Профессия турында сочинение татарча

 МИНИСТЕРСТВО ОБРАЗОВАНИЯ И НАУКИ РТ

МУНИЦИПАЛЬНОЕ БЮДЖЕТНОЕ ОБЩЕОБРАЗОВАТЕЛЬНОУЧРЕЖДЕНИЕ

     ОСНОВНАЯ ОБЩЕОБРАЗОВАТЕЛЬНАЯ ШКОЛА

  с.САПЕЕВО АЗНАКАЕВСКОГО МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА РТ

                                                               На отборочный этап                

Республиканского  конкурса  

сочинений о профессиях

                 «Билет в будущее»

СОЧИНЕНИЕ

“Минем булачак һөнәрем”

                          Работу выполнила:

                                      Латыпова Рамиля Рамилевна

                                             19 августа 1999 года рождения;

                         ученица 7 класса;

                                    домашний адрес: 423326,

                                           с.Сапеево,ул.Чапаева, дом 26,

                                     Азнакаевского района РТ;

               тел.5-59-17

                             Адрес школы:423326

                                      с.Сапеево, ул.Школьная,53

                                   Азнакаевского района РТ

                        Директор школы:

                                       Хуснуллин Айрат Бариевич

                                           Учитель: Кашапова Фирюза Ф.

2012 год

    Җир йөзендә тормыш казаны һәрчак кайнап тора. Кайчак керфекләрне күтәрә ал-маслык кайгы басып, дөньяны каплый, ул да булмый күңелләргә яшәү өмете өстәп, куаныч челтәре үрелә. Тормышта төрлесе була, ләкин һәрчак нәрсәгәдер төшендерү-че, юл күрсәтүче кирәк. Кешеләргә мәгънәле тормышны колачлар өчен укытучы канат куя. Ул тәрбияли, укыта, һәркемне кеше итәргә омтыла. Бу һөнәрнең бөекле-ген аңлаганга , әнием дә балалар  бакчасында педагог булып эшләгәнгә күрә, мин дә киләчәктә укытучы булырга  хыялланам.

     Укытучы эше җиңел түгел. Алар бар белгән белемнәрен балаларга бирүчеләр,  укучыларны кызыксындырган барлык сорауларга җавап табучылар, һәр көнне күз нурларын түгеп дәфтәр тикшерүчеләр дә. Дәреслектән тыш, төрле мәгълүмат чыга-накларын, информацион технологияләрне кулланып, кызыклы дәресләр үткәрүче укытучы булу өчен бик күп сыйфатларга ия булырга кирәк. Алар – белемле дә, акыллы да, сабыр –түземле дә, гүзәл дә. Укытучы булу өчен иң кирәкле сыйфат – балаларны ярату, аларны бертигез күрү. Бу һөнәр зур сабырлык, түземлек, күп-кырлы белем, зыялылык, балаларга карата олы мәхәббәт һәм сайлаган эшеңә чиксез бирелгәнлек таләп итә.

      Мөгаллим ул – белем таратучы, ул изге кешеләр рәтендә. Заман күзлегеннән ка-раганда, укытучы – сәясәтче дә, икътисадчы да, эшмәкәр дә түгел, ул – милләтне таркалудан, тузгытудан саклап торучы, милләтнең киләчәген булдыручы. Укытучы киләчәккә өмет белән карамаса, яшь буында өмет булмаячак.

       Укытучы безне уйларыбыз белән үткән заманнарга сәяхәт иттерә, бүгенге көн белән таныштыра, киләчәк турында хыялланырга өйрәтә. Алар бездә   якты, матур тойгылыр тәрбиялиләр, кешеләрдәге, тормыштагы матурлыкны күрергә һәм шуның өчен көрәшергә чакыралар. Безнең Сәпәй мәктәбендә шундый укытучылар шактый. Мин үземне  укыткан барлык укытучыларымны хөрмәт итәм һәм яратам. Ә иң яратканнарым — үзебезнең сыйныф җитәкчебез Гәрәева Лилия Александр кызы һәм татар теле һәм әдәбияты укытучыбыз, “Әдәби туган як” түгәрәге җитәкчесе Фирүзә Фәнилевна Кашапова.

   Фирүзә апа безгә татар теле һәм әдәбиятын, ә Лилия апа тарих, җәмгыять белеме фәннәрен укыта.Мин бу фәннәрне бик яратып укыйм.Чөнки бу дәресләрдә үзеңне кызыксындырган сорауларга җавап табасың. Фирүзә апабызның сочинение-ләр һәм иншалар язу дәресе ошый миңа. Без аларны ашыкмыйча гына язабыз. Татар теле һәм әдәбияты укытучыбыз күп төрле фактлардан, язарга теләгән фикерләрдән, тормышта булган вакыйгалардан иң кирәклеләрен генә сайлап язарга куша. Мин һәрчак  шул кагыйдәләрдән чыгып эш итәргә тырышам.

Әдәбият дәресләре исә матурлык дөньясына сәяхәттән гыйбарәт. Язучыларның  тормыш юлы, аларның әсәрләре белән танышкан саен — күңелең байый. Кыскасы,  Фирүзә Фәнил кызы миндә әдәбиятка, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләде. Моның өчен мин аңа мең рәхмәтле!

Укытучым катлаулы ситуацияләрдә дә  үзе өчен файдалы, уңайлы якларны эз-ләп таба белә. Үзенең дәресләрендә даими рәвештә тәртипкә өйрәтә. Ә тәртип ул- физик матурлыкның һәм әхлакый тәрбиянең иң кирәкле шартларыннан берсе. Аның өйрәтүләрен тормышымда куллана белсәм, сайлаган һөнәремдә ялгышмам, дип уйлыйм.

 Киң күңелле, ягымлы, олы җанлы укытучым һәркайсыбызга тормыш сабак-ларын сеңдерергә тырыша, асыл киңәшләрен кызганмый. Ул безне үз балаларыдай якын күрә, хаталар булса, дөрес юл күрсәтә, сабырлыгын җуймый. Минем дә, аңа ошап, нәкъ шундый сыйфатларга ия булган укытучы буласым килә.

  Мәктәп тормышын шәхси тормыштан өстен куеп, бар гомерен яшь буынга белем бирүгә багышлаган олы җанлы укытучым  тыйнак кына изгелек орлыклары чәчә, гыйлем тарата. Безнең белән уртак тел табып,   начарлыктан тыеп, яхшылыкка өйрәтүе өчен рәхмәт аңа. Укытучыбыз киң күңелле, олы җанлы.Ул — минем тормы-шымның якты бер өлеше,  аның урыны күңелемнең түрендә тәгаенләнгән. Төн йо-кыларын йокламыйча, укучыларым, дип өзгәләнгән, тәүлекнең һәр мизгелен безне уйлап үткәргән дә , яшь буынның әхлак — әдәбе дә хөрмәтле остазым кулында. Аңарда күпме сабырлык!  Әти — әниемне дә алыштыра ул кайбер чакларда. Кирәк вакытта мактап, кирәк вакытта әрләп – үзенең үгет – нәсихәтләрен миңа сеңдерә. Авыр мизгелләрдә   ярдәмче дә, хаталар ясаганда төзәтүчем дә Ул. Укучылар бит алар җансыз түгел. Әмма һәркайсына гаять осталык белән юл табып, үз ихтыярына буйсындыра  белә Фирүзә апа. Аның каршыңда холкыбызга хас түземлек, ягым-лылык, мөлаемлык, шул ук вакытта таләпчәнлек тә үз урынын таба.

Күзләреңдә очкын, ялкын,

Йөрәкләргә учак яктың,

Яраткан мөгаллимем.

Күңел тәрәзәләрен кактың,

Саф чишмәләр булып актың,

Яраткан мөгаллимем.

    Нәни чагымда – кулдан тотып язарга өйрәткән, үсә төшкәч – максатларымның җилкәне булган яраткан укытучым! Әгәр мин кайчан да булса, башкаларны соклан-дырырлык кеше, аның кебек мактаулы һөнәр иясе була алам икән, моның нигезендә укытучымның башлап әйткән иң гади сүзе торыр.      

Укытучы! Нинди изге исем,

“Әни” сүзе кебек кадерле.

     ”Укытучы” сүзе чыннан да изге, матур исем. Укытучы хезмәте авыр да, җаваплы да, кызыклы да. Бу һөнәрне сайлау тынгысызлык, эзләнү юлын сайлау, үз – үзеңә искиткеч таләпчән булу, көндәлек тырыш, эзлекле хезмәт юлын сайлау дигән сүз. Укытучы кешенең эш урыны – мәктәп. Мәктәптә бик күп балалар укый, аларның һәркайсының характерлары төрле була. Берсе шаян, берсе үз эченә йомык, ә берсе холыксыз булырга мөмкин. Шуңа да карамастан  укытучы кеше балаларны аңларга тырыша, ә моның өчен бик күп сабырлык таләп ителә.

    Хәзерге заманда  укытучы хезмәтенә тугрылыклы калучылар көннән — көн кими. Ә фидакарь укытучы үзенең яраткан эшенә вакытын да, сәламәтлеген дә кызган-мый. Сабыр һәм хыялый кешеләр шул алар! Шулай да аларның да нервлары  бар, йөрәкләре тибә! Күз алдына китерик әле: ничәмә — ничә сәгатьләр буе әзерләнгән, калын китаплардан, интернет – ресурслардан, газета-журнал төпләмәләреннән җый-ган мисаллар, ысуллар, алымнарның һәрберсен кайчан, ничек куллануны төгәл үл-чәүгә сала да, дәресне бәйрәм көткәндәй көтеп ала. Безгә ниндидер яңалык ачасын, кыйммәтле фикер уятасын, тормышыбызда  бик кирәк булачак белем бирәсен тоеп, коштай очып класска керә. Һәм …менә сиңа мә! Беребез  альбом актарып утыра. Укытучыбызны  күрми дә, ишетми дә. Икенчебез, юри үчекләгәндәй, тышка чыгып керергә сорый, өченчебез… Аның кычкырасы, класстан сөреп чыгарасы килә андыйларны. Ә укытучы  түзәргә, сабыр булырга мәҗбүр була. Мин дә үземдә хәзердән үк шушы сыйфатларны булдырырга тиеш. Яшьтәшләрем арасында укытучы яки тәрбияче булырга теләүчеләр бик сирәк, күбесе: “Кеше баласы белән интегәчәксең”,- диләр. Ә мин алай уйламыйм. Укытучы  нәни баланың күңеленә яхшылык орлыгы чәчә, белем бирә, тәрбияли. Ә бала үсеп җиткәч, алган белемен, тәрбиясен кулланып, халкына хезмәт итә. Укытучыдан башка беркем дә һөнәргә өйрәнә алмый. Укытучы – барлык һөнәрләргә юл ачучы кеше ул, минемчә.

    Очучы батырлыгы, разведчик кыюлыгы — боларны кем генә аңламый! Ут сүнде-рүчеләрнең фидакарьлеге, авыруларга кан бирүчеләрнең олы җанлылыгы да һәркем-гә мәгълүм. Ә кыңгырау белән кереп, кыңгырау белән чыгып, шул ике кыңгырау арасындагы 45 минутның һәр секундында укытучы эшли торган батырлыкны кем үлчәп караган да, кем бу хакта сөйләгән һәм язган! Мин сайлаячак укытучы һөнәрен гомере буена  озата килүче тормыш батырлыгы бит бу!

Минем һөнәрем – минем киләчәгем

Һәрберебез бала чактан ук булачак һөнәре турында хыяллана, тормышта үз урыны хакында уйлана. Мин үзенең профессиясенең кадерен белүче, яраткан эшенә бөтен гомерен багышлаучы кешеләргә баш иям.

Безнең мәктәптә профессияләр турында күп сөйлиләр, төрле һөнәр ияләре белән очрашулар уздырыла, оешмаларга экскурсияләр үткәрелә.

Менә мин мәктәпнең Туган якны өйрәнү музеенда. Монда намуслы һәм фидакарь хезмәтләре өчен орден һәм медальләр белән бүләкләнгән якташлар турында сөйләүче материаллар бар. Үз вакытында сыер савучы Е. Ильина һәм бозаулар караучы Н. Романова Ленин орденына лаек булганнар. Алдынгылар арасында “Татарстанның атказанган нефтьчесе”, “Татарстанның атказанган агрономы”, “Татарстанның атказанган терлекчесе” бар. Болар барысы да авылдашларның хезмәт батырлыгы турында сөйли. Безнең авыл үзенең мич салучылар, балта осталары, тегүчеләре белән дан тоткан. Мин үземнең ерак бабайларымның алдынгы тракторчы булулары белән горурланам. 1976 нчы елда бабамның әтисе Андрей фидакарь эше өчен Хезмәт Кызыл Байрагы белән бүләкләнгән.

Һичшиксез, һөнәр сайлау күп факторларга бәйле. Шуларның берсе – кумирың булу. Минем өчен олы абыем Владислав юл күрсәтүче булып тора. Аның әлегә зур хезмәт тәҗрибәсе юк, мәктәп музее экспонатлары сөйли торган дәүләт бүләкләренә ия түгел. Ул әле ике ел элек кенә Лениногорск полтиех көллиятен тәмамлады. Абыем мәктәптә дә яхшы укыды. 9 нчы сыйныфтан соң көллиятнең “Электромеханика һәм электр җиһазларын техник эксплуатацияләү һәм хезмәт күрсәтү” бүлегенә укырга керде. Ул бирелеп укыды, анда аңа бар нәрсә дә ошый иде: төркемдәге микроклимат та, тулай торактагы шартлар да, уку бүлмәләре дә. Мин үзем дә бу уку йортында күп мәртәбәләр кунакта булдым.

Лениногорск политех көллияте – шәһәрнең иң дәрәҗәле уку йортларының берсе. Ул 1952 нче елның 2 нче октябрендә Татарстан Республикасы идарәсе “Хезмәт резервлары” әмере белән оешкан. 65 еллык юлы булган уникаль уку йортында минем абый да белем алган.

Уку дәверендә ул күп тапкырлар төрле һөнәри конкурсларда катнашты, грамоталарга, Рәхмәт хатларына лаек булды. Соңгы курста укыганда Казахстанда практика үтте. Укуын отличие белән тәмамлады. Хәзер исә үзенең белгечлеге буенча Әлмәт нефть институтында укуын дәвам итә. Абыемнан менә дигән энергетик килеп чыгасына ышанычым юк.

Абыем Владислав спорт белән даими шөгыльләнә. Кыш көне рәхәтләнеп мине хоккейда уйнау серләренә өйрәтә. Балык тоту белән мавыга, күп укый, әти – әниебезгә хуҗалыкта ярдәм итә, начар гадәтләр белән дус түгел.

Хезмәткә мәхәббәт безгә гаиләдә тәрбияләнгән. Әниебез эш сөючәнлеге белән безгә үрнәк. Әти белән хуҗалыкта эшлибез: техника ремонтлыйбыз, кышка печән әзерлибез, бакчада бәрәңге, малга чөгендер үстерәбез һ. б.

Хәзерге вакытта мин 9 нчы сыйныфта укыйм. Мине дә башкаларны кебек һөнәр сайлау борчый. Тик минем юлым инде сызылган. Бу – абыемның юлы. Мәктәптән соң укуымны политех көллиятендә дәвам итәргә хыялланам, электрик һөнәренә өйрәнәсем килә. Электрик профессиясе шактый яшь. Әлеге белгечлеккә ихтыяҗ көннән – көн арта. Аңа таләпләр дә үзгәрде. Элек примитив җайланмалар турында белем җитәрлек булса, хәзер алдынгы технологияләр тирән белем һәм техник мәгълүмат яңаруын таләп итәләр. Энергетик булу – җаваплы һәм почётлы. Кайчан алар чын батырлык күрсәтәләр. Электролинияләрдә, җитештерүдә еш кына аварияләр була. Мондый хәлләрдә энергетиклардан профессиональлек һәм кыюлык таләп ителә. Нинди дә булса сәбәпләр аркасында электроэнергия сүндерсәләр, күңелсез була. Әйтерсең, тормыш тукталган. Һәм кабат яктылык! Энергетиклар, тылсымчылар кебек: җитешсезлекләрне бетерәләр, ут кабызалар, кешеләрне куандыралар. Менә ул нинди кирәкле, шәфкатьле һәм заманча һөнәр!

Егоров Вячеслав

Егоров Вячеслав

logo

  • сочинение на татарском языке про профессии

    • Предмет:

      Другие предметы

    • Автор:

      martinacosta232

    • Создано:

      3 года назад

    Ответы

    Знаешь ответ? Добавь его сюда!

  • matematika
    Математика

    4 минуты назад

    Задача 5 класс

  • matematika
    Математика

    9 минут назад

    Математика, задача 5 класс

  • matematika
    Математика

    14 минут назад

    Математика, задачи на движение

  • drugie-predmety
    Другие предметы

    19 минут назад

    и составить два предложения наречие места по каз яз ​

  • algebra
    Алгебра

    24 минут назад

    Как решить эту задачу, нужен полный ответ.

Информация

Посетители, находящиеся в группе Гости, не могут оставлять комментарии к данной публикации.

Вы не можете общаться в чате, вы забанены.

Чтобы общаться в чате подтвердите вашу почту
Отправить письмо повторно

Вопросы без ответа

  • matematika
    Математика

    6 часов назад

    Дана последовательность букв фавыдовлыдяюфлчлиоыдсоыжф найдите в этой последовательности частоту

    А) буквы Д;Б)буквы Ф;В)буквы Ы;Г)буквы С

  • drugie-predmety
    Другие предметы

    6 часов назад

    Что такое с болталкой случилось? Актива нет с 19:37, подозреваю, что так у всех. Инфы вкиньте

Топ пользователей

  • avatar

    Fedoseewa27

    20709

  • avatar

    Sofka

    7417

  • avatar

    vov4ik329

    5115

  • avatar

    DobriyChelovek

    4631

  • avatar

    olpopovich

    3446

  • avatar

    zlatikaziatik

    2620

  • avatar

    dobriykaban

    2374

  • avatar

    Udachnick

    1867

  • avatar

    Zowe

    1683

  • avatar

    NikitaAVGN

    1210

Войти через Google

или

Запомнить меня

Забыли пароль?

У меня нет аккаунта, я хочу Зарегистрироваться

Выберите язык и регион

Русский

Россия

English

United States

zoom

How much to ban the user?

1 hour
1 day

  • Профессия спасатель мчс сочинение
  • Процент на английском как пишется
  • Профессия скульптора рассказ о профессии для детей
  • Процедура сказка для волос
  • Профессия психолог сочинение кратко