Кознен бер коне сочинение

       Табигать һәрвакыт үзгәреп тора. Ел фасыллары алмашынган саен табигать тә яңа киемнәрен кия. Менә хәзерге вакытта да, узенең алтын яфраклары белән, көз килеп җитте. Бу ел фасылы, башкаларыннан аеруча матур, урманнар, болыннар үзләренә генә хас бер төскә керәләр. Каеннар иң беренче булып яфракларын коя башлыйлар, ә инде аннан соң калган агачлар да, киемнәрен алыштыралар.

      Кырларда комбайннар гөрелтесе ишетелә. Арыш,бодай җирләре бушап кала. Комбайнчылар басуларда көннәр буена,ялны белмичә эшлиләр.Чөнки бер эш көне ел буена туендырачак. Тиздән кырларны кара каргалар яулап ала. Аларның ерак юлга китәр өчен хәл җыясы, тукланасы бар. Алар шунда коелып калган бөртекләрне рәхәтләнеп чүплиләр, аннары, канатларын ныгытыр өчен, төркем-төркем булып очып алалар. Башка кошларда җәй аендагыча сайрамый. Алар ашыгыч ыгы-зыгыда. Тиздән алар да җылы якларга китеп, кыш беткәнен көтәчәкләр. Зәп-зәңгәр күктә җепкә тезелеп кыр үрдәкләре, торналар саубуллашып, ерак юлга кузгала.

     Бакчаларда да күптәннән инде эшләр башланды, һәммәсе дә ,салкын көннәр башланганчы тырышып-тырмашып уңышларын җыялар. Бәрәңгеләрне, суганнарны ,кишерләрне алып бетергәннән соң, бакчаларга тракторлар кереп, бөтен җирләрне сөреп чыгалар.  Бу әле авылларда эшләр беткәнне аңлатмый, чөнки бер эш көне ел буена тукландырырга сәләтле.

      Көз, аеруча моңсу ел фасылы. Күбесенчә , ул моңсулыкны, табигатькә  төсләр өсти. Кызыл, алтынсу – бу төсләр көзнең аеруча бер үзенчәлеге булып торалар. Урманнарда агачлар, болыннарда үләннәр үзләренә хас булган бер төс алалар. Тиздән салкын көннәр башланып,  яңгырлар яварга тотыначак.  Ә инде аннан соң, урманнарда,  каенлыкларда гөмбәләр баш калкытачаклар, кешеләргә тагын бер эш өстәләчәк кенә.

      Көз турында бик күп шигырьләр, җырлар язылган.  Бу ел фасылы шагыйрьләргә илһам өстәп тора. Минем фикеремчә, көз көне, барлык нәрсә дә: кешеләр дә, тереклек тә, кошлар да җанланалар. Кешеләр бакчаларда эшләсәләр, тереклек-җәнлекләр кышка әзерләнәләр, үзләренә азыклар табып, аларны яшереп куялар. Әле көз килгәннән соң да, салкын  көннәр булмаячак, чөнки тиздән әбиләр чуагы башлана. Менә шул вакытта инде кешеләр җылы көннәр белән рәхәтләнеп кала алачаклар.

      Ә болай, көз бик матур ел фасылы, әле кайчан без шундый матурлык  күрә алыр идек? Дөнья шундый төсләргә күмелгән чакта,елмаймыйча булмый. Алтынсу төсләр һәрвакыт күңелләрне генә күтәреп тора.

logo

  • мини сочинение на татарском про осень

    • Предмет:

      Другие предметы

    • Автор:

      lorenzowilliams809

    • Создано:

      3 года назад

    Ответы

    Знаешь ответ? Добавь его сюда!

  • himiya
    Химия

    1 минута назад

    Чем отличается белый и черный фосфор

  • algebra
    Алгебра

    1 минута назад

    Решите уравнение (алгебра)

  • informatika
    Информатика

    5 минут назад

    Информатика паскаль помогите пж

  • informatika
    Информатика

    6 минут назад

    ПОМОГИТЕ С ИНФОРМАТИКОЙ ПОЖАЛУЙСТА СРОЧНО

  • matematika
    Математика

    6 минут назад

    Вышел дымить на свежем воздухе и заодно придумал для вас уравнение

Информация

Посетители, находящиеся в группе Гости, не могут оставлять комментарии к данной публикации.

Вы не можете общаться в чате, вы забанены.

Чтобы общаться в чате подтвердите вашу почту
Отправить письмо повторно

Вопросы без ответа

  • matematika
    Математика

    1 час назад

    Из 90 цветов, посаженных в цветнике, принялись 72. На сколько процентов меньше не принявшихся цветов, чем принявшихся?

  • russkii-yazyk
    Русский язык

    2 часа назад

Топ пользователей

  • avatar

    Fedoseewa27

    20519

  • avatar

    Sofka

    7417

  • avatar

    vov4ik329

    5115

  • avatar

    DobriyChelovek

    4631

  • avatar

    olpopovich

    3446

  • avatar

    dobriykaban

    2374

  • avatar

    zlatikaziatik

    2275

  • avatar

    Udachnick

    1867

  • avatar

    Zowe

    1683

  • avatar

    NikitaAVGN

    1210

Войти через Google

или

Запомнить меня

Забыли пароль?

У меня нет аккаунта, я хочу Зарегистрироваться

Выберите язык и регион

Русский

Россия

English

United States

zoom

How much to ban the user?

1 hour
1 day

Төрлесе

Көзнең сихри бизәкләре

Табигатьтә алтын көз. Инде августтан бирле ук көз үзен сиздерә башлаган иде.Көз гаҗәеп матур,үзенчәлекле фасыл. Көз-минем яраткан фасылым димәс идем.Әмма үзенең матурлыгы белән таң калдыра.

Көзнең сихри бизәкләре

Көзен урманга бер барып кайтуың ни тора. Агачларның матурлыгы, төсләргә байлылыгы күз явын алырлык. Әллә нинди төстәгеләре генә юк: кызылы да, сарысы да, яшеле дә – барысы. Әйтерсең лә рәссам үз рәсеменә ялгыш кына буяу тамызган.

Урманга керсәң, әкияттәге кебек матурлык. Агачлар да күз ала алмаслык. Зифа, нечкәбилле каеннар, нәзек усак купшы алтынсу шәлләрен ябынганнар, ә миләш, кып – кызыл булып, кызыктырып тора. Өрәңге үзенә бертөрле матур агач. Көзен өрәңгене яратам мин. Үзе генә дә ничә төсле. Агач яфракларыннан көзге букет ясап кую – көзге символ булып тора. Көзге кипкән яфраклар да хуш исле матур була.

Инде яфраклар җир өстенә, төсен югалткан чирәмгә акрын гына төшәләр. Җил исеп киткәч, төрле төстәге яфрак яңгыры башлана. Көзнең сихри бер мизгеле…

Көз – уңыш җыю чоры. Бакчалар тиздән буш калыр, бар кеше дә кышка тырышып әзерләнә. Кырлар зур – зур бушлык җире булып калды. Уңышлар җыелып бетте. Җәнлекләрнең дә хәзер кышка әзерлек чоры. Алар да эштә. Бу якларда калучы кошлар җылы итеп оя коралар. Тиздән аларның иң авыр чорлары – кыш җитә. Азык табуы авырлаша. Кайбер кошлар көч җыялар, аларның туган якларыннан әллә нинди чит, ерак җирләргә китәселәре бар.

Көз үзенең елак булуына карамастан, үзенчәлекле, юмарт чак. Рәсемнәрдә дә көз бик популяр.

Көз бүләкләргә бай. Күп кенә җиләк – җимеш көзен җитешә. Гөмбә җыю башлана. И кызык та инде! Гөмбә күргән саен, әниеңнән: “ Әни, бу ашарга яраклымы?”-дип сорыйсың да җыясың.Гөмбәләр дә, әкияттәге төсле, юл күк тезелгәннәр. Әйтерсең, гөмбәчеләргә юл күрсәтәләр. Үзенә бер төрле кызык.

Көзен фотоаппаратны кулымнан төшермим. Көзнең матурлыгын истә калдырасы килә.Әмма көз кыска шул.Көзнең бераз тагын да матур-матур пейзажлары белән сокланасы, көзге букетлар җыеп, табигатькә сокланып йөрисе килә.

Шакирова Илсинә,

Пыжмара мәктәбенең

9 класс укучысы.

Фото: баш мөхәррир

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги:

көз

Табигать һәрвакыт үзгәрештә. Шуларның иң зурысы − ел фасыллары алмашыну. Күзәткәнегез бармы икән? Шулар арасында көз − иң матуры. Бу айларда урманнар бик матур. Нинди генә төсләр юк анда? ! Көз билгеләре август ахырында ук сизелә башлый инде. Кайбер чәчәкләрнең җәй уртасындагы матурлыгы югала, алар инде киләсе ел өчен орлык бирә. Агачлар яфракларын коя, җир өстенә сары юрган түшәлә. Җәйге киемнәрен беренчеләрдән булып каеннар сала. Имәннәрдә яфраклар озаграк саклана. Ә менә чияләр кар ныклап ятар алдыннан гына яфрак коеп бетерәләр. Кырларда комбайннар гөрелтесе ишетелә. Арыш, бодай җирләре бушап кала. Ул кырларны кара каргалар яулап ала. Аларның ерак юлга китәр өчен хәл җыясы, тукланасы бар. Алар шунда коелып калган бөртекләрне рәхәтләнеп чүплиләр, аннары, канатларын ныгытыр өчен, төркем-төркем булып очып алалар. Башка кошлар да җәй аендагыча сайрамый. Алар ашыгыч ыгы-зыгыда. Ә сентябрь аенда кырлар һәм бакчаларда бәрәңге алалар. Машиналар тыз да быз чабып тора: бәрәңге ташыйлар. Зәп-зәңгәр күктә җепкә тезелеп кыр үрдәкләре, торналар, саубуллашып, ерак юлга кузгала. Иелеп бәрәңге чүпләгән җиреңнән тураеп, аларга кул болгыйсың: «Хәерле юл сезгә! Исән-сау әйләнеп кайтыгыз». Аларны ерак юллар көтә, туган җир белән вакытлыча аерылышу сагышы биләп ала. Аларның бер җепкә тезелгән кебек очулары кешеләрдә моңсулык уята. Мине иң дулкындырганы − көзнең менә шул чоры. Моңсу да, шул ук вакытта шатлыклы да ул көз башы. Җәй тәмамлану моңсулык тудырса, мул уңыш шатлык китерә.Ак көзТабигатьтә үзгәрешләр берөзлексез булып тора. Менә беренче кар да яуды. Ул бик матур иде. Кар агачларга ак тун кидерде. Кар әле иртәрәк яуган. Агачларда нинди генә төс юк: яшел, сары, кызыл, көрән һәм ак. Алар ак кар арасыннан тагын да матур күренәләр. Җир өсте ап-ак. Әллә инде кыш та җиттеме? Юк, бу − ак көз. Карлы көз. Бу кардан әле чаңгыда да шуып булмый. Әмма кар йомарлап атышып уйнап була. Бик теләсәң, кар бабай да ясап була. Чын кышка ераграк әле. Борынгылар чын кышны, беренче кар яугач 40 көннән соң гына килә, диләр. Килсен генә, көтәрбез. Ноябрьдә урманда да бик матур. Агачлар кышкы йокыга әзерләнә. Аларның ботакларына кар шәлләре ябылган. Урман җәнлекләре дә кышка үзләренчә җайлашалар, туннарын алмаштыралар, азык эзли башлыйлар. Урман эчендәге сазлыкларга, чишмәләргә сукмаклар сузыла, кайбер җәнлекләр анда су эчәргә төшәләр. Ул сукмаклар төрле яктан килеп бер ноктада кисешәләр. Андагы симметрия гаҗәпләндерә мине. Табигать могҗизалар тудырырга сәләтле. Яратам мин елның шушы фасылын. Беренче кар йокыга китәр-китмәс кенә ятканда, әниемнең ягымлы тавышы ишетелде. Ул: «Балам, беренче кар ява, торып карыйсынмы? » − диде. Мин сикереп тордым да тәрәзәгә капландым. Чынлап та, беренче кар ява иде. Әле генә сап-сары яфраклар белән түшәлгән җир өстенә энҗе чәчәгедәй ап-ак кар бөртекләре куна. Көз белән кыш очрашканнар. Кем кемне җиңәр? Кар бөртекләре ниндидер акыл ирешмәслек көй астында бииләр, ул көйне алар үзләре генә ишетә сыман. Мин дә шулай җир өстендә тирбәлеп очып йөрер идем. Бу зур кар бөртекләреннән башка нәрсә күрмәм микән дип, мин борыным белән пыялага терәлдем. Берни күренми. Караңгылык. Мин тәрәзә янында уйланып басып тордым: анда − төпсез караңгылык эчендә берәм-сәрәм әле сүнмәгән тәрәзәләр шәйләнә. Ул тәрәзә артында яшәүче кешеләрне күз алдына китердем. Бу кышкы кичтә алар нишли икән? Нәрсәләр эшлиләр, нәрсәләр турында уйлыйлар икән? Шул вакытта әнием ут яндырды һәм мин тәрәзә яныннан киттем. Минем гаиләм үз янымда, шуңа күрә башка кешеләр турыңда миңа нигә уйланырга? Хәзер минем бөтен дөньям — минем әтием, әнием, сеңлем һәм аягыма сырпаланып торган песием. Яңа яуган ак кар бөтен кешегә дә, минем гаиләмә дә, ул йортлардагы һәр гаиләгә дә ак бәхетләр, күп шатлыклар алып килсен иде!

  • Колдунья из тевиса английская сказка
  • Козлятушки ребятушки сказка читать
  • Козлятушки ребятушки сказка слушать
  • Колдунья в сказке пушкина
  • Козлятушки ребятушки сказка аудио