Габдулла тукай шигырьлэре сочинение

Автор: 

Нуриахметова Эльза Наилевна

Тукай — минем яраткан шагыйрем.

(инша)

Халык мәхәббәте — синең исемең,

Халык гомере — синең гомерең!

      Әгәр дә дөньяда бик аз яшәп тә, күп эшләр эшләп киткән язучылар турында сүз бара икән, аның берсе,  һичшиксез,  Г абдулла Тукай булыр. Уйлап карасаң, кызганыч тормыш, ятимлек михнәтләрен татыган, яшьли үлеп киткән шагыйрь язмышы бигрәк аяныч.

   Габдулла Тукай…. Бармы икән безнең арада бу олы шагыйрь турында ишетмәгән, белмәгән кеше? Тукайның моңлы җырларын җырламаган, тылсымлы әкиятләрен тыңламаган,  шигырьләрен яттан белмәгән бала…? Юктыр.

  Тукай… Әлеге исемне ишеткәч, күңелдә төрле хисләр туа. Бәләкәй класста укыганда «Су анасы»н өйрәнеп, «Туган тел» шигырен ятлап,аның тормышы белән  танышкан идек. Аның «Исемдә калганннар» әсәрен, » Шүрәле» поэмасын укыгач миндә Тукай иҗатына соклану тагын да артты. Тукайның ачы язмышы белән  таныш булмаган, аның иҗатына, тормышына сокланмаган  бала юктыр, минемчә. Язмышның рәхимсез җилләре аны бик еш сагалап йөри. Өйдән — өйгә, кулдан — кулга күчә Тукай. Ата — анасын  яшьли югалта, ятим кала. «Артык кашык» булып йөрергә кала аңа. Ләкин Тукай бернинди  дә сынауларга бирешми, үз юлыннан кире чигенми. Ул үз тормышыннан бервакытта да зарланмый.

   Дөньядан китеп барганда Тукайга нибары егерме җиде яшь кенә булган. Шулай яшь булуына карамастан, шагыйрь безнең йөрәккә мәңгегә кереп калган. Бөек Тукай безгә үлмәс әсәрләр калдырган. Ул безне акыллы, тыйнак, гадел булырга өйрәтә, табигатьне, анда булган бар тереклекне яратырга өнди. Аның әдәплелеккә, бөеклеккә, тәүфыйклыкка өндәгән шигырьләрен һич онытырга ярамый. Нинди генә шигырьләрен укыма, гади, аңлаешлы, хәтердә кала.

   Әйе, Габдулла  Тукай иҗаты — серле бакча кебек, могҗизалы ил. Ул үзенә чакырып тора. Аның әсәрләре шулкадәр кызыклы,  мавыктыргыч, хәтта аерылып булмый,укыган саен укыйсы килеп тора. Аның иҗаты чынлап та — мәңгелек. Тукай татар милләте, татар халкы күңелендә  бүген  дә яши һәм яшәячәк!  Аның иҗаты беркайчан да онытылмас, чөнки ул — бөек шагыйрь!

   Һәр татарның йөрәгендә үз Тукае. Кемнәрдер аңа карап  гыйбрәт ала, кемнәрдер соклана, кемнәрдер үрнәк итеп, аны бүгенге көннәрдә дә үз йөрәгендә йөртә.

Татарның һәр соравына

Үз Тукае җавап бирә.

Һәр татарның йөрәгендә

Үз Тукае шуңа күрә.

(Р. Харис)

Мин дә татар булуым белән, Тукай кебек бөек шагыйрь иҗатын белүем белән горурланам.

   Һәр апрель аен — Тукай аен олы хөрмәт белән көтеп алабыз. Синең гомерең нәкъ умырзая чәчәге кебек кыска булды. Әмма иҗат иткән әсәрләрең  — мәңгелек!

    Синең алдыңда баш иябез, бөек Тукай!

Скачать:

Предварительный просмотр:

Тукай — минем яраткан шагыйрем.

(инша)

Выполнила ученица 7 группы МБОУ ДОД Татарская воскресная школа городского округа город Уфа Республики Башкортостан Нуриахметова Эльза Наилевна

руководитель : учитель татарского языка и литературы Сафина Дамира Адгамовна.

эл.почта damira.1975@mail.ru

Тукай — минем яраткан шагыйрем.

Халык мәхәббәте — синең исемең,

Халык гомере — синең гомерең!

      Әгәр дә дөньяда бик аз яшәп тә, күп эшләр эшләп киткән язучылар турында сүз бара икән, аның берсе,  һичшиксез,  Г абдулла Тукай булыр. Уйлап карасаң, кызганыч тормыш, ятимлек михнәтләрен татыган, яшьли үлеп киткән шагыйрь язмышы бигрәк аяныч.

   Габдулла Тукай…. Бармы икән безнең арада бу олы шагыйрь турында ишетмәгән, белмәгән кеше? Тукайның моңлы җырларын җырламаган, тылсымлы әкиятләрен тыңламаган,  шигырьләрен яттан белмәгән бала…? Юктыр.

  Тукай… Әлеге исемне ишеткәч, күңелдә төрле хисләр туа. Бәләкәй класста укыганда «Су анасы»н өйрәнеп, «Туган тел» шигырен ятлап,аның тормышы белән  танышкан идек. Аның «Исемдә калганннар» әсәрен, » Шүрәле» поэмасын укыгач миндә Тукай иҗатына соклану тагын да артты. Тукайның ачы язмышы белән  таныш булмаган, аның иҗатына, тормышына сокланмаган  бала юктыр, минемчә. Язмышның рәхимсез җилләре аны бик еш сагалап йөри. Өйдән — өйгә, кулдан — кулга күчә Тукай. Ата — анасын  яшьли югалта, ятим кала. «Артык кашык» булып йөрергә кала аңа. Ләкин Тукай бернинди  дә сынауларга бирешми, үз юлыннан кире чигенми. Ул үз тормышыннан бервакытта да зарланмый.

   Дөньядан китеп барганда Тукайга нибары егерме җиде яшь кенә булган. Шулай яшь булуына карамастан, шагыйрь безнең йөрәккә мәңгегә кереп калган. Бөек Тукай безгә үлмәс әсәрләр калдырган. Ул безне акыллы, тыйнак, гадел булырга өйрәтә, табигатьне, анда булган бар тереклекне яратырга өнди. Аның әдәплелеккә, бөеклеккә, тәүфыйклыкка өндәгән шигырьләрен һич онытырга ярамый. Нинди генә шигырьләрен укыма, гади, аңлаешлы, хәтердә кала.

   Әйе, Габдулла  Тукай иҗаты — серле бакча кебек, могҗизалы ил. Ул үзенә чакырып тора. Аның әсәрләре шулкадәр кызыклы,  мавыктыргыч, хәтта аерылып булмый,укыган саен укыйсы килеп тора. Аның иҗаты чынлап та — мәңгелек. Тукай татар милләте, татар халкы күңелендә  бүген  дә яши һәм яшәячәк!  Аның иҗаты беркайчан да онытылмас, чөнки ул — бөек шагыйрь!

   Һәр татарның йөрәгендә үз Тукае. Кемнәрдер аңа карап  гыйбрәт ала, кемнәрдер соклана, кемнәрдер үрнәк итеп, аны бүгенге көннәрдә дә үз йөрәгендә йөртә.

Татарның һәр соравына

Үз Тукае җавап бирә.

Һәр татарның йөрәгендә

Үз Тукае шуңа күрә.

(Р. Харис)

Мин дә татар булуым белән, Тукай кебек бөек шагыйрь иҗатын белүем белән горурланам.

   Һәр апрель аен — Тукай аен олы хөрмәт белән көтеп алабыз. Синең гомерең нәкъ умырзая чәчәге кебек кыска булды. Әмма иҗат иткән әсәрләрең  — мәңгелек!

    Синең алдыңда баш иябез, бөек Тукай!

Эссе

Тукай безнең күңелләрдә

Тукай! Татар халкының йөзе, аңы, намусы, йөзек кашы. Бу сүзләр юкка гына әйтелмәгәндер. Чыннан да, Тукай – ул татарның Пушкины, Даниянең Андерсыны, немецларның – Гетесы. Ул үзенең барлыгы белән милләтебезнең байлыгын, тәрбиялелеген, укымышлылыгын, тырышлыгын дәлилли торган шәхес. Аның әсәрләре бик күп телләргә тәрҗемә ителде, шигырь җыентыклары йөзләрчә тапкыр бастырып чыгарылды.

Габдулла – гарәп сүзе. “Аллага якын кеше” дигәнне аңлата. Ә Тукай “салават күпере” дигән мәгънә белдерә. Ул халкыбыз йөрәгендә салават күпередәй матур төсләр, эзләр калдырган.

Татарның бөек шагыйре Габдулла Тукай истәләген һәм иҗади мирасын мәңгеләштерү максаты белән ЮНЕСКО халыкара оешмасы һәм Татарстан Республикасы Президенты 2011 елны Тукай елы дип игълан иттеләр. Бу – шагыйребезгә олы хөрмәт билгесе.

Бөек шагыйребез 1886нчы елның 26 апрелендә Арча районы Кушлавыч авылында туа. Әтисе мулла була. Габдуллага 5 ай булганда ул үлә. Әнисе, аны вакытлыча Шәрифә карчыкка калдырып, Сасна авылына кияүгә чыга. Шуннан шагыйрьнең авыр тормышы башлана: ятимлекләр, фәкыйрьлекләр, кимсетүләр. Әлегәчә, бер генә шагыйрьнең дә җылылык эзләп, үз гомерендә җиде-сигез хатын-кызга “Әни” дип дәшеп караганы булмагандыр.

Һәр буын ел саен апрель аенда Г.Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Татар халкы яраткан шагыйренең һәйкәле янына җыелып, аны котлый, чәчәкләр куя, шигырьләрен укый, җырларын җырлый.  Шагыйрьнең балачагы Кушлавыч, Өчиле, Кырлай авыллары, аның бай табигате белән бәйле. Шушы авылларның җанга рәхәт табигате сабый Тукай күңелендә тирән эз калдыра һәм шагыйрь бу якты эзләрне  үзенең үлемсез шигырьләренә сала. Кеше күңелендә була торган намуслылык, тугърылык, гаделлек сыйфатларын Тукай шигырьләре аша җиткерергә тели. Шундый әсәрләрнең берсе – “Су анасы”. Бу әсәргә Әнвәр Бакиров көй язган. Тукай тудырган табигать баласы – Су анасы буыннан буынга күчеп яшәп килә.

Шагыйрьнең туган ягы – инешле, чокырлы, урманлы Казан арты. Ләкин Казан артының матурлыгы Шүрәлеле калын урманнарында, Су анасы яши торган елгаларында. Шундый гаҗәеп матур табигатьле авылы турында шагыйрь 1909 нчы елда “Туган авыл” шигырен яза. Авылдашлары бу шигырьдә сурәтләнгән чишмәне “Тукай чишмәсе” дип йөртәләр һәм кадерләп тоталар. Алмаз Монасыйпов бу шигырьгә көй язган.

Г.Тукай үзенең бу шигырендә хезмәтне бәхет чишмәсе, яшәү шатлыгы, ди. Армый – талмый эшләргә, кече яшьтән үк хезмәткә өйрәнә башларга чакыра. Әдәплелеккә, эшчәнлеккә өйрәтүдә Тукай сабыйларның җанына, күңеленә салу өчен нинди үтемле, нинди тәэсирле һәм бәрәкәтле юллар салган үзенең “Кызыклы шәкерт” әсәрендә.

Мин – татар.

Нинди генә телдә сөйләшсәк тә, кайда гына яшәсәк тә, без – бер халык, без – бербөтен, без – Тукай оныклары.

«Телсез идек – Тукай безне телле итте, җырсыз идек – Тукай безне җырлы итте…» дигән девиз астында мәктәбебездә Тукай елын башлап җибәрдек. Чараларыбызның берсе “Без – Тукай оныклары” дип аталды, икенчесе “Тукайга – чәчәкләр” Тукаебыз күпкырлы булган кебек, укучылар да төрле яклап сәләтле. Кемдер уен коралында  уйный, кемдер  җырлый, кемдер  бии.

Кечкенәләр өчен Тукай кичәсе уздырылды. Алар шигырьләр сөйләп сөендерделәр. Бәйрәмгә Шүрәле белән Былтыр да кунакка килделәр.  Тукайның барлык әсәрләрендә туган җиргә мәхәббәт  бар, балалар күңелләренә бу хисләрне салып куялар. Шигырьләрне сәнгатьле укырга алдан өйрәнәләр, әти-әниләренә сөйләп күрсәтәләр. Һәрберсенең “Тукай оныгы” дигән исем аласы килә. Аделина “Сабыйга” шигырен сөйләп, беренче урынны яулады.

Тукай безнең белән ел буе. Яңа елга аның Шүрәлесе безне котларга килә, бүләкләрен бирә. Хәтта рус Снегурочкасы белән дуслашып та өлгерә. Аны да “Яшел чыршы” дип җырларга өйрәтә.

Уку – беренче урында. Шуңа “Эш беткәч, уйнарга ярый” шигыре мәктәбебезнең уставында язылган. Тукай оныкларына “2”ле, “3”легә укып йөрү килешмәс.

 «Сөйкемле Шүрәле» бәйгесендә, рәсем конкурсында катнаштык. Мәктәп  китапханәсендә «Тукай безнең күңелләрдә» темасына дәрес-кичә үткәрдек. Апрельдә  бездә «Туган тел атналыгы»  уза. Бик матур чаралар үткәрәбез. Башлангыч сыйныфлар Тукай әкиятләрен сәхнәләштерә, витраж буяулары белән Тукай геройларын сурәтли. Йон, бисер, каен тузы, мүк тә эшкә ярап куя, чөнки  Шүрәле –ул табигать баласы. Су анасы белән Былтырны өлкән класс кызлары тукымадан ясадылар.  Урта звено укучылары сәнгатьле уку кичәсендә Тукай шигырьләрен сөйләде, әкиятләренә иллюстрацияләр ясады.  Кәҗә белән Сарык та,  Шүрәле урманы да, Су анасының матурлыгы да яшь рәссамнар күзеннән читтә калмады.

Ә безнең өчен иң кызыгы  – ул ярминкә. Без аны «Милли ашлар ярминкәсе» дип  атыйбыз.  Ярминкә һәр елны сөекле шагыйребезнең туган көне алдыннан  оештырыла.

Шәһәребез Тукай районына карый, әллә шуңа Тукай тормышыбызга ныкъ үтеп кергән. Чәчәкләр бәйрәме бөек шагыйребезгә чәчәкләрдән мәдхия җырлау булды. Тукай геройлары  тату булган кебек, Тукай оныклары да дус, ярдәмләшеп яшәсеннәр.

Мин – татар.

Нинди генә телдә сөйләшсәк тә, кайда гына яшәсәк тә, без – бер халык, без – бербөтен, без – Тукай оныклары.

Башкарды: Яр Чаллы шәһәре МБОУ “СОШ №28” 11 А сыйныф укучысы Бадыгина Адиля Ильсуровна

Укытучы: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Купчакова Әлфия Фаикъ кызы

Ф.И.О. ученика

Класс

Школа

Ф.И.О. руководителя

Номинация

Бадыгина Адиля Ильсуровна

11А

МБОУ «СОШ №28» города Набережные Челны

Купчакова Альфия Фаиковна

Литературное творчество — эссе

Районный
конкурс сочинений,

посвященный
Дню Республики Башкортостан и Году
российского кино

 «Пою
мою республику»

/На
татарском
  языке/

Тукай
безне
ң күңелләрдә        

                      Выполнила:

                                              
                            
Халилова Назиля,  обучающаяся 7 класса

                                  
                          МБОУ СОШ им. Ф.Ахмалетдинова

                     с. Ахметово

                                           Муниципального
района

                                            Кушнаренковский
район

                                             Республики
Башкортостан

                           Руководитель:

                                Хаммадиева И.Р.,

                               
             учитель татарского языка.

2016-2017 учебный год

Тукай  безнең
күңелләрдә

 

Исеме һәм иҗаты белән татар
әдәбияты тарихында иң олы урын алган, әдәбият күгендә иң якты йолдыз булып
янган Габдулла Тукайның мирасы, әдәби әсәрләренең рухи байлыгы милләтебезнең
горурлыгы булып тора. 

Сөекле
Тукаебыз тормышы һәм иҗаты белән минем беренче танышуым  балалар  бакчасына 
йөргән чагыма туры килгән иде. Аның балалар өчен язылган “Кәҗә белән сарык”
әкияте, “Бала белән күбәләк”, “Мияубикә”, “Кызыклы шәкерт”, “Шаян песи” кебек
шигырьләре әле хәзер дә көмеш кыңгыраулар сыман колагымда яңгырыйлар.

Шагыйрь:
«Һич сине куркытмасыннар  Шүрәле, җен һәм убыр — барчасы юк сүз, аларның
булганы юктыр гомер”, — дип кисәтеп язса да, урманда йөргән чакта артымнан Шүрәле
басып җитәр дә, “кети-кети” уйнарга чакырыр, ә елгадан Су анасы килеп чыгар
кебек тоела иде. Бу инде Тукаебызның иҗатындагы сурәт-рәвешләрнең тирән тәэсиредер.

– Габдулла
Тукайның  татар мультфильмнары башында тора, — дип тә  әйтер идем. Без аларны
беренче татар мультфильмнарыбызда  күрдек, “Шү­рәле”, “Су анасы” әкиятләре, “Эш
беткәч уйнарга ярый” шигыре, “Бала белән күбәләк”не укыганда андагы вакыйгалар
күз алдыгызда җанланмыймыни? Җан­лана һәм ничек кенә әле! Алай гына да түгел,
Тукай иҗаты – мульт­фильмнар өчен мәңге бетмәс чыганак ул. Балага мульт­фильмны
берничә секунд кына карат, ул аның татарныкы икәнен, һичшиксез, әйтеп бирер.
Димәк, татар  аннимациясе башында Тукай  тора.

Мультфильм
ул тәрбия, белем бирү һәм телгә өйрәтү чарасы әле. Тукай иҗаты буенча эш­лән­гән
30  артык мультфильмны  барлык балалар да яратып карый.

Габдулла
Тукайның тагын бер асыл сыйфаты — татар җырын, татар моңын сөюе. “Әгәр миңа
җырлар ярдәм итмәсә, мин соң туган телебезне сөймәк кеби бер олуг нигъмәткә,
байлыкка ия була алыр идеммени”, — дип яза ул. “Мин кечкенәдән үк җырчы идем, —
диелгән шагыйрьнең хәтимәсендә дә (соңгы сүзендә). — Кайда ишетсәм дә, җырлау
тавышын салкын кан белән тыңлый алмый идем”.

Ишеттем мин
кичә берәү
                                
җырлый
Чын безнеңчә матур, милли
                                            
көй.
Башка килә уйлар 
                          
төрле-төрле
Әллә нинди зарлы, моңлы
                                          
көй…

Аның
“Әллүки” җырының сүзләре дә, моңы да беркемне дә битараф калдырмас, мөгаен.

Мин
үзем дә авыл
кызы бит. Бабам таң алдыннан искиткеч  көйле тавыш белән укыган Коръән аятьләренең моңы күңелемә сеңеп калган.  

Тукай
иҗаты күңелемнең нечкә кылларын тибрәндермәсә, бу  юлларны язу мөмкин булыр
идемени? Милли тел һәм милли моң бер-берсеннән башка яши алмаган кебек, телебез
дә милләтебездән аерылып, ялгызлыкка дучар булмасын иде.

Габдулла Тукай татар халкы өчен җаны-тәне белән янучы, йөрәге
яшәү дәрте белән тулы булган шагыйрь. Аның шигырьләре гүзәл яшь кызга, илаһи
җәннәт бакчасына һәм гашыйк йөрәккә тиң.  
Менә
нинди ул
Тукай!!! Тукай  мәңге безнең күңелләребездә.

 

Тукай! Татар халкының йөзе, аңы, намусы, йөзек кашы. Бу сүзләр юкка гына әйтелмәгәндер. Чыннан да, Тукай – ул татарның Пушкины, Даниянең Андерсыны, немецларның – Гетесы. Г.Тукай шагыйрь генə түгел, бəлки халкыбызның теле дə, рухы да, язмышы да. Ул чын мəгънəсендə татар халкының үз улы. Тукай иҗаты җиһанга ямь, яктылык, яшəү көче бөркеп, күңеллəрне җылытып торучы мəңгелек кояш кебек үзенə бер илаһи көчкə ия. Әдəбият күгендə нибары җиде-сигез ел ялтырап, үз йолдызлыгын-шигъри мəктəбен булдырган остазның мирасы бай һəм күптармаклы.

Габдулла Тукай 1886 елның апрелендә дөньяга килә. Балачагы ятимлек, фәкыйрьлек ачысын татып үтсә дә, язмышында зур роль уйнаган изге күңелле кешеләр яхшылыгы, туган як табигатенең гүзәллеге аны шагыйрьлеккә әзерләгән. Инде 1905 елда Тукайның шигырьләре басыла, үзе таныла башлый.

Тукай иҗаты белән без балачактан танышып үсәбез. Аның “Балага”, “Бала белән күбәләк”, “Сабыйга”, “Кызыклы шәкерт” әсәрләрен белмәгән кеше юктыр. Әдипнең матур тасвирлы шигырьләре белән безне матурлык һәм гүзәллекне хис итәргә өйрәтә, ул безнең рухыбызны тәрбия итә. Ул үзенең шигырьләрендә кешеләрне дөрес юлдан барырга өнди, ялкаулыктан, караклыктан, куркулыктан көлә, батырлыкны, уңганлыкны мактый.

Уку-гыйлем –татар халкының наданлыгы, артталыгы өчен борчылу, бу хәлдән чыгу юллары турында уйлану әдип иҗатында әйдәгән темаларның иң әһәмиятлеләреннән санала. Ул үзе халык хисләре белән хисләнеп, үзенең күңеленнән кайнап чыккан шигырьләре белән халыкның күңелен, үзенчә әйтсәк «шүрәлечә» кытыклый. Тормышыбыздагы җитешмәгән җирләребезне күрсәтә, көлә.

Халкыбызның тормышы, яшәеше, милләтенең иминлеге өчен әрнү туган җир белән бәйләп күрсәтелә. Чөнки туган җиренә булган мәхәббәте, аңа бар булмышың белән береккәнлек кенә кешене чын кеше итә. «Шүрәле» поэмасындагы Кырлай һәм Казан арты төбәгенең мәһабәт табигате, «Пар ат»та «Иртәнге намазга бик матур, моңлы азан әйткән дәртле Казан, моңлы Казан,

нурлы Казан» шагыйрьнең берүзенең генә түгел, бөтен татар халкының илһам бирер туган җире образы булып күтәрелә.

Габдулла Тукайның тагын бер асыл сыйфаты — татар җырын, татар моңын сөюе. Татар моңын нечкә йөрәге аша кабул итүе, җыр-моңга гашыйклыгы Тукайның шигырьләрен сыгылмалы, ритмлы, моңлы итә. Моны без генә түгел, үз заманында зирәк композиторлар да күреп ала белгән. Шуңа күрә Г.Тукайның күп кенә шигырьләренә көй дә язылган. Аның «Әллүки», «Тәфтиләү», «Зиләйлүк», «Туган тел» кебек җырлары шулкадәр халыклашты ки, аларны шагыйрь иҗат иткәне сизелми дә. Аларда һәркем үз күңелендәге хисләргә аваздашлык таба. «Туган тел» җыры исә соңгы елларда аеруча еш яңгырый. Күп кенә әдәби-музыкаль кичәләр, хәтта төрле җыеннар да шушы җыр яңгыравы белән тәмамлана.

Халыкны халык иткән икенче бер бөек хәзинәгә — туган телгә мәдхия җырлый Тукай. Бу тел аның өчен әткәсе-әнкәсе теле булган өчен кадерле, үз халкының әби-бабайлар аша килгән бөтен рухи тамырлары белән тоташтырган өчен якын, үзеңнең бар эчке дөньяңны ачып бирергә ярдәм иткән өчен кыйммәт, изге теләкләреңне Ходайга ирештерә алганы өчен газиз. Егерменче гасыр башында, татар халкының алдында нинди киртәләр, хәл ителмәгән мәсьәләләр торса, Габдулла Тукай шуларның бөтенесен үзенең ялкынлы йөрәге аша уздырып, шуларга җавап эзли, халыкның игътибарын җәлеп итә. Һәр яңа буын аңардан үзе өчен иң кирәкле фикерләрне, олы ләззәт биргән асыл энҗеләрне таба.

Г. Тукай образы сәхнәдә, музыкада, сынлы сәнгатьтә дә гәүдәләндерелә. Ф. Яруллин «Шүрәле», Ә. Бакиров «Алтын тарак», Р. Гобәйдуллин «Кисекбаш» балетларын иҗат итәләр һәм бу балетлар халык күңелендә зур урын ала.

Габдулла Тукайның әсәрләре татар мультфильмнары башында тора дип тә әйтергә кирәк. Чөнки иң беренчеләрдән булып, нәкъ менә аның “Шүрәле”, “Су анасы” әкиятләре, “Эш беткәч уйнарга ярый” шигыре, “Бала белән күбәләк”е буенча беренче татарча мультфильмнар эшләнгән.

Аның әсәрләре бик күп телләргә тәрҗемә ителде, шигырь җыентыклары йөзләрчә тапкыр бастырып чыгарылды.

Тукай… Йөз меӊнәрчә кешеләр зур горурлык һәм илаһи мәхәббәт белән телгә алалар бу исемне. Халкыбызның йөзен, рухи асылын чагылдыручы мактанычлы улларының берсе Габдулла Тукай еллар үткән саен биеккәрәк күтәрелә бара. Һәр буын ел саен апрель аенда Г.Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Татар халкы яраткан шагыйренең һәйкәле янына җыелып, аны котлый, чәчәкләр куя, шигырьләрен укый, җырларын җырлый.

Татарның бөек шагыйре Габдулла Тукай истәлеген һәм иҗади мирасын мәңгеләштерү максаты белән ЮНЕСКО халыкара оешмасы һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов 2011 елны Тукай елы дип игълан иттеләр. Бу – шагыйребезгә олы хөрмәт билгесе.

Бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗаты чынлап та — мәңгелек. Әдип татар милләте, татар халкы күңелендә бүген дә яши һәм яшәячәк! Тукай рухы яшәгәндә, Тукай моңнары яңгыраганда татар милләте, аның теле яшәр, киләчәге якты булыр

“Тукай- милләтнең милли хисен уятучы халык шагыйредер… Тукай — татар мәдәниятенә онытылмаслык байлыклар бирүче бер татар төзүчеседер…”- дип язып калдырган атаклы язучы Гаяз Исхакый. Әйе, чыннан да Габдулла Тукай- шагыйрь генә түгел, әдәбиятка караган тәнкыйть мәкаләләре белән чыгыш ясаучы да.  Ә иң мөһиме, татар милләтен күтәрүче, дөньяга ачык йөз белән баручы, татар милләтенең миллилеген исбат итеп иҗат итүче, көрәшүче шагыйрь буларак танылган ул безләргә. Шунлыктан әлеге фәнни-тикшеренү эшен без татар халкының йөзек кашы булган – “Габдулла Тукай шигъриятендә милләт язмышы”на багышларга булдык.

Максатыбыз – татар милләтенә карата Тукай тудырган һәм хәзерге заман сәясәтен ачыклау.

Максаттан чыгып без үз алдыбызга түбәндәге бурычларны куйдык:

-Татар милләте мәгънәсен чагылдырган шигырьләрен тирәнтен анализлау, билгеле бер системага салу.

— Әсәрләренең уртак эчтәлеген, бәйләнешләрне табу;

-XX гасыр башы татар әдәбиятында әдипның төп темасын, идеясен, идеаль героен ачыклау.

Белгәнебезчә, XIX йөзнең  икенче яртысы һәм  XX йөз башы татарларның  уяну, милләт булып формалашу, милли азатлык өчен көрәш башлау чоры иде.

Татар милләте ─   хокуклары чикләнгән, изелүче милләт. Менә шул  чорда милли аң уяна, милли хисләр куера, гомумән милләт идеясе игътибар үзәгенә алына.

Тукай үзенең бер мәкаләсендә менә болай ди: “Без милләткә әдәбият гөл-сулары  сибик, гәзитә мәрвәхәләре (веерлары) илә  йомшак җил истерик һәм авызына  иттихад  вә иттифакъ  сулары салыйк;  җан рәхәте булган  музыкалар илә дәртләндерик, хәтта  рәсемнәр илә  милләтнең  үз сурәтен  үзенә күрсәтик; тәмам  күзе ачылсын, дүрт ягына карансын, гакылын җыйсын.”

Нинди тирән мәгънәле сүзләр… Габдулла Тукай үз бәхетен дә  тулаем  милләт иминлеге  белән генә  тәэмин ителә  дип инанды.

Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта,  милләтем;

Саулыгың ─ минем саулык, авыруың –минем авыруым.

дип яза “Милләткә” дигән шигырендә Тукай. Бу юллардан күренгәнчә, автор татар милләте өчен янып көя, аның белән бергә “чәчәк ата”, милләтебез кытлык кичергәндә, ул да авырый.

Чынлап та, Тукайның  бар  уе милләттә, халыкта булды. Ул  — милли шагыйрь. Үзе яшәгән  елларның  бер генә хәл-әхвәленә, игътибарны җәлеп итәрлек  бер генә вакыйгасына да  битараф калмый. Ул милләтебезнең  кол хәлендә  яшәвенә сызлана, аның бәхетле, ирекле чагын күрергә тели.

Кайчан соң, и фәкыйрь милләт, бәһарең!

Кайчан китәр кичең, килер нәһарең?

дип, халкы өчен яз, якты көннәр килүен теләп, күп санлы әсәрләрен иҗат итте.

Мәсәлән “ Дусларга бер сүз” шигырендә лирик геройның хисләре, уйланулары милләт хәле белән бәйләнгән. Әсәрнең беренче строфасында ук шагыйрьне кулына каләм алырга мәҗбүр иткән сәбәпнең татар халкының кимчелекләре, җитешсезлекләре- наданлык, түрәләрдән изелү, халыкның ваемсызлыгы — “Милләт ертыгы”булуы хәбәр ителә:

Ушбу милләт ертыгының җөен җөйлим,-

Җебем – кара, инәм каләм булсын имди.

Габдулла Тукай милләткә метафора белән бәя бирә. Метафорасы – ертык өс киеме. Кием ертыгы – милләтнең кимчелеге. Җөе – кимчелекне бетерү чарасы.

Биредә милли чынбарлыктагы кимчелекләргә, җитешсезлекләргә мөнәсәбәт белдерү генә түгел, ә алардан котылу, авыр хәлдән чыгу юллары тәкъдим итү,  күрсәтү алгы планга чыга. Тукай татарларны берләшергә чакыра. Берләшүнең максаты – белем алып, башка милләтләр дәрәҗәсенә җитү, милләтне якларлык кешене депутат итеп сайлау, депутат ярдәме белән бергәләп азатлыкка ирешү.

Барып керик хөрриятнең кочагына,

Тәрәкъкыйнең күкләренә очмагына;

Бу егетләр безне дөнья оҗмахына

Кулдан тотып җитәклиләр, белсәң имди!

Әлеге шигырьдә табылган идея башка әсәрләрнең дә эчтәлеген тулыландырып киләләр. “Иттифакъ хакында” шигырендә дә  — мин-минлек, йокы, наданлык кебек милләтне алга барырга комачаулаучы өч сыйфат турында яза да, аннан котылу чарасын да җиткерә. Төп фикерен әсәрнең исеменә үк куя. “Иттифак” – берләшү дигән сүз. Димәк, Тукай киң юлга чыгуның төп шарты берләшү, үзара дуслашу дип исәпли. Ләкин, Тукай фикеренчә, бердәмлеккә наданлыкны җиңү юлы белән генә ирешергә мөмкин.

Якты  көннәр алда әле,

Җәһел безне алдалый;

Бүлик без бер алманы

Биш кисәккә, бәдәвам.

“Сөткә төшкән тычкан” шигыренең дә алдагы әсәрләр белән бәйләнеше бар. Автор монда да киңәш бирә, яхшы булырга чакыра. Сабырлык, чыдамлык, ныклык сыйфатлары да милләткә карыйлар һәм мәгърифәт, азатлык, активлык сыйфатларының дәвамы булалар.

И карендәш! Син, кирәксә, суга бат йә сөткә бат!

Ит сабыр, күрсәт чыдамлык һәм дә гайрәт, сөбат!

“Сөбханалла,сөбхалалла” шигырендә Тукай үзен белемле дип мактанган кешенең шул ук вакытта наданлыгын күрсәтсә, “Йокы”   шигырендә исә белем алырга тиешле кешеләрдән, алар бернәрсә белән дә кызыксынмаганга астыртын көлә.

Безне адәм иткән йокы,

Адәмне алга иткән йокы,

Илтеп күккә җиткән йокы,-

Йокы, йокы, йокы.

“Печән базары, Яхүд яңа Кисекбаш” әсәрендә сүзнең мин-минлек турында баруын күрү кыен түгел. Шагыйрь татар милләтенең, алга киткән милләт халыклары кебек, үз язмышын үзе хәл итәрлек, дәртле, белемле булуын тели. Күпләрнең битарафлыкларына, горурлыкларын югалтуларына, юк эшне бар итүләренә борчыла. Шуңа күрә бу поэмада авторның көлкесе аның борчылуына, хәсрәтенә төренгән.

“Көз” шигырендә сурәтләүләрнең һәрберсендә милләткә бәйле мәгънә ята. Мәсәлән, “Озак тормас, килер ак тунлы кыш та” сүзләре – милләт  тормышы тагын да начарланыр мәгънәсен бирә, “Китә башлады инде бездән кошлар”сүзләреннән матурлык китә мәгънәсе чыга дип тә әйтергә мөмкин. Шагыйрь көз турында яза, ләкин күз алдында милләтнең аяныч хәлен тота.Торгынлык, битарафлыкны ул  салкын көз белән тиңләштерә.

“Государственная думага”шигырендә шагыйрь крестьяннарга җир бирүне бик хаклы рәвештә ирек бирү белән бәйли. Ирек халык сайлаган депутатлар таләбе белән реформа нәтиҗәсендә генә алынырга мөмкин дип уйлый. Ләкин Думага дәгъвасын шагыйръ дәвам итә. Залим башлыкларны эштән алмаган өчен гаепли. Хакимиятне кулына ала алмаганга  битәрли.Соңгы юлларында исә ул турыдан –туры татар халкына мөрәҗәгать итә.Үз хакларын якларга куша.

Әйдә, дустлар, бер тибрәник,

Акны Тәңре яклар бит,-

Ах син, Дума, Дума, Дума,

Барлык гайрәтең бума?

Ирек-җир өчен, коллыктан арыну өчен көрәшүне гаделлек дип бәяли.

“Өзелгән өмид” шигыре алда карап киткән әсәрләреннән аерылып тора. Моңа кадәр Габдулла Тукай татар милләтенең уянып та тиз арада мәгърифәт юлыннан китүенә, ирек алуына ышана иде, хәзер ул милләтне корыган агач белән тиңләштерә, “бер генә юк җанлысы, яфраклысы”, -дип, герой моңы милләткә ишетелмәвенә үкенә.

Күпме моңлансам кунып агачлар өстенә,

Барсы корган – бер генә юк җанлысы, яфраклысы,..

Әдәбиятның чишмә башы булган Тукайның иҗаты тулысы белән милләт язмышына багышланган дисәк тә булыр.  Аның шигырьләрендә кат-кат сурәтләнгән геройлар —  надан, мактанчык, ваемсыз кешеләр. Алар, күреп торабыз, фәкать кире геройлар гына була алалар. Димәк, уңай герой шул сыйфатларның киресенә ия булырга тиеш дигән нәтиҗә табигый рәвештә сорала.

Ниләр эшләмәс бу милләт, әгәр керешсә!

Милләтнең чире – керешмәүдәдер эшкә,-

дип язды Г.Тукай “Бу көннәрдә…” дип башланган шигырендә һәм “эшкә керешкән” уңай герой сыйфатларын Хөсәен Ямашевта күрде. “Хөрмәтле Хөсәен ядкяре” шигырендә аның башкаларга үрнәк булырга тиешле герое – ярлыны да, байны да бер күрүче, көрәшче һәм акыл иясе, мин-минлек чире белән авырмаучы кеше.

Ул көрәште, язда елмайган кояш төсле бәләнд:

Карны-бозны ул ничек эртә көлеп һәм нур коеп.

Шулай ук, әдип  Шиһабетдин Мәрҗәнине дә “бәһа җитмәс кыйбат шәхес” дип атый.

Чыкты ахры бездән дә бер бөтен кеше,

Яхшы аңлап, тәкьдир итү читен кеше;

Татарда да гыйрфан уты кабынганны

Күрсәтергә күтәрелгән бөтен кеше.

Г.Тукайның  әлеге шәхесләргә мөнәсәбәте уңай, аларны хөрмәт итә һәм безгә үрнәк итеп куя, аларга охшарга тырышыгыз дип өнди. Х.Ямашев белән Ш.Мәрҗәни XX гасыр башының уңай геройлары. Һәм алар безнең милли геройларыбыз, чөнки аларның халкыбыз, милләтебез өчен башкарган эшләре бихисап.

Бүгенге көндә дә татар милләте һәм аның милли хәрәкәте тирән кризис кичерә. 90 еллардагы милли күтәрелеш дулкынында ул чорда яшәгән буынның үткәндәге татар мәдәнияты белән кызыксынуы иң югары ноктасына җиткән булса, бүгенге көндә елдан- ел кире чигенү процессы бара. Моннан берничә ел элек кенә шәһәрдә үскән татар балалары татар мәдәниятен белмиләр дип кайгырсак, бүгенге көнгә бу процесс авылларга да үтеп керә башлады. Безгә үз милләтебезне саклап калу өчен,  моннан 100 ел элек Тукай күтәргән проблемаларны тормышка ашыру өстендә эшләргә кирәк. Куркып яшәгән кеше хөрмәткә лаек түгел. Шуңа күрә милләтебез белән, тел белән горурланырга кирәк.Сүземне йомгаклап, барлык татар халкына күңелемдә туган шигырь юлы белән мөрәҗәгать итәм:

Күңелләргә Тукай салган нурны

Югалтмыйча бүген саклап калыйк.

Көрәшергә вакыт бар бит әле,

Соңга калмыйк, кардәш,

Соңга калмыйк!

Хисамова Алия Илдар кызы

Лениногорск муниципаль районы Урмышлы урта мәктәбенең IX сыйныф укучысы

Фәнни җитәкче:  югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Хәбибуллина Рузалия Наил кызы

Кулланылган әдәбият исемлеге:

1Тукай Г.. Сайланма әсәрләр. Шагыйрь турында истәлекләр.-Казан:Татарстан Республикасы “Хәтер” нәш., 2002.

2.Яхин А.Г. Әдәбият дәресләре.- Казан:”Мәгариф” нәш., 2003

3.Гыйлаҗев Т.Ш. Әдәби мирас: тарих һәм заман.-Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2005.

метки: Тукать, Творчество, Алган, Ылысын, Гомера, Милла, Язмышы, Шигырьл

Сочинение на тему » Тукай в наших сердцах»

Сочинение на тему:

«Г.Тукай безнең күңелләрдә»

Работа ученицы 8 класса

Басыровой Линаре

Руководитель: Габдрахманова Р.Р.

Инша.

Г.Тукай безнең күңелләрдә.

Халык мәхәббәте — синең исемең,

Халык гомере — синең гомерең!

Габдулла Тукай…. Бармы икән безнең арада бу олы шагыйрь турында ишетмәгән, белмәгән кеше? Тукайның моңлы җырларын җырламаган, тылсымлы әкиятләрен тыңламаган, шигырьләрен яттан белмәгән бала…? Юктыр.

Әгәр дә дөньяда бик аз яшәп тә, күп эшләр эшләп киткән язучылар турында сүз бара икән, аның берсе, һичшиксез, Габдулла Тукай булыр. Уйлап карасаң, кызганыч тормыш, ятимлек михнәтләрен татыган, яшьли үлеп киткән шагыйрь язмышы бигрәк аяныч.

Тукай… Әлеге исемне ишеткәч, күңелдә төрле хисләр туа. Башлангыч сыйныфларда укыганда «Су анасы»н өйрәнеп, «Туган тел» шигырен ятлап,аның тормышы белән танышкан идек. Аның «Исемдә калганннар» әсәрен, » Шүрәле» поэмасын укыгач, миндә Тукай иҗатына соклану тагын да артты. Тукайның ачы язмышы белән таныш булмаган, аның иҗатына, тормышына сокланмаган бала юктыр, минемчә. Язмышның рәхимсез җилләре аны бик еш сагалап йөри. Өйдән — өйгә, кулдан — кулга күчә Тукай. Ата — анасын яшьли югалта, ятим кала. «Артык кашык» булып йөрергә кала аңа. Ләкин Тукай бернинди дә сынауларга бирешми, үз юлыннан кире чигенми. Ул үз тормышыннан бервакытта да зарланмый.

Дөньядан китеп барганда Тукайга нибары егерме җиде яшь кенә булган. Шулай яшь булуына карамастан, шагыйрь безнең йөрәккә мәңгегә кереп калган. Бөек Тукай безгә үлмәс әсәрләр калдырган. Ул безне акыллы, тыйнак, гадел булырга өйрәтә, табигатьне, анда булган бар тереклекне яратырга өнди. Аның әдәплелеккә, бөеклеккә, тәүфыйклыкка өндәгән шигырьләрен һич онытырга ярамый. Нинди генә шигырьләрен укыма, гади, аңлаешлы, хәтердә кала.

Әйе, Габдулла Тукай иҗаты — серле бакча кебек, могҗизалы ил. Ул үзенә чакырып тора. Аның әсәрләре шулкадәр кызыклы, мавыктыргыч, хәтта аерылып булмый,укыган саен укыйсы килеп тора. Аның иҗаты чынлап та — мәңгелек. Тукай татар милләте, татар халкы күңелендә бүген дә яши һәм яшәячәк! Аның иҗаты беркайчан да онытылмас, чөнки ул — бөек шагыйрь!

Һәр татарның йөрәгендә үз Тукае. Кемнәрдер аңа карап гыйбрәт ала, кемнәрдер соклана, кемнәрдер үрнәк итеп, аны бүгенге көннәрдә дә үз йөрәгендә йөртә.

1 стр., 496 слов

Тукай — минем яраткан шагыйрем

… эшкə өйрəтте. Тукай безне дөньяга танытты. Без … икенчесе – милли көй, милли моң. Уйлап карагыз әле. Габдулла Тукай сүзләренә җырлана торган “Туган тел”, “Туган авыл”, … шигырьлəре исə нинди генə hөнəр иялəре үстермəде! Димəк, без бəхетле, без Тукайлы халык. Тукай безне кеше итте, Тукай безне телле итте. Тукай безне …

Татарның һәр соравына

Үз Тукае җавап бирә.

Һәр татарның йөрәгендә

Үз Тукае шуңа күрә.

(Р. Харис)

Быел бөтен республикабыз, илебез халкы сөекле әдибенең 130 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бу барлык татар җиһанын туган телен, гадәт-йолаларын, тиешле нәтиҗәләр чыгару өчен бик мөһим ел дияр идем мин. Чыннан да татар әдәбияты үсешенә Габдулла Тукай кебек зур өлеш керткән башка каләм иясен табу кыен. Габдулла Тукай татар халкын илебездә һәм дөнья күләмендә танытуда илче хезмәтен үтәде дисәк тә, ялгыш булмастыр. Тукай дигәндә — татар халкы күздә тотыла, татарлар дип әйтүгә — Габдулла Тукай дигән шигъри исем аңга килә. ЧөнкиГабдулла Тукай шагыйрь генә түгел, бәлки халкыбызның теле дә, моңы да, рухы да, язмышы да. Бөек шагыйребезгә – 130 ел! Бу бик күп вакыт…

Без-ундүрт кенә ел яшәгән, сабыйлыктан яңа чыгып килүче буын булсак та, Тукаебызны һәр адымыбызда, хәтта киләчәгебездә дә тоябыз. Алай гына да түгел, без Тукайны, туган телебезне киләчәк буыннарга тапшыруда җаваплылык дияр идем. Чөнки без — Тукаебыз иҗатын өйрәнгән, аннан тәрбия алган татар балалары.

Татар халкының рухын, җан җылысын чагылдырган,үзе исән чакта ук бөеклеккә, халкы тарафыннан танылуга ирешкән Габдулла Тукай нибарысы 27 ел яшәп калган. Җиде ел иҗат утында янып, милләтенә тугры хезмәт итеп яшәгән шагыйрь. Сокланмаслыкмыни?! Сөекле шагыйребез тормышның бөтенавырлыгын күтәрә алган. Күңеле нык җәрәхәтле булса да, усаллык һәм үч шагыйрь йөрәгендә һичкайчан урын алмаган. Шуңа күрә милләте сөекле Тукаен һәрвакыт изге зат итеп санаган. Бу бүген дә шулай. Без аның истәлекләрен укып, бала чагының яктысын һәм караңгысын ачык аңлыйбыз

Габдулла кече яшьтән халык белән бергә атлый, аның аз-маз шатлыгын да, кайгы-хәсрәтен дә уртаклашып үсә. Ул-халык баласы. Иң авыр чакларда нәни Тукайга туган халкы үз җылысын бирә, аны үз канаты астына ала.

Мин дә татар булуым белән, Тукай кебек бөек шагыйрь иҗатын белүем белән горурланам.

Һәр апрель аен — Тукай аен олы хөрмәт белән көтеп алабыз. Синең гомерең нәкъ умырзая чәчәге кебек кыска булды. Әмма иҗат иткән әсәрләрең — мәңгелек!

Синең алдыңда баш иябез, бөек Тукай!

МОЙ ЛЮБИМЫЙ ПИСАТЕЛЬ

«Родной язык — святой язык, отца и матери язык

Как ты прекрасен!

Целый мир в твоём богатстве я постиг!»

Я родилась и живу в прекрасной Республике Башкортостан. По национальности я- татарка. В нашей школе есть все условия для изучения родного языка. Я изучаю татарский язык и очень люблю читать сказки, особенно татарские. Мой любимый писатель — Габдулла Тукай. Жил он всего лишь 27 лет. Но он оставил нам свои замечательные стихи и сказки. Он является гордостью татарского народа, сделал много для развития татарского языка. На уроках мы читаем стихи, сказки Габдуллы Тукая. Он написал сказку «Водяная», «Шурале», «Сказка о Козе и Баране», «Гали и коза»… и стихи: «Родной язык- святой язык»…

Свои сказки Тукай создавал на основе сказаний народа. Героем многочисленных татарских сказок был — Шурале — леший. Тукай написал замечательную сказку «Шурале». Шурале — это существа, чем-то напоминающие леших, лесные духи. И вовсе не безобидные! Прямо сказать, чудовища! Только в уме смекалистому человеку они, к счастью, значительно уступают. Мы узнаём, прочитав сказку, как догадливый дровосек обманул шурале. И сделал это так, как во многих сказочных сюжетах люди умудряются перехитрить чудовищ. Как именно? А не скажу, сказку читайте!

Сказка «Водяная» учит тому, что нельзя красть вещи у людей, брать чужие вещи без спроса, необходимо возвращать найденные вещи их владельцу. Мальчик купается в речке и скоро выходит из речки, прячется за кустом и видит, что на берегу сидит страшная женщина, а в её руках – золотая расчёска. Она расчесала свои волосы и нырнула в воду, оставив расчёску на берегу. А мальчик взял расчёску и быстрее побежал домой, но вскоре водяная ,заметив пропажу, погналась за мальчиком. Вернувшись домой, мальчик рассказывает маме о находке. Водяная приходит ночью и кричит, чтоб вернули ей расческу. Мама выбрасывает ее в окно и водяная уходит. С тех пор мальчик чужого больше не трогает.

Мы с классом ходили в библиотеку в день рождения Тукая. Там поставили небольшой спектакль. На время стали героями сказок Тукая. Я играла девочку из стихотворения «Малыш и бабочка». Нам очень понравилось инсценировать сказки поэта.

Народ чтит память Тукая. Его имя живет в названиях улиц, школ и библиотек. В нашем селе тоже одна из улиц названа в его честь.

Учительница рассказала, что по сюжету поэмы создан балет «Шурале» (композитор — Фарид Яруллин). Под музыку из этого балета катались советские фигуристы Елена Волкова и Олег Васильев, чемпионы мира 1980 г. А фигурка шурале хорошо видна на памятнике Габдулле Тукаю в городе Набережные Челны.

Хотя он мало прожил в этой жизни, оставил нам много замечательных стихов и сказок, которых хочется читать и читать. И вам советую ознакомиться с произведениями великого татарского поэта!

Республиканский конкурс сочинений «Пою мою республику», посвящённый Дню Республики

Тема творческой работы : «Пою мою республику»

Сочинение: «Мой любимый писатель»

Автор: Балагутдинова Элина,

обучающаяся 4 а класса Муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения средняя общеобразовательная школа №1 с.Верхние Татышлы муниципального района Татышлинский район Республики Башкортостан.

Учитель: Валиева Ирина Фагиловна

2016 г.

Укучыларыбыз иҗаты

Баландыш төп мәктәбе укучыларының Габдулла Тукай турында язган инша һәм шигырьләре

Яз җиттеме, без Тукай белән рухланып аңа табынып яши башлыйбыз. Табигый ки, чөнки аны безгә язлар алып килгән, язлар алып киткән. Үзенең әз генә ятим һәм бәхетсез гомерендә дә ул халыкчан, үлемсез һәм бәяләп бетергесез зур иҗатын калдырган. Шуңа да без аны олылап искә алып, бу көннәрдә мәйданнарга чыгабыз, һәйкәленә…

Баландыш төп мәктәбе укучыларының Габдулла Тукай турында язган инша һәм шигырьләре

Яз җиттеме, без Тукай белән рухланып аңа табынып яши башлыйбыз. Табигый ки, чөнки аны безгә язлар алып килгән, язлар алып киткән. Үзенең әз генә ятим һәм бәхетсез гомерендә дә ул халыкчан, үлемсез һәм бәяләп бетергесез зур иҗатын калдырган. Шуңа да без аны олылап искә алып, бу көннәрдә мәйданнарга чыгабыз, һәйкәленә чәчәкләр салабыз, каберен зиярат кылабыз, аңа багышлап шигырь-хикәяләр язабыз. Баландыш төп мәктәбе укучылары да безгә аның турында шигырьләр, иншалар язып җибәргән. Хөрмәтле укучылар, бәйрәм күчтәнәче итеп, Баландыш төп мәктәбе укучыларының һәм шигъри җанлы авторларыбызның иҗат җимешләрен тәкъдим итәбез.

Без — Тукай оныклары!

Җырлап торам,торган
җирем тар булса да,
Курыкмыйм, сөйгән халкым бу татар булса да.
(Габдулла Тукай. «Бер татар шагыйренең сүзләре»)

Гасырлар узгач та, исеме онытылмаган шәхесләр сирәк.Нинди генә чорлар булмасын,тормыш ничек кенә үзгәрсә дә, үз милләте, теле, халкы өчен җан аткан кешеләр беркайчан да онытылмый.Татар халкын башка милләтләр белән тиң күрергә теләгән кешеләр арасында, әлбәттә, Габдулла Тукай да бар.Татар әдәбиятының чишмә башы -Тукай иҗаты. Ул — халык улы. Габдулла Тукай — татар әдәбиятының күренекле шагыйре, әкиятчесе, журналисты. Үзенең зирәклеге, тирән фикерләве, фәлсәфи карашы белән аерылып торган шәхес.

Күңел берлән сөям бәхтен татарның,
Күрергә җанлылык вакытын татарның.
Татар бәхте өчен мин җан атамын:
Татар бит мин,үзем дә татармын, — дип язды ул «Үз-үземә» дигән шигырендә.

Үзе яшәгән елларны Тукай бер генә игътибарны җәлеп итә торган вакыйгага да битараф калмый. Ул курыкмый, түрәләргә тел-теш тидерүдән дә курыкмый. Тукай милләтебезнең кол булып яшәвенә хурлана, аның бәхетле итеп күрергә тели.

Кайчан соң, и фәкыйрь милләт бәһарең!
Кайчан китәр кичең, килер кәһарең, — дип ачына ул «Көз» әсәрендә.

Әйе, бүген татар халкына Тукаебыз кыюлыгы, гаделлеге, фидакарьлеге җитми! Ә бит Тукай халык үзенең бәхетен, тату, дус булганда, бер максатка бердәм генә барганда таба алачагын күрсәтте! Нишләп соң без үз телебезне яклап, Тукай кебек батырлыклар эшләргә ашкынмыйбыз? Нишләп соң без җаваплылыктан качабыз?
Тукай бит үз бәхетен тулаем милләт бәхете белән тәэмин ителә дип инанды. Бу аның халык белән үзен бербөтен итеп каравы иде. Ул татарның бетүенә, җәберләнеп яшәвенә ихлас әрнеде. Тукай үзенең «Милләткә» шигырендә:

Бар уем кичен-көндез сезнең хакта милләтем,
Саулыгың-минем саулык, авыруың-минем авыруым.

Әйе, Тукай, чынлап та, татар бәхете өчен, милләт язмышы өчен җан аткан шагыйрь, көрәшче шагыйрь, милли шагыйрь. Ул-безнең горурлыгыбыз, илһам чишмәбез. Без — бүгенге буын — аның дәвамчылары, Тукай оныклары, аның юлын дәвам иттерүчеләр, туган телне саклаучы һәм яклаучылар…

Алисә Шакирова, 6нчы сыйныф укучысы.

Тукай иҗаты үлемсез!

Габдулла Тукай — үзенең шигырьләре белән кешеләрне таң калдырган шагыйрь. Аның шигырьләрен балалар да, олылар да бик яратып укый. Без балачактан ук Габдулла Тукайның шигырьләрен укып, ятлап үсәбез. «Туган тел» шигыре белән телебез ачыла,аның бишек җырлары кечкенәдән күңелебезгә үтеп керә. «Бала белән күбәләк» не яратабыз, инде үсә төшкәч, «Акбай»ны сөйлибез. «Шүрәле»се белән җенләнәбез. «Су анасы» төшләргә кереп йөдәтә. Бу нилектән шулай икән? Минемчә, Тукайның гади һәм сабыр булуында, кешеләргә ачу-нәфрәт сакламаска өйрәтүендәдер. Аның күңеле — нәкъ безнең сабыйлар күңеле төсле.Үзенең уй-фикерләрен, теләкләрен ул шигырь юлларына тезә. Шул шигырьләр безне эшкә өнди, эш беткәч уйнарга өйрәтә.

Миңа Тукайның шигырьләре бик ошый. Алар мине канатландыра һәм татар әдәбиятына, халкыма мәхәббәт уята.

Быел Тукайның тууына 130 ел тула. Аның исемен мәңгеләштерү максатыннан, яңа һәйкәлләр куела, мәктәпләрдә кызыклы чаралар уза, музейлар яңартыла, күргәзмәләр ачыла.

Тукай исеме Татарстан чикләрен үтеп, чит шәһәрләрдә дә горур яңгырый, дөнья буйлап «Тукай» корабы йөзә. Тукай — халыкның йөрәк тибеше. Аның иҗаты үлемсез!

Резеда Йосыпова, Баландыш төп мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы.

Шигърияткә изге юл ачкан

Халык җырлары-халкымыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер…
Г.Тукай.

Халкым җырларына
бәһа биреп,
Энҗе якутлар дип
көйләдең.
Бабаларның җәүһәр
мирасларын
Раушан көзгесенә
тиңләдең.

Халкым җырларына
мәхәббәтең,
Туган телгә сөю
уяткан.
Әдәбиятның кайнар
чишмә башы-
Шигърияткә изге юл
ачкан…
Азалия Заһидуллина,
5 нче сыйныф
укучысы

Туган телем

Туган телем — назлы
гөлем,
Минем алтын
бишегем.
Туган телем ачты миңа
Гыйлем — белем
ишеген.

Туган телдә
аңлашабыз,
Шатлык та ул, сөенеч.
Тел белмәгән һәрбер
бала
Милләт өчен көенеч.

Туган телем — изге тел
ул,
Аны белү бик кирәк;
Туган телне
кадерләсәк,
Тормышта булыр
терәк.
Назлыгөл
Гайнетдинова,
1 нче сыйныф
укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

a2ec74156ccb74d31d55c59c4074ad2d_XL

Җәй көнендә

Каты эссе. һава бөркү. Кыза дөнья, сабыр җитми,
Җил исми аз гына да, бер генә яфракны селкетми.

Корылык һәр урыннарда. Кибә вак-вак кына күлләр,
Шиңәргә йөз тота кырда үләннәр, чәчкәләр, гөлләр.

Агачлар астына сыгъна балалар барчасы бергә,
Алай да булмаса, барсы төшәләр сикрешеп күлгә.

Алар ап-ак балыклар күк йөзәләр иртәдән кичкә
Кадәр шунда, туңып бетмичә ярга чыкмыйлар һич тә.

Менә шунда кисәктән йөзгә бернәрсә тиеп китте;
Сабамы, нәрсәдер, салкынчарак бер җил сөеп китте.

Якын урманның артында яшеннәр ялтырый аз-аз,
Ерактан, әллә кайдан, иштелә күк күкрәгән аваз!

Сыгъна — сыгына, сыена.
Саба — таң җиле.

Иртә

Иртә. Дөнья җанлана,
Мәшрикъ ягы аллана,
Кояш чыгып, нурлары
Төшеп җиргә ялгана.

Яктыра кала. Урамнар,
Кырлар, якын урманнар,
Таулар, багълар, бакчалар
Нурга гарык булганнар.

Торды халык, уянды:
Шау-шу һәрбер төшләрдә;
Көтү-көтү менмәктә
Күккә җитез кошлар да.

Шушы вакыт балалар
Мәктәп таба баралар;
Букчалары артында,
Алар гыйлем дәртендә.

Мәшрикъ — көнчыгыш.
Гарык булу — чуму.

Карлыгач

Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын
Оя итте минем сөйгән Карлыгачым.

Ул көн буе аузы берлән балчык ташый,
Балчык берлән матур итеп оя ясый.

Күп эшләде иренмичә; бара-бара
Чыгарды ул матур-матур балалар да.

Ачыксалар Карлыгачның балалары,
Чебен-черки тотып кайта аналары.

Карлыгачым ямьсез озын кара төндә
Каты йоклый оясында, алмый тын да.

Бер канатының астына тыга башын,
Уянмый ул,- бөтен кеше тавышлансын.

Күк күкрәсен, ялтыр-йолтыр килсен яшен,
Төн буена нинди каты җил исмәсен,-

Ни булса да, бары да бер аның өчен, —
Уянмый ул, селкетми дә борын очын.

И матур! мин янмас идем — яндыручы булмасаң;

Таммас иде җиргә яшьләр — тамдыручы булмасаң!

Бер минутта ташлар идем бу томанлы моңнарны, —

Син мине мескен кыйлып моңландыручы булмасаң!

Дулкынланмас, болганмас та иде гыйшкың диңгезе, —

Көчле җил төсле, әгәр син болгандыручы булмасаң!

Юаныр идем бераз кояшка йә айга карап, —

Матурлыгың белән аларны каплаучы булмасаң!

Кыргыйлыкны ташлар идем, — мине үзеңә тартып,

Җир йөзендәге бөтен нәрсәгә каршы куймасаң!

Дәрвиштәй, аллага чын күңелдән кол булыр идем, —

Тәшвиш белән күңелемне аздыручы булмасаң!

Хәсрәтемнән кайвакыт үз-үземә кул сузмас идем, —

Үземне үземә дошманландыручы булмасаң!

Кайвакыт мәҗнүндәй көлмәс һәм шатланмас идем, —

Син агач ат өстенә атландыручы булмасаң!

Язганнарым бераз шигырьгә охшар иде, —

Һәр каләм тотканда истән тайдыручы булмасаң!

Көзге җилләр

Яктырак йолдыз янадыр, төн кара булган саен;
Ядыма тәңрем төшә, бәхтем кара булган саен.
(Русчадан.)

Көзге төн. Мин йоклый алмыйм. Өй түрендә җил җылый;
Җил җыламый, ач үлемнең куркусыннан ил җылый.

— Иң сөекле эшче әүладым быел ач калды,- дип,
Изге, шәфкатьле анабыз — мәрхәмәтле җир җылый.

Куйса монда корткалар төшкән тешен алтын белән,
Бер телем икмәк дип анда назлы нечкә бил җылый!

Бер сынык юктан гына үлгән таза ирләр күреп,
Җан алырга кызганудан анда Газраил җылый.

Тилмереп торса бу ачлар, безгә бәйрәмнәнни ямь?!
Мәркадендә чөнки Ибраһим вә Исмәгыйль җылый.

Көлсә монда тук вә ихлассыз халык тәкбирләре,
Һәр ишеткән җан җыларлык — андагы тәкбир җылый.

Көзге төн, ямьсез, караңгы… Өй түрендә җил җылый,
Җил — хәбәр ул: ач үлемнең куркусыннан ил җылый!

* Корбан гаете алдыннан язылган иде. (Г. Тукай искәрмәсе.)
Әүлад — балалар.
Мәркад — кабер.

«Сөй гомерне…»

Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын,
Без үләрбез, билгеле, тик үкенечкә калмасын.

Киң күңелле бул эчеңнән, мыскыл ишетсәң, «вак» диген,
Таптасыннар, хурласыннар, тик җаның хурланмасын.

Кошларга

Курыкмагыз, кошлар, күреп сез яныгызда мин барын;
Мин тимәм сезгә, фәкать сайравыгызны тыңларым.

Җырлагыз сез күңлегезгә тәңре нәрсә салганын;
Мылтыгым да юк янымда, юк шулай ук ауларым.

Бик тынычлап сайрагыз сез, мин тимим, сезгә тимим;
Әллә иркендә торуның кадрене белмимме мин?!

Курыкмагыз- яхшы беләм, мин һич тә сезне ауламам;
Сайрагыз, тыңлап торырмын, тын да алмам, шауламам.

Күңел

Инкисар ит гадәтеңчә, ян, күңел, сызлан, күңел!
Күп сөекледер бөтеннән — тәңрегә сынган күңел.

Һәр минут миннән тели дөнья күңел җимешләрен,
Нәрсә пешсен, булса ялкынсыз күңел, сүнгән күңел?

Алга сәүкъ ит сахибеңне, бул чыдауда таш кеби,
И фәләкнең төрле-төрле золменә күнгән күңел!

Ялтыра, яктыр — килешсен калебе саф шагыйрә,
И моңарчы төрле тап-тутларга өртелгән күңел!

Шундый гали мотлабың — мең җан бирергә урны бар,
И югарылык белән типкән вә селкенгән күңел!

Игътиля итсәң, канатың ач, — вакыт җитте бугай, —
И тумыштан гарше әгъляләргә җилкенгән күңел!

Син йоларсың һәр һәлакәттән — ышаныч бар сиңа,
Яр читендә торганымда ярдәмең булган күңел!

Яхшы аңла: юк сафа инсанлыгыңны җуймыйча,
И шуны саклау юлында күп газапланган күңел!

Инкисар ит — кител, сын.
Алга сәүкъ ит сахибеңне — хуҗаңны алга таба этәр.
Фәләк — язмыш, күк.
Золменә — изүенә.
Калебе саф шагыйрә — саф күңелле шагыйрьгә.
Гали мотлабың — бөек теләгең, максатың.
Игътиля итсәң — югары ашсаң.
Гарше әгъляләргә — югары күкләргә.
Сафа — рәхәт, күңеллелек.
Инсанлыгыңны — кешелегеңне.

Чыршы

Саргаядыр көз көнендә һәр агач яфраклары;
Юк яшеллекләр хәзер, урман вә сахра сап-сары.

Саргая таллар, усаклар, алмагачлар һәм каен;
Хәстә төсле, арта сары төс аларда көн саен.

Үз төсен үзгәртми саклаучы арада берсе бар:
Көз көне һәм кыш буе саргаймый торган чыршы бар.

Яз хәбәре

Килде Ак диңгезнең артыннан очып бер карлыгач,
Кунды да ул сайрады, сайлап үзенә бер агач:

«Күпме, февраль, каш җыерсаң һәм ачулансаң да син,
Барыбер, ди, җитте яз һәм рухына кышның ясин».

Яз җитәдер, файда юктыр, күпме гайрәтләнсә март,
Халкыбыз сүзе буенча, гәрчә март итсә дә «шарт!»

Яуса да карлар, табигать эшли инде үз эшен;
Тиздән иснәрбез кызыл, ал-гөл чәчәкләрнең исен.

Яңгыр

(Русчадан)

Былчыракта яңгыр артыннан балалар йөгрешә,
Кычкыралар: «Җиргә, дип, алтын төшә! алтын төшә!»

— Шауламагыз, и балалар! Без җыярбыз барчасын,
Тиз ул алтыннарны амбарга төярбез барчасын.

Тик җыярбыз юл буе шыгрым тулы йөкләр көе,
Бар келәтләр туп-тулы хуш исле орлыклар кәе!

Буш вакыт

Безгә ят-чит телдәге изге фикерне тәрҗемә
Биш вакытта биш намаз күк керде инде фарзыма.

Бу «Толстой сүзләре»н дә хасладым буш вакътыма,
Күп вакыт моңлы күңелнең саф, аяз, хуш вакътына.

Әйтмәгез: «Ул — иске сүз, «Гайнел-гыйлем»дә күп иде»,
Әйтсәгез, сездән сорыйм мин: бездә нәрсә юк иде?!

Фарзыма — мәҗбүри гадәтемә.
Хаслау — багышлау.

Шүрәле

I

Нәкъ Казан артында бардыр бөр авыл — Кырлай диләр;
Җырлаганда көй өчен «тавыклары җырлай» диләр.
Гәрчә анда тугъмасам да, мин бераз торган идем,
Җирне әз-мәз тырмалап, чәчкән идем, урган идем.
Ул авылның, — һич онытмыйм, — һәр ягы урман иде,
Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде.
Зурмы? дисәң, зур түгелдер, бу авыл бик кечкенә,
Халкының эчкән суы бик кечкенә — инеш кенә.
Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава,
Җил дә вактында исеп, яңгыр да вактында ява.
Урманында кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк;
Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк.
Бик хозур! рәт-рәт тора, гаскәр кеби, чыршы, нарат;
Төпләрендә ятканым бар, хәл җыеп, күккә карап.
Юкә, каеннар төбендә кузгалаклар, гөмбәләр
Берлә бергә үсә аллы-гөлле гөлләр, гонҗәләр.
Ак, кызыл, ал, сап-сары, зәңгәр, яшелдән чәчкәләр;
Һәр тарафка тәмле исләр чәчкәли бу чәчкәләр.
Үпкәлиләр чәчкәләрне төрле төсле күбәләкләр килеп,
Киткән булып, тагын да шунда чүгәләп.
Бервакыт чук-чук итеп сайрый ходайның кошлары;
Китә җаннарны кисеп, ярып садаи хушлары.
Монда бульварлар, клуб һәм танцевальня, цирк та шул;
Монда оркестр, театрлар да шул, концерт та шул.
Зур бу урман: читләре күренмидер, диңгез кеби,
Биниһая, бихисаптыр, гаскәри Чыңгыз кеби.
Кылт итеп искә төшәдер намнары, дәүләтләре
Карт бабайларның, моны күрсәң, бөтен сауләтләре.
Ачыла алдында тарихтан театр пәрдәсе:
Аһ! дисең, без ник болай соң? Без дә хакның бәндәсе.

II

Җәй көнен яздым бераз; язмыйм әле кыш, көзләрен,
Алсу йөзле, кара кашлы, кара күзле кызларын.
Бу авылның мин җыен, мәйдан, сабаны туйларын
Язмыймын куркып, еракларга китәр дип уйларым…
Тукта, мин юлдин адашканмын икән бит, күр әле,
Әллә ник истән дә чыккан, сүз башым бит «Шүрәле».
Аз гына сабрит әле, и кариэм! хәзер язам;
Уйласам аулымны, гакълымнан да мин хәзер язам.

III

Билгеле, бу кап-кара урманда һәр ерткыч та бар,
Юк түгел аю, бүре; төлке — җиһан корткыч та бар.
Һәм дә бар монда куян, әрлән, тиен, йомран, поши,
Очрата аучы булып урманда күп йөргән кеше.
Бик куе булганга, монда җен-пәриләр бар диләр,
Төрле албасты, убырлар, шүрәлеләр бар диләр,
Һич гаҗәп юк, булса булыр, — бик калын, бик күп бит ул;
Күктә ни булмас дисең, — очсыз-кырыйсыз күк бит ул!

IV

Шул турыдан аз гына — биш-алты сүз сөйлим әле,
Гадәтемчә аз гына җырлыйм әле, көйлим әле.
Бик матур бер айлы кичтә бу авылның бер Җегет
Киткән урманга утынга ялгызы бер ат җигеп.
Тиз барып җиткән Җегет, эшкә тотынган баргач ук,
Кисә башлаган утынны балта берлән тук та тук!
Җәйге төннең гадәтенчә төн бераз салкын икән;
Барча кош-корт йоклаган булганга, урман тын икән.
Шундый тын, яхшы һавада безнең утынчы исә
Алны-артны, уңны-сулны белмичә утын кисә.
Балтасы кулда, Җегет эштән бераз туктап тора;
Тукта, чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра.
Сискәнеп, безнең Җегет катып кала аягүрә,
Аңламастан, каршысында әллә нинди «ят» күрә.
Нәрсә бу? Качкынмы, җенме? Йә өрәкме, нәрсә бу?
Кот очарлык, бик килешсез, әллә нинди нәрсә бу!
Борыны кәп-кәкре — бөгелгәндер тәмам кармак кеби;
Төз түгел куллар, аяклар да — ботак-тармак кеби.
Ялтырый, ялт-йолт киләдер эчкә баткан күзләре,
Кот очар, күрсәң әгәр, төнлә түгел — көндезләре.
Яп-ялангач, нәп-нәзек, ләкин кеше төсле үзе;
Урта бармак буйлыгы бар маңлаенда мөгезе.
Кәкре түгелдер моның бармаклары — бик төз төзен,
Тик килешсез — һәрбере дә ярты аршыннан озын.

V

Бик озак торгач карашып, күзне күзгә нык терәп,
Эндәшә батыр утынчы: «Сиңа миннән ни кирәк?»
— Бер дә шикләнмә, Җегет, син; мин карак-угъры түгел,
Юл да кисмимен, шулай да мин бигүк тугъры түгел.
Гадәтем: ялгыз кешеләрне кытыклап үтерәм;
Мин әле, күргәч сине, шатланганымнан үкерәм.
Тик кытыкларга яралгандыр минем бармакларым;
Булгалыйдыр көлдереп адәм үтергән чакларым.
Кил әле, син дә бераз бармакларыңны селкет, и
Яшь Җегет! Килче икәү уйныйк бераз кети-кети.
— Яхшы, яхшы, сүз дә юктыр, мин карышмый уйныймын.
Тик сине шартымга күнмәссең диеп мин уйлыймын.
— Нәрсә шартың, сөйлә, и бичара адәмчеккенәм?
Тик тизүк уйныйкчы, зинһар, нәрсә кушсаң да күнәм.
— Сөйлием шартымны сиңа, яхшы тыңлап тор: әнә
Шунда бар ич бик озын һәм бик юан бер бүрәнә.
Мин дә көч-ярдәм бирермен: әйдә, иптәш, кузгалыйк,
Шул агачны бергә-бергә ушбу арбага салыйк.
Бүрәнәнең бер очында бар әчелгән ярыгы,
Шул җиреннән нык кына син тот, и урман сарыгы!
Бу киңәшкә Шүрәле дә күнде, килмичә кире,
Китте кушкан җиргә, атлап адымын ире-ире;
Куйды илтеп аузын әчкән бүрәнәгә бармагын,-
Кариэм, күрдеңме инде яшь Җегетнең кармагын!
Суккалыйдыр балта берлән кыстырылган чөйгә бу,
Хәйләсене әкрен-әкрен китерәдер көйгә бу.
Шүрәле тыккан кулын — селкенмидер, кузгалмыйдыр,
Белми инсан хәйләсен — һич балтага күз салмыйдыр.
Суккалый торгач, ахырда чөй чыгып, бушап китеп,
Шүрәленең бармагы калды кысылды шап итеп.
Сизде эшне Шүрәле дә: кычкыра да бакыра,
Сызлана һәм ярдәменә шүрәлеләр чакыра.
Хәзер инде Шүрәле безнең Җегеткә ялына,
Тәүбә итә эшләреннән, изгелеккә салына:
— Син бераз кызган мине, коткарчы, и адәмгенәм;
Мондин ары үзеңә, угълыңа, нәслеңгә тимәм.
Башкалардан да тидермәм, ул минем дустым диеп,
Аңгар урманда йөрергә мин үзем куштым диеп.
Бик авырта кулларым, дустым, җибәр, зинһар җибәр; —
Шүрәлене рәнҗетүдән нәрсә бар сиңа, ни бар?
Тибрәнә дә йолкына, бичара гакълыннан шаша;
Шул арада яшь Җегет өйгә китәргә маташа.
Ат башыннан тоткан ул, бу Шүрәлене белми дә;
Ул моның фөрьядларын асла колакка элми дә.
— И Җегет, һич юк икәндер мәрхәмәт хиссең синең;
Әйтче, зинһар, мәрхәмәтсез! кем син? исмең кем синең?
Иртәгә килгәнче дустлар тәндә җаным торса гәр,
Шул фәлән атлы кеше кысты диермен сорсалар.
— Әйтсәм әйтим, син белеп кал: чын атым — «Былтыр» минем.
Бу Җегет абзаң булыр бу, бик белеп тор син, энем!
Шүрәле фөрьяд итәдер; аудан ычкынмак була
Һәм дә ычкынгач, Җегеткә бер-бер эш кылмак була.
Кычкыра: «Кысты, харап итте явыз «Былтыр» мине,
Аһ, үләм бит, бу бәладән кем килеп йолкыр мине?»
Иртәгесен шүрәлеләр бу фәкыйрьне тиргиләр:
— Син җүләрсең, син котырган, син тилергәнсең, — диләр.
Әйтәләр: «Кычкырма син, тиз яхшылык берлән тыел!
И җүләр! кысканга былтыр, кычкыралармы быел!?»

Гонҗә — ачылып җитмәгән чәчәк.
Садаи хуш — ягымлы тавыш.
Нам — исем.
Сауләт — батырлык.
Сабрит — сабыр ит.
Кариэм — укучым.
Инсан — кеше.
Фөрьяд — зарланып елау.
Асла — һич тә.

Кемне сөяргә кирәк?

Белү мөшкил — кирәк кемне сөяргә?
Үзең аусаң да, аудармый сөяргә?

Син үлсәң (бет!), сине кем кызгана соң?
Синең зәхмеңгә кемнәр сызлана соң?

Бу дөньяда сине кем иркәли соң?
Бәлаләрдән сине кем киртәли соң?

Синең соң хәсрәтең кемнәргә хәсрәт?
Гамеңнең кәсрәте кемнәргә кәсрәт?*

Кеше сатмас кеше тапмак асатмы?
Сине соң кайсы дуст дошманга сатмый?

Синең якты көнең кемнәргә тансык?
Кирәксә, яшь җиренә кара кан сык!

Сине кемнәр генә туйдырмый бер дә?
Күңелсез хәлгә кем куйдырмый бер дә?

Кем үлчи барыйшын синең барыйшка?
Бөтен сүзен, эшен синең карышка?

Тырышма, эзләмә юкны әрәмгә,
Табылмас — юк! Әрәм җәһдең, әрәм лә.

Сиңа, дустым, бу сүз ахыргы сүзем:
Үзеңне сөй! Ярат үзеңне үзең!

*Зур кайгың кемнәргә генә зур булып күренә соң?
Мөшкел — читен.
Зәхмеңгә — җәрәхәткә, авыруга.
Барыйшып (барышып) — файдасын.
Җәһдең (җәһедең) — тырышлыгың.

Яз галәмәтләре («Язлар җитте…»)

Язлар җитте, карлар эри башладылар,
Толыплылар толыпларын ташладылар;
Киемсезләр иркен йөри башладылар,
Тунсызларга нурлы көннәр килде имди.

Ката, чана табаннары ял итәләр,
Шылтыр-шылтыр юлдин арбалар китәләр.
Трантаслар, велосипид, кареталар
Урамнарны чуарлыйлар бер-бер имди.

Каткан, тунган агачларны хәзер кара:
Һәрбересе яшәрешеп яфрак яра;
Бу урманнар бакча булыр бара-бара,
Һәр агачта сандугачлар сайрар имди.

Җиде кат боз астындин чыгар бака,
Баткакларга, балчыкларга бата-бата;
Куе камыш арасындин бака-бака:
«Бака-кака, бака-кака»,— диер имди.

Шул бакалар ярга чыгып бакылдаша,
Берсен берсе аңлашмыйча такылдаша;
Әллә нәрсә киңәшәләр, акыллаша:
Ахры, мантыйк укыганнар бунлар имди.

Кышлар үтеп, яз көннәре килер исә,
Сәхраләрдә йомшак сәба җиле исә;
Аһ, бу көннәр гамькин күңелләрне кисә,
Үткән гомер бер-бер искә төшә имди.

Дәрьяларда бозлар ага тау-тау булып,
Һаваларда кошлар оча болыт-болыт;
И ходаем, фазлең берлә көнне җылыт,
Үлгән дөнья яңа җаннар алсын имди!

Бака-бака— (бага-бага), карый-карый.
Мантыйк — формаль логика.
Сәба җиле — таң җиле.
Гамькин — кайгылы.
Фазлең берлә — рәхмәтең белән.

Бер татар шагыйренең сүзләре

Җырлап торам, торган җирем тар булса да,
Куркъмыйм, сөйгән халкым бу татар булса да;
Күкрәк биреп каршы торам, миңа милләт
Хәзерге көн мылтык-ук атар булса да.

Уңга, сулга аумыйм, һәнүз алга барам,
Юлда манигъ күрсәм, тибәм дә аударам;
Каләм кулда була торып, яшь шагыйрьгә,
Мәгълүмдер ки, курку берлән өркү харам.

Шикләнмибез дошманнарның көчендин без,
Бүгенге көн Гали, Рөстәмнәргә тиң без;
Шагыйрь гомре хәсрәт, кайгы күрсә күрер,—
Дулкынланмый тормый ич соң өлкән диңгез.

Яхшылыкка эреп китәм — балавыз мин,
Мактап сөйлим изге эшне — бал авыз мин;
Бер яманлык күрсәм, сүгәм, мактый алмыйм! —
Ул тугърыда бик явыз, ай-һай, явыз мин!

Яманлыклар тәмам мине котырталар,
Таяк берлә гүя корсакка төртәләр,—
«Нигә болай?» «Ярамый», — дип сөйләндереп,
«Тфү, чортлар! ахмаклар!» — дип төкертәләр.

Әгәр атса нахак җиргә бер-бер рами
Мине, димим: «Дуст, бу рәмьиң һич ярамый»*.
«Яңлыш аттың, иптәш, кире ал, дип, угың», —
Дустлык итәм, кадалганына карамый.

Ачы булгач күплем, шигърем ачы чыга,
Бәгъзан пешкән дип уйласам да — чи чыга;
Очырмакчы булсам былбыл күкрәгемнән,
Әллә ничек! — мыр-мыр итеп мәче чыга.

Мактаулыдыр аллы-гөлле нәрсә төсе, —
Тәмле нәрсә була күбрәк ачы-төче, —
Шулай итеп, ачы-төче язсам да мин,
Чыкса кирәк яхшы ниятемнең очы.

Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам,
Әкрен-әкрен югарыга үрләп барам;
Тау башына менеп кычкырмакчы булсам,
Биек җир бит, егълырмын дип шүрләп калам.

Максуд җитәр: бара торгач — юл кыскарыр;
Әллә кайда яткан хиссият кузгалыр;
Бөкре түгел, төзәлергә кабер көтмим,
Тәңрем фәйзы минем күңлемгә эз салыр.

*Әгәр дә берәр укчы миңа тиешсезгә ук атса,
«Дус, бу угың һич ярамый», — дип әйтмим
Һәнүз — һаман.
Манигъ — тоткар, киртә.
Бәгъзан — кайбер чакта.
Хиссият — тойгылар.
Фәйэы — рәхмәте.

*****

Авыл җырлары

Бишенче көлтә

Мәкәрҗәгә баралар тәтәйләрнең ирләре;
Шушы вакыт тәтәйләрнең җөреп калган көннәре.

Таптамагыз, и тәтәйләр, Бакыр бабай бакчасын;
«Уйнаш»тагы яман күздән ходай үзе сакласын.

Җаңа бистә кызлары чигү чигә акчага;
Бу вахытта шулар җөри Ботански бакчага.

Кушмый ишан капкасы, нарат икән тактасы;
Нарат булмый нәрсә булсын, бар да донос акчасы.

Безнең урам — таш урам, ташу ага басудан;
Сакалына хөрмәт беткәч, милләт сата ачудан.

Бәдәлчеләр-мәккәчеләр җөри Казан шаулатып;
Бер сөяккә унлап эт бар, чәйнәшәләр даулашып.

Ике туры ат җиктердем, берсен сыңгар тәртәгә;
Баш хәерче Моратлары чыкмый ята Мәккәдә.

Шауладык без — «шуу!» иттек, кузгалдык без — «дуу!» иттек;
Эшсезлектән, эч пошканнан эшсез картка туй иттек.

Камил мәхзүм җырлап җөри борнын түбәнгә салып;
Ала карга кунып сайрый тел очларына басып.

*****

Ай һәм кояш

Һималая тау өстендә алтын бишек,
Кояш йоклый һәр кич саен шунда тешен;
Җил төн буе йоклаганын саклап тора,
Тирбәтә һәм өстен-башын каплап тора.

Йокысыннан Кояш ничек уяндисә,
Җил шул вакыт җилбер-җилбер итеп исә;
Исә-исә бөтен дөнья буе китә:
Торыгыз! — ди,— уянырга вакыт җитә!

Торып чыккач шул бишектән Кояш агай,
Анда кереп йоклый инде энесе Ай:
Йоклый шунда йолдызлар да өелешеп,
Оядагы йоклап яткан кошчыклардай.

Каты йоклап Ай бишектә мәгърибкәчә,
Торып чыга, көлеп җиргә нурын чәчә;
Кояш һәм Ай — ике туган агай-эне —
Менә шулай дустлык берлән нәүбәтләшә.

Уяндисә — уянды исә.
Мәгърибкәчә — кояш баткангача.

*****

Аң

Без Бишенче елны бер көнне уяндык таң белән,
Эшкә дәгъвәт итте безне кемдер изге нам белән.

Эшкә ябшыр чак җитеп, ямьсез озын төн үткәнен
Күз ачып белдек без, үлчәп күктәге Чулпан белән.

Булса да ул чакта бездә керсез иман, саф күңел,
Күз һаман булды эренле, йөз дә саф һәм пакь түгел»

Шул сәбәпле дустны, дошманны дөрест фәркъ итмичә,
Күп саташтырдык рәзил шәйтанны чын инсан белән.

Аңгы-миңге баш белән дә эшләдек, булсын кабул;
Җәбраил ачкай ул эшләргә сигез кат күккә юл.

Үтте инде, дустларым, ул үткән эш, ни булса ул;
Инде эшлик саф, ачык күзләр белән, чын аң белән.

Дәгъват итү — чакыру.
Нам — исем.
Фәркъ итмичә (фәрекъ итмичә) — аермыйча.
Рәзил — хур, түбән, бозык.
Инсан — кеше.

*****

Арба, чана, ат

Бер заман бер төшкә килгән Ат белән Арба, Чана;
Бу өчәү һәрберсе дә үз тормышыннан зарлана.

Арба әйтә: «Җәй көне мин һич тә рәхәт күрмимен:
Көн-төне эштә йөрим, һичбер җигелми тормыймын».

«Әмма соң бу кыш көне бигрәк уңайсыз!» — ди Чана.
Ат та, сүзгә кушылып, үз нәүбәтендә зарлана:

«Юк ла, и Арба, Чана! — ди,— сезгә тормыш бик уңай,
Эшләсәгез алты ай сез, ял итәсез алты ай.

Күпме зарлансам урын бар, мин каты мәзлум менә:
Хәл җыймыйм ел тәүлегендә, ичмасам, бер көн генә!»

Мәзлум — кимсетелгән, рәнҗетелгән.

*****

Ак бабай

Бетен дөнья аппак булып кар яуганда,
Ишек алда, урам, түбә агарганда,
Аппак булып кайтып килә безнең Бабай,
Безгә төрле-төрле уенчык алган да.

Шатланышып без әйтәбез: «Рәхмәт, Бабай,
Сиңа тагын күп ел гомер бирсен ходай!»
Бабай, мескен, кар-яңгырга карамыйча,
Безне шатландырмак өчен йөри шулай.

*****

Бала белән күбәләк

Бала:

Әйт әле, Күбәләк,
Сөйләшик бергәләп:
Бу кадәр куп очып
Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың?
Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче тезеп,
Табаламсың ризык?

Күбәләк:

Мин торам кырларда,
Болында, урманда;
Уйныймын, очамын
Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя
Кояшның яктысы;
Аш буладыр миңа
Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомрем бик кыска:
Бары бер көн генә,—
Бул яхшы, рәнҗетмә
Һәм тимә син миңа!

*****

Буран

Тик кенә торганда капланды томанга бар һава;
Кар оча, кар себрелә, кар котрына һәм кар ява.

Кар бәрә йөзгә рәхимсез, күз ачып булмый карап;
Һәр кара нәрсә — бүре һәм һәр маяк булды карак.

Карны җиңгән күк, тешә җиргә тонык ай яктысы;
Ай да куркынган шикелле: бер сары, бер ак төсе.

Көн буе яткан иде, үлгән җылан күк, юл тыныч;
Чыкты соң кайдан адаштыргач буран — бу куркыныч?.

Әллә ычкынганмы баудан Каф тау арты җеннәре?
Йә тишелгәнме ходайның бихисап зур мендәре?

Кар булып җирдә очамы ушбу мендәр җоннары?
Иөгрешеп җан аулый мәллә Каф тау арты җеннәре?

Сукранам мин, кар арасыннан карый да ай көлә,
Мин фәкыйрь михнәттә — гүя чарлагыннан бай көлә!

*****

Бичара куян

— И Куян, куркак Куян, йомшак Куян,
Моңланасын нинди хәсрәт, кайгыдан?

— И җаным, син яшь бала шул, белмисең;
Төште зур хәсрәт, ничек моңланмыйсың.

Без икәү: Әткә куян, Әнкә куян,
Яшь куянчыклар янә бездән туган.

Барчабыз бер гаилә булган идек,
Күп заман шатлык белән торган идек.

Яшь балаларны ашап китте Бүре,
Бик усал ерткычтыр ул, муркыргыры!

Күп тә үтми куйды дөнья Әнкәсе;
Тулды күңлем, ничек итеп әйтәсе:

Килде дә бер явыз Аучы Эт белән,
Атты үлтерде аны мылтык белән.

Шул вакыттан бирле аш булмый ашым,
Моңланам ялгыз башым, агъзам яшем.

*****

Гомер юлына керүчеләгә

Беләм инде, сабыйлар, сезгә мәктәптә күңелсездер,
Аның тоткынлыгыннан сез бигүк разый түгелсездер.

Сабый чакта күңелсезләнгәнем бар мин дә, һәм шунда
Очып эзли иде фикрем азатлык анда да монда.

Заман үтте. Азат булдым. Теләгем алдыма килде.
Күрәм: мин дәү кеше булдым вә мәктәптә түгел инде.

Ачылды юл, ирек алдым. Эчемнән нәрсәләр уйлыйм:
«Менә шатлык миңа, дим, мин хәзер тормыш белән уйныйм.

Шаярырмын, теләрсәм нишләрем, уйнар, көләрмен, дим,
Бөтен мәктәптә тоткынлыкларым бурчын түләрмен»,— дим.

Кереп киттем гомер юлына… Әллә мин йөри белмим?
Нидәндер анда мин шатлык, азатлыкларны һич күрмим.

Барып булмый. Ирексез тукталамын юлда кайчакта,—
Каты сызлап, бу юлымда аяклар йөрмидер хәтта!

Йөреп мин, шатлык эзләп бу гомер юлында акрынлап,
«Гомер итмәк» димәкнең мәгънәсене аңладым чынлап:

Гомер итмәк—тырышмактыр ялыкмый, һич тә ял итми,
Гаталәт хурлыгын асла үзеңә ихтыяр итми.

Тиеш имеш үтәргә изге юлда бу гомер барсы
Түләү берлән бурычны тәңремә һәм халкыма каршы.

Бәхетлемен шушы хәлдән, бүтән бер хәл дә көтмимен,
Шушы юлдан ризамын, башка төрле юл да тотмыймын.

Әгәр кайчак гомер сахраларында мин гизеп арсам,
Гомер юлында бер мәүкыйф ясап алмакны уйлансам,

Итәм дәрхаль тәвәкъкыф мин сабыйлык хатиратында,
Очам мәктәп таба нурлы тәхаттырлар канатында.

Күңелдән сагынам «тоткын»лыгымны, мәктәбемне мин,
«Нигә соң үстем инде һәм нигә «дәү» булдым инде, дим.

Нигә, дим, изге мәктәптән, сабый чаклардан айрылдым?
Нигә мин кечкенә Апуш түгел, зуп-зур Тукай булдым?»

Гаталәт — ялкаулык.
Асла — һич тә.
Мәүкыйф — тукталыш, туктап ял итү урыны.
Итәм дәрхаль тәвәкъкыф — шунда ук тукталам.
Хатиратында — истәлекләрендә.
Тәхаттырлар — истәлекләр.

*****

Җил

(Пушкиннән)

Исәр җил! көчлесең, син бик батырсың,
Ачулансаң, җиһанны кузгатырсың.

Бик иркенләп исәсең җир йөзендә,
Котыртып болгатасың диңгезен дә.

Көтү төсле болытларны куасың,
Теләрсәң кайсы якларга борасың.

Иреклесең: исәсең дә исәсең,
Тузан, кар туздырып юллар кисәсең.

Ирекле син, исәр җил, әйдә ис, ис!
Сиңа баш юк ходайдан башка һич, һич!

*****

Елның дүрт фасылы

(Русчадан)

Боз һәм кар эрде,
Сулар йөгерде;
Егълап елгалар,
Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,
Төннәр кыскара.
Бу кайсы вакыт? —
Иә, әйтеп кара.

(Яз көне)

Ашлыклар үсте,
Башаклар пеште;
Кояш пешерә,
Тиргә төшерә.

Халык ашыга,
Китә басуга,
Урагын ура,—
Бу кайчак була?

(Җәй көне)

Кырлар буш кала,
Яңгырлар ява;
Җирләр дымлана,—
Бу кайчак була?

(Көз көне)

Һәр җир карланган,
Сулар бозланган;
Уйный җил-буран,—
Бу кайчак, туган?

(Кыш көне)

Фасыл — вакыт.

*****

Ике юл

Ике юл бар бу дөньяда: бере будыр — бәхет эстәү;
Икенче шул: гыйлем гыйшкында булмак — мәгърифәт эстәү.

Синең кулда: теләсәң — мәгърифәтле бул, бәхетсез бул;
Вә яки бик бәхетле бул, ишәк бул, мәгърифәтсез бул.

*****

Җир йокысы

Кырга ак кардан
Юрган ябылган;
Җир язга чаклы
Уйкуга талган.

Ул тормас, йоклар,
Кышлар үтмичә,—
Кыйбладан кошлар
Кайтып җитмичә.

Язның айлары,
Апрель, майлары,
Бик матур сызлып
Аткан таңнары;

Урман шаулавы,
Кошлар сайравы,
Күкләр күкрәве,
Яңгыр аннары.

Коену көн саен
Кояш нурында;
Аннан соң тагын
Төшкән чык төндә.

Бу хәлләр җиргә
Барчасы бергә
Калган тик инде
Төштә күрергә.

Җир йоклый тыныч,
Күреп тәмле төш.
Уяныр әле,
Тукта, үтсен кыш!

Уйку — йокы.

*****

Иссез чәчәк

(Русчадан)

Болынлыкта үсә гади генә, иссез чәчәк, янлыш
Гүзәл исле чәчәкләр бәйләменә бергә бәйләнмеш.

Ярар, бәйләнгән ул анда, соңыннан нәрсә булган соң? —
Булып киткән үзе хуш исле бик аз бер заманнан соң.

Шуның күк, безне тәүфикъле дуст-ишләр һәм белешләр дә
Өйрәтерләр гүзәл гадәткә һәм дә изге эшләргә.

*****

Карга

Барча кошның да үзенчә сайравы бар, шигъре бар.
Карга, мескен, җырлый белми, кычкыра тик: «кар» да

*****

Көлке түгел

Көлке булса кайвакыт шигъриятемнең кыйссасы,
Анда бар бер җанлы хәсрәт, канлы ләгънәт хыйссасы.

Уйлый торгач, мин үземнең җан ачымнан да көләм,
Чөнки инде кайгыралмыйм, кайгырып арган булам.

Хәсрәтем — әллә минем нурлы кабыклы бер җылан?
Куркынырда җылмаялар, ни бәхетледер җылан!

Юк, түгел, һәр хәлдә дә хәсрәт язу рәүшем шулай,
— Нәрсәгә шиблит киясең? —Мин димен: кәүшем шулай!

Кыйсса — эчтәлек, сюжет, сөйләнгән хәл, вакыйга.
Хыйсса — өлеш.

*****

Күңел

Инкисар ит гадәтеңчә, ян, күңел, сызлан, күңел!
Күп сөекледер бөтеннән — тәңрегә сынган күңел.

Һәр минут миннән тели дөнья күңел җимешләрен,
Нәрсә пешсен, булса ялкынсыз күңел, сүнгән күңел?

Алга сәүкъ ит сахибеңне, бул чыдауда таш кеби,
И фәләкнең төрле-төрле золменә күнгән күңел!

Ялтыра, яктыр — килешсен калебе саф шагыйрә,
И моңарчы төрле тап-тутларга өртелгән күңел!

Шундый гали мотлабың — мең җан бирергә урны бар,
И югарылык белән типкән вә селкенгән күңел!

Игътиля итсәң, канатың ач, — вакыт җитте бугай, —
И тумыштан гарше әгъляләргә җилкенгән күңел!

Син йоларсың һәр һәлакәттән — ышаныч бар сиңа,
Яр читендә торганымда ярдәмең булган күңел!

Яхшы аңла: юк сафа инсанлыгыңны җуймыйча,
И шуны саклау юлында күп газапланган күңел!

Инкисар ит — кител, сын.
Алга сәүкъ ит сахибеңне — хуҗаңны алга таба этәр.
Фәләк — язмыш, күк.
Золменә — изүенә.
Калебе саф шагыйрә — саф күңелле шагыйрьгә.
Гали мотлабың — бөек теләгең, максатың.
Игътиля итсәң — югары ашсаң.
Гарше әгъляләргә — югары күкләргә.
Сафа — рәхәт, күңеллелек.
Инсанлыгыңны — кешелегеңне.

*****

Мәҗлес

(Пушкиннән)

Мин сөям дустлар белән булган хозур мәҗлесне кич,
Шундый мәҗлес: анда хөррият белән шатлык рәис;

Торса анда иштелеп «эч, эч» дигән сүз таңгача,
Кясәләр булса тулы без мәет булып аугангача;

Булмаса артык тыгыз эчкән кешеләрнең рәте,
Тып-тыгыз булса бушап калган шешәләрнең рәте.

Хозур мәҗлесне — күңелле утырышны.
Рәис — председатель.
Кясә — бокал.
Мәет булып — исереп.

*****

Сабыйга

Һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр;
Барчасы юк сүз — аларның булганы юктыр гомер.

Җен-фәлән дип сөйләшүләр искеләрдән калган ул;
Сөйләве яхшы, күңелле — шагыйранә ялган ул.

Һич өрәк, албасты булган сахралар, кырлар да юк;
Шүрәле асрап ята торган кара урман да юк.

Син әле үс һәм укы күп, шунда аңларсың барын;
Мәгърифәт нуры ачар күп нәрсәләрнең ялганын.

Шагыйранә — шигъри, поэтик.

*****

Театр

Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр,
Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.

Театр — яктылыкка, нурга илтә,
Кире юлга җибәрми, уңга илтә.

Театр көлдерәдер, уйнатадыр,
Тагы үткән гомерне уйлатадыр.

Күрерсең анда үз хәлең, көләрсең
Көләрлек булса, булмаса — еларсың.

Күрерсең тормышың нинди: җитешме?
Җитеш булмаса, кай җире җитешми?

Төзәтерсең шуны, тәкмил итәрсең,—
Шулай шактый белем тәхсил итәрсең.

Үсәр яхшылыгың, син яхшы булсаң;
Җылы канлы итәр ул, вәхши булсаң.

Тигез күрә бөтен җанны театр:
Кирәк кол бул, кирәксә император.

Мөкаддәс ул, бөек ул, гали зат ул;
Тәмам хөр ул, вә бик киң ул, азат ул.

Вә ул дарел-голүм, дарел-әдәптер,
Холыкларны төзәтмәккә   сәбәптер.

Вәләкин шарты бар: яхшы төзелсә,
Әгәр һиммәт агачыннан өзелсә,

Ул — алма, мөддәте тулганда пешкәч,
Кызаргач һәм матур булгач, җитешкәч.

Дәрсе гыйбрәт — гыйбрәт дәресе.
Тәкмил итү — камилләштерү.
Тәхсил итү — алу.
Гали — олы.
Дарел-голүм — белем йорты.
Дарел-әдәп — әдәп йорты,
Һиммәт — тырышлык.
Мөддәте тулганда — вакыты җитеп.

*****

Тормыш

Авырлык төшсә, түз, сер бирми-нитми;
Ни хәлләр яшь егеткә килми-китми?

Бу тормыш кем белән туктар талаштан?
Сугыш син һич тә армас-туктамастан.

Синең төсле берәү ул: бергә-бер сез,
Көрәшкәнне җиңалмый ул каберсез.

Көрәшмәк куркыныч: күп хәлләре бар,
Вәли, җиңгәч, ганимәт маллары бар.

Канечкеч ул вә ерткыч юлбарыстан;
Качармы юлбарыстан бер арыслан?

Җиһанда үлми һәрбер ыңгырашкан,
Вә юлны тапмый калмый һәр адашкан.

Көрәш угърында ар, тал, тирлә, имгән;
Өмид итмә булышмакны ләимнән.

Әгәрчә зәррә мыскал һиммәте бар,
Аның артында тау-тау миннәте бар.

Сәгадәт талына менсәң — үзең мен;
Ни ярдәм килсә дә килсен үзеңдин.

Димәс һичкем: «Минем аркамда менде,
Хәзер җүнләп сәлам дә бирми инде!»

Вәли — ләкин.
Ганимәт маллары — сугышып алган маллар.
Җиһан — дөнья.
Угърында — юлында.
Ләимнән — сараннан.
Зәррә мыскал — бик аз гына.
Һиммәт — яхшылык, ярдәм.
Миннәте — нәрсәдер өмет итү.
Сәгадәт — бәхет.

*****

Туган тел

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең белән синең,
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.

И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам!

*****

Эшкә өндәү

(Плещеевтән)

Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә,
Аһ! оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә.

Булса калдырмак берәү ушбу җиһанда изге ат,
Тир белән тапсын ашарын, итсен, әлбәт, иҗтиһад.

Һәр олугълар эшләгәнлектән олугълыклар таба,
«Уйнады» дип бирмиләр ушбу җиһанда мәртәбә.

И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкаддәс нәрсә — эш,
Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китрер җимеш.

Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,
Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел.

*****

Шаян песи

Күрче, бик чынлап керешкән эшкә безнең Ламига:
Бар уе — бер бик матур күлмәк тегү Курчагына.

«Күлмәгем кайчан бетәр?» — дип, Курчагы яткан, көтә;
Көтми хәл юк, бер тәти күлмәк кирәк — бәйрәм җитә.

Ә Песи яшьрен генә яткан, кәтүкне күзлидер;
«Тукта селкенмәсме?» — ди ул; бер дә җаны түзмидер.

Ул хәзер сикрер менә, хәзер тотар, хәзер басар;
Ул кәтүкне уйнатыр, уйнар, үзенә шар ясар.

Кайгысы юк ул Песинең, тик һаман уйнау уе;
Бик шаян! Ай-һай, наян! Уйнарга хәзер көн буе!

*****

Яңгыр

(Русчадан)

Былчыракта яңгыр артыннан балалар йөгрешә,
Кычкыралар: «Җиргә, дип, алтын төшә! алтын төшә!»

— Шауламагыз, и балалар! Без җыярбыз барчасын,
Тиз ул алтыннарны амбарга төярбез барчасын.

Тик җыярбыз юл буе шыгрым тулы йөкләр көе,
Бар келәтләр туп-тулы хуш исле орлыклар кәе!

*****

Яратырга ярый

Яратырга ярый кышны, вәләкин зәмһәрире бар,
Киемсез калтырап торган мәсакине, фәкыйре бар.

Яратырга ярый җәйне: матур ул, анда зур ямь бар,
Вәләкин таш бинасы юк фәкыйрьләргә җәһәннәм бар.

Яратырга ярый дөнья: матур кырлар, матур таулар;
Яратмыйм мин вәләкин һич, сәбәп шул: ибне адәм бар!

Зәмһәрир — каты салкын.
Мәсакин — мескеннәр.
Ибне адәм — адәм баласы, кеше

*****

Яшьләр

Бара милләт зәгыйфь, абныр-абынмас,
Сүнә яшьләрдә ут кабныр-кабынмас.

Кичә якты вә милли бер күңелдән
Бүген тычкан утыдай нур табылмас.

Вә кем бар, йөз чөерми милләтеннән,
Көмеш, алтын санәмнәргә табынмас?

Тәти тапса сабый барган юлында,
Йомыш истән чыгар, һич айрылалмас.

Шулай яшьләр дә: юлда күрсә алтын,
Баюдан башкага күңлен дә салмас.

Сатучылык итә бездә мөхәррир,
Әдип исме аңар тагълыр-тагылмас.

Яралганмы бу яшьләр күңле әллә
Мөрәүвәт маддәсе ягълыр-ягылмас?

Ышанабыз халык көчсезлегенә,
Бабайлар шөһрәтен сагъныр-сагынмас.

Тотып милләт ливасын, юлга чыктык:
«Бу куллар мәңге, дип, җиргә салынмас».

Җыгылдык без икөч чакрым да китми,—
Җегетләр! бездә көч юк,— ахры, булмас!

Санәм — статуя, сын (акча).
Мөхәррир — язучы.
Мөрәүвәт маддәсе — егетлек, кешелек сыйфаты.
Лива — байрак.
Икөч — ике-өч.

*****

Поэт

Меня движенье времени состарит,
В изнеможенье сгорбиться заставит,
Но, несмотря на древние года,
Душа не одряхлеет никогда.

Грудь пламенем поэзии полна!
Что старость? — по плечу мне ноша эта!
Душа ясна — в ней навсегда весна,
Зимы и стужи нет в душе поэта.

Нет! Мне не стать обычным старичком!
О мелочах печалясь, те стареют.
Даст бог, не заберусь на печь молчком,
Меня уж как-нибудь стихи согреют.

Я, распевая песни, встречу смерть.
Сам Азраил не запретит мне петь.
— Я ухожу, но вы-то — остаетесь! —
Скажу я, собираясь умереть.
*****

Ей

Ты сказала: «Поэта я буду женой», —
Но тебя не достоин избранник твой.

Ты мечтала: «Все песни он мне отдаст,
И одна я лишь буду внимать им всласть…»

Если думала так, не горюй, не скорби,
Лучше в лавку ступай, соловья купи,

Запирай его в клетке, пусть там поет,
Пусть, тебя забавляя, в тоске умрет.
*****

Татарская молодежь

Горд я нашей молодежью: как смела и как умна!
Просвещением и знаньем словно светится она.

Всей душой стремясь к прогрессу,
новой мудрости полна,
Водолазы дна морского — нам такие и нужны!

Пусть мрачны над нами тучи, грянет гром,
дожди пойдут,
И мечтанья молодежи к нам на землю упадут.

По вершинам, по долинам зашумят потоки вод,
Грянут битвы за свободу, сотрясая небосвод.

Пусть народ наш твердо верит всей измученной душой:
Заблестят кинжалы скоро, близок день борьбы святой.

И с оправою пустою пусть не носит он кольца:
Настоящие алмазы — наши верные сердца!

Прочитано 56150 раз. Спасибо и Вам!


Максат. Укучыларны Габдулла Тукай һәм Фәнис Яруллин иҗатына бәя бирә белергә өйрәтү; мәхәббәтнең бөек хис икәнлегенә инандыру; шигърият аша балаларда уңай сыйфатлар тәрбияләү.

Җиһазлар. Г. Тукай һәм Ф. Яруллин китаплары. Г.Тукай һәм З.Мәүлүдова фотосурәтләре, Ф.Яруллин һәм хатыны Нурсөянең фотосурәтләре.

Татар халкының «Гөлҗамал» көе яңгырый.

1 нче алып баручы. Сөю һәм мәхәббәт җимеше булган кеше дөнья яратылганнан бирле, асылда, бер үк табигать законы белән яши. Ул закон — мәхәббәт. Мәхәббәт — кеше өчен иң затлы, бөек хис. Такташча әйтсәк:

Мәхәббәт ул үзе иске нәрсә,

Ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта.

Шулай булмаса яшәүнең кызыгы да, мәгънәсе дә булмас иде.

Мәхәббәт ул — мәңгелек тема. Һәр чорда да бу темага мөрәҗәгать иткәннәр. Болгар чорында иҗат иткән Кол Гали мәхәббәтне илаһи нәрсә итеп тасвирласа, Кандалыйның мәхәббәте шашкын, ярсулы булган.

Ә бөек шагыйребез Г. Тукайның мәхәббәте нәфис моң белән өртелгән, үтә нечкә хисле, оялчан.

1 нче укучы.

Мәхәббәт

Җир яшәрмәс, гөл ачылмас — төшми яңгыр тамчысы;

Кайдан алсын шигъре шагыйрь, булмаса илһамчысы.

Бер гүзәлдән кайсы шагыйрь, әйтеңез, рухланмаган?

Байроның, Лермонтовыңмы, Пушкиныңмы — кайсысы?

Файдасыз бер ит кисәгеннән гыйбарәттер йөрәк, —

Парә-парә кисмәсә гыйшык-мәхәббәт кайчысы.

Тешләренең гәүһәреннән кабызып алдым    

Мин бу шигъре, — әйтсәңез лә, энҗедән ким кай төше?

Бу татар шагыйрьләрен мөмкиндер артка калдыру,

Алга сөрсен гашыйкый анчак мәхәббәт камчысы,

Һич хуҗалыкны кабул итмәм бөтен дөньяга мин,

Булмага мөмкин икән гыйшык, мәхәббәт ялчысы.

Әмма ләззәтле дә соң яшьрен газап, яшьрен яну! —

Бар микән, белмим, моның миннән бүтән аңлаучысы?

Барча әхрары мәхәббәт миннән уңда, зан итәм; —

Кайда Фәрһад берлә Мәҗнүн — мин аларның таңчысы!

Матурлыкны күрә һәм нечкә итеп бәяли белүче, күңеле кешеләргә карата җылы хисләр белән тулы шагыйрь, әлбәттә, хатын-кыз нәфислеген дә күргән, аның турында гүзәл итеп язган.

2 нче укучы.

Татар кызларына

Сөям сезнең сызылган кашыңызны,

Тузылган сачыңызны, башыңызны.

Яратам тәмле, татлы сүзеңезне,

Зөбәрҗәт төсле якты күзеңезне.

Сөям кәүсәрдән әхля ирнеңезне,

Бу мактауга ризалык бирдеңезме?

Сөям кысмыйча нечкә билеңезне,

Ничек дисәм дә аз тәмсилеңезне.

Сөям бигрәк хосусән садреңезне;

Ни соң ул: шәмсеңезме, бәдреңезме?

Сөям кочмакта мәрмәр муйныңызны,

Сөям оҗмахка биңзәр куйныңызны.

Сөям «җаным» дигәндә «җим»еңезне,

Сөям «дустым» дигәндә «мим»еңезне.

Сөям сезнең әдәп-инсафыңызны,

Егет кулы тиюдин сафыңызны.

Яратканым — килешле кәкре калфак,

Очы кәп-кәкре килгән, агьзы ялпак. <…>

3 нче укучы.

Син булмасаң

И матур! Мин янмас идем — яндыручы булмасаң;

Таммас иде җиргә яшьләр — тамдыручы булмасаң!

Бер минутта ташлар идем бу томанлы моңнарны,—

Син мине мескен кыйлып моңландыручы булмасаң!

Дулкынланмас, болганмас та иде гыйшкың диңгезе,—

Көчле җил төсле, әгәр син болгандыручы булмасаң!

Юаныр идем бераз, кояшка йә айга карап,—

Матурлыгың белән аларны каплаучы булмасаң!

Кыргыйлыкны ташлар идем,— мине үзеңә тартып,

Җир йөзендәге бөтен нәрсәгә каршы куймасаң!

Дәрвиштәй, Аллага чын күңелдән кол булыр идем,—

Тәшвиш белән күңелемне аздыручы булмасаң!

Хәсрәтемнән кайвакыт үз-үземә кул сузмас идем,—

Үземне үземә дошманландыручы булмасаң!

Кайвакыт мәҗнүндәй көлмәс һәм шатланмас идем,—

Син агач ат өстенә атландыручы булмасаң!

Язганнарым бераз шигырьгә охшар иде,—

Һәр каләм тотканда истән тайдыручы булмасаң!

1 нче алып баручы. Зәйтүнә Мәүлүдова. Бу исем Тукай тормышында аерым урын алып тора. Тукайның аңа булган мәхәббәте кайнар, сәер һәм яшерен була. Ул аны ничәмә-ничә тапкыр төшләрендә күреп уяна.

Г. Тукайның төш күрүе турында үз кулы белән язылган әсәрләре дә бар. Ләкин ул һәрбер күргән төшен дә әдәби әсәр итеп язып бармаган. Ә менә бу юлы, Ходайның хикмәте, ничәнче тапкыр инде ап-ачык итеп, менә мондый төш күрде ул.

2 нче алып баручы (егет кеше).

Тукайның төше

Зәйтүнә, Зәйтүнә.

«Әл-ислах» гәзите редакциясе, имеш. Әкрен генә тирә-ягына карангалап, минем яныма Зәйтүнә килә. Аңардан ниндидер җылылык бөркелеп тора. Иң башта үзе кул биреп исәнләште, аның йомшак кына, кечкенә кулының җылысы бөтен тәнгә тарала. Зәйтүнә миңа якынайган саен, аның җылысы күкрәкләремне җылытты, ниһаять, тирләтә башлады. Мунчадагы кебек эсселектән тын алуы читенләште, еш-еш тын ала башладым. Ә күңел үзенекен итә; Зәйтүнә минем каушап, оялып, еш-еш тын алуыма уңайсызлана кебек.

Эсселектән тыным куырылып уянып киттем. Бераз төш тәэсиреннән кымшанмыйча яткач, Зәйтүнәнең күзләрен, кыйгач кашларын, никадәр үпсәң дә туялмаслык иреннәрен күз алдыма китердем.

4 нче укучы.

Кулың

Чын бәхетледер кулың тоткан колың,

Пакьлек һәм сафлык чишмәседер кулың.

Ялтырыйдыр гүя нурдан бер балык,—

Бер фәрештә күңеледәй пакьтер кулың.

Терлә хәсрәттән агуланган күңел;

И матур кыз! Агуга дарудыр кулың.

Яшь күңелне тотса ычкындырмый һич,—

Бер сихерле, серле кармактыр кулың.

Һәр бәхетнең башы шуннан башлана,—

Бер бәхет бәхренә тармактыр кулың.

Мин кулың тоткачтын аштым күккә дә,—

Бер дә чиксез гали чарлактыр кулың,

Тукта, бер мактыйм әле дип уйладым,—

Әллә ник мактарга ансаттыр кулың.

1 нче алып баручы.

Зәйтүнәнең истәлеге

Әйе, әйе, бүгенгедәй хәтеремдә. Мин Тукайны беренче тапкыр Казанда, «Әл-ислах» редакциясендә күрдем. Тукайның өстендә кара пинжәк, юллы күлмәк, кара галстук, аягында ботинка. Үзе яланбаш, чәче озын да, кыска да түгел. Без кергәндә генә күтәрелеп бер карады да күрешкәндә урыныннан тора төшеп, кулларыбызга гына карап күреште. Без Тукай белән сөйләшмәдек.

Ә икенче күрүем Екатерининский урамында булды. Мин аның ни эшләп йөрүенә төшенә башладым. Ул исә әдәбият кичәсе оештырып йөрүләрен, шунда хор өчен материаллар әзерләвен әйтте. «Сез килерсезме?» — диде. Үзе сөйләшкәндә күбрәк түбән карый, мин йөзенә карамаганда гына, миңа күз ташлый.

Габдулла Тукай белән без тагын әдәбият кичәсендә күрештек. Кичә күңелле үтте. Тукай белән залда йөрдек. Ул мине озатырга сүз бирсә дә, кичәдән соң мин аны күрмәдем. Озакламый без Чистайга китәргә булдык. Мин, Тукайны соңгы мәртәбә күрергә дип, редакциягә бардым. Байтак сөйләшеп тордык. «Китүегез бигрәк жәл. Укуыгыз әрәм була»,— диде. Үзе бик күңелсезләнде. Без чатны борылганчы, фуражкасын селкеп торды. Мин Тукайны бүтән күрмәдем. Үземә багышлап язган шигырьләрен генә укып ләззәтләндем.

5 нче укучы.

Кызык гыйшык

<…>Мин сөям, хәтта ки гакълымнан шашам —

Сөйгәнемнән шүрәле төсле качам.

Юлда күрсәм, күз йомам, күрмим, имеш;

Ут йотып янсам да, сер бирмим, имеш!

Бер шигырь язсам да, ялган кул куям,

Мин сөйгәнне белмәсен дип куркудан.

Тугъры килсәм, сүз сөйлим салкын гына,

Булса да күкрәк тулы ялкын гына.

Бер хәбәр бар: ул хәзер киткән бугай,

Шәһренә күптән барып җиткән бугай.

Кайда ул миннән җибәрмәк хат-сәлам?! —

«Белми китте, күп шөкер» дип шатланам.

                        * * *

Белми дим дә, бәлки, «белгәндер» әле!

Әллә инде белгәнен белдермәде?

Аңламыйм, төшмим дә аңлау касдына,

Шигъреми җәйдем аягы астына;

Өенә җиткәнче басып кайтса аңар,

Шагыйре зур илтифатыннан санар.

2 нче алып баручы. «Мәхәббәт — шигъри илһам бирүче»,— ди Тукай, Әминә исемле кызны исенә алып. Ул — Әминәгә багышлаган шигырьләренә үзенең фамилиясен дә куярга ояла. Тукай Әминәнең редакциядә калдырган перчаткаларын үбә, күңелләре йомшап елап җибәрердәй була. Ә үзе аның белән очрашудан качып йөри. Тукай үзенең чиксез көчле, горур сөю белән янганлыгы турында Г. Камалга гына сөйли. Ә Әминәгә белдерергә тартына, ул мине аңламас, иң изге хисләрем мәсхәрәләнер дип курка.

1 нче алып баручы.

Әминәнең истәлеге.

Мин Казаннан авылга укытырга дип киттем. Әлбәттә, минем китүемне Тукай бик авыр кичерде. Хәтта ул моны башына төшкән зур кайгы итеп саный. Бу турыда X. Ямашевка да сөйли. Миңа багышлап, нинди генә шигырьләр язмый ул!

«Су буйлап» көе яңгырый.

6 нчы укучы.

Хур кызына

Әгәр җәннәттә күрсәм мин йөзеңне,

Күрермен ай йөзеңдә үз йөземне.

Беләм инде: мине әсир итәрсең,

Сихерләрсең, мине әфсүн итәрсең.

Табигый, синең күркәмлегең күкнеке,

Һәм һәрбер әгъзаң нәфис, мактаулы.

Сөярмен мин сине дә, бик сөярмен,

Яратырмын, янармын да көярмен…

Синең һәрбер сүзең җанга рәхәт,

Синең һәрбер сүзеңнән күңел ял итә…

Син үзең һәрвакыт изге, хөрмәтле,—

Без гөнаһлыларга кагылырга да әрәм.

Гүзәлсең син, матурсың син, матурсың;

Матурларның матурыннан матурсың.

Гүзәлсең син, зөбәрҗәтсең, асылташсың,

Ләкин җир кызы төсле түгелсең.

Күркәмлегең, дөрес, һәртөрле мактауга лаек,

Шулай да җир кызы синнән сөеклерәк.

7 нче укучы.

…га

И матур! Иренмәче, еш-еш кына көзгегә бак! —

Күр йөзеңне: нинди нурлы, нинди алсу, нинди ак!

Ул күзең йолдызлыгын һәм ул кашың кыйгачлыгын,

Ул авызның никадәр үпсәң дә туелмаслыгын

Күр дә: «Бу шагыйрь мине бигрәк белеп мактый,— диген.—

Бу шигырь мәгънәсе хәзер бик ачык, якты»,— диген.

Ихтыярсыз, куңлең уйлар: «Миннән артык юк»,— диеп;

Сизми калып, син суларсың: «Мин матурмын, уф!»— диеп.

Үз-үзеннән разый булыр, яшь куңел дулкынланыр

Һәм диер: «Ай-һай, матур мин, кем алыр, тик кем алыр?»

Шунда уйларсың: «Бу шагыйрь бушка аһ ормый,— диеп;

— Аһлары, фөрьядлары чынлап та урынлы»,— диеп.

Йә, җанашым, син дә бу хәлдә минем яклы бит, ә?

Раһы гыйшкында һәлак булсам да, мин хаклы бит, ә!

1 нче алып баручы. Шагыйрь үзенең мәхәббәте ни дәрәҗәдә көчле булуын һичкайчан исеннән чыгармаган. Ул җаны белән, уй-акылы белән сөйгәненә зарыккан, ләкин үз йөрәген сөйгәне йөрәгенә бәйләргә батырчылык итмәгән.

8 нче укучы.

Гашыйк

Син күрерсең бу кешене: күп вакыт уйный, көлә,—

Ул шулай итеп халәте рухын яшермәкче була.

Белмичә, «уйный» диләр, эчтән ниләр уйлаганын;

Сизмиләр — чыкмый төтен тышка — мәхәббәт янганын!

Ул шаярганда, кисәктән керсә җанаш каршына,

Гашыйкым җитдиләнә, шундук уеннан тартына;

Кып-кызыл төскә керә ул, үзгәрәдер йөзләре,

Әллә нинди көчтән аска салынадыр күзләре.

Ул түнә, хәлсезләнә шул, очраса үз хурына,

Хәзрәти Муса тәхәммелсез тәҗәлли нурына.

Нишләсен, җанаш хозурында аңар лазем намаз;

Бер азан әйткәч, колак каккач, мөселман уйнамас.

2 нче алып баручы. «Өзелгән өмид» — мәхәббәт циклының соңгы шигырьләренән берсе. Г. Тукай бу шигырендә мәхәббәт белән мәңгегә хушлаша» гомеренең бер өлешенә йомгак ясый.

Татар халык көе «Тәфтиләү» яңгырый.

9 нчы укучы.

Өзелгән өмид

Күз карашымда хәзер үзгәрде әшьялар төсе;

Сизлә: үтте яшь вакытлар, җитте гомрем яртысы.

Күз тегеп баксам әгәр дә тормышымның күгенә,

Яшь Һилал урнында — анда тулган айның яктысы.

Нинди дәрт берлән каләм сызсам да кәгазь өстенә,

Очмый әүвәлге, җүләр, саф, яшь мәхәббәт чаткысы.

И мөкатдәс моңлы сазым! Уйнадың син ник бик аз!

Син сынасың, мин сүнәмен, айрылабыз, ахрысы!

Очты дөнья читлегеннән, тарсынып, күңлем кошы,

Шат яратса да, җиһанга ят яраткан Раббысы.

Күпме моңлансам, кунып милли агачлар өстенә,

Барсы корган — бер генә юк җанлысы, яфраклысы.

Булмадың, алтын ярым — салкын ярым, син дә минем

Бер тәбәссем берлә дә тормыш юлым яктырткычы!

Күз яшең дә кипмичә егълап вафат булган әни!

Гаиләсенә җиһанның ник китердең ят кеше?!

Үпкәнеңнән бирле, әнкәй, иң ахыргы кәррә син,

Һәр ишектән сөрде угълыңны мәхәббәт сакчысы.

Бар күңелләрдән җылы, йомшак синең кабрең ташы,

Шунда тамсын күз яшемнең иң ачы һәм татлысы!

Татар халык җыры «Уел» башкарыла.

1 нче алып баручы. Г. Тукай моннан бер гасыр элек язган шигырьләрне дә без бүген язылган кебек кабул итәбез. Чорны чорга, җырны җырга нәрсә бәйли соң? Бу сорауга төрлечә җавап бирергә мөмкин, билгеле. Ләкин бу очракта без араларында бер гасырга якын вакыт яткан ике шагыйрь Г.Тукай һәм Г.Тукай премиясе лауреаты, халык шагыйре Фәнис Яруллинның мәхәббәт хакындагы фикерләре дип әйтер идек.

Әгәр без бу шагыйрьләрнең язмышларына күз салсак, алар арасында шактый охшашлыклар күрербез. Икесен дә язмыш диварлары каты итеп кыскан, сындырырга теләгән. Тормыш төбендә мәңгегә батып калудан бу ике шагыйрьне талант һәм тырышлык коткарып калган.

Нинди генә вакыт аралыгында яшәмә, шул ук йолдызлар, шул ук җир һәм шул ук мәхәббәт. Г. Тукай мәхәббәттә яшерен янса, Ф. Яруллинның беренче мәхәббәт шигырьләре үк аның кайнар канлы, кыю егет икәнен күрсәтә.

10 нчы укучы.

Әгәр йөрәгең таш булса

Әгәр йөрәгең таш булса,

Хисләрем булыр тамчы.

Тамармын да тамармын мин,

Таш тишелеп чыкканчы.

Әгәр йөрәгең боз булса,

Ут булырмын, тор белеп.

Янармын да янармын мин,

Бозың беткәнче эреп.

Йөрәгең кыя тау булса,

Ургырмын чишмә булып.

Агармын да агармын мин,

Тау төшкәнче убылып.

2 нче алып баручы. Сөю, мәхәббәт кешеләргә күктән иңгән бер бүләктер. Ул бүләккә ирешү өчен, аңа лаек булуыңны расларга кирәк. Боздай, таштай, кыя таудай йөрәкне яулар өчен, шагыйрь ташны тишәрлек тамчы да, бозны эретерлек ялкын да, кыя тауны җимерерлек чишмә дә булырга риза.

1 нче алып баручы. Үз мәхәббәтен табып кавышканнан соң, шагыйрь яхшы якка үзгәрүен сизә; сөйгәне берәр җиргә китсә, аның кайтуын түземсезлек белән көтә, сагына һәм аны югалтудан курка.

Ф. Яруллиның шигырьләре сөйләгәндә үк җырлап тора, шуңа күрә композиторларыбыз аның күп кенә шигырьләренә көйләр дә язган. Әйдәгез, шуларның кайберләрен тыңлап үтик.

Әйттең миңа

Әйттең миңа, уңганым дип,

Һәм ышандырдың шуңа;

Чынлап та, шул көннән башлап

Эшләрем китте уңга.

Әйттең миңа, акыллым дип,

Әллә чын, әллә уйнап;

Акыллырак итеп сизәм

Үземне хәзер чынлап.

Әйттең миңа, матурым дип,

Сокланып күзләремә, —

Сибелде күк таң нурлары

Шулвакыт йөзләремә.

Үзгәрдем, сизәм үзем дә,

Канатлар үсте хәтта.

Мең рәхмәт шулай үзгәрткән

Тылсымчы мәхәббәткә.

(Р. Гатауллин муз.)

11 нче укучы.

                ***

Гөнаһсызга кәефең кырсам,

Кирәксез сүз ычкындырсам,

Кичерә беләсең син.

Урынсызга шапырынсам,

Һәр мактауга авыз ерсам,

«Пешерә» беләсең син.

Эчеңдә янса да утлар,

Килеп керсә минем дуслар,

Елмая беләсең син.

Сагыш басса иңнәреңне,

Көйләп моңлы көйләреңне,

Моңая беләсең син.

Күреп эштә уңганнарны,

Бар яктан да булганнарны,

Көнләшә беләсең син.

Хакыйкатькә туры карап,

Гаделлекне генә яклап,

Сөйләшә беләсең син.

2 нче алып баручы. Сәламәт, чибәр, ут уйнатып торган кызга өйләнгән икән, димәк, шагыйрьдә үзен яраттыра алырлык көч булган. Сөйгәненең дә мәхәббәте көчле, чөнки ярата белгәннәр генә кичерә ала.

12 нче укучы.

                    * * *

Тик мин генә белгән гүзәл җыр син

Җаннан саркып чыккан.

Мин җырламыйм аны беркемгә дә,

Урларлар дип куркам.

Үзем генә, ялгыз гына җырлыйм,

Коенып татлы моңга.

Яшерен сөю, яшерен көюләрнең

Бар ләззәте шунда.

Аңа җирнең барлык төсе сыйган,

Анда күпме балкыш!

Шушы җырны биргән өчен генә

Рәхмәт сиңа, язмыш.

Татар халык җыры «Зөбәрҗәт» яңгырый.

13 нче укучы.

                  * * *

Кинәт кенә китеп барсам әгәр

Шаулап торган синең дөньяңнан –

Син уйлама,

Берни калмас диеп монардан.

Калыр, калыр!

Йөзеңдә сыр калыр,

Күзеңдә моң калыр тулышып.

Ул моң зәңгәр сөрмә булып ятар,

Керфек төпләреңә елышып.

Күңелендә яңа бер җыр калыр,

Җырлап кына бетмәс озын җыр.

Ычкындырмас ул үзеннән сине,

Урап тотар гүя бер чылбыр.

Мәңгеллекә өмет итмим, ләкин

Син барында яшәрмен әле.

Күзләреңдә шул моңнарны саклап,

Тик син генә яши күр, яме!

1 нче алып баручы. Ф. Яруллинның мәхәббәт лирикасы — киң офыклы, тирән фәлсәфәле, халык иҗатына хас нечкә юморлы лирика.

14 нче укучы.

                 * * *

Сине кемгә тиңлим икән,

Дип торганда —

Бер нәфис гөл үсеп чыкты

Кар буранда.

Туңмасын дип, гөлгә сулыш

Өрмәк булдым —

Һәм үземнең битләремдә

Ялкын тойдым.

Гөл урынында кар эреде,

Сулар акты.

Йөрәгемне тук-тук итеп

Язлар какты.

Калдым ташу уртасында,

Йөзә белмим.

Дулкын аша кулын изи

Нәфис гөлем.

Урынымнан кузгалдыммы —

Батам инде.

Кузгалмасам — кышларыма

Кайтам инде.

15 нче укучы.

                     * * *

Синең Сөю белән минем Сөю

Очрашты да аулак аланда,

Әй, сөйләште алар, сөенешеп,

Шулай икәү күрешә алганга.

Урманнарда кошлар тынган иде,

Ә җәнлекләр — тирән йокыда.

Төн кап-кара, агач төпләрендә

Ялтырамый тычкан уты да.

Күктә Ай да черем итә иде,

Бар дөньяда икәү — син дә мин.

Еллар аермасын төн каплаган,

Мин яшь егет бүген — сиңа тиң.

Төн тиз узар. Безнең сөюләр дә

Аерылышып торыр беразга.

Яшәр алар, Сак белән Сок кебек,

Сусап бер күрешү, бер назга.

2 нче алып баручы. Ф. Яруллин мәхәббәт шигырьләрен табигатьтәге төрле күренешләр белән үреп барырга ярата. Киңлек, биеклекләр аның мәхәббәт шигырьләренә фәлсәфә салырга, шигырьне хисләргә генә түгел, акылга да таянып язарга мөмкинлек бирә. Хисләре биеклеккә омтылса да, аның геройлары җирдән дә аерылмыйлар.

16 нчы укучы.

Сөеп-сөелеп гомәр итәргә

Йолдызларда кеше яши, диләр,

Мин ышанам моңа, ышанам.

Я кайсыбыз, җир кызларын онытып,

Бер дә йолдыз кызы кочмаган?

Я кайсыбыз хыял атларында

Йолдызларны урап кайтмаган?

Я кайсыбыз, кояштан ут алып,

Зәңгәр күккә учак якмаган?

Ник атыла дисез йолдызларны,

Күкне ярып кара төннәрдә? —

Төшә алар әверелер өчен

Без соклана торган гөлләргә.

Ә күктә бит бар да — йолдыз кызы,

Бөтенесе — йолдыз егете,

Ни кызыгы бар соң яр итүнең

Нәкъ менә шул үзең кебекне?

Җир улларын әсир итәр өчен,

Яулар өчен алар йөрәген —

Йолдызлардан кызлар төшеп тора,

Ташлап туып-үскән җирләрен.

Сөю өчен, ахры, җир кирәктер,

Сөю юктыр, ахры, күкләрдә.

Адәм белән Хава да бит әнә

Оҗмахлардан җиргә төшерелгән

Сөеп-сөелеп гомер итәргә.

1 нче алып баручы. Мәхәббәт өчен чорларның зур әһәмияте юк икән. Тукай янган мәхәббәт утында Ф. Яруллин да янган. Ярату, сагыш, өметсезләнү мотивларын һәр ике шагыйрьдә дә күрәбез, һәм бу ике шагыйрь халык яраткан, халыкның җанына әверелгән шәхесләр буларак та бер-берсенә якын.

17 нче укучы.

Мәхәббәт

Шатлык — кайгы алмашынып тора,

Кичерәбез һәр көн мең халәт.

Бар нәрсәдән безне өстен итә,

Олы итә бары мәхәббәт.

Гомер буе йөрәк түребездә

Йөртер идек күпме җәрәхәт —

Назлы кулы, җылы тыны белән

Терелтмәсә әгәр мәхәббәт.

Сүндек дигәч, бер карашы белән

Кабыза алганнарга мең рәхмәт.

Бетмәс серең белән ымсындырып

Яшәтәсең безне, мәхәббәт.

Бер сүз эзлим

Бер сүз эзлим сиңа әйтер өчен,

Матурмы ул, әллә түгелме —

Тик беркем дә әйтмәгән сүз булсын,

Тетрәтсен ул синең күңелне.

Әгәр ул сүз кара төндә туса,

Күкне ярып, таңны уятсын.

Таратсын ул бөтен болытларны,

Офыкларга якты ут яксын.

Әгәр ул сүз салкын кышта туса,

Алда кышлар көтеп торганда —

Өр-яңадан сайрар кошлар кайтсын

Ятимләнеп калган урманга.

Бер сүз эзлим сиңа әйтер өчен,

Беркем әйтмәгәнне, якынны;

Тормыш кебек тирән булсын ул сүз,

Мәхәббәттәй булсын ялкынлы.

(Р. Гатауллин муз.)

(Чыганак: Сәхнәләрдән әйтер сүз: 5-11 нче сыйныфларда татар теле һәм әдәбиятыннан дәрестән тыш эшләр: Укытучылар өчен кулланма. – Казан: Мәгариф, 2008).


  • Габдулла тукай турында сочинение
  • Гадкий утенок это русская народная сказка или нет
  • Габдулла тукай сказки на русском языке читать
  • Гадкий утенок это какая сказка
  • Габдулла тукай рисунки из сказок