«Безнең гаиләнең күркәм гадәтләре»
Миңа рәхәт, миңа яхшы, чөнки минем әти-әнием, абыйларым, сеңлем янымда. Әби-бабайларым да исән-саулар. Берәр борчуым булса, алар белән уртаклашам. Ә менә әтисез-әнисез балалар да бар бит. Алар миңа кызганыч: шатлыкларын да, борчуларын да якын кешеләре белән бүлешә алмыйлар.
— Мәктәптә тәртипле бул!
— Дәресне игътибар белән тыңла!
— Укытучы һәрвакыт хаклы!
Боларны әнием мәктәпкә озатканда киңәш итә. Ә мин мәктәптән йөгереп кайтам да, исәнләшеп йортыбызга тынычлык, бәрәкәт теләп керәм. (Бу безнең гаиләнең кагыйдәсе.) Мине әни һәрвакыт көләч йөз белән каршы ала. Мин туганнарымның хәлләрен сорашам. Ә алар минем мәктәп хәлләрен сорыйлар.
— Сезгә сюрприз! – дим.
Әни белән әти минем табышмакка җавап эзлиләр. Минем кечкенә генә шатлыгым да гаиләдә зур куанычка әйләнә.
Кичке ашка барыбыз да бергә җыелышабыз. Барыбыз да шат, көләч; бу вакытта уңышсызлыклар турында, әлбәттә инде, сөйләшмибез. Чөнки күңелле вакытны бозарга ярамый (бу да безнең гаиләнең бер кагыйдәсе). Гаиләдәге эш һәм ял турында бергәләп киңәшәбез. Өлкәннәр беркайчан да безгә бала-чага итеп карамыйлар, безнең белән хисаплашалар. «Киңәшле эш таркалмас», — дигәннәр бит борынгылар.
— Радио: «Көннәр суыта», — диде, баз өсләрен җылытырга кирәк.
— Баздагы бәрәңге ничек саклана икән? Төшеп карарга кирәк.
— Зур абый армияда. Хәлен белергә кирәк.
Боларны әти әйтә. Аның сүзе барыбыз өчен дә закон. Бер караганда кечкенә генә мәсьәләләр, ә үзе тормыш тәҗрибәсе туплау икән.
Кичке вакыт минем өчен иң катлаулысы. Чөнки бу вакытта өй эшләрен эшләү, ял итү, китап уку вакыты. Әле тагын кечкенә апаем белән уйнарга да вакыт табарга кирәк, ул бит мине көнозын сагынып бетә.
Балаларга телевизордан озак итеп тапшырулар карарга ярамый. Монысын әни контрольда тота. «Үзегезгә файдалы шөгыль табыгыз», — ди әни. Без шөгылсез йөрсәк, үзе шөгыль табып бирә. Сеңлекәш пластилин әвәли, рәсем ясый. Мин шкафымны, өстәлемне җыештырам, я газетадан соңгы яңалыкларны кычкырып укыйм.
Шимбә көнне армиядагы абый белән телефоннан сөйләшәбез. Мин аны бик сагынам. Ул тиздән кайтыр. Ә ерактан кайтучы кеше күчтәнәчсез кайтмый инде ул!
Ур-ра! Якшәмбе – ял! Кая барырга, нәрсә эшләргә тиешлеге күптән инде уйланылган. Ял көне рәхәт һәм файдалы үтәргә тиеш. Гаилә белән туганнарга барабыз, яисә үзебез аларны каршы алып, хөрмәт итәбез. Барыбыз бергәләп тауга чаңгы шуарга чыгабыз. Тау безнең өй артында гына бит. Болар барысы да файдалы һәм күркәм эшләр.
Яз җитүен түземсезлек белән көтеп алабыз. Быел нәрсәләр утыртабыз? Кечкенә савытларда үсентеләр күптән әзер. Әнинең помидор, кыярлары беренче кыраулар үткәнен көтә. Ә минем көнбагыш, борчакларым бакчада беренче яфракларын ачалар. Бакча казу бердәм эшли торган эш, моннан беркем дә азат ителми.
Кишер, суган, бәрәңге, чөгендер утырту эшләрен дә күмәкләп башкарабыз. Яз саен җимеш, ә елга буена урман агачлары утыртабыз. Агачлар яңарып үсеп китсә, барыбыз да сөенәбез. «Кечкенә генә шатлыкка да куанып яши белергә кирәк» — бу да безнең гаиләнең бер кагыйдәсе.
Тукай районы Мәләкәс урта гомуми белем бирү
мәктәбенең 1нчы сыйныф укучысы
Прокопьев Алексадр
Татарча сочинение “Минем гаиләм|Минем гаилэм”
Сочинение на татарском языке на тему “Минем гаиләм”
Бу ел илебездә Гаилә елы дип игълан ителде. Телевизордан эмблемасы да күрсәтелеп тора. Эмблемада әти, әни, балалар сурәтләнгән булса да, минемчә, гаиләләр төрле булырга мөмкин. Мәсәлән, әби яки бабай белән оныклар, әни белән балалар, әти белән балалар, ә кайбер очракларда балалар үзләре генә дә бер гаилә булып яшәргә мөмкиннөр. Ничек кенә булмасын, мондый гаиләләрнең дә гаилә булып аталырга һәм бәхетле булырга хаклары бар дип уйлыйм мин.
Ә хәзер үземнең гаиләм турында язасым килә. Безнең гаилә дә эмблемага туры килә. Безнең гаиләбездә дүрт кеше: әтием, әнием, апам һәм мин. Гаиләбез бик тату һәм бик тырыш. Бездә берәү дә, беркайчан да эшсез утырмый. Әтием белән әниемнең эшләре дә уртак. Алар һәрчак үзара сөйләшәләр, киңәшләшәләр, фикерләшәләр. Безнең фикерләрне беләсе килеп, бездән дә киңәшләр сорыйлар. Шулай җыелып, фикерләшеп, уен-көлкеле сөйләшүләрдән яңа идеяләр туа.
Өй эшләрен дә бергәләп эшләргә яратабыз. Әниебез тәмле итеп ашлар пешерә. Төп эшебез уку булса да, өй җыештыру, идәннәрне, савыт-сабаларны юу шикелле эшләр белән әниебезне борчымаска тырышабыз. Апа белән без хәзер зурлар инде, үзебез дә булдырабыз андый гына эшләрне. Вакыты булганда, безгә әтиебез дә ярдәм итә.
Буш вакытларыбызда, бергәләшеп, кроссвордлар, сканвордлар чишәргә, компьютерда интеллектуаль уеннар уйнарга яратабыз. Әтиебез бик белемле, эрудит кеше безнең. Безгә дә күп кызыклы мәгълүмат бирә ул, без белмәгән һәм аңламаган күп нәрсәләрне гади һәм кызыклы итеп аңлатып бирә. Кайбер телетапшыруларны һәм кинофильмнарны да бергәләп карарга яратабыз. Театрларга, концертларга да күп вакытта бергәләп йөрибез. Аннан бергәләшеп фикер алышабыз. Кемгә нәрсә ошаганын, нәрсә ошамаганын ачыктан-ачык сөйләшәбез.
Өебез кечкенә булса да, бездә һәрчак кунаклар күп була, чөнки туганнарыбыз, гаилә дусларыбыз күп безнең. Барысы белән дә тату, аралашып яшибез. Әтием дә, әнием дә − авыл балалары. Алар республикамның ике районында туып-үсеп, Казанда очрашканнар һәм яратышып гаилә корганнар. Әби-бабаларыбыз да, күпләгән туганнарыбыз да авылда яши. Буш вакыт булу белән, без аларның хәлләрен белешеп, кирәк булганда булышып та киләбез. Авылда алар − тәртипле, акыллы, хөрмәтле кешеләр. Гаиләмне мин алардан башка күз алдына да китерә алмыйм. Төрле җирләрдә яшәсәк тә, без бөтен туганнарыбыз белән бергәләшеп, дус булып, зур бер тату һәм матур гаилә булып яшибез.
Мин үз гаиләмне бик тә яратам. Әниемне дә, әтиемне дә, апамны да бик тә, бик тә яратам. Алар да мине яраталар. Мин аларның һәрчак сау-сәламәт, озын гомерле, бәхетле булуларын теләп яшим. Бөтен-бөтен гаиләләргә дә иң изге теләкләремне телим. Ә кешегә теләгән изге теләкләр унлата, йөзләтә савап булып кешегә кире кайта ул, кызым, дип әйтә иде минем дәү әни. Мин бөтен кешеләрнең бер-берсенә изге теләктә булып яшәүләрен телим.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Минем гаиләм” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)
Гаиләм – җылы учагым.
Мине саклаучы
Ачы җилдән, бураннардан
Мине яклаучы.
Гаилә турында сүземне Мәдинә апа Дәүләтова шигыре белән башлыйсым килә. Һәрвакытта, һәр кешегә кайтып сыенырлык җылы учак, тыныч почмак булуы кирәк. Гаилә — ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Анда бер – берсен яраткан, бер – берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши. Ни генә булмасын, кеше узенең гаилә кочагында ял итә , рухи көч һәм дәрман җыя, күңелен бушатып җан җәрәхәтләрен дәвалый ала. Гаилә тормышы туктаусыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы ул.
Гаилә дигәч, әти-әнием һәм туганарым искә төшә. Әнием, әтием! Нинди җылы сүзләр. Картәнием “Әтиле — әниле алтын канатлы булып үс, улым!” – дип әйтергә ярата. Минем иң кадерле кешеләрем әнием белән әтием – алтын канатларым. Пар канатлы гаиләдә яшим мин. Әти белән әниемнең тату гомер итүләренә чиксез шатланам. Ни дисәң дә, гаиләнең ныклыгы әни һәм әтидән тора. Аларның һәрберсенең гаиләдә үз урыны бар. Әни безне дөньяга тудыра, ашата, киемнәребезне юа, иркәли, юата. Ә салкыннардан, кыенлыклардан батыр йөрәкле, көчле рухлы әтиебез саклый. Бу дөньяда алардан да яхшырак, миһербанлырак, якынрак, кадерлерәк кеше юктыр кебек. Алар безне сулыш ала башлаган көнебездән алып кайгырта башлый. Һәр яңа эшебезгә сөенә, кечкенә уңышларыбызны да шатланып кабул итә. Минем кадерлеләрем һәрвакыт безнең өчен кайгырып, ярдәм итеп торалар. Күз карасыдай саклап, төпле киңәшләрен бирәләр, урынсыз эшләгән эшләребез өчен бераз әрләп тә алалар. Ачуланганда да күзләреннән усаллык түгел, назлы караш бөркелә.
Әтиемә “егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, дигән әйтем туры килә. Нинди генә эшкә тотынса да, җиренә җиткереп башкара алтын куллы әтием. Безнең белән дә булырга вакыт таба. Төрле темаларга фикер алыша, тормышка мөнәсәбәтне ачыкларга ярдәм итә.
Өйдә вакытта без аның белән бергә йөрибез, эшлибез. Яз җиткәч, кош оялары ясыйбыз, кышын канатлы дусларыбыз өчен җимлекләр элеп куябыз. Җәй көне бергәләп су керәбез, кышын чаңгы шуабыз.
Йорт, бакча эшләрендә безне дә катнаштыра әтиебез. Кечкенәдән хезмәт кадерен белеп үсәргә, эшсөяр булырга өйрәтә.
Ул уңган да, тапкыр да, зирәк тә, шул ук вакытта кайгыртучан һәм таләпчән кебек сыйфатларга ия гаилә башлыгы.
Әнием дә бик сабыр, уңган, ярдәмчел. Кулларыннан гөлләр тама, дисәм, бер дә ялгыш булмас. Ул бар эшкә дә өлгерә, җитешә, оста. Аның назлы карашы, ягымлы елмаюы күңелләребезне эретә. Телеңне йотарлык аш-сулар әзерләве, күз явын алырлык бәйләнгән кул эшләре белән һәрвакыт сөендереп тора ул безне. Ул яхшы белән яманны да аерырга өйрәтә. Акыллы киңәшләрен дә бирә.
Әни — әтиебезне эш урыннарында да хөрмәт итәләр, авылдашлары арасында да үрнәкле гаилә исемен йөртәләр, абруйга лаек кешеләрнең берсе алар.
Магазинда сатучы булып эшләүче әниебез кеше белән тиз аралашучан, уртак тел таба. Үз һөнәрен яхшы башкаруы нәтиҗәсендә, сәүдә ноктасыннан халык өзелми, сатып алучылар һәрчак канәгать булып, бары рәхмәт, мактау сүзләре генә юллана аның адресына карата.
Әтием үтә дә җаваплы, кирәкле һөнәр иясе. Ул – янгын сүндерүче. Аннан һәрвакыт уяу, сизгер, җитез булу таләп ителә. Шуңа күрә ул кеше гомерләрен саклап калу өчен утка керергә дә әзер булып тора.
Өстәвенә, кадерлеләрем умарта тоталар. Балның никадәр файдалы һәм шифалы булуы һәркемгә мәгълүм. Ә аны тәрбияләү өчен күпме тырышлык, көч, түземлек кирәк.
Бар яклап уңган, булдыклы, үрнәкле газиз кешеләремне бик яратам, хөрмәт итәм.
Без дә алар үрнәгендә үсеп, укуларыбызны уңышлы тәмамлап, теләгән һөнәр сайлап, бу тормышта үз юлыбызны табарбыз, дип ышанам.
Әни-әтием – безнең өчен олы терәк, зур таяныч. Без алар белән горурланабыз.
Үземне дөньяда иң бәхетле бала итеп тоям. Ни өчен дигәндә, минем картәнием һәм картәтием дә исән – саулар. Кирәк чакта барып сыенырдай якыннарым барлыгына язмышыма рәхмәтлемен. Мин һәрвакыт алар янына барырга тырышам. Ярый әле бер авылда яшибез, шуңа күрә мәктәпкә барганда да, кайтканда да яннарына еш кына кереп чыгам. Хәлләрен белеп, тәмле — тәмле ризыклары белән сыйланам. Ә алар исә мине генә көтеп торгандай ихлас елмаеп каршы алалар. Картәнием “баланың баласы – балдан татлы була”, — дия – дия, гел кочагына алып, рәхәтләнеп сөяргә ярата мине. Шулайдыр да, чөнки нәрсә генә сорасам да, һәр үтенечем, теләгем шул ук минутта тормышка аша.
Өлкән яшьтә булуларына карамастан, алар күпләп мал-туар, кош-корт тәрбиялиләр. Бакчаларында төрле — төрле җиләк – җимеш, яшелчә үстерәләр. Уңганнарга – уңыш юлдаш, дигәндәй, алмагачлары алмалардан сыгылып тора, җиләкләре гел өлгереп, күзне кызыктыра. Ә помидор, кыяр уңышы дисәң, картәнием аларны җыеп бетерә алмый. Мин дә ярдәмләшеп торам. Быел бергәләп, алардан күпме кышкылыкка азык әзерләгәнбездер, исәбе-хисабы да юк. Җимешләрдән эшләнгән кайнатмалар, яшелчәләрдән тозланган, маринадланган ризыклар белән баз тулды. Кышын исә җәйге көннәрне искә төшереп, аларны тәмләп авыз итәсе генә кала.
Картәтиемнең дә олы ярдәмчесе мин, дип мактанырга ашыгам. Аның белән йорт алдындагы эшләрдә кул арасына керергә өлгерәм. Ул малларның телен белеп сөйләшә диярсең, һәрберсенә исем кушып, алар белән аралашып, һәрчак аларны тыңлата белә.
Якынннарымның капкасын ачып керүгә үк гаҗәпкә каласың, һәр нәрсә үз урынында, җыештырылган ихата, бакча алдында аллы – гөлле чәчкәләр үсеп утыра. Кай арада шулай тәртипкә китереп җитешә ала икән бу йорт хуҗалары?! Ә йорт эченә керсәң, тагы да ямьлерәк күренеш карашны үзенә җәлеп итә. Картәнием пөхтә итеп бүлмәләрне җыештырып куя, берсеннән-берсе матур гөлләр үстерә, алар тәрәзә төпләрен бизи.
Алардан кунак та өзелми ул. Авылдашлары, туганнары белән аралашып, дус яшиләр. Шундый кунакчыл, ачык йөзле, киң күңелле кешеләр белән аралашып яшәве рәхәт тә, күңелле дә, күрәсең.
Картәнием бәйләм эшләренә дә бик оста. Безгә, оныкларына, биялиләр, оекбашлар бәйләп бирә. Кыш көннәрендә зур рәхмәтләр әйтеп, ул бәйләгән киемнәрне киеп йөрибез.
Картәтием – минем якын сердәшем. Кирәк вакытта гел аннан киңәш сорыйм. Ул һәрвакыт ярдәмгә килә. Акыллы, сабыр, шул ук вакытта таләпчән, гадел дә ул.
Кадерлеләремнең уңганлыгына, тырышлыгына сокланып туя алмыйм, алардан үрнәк алып яшим.
Алар — әни — әтиемнең дә иң якын ярдәмчеләре, таянычлары. Авырлыклар килсә, тәүдә алар белән уртаклашалар, шатлыклы хәбәрләрне бергә — бергә бүлешәләр.
Картәни — картәтиләрем тагын да бик озак еллар сау-сәламәт яшәсеннәр иде безнең арада. Алар йортының уты сүнмәсен, балаларының, оныкларының шат авазыннан тынмасын, һәрвакыт туганнар җыелып, шау — гөр килеп, гел шулай аралашып яшәсеннәр иде.
Туганнарымның һәрвакыт шулай матур, сәламәт булуларын телим. Киләчәктә дә бергәләп, тату тормышта, гаилә учагының җылысын тоеп, бәхетле яшәргә язсын.
Минем гаиләм алга, киләчәккә атлый
Гаиләм — ныклы терәгем,Гаиләм — таянычым,Йөрәк җырым, сер сандыгым,Һәм илһам чыганагым.
Гаиләм — ныклы терәгем,
Гаиләм — таянычым,
Йөрәк җырым, сер сандыгым,
Һәм илһам чыганагым.
Без Башкортстанда яшәвебез белән бик бәхетле. Республикабыз бай тарихы, матур табигате һәм талантлы кешеләре белән дан тота. Шушы гүзәл җирдә әти-әнием, абыем, туганнарым һәм дусларым белән яшәү минем өчен зур бәхет.
Дөньяда һәр кешенең үз юлы, үз сукмагы һәм үз язмышы. Алар бер-берсенә охшамаган. Тик шулай да араларында бер уртаклык бар: җир йөзенә без барыбыз да нәсел калдырырга, бәхетле булырга килгәнбез. Кеше исемен йөртүче затның бу тормышта якты эзе, матур эше калырга тиеш. Ә үзеңнең якты эзеңне калдыру өчен туган йортың, гаиләң булу кирәк. Гаилә — ул кешенең таяныр ноктасы. Безнең бәхет гаиләдә. Гаиләбез бар икән, димәк безнең киләчәгебез бар! Без бәхетле!
Биш хәрефтән генә торган гаилә сүзе бик зур мәгънәгә ия. Гаилә диюгә, безнең күз алдыбызга баш өстендәге түбә, бер үк фамилияләр, әти-әни һәм бу гаиләне дәвам итүче балалар килә. Гаилә, минемчә, бер-берсенә ярдәм итүче, яклаучы, саклаучы бер оя ул. Бу ояда кеше ял итә һәм үзен тыныч, рәхәт итеп тоя. Һәм һәр кешенең тормышы шушы оядан, гаиләдән башлана. Ә гаиләнең ныклыгы, әти-әнинең җылы мөнәсәбәте, әлбәттә, без, балалар белән бәйләнгән. Мин үземне бик бәхетле итеп тоям, чөнки минем яраткан кешеләрем, гаиләм бар.
Нинди бәхет үз әниең булса,
Үз әтиең булса яныңда.
Шатлык хисе, җылы кояш нуры
Балкып торса һәрчак җаныңда.
Минем әтием белән әнием зур җаваплылык тоеп, олыгая башлагач кына гаилә корганнар һәм Октябрьскийда яши башлаганнар. Әти-әниемнең дәвамчысы булып абыем белән мин туганбыз.
Зәңгәр күлдә ике аккош кебек,
Сез йөзәсез — ике бәхетле.
Шул бәхеткә мине кушкан өчен,
Җаным-тәнем белән рәхмәтле.
Алар безне тигез мәхәббәттә яратып үстерә, тәрбияли. Безгә үрнәк алар. Кечкенәдән әти-әниемнең җылы мөнәсәбәтен тоеп, күреп үсәм. Болар барысы да хәтеремә сеңеп кала. Үсеп җитеп, үз гаиләмне коргач, мин дә алар кебек булырмын. Мин үземне гаиләмнән, җылы өебездән башка күз алдына китерә дә алмыйм. Шуңа күрә дә, киләчәккә юл гаиләдән башлана дип уйлыйм. Шулай ук гаиләдәге яхшы мөнәсәбәтләр, туган җирдә әти-әни, дуслар һәм туганнар белән аралашып дус яшәү, гаиләбезгә киләчәккә алга омтылырга ярдәм итә.
Гаиләм белән бик бәхетлемен. Бәхетле гаилә һәрвакыт алга, киләчәккә атлый дип уйлыйм. Ә бәхетле булу өчен гаиләдә аңлашып, хөрмәт итешеп, тату яшәргә кирәк. Безнең гаиләдә нәкъ шулай. Әти-әниемнең тигез матур яшәве миңа көч, ышаныч биреп тора. Өебездә бер-берсен яраткан, бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши. Ничек инде алар бәхетле булмасын да, киләчәккә омтылмасын! «Гаилә бәхете — ил бәхете», — ди халык. Ә ул бәхетне әти белән әни тудыра. Кадерле кешеләрем тормыш юлында очраган борчу-мәшәкатьләрдә бер-беренә юл куеп, гафу итә белеп, түзем һәм сабыр булып яши.
Язмышыма нигез салган җаннар,
Сезнең белән тибә йөрәгем.
Сүрелмәсен гаилә учагыбыз —
Күңелемдә шушы теләгем.
Җир йөзендә гомер юлын матур итеп бергә атлаучы, минем әтием белән әнием кебек күгәрченнәрдәй гөрләшеп яшәүче, матур киләчәккә омтылучы гаиләләр күп булуын теләр идем.
Чәчәк атсын гаиләм алмагачы,
Шаулап-гөрләп үтсен көнебез.
Бергә атлыйк тормыш сукмагыннан,
Чәчәк атсын бәхет гөлебез!
Эмилия ХИСМӘТУЛЛИНА,
8 нче мәктәпнең 9 г сыйныф укучысы, «Республикамны данлыйм» шәһәр бәйгесе җиңүчесе.
Нык тату гаилә нинди була? Мөгаен, бу сорауга кистереп кенә
җавап бирүе мөмкин түгелдер. Бик гади нәрсә түгел ул гаилә. Яхшы гаилә
– саф чык тамчысы кебек. Анда безнең җәмгыятебездәге социаль һәм
әхлакый мөнәсәбәтләрнең күпкырлы дөньясы чагыла. Яхшы гаиләкеше
өчен зур бәхет ул. Безнең илебездә гаиләаерым кешенең эше генә түгел, ул
дәүләтнең өзлексез игътибар үзәгендә торучы бер берәмлеге. Дәүләт гаилә
турында зур кайгыртучанлык, игьтибарлылык күрсәтә. Балалар
учрежденияләре киң җәелдерелә. Төрле пособияләр түләнә, балалар сау
сәламәт үссеннәр, яхшы тәрбия алсыннар өчен күп көч түгелә.Тик бәхетле
гаилә кору өчен әтиәнинең барыннан да элек берберсенә булган
мәхәббәте, ихтирам итүләре, җитдилекләре, берберсен аңлаулары, әдәпле
булулары һәм башка бик күп нәрсәләргә бәйле икәнлеге күренә.
Әйе, әти гаиләдә – баш кеше, ул үзе гаилә әгъзаларына үрнәк
булырдай кеше. Ул иң күп табучы, иң көчле, иң җаваплы, барлык
мәсьәләләрне хәл итүче. Ул уйнап кына бодай белән капчыкларны күтәрә
ала, печән чапканда чалгысы да аның кулында уйнаклап кына йөри. Әтием
мине ачуланганы да юк, ләкин аның сүзе шундый да үтемле, ә күз карашы?
Ул миңа караганда, мине үтәли күрә кебек тоела.Әтиемне мин яратам да,
хөрмәт итәм, кайвакыт нишләптер куркам да …
Әни, әнием, әнкәй… Һәркем өчен бик кадерле, назлы, җылы сүз бу.
Күңелебездә булган бөтен матурлыкны, рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз.
Һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбызга шатланып, канатланып,
кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән мәрхәмәтле әниебезгә эндәшәбез.
… Бер кечкенә кыз әнисеннән аерылып калганда, кызчыкка ярдәм
итәр өчен, аннан сорыйлар: “Синең әниең нинди?” Шунда кечкенә кызчык
җавап бирә: “Сез белмисезмени? Минем әнием иң матуры, иң яхшысы”.
Шулай кечкенә вакытта да, олайгач та һәр кешегә үз әнисе иң изге, иң
матуры, иң ягымлы һәм игътибарлы булып күренә.
Миңа да үз әнием – иң гүзәл, иң сылу, иң күркәм. Буе белән ул озын
түгел, русча әйткәндә “ и ноги не от ушей растут”, муены да бик озын түгел,
чәчләре дә бик куе озын түгел, ә күзләренә карасаң – дөняның гүзәллеген,
әниемнең сабырлыгын, акыллылыгын, барысын да белгәнен, аңлаганын
күрәсең. Аңа артык сүз дә әйтергә кирәкми, ул бөтен минем хис
тойгыларымны, уйхәсрәтләремне минем күзләремнән карап белә.Бервакыт
мәктәптән эчем пошып кайткан идем. Рус әдәбиятына кич буе әзерләндем,
укыдым, тырыштым, ятладым, дәрестә тырышып җавап бирдем, җаным
фәрманым белән ышанган идем: дәрестә миңа яхшы билге куячаклар,
чөнки мин гадәти тырышлыгым белән тырышмадым, бүтәнчә, җанымны
биргән кебек тырышкан идем.Ә миңа салкын су сипкән кебек, “Ладно, на маленькую троечку пойдет”, диде. Мин бит әниемә: “Мин дүртлегә
тырышып укырмын”, дип сүз биргән идем. Һәм менә яңадан өчле. Өйгә
кайтасы да килмәде. Әнием мине үзе каршы алды да, күземә карап: “И
балам мин сине көтәкөтә бик сагындым, мин бит сине нинди билге алсаң да
яратам”, диде. “Намус белән генә тырыш”, дип өстәде. “Өчлегә дә бит
тырышырга кирәк, өчле дә бит билге…”
Ничек ул укытучының миңа өчле куйганын белде? Ничек күңелемнең
кителгәнен күрде? Әниемнең мине аңлавы миңа шундый да рәхәт булып
тоелды.
Гаиләдә тынычлык иминлек булганда шундый да яшәве рәхәт. Ә
гаиләнең иминлеге, бәхетле тормышы дөньяның тынычлыгы белән бәйле.
Шуңа күрәдер әниемнең һәрвакыт кабатлана торган сүзләре гел колагымда:
“Дөньяда тынычлык, иминлек кенә булсын !”
Аналарның күз яшьләре түгелмәсен, балалар ачынып еламасын өчен
дөньяда тынычлык кирәк.
Әкрен генә җилләр исә,
Ел артыннан еллар үтә,
Ә халыкта тик бер теләк
Гүя бердәм сулыш:
Мәрмәр һәйкәлләр каршында
Яшьле күзләр карашында катгый таләп:
Җирдә кабат
Кабынмасын сугыш!
Минем гаилэм!
Гаилә – ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Анда бер-берсен яраткан, бер-берсе турында кайгырткан кешеләр яши. Гаилэдэ син узенне иркен, рэхэт, ышанычлы итеп тоясын. Эти эниен сине ярата, жылылык белэн караса шуннан да зур бэхет бармы сон ул!
Минем гаилэм 5 кешедэн тора: этием, энием, абыем, апам hэм мин! Безнен гаилэ бик дус-тату! Без бер -беребез очен улеп торабыз, яратабыз,hормэт итэбез! Авыр чакта бер кайчан да булышыйча калмыйбыз!!!
Без гел очэу, безгэ рэхэт, бер беребезгэ терэк!
Абый белэн апа хэзер узлэре тормышлы, шунын очен гел курешеп булмый. Шуна да карамастан, мин аларны сагынып котеп алам! Алар кайткач без hэрвакыттагыча фотога тошэбез!!!
Гаилэ тулы булганда гына, тынычлык та була! Эти энигэ зур рэхмэт безне тэртипле, ярдэмчел булып яшэргэ ойрэткэннэре очен! Без очэу-бер беребезгэ нык ошаганнар!!!
Зэнгэр кузлелэр булып, без энигэ ошаган! анын да кузлэре кук йозе кебек зэп-зэнгэр!!
Бу фото — апамнын никахында.
Э менэ бу фото — абыемнын никахында.
Мин гаилэмне бик нык яратам!!!!
Рейтинг: +21
13327 просмотров
Комментарии ()
# |
||
|
Далия Ловцова # 11 ноября 2015 в 12:23 0 |
||
|
Арслан Хасанов # 13 ноября 2015 в 10:39 0 |
||
|
Dina Zainullina # 20 января 2016 в 13:35 0 |
||
|
Җәмгыять
Гаилә… Нәрсә ул?
Гаилә… Нәрсә ул? Гаилә ул — иң мөһим нәрсә. Гаиләсе булмаган кешенең бәхете дә булмый диләр. Гаиләне мин бер зур көймә белән чагыштырыр идем. Андагы кешеләрнең берсе генә төшсә дә, көймә чайкала башлый. Ә тормыш ул — зур диңгез. Бу диңгездә көймә белән йөзәр өчен тырышлык, сабырлык кирәк. Кыскасы, гаилә…
Гаилә… Нәрсә ул? Гаилә ул — иң мөһим нәрсә. Гаиләсе булмаган кешенең бәхете дә булмый диләр. Гаиләне мин бер зур көймә белән чагыштырыр идем. Андагы кешеләрнең берсе генә төшсә дә, көймә чайкала башлый. Ә тормыш ул — зур диңгез. Бу диңгездә көймә белән йөзәр өчен тырышлык, сабырлык кирәк. Кыскасы, гаилә туры барырга, бөтен авырлыкларны бергә-бергә җиңәргә тиеш. Мин дә үзебезнең гаиләбезне шундыйлардан дип саныйм. Безнең гаиләбез оешканга 23 августта 25 ел була. Бик озак гомер бәхетле, мул, тулы, бәрәкәтле тормыш юлы аша узганнар минем әтием белән әнием. Мәхәббәт җимешләре булып, бер-беребезгә терәк булырдай, ике сөйкемле кыз балалар апам Эльвира белән мине тудырганнар алар. Безнең гаиләдә ир-ат, хатын-кыз эше дигән сүзләр юк. Бездә берәү дә, беркайчан да эшсез утырмый. Әтием белән әниемнең эшләре дә уртак, укытучылар. Алар һәрчак үзара сөйләшәләр, киңәшләшәләр, фикерләшәләр. Безнең фикерләрне беләсе килеп, бездән дә киңәшләр сорыйлар. Шулай җыелып, фикерләшеп, уен-көлкеле сөйләшүләрдән яңа идеяләр туа. Өй эшләрен дә бергәләп эшләргә яратабыз. Әниебез тәмле итеп ашлар пешерергә ярата. Төп эшебез уку булса да, өй җыештыру, идәннәрне, савыт-сабаларны юу шикелле эшләр белән әниебезне борчымаска тырышабыз.
Буш вакытларыбызда, бергәләшеп, кроссвордлар, сканвордлар чишәргә, компьютерда интеллектуаль уеннар уйнарга яратабыз. Әтиебез бик белемле, эрудит кеше безнең. Безгә дә күп кызыклы мәгълүмат бирә ул, без белмәгән һәм аңламаган күп нәрсәләрне гади һәм кызыклы итеп аңлатып бирә. Кайбер телетапшыруларны һәм кинофильмнарны да бергәләп карарга яратабыз. Театрларга, концертларга да күп вакытта бергәләп йөрибез. Аннан бергәләшеп фикер алышабыз. Кемгә нәрсә ошаганын, нәрсә ошамаганын ачыктан-ачык сөйләшәбез.
Бездә һәрчак кунаклар күп була, чөнки туганнарыбыз, гаилә дусларыбыз күп безнең. Барысы белән дә тату, аралашып яшибез. Әтием дә, әнием дә − авыл балалары. Алар Апас районының төрле авылларында туып-үсеп, Казанда укыганнар. Әнием безнең авылга иптәш кызына кунакка кайткан, алар очрашканнар һәм яратышып гаилә корганнар. Әтием кызык итеп : — Әниегез мине үзе эзләп тапты дип шаярта да әле.
Мин үз гаиләмне бик тә яратам. Әниемне дә, әтиемне дә, дәү әти-дәү әниләремне, апамны да, бик тә, бик тә яратам. Апам да үз гаиләсен корды, хәзер безнең гаиләдә биш кеше булды, җизнәмне дә яратам. Алар да мине яраталар. Мин аларның һәрчак сау-сәламәт, озын гомерле, бәхетле булуларын теләп яшим. Бөтен-бөтен гаиләләргә дә иң изге теләкләремне телим. Ә кешегә теләгән изге теләкләр унлата, йөзләтә савап булып кешегә кире кайта ул, кызым, дип әйтә минем дәү әни. Мин бөтен кешеләрнең бер-берсенә изге теләктә булып яшәүләрен телим.
Алинә Галимҗанова, Иске Йомралы авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза
Мы работаем над улучшением нашего сервиса