Патша белэн карт сочинение

5 нче сыйныф рус төркеме өчен Мотыйгуллина Ә.Р., Ханнанов Р.Г. тарафыннан төзелгән татар әдәбияты дәреслеге буенча К.Насыйриның “Патша белән карт” әкиятен өйрәнү дәресенә технологик карта.

1)К.Насыйриның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру; “Патша белән карт” әкиятен өйрәтү; “автор әкияте”, “әдәби герой” төшенчәләрен аңлату.

2)Укучыларның тыңлап- аңлау, логик фикерләү сәләтләрен, диалогик һәм монологик сөйләмнәрен үстерү.

3) Укучыларда тапкырлык , зирәклек, кешелеклелек, намуслык, гаделлек кебек сыйфатларны тәрбияләү. Төрле ситуацияләрдә югалып калмаска , чыгу юлын таба белергә өйрәтү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: Төрле ситуацияләрдә югалып калмау, чыгу юлын таба белү.

Тапкырлык , зирәклек, кешелеклелек, намуслык, гаделлек сыйфатларын үзеңдә булдыру;.

Метапредмет нәтиҗәләр :

Танып-белү УУГ:

текстан кирәкле информацияне аерып ала белү; нәтиҗәләр чыгара белү; үз фикереңне дәлилле итеп җиткерә белү.

Коммуникатив УУГукытучының сөйләмен тыңлау һәм аңлау; телдән (диалог һәм монолог) сөйләм күнекмәләрен үстерү; укытучы һәм сыйныфташлар белән хезмәттәшлек планлаштыру.

Регулятив УУГдәреснең темасын, максатын формалаштыру; эшчәнлеккә үзбәя бирү; үзләштерелергә кирәк булган материалны билгели белү.

Предмет буенча нәтиҗәләр : К.Насыйриның тормыш юлы һәм иҗаты турында белү; “Патша белән карт” әкиятенең эчтәлеген белү; “автор әкияте”, “әдәби герой” төшенчәләрен аңлау.

Дәреснең тибы

Яңа белемнәр үзләштерү дәресе.

Төп төшенчәләр

“автор әкияте”, “әдәби герой”, патша, хаким, явыз, әшәке, илне бетерде,таныйсыңмы, ике мәртәбә, саташып йөрү, идарә итә.

Предметара бәйләнеш

рус әдәбияты.

Эшне оештыру

төркемнәрдә, парларда, индивидуаль

Чыганаклар

1)Дәреслек: Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). 5 нче с-ф. Ике кисәктә. / Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Л.К.Хисмәтова. – Казан: «Мәгариф-Вакыт» нәшр., 2014 ел., 1кисәк, 40-42бит.

2)Эш дәфтәре: Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен эш дәфтәре (татар телен өйрәнүче укучыларга). 5нче с-ф/ Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Л.К.Хисмәтова. – Казан: «Мәгариф-Вакыт» нәшр., 2014 ел,13 бит.

3) К. Насыйри портреты, китаплары, әсәрләреннән күргәзмә.

4) Презентация

5) Проектор, ноутбук

Дәрес этаплары

Укытучу эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре(УУГ)

Оештыру, мотивлаштыру

(1-2 мин)

Исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру

-Исәнмесез, укучылар.

-Кәефләрегез ничек?

— Дәресебез әйбәт һәм күңелле узсын өчен, бер- беребезгә елмаябыз, хәерле көн телибез!

Исәнләшү, дәрескә әзерлекне күрсәтү,сыйныфташыңа , укытучыга хәерле көн теләү:

-Хәерле көн миңа!

Хәерле көн сиңа!

Хәерле көн сезгә!

Хәерле көн безгә!

ШКУУГ: укытучы һәм сыйныфташлар арасында хөрмәт булдыру; дәреслеккә әзерлеккә үзбәя бирү;үз уңыш- уңышсызлыкларыңны ачыклау.

МУУГ:

РУУГ: эш урынын әзерләү. КУУГ:укытучы, сыйныфташлар белән хезмәттәшлек итү;

Белемнәрне актуальләште-рү. (Өй эшен тикшерү этабы)

Өй эшен тикшерү; сораулар бирү:

-Укучылар, үткән дәресләрдә без әкиятләр укыган идек. Ул әкиятләрне кем язган? Өй эшенә укырга бирелгән “Куркак юлдаш” әкияте безне нәрсәгә өйрәтә?Аның авторы кем?

Бүген дә без бер әкият белән танышырбыз…

Бу әкият белән укылган әкиятләр арасында булган аерманы күрсәтегез. Сез ничек уйлыйсыз, халык әкиятеме, автор әкиятеме алдан барлыкка килгән?Авторлар иҗат иткән тагын нинди әкиятләр укыганыгыз бар?Автор иҗат иткән нинди рус әкиятләрен беләсез?

сорауларга җавап бирү; әңгәмәдә катнашу, нәтиҗә чыгару.

ШКУУГ.: Дустың үзеңнән батыррак булсын дигән фикергә төшенү.

МПУУГ.:

ТБУУГ:чагышыру, төшенчә чыгару

КУУГ:үз фикереңне дәлилле итеп җиткерә белү;

укытучының сөйләмен тыңлау һәм аңлау.

РУУГ:башкаларны тыңлау, фикерләү

ПУУГ.: “Куркак юлдаш” әкиятенең эчтәлеген белү. “Автор әкияте” төшенчәсен аңлау.

Уку мәсьәләсен кую

-Укучылар , бүгенге дәрестә без нәрсә турында сөйләшәчәкбе?

Тема буенча фаразлар ясау. Уку мәсьәләсен билгеләү.

МУУГ.:

РУУГ: фаразлау, дәреснең темасын, максатын ачыклау; уку мәсьәләсен куя белү, планлаштыру.

Уку мәсьәләсен адымлап чишү.

К.Насыйриның тормыш юлы турында белешмә бирү, темага караган презентация күрсәтү.Укучы-лардан аңлаганнарын сораштыру.

Яңа сүзләр өстендә эшләү. Яңа сүзләрне укучылардан кабатлату,

русчадан – татарчага,татарчадан –русчага тәрҗемәсен сорап, туп белән уйнату; сүзтезмәләр һәм бәйләнешле текст төзетү.

Әкиятнең исеме белән эш.

-Әкият нәрсә турында булыр икән?

Әкиятне сәнгатьле уку; укучылардан

теоретик материал белән таныштыру (“әдәби герой”)

К. Насыйри турында тыңлау, презентация карау, сорауларга җавап бирү.

Укытучы артыннан яңа сүзләрне кабатлау;

русчадан – татарчага , татарчадан –русчага тәрҗемәсен сорап, туп белән уйнау;

сүзтезмәләр һәм бәйләнешле текст төзү.

Дәреслектә бирелгән текстны тыңлау,уку, сорауларга җавап бирү,авторның әйтергә теләгән фикеренә төшенү,

рольләргә бүлеп уку, төп геройларны чагыштыру. (Әкияттә ил белән идарә итүче патша образы. Аның явызлыгы, әшәкелеге һәм халыкның бер вәкиле булган тапкыр карт образы, аның зирәклеге.) Әкиятнең диалогка корылган булуын әйтү.

ШКУУГ: Яхшы һәм начар сыйфатларны аера белү һәм яхшы сыйфатларны үзеңдә булуда омтылу.Төрле ситуацияләрдә югалып калмау,чыгу юлын таба белү.

Тапкырлык , зирәклек, кешелеклелек, намуслык, гаделлек кебек сыйфатларны үзеңдә булдыру;

МПУУГ:

ТБУУГ: тыңлап – аңлау, төп фикерне аерып чыгару, нәтиҗә чыгару, чагыштыру, иҗади фикерләү.

КУУГ: әңгәмәдә катнашу, фикерләрне дөрес һәм ачык итеп җиткерү.

РУУГ: сүзлек эшен оештыра белү, фаразлау, җавапларны бәяли белү.

ПУУГ.: К. Насыйри турында мәгълуматлы булу; “Патша белән карт” әкиятенең эчтәлеген белү; теоретик төшенчәләрен аңлау;

Ял минуты

Яңа теманы ныгыту.

Әңгәмә оештыру. Дәреслектәге ( 42 бит, 5- күнегү), эш дәфтәрдәге биремнәрне бирү(13 -бит, 1- күнегү), укучылардан диалог төзетү,

синквейн уенын уйнату.

2 төркемгә бүленеп уйныйлар.

1че юлда патша, карт сүзләре

2че юлда сыйфатлар( әшәке, явыз,…. хәйләкәр, тапкыр, зирәк)

3че юлда фигыльләр (идарә итә, булыша,сөйли….. эшли ,йөри)

4 юлда 4 сүздән торган фикер

5 юл- беренче сүзгә синоним.

( хаким……. бабай, өлкән кеше.)

Әңгәмәдә катнашу, нәтиҗә чыгару. Дәреслектәге, эш дәфтәрендә бирелгән биремнәрне үтәү; төркемнәрдә эшләү.

Әкиятнең эчтәлеген уз сүзләре белән сөйли белү, диалог төзү, синквейн уенын уйнау.

МПУУГ.:

ТБУУГ: нәтиҗә чыгару, гомумиләштерү, төп фикергә төшенү, сөйләм төзү.

КУУГ:әңгәмәдә катнашу,диалог төзи белү, фикерләрне дөрес итеп әйтә белү, парларда эшли белү, хезмәттәшлек итә белү; диалогта катнаша белү, үз фикереңне ачык һәм төгәл әйтә белү; монологик сөйләм төзи белү. төркемнәрдә эшләү.

РУУГ:эшчәнлекне оештыра белү, җавапларга контроль ясау һәм бәяли белү.

Өй эше бирү.

Өй эшен аңлату:

1)К.Насыйриның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләргә.

2)” Патша белән карт “ әкиятенең эчтәлеген сөйләргә.

3)Эш дәфт.биремне эшләргэ.(13 бит, 2 – күнегү. Хәзерге вакытта безнең ил белән идарә итүчене ничек атыйлар? Алар турында нәрсәләр беләсез?

Үз мөмкинлекләрен-нән чыгып, өй эшен сайлау; язып алу

МПУУГ.:

ТБУУГ: биремнәрне аңлау.

РУУГ:эшчәнлекне оештыра белү

Рефлексия, бәяләү, үзбәя.

Рефлексияне оештыру, дәрестә туган авырлыклар турында сорау, дәрескә нәтиҗә ясау, һәр укучының максатка ирешү дәрәҗәсен билгеләү укучыларның эшенә бәя бирү.

Сорауларга җавап бирү,әңгәмәдә катнашу,үз эшчәнлекләрен бәяләү.

ШКУУГ.: үзбәя, үз эшчәнлекнең максаты һәм нәтиҗәсе арасында бәйләнешне билгеләү; үз уңыш-уңышсызлыкларынаңлау; Яхшы һәм начар сыйфатларны аера белү һәм яхшы сыйфатларны үзеңдә булуда омтылу.Төрле ситуацияләрдә югалып калмау,чыгу юлын таба белү.

Тапкырлык , зирәклек, кешелеклелек, намуслык, гаделлек кебек сыйфатларны үзеңдә булдыру;

МПУУГ.:

КУУГ:

Фикерләрне дәлилле итеп җиткерә белү.

РУУГ:җавапларны бәяли белү, үзбәя.

Мудрый старик татарская сказка

Зирәк карт/Мудрый старик татарская народная сказка.

Элек заманда буладыр бер патша. Ул җитмеш яшькә җиткән кешеләрне барыбер эшкә ярамыйлар дип үтертә торган була.
Бер егетнең була җитмеш яшькә җиткән атасы. Бу егет, атасын үтертәсе килмичә, аны байтак вакытлар яшереп асрый.
Егет, урамнан йөреп кайткан саен, атасы янына керә икән. Атасы моннан сорый:
— Нихәл, улым, дөньяда ниләр бар? — дир.
Егет күргәнен-ишеткәнен барын да сөйләп бирә икән.
Шулай беркөнне егет кайта да әтисе янына керә.
— Нәрсәләр күрдең, улым, ниләр ишеттең? — дир әтисе.

— Әти, — дир егет, — патша үзенең вәзирләре белән су буена төшкән, дир.Су төбендә яп-якты ялтырап торган кәүһәр күренә икән. Шуны су төбенә төшеп эздидәр, дир, бернәрсә юк, меңгәч карыйлар, тагын су төбендә ялт итеп тора, дир. Шуңарга бик аптыраганнар. Патшаның вәзирләре дә моның хикмәтен белми икән, — дир.
Карт әйте:
— Әй, улым, анда су буенда берәр агач бармы? — дир.
— Нәкъ шул агач тирәсендә эзлиләр инде, — дир егет.
— Ул агач башында кош оясы бармы? — дир карт.
— Бар.
— Алайса, ул гәүһәр су төбендә түгел, кош оясында булырга кирәк. Суга шуның шәүләсе төшкән булыр, — дир карт.
Иртәгесен торып, патша кешеләре яңадан барып карыйлар. Күрәләр, гәүһәр су төбендә ялтырап ята, суга чумалар — тагын юк. Таба алмыйча тагын кайтып китәләр. Болар таба алмагач, егет патша янына бара да әйтә: «Падишаһым-солтаным, бер сүз сөйләр идем мин сиңа. Бу гәүһәр су төбендә түгелдер, су буенда агач бар, агач башында оя бар, шул ояда булырга кирәк. Шуны менеп карыйк әле», — дир.
Ярый, патшаның менүчеләре күп була, тиз генә агач башына менеп китәләр дә каз йомыркасы кадәр гәүһәрне алып та төшәләр. Патшаның исе китә моңа. Шуннан вәзирләрен бик орыша бу: » Үзегез барыгыз дә укыган кешеләр, шул авыл малае кадәр дә акылыгыз юк» — дир.
Патша егеттән сорый:
— Моны сиңа кем өйрәтте? — дир.
— Үзем белдем, — дир егет.
Шуннан вәзирләрнең бу егеткә бик ачулары килә. Егет болардан өстен булып чыкты бит инде. Хәзер вәзирләр, егет өстеннән патшага әләкләп, аны ничек булса да үтертмәкче булалар. Патшага барып әйтәләр болар:
— Ул, — диләр, — миңа нәрсә күрсәтсәләр дә, беләм дип әйтә. Без аңа ике айгыр күрсәтик, икесе дә бертөсле булсын, авызын да ачып карамасын, янына да бармасын, кайсы карт, кайсы яшь икәнлеген читтән торып кына белсен, — диләр.
— Ярый, — дир патша. Егетне чакыртып ала да әйтә:- Иртәгә килерсең, без сиңа шундый-шундый ике айгыр күрсәтербез, син шуларның кайсы карт, кайсы яшь икәнлеген белерсең, — дир.
Егет, бик кайгырып:
— Ярар, — дип кайтып китә. Кайткач, атасы янына керә.
— Улым, нихәл? — дир атасы.
— Әти, — дир, — гәүһәр син әйткәнчә кош оясында булды. Тик патша миңа бүген тагын шундый-шундый мәсьәлә бирде әле, — дир.
— Әй улым, — дир атасы, — аның өчен хәсрәтләнмә, ул берни түгел, — дир. — Иртәгә барырсың, ике айгыр китерерләр. Аның картын-яшен шуннан белерсең: яшь айгыр ерактан ук тәзгып, уйнаклап килер, карт айгыр башын борып яшь айгырга юл биреп китәр, — дир.
Ярар, егет иртә торып барды. Вәзирләре белән патша да килде. Килде дә ике айгыр китертте, икесе дә бертөсле, икесе дә бертигез.
— Моның кайсы карт, кайсы яшь? — диләр.
Ике айгыр ике яктан кара-каршы киләләр. Яшь айгыр әллә каян тузгып килә, карт айгыр башын иеп кенә уза.
Егет әйтә:
— Менә бусы карт айгыр, бусы яшь айгыр, — дир.
Бу егет моны да белде бит инде. Икенче көнгә тагын моңарга йомыш хәстәрлиләр. Багана кебек берәр саҗинлы ике агач. Икесе дә шоп-шома итеп юнылган.
— Шушы агачларның кайсы башы оч, кайсы башы төп була, шуны бел, — диләр.
Егет бик хәсрәтләнеп кенә кайтып китә. Кайткач, тагын әтисе янына керә инде.
— Улым, — дир карт, — бүген ниләр күрдең?
— Айгырны белдем, әти, син әйткәнчә булды, — дир. — Миңа тагын чишәргә бер мәсьәлә биреп җибәрделәр. Бертигез юнган ике агач, тышыннан бернәрсә дә беленми, шуның кайсы башы оч, кайсы башы төп икәнен белергә, — дир.
— Әй улым, — дир — атасы, аның өчен кайгырма син, ул агачны суга салырга куш, — дир. Суга салгач, оч башы өскә калкыбрак, төп башы төпкә батыбрак торыр, — дир.
Ярар, иртәгесен егет торып китте. Барып керде. Кергәч, моңарга шоп-шома итеп ике агач юнып куйганнар.
— Менә сиңа ике агач, юнып та карама, күтәрмә дә, кайсы башы оч, кайсы башы төп икәнен бел, — диләр.
— Суга салып карагыз әле, — дир егет.
Суга салсалар, агачның бер башы бата, икенче башы өскә калка.
Егет әйтә:
— Менә бу башы очы, бусы төп була инде, — дир.
Тагын белде бит бу, алай да булмады. Патша, бик гаҗәпләнеп, егеттән сорый:
— Моны сиңа кем өйрәтте? — дир.
Егет әйтә:
-Үзем белдем, — дир.
— Юк, син әле моны белерлек түгел, яхшылык белән әйтмәсәң, мин сине астыртам, — дир.
Шулай дигәч, егет әйтмичә булдыра алмый инде.
— Минем җитмеш яшьлек әтием бар, мин аны үтертмичә яшереп асрыйм, миңа шул акыл бирә, — дир.
Шуннан соң патша әйтә:
— Яхшы, дөньяда картлар да кирәк икән, картлардан башка дөнья бармый икән. Моннан соң картларга тимәскә кирәк, — дир.

В давние времена жил один падишах. Был он жестокий, не любил стариков и приказывал убивать всех,
кому исполнилось семьдесят лет. «Всё равно от них нет никакой пользы», — говорил при этом безжалостный падишах.

В столице падишаха жил в это время один юноша. У него был семидесятилетний отец. Юноша очень любил отца и спасал его от казни. Он следил, чтобы старик никому на глаза не попадался. Каждый вечер юноша приходил к отцу и рассказывал обо всём, что видел и слышал за день.

Вот однажды пришёл юноша к отцу, и отец спросил его:

— Что нового на свете, сынок?

— Сегодня днём, — начал свой рассказ юноша, — падишах со своими визирями пришёл на берег реки. Увидел он

на дне реки сверкающий драгоценный камень и приказал достать его.. Пловцы нырнули в воду, но не нашли там никакого камня, а когда вынырнули — увидели, что драгоценный камень по-прежнему сверкает на дне реки. Ни падишах, ни его визири не могут узнать, где же находится камень.

— Скажи, сынок, нет ли на берегу дерева? — спросил старик.

— Есть. Ветви его свисают над водой в том месте, где падишах увидел драгоценный .камень, — сказал юноша.

— А нет ли на том дереве гнезда?-снова спросил старик.

— Есть.

— Ну, так слушай, что я тебе скажу. Драгоценный камень лежит не на дне реки, а в птичьем гнезде. В воде же блестит только его отражение, — уверенно сказал старик.

Наутро собрались падишах с визирями на берегу реки,смотрят — камень по-прежнему сверкает на дне. Нырнули -нет ничего! Стоят визири, ничего понять не могут. Тут подошёл к падишаху юноша, поклонился и говорит:

— Позволь, великий падишах, слово молвить: не ищите камень в воде. Видите дерево? На том дереве есть гнездо, а в гнезде лежит камень. Там его и ищите.

Падишах только бровью повёл : — кинулись к дереву визири и через минуту принесли ему драгоценный камень величиной с гусиное яйцо. Удивился падишах.

— Считаетесь вы людьми учёными, а оказались глупее этого юноши! — упрекнул он своих визирей. А у юноши он спросил:

— Кто тебе рассказал об этом?

— Я сам догадался, — ответил юноша.

Визири затаили против юноши злобу. И то сказать — опозорил он их перед падишахом! И решили визири сжить юношу со свету. Пришли они к падишаху и сказали:

— Джигит-то хвастается — говорит: «Я всё на свете могу отгадать». Позволь, падишах, показать ему двух жеребцов, одинаковых по виду, и пусть он, не подходя близко к ним, отгадает, который жеребец молодой, который — старый.

— Хорошо, — согласился падишах.

Призвал он юношу и говорит:

— Приди сюда завтра, мы тебе покажем двух жеребцов, а ты должен будешь отгадать, который из них молодой, который — старый.

Поклонился юноша и, печальный, вернулся домой. Дома он опять пришёл к отцу и молча сел около него.

— О чём думаешь, сын мой? — спрашивает старик.

— Ты, отец, правду сказал о драгоценном камне: его нашли в птичьем гнезде! Теперь падишах задал мне другую задачу. — И юноша рассказал отцу, какую задачу придётся ему завтра разгадывать.

— Не горюй, сынок! Эта загадка очень простая, — успокоил его отец. — Ты пойдёшь завтра к падишаху и, когда выведут жеребцов, внимательно посмотри на их повадки: молодой жеребец шагу спокойно не сделает — издали начнёт приплясывать, а старый только головой поведёт и молодому дорогу уступит.

На другое утро пришёл юноша на падишахский двор. Через некоторое время и падишах со своими визирями туда же вышел. Махнул падишах рукой — вывели двух одинаковых жеребцов. Один жеребец идёт, всё приплясывает, а другой идёт и только головой мотает.

— Вот этот жеребец молодой, а тот старый, — уверенно сказал юноша.

Не успел юноша отгадать эту загадку, как визири приготовили ему новую. Они велели обтесать два одинаковых бревна, и юноша должен был отгадать, какое бревно отпилено от верхней половины дерева, какое — от нижней.

Печальный вернулся юноша домой. Пришёл к отцу и рассказал про новую загадку.

— Не горюй, сынок, — успокоил его отец, — разгадать эту загадку нетрудно. Ты вели опустить оба бревна в воду и посмотри: бревно от верхней половины дерева всплывёт всё целиком, а бревно, отпиленное от нижней половины, одним концом опустится в воду.

Наступило утро. Пришёл юноша в назначенное место, а там лежат два одинаковых бревна. Падишах сказал юноше:

— Вот тебе два бревна. Ты к ним не прикасайся, но отгадай, какое отпилено от верхней половины дерева, какое -от нижней.

— Опустите оба бревна в воду, — сказал юноша.

Опустили брёвна в воду, и сразу одно всплыло наверх, а другое наполовину погрузилось в воду.

— Вот это — верхняя часть дерева, это — нижняя, уверенно сказал юноша.

Удивился падишах и спрашивает: Кто тебя научил этому?

— Я сам догадался, — отвечает юноша.

— Нет, ты ещё слишком молод и неопытен и не можешь всё знать, — сказал падишах. Говори правду: кто тебя научил? Если не скажешь, прикажу тебя казнить!

«Что будет, то и будет — скажу правду», подумал юноша и признался:

— Меня научил отец, которому исполнилось семьдесят лет. Я прячу его, чтобы уберечь от смерти.

— Видно, и старики бывают полезны. Без них тоже не обойдёшься!- сказал падишах и отменил свой жестокий приказ.

Әнинең кайчан үлгәнен хәтерләмим, мин бәләкәй идем әле. Булса, башлангыч сыйныфларда укыганмындыр. Без, балалары өчен олы булып күренсә дә, әти яшьли тол калды. Мин гаиләдә — икенче бала, миннән олы абыем бар иде. Ялгыз ир-атка сыңар канат белән тормышны тартып барырга нык авыр булгандыр. Балалыгыбыз белән без аны күреп тә…

Әнинең кайчан үлгәнен хәтерләмим, мин бәләкәй идем әле. Булса, башлангыч сыйныфларда укыганмындыр. Без, балалары өчен олы булып күренсә дә, әти яшьли тол калды. Мин гаиләдә — икенче бала, миннән олы абыем бар иде. Ялгыз ир-атка сыңар канат белән тормышны тартып барырга нык авыр булгандыр. Балалыгыбыз белән без аны күреп тә бетермәгәнбездер. Әмма ничек кенә авыр булмасын, әти безне какмады, сукмады.

Кайдадыр кунып, кайтмыйча калган көннәрен дә хәтерләмим. Әти безгә бар нәрсәдә дә булдырырга тырышты. Мәктәп кирәк-ярагы дисеңме, абый белән икебезгә дә агачтан чана, чаңгы ясап бирде, өстәлдә һәрвакыт ризык мул булды. Ферма эше авыр булса да, әти хуҗалыкны, йорт янын, бакчаны ташламады. Яз җиткәч, бергәләшеп, бакча чистарттык, казыдык, әйбер утырттык. Хәзерге кебек, әллә нинди яшелчәләр булмаса да, кыш буена җитәрлек итеп кишер, суган, чөгендеребез була. Күп итеп, бәрәңге утырта идек. Боларның барысы да абый белән икебезнең өстә булды. Җәй буе сибү сибү, чүп утау, корт чүпләү — эшнең күплегеннән, билчән, алабута йолкудан гарык булып, елаган чаклар да күп булды. Боларга тагын кош-корт карау да өстәлә. Кыскасы, уйнап-көлеп йөрергә вакытыбыз булмады. Анысы башка балаларныкы да шулай булгандыр инде. Әмма әниле йортта балалар барыбер бу кадәр эшләп үсмәде. Күңелне юксыну басканда, без гел яңа әни турында хыяллана идек. Аныңбелән ничектер рәхәтрәк, иркенрәк тормыш булыр кебек тоела иде. Ләкин еллар узды, безнең йорт бусагасын бер хатын-кыз да атлап кермәде. Кем белә, бәлки әтине димләп тә караган булганннардыр, без аларын белми калганбыздыр. Үсә төшкәч » әни» төшенчәсе үзеннән-үзе ничектер юкка чыккан кебек булды. Алай гына түгел, өчәү яшәп яткан дөньяга икенче бер хатынның үтеп керүен мин, бәлки, ошатмас та идем. Булса, үзебезнең әни, юк икән, безгә башка берәү дә кирәкми, дип уйладым.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, абый шәһәргә укырга китте. Студент чакта сирәк кенә булса да, кайткалады. Ул вакытта кая инде еш йөрүләр? Хәзерге кебек таксилар да, микроавтобуслар да юк чак бит. Акча ягы да чамалы. Югары курста укыганда ук заводка эшкә кергән иде, кулына диплом алгач, бүтән җиргә барып тормады. Әтинең авылга кайтмыйсыңмы соң дип икеләнеп кенә чакыруына каршы: «Миңа завод ошый. Тимер эшен яратам, беркая да китмим» , — дип җавап бирде. Завод абыйны башы-аягы белән үзенә суырып алды. Ул елга бер, үзенең ялында гына кайтты.

Ә мин беркая да китмәдем. Чөнки әтине кызгандым. Күз яшьләре белән:»Китмә. Синсез калсам, нишләрмен?» — дип елады ул. Авылда кая барасың? Эш төрлелеге юк. Хыялым укытучылык булса да, әти белән фермага йөри башладым, сыер саудым. Тормыш беркөе генә агылды да агылды. Кечкенәдән мунчаны гел әти белән керә идек. Зурайгач, сирәк булса да ул минем янга: «Аркаңны ышкыйм, кая, яхшылап чабындырыйм», — дип кергәләп чыкты. Баштарак оялсам да, әти мине,баштан сыйпап, гел тынычландырды. Ул:

— Син нәрсә, әтиеңнән ояласыңмы? — ди торган иде.

Кыскасы, әти җүнсез сүз сөйләмәс, дип мин дә оялмаска өйрәндем. Алай гына түгел, башта үзем кереп киткән булам да, эчтән генә: әти керсен иде, көчле куллары белән аркаларымнан усын иде, дип тели башладым. Теләкләрем бик еш кына кабул булды. Минем кебек кызлар кичләрен клубка чыга башладылар. Фермада да сүз — шул турыда. Кем чыккан, кем кунакка кайткан, кем кемне озаткан. Ә миңа әти клубка чыгарга беркайчан да рөхсәт бирмәде. «Синең өчен иң яхшы егет — мин. Башкалар алдар, еларсың. Ә мин сине беркайчан да үпкәләтмәм», — диде. «Сөйләшеп ятарбыз, син хәзер зур инде, миңа синең белән рәхәт,»- ди-ди, әти минем янга ята да башлады. Үзенең караватына да чакыра иде. Мине хатын иткән беренче ир дә ул булды. Минем өчен бөтенләй башка дөнья ачылды. Бер — бер артлы ике балабыз туды.Икесе дә акылга зәгыйфь булдылар. Бер үк каннан булгач, шулай була икән ул. Без бит анде авыл балалары, аны-моны белеп үскән кешеләрме. Авырлы чакта да, тапкач та, кеше безне сөйләп туя алмады. Ләкин кулдан берәүнең дә тотканы булмады. Аз идеме авылда малайлары белән ялгыз калган аналар, яки безнең кебек үк — аталы-кызлы яшәүчеләр? Әти дә, мин дә алдынгы терлекчеләр, эчеп-тузып йөрмибез. Сәвит заманында иң мөһиме шул иде бит. Шуңа күрә безнең тормышка тыгылучы булмады. Кеше безнең гайбәтне сата торды, үзебез чәпчемәдек. Ә шулай да арада: йөргән егете булгандыр, ник кыз баланы газапларга, диючеләр булды. Еллар шулай уза торды, безнең турыда сөйләүдән дә туктадылар.

Кызганыч, ике баламның берсе кыска гомерле булып чыкты. Авыл кырындагы күлгә батты. Анысына үзем гаепле булганмындыр инде. Казларны алып кайт әле, кояш бата, су буенда төлкеләр күп, бумасын тагын, дип җибәргән идем. Беренче тапкыр гына куып кайтуы да түгел иде, югыйсә, акылга тулы булмаса да,моның ише эшне генә белә иде. Чыкмый калган берничә казны куарга дип кергән дә, баткан, балакаем. 60 яшенә җитеп, әти дә үлеп китте. Гомер буе ир белән хатын булып яшәсәк тә, мин аңа исем белән дәшмәдем. Кычкырышып, талашканны хәтерләмим, бар эшне бергәләп эшләдек. Мунча салдык, өйне яңарттык. Бүрәнәнең бер башында ул булса, икенчесенә мин килеп ябыша идем. Хәзер кызым белән икәү генә калдык.

Кеше — шул ук табигать баласы. Хайваннар арасында да үгез бозавының сыерга сикерүе- гадәти хәл. Без аны-моны уйламыйча яшәдек инде.Томана булдык. Хәзер бөтен кеше китап укый, телевизор карый, дин белән кызыксына. Бер карасаң, безнең өстә — зур гөнаһтыр. Күпләр мине азгынлыкта гаепләр, әмма тормышың шулай булып чыккач, нишлисең? Берәүне дә нахакка рәнҗеткәнебез булмады, малны эшләп таптык. Әти мине олыгайгач та бала итеп назлады, хатын итеп яратты. Йөрәкне авырттырган бер әйбер: ул да булса — кызым. Аннан алдарак үлеп китсәм, ни булыр? Акылы юк бит, үзе генә яши алмаячак.

http://www.tulachi.ru/ru/archive-gazata/item/8758-әtiem-irem-buldyi-bulgan-hәl.html

фото http://playcast.ru


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Карт белән төлке

Борын заманда бер
авылда бер карт белән бер карчык торган.
Карт карчыгына: “Карчык, син ипи пешереп
куй, мин балык тотарга барып кайтыйм”,
– дигән. Шуннан соң карт, бер күлгә
барып, балык тоткан. Карт балыкларны
чанага төягән дә өенә кайтырга чыккан.
Юлда ул бөгәрләнеп яткан бер төлке
күргән… Төлке үлгән кебек булып ята
икән; карт бик шатланган. “Менә карчыкның
тунына яхшы якалык та булды бит!” –
дигән. Шуннан соң ул төлкене чанасына
салган да алга таба китеп барган.

Бу төлке тере
булган. Ул як–ягына каранган да чанадагы
балыкларны берәм–берәм ташлап калдырган.
Балыкларны ташлап бетергәч, үзе дә төшеп
калган. Карт моны сизмәгән.

Безнең балыкчы
йортына кайтып җиткән. Чанасын карамыйча,
өенә ашыгып кергән дә:

– Карчык, мин сиңа
бик шәп якалык алып кайттым. Бар, чыгып
кара: чанада балык та күп, якалык та бар,
– дигән.

Карчык чыгып
караса, балык та, якалык та булмаган.

Карт белән ялкау егет

Борын заманда ярлы
гына бер карт кеше була. Бу картның
карчыгыннан башка беркеме дә юк, ди.
Язлар үтеп, печәнгә төшәр вакытлар килеп
җиткәч, карчыгы әйтә картка:

“Бар, карт, күрше
авылга барып, берәр кеше эзләп кара,
печән өстендә үзеңә ярдәмече булыр
иде,” – ди.

Карт
күрше авылга китә. Йөри торгач, бер яшҗ
кенә егетне очрата бу.

“Улым, миңа бер
ярдәмче кирәк иде, ди, әллә вакытлы гына
булса да ялланасыңмы?” – ди.

“Юк, бабай, яллана
алмыйм,” – ди егет, “минем бик озак
киенә торган гадәтем бар,” – ди.

Бабай әйтә:

“Анысы гына
бернәрсә түгел, минем үземнең дә су эчеп
исерә торган гадәтем бар,” –ди.

“Алай булгач,
безнең икебезнең дә шундый гадәтләребез
бар икән, ялланам мин сиңа,” – ди егет.

Яллана
бу егет. Бабай аны өенә алып кайта. Иртән
торып чәй эчәргә утыралар. Бабай тиз
генә ашап–эчә дә, ишегалдына чыгып,
кирәк–яракларны хәзерләп, яңадан егет
янына керә. Бу кергәндә, егет бер чабатасын
да бетермәгән була әле. Шуннан соң карт:

“Ярар,
улым мин бара торыйм, син фәлән-фәлән
юл белән барсаң, мине табарсың,” – ди
дә, чалгыларын күтәреп, чыгып та китә.

Инде килик егеткә.
Ул менә кия, ди, чабатасын, менә кия, ди,
төш вакыты килеп җитте дигәндә генә,
бер чабатасын киеп бетереп, икенчесен
кияргә тотынды, ди, бу. Кояш баеп, бабай
эштән кайтып кергәндә, икенче чабатасын
киеп кенә бетереп утырадыр иде, ди: кичке
ашны ашап бетерү белән, егет тиз генә
чишенде дә, ди, яту белән йокыга да китте,
ди. Егет йокысына китү белән, карт әйтә
карчыгына:

“Иртәгә
мин синнән су сорармын,” син: “Су әнә
чиләктә, бар да эч”, диярсең, – ди.

Иртә
белән болар, йокыдан торып, ашап–эчәләр
дә, егет тагын идән уртасына җәелеп
утыра чабатасын кияргә. Бабай карчыгына
әйтә:

“Кая,
карчык, су бир әле, сусыным басылмады,”
– ди.

Карчыгы әйтә:

“Су
чиләктә, ал да эч,” – ди.

Бабай
чиләктән бер чүмеч су ала да эчеп җибәрә.
Суны эчеп тә җибәрә, исерә дә башлый.
Бабай, бик каты исергән булып, башта
стенага барып бәрелә. Шуннан соң мич
янына барып, бер бөтен кирпечне ала да
егеткә ыргытып җибәрә, тияр–тимәс итеп
кенә. Кирпеч стенага барып тия. Егет,
бик каты куркып, сикереп тора да ишегалдына
йөгереп чыгып китә. Карчык аның артыннан
чыга:

“Улым, нишлисең,
кая барасың?” – ди.

“Әй,
әби, эш харап,” – ди егет, “бабай исерде
бит, ул миңа яхшылык күрсәтмәс, өйдә
калган сыңар чабатам белән чолгавымны
чыгарып кына бирсәнә,” – ди.

“Ашыкма улым,” –
ди әби, “бабаң бераз тынычлангач, өйгә
кереп, идән уртасына утырып, иркенләп
киенерсең әле,” – ди.

“Юк әби,” –ди
егет, “зинһар, өйдә калган чабатамны
гына чыгарып бирә күр, бабай чыкканчы
киенеп куяр идем,” – ди.

Әби
егетнең чабаталарын чыгарып бирә. Күп
тә үтми, бабай бәрелә–сугыла тышка
чыгып килә.Аны күрү белән егет, чабаталарын
тотып, ссарайга таба йөгерә дә тиз генә
киенеп тә ала. Бабай, моны күргәч, айный
башлый. Болар икәүләп печән чабарга
китәләр. Печән чабып кайтып, әйбәтләп
ашап-эчеп, йокларга яталар. Икенче көнне
егет, идән уртасына утырып, озак-озак
итеп киенә башлаган иде, ди, бабайның:
“Карчык, су кая, су!” – дип кенә кычкыра
башлавы була, егет чабата киндерәсен
бәйләми чыга да йөгерә. Кая туры килде,
шунда тиз генә киенеп ала да, бабай белән
бергәләп китәләр болар. Озак та үтми,
бабай егетнең ялкаулыгын ташлатты, ди.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]

  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #

  • Паустовский рассказ артельные мужички
  • Патша белен карт перевод сказки
  • Паустовский похождения жука носорога читать полный рассказ
  • Паттайя как пишется правильно
  • Паустовский поздняя осень рассказ