1
Яшь бала елый иде…
Тышта җил, буран дөньяның астын өскә китерерлек булып кузгалган, лапас һәм морҗаларда җил әллә нинди моңлы җырлар җырлана иде…
Ярты төн узган, эшле, эшсез йоклый, әмма бала һаман елый иде. Биш‑ун минутка туктап тора, тагын башлый… Бишеге янында юатыр өчен газапланган анасы бигрәк тә, ирем һәм кунак тынычлап йоклый алмый торганнардыр, дип борчыла иде.
Әлбәттә, кунак йокламый иде. Инде авылның төрле ягында әтәч тавышлары ишетелә, мөэзин, манарадан азан кычкырып, мөселманнарны йокыларыннан уята… Шул чагында гына бала йоклады…
Хөсәен кунагы белән иртәнге чәй янына утырган иде.
– Буран азрак басылган, ахры… – диде кунак.
Хөсәен аның сүзләрен шаяртуга юрап, сүзнең киресен аңлата торган тавыш белән:
– Әйе… басылган! – диде.
Һаваның начарлыгы чиктән тыш иде. Тыкрык һәм читән буйларында кар эскертләре, тау‑тау өелеп, өй һәм сарайлар белән тигезләнә, унбиш-егерме саженьнан читтә бернәрсә күренми, туктаусыз буран улый иде.
Алар бик тәкәллефсез кылана, чөнки ике ел солдатта бергә булганнар иде. Хөсәен үткән ел ук кайткан иде. Иптәшенең хәзерге кунаклыгы – солдаттан кайтышы иде.
Хөсәен бүген иптәшендә кызык кына бер алышыну күрә, каш астыннан гына карый һәм гаҗәпләнә иде. Чөнки иптәшенең хәрәкәт һәм кыланышында әллә нинди бер аптырау күрә иде.
Һәрнәрсәгә мыскыл күзе белән карый, бер сүзгә дә ышанмый, кеше сөйләгәнне тыңламый, үзе сөйләсә, кешедән көлә торган салкын һәм җан җылысыз бу кешенең аптырау һәм оялуы чыннан кызык иде.
Хөсәен чыдамады:
– Мостафа, син әллә нинди бүген?.. – диде.
– Иптәш, ат әзерләп куй. Миңа тизрәк китәргә кирәк.
– Китәргә? Мондый һавада? «Тизрәге» дә бар тагын!
– Әйе, мөмкин кадәр тиз.
– Мондый буранда, иптәш… Барыбер илтүче табып булмас… Бүген кунарсың! Иртәгә…
– Табылмаса, җәяү китәм!
Бу җавап бик катгый иде. Ике иптәш бераз эндәшми торды. Хөсәен әллә ни әйтмәкче иде, Мостафа тагын:
– Әйе, китәм, – диде.
2
Хөсәеннең хатыны Гайшә өстәл җыештырып маташа, Мостафа идән буенда йөри иде. Хөсәен чыгып китте.
Тышта буранның сызгыруы белән стенадагы сәгать тыкылдавыннан башка өй эчендәге тынлыкны бернәрсә дә бозмый, тик бишектә йоклаган баланың ара‑тирә көрсенеп ыңгырашуы гына ишетелгәли иде.
– Көн бик начар, – диде Гайшә. – Соравыбызны кабул итмисең инде… Бик туйдың, ахры; балабыз елаграк шул…
– Сез аналар… Һәммәгез дә шулаймы?
– Ничек?
– Бала өчен газапланасыз…
– Һәммәбез булмыймы соң? Йөрәктән төшкән булгач, бар дөнья шул бала инде…
– Әмма бала усал! – диде Мостафа һәм, бизгәкле кеше кебек, ашыга-ашыга киенә башлады.
Ике тәрәзә арасындагы көзге турысына килде; башлыгының очларын алдан әйләндереп, артка бәйләп маташты. Аның картузы кызыл тирәле булып, шинель погоннарына сары буяу белән Германия императорының вензеле төшерелгән иде.
Ул тагын: – Бала усал… – диде.
Ул Гайшәгә нәрсәдер сөйләргә теләгән иде, ишектән Хөсәен керде һәм: – Иптәш, ат әзер! – диде.
3
– Юлны яхшы беләсеңдер бит? – диде Мостафа.
– Белергә беләм дә бит…
Мостафаны авылына илтүче кеше алтмыш яшьлек бабай иде. Алай да җавапны кистереп әйтә алмады: чөнки кырда юлны югалтмый бару шактый читен иде.
Бабай, тынычсызланып, як‑якка карана. Читләрендә бернәрсә дә күренми, тик кар диңгезе генә кайный. Ара‑тирә күренгән сызыклар, чана эзләре – менә бабайның бар ышанычы һәм өмете иде…
– Менә шул коега бездән дүрт чакрым, – диде бабай, – егерме чакрымлап әле артыгы белән барырга…
– Әле дә ерак… – диде Мостафа.
Бераз эндәшми баргач:
– Хода сакласын! Адашмыйк кына, – диде карт. – Хода сакласын… Кайтмыйкмы, дим? Буран артык тилерә бит…
– Барыйк әкертен генә. Анам карчыкны бик күрәсем килә, барыйк. Әйдә, әкренләп…
Бу соңгы сүзләр гүя әллә нинди аһәң белән сөйләнде. Карт моңар сихерләнгән кебек бирелде… Каршысында җәһәннәм яисә кайнап котырып торган диңгез булса да кечерәк иде.
Алар сөйләшми бара.
Мостафа чикмәнгә чорналган, уйлый: ул – кечкенә бала… Төш күрә: әллә нинди канатлы һәм бик матур балалар белән уйный. Алар аны тарткалый… этә… уяна – анасы аны үбеп-үбеп елый:
– Күзем нурым! Атаң мине сөрә… Каласың, бәгырем! – ди.
Атасы читтәрәк көтеп тора:
– Күрештең, – кулы белән күрсәтеп, – юлыңны кара! – ди.
Ул вакытта Мостафа алты гына яшьтә булса да, шулвакыт күргәннәрен бик ваклап хәтерли иде.
Мәсәлән, ул вакытта, йокысыннан уянган чакта, битенә тамган күз яшьләренең кайнарлыгын һәм шул кайнар күз яшьләрен анасының чыланып беткән яулык белән сөртеп маташуын, хәтта яулыкның төсе зәңгәр булып, читләре ак икәнлеген хәзер дә ачык хәтерли. Узган төннән бирле гүя шул кайнар тамчылар тагын аның битенә тама һәм пешерә… Анасы, куркынган һәм аптыраган хәлдә, чыланган яулыгы белән аларны сөртә…
– Анаң безне сөймәде, икенче иргә китте…
Менә ул вакытларда – анасы белән кечкенә кардәше Фатыйманы юксынганда – атасының аңар әйтә торган шул сүзләре аның күңелендә анасына ниндидер салкынлык һәм нәфрәт хисләре уяндырганлыгын һәм, ниһаять, анасыннан бөтенләй бизгәнлеген уйлап, ул хәзер газап чигә иде.
Ул анасыннан бизгәнмени инде? Әйе, ул үзен тудырган һәм бишеге янында басып, караңгы, тын һәм күңелсез төннәрне «балам» дип йокысыз уздырган анасыннан бизгән иде!
Ул яшьрәк вакытында:
– Син минем анам түгел! – ди иде. Хәтта бервакыт йөзенә көл бәргән иде. Аны котырттылар: – Мокай килгән! Битенә көл бәр!. – Әйдә!..
Болар һәммәсе – яшь вакытында, әмма зур булгач? Менә хәзер аның беренче мәртәбә бармагын тешләп аптыраганы да – үзенең анасына каршы атасы барында күрсәткән тәрбиясезлекләреннән тыш, атасы үлгәч тә, анасыннан гафу сорамавы, һаман аңар илтифатсызлыгы һәм салкын мөгамәләсе өчен иде…
Төш вакыты узган, буран һаман дулый… Карт бик дикъкатьле һәм җанлы күренә иде.
– Ярты юлны килгәнбездер? – диде Мостафа.
– Артык булыр… Ястү вакытларында җитәрбез, – диде карт һәм янә өстәде: – Хәзер анаң бик сөенеп көтә булыр… Сагынгандыр… Дүрт ел бит!
– Егерме ел… Ләкин бүген кайтасымны белми ул…
Карт бераз уйга калды.
– Аналар белә… Алар сизә… – диде.
Мостафа эндәшмәде. Ахшам вакыты. Әкрен генә караңгы төшә иде.
Мостафаның хыяллары күзенә күренгән кебек була. Гүя сөйли дә иделәр.
Ул чикмәнгә бөркәнгән, анасы, аның күзенә карап, әкрен генә сөйли:
– Мостафа! Күз нурым, анаң булам… Ник килмисең? Кил, үбим, бәгырем… Ачуланмыйм, битемә көл бәрүеңә дә ачуланмыйм… Кил, үбим дә, бер генә мәртәбә «анам» дип әйт!..
Мостафа анасының аягына ташланырга дип чикмәнне ача… Күз алдында – очсызкырыйсыз караңгылык кына… Бураннан каплана, тагын шул таныш чырай, таныш тавышлар…
Ул Мостафага чана яныннан җәяүләп килгән шикелле күренә… Куәтле һәм кискен җилдән аерылып та, Мостафаның колагы яныннан искән әллә нинди йомшак, шәфкатьле җил агымы, киңәшеп кенә:
– Әйт! Анам дип әйт… Егерме ел инде… Ишетәсеңме?!. – ди иде.
Алда, әллә кайларда, диңгез аркылы күренгән төсле тымызык һәм төмсә ут шәүләләре чагылып тора; Мостафаның колагына, ерактан, кичәнең караңгылыгына кушылып, үзалдына бер моң һәм зар белән көйли торган тавышлар ишетелә башлады… Этләр өрә иде…
4
Ахшам үтте. Буранның котыруына карамыйча, капкадан йөри иделәр… Хатыннар берсе килеп кергәндә, икенчесе бик кайгылы кыяфәттә чыгып бара һәм күңелсез генә берәр сүз катыша иде…
Тәрәзә алдына яткан сары эт, зур һәм кара күзләрен сөзеп, килгәнне каршы ала, киткәнне күзләре белән озата иде. Ул гүя кайгылы иде… Аның сөйгән тәрбиячесе хуҗа хатын бу кич инде үлемнең куркынычлы арасында сугыла иде…
…Аның яме киткән, төсе балавыз кебек саргайган, күзләре төпкә баткан, кул һәм аягы салкын, күкрәге, бер кабарып, бер төшеп, авыр‑авыр сулый. Бичара хатынның хәяттән өлеше бетеп килә иде…
Илле ел тәнен, уен идарә иткән җан үзенең иске тонык тәрәзә кебек күзләреннән кемгәдер актык мәртәбә карап, тынычланып китәсе килә иде. Бичара хатын, кызганыч ана, күзләре белән нидер эзли, нидер юксына, кемнедер күрмичә үләсе килми, торып-торып:
– Килмәдеме?.. – дип сорый иде.
Кызы Фатыйма бертуктамый елый.
Анасының бер тәүлектән бирле кабатлаган шушы «килмәдеме» соравы аның күңелендә әллә нинди тирән һәм иске җәрәхәтләрне яңадан ача иде…
Өч атнадан бирле авырып яткан анасы узган кич беренче мәртәбә төн уртасында:
– Фатыйма! Тор. Тизрәк чыгып кара… Килмәдеме? – дип аны куркыткан иде.
Менә шуннан бирле һаман көтә… Көн уртасында инде сабырсызлык күрсәтә һәм саташа башлады.
Икенде белән ахшам арасында тартышыптартышып елады: гүя кайдадыр аның бер дә тиңсез сөекле баласы бар, имеш, алар гомер буе күрешә алмый, кемнәрдер күрештерми, имеш. Хәзер ул актык сулышында актык бурычын түләргә, анасы белән күздән мәхәббәт яшьләре түгешергә килгән, имеш, ләкин… бичараны кертмиләр, әллә кайларга кайтарып җибәрәләр, имеш…
Ахшам вакытында аның тавышы беткән иде инде. Шулай да һаман әлеге «килмәдеме» дигән сүзләрне күзләре, иреннәре белән аңлатырга тырыша иде…
Бичара ана! Биш‑ун сулыш, һәрберсе газап.
Шәфкатьле ана! Бу кадәр хәсрәт кичерергә тиеш түгел иде. Әй, мәрхәмәтле ана! Соңгы сәгатьләреңдә генә «аны» онытсаң иде…
Ананың инде кул-аяклары сизми, кузгалмый, алар салкын һәм авыр ташлар кебек… Ул диңгез төбенә төшеп бара… Ә диңгез һаман салкыная… Ләкин… аһ, ялгыз гына… «Ул» да янында булса иде…
Чү! Ишек катында кемнәр?
Ишек ачылды. Керделәр… Ике кеше…
Берсе катып калды… Тезләнде… Елаган тавыш белән:
– Анам!.. – дип кычкырып җибәрде дә карчыкның күкрәгенә йөзен куеп елый башлады…
Бу Мостафа иде.
– Килдем… Шәфкатьле анам! Бер генә йөземә кара! Анам, җаным, күзем… Анам! – дип акырып-акырып елый, әмма анасы илтифат итми иде… Ул гүя үпкәләгән иде. Аһ!.. Бер генә карасын!..
Ләкин ул инде карый алмый иде…
Тышта буран һаман дулый иде…
Тема: Шәриф Камалның “Буранда” хикәясенә анализ.
Әсәрдә геройның хисләренә бәя бирү.
( 7 нче сыйныфта А.Яхин дәреслсге буенча үткәрелгән әдәбият дәресе- конспекты)
Максат:
- әдәби алымнарны, әдәби төрләрне кабатлау;
- әсәрнең сюжетын сөйли белергә, хикәяне өлешләргә бүлеп алар арасындагы бәйләнешне табу, анализлау;
- кабатлау, метафора алымнарының мәгънәләрен ачыклау;
- геройның хисләрен ачыклау, аның кичерешләре турында уйларга һәм сөйләргә өйрәнү, хисләргә бәя бирү;
- әсәрнең эчтәлеген, идеясен, темасын табу;
- укучыларда әниләргә карата шәфкатьлелек, миһербанлылык хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау: язучының портреты, әсәрләре, иллюстрация, дәреслек, мәкальләр,
плакат (хис төрләре), магнитофон, әниләргә багышланган әсәрләр
( Дибәҗә Каюмованың “Аналарның кулын үбик” нәсере).
Дәрес барышы:
I. Оештыру моменты.
Исәнләшү, дәреснең темасы, максаты белән таныштыру.
II. Яңа дәрескә әзерлек өлеше.
Кабатлау өчен сораулар бирелә:
Укытучы. Укучылар, сез нинди әдәби алым төрләрен беләсез?
Укучы. Чәчмә төрнең жанрлары: хикәя, повесть, роман һ.б.
Укучы. Тезмә төрнең жанрлары: шигырь, поэма, баллада, бәет;
Укучы. Драма жанрлары: комедия, трагедия, драма, водевиль һ.б.
Укытучы. Өйрәнелгән әсәрләрдә нинди әдәби алымнар белән таныштык?
Укучы. Чагыштыру, каршылык, гипербола, кабатлау, метафора алымнары белән таныштык.
Укытучы. Шәриф Камал кем ул?
Укучы. Ул — язучы һәм драматург, чөнки чәчмә һәм драма әсәрләре язган.
Укытучы. Аның нинди әсәрләрен беләсез?
Укучы. Ш.Камалның “Акчарлаклар”, “Матур туганда”, “Таң атканда” (роман), “Сукбай”, “Сулган гөл”, “Буранда”, “Козгыннар оясында”, “Хаҗи әфәнде өйләнә” һ.б. әсәрләре бар.
Укытучы. Хикәя дип нинди әсәр атала?
Укучы. Кечкенә вакыйгаларны үз эченә алган кечкенә күләмле чәчмә әсәр.
Укытучы. “Хис” сүзен ничек аңлыйсыз? Шуны аңлатып бирегез.
Укучы. Хис ул — тойгы, кичереш дигән сүз. Хис кешенең йөрәгендә туа һәм һәрбер хис күңел түреннән, йөрәктән чыга (плакатта “йөрәк” рәсеме ясалган, аның тирәсендә хисләрнең төрләре язылган, укучы шуңа карап сөйли). Кеше күңелендә бик күп төрле хисләр туарга мөмкин: мәсәлән, үкенү, сагыну, дуслык, ярату, нәфрәт, ачу, борчылу, кайгыру, шатлану, горурлану һ.б.
Укучы. Хис туар өчен нинди дә булса сәбәп булырга тиеш. Хисләр төрле булгач, аның сәбәпләре дә төрле-төрле була.
Укытучы. Димәк, без “Буранда” хикәясендә геройның хисләрен, аның сәбәбен ачыкларбыз.
III. Әсәргә анализ ясау.
а) хикәянең сюжетын 1-2 укучы сөйли. (кыскача)
б) сюжетны төп һәм ярдәмче вакыйгаларга бүләбез
Төп вакыйгалар:
- Мостафаның дустына керүе
- юлга әзерләнү
- буран булуга карамастан, юлга чыгуы, уйлары
- әнисенең үлеме.
Ярдәмче (кечкенә) вакыйгаларны табу:
- бала елау
- көчле буран
- төн үтеп, яктыру.
Укытучы. Төп һәм ярдәмче вакыйгалар үзара нинди алым белән бәйләнгән?
Укучы. Бу вакыйгалар кабатлау алымы белән бәйләнгәннәр, кабатлау алымы әсәрнең иң кирәкле эчтәлеген, мәгънәсен ачарга ярдәм итә.
Укытучы. Кабатланган вакыйгаларны табып кычкырып укыйбыз.
(буран, бала елау урыннарын укучылар табып укыйлар)
Укытучы. Ярдәмче вакыйгалар әсәрдә нинди роль үти? Алар Мостафага ничек тәэсир итә?
Укучы. Ярдәмче вакыйгалар метафора ролен үтиләр. Бала елау — Мостафа әнисен искә төшерә, аны шул төн үзгәртә. Чөнки ул моңарчы гамьсез, кешедән көлә торган, кеше сөйләгәнгә ышанмый, тыңламый торган салкын җанлы кеше була. Яшь ана — Гайшә — төне буе бала янында була, аны юата, тынычландырырга тели, җитмәсә ире, кунагы өчен дә борчыла. Мостафа минем әнием дә шулай төннәрен йокламыйча мине юаткандыр, борчылгандыр, яраткандыр дип уйлый башлый.
Буран — ул бер көчәя, бер тынгандай була, аннан тагын көчәя. Буран геройның авыр хисләрен, анасы турында уйларын көчәйтә.
Таң ату — Мостафаның авыр хисләреннән арынуы, хатасын аңлавы һәм тизрәк, бүген үк әнисе янына кайтып, аннан гафу үтенергә теләве.
Укытучы. Хикәядә вакыт белән бәйле вакыйгаларны табыгыз, шулар аша геройның хисен, хиснең сәбәбен табыгыз.
Укучы. Вакыт белән бәйле вакыйгалар: Мостафаның үткәннәрне искә төшерүе һәм бүгенге көне.
Ул бала чагын, әнисеннән көлүен, көл сибүен, аннан бизүен, гафу үтенмәвен искә төшерә. Бу уйлар аның күңелендә газаплы үкенү хисе тудыра. Бу хиснең сәбәбе — әнисен рәнҗетү.
Бүгенге көне — дустында төн кунуы, юлга чыгуы, тизрәк әнисеннән гафу үтенергә теләве, күрешергә теләве, әнисенең үлеме.
Мостафа әнисе белән күрешә алмый, соңгы минутында да баласы турында уйлаган ана үлеп китә. Бу вакыйга геройга нык тәэсир итә. Аның кайгысы (хисе) бик көчле. Хиснең сәбәбе — моңарчы гафу үтенмәве, ул соңга калды.
Укытучы. Мостафага һәм әнисенә бәя бирегез.
Укучы. Мостафа салкын бәгырьле, анасын рәнҗеткән бәхетсез, мескен кеше. Әнисе бала җанлы, мәрхәмәтле, кичерә белүче, гомер буе Мостафаны сагына, ярата, чөнки бала ана өчен бик кадерле.
Укытучы. Укучылар, хикәянең төзелешенә игътибар итегез әле. Башы ничек башлана, ахыры ничек бетә? Аларның аермасы һәм охшашлыгы нәрсәдә?
Укучы. Хикәянең башында яшь бала елый, аны юатучы әнисе бар, ахырда — Мостафа елый. Ул инде зур кеше, ләкин анасы өчен ул да барыбер бала, аны инде юатучы юк.
Укытучы. Хикәянең азагында фигыль нинди заманда бирелгән һәм нинди мәгънә төсмерен аңлата?
Укучы. Фигыльләр үткән заманда бирелгән (керделәр, үпкәләгән иде, карый алмый иде һ.б.), мәгънәсе: эш инде үтте, Мостафа соңга калды.
Укытучы. Мостафаның елый башлавы, аннан акрып-акрып елавы ни өчен кабатланып бирелгән?
Укучы. Аның хәсрәт хисен арттыру өчен, кайгысының көчле икәнен күрсәтү өчен. Үзенең бәхетсезлегеннән елый.
Укытучы. Әсәрдә тагын арттыру алымы да бар. Буран котыруы, төн буе бала елау, авыр уйлар, ананың үлеме дә бер көндә булган хәлләр. Билгеле, автор хикәяне башка төрле итеп үзгәртә алыр иде. Ләкин ул аны үзе теләгәнчә язган. Авторның тормыштагы чынбарлыкны хыялдагычага үзгәртеп, арттырып сурәтләвен романтизм диләр. ( романтизм сүзенең аңлатмасы тактада языла)
Укытучы. Укучылар, әсәрнең эчтәлеге нәрсә турында микән? Яхшылап уйлагыз әле.
Укучы. Әсәрнең эчтәлеге Мостафаның хисләре, кичерешләре турында, чөнки хис кенә ачыла.
Укытучы. Бу әсәр белән язучы нәрсә әйтергә теләгән? Авторның идеясен табыйк.
Укучы. Автор әниегезне беркайчан да рәнҗетмәгез, мәңге бәхетсез булырсыз һәм бу бәхетсезлектә сезгә беркем дә ярдәм итә алмас, ди.
Укытучы. Әсәрнең темасын хикәянең исеменнән табыйк. Буран — метафора буларак кулланылган. Ул геройның хисләрен көчәйтә, дидек. Тагын нинди мәгънә белдерә микән?
Укучы. Буран кешене юлда адаштыра һәм кеше бәхетсезлеккә дучар була. (өшергә, туңып үләргә дә мөмкин). Әсәрнең темасы — тормыш юлында адашкан ялгыз кешенең бәхетсезлеге, мескенлеге.
Укытучы. Бу әсәр безне нәрсәгә өйрәтә?
Укучы. Әсәр безне әниләрне беркайчан да авыр сүзләр әйтеп рәнҗетмәскә, аларны хөрмәт итәргә, миһербанлы, шәфкатьле булырга өйрәтә.
Укытучы. Әйе, бик дөрес. Татар халкында аналар турында әйтелгән матур, тирән мәгънәле гыйбарәләр, мәкальләр бар. Әйдәгез, шуларны укып аңлатма биреп карыйк әле. (плакатта язылган мәкальләрне укучы үзе белгәнчә аңлата)
- Ана — бөек исем. (Һ, Такташ)
- Ана күңеле балада, бала күңеле далада.
- Анага бала алтыда да бала, алтмышта да бала. (хикәя белән дә бәйләргә мөмкин)
- Җәннәт аналарның аяк астында. (Пәйгамбәребез хәдисеннән). (Өстәмә аңлатма: Пәйгамбәребез Мөхәммәт саллиаллаһу галәйһиссәлам үзенең бер хәдисендә болай ди: “Әлҗеннәтү тәхтә әкъдәмилүммәһәти”, ягъни “Җәннәт — аналарның аяк астында”. Җәннәткә керү юлы — ананы хөрмәтләү, олылау, картлык көннәрендә тәрбияләү. Ана хакы — бөек хак.)
- Анаңны рәнҗетсәң, бәхетсез булырсың.
- Ана сөте белән кермәгән,
Тана сөте белән кермәс. (Өстәмә мәгълүмат: ана балага тормыш, җан бирүче. Англия галимнәре ана сөтенең файдасы һәм шифасы турында менә нинди фикергә килгәннәр: ана баласын кимендә ике ел имезергә тиеш. Чөнки ана күкрәк сөте аша үзенең әхлагын, рухи байлыгын, әдәбен бирә. Ясалма сөт порошокларын сатудан тыйганнар. Сөтсез ана икенче бер әдәпле, әхлаклы анадан баласын имезә ала. Ике ел дәвамында әхлакый, рухи байлыкның, тәрбиянең 80 %ы күкрәк сөте аша керә, ә бары тик 20 %ы гына уку, уеннар, төрле күнегүләр аша керә икән.)
Укытучы. Укучылар, ана һәм бала темасына багышланган нинди әсәрләр укыганыгыз яки ишеткәнегез бар?
Укучы. “Сак-Сок” бәете, легендалар, “Матурлык” Ә.Еники һ.б.(Алабуга шагыйрәсе Дибәҗә Каюмованың “Аналарның кулын үбик” нәсере сәнгатьле итеп укыла).
Магнитофон язмасында җыр тыңлау:
“Синең куллар” (И. Шакиров башкаруында).
IV. Йомгаклау, билгеләр кую.
Өй эше: Ш. Камалның “Сукбай” әсәрен укып килергә, биремнәргә җаваплар әзерләргә.
Обновлено: 09.01.2023
По сюжету, знаменитый дирижер Виктор Февралев (Константин Лавроненко) прилетает в Сирию на военную базу вместе со своим симфоническим оркестром, чтобы выступить перед солдатами и офицерами. Сюда же прибывает журналистка по имени Татьяна (Елена Север), которая ранее работала военным репортером в горячих точках. Музыкант и сотрудница СМИ знакомятся, и между ними проскакивает искра практически с первых минут встречи. Единственный романтический вечер, проведенный вместе, кардинально изменяет судьбы мужчины и женщины. На отель, где остановились гости, нападают террористы. Все присутствующие становятся заложниками. Операцией по освобождению поручено руководить бывшему мужу Татьяны, опытному военному Сергею (Гоша Куценко), для которого эта миссия становится слишком личной.
Детали предстоящей премьеры выяснили у исполнителя одной из главных ролей – актера Гоши Куценко.
— В описании фильма говориться, что это картина о долге и чувствах, о сложном выборе и о великой силе искусства, которое способно спасти от смерти. По вашему мнению, о чем она, чему может научить? А если бы вы отвечали устами вашего героя?
Это действительно так — картина о долге и чувствах, о выборе и силе искусства. А ещё она о том — как бы мы не отодвигали от себя войну, что она тебя якобы не коснётся, война — это всегда личное. Кто-то, как мой герой подполковник Галкин, живет на войне. А к кому-то она стучится в двери судьбы, совершено не спрашивая согласия. И, к сожалению, сегодня это особенно актуально…
— Съемки проходили в Судаке. По словам оператора Максима Осадчего, республика Крым была выбрана не случайно, так как именно там можно было создать нужную атмосферу. Какую роль в понимании идеи кино, по вашему мнению, сыграла локация?
Локация это конечно важно. Но не менее важно правильно использовать эту локацию. А здесь уже необходимо умение режиссёра, оператора и всей съемочной группы. Поэтому всегда так важна команда. Как в бою, так и на съемках.
— В одном из интервью Олег Погодин говорил, что в центре внимания — потеря женщиной своей истинной женской сути, кризис женственности и мужественности. Героиня Елены Север – бывшая супруга вашего героя. Вы думали, какие ошибки он совершил в их отношениях? Что можно из этого анализа вынести в нашу жизнь?
— Изначально дата выхода была назначена на 2020 год, но пришлось подождать. Что испытывает актер, когда премьера откладывается? Есть ли дополнительное волнение, желание внести последние правки? Или, быть может, теряется часть того удовольствия, что получаешь на премьере?
Премьера художественного фильма состоится 23 февраля 2022 года на Первом канале.
Продюсерами картины выступили исполнительница главной роли Елена Север и Таня Стацман.
Әйдә! Online – Изучаем татарский запись закреплена
Время для чтения на татарском!
Произведение «Буранда» татарского писателя и драматурга Шарифа Камала не оставит равнодушным никого, ведь оно про самое дорогое, что есть у нас в жизни – про мать. Главный герой мчится к своей умирающей матери сквозь метель, чтобы извиниться перед ней, только вот сможет ли он одержать над зимней стихией и успеть?
Текст адаптирован для изучающих татарский;
Перевод ключевых фраз и слов;
Аудио;
Тест по лексике и тексту;
27 февраля 1884 г., деревня Татарская Пишля Инсарского уезда Пензенской губернии – 22 декабря 1942 г., Казань.
Учился в сельском медресе , в 1900–1903 гг. – в Турции.
Материальные проблемы не позволили завершить образование. Вернувшись на родину, Ш.Камал работал на шахтах Донбасса, в рыболовецких артелях на Каспии, в Одессе, Крыму, на Кавказе.
В 1934 г. принял участие в работе I съезда писателей Союза Советских Социалистических Республик (СССР).
Раннее творчество
Первые литературные опыты относятся к 1905 г.
В определенной степени в них отразилось влияние новеллистики А.П.Чехова и М.Горького.
Одним из первых в татарской литературе Ш.К.Камал создал образы людей труда, обрисовал быт шахтеров и рыбаков, сезонных рабочих, бродяг-зимогоров.
Важное художественное обретение Ш.К.Камал – правдивый и умелый показ взаимосвязи человека и природы, которая не является только фоном, а сопровождает человека в процессе труда, влияет на его внутренний мир. Крики чаек – своеобразный художественны стержень многих сцен повести.
Творчество 1920–1930-х годов
Октябрьскую революцию Ш.К.Камал воспринял как начало новой эры, несущей подлинную свободу человеку труда, которому он посвятил свое творчество.
Послереволюционным произведениям присущ более масштабный охват действительности. Стремясь осмыслить происходившие в обществе значительные социальные перемены, Ш.К.Камал обратился к кратким литературным формам.
С началом Великой Отечественной войны в его творчестве усиливается публицистическая направленность.
Наследие
С именем Ш.К.Камала в татарской литературе связано становление социального реализма, утверждение традиций гуманизма и уважения к человеку труда.
Особенно велика его заслуга как новеллиста, создавшего классические образцы этого жанра.
В дальнейшем в творчестве Ш.К.Камала начинает доминировать прославление достижений советской власти. Он нередко идеализировал новую жизнь и новое общество, при создании некоторых образов положительных героев не сумел избежать схематичности. Тем не менее творчество Ш.К.Камала советского периода значительно обогатило татарскую литературу, став яркой страницей ее истории.
Какие меры закрепили минские соглашения. Краткое содержание
Как исполнялись минские соглашения
По факту за семь лет сторонам после долгих переговоров удалось лишь добиться обмена насильно удерживаемых лиц (по факту пленных). ДНР и ЛНР, а также МИД России неоднократно обвиняли Киев в незаконном занятии населенных пунктов в буферной зоне и появлении там тяжелой техники.
Не были амнистированы участники событий 2014–2015 годов. И хотя Верховная рада приняла в 2015 году закон об особом статусе Донбасса, однако увязала вступление его в силу с проведением местных выборов. При этом в Киеве настаивали на том, что сначала должны восстановить контроль над границей, а уже потом проводить выборы. В Москве с этим категорически не соглашались.
В 2019 году участники Контактной группы приняли так называемую формулу Штайнмайера (по имени ее автора, главы МИД Германии Франка Штайнмайера), в соответствии с которой закон об особом статусе должен был вступить в силу после признания местных выборов в Донецкой и Луганской областях соответствующими стандартами ОБСЕ. Помимо этого, предполагалось вновь отвести вооруженные формирования на прежние позиции. Принятие этой поправки вызвало недовольство оппозиции в Киеве. Согласовать порядок проведения выборов сторонам так и не удалось.
Читайте также:
- Промежуточный мониторинг в доу
- Контекстные особенности территории нахождения школы
- Чак паланик до самых кончиков краткое содержание
- Проблема с детскими садами в кирове
- Смерть мое ремесло краткое содержание
Татар әдәбияты. 8нче сыйныф.
Тема: Шәриф Камалның “Буранда” хикәясенә анализ.
Әсәрдә геройның хисләренә бәя бирү. Слайд 1
Максат:
— әсәрнең сюжетын сөйли белергә, хикәяне өлешләргә бүлеп алар
арасындагы бәйләнешне табу, анализлау;
— геройның хисләрен ачыклау, аның кичерешләре турында уйларга
һәм сөйләргә өйрәнү, хисләргә бәя бирү;
— укучыларда әниләргә карата шәфкатьлелек, миһербанлылык
хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау: язучының портреты, укучының дәрескә юл картасы, Ш.Камал
әсәрләреннән күргәзмә, иллюстрацияләр, дәреслек, мәкальләр, әниләргә
багышланган әсәрләр, плакатлар күргәзмәсе, мультимедиа презентация, flah
тест.
Дәрес барышы:
I. Оештыру мотивлаштыру
Укытучы —Әйдәгез әле укучылар бер— беребезне сәламлик. Кулларыгызны
иптәшегезнең куллары белән берләштерегез әле. Ә хәзер бер—берегезгә карап
елмаешыгыз.
Якты чырай, яхшы кәеф
Күрәм мин йөзегездә.
Исәнмесез, хәерле көн
Телим мин барчагызга. Урыннарыгызга утырыгыз.
—Хәерле көн кадерле укучылар.Әдәбият дәресен башлыйбыз. Слайд 2
Укучылар, әйтегез әле безнең Кушлавыч авылы кайсы ягы белән
данлыклы?
(Г.Тукай туган, мәктәп, музей, язучы Әнәс Галиев туган)
—Чыннан да укучылар, Кушлавыч авылы табигате белән дә, атаклы
шәхесләре белән дә бик ихтирамга лаек авыл. Г. Тукай XX гасыр башы татар
әдәбиятының алтын баганасы. Тукай яшәгән, иҗат иткән чорда тагы нинди
язучы, шагыйрьләрне атар идегез?
(Ф.Әмирхан, Н.Думави, Г.Ибраһимов, ШКамал, Г.Исхакый, М.Гафури)
Слайд 3
II. Яңа дәрескә әзерлек өлеше.
Укытучы : Әлеге шәхесләр безнең әдәбиятыбыз тарихына чиксез байлык
туплап калдырганнар. Әйтегез әле, Шәриф Камал кем ул? Слайд 4
Укучы: Ул — язучы һәм драматург, чәчмә һәм драма әсәрләре язган.
Укытучы: Аның нинди әсәрләрен беләсез?
Укучы: Ш.Камалның “Акчарлаклар”, “Матур туганда”, “Таң атканда”
(роман), “Сукбай”, “Сулган гөл”, “Буранда”, “Козгыннар оясында”, “Хаҗи
әфәнде өйләнә” һ.б. әсәрләре бар. Слайд 5
III Актуальләштерү. — Укучылар, сезнең алларыгызда бүгенге дәреснең
юл карталары тәкъдим ителә. Бүгенге дәрестә эшлисе биремнәргә җавапларны
шунда язабыз. Алдагы битенә исемнәрегезне язгач, беренче биремне табабыз.
Укучылар, сез нинди әдәби төрләрне беләсез? Шундагы схемаларга җаваплар
язып чыгыгыз. Җавапларыгызны һәр төркемнән берәр укучы әйтеп чыксын.
1 нче төркемнән укучы: —Чәчмә төрнең жанрлары: хикәя, повесть, роман
һ.б.
2 нче төркемнән укучы: —Тезмә төрнең жанрлары: шигырь, поэма,
баллада, бәет;
3 нче төркемнән укучы: Драма жанрлары: комедия, трагедия, драма,
водевиль
Укытучы: Ә хәзер белемнәрне ныгыту өчен мультимедиа тест эшләп
алабыз. Слайд 6
Укытучы: Хикәя дип нинди әсәр атала?
Укучы: Кечкенә вакыйгаларны үз эченә алган кечкенә күләмле чәчмә әсәр.
Укытучы:“Хис” сүзен ничек аңлыйсыз? Шуны аңлатып бирегез.
Укучы: Хис ул — тойгы, кичереш дигән сүз. Хис кешенең йөрәгендә туа һәм
һәрбер хис күңел түреннән, йөрәктән чыга (Слайд 7 “йөрәк” рәсеме ясалган,
аның тирәсендә хисләрнең төрләре язылган, укучы шуңа карап сөйли). Кеше
күңелендә бик күп төрле хисләр туарга мөмкин: мәсәлән, үкенү, сагыну,
дуслык, ярату, нәфрәт, ачу, борчылу, кайгыру, шатлану, горурлану һ.б.
Укучы: Хис туар өчен нинди дә булса сәбәп булырга тиеш. Хисләр төрле
булгач, аның сәбәпләре дә төрле—төрле була.
Укытучы: Димәк, без “Буранда” хикәясендә геройның хисләрен, аның
сәбәбен ачыкларбыз.
IV. Әсәргә анализ ясау.
Укытучы: Сез язучының “ Буранда” хикәясен укып килдегез. Бу хикәядә
нинди вакыйгалар турында сүз бара? ( хикәянең сюжетын 1—2 укучы кыскача
сөйли)
Картада эш Дәреснең юл картасындагы 3 нче биремне үтәү
Төп вакыйгалар:
— Мостафаның дустына керүе
— юлга әзерләнү
— буран булуга карамастан, юлга чыгуы, уйлары
— әнисенең үлеме.
Ярдәмче (кечкенә) вакыйгаларны табу:
— бала елау
— көчле буран
— төн үтеп, яктыру.
Укытучы. Әсәрдә вакыйгалар үзара кабатлау алымы белән бәйләнгән?
Әлеге алым әсәрнең иң кирәкле эчтәлеген, мәгънәсен ачарга ярдәм итә.
Укытучы: Кабатланган вакыйгаларны табып кычкырып укыйбыз.
(буран, бала елау урыннарын укучылар табып укыйлар)
Укытучы: Ярдәмче вакыйгалар әсәрдә нинди роль үти? Алар Мостафага
ничек тәэсир итә?
Укучы: Ярдәмче вакыйгалар метафора ролен үтиләр. Бала елау — Мостафа
әнисен искә төшерә, аны шул төн үзгәртә. Чөнки ул моңарчы гамьсез, кешедән
көлә торган, кеше сөйләгәнгә ышанмый, тыңламый торган салкын җанлы кеше
була. Яшь ана — Гайшә — төне буе бала янында була, аны юата,
тынычландырырга тели, җитмәсә ире, кунагы өчен дә борчыла. Мостафа минем
әнием дә шулай төннәрен йокламыйча мине юаткандыр, борчылгандыр,
яраткандыр дип уйлый башлый. Слайд 8
Буран — ул бер көчәя, бер тынгандай була, аннан тагын көчәя. Буран
геройның авыр хисләрен, анасы турында уйларын көчәйтә.Слайд 9
Таң ату — Мостафаның авыр хисләреннән арынуы, хатасын аңлавы һәм
тизрәк, бүген үк әнисе янына кайтып, аннан гафу үтенергә теләве. Слайд 10
Укытучы: Хикәядә вакыт белән бәйле вакыйгаларны табыгыз, шулар аша
геройның хисен, хиснең сәбәбен табыгыз.
Укучы: Вакыт белән бәйле вакыйгалар: Мостафаның үткәннәрне искә
төшерүе һәм бүгенге көне.
Ул бала чагын, әнисеннән көлүен, көл сибүен, аннан бизүен, гафу
үтенмәвен искә төшерә. Бу уйлар аның күңелендә газаплы үкенү хисе тудыра.
Бу хиснең сәбәбе — әнисен рәнҗетү.
Бүгенге көне — дустында төн кунуы, юлга чыгуы, тизрәк әнисеннән гафу
үтенергә теләве, күрешергә теләве, әнисенең үлеме.
Мостафа әнисе белән күрешә алмый, соңгы минутында да баласы
турында уйлаган ана үлеп китә. Бу вакыйга геройга нык тәэсир итә. Аның
кайгысы (хисе) бик көчле. Аның сәбәбе — моңарчы гафу үтенмәве, ул соңга
калды.
Укытучы: Мостафага һәм әнисенә бәя бирегез.
Укучы: Мостафа салкын бәгырьле, анасын рәнҗеткән бәхетсез, мескен
кеше. Әнисе бала җанлы, мәрхәмәтле, кичерә белүче, гомер буе Мостафаны
сагына, ярата, чөнки бала ана өчен бик кадерле.
Укытучы: Укучылар, хикәянең төзелешенә игътибар итегез әле. Башы
ничек башлана, ахыры ничек бетә? Аларның аермасы һәм охшашлыгы нәрсәдә?
Укучы: Хикәянең башында яшь бала елый, аны юатучы әнисе бар, ахырда
— Мостафа елый. Ул инде зур кеше, ләкин анасы өчен ул да барыбер бала, аны
инде юатучы юк. Слайд 11 Мостафа соңга калды.
Укытучы: Мостафаның елый башлавы, аннан акрып—акрып елавы ни өчен
кабатланып бирелгән?
Укучы: Аның хәсрәт хисен арттыру өчен, кайгысының көчле икәнен
күрсәтү өчен. Үзенең бәхетсезлегеннән елый.
Укытучы: Буран котыруы, төн буе бала елау, авыр уйлар, ананың үлеме
дә бер көндә булган хәлләр. Билгеле, автор хикәяне башка төрле итеп үзгәртә
алыр иде. Ләкин ул аны үзе теләгәнчә язган. Авторның тормыштагы
чынбарлыкны хыялдагыча үзгәртеп, арттырып сурәтләвен романтизм диләр.
(романтизм сүзенең аңлатмасы экранга чыга) Слайд 12
Укытучы: Укучылар, юл картасында образлар системасын чагылдыручы
таблица бар. Әйдәгез аны тутырып алабыз. Картада эш
Укытучы: Бу әсәр белән язучы нәрсә әйтергә теләгән? Авторның идеясен
табыйк.
Укучы: Автор әниегезне беркайчан да рәнҗетмәгез, мәңге бәхетсез
булырсыз һәм бу бәхетсезлектә сезгә беркем дә ярдәм итә алмас, ди.
Укытучы: Әсәрнең темасын хикәянең исеменнән табыйк. Буран —
метафора буларак кулланылган. Ул геройның хисләрен көчәйтә, дидек. Тагын
нинди мәгънә белдерә микән? Слайд 13
Укучы: Буран кешене юлда адаштыра һәм кеше бәхетсезлеккә дучар була.
(өшергә, туңып үләргә дә мөмкин). Әсәрнең темасы — тормыш юлында адашкан
ялгыз кешенең бәхетсезлеге, мескенлеге.
Укытучы: Бу әсәр безне нәрсәгә өйрәтә?
Укучы: Әсәр безне әниләрне беркайчан да авыр сүзләр әйтеп рәнҗетмәскә,
аларны хөрмәт итәргә, миһербанлы, шәфкатьле булырга өйрәтә.
Укытучы: Әйе, бик дөрес. Татар халкында аналар турында әйтелгән
матур, тирән мәгънәле гыйбарәләр, мәкальләр бар. Карагыз, сезнең алдыгызда
конвертлар эчендә мәкальләр бар. Шуларның парларын табып тәңгәлләштереп
тезеп чыгыйк.
Эш барышында клип җибәрелә “Көттермәсәк иде әнкәйләрне” Вадим
Захаров җыры Слайд 14
— Укучылар әйдәгез мәкальләрнең дөреслеген экраннан тикшерик:
Слайд 15
Ана куены туннан җылырак.
Ана сөте белән кермәгән тана сөте белән кермәс.
Ананың бер догасы җиде мулланың бәддогасын җиңә.
Үз анасын зурлаган кеше анасын хурламас.
Агачына күрә алмасы анасына күрә баласы.
Ана күңеле балада бала күңеле далада.
Ана янында бала ятим булмый.
Баласы суга төшәр анасы утка төшәр.
V. Йомгаклау, нәтиҗә ясау
Тактадагы плакатлардан матур гыйбарәләр уку һәм укучыларның үз
әниләре турында фикерләрен тыңлау.
1. Ана — бөек исем. (Һ, Такташ)
2. Ана күңеле балада, бала күңеле далада.
3. Анага бала алтыда да бала, алтмышта да бала. (хикәя белән дә
бәйләргә мөмкин)
4. Җәннәт аналарның аяк астында. (Пәйгамбәребез хәдисеннән).
(Өстәмә аңлатма: Пәйгамбәребез Мөхәммәт саллиаллаһу галәйһиссәлам үзенең
бер хәдисендә болай ди: “Әлҗеннәтү тәхтә әкъдәмилүммәһәти”, ягъни “Җәннәт
— аналарның аяк астында”. Җәннәткә керү юлы — ананы хөрмәтләү, олылау,
картлык көннәрендә тәрбияләү. Ана хакы — бөек хак.)
5. Анаңны рәнҗетсәң, бәхетсез булырсың.
6. Ана сөте белән кермәгән, тана сөте белән кермәс. (Өстәмә
мәгълүмат: ана балага тормыш, җан бирүче. Англия галимнәре ана сөтенең
файдасы һәм шифасы турында менә нинди фикергә килгәннәр: ана баласын
кимендә ике ел имезергә тиеш. Чөнки ана күкрәк сөте аша үзенең әхлагын, рухи
байлыгын, әдәбен бирә. Ясалма сөт порошокларын сатудан тыйганнар. Сөтсез
ана икенче бер әдәпле, әхлаклы анадан баласын имезә ала. Ике ел дәвамында
әхлакый, рухи байлыкның, тәрбиянең 80 %ы күкрәк сөте аша керә, ә бары тик
20 %ы гына уку, уеннар, төрле күнегүләр аша керә икән.)
Укытучы: Укучылар, ана һәм бала темасына багышланган нинди әсәрләр
укыганыгыз яки ишеткәнегез бар?
Укучы: “Сак—Сок” бәете, легендалар, “Матурлык” Ә.Еники
Укытучы: Менә шундый күтәренке нотада дәресебезне тәмамлыйк.
Үзалдыбызга сорау куйыйк: канәгатьме әниләребез бездән, булдыра алганның
барын да эшлибезме алар өчен?! Мәдхия җырлыйк аларга без бүген. Һәр
кешенең әнисе — “бердәнбер”. Аналарның кадерен белик. Табигать—анабыз
һәрберебезне бердәнбер итеп, кабатланмас, уникаль шәхес итеп яраткан, бер—
беребезнең кадерен белик. Һәрберебез әниләребез өчен “Бердәнбер”
икәнлекне беркайчан да онытмыйк.
V. Өй эше, билгеләр кую.
Өй эше: Юл картасының 4 нче биремен үтәргә, һәм Әниләрегез турында
кечкенә инша язып килергә. Слайд 16 Дәрес тәмам, сау булыгыз.
Кулланылган әдәбият:
1. Ганиева Ф.Ә. Әдәбият дәресләре. 8 сыйныф: методик кулланма.
Казан:Татар.кит.нәшер.,2015.
2. Ф.Ә. Ганиева, Ч.Р. Рамазанова Әдәбият дәреслеге. 8 сыйныф беренче
кисәк. Казан:Татар.кит.нәшер.,2015.
3. Энҗе чәчтем—энҗе җыям.Халык афоризмнары. Икенче китап. Казан
“Мәгариф”нәшрияты 2002.
4. Татар әдәбиятыннан эш дәфтәрләре. 8 сыйныф.
Казан:Татар.кит.нәшер.,2015.
Искәрмә: мультимедиа презентациягә куелган видео клип ТМТV
каналының ачык интернет чыганакларынан алынды һәм авторлык
хокукларына дәгъва итми.