Һади Такташ кечкенәдән шаян холыклы, жор сүзле булып үсә. Ул һәр вакыйгага үзенчә такмак-шигырь чыгара торган була. Аның балачак дусты Мокамай-Мөхәммәтҗан күкәй урлап тотылгач, кечкенә Һадиулла мондый җыр чыгара:
Дыр-дыр, дырабан,
Мокамай күкәй урлаган;
Әйшә тәтәй тоткан,
Каравылын кычкырткан!
Еллар уза. Һади Такташ даһи шагыйрь була. Мокамай да Мөхәммәтҗан булып үсеп җитә. Шулчак авылда берәүсенең арба тәгәрмәче югала. Тәгәрмәчне Мокамайга сылтыйлар. Мөхәммәтҗанны, каты кыйнап, караңгы базга ябып ач тоталар. Мөхәммәтҗан, бу кимсетүләргә, бу гарьлеккә түзә алмыйча, базда үз пәкесе белән үзен суеп үтерә.
Такташ бу фаҗигане бик авыр кичерә һәм «Мокамай» шигырен яза. Такташ бу шигырен сәхнәдән укыганда, халык үксеп елый, бәгырьләре өзгәләнүдән кешеләр:
— Һади абый, тукта, җитте! — дип ялвара торган булалар.
Рабит Батулла (Габдрахман Минский авызыннан. 1981)
Мокамай
Белмим,
Әллә күпкә,
Әллә бик озакка,
Ахры, мәңге онта алмамын
Тамбов урманнары уртасында
Усак яфраклары шаулавын…
Алар мәңге минем хыялымда
Шаулый-шаулый яфрак ярырлар,
Карт имәннәр, калмый минем арттан,
Кая барсам, озатып барырлар…
Бер җирдә юк андый урманнар,
Бер җирдә юк камыш сабаклары –
Андагыдай шаулый торганнар…
Әкияттәге ике бала кебек,
Каен башларына үрмәләп,
Ике штансыз малай дөнья белән
Танышып йөргән идек бергәләп…
Беребез сары чәчле, беребез – кара:
Сары чәчлесе – ул мин идем;
Кара чәчле, коңгырт кара күзле,
Кәкре аяклы дустым, җанкисәгем,
Ул, Мокамай бәгърем, син идең…
Ак каенга аслып менгән кебек,
Мин тормышта һаман яктыга,
Югарыга табан юл алдым;
Менгән саен җирнең матурлыгын,
Яктылыгын күбрәк күралдым…
Ә син менәлмәдең,
Калдың,
Югалдың…
Әкияттәге ике бала кебек –
Икебез дә кара борынлы,
Зурлар кебек, кулны артка куеп,
Йөри идек таптап болынны…
Һәрбер нәрсә безгә яңа иде,
Һәрнәрсәгә исебез китә иде,
Бернәрсә дә бездән качмый иде,
Бар нәрсәгә кулыбыз җитә иде…
Күпме кыен күрдек шуның өчен,
Күпме тал чыбыгы ашадык;
Әкияттәге ике бала кебек,
Күпме “җафа чигеп” яшәдек…
Кем уйлаган шушы шаярулар
Синдә кәсеп булып калыр дип,
Уйнап башланган эш тормышыңны
Һәлакәткә алып барыр дип…
Хат язсам да хәзер соңга калдым,
Укымассың минем хатымны,
Ләкин минем бурчым, Мөхәммәтҗан,
Йолу синең яман атыңны!
Син гомереңне усал исем белән,
Канлы пычак белән чикләдең…
Әллә ничек булды синең гомер,
Син, Мокамай, әллә нишләдең!..
Әкияттәге ике бала кебек,
Каен башларына үрмәләп,
Ике штансыз малай дөнья белән
Танышып йөргән идек бергәләп…
Ак каенга аслып менгән кебек,
Мин тормышта һаман яктыга,
Югарыга табан юл алдым;
Менгән саен җирнең матурлыгын,
Яктылыгын күбрәк күралдым…
Ә син менәлмәдең…
Калдың, югалдың…
Үткәннәрем авыр әкият минем, —
Ул әкиятне әгәр сөйләгәндә,
Чаглып китсә синең күләгәң,
Юк, юк,
Мин ант итәм: һичбер вакытта да
Сине карак итеп сөйләмәм…
Син яшәргә хаклы кеше идең,
Син яшәргә җирдә теләдең.
Тик син ачлык тырнагыннан,
Түбәнлектән
Чыгу юлын гына белмәдең…
Ә бит
Бергә чабаталар үреп йөргән чакта,
Син остарак миннән үрәйдең,
Минем матур итеп үрәлмәүне
Булдыксызлыгымнан күрәйдең…
Ник соң бу болай булды әле,
Ничек һәлакәтең күрмәдең,
Ник, Мокамай, соң син тормышыңны
Чабатаңдай матур үрмәдең!!.
Син гомереңне усал исем белән,
Канлы пычак белән чикләдең;
Әллә ничек булды синең гомер,
Син, Мокамай, әллә нишләдең!..
Ә бит безнең гомер матур урманнарда
Май аедай матур башланды;
Әкияттәге ике бала кебек,
Икебез ике якка ташланды…
Синең тормыш авыр әкият булды,
Ул әкиятең соңгы битләрен
Син зур исем, мәңге онытылмаслык
Эшләр белән бизәп китмәдең…
Син адаштың,
Ләкин син яхшы идең,
Синең яхшы иде күңелең,
Тик белмәдең тормыш баткагыннан
Ялгыз чыгу мөмкин түгелен…
Син белмәдең,
Кешеләр җирдә тормыш баткагыннан
Чыгу юлын бергә эзлиләр;
Ялгыз калып, ачтан үлмәс өчен
Күмәк тормыш җирдә төзиләр…
Үткәнемне әкият итеп сөйләгәндә,
Чаглып китсә синең күләгәң,
Юк, Мокамай, һичбер вакытта да
Сине усал итеп сөйләмәм…
Син ярлы идең, ләкин эш сөя идең,
Синең яхшы иде күңелең, —
Син белмәдең сыйнфый бөлгенлектән
Алай чыгу мөмкин түгелен…
Фото: pixabay
Һ.Такташның “Мокамай” поэмасы
Максат:
1. “Мокамай” поэмасын укып анализлау, идея эчтәлеген ачу;
2. лирик геройның Мокамайга мөнәсәбәтен ачыклау;
3. әсәрдәге тел-сурәтләү чараларын тикшерү;
4. Һ.Такташ поэзиясенең үзенчәлеген ачу һәм әдип иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.
Материал:
1. Хәбибуллина З.Н. Татар әдәбияты: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 9 нчы с-фы өчен дәреслек. – Казан: Мәгариф, 2005.
2. Һ.Такташ. Шигырьләр, поэмалар.-Казан: Татарстан китап нәшр., 1976.
3. Һ.Такташ. Әсәрләр, 3 томда, — Казан: Татар, кит, нәшр., 1980.
4. М.Җәләлиева. Әдәбиятта тойгы катламнары.- Казан: Мәгариф, 2005.
5. Т.Галиуллин. Шигърият баскычлары.- Казан: Мәгариф,2002.
Җиһазлау:
- Һ.Такташ альбомы.
- “Мокамай” поэмасы буенча дәреслектәге рәсем.
- Тест.
Техник чаралар: компьютер, мультимедиа проекторы, программ тәэминатлары : POWER POINT’, WORD.
Ысуллар һәм алымнар:
- Сәнгатьле уку.
- Эзләнү-тикшеренү.
- Әңгәмә.
- Сөйләү
- Рәсем буенча сөйләү.
- Сүзлек өстендә эш.
Дәрес планы:
I. Актуальләштерү.
1.Һади Такташның тормыш һәм иҗат юлы буенча тест үткәрү (компьютер ярдәмендә).
2. Әдипнең башлангыч чор иҗатын искә төшерү.
II. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
Һади Такташның «Мокамай» поэмасы өстендә эш.
- Сүзлек эше
җан кисәгем — якын итеп, кадерләп эндәшү
кәсеп — шөгыль, һөнәр
йолу — бетерү, юкка чыгару
- Укытучының поэманы сәнгатьле итеп укуы;
— Поэмада сүз нәрсә турында бара?
3. Укучыларның әсәрне үзлектән укуы;
4. Әсәргә анализ.
Әсәрне язылу тәртибендә тикшерү. Һәр өлештә вакыйгаларны күзәтү, хис-кичерешләрне билгеләү. Хис-кичерешләрнең сәбәбен ачыклау. Лирик геройның һәм балаларның Мокамайга мөнәсәбәтен билгеләү.
5. Әсәрнең сәнгатьчә эшләнешен күзәтү.
а ) Әсәрнең язылу формасы. (Хат формасында)
б) Сюжеттан тыш элементларны табу: пейзаж, портрет, лирик чигенешләр, символлар һ.б.
в) Поэмадагы тел-сурәтләү чараларын тикшерү (лексик чаралар, троплар, стилистик фигуралар).
III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
- Дәреслектәге рәсем буенча эш.
- Авторның уй-хыяллары, дөньяга карашы.
- Укучыларның әсәр турында фикерләре.
IV. Йомгаклау.
- Әсәрнең әһәмияте.
- Әсәр турында әдәбият белгечләренең фикерләре.
- Язучының әдәбиятта тоткан урыны.
V. Өйгә эш. Әсәрнең «Белмим, …» дигән өлешеннән «Югалдың…» дигәнгә кадәр яттан өйрәнергә
Укучыларның белемен бәяләү.
Дәрес барышы:
Дәрес башында Һ.Такташның тормыш һәм иҗат юлы буенча тест үткәрү. Тестлар:
1. Һади Такташның туган төбәге:
а) Мордва Республикасы Торбеева районы Сыркыды авылы:
ә) Татарстанның Аксубай районы Иске Кармәт авылы;
б) Мордва Республикасы Рузаевка районы Татар Пешләсе авылы.
2. Шагыйрьнең туган елы:
а) 1884 ел, 27 февраль;
ә) 1901 ел. 1 гыйнвар:
б) 1886 ел, 26 апрель.
3. Һади кемнән укырга-язарга өйрәнә?
а) авыл мәдрәсәсендә;
ә) Пешлә мәдрәсәсендә;
б) әти-әнисеннән.
4. Аның Бохарага китү сәбәбе:
а) укырга;
ә) тормыш авырлашу сәбәпле эшләргә.
5. 1918 елда ул Сыркыдыда кем булып эшли?
а) табиб;
ә) китапханәче;
б) укытучы.
6. Ул кайсы шәһәрдә «Юксыллар сүзе» газетасында эшли?
а) Казанда;
ә) Уральскида;
б) Оренбургта.
7. Такташның Ташкентка китү вакыты:
а) 1920 ел;
ә) 1921 ел:
б) 1923 ел.
8. 1922 елның кайсы фасылында Казанга килә?
а) кыш көне;
ә) җәй көне;
б) көз көне.
9. Һади Такташның вафат булу вакыты:
а) 1931 ел. 8 декабрь;
ә) 1950 ел,1 апрель;
б) 1961 ел, 7 март.
10. Аның гәүдәсе кайда җирләнгән?
а ) туган авылы Сыркыдыда;
ә) Казан шәһәрендәге татар зиратында;
б) Казан шәһәрендәге туганнар каберлегендә.
Шагыйрь иҗатын өйрәнүне дәвам итү.
Әдипнең башлангыч чор иҗатын искә төшерү.
— Һ.Такташ иҗатының беренче чорында нинди юнәлештә иҗат итә? Нинди шигырьләр яза?
— Романтик юнәлештә иҗат итә.Аның әсәрләрендә романтик сурәтләү, гыйсъянчылык рухы өстенлек итә. Үзәктә дини-мифологик, символик образлар тора. Шулар аша шагыйрь җир тормышын, яшәү мәгънәсен аңларга омтыла.
II чор иҗаты.
— Нинди юнәлештә иҗат итә?
— Реалистик юнәлештә. Автор чынбарлыкка мөнәсәбәтен белдерә. Әмма бу чорда бу хакта турыдан-туры язарга ярамый. Әдип объектив эчтәлек эченә субъектив эчтәлекне яшереп яза. Ә кайбер әсәрләрендә гаделсезлекләрне турыдан-туры тәнкыйтьли.
Һ.Такташның “Мокамай” поэмасы өстендә эш.
Укытучы:
- Укучылар, без бүген Һ.Такташның “Мокамай” әсәрен өйрәнербез.
Сүзлек эше.
җан кисәгем — якын итеп, кадерләп эндәшү
кәсеп — шөгыль, һөнәр
йолу — бетерү, юкка чыгару
2. Әсәрнең язылу тарихы.
Мокамай – кушамат. Дөресе – Мөхәммәтҗан. Ул — Сыркыды авылының Бәкер исемле иң ярлы бер кешенең баласы, Такташның балачак дусты.
Һ.Такташ кечкенәдән шаян холыклы, җор сүзле булып үсә. Ул һәр вакыйгага үзенчә такмак-шигырь чыгара торган булла. Аның балачак дусты Мокамай-Мөхәммәтҗан күкәй урлап тотылгач, кечкенә Һадиулла мондый җыр чыгара:
Дыр-дыр, дырабан,
Мокамай күкәй урлаган;
Әйшә тәтәй тоткан,
Каравылын кычкырткан!
Еллар уза, Һади Такташ даһи шагыйрь була. Мокамай да Мөхәммәтҗан булып үсеп җитә. Шулчак авылда берәүсенең арба тәгәрмәче югала. Тәгәрмәчне Мокамайга сылтыйлар. Мөхәммәтҗанны каты кыйнап, караңгы базга ябып, ач тоталар. Мөхәммәтҗан бу кимсетүләргә, бу гарьлеккә түзә алмыйча, үз-үзенә кул сала.
Такташ бу фаҗигане бик авыр кичерә һәм “Мокамай” шигырен яза. Такташ бу шигырен сәхнәдән укыганда халык үксеп җылый, бәгырьләре өзгәләнүдән кешеләр:
Һади абый, тукта, җитте!- дип ялвара торган булалар (Һ.Такташ альбомы – 183б.)
3. Укытучының сәнгатьле укуы.
4. Укучыларның поэманы эчтән укулары.
5. Поэма укучылар тарафыннан сәнгатьле итеп укыла.
Укытучы:
- Балалар, сез бу поэманы ничек аңладыгыз икән, сорауларга җавап биреп карыйк әле.
Сораулар һәм җаваплар:
— Шигырьдә сүз нәрсә турында бара?
— Мокамай турында, Мокамай язмышы турында.
— Мокамай язмышы турында гынамы?
— Әсәр үзәгендә ике герой: Һ.Такташ һәм Мокамай тора. Һ.Такташ һәм Мокамай тора. Ул лирик геройның дусты. Аны яратып автор болай ди. (Әсәрдән шул юллар табып укыла)
— Әсәр нинди жанрга карый?
— Лиро-эпик.
— Кайдан беләбез?
— Шигырь – лирик әсәр, ә эчтәлеге булса лиро-эпик төргә карый.
— Әлеге шигырьнең эчтәлеге бармы? Сюжетлы әсәрме бу? Әсәр нигезендә вакыйга ятамы?
— Әйе, бу – эпик һәм лирик үзенчәлекләрне туплаган әсәр, ягъни лиро-эпик әсәр.
— Лиро-эпик әсәрләрдә кайсы өстенлек итә: хис-кичерешләрме, әллә вакыйгамы?
— Хис-кичерешләр өстенлек итә.
— Димәк, безгә әсәрнең эпик һәм лирик үзенчәлекләрен ачарга кирәк.
Башта тема, проблема, идеяне ачыклыйбыз, шул ук вакытта эзлекле рәвештә хис-кичерешләрне дә күзәтәбез.
Әсәрнең кереш өлешен уку.
- Әсәр кем исеменнән сөйләнә?
- Лирик герой – автор үзе.
- Поэма “Белмим…” дип башланып китә. Лирик герой нәрсәне белми соң?
- Бу сорауга җавапны әсәр азагында табарбыз.
- Без укыган бүлектә сүз нәрсә турында бара?
- Шагыйрьнең туган ягы турында.
- Автор аны ничек тасвирлый?
- Бер җирдә юк андый урманнар, ди.
- Бу чынлап та шулаймы соң?
- Һәркемнең туган ягы үзенә якын һәм кадерле. Бу өлештә лирик геройның туган ягына мәхәббәте турында сөйләнә.
- Нинди хисләр бирелә?
- Соклану, ярату, сагыну хисләре.
- Соклану, ярату, сагыну хисләре генә биреләме?
(Укучыларның җавабы тыңлана)
Әсәр укуны дәвам итү.
- Әсәрнең бу өлешендә нәрсә турында сөйләнә?
— Геройларның балачагы турында.
- Алар нинди?
- Эчкерсезләр, гөнаһсызлар, беркатлылар.
- Бу өлештә нинди хисләр чагылдырыла?
- Балачакны сагыну хисе, шатлану, куану, ярату, дуслык хисләре.
Әсәр укуны дәвам итү.
- Нәрсә турында сөйләнә?
- Ике баланың капма-каршы язмышы сурәтләнә.
- Нинди хисләр?
- Борчылу хисе.
Әсәр укуны дәвам итү.
- Бу өлештә сүз нәрсә турында бара?
- Автор тагын әкияттәге балачакка әйләнеп кайта. Балачактагы шаярулар “кәсепкә” әйләнү, тормышның һәлакәт белән тәмамлануы күрсәтелә.
- Ахыргы юлларны укып китик әле.
Кем уйлаган, шушы шаярулар
Синдә кәсеп булып калыр дип,
Уйнап башланган эш тормышыңны
Һәлакәткә алып барыр дип…
- Бу юллар белән автор ни әйтергә теләгән?
— Урлау кебек кәсеп начар гадәт, ди.
- Шагыйрь дустының болай эшләвенә ышанамы соң?
- “Кем уйлаган “ ди, икеләнә.
- Нинди хис?
- Икеләнү хисе.
Алдагы өлеш укыла.
- Бу өлештә сүз нәрсә турында бара? Авторның дустына мөнәсәбәте ничек бирелә?
- Шагыйрь дустын гаепли.
- Нәрсәдә?
- Үз-үзеңә кул салу – ул зур гөнаһ. Син алай эшләргә тиеш түгел идең, ди.
- Әгәр чын карак булса, Мокамай шулай хурланыр идеме, үз-үзенә кул салыр идеме икән? Шагыйрь аны якыннан белмәсә, аны яклар иде микән? Начар кешене яратып буламы?
- Юк. Шагыйрь аны акларга тырыша.
- Нигә аклый?
- Чөнки аның тормышы авыр әкият, тормыш баткагы, ачлык тырнагы. Алай гына да түгел, ул яшәргә тиеш, чөнки ул яхшы күңелле, тырыш, уңган.
- Нинди хисләр бирелә?
— Үкенү, борчылу хисе.
— Лирик геройның Мокамайга мөнәсәбәте ничек?
— Автор Мокамайга җылы мөнәсәбәттә: ул аны гаепләми, тормышның авырлыгы, ачлык сине шундый хәлгә төшерде, ди. (Бу юллар тагын бер кат табып укыла.)
Соңгы өлешне уку.
- Мокамай язмышында кем гаепле соң? Нигә ул мондый фаҗигага юлыкты?
Күз алдына китерегез: ярлылыкның соңгы чигенә җиткән, ачлыктан интеккән үсмергә авыл халкы ярдәм итәсе урынга, аны җыенда кыйнап, идән астына ябып куя.(укучыларның җаваплары тыңлана)
- Кешеләр битараф. Яшүсмер язмышы аларны борчымый.
- Ә бүгенге көндә ничек? Битарафмы без?
(Укучыларның җаваплары тыңлана)
- Бу әсәре белән шагыйрь нәрсә әйтергә тели?
- Тормышта кеше ялгыз булырга тиеш түгел!
- Ни өчен әсәр көчле тәэсир итә? Ул нинди формада язылган?
- Хат формасында.(Мокамай белән хат аша сөйләшү.)
Рәсем буенча әңгәмә.
Укытучы:
- Укучылар, рәсемгә карагыз әле, сез бу рәсем ярдәмендә нәрсәләр әйтә аласыз?
Әсәрнең сәнгатьчә эшләнеше.
Авторның сурәтләү осталыгы.
Сюжеттан тыш элементларны табу: пейзаж, портрет, лирик чигенешләр, символлар һ.б.
Символлар:
Ак каен- татар әдәбиятында яшьлек, сафлык, матурлык символы, ә бу әсәрдә тормыш, яшәеш символы.
Әкият — әсәрдә балачак символы. Мокамай белән бергә үткән балачак матур иде, ә дустының фаҗигасен Һ.Такташ бик авыр кичерә. Бу хәсрәт белән яшәү – “авыр әкият” ди.
Чабата – ике мәгънәдә сурәтләнә: беренчесе- ярлылык, икенчесе- эш сөю, осталыкның гәүдәләнеше.
Әсәрдә тел-сурәтләү чараларын күзәтү.
(Әсәрдән тел-сурәтләү чаралары табыла, укучылар аны дәфтәрләренә дә язалар.) Мәсәлән чагыштырулар: ак каенга асылып менгән кебек, әкияттәге ике бала кебек, чабатаңдай матур үрмәдең, май аедай. Шагыйрь фразеологизмнардан да оста файдаланган: югарыга таба юл алдым, исебез китә иде, тал чыбыгы ашадык, йолу синең яман атыңны, канлы пычак белән чикләдең һ.б. сынландырулар : имәннәр озатып барырлар, шаярулар кәсеп булып калыр һ. б. (эшләрне укучыларга вариантлап та тәкъдим итәргә мөмкин).
Лексик чаралар
Троплар
Стилистик фигуралар.
Бәяләү.
- Авторның уй-хыяллары, дөньяга карашы.
- Әсәргә бәя.
- Язучының әдәбиятта тоткан урыны.
Өйгә эш. «Мокамай» поэмасыннан өзекне яттан сәнгатьле итеп өйрәнергә бирелә.
Йомгаклау.
Укытучы:
- Димәк, тел-сурәтләү чараларыннан уңышлы файдалану лирик поэманың эмоциональлеген арттыра, укучыга тәэсир итү көчен үстерә.
Такташ көйләү шигыреннән сөйләү шигыренә нигез салды. Аның шигырьләрендә даими кабатлана торган строфа-куплетлар аз. Строфалар ирекле төзелгән. Кайбер строфалар озын, кайберләре кыска. Кабатлауларны күп куллана. Риторик сораулар, эндәшләргә еш мөрәҗәгать итә.
Димәк, шагыйрь татар халкы тормышы, аның язмышы турында кайгыртып язган. Ул аны матур итеп күрергә теләгән. Идея эчтәлеге ягыннан гына түгел, сәнгатьчә эшләнеше ягыннан да камил әсәрләр тудырган. Шуңа да без аны олылыйбыз, классик язучыбыз дип атыйбыз. Такташ шигырьләрен белмәгән бер генә татар кешесе дә юктыр. Дәресне Мәсгуд Гайнетдин сүзләре белән тәмамлыйбыз.
Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Мокамай
Белмим,
Әллә күпкә,
Әллә бик озакка,
Ахры, мәңге онта алмамын
Тамбов урманнары уртасында
Усак яфраклары шаулавын…
Алар мәңге минем хыялымда
Шаулый-шаулый яфрак ярырлар,
Карт имәннәр, калмый минем арттан,
Кая барсам, озатып барырлар…
Бер җирдә юк андый урманнар,
Бер җирдә юк камыш сабаклары –
Андагыдай шаулый торганнар…
Әкияттәге ике бала кебек,
Каен башларына үрмәләп,
Ике штансыз малай дөнья белән
Танышып йөргән идек бергәләп…
Беребез сары чәчле, беребез – кара:
Сары чәчлесе – ул мин идем;
Кара чәчле, коңгырт кара күзле,
Кәкре аяклы дустым, җанкисәгем,
Ул, Мокамай бәгърем, син идең…
Ак каенга аслып менгән кебек,
Мин тормышта һаман яктыга,
Югарыга табан юл алдым;
Менгән саен җирнең матурлыгын,
Яктылыгын күбрәк күралдым…
Ә син менәдмәдең,
Калдың,
Югалдың…
Әкияттәге ике бала кебек –
Икебез дә кара борынлы,
Зурлар кебек, кулны артка куеп,
Йөри идек таптап болынны…
Һәрбер нәрсә безгә яңа иде,
Һәрнәрсәгә исебез китә иде,
Бернәрсә дә бездән качмый иде,
Бар нәрсәгә кулыбыз җитә иде…
Күпме кыен күрдек шуның өчен,
Күпме тал чыбыгы ашадык;
Әкияттәге ике бала кебек,
Күпме “җафа чигеп” яшәдек…
Кем уйлаган шушы шаярулар
Синдә кәсеп булып калыр дип,
Уйнап башланган эш тормышыңны
Һәлакәткә алып барыр дип…
Хат язсам да хәзер соңга калдым,
Укымассың минем хатымны,
Ләкин минем бурчым, Мөхәммәтҗан,
Йөлу синең яман атыңны!
Син гомереңне усал исем белән,
Канлы пычак белән чикләдең…
Әллә ничек булды синең гомер,
Син, Мокамай, әллә нишләдең!..
Әкияттәге ике бала кебек,
Каен башларына үрмәләп,
Ике штансыз малай дөнья белән
Танышып йөргән идек бергәләп…
Ак каенга аслып менгән кебек,
Мин тормышта һаман яктыга,
Югарыга табан юл алдым;
Менгән саен җирнең матурлыгын,
Яктылыгын күбрәк күралдым…
Ә син менәлмәдең…
Калдың, югалдың…
Үткәннәрем авыр әкият минем, —
Ул әкиятне әгәр сөйләгәндә,
Чаглып китсә синең күләгәң,
Юк, юк,
Мин ант итәм: һичбер вакытта да
Сине карак итеп сөйләмәм…
Син яшәргә хаклы кеше идең,
Син яшәргә җирдә теләдең.
Тик син ачлык тырнагыннан,
Түбәнлектән
Чыгу юлын гына белмәдең…
Ә бит
Бергә чабаталар үреп йөргән чакта,
Син остарак миннән үрәйдең,
Минем матур итеп үрәлмәүне
Булдыксызлыгымнан күрәйдең…
Ник соң бу болай булды әле,
Ничек һәлакәтең күрмәдең,
Ник, Мокамай, соң син тормышыңны
Чабатаңдай матур үрмәдең!!.
Син гомереңне усал исем белән,
Канлы пычак белән чикләдең;
Әллә ничек булды синең гомер,
Син, Мокамай, әллә нишләдең!..
Ә бит безнең гомер матур урманнарда
Май аедай матур башланды;
Әкияттәге ике бала кебек,
Икебез ике якка ташланды…
Синең тормыш авыр әкият булды,
Ул әкиятең соңгы битләрен
Син зур исем, мәңге онытылмаслык
Эшләр белән бизәп китмәдең…
Син адаштың,
Ләкин син яхшы идең,
Синең яхшы иде күңелең,
Тик белмәдең тормыш баткагыннан
Ялгыз чыгу мөмкин түгелен…
Син белмәдең,
Кешеләр җирдә тормыш баткагыннан
Чыгу юлын бергә эзлиләр;
Ялгыз калып, ачтан үлмәс өчен
Күмәк тормыш җирдә төзиләр…
Үткәнемне әкият итеп сөйләгәндә,
Чаглып китсә синең күләгәң,
Юк, Мокамай, һичбер вакытта да
Сине усал итеп сөйләмәм…
Син ярлы идең, ләкин эш сөя идең,
Синең яхшы иде күңелең, —
Син белмәдең сыйнфый бөлгенлектән
Алай чыгу мөмкин түгелен…
Тема:
Һ. Такташ “Мокамай” (1929ел)
Максат:
1. Әсәрнең идея-тематик мәгънәсен аңлауларына ирешү. 2. Лирик жанрдагы
әсәрләргә анализ ясау кунекмәләрен үстерү. 3. Укучыларда уңай әхлак сыйфатлары,
ихтыяр көче тәрбияләү.
Җиһазлау:
шигыръ тексты, Һ. Такташның портреты, плакатлар, әдәби китап “Мәхәббәт
тәүбәсе”.
Дәрес
барышы.
I. Актуальләштерү. Психологик
уңай халәт булдыру.
—
Кем көзге урманда булды? Сары яфраклы агачлар турында нәрсә әйтә аласыз?
Каенның, усакның яфракларын нәрсә белән чагыштырып була? (тәңкә) Көзге урман
күңелдә нинди хис уята? (матурлыкка соклану хисе)
II.
Уку мәсьәләсен кую. – Шагыйрънең иҗатын өйрәнүне дәвам
итәбез.
•
“Мокамай”шигырьнең идея- тематик мәгънәсен
ачыклыйбыз, анализлыйбыз, үзебезгә файдалы
нәтиҗә
ясыйбыз.
III.
Уку мәсьәләсен чишү. (тактага карау).
•
Эпиграф.
Дөнъя матур,
Шушы дөньяның мин-
Матурлыгын җырлар җырчысы… (Һади Такташ)
•
–
Һ.Такташның шигъри күңелле булып тәрбияләнүендә кемнең роле зур? Нәрсә аңа
тәэсир итә? ( табигатъ). Ул нәрсәгә омтыла? (белемгә).Аның иҗатына нәрсә хас?
(ышану, өметләнү, рухи хөрлек, тормышны,кешене ярату хисләре) . Дәрестәге
бүгенге сөйләшүебез сезгә җитди уйланырга этәргеч булса, яхшы булыр иде.
3.Кереш сүз.
Һ. Такташ татар поэзиясенә җил
булып керде.Тамбов урманнары уртасындагы җилләрдә шаулаган усак яфраклары
озатып калды аны. Нечкә билле җилләр йөрәгенә мәңгегә дәрт биргәндер. Авыл
табигатеннән башланган бу җилләр аны көрәш мәйданына алып чыга. Такташ кешелек
дөньясы, табигатькә гашыйк шагыйрь.
1.Өй
эшләрен тикшерү. Такташның тормыш һәм иҗат юлын яктырткан,
дәреслектә булмаган мәгълүмат әзерләп килергә кушылган иде.Хәзер шуны тыңлап
китәрбез.
Беренче укучы. 1901 нче елның 1 нче январе.
Бу саннарга игътибар итик әле. 1901нче ел- ничәнче гасыр ул? ( XX гасыр башы).
XX гасырның беренче елы, январь — беренче ае, аның беренче көне.
Менә шундый серле көнне Мордва республикасы Тарбеево районы Сыркыды авылында
урта тормышлы крестьян гаиләсендә бер ир бала дөньяга килә. Баланың атасы
Хәйрулла исемле, ә анасы Шәмсениса исемле була. (Экранга әти-әнисенең рәсемнәре
чыга). Дини гореф – гадәт буенча, мулла чакыртып балага”Мөхәммәтҗан” дип исем
кушалар. Ләкин Шәмсениса апага бу исем ошамый. Гадәттә мишәрләр “Мөхәммәтҗан”
дигән исемне” Мокамай” дип бозып әйтәләр. Бәлки шул сәбәпледер, Шәмсениса апа,
ире белән сөйләшеп, баланың исемен “Мөхәммәтһади” дип алмаштыра. (Укучылар
дәфтәргә шагыйрьнең туган елын, туган җирен һәм әти-әнисенең исемнәрен язалар).
Икенче
укучы. Кечкенә Һади, әнкәсенең җырларын, матур әкиятләрен тыңлап, сизгер
күңелле бала булып үсә. Шәмсениса апа бер истәлегендә булай дип яза. “Һади 9
айда тәпи йөрде, ике – ике яшь ярымнарда чиста итеп сөйли белә башлады. Бала
вакытында яраткан эшләреннән берсе – каз бәбкәләрен карау иде. Аларны сакларга
йөри, ашатырга ярата иде”.
— Сез
үзегезнең ничә айда тәпи йөргәнегезне беләсезме?
Өченче
укучы. Шәмсениса апа Һадиның балачаклары, шаянлыклары турында сөйләргә
яраткан. Менә Һадинең 5-6 яшьлек чагы. Башка малайлар белән бергә Хәсәннәр
бакчасына кереп, кыярларын тунап чыкканнар. Зуррак балалар йөгереп качканнар, ә
Һадины Хәсән абый эләктереп алган.Бер кулы белән колагынан тотып, икенчесе
белән балага суккалый, кычкырып тирги икән. Тавышны ишетеп, Шәмсениса апа
урамга йөгереп чыга: “Хәсән абзый, ни өчен кыйныйсың?” – ди. “Әнә үзе әйтсен, ”
– дип, Хәсән абзый китеп бара. “Улым, ник еламыйсың, ичмасам, еласаң кыйнаудан
туктар иде, “- ди әнисе. “Еласам, малайлар ишетерләр дә аннары мине беркайчан
да разбуйникка алмаслар,” – дип җавап бирә Һади. Әнисе ”разбуйникның” корсагына
кысып тоткан күлмәк итәген ачып карый. “И балам, бу нәни генә кыярларны
ничек җәлләми өздең соң, борыннарыннан чәчәкләре дә төшмәгән бит әле!”-ди. Шул
чагында Һади, малайлар ишетү ихтималын да онытып, кычкырып елап җибәрә. ”Хәзер
нәрсәгә елыйсың инде?” – дип сорый әнисе. “Бик нәниләр бит әле –е – е, хәзер
үсәлмиләр бит инде,”- дип такмаклый Һади.
— Кеше бакчасына керергә ярыймы?
Дүртенче
укучы. Мин дә сезгә әнисенең истәлеген сөйлим. Шулай бервакытны
Шәмсениса апа Һадины арыш көлтәсе өешергә алып бара. Көн бик әссе. Эш тә җиңел
түгел. Менә чүмәлә өстенә менеп баскан Һади:” Әни, безнең өй турысында төтен
күренә, пожар түгел микән?” – ди. Әнисе хәйләне сизә. Ләкин: “Улым, бар өйгә
кайт, пожар булса килеп әйтерсең, булмаса, килеп тормассың”, — ди. Һади ,
чүмәләдән төшеп, авылга таба йөгерә. Ләкин түзеп күп бара алмый, юлдан борылып,
Парча елгасына су керергә чаба. ( Экранда — Парча елгасы күренеше). Әнисе
улының йомгак шикелле генә гәүдәсенә кызганып карап: “Көнозын су буенда
уйнап кына йөрергә иде дә бит, балам”, — дип уйлый.
— Сез су керергә яратасызмы?
Йөзә беләсезме?
Укучы: Дыр, дыр,
барабан,
Мокамай йомырка урлаган,
Әйшә
тәтәй тоткан,
Каравылын кычкырткан.
Бу минем 7 яшемдә язган
беренче шигырем. Минем Мөхәммәтҗан исемле бер иптәшем бар иде. Аның
белән, дус кына йөргәндә, борынлашырга туры килде. Икенче көнне аның Гайшә
түтәйнең тавыклар кетәклегеннән йомырка урлаганда тотылганлыгы
мәгълүм булды. Мин аңардан үч алу нияте белән шушы шигыремне чыгардым.
Хәзер дә әле хәтеремдә, язгы ташу вакытында ул, муеннан суга кереп, атасынын
кыйнавыннан курыкканга, көн буе суда торды. Ә без, авыл малайлары, бүрәнәләр
өстенә утырып, мин чыгарган шушы такмакны җырладык.
_____________________________________________________________________
Укытучы: Һади
Такташ әнисен бик хөрмәт иткән. “Минем шагыйрь булып китүемә әниемнең тәэсире
зур,” – дип яза Такташ бер истәлегендә. Алар хатларны да бер-берсенә
шигырь белән язганнар. Әнисе Шәмсениса апа гади вакыйгаларны да күңелгә
үтемле итеп сөйләүче, җыр, бәетләр чыгаручы сүз остасы кеше булган.
Беренче проблема буенча нәтиҗә
ясыйбыз: Такташның балачагы ничек үткән, сезнең балачакка охшаганмы?
Укытучы.
Такташевлар гаиләсе бик ишле булган, 9 баланың алтысы исән- имин үскән.
Һади гаиләдә өченче бала була. Минем дә сезне аның балачагы турындагы бер
истәлек белән таныштырасы килә. Минем кулдагы әйбергә игътибар итегез
әле, аның турыда нәрсә әйтә аласыз?. (Чулпы күрсәтелә. Укучыларның җаваплары
тыңлана, проектордан чулпы рәсеме күрсәтелә).
Укытучы.Чулпыны, көндәлек бизәнү әйбере буларак,
төрле яшьтәге хатын-кызлар йөрткән. Кызлар өчен кечкенә итеп ясалган, җиткән
кызлар берничә тәнкәле һәм асылма бизәклене йөрткәннәр. Берьюлы ике
толымга үрелә торган көянтәле чулпы да була. Чулпы толымга чәчүргечләр
ярдәмендә тоташтырыла һәм атлаган саен үзенә хас көй белән чыңлап тора.
Минем сезне чулпыга бәйле бер истәлек белән таныштырасым килә.
Һади
Такташның сеңлесе Хәнифә апа үзенең бер истәлегендә болай дип язган:
“ Китап сатып алыр өчен, әни Һади
абыйга үзенең чәченә үреп йөри торган тәңкәләрен берәм-берәм бирә торган иде”.
Шушы истәлекне укыгач, безнең яраткан шагыйребез, Халык шагыйре, Габдулла Тукай
исемендәге дәүләт премиясе лауреаты ( рәсеме проекторда күрсәтелә, укучылар
язучының исем – фамилиясен атыйлар) Шәүкәт Галиев “ Чулпы чыңы” дигән шигырь
язган. (Укытучы яттан шигырьдән өзек
укый).
Чылтыр-чылтыр чулпы чыңлавы…
Елтыр күзле малай бишектә.
Биләүләрдә яткан чактан ук
Шушы җырны Һади ишеткән.
Сөйләшәләр нидер тәңкәләр,
Серләшәләр нидер тәңкәләр.
Тәңкәләрнең телен кем белгән,
Бала
күңелен белә әнкәләр.
… Уеннарын ташлап бер көнне
Чабып керә Һади ишектән:
-Бик кызыклы китап саталар,
Алыйк әле, әнкәй, ничек тә!
Шәмсениса апа ни дисен,
Юк акчаны каян аласы?
Зәңгәр
күзен төбәп, ялварып,
Өметләнеп
тора аласы.
Чылтыр
– чылтыр чулпы чыңлавы
Тынып
кала ана кулында.
Ана
кулы – калын толымда,
Толымдагы
тәңкә — улында.
Ничәнче
кат Һади шатлана,
Ничәнче
кат Һади очына –
Ничәнче
кат инде әнкәсе
Көмеш
тәңкә сала учына.
Укытучы. Ничек уйлыйсыз: Һадиның әнисе дөрес эшләгәнме?
— Әниләрегезнең сезгә
китап алганы бармы? “ Әнием, әтием, миңа китап алыгыз әле”,- дип әйткәнегез
бармы? Күбрәк әдәби китаплар укырга кирәк. Әдәби әсәрләр безне нәрсәгә өйрәтә?
Әдәплеккә, тәртиплеккә, пөхтәлеккә…….,
начар гадәтләрдән арынырга .
Әдәби әсәрләр,
шигырьләр язу бик зур хезмәт сорый. Һ.Такташ: Мин дүрт юллык шигырь өчен
егерме дүрт вариант язам. Яхшы вариантларымны өстәлдә калдырам, начарларын
идәнгә ташлыйм. Соңга яхшыларын җыеп, шулар эченнән үземчә иң яхшы дип табылган
егерме бишенче вариантны язам. Һәрвакыт шулай булмаса да, ләкин еш кына шулай
була.Мин шигырьгә үземдә булган иң матур уйларымны, иң җылы хисләремне салырга
тырышам. Бу эш чиксез шатлыклы да, газаплы да.
Һ.Такташ
сөйләгәннәр. Гадел Кутуй истәлекләреннән язып алынган.
Ничек уйлыйсыз? Шагыйрь
шигырьләрен берничә вариантта оста итеп яза алмаганга язганмы, ә үзенең эшенә
җаваплы караганга, шулай бит. Һ. Такташны каләмдәшләре Г.Тукай белән бер рәттән
куеп, Г.Тукайның традицияләрен дәвам иттерүче дип саныйлар. Язучылар, шагыйрьләр арасында
шундый гыйбарә яши: — Җир шары өч филдә басып торса, татарның яңа чор шигърияте
өч “Т”да басып тора: Тукай, Такташ, Туфан!
И.Юзеев авызыннан. 1971
Китап
күргәзмәсе белән танышу. ( Бу китаптагы шигырьләрне күп кенә вариантта кулдан
язып бастыру өчен бик күп хезмәт сораганлыгы күренә.
IV. Яңа дәрес материалын өйрәнү.1.Һади Такташның
“Мокамай” шигыре белән танышу.
–Укучылар, без бүген аның фаҗигале вакыйгага багышланган
лирик шигыре белән танышырбыз, аңа кадәр сүзлек өстендә эшләп алыйк.(2 слайд)
Сүзлекчә:
Җәфа
чигү- авырлыклар күрү,
Һәлакәт – үлем ,
Кәсеп –шөгыль,
җанкисәгем – якын, Карак — әйбер урлаучы , йолу
– бетерү, юкка чыгару, Баткак – төрле чуалчыклар, буталчыклар , Күмәк – бергә
Шигырьне уку
а)
укытучы яттан укый, б) укучылар укый
3.Укучылар, сез бу
шигырьне ничек аңладыгыз икән, сорауларга җавап биреп карыйк әле.
1.-Шигырьдә туган як
табигате ничек тасвирлана? (Лирик герой
табигатьне бик матур итеп тасвирлый, урманнарда – ап-ак каеннар, камыш
сабаклары искиткеч шаулый, алар герой күңелендә мәңге онытылмаячак)
-Иң озын буйлы кеше
җавап бирә.
2. — Әсәрдәге икенче
герой кем? Аның портретын автор ничек сурәтли, шул
юлларны табып укыгыз. (Икенче героебыз –Мокамай. Ул –кара чәчле, коңгырт кара
күзле. Мокамай –лирик геройның дусты. Менә аны яратып, автор болай ди: “Кәкре
аяклы дустым, җанкисәгем,
Ул, Мокамай бәгърем,
син идең.
—
3.-Дусты Мокамай белән
авторның нинди уртак сыйфатлары бар?
(Икесе дә шук, наян,
шул тик тормаулары аркасында шактый гына кыйналганнар да инде. Аларның
һәрнәрсәгә исе китә. “Бернәрсә дә бездән качмый иде,
Бар нәрсәгә кулыбыз
җитә иде…”ди
4.- Мокамай нинди
аянычлы язмыш кичерә?
(Ул тәгәрмәч урлауда
гаепләнә, кыйнала һәм идән астына ябып куела. Хурлыкны күтәрә алмыйча, үзен үзе
үтерә. Күп еллар үткәч, шагыйрь вакыйга турында лирик әсәр яза)
5. – Лирик геройның
Мокамайга мөнәсәбәте ничек?
(Автор Мокамайга җылы
мөнәсәбәттә: ул аны гаепләми, тормышның авырлыгы, ачлык сине шушы хәлгә төшерде
, ди.
”Син адаштың, ләкин син
яхшы идең…
Тормыш авырлыгын
бергәләп җиңеп чыгарга иде, ди. Ул Мөхәммәтҗанны гаепләми, киресенчә, аны
акларга тырыша..
6.Шигырьдәге геройлар
туган як табигатен ничек яраталар?(Бер җирдә
юк андый ак каеннар…
_____________________________________________________________________
Укытучы. Беренче проблеманы өйрәнүгә күчәбез. Әсәргә анализны
нинди тәртиптә ясыйбыз? (Укучыларның җавабыннан соң, терәк плакат
ачыла. 1). Өлешләргә бүләбез.
— Нинди
өлешләргә бүлеп була? ( 1. Урман турында . 2. Мокамай турында.)
7.
Әсәр чәчмәме, тезмәме? Исеме нәрсәне аңлата? (Шагыйрьнең яшьлек дусты).
Ул нинди жанрга карый? (Лиро- эпик жанр). Әсәргә нинди лирика хас?
а) пейзаж б)
гражданлык в) күңел г) фәлсәфи
Лирикада берүк вакытта нәфрәт,
борчылу, кайгы, сагыш,сагыну, шатлык кебек хисләр урын ала: Лирикада кем
исеменнән сөйләнә? (мин)
Лирикада сурәтләнгән дөнъя- лирик
геройның эчке дөньясы ул. Лирикада сөйләм төгәл, аһәңле, һәр сүз эмоционалъ көчкә
ия. Лирик герой дип кемгә әйтәбез?( Лирик герой- шигыръдә уй- хисләрне һәм эчке
кичерешләрне үз исеменнән сөйләп бирүче)
•
Ни
өчен шигырьгә поэма да дип әйтелә?
(Поэма дип атала, чөнки ул күләме
белән зуррак, вакыйга сурәтләнә, шул ук вакытта хикәяләү белән бергә лирик
чигенешләр һәм уйланулар бар.)
10. Шигырънең темасы: (
сыйнфый, бөлгенлек, түбәнлек , суицид- үзеңә кул салу).
Эчтәлеге: Мокамайның
вакытсыз һәм үкенечле үлеменә кайгыру һәм авырлык килгәндә югалып калу
Идеясе: тормыш авырлыклары
каршында каушап калмау, алга бару.
11. Шигыръ игътибарны ничек җәлеп
итә?
Чагыштыру- нинди дә булса күренешне аңа охшаган ягы булган икенче күренеш
белән чагыштырып сыйфатлау- охшату.
Чагыштыру:
•
май аедай;
•
зурлар кебек
•
ак каенга асылып менгән кебек;
•
әкияттәге ике малай кебек;
•
чабатаңдай матур үрмәдең;
•
-Шагыйрь фразеологизмнардан да
оста файдаланган (югарыга табан юл
алдым – тормышта үзеңне табу; исебез китә иде – кызыксыну, тал чыбыгы ашадык –
кыйналу, йолу синең яманатыңны –үзгәртү, канлы пычак белән чикләдең –үлем)
•
Әсәрдә сынландырулар да бар
Сынландыру— җансыз предметны,
күренешне җанлы итеп күрсәтү.
•
Сынландыру:
•
имәннәр озатып барырлар;
•
чагылып китсә синең күләгәң.
•
шаярулар кәсеп булып калыр дип;
•
әкиятнең соңгы битләре;
-Димәк, тел-сурәтләү
чараларыннан уңышлы файдалану лирик шагыйрьнең эмоциональлеген арттыра, укучыга
тәэсир итү көчен күрсәтә.
-Укучылар, әсәр белән
таныштык, анализладык, аларга чагыштырма хар-ка бирдек. Хәзер геройлар турында
сөйләшик әле. Аларга нинди сыйфатлар хас икән?
Җавапны
чиратлап әйтәләр.
-Димәк, тормышта
төрле авырлыклар килеп чыгарга мөмкин, аларны җиңәргә кешедә зур ихтыяр көче
булырга тиеш. Моңа ирешү өчен нишләргә кирәк соң?
(Кече яшьтән үк
үзеңә-үзең ышанырга кирәк, төрле авырлыклар алдында сыгылып төшмичә, тыныч
күңел белән проблемаларны чишә белергә өйрәнү бик мөһим. Димәк, үзеңдә ихтыяр
көче булдырырга кирәк. Шигырьдәге Мокамайга менә шул сыйфат җитеп бетмәү
сәбәпле, бик иртә кара җир астына керә, яшь гомере өзелә. Юкса алар икесе дә
бер үк җәмгыятьтә яшәгән кешеләр бит. Тик юллары ике якка аерыла: берсе гел
алга барып, зур шәхескә әйләнә, икенчесе кара гүргә керә. Мокамайның аянычлы
язмышы мисалында шагыйрь бала вакыттан ук үзеңне батыр, кыю, тәвәккәл итеп
тәрбияләргә куша.
IV.
Эшчәнлеккә рефлексив анализ:
•
Һ.
Такташның бурычы нәрсәдә? (Мөхәмәтҗанның начар исемен йолу, аны яклау.) Ни өчен
ул дустын яклый? (Дусты тормышта адашкан, юл тапмаган.) Шагыйръ нәрсә әйтергә
тели?
— Кешенең тормыш баткагына чумуына кем гаепле? (Тормыштан мисаллар)
—
дуслары — наркотик
—
гаиләсе — алкоголь
— кеше
үзе — җәмгыятьтәге тәртипләр
—
һөнәре
V.Нәтиҗә.
— Кешенең дөрес юлга кем
чыгара ала?
—
дәүләт
— дуслары
— хокук саклау
органнары — гаиләсе
-үзе
— Кешенең язмышы кем кулында?
(Көчле, ихтыяр көченә ия булган кешеләр генә үз язмышын үз кулына ала.
Безнең тирәбездә эчкечелек ,
наркоманлык, рухи пычраклык кебек афәтләр йөри. Боларга каршы торыр өчен сиңа
аек акыл, сәламәт рух кирәк. Үзеңдә яшътән үк ихтыяр көче тәрбиялә.
Яшъ кеше! Бәхетеңнең үз кулыңда
икәнен һәрчак исеңдә тот!
Җуйдың сине,Һади
Утыз яшътә-
Иртә киттең безнең арадан;
Юк китмәдең, шагыйръ,
Йөрәкләрдә
Терелттек без сине яңадан. ( Г.
Хуҗин).
IV. Өйгә эш.
Шигырьне яттан
сәнгатьле итеп укырга өйрәнегез.
V. Йомгаклау.
Җәфа чигү-
Һәлакәт –
Кәсеп
–шөгыль,
җанкисәгем – якын
Карак
— әйбер урлаучы
йолу – бетерү, юкка
чыгару
Баткак
– төрле чуалчыклар, буталчыклар Күмәк – бергә , Чабата –
Сыйнфый
бөлгенлек- классовые неравенство 95 бит
Беренче укучы. 1901 нче елның 1 нче январе.
Бу саннарга игътибар итик әле. 1901нче ел- ничәнче гасыр ул? ( XX гасыр башы).
XX гасырның беренче елы, январь — беренче ае, аның беренче көне. Менә
шундый серле көнне Мордва республикасы Тарбеево районы Сыркыды авылында урта
тормышлы крестьян гаиләсендә бер ир бала дөньяга килә. Баланың атасы Хәйрулла
исемле, ә анасы Шәмсениса исемле була. (Экранга әти-әнисенең рәсемнәре чыга).
Дини гореф – гадәт буенча, мулла чакыртып балага”Мөхәммәтҗан” дип исем кушалар.
Ләкин Шәмсениса апага бу исем ошамый. Гадәттә мишәрләр “Мөхәммәтҗан” дигән
исемне” Мокамай” дип бозып әйтәләр. Бәлки шул сәбәпледер, Шәмсениса апа, ире
белән сөйләшеп, баланың исемен “Мөхәммәтһади” дип алмаштыра.
___________________________________________________
Икенче
укучы. Кечкенә Һади, әнкәсенең җырларын, матур әкиятләрен тыңлап, сизгер
күңелле бала булып үсә. Шәмсениса апа бер истәлегендә булай дип яза. “Һади 9
айда тәпи йөрде, ике – ике яшь ярымнарда чиста итеп сөйли белә башлады. Бала
вакытында яраткан эшләреннән берсе – каз бәбкәләрен карау иде. Аларны сакларга
йөри, ашатырга ярата иде”.
— Сез
үзегезнең ничә айда тәпи йөргәнегезне беләсезме?
_____________________________________________________________________
Өченче
укучы. Шәмсениса апа Һадиның балачаклары, шаянлыклары турында
сөйләргә яраткан. Менә Һадинең 5-6 яшьлек чагы. Башка малайлар белән бергә
Хәсәннәр бакчасына кереп, кыярларын тунап чыкканнар. Зуррак балалар йөгереп
качканнар, ә Һадины Хәсән абый эләктереп алган.Бер кулы белән колагынан тотып, икенчесе
белән балага суккалый, кычкырып тирги икән. Тавышны ишетеп, Шәмсениса апа
урамга йөгереп чыга: “Хәсән абзый, ни өчен кыйныйсың?” – ди. “Әнә үзе әйтсен, ”
– дип, Хәсән абзый китеп бара. “Улым, ник еламыйсың, ичмасам, еласаң кыйнаудан
туктар иде, “- ди әнисе. “Еласам, малайлар ишетерләр дә аннары мине беркайчан
да разбуйникка алмаслар,” – дип җавап бирә Һади. Әнисе ”разбуйникның” корсагына
кысып тоткан күлмәк итәген ачып карый. “И балам, бу нәни генә кыярларны
ничек җәлләми өздең соң, борыннарыннан чәчәкләре дә төшмәгән бит әле!”-ди. Шул
чагында Һади, малайлар ишетү ихтималын да онытып, кычкырып елап җибәрә. ”Хәзер
нәрсәгә елыйсың инде?” – дип сорый әнисе. “Бик нәниләр бит әле –е – е, хәзер
үсәлмиләр бит инде,”- дип такмаклый Һади.
— Кеше бакчасына керергә ярыймы?
__________________________________________________________-
Дүртенче
укучы. Мин дә сезгә әнисенең истәлеген сөйлим. Шулай бервакытны
Шәмсениса апа Һадины арыш көлтәсе өешергә алып бара. Көн бик әссе. Эш тә җиңел
түгел. Менә чүмәлә өстенә менеп баскан Һади:” Әни, безнең өй турысында төтен
күренә, пожар түгел микән?” – ди. Әнисе хәйләне сизә. Ләкин: “Улым, бар өйгә
кайт, пожар булса килеп әйтерсең, булмаса, килеп тормассың”, — ди. Һади ,
чүмәләдән төшеп, авылга таба йөгерә. Ләкин түзеп күп бара алмый, юлдан борылып,
Парча елгасына су керергә чаба. ( Экранда — Парча елгасы күренеше). Әнисе
улының йомгак шикелле генә гәүдәсенә кызганып карап: “Көнозын су буенда
уйнап кына йөрергә иде дә бит, балам”, — дип уйлый.
— Сез су керергә яратасызмы?
Йөзә беләсезме?
__________________________________________________________
Укучы: Дыр, дыр,
барабан,
Мокамай йомырка урлаган,
Әйшә
тәтәй тоткан,
Каравылын кычкырткан.
Бу минем 7 яшемдә язган
беренче шигырем. Минем Мөхәммәтҗан исемле бер иптәшем бар иде. Аның
белән, дус кына йөргәндә, борынлашырга туры килде. Икенче көнне аның Гайшә
түтәйнең тавыклар кетәклегеннән йомырка урлаганда тотылганлыгы
мәгълүм булды. Мин аңардан үч алу нияте белән шушы шигыремне чыгардым.
Хәзер дә әле хәтеремдә, язгы ташу вакытында ул, муеннан суга кереп, атасынын кыйнавыннан
курыкканга, көн буе суда торды. Ә без, авыл малайлары, бүрәнәләр өстенә утырып,
мин чыгарган шушы такмакны җырладык.
__________________________________________________________
Бәдрүш Мокамай (тулы исеме Бәдретдин Мөхәммәтҗанов) 1909 елның 5 октябрендә Уфа губернасы, Бөре өязе (хәзерге Дүртөйле районы) Каеш авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган. «Әтигә — 7, энесе Кадригә 1 яшь тулганда, әтисе Мөхәммәтҗан Мәхмүтҗанов вафат булган. Әнисе Хафса ярлылыктан, тормыш авырлыгыннан йончыгач, өч баласын да ташлап, Бадрак авылы кешесенә кияүгә…
Бәдрүш Мокамай (тулы исеме Бәдретдин Мөхәммәтҗанов) 1909 елның 5 октябрендә Уфа губернасы, Бөре өязе (хәзерге Дүртөйле районы) Каеш авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган. «Әтигә — 7, энесе Кадригә 1 яшь тулганда, әтисе Мөхәммәтҗан Мәхмүтҗанов вафат булган. Әнисе Хафса ярлылыктан, тормыш авырлыгыннан йончыгач, өч баласын да ташлап, Бадрак авылы кешесенә кияүгә чыгып киткән. Бер улы Хәнифне балалар йортына илтәләр, ул шунда вафат була. Әтиемне беркадәр вакыт картәтисе тәрбияли, тик 1924 елда ул да китеп бара. Энесе Кадри һәм әтием картәтинең энесе Хәкимҗан Мәхмүтҗанов тәрбиясендә калган», — дип искә ала Бәдрүш Мокамайның кызы Линария Батырова.
…Кечкенә Бәдретдин елга буенда, наратлар арасында җырлап йөрергә яраткан, бала-чагалар белән ындыр артларында качышлы уйнаган. Малайлар аны таба алмагач: «Бәдри, Бәдрүш, кайда качтың? Чык инде», — дип чакыра торган булган. Ә шук малай шулай, көлә-көлә, «Бәдрүш» кушаматына да ризалыгын биргән.
Ул Иске Баеш җидееллык мәктәбендә укый. Мөгаллим Хатмулла Салихов малайда китапка һәм әдәбиятка мәхәббәт уята. Бәдрүш Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури, Шәехзадә Бабич, Һади Такташ шигырьләрен ятлый. «Мокамай» поэмасын сәхнәдән сөйләгәндә авыл халкы аңа: «Син үзең Мокамай!» — дип кул чаба, ә Бәдрүш кызара төшеп: «Минем кешегә зыян иткәнем юкла», — дип җавап кайтара. «Синең тормышың һәм яшәү юлың Мокамайныкы кебек», — ди өлкәннәр. «Мокамай» кушаматы Бәдрүшкә бик ошый. Ул 1928 елда тәүге шигырьләрен яза һәм, Һади Такташка ияреп, Бәдрүш Мокамай дип имза куя башлый.
Шагыйрь мәктәптә укыган чакта ук комсомолга керә, колхозның ячейка секретаре булып сайлана. Кышкы салкын көннәрдә дә, башына кепка киеп, Дүртөйлегә йөри. Егетнең кыюлыгы район комитеты хезмәткәрләрен хәйран калдыра. Райком шагыйрьне укырга җибәрә. Бәдрүш Мокамай 1928-1931елларда Б.Нуриманов исемендәге «Башпедрабфак»та укый, математика укытучысы һөнәре алып чыга. 1931-1932 елларда Чишмә районының Бозаулык авылында укыта. 1932 елның июленнән 1933 елның мартына кадәр Уфада «Яшь коммунар» һәм «Яшь юксыл» газеталарында авыл хәбәрчеләре секторы мөдире булып эшли. Аннары Дүртөйле районының «Ярыш» газетасында җаваплы секретарь. Аның әдәби осталыгы үсә, илдә барган вакыйгалар турында шигырь, мәкаләләр бастыра.
1934 елның 20 ноябреннән 1936 елның 15 октябренә кадәр Кызыл Армиядә хезмәт итә. Хәрби бурычын Ерак Көнчыгышта үти. Кайткач, 1936 елның ноябреннән Бәдрүш Мокамай — янә Дүртөйле районының «Ярыш» газетасында җаваплы секретарь. Газетаны эчтәлекле итү өчен күп көч сала. Бу елларда ул коллективлаштыру идеяләрен пропагандалауда актив катнаша: районның беренче колхозлары эшчәннәре турында мәкаләләр һәм бер үк вакытта шигырьләр иҗат итә, аларны Уфа һәм Казанда чыккан газета-журналларда бастыра.
Бәдрүш Мокамай РОНО каршындагы комсомол оешмасы секретаре итеп сайлана, ВКП(б) тарихын өйрәнү буенча пропагандист булып йөри. 1939 елда ул Коммунистлар партиясе сафына кабул ителә. Шушы ук елны Уфада «Шигырьләр» җыентыгы чыга, Совет язучылары союзына әгъзалыкка кандидат итеп алына. Тәнкыйтьчеләр тарафыннан аның шигъри җыентыгына уңай бәя бирелә.
Бәдрүш Мокамайның авыл хуҗалыгын күмәкләштерүгә багышланган беренче шигырьләре 1928-1931 елларда татар телендә «Яңа авыл», «Яшь коммунар», «Яшь юксыл», «Әдәби удар», Чишмә районының «Сталинчы» газеталарында басыла. Исеме урынына «Мокамай» псевдонимын куярга ярата.
«Язсаң, язсаң, Тукай, Такташ кебек язарга кирәк! Мин Такташ әсәрләренә, аеруча «Мокамай» шигыренә гашыйк. Такташны яратканга күрә, үземә «Бәдрүш Мокамай» дигән кушамат алдым. Җитмәсә, Такташны күреп тә беләм. Минем басылган шигырьләрем хакында Такташ матбугатта язып чыкты… Яшь шагыйрьләрдән Зыя Мансур ошый… 1934 елда без, әдәбият түгәрәге әгъзалары, «Атака» дигән әдәби җыентык бастырып чыгардык. Аның хакында Муса Җәлил рецензия язды. Мин Җәлилне дә күреп беләм», — дигән Бәдрүш Мокамай Самат Шакирга, Казанда очрашкач.
Чыннан да, Дүртөйле районының «Ярыш» газетасы каршында башлап язучы шагыйрьләр һәм журналистларның әдәби түгәрәге оеша. Шагыйрь Бәдрүш һәм «Советская Башкирия» газетасының элекке баш мөхәррире урынбасары Габделхәмит Габделмәҗит улы Вахитов (1910-1976) түгәрәкне оештыручы һәм аның җитәкчесе була. 1934 елда түгәрәк үзенең «Атака» дигән беренче әдәби альманахын чыгара. Бу зур булмаган татар телендәге журнал Бөре шәһәрендә 1 мең данә тираж белән дөнья күрә. Аның әдәби материалларын туплауда һәм мөхәррирләүдә партия райкомының ул вакыттагы бүлек мөдирләре Шәймәрданов, Юнысов, Гыйрфанов, район Советы башкарма комитеты рәисе Ирмашев, газета мөхәррире Вахитов, Дүртөйле колхоз яшьләре мәктәбенең тел һәм әдәбият укытучысы Исхаков һәм район халык мәгарифе бүлеге мөдире Алкин катнашкан. Альманахның басылуы Дүртөйле районы мәдәни тормышында зур вакыйгага әйләнә.
«Атака»ның тәүге битендә Күккуян колхоз яшьләре мәктәбе укытучысы Касыйм Гомәровның «Кем эшләсә, шул ашый!» дигән шигыре урнаштырылган. Каеш авылы егете комсомолец Бәдрүш Мокамайның «Ике очрашу» шигырендә элекке ятим, ярлы крестьян хатынының тырыш хезмәт аша колхозда мул тормышка чыгуы тасвирлана.
Океаннардан менгән пар шикелле
Идән ярыгы сан пар менә.
Шул идәндә сикереп уйнап йөри
Гөлнур апа улы Ярулла.
Мин кергәч тә,
Ашыгып апам Гөлнур,
Самавырга салды күмерен.
Ә олы улы
Кружкасын тотып
Күршеләргә сөткә йөгерде…
Бәдрүш Мокамайның Күккуян авыл Советына караган «Шланды» колхозыннан язылган «Яшәсен намуслы хезмәт!» исемле репортажы да ашлык, ит, сөт муллыгы өчен киеренке хезмәткә чакыра.
Альманахка татар шагыйре Муса Җәлил игътибар итә, ул «Коммунист» үзәк газетасында «Атака»га рецензия бастыра:
«Башкортстан. Дүртөйле район «Ярыш» газетасы редакциясе «Атака» дигән исем астында үзенең тәүге җыентыгын бастырды. Анда 8 яшь иптәшнең 15 шигыре һәм очерклары урнаштырылган. Бу иптәшләр барысы да (Бәдрүш Мокамайдан башкалары) шушы «Атака» аша беренче тапкыр киң укучы масса алдына чыга. Шунлыктан аларның язган әйберләрендә җитешсезлекләрнең күп очравы гаҗәп түгел. Шулай булса да, башлангыч язучыларыбызга үсәргә ярдәм итү теләге белән, җыентыкта иң күп күзгә бәрелә торган кытыршылыкларны күрсәтеп үтәргә кирәк».
Арытаба Муса Җәлил яшь авторларның әсәрләрендәге кимчелекләрне саный, тема өстендә җитәрлек уйланмауны, тел һәм стиль төзеклеге булмавын алар хезмәтендә төп кимчелек итеп исәпли. Аның фикеренчә, кайбер шигырьләр һәм очерклар тиешенчә грамоталы түгел, урыны белән ничектер шыксыз.
Муса Җәлил уңышлы әсәрләрне мактап телгә ала. Һилал Камалның «Колхоз, ул колхоз» һәм Бәдрүш Мокамайның «Ургыл, яшьлек» шигырьләрен уңай билгеләп үтә. «Теле шома, сүзләре матур, сурәтләре җанлы Бәдрүш Мокамайның. «Ургыл, яшьлек» шигыре матур гына чыккан», дип яза Муса Җәлил. Азактан шагыйрь Дүртөйле яшьләрен әдәбият дөньясында бу яхшы, кыю башлангычлары белән котлый һәм аларга иҗат уңышлары тели.
1941 елның 22 сентябрендә Бәдрүш Мокамай үз теләге белән фронтка китә, Башкортстанның Благовещен шәһәрендә хәрби күнегүләр үткәннән соң фронтка җибәрелә. Ул башта — Көнбатыш, аннары Калинин фронтларында хәрәкәт итүче гаскәрләр белән Вязьма, Можайск, Великие Луки шәһәрләрен азат итүдә радист булып катнаша. Туган ягы белән даими элемтәдә тора. «Ярыш» газетасында, 1942 елның 1 санында аның райондашларына язылган ачык хаты басыла.
Фронтта, лирик шигырьләр белән беррәттән, Советлар Союзы Герое Зоя Космодемьянскаяга багышланган «Таня» поэмасын, «Линарияга хатлар» дигән проза әсәрен, «Кан өчен кан» пьесасын яза. Фронтта ул Константин Симонов белән очраша, фронт газетасында басылып чыккан Алексей Сурков шигырьләрен укып, үзенә рухи азык ала. Василий Лебедев-Кумач шигырьләрен күчереп, күңелдән өйрәнә. Бәдрүш Мокамайның кыр сумкасында Байрон, Тукай, Такташ һәм Сәйфи Кудаш китаплары йөри. Ул аларны сугыш тынып торган вакытларда, кыска ял сәгатьләрендә укып рухлана. Бу турыда хатларында да яза.
1943 елда Бәдрүш Мокамайның фронт вакыйгаларын сурәтләүче, совет сугышчысының Туган илен сөюенә дан җырлаучы, дошманга нәфрәт уятучы «Урал егете» дигән шигырьләр һәм поэмалар китабы басылып чыга.
Якташыбыз Бәдрүш Мокамай фронтта ике тапкыр яралана. Халык шагыйре Сәйфи Кудашка язган хатыннан:
«Сәйфи абый! 21 февральдә, 1944тә кич белән яраландым. Шунда язучылар союзына әгъзалыкка кандидат карточкасын югалттым. Минем «Хикәяләр» ни хәлдә?.. Хушыгыз. Сәлам белән: Бәдрүш Мокамай. 29 февраль, 1944 ел».
Бәдрүш Мокамай дәвалангач, сапёрлар взводы командиры булып хезмәт итә.
«Көт син мине, гүзәл Агыйделкәй,
Данлы җиңү белән кайтырмын»,
дип язса да, Бәдрүш Мокамайга туган ягына, хатыны һәм кызлары янына кайту насыйп булмый. Шагыйрь 1944 елның 20 сентябрендә Латвия җирен азат итү буенча барган сугышларда һәлак була. Аның кыр сумкасыннан пуля тишеп үткән шигырьләр дәфтәре һәм язылып бетмәгән хаты табыла.
«Башкортстаннан килгән шагыйрь-сугышчы җырларын дәвам итә алмыйча һәлак булды. Аның өзелеп калган җырын яшь буын шагыйрьләр дәвам итәр! Сөекле старшина һәм батыр сугышчы-шагыйрь үчен дошманнан өчләтә алырбыз!» — ди рота командиры, Бәдрүш Мокамайны җирләгәндә.
Якташыбыз җирләнгән туганнар каберлеге Латвиянең Сидрабенес волостенә караучы Елгава шәһәреннән ундүрт чакрымдагы Салгалес скола хуторы янында, чыршы урманы эчендә урнашкан. Биредә 482 совет солдаты җирләнгән, барысының да исемнәре билгеле. Каберләргә яугирләрнең исем-фамилияләре язылган истәлекле унбиш таш һәм бер билге куелган.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.
.Бәдрүш Мокамай
.Бәдрүш Мокамай җәмәгате Клавдия Архипова белән.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Презентация на тему «Һади Такташның «Мокамай» шигырен өйрәнү буенча презентация» 6 класс
-
Скачать презентацию (1.84 Мб)
-
33 загрузки -
5.0 оценка
Ваша оценка презентации
Оцените презентацию по шкале от 1 до 5 баллов
- 1
- 2
- 3
- 4
- 5
Комментарии
Добавить свой комментарий
Аннотация к презентации
Посмотреть презентацию на тему «Һади Такташның «Мокамай» шигырен өйрәнү буенча презентация» для 6 класса в режиме онлайн с анимацией. Содержит 57 слайдов. Самый большой каталог качественных презентаций по литературе в рунете. Если не понравится материал, просто поставьте плохую оценку.
-
Формат
pptx (powerpoint)
-
Количество слайдов
57
-
Аудитория
-
Слова
-
Конспект
Отсутствует
Содержание
-
Слайд 1
Һади Такташ(1901-1931)
Мин яралдым серле моңнарым белән бар дөньяны еглатырга. Әйе, миндә көчле Байроннар җаны.
Һади Такташ -
Слайд 2
Тамбов губернасы. Спас өязе. Сыркыды авылы.(хәзерге Мордва республикасының Тарбеево районы)
-
Слайд 3
Такташ туган изге йорт.
-
-
Слайд 5
Такташлар гаиләсендәге 9 баланың 6сы исән-сау үсеп җитә.
Һади Такташның апасы ФатыймаҺади Такташның олы абыйсы Хафиз Һади Такташ
-
Слайд 6
Һади Такташның энесе ГабидуллаҺади Такташның сеңлесе Хәнифә Һади Такташның сеңлесе Мәрзия
-
Слайд 7
Һади Такташның балачагы белән бәйле истәлекләр.
Менә Һадинең 5-6 яшьлек чагы. Башка малайлар белән бергә Хәсәннәр бакчасына кереп,кыярларын тунап чыкканнар. Зуррак балалар йөгереп качалар. Хәсән абзый Һадины эләктереп ала. Бер колагыннан тотып, икенчнсе белән балага суккалый,кычкырып тирги. Тавышны ишетеп, Шәмсенисә апа урамга йөгереп чыга: “Хәсән абзый , ни өчен кыйныйсың?”-ди. “Әнә үзе әйтсен”,-дип, Хәсән абзый өенә таба китеп бара. “Улым, ник еламыйсың, ичмасам, еласаң, кыйнаудан туктар иде”,ди әнисе. “Еласам, малайлар ишетерләр дә аннары мине беркайчан да разбуйникка алмаслар”,-дип җавап бирә Һади.Әнисе “разбуйникның” корсагына кысып тоткан күлмәк итәген ачып карый. “И балам, бу нәни генә кыярларны ничек жәлләми өздең соң, борыннарыннан чәчәкләре дә төшмәгән бит әле!” Шул чагында Һади, малайлар ишетү ихтималын онытып, кычкырып елап җибәрә. “Хәзер нәрсәгә елыйсың инде?”-дип сорый әнисе. “Бик нәниләр бит әле-е-е, хәзер үсәлмиләр бит инде-е-е”,-дип такмаклый Һади.
-
Слайд 8
Кечкенәдән ул әдәбият укырга һәвәс малай булып үсә. Кулына эләккән беренче китапны, журналны — йотлыгып укып бара. Әнисе Шәмсениса апа, улының омтылышларына куанып, китап алып улын шатландырыр өчен чәченә үреп йөри торган кадерле тәнкәләренә кадәр берәм-берәм сата.
Һади кечкенәдән җырлар, такмаклар чыгаруга һәвәс булган. Җиде яшендә чакта ук ул авылдашы- дусты Мокамайның йомырка урлап тотылуы уңае белән такмак чыгара. “Соңга таба авыл җырчысы булып киттем. Минем җырларны әле дә Сыркыуында җырлыйлар бугай” дип искә ала шагыйрь соңыннан.
Соңрак, йомышчы малай булып йөргәндә, төрле хуҗаларның каралган керләрен, каралган идәннәрен юып көн утә, Бохара кибетчеләренең хезмәтчесе булып тора. Булачак шагыйрь кешене рухи һәм физик изүне үз күзләре белән күрә. Шуңа да аның: “Мин үткәннәрнең караңгы тарихын белә идем, шуның өчен мин үткәннәргә бунт белән чыктым” ,- дип язуы очраклы түгел. -
Слайд 9
Пешлә чоры(1911-1913)
-“Күңел җимешләре”исемле кулъязма җыентыгын төзи.
-
Слайд 10
Һадины Сыркыдыдан 30 километр ераклыктагы Пешлә авылына укытырга озаталар.
Үз вакытында якын – тирәдә иң атаклы мәдрәсәләрдән саналган Пешлә мәдрәсәсенә күчеп , Һади анда өч кыш укый. Мәдрәсәдә аз — маз хисап, җәгрәфия, тарих укытыла. Һади Пешләдә укыганада укуда зирәклеге белән нык аерыла, укытучылар аны бик яраталар. Ул чакта чыга торган “Вакыт”, “Йолдыз”, “Ялт-йолт” газеталары һәм журналларын, мөгәллимнәрдән эләккән әдәбият китапларын укый. Кышларын Пешләдә укып, җәен авылда эшләп вакытын үткәрә. -
Слайд 11
Бохара чоры(1914-1917)
-
Слайд 12
Үз көнен үзе күрсен дип, атасы аны туганрак тиешле сәүдәгәргә ияртеп Бохарага озата.Ул анда бер байның манафактура кибетендә приказчик ярдәмчесе булып эшли. Аның күңелен матурлык илаһилык күрке — әдәбият үзенә тарта. Бохарада Һади белемен күтәрергә омтыла, телләр өйрәнә,күп укый,спектакльләр куюда катнаша.Түбәндәге әсәрләре монда иҗат ителә:
1.”Газраилләр”(1916)2.”Караңгы төннәрдә (1916)3. “Төркстан сахраларында (1917)-беренче шигыре (1918 нче елның 21 нче гыйнваренда “Олуг Төркстан”газетасында басыла)
-
Слайд 13
Сыркыды чоры (1918)
-
Слайд 14
-1918 нче елда Такташ Урта Азиядән йөреп кайта, мәктәптә үзенең беренче шигырьләрен укый.Бу хәбәр бөтен авылга тарала.
Бу чорда язылган әсәрләре:-“Күктән сөрелгәннәр” балладысы-“Үтерелгән пигамбәр” балладысы
-
Слайд 15
Оренбург чоры (1919-1920)
-
Слайд 16
Әдәби эш белән чиксез кызыксыну һәм белемен арттырырга теләве 1919 нчы елның көзендә Оренбургка китәргә мәҗбур итә.Ул “Юксыллар сүзе “ газетасында җаваплы секретарь булып эшкә
Оренбургта язылган әсәрләр:
1.”Ачлык патша(1920)
2.”Антым” (1920)
3. “ Айның нурлары арасында (1920)
4.(Җил сөйли..) -
Слайд 17
Ташкент чоры (1921-1922)
-
Слайд 18
Идел –Җаек буйларында хөкем сөргән ачлык аны “ипиле” Ташкентка алып китә.Бу вакытта ул анда университетта әдәбият укыта. “ Белем йорты” журналында җаваплы сәркәтип булып эшли.
-
Слайд 19
Мәскәү чоры(1922)1922 нче елны Такташ берничә ай Мәскәүдә яши.
Һади Такташ Маяковский шигырьләр укуын карарга йөри. Аның кебек үз шигырьләрен укырга өйрәнә.
-
Слайд 20
Казан чоры(1922-1931)
-
Слайд 21
1922 нче елның көзендә ул Татарстанның башкаласы Казанга бөтенләйгә күчеп килә.Казанга килгәч, берникадәр вакыт татар театрында суфлер булып эшли, аннары “Чаян”, “Октябрь яшьләре”, “ Авыл яшьләре” журналында һәм 1926 нчы елның октябреннән 1929 нчы елның мартына кадәр “Азат хатын” жуналы редакциясендә җаваплы секретарь вазифаларын башкара. 1929 нчы елның яңадан “Чаян” журналы редакциясенә кайта һәм гомеренең ахырына кадәр шунда эшли.
-
Слайд 22
Һ. Такташның гаиләсе белән дә танышып үтик.-Һади Такташ тормышында өч Гөлчирә була. Берсе-шагыйрь белән бергә “Азат хатын” журналында эшләгән Гөлчирә Гафурова. Икенчесе – Гөлчирә Хәмзина – шагыйрнең беренче хатыны, өченчесе – Гөлчирә Мансурова – шагыйрнең икенче хатыны.
-
Слайд 23
Такташ гаиләсе.
Беренче хатыны Гөлчирә Хәмзина белән.
-
-
Слайд 25
Икенче хатыны Гөлчирә һәм улы Аван.
-
Слайд 26
Такташ уллары:
Рафаил -дәрәҗәле академик, профессор, сәнгать белгече. Ташкента яши. Ике югары уку йорты тәмамлаган. Байтак кына милләт рәссамнарының иҗаты турында монографиялар язган. Үзе өчен шигырьләр дә иҗат иткән.
Аван – фотога тәшерү белән мавыккан. Озак еллар гәзитнең урыннарда йөречү фотографы булып эшли.
Такташның өч оныгы бар: Искәндәр-укытучы, Йолдыз-табиб-хирург, Гузәл-журналист. -
Слайд 27
Һади Такташ 1931 елның 8 декабрендә вакытсызвафатбула. Аның гәүдәсе Казан шәһәренең М.Горький исемендәге Үзәк ял паркыянындатуганнаркаберлегендә җирләнгән.
-
Слайд 28
Һади Такташның 100 еллыгына чыккан истәлекләр китабы
-
Слайд 29
-
Слайд 30
Һади Такташ.
“Мокамай” поэмасы. -
Слайд 31
1. Поэманы укып чыгу.
2. Язылутарихыначыклау.
3. Әсәрнең темасынбилгеләү.
4. Поэманың идеясен ачыклау.
5. Әсәрнең төп героен күрсәтү.
6. “Мокамай” әсәрендә образлар системасы аша эчтәлекне сөйләү. -
Слайд 32
1. Поэманы укып чыгу.
Сүзлек өстендә эш.
табан — таба
менәлмәдең — менә алмадың
йолу — коткару, аралау, саклап
калу асылып — асылынып
күрәлдем — күрә алдым -
Слайд 33
2. Язылу тарихы.
Сәнгатьле уку.
99 нчы бит, 2 нче абзац. -
Слайд 34
Сәнгатьле уку.
100 нче бит, 2нче абзац. -
Слайд 35
3. Әсәрнең темасы
Тема – чикләп алынып, әсәрнең нигезенә салынганвакыйгаларһәм күренешләр берлеге, бөтенлеге.
Поэма нәрсә турында?
-
Слайд 36
4. Поэмаың идеясе
Идея – тема куйган мәсъәләнең,сорауның җавабы ул.
Автор нәрсә әйтергә тели?
-
Слайд 37
“Мокамай” поэмасында
дуслыкка тугрылык идеясе яңгырый. -
Слайд 38
5. Әсәрдәге геройларны һәм образларны системалаштыру. Моделен төзү.
Лирик герой
Мокамай
кичерешләре
портреты
сыйфатлары
кичерешләре
портреты
сыйфатлары
Икеләнә, дулкынлана, борчыла, үкенә. Мокамайны аклауны бурычы итеп куя, аңа ант итә, туган җирен ярата, бала чагын сагына
тасвирланмый
Кара чәчле, коңгырт кара күзле, кәкре аяклы дустым, җанкисәгем, бәгърем
Сары чәчле
Нечкә күңелле, үзен җаваплы итеп тоя; әйтерсең авылдашларының мәрхәмәтсезлеге өчен гафу үтенә
Яшәргә хаклы булуы; яшәргә теләү, оста булуы, яхшы күңелле, эш сөя -
Слайд 39
Төп геройны билгеләгез
Әсәрнең исеме “Мокамай” булса да, актив кичерешләре, аңлаешлы эш-гамәлләре белән (хат яза, ант итә; мөнәсәбәтен белдерә, бәяли, үзе сөйли) төп рольне лири к герой уйный.
-
Слайд 40
6. “Мокамай” әсәрендә образлар системасы.
-
Слайд 41
Образлар
мәгънәләре
Балачак дөньясына һәм үзләре танышып йөргән җирләргә үзләрен хуҗа итеп тою; ирек, хөрлек, эчкерсезлек
Тормыш юлы; лирик герой белән Мокамайның капма-каршы язмышларының гәүдәләнешеБалачакта гафу ителә торган “гөнаһларның” җәзасын алу
Ниндидер фаҗига булуга ишарә; шул фаҗиганең шаһитләреЛирик герой бары тик Мокамай белән генә сөйләшә; аның өчен иң әһәмиятлесе – Мокамай белән аңлашу
Лирик герой Мокамай яклы, аны аклый; аңа һәм балачакка, дуслыкка тугры
Ярлылык символы; шул ук вакытта эш сөю, осталыкның да гәүдәләнеше
-
Слайд 42
Нәрсә улдуслык?
Ихтыяҗларның, карашларның, фикерләрнең уртаклыгы, үзара рухи якынлык, бер-береңне ихтирам итү хисләренә нигезләнгән мөнәсәбәт.
-
Слайд 43
Дуслыкның ниндитөрләрен беләсез
Халыклар дуслыгы,
Сәяси дуслык,
Дәүләтләр арасындагы дуслык,
Төрле милләт кешеләре арасындагы дуслык һ.б. -
Слайд 44
Дусты күп кеше дала кебек киң, дусты юк кеше
уч төбе генә.
Дусы күпне
яу алмый.
Урманда куш тирәк,
дөньяда дус кирәк.
Дустың үзеңнән
яхшырак булсын.
Дустың үпкәләсә,
дошман куаныр.
Дуслык ашаганда беленми,
эшләгәндә беленә.
Дустын сакламаган
дошманга эләгер.
Иске дусның берсе –
яңа дусның йөзеге.
Дуслык – акчадан
кыйммәтрәк.
Яңа дуслар тап,
искесен ташлама.
Дуслар эзләмәгән кеше үзенә
үзе дошман. -
Слайд 45
Әкият
Биек тау башындагы бер алачыкта көтүче яшәгән. Бервакыт яңгырлы бер төндә өч кеше аның ишеген шакыган.
Минем өем бик бәләкәй, берегез генә керегез. Сез кемнәр соң? – дип сораган көтүче.
Без – Дуслык, Бәхет һәм Байлык. Иң башлап кайсыбыз керүен үзең хәл ит… -
Слайд 46
Дуслар кирәк.
Әби белән бабай әйтә:
“Имин булсын еллар, — ди, —
Чын дусларча аралашсын
Җир шарында илләр”, — ди.
Дусар булса, авыр түгел
Егылгач та торырга.
Дуслар белән генә мөмкин
Яхшы тормыш корырга.
Дуслар кирәк шул безгә дә
Өйдә, мәктәптә, тышта…
Кадерен белик дусларның.
Үпкәләтмик ялгыш та.
Римма Шәехова. -
Слайд 47
Синквейн:темасы – Дуслык.
1. 1 исем (кем? Нәрсә? Соравына җавап биргән 1 сүз)
2. 3 сыйфат (нинди? Кайсы? Сорауларына җавап биргән 3 сүз)
3. Фигыльләр (нишли? нишләде? нишләгән? Һ.б. Сорауларына җавап биргән сүзләр)
4. 1 җөмлә белән үз мөнәсәбәтегезне белдерегез -
Слайд 48
Һади Такташ
иҗаты
буенча тест -
Слайд 49
1.Һ.Такташ ничәнче елда туа?
а)1901;
б)1902;
в)1903. -
Слайд 50
2.Ул кайсы авыл малае?
а)Кызылъяр;
б)Сыркыды;
в)Иске Кармәт. -
Слайд 51
3.Ул укырга- язарга кемнән өйрәнә?
а)әбисеннән;
б)апасыннан;
в)әнисеннән. -
Слайд 52
4.Үсә төшкәч,аны кайсы авыл мәдрәсәсенә укырга бирәләр?
а)Кушлавыч;
б) Пешлә;
в)Кармәт. -
Слайд 53
5.1919 елның көзендә кая китә?
а)Казанга;
б)Уфага;
в)Оренбургка. -
Слайд 54
6. “Юксыллар сүзе” газетасында кем булып эшли?
а)сәркәтип;
б)мөхәррир;
в)мөдир. -
Слайд 55
7. Һ.Такташ ничәнче елда үлә?
а)1928;
б)1929;
в)1931. -
Слайд 56
Укытучы сүзе:
Такташ-минем иң яраткан шагыйрем. Гомерем буе мине аның шигырьләре озата йөрде. Рәдиф Гаташ сүзләре белән тәмамлыйсы килә дәресне.Гомерем буе аның тавышын тыңлыйм,-
Үлмәс шагыйрь тавышын!
Ишетәм һаман да!
Гел ишетербез –
Йөрәкләр саңгырау булмаса:
Ул – безнең арада! -
Слайд 57
Посмотреть все слайды
Сообщить об ошибке
Похожие презентации
Спасибо, что оценили презентацию.
Мы будем благодарны если вы поможете сделать сайт лучше и оставите отзыв или предложение по улучшению.
Добавить отзыв о сайте
06.05.2015
Һади Такташ «Мокамай» (Хади Такташ «Мокамай»)
Һади Такташ «Мокамай» (Хади Такташ «Мокамай»)
Стихотворение на татарском языке
Текст стихотворения «Мокамай»
«Мокамай»
«Белмим,
Әллә күпкә,
Әллә бик озакка,
Ахры, мәңге онта алмамын
Тамбов урманнары уртасында
Усак яфраклары шаулавын…
Алар мәңге минем хыялымда
Шаулый-шаулый яфрак ярырлар,
Карт имәннәр, калмый минем арттан,
Кая барсам, озатып барырлар…
Бер җирдә юк андый ак каеннар,
Бер җирдә юк андый урманнар,
Бер җирдә юк камыш сабаклары –
Андагыдай шаулый торганнар…
Әкияттәге ике бала кебек,
Каен башларына үрмәләп,
Ике штансыз малай дөнья белән
Танышып йөргән идек бергәләп…
Беребез сары чәчле, беребез – кара:
Сары чәчлесе – ул мин идем;
Кара чәчле, коңгырт кара күзле,
Кәкре аяклы дустым, җанкисәгем,
Ул, Мокамай бәгърем, син идең…
Ак каенга аслып менгән кебек,
Мин тормышта һаман яктыга,
Югарыга табан юл алдым;
Менгән саен җирнең матурлыгын,
Яктылыгын күбрәк күралдым…
Ә син менәдмәдең,
Калдың,
Югалдың…
Әкияттәге ике бала кебек –
Икебез дә кара борынлы,
Зурлар кебек, кулны артка куеп,
Йөри идек таптап болынны…
Һәрбер нәрсә безгә яңа иде,
Һәрнәрсәгә исебез китә иде,
Бернәрсә дә бездән качмый иде,
Бар нәрсәгә кулыбыз җитә иде…
Күпме кыен күрдек шуның өчен,
Күпме тал чыбыгы ашадык;
Әкияттәге ике бала кебек,
Күпме “җафа чигеп” яшәдек…
Кем уйлаган шушы шаярулар
Синдә кәсеп булып калыр дип,
Уйнап башланган эш тормышыңны
Һәлакәткә алып барыр дип…
Хат язсам да хәзер соңга калдым,
Укымассың минем хатымны,
Ләкин минем бурчым, Мөхәммәтҗан,
Йөлу синең яман атыңны!
Син гомереңне усал исем белән,
Канлы пычак белән чикләдең…
Әллә ничек булды синең гомер,
Син, Мокамай, әллә нишләдең!..
Әкияттәге ике бала кебек,
Каен башларына үрмәләп,
Ике штансыз малай дөнья белән
Танышып йөргән идек бергәләп…
Ак каенга аслып менгән кебек,
Мин тормышта һаман яктыга,
Югарыга табан юл алдым;
Менгән саен җирнең матурлыгын,
Яктылыгын күбрәк күралдым…
Ә син менәлмәдең…
Калдың, югалдың…
Үткәннәрем авыр әкият минем, —
Ул әкиятне әгәр сөйләгәндә,
Чаглып китсә синең күләгәң,
Юк, юк,
Мин ант итәм: һичбер вакытта да
Сине карак итеп сөйләмәм…
Син яшәргә хаклы кеше идең,
Син яшәргә җирдә теләдең.
Тик син ачлык тырнагыннан,
Түбәнлектән
Чыгу юлын гына белмәдең…
Ә бит
Бергә чабаталар үреп йөргән чакта,
Син остарак миннән үрәйдең,
Минем матур итеп үрәлмәүне
Булдыксызлыгымнан күрәйдең…
Ник соң бу болай булды әле,
Ничек һәлакәтең күрмәдең,
Ник, Мокамай, соң син тормышыңны
Чабатаңдай матур үрмәдең!!.
Син гомереңне усал исем белән,
Канлы пычак белән чикләдең;
Әллә ничек булды синең гомер,
Син, Мокамай, әллә нишләдең!..
Ә бит безнең гомер матур урманнарда
Май аедай матур башланды;
Әкияттәге ике бала кебек,
Икебез ике якка ташланды…
Синең тормыш авыр әкият булды,
Ул әкиятең соңгы битләрен
Син зур исем, мәңге онытылмаслык
Эшләр белән бизәп китмәдең…
Син адаштың,
Ләкин син яхшы идең,
Синең яхшы иде күңелең,
Тик белмәдең тормыш баткагыннан
Ялгыз чыгу мөмкин түгелен…
Син белмәдең,
Кешеләр җирдә тормыш баткагыннан
Чыгу юлын бергә эзлиләр;
Ялгыз калып, ачтан үлмәс өчен
Күмәк тормыш җирдә төзиләр…
Үткәнемне әкият итеп сөйләгәндә,
Чаглып китсә синең күләгәң,
Юк, Мокамай, һичбер вакытта да
Сине усал итеп сөйләмәм…
Син ярлы идең, ләкин эш сөя идең,
Синең яхшы иде күңелең, —
Син белмәдең сыйнфый бөлгенлектән
Алай чыгу мөмкин түгелен…»
- Подробности
-
Автор: Миляуша Сибгатуллина -
Опубликовано 30 Ноябрь -0001
-
Просмотров: 4107
Рейтинг: / 13
Татарстан Республикасы Чистай шәһәре
VI төп гомуми белем бирү мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укучысы
Сибгатуллина М.Г
Һади Такташ поэзиясендә
дуслык һәм иптәшлек темасы
Ачык дәрес
Сыйныф: VIII сыйныф татар төркеме
Максат: Укучыларны Һади Такташ поэзиясе белән тирәннән таныштыру, укучыларда дуслык, иптәшлек, тугрылыклылык хисләре тәрбияләү.
Дәресне җиһазлау: Һади Такташның уку программасыннан тыш шигырьләре, “Мәһәббәт тәүбәсе” шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы, “Татар халык иҗаты” җырлар җыентыгы. Әдипнең иҗатына багышланган стенд, аның портреты, М.Җәлил портреты.
Дәрес барышы:
Өй эшен, шагыйрьнең биографиясен кабатлау. (Беренче укучы бала чагы турында сөйли)
Беренче укучы: Һади Такташ 1901 нче елда Мордва республикасы Сыркыды авылында крестьян гаиләсендә туа. Булачак шагыйрьнең әти-әнисе укый-яза белмәгәннәр. Әнисе нечкә күңелле, шигъри җанлы, хискә бирелүчән хатын була. Шагыйрь сабый чагында аңардан бик күп җырлар, әкиятләр, шигырьләр ишеткән. Ә бу исә аңа әдәбиятны, шигъриятне яратырга ярдәм иткән.
(Икенче укучы балалык һәм үсмер еллары турында сөйли)
Укытучы: Һади Такташның шагыйрь буларак формалашуында аның Габдулла Тукай, Сәгыйть Рәмиев шигырьләрен уку, газета-журналлар белән танышып барулары зур йогынты ясый.
Бохарада ул авыр шартларда яши, шуңа да карамастан, җәмәгать эшләрендә катнашуы аңа әдәбиятка кереп китәргә ярдәм итә.
Ул 1916-1918 елларда драма әсәрләре яза.
1922 елда Казанга килеп урнашкач, шагыйрь буларак таныла.
1928-1930 нчы елларда Һ.Такташның “Сагыну” җырлары”, “Такташ шигырьләре” дигән җыентыклары басылып чыга. Соңгы җыентыгы сезгә таныш булган “Иптәшләр”, “Мокамай” шигырьләре дә була.
Бүген без сезнең белән шушы шигырьләргә тирәнрәк итеп тукталып китәбез. “Иптәшләр” шигырен искә төшереп үтәбез.
Бу шигырь дуслык, иптәшлек хисләре белән сугарылган.
— Ә мин, тиле,
Кочакларга әзер үзеңне.
Танышлар да түгел үзебез,
Ләкин синнән
Ала алмый карыйм күзне.
Без монда нәрсә күрәбез? Бу шигырьдә без шагыйрьнең күңелендә дуслык хисләренең ташып чыгуын күрәбез.
Шагыйрь тормышка гашыйк. Ә төрле милләт халыклары арасындагы дуслык ничек күрсәтелгән?
(Укытучы шигырьдән өзек укый)
Бертуган дисәң,
Мин Тамбовтан, ә син –
Казан артыннан,
Мин бер мишәр улы кыргый үскән
Ә син –
Күрше чуваш халкыннан…
Нинди охшаганбыз бер-беребезгә:
Икебез дә соры шинелле,
Киемнәр дә бер үк, теләкләр дә,
Бер үк хисләр чолгый күңелне.
Аерылганда миннән,
Туганыңнан аерылган күк, моңсу калырсың.
Дуслык нигезендә нәрсә ята, укучылар. Сез ничек уйлыйсыз.
( укучыларның фикерләрен тыңлау)
Дуслык һәм иптәшлек хисләре “Мокамай” поэмасында тагын да тирәнрәк, киңәйтелебрәк күрсәтелә.
“Мокамай” поэмасы шагыйрьнең балачак истәлекләре белән бәйләнгән. (Укучыларга сорау бирелә)
Кем булган ул Мокамай?
Аның чын исеме ничек булган?
Аның белән нинди фаҗига була?
(укучыларның җавапларын тыңлау)
Укытучы: Әйе. Мокамай – Мөхәммәтҗан Һадиның иң якын дусты. Алар бергә авылда яшел болын, урман буйларында бергә уйнап үскәннәр. Мөхәммәтҗан Сыркыды авылының иң ярлы кешенең баласы була. Яшүсмер чагында ул арба тәгәрмәче урлауда гаепләнеп, авыл җыенында кыйнала һәм аннан идән астына ябылып үзен-үзе суеп үтерә.
Дустының шушы тормыш фаҗигасына багышлап Һ.Такташ әсәр яза. Әсәрнең сюжеты туган табигать булган ярату хисләре белән бәйләнгән. Табигатькә булган эчке кичерешләр, аңа сокланып карау, аны ярату хисләре әсәрнең идеясын – кешегә хас дуслык, иптәшлек, аңа тугрылыклылык хисләрен ачарга ярдәм итә.
Әйдәгез бу турыда тыңлап үтәбез.
( укучылар әсәрдән өзек укып үтәләр)
Автор әйтә:
Кара чәчле, коңгырт кара күзле,
Кәкре аяклы дустым, җан кисәгем,
Ул Мокамай бәгърем, син идең.
Бу сүзләрдә шагыйрьнең дустына булган дуслык хисләре, матур итеп күрсәтүе аны чын күңелленнән дус буларак яратуын һәм хөрмәт итүен күрәбез.
Укытучы: Әсәрне тыңлауны дәвам итәбез (укучы дәвам итә).
Шагыйрь бу юлларда үзенең кеше буларак тормышта алга таба үсә баруын әйтсә, икенчедән, дусытының тормышта югалып калуына бик борчыла (әсәрне уку дәвам ителә).
-Ә син меналмадың,
Калдың,
Югалдың… – ди.
Әсәрдә балачак турында язу дәвам итә, алар гел бергә.
(уку дәвам ителә)
Балачактагы шуклык (шаяру) лар,
Бар нәрсәгә кулыбыз җитә иде.
Укытучы: Кул җитү: бакчаларга керү, йомырка урлаулар Мокамай өчен кәсепкә әйләнә.
Кем уйлаган шушы шаярулар, уйнап башланган эш тормышыңны Һәлакәткә алып барыр – дип, шагыйрь борчыла, хат язса да, соң инде, ләкин шагыйрь аны яклауны үзенең бурычы итеп саный.
Поэманы уку дәвам ителә.
Укытучы: Шагыйрь ант итә, ул һичбер вакытта да аны карак итеп сөйләмәс, чөнки ул аны түгел, авыр тормышны гаепли, чөнки Мокамай түбәнлектән чыгу юлын белмәгән. Ни сәбәпле? Наданлык, ачлык, хәерчелек аркасында… Шагыйрь чын йөрәгеннән ачынып болай ди:
Син яшәргә хаклы кеше идең,
Шагыйрь дустының эшчән булуын искә ала:
Бергә чабаталар үреп йөргән чакта,
Син остарак миннән үрәйдең.
Аның яхшы күңелле малай булуын да искә төшерә. (соңгы куплет укыла)
Ул монда аны усал итеп сөйләшәм, ди, аның эч сөюен дә әйтә, аның күңеле яхшы булуын да әйтә, ләкин тормыш баткаклыгыннан, хәерчелектән чыгу юлын Мокамай белми, бөтен бәла да шунда.
Шагыйрь бу поэмасында дуслыкка тугры булырга, дусларны начар итеп сөйләмәскә өнди һәм үз дустының истәлегенә багышлап шушы әсәрне яза.
Һади Такташның бу әсәрләргә якын “Алсу”, “Мәхәббәт тәүбәсе” дигән поэмалары бар. (Укытучы балаларга басма әсәрләрне күрсәтә) Үзенең лирик әсәрләрендә Һ.Такташ 20-30 елларда яшьлеккә, дуслыкка, тормыш матурлыгына, мәһәббәткә дан җырлый. Менә шуныдый тормыш сөючән кайнар йөрәкле шагыйрь 30 еллык гомерендә мәңге онытылмаслык әсәрләр язып калдыра.
Тактадагы сүзләргә игътибар итегез әле, балалар.
Зур йогынты – воздействие
җәмәгать эшләре – общественные работы
җыентыклары – сборники
чолгый – окружает
моңсу – тоскливо
бәгърем – душенька
шуклык – шалость
кәсеп – һөнәр, ремесло
(балалар бу сүзләрне дәфтәрләренә язып алалар)
Сезгә берничә сорау бирелә, укучылар.
1. Һади Такташның шагыйрь булып формалашуында нинди тормыш шартлары йогынты ясый?
2. Шагыйрьнең иҗатында гаиләсе нинди роль уйный?
3. Һади Такташның “Иптәшләр” һәм “Мокамай” әсәрләрендә нинди уртаклык бар? Әйе, укучылар, чыннан да һәр әсәрдә дә иптәшлек, дуслык, тормышны, табигатьне ярату хисе күрсәтелгән.
(укучылар җавап бирәләр)
Укытучы: Бүгенге темага багышланган Һади Такташ әсәрләренең исемлеген дәвам итәм: “Алсу”, “Мәхәббәт тәүбәсе”, “Урман кызы”, “Таң кызы” һ.б. Татар әдәбиятының башка шагыйрьләре дә бу темага бик еш кагылганнар һәм хәзер дә язуларын дәвам итәләр. Чын дуслык тормышта ул төп терәк. Шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре арасындагы дуслык аларга тоткынлыкта авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Муса Җәлил “Дуска” дигән шигырен дусты Абдулла Алишка багышлап болай ди:
Кайгырма, дус, яшьли үләрбез дип,
Без алмадык сатып гомерне.
Һәм дустын тынычландыра.
Юк, кайгырма, дускай, безнең гомер
Ил гомеренең тик бер чаткысы,
Без сүнсәк тә, безнең кыюлыктан
Артта бара аның яктысы.
Муса Җәлил шагыйрь буларак Һади Такташның иҗатын югары бәяли.
Әйтик, 1931 елда “Безнең яшь язучыларга тормышны тирәнрәк аңларга, аны чагыштырып карарга һәм сәнгатьчә чагылдыра белергә өйрәтә” — ди.
Безнең халык дуслыкны бик тирән мәгънәдә аңлый һәм төрле мәкальләр һәм әйтемнәр уйлап чыгарган. Сез аларны ишетеп беләсез. Әдәгез әле искә аларны искә төшерик (укучылар мәкальләр һәм әйтемнәр әйтәләр).
Бик әйбәт, укучылар. Безнең дәресебез шуның белән тәмам. Өй эше “Минем дустым” дигән темага кечкенә генә хикәя язып килергә.
Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Саубулыгыз.
У вас нет прав для создания комментариев.
Тема. Һ. Такташ. “Мокамай”шигыре.
Максат.
1. Укучыларны “Мокамай” әсәре белән таныштыру. Әсәрне сәнгатьле итеп укырга өйрәтү.
2. Лирик геройның Мокамайга мөнәсәбәтен ачыклау, әсәрдәге тел-сурәтләү чараларын тикшерү.
3.Әсәр аша укучыларда ныклы ихтыяр көче тәрбияләү.
Җиһазлау.”Мокамай” шигыре буенча рәсем, карточкалар.
Дәрес барышы.
I. Актуальләштерү.
1. Һ.Такташның тормыш юлы һәм иҗаты буенча тест үткәрү.(1 слайд)
2. Үзбәя.
II. Яңа дәрес материалын өйрәнү.
1.Һади Такташның “Мокамай” шигыре белән танышу.
–Укучылар, без бүген аның фаҗигале вакыйгага багышланган лирик шигыре белән танышырбыз, аңа кадәр сүзлек өстендә эшләп алыйк.(2 слайд)
Җәфа чигү- авырлыклар күрү
Һәлакәт – үлем
Карак-әйбер урлаучы
Баткак – төрле чуалчыклар, буталчыклар
Күмәк – бергә
2.Аудиоязмадан “Мокамай” шигырен тыңлау.
3. Укучыларның эчтән укулары.
4. Шигырь укучылар тарафыннан сәнгатьле итеп укыла.
III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
-Укучылар, сез бу шигырьне ничек аңладыгыз икән, сорауларга җавап биреп карыйк әле.
1.-Шигырьдә туган як табигате ничек тасвирлана? (Лирик герой табигатьне бик матур итеп тасвирлый, урманнарда – ап-ак каеннар, камыш сабаклары искиткеч шаулый, алар герой күңелендә мәңге онытылмаячак)
2. — Әсәрдәге икенче герой кем? Аның портретын автор ничек сурәтли, шул юлларны табып укыгыз. (Икенче героебыз –Мокамай. Ул –кара чәчле, коңгырт кара күзле. Мокамай –лирик геройның дусты. Менә аны яратып, автор болай ди:
“Кәкре аяклы дустым, җанкисәгем,
Ул, Мокамай бәгърем, син идең.(3 слайд)
3.-Дусты Мокамай белән авторның нинди уртак сыйфатлары бар?
(Икесе дә шук, наян, шул тик тормаулары аркасында шактый гына кыйналганнар да инде. Аларның һәрнәрсәгә исе китә.
“Бернәрсә дә бездән качмый иде,
Бар нәрсәгә кулыбыз җитә иде…”ди
4.- Мокамай нинди аянычлы язмыш кичерә?
(Ул тәгәрмәч урлауда гаепләнә, кыйнала һәм идән астына ябып куела
Хурлыкны күтәрә алмыйча, үзен үзе үтерә. Күп еллар үткәч, шагыйрь вакыйга турында лирик әсәр яза)
5. – Лирик геройның Мокамайга мөнәсәбәте ничек?
(Автор Мокамайга җылы мөнәсәбәттә: ул аны гаепләми, тормышның авырлыгы, ачлык сине шушы хәлгә төшерде , ди.
”Син адаштың, ләкин син яхшы идең…
Тормыш авырлыгын бергәләп җиңеп чыгарга иде, ди. Ул Мөхәммәтҗанны гаепләми, киресенчә, аны акларга тырыша.
6.- Рәсемгә карагыз әле, сез бу рәсем ярдәмендә нәрсәләр әйтә аласыз? (рәсем буенча әңгәмә)
7.Шигырьдәге геройлар туган як табигатен ничек яраталар?(Бер җирдә юк андый ак каеннар…
-Шигырьнең беренче бүлегенә нинди исем бирер идегез?
8. –Авторның Мокамайга яхшы карашын күрсәтү өчен шагыйрь нинди тел-сурәтләү чараларын куллана? (Дәфтәрдә эш)
-Әсәрдә чагыштырулар да кулланылган (ак каенга асылып менгән кебек, әкияттәге ике малай кебек, чабатаңдай матур үрмәдең, май аедай)(4 слайд)
-Шагыйрь фразеологизмнардан да оста файдаланган (югарыга табан юл алдым – тормышта үзеңне табу; исебез китә иде – кызыксыну, тал чыбыгы ашадык – кыйналу, йолу синең яманатыңны –үзгәртү, канлы пычак белән чикләдең –үлем)(5 слайд)
-Әсәрдә сынландырулар да бар (имәннәр озатып барырлар, шаярулар кәсеп булып калыр дип, әкиятнең соңгы битләре)(6 слайд)
-Димәк, тел-сурәтләү чараларыннан уңышлы файдалану лирик шагыйрьнең эмоциональлеген арттыра, укучыга тәэсир итү көчен күрсәтә.
IV. Өйгә эш.
Шигырьне яттан сәнгатьле итеп укырга өйрәнегез.
V. Йомгаклау.
-Укучылар, әсәр белән таныштык, анализладык, аларга чагыштырма хар-ка бирдек. Хәзер геройлар турында сөйләшик әле. Аларга нинди сыйфатлар хас икән?(7 слайд)
Лирик герой |
Мокамай |
Шаян, тиктормас, тормышның матурлыгын күрә белә, авырлыклар алдында куркып калмый, ихтыяр көче зур. |
Шаян, тиктормас, хезмәт сөя, нинди эшкә тотынса да, аны оста башкара, тик үзалдында торган проблемаларны хәл итә алмый. |
-Димәк, тормышта төрле авырлыклар килеп чыгарга мөмкин, аларны җиңәргә кешедә зур ихтыяр көче булырга тиеш. Моңа ирешү өчен нишләргә кирәк соң? (8 слайд)
(Кече яшьтән үк үзеңә-үзең ышанырга кирәк, төрле авырлыклар алдында сыгылып төшмичә, тыныч күңел белән проблемаларны чишә белергә өйрәнү бик мөһим. Димәк, үзеңдә ихтыяр көче булдырырга кирәк. Шигырьдәге Мокамайга менә шул сыйфат җитеп бетмәү сәбәпле, бик иртә кара җир астына керә, яшь гомере өзелә. Юкса алар икесе дә бер үк җәмгыятьтә яшәгән кешеләр бит. Тик юллары ике якка аерыла: берсе гел алга барып, зур шәхескә әйләнә, икенчесе кара гүргә керә. Мокамайның аянычлы язмышы мисалында шагыйрь бала вакыттан ук үзеңне батыр, кыю, тәвәккәл итеп тәрбияләргә куша.