Казан шәһәре 16 нчы татар-инглиз гимназиясе туган тел һәм әдәбияты укытучысы Гыйниятуллина А. Р. ның дәрес проекты
Тема: Г. Рәхимнең «Яз әкиятләре» хикәясен анализлау.
Сыйныф: 6 нчы сыйныф
Максат: — «Яхшылык» төшенчәсенең мәгънәсен аңлату; балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү, нәтиҗә ясарга өйрәтү, иҗади фикерләүне тирәнәйтү; укучыларда әхлак сыйфатларын (яхшылык, кешелеклелек, шәфкатьлелек) тәрбияләү;
— хикәяне анализлау өчен шартлар тудыру;
— әдәбият белеме терминнарын баету, төрле формалар кулланып, татар телендә эзлекле җөмләләр төзергә, аралашырга өйрәтүне дәвам итү.
Бурычлар: — белем бирү максаты: хикәянең төп фикерен укучы аңына җиткерү өчен шартлар булдыру;
- фикерләү сәләтен үстерү максаты: анализлау, чагыштыру, гомумиләштереп нәтиҗә ясау күнекмәләрен үстерүне дәвам итү;
- тәрбия бирү максаты: максатыңа ирешү өчен дөрес юлдан барырга кирәклегенә ышандыру.
Дәрес тибы: әдәби әсәрне анализлау.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: яшәү мәгънәсе дөрес яшәүдә икәнен аңларга өйрәнү.
Метапредмет нәтиҗәләр:
— регулятив: әсәрнең төп проблемасын табу, образлар эшчәнлеген бәяләгәндә, үзеңнең һәм башкаларның фикерен дөрес бәяләү, төп нәтиҗәне чыгару эшчәнлегендә катнашу өчен тырышу;
— танып-белү: булган белемнәргә таянып, «дөрес яшәү» төшенчәсенә кагылышлы мәгълүматны табу һәм анализлау аша аны бәяләү, гомуми нәтиҗәне чыгару;
— коммуникатив: «дөрес яшәү» турында төп фикергә килгәнче, төрле җавапларны тыңлау; төркемнәрдә эшләгәндә, төрле мисаллар белән үз фикереңне дәлилләү, әсәрнең төп фикерен табу һәм формалаштыру.
Предметара бәйләнешләр: биология, татар теле.
Эшне оештыру: төркемнәрдә һәм индивидуаль эшләү.
Төп төшенчәләр: тема, идея, дөрес яшәү проблемасы, анализлау, чагыштыру, гомуми нәтиҗә.
Җиһазлау: кояш рәсеме, мультимедиа презентация, перфокарталар, индивидуаль бирем карталары, видеоролик.
Дәрес барышы:
1.Оештыру — мотивлаштыру этабы.
Уңай психологик халәт тудыру
Укытучы:
— Хәерле көн, укучылар, исәнмесез!
— Исәнмесез, укытучы апа!
— Балалар, кәефләрегез ничек?
— Кояшлы иртә кебек!
— Яхшы, исән-сау булуыбызга шатланып, ап-ак карлы кыш көнендә әдәбият дәресебезне башлыйбыз.
— Укучылар, минем кулымда һәм слайдта без нәрсә күрәбез?
Укучылар: Кояш рәсеме
Укытучы: Кояш ни өчен кирәк?
Укучылар: Кояш — яшәү чыганагы, яшәү мәгънәсе.
Укытучы:
— Мин сезгә шундый бирем тәкъдим итәм:
— 1 төркем — сез үзегезне елга дип күз алдына китерегез, 2 төркем — ә сез үлән дип күз алдына китерегез. 3 төркем сез — кешеләр.
Кояшка ничек дип эндәшерсез?
Укучылар:
1төркем:
- Кояш, артык кыздырма, безнең суыбыз кибә…
2 төркем:
- Кояш, артык кыздырма, без янабыз…
3 төркем:
- Кояш, без синнән башка яши алмыйбыз…
Нәтиҗә чыгарыйк, бер үк әйбергә төрле мөнәсәбәт, шул ук вакытта кояштан башка тора алмыйбыз, ул — яшәү чыганагы.
- Укучылар, әйтегез әле, без үсемлекләрнең кояшка эндәшүен кайсы әсәрдә күрдек?
Укучылар:
— Гали Рәхимнең «Яз әкиятләре» хикәясендә.
— Димәк, дәреснең темасы нинди булыр?
Укучылар:
- Гали Рәхимнең «Яз әкиятләре» хикәясен анализларбыз.
Укытучы:
- Теманы белдек, бурычларны билгелик (укытучы ярдәме белән бурычлар билгеләнә)
Бурычлар:
1. Автор Гали Рәхим, чор, хикәянең язылу вакыты турында белербез.
2. Тема, идея, проблеманы, каршылыкны табарбыз.
3. Авторның сүрәтләү осталыгын күзәтербез.
Нәтиҗә чыгарырбыз.
Укытучы:
- Балалар, автор турында ниләр беләбез? Хикәянең язылу вакытын кайсыбыз әйтер, тарихка күз салыйк.
Укучы:
- 1913 нче елда Гали Рәхимнең күп хикәяләре басылып чыга, «Яз әкиятләре», «Эч пошканда», «Серле-серле әкият», «Хан мәчетендә». Бу елны Г.Тукай үлгән…
Укытучы:
- Тарихка күз салыйк, бу нинди еллар булыр?
Укучылар:
- Революциягә кадәрге еллар…
Укытучы:
- Әйдәгез әле, әсәрнең эчтәлеген искә төшереп үтик. Өйдә әзерләнеп килергә кушкан идем.
Өй эшен тикшерү.
Әсәрдәге төп вакыйганы чылбыр буенча сөйләп чыгабыз.Берничә баланы тыңлыйбыз.
Укытучы:
- Катнашучы образларны табабыз.
Укучылар:
- Канәфер агачы, эт эчәгесе, кояш, сандугач, чык, автор (кыскача гына эш-гамәлләре турында фикер алышабыз)
Төп образларны билгелибез.
Укучылар:
- Канәфер агачы, эт эчәгесе
Китаптан 1 нче төркем — канәфер агачы турында язылганнарны табабыз, 2 нче төркем — эт эчәгесе турында язылганнарны табабыз һәм укырга әзерләнәбез.
(укучылар табып укый, фикер алышабыз)
Укытучы:
- «Эт эчәгесе куркынып кына тишелеп чыкты, тирә-ягына карана башлады», автор ике сүз белән эт эчәгесен җанландырган да куйган. Әдәбиятта бу нинди алым булыр?
Укучылар:
- Аллегория — читләтеп әйтү,фикерне ачыктан-ачык түгел, образның сыйфатлары ярдәмендә аңлату; киная белән сөйләү.
Өстәлдәге №1 кәгазъләрне алабыз һәм төп образларга чагыштырмача характеристика бирәбез (2 минут вакыт бирелә)
Чагыштырма характеристика
Охшаш яклары |
|
Эт эчәгесе |
Канәфер агачы |
Үсемлек |
үсемлек |
Яшел төстә |
Яшел төстә |
Чәчәге бар |
Хуш исле чәчәк ата |
Аермалы яклары |
|
Үрмәләп үсә |
Турыга үсә |
Башка үсемлекләр хисабыннана яши |
Башка үсемлекләргә комачауламый |
Алдый |
Җимешләр бирә |
Мәкерле |
Ышана, алдана |
Слайдта таблица белән җаваплар чагыштырыла һәм үзбәя куела.
Балалар, күңелле ял вакыты җитте. Бүген кем үткәрә? ( музыка, слайд)
Укытучы:
— Ә хәзер әсәрдәге конфликтны табабыз.
Укучылар: «Ә бервакыт эт эчәгесе мәкерле җан иясенә әверелә».
Конфликт:
Мәкер, мәхәббәт, ышану.
Укытучы:
- Кара елан шикелле борылып-сарылып, яшь Канәфер агачына таба үрмәли башлый. Автор нинди сурәтләү алымы кулланган?
Укучылар:
- Чагыштыру, эт эчәгесен кара елан белән чагыштыра. Бу чагыштыру алымы.
Менә шунда каршылык башлана.
Укытучы:
- Укучылар, хикәя чынлап та яз турында бара, эт эчәгесе шундый мәкерле үлән, чорнап алып башка үсемлекләрне юк итә, башкалар хисабына яши икәнен беләбез, җәй буе бакчада утап йөрибез.
Хикмәт нәрсәдә? Кем әйтер?
К.җ: автор табигатьтәге үсемлекләр мисалында кеше табигатен, характер сыйфатларын гәүдәләндерә, чагыштыра.
Укытучы:
- Вакыйганы тормышка күчерик. Кешеләр тормышында да шуңа охшашлы хәлләр, фаҗигаләр була. Хәзер мин сезгә бер гыйбрәтле хәл күрсәтеп үтәм. Видеоролик күрсәтелә.
Автор. Минем сезгә бер риваять сөйләп үтәсем килә. Көннәрдән-беркөнне әти кеше улына бер капчык кадак алып кайтып бирә. Малай аптырашта кала, чөнки гомерендә бер тапкыр да кадак какканы булмый. Әтисе улын чакырып ала.
Ата. Соңгы араларда холкың бик үзгәрде, улым, гел кычкырасың, каршы әйтәсең. Болай сөйләшәбез, ачуың килде исә, бакча ягына чыгасың да, киртәләргә кадак кагасың.
Автор. Малай ризалашты. Беркөн утыз җиде кадак бизәп торса коймаларны, ахыргы көннәрдә чүкеч рәхәтләнеп ял итте. Әтисе тагын улын чакырып алды.
Ата. Ә хәзер киресен эшлә, ачуың килдеме, кадакларны суырып ал.
Ул тагын кунде. Суырып алырга авыр икәнен белгәч, ачуын бөтенләй басарга өйрәнде. Ата кеше моны тагын үзенә дәште.
Ата. Менә, улым, күрдеңме?! Суырып алган кадаклар урынында ямьсез булып тирән эзләр уелып калган. Койма ул – кешенең йөрәге. Кешене рәнҗетеп, аннан кичерүен сорасаң да, йөрәктә тирән яралар барыбер калачак.
Бу хәлләрдән гыйбрәт алып нәтиҗә ясагыз.
Автор безнең алга ике төрле яшәү үрнәге тәкъдим итә:
Ничек яшәүне сайларга:
Кирәкле, файдалы булып, мәгънәле гомер кичерергәме? Ни өчен?
Әллә үзеңдә бернинди көч, ныклык һәм мөстәкыйльлек тоймыйча, аякка баса алмыйча, үрмәләп кенә яшәргәме? Ни өчен?
Зирәк укучы игътибар итәр: Канәфер агачы үз гомерен саклап калыр өчен көрәшмәде бит, дөрес эшләмәде дияр. Һәм хаклы булыр.
Тагын бер фикер калкып чыга:
Табигатьтәге кебек үк тормышта да мәкер-явызлык, вакытлыча булса да, җиңүгә ирешергә мөмкин. Мондый хәлләр булу ихтималын белеп, актив яшәргә, үзеңдә кире сыйфат, күренешләр белән көрәшерлек акыл, белем, көч тупларга кирәк.
Үзбәя.
Индивидуаль эш (өстәлләрдә №3 битләрне алабыз һәм язабыз)
1.Белемле булу өчен мин нишлим…
2.Акыллы булу өчен мин нишлим…
3.Көчле булу өчн мин нишлим…
Фикерләр тыңлана.
Үзбәя куела.
Укытучы:
- Укучылар, алдагы дәресләрдә үткән Г. Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясе атның үлеме белән тәмамлана. Монда да автор «Ул үлде…» дигән җөмләне куйган.
Ике язучы да яшәү белән үлем турында төрле мисал китереп, төрле яктан килеп, тормыш дигән чиксез бай, матур һәм катлаулы да булган күренеш турында уйландыралар.
Язучыларыбыз милләтне яратуларын әсәрләрендә күрсәтә алганнары өчен безнең күңелләрдә мәңге яшәсен!
Рефлексия, бәяләү – Бүген дәрестә нинди темага сөйләштек? (Яшәү мәгънәсе, яхшылык, игелек эшләү турында). Нинди уку максаты өстендә эшләдек? Ә командада ничек эшләдек? Нинди нәтиҗәгә килдек? Үзбәя кую. Тактада – агач рәсеме. Кем барын да аңладым, белдем, иптәшемә аңлата алам ди, исемен язып, кызыл алмалар ябыштыра; кем эле аңлап җиткермәгән, яшел алмалар ябыштыра.
Өй эше:
1. «Минем максатларым» дигән темага хикәя язып килергә.
2. Тәртип сүзенең һәр хәрефенә туры килүче сыйфатлар язарга.
3. Канәфернең файдасы турында сөйләргә.
Бүгенге дәрес тәмам, сау булыгыз, балалар!
UCHEES.RU — помощь студентам и школьникам
Напишите пожалуйста сочинение ** татарском по рассказу Яз экиятлэре Гали Рэхим
В 18:21 поступил вопрос в раздел Русский язык, который вызвал затруднения у обучающегося.
Вопрос вызвавший трудности
Напишите пожалуйста сочинение на татарском по рассказу Яз экиятлэре Гали Рэхим
Ответ подготовленный экспертами Учись.Ru
Для того чтобы дать полноценный ответ, был привлечен специалист, который хорошо разбирается требуемой тематике «Русский язык». Ваш вопрос звучал следующим образом:
Напишите пожалуйста сочинение на татарском по рассказу Яз экиятлэре Гали Рэхим
После проведенного совещания с другими специалистами нашего сервиса, мы склонны полагать, что правильный ответ на заданный вами вопрос будет звучать следующим образом:
Я бы помогла,но только не знаю татарский язык…
——————-
НЕСКОЛЬКО СЛОВ ОБ АВТОРЕ ЭТОГО ОТВЕТА:
Работы, которые я готовлю для студентов, преподаватели всегда оценивают на отлично. Я занимаюсь написанием студенческих работ уже более 4-х лет. За это время, мне еще ни разу не возвращали выполненную работу на доработку! Если вы желаете заказать у меня помощь оставьте заявку на этом сайте. Ознакомиться с отзывами моих клиентов можно на этой странице.
Семёнова Милена Наумовна — автор студенческих работ, заработанная сумма за прошлый месяц 51 196 рублей. Её работа началась с того, что она просто откликнулась на эту вакансию
ПОМОГАЕМ УЧИТЬСЯ НА ОТЛИЧНО!
Выполняем ученические работы любой сложности на заказ. Гарантируем низкие цены и высокое качество.
Деятельность компании в цифрах:
Зачтено оказывает услуги помощи студентам с 1999 года. За все время деятельности мы выполнили более 400 тысяч работ. Написанные нами работы все были успешно защищены и сданы. К настоящему моменту наши офисы работают в 40 городах.
РАЗДЕЛЫ САЙТА
Ответы на вопросы — в этот раздел попадают вопросы, которые задают нам посетители нашего сайта. Рубрику ведут эксперты различных научных отраслей.
Полезные статьи — раздел наполняется студенческой информацией, которая может помочь в сдаче экзаменов и сессий, а так же при написании различных учебных работ.
Красивые высказывания — цитаты, афоризмы, статусы для социальных сетей. Мы собрали полный сборник высказываний всех народов мира и отсортировали его по соответствующим рубрикам. Вы можете свободно поделиться любой цитатой с нашего сайта в социальных сетях без предварительного уведомления администрации.
ЗАДАТЬ ВОПРОС
НОВЫЕ ОТВЕТЫ
- Абадзехская стоянка, Даховская пещера. ..
- По закону сохранения заряда каждый шарик после соприкасl..
- 2)прогудел первый мохнатый шмель 3) Зазвенела Прогудел 4) ..
- В мілкій траві ворушаться сліди веселих, сполоханих доще
..
ПОХОЖИЕ ВОПРОСЫ
- Дети отправились за ягодами и, выехав за город от шоссе до леса шли 2 ч.со скоростью 6…
- Напишіть твір-розповідь 6-8 речень у художньому стилі ** тему:Останні теплі вересневі дні
- Помогите мне написать рекламу про школу по обществознанию 7 класс! ПОЖАЛУЙСТА, БУДУ ОЧЕНЬ…
- Складзіце сказы па схемах 1. [Тое],(што…) 2.[прыметнік ,(які ….),] 3.(калі…
Площадка Учись.Ru разработана специально для студентов и школьников. Здесь можно найти ответы на вопросы по гуманитарным, техническим, естественным, общественным, прикладным и прочим наукам. Если же ответ не удается найти, то можно задать свой вопрос экспертам. С нами сотрудничают преподаватели школ, колледжей, университетов, которые с радостью помогут вам. Помощь студентам и школьникам оказывается круглосуточно. С Учись.Ru обучение станет в несколько раз проще, так как здесь можно не только получить ответ на свой вопрос, но расширить свои знания изучая ответы экспертов по различным направлениям науки.
2020 — 2021 — UCHEES.RU
Обновлено: 10.01.2023
Гали Рәхим (Мөхәммәтгали Мөхәммәтшакир улы Габдрәхимов) (04.11.1892 — 03.03.1943) – язучы, шагыйрь, әдәбият тарихчысы һәм фольклор белгече. Г.Рәхим 1892 елның 4 ноябрендә Казанда сәүдәгәр гаиләсендә туа. Махсус укытучылардан русча, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә мөселманча камил белем ала. Казан сәүдә училищесын (1913), Мәскәү сәүдә институтын (1917) тәмамлый. Үзлегеннән гарәп, фарсы, төрек телләрен өйрәнә. 1917 елдан соң Казанда яши. Хәрби-сәяси курсларда (1920-21) татар әдәбиятын, Шәрекъ академиясендә (1921-22), Шәрекъ педагогия институтында (1922-30) татар әдәбияты һәм фольклоры тарихын укыта. Ул Казан университеты каршындагы тарих, этнография, археология җәмгыятендә, Татарстанны өйрәнү җәмгыятендә, ТАССР Мәгариф Халык комиссариаты каршындагы Гыйльми үзәктә әгъза булып тора. 1934 елдан Казан университеты фәнни икитапханәсенең Кулъязмалар бүлегендә гыйльми консультант вазифасын башкара. 1936-1938 елларда Казан Дәүләт банкында хезмәт итә.
1913-15 елларда “Ак юл” журналында соңыннан башлангыч сыйныфларның уку дәреслекләренә дә кертелгән балалар әдәбияты үрнәкләре, “Аң” журналында өлкәннәр өчен күпсанлы әсәрләре басыла башлый. Г.Рәхим — “Дача кайгысы” (1914) комедиясе, “Җанвар” (1919) драмасы, “Идел” (1923) исемле повесть авторы. Әдип шагыйрь һәм, Шәрекъ һәм Гареб классиклары әсәрләрен татарчалаштырып, тәрҗемәче буларак та таныла.
Г.Рәхим 1920 еллар ахыры — 1930 еллар башында башланган большевистик репрессияләр афәтенең беренче буын корбаннарының берсе. 1931 елның май аенда кулга алынып, биш елга ирегеннән мәхрүм ителә. Намуслы хезмәте өчен срогыннан алда азат ителсә дә,1938 елда яңадан кулга алынып, 1940 елга кадәр гомерен төрмәдә үткәрә. Сөргендә алынган рухи һәм физик газаплар нәтиҗәсендә авырып, 1943 елның 3 мартында вафат була. 1958 елда реабилитацияләнә.
Гали Рахим (Мухаметгали Мухаметшакирович Габдрахимов) (04.11.1892-03.03.1943) — писатель, поэт, историк литературы и фольклорист.Г.Рахим родился 4 ноября 1892 года в Казани в семье купца. В медресе “Мухаммадия” получает мусульманское образование, такңе обучается по-русски. Окончил Казанское торговое училище (1913), Московский торговый институт (1917). Самостоятельно изучал арабский, персидский, турецкий языки. После 1917 года жил в Казани. Преподавал татарскую литературу на военно-политических курсах (1920-21), в Восточной академии (1921-22), в Восточном педагогическом институте (1922-30) – историю татарской литературы и фольклора. Он был членом общества истории, этнографии, археологии при Казанском университете, татарского научного общества, Научного центра при Наркомате образования ТАССР. С 1934 года занимает должность научного консультанта Отдела рукописей научной библиотеки Казанского университета. В 1936-1938 гг. служит в Казанском государственном банке.
В 1913-15 годах в журнале “Ак юл” стали издаваться образцы детской литературы, вошедшие позже в учебники начальных классов, многочисленные произведения для взрослых в журнале “Аң”. Г. Рахим – автор комедии “Дача кайгысы” (“Страдания по даче” (1914), драмы “Җанвар” (“Животное”) (1919), повести “Идель » (1923). Является переводчиком произведений классиков Востока и Запада.
В первой четверти ХХ века вносит большой вклад в становление науки истории татарской литературы и фольклористики. В 1913-14 гг. издаются аналитические статьи Г.Рахима, которые показали его как знатока теории европейско-русских научных школ (“Тукаев – народный поэт”, “Взгляд на народную литературу” и др.). После 1917 г. публикуются объемные статьи, рассматривающие творчество Г. Ибрагимова, Х.Такташа, Г.Губайдуллина, К. Насыри в контексте мирового литературоведения.
Основными направлениями деятельности Г. Рахима 1920-27 годы являются: методикой сбора и анализа произведений устного народного творчества; связи искусства, поэтики и устного народного творчества; концепции о происхождении искусства; теория и психология литературного творчества; история и этнография. Совместно с литературоведом и историком Г. Губайдуллиным он издает труды “Из опыта сбора материалов для истории татарской литературы: древняя эпоха. I галва” (1923) “История татарской литературы: эпоха феодализма” (1925), “История татарской литературы: древний период” (1927) и др. Этими учеными была разработана концепция собирания, выявления и исследования истории тюрко-татарских народов, фольклора и рукописных памятников.
Г. Рахим – одна из жертв первого поколения большевистских репрессий конца 1920-х-начала 1930-х годов. В мае 1931 года он был арестован и приговорен к пяти годам лишения свободы. Несмотря на досрочное освобождение за добросовестный труд, в 1938 году он вновь был арестован и провел в тюрьме до 1940 года. Он умер 3 марта 1943 года, от болезни в результате душевных и физических страданий, полученных в изгнании. Реабилитирован в 1958 году
Gali Rakhim (Mukhametgali Mukhametshakirovich Gabdrahimov) (04.11.1892-03.03.1943) — a writer, poet, literary historian and folklorist. G. Rakhim was born on November 4, 1892, in Kazan into the family of a merchant. He got his Muslim education in the “Muhammadiya” madrassah, where he also learned the Russian language. He graduated from the Kazan Trade College (1913) and the Moscow Trade Institute (1917). He studied the Arabic, Persian, Turkish languages by himself. After 1917, he lived in Kazan. He taught Tatar literature at the military-political courses (1920-21), at the Eastern Academy (1921-22) and the history of Tatar literature and folklore at the Eastern Pedagogical Institute (1922-30). He was a member of the Society of History, Ethnography, Archeology at Kazan University, the Tatar Scientific Society and the Scientific Center at the People’s Commissariat of Education of the TASSR. From 1934, he was a scientific consultant in the Department of Manuscripts of the Scientific Library at Kazan University. In 1936-1938, he worked at the Kazan State Bank.
In 1913-1915, samples of children’s literature were published in the magazine “Ak yul”, which were later included in primary school textbooks, and numerous works for adults in the magazine “An» (Аң). G. Rahim was the author of the comedy «Dacha kaigysy» («Dacha Sufferings » (1914), the drama “Zhanvar” (“The Anima”l) (1919), the novel “Idel” (1923). He translated the works by classics of the East and West.
In the early twentieth century, he laid the foundations of the history of Tatar literature and folklore as a scientific area. In 1913-1914, G. Rahim published analytical papers, which showed him as an expert in the theory of European-Russian scientific schools (“Tukaev — a national poet”, “View on folk literature”, etc.). After 1917, his profound articles examined the works of G. Ibragimov, H. Taktash, G. Gubaidullin, and K. Nasyri in the context of world literary studies.
- Methods of collecting and analyzing works of folklore;
- Connections of art, poetry and folklore;
- Concepts of the origin of art;
- Theory and psychology of literature creation;
- History and ethnography.
Читайте также:
- Сочинение про ворону 5 класс
- Россия страна возможностей сочинение
- Сочинение на армянском языке
- Сочинение про мэрилин монро
- Многие слова в русском языке не только называют предмет явление сочинение рассуждение