шүрәле белән Былтыр да кунакка килделәр.  Тукайның барлык әсәрләрендә туган җиргә мәхәббәт  бар, балалар күңелләренә бу хисләрне салып куялар. Шигырьләрне сәнгатьле укырга алдан өйрәнәләр, әти-әниләренә сөйләп күрсәтәләр. Һәрберсенең “Тукай оныгы” дигән исем аласы килә. Аделина “Сабыйга” шигырен сөйләп, беренче урынны яулады.

Тукай безнең белән ел буе. Яңа елга аның Шүрәлесе безне котларга килә, бүләкләрен бирә. Хәтта рус Снегурочкасы белән дуслашып та өлгерә. Аны да “Яшел чыршы” дип җырларга өйрәтә.

Уку – беренче урында. Шуңа “Эш беткәч, уйнарга ярый” шигыре мәктәбебезнең уставында язылган. Тукай оныкларына “2”ле, “3”легә укып йөрү килешмәс.

 «Сөйкемле Шүрәле» бәйгесендә, рәсем конкурсында катнаштык. Мәктәп  китапханәсендә «Тукай безнең күңелләрдә» темасына дәрес-кичә үткәрдек. Апрельдә  бездә «Туган тел атналыгы»  уза. Бик матур чаралар үткәрәбез. Башлангыч сыйныфлар Тукай әкиятләрен сәхнәләштерә, витраж буяулары белән Тукай геройларын сурәтли. Йон, бисер, каен тузы, мүк тә эшкә ярап куя, чөнки  Шүрәле –ул табигать баласы. Су анасы белән Былтырны өлкән класс кызлары тукымадан ясадылар.  Урта звено укучылары сәнгатьле уку кичәсендә Тукай шигырьләрен сөйләде, әкиятләренә иллюстрацияләр ясады.  Кәҗә белән Сарык та,  Шүрәле урманы да, Су анасының матурлыгы да яшь рәссамнар күзеннән читтә калмады.

Ә безнең өчен иң кызыгы  – ул ярминкә. Без аны «Милли ашлар ярминкәсе» дип  атыйбыз.  Ярминкә һәр елны сөекле шагыйребезнең туган көне алдыннан  оештырыла.

Шәһәребез Тукай районына карый, әллә шуңа Тукай тормышыбызга ныкъ үтеп кергән. Чәчәкләр бәйрәме бөек шагыйребезгә чәчәкләрдән мәдхия җырлау булды. Тукай геройлары  тату булган кебек, Тукай оныклары да дус, ярдәмләшеп яшәсеннәр.

Мин – татар.

Нинди генә телдә сөйләшсәк тә, кайда гына яшәсәк тә, без – бер халык, без – бербөтен, без – Тукай оныклары.

Башкарды: Яр Чаллы шәһәре МБОУ “СОШ №28” 11 А сыйныф укучысы Бадыгина Адиля Ильсуровна

Укытучы: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Купчакова Әлфия Фаикъ кызы

Ф.И.О. ученика

Класс

Школа

Ф.И.О. руководителя

Номинация

Бадыгина Адиля Ильсуровна

11А

МБОУ «СОШ №28» города Набережные Челны

Купчакова Альфия Фаиковна

Литературное творчество — эссе

Ответ:Үзем үлсәм дә, гаҗиз исемем үлмәсен, югалмасын;

Минем тырышлыгым һәм эшләрем бушка китмәсен.

Әгәр милләт мине, илтифат итеп, искә алса, —

Шул минем максатым, теләгем һәм бәхетем.

Г. Тукай

Әдәбият-сүз сәнгате. Әдәби әсәрнең үзәгендә кеше, аның эчке дөньясы, эш-гамәле, теләк-омтылышлары ята. Әнә шулар аша, матур әдәбият әсәрләре нигезендә киләчәк буыннарны тәрбияләү мәсьәләсе салына. Бу һәр чорда шулай булган. Әсәрдәге геройлар арасыннан без үзебезгә ошаганнарын сайлап алабыз, теге яки бу сыйфатын үзебездә булдырырга тырышабыз. Шулай итеп, матур әдәбият әсәрләре безнең тормыш маягына әверелә. Меңъеллык әдәбиятыбыз тарихын күздән кичергәндә, күңел үзеннән-үзе борынгы әдәбиятка, сүз сәнгатенең ерак тамырларына барып тоташа.

Белгәнебезчә, борынгы әдәбият нигезендә гомумкешелек проблемалары ята. Әдипләребез әдәплелек, итагатълелек, шәфкатълелек, сабырлык кебек сыйфатларны кеше идеалының мөһим өлеше дип саныйлар.

Борынгы әдәбиятның иң күренекле ядкаре итеп, Корьән китабын күрсәтергә кирәк. Соңгы елларда “ислам”, коръән” дигән сүзләр өлкәннәр телендә дә, без – яшьләр сөйләмендә дә еш ишетелә. Мин, шәхсән, үзем дә соңгы араларда Коръән белән кызыксына башладым.

Коръән – тәрбия чарасы. Анда тугрылык, ихласлылык, юмартлык сүз һәм гамәл берлеге, шәфкатьлелек, ата-ананы хөрмәт итү, сабырлык кебек әхлакый сыйфатлар мактала, ә тискәреләре хөкем ителә.

Кешелек җәмгыятенең барлык сыйфатларын, үрнәкләрен үзендә туплаган әлеге изге Китап — тормыш кануннарын билгеләүче кыйбла булып тора. Биредә кешеләрне бары тик яхшылык рухында гына тәрбияләү күздә тотыла: Аллаһ Тәгаләнең кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып.

Гомумән, Коръән әдипләр өчен илһам, материал чыганагы булып хезмәт иткән. Күп кенә әдәби әсәрләр Коръәнгә нигезләнеп язылган.

Габдулла Тукай иҗатында да бу темага атап язылган шигырьләр аз түгел. Мәсәлән, Бөек көчкә атап язылган “Алла гыйшкына”, Коръәнне күздә тоткан “Китап” шигырьләре. Коръәнне изге китап итеп белдергән әсәрләре: “Туган тел”, “Туган авыл”, “Яз хәбәрләре”, “Ана догасы” һәм башкалар. Г. Тукай ислам динен шактый югары бәяләгән.

Габдулла Тукай турында калын-калын китаплар, меңләгән мәкаләләр язылган… Тик шулай булса да, олуг шагыйребез турында фикерне бер-ике җөмлә белән генә әйтеп бетерү мөмкин түгел, чөнки ул безгә Ходай тарафыннан иңдерелгән илаһи зат. Аның киң кырлы иҗатын төрле яклап өйрәнергә мөмкин. Безне Тукайның киләчәк буынны тәрбияләү мәсьәләләренә карата карашлары кызыксындыра…

Балалар һәм аларны тәрбияләү мәсьәләләре Габдулла Тукай иҗатыннан һәм эшчәнлегеннән читтә калмый. Белем бирү, кеше кыйммәтләре тәрбияләүдә Габдулла Тукай әсәрләре бик әһәмиятле. Балаларга аңлашылырлык җиңел һәм матур телдә югары художестволы шигырьләре, әкиятләре һәм мәсәлләре балаларда иң матур сыйфатлар тәрбияли алырлык көч һәм куәт белән сугарылган.

Г. Тукай әдәбиятны балалар тәрбияләүдә иң көчле корал дип саный. Ул сүзнең бөек көченә, аны бары тик урынлы куллана белергә генә кирәклегенә нык ышана. Шагыйрь үзе дә сүздән оста файдалана.

Тукай әсәрләрендә балаларны тәрбияләүнең иң мөһим проблемаларын күтәрә, киләчәк буынны әдәбият ярдәмендә тәрбияләү идеяләрен пропагандалый. Тукай юкка гына “Мин дипломат, сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе түгел. Минем күзләрем күпне күрә, колакларым күпне ишетә” дип әйтмәгән. Ә тирәлектә ул тупаслык, иң гади культура нормалары булмавын, тәрбиясезлекне күрә. Шуңа күрә дә аның иҗатында киләчәк буынга белем бирү һәм аны тәрбияләү проблемалары зур урын алып тора.

Балаларның рухына ятышлы, теле ягыннан аңлаешлы һәм аларның аң-белемнәрен үстерүгә ярдәм итүче әсәрләрне – шигырьләр, әкиятләр һәм хикәяләрне, татар әдәбиятында беренче буларак, Г. Тукай бирә. Шагыйрь әсәрләренең төп темасы – аң-белемгә, хезмәткә өндәү, хезмәт кешесен данлау, Ватанга, туган җиргә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү

Объяснение:

Татар халык шагыйре Габдулла Тукай привлекал һәм җәлеп ителә, үзенә игътибар гына түгел, шигърият сөючеләр, ләкин һәм рәссамнар, композиторлар һәм скульпторларны. Аны кыскача, әмма якты тормыш, дәрт, иҗади натуры булдыру әсәрләре, аларда воплощается могучий рухы Габдулла Тукай, аның омтылыш, яхшы якка үзгәрә һәм окружающем дөньяда, һәм анда иң. Аларның берсе иң яхшы әсәрләреннән санала картина «Шагыйрь Г. Тукай» төзелгән рәссам совет чор Е Симбириным. Портреты танылган шагыйрь нарисован 1976 елда. Анда бернинди отвлекающих караш детальләр генә яшь кеше өчен спиной, аның дивары бөтен бу сполохах, әйтерсең лә яна зур учак. Тукай сурәтләнгән чарада катнашучыларга на билеты откан. Ул облокотился на спинку урындык, генә наклонил башын. Караш шагыйрь устремлен вдаль, меж бровей пролегла складка. Худощавое матур йөзе задумчиво. — Кыска чәч белән генә взъерошены, әйтерсең, отдавшись нең мыслям, шагыйрь үткәрде буенча башымда кулы белән. Поза Тукай свободна, аңа привычно самолетка утыра бу урындык итеп була иде», — опереться, аның спинку. Мөгаен, шулай яхшырак думается. Безрадостное, тулы лишений балачак, авыр яшьлеге, аннары даны бөек шагыйрь – болар барысы да отложило үзенчәлекле отпечаток, аның йөзе. Әйе, чир подтачивает көч мәҗбүр итә спешить. Шулай тормыш испытывала яшь кеше ныклыгын. Нәрсә турында шул хакта уйлана Габдулла Тукай, устремив караш ясных темных күзләр вдаль? Күрә ул за завесой неизвестного киләчәк? Ни өчен шулай сурово пролегла складка меж густых темных бровей? Булырга мөмкин, дип искә ала ул голодное балачак. Яки шагыйрь тревожит илебезнең киләчәге, халкының. Җавап табарга була аның стихах: Ничек түгел давила тормыш мине, мин тормыш курыкмыйм, Һәм анда впору еларга курыктык, миңа түгел тирәсе түлим, ә смеюсь. Темнее төнге тормыш минем. Ни кояш, ни луны. Әмма мин канәгать: барысы да шул ук көннәрдә йолдыз яктыртылды. Бары тик удлинили куллары миңа старанья кара көчләр, Йолдызны священную вакытында миңа шайтан түгел погасил. Булдырып, портреты, Габдулла Тукай, Е. Симбирин дип ассызыклады рух көче шагыйрь, аның несгибаемую ихтыяр көчен булышкан кыска гына вакыт эчендә (иҗади язмышы Тукай длилась нибары сигез яшь) булдырырга бик күп әсәрләре, открывших яңа сәхифәне әдәбияты, татар халкының. Мөгаен, шуңа взгляде бу портреты ишетәсең зур өлкәннәр уңай энергия. Теләге дә уяна яшәргә һәм табарга, үзенең билгеләнеше, тормышта ничек моны Габдулла Тукай.


Максат. Укучыларны Габдулла Тукай һәм Фәнис Яруллин иҗатына бәя бирә белергә өйрәтү; мәхәббәтнең бөек хис икәнлегенә инандыру; шигърият аша балаларда уңай сыйфатлар тәрбияләү.

Җиһазлар. Г. Тукай һәм Ф. Яруллин китаплары. Г.Тукай һәм З.Мәүлүдова фотосурәтләре, Ф.Яруллин һәм хатыны Нурсөянең фотосурәтләре.

Татар халкының «Гөлҗамал» көе яңгырый.

1 нче алып баручы. Сөю һәм мәхәббәт җимеше булган кеше дөнья яратылганнан бирле, асылда, бер үк табигать законы белән яши. Ул закон — мәхәббәт. Мәхәббәт — кеше өчен иң затлы, бөек хис. Такташча әйтсәк:

Мәхәббәт ул үзе иске нәрсә,

Ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта.

Шулай булмаса яшәүнең кызыгы да, мәгънәсе дә булмас иде.

Мәхәббәт ул — мәңгелек тема. Һәр чорда да бу темага мөрәҗәгать иткәннәр. Болгар чорында иҗат иткән Кол Гали мәхәббәтне илаһи нәрсә итеп тасвирласа, Кандалыйның мәхәббәте шашкын, ярсулы булган.

Ә бөек шагыйребез Г. Тукайның мәхәббәте нәфис моң белән өртелгән, үтә нечкә хисле, оялчан.

1 нче укучы.

Мәхәббәт

Җир яшәрмәс, гөл ачылмас — төшми яңгыр тамчысы;

Кайдан алсын шигъре шагыйрь, булмаса илһамчысы.

Бер гүзәлдән кайсы шагыйрь, әйтеңез, рухланмаган?

Байроның, Лермонтовыңмы, Пушкиныңмы — кайсысы?

Файдасыз бер ит кисәгеннән гыйбарәттер йөрәк, —

Парә-парә кисмәсә гыйшык-мәхәббәт кайчысы.

Тешләренең гәүһәреннән кабызып алдым    

Мин бу шигъре, — әйтсәңез лә, энҗедән ким кай төше?

Бу татар шагыйрьләрен мөмкиндер артка калдыру,

Алга сөрсен гашыйкый анчак мәхәббәт камчысы,

Һич хуҗалыкны кабул итмәм бөтен дөньяга мин,

Булмага мөмкин икән гыйшык, мәхәббәт ялчысы.

Әмма ләззәтле дә соң яшьрен газап, яшьрен яну! —

Бар микән, белмим, моның миннән бүтән аңлаучысы?

Барча әхрары мәхәббәт миннән уңда, зан итәм; —

Кайда Фәрһад берлә Мәҗнүн — мин аларның таңчысы!

Матурлыкны күрә һәм нечкә итеп бәяли белүче, күңеле кешеләргә карата җылы хисләр белән тулы шагыйрь, әлбәттә, хатын-кыз нәфислеген дә күргән, аның турында гүзәл итеп язган.

2 нче укучы.

Татар кызларына

Сөям сезнең сызылган кашыңызны,

Тузылган сачыңызны, башыңызны.

Яратам тәмле, татлы сүзеңезне,

Зөбәрҗәт төсле якты күзеңезне.

Сөям кәүсәрдән әхля ирнеңезне,

Бу мактауга ризалык бирдеңезме?

Сөям кысмыйча нечкә билеңезне,

Ничек дисәм дә аз тәмсилеңезне.

Сөям бигрәк хосусән садреңезне;

Ни соң ул: шәмсеңезме, бәдреңезме?

Сөям кочмакта мәрмәр муйныңызны,

Сөям оҗмахка биңзәр куйныңызны.

Сөям «җаным» дигәндә «җим»еңезне,

Сөям «дустым» дигәндә «мим»еңезне.

Сөям сезнең әдәп-инсафыңызны,

Егет кулы тиюдин сафыңызны.

Яратканым — килешле кәкре калфак,

Очы кәп-кәкре килгән, агьзы ялпак. <…>

3 нче укучы.

Син булмасаң

И матур! Мин янмас идем — яндыручы булмасаң;

Таммас иде җиргә яшьләр — тамдыручы булмасаң!

Бер минутта ташлар идем бу томанлы моңнарны,—

Син мине мескен кыйлып моңландыручы булмасаң!

Дулкынланмас, болганмас та иде гыйшкың диңгезе,—

Көчле җил төсле, әгәр син болгандыручы булмасаң!

Юаныр идем бераз, кояшка йә айга карап,—

Матурлыгың белән аларны каплаучы булмасаң!

Кыргыйлыкны ташлар идем,— мине үзеңә тартып,

Җир йөзендәге бөтен нәрсәгә каршы куймасаң!

Дәрвиштәй, Аллага чын күңелдән кол булыр идем,—

Тәшвиш белән күңелемне аздыручы булмасаң!

Хәсрәтемнән кайвакыт үз-үземә кул сузмас идем,—

Үземне үземә дошманландыручы булмасаң!

Кайвакыт мәҗнүндәй көлмәс һәм шатланмас идем,—

Син агач ат өстенә атландыручы булмасаң!

Язганнарым бераз шигырьгә охшар иде,—

Һәр каләм тотканда истән тайдыручы булмасаң!

1 нче алып баручы. Зәйтүнә Мәүлүдова. Бу исем Тукай тормышында аерым урын алып тора. Тукайның аңа булган мәхәббәте кайнар, сәер һәм яшерен була. Ул аны ничәмә-ничә тапкыр төшләрендә күреп уяна.

Г. Тукайның төш күрүе турында үз кулы белән язылган әсәрләре дә бар. Ләкин ул һәрбер күргән төшен дә әдәби әсәр итеп язып бармаган. Ә менә бу юлы, Ходайның хикмәте, ничәнче тапкыр инде ап-ачык итеп, менә мондый төш күрде ул.

2 нче алып баручы (егет кеше).

Тукайның төше

Зәйтүнә, Зәйтүнә.

«Әл-ислах» гәзите редакциясе, имеш. Әкрен генә тирә-ягына карангалап, минем яныма Зәйтүнә килә. Аңардан ниндидер җылылык бөркелеп тора. Иң башта үзе кул биреп исәнләште, аның йомшак кына, кечкенә кулының җылысы бөтен тәнгә тарала. Зәйтүнә миңа якынайган саен, аның җылысы күкрәкләремне җылытты, ниһаять, тирләтә башлады. Мунчадагы кебек эсселектән тын алуы читенләште, еш-еш тын ала башладым. Ә күңел үзенекен итә; Зәйтүнә минем каушап, оялып, еш-еш тын алуыма уңайсызлана кебек.

Эсселектән тыным куырылып уянып киттем. Бераз төш тәэсиреннән кымшанмыйча яткач, Зәйтүнәнең күзләрен, кыйгач кашларын, никадәр үпсәң дә туялмаслык иреннәрен күз алдыма китердем.

4 нче укучы.

Кулың

Чын бәхетледер кулың тоткан колың,

Пакьлек һәм сафлык чишмәседер кулың.

Ялтырыйдыр гүя нурдан бер балык,—

Бер фәрештә күңеледәй пакьтер кулың.

Терлә хәсрәттән агуланган күңел;

И матур кыз! Агуга дарудыр кулың.

Яшь күңелне тотса ычкындырмый һич,—

Бер сихерле, серле кармактыр кулың.

Һәр бәхетнең башы шуннан башлана,—

Бер бәхет бәхренә тармактыр кулың.

Мин кулың тоткачтын аштым күккә дә,—

Бер дә чиксез гали чарлактыр кулың,

Тукта, бер мактыйм әле дип уйладым,—

Әллә ник мактарга ансаттыр кулың.

1 нче алып баручы.

Зәйтүнәнең истәлеге

Әйе, әйе, бүгенгедәй хәтеремдә. Мин Тукайны беренче тапкыр Казанда, «Әл-ислах» редакциясендә күрдем. Тукайның өстендә кара пинжәк, юллы күлмәк, кара галстук, аягында ботинка. Үзе яланбаш, чәче озын да, кыска да түгел. Без кергәндә генә күтәрелеп бер карады да күрешкәндә урыныннан тора төшеп, кулларыбызга гына карап күреште. Без Тукай белән сөйләшмәдек.

Ә икенче күрүем Екатерининский урамында булды. Мин аның ни эшләп йөрүенә төшенә башладым. Ул исә әдәбият кичәсе оештырып йөрүләрен, шунда хор өчен материаллар әзерләвен әйтте. «Сез килерсезме?» — диде. Үзе сөйләшкәндә күбрәк түбән карый, мин йөзенә карамаганда гына, миңа күз ташлый.

Габдулла Тукай белән без тагын әдәбият кичәсендә күрештек. Кичә күңелле үтте. Тукай белән залда йөрдек. Ул мине озатырга сүз бирсә дә, кичәдән соң мин аны күрмәдем. Озакламый без Чистайга китәргә булдык. Мин, Тукайны соңгы мәртәбә күрергә дип, редакциягә бардым. Байтак сөйләшеп тордык. «Китүегез бигрәк жәл. Укуыгыз әрәм була»,— диде. Үзе бик күңелсезләнде. Без чатны борылганчы, фуражкасын селкеп торды. Мин Тукайны бүтән күрмәдем. Үземә багышлап язган шигырьләрен генә укып ләззәтләндем.

5 нче укучы.

Кызык гыйшык

<…>Мин сөям, хәтта ки гакълымнан шашам —

Сөйгәнемнән шүрәле төсле качам.

Юлда күрсәм, күз йомам, күрмим, имеш;

Ут йотып янсам да, сер бирмим, имеш!

Бер шигырь язсам да, ялган кул куям,

Мин сөйгәнне белмәсен дип куркудан.

Тугъры килсәм, сүз сөйлим салкын гына,

Булса да күкрәк тулы ялкын гына.

Бер хәбәр бар: ул хәзер киткән бугай,

Шәһренә күптән барып җиткән бугай.

Кайда ул миннән җибәрмәк хат-сәлам?! —

«Белми китте, күп шөкер» дип шатланам.

                        * * *

Белми дим дә, бәлки, «белгәндер» әле!

Әллә инде белгәнен белдермәде?

Аңламыйм, төшмим дә аңлау касдына,

Шигъреми җәйдем аягы астына;

Өенә җиткәнче басып кайтса аңар,

Шагыйре зур илтифатыннан санар.

2 нче алып баручы. «Мәхәббәт — шигъри илһам бирүче»,— ди Тукай, Әминә исемле кызны исенә алып. Ул — Әминәгә багышлаган шигырьләренә үзенең фамилиясен дә куярга ояла. Тукай Әминәнең редакциядә калдырган перчаткаларын үбә, күңелләре йомшап елап җибәрердәй була. Ә үзе аның белән очрашудан качып йөри. Тукай үзенең чиксез көчле, горур сөю белән янганлыгы турында Г. Камалга гына сөйли. Ә Әминәгә белдерергә тартына, ул мине аңламас, иң изге хисләрем мәсхәрәләнер дип курка.

1 нче алып баручы.

Әминәнең истәлеге.

Мин Казаннан авылга укытырга дип киттем. Әлбәттә, минем китүемне Тукай бик авыр кичерде. Хәтта ул моны башына төшкән зур кайгы итеп саный. Бу турыда X. Ямашевка да сөйли. Миңа багышлап, нинди генә шигырьләр язмый ул!

«Су буйлап» көе яңгырый.

6 нчы укучы.

Хур кызына

Әгәр җәннәттә күрсәм мин йөзеңне,

Күрермен ай йөзеңдә үз йөземне.

Беләм инде: мине әсир итәрсең,

Сихерләрсең, мине әфсүн итәрсең.

Табигый, синең күркәмлегең күкнеке,

Һәм һәрбер әгъзаң нәфис, мактаулы.

Сөярмен мин сине дә, бик сөярмен,

Яратырмын, янармын да көярмен…

Синең һәрбер сүзең җанга рәхәт,

Синең һәрбер сүзеңнән күңел ял итә…

Син үзең һәрвакыт изге, хөрмәтле,—

Без гөнаһлыларга кагылырга да әрәм.

Гүзәлсең син, матурсың син, матурсың;

Матурларның матурыннан матурсың.

Гүзәлсең син, зөбәрҗәтсең, асылташсың,

Ләкин җир кызы төсле түгелсең.

Күркәмлегең, дөрес, һәртөрле мактауга лаек,

Шулай да җир кызы синнән сөеклерәк.

7 нче укучы.

…га

И матур! Иренмәче, еш-еш кына көзгегә бак! —

Күр йөзеңне: нинди нурлы, нинди алсу, нинди ак!

Ул күзең йолдызлыгын һәм ул кашың кыйгачлыгын,

Ул авызның никадәр үпсәң дә туелмаслыгын

Күр дә: «Бу шагыйрь мине бигрәк белеп мактый,— диген.—

Бу шигырь мәгънәсе хәзер бик ачык, якты»,— диген.

Ихтыярсыз, куңлең уйлар: «Миннән артык юк»,— диеп;

Сизми калып, син суларсың: «Мин матурмын, уф!»— диеп.

Үз-үзеннән разый булыр, яшь куңел дулкынланыр

Һәм диер: «Ай-һай, матур мин, кем алыр, тик кем алыр?»

Шунда уйларсың: «Бу шагыйрь бушка аһ ормый,— диеп;

— Аһлары, фөрьядлары чынлап та урынлы»,— диеп.

Йә, җанашым, син дә бу хәлдә минем яклы бит, ә?

Раһы гыйшкында һәлак булсам да, мин хаклы бит, ә!

1 нче алып баручы. Шагыйрь үзенең мәхәббәте ни дәрәҗәдә көчле булуын һичкайчан исеннән чыгармаган. Ул җаны белән, уй-акылы белән сөйгәненә зарыккан, ләкин үз йөрәген сөйгәне йөрәгенә бәйләргә батырчылык итмәгән.

8 нче укучы.

Гашыйк

Син күрерсең бу кешене: күп вакыт уйный, көлә,—

Ул шулай итеп халәте рухын яшермәкче була.

Белмичә, «уйный» диләр, эчтән ниләр уйлаганын;

Сизмиләр — чыкмый төтен тышка — мәхәббәт янганын!

Ул шаярганда, кисәктән керсә җанаш каршына,

Гашыйкым җитдиләнә, шундук уеннан тартына;

Кып-кызыл төскә керә ул, үзгәрәдер йөзләре,

Әллә нинди көчтән аска салынадыр күзләре.

Ул түнә, хәлсезләнә шул, очраса үз хурына,

Хәзрәти Муса тәхәммелсез тәҗәлли нурына.

Нишләсен, җанаш хозурында аңар лазем намаз;

Бер азан әйткәч, колак каккач, мөселман уйнамас.

2 нче алып баручы. «Өзелгән өмид» — мәхәббәт циклының соңгы шигырьләренән берсе. Г. Тукай бу шигырендә мәхәббәт белән мәңгегә хушлаша» гомеренең бер өлешенә йомгак ясый.

Татар халык көе «Тәфтиләү» яңгырый.

9 нчы укучы.

Өзелгән өмид

Күз карашымда хәзер үзгәрде әшьялар төсе;

Сизлә: үтте яшь вакытлар, җитте гомрем яртысы.

Күз тегеп баксам әгәр дә тормышымның күгенә,

Яшь Һилал урнында — анда тулган айның яктысы.

Нинди дәрт берлән каләм сызсам да кәгазь өстенә,

Очмый әүвәлге, җүләр, саф, яшь мәхәббәт чаткысы.

И мөкатдәс моңлы сазым! Уйнадың син ник бик аз!

Син сынасың, мин сүнәмен, айрылабыз, ахрысы!

Очты дөнья читлегеннән, тарсынып, күңлем кошы,

Шат яратса да, җиһанга ят яраткан Раббысы.

Күпме моңлансам, кунып милли агачлар өстенә,

Барсы корган — бер генә юк җанлысы, яфраклысы.

Булмадың, алтын ярым — салкын ярым, син дә минем

Бер тәбәссем берлә дә тормыш юлым яктырткычы!

Күз яшең дә кипмичә егълап вафат булган әни!

Гаиләсенә җиһанның ник китердең ят кеше?!

Үпкәнеңнән бирле, әнкәй, иң ахыргы кәррә син,

Һәр ишектән сөрде угълыңны мәхәббәт сакчысы.

Бар күңелләрдән җылы, йомшак синең кабрең ташы,

Шунда тамсын күз яшемнең иң ачы һәм татлысы!

Татар халык җыры «Уел» башкарыла.

1 нче алып баручы. Г. Тукай моннан бер гасыр элек язган шигырьләрне дә без бүген язылган кебек кабул итәбез. Чорны чорга, җырны җырга нәрсә бәйли соң? Бу сорауга төрлечә җавап бирергә мөмкин, билгеле. Ләкин бу очракта без араларында бер гасырга якын вакыт яткан ике шагыйрь Г.Тукай һәм Г.Тукай премиясе лауреаты, халык шагыйре Фәнис Яруллинның мәхәббәт хакындагы фикерләре дип әйтер идек.

Әгәр без бу шагыйрьләрнең язмышларына күз салсак, алар арасында шактый охшашлыклар күрербез. Икесен дә язмыш диварлары каты итеп кыскан, сындырырга теләгән. Тормыш төбендә мәңгегә батып калудан бу ике шагыйрьне талант һәм тырышлык коткарып калган.

Нинди генә вакыт аралыгында яшәмә, шул ук йолдызлар, шул ук җир һәм шул ук мәхәббәт. Г. Тукай мәхәббәттә яшерен янса, Ф. Яруллинның беренче мәхәббәт шигырьләре үк аның кайнар канлы, кыю егет икәнен күрсәтә.

10 нчы укучы.

Әгәр йөрәгең таш булса

Әгәр йөрәгең таш булса,

Хисләрем булыр тамчы.

Тамармын да тамармын мин,

Таш тишелеп чыкканчы.

Әгәр йөрәгең боз булса,

Ут булырмын, тор белеп.

Янармын да янармын мин,

Бозың беткәнче эреп.

Йөрәгең кыя тау булса,

Ургырмын чишмә булып.

Агармын да агармын мин,

Тау төшкәнче убылып.

2 нче алып баручы. Сөю, мәхәббәт кешеләргә күктән иңгән бер бүләктер. Ул бүләккә ирешү өчен, аңа лаек булуыңны расларга кирәк. Боздай, таштай, кыя таудай йөрәкне яулар өчен, шагыйрь ташны тишәрлек тамчы да, бозны эретерлек ялкын да, кыя тауны җимерерлек чишмә дә булырга риза.

1 нче алып баручы. Үз мәхәббәтен табып кавышканнан соң, шагыйрь яхшы якка үзгәрүен сизә; сөйгәне берәр җиргә китсә, аның кайтуын түземсезлек белән көтә, сагына һәм аны югалтудан курка.

Ф. Яруллиның шигырьләре сөйләгәндә үк җырлап тора, шуңа күрә композиторларыбыз аның күп кенә шигырьләренә көйләр дә язган. Әйдәгез, шуларның кайберләрен тыңлап үтик.

Әйттең миңа

Әйттең миңа, уңганым дип,

Һәм ышандырдың шуңа;

Чынлап та, шул көннән башлап

Эшләрем китте уңга.

Әйттең миңа, акыллым дип,

Әллә чын, әллә уйнап;

Акыллырак итеп сизәм

Үземне хәзер чынлап.

Әйттең миңа, матурым дип,

Сокланып күзләремә, —

Сибелде күк таң нурлары

Шулвакыт йөзләремә.

Үзгәрдем, сизәм үзем дә,

Канатлар үсте хәтта.

Мең рәхмәт шулай үзгәрткән

Тылсымчы мәхәббәткә.

(Р. Гатауллин муз.)

11 нче укучы.

                ***

Гөнаһсызга кәефең кырсам,

Кирәксез сүз ычкындырсам,

Кичерә беләсең син.

Урынсызга шапырынсам,

Һәр мактауга авыз ерсам,

«Пешерә» беләсең син.

Эчеңдә янса да утлар,

Килеп керсә минем дуслар,

Елмая беләсең син.

Сагыш басса иңнәреңне,

Көйләп моңлы көйләреңне,

Моңая беләсең син.

Күреп эштә уңганнарны,

Бар яктан да булганнарны,

Көнләшә беләсең син.

Хакыйкатькә туры карап,

Гаделлекне генә яклап,

Сөйләшә беләсең син.

2 нче алып баручы. Сәламәт, чибәр, ут уйнатып торган кызга өйләнгән икән, димәк, шагыйрьдә үзен яраттыра алырлык көч булган. Сөйгәненең дә мәхәббәте көчле, чөнки ярата белгәннәр генә кичерә ала.

12 нче укучы.

                    * * *

Тик мин генә белгән гүзәл җыр син

Җаннан саркып чыккан.

Мин җырламыйм аны беркемгә дә,

Урларлар дип куркам.

Үзем генә, ялгыз гына җырлыйм,

Коенып татлы моңга.

Яшерен сөю, яшерен көюләрнең

Бар ләззәте шунда.

Аңа җирнең барлык төсе сыйган,

Анда күпме балкыш!

Шушы җырны биргән өчен генә

Рәхмәт сиңа, язмыш.

Татар халык җыры «Зөбәрҗәт» яңгырый.

13 нче укучы.

                  * * *

Кинәт кенә китеп барсам әгәр

Шаулап торган синең дөньяңнан –

Син уйлама,

Берни калмас диеп монардан.

Калыр, калыр!

Йөзеңдә сыр калыр,

Күзеңдә моң калыр тулышып.

Ул моң зәңгәр сөрмә булып ятар,

Керфек төпләреңә елышып.

Күңелендә яңа бер җыр калыр,

Җырлап кына бетмәс озын җыр.

Ычкындырмас ул үзеннән сине,

Урап тотар гүя бер чылбыр.

Мәңгеллекә өмет итмим, ләкин

Син барында яшәрмен әле.

Күзләреңдә шул моңнарны саклап,

Тик син генә яши күр, яме!

1 нче алып баручы. Ф. Яруллинның мәхәббәт лирикасы — киң офыклы, тирән фәлсәфәле, халык иҗатына хас нечкә юморлы лирика.

14 нче укучы.

                 * * *

Сине кемгә тиңлим икән,

Дип торганда —

Бер нәфис гөл үсеп чыкты

Кар буранда.

Туңмасын дип, гөлгә сулыш

Өрмәк булдым —

Һәм үземнең битләремдә

Ялкын тойдым.

Гөл урынында кар эреде,

Сулар акты.

Йөрәгемне тук-тук итеп

Язлар какты.

Калдым ташу уртасында,

Йөзә белмим.

Дулкын аша кулын изи

Нәфис гөлем.

Урынымнан кузгалдыммы —

Батам инде.

Кузгалмасам — кышларыма

Кайтам инде.

15 нче укучы.

                     * * *

Синең Сөю белән минем Сөю

Очрашты да аулак аланда,

Әй, сөйләште алар, сөенешеп,

Шулай икәү күрешә алганга.

Урманнарда кошлар тынган иде,

Ә җәнлекләр — тирән йокыда.

Төн кап-кара, агач төпләрендә

Ялтырамый тычкан уты да.

Күктә Ай да черем итә иде,

Бар дөньяда икәү — син дә мин.

Еллар аермасын төн каплаган,

Мин яшь егет бүген — сиңа тиң.

Төн тиз узар. Безнең сөюләр дә

Аерылышып торыр беразга.

Яшәр алар, Сак белән Сок кебек,

Сусап бер күрешү, бер назга.

2 нче алып баручы. Ф. Яруллин мәхәббәт шигырьләрен табигатьтәге төрле күренешләр белән үреп барырга ярата. Киңлек, биеклекләр аның мәхәббәт шигырьләренә фәлсәфә салырга, шигырьне хисләргә генә түгел, акылга да таянып язарга мөмкинлек бирә. Хисләре биеклеккә омтылса да, аның геройлары җирдән дә аерылмыйлар.

16 нчы укучы.

Сөеп-сөелеп гомәр итәргә

Йолдызларда кеше яши, диләр,

Мин ышанам моңа, ышанам.

Я кайсыбыз, җир кызларын онытып,

Бер дә йолдыз кызы кочмаган?

Я кайсыбыз хыял атларында

Йолдызларны урап кайтмаган?

Я кайсыбыз, кояштан ут алып,

Зәңгәр күккә учак якмаган?

Ник атыла дисез йолдызларны,

Күкне ярып кара төннәрдә? —

Төшә алар әверелер өчен

Без соклана торган гөлләргә.

Ә күктә бит бар да — йолдыз кызы,

Бөтенесе — йолдыз егете,

Ни кызыгы бар соң яр итүнең

Нәкъ менә шул үзең кебекне?

Җир улларын әсир итәр өчен,

Яулар өчен алар йөрәген —

Йолдызлардан кызлар төшеп тора,

Ташлап туып-үскән җирләрен.

Сөю өчен, ахры, җир кирәктер,

Сөю юктыр, ахры, күкләрдә.

Адәм белән Хава да бит әнә

Оҗмахлардан җиргә төшерелгән

Сөеп-сөелеп гомер итәргә.

1 нче алып баручы. Мәхәббәт өчен чорларның зур әһәмияте юк икән. Тукай янган мәхәббәт утында Ф. Яруллин да янган. Ярату, сагыш, өметсезләнү мотивларын һәр ике шагыйрьдә дә күрәбез, һәм бу ике шагыйрь халык яраткан, халыкның җанына әверелгән шәхесләр буларак та бер-берсенә якын.

17 нче укучы.

Мәхәббәт

Шатлык — кайгы алмашынып тора,

Кичерәбез һәр көн мең халәт.

Бар нәрсәдән безне өстен итә,

Олы итә бары мәхәббәт.

Гомер буе йөрәк түребездә

Йөртер идек күпме җәрәхәт —

Назлы кулы, җылы тыны белән

Терелтмәсә әгәр мәхәббәт.

Сүндек дигәч, бер карашы белән

Кабыза алганнарга мең рәхмәт.

Бетмәс серең белән ымсындырып

Яшәтәсең безне, мәхәббәт.

Бер сүз эзлим

Бер сүз эзлим сиңа әйтер өчен,

Матурмы ул, әллә түгелме —

Тик беркем дә әйтмәгән сүз булсын,

Тетрәтсен ул синең күңелне.

Әгәр ул сүз кара төндә туса,

Күкне ярып, таңны уятсын.

Таратсын ул бөтен болытларны,

Офыкларга якты ут яксын.

Әгәр ул сүз салкын кышта туса,

Алда кышлар көтеп торганда —

Өр-яңадан сайрар кошлар кайтсын

Ятимләнеп калган урманга.

Бер сүз эзлим сиңа әйтер өчен,

Беркем әйтмәгәнне, якынны;

Тормыш кебек тирән булсын ул сүз,

Мәхәббәттәй булсын ялкынлы.

(Р. Гатауллин муз.)

(Чыганак: Сәхнәләрдән әйтер сүз: 5-11 нче сыйныфларда татар теле һәм әдәбиятыннан дәрестән тыш эшләр: Укытучылар өчен кулланма. – Казан: Мәгариф, 2008).


  • Габдулла тукай ижатында мэхэббэт лирикасы сочинение на татарском
  • Гадкий утенок цель сказки
  • Габдулла тукай ижатында дин фэлсэфэсе сочинение 8 класс кратко
  • Гадкий утенок ханс кристиан андерсен сказка
  • Габдулла тукай ижатында дин фэлсэфэсе дигэн темага сочинение языгыз