Козге уныш турында сочинение татарча

       Табигать һәрвакыт үзгәреп тора. Ел фасыллары алмашынган саен табигать тә яңа киемнәрен кия. Менә хәзерге вакытта да, узенең алтын яфраклары белән, көз килеп җитте. Бу ел фасылы, башкаларыннан аеруча матур, урманнар, болыннар үзләренә генә хас бер төскә керәләр. Каеннар иң беренче булып яфракларын коя башлыйлар, ә инде аннан соң калган агачлар да, киемнәрен алыштыралар.

      Кырларда комбайннар гөрелтесе ишетелә. Арыш,бодай җирләре бушап кала. Комбайнчылар басуларда көннәр буена,ялны белмичә эшлиләр.Чөнки бер эш көне ел буена туендырачак. Тиздән кырларны кара каргалар яулап ала. Аларның ерак юлга китәр өчен хәл җыясы, тукланасы бар. Алар шунда коелып калган бөртекләрне рәхәтләнеп чүплиләр, аннары, канатларын ныгытыр өчен, төркем-төркем булып очып алалар. Башка кошларда җәй аендагыча сайрамый. Алар ашыгыч ыгы-зыгыда. Тиздән алар да җылы якларга китеп, кыш беткәнен көтәчәкләр. Зәп-зәңгәр күктә җепкә тезелеп кыр үрдәкләре, торналар саубуллашып, ерак юлга кузгала.

     Бакчаларда да күптәннән инде эшләр башланды, һәммәсе дә ,салкын көннәр башланганчы тырышып-тырмашып уңышларын җыялар. Бәрәңгеләрне, суганнарны ,кишерләрне алып бетергәннән соң, бакчаларга тракторлар кереп, бөтен җирләрне сөреп чыгалар.  Бу әле авылларда эшләр беткәнне аңлатмый, чөнки бер эш көне ел буена тукландырырга сәләтле.

      Көз, аеруча моңсу ел фасылы. Күбесенчә , ул моңсулыкны, табигатькә  төсләр өсти. Кызыл, алтынсу – бу төсләр көзнең аеруча бер үзенчәлеге булып торалар. Урманнарда агачлар, болыннарда үләннәр үзләренә хас булган бер төс алалар. Тиздән салкын көннәр башланып,  яңгырлар яварга тотыначак.  Ә инде аннан соң, урманнарда,  каенлыкларда гөмбәләр баш калкытачаклар, кешеләргә тагын бер эш өстәләчәк кенә.

      Көз турында бик күп шигырьләр, җырлар язылган.  Бу ел фасылы шагыйрьләргә илһам өстәп тора. Минем фикеремчә, көз көне, барлык нәрсә дә: кешеләр дә, тереклек тә, кошлар да җанланалар. Кешеләр бакчаларда эшләсәләр, тереклек-җәнлекләр кышка әзерләнәләр, үзләренә азыклар табып, аларны яшереп куялар. Әле көз килгәннән соң да, салкын  көннәр булмаячак, чөнки тиздән әбиләр чуагы башлана. Менә шул вакытта инде кешеләр җылы көннәр белән рәхәтләнеп кала алачаклар.

      Ә болай, көз бик матур ел фасылы, әле кайчан без шундый матурлык  күрә алыр идек? Дөнья шундый төсләргә күмелгән чакта,елмаймыйча булмый. Алтынсу төсләр һәрвакыт күңелләрне генә күтәреп тора.

         Быелгы көз рәссамнар өчен берсеннән-берсе карап туймаслык картиналар язу өчен мөмкинлекләр тудырды. Һәркем көз күренешләренә карап соклана, аның матурлыгын күреп калырга ашыга. Дөрестән дә  табигатьтә алтын көз дәвам итә.Урамдагы агачлар төрле төсләр белән бизәлде: кызыл, сары, яшел, кызгылт-сары төсләргә буялды. Бу яфраклар аз гына җил иссә дә коела башлыйлар, бөтен җир төрле төстәге яфраклар белән түшәлә. Аяк атлаган саен коры яфракларның кыштырдаганы ишетелә. Балаларның шул яфракларга күмелеп уйныйсылары килә башлый. Миләш агачы бигрәк матур күренә, аның яфраклары да, җимешләре дә кып-кызыл булып янып тора.

      Көзге табигатьнең гүзәл мизгелләрен, аның кеше күңеленә тәэсирен, көзге муллыкка рәхмәт хисләрен белдереп бик күп шигырьләр, хикәяләр языла. Якташыбыз, Штерә авылында туып-үскән шагыйрь,бик күп җырлар авторы Илгиз Кадыйровның “Матурлыкны күрә бел” шигыре  аның истәлеге буларак яңгырый.

 Кайберәүләр көзне яратмыйлар,

                                        Ошатмыйлар аның һавасын.

          “Үтә салкын, юеш, пычрак, – диләр, –

                                        Көзнең нинди ямен табасың?”

                        “Көзнең яме, – димен, – өстәлләрдә,

                                                 Яңа оннан пешкән икмәктә.

                    Идән асты тулы сый-нигъмәттә,

                                                 Тозлы гөмбәләре – кисмәктә.

Көзнең яме матур табигатьтә,

Тынып калган ялгыз урманда.

     Түшәк-түшәк алтын яфракларда,

                                         Оста “барабанчы” тукранда.

                           Табигатьнең булмый бик шыксызы,

                                                  Юк шулай ук үтә яхшысы.

                      Һәрбер матурлыкны күрә белеп,

                                                  Кала безгә аны мактыйсы”.

     Көз – табигатьнең иң матур вакыты, аны һәркем ярата. Арча шәһәрендә яшәп иҗат итүче Минһаҗ Кашапов көзнең матурлыгын  үзенчә сүрәтли: 

Көзге шатлык

Юеш асфальтта җилдерә

                                             Бизәлгән машиналар.

       Һәрберсендә шатлык ташый,

 Җилферди лента, шарлар.

             Көз – ул шатлык, муллык чоры,

Тормыш көздә башлана.

Ел буена тырыш хезмәт,

                                              Көздә ясый тантана.

  Көзләрдә уңыш бәйрәме,

                                              Шатлана карты, яше.

Йөзләргә яңгыр сибәли,

  Ул – көзнең шатлык яше.

    Көз – басу-кырларның бушап калган, агачларның яфрак койган, чәчәк-гөлләрнең үз төсләрен үзгәрткән, кешеләрнең кышка әзерләнә торган вакыты. Өстәлләрдәге муллык өчен көзне яратабыз, сокланабыз, табигатьтәге үзгәрешләрне яратып карыйбыз. Арчада яшәп иҗат итүче Роза Шәйхетдинованың да көз турында шигырьләре бик күп.

   Яшел уҗым

       Көз – көз инде, бит-күзләргә

Салкын җил килеп бәрә.

   Җир алтын төсен югалтты,

                                             Агачлар да шәп-шәрә.

                    Җиһан моңсуланып кала,

                Кояш йөзен чытканда.

Реклама

https://vk.com/arskycheese/?erid=LgsiSoMPX

                Ул яшәреп ала берчак,

                 Яшел уҗым шытканда.

Көз көнендә яшел уҗым –

                                            Ул күңел юанычы.

Һәр яшел сыр – игенченең

                                            Тире һәм ышанычы.

            Ул шатлана тигез булып,

         Чыкса чәчкән орлыгы.

               Диңгездәй уҗым басуы –

     Игенче горурлыгы.

Күңелдән сагышны куа,

                                              Хәтфәдәй яшел уҗым.

 Карлар әйбәт кенә явып,

  Исән чыксыннар кышын.

     Быел көзнең беренче ае бигрәк тә истә калырлык булды. Ә хәзер октябрь ае матур көннәре белән дәвам итә. Кояшлы көннәрнең күп булуы һәркемгә көз көне башкара торган эшләрен тәмамларга, теләгән кешегә рәхәтләнеп ял итәргә, алтын көзнең байлыгы белән хозурланырга мөмкинлек бирде. Бигрәк тә әбиләр чуагы көзнең иң күркәм мизгеле булып тора. Якташыбыз Рәис Сафинның “Әбиләр чуагы” исемле шигыре шушы матур көннәргә багышлана.                                   Әбиләр чуагы

         Әбиләр чуагы – көзләрнең чибәре,

Һәр тарафта серле моңсулык.

 Табигатьне сары төсләр бизи,

                                          Офык читләрендә алсулык.

                                 Зәңгәр күккә кемдер ямау салган,–

                                                      Анда-монда болыт төркеме.

                             Тик аерым торган ак болытның

                                                      Янәшәдә юктыр беркеме.

     Дөнья гизеп, ул күкләрдә йөзеп,

                                          Кояш нурларында коена.

   Ап-ак йөзен галәмнәргә багып,

                                          Рәхмәтенә аның сыена.

                        Әбиләр чуагы – табигать бүләге,

                                                   Хушлашуы ямьле җәйләрнең.

                          Чыдамлыгын сынап карар чаклар

                      Буыннарны бәйләр бәйләүнең.

          Нинди җимеш бирдең, ныкмы җирең?

                                       Нәрсә калдырасың дөньяда?

                                       Акыл бармы нәсел-нәсепләрне

                                       Дәвам итәр ата-балада.

                        Әбиләр чуагы –язмышның бүләге,

                                                  Гүзәллеге көзге вакытның.

                              Җир-күкләрнең шәфкать, мәрхәмәте –

                                                  Чуак чорын күрү картлыкның.

      Көз көне җилле яңгырлар да, ямьсез көннәр дә була. Ләкин ул көннәрне кемнәрдер ярата, тәрәзәдән карап табигатькә серләрен сөйли, үткән гомерен барлый. Гомерләребез тыныч узсын, көзләребез мул уңыш китерсен.

“Казан арты” тарих-этнография  музее

 директор урынбасары Шәфигулла Гарипов


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Обновлено: 09.01.2023

+

4 Смотреть ответы Добавь ответ +10 баллов

Ответы 4

+

Менэ коз дэ килеп житте каникулга чогабыз хэм авылга кайтабыз мин эби янына кайтам мин эбиемне бик яратам мин коз кене авылда дусларым белэн уйныячакмын бик кунелле булачак

Ответ

+

Иң матур,якты,ямле тәбигат тормышы ул коз дип уйлыйм.Нигэ дип сез сорарсыз?Тик коз булмаса кыш булмас иде агачлар яфракка торенеп утырырлар иде.Кайбер кешелэр козне яратмайлар ,әйтимме нигэ алай?Тик алар янгыр яратмыйлар,суыкны(бу татар х харефе )хәм пычракны.Ярый искэ тошермик эле ул янгырларны кознен эйбэт яклары да бар:агачлар матур торле тостэ торенеп утыралар,бакчадагы яшелчәләр олгерэ,җимешләр дэ олгерә.Коз коне гомбэлэр җыеп була.Тагын коз коне кошлар җылы якка китә.Коннәр кыскара тоннэр озаная.Миңа коз бигрәк тә ошай!Күрдегезме кознең әйбәт яклары да бар!Булай гына эйтмгэннәр бит «Кара кознең кары ятмас»

Ответ

+

Көз­ге ур­ман­ның ма­тур­лы­гын­нан кү­ңел­гә рә­хәт. Ур­ман­ны би­зәп, алан­нар­да ба­лан, ми­ләш ку­ак­ла­ры бал­кып уты­ра. Күч­мә кош­лар очып кит­кән, ур­ман моң­су­ла­нып кал­ган, тын­лык­ка чум­ган. Яң­гыр­лар­дан соң үсеп чык­кан төр­ле-төр­ле гөм­бә­ләр, ми­не күр­мә­сә­ләр ярар иде, ди­гән­дәй, яф­рак ас­ты­на кач­кан­нар. Яңа гы­на явып үт­кән яң­гыр­дан соң там­чы­лар бө­тен җир­гә саф­лык өс­тәп, са­ран гы­на як­тырт­кан ко­яш ну­рын­да җе­мел­ди­ләр. Агач­лар да, төр­ле­дән-төр­ле күл­мәк­лә­рен ки­гән­нәр дә, бәй­рәм­гә әзер­лән­гән ши­кел­ле, те­зе­ле­шеп то­ра­лар. Ара­да иң ма­ту­ры – ак, төз кәү­сә­ле сап-са­ры яф­рак­лы ка­ен кы­зы. Аның янә­шә­сен­дә – ка­ра­су кыз­гылт яф­рак­лы го­рур имән еге­те. Ту­лы­шып пеш­кән кып -кы­зыл тәл­гәш­ле ми­ләш, ба­лан ку­ак­ла­ры ку­нак кыз­ла­рын хә­тер­лә­тә­ләр. Ямь-яшел на­рат­лар­га, чыр­шы­лар­га гы­на көз ка­гыл­ма­ган. Алар бер­ни бул­ма­ган­дай, та­гын да куп­шы­ла­нып, гамь­сез ге­нә уты­ра­лар. Рә­хәт тә ин­де көз­ге ур­ман­да.

Нажмите, чтобы узнать подробности

??р кемг? ?? тыу?ан я?ы й?р?ген? бик я?ын ??м . ерле.?ай?а ?ына барма?а? да, ?ай?а ?ына й?р?м. д?,нинд?й ген? матур ер??р?е к?рм. д? ?? тыу?ан ер . ерлер?к,матурыра?.Тыу?ан я?ым – ул мине? ?аил?м, тыу?ан йортом ?ына т?гел,тыу?ан я?ым мине? б?т? Баш?ортостаным.

Й?йге каникул етте.Бе? о?он ял?а сы?ты?.Э?е й?й к?нд?ренд? урманда зифа ?айындар к?л?г??енд? й?р?? и? р?х?телер.Мине? тыу?ан я?ым т?рл? ел?к-емешт?рг? бик бай.Мин й?й к?нд?ренд? ?с?йем ??м ?устым мен?н урман?а ел?к-емешк? й?р?н?м,Т?й?л?? йыл?а?ында,Культабан ??м Тал?а? к?лд?ренд? балы? ке?ек сумып-сумып ?ыу т?шт?м.? и? и?т? ?ал?андар?ан ул инде Баш?ортостанды? т?би??т матурлы?ы булып ?анал?ан . елш? шарлауы?ы.Мин уны ?ур бер йыл?а тип к?? алдыма килтерг?н инем.? ул бейект?н таштар?ан а?ып ят?ан ?ыу ик?н.Мин унда са?-са? арып менеп еттем.Тир?-я?ы шундай матур,бейек-бейек ?аялар,таштар,т?рл? а?астар . Бына ул ?ай?а бе??е? т?би??т матурлы?ы!

Эй, каникул ,каникул

Беҙ яратҡан мәл бит ул

Күңелле бул,оҙон бул.

Һәр кемгә үҙ тыуған яғы йөрәгенә бик яҡын һәм ҡәҙерле.Ҡайҙа ғына бармаһаң да, ҡайҙа ғына йөрөмәһәң дә ,ниндәй генә матур ерҙәрҙе күрмәһәң дә үҙ тыуған ер ҡәҙерлерәк,матурыраҡ.Тыуған яғым – ул минең ғаиләм, тыуған йортом ғына түгел,тыуған яғым минең бөтә Башҡортостаным.

Йәйге каникул етте.Беҙ оҙон ялға сыҡтыҡ.Эҫе йәй көндәрендә урманда зифа ҡайындар күләгәһендә йөрөү иң рәхәтелер.Минең тыуған яғым төрлө еләк-емештәргә бик бай.Мин йәй көндәрендә әсәйем һәм ҡустым менән урманға еләк-емешкә йөрөнөм,Төйәләҫ йылғаһында ,Культабан һәм Талҡаҫ күлдәрендә балыҡ кеүек сумып-сумып һыу төштөм.Ә иң иҫтә ҡалғандарҙан ул инде Башҡортостандың тәбиғәт матурлығы булып һаналған Ғәҙелшә шарлауығы.Мин уны ҙур бер йылға тип күҙ алдыма килтергән инем.Ә ул бейектән таштарҙан ағып ятҡан һыу икән.Мин унда саҡ-саҡ арып менеп еттем.Тирә-яғы шундай матур,бейек-бейек ҡаялар,таштар,төрлө ағастар үҫә.Бына ул ҡайҙа беҙҙең тәбиғәт матурлығы!

Тәбиғәттә генә ял итеп ҡалманым,шулай уҡ әсәйемә өй эштәрендә ярҙам иттем:ҡустымды ҡараным,аш-һыу әҙерләнем,өй йыйыштырҙым.Йылайырға инәйҙәремә,Баймаҡҡа апайҙарыма ҡунаҡҡа барып ял иттем. Ҡала китапханаһына йөрөп белемдәремде арттырыу маҡсаты менән төрлө китаптар уҡыным.Яңы көс туплап уҡыу йылына әҙерләндем.Күңелле шул ял итеүҙәре!

Юмадеева Зульфия Хамитовна

Россия. Родина. Это край, где мы родились, где живем, это наш дом, это все, что нас окружает. Моя Родина-это деревня Топкинбашево. Из иллюминатора вертолёта видна проплывающая внизу снежная пустыня. Иногда только проступают на ней тёмные-побольше, поменьше, совсем крошечные-пятна какой-то растительности. Ни домика. Тонкой змейкой вьется узкая дорога. Когда вешняя вода смывает её напрочь, разольются болота и речушки. И тогда расстояние, преодолеваемое по воздуху, за считанные минуты, на долгие месяцы делают территорию труднодоступной. Несмотря на труднодоступность жители деревни любят свой край, свою землю. Большинство родились и живут здесь всю жизнь, многие возвратились на родную землю, не найдя себя ни в каком другом месте. У народов деревни особый менталитет, как говорят сейчас, обусловленный историей, традициями, национальной культурой, условиями жизни. Держать охотничье ружьё и забрасывать рыбацкие сети здешние ребятишки учатся раньше, чем познают азы грамоты.

Почему я люблю свой край?

Потому, что он нравится мне.

Потому, что он мой, он мне дорог.

Нет другого такого нигде!

Из поколения в поколение передаются рассказы о важнейших событиях, выдающихся личностях, об их подвигах и великих делах. Наша Родина — это и люди, которые нас окружают в повседневной жизни. Люди, которые родились в одном краю, всегда как-то ближе друг к другу, всегда лучше смогут понять друг друга, им легче найти общий язык и стать друзьями.

Родина как много в этом слове для каждого из нас звучит! Моя малая родина — неповторимая и любимая, самая прекрасная на земле. Это место, где прошло моё детство. Меня всегда тянет к родной земле, к её природе.

Нет России другой.

Берегите её тишину и покой.

Это небо и солнце,

Этот хлеб на столе

И родное оконце

В позабытом селе.

Предварительный просмотр:

Сочинение на тему

Выполнила ученица 8 класса

Руководитель: учитель русского языка и

литературы Юмадеева З.Х.

Әй, авыл, син мең шәһәрдән

Мең кабат ямьле вә хуш.

Туган җир, туган йорт, туган авыл, Ватан! Болар – җанга иң якын сүзләр.

Туган авылым минем өчен бишектән, әти – әни бусагасыннан, авыл янындагы тугайлардан, урманда үсеп утыручы каеннардан башланды.

Минем туган авылым – сазлык урынының берсендә, Носка елгасында урнашкан Лаемтамак авылы. Ул тату, эш сөючән, атлар, сыерлар тоткан, балык эше белән шөгыльләнгән халкы белән данлы. Шулай ук туган авылым табигатенә сокланып туя алмассың: төрле чәчәкләр белән бизәлгән киң болын, көмеш сулы елга, саф һавалы урман, ап – ак каеннар.

Туган ягыбызда туып – үскән кешеләр арасында игенчеләр, язучылар, укытучылар, табиблар, инженерлар,сугыш ветераннары бар. Алар үз бәхетләрен туган авылда тапканнар. Авылыбыздан ерак яшәгәннәре дә безнең горурлыгыбыз: шагыйрь, язучы – Галия Абайдуллина, җырчы – Закина Арангулова, күренекле врач – Вил Файзуллин, полиция хезмәткәре – Ралит Нигматуллин һ.б.

Хәзерге көндә авылыбыз көннән – көн төзекләнә, ямьләнә, халыкның тормышы өзлексез яхшыра, дәрте үсә, канатлана.

Тик халык юл мәшакәтенә зарлана, чөнки кыш көнендә генә кеше иркенләнеп үз машинасында шәһәргә бара ала. Ә минем өчен бу, киресенчә, юл булмавы яхшы дип уйлыйм. Чөнки бездә сугыш – талаш, никотин исе юк, саф һава, чисталык, тыныч йокы хөкем сөрә.

Мин үз авылымны бик яратам. Лайтамак авылы – минем өчен изге, кадерле, гаҗәеп якын, матур, искиткеч гүзәл, бай авыл.

Кошлар гүзәл авылыма

Күкне терәгән наратлар

Тып – тын калып тыңлыйлар.

Предварительный просмотр:

Муниципаль автоном уку йортынын

7 класс укучысы

Лаемтамак авылы , 2017 ел

Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение

Сочинение на тему :

ученица 7 класса

Село Лайтамак, 2017 год

Туган ягымда кыш.

Кышын бары усемлеклэр

Сэер йокыга тала.

Табигатьнен кырыс чагы,

Язны котэргэ кала.

Гажэеп матур,искиткеч гузэл безнен туган ил жире! Бигрэк дэ ягымлы ул кыш коне.

Быел кыш иртэ килде. Жир остенэ ап-ак кар ятты. Беренче кыш ае керугэ, болыннарны,кырларны ап-ак кар каплап китте. Яна чына яуган кар остендэ тэуге чангы эзлэре куренэ башлады .

Чын кыш башлану белэн,ул эзлэр тагын да кубэйде. Елгалар,куллэр битен козге кебек шома боз каплап алды. Коннэр кыскарды,тоннэр озайды. Еш кына суык жиллэр исэ башлады. Балалар кышны котеп алалар. Алар озак-озак чангыда йорилэр,еш кына тимераякта шуалар,боз остендэ хоккей уйныйлар. Тик жылы якларга китми калган кошларга,жэнлеклэргэ азык ягыннан бик авыр.Шуна курэ кубесе кеше яши торган жирлэргэ елыша. Без,балалар кошлар турында кайгыртырга,аларга жим бирергэ тиеш. Безнен ишек алдында жимлек бар, мин хэрбер иртэ кошларга жим салам, хэзер минем тышка чыгуымны котеп торалар, курыкмыйча яныма килэлэр.

Кыш коне-табигатьнен ин матур, чиста, ягымлы чагы . Мин ел саен кышны сагынып котеп алам. Чонки чангы йорергэ яратам, хэрбер елны Тубыл шэхэренэ барып урын алып кайтам. Тагын кышны ни очен яратам? Кыш коне бэйрэмнэргэ бай. Яна ел узе нигэ тора! Ел саен бу бэйрэмне сагынып котеп аласын. Аннан сон тагын да кунелле…Каникуллар. нинди кунелле, онытылмаслык коннэр, каникулнын утуен белми дэ каласын.

Кыш конен авыл халкы да котеп ала, чонки кышын гына шэхэргэ юл безнен авылга бар. Башка ел фасылларында шэхэргэ бару юк, тик жэен генэ самолёт белэн барып була, шулай була калса да, самолётка элэгу авыр, бер ай алда язылып кую.

Мина кыш коне сихерле дэ, серле дэ, монлы да, куркэм дэ, кадерле дэ кебек тоела. Шагыйрьлэрнен кыш турында шигырьлэрен, язучыларнын хикэялэрен укысан да, рэссэмнэрнен картиналарын карасанда сокланып туя алмыйсын! Менэ ни очен кыш конен мин яратам! Сонгэт Бекенин кыш турында мондый сузлэрне эйтсэ дэ:

Кышын бары усемлеклэр

Сэер йокыга тала.

Табигатьнен кырыс чагы,

Язны котэргэ кала.

Татар теленнән һәм әдәбияттан иншалар!

Пишем, кому на какие темы нужны сочинения.
Язабыз, кемгә нинди темаларга сочинениялар кирәк.

Азалия Черная

Аделина Хайруллина

Инша — мин жэйге каникулны ничек уткердем- пожалуйса)))

Галия Закирова

Айназ Гайсин

Галия Закирова

Рэээхмэт

Дима

тырышкан табар, ташка кадак кагар дигән темага инша.

Ильмира Газизуллина

Камиля Гилязова

Инша кирэк!! Тема: Шинельлле хэм шинельллсез солдатлар! По произведению: Без -41 ел балалары!(

Ильназ Ахметов

Мин язгы каникулды нисек уткэрдем_______________шул темага

Айзиля Тухбатуллина

Рамус Нуриев

«Кеше уз язмышына узе хужа» Гаяз ихсакый «Көз» повесьте буенча инша кирэк

DELETED

Сочинения, рефераты, курсовые, дипломные (на татарском и русском языках). Набор текстов. Тел:89196427162

Читайте также:

      

  • Сочинение мои первые впечатления
  •   

  • Сочинение про чижика пыжика
  •   

  • Брэдбери научная фантастика сочинение
  •   

  • Сочинение что принесла васе дружба с валеком и марусей 5 класс
  •   

  • Чем отличается сообщение от сочинения

На чтение 10 мин. Просмотров 13

Туган ягыма алтын көз килде. Сочинение.

Скачать:

Предварительный просмотр:

«Туган ягыма алтын көз килде»

Сары тос-көз төсе. Сары төс – сагыш төсе, диләр. Сагышы шул көз.

Кояшлы көннәр бакча, парк, урманнар алтынга манчылгандай була. Юкка гына көзне алтын димиләр. Алтын көзгә багышлап күпме шигырьләр, җырлар, картиннар иҗат ителгән. Алтын көз диюгә без табигатьтәге тышкы буяу – бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз, әлбәттә. Көзнең алтынлыгы, аның кадерле, барыннан да бигрәк, көзге муллык белән билгеләнә.

Көз башлану белән көннәр кыскалана. Сизелертек салкынайта. Күк йозен авыр болытлар каплап ала. Менә иртәдән яңгыр сибәләргә тотына. Кайбер көнне иренеп кенә сибәләгән яңгыр кичкә кадәр туктамый. Салкын җил исә, көн караңгылана. Ә иртән ялт итеп кояш чыга. Күк йөзе шундый зәнгәр, саф! Җир өстенә, ак җәймәдәй булып ап – ак томан сузылып яткан. Салкын. Җәйге төсен җуйган үләннәрдә нечкә боз кисәкләре күренә. Кырау төшкән. Ак томаннар арасыннан, кызыл түгәрәк булып, кояш күтәрелә. Ул үзенең тансык нурлары белән җирне җылытырга тырыша. Акрын гына томан тарала.

Көз көне яктылык та, җылылык та шактый ук кими. Шуңа күрә яфракларның яшеллеге сары, кызгылт- сары, күгелҗем төслергә алмашына.

Агачлардан усак, миләш, өрәнгенең генә көзге яфраклары кызыл. Калган агачларның яфраклары саргая, ләкин бар да үзенчә: каен яфраклары ачык сары төскә, караманыкы – караңгы сары, имәннеке – саргылт сары, юкәнеке – алтынсу сары төскә керә. Читтән караганда, агачның яфраклары бар да бер төсле күренә. Ә кулыңа алып карасаң – нинди генә төсләр юк монда! Яшел буй – буй сызыклар, көрән таплар, соры бизәкләр. Бар агачлар hәм куаклар, иң матур киемнәрен киеп, көзге бәйрәмгә әзерләнгән сыман. Усал, ачы көзге җил, яфракларны ботакларыннан өзеп алып, әллә кайларга очырып алып китә. Сары, кызыл, көрән, шәмахә яфраклар, hавада бераз тирбәлеп очканнан соң, җай гына җиргә яталар. Әйтерсең лә җир өстенә сары юрган түшәлгән. Тиздән агачлар ялангач кала.

Көз башында ук күп кенә кошлар төркемнәргә җыела башлыйлар. Аларның көзге сәяхәтләренә вакыт җитә. Берәмләп тә, төркемләп тә, кошлар туган якларыннан, кыш үткәрү өчен, ерак җирлергә очып китә. Кайберләре бик ерак та китми, ә кайберләре меңнәгәнчә километр юл узалар.

Көзнең аяз көннерендә, кыйгач җепкә тезелешеп, торналар очып уза. Сискәндергеч таныш тавышлары бик якында, колак төбендә генә яңгырый кебек, ә үзләре әнә нинди биектә, ак болытларга орынып ук очып баралар. Канатны канатка туры китереп, тигез рәт булып, челәннәр оча. Ә кыр үрдәкләре ерак очышлар вакытында бер – бер артлы тезеләләр, кайчакта аларның сафлары дуга формасында була. Сыерчык, миләш чыпчыгы кебек ваграк кошлар, тәртипсез рәвештә, көтү булып очалар. Мөстәкыйль булып, аерым очкан кошлар да бар.

Источник

Туган ягымда көз

Салмак кына атлап, җиләкле, чәчәкле җәйгә алмашка туган ягыбызга алтын көз якынлаша. Аның беренче билгеләре булып агачларда сары яфраклар күренгәли башлады, үләннәр дә җете яшеллекләрен югалта баралар. Сезнең игътибарыгызга районыбызның Түбән Уратма мәктәбе укучыларының көз турындагы иҗат эшләрен тәкъдим итәбез. Туган ягымда көз. Менә алтын көз килеп җитте. Яфраклар саргая.

Салмак кына атлап, җиләкле, чәчәкле җәйгә алмашка туган ягыбызга алтын көз якынлаша. Аның беренче билгеләре булып агачларда сары яфраклар күренгәли башлады, үләннәр дә җете яшеллекләрен югалта баралар. Сезнең игътибарыгызга районыбызның Түбән Уратма мәктәбе укучыларының көз турындагы иҗат эшләрен тәкъдим итәбез.

Туган ягымда көз.

Алия Мөбарәкшина,

Сау булыгыз, кошкайлар!

Кара каргалар, кызыл түшләр, сандугачлар, карлыгачлар, туган якларын ташлап, җылы якка киттеләр. Җәнлекләр дә тырышып-тырышып кышка әзерләнделәр. Аю да йоклау ягын чамалый, күбәләк-күбәләк карлар оча башлап, өстенә калын юрган ябылганын көтә.

Дилназ Ибатуллин.

Туган ягыма алтын көз килде. Тышта кискен җилләр исә, салкын яңгырлар явып ала. Агачлардан сары, көрән яфраклар коела. Кошлар җылы якларга очып китәргә әзерләнәләр. Аю да, керпе дә, тиен дә кышка әзерләнә. Куян ак тунын кия. Куак астында керпе үзенә яфрак түши, кышка гөмбәләр киптерә.

Мин көзге урманны бик яратам, чөнки агачлар, куаклар сихри матур төскә керәләр.

Гүзәл Нуриева.

Көзге урман.

Җылы җәй узып киткәч, табигатькә алтын көз килә. Алтын көз агачларның, куакларның яфракларын сары, кызыл, көрән төсләргә мана. Урмандагы җәнлекләрнең эшләре арта, алар кышка әзерләнә башлыйлар. Һәрберсе өннәрен җылыта, азык әзерли. Керпе гөмбә киптерә, тиен чикләвек җыя, куян ак тунын кия. Күчмә кошлар җылы якларга китәргә әзерләнәлр.

Мин көзге урманның сихри төсләрен бик яратам. Ел саен көзге урманга барырга тырышам.

Алия Әхмәтшина.

Көз җитте

Җәй безне җиләкләре, матур чәчәкләре белән сөендерсә, көз мул уңышы белән шатландыра. Агачлар сары, кызыл, коңгырт яфракларга төренә. Кояш бер көлә, бер елый. Туган яклары белән саубуллашып, җылы якларга китеп баралар. Иртән кояш чыкса, кичкә инде яңгыр яуарга да мөмкин. Мәктәпләрдә укулар башлана.

Диләрә Гәрәева.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Источник

Алтын көз. Инша.

Быел туган ягыма көз бик иртә килде. Инде августта ук ул үзенең җилләре-яңгырлары, салкыннары белән зур-зур адымнар атлап, көз килеп тә җитте.

Мин авылымдагы көз турында язасым килә. Шәһәрдә дә алтын көз матур. Ләкин авылдагысы, тагын да матуррак.

Һәр ялдагыча-без авылда.Яктырып кояш елмайды да, “Әбиләр чуагы” икәнен белдереп, битне пәрәвез җепләре иркәләде. Бакча эшләрен тиз генә төгәлләп, урманга юл тотам. Зәңгәр күктә зур ак пароходлар кебек болытлар, узыша-узыша каядыр чабалар. Әкрен генә тирән тынлыкны тыңлап, урман түренә үтәм. Җиргә түшәлгән йомшак алтын яфраклар, әйтерсең, төрек келәмнәрен хәтерләтә. Ә агачлар!? Берсен-берсе уздыра-уздыра җәйге киемнәрен көзгегә алмаштырганнар. Һәрберсе күз явын алырлык. Урталыктагы миләш агачының кып-кызыл җимешләре, ялкындай яфракларына соклану мөмкин түгел. Зифа каеннар, нәзек усаклар купшы алтынсу шәл ябынып, баһадир имән агачын кунакка көтәләрдер кебек.

Ара-тирә чыпчык, карга тавышлары тирән тынлыкка җан өргәндәй була. Төз нарат агачлары гына, башларын югары күтәреп, яшеллеккә күмелеп басып торалар кебек.”-Безгә көз куркыныч түгел”- ди алар.

Чү! Кинәт көн дә бозыла бугай. Җил битне чеметеп-чеметеп алды. Шул арада куркыныч болытлар да хасил булды. Мин тизрәк өйгә ашыктым. Кайтып җиттем дигәндә генә, болытлар каядыр юкка чыктылар. Тирән итеп һава сулыйм. Көз һавасы-нинди дымлы да, салкын да син! Көз- бик матур ел фасылы. Ләкин аның матурлыгын күрә белергә генә кирәк.

Скачать:

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Совет районы 175 нче гомуми урта белем мәктәбенең 5А

сыйныфы укучысы Ахтямова Адилә

Быел туган ягыма көз бик иртә килде. Инде августта ук ул үзенең җилләре-яңгырлары, салкыннары белән зур-зур адымнар атлап, көз килеп тә җитте.

Мин авылымдагы көз турында язасым килә. Шәһәрдә дә алтын көз матур. Ләкин авылдагысы, тагын да матуррак.

Һәр ялдагыча-без авылда.Яктырып кояш елмайды да, “Әбиләр чуагы” икәнен белдереп, битне пәрәвез җепләре иркәләде. Бакча эшләрен тиз генә төгәлләп, урманга юл тотам. Зәңгәр күктә зур ак пароходлар кебек болытлар, узыша-узыша каядыр чабалар. Әкрен генә тирән тынлыкны тыңлап, урман түренә үтәм. Җиргә түшәлгән йомшак алтын яфраклар, әйтерсең, төрек келәмнәрен хәтерләтә. Ә агачлар!? Берсен-берсе уздыра-уздыра җәйге киемнәрен көзгегә алмаштырганнар. Һәрберсе күз явын алырлык. Урталыктагы миләш агачының кып-кызыл җимешләре, ялкындай яфракларына соклану мөмкин түгел. Зифа каеннар, нәзек усаклар купшы алтынсу шәл ябынып, баһадир имән агачын кунакка көтәләрдер кебек.

Ара-тирә чыпчык, карга тавышлары тирән тынлыкка җан өргәндәй була. Төз нарат агачлары гына, башларын югары күтәреп, яшеллеккә күмелеп басып торалар кебек.”-Безгә көз куркыныч түгел”- ди алар.

Чү! Кинәт көн дә бозыла бугай. Җил битне чеметеп-чеметеп алды. Шул арада куркыныч болытлар да хасил булды. Мин тизрәк өйгә ашыктым. Кайтып җиттем дигәндә генә, болытлар каядыр юкка чыктылар. Тирән итеп һава сулыйм. Көз һавасы-нинди дымлы да, салкын да син! Көз- бик матур ел фасылы. Ләкин аның матурлыгын күрә белергә генә кирәк.

Источник

  • Козге муллык турында сочинение татарча
  • Козге матурлык сочинение татарча
  • Козался или казался как пишется слово
  • Коза с выменем как пишется
  • Коза ностра как пишется