Безнең мәктәптә өч Мәхмүт бар. Берсен без яратабыз, хәтта бераз куркабыз да, икенчесен чүпкә дә санамыйбыз, ә өченчесен… Өченчесенме? Анысы турында әйтми торыйм әле, ярыймы? Берсенә Мәхмүт абый дип эндәшәбез, икенчесенә Кәтүк Мәхмүт дип кушамат бирдек. Өченчесен әйтми торырга булдык бит…
Берсе, Мәхмүт абый дигәнебез, әлеге без шүрли торганы, безнең 6 нчы «б» классында хезмәт дәресе укыта, икенчесе үзе безнең белән укып йөргән була. Йөргән була дип мыскыл итебрәк әйтеп ташладым бугай. Мондый дәресләрдә ул бер дә генә бездән калышмый, табигать дәресеннән хәтта уздырып та җибәрә, ә менә хезмәт дәресенә килгәндә… И, хезмәт дәресе кулыннан килми дә инде бичараның.
Беркөннәре Мәхмүт абый барыбызга да чүкеч ясарга бирде. Әй, җан талашып эшләгән була. Кәтүк Мәхмүтне әйтәм. Өч потлы капчык күтәргән кебек, мыш та мыш килә, маңгаеннан бармак башы-бармак башы тирләр тама, ә үзе, ай киттем, ел киттем, инә буе җир киттем шикелле, бер чүкечне атна буе азапландырды, әле анда да чүкеч урынына… кадак ясап бирде. Әй көлештек, әй көлештек! Мәхмүт абый аның ул кадагын… әй лә, чүкечен безнең чүкечләр белән бергә такта шүрлеккә куйды. Янәсе, күренеп торсын: йодрык хәтле тимердән кадак юнып бирү дә уен эш түгел… Мастерскойга кергән саен, Мәхмүткә көн күрсәтмибез, малайның кабыргасына төртеп: «Кадак кагарга чүкечеңне алып торыйксана», – дигән булып, тегене ирештерәбез; үртәгәнне бер тапкыр Мәхмүт абый да ишетте, безгә таба борылып карагач, үзебез дә уңайсызланып калдык, беләсез ич, Мәхмүт абыйдан без шүрлибез.
Юк, Кәтүк Мәхмүттән слесарь чыкмас, мин сезгә моны алдан ук әйтеп куям. Соң ничек слесарь чыксын, башлап торып әле аның куллары инструмент тота алмый, барып ябышты исә, зубило шалтырап идәнгә барып төшә. Беләкләре неп-нечкә, бармаклары салам, ә үзе… әйтәм бит, үзе — җебен сүтеп аткан кәтүк! Верстакка җитәрлек тә буе юк мескенкәйнең! Мин аны, теләсәмме… чәнчә бармагым белән төртеп ега алам, теләмим генә, буяласы килми…
Тәнәфес вакытында урамга чыксак, кемнең маңгаена кар йомарлап кундырганнар — Мәхмүтнекенә! Кемне аяк чалып кар өстенә екканнар — Мәхмүтне! Кемне күче-мала ясап аста калдырганнар — тагын шул Кәтүк Мәхмүтне! Үзе бер дә үпкәли белми тагы, көлеп тик йөри… Менә шундый бер мәхлук җан инде ул безнең Кәтүк.
Әйттем бугай, мондый дәресләрдә аның теленә шайтан төкергән диярсең: чатыр-чотыр килеп тора. Син, укытучы апа күрмәсен, сорамасын дип, партага сеңеп утырасың, ә ул Кәтүк башы белән, миннән сорагыз, мин беләм дип, кулын күтәрә. Шуның өчен дә без аны яратып бетермибез, ахры… Бөтен класс белмәгәндә, бер ул гына кул күтәреп утырмасын…
Җитмәсә тагын үзен быел чуп-чуар сипкел басты — бите күке йомыркасы төсле булып калды. Буй дисәң буй, көч дисәң көч юк үзендә, ни пычагыма слесарь булырга уйлагандыр… Аңа кызлар белән бергә өй эшләренә, чигү чигәргә өйрәнәсе калган. Безнең әби, анысы, әйтүен әйтә дә бит, янәсе, хикмәт беләктә түгел, ә йөрәктә дип, ну бит безнең әби Алла бар дип тә әйтә аңа карасаң, ә Алланы кем күргән? Ни генә димәсеннәр, слесарь булу өчен Мәхмүт абыйныкы кебек чукмарлы йодрык, мускуллы беләк кирәк. Бер йөрәк белән генә бик әллә кая сикереп булмый. Шуның өчен дә шул мин спорт яратам… Чаңгыда чабам, аркылы тимердә уйныйм, әле бокс түгәрәгенә язылырга чамалап торам. Мәхмүт, мескен, аркылы тимергә сузыла да алмый, ә боксны инде әйтәсе дә юк… Бәбиләр йодрыгы хәтле йодрыгы белән ул кемне җиңә алсын?
Кышкы каникулда безне ел саен спорт базасына алып баралар. Безне шефка алган завод базасы ул, шәһәрдән читкә салынган. Әй рәхәт тә була соң урманда чаңгы шуулары! Таулардан ыжгыртып төшүләр дисеңме, егылып киткәндә баш белән карга кадалулар дисеңме, агач араларыннан борыла-борыла төшкәндә, чаңгы астыннан кар бураннары уйнап калулар дисеңме! Чаңгы шуа белмәгән кешегә аның рәхәтен аңлатып торып булмый инде! Ә сезнең кышкы урманда тук-тук тукран тукылдатканны тыңлап торганыгыз бармы? Яисә песнәк сайраганны ишеткәнегез? Ә саесканның койрыгы ник шул тамаша озын булганны беләсезме? Анысын мин дә белмим.
Каникул җиткәнне, урмандагы спорт базасына барыр көнне без зарыгып көтә башладык. Ай, көткәндә вакыт акрын уза да соң! Андый чакта әллә көннәр юри терәлеп торалар инде? Шулай да барыр сәгатьләр җитте. Автобуска утыртып, безне Аккош күле ягына урманга чаптырып алып киттеләр. Базага без әле иртүк барып җиттек. Чаңгылар алып шуарга чыгып киттек. Шәһәрдә кар пычрак, ә монда ап-ак, очкынланып, җем-җем итеп ята.
Мәхмүт чаңгыда галәмәт кенә йөри икән, ләкин миңа җитү кая! Мин аны ярты юлда ук ташлап узып киттем. Мактанып әйтүем түгел, мактанырга бер дә яратмыйм, әнә Мәхмүт үзенең чүкече белән мактансын, мин чынлабрак шуарга тотынсаммы?! Мәхмүт абыйның үзен дә узып китә алам. Мин төшкән таулардан ул төшә алмый, беләсегез килсә! Мин, валлаһи әгәр, мактана дип уйлый күрмәгез, нинди текә тау булмасын, юан-юан наратлар нинди тыгыз утырмасын, җилдәй сызгыртып шул наратлар арасыннан очып төшә алам! Ышанмыйсызмы? Килегез, карап торыгыз. Бер генә тапкыр егылсаммы?! Гомердә! Шулай да бүген ике тапкыр егылдым. Кәтүк аркасында! Аяк астында бутала бит, нишләтәсең аны… Куып та җибәрмәкче идем, Мәхмүт абый карап тора, уңайсыз. Әйдә йөрсен инде, җан иясе бит дип кумадым. Мин шуган таулардан шуып маташкан була. И, бичара… Берсендә шундый чәчрәп барып төште — чаңгылары ычкынып тау астына очтылар…
Шуа-шуа карыннарыбыз ачып бетте. Базага кайтырга булдык. Мин Мәхмүт абый белән янәшә алдан кайтам, бүтәннәр безнең арттан киләләр. Чаңгылар астында тыгыз кар, яңа итек кебек, шыгыр-шыгыр итә. Бик күңелле! Мәхмүт абыйны мин яратам, чөнки ул безне бер дә ачуланмый, алай булма, болай бул, дип, дилбегә буе акыл да сатып тормый, бер борылып карый, шуңардан барысы да аңлашыла… Бар бит, әй, кешеләр… Анда басма, монда бас, алай борылма, болай борыл, дип, ник тегеләй булмадың да ник болай булмадың, дип теңкәне корытып бетерәләр. Мәхмүт абый андый түгел. Әйтәм бит, борылып бер караса, әле анда да елмаеп карый бит, шул инде безгә җиткән, аңлап алабыз.
Мичләр бездән ягыла калган иде. Кайтып керсәк, өй җып-җылы! Өстәлләр тирәсенә җыелышып, азык капчыкларыбызны бушаттык, термослардан кайнар чәйләр агызып алып, шикәрне шытырдатып тешләп, чәй эчәргә, ашарга тотындык.
Ашау дигәндә безнең Кәтүк кызык кеше: тавык кебек, аннан бер чукый, моннан бер чукый, шуның белән аның тамагы тук. Битләре кызарып чыга, күзләре елт-елт итә… Ничек җан асрый торгандыр ул, белмим. Шуңа ябык микән әллә ул?
Тамакларны туйдырып, өстәлләрне җыештыргач, барыбыз да Мәхмүт абый тирәсенә килеп өелештек. Аңардан берәр нәрсә сөйләтмәк булабыз. Ул сөйләргә тотынсамы?! Әллә ниләр белә ул. Аның авызы ачылуга, без колакларыбызны эләбез дә тынабыз.
– Сез бәхетлеләр, сугыш елларын күрмәдегез, – дип башлап китте ул бу юлы. – Авылда хатын-кыз да бала-чага өелеп калды. Ул чакта мин дә сезнең ише малай гына әле… Тик ул заманда малай дип тормадылар, бик авыр эшләр эшләттеләр. Сугыш бит! Ничек тә дошманның муенын сындырырга кирәк. Безнең колхозда бер ятим хатын бар иде. Ире сугышта үлгән, балалары мич башы тулы… Хатынның олы улы, сезнең яшьләрдәге малай, йортта атасы урынына хуҗа булып йөри. Җыелыш җыелса, олылар рәтеннән аны да чакырталар. Урман кисәргәме анда, бүтән авыр эшкәме, олылар рәтеннән аны да җибәрәләр. Хуҗа дияр җире юк инде үзенең. Гәүдәгә кем хәтле дип әйтим? Мәхмүттән бер дә артык җире юк. Ат башына буе җитми, шуннан үзегез аңлагыз инде. Әти-әнисе куштырган исеме белән дә йөртмиләр үзен, кимсетеп, Мүтәй дип кенә атыйлар. Берни булса: «Әнә Мүтәй килә, бәрде-екты булыр үзегезне!» Янәсе, көче юкка шулай мыскыл итәләр. «Әнә Мүтәйне җибәрегез, андый хәтәр эшне Мүтәй генә башкарып чыкса чыгар». Гел шулай көләләр иде малайдан.
Ул заманда атлы эштә эшләүчегә тормыш алып бару ансатрак иде. Кәҗәгә булыр дип, тез астына бераз печән салып кайта ала, ягарга утынны да җилкәләп ташымый. Ат, чана үз кулында — урманнан узышлый чана төбенә салып алып кайта… Колхозчылар, кызганып, Мүтәйгә дә ат беркеттеләр, буе ат башына җитми дип тормадылар. Егетең сабан да сөрде, сыек кына куллары белән капчык та күтәрде, фермага салам да, печән дә ташыды… Сугыш заманасында нинди эш килеп чыкса, барысын да маташтырды.
Яшьтән үк шулай авыр эшләгәнгәме, ашау-эчү бик такы-токы булгангамы, безнең Мүтәй бер дә үсмәде. Иптәшләре егет булып буйга җитте, ә ул, коры елдагы арыш камылы шикелле, җирдән бераз күтәрелде дә катты да калды.
Кайчакны әнкәсе:
– Улым, ник бер дә үсмисең, тирең тегелмәгән ич, үс инде, – дип, гүя үсү-үсмәү малайның үзеннән торган кебек итеп әйтеп куйгалый торган иде.
Билгеле инде, ятим кешенең яклаучысы да булмый. Еш кына иптәшләре Мүтәйне кырын да кагалар иде, аның турында мәзәкләр сөйләп, егетнең күңелен рәнҗетәләр иде. Мүтәйнең кешегә күрсәтми генә балавыз сыккан чаклары да булгалады.
Сугыш заманасында билгеле инде: берәүләрне сугышка алып китәләр, сугышка ярамаганны хезмәт фронтына… Таза кызлар, баласыз киленнәр Уралга, Себергә корал эшли торган заводларга, яшүсмерләр ФЗӨ мәктәпләренә алынып торалар иде.
Кеше сорап районнан кәгазьнең килеп кенә торган көне, ә бит колхозның үз эше дә муеннан, кешеләр җитми, игенне карап үстерергә кирәк. Фронтның да тамагы тук булсын, эшчеләрнең дә… Тизрәк Гитлерның башына җитәргә кирәк ләбаса.
Явып торган кәгазьләрнең берсе безнең Мүтәйгә дә килеп кагылды. Әнисенең бердәнбер олы улы, йортның тоткасы дип тормадылар, аны шәһәргә ФЗӨгә озатырга куштылар. Кемне дә булса озатырга кирәк бит, хөкүмәт сорый. Сохарилар киптереп, елашып, әнкәсе, энеләре Мүтәйне районга озатып калдылар. Иртән озаттылар, кичен малаең ялт итеп кайтып та керде. Алмаганнар егетне, буең юк дип, комиссия уздырмаган. Мүтәй тагын колхоз эшенә йөри башлады. Хуҗа үзе өйдә булгач, йортка акмаса да тамып тора. Терлеккә печәне дә кайта, мичкә утыны да… Мич башы тулы балаларга азыгы да…
Тик районнан кәгазь тагын килде бит. Мүтәйне тагын озатып калдылар. Ләкин Мүтәй кичен тагын кайтып керде. Алмыйлар егетне, комиссия уздырмый. Колхоз җитәкчеләренә бу ошап куйды: кеше сорап кәгазь килде исә, кайда әле Мүтәй? Чакыртыгыз әле Мүтәйне! Бар инде, энем, син комиссиягә күренеп кайт. Мүтәй бара, күренеп кайта. Районнан кеше дип дәгъвалый башласалар, — «җибәрдек, алмадыгыз». Җавабы кыска.
Бер баруда Мүтәй кайтмады. Сохарилар да киптермичә, елашып та калмыйча озатканнар иде. Мүтәйне алганнар. Инде Мүтәйне дә алгач, авылларда рәтлерәк кешеләр бетеп барадыр, ашады бу сугыш бер хәл кешене. Мүтәй булып Мүтәй дә эшкә ярады, дип, авылда беркавым сөйләшеп йөрделәр дә тындылар. Баштарак Мүтәй шәһәрдә ямансулады бугай, әнкәсенә хатлар язгалап торды. Аерым караватта йоклыйм, өстемдә йон юрган, астымда ап-ак җәймә, тамакка да ярыйсы гына, тимер эшенә өйрәтәләр дип язган иде ул. Аннары хатлары да килми башлады. Югалды Мүтәй. Суга баткан кебек югалды.
– Бөтенләй, бөтенләй югалдымы? – дип сорадым мин, Мәхмүт абыйның сөйләүдән туктаганын күргәч. Мүтәйне югалтасы килми иде минем, шәһәр җирендә үзенә берәр эш табып, тик эшләп йөрсен иде шунда үз ишләре арасында… Билгеле инде, ул әллә ни эш майтара алмас иде, безнең кебек әйбәт слесарь да була алмас иде, ну шулай да бөтенләйгә, бөтенләйгә югалмасын иде. Әллә нәрсә, кызганыпмы, яратыпмы җибәрдем мин шул Мүтәйне! Мескенне әти-әнисе биргән исем белән дә атамыйлар бит. Мүтәй дип кушамат белән генә йөртәләр. Аның чын исеме ничек булды икән соң?
– Мәхмүт абый! – дидем мин, баскан урынымда сикереп куеп. – Ул малайның… ну, егетнең чын исемен белми идегезме?
– Мүтәйнең чын исемеме? Мәхмүт иде.
– Мәхмүт? И, ничек бозганнар…
Баядан бирле сорау бирергә маташып, кулын бер күтәреп, бер төшереп торган Кәтүк:
– Мәхмүт абый, бу чынмы, әллә үзегез уйлап чыгардыгызмы? – дип, кызарынып, сорау биреп ташлады.
– Чын хәл, – диде Мәхмүт абый. – Инде алай бик беләсегез килсә, әйтим, Мүтәйнең эзе табылды…
– Кайда ул, кайда, әйтегез, – дип, без барыбыз да кычкырып җибәрдек.
– Мүтәй сезнең алдыгызда басып тора, Мүтәй ул — мин…
Без аптырадык та калдык. Комиссиядән үтә алмыйча, кире борылып-борылып кайткан Мүтәй белән безнең Мәхмүт абый икесе бер кеше булсын, имеш. Безнең моңа ышанасыбыз килмәде. Шуннан Мәхмүт абый, кесәсеннән кара тышлы дәфтәр чыгарып, безнең алга фотокарточкалар җәеп салды. Кеше рәтеннән Кәтүк тә килеп карточкаларны карап-карап чыкты. Суыкта озак йөргәнгәме, аның колаклары, битләре кып-кызыл булган иде. Күз карашлары да әллә нишләгән иде. Ул әле карточкаларга, әле Мәхмүт абыйның үзенә карап торды. Мин аның шунда ни уйлаганын сиздем: мин дә Мәхмүт абый кебек үсәрменме икән, йодрыкларым Мәхмүт абыйныкы шикелле чукмар-чукмар булырмы икән, дип уйлады ул.
Кич белән машинага төялдек тә кайтып киттек. Гаҗәп, шушы вакыйгадан соң без үзебезнең Кәтүккә икенчерәк карый башладык. Элекке шикелле, юкка да, барга да мыскыл итмибез, хезмәт дәресләрендә эше барып терәлсә, иптәшләрчә булышабыз. Кәтүк дигән кушаматы да үзеннән-үзе төшеп калды.
Баштук әйткән идем инде: безнең мәктәптә өч Мәхмүт бар. Берсен беләсез — ул безнең Мәхмүт абый, икенчесен дә беләсез — ул безнең кечкенә Мәхмүт. Өченчесе кем соң? Ник аның турында бер сүз дә булмады? Ничек инде сүз булмасын! Өченчесе — мин үзем. Мин дә Мәхмүт ич. Өченче Мәхмүт ошадымы сезгә? Ярыйсы малаймы? Кайсы Мәхмүт яхшырак? Кәтүк Мәхмүтме әллә минме? Мактанып әйтүем түгел, минемчә, мин әйбәтрәк…
1961
оч махмут мэхмут цч мщхмът ибрахим гази мингазиев ибрахим ибраһим зарифулла улы ибрагим гази зарифуллович тулы әсәр укырга онлайн читать полная версия полная книга на татарском татарча
И. Гази. «Өч Мәхмүт»
Бирем. Өченче
Мәхмүт сезгә ошадымы? Ни өчен икәнен
аңлатыгыз.
И. Газинең «Өч
Мәхмүт» хикәясендә Мәхмүт исемле өч
малай турында сөйләнә. Вакыйгаларны
өченче Мәхмүт бәян итә.
Мәхмүтләрнең
исемнәре генә охшаш. Характерлары,
эш-шөгыльләре белән бер-берсеннән
аерылып торалар. Беренче Мәхмүт − хезмәт
укытучысы. Икенчесе − Кәтүк Мәхмүт,
кечкенә буйлы. Аңардан барысы да көләләр.
Өченчесе − хикәяләүче…
Миңа өченче Мәхмүт
бик үк ошап бетмәде. Ник дисәгез,
мактанырга ярата ул. Башкаларга ияреп
булса да, Кәтүк Мәхмүтне дә кыерсыта,
яклау турында уйлап та карамый. Кәтүк
Мәхмүт бит беркемгә дә начарлык эшләми,
бер генә эштән дә читләшми, булдыра
алган кадәр тырыша, ә буе кечкенә
булганга, ул гаепле түгел. Малайлар да,
өченче Мәхмүт тә моны аңламыйлар.
Минемчә, укытучы
Мәхмүт сөйләгәннән соң, өченче Мәхмүтнең
Кәтүк Мәхмүткә карашы үзгәрер. Чөнки
аңарда кызгану хисе уянды. Кызгану хисе
булган кеше башкаларны кыерсыта алмас,
дип уйлыйм мин.
Ч. Айтматов. «Беренче мөгаллим» Беренче укытучым (Инша)
Укытучым! Укытучы
апам! Минем өчен изге, кадерле, тылсымлы
бу сүзләр!
…Чәчәкле сентябрь
ае. Мин тәүге тапкыр мәктәп бусагасын
атлап керәм. Менә шул вакытта мине,
эчкерсез елмаеп, ягымлы дәшеп, беренче
укытучым − Асия апа каршы алды. Әле дә
ул минем күз алдымда елмаеп басып тора:
кап-кара күзле, кара кашлы, озын кара
чәчле һәм күзлек кия. Түгәрәк йөзенә
зур күзлек килешеп тора.
Ул безнең сабый
күңелләребезгә ачкыч таба белде, һәрвакыт
ягымлы, киң күңелле, гадел һәм искиткеч
сабыр булды. Ул безнең белән бергә
шатланды да, көенде дә: безне чын кешеләр
итеп тәрбияләргә тырышты; намуслы,
кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле
булырга өйрәтте, һәрберебездә белем
алуга аңлы караш, үз көченә ышаныч уята
алды. Матур итеп җырларга, очып-очып
биергә, сәнгатьле укырга, рәсем ясарга
да Асия апабыз өйрәтте.
Рәхмәт Сезгә,
сөекле укытучыбыз! Тормыш дулкыннары
кайларга гына алып китсә дә, Сез минем
йөрәгем түрендә булырсыз. Киләчәктә до
бик күп сабыйларга белем бирергә, бик
күпләрнең күңел түрләрендә иң кадерле,
иң гүзәл кеше булып сакланып калырга
язсын Сезгә, Асия апа!
Яхшылык җирдә ятмый (Инша)
Дөнья серләренә
ныграк төшеним, тормышыңны кешеләргә
файдалы, мәгънәле итим дисәң, белем
алырга, укый-яза белергә кирәк. Шуңа
күрә һәр заманда да белемле кешенең
кадере зур булган. Укырга-язарга өйрәтүче
кешене дә зурлап укытучы, остаз, мөгаллим
дип атыйбыз, еллар узса да, аларга карата
хөрмәт хисе күңелләрдә сүрелми.
Күренекле кыргыз
язучысы Ч. Айтматовның «Беренче мөгаллим»
әсәрендә укытучы Дүшән турында сүз
бара. Үзе дә яңа гына укырга-язарга
өйрәнгән Дүшән, авылга кайтып, балалар
укыта башлый. Үз гомерләрендә укытучы,
китап, мәктәп күрмәгән кешеләр өчен бу
зур вакыйга була. Ләкин авыл кешеләре
уку-язуның нәрсәгә кирәклеген аңларлык
дәрәҗәдә түгел. Алар бернәрсә белән
кызыксынмыйча, томана хәлдә яшәүгә
күнеккәннәр.
Дүшән тормышта
белемсез яшәп булмаганлыгын аңлый,
чөнки тормыш алга бара. Авыл балаларын
укытырга ниятли, әмма зур каршылыкка
очрый. Аннан берүзе ташландык сарайны
«мәктәп» хәленә китерә, авылдашларының
түбәнсетүләренә карамастан, балаларны
укыта. Авылдашлары, аның тырышлыгын
күреп, Дүшәнгә карашларын үзгәртә
башлыйлар. Укытучының хезмәте юкка
чыкмый, аның укучылары, югары уку
йортларында укып, зур дәрәҗәләргә
ирешәләр. Остазның хезмәтенә иң югары
бәя − шәкертләренең үзеннән белемлерәк
булуында һәм өметләренең аклануында.
Балаларның яңа тормышка чыгуларын
кайгырткан, үзенә берни таләп итмичә,
эчкерсез күңел белән яшәгән Дүшәннең
гомере шәфкатьлелектән, изгелектән
тора. «Яхшылык җирдә ятмый», − ди
халык. Укучылары да Дүшәннең олы хезмәтен
аклыйлар, аны һәрвакыт хөрмәт белән
искә алалар. Шуларның берсе Алтынай −
зур галим, академик дәрәҗәсенә ирешә,
авылдашларының горурлыгына әйләнә.
Әсәр һәр укучының
күңелендә йөргән изге хисләрне чагылдыра.
Чөнки безнең һәрберебезнең дә беренче
укытучысы һәм яраткан остазлары бар.
Минем дә беренче укытучым Әнисә апа
Гыйльметдин кызына күңелемдә олы рәхмәт
хисләре йөри. 6 нчы сыйныфта булсам да,
мәктәптә Әнисә апа белән очрашканда,
әниемне күргәндәй рәхәт булып китә.
Укытучы һөнәре җиңел түгелдер. Бигрәк
тә беренче кат мәктәпкә аяк баскан,
авырлыкларның, кайгы-хәсрәтләрнең ни
икәнен дә белмәгән нарасыйларны хәреф
танырга һәм шуның аша дөньяны, тормышны
аңлый белергә, сынмаска, сыгылмаска
өйрәтү. Рәхмәт сезгә, олы җанлы, киң
күңелле, мәрхәмәтле укытучыларыбыз!
Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]
- #
- #
- #
- #
- #
- #
- #
- #
- #
- #
- #
Ибраһим Газинең “Өч Мәхмүт” хикәсен өйрәнү.
(дәрес эшкәртмәсе 6 нчы сыйныф укучылары белән эшләү өчен тәкъдим ителә)
Дәреснең максатлары:
- Белем бирү: әсәрнең идеясен ачыклау;
- Тәрбияви: укучыларда бер — беренә карата хөрмәт тәрбияләү, укучылар күңелендә мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек хисләре, ятимнәргә карата җылы мөнәсәббәт уяту;
- Коммуникатив максат: геройларга характеристика бирү;. укучыларның әсәрдән алган хисләрен ныгыту,аңнарын үстерү.
Бурычлар:
- Ибраһим Газинең “Өч Мәхмүт” хикәясе мисалында учучыларда яхшылык, мәрхәмәтлелек сыйфатларын булдыру;
- Әсәрдә сурәтләнгән вакыйгалар һәм геройларның эшләре аша аларның эчке халәтен билгеләргә өйрәтү;
- Укучыларны язмыш тарафыннан кимсетелгән ятимнәргә карата җылы караш булдыру, кешелелек сыйфатын ара – тирәдәгеләргә карата югалтмауны исбатлап күрсәтү;
- Дидактик принциплар: фәннилек, күрсәтмәлелек, укыту һәм тәрбия берлеге, коммуникатив.
- Гомумметодик принциплар: ситуатив-тематик.
- Хосусый-методик принциплар: әдәби әсәрне сүз сәнгате буларак һәм субъектив кабул итү.
Уку-укыту ысуллары:
- иҗади уку;
- өлешчә эзләнү;
Укыту алымнары:
- аңлатмалы уку;
- сорау-җавап.
Дәреснең төре: әдәби әсәрне тирәнтен өйрәнү дәресе.
Җиһазлау: 6 нчы сыйныф әдәбият дәреслеге, Ибраһим Гази портреты, күргәзмәләр.
Дәрес планы
- Оештыру: (2 мин.)
- Исәнләшү.
- Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.
- Актуальләштерү этабы: (8 мин.)
- Язучы иҗаты белән танышу (Ибраһим Гази биографиясен карау), “Өч Мәхмүт” хикәясенең идеясен ачыклау.
- Күтәрелгән проблеманы табу.
- Укучылар белән образларга характерстика бирәбез.
- Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру: (30 мин.)
- Әсәрдә персонажлар бирелеше.
- Булган персонажларның характерын билгеләү.
- Автор әсәр аша укучыга җиткерергә теләгән фикере һәм уйланырга калган урынның ачыклау.
- Йомгаклау: (5 мин.)
- Дәрескә гомуми нәтиҗәләр чыгар.
Дәрес эшкәртмәсе
- Оештыру.
Укытучы: Исәнмесез, укучылар! Утырыгыз. Кәефләрегез ничек? Бүген дәрестә барыгыз да бармы? (Булмаганнарны билгеләү, сәбәпләрен ачыклау.) Яхшы, дәресне башлап җибәрик.
- Актуальләштерү этабы.
- Укытучы: Укучылар без сезнең белән бүген дәрестә күренекле язучы, әдип, прозаик – Ибраһим Гази белән танышачакбыз. Шулай ук без аның күркәм хикәясе – “Өч Мәхмүт” дигән дәрестә карыйячакбыз. Ибраһим Гази турында нәрсәләр беләсез? Әйдәгез, искә төшерик.
Укучылар: Ибраһим Гази – проза язучысы, әдип, талант иясе.
Укытучы: Дөрес, балалар, бик яхшы. Тагын нәрсәләр әйтә аласыз? Ничәнче елда туган, тормыш дарьясы нинди хәлдә булган?
Укучылар: Ибраһим Гази 1907 елның 7 февралендә туган. Бик иртә ятим кала, шуңа ул Тәтеш балалар йортында тәрбияләнә. Казандагы партия мәктәбендә укый, комсомол оешмаларында эшли. Әдәби иҗат белән кызыксынып, шигырьләр яза башлый.Аннары прозага күчә. Ибраһим Гази – Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе. 1971 нче елда вафат була.
Укытучы: Әйе, шулай.Афәрин. Ә нинди әсәрләрен ишеткәнегез бар, ә бәлки укыганыгызда бар?
Укучылар: “Өч Мәхмүт”,”Матур кыз”, “Онытылмас еллар”, һ.б.
Укытучы: Дөрес. Менә сез әйткән әсәрләрнең берсе белән танышачакбыз бүген, ягъни “Өч Мәхмүт” хикәясе белән. Ничек уйлыйсыз нәрсә турында икән бу әсәр?
Укучылар: Ятимнәрне рәнҗетмәү, бер-беренә ярдәм итү, көчсезләрне яклау турында.
Укытучы: Чыннан да мондый темалар әсәрдә киң яктыртыла. Монда иң беренче чиратта ятимнәрне рәнҗетмәү турында сүз бара һәм ул идея буларакта яңгый хәтта. Чөнки алар инде болай да ятим, язмыш тарафыннан кимсетелгән һәм аларны тагын рәнҗетергә ярамый, киресенчә ярдәм, шәфкатлек, дустанә мөнәсәбәттә булырга, бу исә үз чиратында ятим балага алга усеш, этәргеч, узенә күрә стимул чыганагы булып торачак. Белгәнебезчә автор үзе дә ятим бала булып үскән, шуңа әлеге хикәя автобиографик рухта язылган дигән фикер урын алып тора ала. Әсәр ничек башлана?
Укучылар: Хикәя өч Мәхмүт белән башланып китә. Беренчесе – ятимнәр йортындагы һөнәр укытучысы – Мәхмүт абый, икенчесе – ятим бала – Мәхмүт Кәтүк, өченчесен автор ачмый, хикәя азагындагына ача, һәм ул үзе булып чыга.
Укытучы: Афәрин хикәянең мәгънәсенә тиз төшенеп барасыз.
- Образ төшенчәсен аңлатып китү
Укытучы: Ничек уйлысыз шушы өч Мәхмүттән кайсы бик кызгыныч һәм ни өченни өчен?
Укучылар: Мәхмүт Кәтүк. Кәтүк дигән кушамат тагалар. Ул узе тырыш малай булсада, малайлар гел аннардан келәләр, мыскыл итәләр, аны түбәнсетәләр. Аның ясаган чукеченә – түбән бәя биреп, кадак дип әйтәләр, булышыр урынга.
Укытучы: Кемдер булышамы сон аңа?
Укучылар: Әйе, Мәхмүт абый. Ул үзе турында сөйләп Кәтүккә карата бөтенесенең карашын, мөнәсәбәтен үзгәртә.
Укытучы: Әйе, шулай дөрес әйтәсез! Проблеманы хәл итүче Мәхмүт абый хәл итә. Ә проблема күргәнебезчә өченче Мәхмүт – сөйләүче автор, аның үзең югары куюда, мин – минлек күрсәтүдә чагыла.
- Укучылар белән образларга характерстика бирәбез.
Укытучы: Алда әйтеп үткәнчә без өч Мәхмүтне искә алдык. Хикәянең үзәгендә — өч герой. Аларның исемнәре бер, ләкин өчесе өч төрле. Әйдәгез әле аларны ачыклап китик. Аерым һәрберенә тукталыйк, ягъни характерстика биреп китик.
Укучылар: Мәхмүт абый – һөнәр укытучысы, физик яктан көчле итеп сурәтләнә, балалар алдында абруе зур, бар да хөрмәт итә, сокланып карый, хәтта анардан шурлиләрдә. Мәхмүт Кәтүк – ятим бала укучы. Үзе тырыш, ләкин күпләре аны рәнҗетә, кимсетә, көләләр анардан. Кызгыныч бала буларак тасвирлана. Ләкин тыныч, җаваплы, хикәя азагында аның проблемасы хәл ителә, иптәшләре аңа карата дустанә була. Мәхмүт сөйләүче – автор. Шулай укучы, әмма гел Кәтүкне мыскыл итә, анардан көлгән була, тәнкыйтьли, үзең югары куя, мактанчык, ләкин Мәхмүт абый сөйләгән узенең мисал үрнәгендә аны яхшы якка үзгәртә.
Укытучы: Уңганда үзегез, бик дөрес.
Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
Укытучы: Әйдәгез хәзер әсәрдә булган персанажларны барлап чыгыйк. Дәфтәрләрне алып, бүгенге датаны язып куегыз. Теманы язып куегыз: Ибраһим Гази “Өч Мәхмүт” хикәясе — дип. Хәзер шушы өч геройга биргән характеристиканы язып куябыз. Өчесендә аерым – аерым.
Мәхмүт абый – һөнәр укытучысы, физик яктан көчле итеп сурәтләнә, балалар алдында абруе зур, бар да хөрмәт итә, сокланып карый, хәтта анардан шурлиләрдә.
Мәхмүт Кәтүк – ятим бала укучы. Үзе тырыш, ләкин күпләре аны рәнҗетә, кимсетә, көләләр анардан. Кызгыныч бала буларак тасвирлана. Ләкин тыныч, җаваплы, хикәя азагында аның проблемасы хәл ителә, иптәшләре аңа карата дустанә була.
Мәхмүт сөйләүче – автор. Шулай укучы, әмма гел Кәтүкне мыскыл итә, анардан көлгән була, тәнкыйтьли, үзең югары куя, мактанчык, ләкин хикәя азыгында яхшы якка үзгәрә.
Укытучы: Димәк, автор шушы әсәр аша безгә мөрәҗәгать итә. Һәм: ” Ә син, укучым, үзең нинди кеше соң?” – дип сорау бирә. Әдәби әсәр белән танышканда, без әсәр геройлары турында гына түгел, үзебез турында да уйланабыз, яхшыны начардан аерырга, һәрвакыт кеше булып калырга, мескеннәргә, ятимнәргә карата мәрхәмәтлек булу кебек нәрсәләр тормыш яшәештә үзәк урын алып торучылар.
- Йомгаклау.
Укытучы: Ярый, укучылар, белемнәрне ныгыту максатыннан мин сезгә сораулар бирәм сез җавап бирегез миңа, иң активларга билге куям.
Хикәядә автор кайсы герой аша бездә яхшылыкка өнди?
Укучылар: Мәхмүт абый.
Укытучы: Әйе, укучылар дөрес. Ә менә икенче Мәхмүт турында фикерләребез үзгәрүгә нинди вакыйга сәбәпче булды?
Укучылар: Ул мактанчык, ятим Кәтүктән көлеп, аның чүкечен – кадак ясагын дип тәнкыйтьләгән өчен.
Укытучы: Ә менә Мәхмүт Кәтүккә карата мөнәсәбәтне ничек аңлата аласыз?
Укучылар: Иптәшләре аны кимсетә, аеруча сөйләүче – Мәхмүт. Ләкин Мәхмүт абыйның әйбәт кеше, укытучы буларак, үткен сүзе бер мисал ярдәмендә малайларны гоммумән уңай якка борып, дус мөнәсәббәт булдыра. Һәм булган проблема хәл ителә.
Укытучы: Нәтиҗә итеп шуны әйтеп була.
Мәхмүт күңелендә туган кызгану, яклау теләге, аңа булышырга омтылу — Кеше өчен иң кирәкле сыйфатлар, иң зур байлык.
Без үзебез турында да уйламыйча кала алмыйбыз. Арабызда Мәхмүтнең тегесе дә, бусы да бардыр. Тар күнеллелек күрсәтеп, көчсезләрне рәнҗетергә ярамый. Арабызда кушамат белән эндәшү гадәте бар, ләкин бу матур күренеш түгел Укучылар, исемне берәү дә сорап алмый, чөнки исем кушканда, сез әле ап – ак биләүдәге сабыйлар. Әти — әниләр исемне алдан ук сайлыйлар, ул матур да яңгырасын, әйтергә дә ансат булсын, кешене инсафлы, әдәпле булырга өндәп торсын. Ә исемне бит әле матур эшләр, матур гадәтләр белән бизәп тә була яки киресенчә.
Укытучы: Дәрестә төгәл, урынлы җаваплар бирә алуыгыз белән мине бик сөендердегез. Өйгә язмача эш бирелә. “Миңа охшаган Мәхмүт” темасына сочинение язып килү. Дәрес тәмам. Чыгарга мөмкин, сау булыгыз!
Язучы Ибраһим Газинең
«Өч Мәхмүт»
хикәясен анализлау
Максат: «Өч Мәхмүт» хикәясен өйрәнүне дәвам итү, бәйләнешле сөйләм үстерү; фикерләү сәләтен арттыру, әдәби әсәргә анализ бирергә өйрәтү, автор иҗатына кызыксыну тудыру; шәхестә яхшылык, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек сыйфатлары тәрбияләү.
Кулланма: компьютер, мультимедиа проекторы, экран, магнитофон, аудиокассета, язучының портреты.
Үткәрде: Борай 3 нче санлы урта гомум белем бирү
мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Галләмова Рәмзия Сыйфат кызы
Сыйныф: 6.
2010
Дәрес барышы
-
Оештыру өлеше. Психологик уңай халәт тудыру.
(Әкрен генә «И, туган тел!» көе уйный).
Хәерле көн! Исәнмесез, укучылар!
Саумысыз!
Саумы, кояш!
Саумы, дустым!
Саумысыз, укытучым!
Кояш! Галәм! Туган җир!
Безгә җан тынычлыгы бир!
Кәефләрегез ничек, укучылар?
Күңелләребез тагын да күтәренке булсын өчен, әйдәгез, бер-беребезгә чын күңелдән елмаю бүләк итик.
Менә шулай ешрак елмаеп, ягымлы булсагыз, сезгә һәм яныгыздагы кешеләргә күңелле булып, барлык уй-хыялларыгыз да тормышка ашыр!
-
Дәреснең темасын билгеләү.
Укучылар, сез үткән дәрестә язучы Ибраһим Газинең «Өч Мәхмүт» хикәясен өйрәнә башлаган идегез. Бүген әсәр өстендә эшләүне дәвам итәчәкбез.
Язучы Ибраhим Газинең ««Өч Мәхмүт» хикәясен анализлау.
Дәреснең эпиграфы « Көчлелегең белән горурланма!
Кешелегең белән горурлан!»
М.Җәлил
III Өй эшен тикшерү.
Укучылар, сезгә нинди өйгә эш бирелгән иде? (Хикәянең беренче өлеше буенча сорауларга җавап бирергә. Икенче өлешне укып, эчтәлеген белергә).
Яхшы. Укучылар, әйдәгез, башта әсәрнең бүлекләренә исем бирик. (укучылар тәкъдим итә)
Вариантлар:
1. «Өч Мәхмүт». «Безнең мәктәптә өч Мәхмүт бар».
2. «Мүтәй».Укытучы абыйның Мүтәй турында хикәясе .«Мүтәй килә, бәрде – екты булыр үзегезне!»
— Ә хәзер бергәләп сорауларга җавап бирү өстендә эшлик.
1. Әсәр кем исеменнән хикәяләнә? (Мәхмүт исемле малай исеменнән)
2. Ни өчен язучы И. Гази хикәяне «Менә шундый малай бар иде» дип үзе сөйләми икән?
(Мәхмүт безнең яшьтәшебез, классташыбыз кебек. Шуңа да аның сөйләгәнен йотлыгып тыңлыйбыз. Аның «авызына» карап торабыз. Ул үзе безгә эндәшеп, тыңламас җиреңнән тыңларлык итеп сөйли. Бәлки, автор үзе сөйләсә, ул кадәр җылы кабул итмәс идек).
Әйе, хикәяләү I нче зат исеменнән бирелә. Героебыз Мәхмүт еш кына сезгә дә эндәшә: ( Ничек дип?)
— Әйттем бугай…
— Әйтми торыйм әле, ярыймы?
— Кайсы Мәхмүт яхшырак?
3. Укучылар, хикәядә өч Мәхмүт турында сүз бара. Сезнең күз алдыгызга кайсы Мәхмүт ачыграк, җанлырак, тулырак булып күз алдына килде?
( Минем уемча, укытучы абый. Ул укучыларын дәртләндерә белә. Гади, ягымлы. Хезмәт дәресләренә ихтирам, кызыксыну тәрбияли. Яхшы иптәш. Һәр укучыга тигез мөгамәләдә.)
— Мәхмүт укытучысына ихтирамын нинди җөмләләр белән характерлый? («Берсен без яратабыз, хәтта бераз куркабыз да». «Мәхмүт абыйдан без шүрлибез». «Борылып караса, шул инде безгә җиткән, аңлап алабыз.»)
— Укучылар,Кәтүк Мәхмүткә хикәяләүченең карашы нинди? Ничек характерлый?
(«Укып йөрегән була»
«Хезмәт дәресе кулыннан килми бичараның»
«Җанталашып эшләгән була»
«Беләкләре неп-нечкә, бармаклары салам»
«Үзе – җебен сүтеп аткан кәтүк»
«Мәхлук җан»
«Бите – күке йомыркасы төсле»)
-
Сезнең карашка Кәтүк Мәхмүт нинди?
(Юкка-барга үпкәләми, яхшы укый, ихлас күңелле, шат табигатьле)
— Ә безнең өченче Мәхмүт ниндирәк малай?
(Масаерга ярата, белем ягы чамалы, иптәшенең көчсезлегеннән көлә.)
— Ә шулай да өченче Мәхмүтнең сезгә ошардай уңай сыйфатлары бармы? (Әйе, ул укытучысын хөрмәтли, ихтирамлы, тере, хәрәкәтчән, мавыгучан, спорт ярата.)
— Ә Мәхмүтнең сөйләм теле нинди? Игътибар иттегезме?(Матур. Кайнарланып, дәртләнеп, ышандырып, дәлилләп сөйли. Өндәү, сорау җөмләләрне оста куллана).
— Сез аның нинди образлы фикерләренә игътибар иттегез?
(Китаптан табалар)
(«Ай киттем, ел киттем, энә буе җир киттем» — әкияткә охшаш; «Йодрык хәтле тимер», «Җебен сүтеп аткан кәтүк»- чагыштыру, «Хикмәт беләктә түгел, ә йөрәктә» — халык мәкаленә охшаш .
-
Шулай итеп, өч Мәхмүт хакында сөйләшкәннән соң, алар Һәрберсе безнең алга аерым ачык килеп басты.
(таблица күрсәтелә)
Укытучы Мәхмүт абый
«Кәтүк» Мәхмүт
«Мактанчык» Мәхмүт
Гади ,
ягымлы,
мөлаем,
яхшы иптәш,
барысына да тигез мөгамәләдә, укучыларын дәртләндерә, күңелләрен күтәрә
юкка-барга үпкәләми, яхшы укый,
тырыш,
ихлас күңелле,
шат табигатьле
Укытучысын хөрмәт итә,
ихтирамлы,
хәрәкәтчән,
спорт ярата,
сөйләм теле матур
(җор сүзле)
-
Укучылар, сезгә бишенче биремдәге сүзләрнең мәгънәсен аңлатырга иде. Мондый мәгънәдәге сүзләр татар телендә ничек аталалар? (Фразеологик әйтелмәләр).
(Дәфтәрләрендә эшләнгән булырга тиеш).
«Чүпкә дә санамыйбыз»
«Җанталашып»
«Теленә шайтан төкергән»
«Чатыр-чотыр килеп тора»
«Мәхлук җан»
-
Алар ни өчен кулланыла? (Әсәрне җанлы, кызыклы итә. Телнең эмоцианальлеген, сәнгатлелеген арттыра.)
-
Әйе, аларны «Сүз җәүһәрләре дип тә атыйлар»
(Сүзләр, мәгънәсен аңлатып, экранда чыга).
«Чүпкә дә санамыйбыз» — санга сукмыйбыз, исәпкә алмыйбыз, танымыйбыз.
«Җанталашып» — ихласлык белән
«Теленә шайтан төкергән» — телгә бик оста
«Чатыр-чотыр килеп тора» — бертуктаусыз сөйли
«Мәхлук җан» — мескен.
-
Хикәянең 2нче бүлеген анализлау.
-
Укучылар, әсәрнең икенче өлеше тагын да мавыктыргычрак итеп бирелгән. Бу бүлектә илебез тарихында мөһим булган нинди вакыйга турында сурәтләнә? Быел , укучылар, нинди Бөек бәйрәмне каршы алырга әзерләнәбез? (Бөек Җиңүнең 65 еллыгы)
-
Хәзерге тыныч тормышыбызнын, бәхетебезнең кадерен белер өчен, үткәннәргә ешрак әйләнеп кайту кирәк,укучылар.
-
Уйлап карыйк әле, ни өчен хезмәт укытучысы Мәхмүт абый балаларга «Мүтәй» турында сөйләргә булды икән?
(Укучыларының үзләренең иптәшләре Кәтүк Мәхмүтне гел җәберләп, кимсетеп, мыскыл итеп карауларына аның йөрәге әрни. Шул хәлләр аңа үзенең авыр балачагын искә төшерә).
Сугыш бер кешене дә, бер өйне дә читләтеп үтмәде. Сугыш Мәхмүт исемле малай яшәгән авылга да кара кайгы булып килде.
Авылда типсә тимер өзәрлек ир-атларның берсе дә калмады. Тормыш көтү, колхоз эше бөтенләе белән хатын-кыз, Мәхмүт ише малайлар кулында калды.
Шул юлларны китаптан табып укыгыз.
(Авылда хатын-кыз да бала-чага өелеп калды. … Ат башына буе да җитми, шуннан үзегез аңлагыз инде. 163 б.)
— Укучылар, малайны үз исеме белән дә (әти-әнисе куштырган исем белән) йөртмиләр бит ичмасам! Ничек кимсетәләр? (Китаптан укыйлар: «Мүтәй» дип кенә йөртәләр. «Әнә Мүтәй килә, бәрде-екты үзегезне!» «Әнә Мүтәйне җибәрегез, андый хәтәр эшне Мүтәй генә башкарып чыкса чыгар».)
— Гаиләдә атасы урынына калган Мүтәй нинди эшләр башкара? (Эчтәлек сөйләү. 163 бит. Азаккы абзацтан “Ул заманда атлы эштә эшләүчегә … егетнең күңелен рәнҗетәләр иде”).
— Мүтәйне хезмәт фронтына озату хакында сөйләшик. Аны кайларга озаталар? (Укучылар җавабы)
— Бер баруда Мүтәй кайтмады. Мүтәй кая югала? (Укучылар жавап бирә.)
— Менә шул вакыйга, укучылар, безнең мактанчык Мәхмүтне үзгәртеп җибәрә. Ә ничек? (Мүтәй сугыш авырлыкларын күргән, аны хаксызга рәнҗетеп, көлгәннәр. Шушы гаделсезлек безнең Мәхмүтнең күңелен әрнетә)
— Ә Мүтәй кем була соң ул, укучылар? (Ул хезмәт укытучысы Мәхмүт абый.)
— Укучылар, шушы вакыйгадан соң Кәтүк Мәхмүткә иптәшләренең карашы үзгәрә. Ничегрәк? (Кәтүккә икенчерәк карый башлыйлар, мыскыл итмиләр, хезмәт дәресләрендә булышалар. Кушаматы да төшеп кала)
— Ә сезнең арада, укучылар, мактанчык Мәхмүт кебек, тар күңеллелек күрсәтеп, көчсезләрне кыерсытучылар булса, ни эшлисез? Сезнең класста бу мәсьәләне ничек хәл итәсез ? (Җавап).
— Иптәшеңне, сыйныфташыңны мыскыллау бер дә егетлек түгел. Үсә-үсә сез мыскыллаган иптәшегез дә сезгә караганда да зуррак уңышларга ирешергә мөмкин. Алтын куллы кеше булып, зур абруй казанырга мөмкин.
— Бу әсәрдә сүз күңел матурлыгы турында барды. «Матурлык, яхшылык» сүзләре, сез уйлаганча, ниләрдән гыйбәрәт? Аңлатыгыз. Мин сезгә “яхшылык” сүзенең модулен төзергә тәкъдим итәм. Модульнең нигезен кояш итеп сурәтлик. Чөнки кояш – тынычлык, шатлык, җылылык, изгелек символы.
ИЗГЕЛЕК МӘРХӘМӘТЛЕЛЕК
Матурлык Әдәплелек
КИҢ КҮҢЕЛЛЕЛЕК ЯРДӘМЧЕЛЛЕК
Шул мәгънәләрне эченә алган нинди халык мәкаль-әйтемнәре, язучы-шагыйрьләрнең акыллы фикерләрен беләсез?
“Кешедә бар нәрсә дә матур булырга тиеш: йөзе дә, киеме дә, күңеле һәм уйлары да» А.П. Чехов.
“Дөньяны матурлык коткара” Ф.М. Достоевский.
«Хаталарны тану – көчлелекнең билгесе»
«Яхшы сүз – җан азыгы, яман сүз – баш казыгы»
«Беләге юан берне җиңәр, белемле меңне җиңәр»
«Үзеңнән олыдан сабак ал!»
«Яхшылыкка елан да баш ия».)
─ Без кулланган мәкаль –әйтемнәрнең тирән мәгьнәсе башкорт халкының мәңге үлмәс «Урал батыр» эпосында да чагылыш таба.Әйдәгез, укучылар, шул юлларны бергәләп укыйк.
Дөньяда мәңге калыр эш –
Ул да булса яхшылык.
Күккә дә очар – яхшылык.
Суга да батмас – яхшылык.
Телдән дә төшмәс – яхшылык
Шулай итеп, укучылар, талантлы язучы Ибраһим Гази сүз жәүһәрләрен оста файдаланып, зур фикерләрне «дилбегә буе» үгет-нәсихәт сөйләмичә генә, безнең күңелләргә салып куйды.
-
Авторның мәңге саекмас чишмәне хәтерләткән сүз хәзинәләрен оста
куллануын аның «Мәүлия нигә көлде?» хикәясен укыганда да сизгәнсездер, шулаймы?(Әйе, бу хикәядә Мәүлия исемле кызның юк-бар юрауларга ышанып, имтиханын бирә алмаудан куркуы сөйләнә.)
-
Укучылар, матур әдәбиятта бүгенге без өйрәнгән әсәрнең эчтәлегенә охшаш әсәрләр очратканыгыз бармы? (Ю. Яковлев «Рыцарь Вася». Гәүдәгә тулы гына малай хакында. Иптәшләре мыскыллыйлар. Суда батучыны коткара. Әмма үзе коткарганын әйтми. Суга баткан малайны икенче – мактанчык Вася өенә җитәкләп алып кайта. Линейкада горур кыяфәттә басып тора. Ә коткаручы малай : «Мине ул түгел, менә бу егет коткарды», — ди)
Өйгә эш. Үз фикерләрегезне белдереп, хат язарга.
«Мәхмүткә хат» («Укытучы Мәхмүт абыйга хат»)
Билгеләр кую. Йомгаклау.
Халкыбызның гасырлар буена җыелган тормыш тәҗрибәсе беркайчан да ялгышмый. Чынлап та – хикмәт беләктә түгел, йөрәктә! Дәреснең эпиграфына игътибар итегез: “Көчлелегең белән горурланма, кешелегең белан горурлан!». Шулай итеп, нинди нәтижә ясыйбыз?
( Нәтиҗә: кешенең күңеле саф булырга тиеш. Изгелек кылып, яхшылыкка омтылып, матур яшәргә!)
-
Дәрес М.Жәлилнең “Бер үгет” шигыре белән тәмамлана.
Дәрестә актив катнашуыгыз өчен рәхмәт! Укуыгызда уңышлар телим.
bhgfdhh
+10
Решено
4 года назад
Русский язык
5 — 9 классы
оч мэхмут краткое содержание
Смотреть ответ
Ответ
2
(9 оценок)
1
anechkaisaeva
4 года назад
Светило науки — 1 ответ — 0 раз оказано помощи
что ?
Я просто не понела слова мэхмут
(9 оценок)
Остались вопросы?
Новые вопросы по предмету Русский язык
Выпишите, раскрывая скобки, вставляя пропущенные буквы, предложения, в которых выделенные слова являются предлогами. 1) (В)следстви.. по этому …
здравствуйте помогите пожалуйста составить 3 плана (в каждом по три пункта)для сочинения описания, рассуждения и повествования учебник 5 класс …
2класс,руский язык упражнение40,стр20
Обособленные обстоятельства. Задание 161) Выпиши номер предложения, в котором встречается обособленное обстоятельство (число без точки в конце) …
Сформулируйте одну из проблем, поставленных автором текста, а также позицию автора(избегайте чрезмерного цитирования). Напишите, согласны или н …
(1907–1971)
Cовет чоры татар әдәбиятының күренекле вәкиле – проза остасы, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе Ибраһим Гази (Ибраһим Зарифулла улы Мингазиев) 1907 елның 4 февралендә хәзерге Татарстан Республикасының Кама Тамагы районы Иске (Олы) Карамалы авылында крәстиян гаиләсендә туа. Бик яшьли ятим калып, бала чактан ук төрле михнәтләр, мохтаҗлыклар күреп үсә. 1919–1924 елларда ул Тәтештәге балалар йортында тәрбияләнә, шунда урта белем ала, шунда комсомол сафына басып, актив җәмәгать эшчәнлеген башлый. 1924 елда яшь егетне Казандагы өлкә партия мәктәбенә укырга җибәрәләр. 1926 елда мәктәпне уңышлы тәмамлагач, И.Гази башта комсомолның Кукмара волость комитеты секретаре, аннары Мамадыш кантон комитеты секретаре, 1929–1931 елларда исә комсомолның Татарстан өлкә комитетында пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире булып эшли. Бер үк вакытта ул Казанда чыга торган «Авыл яшьләре» журналында һәм «Кызыл яшьләр» газетасында мөхәррирлек вазифаларын башкара. 1927 елда Коммунистлар партиясенә әгъза итеп алына. Шушы ук елларда И.Газиның актив иҗат эшчәнлеге дә башлана. Аның беренче әдәби әсәрләре – лирик парчалары («Көлмә, Идел!», «Соңгы чаң» һ.б.) матбугатта 1929 елда басылып чыга. Шуннан соң иҗат ителгән «Кич алтыда» (1929), «Байраговның көнлек дәфтәреннән» (1930), «Көмеш сулы Нурминкә» (1930), «Бригадир кыз» (1931) кебек хикәя һәм кечкенә повестьларында автор шул чор эшче яшьләренең производстводагы хезмәт энтузиазмын, аларның искелеккә, әхлакый тотнаксызлыкка каршы көрәш картиналарын сурәтләргә омтыла. Сәнгатьлелек җәһәтеннән кимчелекләре булуга карамастан, шул чорның әдәби тәнкыйте бу әсәрләрне яшь авторның яңа кеше образларын иҗат итү юлындагы уңышлы адымы итеп бәяли.
1931–1942 еллар арасында И.Гази әүвәл Татарстан Язучылар оешмасында, аннары Мәскәүдә марксизм-ленинизм классиклары әсәрләрен милли телләргә тәрҗемә итү буенча махсус курсларда укып кайтканнан соң (1938), озак еллар нәшриятта мөхәррир һәм тәрҗемәче булып эшли, кырыгынчы еллар башында берникадәр вакыт (1941, июль – 1942, август) «Совет әдәбияты» журналының җаваплы редакторы вазифаларын да башкара. Бу елларда ул рус һәм дөнья әдәбиятының аерым үрнәкләрен татар укучысына җиткерү буенча да нәтиҗәле эшли. А.Чехов, М.Горький, М.Салтыков-Щедрин, Мопассан, Золя кебек классик язучылардан эшләнгән әдәби тәрҗемәләре белән И.Гази үзен оста, иҗади тәрҗемәче итеп таныта.
1943 елдан башлап җиңү көннәренә кадәр И.Гази хәрәкәттәге армия сафында, фронтта татар телендә чыга торган «Сталин байрагы», «Кызыл Армия» газеталарында хәрби корреспондент булып хезмәт итә, шундагы кырыс шартларда күпсанлы очеркларын, бер төркем кыска хикәяләрен («Малай белән эт», «Әхмәт бабай», «Авылдаш» һ.б.) һәм «Алар өчәү иде» (1944) исемле повестен яза. Бу әсәрләрдә совет кешеләренең фронттагы батырлыгы, туган ил азатлыгы өчен явыз дошманга каршы көрәш картиналары сурәтләнә. Әдипнең сугыштан соң 1946 елда язылган «Без әле очрашырбыз» исемле повестенда да совет солдатының сугыштагы тарихи батырлыгы, аның бөек гуманизм һәм югары мораль-этик сыйфатлары үзәк тема итеп алына.
Ибраһим Гази әдәби иҗатының иң югары ноктасы сугыштан соңгы чорга – узган гасырның илленче һәм алтмышынчы елларына туры килә. Сугыштан соңгы чорның кырыс шартларында кешеләрнең тыныч хезмәттәге фидакарьлеген яктырткан «Алмагачлар чәчәк ата» повесте (1950), «Тургай картаямы икән?» һәм башка кече күләмле әсәрләрдән соң әдип киң колачлы эпик жанр – роман жанрында актив эшли башлый. 1956 елда ул Татарстан нефтьчеләренең хезмәтен, нефть җирендә яңа профессия кешеләре катлавы тууын сурәтләгән «Гади кешеләр» дигән романын тәмамлый. Катлаулы сюжетка корылган бу роман җанлы тормыш күренешләре, истә калырдай кеше образлары һәм, иң мөһиме, тел-сурәтләү чараларының халыкчан нәфислеге белән җәлеп итә. Роман үз заманының әдәби тәнкыйтендә нефть темасын яктырткан беренче күләмле проза әсәре буларак билгеләп үтелә.
Ибраһим Газиның эпик жанрдагы иң зур әсәре – «Онытылмас еллар» трилогиясе. Бу әсәрне әдип гомере буе эшли. Аның башлангычы «Балконлы йортта» исеме белән әле сугышка кадәр үк (1934) басылып чыга. 1940 елда «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында «Авыл җыены», «Патшаны төшергәч», «Озын Миңнулла» исемнәре астында аның тагын аерым бүлекләре басыла. Сугыштан соң автор үз күңелендә күптәннән иҗади бөреләнеп килгән бу әсәргә яңадан әйләнеп кайта һәм 1949–1966 еллар дәвамында бер-бер артлы аның өч кисәген («Малай чак», «Икмәк, винтовка һәм мәхәббәт», «Канатланыр чак») бастырып чыгара. Трилогия аерым-аерым китаплар рәвешендә рус теленә тәрҗемәдә дә дөнья күрә.
«Онытылмас еллар» – гомумсовет әдәбияты мәйданында тарихи-революцион роман исеме белән аерым бер жанр буларак формалашкан эпик әсәрләрнең татар әдәбиятындагы матур бер үрнәге. Эчтәлеге белән ул татар халкы тормышындагы зур бер тарихи чорны иңли. Трилогиянең һәр кисәгендә Татарстан җирендә булган чын тарихи вакыйгалар һәм революцион көрәш эпизодлары тасвирлана. Беренче кисәктә инкыйлабкача татар авылы тормышы, крәстияннәрнең көнкүреше, җирсезлектән һәм социаль гаделсезлекләрдән бөлгенлеккә төшүләре бәян ителгән булса, икенче кисәктә 1917 елгы Февраль һәм Октябрь вакыйгалары һәм Гражданнар сугышы күренешләре, азатлык һәм бәхетле киләчәк өчен көрәшкә күтәрелгән халык улларының гыйбрәтле язмышлары тасвирлана; өченче кисәк исә, нигездә, әсәрнең баш каһарманы Хәлимнең аңлы кеше булып җитлегүен, авылда хосусый хуҗалыкларны күмәкләштерү елларында аның яңа тормыш өчен башкарган эш-гамәлләрен, сөйгән кызы Кафия белән булган саф мәхәббәт хисләрен, канатлы күңел кичерешләрен сурәтләүгә багышланган.
«Онытылмас еллар» трилогиясе өчен Ибраһим Гази 1969 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Язучылык хезмәте һәм иҗтимагый тормышта актив эшчәнлеге өчен ул шулай ук Хезмәт Кызыл Байрагы һәм ике тапкыр «Почет Билгесе» орденнары белән бүләкләнә.
Ибраһим Гази 1971 елның 21 февралендә Казанда вафат була. Кабере Казанның Арча кырындагы рус зиратында.
ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
Сайланма әсәрләр: 2 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1966–1967.
1 т.: хикәяләр. – 307 б. – 13000 д.
2 т.: роман. – 396 б. – 10000 д.
Чикләвекләребез төшле булсын: мәкаләләр, истәлекләр, очерклар, көндәлекләр / төз. А.Шамов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 280 б. – 3000 д.
Әсәрләр: 3 томда / төз. Ф.Миңнуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987–1988.
1 т.: повестьлар, хикәяләр. – 520 б. – 9500 д.
2 т.: романнар. – 501 б. – 11300 д.
3 т.: роман. – 543 б. – 11300 д.
Алмагачлар чәчәк ата: повестьлар, хикәяләр, әдәби парчалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 368 б. – 15000 д.
Хикәяләр / төз. Р.Заһидуллина. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 351 б. – 2000 д.
* * *
Незабываемые годы: повесть / пер. с татар. Я.Винецкого. – Казань: Татгосиздат, 1950. – 284 с. – 10105 экз.
За городом, за Казанью: роман / пер. с татар. Я.Винецкого. – 2-ое изд. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1961. – 288 с. – 8000 экз.
Хлеб, винтовка и любовь: повесть / пер. с татар. Я.Винецкого. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1967. – 455 с. – 100000 экз.
Когда крепнут крылья: повесть / пер. с татар. Л.Лебедевой. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1975. – 253 с. – 100000 экз.
Детство: повесть / пер. с татар. Л.Лебедевой. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1976. – 280 с. – 100000 экз.
Хлеб, винтовка и любовь / пер. с татар. Л.Лебедевой. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1977. – 487 с. – 50000 экз.
ИҖАТЫ ТУРЫНДА
Сафуанов С. Ибраһим Г. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 168 б.
Ахунов Г. Гомер буе үзе булып калган кеше // Казан утлары. – 1972. – № 1. – 107–113 б.
Нуруллин И. Онытылмас еллар шаһиты // И.Нуруллин. Тормыш һәм сәнгать чынлыгы: әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 17–32 б.
Ихсанова Л. Аның сабаклары // Казан утлары. – 1991. – № 1. – 174–175 б.
Миңнуллин Ф. Заманның үз улы // Ф.Миңнуллин. Балта явызлар кулында. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. – 311–316 б.
Шиһап Р. Ибраһим Гази // Заман сулышы. – 1997. – 4 февр.
Сабиров С. Яшьлек эзләреннән // Сабантуй. – 1997. – 15 февр.
Ихсанова Л. Онытылмас еллар хатирәсе // Мәдәни җомга. – 1997. – 28 февр.
Гази И. Фронттан хатлар // Казан утлары. – 2000. – № 1. – 162–171 б.
Галимуллин Ф. Онытылмас еллар сабагы // Мәдәни җомга. – 2007. – 9 февр.
* * *
Мустафин Р. Живые традиции // Р.Мустафин. Образ времени. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1981. – С. 216–221.
Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 10:55