Обновлено: 09.01.2023
Әхлаклылык ул- күркәм холык, үзеңне тота белү,тәрбиялелек, тотнаклылык, кешеләр белән аралаша белү, янәшәдәгеләргә хормәт белән карау тошенчәләрен тәшкил итә.
Әхлак тәрбиясенең нигезе-баланың шәхес буларак формалашуы.
Әхлак тәрбиясенең төп урыны-гаилә.
Ата-ананың шәхси үрнәге, йогынтылы сүзе,
ягымлы һәм таләпчән мөгалләмәсе
тәрбиянең төп нигезен тәшкил итә.
Теманың актуальлеге:
Бүген, үсеп килүче буыннарның
әхлагы түбәнәюе,
балаларда әхлакый
үзаңның кимүе, аларның
һәм социаль җитлекмәве
Мәктәпкәчә яшьтәге
балаларга әкиятләр аша әхлакый
тәрбия бирү,балаларда бер-берсенә
карата дустанә һәм
ышанычлы мөнәсәбәт
-балаларда әкияткә карата кызыксыну уяту;
-әкиятләр белән таныштыру, әкиятләрне анализлау, театральләштерү алымнарын куллану;
-балаларда уңай һәм тискәре куренешләр турында күзаллау булдыру, уңай геройлар аша гуманлылык хисләр тәрбияләү;
-әкият геройларының эш-гамәлләренә бәя бирү, чагыштыру, анализлый белергә өйрәтү;
-әти-әниләргә балалар тәрбияләүдә әкиянең мөһим роль уйнавын җиткерү.
Әкият белән таныштыру алымнары.
-тәрбияченең сәнгатьле укуы;
Әкиятләр -тыйнаклыкка, эчкерсезлеккә,
гаделлеккә, ихтирамлылыкка, намуслылыкка өйрәтәләр.
Һәртөрле әхлаксызлыкны , бозыклыкны гаеплиләр.
Әкият геройларына хас сыйфатларны кызларда- мөләемлылык,
малайларда – кыюлык,
җитезлек, тапкырлык тәрбияләргә тырышабыз.
Әкиятләр, әдәби әсәрләр тыңлау һәм сәхнәләштерү
бала алдында төрле әхлакый төшенчәләрне ача.
Баланы уйланырга мәҗбүр итә, фикер йөртү сәлатен үстерә.
Театральләшкән эшчәнлек
беренче чиратта – ул импровизация, предмет һәм авазларны җанландыру.
Пишем, кому на какие темы нужны сочинения.
Язабыз, кемгә нинди темаларга сочинениялар кирәк.
Инша — мин жэйге каникулны ничек уткердем- пожалуйса)))
Рэээхмэт
тырышкан табар, ташка кадак кагар дигән темага инша.
Инша кирэк!! Тема: Шинельлле хэм шинельллсез солдатлар! По произведению: Без -41 ел балалары!(
Мин язгы каникулды нисек уткэрдем_______________шул темага
«Кеше уз язмышына узе хужа» Гаяз ихсакый «Көз» повесьте буенча инша кирэк
Сочинения, рефераты, курсовые, дипломные (на татарском и русском языках). Набор текстов. Тел:89196427162
Бу презентация «Мин татарча сөйләшәм» шәһәр программасынын «Уйнап күңел ачабыз» бәйгесендә катнашу өчен әзерләнде. Бу бәйгедә команда 2 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
Содержимое разработки
кияргә яратканнар. Көндә кия торган
түбәтәйләрне карарак төстәге тукымадан
теккәннәр.Бәйрәмнәрдә кияр өчен ефәк,
парча,бәрхеттән теккәннәр.Байлар энҗеле
яки алтын-көмеш җепләр белән чигелгән
түбәтәй киюне дәрәҗә санаганнар.
Борынгырак заманда бераз очлырак булса, XIX йөз ахыры – XX йөз башында башка ятып тора торган яссырак форма ала.
М өселман гадәте буенча чәчләре кырдырып алынган баш түбәсенә берсүзсез бәрхет яисә вел ьвет түбәтәй менеп”кунаклаган”. Авыллардагы татар апалары яулык өстеннән дә ирләр түбәтәе кигәннәр
Бүген дә түбәтәй татар халкының милли баш киеме булып санала, ир –атлар аны урамда да, өйдә дә, мәҗлесләрдә дә бик яратып кияләр
Түбәтәй – җыйнаклык, тыйнаклык, затлылык символы
“ Түбәтәй кемдә” уенын уйныйбыз
-75%
Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен кече яштән өйрәтү хәзерге заманның иң актуаль мәсәләсе булып тора. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау, аларның травма алу куркынычын кисәтү максатында киңкырлы эшчәнлек алып бара. Ел дәвамында «Балаларның юлда йөрү курнычсызлыгын кисәтү»- дип аталган профилактик чаралар үткәрелеп тора. Шундый чараларның чираттагысы.
Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен кече яштән өйрәтү хәзерге заманның иң актуаль мәсәләсе булып тора. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау, аларның травма алу куркынычын кисәтү максатында киңкырлы эшчәнлек алып бара. Ел дәвамында «Балаларның юлда йөрү курнычсызлыгын кисәтү»- дип аталган профилактик чаралар үткәрелеп тора. Шундый чараларның чираттагысы 15 майдан 15 июньгә кадәр республика күләмендә «Игътибар, балалар!» дигән исем астында айлык буларак дәвам итте. Әйтергә кирәк, әлеге юнәлештәге эшчәнлек «Чебурашка»исемендәге өченче санлы балалар бакчасында ел дәвамында алып барыла. Ә айлык кысаларында бу эшне без тагын да көчәйтәбез. Балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен тагын бер кат кабатладык, ныгыттык, шөгыльләр, төрле викториналар, файдалы әңгәмәләр үткәрдек, балалар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча төрле биремнәр үтәделәр, слайдлар карадылар. Әлеге чараларны уздыру балаларда күтәренке кәеф тудырырга һәм аң-белем дәрәҗәсен үстерергә ярдәм итте.
Без, тәрбиячеләр, балалар белән генә түгел, ата-аналар белән дә даими эш алып барырга тырышабыз. «Бала транспортта», «Игътибарлы бул, юлда балалар!» темаларына консультацияләр, «Юлда уяу булыгыз!» дигән исем астында китапчыклар әзерләдек. Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү күнекмәләрен тиз генә формалаштырып булмый. Бу шактый катлаулы һәм зур түземлелек сорый торган эш. Без, тәрбиячеләр, юл хәрәкәт иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә торабыз. Алар ярдәме белән шактый күләмдә материал база тупланды, тәрбиячеләр төрле курсларда белемнәрен һәрдаим арттырып торалар. Бу безнең эшебезне тагын да нәтиҗәлерәк, файдалырак итәргә мөмкинлек бирә. Ә без, үз чиратыбызда исә ата-аналарның да активрак булуын, безгә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүдә ярдәм итүләрен теләп калабыз.
Читайте также:
- Сочинение город мечты париж сочинение
- Мои домашние питомцы сочинение с числительными
- Как воспитание влияет на характер человека сочинение
- Сочинение здравствуйте вы за счастьем
- Этот случай запомнился мне навсегда сочинение
№62
Эльмира ҖӘЛӘЛИЕВА,
Казандагы 224 нче балалар бакчасың I квалификация категорияле татар теленә өйрәтүче тәрбиячесе
«Әгәр сабыйга беркайчан да әкият сөйләмәгән булсалар, аның күңелендә эшкәртелмәгән кыр кала һәм шуннан соңгы елларда инде бу кырны эшкәртү мөмкин булмаячак.»
Гердер
Кайсыбыз безнең әкиятләр белән таныштүгел?! Мөгаен мондый кешеләр җир йөзендә юктыр.
Әкиятләр бик күп гасырлар элек барлыкка килгәннәр.Алар борынгы әби-бабаларыбызның табигать көнкүрешләрен җанлы итеп каравы ягъни күз алдына китерүе нәтиҗәсе буларак барлыкка килгәннәр.
Ә бала тормышында әкиятләрнең роле нинди икән соң?
Әлбәттә, бала тормышында әкиятләр зур урын алып торалар. Әкият –бала өчен иң якыны. Әкиятләр балага дөньяны танып белергә, әхлак кагыйдәләрен үзләштерергә, гади генә итеп әйткәндә: яхшылыкны –яманлыктан аера белергә өйрәтә. Алай гына да түгел әле, әкиятләр – баланың иҗади сәләтен үстерергә, үз-үзен һәм әйләнә-тирәне тулысынча ачарга булыша.
Баланың әкият яратуы –табигый күренеш. Әкияттә, вакыйгаларның тиз таралыш алуы, катнашучыларның аз санда булуы, ритмик яктан гади төзелеше, теленең образлылыгы, юморга бай булуы мәктәпкәчә яшьтәге бала өчен әкиятне гадәттән тыш кызыклы һәм аңлаешлы итәләр.
XVII нче гасырда яшәгән немец философы һәм мәгърифәтчесе Гердер болай дигән: «Әгәр сабыйга беркайчан да әкият сөйләмәгән булсалар, аның күңелендә эшкәртелмәгән кыр кала һәм шуннан соңгы елларда инде бу кырны эшкәртү мөмкин булмаячак». Бу фикер белән мин тулысынча килешәм. Баланы кечкенәдән тыңлый, ә соңрак тыңлаганны (күргәнне) сөйли белергә өйрәтү мөһим. Сабый барысын да җиңел аңлый, чөнки әкиятләрдә ак һәм кара төсләр генә өстенлек итә.
Балалар бакчасына йөри башлау белән, баланың рухи дөньясы тагы да тулылана, байый. Балалар бакчада уен, шөгыль белән генә чикләнмиләр, әлбәттә. Алар әдәби һәм музыкаль кичәләрдә, тематика буенча төзелгән төрле бәйрәмнәрдә, «Әкият кичәләре»ндә дә актив катнашалар.
Безнең балалар бакчасында да «Әкият кичәләре» уздырыла, презентацияләр төзелә. Икенче кечкенәләр төркеменнән башлап мәктәпкә әзерлек төркеменә кадәр балалар катнаша. Төрле милләт әкиятләрен укып кына түгел, сәхнәләштерергә дә тырышабыз. Көз айларында «Уңыш», декабрь-февраль айларына «Серле, кышкы кичләр» һәм инде язгы чорда Габдулла Тукай әкиятләренә багышланган кичәләр уза.
Бала өчен әкиятне тыңлау бер эш булса, аны сәхнәләштерү, уйнау икенче зур, җаваплы эш булып тора. Бу эшчәнлеккә бала яратып бирелә. Ул үзен әкият герое итеп тоя башлый. Әкиятне сәхнәләштергән вакытта балада уз-узенә ышаныч арта, бала вакыйгаларның чынлыгына ышана, шатлана яки киресенчә борчыла. Бу нәни баланың эчке активлыгын, аның күңел көчләрен уңай якка юнәлтергә, аң һәм белем эшчәнлеген активлаштырырга ярдәм итә. Ул дөрес интонация белән, төрле хәрәкәтләр, мимикаларны кулланырга, эмоциональ һәм сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәнә. Ягъни бу эшчәнлектә без балаларның иҗади сәләтләрен устерәбез һәм инде явызлыкны, усаллыкны гаепли, ә гаделлекне яклый, барлык кешеләргә карата да гадел, игелекле, мәрхәмәтле булырга өйрәтәбез.
Әкият кичәләренә багышланган рәсем, кул эшләре бәйгеләре дә оештырыла.
«Рус халык әкиятләре дөньясына сәяхәт», «Серле капчыкта нинди әкият?», «Әкиятләр иленә кунакка» һ.б. шундый исемле рәсем бәйгеләре дә бакча күләмендә уза. Балалар һәм ата-аналарның берлектә эшләнгән эшләр мактауга лаек. Әти-әни һәм балаларның күңел биреп, тырышып, югары зәвык белән эшләнгән эшләре бакчабызны ямьләндереп, шатлык өстәп тора. Шуны да әйтергә кирәк: мондый чараларда әти-әниләр бик теләп катнаша.
Бала өчен мондый эшчәнлекләр нәрсә бирә?
Иң беренче чиратта, туган телебезгә, халкыбызга, гаиләбезгә, гореф-гадәтләребезгә, әби-бабаларыбызга хөрмәт, тугрылык хисе тәрбияләү тора.
Безнең киләчәгебез балалар кулында. Ә баланың әдәпле, кешелекле булып үсүе безнең үзебездән, ягъни гаиләдән һәм әйләнә тирә мөхиттән тора. Әгәр кеше күңеленә кечкенәдән үк матур сыйфатлар сеңдерелсә, ул инде гомерлек була. Үземнән чыгып шуны әйтәсе килә: балаларда уңай сыйфатларны тәрбияләү, булдыру өчен, халык әкиятләрен укуның әһәмияте зур. Әкиятләр ярдәмендә бала дөньяны акылы белән генә түгел, йөрәге белән дә танып белә.
Ай белән Кояш
Ай белән Кояш элек заманда гел бер җирдә генә тормакчы булганнар. Шуннан соң, бөтен кошларны җыеп, шул турыда җыелыш ясаганнар. Бөтен кошлар, боларның бер җирдә торуларына риза булып, шуңар кул куйганнар.
Болар арасында бары бер генә кош кул куймыйча калган, ди. Ул булган Ярканат. Бүтән кошлар Ярканаттан сораганнар:
— Бөтен кошлар кул куйганда, нилектән син генә кул куймадың? — дигәннәр.
— Кулны мин,— дигән Ярканат,— шул сәбәпле куймадым,— дигән: — Кояш белән Ай бер җирдә генә торсалар, җил бер генә яктан исәр, агачлар кәкре булып үсәрләр, игеннәр дә Кояш төшкән җирдә генә үсәр. Кояш төшмәгән җирдә үсмәс,— дигән.
Шуннан соң бүтән кошлар әйткәннәр:
— Дөрес әйтә шул, Кояш төшмәгән җирдә иген үсми инде ул,— дигәннәр.
Ай белән Кояшка икесенә дә, бер җирдә тормаска, әйләнеп йөрергә, дип карар чыгарганнар, ди.
Шуннан соң Кояш әйткән Ярканатка:
— Мин сине үземнең яктылыгымда йөртмәм,— дигән. Шунлыктан Ярканат көн яктысына чыгып йөри алмый икән.
Аңа Ай сүз әйтмәгән, шуңа күрә ул Ай яктысында бик әйбәт йөри, ди.
Ай белән Кояшның болай әйләнеп йөрүен бөтен кош-кортлар, бөтен халыклар бик дөрес дип кабул иткәннәр, ди. Шуннан соң игеннәр дә яхшы була башлаган, ди.
Өч кыз
Борын-борын заманда булган икән, ди, бер Хатын. Аның булган, ди, өч кызы. Бу Хатын, кызларымның өсте бөтен, тамаклары тук булсын, ди-ди, көне-төне эшләгән, ди.
Менә кызлар үсеп буйга да җиткәннәр. Алар берсеннән-берсе матур, ди, бер битләре ай, бер битләре кояш, буй-сыннары карлыгачтай сылу, ди. Өч кыз, бер-бер артлы кияүгә чыгып, берсе артыннан берсе китеп тә барганнар.
Менә бер ел үткән, ике ел, өч ел үткән. Шулай матур гына яшәгәндә, әниләре авырып киткән. Күрше урамда Тиен дусты бар икән, шуны дәшеп әйткән:
— Тиен дустым, барсана, кызларыма әйтсәнә, хәлемне белергә килсеннәрче,— дигән.
Тиен шунда ук чыгып чапкан. Тиен барып тәрәзә какканда, Олы кыз җиз ләгәннәр чистартып торадыр иде, ди.
— Һай,— дип әйткән, ди, Олы кыз,— бик барыр идем дә бит, аңарчы менә шушы ләгәннәрне чистартып бетерәсем бар иде шул,— дигән, ди.
Тиен моңар бик ачуланган да әйткән:
— Алайса, син шушы ләгәннәреңнән мәңгегә аерылма! — дигән.
Тиеннең шулай дип әйтүе булган, ике ләгән Кызны ике яктан китереп тә кысканнар. Олы кыз егылган да шунда ук гөберле бакага әверелгән.
Тиен Уртанчы кызга чапкан. Уртанчы кыз, бу кайгылы хәбәрне ишеткәндә, киндер суга икән. Тиенгә әйткән:
— Һай,— дигән,— әнием янына хәзер үк чыгып йөгерер идем дә бит, менә ярминкәгә киндер сугып өлгертәсем бар иде шул,— дигән.
Тиен бик ачуланган да әйткән:
— Алайса, син гомерең буе киндер сугып кына тор! — дигән.
Уртанчы кыз шунда ук үрмәкүчкә әверелгән.
Тиен тәрәзәсен какканда, Кече кызның камыр баскан чагы икән. Ул бер сүз дә әйтмәгән, камырлы кулларын да сөртеп тормаган, чыккан да әнисе янына йөгергән.
Тиен Кече кызга әйткән:
— И сөекле бала, гомер буе игелек күр, кешеләрне бәхетле ит, аларга куаныч та, юаныч та бул. Кешеләр дә сине сөярләр, синең яхшылыгыңны мәңге онытмаслар,— дигән.
Кече кыз чыннан да бик рәхәт гомер кичергән, халык аны бик яраткан, ди.
Ялкау малай
Бер Кеше, Улын ияртеп, шәһәргә барырга чыккан икән, ди. Баралар, баралар икән, юл өстендә бик яхшы бер ат дагасы ятканлыгын күргәннәр.
Бу Кеше, улына күрсәтеп:
— Улым, әнә бер бик яхшы дага ята. Файдасы тияр иде, ал аны! — дигәч, малай:
— Юлда очраган бар тимер-томырны җыя китсәң… Иренмичә аны иелеп аласым юк әле,— дип әйтте, ди.
Ул алмагач, бу кеше үзе алып, куенына кыстырып киттеләр, ди. Барып җиттеләр, ди, бер тимерчелеккә. Әлеге Кеше тимерчегә кереп, даганы егерме биш тиенгә сатты, ди, һәм шул акчага чия җимеше сатып алды, ди. Киттеләр, ди, Малай арттан, Әтисе алдан бара, ди. Ә Әтисе, Малайга сиздермичә генә, чияләрне юлга берәм-берәм ташлап бара башлаган. Малай юлда яткан чияләрне берәм-берәм чүпләп бара, ди.
Инде Әтисе, чияләрне ташлап бетергәч, һәм Малае иң соңгы чияне дә үрелеп юлдан алгач, артына борылып, Улына:
— Менә шулай, Улым, акылны хезмәт түкмичә генә алып булмый аны. Әгәр дә даганы үрелеп алырга иренмәсәң, бер үрелүдә эш беткән булыр иде. Менә син шул бер дага бәһасенә сатып алынган чияләрне ике йөз дә егерме биш тапкыр үрелеп алдың инде. Бер иелергә иренсәң, ике йөз егерме биш мәртәбә иелергә туры килер,— дип әйткәч, Малайның йөзе чия кебек кызарды, ди.
Алтын бөртекләр
Борын-борын заманда бер Ир белән бер Хатын яшәгәннәр. Аларның биш уллары булган. Бердәнбер көнне боларның әтиләре Туган илне яклап яуга киткән. Ул кире әйләнеп кайтмаган, сугыш кырында үлеп калган. Ялгыз Ана биш малайны үзе генә тәрбияләп үстергән.
— Улларым,— дигән Ана, Егетләрне үз янына чакырып алган да.—Мин сезне үстердем, хәзер үз көнегезне үзегез күрегез,— дигән.
— Без,—дигәннәр Егетләр,—үз көнебезне үзебез күрер идек, акчабыз юк бит. Син, Әни, безгә берәр генә бөртек булса да алтын бир.
— Алтын бирәм,— дигән Ана.— Бер бөртек түгел, мең бөртек. Тик ул алтыннарны әтиегез җыеп куйган иде. Аны үзегез эзләп табыгыз!
— Табабыз, табабыз! — дигәннәр Егетләр.
— Ә-әнә,— дигән Ана,— Ташлытау белән Карлытауны күрәсезме? Шул ике тау арасындагы киң басуны күрәсезме? Шул басуга әтиегез алтын бөртекләре күмгән иде. Эзләп табыгыз шуны. Басуның җирен казыгыз. Җиң сызганып, тир сыпырып эшләгез.
Биш Егет биш сабан белән күз күреме кадәр җирне сөреп чыкканнар. Аннары кәсләрне ваклап, тырма белән тырмалаганнар. Ә алтын бөртекләрен тапмаганнар. Шуннан Егетләр, бик күңелсезләнеп, Әниләре янына кайтканнар.
— Бер генә бөртек тә алтын тапмадык, әни! — дигәннәр.
— Борчылмагыз, улларым! — дигән Ана.— Табарсыз алтыннарны! — Әнә бурадагы бодайны илтеп чәчегез шул җиргә, көз көне бодайны ургач, камылын йолкырсыз, бодай тамырына алтын бөртекләре эләгеп чыгар.
Егетләр Әниләре әйткәнчә эшләгәннәр. Бодай мул уңган, аны урганнар, сукканнар.
— Китерегез миңа үзегез иккән игенне! — дигән Ана. Егетләр Әниләре алдына капчык-капчык игенне китереп өйгәннәр. Ана кызгылт-сары бөртекләрне учына алып караган да улларына әйткән:
— Әтиегезнең җиргә күмгән алтын бөртекләре менә шулар инде, улларым. Сез менә аларны эзләп таптыгыз. Инде хәзер үзегез көн итә алырсыз! — дигән.
Егетләр бер-берсенә караганнар да бәхетле елмайганнар.
Бүләк кемгә?
Бервакыт Кояш елның дүрт фасылын — Көзне, Кышны, Язны һәм Җәйне үзенә чакырып алган.
— Сезнең кайсыгыз матуррак, кайсыгыз эштә батыррак? Шуңа бүләк бирәм,— дигән.
Ә бүләк бик затлы икән — уч тутырып йолдыз бирергә уйлаган Кояш.
Сүзне башлый Көз:
— Үзегез яхшы беләсез, мин бөтен басуларның уңышын җыйдым, бар дөньяны алтынга күмдем. Кошларны җылы якка озаттым, балаларны мәктәпкә җыйдым. Бүләк миңа тиеш!
— Әллә мин эшләдемме аз? — дип сикереп тора Яз.— Мин барлык карларны эреттем, басуларга иген чәчтем, кошларны чакырып кайтардым, агачларны яфрак ярдырдым, болыннарны чәчәккә күмдем. Арада иң матуры да, иң булдыклысы да мин! — дигән ул.
— Ай-яй,— дигән Җәй,— мине тыңлагыз әле, мин дөньяны яшеллеккә күмәм, чәчәкләр үстерәм, игеннәрне өлгертәм, җимешләрне пешерәм. Әллә мин иң матурыгыз түгелме?
— Артык күп түгел минем эш,— ди тыйнак кына Кыш.— Мин җирне ял иттерәм, киләсе уңыш өчен карлар ташыйм, дөньяны ап-акка буйыйм, балаларны чана, чаңгы шуарга чакырам. Мин дә ямьсез түгел. Минем чыршыларымны, кар бөртекләремне, мамык бәсләремне яраталар.
Тыңлап-тыңлап торган да Кояш, бүләкне бу дүртәүнең берсенә дә бирә алмаган. Йолдызларны ул күккә сипкән. «Әнә барыгызга да!» —дигән.
Йолдызларны елның бер фасылы да үзенә ала алмаган. Алар һәрвакыт — яз да, җәй дә, көз дә, кыш та балкып яналар.
Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар
Абдулла Алиш
Күз күреме җитмәслек, очына-кырыена чыгып бетмәслек бик зур бер болында күкрәп үләннәр үскәннәр. Чалгы белән чабарлык булып өлгергәннәр. Төрле төстәге матур чәчәкләр анда хуш исләр таратканнар. Кош-кортлар үзләренең матур сайраулары белән болынны яңгыратканнар.
Менә шундый матур болында ат көтүе йөргән. Дугадай муенлы, стакан тояклы аргамаклар болын үләнен ашаганнар. Туйганчы салкын чишмә суын эчкәннәр.
Бу атларның көтүчеләре булмаган. Бары тик үз араларыннан иң сылу, йөгерек, иң җитез Җирән Кашка гына көтүче хезмәтен үти икән. Ул, муенындагы кыңгыравын шалтыратып, башкаларны үз артыннан ияртә, барысын бергә туплап йөртә икән.
Җирән Кашка беркөнне бик арыган, кичен аның йокысы калган булган. Ул ятып бераз хәл җыйнарга, йоклап алырга уйлаган. Иптәшләренең барысын бергә җыйнаган да әйткән:
— Аерылсагыз, айга җитмәссез, бүленсәгез, бүген бетәрсез, бергә йөрсәгез, рәхәт көн итәрсез,— дигән.
Атлар башта гел бергә йөргәннәр. Кичкә таба берничәсе бик начар иткән, көтүдән аерылып киткән. Алар Җирән Кашканың сүзләрен онытканнар. Аның файдалы киңәшен тотмаганнар.
Аерылып киткәннәре килбәтсез зур бер Аюга очраганнар, куркуларыннан һушсыз була язганнар, бик тиз кайту юлына борылганнар. Ләкин Аю алар артыннан калмаган. Әй куган, әй куган, хәер, тота алмаган. Әй йөгергәннәр, әй йөгергәннәр атлар, юлларында тау очраган — йөгереп менгәннәр, урман очраган — ерып чыкканнар, чокырдан сикерергә уйлаганнар — булдыра алмаганнар. Тирән чокыр эченә егылганнар, аякларын сындырганнар.
Тагын өчесе көтүдән бүленеп киткән булган. Күп үтмәгән, алар да Җирән Кашканың туры сүзләрен исләренә төшергәннәр, үзләренең бүленеп китүләренә үкенгәннәр, ләкин инде соң булган. Каршыларына тешләрен шакырдатып, күзләрен акайтып бер Соры бүре килеп чыккан. Алар, бу явыз дошманны күргәч, каушап калганнар, үзләрен-үзләре белештерми, ярсып, кайсы кая таралганнар. Бүре шунда ук бер Атның бугазына ябышкан, буып алган, егып та салган. Калганнары качып котылганнар. Җирән Кашка муенындагы кыңгыравының матур шалтыравын ишеткәннәр һәм туп-туры шунда карап киткәннәр.
Барысы да Җирән Кашкага үз башларыннан үткән хәлләрне сөйләп биргәннәр, аның туры сүзен тотмауларына бик үкенгәннәр. Ә Җирән Кашка башын чайкаган, көчле итеп бер шалтыраткан — көтү бергә җыелган, тагын бер шалтыраткан да сөйләргә тотынган:
— Күрдегезме сүземнең дөреслеген: аерылганнар Аюдан өркеп һәлак булдылар, бүленгәннәр Бүрегә очрадылар,— дигән дә кыңгыравын өченче мәртәбә шалтыраткан һәм барлык аргамакларын болынга җыйган.
Бал корты һәм Шөпшә
Абдулла Алиш
Чәчәкләр башлыгы бик зур ярыш үткәрергә булган. Шул турыда ул төрле якка хәбәр салган:
— Кем дә кем бал салырга яхшы савыт әзерли, ул савытта бал бер дә бозылмый, әчеми, барлык чәчәктәге балны шуңа бирәм! — дигән.
Бөҗәкләр көнне-төнне белмәгәннәр. Бар да тырышып савыт эшләгәннәр, бар да үзләре эшләгән савытларны чәчәкләр башлыгына китергәннәр.
— Менә әйбәт савыт, балны кара салып! — дигәннәр. Чәчәкләр башлыгы аларның барысын да борып җибәргән.
— Ашыккансыз, ашыккансыз, бик начар ясагансыз. Мондый савытлар миңа кирәкми. Шуңа күрә бал да сезгә эләкми! — дигән.
Шөпшә һәм Бал корты иң соңгылар булып эшкә керешкәннәр. Беренчелекне алырга өмет иткәннәр.
Бал корты көне буе бертуктамый эшли дә эшли икән. Ерак-ерак җирләргә очып бара, аллы-гөлле чәчәкләрдән бал суырып ала. Аны алып кайтып, үзе әзерләгән матур күзәнәкләргә сала икән.
Шөпшә дә чәчәкләрдән бал җыйган. Ләкин ул бик-бик ялкау булган. Иртән әзрәк кенә эшли дә, кояш кыздыра башлау белән, оясына кереп йоклый икән.
…Ярыш көне килеп җиткән.
Бал корты балавыздан эшләгән матур күзәнәкле бал савытын күтәреп очып киткән. Шөпшә үзенең аннан-моннан эшләгән кәрәзен алып килгән.
Чәчәкләр башлыгы кәрәзләргә бал салып караган. Шөпшә кәрәзендә бал тормаган. Ә Бал кортының кәрәзе акмаган, әйбәт булган.
— Тырышканнар, күп көч куйганнар, менә дигән кәрәз эшләп чыгарганнар. Шуңа күрә теләсә нинди чәчәктән теләсә никадәр бал җыярга бал кортларына рөхсәт бирәм! — дигән Чәчәкләр башлыгы.
Шул көннән башлап бал кортлары чәчәкләрдән бал ташый башлаганнар. Ә шөпшәләр, ялкаулыклары аркасында, хурлыкка калганнар.
Дуслар
Сәрвәр Әдһәмова
Кич якынлашып килә иде. Алан әйләнәсендәге агачларның күләгәләре озыная барды. Менә алан өстендәге кояш, агачлар артына тәгәрәгәндәй булып, күздән югалды. Күләгәләр барысы да бергә тоташып җәелделәр, урман эче караңгылана башлады.
Көне буе, кич җиткәнне көтеп, куак астында яткан ана куян урманда йөреп кайтмакчы булды. Киткән чакта, ул үзенең балалары Шалпан колак белән Кечкенәгә әйтте:
— Сез шунда гына уйнагыз. Ерак китмәгез! Чирәм үсеп куелана төшкәч, мин сезне үзем урман белән таныштырырга алып чыгармын. Аңарчы сез тиз йөгерергә дә өйрәнерсез.
Урыныннан кузгалып, бер-ике сикергәч, ул тагы артына әйләнеп:
— Шалпан колак, син Кечкенәне кыерсытма,— дип кычкырды. Аннан агач арасына кереп югалды.
Бу куян балалары яз көне икесе бер вакытта туган булсалар да, берсе никтер нәни иде. Шуңа күрә аңа әнисе Кечкенә дип исем кушты.
Әниләре киткәч, Шалпан колак белән Кечкенә ду килеп куышып йөрергә тотындылар. Түгәрәк алан әйләнәсендә йөгереп аргач, алар кайчандыр яшен сугып аударган имән агачы төбе янына барып ял иттеләр. Ауган агачның үзен инде күптән кешеләр ягарга алып киткән. Ә төбе алан уртасында кара утыргыч төсле булып торып калган иде.
— Әйдә, шул төп аша сикереп уйныйбыз! — диде Шалпан колак, бераз ял иткәннән соң.
— Әйдә-ә! — диде Кечкенә.
Алар сикереп уйнарга керештеләр. Йөгереп-йөгереп киләләр дә шул агач төбе аша — һоп!
Шуннан ерак түгел ямь-яшел яфраклы каен агачы үсеп утыра. Анда бер ана песнәк, оя ясап, йомырка салган да шул йомыркалардан нәни песнәкләр борынлап чыкканны көтеп утыра иде.
Песнәк, куян балаларының йөгереп, сикереп уйнаганнарын оясыннан күреп, сокланып утырды.
— Менә озакламый минем дә нәни кошчыкларым булыр. Канат чыккач, алар очарга өйрәнерләр,— дип уйлап куйды.
Шул вакыт Шалпан колак ерактан йөгереп килеп сикерим дигәндә генә, агач төбе өстендә кәкре коры чыбык, кинәт кузгалып, яртылаш үрә торды. Шалпан колак, куркып, колакларын торгызып кырыйга сикерде.
Башта әле ул бернәрсә дә аңлый алмый аптырап торган иде. Аның коры чыбык дип уйлаган әйбере, ысылдап, чирәмгә төшкәч, аңлады. Ул — чыбык түгел, агулы кара елан икән.
Ул арада кара елан, чирәм өстеннән шуышып, туп-туры әлеге песнәк оялаган каенга табан китте.
Өстән аны күреп торган бичара песнәкнең йөрәге ярылырга җитеште. Ул, акыллы кош, еланнарның гадәтен белә иде. Менә хәзер елан аның оясына үрмәләп менәр дә йомыркаларын ватып эчәр!
Песнәк бик борчылып чыелдап кычкырды:
— Коткарыгыз!
Шалпан колак белән Кечкенә эшнең нәрсәдә икәнен аңлап җиткермәделәр җиткерүен. Шулай да ысылдаган кара еланның берәүгә дә зарары тимәгән кошка явызлык эшләргә җыенуын сизенделәр.
— Ничек коткарырга соң ул кошчыкны? — диде Шалпан колак.
Кечкенә:
— Тукта! Әни кайтып килмиме икән? Мин барып карыйм әле. Ул кайтса, берәр нәрсә уйлап табар,— дип, әнисе киткән якка чапты.
— Ярый, син ул якка бар. Мин бу яктан карап килим! — дип, аланның икенче ягына йөгерде.
Кечкенә сикерә-сикерә йөгереп агачлар арасына барып керүгә, тәпиенә нәрсәдер кадалып, кычкырып җибәрде:
— Ой, ой, ой!
Караса, анда керпе йомарланып яткан икән.
— Нәрсә шулчаклы, күзеңә ак-кара күренми, мәтәлә-кадала чабасың? — диде керпе, Кечкенәгә ачуланып.
Йөгереп килеп сулышы беткән Кечкенә аңа:
— Елан! Елан! — дип кенә әйтә алды. Керпе:
— Фу-фу! Төлке куа икән, дип торам тагын! Кая ул елан, күрсәт,— дигәч, Кечкенә, шатланып, аны ияртеп китте.
Алар бик вакытлы барып өлгерделәр.
Керпе аланда каен агачына үрмәләп менәргә җыенган еланны күрүгә йөгерүен кызулатты һәм, вак-вак атлап, тиз генә барды да, елан өстенә ташланып, аның башының арт ягына тешләрен батырды. Арттарак калып бу хәлне карап торган Кечкенә, керпе өчен куркып, күзләрен йомды хәтта. Ул күзен ачканда, керпе еланны буып салган иде инде.
Ул арада Шалпан колак та, әнисен эзләп таба алмыйча, әлсерәп кайткан иде. Еланның кузгалмый сузылып ятканын күргәч, ул да иреннәрен кыймыл-кыймыл иттереп, шаккатып торды.
— Фу! Шулмы курыккан еланыгыз? Фу! — диде Керпе эре генә.
Оясында тынын алырга да куркып утырган песнәк, шатлыгыннан ни эшләргә белми, чутылдады:
— Рәхмәт сиңа, Керпе. Бу яхшылыгыңны гомердә онытмам. Бәлки, кайчан да булса, минем дә сиңа файдам тияр.
Керпе аңа бернинди дә җавап бирмәде.
— И, мескен кошчык! Син кемгә ярдәм итә аласың соң? — дип, авыз эченнән генә пырхылдап көлеп, үз юлына китте.
Озакламый песнәкнең нәни кошчыклары булды. Алар әле бернәрсә дә эшли белмиләр. Әниләре азык алып кайтканны көтеп, авызларын ачып, тик чыелдашып яталар иде.
Беркөнне песнәк, гадәтенчә азык эзләргә чыгарга җыенгач, аланда уйнап йөргән Шалпан колак белән Кечкенәгә әйтте:
— Куянкайлар! Мин юкта сез минем кошчыкларга күз-колак булсагыз иде. Алар бик тынгысызлар. Егылып төшеп имгәнмәгәйләре дип куркам. Сез аларга кычкыргалап торыгыз, оядан башларын чыгарып сузылмасыннар,— диде.
Шалпан колак белән Кечкенә:
— Ярый, ярый. Без шунда каен төбендә генә уйнарбыз. Кошчыкларың егылып төшә башласа, йомшак тәпиләребез белән тотып алырбыз. Җиргә төшеп имгәнергә ирек бирмәбез! — диделәр.
Песнәк тынычланып очып китте. Бераз очып азык алып кайтып килешли, ул бер төлкенең шыпырт кына куак артына яшеренгәнен күреп алды.
— Кемне сагалап посты икән бу явыз? — дип борчылып, як-якка каранса, текер-текер атлап килеп яткан таныш Керпене күрде.
Керпе сусаган булган, күрәсең, яңгырдан соң тирән чокырга җыелган суга таба бара иде. Төлке шуны сагалап поскан икән. Коры җирдә керпе, йомарланып ятып, төлкегә бирешмә-сә дә, су аның өчен куркыныч. Төлке аны суга тәгәрәтеп төшерә дә керпе җәелеп йөзә башлау белән аны буып ашый ала.
Песнәкнең шундый хәлне күргәне бар иде. Ул шунда ук түбән төшеп, акрын гына:
— Төлкедән саклан! Төлке сагалый! — дип чыелдап, Керпенең өстеннән очып үтте.
Керпе, кире борылып, бөтен көче белән йөгерергә тотынды. Төлке эшне аңлаганчы, ул әллә кая, чытырман арасына качып өлгергән иде инде. Бераз бөгәрләнеп ятканнан соң, ул чирәм арасыннан башын чыгарып карады һәм Төлкенең бик кәефсезләнеп, борынын салындырып икенче якка ауга киткәнен күреп тынычланды.
— Фу! Менә сиңа кечкенә кошчык! Тукта, барып хәлләрен белим әле үзләренең,— дип, аланга таба тәпиләп китте.
Көннәр үтте. Песнәкнең балалары да үстеләр. Канат чыгарып очарга өйрәнделәр. Үз-үзләренә көн күрә башладылар. Шалпан колак белән Кечкенә дә зур куян булдылар. Тик аларның берсенең дә шул аланнан китәселәре килмәде. Керпе дә башка җирдә ямь тапмады, һаман кыштыр-кыштыр шул тирәдә йөрде.
Кышын песнәкләргә урманда туенып тору читен булачак иде. Шуңа күрә көз җитү белән алар, кая булса да, кешеләр тора торган җиргә китәргә җыендылар.
Керпе, Шалпан колак һәм Кечкенә шул алан тирәсендә кышларга булдылар. Алар песнәкләрне:
— Яз җиткәч, тагын шунда килегез! Без сезне көтәрбез! — дип озатып калдылар.
Кемгә кирәк, кемгә кирәкми
Абдулла Алиш
Әтисе белән бергәләп Таҗи балык тотарга барды.
Көн әле бик иртә. Кояш та юк, ә шулай да якты. Су өсте тып-тын. Өф иткән җил дә юк.
Билгеле, мондый вакытта балыклар яхшы чиртәләр, кармакны бер дә тик тотмыйлар. Калкавычны томрып, су төбенә алып төшеп китәләр. Таҗиның әтисе балыкларны тарта да чыгара, сөйри дә чыгара, ялтырап торган ап-ак чабакларны, көмеш тәңкәле кызылканатларны, әрсез алабугаларны. Таҗи аларның барысын да чиләккә җыя бара. Менә инде аларның балык сала торган чиләкләре дә тулып килә. Балык бик шәп эләгә. Шуңа күрә вакытның үтүе дә тоелмый. Әнә инде кояш та күптән күтәрелеп килә. Таҗи аны сизмәде дә. Төшлеккә җитә башлагач, кояш бик нык кыздырырга тотынды, монысын Таҗи да тойды. Әтисе дә. Әтисе, кесәсендәге кулъяулыгын алып, маңгаендагы тирләрен сөртте. Ә Таҗи:
— Фу… Нәрсәгә кирәк булды инде бу кояш?! — дип, зәңгәр күктән елмаючыны тиргәргә тотынды.
— Кемгә кирәк, кемгә кирәкми,— диде әтисе, шуннан тагын ялгады,— кояш бер дә булмаса, һаман төн генә булыр иде, ә төнлә балыклар эләкми. Кояш булмаса, җир өстендә үсемлекләр үсмәс, син дә, мин дә булмас идек,— диде.
Кояш кыздыргач, балык та эләкми башлады. Таҗи кояшны ачуланып торганда, кинәт җил күтәрелде. Көзге кебек тигез елга өсте шадраланды. Дулкын кузгалды, калкавычлар бер күтәрелделәр, бер төштеләр. Дулкын кузгалды, балык чиртүе дә беленми башлады. Таҗи:
— Фу, нигә кирәк булды инде бу җил?! — диде.
— Кемгә кирәк, кемгә кирәкми! — диде әтисе.
Елга өстендә җилкәнен киергән көймә йөзде. Тау башындагы тегермәннәр, берсеннән-берсе узышып, әйләнә башладылар.
Әтисе Таҗига:
— Әнә күрәсеңме, җилкән белән җилне ничек җиккәннәр. Җил көймәне этеп бара. Җил әнә тегермәннәрне дә әйләндерә. Ул тегермәндә орлыклар онга әйләнәләр. Ә ул оннан әниең күмәч пешерә,— диде.
Шул арада җил күк читеннән болытларны куып китерде дә, кара-кучкыллы болытлардан яңгыр төшкәли башлады.
— Фу, яңгыр нигә кирәк булды инде, елгада болай да су күп ич! — диде Таҗи.
— Кемгә кирәк, кемгә кирәкми! — диде әтисе. Ашлык сукканда, печән җыйганда, безнең кебек балык тотканда яңгыр кирәкми. Ә менә бу болыннардагы үләннәр, урманнардагы агачлар, кырлардагы игеннәр үссен өчен яңгыр бик кирәк,— диде.
Яңгыр астында алар аталы-уллы икәүләп кармакларын чорнадылар.
Шулчак яшен яшьнәде, күк күкрәде. Коеп яңгыр яварга тотынды. Таҗи әтисенең көчле сүзләре астында тәмам җиңелгән иде инде.
Ул:
— Яңгыр, яу, яу, чиләкләп-чиләкләп! — дип кычкыра-кычкыра, агач ышыгына йөгерде.
Бераздан әтисе дә килеп җитте. Ул:
— Табигатьтә барысы да кирәкле, улым,— диде, ачылып килә торган офык читенә күз төшереп.— Эх, яңгыр артыннан балык шәп эләгәчәк соң! — дип куйды.
Алдакчы Наил
Абдулла Алиш
Нинди рәхәт. Кояш кыздыра. Су өсте җем-җем итеп тора. Яфраклар да селкенми, җил бөтенләй юк.
Җирдәге ком аякны пешерә. Менә шундый вакытта су керәсе бик килә. Без елга буена барабыз. Майкаларны, трусикларны салабыз. Их, рәхәтләнеп су коенырга тотынабыз, йөзәбез, чәчрәтәбез, узышабыз.
Беркөнне Наил дә су коенырга безнең белән ияреп барды. Ул да майкасын, трусигын салды. Суга сикерде, йөзеп эчкә кереп китте.
Без кычкырабыз:
— Кермә, кермә, батасың!
Ә ул берни дә ишетми. Бер кулын күтәреп, бер кулы белән генә йөзә. Имеш, шундый батыр. Әй мактанчык! Безнең белән коенучы апа да кычкырды:
— Наил! Наил!
Ә бераздан Наил кырыйга борылды. Яр кырыена ук йөзеп килде һәм кинәт кычкырырга тотынды:
— Батам, батам, коткарыгыз!
Без йөзеп килсәк, гаҗәпләнеп калдык, ул урын сап-сай, ә Наил бата.
Наилнең кулыннан тоттык, кырыйга ук сөйрәдек. Ул күзләрен йомган, үлгән кеше кебек булган. Ә без бик курыктык. Апа да курыкты. Ул Наилне, күтәреп, яр кырыена алып чыккан иде:
— Ха-ха-ха! — дип, Наил шаркылдап көлеп җибәрде. Без шатланып киттек. Апа да куанды. Кояш болытка күтәрелгән иде, ул да чыкты, нурларын чәчәргә тотынды.
Апа әйтә:
— Алай алдакчы булырга ярамый,— ди. Наил әйтә:
— Мин уйнап кына.
— Уйнап кына да ярамый,— диде апа.
Ә икенче бер тапкыр менә болай булды. Без рәхәтләнеп су коена идек. Тагын Наил эчкә керә башлады. Без кычкырабыз:
— Кермә, кермә! Апа да кычкыра:
— Наил, Наил!
Ә ул йөзә дә йөзә. Менә инде шактый ерак эчкә керде, читтән ераклашты. Аңа сузылып та җитәрлек түгел. Янәсе, ул әйбәт йөзә. Ә кырыйда су беткәнме йөзәргә?
Кинәт Наил юк. Ә, чумган икән. Башын калкытты. Тагы чумды. Кычкыра башлады:
— Батам, батам, коткарыгыз!
— Шаяра, шаяра,— диделәр малайлар. Апа да алдый дип уйлый, ахрысы:
— Наил, алдама, тиз бул, чык! — ди.
Бервакыт Наил кычкыра да алмый башлады. Бата да калка, бата да калка.
Ә шул вакыт елга буеннан узучы бер абый киемнәре белән суга сикерде. Һәм йөзеп эчкә кереп китте. Апа да суга ташланган иде дә, теге абый алданрак барып җитте. Наилне кырыйга алып чыкты.
Йөзе аның ап-ак сөлге кебек. Борыннарыннан шаулап су ага. Үзе сөйләшә дә алмый.
Апа белән абый аны җиргә куеп әйләндерделәр, тәгәрәттеләр. Аның авызына су тулган, шул суы чыкты. Ул күзен ачты.
Уңайсызланып, апага карады. Кызарды. Ә апа:
— Менә ни була бит ул,— диде. Ә бу юлы Наил бер дә көлмәде.
Туган көндә
Резеда Вәлиева
Бүген Фәридәнең туган көне. Әнисе, иртүк торып, бик матур торт пешерде. Өстәлгә төрле-төрле тәмле-татлы сый-хөрмәт тезде.
Өстендәге күлмәге дә бик матур бүген Фәридәнең. Анысын да әнисе тегеп кидерде аңа. Чәчләренә күлмәге төсле үк тасмадан күбәләкләр такты.
Өйләре дә искиткеч матур бүген аларның. Бөтен нәрсә ялт иткән! Бар да чиста, бар да пөхтә, бар да матур, бар да елмаеп-көлеп кенә торгандай күренә.
Фәридә куана-куана тирә-якка күз йөртеп чыкты. Күр инде, хәтта өстәлдәге чәчәкләргә кадәр елмая. Әле бүген генә алып кайткан, күрәсең, аларны әнисе!
Бар да шундый матур, шундый күңелле! Тиздән аның дус кызлары да килеп җитәр…
Фәридә әнисе янына аш бүлмәсенә керде.
— Әни, әни, дим, әйдә әби бүгенгә генә залга, минем кунакларым янына чыкмасын, ә? Югыйсә бүген анда бөтен нәрсә шундый матур, шундый яңа, ә әби шундый иске, әйем лә, шундый карт… бер дә килешми.
Әнисе башта аңышмыйчарак торды. Аннары кинәт кенә хәлсезләнеп киткәндәй, кулларын салындырып урындыкка сеңде. Кулларын тезләренә куйган килеш байтак вакыт шулай сүзсез утырды ул. Аның йөзе бөтенләй үзгәргән, зур күзләре тирәнәеп, каралып киткәндәй булган иде.
— Менә нәрсә, Фәридә, дусларыңа шалтыратып әйт: бүген туган көнеңне уздырмыйбыз. Менә шулай, уздырмыйбыз…— диде ул.
Тамчы
Гасыйм Лотфи
Корылыктан әлсерәгән иген кырлары өстенә яңгыр болыты күтәрелде. Тамчыкай иптәшләренә болай диде:
— Күрәсезме, игеннәр безне ничек көтәләр, безне сәламләп, башларын селкетәләр. Сусаганнар алар — корыганнар. Зарыгып, безне көтеп торганнар. Игеннәргә дым кирәк, югыйсә, булырлар алар бик сирәк. Явыйк, явыйк, кырларны һәлакәттән коткарыйк!
Шыбыр-шыбыр яңгыр яварга кереште. Тамчыкай җиргә сикереп төште. Кайда ярдәм кирәк — шунда тизрәк! Тамчыкай ул бик зирәк. Һәркемгә шулай булырга кирәк.
Җылы яңгыр явып китте. Кырга ямь керде, ашлыклар баш күтәрде.
Болыт үзенең тамчыларын сипте-сипте дә көнчыгышка таба китте. Җир өстенә хуш исләр бөркелде.
— Терелдек, терелдек,— дип, үләннәр шатланды. Нинди шатлык, нинди шатлык! Җиргә төшкән тамчылар
төрлесе төрле якка юл алдылар: кайсылары үсемлек сабагына кереп калдылар, икенчеләре йөгерделәр ермакка, елгага, өченчеләре кире күтәрелде һавага.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әкият latin yazuında])
Әкият | |
Нинди вики-проектка керә | WikiProject Narration[d] |
---|---|
Моңа өлешчә туры килә | народное сказание[d] |
Является объединением | исемлекне карагыз[d] |
Әкият Викиҗыентыкта |
Әкият — халык иҗатының борынгы жанрларыннан берсе, могҗизалы һәм маҗаралы вакыйгаларга, шулай ук көнкүрешкә бәйләнешне хәлләргә корылган фантастик әсәр, реаль һәм фантастик алымнар белән сурәтләнгән кешеләр, хайваннар, мифик образлар аша халыкның үткән тормышын, киләчәккә карата хыял һәм омтылышларын чагылдыручы чәчмә халык авыз иҗаты әсәре.
Әкиятләр күп халыкларда, нигездә, өч төргә бүлеп карала: хайваннар турындагы әкиятләр, тылсымлы әкиятләр һәм көнкүреш әкиятләре.
Татар халык әкиятләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Башка халыклар иҗатындагы кебек, татар халык авыз иҗатында да төрле жанрлар арасында күләме белән дә, әдәби һәм тарихи-эстетик кыйммәте ягыннан да әкиятләр әһәмиятле урыннарның берсен алып тора.
Беренчедән, әкиятләр халык авыз иҗатының иң “озын гомерле” төрләреннән берсе булып санала: аларның мөстәкыйль жанр буларак барлыкка килүе һәм формалашуы бик борынгы заманнарга – ыруглык җәмгыяте чорына барып тоташа. Шул чорларда әкиятләр популярлык казанганнар, чөнки аларның теле гади һәм аңлаешлы булган. Соңрак халык әкияткә әһәмиятле тәрбия чарасы итеп карый башлаган.
Икенчедән, әкиятләргә гадилек хас. Әкиятнең эчтәлеге, аерым мотивлары, образлары, күренешләре ничек кенә маҗаралы булса да, әкиятнең төзелеш композициясе бик гади.
Өченчедән, әкиятнең ничек башланасын, дәвам итәсен һәм ничек тәмамлануын һәр кеше диярлек белеп тора.
Әкиятләрдә халыкның күп гасырлык тормыш тәҗрибәсеннән туган зирәклеге, тапкырлыгы, яхшылык һәм явызлык турындагы төшенчәләре тупланган, киләчәккә өмет һәм хыяллары чагылган. Әкият явызлыкны гаепли, гаделлекне, хаклыкны яклый, кешеләрне игелекле, тугры һәм мәрхәмәтле булырга өйрәтә.
Әкиятнең барлыкка килү тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Әкият – халык авыз иҗатының бик борынгы жанры. Чын мәгънәсендәге әкиятнең туу вакыты – ул нәкъ менә изге хикәянең (әкият “баба”сының) нәфис хикәягә әверелеп киткән чагы. Бу хәл исә изге хикәянең ритуалдан аерылуы нәтиҗәсендә була. Чөнки йоланы барлыкка китергән шартлар вакытлар узу белән бетә (аларның иң мөһиме – аучылыкның бердәнбер яки төп яшәү чыганагы булудан туктавы). Бу исә, үз чиратында, әүвәлге изге мәгънәдәге йоланың да бетүенә китерә. Йоладан аерылган хикәя шулай ук үзенең “изге”леген җуя һәм барлык кешеләр өчен дә сөйләнелә башлый. Әкиятнең шушы рәвешчә мөстәкыйль жанр булып формалашып җитүе борынгы община строеның таркалу чорына туры килә. Менә шул чордан башлап, әкият гамәллилектән арына һәм беренче чиратта эстетик вазифа үти башлый. Әлбәттә, аның идея вазифасы да (әхлакый, социаль һ.б.) мөһим урын тота. Ул – тылсым һәм могҗизалы уйдырмага нигезләнгән, яки маҗаралы һәм гадәттән тыш хәлләргә-вакыйгаларга корылган фантастик әсә. Нәкъ менә әкиятләр халкыбызның авыз иҗатында иң бай һәм мөһим жанрларның берсе булып тора.
“Әкият” дигән сүз гарәпчә хикәят сүзенең фонетик яктан үзгәрүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Өлкән буын вәкилләре арасында әкиятне хикәят дип атаучылар әле бүген дә очрый.
Татар халык әкиятләренең төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Халкыбызның авыз иҗатында әкиятләр иң бай һәм мөһим жанрларның берсе булып тора.
Татар халык әкияләрен шартлы рәвештә өч төркемгә бүләләр: хайваннар турында әкиятләр, тылсымлы әкиятләр һәм тормыш-көнкүреш әкиятләре.
Татар халык әкиятләре арасында хайваннар турындагы әкиятләр күп түгел дияргә була. Мондый әкиятләрнең төп геройлары – кыргый җанварлар, йорт терлекләре, кошлар һ. б. Хайваннар турындагы әкиятләрдә төрле хайваннарга төрлечә бәя бирелә: ат – һәрвакыттагыча, эшчән һәм кешенең якын дусты; кәҗә – тапкыр, бүре – усал һәм аңгыра, арслан – көчле, төлке – хәйләкәр, аю – авыр табигатьле һ. б. Хайваннар турындагы әкиятләрдә иң еш очрый торган киек – төлке. Аннан кала аю һәм бүре. Төлке барлык әкиятләрдә да диярлек хәйләкәр, алдакчы, ялагай итеп сурәтләнә. Аю, бүре – тупас, ахмак буларак тасвирлана.
Хайваннар турындагы күпчелек әкиятләр сыйнфый җәмгыять шартларында төрле төркемнәрнең үзара мөнәсәбәтләрен гәүдәләндерә. Әкият эчтәлегендәге бу хакыйкатьне балаларга ача белү, төшендерү кирәк. Бу төр әкиятләрнең тагын бер мөһим сыйфаты бар: аларда аллегория ярдәмендә гомумән кешеләргә хас кимчелекләр дә тәнкыйть ителә. Бу очракта хайваннарның гадәтләре, йөреш-кыланмышлары кешеләрдә очрый торган тискәре сыйфатларны күрсәтү өчен файдаланыла. Әкиятләрдә ялкаулык, эш сөймәү кебек сыйфатлар аеруча көчле ирония белән сурәтләнә, хезмәт сөймәүчеләр хурлыкка калдырыла, аларга карата тискәре караш тудыра. Яхшылыкның кадерен белмәү, игелекне оныту кебек сыйфатларны да халык кискен гаепли. Кыскасы, бу төркем әкиятләрдә халык әхлагы, аның кагыйдәләре чагылыш таба.
Тылсымлы әкиятләрнең үзәгендә уңай образ – батыр, акыллы, кулыннан һәртөрле эш килә торган егет образы тора. Халыкның көче һәм аның тапкырлыгы менә шул егет образында бирелә. Ул патша, дию пәриләре, аждаһалар яки башка шуның кебек кара көчләргә каршы көрәштә һәрвакыт җиңеп чыга. Әкият герое хезмәт халкының иҗтимагый, әхлакый һәм эстетик идеалларын чагылдыра. Аңа акыл иясе картлар, курку белмәс дуслары, тапкыр һәм сөйкемле сылу кызлар, төрле серле әйберләр, кешегә ияләшкән кыргый хайваннар булышалар.
Тылсымлы әкиятләрнең бер өлеше аталар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне сурәтләүдән башланып китә. Карт ата үләр алдыннан балаларына васыять итеп калдыра («Һөнәрле үлмәс», «Юләр угыл», «Өч ул» һ. б.). Аталарның васыятен тотмаган, икенче төрле итеп әйткәндә, өлкәннәрнең тормыш һәм хезмәт тәҗрибәләре белән хисаплашырга теләмәгән әкият геройларын халык гаепли, аларны бәхетсезлеккә дучар итә. Аталарының васыятен, киңәшен тоткан уллар исә әкиятләрдә мактала, алар юлларында яңадан-яңа уңышларга ирешәләр.
Тормыш-көнкүреш әкиятләрендә ялкаулык, саранлык, куркаклык һәрвакыт кешеләрдәге иң начар сыйфатлар буларак күрсәтелә.
Татар халкы әкиятләрендә хезмәт ияләре – акыллы, зирәк, ә комсыз байлар исә надан булып сурәтләнә. “Кәкре каен” әкиятендә халыкның зирәклеге комсыз байларның наданлылыгына каршы килә.
Викикитапта? бу тема буенча мәкалә бар:
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- «Татар әкиятләре» сайты
- Татар халык әкиятләре
Алабуга муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесе
«Гимназия №4»
“Әкиятләр дөньясында”
Эшне башкаручылар:
Җитәкче:
АЛАБУГА – 2019
Эчтәлек
- Кереш. Татар балалар фольклоры тарихына күзәтү ……………..3
- Төп өлеш…………………………………………………………….6
- Әкиятләрнең өйрәнелү тарихы, әкияткә аңлатма
- Әкиятләрнең төркемнәре:
- хайваннар турында әкиятләр;
- тылсымлы әкиятләр;
- көнкүреш әкиятләре;
- Алдавыч әкиятләр турында
- Йомгак.Татар халкының әкиятләре – тәрбиянең асыл ташы…….21
- Кулланылган әдәбият исемлеге………………………………………………22
Аңлатма язуы.
Проектның темасы:
“Әкиятләр дөньясы”.
Идеясы:
“Халкыбызның әкиятләр нигезендә яшь буынга тәрбия бирү”.
Максаты:
Укучыларны халкыбызның йөрәк түреннән шытып чыккан
җәүһәрләре – әкиятләре белән таныштыру, бу әкиятләрнең
эчтәлеген һәм тәрбияви үзенчәлекләрен ачыклау, татар халык
әкиятләренә мәхәббәт тәрбияләү.
Бурычлар:
- Татар халык авыз иҗатын тирәнтен өйрәнү
- Татар халык әкиятләренә кагылышлы фәнни материалны тулыландыру
- Тупланылган материалны дәресләрдә, сыйныфтан тыш чараларда, ата-аналар җыелышларында куллану
Нәтиҗәсе:
- Халкыбызның күңел җәүһәрләре – татар халык әкиятләрен дәресләрдә, сыйныф сәгатьләрендә, сыйныфтан тыш чараларда, ата-аналар җыелышларында куллану.
Проект эшебез дүрт бүлектән тора. Беренче бүлектә татар халык авыз иҗатына күзәтү ясалды.
Икенче бүлектә бүгенге көндә гомуми әдәбиятта балалар әдәбиятының матур традицияләрен дәвам итүче татар халык әкиятләре турында мәгълүмат бирелде.
Өченче бүлектә — йомгаклау өлеше.
Дүртенче бүлектә проект эшендә кулланылган әдәбият исемлеге бирелде.
КЕРЕШ
Фольклор – ул инглизчә сүз булыр, халык хикмәте дигәнне аңлата. Хикмәт буларак, аның мәгънәсе бик киң, шулай булгач, эчтәлеге дә киң. Шуның белән фольклор дигәнгә халыкның авыз иҗаты гына түгел, аның барлык кара ышанулары да, хорафат һәм мифологиясе дә, башкасы да керә. Билгеле, термин буларак ул сүз Көнбатышта нык урын алган һәм хәтта халык иҗаты белән шөгыльләнүче фән үзе дә фольклористика дип йөртелә.
Балалар авыз иҗаты дигәч тә, ул балаларның үз иҗатлары дигән сүз генә түгел. Бала тугач, бишеккә кергәннән алып тәпи басып сөйли башлаганчы, аңа багышлап олылар тарафыннан нинди генә җырлар көйләнми дә, нинди генә такмак-такмазалар сөйләнми.
Балалар авыз иҗатын балалар үзләре һәм әти-әни, әбиләре, бала багучылар, гомумән, балага якын торучы һәм аны каручылар кулланып йөртәләр.
Балалар фольклоры дигәннән без, башлыча, балалар арасында киң таралган, үз традицион авыз иҗатларын, уенлы җыр-көй, биюләрен, шулай ук аларга зурлар тарафыннан багышлап чыгарылган халык авыз иҗаты әсәрләрен дә аңлыйбыз.
Татар халык иҗатын өйрәнүчеләр тарафыннан “Балалар фольклоры” төшенчәсе безнең гасырның егерменче еллар ахырында гына фәнни кулланышка кертелсә дә, халык иҗаты әсәрләренең нәниләр телендә борын-борыннан яшәп килеүнә шик-шөбһә юк. Алар хакында кайбер борынгы кулъязма ядкарьләрдә дә искә алына.
Балалар телендә фольклор әсәрләренә игътибар итү, аларны төрле дәреслек, җыентыкларга кертү, тәрбия эшендә файдалану XIX йөз урталарыннан башлана. Шундыйлардан М. Иванов, С. Күкляшев, К. Насыйри, Т. Яхин, Г.Фәезхановларның уку китапларын күрсәтеп узарга мөмкин.
1907 елда Мәскәүдә нәниләр өчен “Тәрбият әл-әтфаль журналы чыга башлый. Ул ябылгач, аның дәвамы берсе буларак, 1913 елда Казанда “Ак юл” журналы оештырыла. Балалар матбугатына нигез салучыларның берсе Ф. Агеев редакторлыгында чыккан бу журнал балалар фольклорын җыеп бастыру өлкәсендә дә шактый эш башкара. Журналда, балаларга багышланган әдәби әсәрләр белән беррәттән, фольклор материаллары да дөнья күрә. Әкиятләр, табышмаклар, төрле башваткычлар, балалар уеннары әледән-әле басылып тора. Бу материалны җыеп бастыруда бигрәк тә Г. Үзбәк (Г. Рәхим) актив эшли.
Оренбургта чыга торган “Шура” журналы да балалар иҗатына даими игътибар бирә. Аның битләрендә, табышмаклар, төрле башваткычлар белән беррәттән, балаларның уеннары да урын ала. М. Акчурина, К. Гали, Т.Ченәкәй кебек авторларның уеннар турында фәнни-популяр мәкаләләре басыла.
Гомуми, бу елларда балаларны халыкның фольклор традицияләрендә тәрбияләүгә җитди игътибар бирелә. Казандагы “Шәрекъ” клубында еш кына балалар өчен кичәләр уздырыла. Кичәләрдә халык иҗаты әсәрләре башкарыла һәм аңа нигезләнеп оештырылган тамашалар да куела.
Гасыр башында халык әдәбиятын өйрәнүне юлга салуда Г. Тукайның роле зур булды. Шагыйрь шулай ук нәниләр өчен әдәбият китаплары да төзеп бастырды. Китапларга балалар күңеленә якын булган шигырьләр һәм хикәяләрне кертергә тырышты. Аларның күбесе халык иҗатына, балалар фольклоры мотивларына нигезләнгән әдәби әсәрләр иде.
Г. Тукай балалар фольклорын үз иҗатында киң файдалануы белән нәниләр телендәге халык әдәбиятының да зур кыйммәткә ия булуын күрсәтте, игътибарны аларны җыю кирәклегенә юнәлтте.
Балалар фольклорының әһәмиятен аңлап, махсус җыю һәм бастырып чыгару эше Х. Бәдигъ тарафыннан башлап җибәрелә. Тукай киңәше буенча, ул унынчы елларда “Халык әдәбияты” исеме белән бер серия китап бастырырга ниятли. Халык арасында йөреп, шактый гына материал җыйганнан соң,ул бер-бер артлы фольклор җыентыклары чыгара. 1913 елда дөнья күргән “Халык әдәбияты. Табышмаклар, такмак-такмазалар” дигән китабына шактый күләмдә бишек җырлары, балалар такмак һәм такмазаларын да кертә. Галим балалар уеннарын да туплый, аларны төрле җыентыкларда, журналларда бастыра.
Егерменче елларда Ф. Туйкә дә балалар фольклорын өйрәнүгә көч куя. Ул 1927 елда “Безнең юл” журналында “Халык әдәбиятын тикшерү юлында” дигән мәкалә белән чыга һәм анда такмаза, санамыш кебек жанрларга билгеләмә биреп, аларның идея-эстетик кыйммәте һәм шигъри төзелеше турында кызыклы фикерләр әйтә.
Балалар иҗатын өйрәнүдә язучы һәм галим Г. Толымбайскийның да өлеше зур. 1928 елда ул “Мәгариф” журналында “Балалар фольклорының кайбер төрләре һәм жанрларына аңлатма бирә, материал җыючылар күз алдында тотарга тиешле мәсьәләләрне күрсәтә һәм журнал укучыларны балалар иҗатын җыюда катнашырга чакыра.
1940 еллардан соң балалар фольклорын өйрәнү эше танылган язучы һәм те фольклорчы галим Н. Исәнбәт исемнә бәйле. Ул яшь вакытыннан ук балалар телендәге фольклор әсәрләре белән кызыксынып, аларны җыеп бара. Күпьеллык хезмәтенең нәтиҗәсе итеп, 1941 елда “Балалар фольклоры” дигән җыентык “Нәниләр шатлана”, 1970 елда “Балалар дөньясы”, 1984 елда “Балалар фольклоры һәм җырлы- сүзле йөз төрле уен” дигән фольклоры җыентыкларын чыгара. Әлеге китаплар татар балалар фольклорын өйрәнүдә зур уңыш булды. Н. Исәнбәтнең бу хезмәтләре гади фольклор җыентыклары гына түгел иде. Ул аларда нәниләр иҗаты әсәрләрен төркемләү, жанрларын билгеләү буенча фәнни тәҗрибәләр дә ясады, балалар фольклоры мәсьәләләре турында кыйммәтле фикерләр әйтте. Бу китаплар чыкканнан соң балалар фольклоры әсәрләре төрле дәреслекләргә, популяр җыентыкларга да күпләп кертелә башлады.
Соңгы елларда балалар фольклорына игътибар тагын да артты. Әдәбиятчеләр, халык педагогикасын, музыкасын өйрәнүчеләр, фольклорчылар, этнографлар һәм телчеләр үз хезмәтләрендә нәниләр иҗатына еш мөрәҗәгать итә башладылар. Бу җәһәттән И. Надиров һәм Х. Гатина, Р. Мөхәммәтҗанов. Ә. Абдуллин, М. Нигъмәтҗанов, Р. Исхакова-Вамба,.Р. Мөхәммәтова, Я. Ханбиков һәм Э. Галиев, Х. Курбатов, Р. Уразманова, Р. Кукушкин хезмәтләрен искә алырга кирәк.
Балалар фольклоры өлкәннәр тарафыннан бәбиләр өчен башкарыла торган һәм нәниләрнең үз мөхитендә яшәп килгән егермеләп жанрдагы халык иҗаты әсәрләрен берләштерә.
Бу әсәрләр халык иҗатында шартлы рәвештә аерым бер төркемгә бүленеп йөртелсә дә, “балалар фольклоры” белән “зурлар фольклоры” арасында бернинди чик сызыгы юк. Ул халкыбыз поэтик мирасының аерылгысыз бер өлеше. Әмма бу төркемгә кергән әсәрләр үзләренең тематикасы белән бала күңеленә якын, шигъри тукымасына балалык рухы “сеңгән” булулары белән аерылып торалар.
Төп өлеш
Әкиятләр. Татар халык әкиятләре фольклорчылар тарафыннан шактый өйрәнелгән өлкә. Бу нәүбәттән Х. Ярми, Г. Бәширов, Ә. Касыймов, Ф. Әхмәтова, Л. Җамалетдинов хезмәтләрен күрсәтеп узарга була. Аларда жанрның генезисы, потикасы, образлар системасы мәсьәләләре шактый тулы яктыртыла. Шуның өчен безгә әкиятләрнең балалар һәм бала багучылар репертуарында яшәеше, аларның тәрбияви әһәмиятен күрсәтеп узу зарури.
Әкиятләр нәниләрнең рухи үсешендә зур роль уйный, аларның тәрбияви әһәмияте бәхәссез. “Әгәр минем тәрбияләнүчеләремнең рухи тормышында әкиятләр зур урын тотмаган булса, — дип яза атаклы совет педагогы В. А. Сухомлинский, — алар гомуми фикерләү күнекмәләре ала алмаслар иде… Әкият аркасында бала дөньяны акылы белән генә түгел, йөрәге белән дә тагып белә… Идея тәрбияясенең башлангыч этабы да әкият ярдәмедә була”. Бөек рус педагогы К.Д. Ушинский да әкиятләрнең әһәмиятен югары бәяләгән. Әкиятнең борын-борыннан яшь буынны тәрбияләү чарасы буларак яшәп килгәнлеге мәгълүм нәрсә.
Әкиятләр тематикасы һәм поэтикасы ягыннан күптөрле. Аларның кайсын балалар әкияте дип санарга? Билгеле ки, балалар барлык әкиятләрне дә яраталар. Аларны тыңларга да, сөйләргә дә, укырга да атлыгып торалар. Тик монда бер нәрсәне истән чыгармаска кирәк: ничә яшьтә ул бала? 5-6 яшьтәге баланың тыңлаган, сөйләгән әкиятләре 9-10 яшьлек балага бер дә кызык түгел. 12-13 яшьтәге бала күңеленә 9-10 яшендә тыңлаган әкиятләр бөтенләй хуш килмәскә мөмкин. Кыскасы, балаларның репертуары аларның яше һәм зәвыгы үсешенә тыгыз бәйләнгән. 5-7 яшьтәге балалар хайваннар турындагы әкиятләрне яраталар, ә 10-12 яшьтәгеләр озын маҗаралы әкиятләрне яратарак төшәләр.
Аннан соң инде алар тормыш-көнкүреш әкиятләре белән кызыксына башлый.
Без 13-14 яшькә кадәргеләрне балалар дип саныйбыз. Шәт шулай икән, димәк, “балалар әкияте” дигән термин астына барлык төр әкиятләр дә керә дигән сүз.
Әкият — халык авыз иҗатының борынгы, шул ук вакытта киң таралган һәм мавыктыргыч жанрларыннан берсе. Әкиятләрдә халыкның күп гасырлык тормыш тәҗрибәсеннән туган зирәклеге, тапкырлыгы, яхшылык һәм явызлык турындагы төшенчәләре тупланган, киләчәктә өмет һәм хыяллары чагылган. Әкият явызлыкны гаепли, гаделлекне, хаклыкны яклый,кешеләрне игелекле,тугры һәм мәрхәмәтле булырга өйрәтә.
Күп кенә язучылар үзләрендә беренче тапкыр иҗат дәрте уянуның халык әкиятләре тәэсирендә булуын әтәләр. Алар гомумән әкиятләргә илһам чыганагы һәм иҗади осталык үрнәге итеп карыйлар. Бу поэтик җәүһәрләргә А. С. Пушкин, Г. Тукай кебек бөек шагыйрьләр дә ихлас күңелдән сокланганнар һәм алардан үз иҗатларына азык алганнар.
Халык арасында кеше ышанмастай нәрсә сөйләнсә, гадәттә,”әкият бу” диләр. Телдә “әкият” һәм “ялган” сүзләре синоним булып йөри, чөнки әкияткә гомумән уйдырма хас.
Борынгы кеше дөньяның, кешенең һәм гомумән җанлы һәм җансыз табигатьнең барлыкка килүен, алар арасындагы мөнәсәбәтләрне,кешенең тормышындагы төрле хәлләрне – барысын да мифологик карашлар нигезендә анлаган, һәм аларның аңлатмалары миф – мифик риваять формасында йөргән. Бу хикәяләрнең бер өлеше изге итеп саналган. Алар теләсә кайда, теләсә кайчан һәм теләсә кемгә сөйләнмәгән. Мондый хикәяләрне сөйләү изге йоланы үтәү белән бергә алып барылган һәм бары тик балигъ кешеләргә генә җиткәрелгән, ягъни мифлар ритуал белән тыгыз бәйләнештә булган. Гамәлдә вазифа үтәгән бу мифик риваятьләр әкиятнең иң борыңгы формасы дип санала.
Чын мәгънәсендәге әкиятнең туу вакыты – ул нәкъ менә изге хикәянең (әкият “баба”сының) нәфис хикәягә әверелеп киткән чагы. Бу хәл исә изге хикәянең ритуалдан аерулуы нәтиҗәсендә була. Чөнки йоланы барлыкка китергән шартлар вакытлар узу белән бетә.
Әкият сюжетында уйдырма мөһим урын тота. Уйдырма ул – фантазик үзе генә уйдырманы тудыра алмый. Моның өчен элек тормыш материалы кирәк. Ә тормышта әкияткә кулай материал һәрвакыт булган: кеше белән табигать, иске белән яңа арасындагы көрәш, искенең кире кагылуы нәтиҗәсендә туган комизм, тормышта очрый торган игътибарга лаеклы төрле вакыйгалар, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр, кешеләрнең дөньяга карашындагы үзгәрешләр һ.б.
Әкиятләрдә уйдырма – ул ниндидер мәгънәсезлек түгел, бәлки реаль тормыш, реаль чынбарлык күренешләренең, шулай ук кеше хыялларының үзенчәлекле чагылышы. Әкияттән тормыштагы тәңгәллекләрне эзләү нәтиҗәсез һәм хәтта мәгънәсез эш булыр иде.
Әкиятләр күп гасырлар дәвамында зур үзгәрешләр кичергән, һәм һәр чор аларда үзенең эзен калдырган. Шуңа күрә, бүген без белгән әкиятләрдә, борынгы катлам белән беррәттән, сыйнфый җәмгыятләргә хас билгеләрне дә һәм хәзерге тормыш детальләрен дә таба алабыз.
Татар халкы – әкиятләргә бик бай халык. Ләкин бу хәзинә бик соң җыела башлаган. Беренче басма әкиятләр белән без Мартиньян Ивановның 1842 елда Казанда чыккан «Татарская хрестоматия” дигән китабында очрашабыз. Бу китап дәреслек сыйфатында нәшир ителгән. Шуңа күрә андагы әкиятләрнең (барысы 8 тетст) кайда, кайчан һәм кемнән язып алынганлыгы күрсәтелмәгән.
Салимҗан Күкләшевнең “Диване хикәяте татар” дигән хрестоматиясендә (Казан, 1859) шулай ук шактый урынны фольклор материаллары били. Алар арасында М. Иванов хрестоматиясендә булган әкиятләрнең дә кайберләре урын алган.
Себер татарлары фольклорын өйрәнүдә академик В. В. Радлов күп көч куйган. Ул узган гасырның 60 елларында Көнбатыш Себернең татарлар яши торган урыннарында булып, халык иҗатының төрле жанрларына караган бик күп әсәрләр язып алган. Галим 19 авылдан җыелган фольклор үрнәкләрен аерым бер том итеп бастырып чыгарган. Бу томда башка жанр әсәрләре белән бәргә 40 ка якын әкият тә урнаштырылган.
XIX йөздә басылган әкият җыентыкларының иң зуры – Т. Яхинның балаларга атап нәшер ителгән “Дәфгылькәсәл мин әссабый вә сабыят” (Казан, 1900) дигән китабы. Анда йөзгә якын текст урнаштырылган.
Күренекле мәгърифәтче К. Насыйри да әкиятләр җыю белән шөгыльләнгән. Ул туплаган уннан артык әкият нигезендә, П. А. Поляков тарафыннан “Казан татарларының әкиятләре һәм аларны башка халыклар әкиятләре белән чагыштыру” дигән хезмәт тә языла.
XX гасыр башына кадәр татар халкының төрле этник төркемнәренә караган әкиятләр җыела, аларның күбесе басылып чыга, һәм әкиятләрне фәнни өйрәнү өлкәсендә беренче адымнан ясала.
30 елларның икенче яртысында оста әкиятләрне табуда һәм әкиятләрне югары сыйфатлы итеп язып алуда Г. Толымбай шактый гына эшчәнлек күрсәтә. Аның тарафыннан җыелган материаллар Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институтының фольклор фондында саклана.
Шуннан соңгы чорда халык әкиятләрен җыю һәм бастырып чыгару, иясе аларны фәнни өйрәнү беренче чиратта Г. Бәширов, Х. Ярми, Э. Касыймов, Ф. Әхмәтова исемнәре белән бәйле.
Әкият – халкыбызның гаять кыймәтле рухи байлыгы.
Әкият дигән сүз гарәпчә хикәят (сөйләп бирү, хикәя) сүзенең фонетик яктан үзгәрүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Өлкән буын вәкилләре арасында әкиятне хикият дип атаучылар әле бүген дә очрый.
Керәшен татарлары әкиятне мәсәлә дип йөртәләр. Мәсәлә – гарәптән кергән мәсәлә сүзенең үзенчәлекле әйтелеше. Мәсәл исә мисал, үрнәк дигән мәгънәне белдерә. Себер татарлары әкияткә йомак диләр. Йомак өю, йомак ишү әкият сөйләүне аңлата. Ә йомак әйтү – табышмак әйтү. Йомак – әкиятнең беренче, ягъни борынгы гамәли вазифасына мөнәсәбәтле рәвештә барлыкка килгән һәм бүгенгәчә сакланып калган иң борыңгы елларда нәшер исеме. Мәсәл-мәсәлә, хикәят дигән атамалар исә әкиятнең соңгырак дәвердәге исемнәре. Ә әкият – иң соңгы, яңа исем. Бу сүз басма чыганакларда беренче мәртәбә А. Троянскийның 1833-1835 елларда нәшер ителгән сүзлегендә очрый, һәм аңа “басня, сказка, небыль, небылица, пустошь, вздор” дигән аңлатма бирелгә.
Әкият – фольклорда катлаулы күренеш. “Әкият – ул халык поэтик авыз иҗатының төп жанрларыннан берсе булып, уйдырмага таянган, тылсымлы, маҗаралы яисә көнкүреш характерындагы эпик, башлыча чәчмә сәнгать әсәре. Әкият дип телдә яши торган сәнгатьле прозаның төрле төрләрен (хайваннар турындагы гыйбрәтле хикәяләр, тылсымлы әкиятләр, маҗаралы повестьлар, сатирик мәзәкләр) атыйлар.
Фәнни-тикшерүне максатларында әкиятләр күп халыкларда нигездә өч төргә бүлеп карала: хайваннар турындагы әкиятләр, тылсымлы әкиятләр һәм көнкүреш әкиятләре.
“Халык арасында “Салам-Торхан”, “Аю, Бабай,Төлке”, “Кәтән Иванович”, “Төлке”, “Шәрә бүре”, “Торна белән Төлке”, “Кәҗә беән Сарык” әкиятләрендәге сюҗетлар аеруча киң таралган.
Мондый әкиятләрнең төп геройлары – кыргый җанварлар, йорт терлекләре һәм җәнлекләр, кошлар, сөйрәлүчеләр, балыклар, бөҗәкләр.
Хайваннар белән туганлык мөнәсәбәтенә ышану борынгы община строе чорында һәр ыруның ниндидер берәр хайванны үзенең нәсел башы итеп санавына китергән (тотемизм). Бу хайванны, ягъни тотемны, үтерергә ярамаган, чөнки ул әлеге ыруны яклаучы һәм саклаучы дип ышанылган. Тотемга ышану нәтиҗәсендә хайваннар культы барлыкка килгән.
Хайваннар турындагы бүгенге әкиятләр үзләренең борынгы рәвешеннән (хайваннар турындагы хикәяләрдән) бик нык аерылалар. Бүгенге әкиятләрдә сүз хайваннар турында барса да, инде чынлыкта кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр сүрәтләнә, икенче төрле әйтсәк, бу әсәрләрдә читләтеп әйтү, киная, ягъни аллегорик сыйфат өстенлек алган.
Татар легендаларында акыллы, изге, көчле персонажлар булган аю һәм бүре хайваннар турындагы әкиятләрнең берсендә дә уңай яктан сүрәтләнми. Әкияттә алар – аңгыра, ахмак, юньсез, куркак. Мәсәлән, “Төлке”, “Аю белән Төлке”, “Аю, Бүре, Төлке”, “Хәйләкәр Төлке” әкиятләрендә аю һәм бүре төлке тарафыннан алдана. “Батыр әтәч” дигән әкияттә шул ук аю һәм бүре кәҗәдән куркып, качарга мәҗбүр булалар.”Җүләр бүре” әкиятендә дә эт кәҗә тәкәсе, дуңгыз бүрене көлкегә калдыралар, һәм аңгыралыгы нәтиҗәсендә, бүре һәлак була.
“Аю, Бабай, Төлке”, “Шәрә бүре”, “Мәче, Юлбарыс һәм Кеше” кебек әкиятләр нәкъ менә табигать көчләренең буйсындырылуы нәтиҗәсендә барлыкка килгән дип уйларга нигез бар. Бу чорда инде, кеше, әлбәттә,хайванга караганда акыллырак, тапкыррак булырга тиеш. Андый әкиятләрнең кайберләрендә көчле хайванга каршы карт (ягъни, физик яктан йомшак, ләкин акыллы һәм зирәклеге белән көчле) кеше куелу моны тагын да ачык күрсәтә. Әлеге әкиятләрдә аю,бүре, юлбарыс кебек көчле хайваннар кеше тарафыннан алданалр һәм үтереләләр.
Шулай итеп, кайчандыр изге саналган хайваннар кешелек җәмгыяте үселешендәге билгеле бер чорда үзләренең элеккә дәрәҗәләрен җуялар һәм көлке объектына әвереләләр, алай гына да түгел, хәтта хөкем ителәләр, үтереләләр.
Төп персонажлары йорт хайваннары булган әкятләрнең күбесе үзләренең килеп чыгышы белән соңгырак чорга карый. Ул вакытта инде кешенең аңы шактый үскән һәм мифологик күзаллауларның зур өлеше онытылган була. Шуңа карамастан, андый әкиятләрнең кайберләрендә архаик мотивлар сакланып калган. Мисал итеп “Кәҗә белән Сарык” әкиятен күрсәтергә мөмкин.
“Торна белән Төлке” әкияте әнә шундыйлардан. Торна белән Төлке бер-берсен кунакка чакыралар. Төлке тары боткасын сай табакка салып, торнаны сыйлый. Әлбәттә , торна бер ярманы да эләктерә алмый, ризыкны төлке үзе ялап бетерә. Торна исә, чиратында төлкене кунакка чакыра, чумарны гөбегә сала. Нәтиҗәдә, торна үзе туклана, ә төлке ач кала.
Әсәрдә сыйнфый мотивлар юк,шулай ук бернинди мораль нәтиҗә дә ясалмый, бары тик хәйләгә каршы хәйлә генә бар.
Хайваннар турындагы әкиятләрдә иң популяр киек – төлке. Ул барлык әкиятләрнең яртысыннн артыграгында бар. Ә яртысына якынында аю һәм бүре катнаша. Калган кыргый җанварлар һәм кошлар (куян, арыслан, юлбарыс, бурсык, кабан дуңгызы, сукыр тычкан, гөберле бака, торна, тукран, бүдәнә, ябалак, чыпчык, песнәк, күке, ала карга һ.б.лар) бер-ике мәртәбә генә очрый.
Төлке барлык әкиятләрдә диярлек хәйләкәр, алдакчы, ялагай итеп сүрәтләнә. Күпчелек очракта ул үзенең максатына ирешә. Аю һәм бүре, киресенчә, тупас, ахмак, хәтта куркак; еш кына алар алданалар, куркып качалар яки үтереләләр. Моның мисалларын без әле генә искә алынган әкиятләрдә күреп үттек. Аюны һәм бүрене йорт хайваннары гына түгел, төлке дә алдый, хурлыкка калдыра, хәтта һәлакәткә илтә. Мәсәлән, “Төлке” дигән әкияттә аю төлке киңәше буенча, балык тотам дип койрыгын бәкегә тыгып утырган аю, кешеләр кыйный башлагач, бозга каткан койрыгын өзеп кача. “Төлке белән Бүре” дигән әкияттә шул ук тозакка эләккән бүрене кешеләр кыйнап үтерәләр.
Арыслан һәм юлбарыс әкиятләрдә иң көчле хайваннар итеп сурәтләнәләр һәм рәхимсез тиран образын гәүдәләндерәләр. Алар барлык хайваннар өстеннән хакимлек итәләр. Үзенең көчсез хайваннарны эзәрлекли, ә аю һәм бүре кебек киекләрне бик оста адый торган төлке дә арыслан йә юлбарыс алдында баш ияргә, ялагайланырга, үз мәнфәгате өчен башкаларны әләкләргә мәҗбур була һәм бәла-казадан имин кала.
“Арслан, Төлке, Бүре” дигән әкияттә төлке бергә аулаган корбаннарны бүлгән вакытта аларның барысын да арсланга бирә. Биредә ул оста күзәтүче, мөхитне сизгер тоеп, һәр шартка яраклаша белүче, үзенә кирәк чагында көчлеләр алдында тәлинкә тотудан да тартынмаучы хәйләкәр һәм ялагай түрәне яисә эшкуарны гәүдәләндерә.
Икенче бер әкияттә дә үзенең зирәклеге һәм мәкере белән төлке кыен хәлдән уңышлы чыга. Авыру арсланның хәлен белергә килүчеләр арасында төлке күренмәгәч , бүре аңа төлкене яманлый. Моны белгән төлке, арсланга килеп, үзенең дару эзләп кичегүен, әгәр ул бүренең арт аягындагы сеңере белән дәваланса, тереләчәген әйтә. Арслан шунда ук бүрене тотып, аның арт аягындагы сеңерен өзеп ала.
Ә менә “Хәйләкәр әтәч”, “Аю, Бабай, Төлке” дигән әкиятләрдә без төлкене ярдәмче вазифасында күрәбез. “Салам- Торхан” дигән әкияттә исә төлке, патшаны алдап, ярлы егетне шул патшаның кызына өйләндерә.
Шулай итеп, хайваннар турындагы әкиятләрдә төлке образы ике төрле тасвирлана. Әкиятләрнең күбесендә ул мәкерле, хәйләкәр һәм усал ерткыч булса, кайбер әкиятләрдә кешегә ярдәм итә торган акыллы, тапкыр һәм җитез хайван итеп тә сурәтләнә.
Хайваннар арасында ерткычлык табигате аеруча калку чагылган персонажлардан иң күп очрый торган – бүре. “Җирле бүре”, “ Шәрә бүре” дигән әкиятләрдә бүре комсыз, шул ук вакытта ахмак һәм беркатлы итеп сурәтләнә. Аны төрле хайваннар бик җиңел алдыйлар һәм рисвай итәләр.
Хайваннар турындагы күпчелек әкиятләр сыйнфый җәмгыять шартларында төрле сыйнфый төркемнәрнең узара мөнәсәбәтләрен ачык гәүдәләндерә. Аларда сыйнфый дошман мораль яктан гаепләнеп кенә калмый, бәлки физик яктан да җәзага тартыла һәм юк ителә.
Бу төр әкиятләрнең тагын бер мөһим сыйфаты бар: аларда аллегория аша кешеләргә хас гомуми кимчелекләр дә тәнкыйть ителә. Бу очракта хайваннарның гадәтләре, йөреш-кыланышлары кешеләрдә очрый торган тискәре сыйфатларны күрсәтү өчен файдаланыла.
Мәсәлән, “Әтәч патша” дигән әкияттә үзен иң матур, иң батыр дип санаучы әтәч образы аша кәпрәю, масаю, шапырыну кебек сыйфатлардан бик үткән көленә. Мактану өчен сылтау булган сыйфатлар чынлыкта аларның иясенә бернинди дә файда китерә алмый, нигезсез мин-минлек бик тиз көлке объектына әверелә. Әкияттә бер үк вакытта тәлинкә тотучылар да мәсхәрәгә кала.
Кешеләргә хас гомуми кимчелекләр йорт хайваннары образларында гына түгел, кыргый хайваннар образларында да чагыла. Мәсәлән, “Аю белән Төлке” әкиятләрендә алдакчылык, мәрхәмәтсезлек һәм хыянәт фаш ителә. Хәйләкәр төлке үзе белән бергә яшәүче аюдан яшереп, бал һәм майны ашап бетерә дә, авыру дустына ала ягып, аны бөтенләй ташлап китә.
Бу әкияттә төлке гаепләнә,чөнки аның хәйләсе һәм җитезлеге усал нияткә хезмәт итә.
Персонажларның составы ягыннан аларны өч төркемгә бүләргә мөмкин: 1) персонажлары кыргый хайваннар булган әкиятләр; 2) ) персонажлары йорт хайваннары булган әкиятләр; 3) персонажлары кыргый һәм йорт хайваннары булган әкиятләр.
Инде кыскача гына хайваннар турындагы әкиятләрнең кайбер художество үзенчәлекләренә тукталыйк.
Әкиятләрнең күбесенә хас башлам, гадәттә, бик кыска була: “Борын заманда”, “Борын заманнарда”, “Борын-борын заманнарда”, “Борын-борын да”, “Элекке заманда”, “Әүвәлге заманда”, “Бер заманда”, Бервакытны”, “Бер көнне”, “Көннәрдән бер көнне” һ. б.
Хайваннар турындагы әкиятләр, сирәк кенә булса да, тылсымлы әкиятләргә хас традицион бетемнәр очрый: “Бүген бардым, кичә кайттйм, бик сыйладылар, казык башына утырып чәй эчтем…(“Салам-Торхан”), “Бүген барып, төнәген кайттым, баш авыртып макмыр булдым” (“Салам-Торхан”).
Хайваннар турындагы әкиятләргә бигрәк тә диалог формасындагы сөйләм хас. Бу алым әсәрне аеруча җанлы һәм мавыктыргыч итә.
Диалог формасы геройларның реаль тормышын, алар яши торган табигый мөхитне ныграк тоярга, ачыграк күзалларга ярдәм итә.
Әкиятләрдәге персонажлар телендә ритмлы һәм рифмалы сөйләм дә очрый. “Кәҗә белән Бүре” әкиятендә, мәсәлән, кәҗә үзенең балалары янына һәрвакыт болай дип җырлап кайта:
Таудан тауга йөримен —
Тау җимеше җыямын.
Кырдан-кырга йөримен —
Кыр җимеше җыямын.
Бер имиемә сөт җыям.
Бер имиемә май җыям.
“Аю белән өч кыз” дигән әкияттә аюның сүзләре шулай ук тезмә формага салынган. Аю кыз кереп яткан капчыкны күтәреп, беркадәр араны узгач:
Арпадан да үттем,
Көрпәдән дә уздым,
Инде ачып караем,
Му-му, -дип
кабатлый. Бу такмакта ырым йә балалар уены мотивлары ишетелгәндәй була.Капчыктагы кыз әлеге сүзләрдән соң: “Күрекле күзем күрәләр”, — дип җавап бирә,һәм аю, кыз йорт җиллегеннән (чорма тәрәзәсеннән) карап тора икән дип, капчыкны ачарга базмый.
Хайваннар турындагы әкиятләрнең теле гади һәм образлары.
Әкиятләрдә очрый торган эпитетлар хайваннарның табигатенә туры китереп яки әкият таләпләренә яраклаштырып сайлана: ач бүре, ахмак бүре, җүләр бүре, хәйләкәр төлке, таза ат, акыллы кәҗә, бик батыр хәйләкәр әтәч, бик шәп айгыр һ. б.
Эпитетлар табигать күренешләрен сурәтләгәндә дә еш кулланыла: олы борын, яшел борын, салкын җилләр, калын агач, юан имән, киң тугай, матур көннәр,суык кыш, ап-ак кар, калын арыш уҗымы һ. б.
Әкиятләрдә, сирәк булса да, метафоралар да очрый: кабыргаларын санау (кайнау), кызыл бүрек (башы канаган бүре), кызыл ыштан (аягы канаган бүре) һ. б.
Хайваннар турындагы әкиятләрдә гибирдола күп кулланыла. Мәсәлән, бүре төлкегә: “Мин сине бер кабуда юк итәм”, — ди (“Наян төлке”). Икегче бер әкияттә төлке бүрегә: “Койрыгының һәр бөртек йоны саен бер балык ияреп чыгар”, — ди (“Төлке белән Бүре”). “Кәтән Иваныч” исемле әкияттә төлке мәче турында сөйләгәндә: “Бер ашаганда бер сарык, бер үгез ашый икән”, — ди. Ә “Аю улы Атыләхмәтгәрәй” дигән әкияттә герой “ай үсәсен көн үсеп, егерме биш көндә егерме биш яшьлек баһадир була» һәм үзе турында: “Мин кешеләр арасында яши алмам шул, берсен суксам, бишесе үләр”, — ди.
Әкиятләрдә сәнгатьле сүрәт чаралары образларның җанлы, вакыйгаларның тәэсирле булуына ярдәм итә.
Бүгенге көндә хайваннар турындагы әкиятләрнең күбесе балалар репертуарына күчкән. Алар яшь буынны эстетик һәм әхлякый яктан тәрбияләүдә мөһим урын тота.
Тылсымлы әкиятләр
“Әкият сүзен ишетүгә, безнең күз алдыбызга серле дөньясы белән нәкъ
менә тылсымлы әкият килеп баса һәм бу тикмәгә генә түгел: тылсымлы әкиятләр-әкият жанрының үзәге ул. Алар сан ягыннан да күп, күләмнәре дә зур, алар фантазиягә бай, кызык һәм мавыктыргыч.
Ни генә юк ул әкиятләрдә: явыз убырлы карчык, диюләр, аҗдаһалар, оча торган паласлар… Алар һәрберсе төрле маҗаралар эшли.
Тылсымлы әкиятләрнең күбесенә түбәндәге сюжет хас: булачак герой,үсеп җиткәч, ил гизәргә чыгып китә, төрле маҗараларга очрый, патша кызын дию пәриеннән коткара һәм патша кызына өйләнә.
Татар тылсымлы әкиятләрендә идеаль герой кече туган (“Таңбатыр”, “Алтын алма”).
Бу төр әкиятләрнең тагын бер үзенчәлеге-герой һәрвакыт урманга килеп чыга.
Дию- тылсымлы әкиятләрдә иң күп очрый торган персонажларның берсе (“Ак бүре”, “Өч дус”, “Дию патша”). Дию кайда гына булмасын, әкият герое-баһадир егет, юлда очраган теләсә нинди кыенлыкларны җиңеп, аның биләмәсенә, керә һәм, аны үтереп, кызны да, башка тоткыннарны да азат итә. Дию бер үк вакытта асыл хәзинәләр хуҗасы да.
Тылсымлы әкиятләрдә геройның дошманы сыйфатында убырлы карчык персонажы очрый. Ул рәхимсез, усал. Аның язмышы бер төрле тәмамлана-ул әкият герое тарафыннан үтерелә. Кайбер әкиятләрдә ул киресенчә кешеләргә ярдәм итә (“Үги кыз”, “Көнгә күренмәс Сылу”).
Әкиятләрдә күп очрый торган персонаж-елан. Халыкта елан йөз ел яшәгәч, аҗдаһага әйләнә дигән ышану бар.
Аҗдаһа-геройның дошманы. Ул берничә башлы итеп сурәтләнә. Гадәттә ул диңгездә яши, кешеләргә су бирми. Су алыр өчен кешеләр кызларын корбан итәргә мәҗбүр. Ул кешеләрне ашый, авызыннан ут чәчә. Елан кешеләрнең җанын урлый дип уйлаганнар (“Серле балдак”…).
Тылсымлы әкиятләрнең бер тармагы булган батырлар турындагы әкиятләрд (мәсәлән, “Ак бүре”, Таңбатыр”, “Өч күгәрчен” әсәрләрендә) геройның икенче дөньяга- еш кына җир асты дөньясына сәяхәте һәм аннан кыз алып кайтуы-шаманның үлеләр дөньясына барып, авыру кеше җанын алып кайтуы гәүдәләндерелә.
Борынгы кеше тормышында тылсым шулай ук зур урын тоокан. Тылсым ул-дөнья белән идарә итүче кеше үзенең ихтыярына һәм максатларына буйсындыра ала дигән ышануга нигезләнгән күзаллаулар, хәрәкәтләр һәм ысуллар системасы.
Әкиятләрдә очрый торган күрәзәлек, ырым һәм сихер- барысы да тылсым белән бәйле.
Персонажларның тылсымнарында төрле үзгәрешләр барлыкка килә. Мәсәлән, бер селтәнүдә пәриләр чыгып, таң атканчы сарай салалар… “Турай батыр” әкиятендә герой, сәфәргә чыкканда, матчага каз каурыен кыстырып калдыра. Герой үтерелгәч, каз каурыеннан кан тама башлый.
Барлык әкиятләрнең дә үзәгендә идеаль герой образы тора. Кече туган еш кына таз итеп сурәтләнә, гадәттә башта аңа бер нинди дә өмет багламыйлар, олы туганнар тарафыннан “юләр” дип кимсетелә һәм җәберләнә. Шулай да ул олы туганнар кулыннан килмәгән эшләрне башкарып чыга, үзенең максатына ирешә һәм күп очракта патша кызына өйләнеп, үзе дә патша булып кала. Ә олы туганнар хурлыклы рәвештә җиңелүгә дучар булалар, кылган усаллыклары, җинаятьләре өчен хөкем ителәләр.
Тылсымлы әкиятләрнең композициясенә башлам, эпик, бетем өлеше хас. Башлам өлешендә герой белән таныштырыла. Төенләнештә герой чыгып китә, каршылыкка очрый. Вакыйгалар үсешендә дошман белән очраша, сугыша. Чишелеш өлешендә бәхетле финал хас: герой патша кызына өйләнеп, туган җиренә кайта, яисә кыз янында калып, тәхеткә утыра.
Максатына ирешү өчен юлында геройга күп вакыт ярдәмчеләр булыша. Шулай ук герой тылсымлы әйберләрдән файдалана (таяк, тырыс, бүрек…).
Тылсымлы әкиятләргә хас сыйфатларның берсе-вакыйганың күп мәртәбә кабатлануы (гадәттә өч мәртәбә). Һәр кабатлауда каршылык арта, хәл катлаулана бара. “Аучы” дигән әкияттә герой иң элек алты башлы аҗдаһаны үтерсә, икенче мәртәбә-тугыз, ә өченчесендә-унике башлысын үтерә Һәм башка күренешләр.
Халык әкиятләрендә “уртак урыннар” шактый күп кулланыла: аерым өлешләрнең һәм эпизодларның кабатлануы, күпләрнең туй белән тәмамлануы, геройның кече туган булуы һәм башкалар.
Әкиятләрнең башламында”Борын заманда”, бетем өлешендә “Бүген бардым, кичә кайттым”, “Ун көн уен, ун көн туен иттеләр” җөмләләре еш очрый.
Тылсымлы әкиятләр никадәр борынгы булсалар да, алар белән бәйле сюжет һәм мотивлар һәрвакыт заман таләпләренә җавап биргән: аларда һәрвакыт кешеләрнең теләк-омтылышлары, киләчәккә, юнәлгән өмет-хыяллары чагылган.
Хәзерге әкиятчеләр тылсымлы әкиятләрне дә күпмедер дәрәҗәдә бүгенге көнгә яраклаштырып сөйлиләр, ягъни заманга, бүгенге тыңлаучының, психологиясенә ярашлы рәвештә әкияттәге кайбер моментлар көчәйтелә, яңа детальләр кертелә, ә кайчак гомумиләштерелә.
Фантазиягә бай булган тылсымлы әкиятләр халкыбызның үзенчәлекле рухи хәзинәсе булып тора.
Көнкүреш әкиятләре
Көнкүреш әкиятләре башка төр әкиятләрдән чынбарлыкка якын торулары белән аерылалар.Көнкүреш әкиятләре үзләренең тематикасы ягыннан шактый чуар.
Тема берлеге һәм геройларның охшашлыгы буенча аларны түбәндәге төркемнәргә аерырга була: “Зирәкләр турында”, “Караклар турында”, “Ялкаулар турында”, “Байлар турында” һәм башкалар.
Татар көнкүреш әкиятләрен жанр ягыннан дүрт төркемгә бүләләр: гыйбрәтле, маҗаралы, юмористик, сатирик әкиятләр.
Гыйбрәтле әкиятләрдә халыкның бик күп буыннары тарафыннан тупланган тормыш тәҗрибәсе, акылы һәм зирәклеге чагыла. (“Зирәк карт”, “Өч килен”…). Бу әкиятләрдә яхшы,начар сыйфатлар каршы куелган: акыллы-юләр, саран-юмарт, тугры-ялган…
Маҗаралы әкиятләрләрдә үгет-нәсихәт сизелеп торса, сатирик әсәрләргә хас сыйфатлар да табып була. (“Шамак карак”, “Җитез карак”).
Көнкүреш әкиятләренең иң зур өлешен юмористик һәм сатирик әсәрләр тәшкил итә. Юмористик әкиятләрдә кешеләргә хас кимчелекләр тәнкыйтьләнә. (“Ике саран”, “Әби белән бабай”…). Бу әкиятләр тилеләр турында, көлдергеч әкиятләр, хәйләкәрләр турындагы әкиятләргә бүленәләр. (“Шыр тиле”, “Ике ялганчы” һ.б.).
Сатирик әкиятләрнең шактый өлешен дин әһелләренә каршы, сыйнфый көрәш аеруча нык сурәтләнә. (“Мулла белән мужик”, “Патша белән хезмәтче”…).
Персонажлар күп очракта исемсез: Тугры, Саран, Алдар, Юмарт…
Образлы тәгъбирләр, мәкальләр һәм әйтемнәр, җырлар һәм табышмаклар көнкүреш әкиятләрендә еш кулланылалар.
Көнкүреш әкиятләренең сюжетлары мавыктыргыч, бигрәк тә сатирик һәм юмористик әкиятләрдә комик ситуацияләр зур урын алалар. Бу әкиятләрдә очрый торган кыска җырлар әкият сюжеты белән тыгыз бәйләнгән була. Аларда башлыча герой үзенең хәйләсен ача.
Көнкүреш әкиятләрендә табышмаклар да күп очрый. Биредә табышмак-әкиятләрне күздә тотыла.
Кинаяле табышмаклардан тыш, әкиятләрдә башваткыч сораулардан һәм җаваплардан гыйбарәт булган табышмаклар да очрый. (“Өч сорау”, “Акыллы килен”).
Көнкүреш әкиятләре, әкиятләрнең башка төрләре кебек үк, культурабызның күркәм сәхифәләреннән. Алар татар халкының бетмәс-төкәнмәс иҗат мөмкинлекләрен, юмор хисен, сатира көчен, акылын, зирәклеген һәм тормыш тәҗрибәсен чагылдырган гаять кыйммәтле рухи хәзинәсе булып тора.
Алдавыч әкиятләр. Балалар әкиятләрне бик яраталар. Әгәр берәр кешенең әкият сөйләгәнен белеп алсалар, вакыты бармы-юкмы, кәефе ничек, кыскасы, аның ай-ваена карамыйча, “әкият сөйлә” дип йөдәтә торган булалар. Шундый вакытларда әкиятче балалардан “котылу” яки аны шаяртып алу өчен үзенчәлекле бер әкият сыман шаян әсәрләр сөйли. Аларны Н. Исәнбәт алдавыч әкиятләр дип атады. Бу әсәрнең хасияте, Н. Исәнбәт әйткәнчә, шунда: “Алар чыннан да әкият сөйли башлаган шикелле башланып китәләр дә, кызыктырып , колакны торгызып җитүгә, берәр тапкыр сүз әйтеп яки рифмага туры китереп берәр сорау биреп, әкиятне “кырт” кисәләр дә куялар”. Менә шундый әкиятләрдән бер мисал:
“ – Борын-борын заманда яшәгән, ди, әби белән бабай. Аларның булган, ди,кызлары. Исеме Сөйләмә булган, ди. Көннәрдән бер көнне шул кыз… Исеме ничек иде әле ул кызның?
- Сөйләмә…
- Сөйләмә дигәч, сөйләмим алайса”.
Алдавыч әкиятләр бер-берсенә әкият сөйләгән мәлдә балаларның үз мохитендә дә кулланылышка керәләр. Алар нәниләр һәм багучы-тәрбиячеләр телендә хәзер дә еш очрый.
Йомгак
Әкият, әкиятче, әкияти дөнья… Бу сүзләрдә тылсым, сихри көч, зирәклек һәм тапкырлык, батырлык һәм башка сыйфатлар чагыла. Әкиятләр бик күптән яшәп, гомер итеп килә. Буыннан буынга, чордан чорга күчеп, сакланып, баеп тора бу жанр.
Әкиятләр белән без сабый чактан ук таныш: аларны безгә газиз әниләребез, әбиләребез йоклар алдыннан сөйләгән, кич утырганда да бер-береңә әкият сөйләү дә бар әле бездә. Ә бала үзе укырга, язарга өйрәнгәч, теләсә нинди әкиятне укый ала, соклана.
Әкиятләрне бигрәк тә балалар ярата. Ни өчен икән?
Әкиятләр балаларга аңлаешлы, гади; укырга да кызыклы; аларда ниндидер могҗиза, тылсым бар; һәрвакыт яхшы, намуслы кешеләр җиңә.
Әкиятләр балаларны яхшылыкка, батырлыкка, кешелекле булырга, зирәклеккә, тапкыр булырга өйрәтәләр. Дөреслекнең һәрвакыт җиңәсенә ышанырга өндиләр.
Әкиятләр халкыбызның рухи байлыгы, культурасы, тарихы. Ул үткән белән киләчәк буынны бәйли.
Кулланылган әдәбият исемлеге:
1. Р.Ягъфәров. Татар балалар фольклоры. Казан «Мәгариф” нәшрияты, 1999 ел
2. Р.Ягъфәров. Балалар фольклоры. Казан «Мәгариф” 2000 ел
3. Н.Исәнбәт. Балалар фольклоры һәм җырлы-сүзле йөз төрле уен Төз..Казан: Татар китап нәшрияты, 1984 ел.
4. Х.Х.Гатина, Х.Х.Ярми. Татар халык иҗаты. Әкиятләр. 1 китап. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1978 ел
5. Х.Х.Гатина, Х.Х.Ярми. Татар халык иҗаты. Әкиятләр. 2 китап. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1977 ел
6. Л.Ш. Җамалетдинов. Татар халык иҗаты. Әкиятләр. 3 китап. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел
7. Р.Х. Шәймәрданов, Ә.Н. Хуҗиәхмәтов. Татар милли педагогикасы. Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2007.
8. С. Исмәгыйлева. Халык авыз иҗаты мәктәптә. Алабуга, 2005.
Песиләр һәм күселәр
Үзе кечкенә генә, шаян гына, күрер күзгә матур, карап торырга батыр бер Песи баласы булган. Ул әнисе тирәсендә сырпалана, иркәләнә, ә кичләрен аның куенына кереп йоклый икән.
Әнисе ауга киткәндә:
— Матурым, матурым, гайрәтле батырым, ялгызың гына калырга курыкмыйсыңмы? — дип сорый икән.
Ә теге:
— Юк, әнкәем, юк! Дөньяда берәүдән дә курыкмыйм, бик тыныч йоклыйм, — ди икән.
Көннәрнең берендә Песинең анасы ауга чыгып киткән. Песи баласы аны көтә-көтә арып беткән. Йокысы килгәч, ул йомшак урынына кереп йокларга гына җыенган икән, шул вакыт нидер кыштырдый башлаган. Бу кыштырдау Песи баласының йокысын качырган.
Идәндә нәни-нәни тычкан балалары йөгерешеп йөргәннәр. «Әләли-әләли, безне тота алмыйсың, көне-төне йоклыйсың да йоклыйсың», — дип, Песи баласыннан көлгәннәр. Ә Песи баласы яткан урыныннан идәнгә сикереп төшүгә, кайсы кая китеп өлгерәләр икән.
Ул тәмам аптырап беткән, аларның берсен дә тота алмаган, шуңа күрә бик тә хурланган. «Әни генә кайтсын, бөтенегезне тоттырып бетерәм», — ди икән.
Әнисе кайткач, ул бөтен хәлне сөйләп биргән. Әнисе аңа файдалы киңәшләр, хәйләле юллар өйрәткән дә икенче көнне тагын ауга киткән.
Тычкан балалары идән астыннан тагын чыкканнар, йөгерешеп йөреп, Песи баласын котыртканнар. Ул бу юлы алар-ны бик кызык иткән: сикереп төшкән дә почмактагы тишекне бикләп куйган. Тегеләр кая качарга урын тапмаганнар, тәмам аптыраганнар. Песи баласы аларның берсен эләктереп тә алган, буып та салган.
Өченче көнне дә әнисе ауга киткән. Песи баласы аны көтә-көтә арып беткән. Бу юлы тычканнар да чыгып шаярмаганнар, каядыр югалганнар.
Менә кинәт нидер бик- каты кыштырдаган. Песи баласы: «Әни кайтты, ахры», — дип уйлаган. Ни күзе белән күрсен: идәндә зур-зур күселәр йөгерешеп йөриләр икән.
Песи баласы алардан да курыкмаган, сикереп төшкән дә күселәрнең юлын бикләргә теләгән. Мескенем, әз генә үзе ул тишектән егылып төшмәгән: тишек шундый зур икән.
Күселәр аны куа-куа алҗытып бетергәннәр, куып тотканнар, җәфаларга тотынганнар. Ул көч-хәл белән качып котылган.
Әнисе кайткач, барысын да баштанаяк сөйләп биргән. «Үтерә яздылар бит, әни!» — дигән.
— Матурым, матурым, курыкмас батырым, дошманнарның төрлесе була, төрлечә һөҗүм кыла. Шуңа күрә аларга каршы да төрле юллар белән көрәшергә кирәк, — дигән әнисе.
Нәни песи хәзер инде барлык дошманнарны танырга өйрәнгән: ал арны көч белән, тапкырлык белән, кыюлык һәм батырлык белән җиңә икән.
1940
Котенок
Жил на свете маленький храбрый Котенок. Была у него мама, большая Дымчатая Кошка. Котенок любил ласкаться и спал, всегда уткнувшись в теплую мамину шерстку.
Однажды Дымчатая Кошка собралась на охоту и говорит Котенку:
— Мой маленький, храбрый сынок, ты ведь не боишься остаться один?
А Котенок говорит:
— Нет, мама, нет. Я никого на свете не боюсь. Я всегда сплю спокойно, когда тебя нет дома.
Дымчатая Кошка ушла. Котенок занялся игрой. Играл, играл — надоело. Сел на окно, ждет маму. И ждать надоело, захотел спать. Только свернулся клубочком, вдруг что-то зашуршало. Насторожился Котенок. Сразу сон пропал.
Смотрит: на полу бегает Мышонок. Увидал Мышонок Котенка и ну дразнить его:
— Не поймаешь, не поймаешь! Ты сонуля! Ты сонуля! Обидно стало Котенку. Притаился он да как прыгнет! А
Мышонок уж в другом углу.
Гонялся, гонялся за ним Котенок, устал. Разозлился и давай грозиться:
— Вот мама придет, всех вас, противных мышей, переловит.
Скоро пришла Дымчатая Кошка. Котенок пожаловался ей на Мышонка. Мать научила Котенка, как быть, если Мышонок еще раз придет.
На другой день Дымчатая Кошка опять ушла на охоту. Мышата пронюхали, что Кошки нет дома, и вылезли подразнить Котенка.
На этот раз Котенок знал, что делать. Только мышата вылезли из норы, он спрыгнул на пол и заткнул щель. Тут мышата совсем растерялись: куда спрятаться?
Котенок поймал одного и съел.
На третий день Дымчатая Кошка снова ушла из дома.
Котенок ждал, ждал — скучно ему стало: ни мать не идет, ни мышата из норы не вылезают.
Вдруг слышит какой-то шум. Подумал, мать пришла. Спрыгнул на пол, а это большие крысы бегают по комнате. Котенок бросился затыкать щель, да где там, щель такая большая, чуть сам туда не провалился. Поймали крысы Котенка и давай драть за уши. Едва-едва вырвался!
Когда пришла мать, Котенок пожаловался.
— Чуть не убили меня большие мыши, — хныкал Котенок.
— Мой маленький, храбрый сынок, — сказала Дымчатая Кошка. — Это не мыши, а крысы. Не все наши враги одинаковы. И нападают они каждый по-своему. И бороться с ними нужно по-разному.
Теперь Котенок подрос и научился различать своих врагов: кого силой берет, кого хитростью, а кого ловкостью.
Мактанчык Чыпчык һәм Тыйнак Сыерчык
Тәрәзәгә каршы бер озын колга сузылган, ул колгага нарат такталардан эшләнгән оя куелган. Әле кичә генә балалар ул ояны ашыга-ашыга эшләп бетерделәр, ә бүген инде анда яз кунаклары — сыерчыклар килделәр. Ояның эчен-тышын җентекләп карадылар, бик ошаттылар. Аны ясаучыларга рәхмәт укыдылар, матур итеп сайрап куйдылар.
Сыерчык оясына каршы тәрәзә башында бер карт Чыпчык утыра, ничә еллардан бирле инде ул шунда тора. Салам-со-лымнарны, йон-мамыкларны җыеп, оя ясаган. Салкыннар килгәч тә, җылы якларга очмаган, шул ояда кышлаган ул Чыпчык.
Яңа кунакларны Чыпчык нишләптер кәефсез каршы алды, «күңелсез иде, күршеләр булды» дип, үзе эченнән бераз шатланды. «Сайраулары белән колакны тондырып бетерерләр, рәхәтләнеп йокларга да ирек бирмәсләр, туктагыз дисәң дә, туктамаслар, күрше димәсләр», — дип уйланды.
Чыннан да, шулай булып чыкты. Сыерчыклар монда Чыпчык абзый яши дип тормадылар, көне буе өзелеп-өзелеп сайрадылар. Чыпчыкның моңа бик ачуы килде, ямьсез тавыш белән күршеләренә җикеренде:
— Бөтен тынычлыгымны боздыгыз, сайраган булып, колагымны тондырдыгыз. Ичмасам, чыпчыклар төсле сайрый алсагыз икән, алардан да уздырсагыз икән… Безнең җырны бар тавыклар хәйран калып тыңлый, безне хуҗа да бик-зурлый…
Сыерчыклар Мактанчыкның бу сүзләрен ишетеп аптырап калдылар: «Бу әллә юләрме икән?» — дип уйлап алдылар.
Җае чыккан саен, Чыпчык мактана бирде, әй мактады чыпчыкларны, әй мактады — күкләргә чөерде. Имештер, дөньяда алардан батыррак бар микән, имештер, хәтта сандугач та аларның җырларына хәйран кала, имештер, аларның өйләрен берәү дә җимерә алачак түгел. Көчле давыл гына булсын, имеш, сыерчыклар оясы беркетелгән колга сыначак, оя йөзтүбән капланачак.
Сыерчыклар мактанчык күршенең сүзләрен тыныч кына тыңладылар. Каты җавап кайтармадылар, «күрербез әле ничек булганын, кем отылганын» дип калдылар.
Беркөнне Чыпчык үз өенә атылган уктай кайтып керде, аның артыннан күктә — биектә карчыга күренде.
Батыр Чыпчыкның кемнән куркуын сыерчыклар бик яхшы белделәр. «Батырның тавышы-тыны юк, өенә бикләнде, ахры», — дип көлделәр.
Бераз яткач, Чыпчык оясыннан башын чыгарды, күршеләренә сүз салды:
— Күрмәдегезме карчыга белән минем ничек сугышканны? Әй бирдем дә соң үзенә, утлар күренгәндер күзенә! — дип сөйләнде.
Сыерчыклар бер сүз әйтмәделәр, Мактанчыкның кәефен җибәрмәделәр.
Беркөнне алар үз күзләре белән менә нәрсәне күрделәр һәм Мактанчыкка ярдәмгә килделәр. Чыпчык бер ялгызы өендә утыра иде, әлеге дә баягы шул мактанып тора иде:
— Хуҗа мәчесенең күзен чукыдым, әй кирәген бирдем… Сыерчыклар аның сүзен тыңлагандай иттеләр, ләкин соңыннан әйттеләр:
— Ул песине әле бая гына күрдек, күзләре дә бик исән, мыраулап йөридер иде, — диделәр.
— Юк, юк, күршеләрнекен күргәнсездер, ә безнең хуҗаныкы инде сукыр, безгә һөҗүм итәргә куркыр, — диде Чыпчык.
Ә шулчак әлеге песи, посып кына, өй кыегы буйлап тәрәзә башына таба үрмәләде. Мактанчык Чыпчык, арты белән торганга, аны күрмәде. Мәче инде Чыпчыкка якынлашты. Сикереп, тегене эләктереп алмакчы иде, шулчак Сыерчык очып килеп җитте. Шаян песинең күзен чукып җибәрде, песине кире чигендерде. Ул өй кыегыннан чормага сызды.
Мактанчык Чыпчык куркуыннан калтырап төште, сүзен дә әйтә алмады.
— Күрдеңме инде? — диделәр сыерчыклар. — Мактану зарар гына итә, сизгерлекне киметә, — диделәр. Ә Чыпчык әле һаман бер сүз әйтә алмый тора иде.
Менә кинәт ул телгә килде һәм болай диде:
— Ярый, бәхете бар икән, китеп котылды, күрмәгәнен күргән булыр иде!
Сыерчыклар тагын көлделәр һәм аңа болай диделәр:
— Мактану һәркемне хур итә, тыйнак булуга ни җитә!
1939
Скворцы и Старый Воробей
Смастерили ребята из маленьких дощечек скворечницу и укрепили ее на верхушке высокого шеста. На другой же день прилетели весенние гости — Скворцы. Обрадовались они новому домику и радостно защебетали веселую, весен-нюю песенку.
За оконным карнизом против домика Скворцов жил Старый Воробей. Он поселился тут несколько лет назад. Когда наступали холода, он никуда не улетал, здесь он и зимовал.
Старого Воробья не слишком обрадовал прилет новых гостей.
«Конечно, хорошо, — ворчал он, что соседи есть, одному скуч-но. Да только скворцы — очень беспокойный народ. От их песен оглохнуть можно. И не поспишь никогда как следует. Они и не думают, что, кроме них, есть другие птицы на свете
Скворцы ничего не знали про Старого Воробья. По целых дням распевали они свои веселые песни.
Однажды Старый Воробей рассердился да как закричит хриплым голосом:
— Эй, Скворцы! Вы мне покоя не даете. Хоть бы вы пели лучше нас, воробьев. Вот когда мы поем, все куры слушают с удовольствием.
Скворцы выслушали хвастуна и сказали:
— Наверное, этот Воробей выжил из ума.
Старый Воробей не упускал случая, чтобы похвастаться перед Скворцами да похвалить воробьев.
— Поют воробьи лучше всех птиц, сам Соловей удивляется и завидует. И никого нет на свете храбрее нас. Никто не посмеет разорить жилище воробья. А вот поднимется буря, сломается шест, и ваша скворечница полетит кувырком.
— Поживем, увидим, — говорили Скворцы, слушая соседа-хвастуна.
Однажды Скворцы увидели, как Старый Воробей влетел в свое гнездо. А вверху, в голубом небе, парил Ястреб. Скворцы догадались, от кого спрятался их храбрый сосед.
— Что-то не слышно голоса храбреца. Наверное, забился на самое дно своего гнезда, — посмеивались Скворцы.
Немного погодя, Старый Воробей высунул голову.
— Видали, как я дрался с Ястребом-Разбойником? — спросил он, заметив, что Ястреб уже улетел. — Досталось ему на орехи! У него даже искры из глаз посыпались.
Скворцы ничего не сказали в ответ.
— А если бы вы видели, как здорово я вчера выклевал глаза Хозяйскому Коту. Ох, и задал я ему.
Скворцы слушали, слушали и говорят:
— А мы недавно видели на дворе Хозяйского Кота. Глаза у него целы. Ходит себе и мяукает.
— Нет, это вы видели Соседского Кота, — сказал Старый Воробей. — Хозяйский Кот совсем ослеп. Он нам больше не страшен.
В это время на карнизе показался Хозяйский Кот. Он тихо крался к Старому Воробью. А хвастун важно сидел на своем месте и ничего не замечал. Скворцы все видели и ждали, что будет дальше. Хозяйский Кот уже совсем близко подкрался к Старому Воробью. Вот он приготовился к прыжку. Еще миг — и Старый Воробей окажется в цепких лапах Хозяйского Кота.
Но тут взлетел один из Скворцов, бросился на Кота и стал его клевать. Кот струсил и убежал.
Старый Воробей понял, что произошло. Он затрясся от страха и слова сказать не может.
Потом немного пришел в себя и говорит:
— Легко отделался Кот. Вовремя сбежал. Показал бы я ему, где раки зимуют!
А Скворец, который спас Старого Воробья, улыбнулся и сказал:
— Лучше бы ты не хвастал. Хвастуны всегда в беду попадают.
Бик яхшы сабак алды Ябалак
Зәп-зәңгәр күк итәгенә барып тоташкан, очы-кырые күренмәгән бер кара урман бар. Ул урманда яшел киемле агачлар гөрләп үсәләр, тәмле-тәмле җиләкләр кызарып пешәләр. Анда ерткыч бүреләр, хәйләкәр төлкеләр, куркак куяннар, агулы еланнар яшиләр.
Усал ерткычлар, сайраучы кошлар белән бергә бу урманда ике ябалак та тора. Төскә алар тавык төсле матур, ә башлары аларның песи башына бик охшый. Күзләре коточкыч зур булсалар да, көндезләрен күрмиләр, шуңа күрә алар ауга да төннәрен генә йөриләр.
Кичләрен кошлар сайраудан тынгач, ерткычлар йоклагач, урман эчен мәче мыраулаган, бала елаган тавышлар каплап ала. Бу тавышка кошлар томшыкларын, ерткычлар борыннарын күтәреп йокыдан уяналар: «Рәхәтләнеп йокларга да ирек бирмиләр!» — дип, ябалаклардан зарланалар.
Бер төнне шулай ябалаклар, балаларын ияртеп, ауга киткәннәр.
Ана Ябалак балаларына шушы сүзләрне әйткән:
— Улларым, кызларым, берүк сүземне тыңлагыз. Берберегездән аерыласы булмагыз, көндезгә калмагыз! — дигән.
Балаларның арасында бик шугы: «Тукта әле, әни сүзен тыңламасам, ни булыр икән?» — дигән, туганнарыннан аерылып, бер якка карап очып киткән. Ә тегеләр моны югалтканнар, аның өчен бик кайгырышканнар. Эзли-эзли йөдәп беткәннәр, таң тугач, өйләренә кайтып киткәннәр. Кайтсалар, теге шаян өйләрендә дә юк икән. «Улым харап булды, улым харап булды», — дип, Ана Ябалак мескен өзгәләнә икән. Бала ябалаклар да бик кайгырышканнар, елашканнар.
Ә теге шаян бу вакыт аяк бармаклары белән агач ботагына нык ябышкан, кая барырга белми аптырап тик утыра икән.
Беренче булып аны Тиен күргән:
— Минем агачымда нишләп болай кукраеп утырасың? — дигән.
— Тиенкәй-изгекәй, зинһар, мине кума инде, бик азга булса да, чыда инде, кич булуга китәрмен, сиңа мең-мең рәхмәтләр әйтермен, — дигән Бала Ябалак.
Ләкин Тиен аның сүзләрен тыңламаган, ялваруларына колак салмаган.
— Әниең сүзен тыңламагансың, менә шушы хәлгә калгансың, үзеңә үпкәлә, андыйларга минем агачта кунак булырга рөхсәт юк, — дип, Ябалак кунаклаган ботакны селкеткән. Мескен Ябалак, ботакларны кабалап-кабалап, башка агачка күчкән. Ләкин кошлар аны бу агачтан да куганнар, хәзер үк күзләреннән югалырга кушканнар. Кайгысыннан Ябалак онытып киткән. Төн дип белеп очып та киткән, канатларын ботакларга бәреп бетергән һәм җиргә килеп төшкән. Ә хәйләкәр төлкегә шул гына кирәк тә булган, ул аны байтактан бирле сагалап йөри икән.
Төлке аны әз генә эләктермәгән, теге шаян очып өлгергән, ләкин агач ботагына бик каты килеп бәрелгән. Төлкенең авызында каурыйлар гына калган.
Ябалак ничек кирәк алай көнне уздырган. Менә зарыгып көткән кич тә җиткән. Әнисенең әйткән сүзләре шаян Ябалакның исенә төшкән, ул, мескен, елый-елый арып беткән.
Әнисе белән әтисе шук баланы эзләп тапканнар. Ә адашкан Ябалак баласы өйгә кайтып керүенә шатлыгыннан елап җибәргән: «Инде һәрвакыт әти-әни сүзен тыңлармын», — дигән.
Менә шулай шук Ябалак алган бик яхшы сабак.
1939
Хороший урок шалуну пошел впрок
Далеко-далеко, отсюда не видно, рос густой, дремучий лес. Жили в том лесу злые волки, хитрые лисицы, трусливые зайцы да ядовитые змеи.
Среди лесных обитателей жили два Филина с птенцами. Перья у них были как у курицы-пеструшки, а головы — как у кошки, глаза большущие, большущие. Днем Филины ничего не видели. Охотились они по ночам.
Лишь только ночь опустится на землю, замолкнут птицы, звери попрячутся в норы — по лесу раздаются крики: то будто кошка мяукает, то будто ребенок плачет. Звери тогда поднимают морды, птицы клювы и говорят:
— Это Филины вышли на охоту, спать не дают. Однажды ночью Старый Филин вылетел с птенцами поохотиться.
— Слушайтесь меня, детки, не разбегайтесь, а главное, не играйте до утра, — сказал Старый Филин.
«А что будет, если я не послушаюсь?» — подумал Маленький Филин и полетел в сторону. Он был самый большой шалун из всех птенцов.
Братья и сестры хотели воротить его. Искали, искали, не могли нигде найти. Скоро и ночи конец. Жаль братца, да делать нечего, пора возвращаться. «Может быть, он уже дома», — подумали они и полетели в родное дупло.
Прилетают — братца дома нет.
Старый Филин плачет:
— Пропал сыночек, пропал сыночек!
Птенцам тоже было жалко маленького братца, и они горько плакали.
А шалун сидел на ветке, крепко вцепившись в нее коготками. Сидит — ничего не видит. Понял он теперь, почему нельзя играть до утра, да поздно.
Увидев Маленького Филина, Рыжая Белка, что жила в дупле, и говорит:
— Кто тебе позволил сидеть на моем дереве? Маленький Филин стал просить Рыжую Белку:
— Белочка, милочка, не гони меня, подожди немного. Не вижу я ничего. Ночь придет, сам улечу.
Но Рыжая Белка и слушать не хотела:
— Ты сам виноват. Ты мамы не слушался. Мне такие гости не нужны. И сидеть на моей ветке не разрешаю.
Делать нечего, пришлось Маленькому Филину ощупью перебираться на другое дерево. Но и оттуда его прогнали. Так перелезал Маленький Филин с ветки на ветку, с дерева на дерево, пока не свалился на землю. А хитрой Лисе только этого и надо — она давно подстерегала Маленького Филина. Прыгнула — хвать! Да неловко, Маленький Филин вырвался и вспорхнул на ветку. У Лисы одни перья во рту остались.
Сидит Маленький Филин на ветке. Грустно ему, страшно. Заплакал даже.
Наконец настала ночь, и Старый Филин нашел своего шалуна.
Когда Маленький Филин вернулся в родное дупло, он опять расплакался, только теперь от радости. Плачет и говорит сквозь слезы:
— Теперь всегда буду слушаться старших.
Так хороший урок шалуну пошел впрок.
Бикбатыр белән Биккуркак
Бер баланың ап-ак куяны белән бик матур песие булган. Алар үзара бик тату яшәгәннәр. Куян, кетер-кетер итеп, агач кайрысы кимергән, ә песи, чепер-чепер итеп, сөт эчкән.
Песи бернәрсәдән дә курыкмый икән, аңа теге бала «Бик-батыр» дип исем кушкан. Куян, дер-дер килеп, бар әйбердән дә шүрли, аны ул «Биккуркак» дип атаган.
Биккуркак беркөнне стенада коточкыч әйбер күргән: колаклары бик озын, мыеклары селкенеп тора, ә үзе бик килбәтсез икән. Куркуыннан Куян нишләргә дә белмәгән, баскан урыныннан кузгала да алмаган. Ярый әле Бикбатыр килеп җиткән һәм Биккуркакка бераз көч кергән: «Әй юләр, юләр, — дигән Бикбатыр, — үз шәүләңнән үзең куркып торасың ич», — дигән. Биккуркактан көлгән. «Ярый әле син килдең, Бикбатыр, куркуымнан үлгән булыр идем», — дигән Куян.
Икенче бервакытны Куян тагын куркуга төшкән, йөрәге аның дөп-дөп типкән, нәрсәдер бик нык итеп кыштырдый икән. «Хәзер идән астыннан чыга да, кыштырдаучы нәрсә мине кабып йота», — дип уйлый икән Куян.
Песи дә колакларын торгызган, ул да курка, ахры, дип уйлаган Куян. Шулчак нидер шап итеп дөбердәп киткән. Куян һушсыз була язган. Ә Песи, авызына нәрсәдер кабып, Куян янына килгән. Килгән дә: «Менә сине куркытучы нәрсә шушы инде», — дигән, бер кечкенә генә кара әйберне Куянга күрсәткән. «Шушы кечкенә генә фетнә шулкадәр тавыш чыгара аламы?» — дип, Куян гаҗәпләнеп караган.
Өченче бер тапкыр ачык ишектән бер эт килеп кергән һәм каты итеп өрергә керешкән. Куян карават астына кереп качкан. Ә Бикбатыр идән уртасына чыгып баскан, зур күренергә тырышып, сыртын кабарткан, эт һөҗүм итсә, аның битләрен тырнарга җыенган. Билгеле, эт аңар кагылмаган, ишектән әкрен генә чыгып сызган.
Ә Бикбатыр үзенең батырлыгы аркасында бу бәладән дә бик оста котылган.
1939
Бояка и Небояка
Жили у мальчика беленький кролик и пушистый серый котенок. Жили они дружно. Кролик грыз морковку, а котенок лакал молоко.
Котенок был храбрый, ничего не боялся. Мальчик назвал его — Небояка. Кролик был трусливый и всего-всего боялся, поэтому мальчик назвал его — Бояка.
Как-то вечером, когда в комнате зажгли свет, Бояка увидел на стене что-то страшное, безобразное, уши длинные, усы шевелятся. Кролик так перепугался, что замер на месте. Прибежал котенок. Тут Бояка набрался храбрости:
— Хорошо, что ты пришел, Небояка, я чуть не умер от страха, — сказал кролик.
А котенок посмотрел на стену и говорит:
— Эх, ты, Бояка, Бояка! Своей тени испугался.
Долго потом храбрый котенок смеялся над кроликом Боякой.
В другой раз кролик услышал шорох. И опять перепугался. Сердечко у него так и заколотилось — вот-вот выпрыгнет. Дрожит Бояка от страха и думает: «Сейчас вылезет из-под пола что-то страшное и проглотит меня». Котенок тоже уши насторожил. «Ага, — подумал кролик, — и Небояка, кажется, испугался». Вдруг котенок как прыгнет! Кролик чуть не упал с перепугу. Смотрит: а котенок что-то держит в зубах.
Небояка подошел к кролику, положил возле него что-то маленькое, серенькое и говорит:
— Вот чего ты испугался, Бояка.
— Какой крошечный зверек, а сколько шуму наделал, — вскрикнул кролик, с удивлением разглядывая маленького мышонка.
В третий раз в дом забежала собака и громко залаяла. Бояка забился под кровать, а котенок храбро прыгнул вперед, ощетинился, изогнулся дугой. Если бы собака подошла ближе, он бы вцепился ей в нос.
Собака, конечно, испугалась котенка; она не тронула его и вышла из комнаты.
Вот какой храбрый Небояка!
Чукмар белән Тукмар
Бер әбинең ике әтәче булган. Бу әтәчләрнең берсе ак, берсе кара икән. Ул аларның икесен дә бертигез ярата икән. Әтәчләр күп вакытларын сугышып үткәрәләр, сугышырга тотынсалар, канга батып бетәләр икән.
Ак әтәчне әби Чукмар дип, карасын Тукмар дип атаган. Чукмар чукырга бик оста, ә Тукмар бик оста тукмый икән.
Әби ашатырга тотынса: «Җимне миңа әзрәк бирдең», «Ник минем өлешемә кердең?» — дип кычкырыша башлыйлар икән әтәчләр. Әйтешеп-әйтешеп кенә калмыйлар, шунда ук сугыша да башлыйлар икән. Чукмары канга батырганчы чукырга, Тукмары күгәрткәнче тукмарга тотына икән.
Бердәнбер көнне бу әтәчләр шулай бик каты кычкырышканнар һәм канга батканчы сугышканнар. Әбинең, моны күреп, бик ачуы килгән. «Боларны нишләтим икән?» — дигән. Тегеләрне бик каты орышкан, сугышмаска кушкан. Тегеләр әби алдында бераз тынып торганнар, әби аларның күзләреннән югалгач, тагын сугышырга тотынганнар.
Әби килеп чыгуга, Чукмар исемле ак әтәч йөгереп килеп:
— Әби, әби, кара әле, Тукмарың тукмый-тукмый башымны күгәртеп бетерде, — дип әләкли икән.
Тукмар исемле кара әтәч тә энесеннән калышмый:
— Башымны кара әле, әби, Чукмарың чукый-чукый канатып бетерде, — ди икән.
Әби аларның әләкләүләреннән туйган. Ул, бер сүз дә әйтмичә, Тукмарны култыгына кыстырган да каядыр күтәреп киткән. «Суярга алып бара, ахры, мине», — дип курыккан Тукмар. Ләкин әби аны күршеләргә генә кертеп торган. Ул әтәч шунда өч кич кунган.
Ялгыз калгач, Чукмарга бик күңелсез булган, аның күңеле тулган. Юньләп ашый да, эчә дә алмаган. Әбигә ул: «Тукмарны алып кайтсана, инде бер дә сугышмас идек», — дигән. «Ярый, — дигән әби, — алып кайтсам кайтыйм, әгәр тагын сугыша торган булсагыз, ул вакыт тотам да берегезне бөтенләй юк итәм», — дип куркытып куйган һәм күршедәге Тукмарны алып кайткан.
Тукмар да Чукмарны бик сагынган булган. Алар, күптәннән бирле күрешмәгән туганнар төсле, кочаклашып исәнләшкәннәр һәм киләчәктә бер дә сугышмаска сүз бирешкәннәр.
Хәзер инде алар бик тату яшиләр икән, тик аларга кушылган исемнәр генә электәге шуклыкларын күрсәтеп, исләренә төшереп тора икән.
1939
Два петуха
Жили у бабушки два петуха: один белый, другой черный. Очень любила бабушка обоих петухов. Только были они большие забияки — всегда дрались.
Начнет бабушка петухов кормить, Белый кричит: «Почему мне мало корму?». А Черный вторит: «Зачем клюешь мое зерно?». И готова драка.
Однажды бабушка вышла во двор, смотрит: петухи дерутся. «Что мне с ними делать?» — подумала она. Пожурила драчунов, прикрикнула на них. Петухи притихли, а как только бабушка ушла, опять накинулись друг на друга. Только перья летят. Устали драться, пошли жаловаться бабушке. Белый Петух ябедничает:
— Бабушка, бабушка, Черный меня исколотил. Я весь в синяках.
Черный Петух кричит:
— Не верь ему, бабушка, он сам меня исклевал. Бабушке надоели драки и жалобы. Она ничего не сказала,
взяла Черного Петуха под мышку и пошла с ним куда-то. «Попаду я сегодня в суп», — подумал Черный, сидя у бабушки под мышкой.
А бабушка отнесла Черного Петуха к соседям и оставила его там на три дня и три ночи.
Скучно стало Белому Петуху. Не ест, не пьет. На четвертый день говорит Белый Петух бабушке:
— Бабушка, принеси Черного, скучно мне без него. Никогда больше не буду с ним драться.
— Ладно, — говорит бабушка. — Если так, принесу. Только, чур, не драться, а то один из вас угодит в суп.
Так сказала бабушка и принесла домой Черного Петуха.
А Черный тоже соскучился у соседей. Обрадовались петухи и дали друг другу слово никогда больше не драться.
Теперь Черный Петух и Белый Петух живут дружно, и бабушка любит их еще больше, чем раньше.
Каз белән Аккош
Очы-кырые күренмәгән болын уртасында зур бер күл булган. Тирәләре аның яшел кыяклар, шаулап торган камышлар белән капланган булган.
Бу күл буена кеше аягы бер дә басмаган, ул тирәләрдә аучыларның мылтыклары да шартламаган.
Шул тыныч күлдә Аккош белән Каз яшәгәннәр. Балык ашаганнар, су эчкәннәр, йомырка салганнар, бала чыгарганнар.
Җәйнең матур бер көнендә бу ике күрше үзләренең балалары турында сөйләшкәннәр.
Киек Каз әйткән:
— Улым ашны аз ашый, суны гына күп эчә! — дигән. Аккош әйткән:
— Минем балам бик яхшы ашый, зур үсә, — дигән.
Каз үзенең бәбкәсен төрлечә сыйлап караган: тәмле-тәмле балыклар, яшел бакалар, татлы кыскычлар тотып китерә икән. Баласы, үзе зур булса да, кулына кашык тотып ашамаган, әнисенең ашатуын көткән. Ашау аңа бик зур эш булган. Ашарга-эчәргә тотынса, ул тәмам йөдәп беткән. Ә дуга муен — Аккош баласы кыстатып та тормый, кашыкны үзе тотып, азыкны кат-кат чәйни, тәмле итеп ашый икән. Вакытында йоклый, вакытында һавага чыга, уйный, шуңа күрә алма кебек кызарып, матур булып үсә икән.
Көннәрдән бер көнне Киек Каз белән Аккошның балалары әниләренә килгәннәр дә:
— Әни, безгә велосипед алыйкчы! — дип үтенгәннәр.
— Ярый, барсак — барыйк, алсак — алыйк, — дигәннәр әниләре. Улларын иярткәннәр дә велосипед сатыла торган магазинга киткәннәр. Анда барып кергәннәр дә әниләре:
— Иптәшләр, безнең сөекле улларыбызга велосипед бирсә-гезче! — дигәннәр.
Шунда сатучылар йөгерешеп килгәннәр дә:
— Рәхим итегез, рәхим итегез! — дип, көмеш төсле ялтырап торган, ике тәгәрмәче әйләнеп торган велосипедлар китереп биргәннәр.
Шунда Аккошның улына:
— Теләгәнеңне сайлап ал, акыллым! — дигәннәр. Аккош бәбкәсе велосипедка менеп атланган да йөгерткән дә киткән. Аңа карап, сатучылар:
— Менә егет икән бу малай, тамагына шәп ашый, ахры, — дигәннәр.
Аккош, үз баласының булдыклылыгын күреп, елмаеп, кәефләнеп карап тора икән, ә малай велосипедны йөгертә дә йөгертә икән.
Киек Каз бәбкәсенә дә чират җиткән. Ул Аккош бәбкәсе белән бер яшьтә булса да, аңа караганда бик ябык икән, буйга да бик кечкенә икән.
Аңа да велосипедның көмеш төслесен биргәннәр.
— Иә әле, акыллым, син дә йөгереп кара, — дигәннәр.
Каз бәбкәсе бер атланып караган — булдыра алмаган, икенче атланырга уйлаган — егыла язган, өченче тапкыр атланырга теләгән икән — егылып ук киткән. Әйләндермәгәч, велосипед та китмәгән. Магазинда эшләүче абыйлар шунда ук йөгереп килеп җиткәннәр, Киек Каз бәбкәсенә менә шушы сүзләрне әйткәннәр:
— Син, акыллым, ашны аз ашыйсың, вакытында йокламыйсың, уйнамыйсың, ахры, шуңа күрә син ябык, буең да кечкенә, шуңа күрә велосипедка аягың да җитми. Хәзергә өеңә кайтып тор, зур үскәч килерсең, — дигәннәр һәм велосипедны да алып киткәннәр.
Каз бәбкәсе бик күңелсезләнеп кайтып киткән, ә Аккош бәбкәсе велосипедына утырып җилдергән.
Хәзер инде, велосипедка аягым җитсен, дип, Каз бәбкәсе азыкны да күп ашый, вакытында йоклый да, саф һавада уйный да икән.
1939
Гусенок и Лебеденок
Посреди широких зеленых лугов разлилось небольшое озеро. У берегов его растут камыши и осока. Охотники редко заходят туда, и озеро всегда спокойно, как гладкое зеркало.
На этом озере жили Белая Лебедь и Серая Гусыня. Жили они дружно, ловили рыбу, пили чистую, прозрачную воду. И были у них птенцы — Гусенок и Лебеденок.
Однажды в жаркий летний день Белая Лебедь и Серая Гусыня выплыли на середину озера погулять. Гусыня и говорит:
— Что мне делать с моим непослушным сыном? Ничего есть не хочет. Только воду пьет — не перестает.
В самом деле, чем только ни угощала Серая Гусыня своего Гусенка: и рыбками, и зелеными лягушками, и вкусными раками, Гусенок и смотреть ни на что не хочет. Кушать — для Гусенка самое трудное дело, просто мученье.
А Лебеденок — тот сам кушает с ложки. Как только мама позовет его, бежит к столу. Что дадут — все съест. И спать ложится вовремя. И на озере играет сколько надо. Потому и растет здоровым и крепким.
Вот о чем говорили Белая Лебедь и Серая Гусыня, плавая по озеру.
Подплыли к ним Гусенок и Лебеденок.
— Мама, — сказал Лебеденок, — купи мне велосипед.
— Мама, — пропищал Гусенок своей матери, — купи мне тоже велосипед.
— Ладно, купим, — ответили мамы и поплыли к берегу. Дети за ними. Вышли на берег и пошли вчетвером в магазин.
Мамы и говорят продавцам:
— Здравствуйте, покажите, пожалуйста, нашим деткам велосипеды.
А продавцы отвечают:
— Пожалуйста, милости просим.
Вынесли продавцы велосипеды, блестящие, как серебро, показывают Лебеденку и говорят:
— Выбирай, мальчуган, выбирай, умница, какой тебе понравится.
Лебеденок выбрал велосипед, сел, завертел лапками и поехал.
— Молодец, — сказали продавцы, — наверное, этот мальчуган хорошо кушает.
Белая Лебедь смотрит на своего сыночка, любуется им. А Лебеденок все катается да катается.
Подошли продавцы к Гусенку. Хоть он и ровесник Лебеденку, но ростом мал и на вид слабенький. Дали ему продавцы велосипед, блестящий, как серебро.
— Ну-ка, мальчуган, ну-ка, умница, покатайся и ты.
Гусенок попробовал сесть на велосипед — ничего не вышло. Попробовал в другой раз — чуть не упал. Попробовал в третий раз — упал и больно ушибся. Подняли его продавцы, посадили на велосипед. А у Гусенка лапки до педалей не достают, колесики-то не вертятся. Велосипед — ни с места.
— Вот, — сказали продавцы, — ты, наверное, мало ешь, поздно ложишься спать, не играешь на озере. Поэтому ты мал, и лапки у тебя не достают до педалей. Иди домой, подрастешь, тогда и приходи за велосипедом.
Гусенок печально поплелся домой. А впереди ехал на велосипеде Лебеденок, и велосипед его блестел на солнце, как серебро.
Теперь Гусенок старается больше кушать, чтобы скорее подрасти и чтобы лапки у него доставали до педалей. Тогда и он будет кататься на блестящем велосипеде.
Куян Кызы
Бер соры куянның үзе төсле үк зур колаклы, бик иркә, бик кадерле бер кызы булган. Ул аны бик ярата икән.
Көннәрдән бер көнне Куян иркә кызына өр-яңа киез итекләр алып кайтып биргән.
— Мә, бәбкәм, аякларың туңмасын, сызламасын, — дигән. Кызы бу бүләкне бик шатланып алган. Әнисенә рәхмәтләр
укыган. Хәзер инде ул, яңа киез итекләрне киеп, рәхәтләнеп йөри икән. Ләкин Куян кызы җылы итекләргә өйрәнмәгән булган, ул ал ардан бик тиз туйган, салып ташлаган. Әнием тапмасын дип, аларны яшереп куйган. Әнисе аларны эзләп табып, баласына кигезә, ә ул салып ташлый икән. Әнисе кигезә, ул салган, әнисе тагын кигезгән, ә ул тагын салып ташлаган. Кар өстеннән дә, боз өстеннән дә яланаяк йөгерә икән. Бер көн буе шулай йөгергән, икенче көнне дә шулай яланаяк йөргән, өченче көнне инде, аксый-аксый, әнисе янына килгән:
— Әни, әни, минем аягым авырта! — дигән. Әнисе аның аякларын караган да аптырап калган:
— Кызым, кызым, якты йолдызым, синең аягың шешкән ич, — дигән.
«Инде нишләргә?» — дип уйга баткан Куян. «Бу баланы кая алып барырга, ничек дәваларга?» — дип кайгырган.
Шул вакыт нәрсәдер кычкырган. Куян агач башына күтәрелеп караган икән — Тиенне күргән. Ул Куянга бол ай дигән:
— Кайгырма, туганкай, йомшак куянкай, кызыңның аягын бик тиз төзәтеп була. Моның өчен «доктор Айболит»ка барырга, аңардан киңәш сорарга кирәк, — дигән. Куянга чын-чынлап булышырга тотынган, «доктор Айболит»ның өенә үзе илтергә булган.
Куян кызын күтәргән дә «Айболит доктор»га киткән. Тиен, агачтан агачка сикереп, аңа юл өйрәткән.
Барып җитсәләр, «доктор Айболит»ның эше бик күп икән, аңа урманның төрле ерткычлары дәваланырга килгәннәр икән.
— Балаларны чиратсыз карыйм мин, — дигән «доктор Айболит».
Куян кызын доктор бүлмәсенә алып кергәннәр, нәрсә белән авыруын сөйләп биргәннәр. «Доктор Айболит» Куян кызының аягына дарулар сөрткән һәм шул вакытта Куян кызына әйткән:
— Аягың төзәлгәч, киез итекләрне инде салкын көннәрдә бер дә салма, тагын начар хәлгә калма, — дигән.
«Доктор Айболит»ка алар бик зур рәхмәтләр әйткәннәр, саубуллашып, өйләренә кайтып киткәннәр. Өч көн дигәндә, куян баласының аягы төзәлгән. Ул инде хәзер киез итеген бер дә салмый киеп йөри икән.
1939
Глупый Зайчонок
У одной Зайчихи был маленький ушастый Зайчонок. Мама очень любила своего Зайчонка. Однажды принесла Зайчиха новые валенки и говорит:
— Вот тебе, сынок, обувка, чтобы ножки не зябли.
Обрадовался Зайчонок, надел валенки и ну бегать и кувыркаться. Только скоро надоели Зайчонку валенки. Снял он их, а чтоб мама не велела надеть, — спрятал подальше.
Зайчиха разыскала валенки и надела на Зайчонка. Он опять снял. И так несколько раз. Мать наденет, Зайчонок снимет, мать наденет, Зайчонок снимет. Бегает разутый по снегу и по льду. День бегал, другой, а на третий день захромал и говорит матери:
— Мама, мама, ноги сильно болят.
Посмотрела Зайчиха на лапки Зайчонка и воскликнула:
— Сыночек мой, звездочка моя светлая, ножки-то у тебя распухли. Что теперь делать? Как лечить?
А в это время сидела на вершине дерева Рыжая Белка. Она и говорит:
— Не горюй, Сестрица Зайчиха. Зайчонка можно вылечить. Сходи с ним к доктору Айболиту. Я покажу тебе, где он живет.
И Зайчиха пошла со своим Зайчонком к доктору Айболиту. А Рыжая Белка перепрыгивала с ветки на ветку, с дерева на дерево, показывала дорогу.
Вот пришли они к доктору Айболиту. Доктор был очень занят. Много зверей пришло к нему лечиться. Но когда доктор Айболит увидел маленького Зайчонка, он сказал:
— Детей я лечу в первую очередь. — И велел ввести Зайчонка в докторскую комнату.
Зайчиха рассказала доктору, что болит у Зайчонка. Доктор смазал ему лапки, прописал лекарство и сказал:
— В холодную погоду надо тепло одеваться. Слушай старших и хворать не будешь.
На прощанье доктор Айболит угостил Зайчонка вкусной морковкой, завернутой в нарядную, блестящую бумажку.
Зайчиха и Зайчонок поблагодарили доктора Айболита, попрощались с ним и веселые пошли домой.
Через три дня лапки у Зайчонка зажили. Теперь он всегда ходит зимой в валенках.
ИСКӘРМӘЛӘР
«Куян кызы», «Каз белән Аккош» — «Ана әкиятләре»нә кергән әкиятләрнең беренчеләре. 1939 елда «Яшь ленинчы» газетасының 1 февраль санында Абдулла Алишның кереш сүзе белән бергә басылып чыкканнар.
«Чукмар белән Тукмар» беренче мәртәбә «Яшь ленинчы» газетасының 1939 елның 21 апрель санында бирелгән. «Ана әкиятләре» бәйләменнән» дип куелган.
«Бик яхшы сабак алды Ябалак», «Мактанчык Чыпчык белән Тыйнак Сыерчык». Бу әкиятләр «Азат хатын» журналының 1939 елның 4 һәм 5 саннарында басылганнар.
«Бикбатыр белән Биккуркак» әкияте «Яшь ленинчы» газетасында (21 июль, 1939) басылып чыккан. «Сайланма әсәрләр »дән алынды.
«Ялкаулык — хурлык, тырышлык — зурлык» «Яшь ленинчы» газетасының 1939 елның 27 июль санында басылган. Төрле елларда чыккан җыентыкларга кертелгән. «Бал корты һәм Шөпшә» исемендә аерым китап та чыкты (1967).
«Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар». Беренче тапкыр бу әкият «Яшь ленинчы» газетасының 1940 елның 10 июнь санында басылган. Төрле җыентыкларга кертелгән.
«Сертотмас Үрдәк» әкияте 1938 елда язылып, «Совет әдәбияты» журналының 10 нчы санында басылган. «Ана әкиятләре» китабының А.Алиш тарафыннан чыгарылган беренче басмасына кертелгән (1941).
“Кешегә мәхәббәт, ярату хисе бер тапкыр гына бирелә. Ә аннан калганы инде мәхәббәт түгел, ә болай, гомерне уздыру гына”, – дигән язмаларны газетадан укыйм да, шаккатам! Имеш, бер-береңә булган хисләрне саклап калу-калмау гашыйк кешеләрнең үзләреннән генә тора, дип язган була хыялыйлар. //Безнең авыл гыйбрәте//
Минемчә, гел алай түгел ул. Мәхәббәт күп төрле буладыр дип уйлыйм. Башта берсен үлеп яратасың, аннан икенчесенә гашыйк буласың. Тормыш үкенечле булмасын дисәң, кеше сүзенә карамаска, билгесез киләчәктән курыкмаска кирәк икән ул. Бу сүзләрне үземнең тормыштан чыгып әйтәм мин.
Ришат белән 2 ел ярым очрашып, нык яратышып өйләнешкән пар идек. Артымнан егетләр күп йөрде. Ул мине берәүгә дә бирмәде, бер адымга да калмыйча, күңелемне яулап алырга тырышты. Шуның белән мине үзенә каратты да. Хисләребез көчле булганын күреп торсалар да, ике яктан да әниләр безнең кушылуга башта каршы булдылар. Авылда шулай бит инде ул – һәрбер нәсел үзен башкалардан югары тоткан була, үзләреннән калган башкалары җыен вак-төяк.
Аныкылар мине тәнкыйтьләде, минекеләр Ришатны булдыксыз, гаилә тота алмас дип сөйләделәр. Шул сүзләр аркасында, белмим, ничә тапкыр үзебез тавышланышып, ничә тапкыр тагын дуслашканбыз икән? Ләкин без каршылыкка бирешмәдек, барыбер бергә булабыз, арага кеше сүзе кертмибез, хәтта әниләрнекен дә дидек. Ни дисәләр дә, туйга барып җиттек, гаилә кордык, яши башладык.
Туйдан соң, авылдан китеп район үзәгендә кеше фатирында акча түләп тора башладык. Мин бер шәхси эшмәкәрнең сәүдә оешмасында хисапчы булып эшли башладым. Ә Ришат, үзе әйткәнчә, укымаса да, беркайчан да эшсез тормады. Эшли белгән егетләр белән оешып шабашкага йөрделәр. Заказлары өзелеп тормады, чыннан да, гел эштә булдылар. Җәй җитсә, бура бурадылар, кышкылыкта йортларның эчке ягында эшләделәр.
Бер елдан улыбыз туды, шулай матур гына тормыш башланып китте дигәндә генә… Язмыштырмы, өйдә ике ел утырып, улыбызны балалар бакчасына биреп, яңадан эшли башлаган чор иде. Кайгы көтмәгәндә килде. Ял көннәрендә әниләргә бергәләп кунакка кайта идек, яки мин улым белән генә кайтып килә идем. Җомга китәм дә, якшәмбе киләм. Ә ул көнне өйгә никтер шимбә кич кайтырга булдым. Ачып керүгә ишек төбендә торган иремнең кроссовкасына, янында кечерәк бүтән кроссовкага күзем төште. Бигрәк бәләкәй кроссовка дип уйлап куйганымны хәтерлим.
Әле артыгын уйламыйм да бит, берәр иптәше белән ашарга кергәннәрдер, суыткычта ни бар иде соң әле анда дип искә төшерәм. Башта тыныч кына атлап аш бүлмәсенә кердем. Юк болар. Шуннан йокы бүлмәсенең ишеген ачып җибәрдем. Ирем бер хатын белән маташып ята! Иремнең хыянәтенә бер шаккатсам, сөяркәсенә карап икенче аптырадым, иремнең дустының хатыны иде ул! Мондый хәлдә төрле кеше үзен төрлечә тота. Кемдер сөяркәгә ташлана, чәчләреннән йолкый, чыраен тырмый. Икенче берәүләр исә сөяркә каршында ире белән талаша башлый. Минем икесенең берсе белән дә аңлашып утырыр хәл булмагандыр инде. Ул вакытта ниләр кичергәнемне аңлатып бетереп булмый. Икенче көнне үк, кеше сүзе дип тормадым, аерылышырга гариза язып чыктым.
Бик авыр булды инде. Үпкә белән бергә рәнҗүе дә, ачу килү дә – барысы бергә кайнады.
Шул көннән соң башка берәүгә дә борылып карый алмас кебек идем. Вакыт барысын да төзәтә икән. Ялгызлыкта бер ел да яшәмәдем дияргә була, Ленар белән таныштым. Бер дә өйләнмәгән кеше булса да, аерылышкан хатын, чит кеше баласы дип тә тормады. Икебезне берьюлы яратты, мин дә сизмәстән гашыйк булдым.
Миннән соң хыянәтче Ришат та дә озак йөрмәде. Районга кайткан бер хатынга йортка кергән диделәр. Ярар, бәхете шунда булсын инде. Юк, каргамыйм, нәрсәгә шул хайван өчен өстемә начар эш алыйм әле! Шунысы кызык, Ленар белән яши башлаганнан бирле Ришат булмаган да кебек.
Ришат күренеп йөрмәгәч, улыбыз да аны бик тиз онытты. Әйе, тормыш дәвам итә. Яңа ирем Ленар белән бергә яшәвебезгә менә инде 8 ел булды, уртак кызыбыз туды. Өрмәгән җиргә дә утыртмый, улым тулысынча диярлек аның карамагында. Бүгенгә мин аны бик яратам, ә инде алда ниләр буласын кем белгән, планнар корганым юк. Ничек бар, шулай яшәргә инде. Уйлыйм да, әле ярый шулай килеп чыккан, дип куям. Алдашып яшәп гомер уздырмадык, хыянәтне үземә күрергә язды. Аерылышканга гел үкенеп утырганым юк әле. Тормыш дәвам итә икән ул.
Кадереңне белмәгән кешегә табынырга кирәкми, барыбер үз бәхетең килеп чыга. Уртак балалар, көндәлек тормыш алып бару, бер-береңә хөрмәт – менә шунда ярату мәхәббәт яши. Иң кирәге әнә шул. Үзем әлләни өлкән яшьтә булмасам да, бүген мәхәббәт утларында йөрүче яшьләргә әйтәсем килә: бер-берегезне яратсагыз, ышансагыз, курыкмыйча өйләнешегез, кеше сүзенә карамагыз, калганын тормыш үзе көйли ул. Ни генә булмасын, тормыш безне үзе өйрәтә.
Ләйсән сөйләгәнне Алсу Сабирова язып алды.
ТУГАН ЯГЫМ, туган телем !!!!!!: Гузалия Гараева
Туфан Миңнуллин “ Гафият турында әкият”
(дәвамы )
Гафият әкият яратмый. Нишләргә ?
Менә Гафият урманга килеп керде. Әз генә урман эченә кергән иде, кемнеңдер кычкырып көлүен ишетте Ул көлә дә , көлә.. Ә тирә -якта беркем дә күренми.Гафиятнең ачуы чыкты: аяклары белән каты итеп җиргә типте, куллары белән агачларга бәргәләде. Ә көлүче Кыз Һаман көлүен дәвам итте. Ачуланып та карады Гафият, тик файдасы тимәде. — Син кем? Кем буласың? Ник бертуктаусыз көләсең?
-Кызык бит. Синнән көләм.Тибенәсең, агачларны кыерсытасың.Үзең сөйләшә дә белмисең.Һәркемне “юләр “ дисең.Мин синең шул сүзләреңнән көләм, кызык бит.
-Ә, әйдә сөйлә әле миңа әкият.
— Белмим мин әкият, сөйләмим , яратмыйм мин әкиятләрне.
-Ә мин беләм, — диде көлүче Кыз көлүеннән туктап.Мин һәрнәрсәдән кызык табам. Миңа яфракларның сөйләшүе дә , аларның җиргә төшүләредә үзе бер әкият.Җилдә боргалана – боргалана , әйләнә- әйләнә очып йөрүләре дә әкият.
-Ничек инде әкият ?-дип сорап куйды Гафият.
-Әйдә, минем белән, мин сине өйрәтәм әкият тыңларга, син дә ярата башларсың әкиятләрне дип, урманга алып кереп китте Гафиятне.
Тик Гафият берни күрмәде. Кинәт урман уртасында аланлыкта искиткеч матурлык пәйда булды.Аллы – гөлле чәчәкләр, зиннәтле күлмәк кигән күбәләк –кызлар, буйлы-буйлы сызыклы киемнәр кигән бал кортлары , яшел чалбарлы коңгызлар гөж киләләр. Күбәләкләр канатларын җилпи – җилпи бииләр, коңызлар могҗизалы трюклар күрсәтәләр, бал кортлары алтын йорт салалар.
— Ә кыз кайда ? Кая югалды? Нигә көлми ?-дип уйлап куйды Гафият.
Кинәт Гафиятнең башы әйләнеп китте, ирексездән күзләре йомылды һәм тирән йокыга китте.
Ул менә әкиятләр илендә. Имеш ул Урман патшасы. Аның янында күбәләк – кызлар, әйләнәләр –бииләр . Ул алтын тәхеттә утыра : матур һәм чибәр кызлар бер – берсен бүлдерә – бүлдерә әкият сөйлиләр. Гафият рәхәтләнеп көлә, аңа рәхәт тә , күңелле дә . Сизмәстән көлә башлый һәм үзе дә аларга кушылып әкият сөйләргә керешә.Әкияте шундый кызык :тирә — ягында тыңлаучылар бертуктаусыз көләләр., кул чабалар.
Көлүче кыз да шунда икән. Ул шундый чибәр, йөзеннән төрле төстәге нурлар сибелә. Кем соң бу кыз? Көлүче Кыз — Болын патшасының кызы икән.
Менә ул күзләрен ачты. Ямь – яшел үлән өстендә йоклап ята икән — Карале, әкият дигәннәре бик кызык әйбер икән. Әкият тыңлаучылар юләр түгел икән бит.
Шул көннән башлап Гафият төрле – төрле әкиятләр уйлап чыгара башлый. Һәм һәр көн урманга килә торган була. Көлүче кызны оныта алмый, очрашасы килә , чөнки бит ул аңа әкият серен ачты. Әкият белән бергә Гафият көлүче кызны да яратты.
Гүзәлия Гәрәева . Түбән Кама