Козге урман турында сочинение татарча

Туган ягыма алтын көз килде.

      Әле кичә
генә җәйне көтеп алган идек. Матур, кызу, күңелле көннәре белән җәйнең үтеп
киткәнен сизми дә калдык. Ә бүген инде көз! Бакчадагы тулып бешкән җимешләре,
кырдагы мул уңышлы игеннәре белән кешеләрне сөендереп, җиргә алтын көз аяк
басты. Минемчә, көзне сары төсе өчен генә  түгел, ә көзге байлык, муллык өчен
дә алтын көз дип атыйлар. Көз җиткәч, көннәр кыскара, төннәр озыная башлый. Укучылар
белем алырга дип мәктәпләргә юл тоталар.

        Табигать 
үзенчә матурая башлый. Тирә-яктагы яшеллек, күзгә күренеп, төсен сарыга
үзгәртә. Бакчаларга күз салсаң, кып-кызыл, алсу, сары алмаларны, кызарып пешкән
миләш, баланнарны күреп хәйран каласың. Иген кырларына карасаң, әйтерсең аларны
алтын төсенә буяп куйганнар,  сап-сары булып, кояшта күзләрне камаштырып
утыралар. Нинди матурлык  һәм байлык!

       Көз
җиткәч, күк йөзе дә үзгәрә. Әле генә кояш балкыган булса, күп тә үтми  болытлар
барлыкка килә, яңгыр ява башлый. Яңгырсыз көннәрдә көндезләрен бик салкын
булмаган һава торышы күзәтелә, ә кичләрен суыта. Иртән тышка чыксаң, җирдәге
үләннәргә матур итеп чык төшкән була. Ә әбиләр чуагы дип аталган көннәрдә
бигрәк тә җылы һава торышы саклана. Минем өчен бу көннәр ямьле җәй айлары белән
саубуллашу көннәре.

        Көзге
урман үзенең чиста, саф һавасы белән үзенә тартып тора. Урманга килеп керсәң,
матурлык та, моңсулык та тоясың. Монда инде җәй көне кебек матур итеп  кошлар сайрамый,
төрле төстәге күбәләкләр очып уйнамый. Үзләренең хуш исләре белән башны
әйләндергән аллы-гөлле урман чәчәкләре соңгы таҗларын коеп утыралар. Агачларга 
күз салсаң, сары, яшел, кызыл, алтынсу төсләрне күрәсең. Каен агачлары үзләренә
бер төрле матур. Ап-ак каеннар сап-сары шәл ябынганнар. Ара-тирә матур, куе
яшел төсләре белән җәйне хәтерләтеп, озын нарат  агачлары күренә. Урманда да
көзге уңыш бик күп була. Гөмбә, чикләвек, балан, алма, миләшләрне кышка җитәрлек  
итеп җыярга була.

       Көз көне җәйге
яллар тәмамланса да, мин көзне яратам. Чөнки көз җиткәч, без җәй буена
күрмәгән   сыйныфташлар белән   очрашабыз. Озак күрешми торгач, инде сагынырга
да өлгергән дуслар белән төрле хәлләр турында сөйләшәбез, серләшәбез.

       Шулай ук мин
көз көне һавада кыр казларының, торналарның җылы якка  очып киткәннәрен
күзәтергә яратам. Шундый матур, тигез итеп тезелеп очалар алар, әйтерсең, бер-берсенә
җеп белән бәйләп куйганнар.

       Табигаттә
бар да бик  тиз үзгәрүчән шул. Күп тә үтмәс, бераз вакыт үткәч, агачлардан 
яфраклар коелып бетәр, иген басулары буш  булып калыр, бертуктаусыз яңгырлар
ява башлар. Кояш сирәк  кенә безгә  якты нурлларын бүләк итәр. Беренче кар да
явып үтәр. Елга-күлләр ялтырап торган, матур боз белән капланыр. Җир үзенең
ап-ак, йомшак юрганын ябынып, татлы йокыга китәр.

  • Таблица консерваторы и либералы
    в квадрате со стороною 1 см взяли 51 точку.Доказать что хотя б три из этих точек можно накрыть квадратом со стороною 0,2 см(1 деленная на 5).доказать как?
    какие части велосипеда при прямолинейном движении описывают прямолинейные траектории ,относительно дороги,а какие-криволинейные?
    Имеется соль массой 200г.Рассчитайте массу воды,которую надо взять,чтобы получить раствор с массовой долей соли 12,5%
    с решением!!
    нужен перевод на русский, помогите, пожалуйста
    Scientists
    in Oxford, southern England, have developed a new vac­cine which, in tests on
    mice, has given total protection against malaria. Although human trials have
    yet to take place, this result is still causing excitement because it is the
    best to be obtained with any vaccine at this stage of the research involved.
    Meanwhile,
    a separate research team at Imperial College, London, has made a discovery
    that, they believe, may lead to a completely new way of preventing the spread
    of malaria – by preventing the parasite from undergoing sexual reproduction in
    malarial mosquitoes. The pop­ulations of more than 90 countries are at risk
    from malaria. The disease kills between 1 and 2 million people every year,
    mostly in sub-Saharan African countries. Many believe malaria to be the world’s
    single most serious health problem. In recent times, health administrators have
    strong­ly criticised the relative lack of resources devoted to malaria compared
    to other diseases that affect fewer people. But now there is good news on the
    research front. First from a research team at the Oxford Institute for
    Molecular Medicine, led by Professor Adrian Hill, working to develop a vaccine
    to protect against malaria.
    небольшая часть молекулы днк состоит из следующей цепи: ЦАА-АЦА-ААА, достройте вторую цепь.
    сочинение рассуждение ” О чём я мечтаю
    функции и строение плазматической мембраны, ядра, цитоплазмы,эндоплазматичекой сети, комплекс гольджи, лизосома, митохондрии, пластида, рибосомы, клеточного центра, микротрубочек.
    В двух цистернах было 5000 литров воды. Когда из одной цистерны взяли 1000 литров воды, то в обеих цистернах воды стало поровну. Сколько литров воды было в каждой цистерне сначала?
    объяснить смысл пословиц:”Редко да метко” и “Семь бед – один ответ”

  • Сочинение.    И?ади хик?я.
    Кышкы  урман.
    Карлары,  бураннары  бел?н  салкын  кыш  килде. ?йе, кыш безне?  кир?кне бир?! Колакларны, битл?рне чемет?,  борыннарны  кызарта.  Кояш  та,  аз гына к?ренеп тора  да,  ашыга-ашыга  офыкка  кереп югала.                                                                                             ?  кышын табигать   бик матур була.  Аеруча, кыш  к?не  урман  бик матур ??м якты.  Куаклар ап-ак  б?рек киял?р.  Нарат – чыршылар яшел к?лм?кл?ре ?стенн?н мамык  ш?л ябыналар.  Алар, ?йтерсе?  л?, мо?суланып, тир?н  уйга  чумганнар.
    Урман ху?асы  аю, т?мле  т?шл?р к?р?-к?р?,  р?х?тл?неп   йоклый. Куянкайлар  соры  туннарын  акка  алыштырганнар.  Урман  тавыгы  да  кышны?  р?х?тен  бел?: ?йб?тл?п  б?ре,  мил?ш,  кипк?н  ?ил?кл?р  ашый  да,  карга чумып  йоклый.  ?стенн?н  ча?гы  бел?н  ?теп  китс??  д?  уянмас.  Чукырлар  салкыннан  бер  д? курыкмыйлар.  Алар  кыш  к?не  д?  бала  чыгаралар.  Сир?к  кен?  ата  чукыр  ояга  очып  кил?  д?,  ана  чукырны  алыштыра. ?зе  байтак   кына  утырып,  н?ни  йомыркаларга  т?н  ?ылысын  бир?.  Бу  вакытта анасы  куак,  агачлар тир?сенд?  чыр-пыр  очып  й?ри,  тамагын  туйдыра.  Бу салкында  утырып,  чеби  чыгарып  кара!  Чукырлар  гына  шулай  итеп  кыш к?не  бала  чыгаралар.  Бигр?к  га??еп  бу  табигать!
    Урмандагы  сихри  тынлыкны  тукран  боза. Ул  агачлардагы  кортларны ашый.  Мен?  бер  ботактан  к?ртлек  очып  т?ште.  Шунда ук  аны?  артыннан  к?лт?  койрыклы  т?лке  й?герде. Бер  м?лд?  к?ртт?  алар  арасында   к?р?ш  башланды: кайсы  ?и??р?  Тир? – якка  кар  тузаны  очты, пырылдап,  к?ртлек  т?лке  агайдан   котылырга  азапланды,  л?кин  ?ир?нк?й  к?чле  иде.  Т?лке  аны  муеныннан  тотып  алган  да,  тыпырчынуына   карамыйча,  тир?н  кардан  с?йр?п  алып китте. Ул  урында  кошны?  йоннары , т?лке  эзл?ре  ген?  калды. ?йе,  кышын  да урманда  тормыш  д?вам ит?…
    Мен?  кин?т ?ил  чыкты. ??я?ле  буран  башланды. Моны к?реп,  агачлар  башларын  селкеп  куйдылар. Тынлыкны?  бет?е   кош –кортларга  да ошамады. Кошлар   я  т?б?н?йдел?р,  я  к?кк?  к?т?релдел?р. Буран  к?ч?йг?ч,  алар  д?  ояларына  ашыктылар.
    Мин,  кардагы  урман  картасын  укый – укый,  ча?гыда  с?ях?темне  д?вам иттем. Шулай  да,  бик матур  ??м  серле  ул  кышкы  урман!  Табигатьне?  г?з?ллеген  к?р?  ??м  тоя  белерг?  кир?к.

  • К?з­ге ур­ман­ны? ма­тур­лы­гын­нан к?­?ел­г? р?­х?т… Ур­ман­ны би­з?п, алан­нар­да ба­лан, ми­л?ш ку­ак­ла­ры бал­кып уты­ра. К?ч­м? кош­лар очып кит­к?н, ур­ман мо?­су­ла­нып кал­ган, тын­лык­ка чум­ган… Я?­гыр­лар­дан со? ?сеп чык­кан т?р­ле-т?р­ле г?м­б?­л?р, ми­не к?р­м?­с?­л?р ярар иде, ди­г?н­д?й, яф­рак ас­ты­на кач­кан­нар. Я?а гы­на явып ?т­к?н я?­гыр­дан со? там­чы­лар б?­тен ?ир­г? саф­лык ?с­т?п, са­ран гы­на як­тырт­кан ко­яш ну­рын­да ?е­мел­ди­л?р… Агач­лар да, т?р­ле­д?н-т?р­ле к?л­м?к­л?­рен ки­г?н­н?р д?, б?й­р?м­г? ?зер­л?н­г?н ши­кел­ле, те­зе­ле­шеп то­ра­лар. Ара­да и? ма­ту­ры – ак, т?з к??­с?­ле сап-са­ры яф­рак­лы ка­ен кы­зы. Аны? ян?­ш?­сен­д? – ка­ра­су кыз­гылт яф­рак­лы го­рур им?н еге­те. Ту­лы­шып пеш­к?н кып -кы­зыл т?л­г?ш­ле ми­л?ш, ба­лан ку­ак­ла­ры ку­нак кыз­ла­рын х?­тер­л?­т?­л?р… Ямь-яшел на­рат­лар­га, чыр­шы­лар­га гы­на к?з ка­гыл­ма­ган. Алар бер­ни бул­ма­ган­дай, та­гын да куп­шы­ла­нып, гамь­сез ге­н? уты­ра­лар… Р?­х?т т? ин­де к?з­ге ур­ман­да…

  • Мария
    Табигать ??рвакыт ?зг?решт?. Шуларны? и? зурысы ? ел фасыллары алмашыну. К?з?тк?негез бармы ик?н? Шулар арасында к?з ? и? матуры. Бу айларда урманнар бик матур. Нинди ген? т?сл?р юк анда? ! К?з билгел?ре август ахырында ук сизел? башлый инде. Кайбер ч?ч?кл?рне? ??й уртасындагы матурлыгы югала, алар инде кил?се ел ?чен орлык бир?. Агачлар яфракларын коя, ?ир ?стен? сары юрган т?ш?л?. ??йге киемн?рен беренчел?рд?н булып каеннар сала. Им?нн?рд? яфраклар озаграк саклана. ? мен? чиял?р кар ныклап ятар алдыннан гына яфрак коеп бетер?л?р. Кырларда комбайннар г?релтесе ишетел?. Арыш, бодай ?ирл?ре бушап кала. Ул кырларны кара каргалар яулап ала. Аларны? ерак юлга кит?р ?чен х?л ?ыясы, тукланасы бар. Алар шунда коелып калган б?ртекл?рне р?х?тл?неп ч?плил?р, аннары, канатларын ныгытыр ?чен, т?ркем-т?ркем булып очып алалар. Башка кошлар да ??й аендагыча сайрамый. Алар ашыгыч ыгы-зыгыда. ? сентябрь аенда кырлар ??м бакчаларда б?р??ге алалар. Машиналар тыз да быз чабып тора: б?р??ге ташыйлар. З?п-з??г?р к?кт? ?епк? тезелеп кыр ?рд?кл?ре, торналар, саубуллашып, ерак юлга кузгала. Иелеп б?р??ге ч?пл?г?н ?ире?н?н тураеп, аларга кул болгыйсы?: “Х?ерле юл сезг?! Ис?н-сау ?йл?неп кайтыгыз”. Аларны ерак юллар к?т?, туган ?ир бел?н вакытлыча аерылышу сагышы бил?п ала. Аларны? бер ?епк? тезелг?н кебек очулары кешел?рд? мо?сулык уята. Мине и? дулкындырганы ? к?зне? мен? шул чоры. Мо?су да, шул ук вакытта шатлыклы да ул к?з башы. ??й т?мамлану мо?сулык тудырса, мул у?ыш шатлык китер?.Ак к?зТабигатьт? ?зг?решл?р бер?злексез булып тора. Мен? беренче кар да яуды. Ул бик матур иде. Кар агачларга ак тун кидерде. Кар ?ле ирт?р?к яуган. Агачларда нинди ген? т?с юк: яшел, сары, кызыл, к?р?н ??м ак. Алар ак кар арасыннан тагын да матур к?рен?л?р. ?ир ?сте ап-ак. ?лл? инде кыш та ?иттеме? Юк, бу ? ак к?з. Карлы к?з. Бу кардан ?ле ча?гыда да шуып булмый. ?мма кар йомарлап атышып уйнап була. Бик тел?с??, кар бабай да ясап була. Чын кышка ераграк ?ле. Борынгылар чын кышны, беренче кар яугач 40 к?нн?н со? гына кил?, дил?р. Килсен ген?, к?т?рбез. Ноябрьд? урманда да бик матур. Агачлар кышкы йокыга ?зерл?н?. Аларны? ботакларына кар ш?лл?ре ябылган. Урман ??нлекл?ре д? кышка ?зл?ренч? ?айлашалар, туннарын алмаштыралар, азык эзли башлыйлар. Урман эченд?ге сазлыкларга, чишм?л?рг? сукмаклар сузыла, кайбер ??нлекл?р анда су эч?рг? т?ш?л?р. Ул сукмаклар т?рле яктан килеп бер ноктада кисеш?л?р. Андагы симметрия га??пл?ндер? мине. Табигать мог?изалар тудырырга с?л?тле. Яратам мин елны? шушы фасылын.
    Источник: http://www.insha.ru/text/410

  • Дмитрий

    Дмитрий

    Табигать һәрвакыт үзгәрештә. Шуларның иң зурысы − ел фасыллары алмашыну. Күзәткәнегез бармы икән? Шулар арасында көз − иң матуры. Бу айларда урманнар бик матур. Нинди генә төсләр юк анда? ! Көз билгеләре август ахырында ук сизелә башлый инде. Кайбер чәчәкләрнең җәй уртасындагы матурлыгы югала, алар инде киләсе ел өчен орлык бирә. Агачлар яфракларын коя, җир өстенә сары юрган түшәлә. Җәйге киемнәрен беренчеләрдән булып каеннар сала. Имәннәрдә яфраклар озаграк саклана. Ә менә чияләр кар ныклап ятар алдыннан гына яфрак коеп бетерәләр. Кырларда комбайннар гөрелтесе ишетелә. Арыш, бодай җирләре бушап кала. Ул кырларны кара каргалар яулап ала. Аларның ерак юлга китәр өчен хәл җыясы, тукланасы бар. Алар шунда коелып калган бөртекләрне рәхәтләнеп чүплиләр, аннары, канатларын ныгытыр өчен, төркем-төркем булып очып алалар. Башка кошлар да җәй аендагыча сайрамый. Алар ашыгыч ыгы-зыгыда. Ә сентябрь аенда кырлар һәм бакчаларда бәрәңге алалар. Машиналар тыз да быз чабып тора: бәрәңге ташыйлар. Зәп-зәңгәр күктә җепкә тезелеп кыр үрдәкләре, торналар, саубуллашып, ерак юлга кузгала. Иелеп бәрәңге чүпләгән җиреңнән тураеп, аларга кул болгыйсың: «Хәерле юл сезгә! Исән-сау әйләнеп кайтыгыз». Аларны ерак юллар көтә, туган җир белән вакытлыча аерылышу сагышы биләп ала. Аларның бер җепкә тезелгән кебек очулары кешеләрдә моңсулык уята. Мине иң дулкындырганы − көзнең менә шул чоры. Моңсу да, шул ук вакытта шатлыклы да ул көз башы. Җәй тәмамлану моңсулык тудырса, мул уңыш шатлык китерә.Ак көзТабигатьтә үзгәрешләр берөзлексез булып тора. Менә беренче кар да яуды. Ул бик матур иде. Кар агачларга ак тун кидерде. Кар әле иртәрәк яуган. Агачларда нинди генә төс юк: яшел, сары, кызыл, көрән һәм ак. Алар ак кар арасыннан тагын да матур күренәләр. Җир өсте ап-ак. Әллә инде кыш та җиттеме? Юк, бу − ак көз. Карлы көз. Бу кардан әле чаңгыда да шуып булмый. Әмма кар йомарлап атышып уйнап була. Бик теләсәң, кар бабай да ясап була. Чын кышка ераграк әле. Борынгылар чын кышны, беренче кар яугач 40 көннән соң гына килә, диләр. Килсен генә, көтәрбез. Ноябрьдә урманда да бик матур. Агачлар кышкы йокыга әзерләнә. Аларның ботакларына кар шәлләре ябылган. Урман җәнлекләре дә кышка үзләренчә җайлашалар, туннарын алмаштыралар, азык эзли башлыйлар. Урман эчендәге сазлыкларга, чишмәләргә сукмаклар сузыла, кайбер җәнлекләр анда су эчәргә төшәләр. Ул сукмаклар төрле яктан килеп бер ноктада кисешәләр. Андагы симметрия гаҗәпләндерә мине. Табигать могҗизалар тудырырга сәләтле. Яратам мин елның шушы фасылын.
    Источник: http://www.insha.ru/text/410

  • Коечто или кое что как пишется
  • Коескем как пишется слитно или раздельно
  • Кое что как пишется слитно или через дефис
  • Кое что как пишется слитно или раздельно
  • Кое что как пишется правильно и почему