Гаяз Исхакый «Зөләйха” трагедиясендэ хатын –кыз язмышы.
Г.Исхакыйның тормышка карашлары ныгый. Хатын –кыз темасы милләт язмышы белән бергә язучының иҗатында алдынгы булып кала.Аның беренче әсәрләрендә хатын –кыз образы мәгърифәт белән бәйле булса,1911 елда чыккан “Зөләйха” трагедиясендә хатын –кыз образына бутән төс керә.Язучының хатын –кыз образы ир –атлар белән бер даирәгә баса һәм хокукы буенча ир- аттан калышмый.Г. Исхакыйга кадәр милләт каһармыны дип ир –атка гына әйтүе мөмкин булган.Әбу трагедиядә без бөтенләй башка күренешкә тап булабыз.Бу әсәрдә Зөләйха образы- җыелма образ-татар халкының анасы итеп бирелә.Әсәрдә сурәтләнгән вакыйга 19 гасырның 60 нчы елларында Казан губернасында бара.Зөләйханы иреннән аерып, бер урыска кияүгә бирәләр, исемен урысчага алыштыралар, ә ирен Себергә сөрәләр.Исерек ирен агулап үтергән өчен ,Зөләйха 18 ел төрмәдә була.Авыр газаплардан соң үләр алдыннан ул балалары белән күрешә, урыстан туган улының да исламга кайтуын күреп ,тыныч күңел белән мәңгелек дөньяга күчә. Автор Зөләйха образында татар милләтнең яшәешенә ышанычын белдерә.Чукындыру объекты итеп татар анасының алынуы да очраклы түгел, бәлки авторның идея максаты белән бәйләнгән.Эш шунда:пьесада Зөләйха образына киң идея –фәлсәфи мәгънә йөкләнә, ягъни ул милләт анасы итеп карала.Нәтиҗәдә, бу татар анасын чукындыру бөтен милләтне чукындыру мәгънәсен ала. Автор бу имансыз гамәлне героиняның рухи –әхлакый асылын сынау чарасы итеп тә карый.Дөрестән дә , чукындыру Зөләйха өчен бик авыр сынауга әверелә.Иреннән,балаларыннан , карт анасыннан көчләп аерып алып киткәч,аны монастырьга ябалар, чукындырып , рус мужигына хатынлыкка бирәләр.Әмма бу хатын намусына тугрылыклы булып кала.Гаять авыр шартларда да динен, иманын саклаудагы батырлыгын Аллаһ тарафыннан шулай югары бәяләнгән мөселман хадиме булуы белән бергә, Исхакый Зөләйханы изге күңелле ир хатыны итеп һәм балалар анасы итеп тә күрсәтә.Кыскасы,Зөләйханы халык язмышын кичергән милләт анасы итеп карарга алынып,Исхакый аның мондый вазифасын беренче чиратта милли рух һәм халыкның нигезен тәшкил иткән дини иманны саклаучы һәм гаиләнең таянычы булуында күрә.Алга таба әдип шулай да кешенң шәхси яшәешенә игътибарын арттыра һәм биредә моңа кадәр ничектер әдәбиятта күренмәгән моментларны яки мәсъәләләрне кузаллый.Ул аеруча шәхси бәхет мәсъәләсен дикъкать итә.
Файдаланылган әдәбият
-
Ибраһимова Ф. Гаяз Исхакый турында замандашлары // Казан
утлары. — 1995. -№ 3. – Б. 142-146. -
Исхакый Г. Әсәрләр: 8 томда. 8 т. / Г. Исхакый. — Казан:
Тат.кит.нәшр., 2002. — 400 б. -
Миңнегулов X. Исхакый мөһаҗирлектә / Х.Миңнегулов. — Казан:
Таң-Заря, 1998.- 366 б. -
Миңнегулов X. Ул татар булып калды. Әдәби мирас /
Х.Миңнегулов // Шәһри Казан. — 1993. — 17 апрель. – Б. 6.
Моннан нәкъ 15 ел элек — 2005 елның гыйнвар аенда Гаяз Исхакый пьесасы нигезендә «Зөләйха» фильмының премьерасы булды. Фильм Рамил Төхвәтуллинның «Рамай» студиясендә төшерелде. Рамил Төхвәтуллин үзе сценарий авторларының берсе дә, режисссер да, продюсер да иде.
Бу көннәрдә, телеканалда икенче бер Зөләйха турында сериал барганда, әлеге фильм кабат актуальләште. Аны интернеттан табып, кабаттан караучылар, ул чыккан елларны сагынучылар артты.
Фильмнан цитаталар:
Зөләйха: «Ә мин барыбер мөселман булып калдым. Себердә дә теләгәнчә намазымны укыдым, теләгәнчә уразамны тоттым».
Петр: «Два года живем и не бум-бум по-русски, а?»
Зөләйха: «Бу дөньяга күзем ачып карарга күзем калмады. Өметләнеп яшәргә өметем калмады. Яраббым, яраббым, яраббым».
Финалда автор сүзе: «Тарих сабакларына бай Россия. Тарихның шушы ачы сабаклары ике бөек динне тотучы халыкларны дус һәм тату яшәргә мәҗбүр итә. Бүгенге хәвефле дөньяда Рәсәйдәге бу ачы мирасның кыйммәте елдан ел арта бар».
Фильмда интим күренеш тә бар. Бу Зөләйханы рус авылына кияүгә биргәч, аны Петрның көчләү күренеше.
Әсәр тарихы
«Зөләйха». Драма 5 пәрдәдә, 6 манзарада. «Мөхәммәтгаяз әл-Исхакый» имзасы белән Мәскәүдә 1918 елда үз наширлегендә «Шәрекъ» матбагасында басыла. Беренче мәртәбә 1907 елда Чистай төрмәсендә языла башлый, икенче мәртәбә — 1911 елда Истанбулда Кандилледә. Петроградта 1912 елда гыйнвар башында язылып бетте», — дип искәрмә ясалган. Китапта «драма» дип куелса да, үзенең күтәргән проблемасы, масштабы, вакыйгаларның бирелеше, конфликтның кискенлеге белән әсәр трагедия жанрына карый.
Беренче тапкыр Казанда «Сәйяр» труппасы тарафыннан Зур драма театры сәхнәсеннән карагач, Фатих Әмирхан аны «рухани фаҗига» дип атый. («Кояш», 1917 ел, 19 март). Башка рецензентлар да татар халкының олы фаҗигасен чагылдырган әсәр буларак бәялиләр. Казанда кат-кат уйналып, Г.Исхакый үзе дә килеп күргәннән соң, Җәмгыяте хәйрия оешмасы чакыруы буенча, «Сәйяр» труппасы «Зөләйха”ны Мәскәүгә алып бара. Спектакль Корш театры бинасында 4 майда уйнала. Аны Мәскәүгә җыелган Бөтенроссия мөселман съезды делегатлары да карыйлар. Зур тантанага әйләнгән бу кичәнең ничек барышын рус газетасы болай тасвирлый: бу милли спектакль зур уңыш казанды.
Октябрь революциясеннән соң «Сәйяр» труппасы «Зөләйха» ны камилләштеребрәк кабат күрсәтә. Алга таба З.Солтанов режиссерлыгында Әстерхан театрында куела.
Тиздән Г.Исхакыйга караш үзгәрә. «Зөләйха» русларга каршы юнәлдерелгән әсәр һәм ислам динен пропагандаган пьеса дип репертуардан төшерелә, татар әдәбиятында иң реакцион әсәр дип карала башлый.
Чит илләрдә «Зөләйха» эмигрант татарлар оетырган үзешчән драма коллективлары тарафыннан, мәсәлән, Кытайда Харбин (1921), Япониядә Токио, Финляндиядә Тампере (1937) шәһәрләрендә уйнала». («Зиндан» китабыннан. 1991 ел. Төзүчесе — Лена Гайнанова).
«1930 елда Казанда басылып чыккан «Татар дәүләт Академия театры» исемле китабында Зәки Мөхсинов «Зөләйха»ны Г.Исхакыйның иң кабәхәт әсәрләреннән дип атый. «Казанда ул әсәр аерым югарыдан кушу буенча көн-төн уйнала, иртән дә «Зөләйха», кич тә «Зөләйха», «Зөләйха» белән татар буржуазиясе акылдан шаша», — дип язган Мөхсинов. Бу хакта Лена Гайнанова әсәр язылуның 100 еллыгы уңаеннан язылган мәкаләсендә искәртеп уза («Мәдәни җомга»).
- Озак еллар тыелган язучы булып торганнан соң, 1991 елда Гаяз Исхакыйның «Зөләйха» драмасы әдәбиятчы-галим Лена Гайнанова төзегән «Зиндан» китабында басылып чыга. Әсәрләр хәзерге заман татар укучысына шушы китап аша беренче тапкыр тәкъдим ителә. «Әсәрдә бернинди контрреволюция дә, кара милләтчелек тә юк. Әсәрнең эчтәлегеннән һәр вакыйга узган гасырның 60нчы елларында бара дигән аңлатмасыннан күренгәнчә, драматург милли-колониаль изүнең, шуның бер күренеше булган көчләп чукындыруның нинди фаҗигаләргә китерүен гаять калку итеп күрсәтеп бирә», — ди китапны төзүче.
- 1992 елда «Зөләйха»ны Камал театрында Празат Исәнбәт сәхнәләштерә, 1994 елда Уфа «Нур» Татар дәүләт театры сәхнәсендә Байрас Ибраһимов куя.
- Пьесага нигезләнгән «Зөләйха» фильмы 2004 елның 24 декабрендә дөнья күрә. Озынлыгы — 95 минут. Сценарий авторлары — Юныс Сафиуллин һәм Рамил Төхфәтуллин. Режиссерлар — Рамил Төхвәтуллин һәм Рәмис Нәҗмиев. Композитор — Марат Әхмәтшин. Оператор — Әмир Золотдинов. Рәссам — Сергей Скоморохов.
Зөләйха ролендә — Илсөя Төхвәтуллина. Зөләйханың ире Сәлимҗан ролендә — Гафур Каюмов. Зөләйха көчләп кияүгә бирелгән Петр ролендә — Рамил Төхвәтуллин. Поп ролендә — Азат Зарипов. Рольләрдә — Шәүкәт Биктимеров, Вера Минкина, Илдус Әхмәтҗанов, Хәлим Җәләй һәм башкалар.
Фильмда татарларны көчләп чукындыру күренеше зур чагылыш таба. Сюжет нигезендә диненнән мәхрүм ителгән, иреннән, балаларыннан аерылган мөселман хатын-кызының тормышы.
Рамил Төхвәтуллин: «Хәзер кабат минем фильмның телгә алынуы яхшы, милләт уянган кебек»
Фильмның режиссеры, продюсеры, Татарстанның халык артисты, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхвәтуллин: «Мин шуңа инандым — ул вакыт төшерелмәгән булса, бүгенге шартларда ул төшерелмәгән дә булыр иде. Купшы сүзләр саналмасын — әмма ул батырлык иде. Мин бу фильмга ничектер ашкынып алындым…
1923-24 елларда Харбинда булганда Гаяз Исхакый хәтта үзе дә фильм төшерергә ниятләгән. Ул аны тормышка ашыра алмаган — депортацияләнгән. Мин моны ниндидер вазифам итеп тойдым, максат итеп куйдым. Теләгем бик зур булды. Казан дәүләт университетында укыганда диплом эшем Гаяз Исхакый буенча иде… Хәер, андый әйберләр өстән киләдер ул.
Фильмга килгән юлыбыз бик сикәлтәле булды. Ул очраклы рәвештә генә финансланды. Миңа халык артисты исеме бирелгәндә Минтимер Шәймиев янына килеп хәлне аңлата алдым. Ул: «Булдыра алырсыңмы?» — диде. «Булдырам», — дидем. Фильмның бюджеты 3 млн сум иде. Хәзерге акча белән карасак, 6 млн сум була инде — ул вакытта доллар 30 сум иде. Минтимер Шәриповичка да, Зилә Рәхимҗановнага да, ул вакыттагы Президент Апараты җитәкчесе Әгъзам Саматовичка, Теләче, Питрәч районы башлыкларына да рәхмәтем чиксез. Туфан Миңнуллин, Разил Вәлиев бик нык ярдәм итте.
Ул чакта мәдәният министры булган Зилә Вәлиева янына керергә көтеп торганда Туфан абый бер сүз әйтте: «Рамил, син йә батыр егет, йә чыннан да дурак», — диде. «Дурак» диюе «Ничек курыкмыйсың?» — дигән мәгънәдә. Заман шаукымнары күңелгә сеңгән бит инде. Гаяз Исхакыйның да кайта гына башлаган вакыты иде. Төшергәннән соң күрсәтеп йөргәндә дә каршылыклар булды.
Татарстанның кайбер районнарында атлы милицияләр безне кертмичә торды, Владивостокта скинхедлар буш шешәләр ыргытты. Фильмның даны бик зур булды: Финляндиядә, Мисырда, Азәрбәйҗанда күрсәтелде, Япониядә миннән интервью алдылар, Берлинда кинофестивальдә җиңде.
Хәзер кабаттан минем фильмның телгә алынуы бик яхшы, милләт уянган кебек була башлады. Соңгы елларда мәрткә киткән кебек идек.
Бер яктан короновирус белән бәйле рәвештә, өйдә буш вакыт күбрәк булу да булышкандыр инде. Алдарак көндәлек эшләр белән җитди әйберләр турында уйларга мөмкинлек тә булмагандыр. Халык рухи күтәрелеш кичерде кебек. Шушы шартлар шушы вазгыятьне тудырды. Моңарчы безне Исхакыйлар, Камаллар чоры язучылары тәэмин итеп торды, һаман да шул мирас белән яшәп киләбез. Безнең тирән планетар фикерле әсәрләр булса, фильмнар да эшләнер — бу бүгенге язучыларга да кагыла. Әдәбиятыбыз дөньяга чыкмагач, безне белмиләр, ә дилетантлар безне начар яктан күрсәтеп китә. Бездә милли мәдәният мәсьәләсе бик аксый. Милләтнең энергетикасы күп, ул усаллыкка күчмәсен.
Үзем дә бу яңа даирәмдә нидер эшли алырмын дип уйлыйм. Алга таба да кино юнәлеәшендә эшлисем, милли әсәрләребезне чыгарасым килә».
Юныс Сафиуллин: «Сценарийга Ильминский, Малов күренешләрен мин өстәдем»
Фильмның сценарий авторы, драматург Юныс Сафиуллин: «Камал театрының баш режиссеры Марсель Сәлимҗанов фильм төшерергә йөргән Рамил Төхвәтуллинга сценарийны минем белән эшләргә киңәш иткән. Сценарийга Ильминский, Маловлар күренешләрен мин өстәдем. Рамил ул рольләргә рус артистларын куеп бик дөрес эшләде. Дөрес, фильмда пьесадан тайпылыш бар — Гаяз Исхакый керәшеннәрнең үз теләге белән чукынуына басым ясамый, әсәрдә көчләп чукындыру турында сүз бара. Ә үзләре чукынучылар турында әйтелгәч, фильм йомшара. Әйе, үзләре теләп чукынучылар да бар, безнең авылда да берәү бабаларының үз теләге белән чукынуын әйткән иде. Андыйлар да булгандыр. Әмма алар бит 99га бер.
Тайпылышларда минем гаебем юк, әмма алар белән килештем. Артистлар бик шәп уйнады. Сәлимҗан ролендә мәрхүм Гафур Каюмовның уены ярылып тора. Рамил Төхвәтуллин үзе дә бик талантлы артист — шәп уйнады. Ул гаҗәеп талантлы продюсер. Районнар бик булышты: атлар, декорацияләр, башкасы белән дә. Бюджеты зур түгел иде. Әмма барыбыз да бик яратып эшләдек».
Рәмис Нәҗмиев: «Ничек теләдек — шулай эшли алдык»
Фильмның режиссеры, фотограф Рәмис Нәҗмиев: «Мин «без татарлар — әллә кемнәр» дип сөйләргә яратмыйм. Андый хисләр белән алындым димим. Беренчедән, миңа сюжет кызык иде. Икенче яктан, татар әсәрен дөньяга чыгарасы килде. Безнең тарихны, мәдәниятебезне дөньяга чыгару өчен дип тырыштык. Чөнки үзебез турында үзебез сөйләмәсәк, безнең турында башкалар сөйләячәк һәм без моны контрольдә тота алмаячакбыз. Без бу теманың бик гади генә кабул ителмәячәген дә белдек. Ләкин ничек теләдек — шулай эшли алдык.
«Кеше нәрсә әйтер икән», дип кемгәдер яраклашмадык. Без: «Шулай булсын!» — дидек тә, шулай эшләдек. Мөгаен, бу бүгенге көнгә кадәр шулай эшләнгән бердәнбер әйбердер. Мин аның сәнгати ягыннан һәм «посыл»лар буенча хәзер дә канәгать, ә техник яклары инде шул вакытларның мөмкинлекләреннән чыгып эшләнгән. Бүгенге техник мөмкинлекләр белән, бәлки, яхшырак төшерә алыр идек».
Хәлим Җәләй: «Без нинди фильмда нәрсә уйнаганыбызны белеп уйнадык»
Фильмда катнашкан актеры, Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләй: «Шуны гына әйтә алам — без нинди фильмда нәрсә уйнаганыбызны белеп уйнадык. Мәскәү тәнкыйтьчесе Гыймади картны уйнаган Шәүкәт Биктимеровны, Вера Минкинаны һәм минем уенны аерып әйткән иде. Ә Камал театрында „Зөләйха“ ның спектакле куелганда Равил Шәрәфиев белән чиратлашып Гыймадины уйнаган идек. Празат абый Исәнбәт куйган иде аны. Ул, җаным, нәрсә куйганын белеп куя инде. Әйбәт барды. Озак барды дия алмыйм — халыкка бит „Мунча ташы“ кирәк».
Матбугат битләреннән:
«Акчарлак», 2002 ел: «Зөләйха» га сигез ай буе сценарий яздык. Хәзер ул Министрлар Кабинетында раслау көтә. Акцентлар ясамыйча тарихи фильм төшерәчәкбез. Анда — иман темасы, ана белән бала… һәм хыянәт темасы».
«Республика Татарстан», 2005 ел: «Прологом к событиям, рассказанным в нем, стали картина героической обороны Казани в 1552 году и интереснейший спор двух миссионеров о путях приобщения „инородцев“ Поволжья к православию. Его в фильме ведут профессора Казанской духовной академии Николай Ильминский, автор системы христианизации нерусских народов через образование — книги и школы, и Евфимий Малов — сторонник насильственного обращения этих народов в православие. Не оставила зрителей равнодушными трагическая судьба молодой татарской женщины Зулейхи. Ее муж Салимжан заключен в тюрьму за участие в бунте односельчан против властей, решивших ликвидировать мечеть в селе, где большинство татар стали кряшенами. Сама Зулейха, не подозревавшая, что Салимжан всю свою семью записал в кряшены, под именем Марфы отправлена в монастырь, а затем ее насильно отдают замуж за русского крестьянина Петра. Финал фильма трагичен. И Салимжан, и Петр гибнут, а Марфа-Зулейха, обвиненная в их смерти, оказывается на каторге…»
«Татар-информ», 2006 ел: «Татмедиа»да бүген Гаяз Исхакый әсәре буенча төшерелгән «Зөләйха» нәфис фильмының презентациясе булды. Фильмның премьерасы бер ел чамасы элек булды. Шул вакыт эчендә аны, режиссер сүзләре буенча, 300 меңнән артык кеше караган. Ул Мәскәүнең Кино йортында, Киев фестивалендә күрсәтелгән, берничә Татарстан кинотеатрында барган. DVDда төшерелеп татар диаспорасында таратылган. Фильм Питрәч, Теләче, Аксубай, Чистай районнарында төшерелгән. Фильм геройлары татарча сөйләшә. Рус теллеләр өчен субтитрлар бар. Россиянең мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин баш консультант буларак катнашкан».
«Сөембикә», 2018 ел: «Рамил Төхфәтуллинның „Зөләйха“ фильмы (Гаяз Исхакый әсәре буенча) һәртөрле гыйсъянчылыкка әзер 90нчы еллар өчен дә вакыйга булган иде. Шул фильмда Илсөя иҗат иткән каһәрләнгән хатын-кыз образы безнең сәхнә иҗаты тарихында бердәнбер булып кала әле, Зөләйха оныту белмәс хәтерне һаман тетрәтә. Аның ул фильмдагы әрнүле карашы, елап-елап арыган күзләрендәге сагыш — ул безнең дә әрнү, безнең дә сагыш!»
«Акчарлак», 2013 ел: «Бүгенге көндә иң зур хыялым булган «Мөһаҗирләр”не төшерсәм, миңа калса, бөтен дөнья өчен кызык булачак. «Зөләйха”ны бөтен шәһәр буйлап үзем йөрттем, ә нәтиҗә буларак, үзенең бүләген Берлинда алды. «Зөләйха» да, «Дилемма» да уңышлы язмышлы булды. Татар киносының һәм киностудиясенең барлыкка килүе иң югары түрәләрнең катгый теләгенә бәйле. Бүгенге көндә кино сәнгатенә, язма әдәбиятка, кадрлар мәсьәләсенә дә игътибар җитми».
P.S.: Моннан сигез ел элек «Сокровища О.К.» фильмы чыкты. Эшче исеме — «Сокровище озеро Кабан». Әлеге фильмда Рамил Төхвәтуллин да катнаша. Аның герое фильмда: «Мәскәүнекеннән аермалы буларак, безнең Казан Кремленә кызарырга кирәкми!» — диде.
«Зулейха»- история татарской женщины мусульманки, лишившейся всего, кроме убеждений,исторический фильм по пьесе классика татарской литературы Гаяза Исхаки.
Потеряв мужа и детей, насильственно выданная замуж за человека другого вероисповедания, Зулейха оказалась на грани безумия, но убеждения помогают ей не сломаться.
Ее муж Салимжан заключен в тюрьму за участие в бунте односельчан против властей, решивших ликвидировать мечеть в селе, где большинство татар стали кряшенами.
Сама Зулейха, не подозревавшая, что Салимжан всю свою семью записал в кряшены, под именем Марфы отправлена в монастырь, а затем ее насильно отдают замуж за русского крестьянина Петра.
И Салимжан, и Петр гибнут, а Марфа-Зулейха, обвиненная в их смерти, оказывается на каторге.
Бюджет «Зулейхи», по словам режиссера кинокартины Рамиля Тухватуллина, составил более 6 млн. рублей.
Фильм снимался в нескольких районах Татарстана — Пестречинском, Тюлячинском, Аксубаевском, Чистопольском, а также в Казани и Чувашии.
Главным консультантом фильма выступил Председатель Совета муфтиев России Равиль Гайнутдин.
В «Зулейхе» были задействованы 150 актеров, в массовых сценах фильма снялись жители деревень, вблизи которых проводили съемки.
«Зулейха» повествует о трагических событиях XVIII-XIX веков, когда на территории Волго-Уральского региона велась политика насильственной христианизации народов,проживавших на этих землях.
В 1720—1722 гг. Петр I издал несколько указов о христианизации народов Поволжья, по которым тем, кто принял крещение, на три года предоставлялись льготы (освобождение от податей и сборов, от рекрутской повинности).
В XVIII столетии была продолжена христианизация нерусского населения Среднего Поволжья. Вместе с тем направленная на нее социальная и религиозная политика претерпела ряд существенных изменений.
Однако мусульмане упорно не желали креститься. Tогда правительство указом от 22 сентября 1740 г. и рядом других решений определило методы насильственного крещения народностей Поволжья.
В Свияжске была создана Hовокрещенская контора с большим штатом проповедников, чиновников И Командой солдат. Прибегая главным образом к методам насилия, правительство в то же время снова обещало новокрещеным временные льготы: освобождение на три года от податей и рекрутской повинности, выдачу крестов, денег и одежды. Подати и рекрутская повинность крестьян, принявших христианство, перекладывались на некрещеных.
Особенно широкий размах и жесткий характер политика христианизации приобрела в 40-50-е гг. Еще в 1731 г. в Свияжске была создана Комиссия для крещения казанских и нижегородских мусульман и других инородцев.
За восемь лет ей удалось обратить в православие немногим более двух тысяч человек.
В 1740 г. по указу Анны Ивановны вместо этого миссионерского учреждения была основана Контора новокрещенских дел. Ей было поручено заниматься христианизацией мусульман и язычников Казанской, Нижегородской, Астраханской и Воронежской губерний.
крестившиеся получали различные подарки и денежное вознаграждение от 50 копеек до полутора рублей.
Ясачным татарам-мусульманам в случае крещения полагались медный крест, рубаха, штаны, сермяжный кафтан, шапка, рукавицы, чирики с чулками.
Татарским мурзам выдавали серебряный крест и более ценные вещи и одежду. Кроме того, было подтверждено, что новокрещены на три года освобождаются от налогов и повинностей (эти налоги и повинности возложили на некрещеных иноверцев). Рекомендовалось также организовать обучение новокрещеных основам православной веры, поощрять браки между новокрещеными и русскими.
Православные миссионеры хорошо понимали, что сила ислама в Поволжье и Сибири заключалась не только в том, что татары были последовательными правоверными мусульманами, но и в том, что вся повседневная жизнь татарского населения регулировалась законами шариата, а местное духовенство пользовалось большим авторитетом.
Ахун, мулла, абыз были не просто духовными лицами, но и судьями, учителями, и, нередко, врачевателями». Кроме того, православная церковь видела в исламе соперника, составлявшего ему серьезную конкуренцию в вопросе духовного влияния на языческие народы.
За полтора года из 536 мечетей Казанской губернии было разрушено 418; в Сибирской губернии-9, в Тобольске, Таре и уездах эта цифра составила 98 из 133; Астраханском уезде из 40 мечетей – 29.
Эти драматические события показаны через призму жизни и борьбы обычной татарской женщины мусульманки Зулейхи.
Через ее образ и раскрывается трагедия всего татарского народа.
Текущая страница: 1 (всего у книги 33 страниц) [доступный отрывок для чтения: 7 страниц]
Гаяз Исхаки
Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке)
© Татарстан китап нәшрияты, 2021
© Габдуллаҗанова Г. Г., төзү, 2021
Гаяз Исхакый
(Исхаков Мухаммедгаяз Гилязетдинович)
Повестьлар
Ике йөз елдан соң инкыйраз[1]1
Инкыйраз – сүнү, бетү, юкка чыгу.
[Закрыть]
«Ике йөз елдан соң инкыйраз» ны язудан мәкъсудым – милләтемезнең шул китешеннән үземнең разый түгеллегемне күрсәтеп, бу китешнең очы инкыйраз идекен белдерүдер. Кайбер кешеләр милләтемезнең шул китешен бик файдалыга санап, шул китештән бик зур өметләр дә көтәләр. Әмма мин һич андый өметләр көтәрлек «төпле» бер эш күргәнем юкка, хәзер дә халкымыз арасында сөйләнә торган сүзләргә, эшләнә торган эшләргә вакытлы килгән «бизгәк» дип кенә карыйм. Һәм дә ул сүзләрне сөйләүчеләр, эшләүчеләрнең күбрәк әһәмияте сүздә генә булганга, боларга бертөрле замана модасы төсле генә караганга, бу эшләргә, бу кычкырышларга «курчак туе» дип кенә исем бирәм. Һәм, минемчә, һәммәсе курчак уеныдыр. Курчак уеныннан бер мәгънәле эш килеп чыкмадыгы кеби, табигый, безнең дә бу «төпсез» эшемездән дә бернәрсә чыкмас дип уйлыйм. Бәлки, минем бу фикерем хатадыр. Бәлки, бөтенләй көлкедер. Ләкин, ни булса да, хакыйкатькә бик якындыр йә хакыйкатүктер.
Бу китапта минем милләткә карашым ничек икәнлеге тәмам күрендеге кеби, китмешемезне үзгәртсәк, минем бу өметсезлегем урынына «өмет» тууы да мөмкин икәнлеге ачык белдертелгәндер. Китабым бик ачы тел берлән язылмыштыр. Аерым алганда, халкымыз карашында иң изге саналган «голяма»[2]2
Голяма – галимнәр, укымышлылар; бу урында: дин башлыклары, руханилар.
[Закрыть]
сыйныфына бик каты тукынылмыштыр. Монысы хакында бертөрле аклану-фәлән язмакчы булып, бу кереш сүземне караларга башласам да, үз карашымда иң зарарлы, үсешкә, алга китешкә киртә булулары ачык булган шул сыйныфтан түбәнчелек белән үтенүгә, бердән, вөҗданым разый булмадыгы кеби, икенчедән, каләмем буйсынмады. Фәкать бу очракта укучыларыма гына бер сүз әйтәсем бардыр.
Минем «голяма» сыйныфына каты-каты һөҗүмнәрем аларга үземне күрсәтү өчен дошманлыгым-фәләнлегемнән түгелдер. Бәлки, милләтнең үсешенә киртәләрне эзләгәндә, кайсы яктан караганда да, шул «голяма» сыйныфының иң алда кылычын тотып наданлыкны саклавын күрдекемнән, һичшиксез, аларның булулары зарарлы идеке фикере күңелемдә бик нык урнаштыгыннан, үзем белгән нәрсәне шундый милләтнең алга китүе, үсеше кебек изге эшләрдә сакларга, бердән, үзем буйсынган ислам дине киртә булдыгыннан, икенчедән, начарны – яхшы, каракны – тугры, зарарлыны зарарсыз итеп күрсәтергә вөҗданым риза булмадыгыннан һич олылаусыз-нисез, бары кадәре һәммәсен күрсәттем. Кайбер кешеләр, бигрәк «голяма» тарафдарлары, минем бу сүзләремне, минем аларны белмәвемә, аларның һәркөнне кылып тора торган яхшылыкларын күрмәвемә юрау ихтималлары бардыр. Ләкин бу хатадыр. Һәм бик зур хатадыр. Үземезнең өй тарихымыз теркәлә башлаганнан бирле, атам-анам тарафы мулла була килмеш улдыгы кебек, үзем дә шундый «голяма» кайный торган «казан» да укыдыгымнан, башка тормышымда да алар берлә катышуым бик күп булганга, алар хакында минем язган сүзләрем бик белеп, бик озын тәҗрибәләрдән соң язылганга, хата булу ихтималы бик ерактыр. Мин һәр эштә «голяма» ның алга китешкә киртә икәнен күргәч, милләтне тәрәккый[3]3
Тәрәккый – үсү, алга китү, прогресс.
[Закрыть]
иттерәсемез килсә, аны башка милләтләр арасына кертәсемез килсә, аңа киртә булган «голяма» сыйныфының сүзенә илтифат кылмаска, үземезнең ыштан алудан башлап кыз бирү, угыл өйләндерү, самавыр төзәттерү эшләремезгә кадәр катышуларын бетерергә тиешлегенә һәм аларның сыйныфларына бер артыклык (привилегия) бирмәенчә, кешесенә күрә генә эш йөртеп, халкыбызның алар хакында урнашкан фикерен үзгәртү кирәкле уена йиттем.
Минемчә, хәзер тәрәккый өчен иң кирәкле эш – үземезне шул голяманың тәхет коллыгыннан коткарып, һәр хәрәкәтемездә хөр булмактыр. Шуннан соң безнең эшләремез рәткә китсә китәр. Әмма ул «голяма» ның кәкре-бөкре фикере берлән һәм голяманың ул кадәр мин-минлеге берлән еракка китә алмавымыз һәммә кешегә мәгълүм бер эштер. Испания кебек дөньяның иң бай, мәдәнияткә иң сәләтле кыйтгасының бу көнге дәрәҗәдә калуына, Бохара кебек шулкадәр төзек бер мәмләкәтнең иң түбән, иң начар дәрәҗәдә булуына «голяма» ның кәкре-бөкре, черек фикерләрен үзләренә юл күрсәтүче итеп тануларыннан башка бер сәбәп юктыр.
Һәр диндә, һәр халыкта «дин голяма» сы исемендәге халыкның манигы тәрәккый[4]4
Манигы тәрәккый – үсешкә, прогресска киртә.
[Закрыть]
икәнлеге исбат ителгән бер хакыйкать булгач, безнең голямамыз гына ул гомуми кагыйдәдән чыкмаячаклардыр. Шуның өчен без хәзер аларның сүзләренә илтифат кылмаенча хәрәкәт итик. Без аларны, приговор биреп, үлегемезне күмәр, туганымызга исем кушар өчен билгеләгәнмез. Һәм аларга шуннан үтәрлек бер хак бирергә хакымыз да юктыр. Бирсәк тә, үземезгә аннан зарардан башка нәрсә булмаячактыр.
Манигы тәрәккыйның икенчесе – мәдрәсәләремезнең, мәктәпләремезнең юклыгы һәм дә барларында укыла торган гыйлемнәрнең эшкә яраксыз бер чепухалар булуы вә мәдрәсә-мәктәп эшләренә әһәмият бирмәвемездер. Моның да сәбәбе баягы голямаларга ышануымыздан һәм дә, аларның шул эшне эшләргә сәләтле түгеллеген белә торып, шулкадәр мөкатдәс эшләрне аларга тапшыруымыздандыр. «Тәрбия ни? Уку ни? Укыту ни?» икәнлеген белмәгән кешеләргә шул эшне тапшыру – һәм көлке, һәм кайгылыдыр. Бу мәсьәләне уйлаганда, һәрвакыт минем хәтеремә русларның иң бөек мөхәррирләреннән, иң зур психологларыннан Тургеневның «Все это было бы смешно, когда не было бы грустно» дигән сүзе исемә төшә дә, бу эш хакында шуннан да мәгънәле сүз әйтергә таба алмаенча, телемдә шул шигырьчекне әвәләндерергә тотынам. Мин бу мәсьәлә хакында еглыйм да, көләм дә. Ләкин һичберсеннән файда чыкмадыгы кебек, миннән соң килә торган яклаучыларга егларга да, көләргә дә бер эш булсын өченме, мәсьәлә һич үзгәртелгәнлеге юклыгыннан башка, аның хакында уйланганы да бик аздыр.
Өченче манигы тәрәккый һәм дә иң сизелә торган манигы тәрәккый – милләтемездәге хезмәткә ярарлык кешеләрнең һәм хезмәт итә торганнарның бик фәкыйрь сыйныфтан чыгып, үзләренең тамакларын туйдырыр өчен, милләткә хезмәт итәр урынында иң түбән кешеләрнең коллыгында изелүләредер. Бусы бик аяныч вакыйга һәм бик кәефсез хәлдер. Хәзерге күзгә күренгән язучыларның һичберсе юк ки бәйсез рәвештә хәрәкәт итә алсын. Һәммәсе үз тамагын туйдырыр өчен, үзенең урынын саклар өчен, шундый кешеләрнең башмакчысы булырга ярамаган кешеләрнең кулларында уенчык булып йөриләр. Иң кәефсез ягы – боларны бу коллыктан кортырлык бер җайның күренмәве һәм дә булганы бер шул коллыкка төшә баруыдыр. Милләтнең алдан бара торган кешеләре һәм халыкка караңгы юлда ут күрсәтә торган затлары, үзләренең утларын сукырларның күзләренә, кәефләренә зарар итмәс өчен, йә бөтенләй күрсәтмәенчә халыкны караңгылыкта калдыралар, яисә тычкан уты төсле генә якты биреп, халыкны караңгы төндә адаштыралар гынадыр. Бу мәсьәлә, нигездә, иң әһәмиятле, иң зур фикер сарыф кылына торган эштер. Ләкин бу эш, безнең болгарларның[5]5
Русиянең уртасындагы мөселманнар тарихча «болгар» халкыннан булып, татарлар боларга килеп кушылган гына булганга, бу китапта «болгар» исеме берлән йөртәчәкмен. – Г. Исхакый искәр.
[Закрыть]
бәхетсезлегенә каршы, башка милләтләрнең киресенә булгандыр. Башка халыкларда күбрәк тәрбиячеләр, бигрәк язучылар зур байлардан вә зур дәрәҗәле затлардан чыкмыштыр. Әмма бездә бер артык сүз ычкындырса, шуның җәзасы ничә айлар ач йөрергә мәҗбүр була торган яисә шул сүз өчен бөтен халыкның күзеннән төшеп, үзенең кечкенә бер эшенең дә артыкка китүенә сәбәп була торган сыйныфтан килмештер.
Дүртенче манигы тәрәккый – безнең рус мәктәпләрендә укымавымыз, бу көнгә кадәр үземезнең мәдрәсәләремезнең юк икәнлеген белмәвемез һәм дә үземезнең бик надан, күт юу кагыйдәләреннән бик аз үтә алуымызны танымавымыздыр. Бу эш безнең китешемезгә бу вакытка кадәр бик зур зарар итдеке кеби, киләчәктә дә киртә булачактыр. Чөнки халкымыз арасында иң аңлаган дигәннәремез дә бу көнгә кадәр хөкүмәт мәктәпләрендә укудан качалар һәм качыралар. Мин бу эшнең бер дә сәбәбен белмәсәм дә, бик кайгырам. Минемчә, бик кайгырырга тиеш мәсьәлә һәм тизрәк шуның киртәләрен бетерергә тырышырга кирәкле мәсьәләдер. Безнең Русия идарәсенә буйсынуыбызга өч йөз илле ел булса да, шул озын гомердә руслардан һич файдадан башка нәрсә күрмәсәк тә, бу көнгә кадәр безнең Русия идарәсенә буйсынган булуыбызны белмәгәннәремезнең саны чиксез булдыгы кебек, руслардан әллә нинди куркып, аларның һәммә эшләренә шикләнеп караучыларның да исәбе-хисабы юктыр. Бу – безнең милләтемезнең китеше өчен һәм ватанымызның файдасы өчен бик зарарлы эштер. Шуның өчен бу эшне бетерергә хөкүмәт тә, әлбәттә, бик нык бил баглап тырышырга тиештер. Ул – болгарлар арасында рус телен тарату, рус әдәбиятына мәйдан бирү һәм дә болгар әдәбиятына юл ачу берлән була торган эштер. Болгар әдәбияты болгарларның иң аңлаган кешеләренең бәгырьләреннән чыкканга, аларның күңелләрендә русларга ышану тәмам урынлашканга, алардан һич куркырга ярамыйдыр. Бу әдәбият[ның] руслар берлән болгарларны якынлаштыруында, бик күп кеше тарафыннан укылып, бик күп кешенең фикеренең тиз ачылуына да сәбәп булуында шөбһә юктыр.
Бишенче манигы тәрәккый – эшләгән эшләремезнең һәммәсенең төпсез, нигезсез булуыдыр. Безнең һәммә эшемез – бу ел булса, киләсе елга юктыр. Моның сәбәбе[н], кайбер кешеләр, безнең миебезнең шундый кимчелек берлән яратылуыннан, дисәләр дә, минемчә, монда да эшкә өйрәнмәгәнлекемезнең бик күп зарары бардыр. Бу безнең һәр хәрәкәтемездә күрелә торган авырудыр ки, һичшиксез, моның дәвасын табып, бу бәладән котылуга тиештер.
Бер авылда ачылган мәктәп бер ел дәвам итә, икенче елында бөтенләй ташлана. Бер мәктәпкә кергән шәкерт бер ел укый да, икенчесендә чыгып, бер эшкә тотынган була, икенче елны анысын да ташлый. Бу эшләр һәммәсе – безнең күз алдымызда һәр көнне күренеп тора торган бер эштер. Тагы бездә бер эш бар: һәммә кеше бик зур эшләмәкче була. Әгәр ул эштән ул теләгән кадәр үк зур эш чыкмаячагын белсә, хәзер ташлый. Тагы бик зур файда күренер төсле булган эшкә тотына. Аны да күрә дә, аны да ташлый. Әмма акыртын гына эшләп, озын гомердә бер нигезле нәрсә чыгаруны без яратмыймыз да, теләмимез дә. Безгә, булса, тиз булсын һәм бик файдалы булсын. Без, бер ел русча укып, университет правасы алырга тырышамыз. Ике ел укысак, бер-бер мәхкәмәдә унбиш сумлык писер булып, милләткә бик зур хезмәт иткән кеше кебек, бик вәкарь берлән генә хәрәкәт итә башлыймыз. Менә шул эшләрнең һәммәсен мин инкыйраз галәмәтләре дип уйлыйм. Шул сәбәптән мин, һәммәмезгә шул эшләрне рәтләргә тиеш, дим һәм аңлаган кешеләргә фарыз дәрәҗәсендә үк, дим. Әгәр алга китик дисәк, һәммәмез милләтнең иң кирәкле эшләренә тотыныйк һәм шундый кешеләргә ярдәм итешик. Барымыз – аңлаганнарымыз бергә бер юл берлән хәрәкәт итик. Һәммәмезнең теләгәнемез бер, һәммәмезнең эстәгәнемез бердер. Тырышыйк, авырлыклар күтәрик, бернәрсәмезне дә кызганмыйк, менә шуннан соң милләт милләт төсле булса булыр. Югыйсә чәй янында варенье илә азрак исереп, милләтнең киләчәкләрен сөйләүдән берни чыкмый. Агачтан йимеш алыр өчен, аны орлыктан сачеп, һәр көнне никадәр хезмәт сарыф кылып, ничә еллар тырышканнан соң гына мәкъсудка ирешәләр. Без дә шулай итик. Бүген сачеп, иртәгә алма җыярга тубал күтәреп чыкмыйк. Һәм, алмасы булмаса, агачны бәреп-сугып бетермик. Тагы хезмәт сарыф кылырга тотыныйк. Бара-тора, вакыты йиткәч, алмасы да булыр, файда да булыр.
Бу китапта язылган сүзләр, теләсә бик ачы булсын, теләсә бик төче булсын, минем күңелемнән кайнап-кайнап чыккан мәгънәләрдер. Ачылары да күз яше беткәннән соң, еглый-еглый арыганнан соң, ни берлән дә күңелне аңлату мөмкин булмагач, көлке берлә аңлатылган хакыйкатьләрдер. Һәм дә ул көлгән гыйбарәтләрне чыгарырга элгәре бик күп яшьләр сарыф кылынганга, алары үз карашымча төчеләреннән дә кыйммәтледер. Һәм дә төчеләреннән дә тәэсирле булырга тиештер.
Иншаэ Аллаһе әр-рахмән[6]6
Иншаэ Аллаһе әр-рахмән – мәрхәмәтле Алла теләсә.
[Закрыть]
Аллаһ насыйп итсә, Шаһмөхәммәд Ишмукаев никях мәҗлесенә киң күңеллелек кылып килүегезне үтенәдер. Чәһаршәнбе көн өйләдән чыгуга, әмма сәгать икедә никях укылыр. 12 нче сентябрь, 1800 сәнә
дип таралган чакыру кәгазе нигезендә, Шаһмөхәммәт байларга чәһаршәнбе көн никях мәҗлесенә халык җыела башлаган иде. Шаһмөхәммәт байларның өендә дә туй яраклары, мәҗлес кирәкләре хәзерләнгән иде.
Менә хәзрәтләр күренде. Әлмөхәммәт хәзрәт, Әхмәтша хәзрәт, Вәлиулла хәзрәт, Зәки хәзрәт, Җәмал мөәззин, Хәким карый, Мәрдан суфи бер-бере артлы бай өенә таба киләләр иде. «Туйлар мөбарәк булсын, Шаһмөхәммәт!», «Әйе, шулай булсын инде!» дигән догалар берлән хәзрәтләр эчкә керделәр. Аннан да атлы килеп чыга, моннан да килеп чыга иде. Күренгәне бер, Шаһмөхәммәт байларга килеп сәлам биреп, «Туйлар мөбарәк булсын!» сүзләре берлән эчкә юнәләләр иде.
Кунаклар килеп бетә язган иде, бары Фәхри кода, Шаһмәрдан ишан берлән Гали бай гына калганнар иде. Озак үтмәде, камчат бүректән Фәхри кода, саурый[7]7
Саурый – ат тиресеннән ясалган күн.
[Закрыть]
читек, саурый кәвеш, яшел чапан, яшел чалмадан Шаһмәрдан ишан да баягы «Туйлар мөбарәк булсын!» ны әйтеп, эчкә кереп киттеләр. Пар тимеркүк атларда озакламаенча Гали бай да килде.
Шаһмөхәммәт байларның йортларыннан арткан ат берлән генә дә урам бөтенләй тулган иде. Капка төбендә карарга килгән кешенең дә исәбе-хисабы юк иде. Кодалар килеп беткәч, Ишмукаев үзе дә өйгә кереп китте.
Өч катлы таш өйнең һәммә йирендә мәҗлес хәзерләнгән иде. Шаһмөхәммәт бай залны бер кат күздән кичерде. Ике табын хәзрәтләр, ике табын кодалар берлән зал шыгрым тулган иде. Гостиный, түбән өй, чарлакны – һәммәсене карады. Күп кешеләр берлән исәнләште, күп кешедән «Туйлар мөбарәк булсын!» сүзен дә ишетте. Кирәкле кешеләр беткән төсле күренде. Һәм дөресте дә беткән иде. Шаһмөхәммәт, карап бетергәч:
– Хәзрәтләр! Эш тәмам иде, – диде.
Мәхәллә хәзрәте Әхмәтша мулла да, тамагын кырып, «эһэ-һэ» дип:
– Соң инде укыйкмы, Фәхри агай? – диде.
Фәхри:
– Әйе, хәзрәт, укыйсыз инде, Шаһмөхәммәт кызы Айсылуны минем угылым Бикбауга никях укыйсыз, – диде.
Фәхри бай бу сүзләрне әйткәндә бөтен мәҗлес акыртын гына елмайганнар иде. Шаһмөхәммәт:
– Ун мең мәһәр, һәммәсе тәмам, – диде.
Бу сүз соңыннан хәзрәт шаһит-фәлән дигән сүзләрне сорамаенча ук, гүя аңарга кыз да, кияү дә ризалыкларын барып әйткәннәр кебек, Шаһмәрдан ишанга күзенең бер очы берлән карап, башын бөкте. Ишан хәзрәт:
– Үзеңез укыңыз, мулла Әхмәтша, үзеңез! – дигәч, Әхмәтша хәзрәт тагын бер «эһэ-эһэ» дип, «Әлхәмдүлиллаһ» дип башлады. Бикләгән бер сүзен дә калдырмады. Коръән Газыймнан «Вә ин хифтем илля тәгъдилү» аятен калдырса да, «Мөсәннә вә сөлесан вә робгы» ны бик сузып-сузып, үзенә бер дәрт берлән укыды. Никях та бетте.
Фәхри кода берлән Шаһмөхәммәт бай да, хәзрәтләр табынында кулларына акча тотып алды-артлы әйләнеп чыктылар. Биргән сәдакалар Шаһмөхәммәт байның, Фәхри коданың йөзләрен кызартырлык түгел иде – хәзрәтләргә иллешәр (!), мөәззиннәр, карыйларга да егерме биш сум иде. Мәҗлес башланды, кашык-тәрилкә кузгалды, бөтен өйдә чыкыт-чыкыт кашык, тәрилкә тавышы иде. Озак үтмәде, бу моңлы тавыш та бетте. Акрын-акрын ашлар килә башлады. Килгән аш саен Шаһмәрдан ишан яисә хәзрәтләрдән берсе тарафыннан: «Бәрәкалла, ашны бик зур хәзерләгән икәнсез, мулла Шаһмөхәммәт», – дигән сүз үзенә бертөрле тавыш берлән әйтелә иде. Ләкин бу сүз Шаһмөхәммәт байның да, Фәхри коданың да күңеленә электрик төсле тәэсир итеп, ике кода да тиреләренә сыймас дәрәҗәдә кәефләнәләр иде. Хәзрәтләр дә белми әйтмиләр лә инде! Укыган кешегә һәммәсе билгеле, кодаларның бу кадәр кәефе киләсен белмәсәләр яки бөтенләй әйтмәсләр иде, яисә кәеф таба торган икенче сүз табырлар иде. Мәсәлән, бер дә булмаса: «Мулла Шаһмөхәммәт, үзеңә Аллаһы Тәгалә вә Тәбарәкә яшь кызлар алырга язсын, абыстаң әле сөйләп тора иде, эһэ-һэ, яхшы инде, тынычлык берлә торырга язсын!» – диерләр иде.
Мәҗлес бик зур корылган иде. Казан ашларының һәммә төрлесе булдыгы шикелле, кондитер ашы берлән дә дөнья тулган иде. Аш артыннан аш килеп, ахырында ширбәт килде. Һәммә кеше, бер-берсенә карап, елмаешып, кесәләрен актара башладылар. Бөтен мәҗлесләрдә акча тавышы купты, шотыр-шатыр иткән кәгазь тавышы берлән, сирәк-сорак чылтыраган алтын тавышлары бөтен өйне тотты. Озакламады, һәммә тәрилкә өем-өем акчалар белән хатын-кыз ягына юнәлә башлады, фатихадан соң хәзрәтләр баягыча кодаларның тәненә тәэсир кылырлык, ата күркәдин зур иттереп кабартырлык сүзләр әйтеп чыгып киттеләр.
Кунаклар таралуы бик хозур булды. Һәммә кеше үз танышы берлән, көлешә-көлешә, Айсылу берлән Бикбауга мәхәббәт теләп чыгалар иде. Хәзрәтләрдән андый сүз ишетелми иде. Алар аның урынына «ярдәмчел кеше, ярдәмчел кеше» дип, кесәләрендәге акчаларны капшый-капшый сөйләшеп чыгалар иде.
Ләкин ишегалдына чыккач та китәргә булмады, чөнки Шаһмөхәммәт кода кучерларга өчәр тәңкә акча, берәр булки, берәр яулык өләшә иде. Дөрест, аны элгәрерәк тә өләшеп бетерергә мөмкин иде. Шаһмөхәммәт бай һәммә кунак алдында акча кызганмаганын күрсәтер өчен шулай иткән иде. Озак үтмәде, Шаһмөхәммәт бай, эшне бетереп, кунаклар янына килде. Күзләре ут кебек уйный, һәммә кешенең йөзенә караганда, «Менә абзаң ни эшли!» дигән төсле иттереп карый иде. Шаһмөхәммәтнең бу эше дә тәбриксез калмады, ишан хәзрәт:
– Һиммәтеңә рәхмәт, мулла Шаһмөхәммәт! – диде.
Шаһмөхәммәт «эһэ-һэ» дип, хәзрәтнең ни әйткәнен аңламыенча:
– Шулай булсын инде, хәзрәт, шулай, – диде.
Акыртынлап кунаклар тарала башлады. Кунаклар арасыннан:
– Байлык ни эшләтә! Курчак туена никадәр расхут! Ике яктан кырык мең, кеше үз кызын биргәндә дә алай расхут тота алмый, и, байлык яхшы нәрсә соң! – дигән сүзләр ишетелә иде.
Мәрхәмәт, йа Раббым, кырык мең тәңкә! Курчак туена кырык мең тәңкә?! Кем әйтеп, кем ышаныр бу сүзгә? Ләкин ышансаң-ышанмасаң да, бу – курчак туе иде! Һәм чыккан расхут та кырык мең иде. Сез: «Бу эшләр ни өчен? Ник курчак туена кырык мең? Бу эштән кемгә файда булды? Әллә гомуммилләткә бер-бер файда бармы? Ник болай иткәннәр?» – диерсез. Мин тагы «Бу туй – курчак туе иде, чыккан расхут кырык мең иде» дән башка җавап белмим. «Кырык мең!!! Кырык мең!!! Бер файдасыз кырык мең!» дисезме? Без элгәре үземезгә кәеф килердәй йирләрдән кырык меңнәрне кызганмый идек! (Бу туй – үзе зур дәлил.)
Күпме расхут чыкса да чыкты, туй үтте, Шаһмөхәммәт бай берлән Фәхри дә читтә: «Менә акчаны кызганмыйлар, курчак туена кырык мең тотканнар», – дигән зур ядкяр калдырдылар. Ләкин озак үтмәде, бу сүз аларны мактар өчен булмаенча, яманлар өчен әйтелә башлады. Сөекле укучы, бәлки, бу эшкә гаҗәпкә дә калыр, хакы да бар. Ләкин һәр нә исә бу эш язучының үз хыялы түгелдер, вакыйгадыр. Һәм гаҗәплегендә дә гаепле язучы түгел, бәлки вакыйганың үзе һәм дә сезнең бу эшкә егерменче гасыр күзе берлән каравыңыздыр. Безнең эшләремез арасында унтугызынчы гасырда эшләнгән эшнең егерменче гасырда көлке булуы ис китә торган бер эш түгелдер. Безнең һәммә эшемез шулай, унсигезенче гасырда эшләгәнемез унтугызынчы гасырда көлкегә калмыш, унтугызынчы гасырдагы эшемез егерменче гасырда, егерменче гасырдагы эшләремез дә егерме беренче гасыр кешеләренә көлке булуында да шөбһәм юктыр.
Һәр нә булса булды, туй бетте. Күп вакыт үтмәде, әлеге Шаһмөхәммәт бай да, Фәхри кода да баягы кырык меңне икенче мәртәбә күрә алмаенча, дөресте генә, кирәкләренә тотарга да таба алмаенча вафат булдылар. Сез инде нигә ул кадәр үз хәлләрен белмәенчә, киләчәкләрене уйламаенча кылынганнар диерсез. Эшләгән эшләремезнең ни өчен, ник икәнлеген белмәенчә кылуыбыз – болгарларның искедән калган табигатедер. Әгәр бу табигать бездә булмаса иде, белмим, без хәзер нинди милләт булыр идек икән? Бабайларның «үткән эшкә салават» дигән сүзләре берлән күңелемезне җуатыйк та эшемезгә тотыныйк. Унтугызынчы гасырда бер курчак туе кырык мең булдыгы шикелле, җанлы курчаклар туе да кырык мең берлән калмаенча, сиксән меңгә бик еш йитә иде. Заманасына күрә гадәте, гадәтенә күрә кешесе, кешесенә күрә гакылы, уе, күрәсең, инде. Югыйсә безнең заманда ул кырык меңнәр, сиксән меңнәр курчак туена тотарга түгел, үземез өчен кирәкле, милләтемезнең җаны диер дәрәҗәдә булган мәдрәсәләр, мәктәпләр салыр өчен дә юктыр.
Еллар үтә бара, халык арасында мода үзгәрде, байларымызның камчат бүрекләре кечерәйде, бикәләремезнең ак калфаклары кыскарды, әмма расхут көннән-көн арта иде, мода кирәкләре дә, белмим, сәгате саен үзгәрә иде. Сез: «Ул вакытта голямалар ни эшли иде? Халыкка бу эшләрнең ярамавын, болай кылынсак, киләчәктә милләтемезнең бетү ихтималын сөйләп, мондый эшләрдин тыелырга вәгазь кылмыйлар идеме?» – диерсез. Мин әйткән идем ләса, Фәхри берлән Шаһмөхәммәткә вә аның төслеләргә «бәрәкалла һиммәтеңә!» диләр иде дип.
Ләкин озак үтмәенчә, голяма арасында икенче мәсьәлә чыкты – дин мәсьәләсе. Ул да: «Безнең болгар йортында ястү (ясигъ) намазы фарызмы, түгелме? Вакыт керәме, юкмы?» – мәсьәләсе иде. Бөтен болгар голямасы шуның берлән мәшгуль булдылар. Һичбер мәҗлестә шул мәсьәлә чыкмый калмады. Һәм дә һәр почмакдин «Ля нөсәллим, лям ля яҗүз, мәмнуг» (риза түгел, буйсынмыйм) дигән сүзләр ишетелгән кеби, әфьюнлы баштан «гакыллы» вә «ныклы» дәлилләр дә агып кына тора иде. Бу мәсьәлә көннән-көн халык арасында җәелә иде. Көннән-көн ике тарафның да сүзләргә сүзләре күбәя иде.
Ниһаять, һәр мәҗлес салада казна җыены хәлен алды. Йомшаграк кешеләр һичбер мәҗлестән башларын авырттырмаенча чыга алмыйлар иде. Бер мулла бер көнне бер тарафта булса, икенче көнне икенче тарафта була иде.
Алай булса да, бер максатсыз, сәбәпсез түгел иде. Вак салган көнне ястү тиеш түгел ягында, әфьюн салган көнне, һичшиксез, кирәк, хәтта, кирәк түгел, дигән кешеләрне көфер саный иде йә киресенчә иде. Шаһмөхәммәт берлән Фәхри булмасалар да, алар төслеләр тагы бар иде. Алар голямалар арасында чыккан бу икенче курчак туена бик кәефләре килә иде. Расхут курчак туе төсле үк түгел, кызыгы һаман кызык. Шуның өчен бу байгуралар бик еш мәҗлесләр ясыйлар һәм сазлы күлдә чыккан бакалар тавышына охшашлы муллаларның кычкырышларын, гаугаларын бик кәефләнеп, урта гасырлар падишаһларының җарияләре йырлагандагы кеби, башларын селкә-селкә тыңлап торалар иде. Ниһаять, бу эш бик зур иде. Бәлки, моңарга тотылган расхутлар да курчак туеннан ким булмагандыр.
Голямалар арасында тавыш купты, дошманлык артты, һәр тараф мәкаләләр яздылар һәм ике як та үзләренең – хак, тегеләрнеке – хата дип кенә калмаенча, кяфергә, иманга барып җиттеләр. Сез тагы бу тавышлар, бу ызгышлар, бу расхутлардан гомумгә ни файда килде дисезме? Тагы шул соравыгызны китердеңез. Әйттем түгелме соң, без андый эшләремездә гомуммилләт файдасын яки башка бер файданы күзәтмибез, ул – безнең бабайларның иске гадәте, дидем ич. Тагы ни кирәк инде?
Бу вакытларда халык арасында мәсҗед бина кылына башлаган, мәдрәсәләр ачылып, дәрес әйтелә, сабак укыла башлаган иде. Ләкин мәдрәсәләремез, мәктәпләремездә ни өчен, ник укылдыгы игътибарга алынмадыгы өчен, шәкертләремезнең гомеренең күбесе үзләренә кирәкмәс нәрсәләр уку берлән әрәм була иде. Милләтнең яшәеше өчен иң лязем булган әхлак, татулыкка һич әһәмият бирелмәдеге өчен, шәкертләремез бер милләтнең башчысы булу түгел, чынлыкта бер эшкә ярамый торган кеше булып чыгалар иде. Бу кешеләр үзләренең тәрбияләре җитмәгәнне белмәү берлән генә калмаенча, мәдрәсәләр, мәктәпләрдә дә тәрбия кылган булып, милләтнең балаларын кешелекдин мәхрүм кылалар иде. Шул кешеләр зәһәре берлән милләтемезнең күп кешеләре бөтен нәрсә хакында ялган уй берлән торып, дөнья вә ахирәткә үзләренә бертөрле караш кылып, хәтта үлеп тә китәләр иде.
Һәрвакыт дөрест әйтүдән яхшы эш юк. Бу муллалар хакында да дөрест әйтергә кирәк. Йөздән туксан бише мин әйткәнчә кешеләр булса да, берникадәр инсаннар, заманасына ярарлык тугры фикерле кешеләр дә булганнар. Ләкин бунлар бик аз улдыкларындинме яисә үз фикерләрен сөйләргә батырчылыклары булмавыннанмы, халык арасында кирәге кадәр үз фикерләрен тарата алмаганнар. Кәсеп бу вакытта заманасына күрә ярый иде. Бу тугрыда голямалар никадәр «Аллаһе ризык бирүче, сәдака бирергә кирәк, кәсеп берлән табармын димә, кяфер булырсың» кебек кәсептән ихлас кайтара торган сүзләрне «китап әйтә» дип, яңлыш халыкка сөйләсәләр дә, бабайларымыздин калган сату итү, алыш-биреш итүне бетерә алмаганнар иде. Шуның өчен болгар сатучылары, Азиянең һәммә тарафларына китеп-китеп, зур сатулар итәләр иде.
Ләкин бунларның сатуларының файдалы булуы ни өчен, ник икәнлеген белеп эш йөртүдән түгел иде. Бәлки Азия халкы берлән катышып сату итәргә кеше булмаудан һәм ватандашларымыз русларның тәхте коллыгында изелеп ятулары сәбәбендин, андый эшләрне эшләү бик аз гынасының көчендин килүеннән иде.
Һөнәр дә заманына күрә ярарлык дәрәҗәдә иде. Хәтта болгарлар тарафыннан никадәр заводлар, фабрикалар да ачылмыш иде. Һәм бу фабрикалар, заводлар рус фабрикаларыннан ким эшләмиләр иде. Иген игү, ашлык сачу, мал асрау заманына күрә ярый иде. Ягъни бу эшләрне эшләүдә алга киткән булмасалар да, русларга караганда артка да калмаганнар иде.
Замана үтә бара, халык арасында үзгәрешләр күренә башлады. Русларның яңа тәртип берлән ачылган мәктәпләре балаларны икенче төрле фикер берлән тәрбия кыла башладылар. Һәм озак үтмәде, русларда һәр сыйныфның үзенә күрә мәктәпләр төзелде. Рус милләтенә икенче рух бирелде, «рус» дигән атама дәрәҗә санала башлады. Озакламады, һәр эштә яңа фикерле, яңа мәгълүматлы руслар мәйданга чыкты. Болар кирәк сәүдәдә, кирәк башка кәсепләрдә үзләренә кирәкле гыйлемне белдекләре өчен, болгарларның кәсепләренә бик зур зарар иттеләр. Чөнки болар үзләренең эшләренең ник, ни өчен икәнен белеп эшлиләр иде. Әмма безнең мәдрәсәләремез һаман шул иде. Фикеремез һаман шул иде. Дөньяга карашыбыз һаман шул иде!!!
Русларның бу эшләрен күреп, алар артындин бара башламадык. Бәлки бабаларымыз гадәтен югалтмыйк дип, кирәкмәс гадәтләремезгә чормалып яттык. Голямаларымыз кайберләремезнең, руслардан гыйбрәт алып, үзләренә кирәкле фән өйрәнүләрен күреп яки хөкүмәт мәктәпләрендә укуларын белеп, «замана бозылды, бу эшләр һәммәсе ахыр заман галәмәте» дип кычкыра башладылар. Һәм бу сүзләрнең һәммәсен дә дин исеменнән әйтдекләреннән, халкымызның бик күбесе бу эшләргә, ягъни хөкүмәт мәктәпләрендә укуларына, дингә каршы эш дип каралуына сәбәп булдылар.
Озак үтмәде, болгарлар өчен русча укырга мәктәпләр ачылды. Халыкта тагы яңа фикерләр йөри башлады. Шәһәр халкы, авыл халкы голямасы, наданы моңарга каршы килделәр. Һәммә мәҗлестә тавыш, һәммә мәҗлестә шуның хакында ызгыш иде. Халык арасында тагы дин мәсьәләсе чыкты. Голяма арасында дин карашыннан русча уку хәрәммы, әллә читкә кагылган эшме, әллә гөнаһ та, савап та түгелме мәсьәләсе өченче курчак туе булды. Бу мәктәпләрдә ни укылганын белмәенчә, кайберсенең авызыннан хәрәм, кайберсенең авызыннан «көфер» дигән сүзләр чаткы кеби оча иде (голямалар арасында тыелмаган да, кушылмаган да эш, хәтта фарыз дигәннәре дә бар иде). Шул мәсьәләдә халык арасында ялган хәбәрләр тарала башлады. Кечкенә бер сүз, аралар еракланган саен үсә-үсә, коточкыч була иде. Мәктәпләрдә дин укыталар, һәммә кешегә русча уку тиеш булачак, имеш, мәдрәсәләр ябылачак, мәсҗедләр ябылачак, балаларны, көчләп алып, русча укытачаклар!!! Фәлән шәһәрдә бер кешенең угылы русча укыган икән! […] Фәлән муллага килгән рус та, сезнең дин ни, безнең дин ни, барыбер бит, дигән, ди. Әман[8]8
Әман – коткар.
[Закрыть]
, йа Рабби, бу ни куркыныч хәбәрләр?! Менә әле күрше хатыны да кунакка барган йиреннән балаларны төяп киткәнне ишетеп кайткан. Галәви ишан да, ахыры яхшы булмас, ди. Һәммә өйдә күз яше, һәммә өйдә хәсрәт… Шәһәрләрдә халык сату итү, кәсеп итүне ташлады. Сала халкы, шәһәрләр ни эшләр икән дип, һәр көн хәбәр көтәләр, һәр көн хәбәр алалар. Коткар, йа Раббым! Тагын кара хәбәрләр!!! Бер солдат хезмәттән кайткан, бояры бер книгә күрсәткән, ди, анда, бервакыт һәммә халык бер диндә булыр, дип язылган, ди. Ахырзаман! Ахырзаман!!!
Шәһәрләрдә мәсҗедләргә җыела башладылар. Салаларда җыен ясадылар.
– Прашение бирик! Прашение! Падишаһның үзенә бирик. Ас, кис, без үз динемезне ташламыймыз. Пригавор, депутат, Петербург! – Һәммә кешенең авызында кайный иде. Озакламадылар, Русиядә булган һәр мәхкәмәгә (волостной судтан Сенатка кадәр) прашение яудыра башладылар. Һәммә йирдә бер тавыш, һәммә йирдә бер сүз иде.
– Ас, кис, үз динемезне ташламыймыз! – Һәр прашениедә язылган иде.
Хөкүмәт бу эшкә гаҗәпкә калды. Халык арасыннан бу фетнәне бетерергә кеше җибәреп, хөкүмәтнең һичбер андый фикере юклыгыны бәян кылдырды. Халыкта икенче тавыш чыкты.
– Русча укылмасын! Динемезне ташламыймыз! Ас, кис! – Яңадан прашение! Яңадан депутат!
Хөкүмәт тагы:
– Русча укыган кеше – укый, укымаганга көчләү юк! Ул да сезгә файда өчен, эшеңез, көнеңез рус берлән булгач, русча белү кирәк ич, – дип, халыкны йомшартты.
Озак үтмәде, тагы хәбәрләр. Коткар, Раббым! Тагы нинди куркынычлы хәбәрләр! Фәлән авыл да чиркәү салырга пригавор сораган! Фәлән авылда учитель алынган, фәлән авылга училище салынган! Тагы күз яшьләре! Тагы аһлар!.. Тагы хәсрәтләр! Хәтта мич башындагы картлар-карчыклар да бу хәбәрне ишетте. Алар да кайгырды.
– Һиҗрәт! Һиҗрәт! Моннан китү! Монда ничек торырга кирәк?! Ас, кис, динемезне ташламыймыз! – аннан да пригавор, мондин да пригавор, яңадан прашение! Яңадан фетнә! Һәммә халык, нишләрен белмәенчә, әйберләр сата, юлга хәзерләнә башлады. Аннан берсе китәргә план язып чыгара, моннан берсе Мәдинәдәге булмаган Габдулла шәех исеменнән хәзер күчү фарыз икәнлеген язып тарата. Тегеннән берсе Истанбулда тормышның җиңеллеген, солтан тарафыннан фәлән нәрсә бирелә, фәлән нәрсә бирелә, диеп үзеннән үрдәк очыра иде.
Анда бер мәҗнүн төш күргән! Икенче йирдә бер карчык үлгән вакытында угылына кулы берлән кыйбла тарафына изәгән!!! Һәммәсе – китәргә дәлил иде. Голямаларның кайсылары, рус мәктәпләрендә укыган кешеләргә һич курку юклыгын, һичбер вакыт дингә тиелмәячәген сөйләп, халыкка нәсыйхәт бирсәләр дә, икенче кешеләр тарафыннан бу сүзләр күңел каралудан гына сөйләнгәнлекне риваять кылынадыр иде.
Ниһаять, халыкның бик күбесе юлга хәзерләнде. Малларын-туарларын саттылар, җиһазларын, әсбабларын тараттылар, өем-өем кеше сәфәргә китә башлады – һиҗрәт кыла башлады. Авылларда күз яшьләре берлән, кыямәт купкан кеби, кайсы туганын, кайсы баласын, кайсы кеше атасын озата иде. Һәр көнне китүче, һәр көнне күз яше, һәр көнне аерылулар, һәр көнне моңлы-моңлы йыр тавышлары, мәсҗедләрдә тәкбир тавышлары кыямәт көне кебек күренә иде!
«Кая баралар?.. Кая китәләр?.. Ник китәләр?.. Бу мәшәкатьләрне ник күрәләр?» диерсез. Боларга бу мәшәкатьләрне күтәрү хәтта күңелгә бер рәхәтлек тә бирә иде. Һәммәсе, дин өчен дөнья ташлау, диеп, бик шатланып әйтәләр иде.
Хөкүмәт боларның бу эшләренә каршы килмәде, булдыра алган кадәр кешеләр җибәреп вәгазь әйттерде. Ләкин фетнә көннән-көн зурайды. Көннән-көн халык арасында төрле хәбәрләр таралды, күчүчеләрнең саны көннән-көн артты. Русиянең һәммә тарафында бер хәбәр, һәммә йирендә бер фетнә иде. Күчүчеләр күчтеләр, монда калганнар да әйберләрен сатып китәргә хәзерләнә башладылар. Һәммә кеше киткәннәрнең хәленнән интегеп хәбәр көтәләр иде. Менә хатлар! Менә хәбәрләр! Изге йирдән изге хәбәрдер?.. Изге хәбәр! Изге!
Обновлено: 10.01.2023
Имя Зулейха на протяжении веков волновало татарские умы. В стародавние времена шакирды медресе зачитывались «Кыссаи-Юсуф», где главная героиня Зулейха была наказана за свою горячность и нетерпеливость, но милосердный Юсуф все же спас её. В начале ХХ века благодаря писателю Гаязу Исхаки появилась другая Зулейха. Она стала символом народной боли и символом непобедимого духа одновременно.
Пьеса написанная еще до 1917 года, ждала своего часа вплоть до революции. После февраля того года, с отменой цензуры, стала возможна и постановка пьесы. Произведение Гаяза Исхаки было посвящено новокрещеным татарам, которые в XIX веке фактически являлись мусульманами и пытались вернуть себе соответствующий юридический статус. Поэтому театральный разговор о столь непростой теме татарской истории стал громким событием культурной жизни.
Премьера спектакля «Зулейха» прошла 17 марта 1917 года в Казани.
В главной роли блистала Гульсум Болгарская.
Габдулла Кариев, чей бенефис проходил в этот день, сыграл сразу две роли – старика Гимади (отца Зулейхи) и Габдуллы.
Даже Карим Тинчурин участвовал в эти дни в постановке, ему отвели небольшую роль мужа главной героини Салимджана.
В апреле один из показов приурочили к приезду автора – Гаяза Исхаки , кроме этого, спектакль в этом месяце был сыгран еще два раза и современники отмечали большие сборы.
Гаяз Исхаки среди татарской молодежи Петербурга. 1912 год. Фото из книги «Гаяз Исхакый: тарихи-документаль җыентык» (2011).
Гаяз Исхаки среди татарской молодежи Петербурга. 1912 год. Фото из книги «Гаяз Исхакый: тарихи-документаль җыентык» (2011).
Несмотря на то, что театр всегда осуждался консервативными силами общества, в данной трагедии поднимались религиозные вопросы.
В конце апреля Габдулла Кариев вместе со своей труппой отправился в Москву, представлять спектакль вниманию участников Всероссийского мусульманского съезда.
После театрального представления автору пьесы Гаязу Исхаки артисты передали символический подарок от 80-летней мусульманской старушки-кряшенки из Казанской губернии – пару лаптей.
После спектакля «Зулейха». Токио, 1934 год. Фото из книги «Гаяз Исхакый: тарихи-документаль җыентык» (2011).
После спектакля «Зулейха». Токио, 1934 год. Фото из книги «Гаяз Исхакый: тарихи-документаль җыентык» (2011).
Конечно, «Зулейха» Гаяза Исхаки, как и другие литературные произведения, это, прежде всего, плод писательского воображения. Но нельзя отрицать того, что в основе его пьесы — судьбы так называемых » отпавших в магометанство » христиан. Таких семей как в Казанской губернии, так в других губерниях Поволжья было достаточно.
В советские годы произведения писателя-эмигранта Гаяза Исхаки, в том числе пьеса «Зулейха», были под запретом. О ней в нашей стране почти все забыли. Хотя в эмигрантской среде самодеятельные театральные объединения не раз ставили «Зулейху». Лишь в 1990-е годы состоялось второе «открытие» литературного наследия Исхаки татарам России.
В 2005 году по мотивам пьесы «Зулейха» режиссером Рамилем Тухватуллиным был снят одноименный фильм.
- Для учеников 1-11 классов и дошкольников
- Бесплатные сертификаты учителям и участникам
Дәрес планы
Дәреснең темасы: Гаяз Исхакыйның “Зөләйха” драмасын өйрәнү.
Дәреснең максаты:
1. Гаяз Исхакыйның тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне киңәйтү. Әсәрнең бөтенлеген – темасын, идеясын, проблемаларын ачыклау аша драманың төп эчтәлегенә төшенү, әсәргә анализ бирү, геройларга характеристика бирү.
2. Гомумиләштерү, нәтиҗә чыгара белү күнекмәсен үстерү, хикәянең эчтәлеген ачу, логик фикерләү сәләтләрен үстерү, сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
3. Гаяз Исхакый иҗатының төп принцибын билгеләү. “Зөләйха” фаҗигасен укып, анда катнашкан образлар аша тормыш дөреслеген күз алдына китерү . Укучыларда татар милләтенә һәм башка милләтләргә карата мәхәббәт уяту. Әсәрнең тәрбияви якларын күрсәтү. Укучыларда тормышка дөрес караш тәрбияләү, хәзерге көндә дә әсәрнең актуальлелеген аңлауларына ирешү, укучыларда туган илгә мәхәббәт һәм тугрылык хисләрен тәрбияләү.
Дәрескә материал: Әдәбият ( XX йөз башы һәм 20 нче еллар татар әдәбияты): Татар урта гомуми белем мәкт. 10 нчы с-фы өчен д-лек/ М. Хәсәнов, А.Әхмәдулин,Ф.Галимулли,И.Нуруллин;А.Г.Әхмәдуллин редакциясендә. – Тулыл. 2 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2000 – 375 б.: рәс. б-н.
Җиһазлау: компьютер, Гаяз Исхакыйның портреты, тест, кроссворд, татар теленең аңлатмалы сүзлеге, Г. Исхакый САЙЛАНМА ӘСӘРЛӘР. – Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты (ТаРИХ), 2002.– 480 б.
Дәрес барышы.
I Оештыру өлеше.
сыйныфтагы укучылар белән исәнләшү,
дәреснең максатын җиткерү.
II Өй эшен тикшерү.
Гаяз Исхакыйның биографиясе буенча хронологик таблица төзергә.
Гаяз Исхакыйның “Зөләйха” драмасын укып бетерергә.
III. Белемнәрне актуальләштерү.
1. Гаяз Исхакыйның “Зөләйха” драмасының эчтәлеген сөйләү.
2. “Зөләйха” драмасына карата тест эшләү.
IV. Яңа белем-күнекмәләр формалаштыру.
1. Сүзлек белән эш.
2. Чорга характеристика бирү,
3. “Зөләйха” драмасының геройларын тискәре һәм уңайга аеру, аларга характеристика бирү. Әсәрдән цитаталар китерү.
Потомственный мулла
Будущий писатель родился в 1878 году в д. Яуширма Чистопольского уезда третьим ребенком в семье сельского муллы. По словам самого писателя, представители их рода на протяжении трех столетий посвящали себя религиозной службе. К такой деятельности готовили и его. Он рос очень смышленым ребенком, рано проявил интерес к учебе. Читать научился еще в пять лет, благодаря бабушке со стороны матери — Махфузе остазбике. Затем будущий писатель учился в медресе своего отца, в родной деревне. Здесь надо отметить, что семья была приписана к сельской общине д. Лашманка Бугульминского уезда Самарской губернии, и сам писатель официально считался крестьянином этой деревни.
Кроме отцовского медресе, Гаяз Исхаки учился еще в Чистополе у Закира ишана Камалова, в медресе которого его отправили в 12-летнем возрасте. В 15 лет он уже учился в Апанаевском медресе в Казани. Одним из его учителей был Ахмет-Хади Максуди.
Дилеммы героев Исхаки
Многие герои пьес и прозы Гаяза Исхаки сталкиваются с необходимостью изучения русского языка. Это еще одна характерная тенденция этой эпохи, верно подмеченная писателем, которая была обусловлена не только государственной политикой в отношении инородцев, но и их личным желанием конкурировать с русскоязычным населением в профессиональной сфере. Среди татарской городской молодежи становится популярным изучение русского языка, в том числе через произведения русской классики. К слову, Гаяз Исхаки перевел на татарский язык некоторые произведения А.С. Пушкина, Н.В. Гоголя, но больше всего ценил рассказы А.П. Чехова.
Любовь, брак, многоженство и развод в произведениях
В этом браке в 1905 году родилась единственная дочь Сагадат, впоследствии воспитывал ее Гаяз эфенди сам. Она эмигрировала вместе с отцом и занималась научной деятельностью. Бывшая жена Г. Исхаки осталась в Советской России. Ее второй брак тоже оказался неудачным.Уже перед смертью он признавался дочери, что, возможно, виноват перед бывшей супругой, и пусть она попросит у матери прощения за него. Марьям умерла в 1970 году в Казани, Сагадат Чагатай в 1989 году в Анкаре. Неизвестно, встретились ли мать и дочь.
Аресты, ссылки, скитания и эмиграция
На годы Первой мировой войны приходится активный период творчества Гаяза Исхаки. До этого почти 6 лет он находился либо в тюрьме, либо в ссылке, либо жил на нелегальном положении, постоянно меняя паспорта. В 1906 году писателя обвинили в революционной пропаганде, хранении прокламаций и осудили на 3 года, отправив в ссылку в город Пинега Архангельской губернии. Но писатель не дождался окончания срока и сбежал. До этого он отправил официальное прошение с просьбой заменить ему ссылку на выезд за границу, ему это разрешили, но ссыльный сбежал из Пинеги за 3 дня до получения официального ответа. В это время он периодически проживал в Турции, Санкт-Петербурге, Финляндии. Скитания отразились на здоровье Гаяза Исхаки, например, в этот период у него появились гастроэнтерологические проблемы. Да и литературный труд требовал огромных душевных сил. Гаяз Исхаки с ранних лет страдал невротическими расстройствами, так из-за этого во время учебы в Казанской татарской учительской школе он предпочитал снимать отдельную квартиру.
В 1912 году его арестовали, и вновь отправили в Архангельскую губернию, в город Мезень. Во время второй ссылки он тяжело переносил белые ночи и почти ничего не писал. В 1913 году в связи с 300-летием династии Романовых его освободили досрочно, но казанским губернатором ему было запрещено нахождение в Казани. Поэтому в годы войны он занимался журналистской деятельностью в Москве и Санкт-Петербурге. Некоторое время друзья снимали ему квартиру в Верхнем Услоне, ведь своей литературно-публицистической деятельностью он был неразрывно связан с Казанью.
Только невежеством некоторых людей можно объяснить и жизненные трудности писателя, и вынужденное забвенье его имени. Ведь в них очень часто были виноваты не только определенный режим или же идеология, а обычные люди. Именно их страхами, доносами и предательством подпитывались все режимы. Самое печальное, что все это происходило внутри татарского общества, среди тех самых татар, которых так любил писатель Гаяз Исхаки.
Умер классик татарской литературы в 1954 году в Анкаре.
Справка
Татарский фильм о «насильственно крещёной мусульманке» начал «победное шествие» по Европе.
Сей новоявленный киношедевр представляет собой полнометражную игровую версию пьесы известного татарского драматурга первой половины прошлого века (а по совместительству — идеолога татарского национализма и одного из лидеров местных национал-эсэров) Гаяза Исхаки, написанную им в 1907 — 1912 годах и активно востребованную татарским театром в период так называемого «суверенитета». Сюжет самой пьесы и снятого по её мотивам фильма довольно предсказуем и целиком отвечает тем националистическим, антихристианским настроениям, которые характерны для многих произведений автора «Зулейхи». В его центре находится трагическая судьба простой татарской женщины, претерпевшей в своей жизни все муки ада по вине беспощадной русской администрации, коварных православных миссионеров, навязанного ими Зулейхе мужа-насильника (тоже, естественно, русского) и прочих «омерзительных персонажей» модернизированной татарской истории. Несмотря на то, что художественные достоинства фильма вызывают обоснованные нарекания, умело разыгранный накал страстей, по общему признанию, выбивает из зрителя слезу и будит искреннее сочувствие к невинной жертве русских жандармов и попов-изуверов.
Начинается фильм «отвлечённым» прологом, представляющим собой картину штурма в 1552 году Казани войсками царя Ивана IV Грозного. Затем его действие «плавно» переходит во вторую половину девятнадцатого века, где ведут свой виртуальный спор два известных миссионера Николай Ильминский и Евфимий Малов. Спорят они, ни больше — ни меньше, о том, какими методами лучше крестить покорённых триста лет назад инородцев. При этом первый предлагает проводить христианизацию постепенно, путём их образования и духовного просвещения, а второй обосновывает применение насильственных мер.
На прошедшем брифинге, а также ранее, главный режиссёр фильма Рамиль Тухватуллин неоднократно отмечал, что «Зулейха» — это художественное произведение, а не документальные съёмки, в связи с чем, как сообщается на «Intertat.ru», «кинофильм заметно отличается от исторической реальности». В связи с этим возникает первый резонный вопрос: зачем тогда нужно было привязывать нереальный сюжет к конкретным историческим событиям и личностям, давая зрителям — с помощью кровавых сцен и тенденциозно поданного «миссионерского спора» — прямую установку на «историческое» восприятие дальнейшего «художественного» действа? Очевидно, что «хитроумно» вплетённая в слепленный исключительно из негативных эпизодов русско-татарских взаимоотношений общий контекст личная трагедия татарской женщины призвана в опосредованной форме усилить откровенно пропагандистскую установку фильма.
Согласно «основному» сюжету, муж Зулейхи Салимжан был посажен в тюрьму за участие в бунте против закрытия мечети в селе, где большинство татар приняли православие. Одновременно «на заднем плане» возникает и тема «неправильных» татар — кряшен, которые, в отличие от «правильных» татар-мусульман, то и дело глушат в кадре водку и вообще ведут себя, как русские. Известно, что многие кряшены восприняли данный фильм весьма негативно, обоснованно полагая, что образ православных татар в нём намеренно искажён и подан в гротескно-негативной форме. В связи с этим возникает второй резонный вопрос: зачем авторам картины нужно было столь грубо ворошить в ней весьма болезненную для современного Татарстана «кряшенскую проблему»?
Впрочем, вернёмся к сюжету. После того, как муж Зулейхи попадает в тюрьму, её жизнь превращается в сплошной кошмар. Зулейху — убеждённую мусульманку, не подозревавшую, что муж «записал кряшенами» всю свою семью, отправляют в православный монастырь, нарекают Марфой, а затем насильственно выдают замуж за русского крестьянина Петра, который её, естественно, первым делом грубо насилует. В финале картины оба мужа Марфы-Зулейхи гибнут, а сама она, будучи обвинённой в их смерти приговаривается к каторге и, в конце концов, накладывает на себя руки. В самой пьесе Гаяза Исхаки истерзанную душу Зулейхи забирают на небо ангелы, но в фильме на ангелов, по-видимому, не хватило денег.
Ещё в прошлом году известный казанский психолог Рамиль Гарифуллин, явно не страдающий приступами «толерантности», но обладающий большой проницательностью, таким образом раскрыл образ Зулейхи и содержание одноимённого фильма в одной из своих статей: «В ней, — пишет он, — собран архетип страдающей татарской женщины. Мусульманку Зулейху насильственно крестят (она становится Марфой), затем её насильственно заключают в монастырь и силой выдают замуж за русского. Короткая сцена сексуального насилия Зулейхи русским мужиком сделана так, чтобы вызвать сверхомерзение даже у российского зрителя, привычного к насилию на телевизионном [экране].
В данном случае повествуется о насилии особого рода — насилии одной религии и национальности над другой. Межрелигиозный антагонизм между мусульманами и христианами является главным напряжением всего фильма, исполненным в деструктивной, но впечатляющей эстетике. Эпизод, в котором мусульмане окружают и защищают свою мечеть от вторжения христиан, глубоко символичен. В фильме силы оказываются не равными, и с мечети сносится шпиль-символ ислама (луна) и на место него водружается православный крест. Данная сцена глубоко воздействует на зрителя и очень точно бьёт по национальным чувствам татар, да и всех тюрок. Недаром этот фильм, уже переведённый на турецкий язык, телевидение Турции намерено показать по каналам Евразии.
В целом, весь фильм-плакат переполнен символами: вещами, мелодиями и звуками. Это архетипы, с одной стороны, воздействуют на национальные чувства и подсознание, а с другой, неявно педалируют современные этнические и религиозные проблемы татар. Возможно, данный фильм задуман лишь как шоковая психотерапия, снимающая комплекс татарской национальной неполноценности, но всё говорит о том, что подобное лечение не может не возыметь серьёзных побочных эффектов. «
К сожалению, насчёт «побочных эффектов» Рамиль Гарифуллин оказался целиком и полностью прав. Сейчас и в разговорах, и на татарских интернет-форумах без особого труда можно встретить гневные националистические рассуждения со ссылкой на этот фильм, как на исторический источник, повествующий, к примеру, о предках татар, «которых эта самая Москва насильно крестила, насиловала (см. фильм «Зулейха») в течении полутысячелетия». Так что «психотерапия» удалась на славу.
В одном из своих прошлогодних интервью Рамиль Тухватуллин, указав на то, что через судьбу татарской женщины показаны сложные в прошлом отношения православных и мусульман, отметил: «Об этом конфликте широкому кругу зрителей мало что известно. Нам хотелось, чтобы посмотрев фильм, зрители лучше смогли оценить то, что сегодня в нашей республике две религии мирно сосуществуют и взаимодействуют на благо живущих в Татарстане народов». Мудрёный, однако, изобрели в Татарстане метод укрепления «толерантности». Если следовать этой логике, то «в целях укрепления веротерпимости» вполне пришло время в очередной раз напомнить и о сложных отношениях православных и мусульман, русских и татар периода Золотой Орды и последующих ханств, турок и армян периода Османской империи и т.д. Трудно себе даже представить, насколько укрепится в нашем обществе дружба народов, если будет, например, снят фильм о русском погроме 1505 года в Казани или экранизирована известная «Казанская история»! Ну а чтобы в разы усилить «положительный» эффект, обязательно понадобиться вынести их, подобно «Зулейхе», на суд рафинированного европейского зрителя. Пусть тоже проникнутся духом нашего «мирного сосуществования».
Любопытно только, почему этот «психотерапевтический» сюжет был востребован молодым и, следует признать, весьма перспективным татарским кинематографом именно в то время, когда христианско-мусульманские отношения всё чаще становятся предметом разного рода деструктивных спекуляций? И как всё это вяжется с официально декларируемым руководством республики курсом на укрепление межнационального мира и согласия?
Читайте также:
- Сочинение по фильму пальма
- Сочинение подвиг моего деда
- Сочинение для чего нужны памятники
- И это открытое движение доброты нежности и доверия перевернуло во мне душу сочинение рассуждение
- Сочинение егэ английский 2021