Дата написания:
17.06.2022
Инсур Мөсәнниф
Франция кунагы
Юмореска
Дата написания:
15.01.2022
Дата написания:
29.02.2020
Инсур Мөсәнниф
Урмания фаҗигасы
Хикәя
Дата написания:
19.02.2020
Инсур Мөсәнниф
Самавыр чәе
Күңелле хикәя
Дата написания:
06.12.2005
Инсур Мөсәнниф
Йокы даруы
Йокысызлыктан интегәсезме? Һи-и, тапккансыз борчылыр нәрсә. Хәзер мин сезгә бер дару өйрәтәм – моннан да гадирәге юк.
Дата написания:
27.02.2019
Инсур Мөсәнниф
Газ
Юмореска
Дата написания:
15.04.2018
Колагыгызга гына әйтәм: егетләр, тиздән боз китә!!!
Инсур Мөсәнниф
Сихердән котылдым
Юморлы монолог
Дата написания:
05.04.2018
Инсур Мөсәнниф
Мин ничек хатынлыкка кандидат эзләдем (21+)
Юмор катыш сатирик хикәя
(автобиография түгел!)
Дата написания:
03.02.2018
Инсур Мөсәнниф
Калдыксыз җитештерү
Дата написания:
15.07.2017
Инсур Мөсәнниф
“Ичмасам, чирләп булса да торырлар…”
Дата написания:
08.04.2017
Марсианнарның Җирдә күргәннәре
Рапорт
…Әйбәт кенә килеп җиттек. Хәер… Җир малайлары лазер яктырткычлары белән теңкәгә тиде тиюен… Бераз “өлеш төшереп” алырга туры килде. Әмма берничә самолет шулай да җиргә мәтәлергә өлгерде.
Дата написания:
01.11.2016
Инсур Мөсәнниф
Рәхмәт яугыры тузан җыйгыч
Хикәя
Дата написания:
27.05.2002
Инсур Мөсәнниф
Янга калдыр-калдырма…
Хикәя
Дата написания:
24.10.2016
Инсур Мөсәнниф
Кемнең “өе яна”?
Хикәя
Дата написания:
24.10.2016
Инсур Мөсәнниф
Канатланган кәҗә
Хикәя-бикәя
Дата написания:
24.10.2016
Инсур Мөсәнниф
Идеал
Хикәя-бикәя
Дата написания:
24.10.2016
Инсур Мөсәнниф
Хәлләр ничек?
Уймак хикәя
Дата написания:
24.10.2016
Инсур Мөсәнниф
Парадокслар
Миниатюра
Дата написания:
24.07.1976
Инсур Мөсәнниф
Утлы еллар истәлеге
Хикәя
Дата написания:
23.10.2016
Инсур МӨСӘННИФ
Таба эзлим
Юмореска
Дата написания:
21.10.2016
Инсур Мөсәнниф
Дуслык
Хикәя
Дата написания:
04.11.2013
Рад представить вам опубликованную книгу «Озак яшәү сере» в которой вы можете найти серию рассказов. Первая книга прозы молодого литератора состоит из двух разделов — рассказов и новелл.
Дата написания:
08.11.2013
Представляю вашему вниманию серию рассказов «Алтын балык», которая вошла в состав рукописной книги.
Дата написания:
01.06.1999
Баеп булмады, егетләр. Әнә, кешеләргә карап торам да, шаккатам. Бер елны йорт сала, икенче елны машина ала, ә өченче елны яшь хатынлы була… Болай үзем төшеп калганнардан да түгелмен кебек. Юк, булмагач, булмый икән.
Дата написания:
01.06.1999
Яңа оештырылган җәмгыятьнең башлангыч оешмасы рәисен сайлап кую өчен билгеләнгән җыелыш күп вакытны алмады, чөнки эш көне тәмамланган иде инде. Алып баручы башта ике сүз белән генә яңа оешманың барлыкка килү сәбәпләрен, әгъза булып керү кагыйдәләрен аңлатты. Шуннан нинди тәкъдимнәр булыр дигән сорау куйды да, үзе өч кешене күрсәтте.
Дата написания:
01.06.1999
Инсур Мөсәнниф
Кыш бабай күчтәнәче
Хикәя
Дата написания:
01.06.1999
Бүген безнең авылда туй. Кайсы якта ничектер, ә бездә туйга бар авыл белән йөриләр. Шуңа, чакырганда, өй борынча чакыралар. Теләгең бар икән — рәхим ит. Бүләгең булмаса да, сиңа сүз әйтүче дә, кырын күз белән караучы да булмаячак. Монысы чит-ят кешегә инде. Ә туганнарга таләп икенче. Алар йөзләренә кызыллык китермәскә тиеш.
Дата написания:
01.06.1999
Инсур Мөсәнниф
Рәхмәт, энем!
Детектив хикәя
Дата написания:
01.06.1999
Ниһаять, безнең колхоз да баш инженерлы булды. Яшь кенә бер егет җибәргәннәр. Институт бетергән диме шунда. Әй, институт түгел, чурт бетерсен, тик безгә инженер булсын. Читтән килгән инде килүлеккә… Колхоз үзебезнең егетләрне укырга жибәрә лә ул. Кире кайтучы гына юк.
Дата написания:
01.06.1999
Ниһаять, мин дә институтны тәмамлап, авылга кайттым. Иң авыр һәм, нәрсәсен яшереп торасың, — иң күңелле вакыт артта калды.
Очраган бер авылдаш котлый, укыганыңның игелеген күр инде, дип яхшы теләк тели.
Хатип абзый да кулымны кысты. Аннан кинәт:
Дата написания:
01.06.1999
Инсур Мөсәнниф
Әнә, алар оялсын
Юмореска
Дата написания:
01.06.1999
Кичә Агалай Аһалаевичны урамда очраттым. Аның, мине туктатып, исәнлек-саулык сорашуы гаҗәпнең дә гаҗәбе булып күренде. Кайда ул элек исәнләшү, биргәнен дә алмый, читкә карап уза иде. Бер-бер хикмәте бардыр, дигән уй төште башка. Кирәгем чыккандыр. Шулай икән шул.
Дата написания:
01.06.1999
Колхозчыларның гомум җыелышы бара. Көн тәртибендә сораулар күп, барысы да тиз арада хәл итүне көтә. Халык үткен бит ул — тыюыңны да белми, сүз бирүеңне дә сорамый, мөнбәргә* менеп, үзенекен әйтеп калырга ашыга. Җитәкчеләрне тәнкыйтьләүдән дә курыкмыйлар хәзер. Турысын ярып салалар.
Дата написания:
01.06.1999
Инсур Мөсәнниф
Шикаять
Юмореска
Дата написания:
01.06.1999
Дә-ә, бар иде элек авылда заманнар… Хәзер нәрсә ул авыл тормышы, тфү! Авыр, авыр, дип зарланалар. Элек яшәгән кешеләрдән сорагыз, алар әйтер. Сорашыр кешегез булмаса, китап укыгыз, хәзер ул заманнар турында күп язалар. Укысаң, чәчләр үрә тора.
Дата написания:
01.06.1999
Өй алдына тәмәке тартырга дип чыксам, артыма авып китә яздым: өр-яңа машина белән күршем Сабир абзый килеп туктады. Вәкарь белән генә машинасыннан төште, саклык белән генә ишеген япты, пинжәк жиңе белән булмаган тузаннарын сөртеп алды да, миңа таба юнәлде.
Дата написания:
08.11.2013
Илдарның әтисе шофер булып эшли. Әле машинасы ватылган да, шуны ремонтлап яткан көне. Бүген эшкә улын да ияртте. Көне буе шунда мәш килеп арыган малай әтисе җитәгендә өйгә кайтып бара. Урамда аларга «кыеш төягән» бер абзый очрады. Ул алпан-тилпән, чайкала-чайкала атлап килә. Гәүдәсен төз тота алмыйча, юлның әле бер, әле икенче ягына чыга.
Дата написания:
08.11.2013
Өстәл янында әнисе кечкенә улын орышып ташлады:
— Нигә ашамыйсың, ачка үләсең бит инде! Аша әле, аша, улым, әйдә, менә нинди тәмле ботка пешердем. Ашасаң, әтиең кебек зур, көчле булып үсәрсең. Әнә, Кәбир (анысы күрше малае була инде) үсәр, ә син үсми калырсың.
Дата написания:
08.11.2013
Көне буе, биш яшьлек уллары Артурны таба алмый, әти-әнисе, апа-абыйлары гаҗиз булды. Ул үзе кич соң гына кайтып керде дә, берни булмагандай, чишенә башлады.
— Кайда йөрисең син, малай актыгы?! Синең өчен без монда ничек ут йотканны беләсеңме, ә? — дип орышып каршы алды аны әтисе. Тик:
Дата написания:
08.11.2013
Инсур Мөсәнниф
Эт белән песи
Сабый яшеннән чыккан абыйлар өчен әкият
Борын-борын заманда, үрдәк үрәтник, куян дисәтник булганда, яшәгән, ди, ике кыргый җанвар. Алар урман-кырларда көн күргәннәр, тычкан тотканнар, төрле үләннәр белән тукланганнар. Бәлки бик озак шулай дәвам иткән булыр иде. Тик…
Дата написания:
08.11.2013
Инсур Мөсәнниф
Шулай бер көнне…
Сатирик әйбер
Дата написания:
08.11.2013
Инсур Мөсәнниф
Алтын балык
Дата написания:
08.11.2013
Чыдамлыкны ничек кенә сынап карамый безнең хөкүмәт! Әле аренда, әле подряд, әле аерым хуҗалык, әле кооператив-ассоциацияләр, кече предприятиеләр, зур ялганчылар… Әнә шулай тырыша торгач, гиперинфляциягә дә килеп терәлдек. Төштә дә күрмәгән биш меңлекләрне кесәдә учлап кына йөртәләр хәзер. Без түгел инде түгеллеккә. Ну чүтеки…
Дата написания:
08.11.2013
Инсур Мөсәнниф
Ылыслы ботаклар
Хикәя
Дата написания:
08.11.2013
Инсур Мөсәнниф
Миңа медаль тиеш
Хикәя
Дата написания:
08.11.2013
Инсур Мөсәнниф
Килде бит заманалар
Хикәя
Дата написания:
23.01.1999
Инсур Мөсәнниф
Кием «юганда»
Хикәя
Дата написания:
08.11.2013
Инсур Мөсәнниф
Хатының мафиози булмасын
Хикәя
Дата написания:
08.12.1988
Инсур Мөсәнниф
Мин дә китап язам
Юмореска
Дата написания:
08.11.2013
Инсур Мөсәнниф
Бахыркай
Хикәя
Дата написания:
08.11.2013
Инсур Мөсәнниф
Йокычыл егет
Юмореска
Дата написания:
08.11.2013
Инсур Мөсәнниф
Дусларча очрашу
Футбол ярышлары комментаторларына пародия
Дата написания:
08.11.2013
Инсур Мөсәнниф
Кайда нәрсә калмый
Хикәя
Дата написания:
08.11.2013
Инсур Мөсәнниф
«Утыртты»
Хикәя
Дата написания:
08.11.2013
Инсур Мөсәнниф
Гәзит укырга кирәк
Хикәя
Дата написания:
08.11.2013
Инсур Мөсәнниф
Исеме юк иде…
Хикәя
Дата написания:
01.06.1999
Инсур Мөсәнниф
Малайларга биргесез
Хикәя
Дата написания:
01.06.1999
Инсур Мөсәнниф
Кием котлату
Хикәя
Элек без бәләкәй чакларда, әнкәй берәр яңа кием-салым алса, аны тиз генә киеп, күршеләргә йөгереп керә идек. Алар синең нигә кергәнеңне бер күз ташлау белән аңлап ала.
Дата написания:
01.06.1999
Инсур Мөсәнниф
Тимер рәшәткә
Хикәя
Дата написания:
01.06.1999
Инсур Мөсәнниф
Кыяр
Хикәя
Дата написания:
01.06.1999
Инсур Мөсәнниф
Йөрәк өянәге
Хикәя
Дата написания:
01.06.1999
Инсур Мөсәнниф
Куып җитәрбез
Дата написания:
01.06.1999
Инсур Мөсәнниф
Тәки җыйдым!
Юмореска
Дата написания:
01.06.1999
Инсур Мөсәнниф
Мин кайдан белим?!
Юмореска
Дата написания:
01.06.1999
Инсур Мөсәнниф
Сакчыл Байтүрә
Хикәя
Төшке аштан соң мине цехның профком рәисе Юлдашбаев туктатты:
Дата написания:
01.06.1999
Инсур Мөсәнниф
Көнчел күрше
Хикәя
Дата написания:
01.06.1999
Инсур Мөсәнниф
Кем түрә — шул көлә
Шаян хикәя
Бу хәл Җәүдәт абзый кладаущик вакытта булган. Бик сакчыл, хәтта саран иде мәрхүм.
Бар әйбер аңарда, бирсә — бирә, теләмәсә — юк. Булган очракта да кире борып җибәрергә күп сорамас. Үзенә күрә — түрә бит. Ялындырырга ярата.
Дата написания:
01.06.1999
Инсур Мөсәнниф
Ялангач дивар заманы
Хикәя
Дата написания:
01.06.1999
Инсур Мөсәнниф
Озак яшәү сере
Юмореска
Дата написания:
01.06.1999
Инсур Мөсәнниф
Кемнең сөяркәләре күбрәк
Хикәя
Дата написания:
01.06.1999
Инсур Мөсәнниф
Өч баҗа
Хикәя
Дата написания:
01.06.1999
Инсур Мөсәнниф
«Экстра» сеанс
Хикәя
Дата написания:
01.06.1999
Инсур Мөсәнниф
Кара тавык йомыркасы
Хикәя
Дата написания:
01.06.1999
Инсур Мөсәнниф
Дөнья — куласа
Хикәя
Дата написания:
01.06.1999
Инсур Мөсәнниф
Телсез гармун зары
Хикәя
Дата написания:
01.06.1999
Инсур Мөсәнниф
Исбат итте
Хикәя
Дата написания:
01.06.1999
Инсур Мөсәнниф
Зәңгәр чәчәкләр
Нәсер
Дата написания:
01.06.1999
Инсур Мөсәнниф
Ак бабай
Хикәя
Дата написания:
01.06.1999
Инсур Мөсәнниф
Үсентеләр
Хикәя
Дата написания:
01.06.1999
Инсур Мөсәнниф
Кое сатучы
Хикәя
Дата написания:
01.06.1999
Инсур Мөсәнниф
Сабантуйда
Хикәя
Дата написания:
01.06.1999
Инсур Мөсәнниф
Шаярта бит ул…
Хикәя
Дата написания:
01.06.1999
Инсур Мөсәнниф
Тиргәсеннәр, әйдә…
Хикәя
Дата написания:
01.06.1999
Инсур Мөсәнниф
Табигый тойгы
Уймак хикәя
Дата написания:
01.06.1999
Инсур Мөсәнниф
Гаилә кыйссалары
Уртак моң булмаса
Дата написания:
01.06.1999
Инсур Мөсәнниф
Чиратсыз аракы
Уймак хикәя
Дата написания:
01.06.1999
Инсур Мөсәнниф
Тайгалак
Хикәя
Дата написания:
01.06.1999
Инсур Мөсәнниф
Һәрнәрсәнең тәртибе бар
Хикәя
Дата написания:
01.06.1999
Инсур Мөсәнниф
Җаен тапты
Хикәя
Дата написания:
01.06.1999
Инсур Мөсәнниф
Җир тетрәү
Хикәя
Дата написания:
01.06.1999
Инсур Мөсәнниф
Бер-берсенә охшаган
Хикәя
Дата написания:
01.06.1999
Инсур Мөсәнниф
Ходай хөкеме
Хикәя
Дата написания:
01.06.1999
Инсур Мөсәнниф
Вөҗдан газабы
Хикәя
Дата написания:
01.06.1999
Инсур Мөсәнниф
Таш сын
Хикәя
Дата написания:
01.06.1999
Инсур Мөсәнниф
Чәчәкләр
Хикәя
Дата написания:
01.06.1999
Инсур Мөсәнниф
Учак яктысы
Хикәя
Дата написания:
01.06.1999
Инсур Мөсәнниф
Каерылган канатлар
Хикәя
Дата написания:
01.06.1999
Инсур Мөсәнниф
Юлдагы сөйләшү
Хикәя
Дата написания:
01.06.1999
Инсур Мөсәнниф
Кайту
Хикәя
Дата написания:
01.06.1999
Инсур Мөсәнниф
Авыл үре
Хикәя
Гөлфая апаны бүген дә очраттым. Ул, кече улы Илдарны җитәкләп, олы юлга карап, авыл үренә таба чыгып бара иде. Кичә дә, аннан алдагы көннәрдә дә күргән идем мин аларны… Сәбәбен дә беләм. Авылда да беләләр.
Гөлфая апа өлкән улы Нәфиснең армиядән хезмәтен тутырып кайтуын көтә.
***
Ай белән Кояш
Ай белән Кояш элек заманда гел бер җирдә генә тормакчы булганнар. Шуннан соң, бөтен кошларны җыеп, шул турыда җыелыш ясаганнар. Бөтен кошлар, боларның бер җирдә торуларына риза булып, шуңар кул куйганнар.
Болар арасында бары бер генә кош кул куймыйча калган, ди. Ул булган Ярканат. Бүтән кошлар Ярканаттан сораганнар:
— Бөтен кошлар кул куйганда, нилектән син генә кул куймадың? — дигәннәр.
— Кулны мин,— дигән Ярканат,— шул сәбәпле куймадым,— дигән: — Кояш белән Ай бер җирдә генә торсалар, җил бер генә яктан исәр, агачлар кәкре булып үсәрләр, игеннәр дә Кояш төшкән җирдә генә үсәр. Кояш төшмәгән җирдә үсмәс,— дигән.
Шуннан соң бүтән кошлар әйткәннәр:
— Дөрес әйтә шул, Кояш төшмәгән җирдә иген үсми инде ул,— дигәннәр.
Ай белән Кояшка икесенә дә, бер җирдә тормаска, әйләнеп йөрергә, дип карар чыгарганнар, ди.
Шуннан соң Кояш әйткән Ярканатка:
— Мин сине үземнең яктылыгымда йөртмәм,— дигән. Шунлыктан Ярканат көн яктысына чыгып йөри алмый икән.
Аңа Ай сүз әйтмәгән, шуңа күрә ул Ай яктысында бик әйбәт йөри, ди.
Ай белән Кояшның болай әйләнеп йөрүен бөтен кош-кортлар, бөтен халыклар бик дөрес дип кабул иткәннәр, ди. Шуннан соң игеннәр дә яхшы була башлаган, ди.
Өч кыз
Борын-борын заманда булган икән, ди, бер Хатын. Аның булган, ди, өч кызы. Бу Хатын, кызларымның өсте бөтен, тамаклары тук булсын, ди-ди, көне-төне эшләгән, ди.
Менә кызлар үсеп буйга да җиткәннәр. Алар берсеннән-берсе матур, ди, бер битләре ай, бер битләре кояш, буй-сыннары карлыгачтай сылу, ди. Өч кыз, бер-бер артлы кияүгә чыгып, берсе артыннан берсе китеп тә барганнар.
Менә бер ел үткән, ике ел, өч ел үткән. Шулай матур гына яшәгәндә, әниләре авырып киткән. Күрше урамда Тиен дусты бар икән, шуны дәшеп әйткән:
— Тиен дустым, барсана, кызларыма әйтсәнә, хәлемне белергә килсеннәрче,— дигән.
Тиен шунда ук чыгып чапкан. Тиен барып тәрәзә какканда, Олы кыз җиз ләгәннәр чистартып торадыр иде, ди.
— Һай,— дип әйткән, ди, Олы кыз,— бик барыр идем дә бит, аңарчы менә шушы ләгәннәрне чистартып бетерәсем бар иде шул,— дигән, ди.
Тиен моңар бик ачуланган да әйткән:
— Алайса, син шушы ләгәннәреңнән мәңгегә аерылма! — дигән.
Тиеннең шулай дип әйтүе булган, ике ләгән Кызны ике яктан китереп тә кысканнар. Олы кыз егылган да шунда ук гөберле бакага әверелгән.
Тиен Уртанчы кызга чапкан. Уртанчы кыз, бу кайгылы хәбәрне ишеткәндә, киндер суга икән. Тиенгә әйткән:
— Һай,— дигән,— әнием янына хәзер үк чыгып йөгерер идем дә бит, менә ярминкәгә киндер сугып өлгертәсем бар иде шул,— дигән.
Тиен бик ачуланган да әйткән:
— Алайса, син гомерең буе киндер сугып кына тор! — дигән.
Уртанчы кыз шунда ук үрмәкүчкә әверелгән.
Тиен тәрәзәсен какканда, Кече кызның камыр баскан чагы икән. Ул бер сүз дә әйтмәгән, камырлы кулларын да сөртеп тормаган, чыккан да әнисе янына йөгергән.
Тиен Кече кызга әйткән:
— И сөекле бала, гомер буе игелек күр, кешеләрне бәхетле ит, аларга куаныч та, юаныч та бул. Кешеләр дә сине сөярләр, синең яхшылыгыңны мәңге онытмаслар,— дигән.
Кече кыз чыннан да бик рәхәт гомер кичергән, халык аны бик яраткан, ди.
Ялкау малай
Бер Кеше, Улын ияртеп, шәһәргә барырга чыккан икән, ди. Баралар, баралар икән, юл өстендә бик яхшы бер ат дагасы ятканлыгын күргәннәр.
Бу Кеше, улына күрсәтеп:
— Улым, әнә бер бик яхшы дага ята. Файдасы тияр иде, ал аны! — дигәч, малай:
— Юлда очраган бар тимер-томырны җыя китсәң… Иренмичә аны иелеп аласым юк әле,— дип әйтте, ди.
Ул алмагач, бу кеше үзе алып, куенына кыстырып киттеләр, ди. Барып җиттеләр, ди, бер тимерчелеккә. Әлеге Кеше тимерчегә кереп, даганы егерме биш тиенгә сатты, ди, һәм шул акчага чия җимеше сатып алды, ди. Киттеләр, ди, Малай арттан, Әтисе алдан бара, ди. Ә Әтисе, Малайга сиздермичә генә, чияләрне юлга берәм-берәм ташлап бара башлаган. Малай юлда яткан чияләрне берәм-берәм чүпләп бара, ди.
Инде Әтисе, чияләрне ташлап бетергәч, һәм Малае иң соңгы чияне дә үрелеп юлдан алгач, артына борылып, Улына:
— Менә шулай, Улым, акылны хезмәт түкмичә генә алып булмый аны. Әгәр дә даганы үрелеп алырга иренмәсәң, бер үрелүдә эш беткән булыр иде. Менә син шул бер дага бәһасенә сатып алынган чияләрне ике йөз дә егерме биш тапкыр үрелеп алдың инде. Бер иелергә иренсәң, ике йөз егерме биш мәртәбә иелергә туры килер,— дип әйткәч, Малайның йөзе чия кебек кызарды, ди.
Алтын бөртекләр
Борын-борын заманда бер Ир белән бер Хатын яшәгәннәр. Аларның биш уллары булган. Бердәнбер көнне боларның әтиләре Туган илне яклап яуга киткән. Ул кире әйләнеп кайтмаган, сугыш кырында үлеп калган. Ялгыз Ана биш малайны үзе генә тәрбияләп үстергән.
— Улларым,— дигән Ана, Егетләрне үз янына чакырып алган да.—Мин сезне үстердем, хәзер үз көнегезне үзегез күрегез,— дигән.
— Без,—дигәннәр Егетләр,—үз көнебезне үзебез күрер идек, акчабыз юк бит. Син, Әни, безгә берәр генә бөртек булса да алтын бир.
— Алтын бирәм,— дигән Ана.— Бер бөртек түгел, мең бөртек. Тик ул алтыннарны әтиегез җыеп куйган иде. Аны үзегез эзләп табыгыз!
— Табабыз, табабыз! — дигәннәр Егетләр.
— Ә-әнә,— дигән Ана,— Ташлытау белән Карлытауны күрәсезме? Шул ике тау арасындагы киң басуны күрәсезме? Шул басуга әтиегез алтын бөртекләре күмгән иде. Эзләп табыгыз шуны. Басуның җирен казыгыз. Җиң сызганып, тир сыпырып эшләгез.
Биш Егет биш сабан белән күз күреме кадәр җирне сөреп чыкканнар. Аннары кәсләрне ваклап, тырма белән тырмалаганнар. Ә алтын бөртекләрен тапмаганнар. Шуннан Егетләр, бик күңелсезләнеп, Әниләре янына кайтканнар.
— Бер генә бөртек тә алтын тапмадык, әни! — дигәннәр.
— Борчылмагыз, улларым! — дигән Ана.— Табарсыз алтыннарны! — Әнә бурадагы бодайны илтеп чәчегез шул җиргә, көз көне бодайны ургач, камылын йолкырсыз, бодай тамырына алтын бөртекләре эләгеп чыгар.
Егетләр Әниләре әйткәнчә эшләгәннәр. Бодай мул уңган, аны урганнар, сукканнар.
— Китерегез миңа үзегез иккән игенне! — дигән Ана. Егетләр Әниләре алдына капчык-капчык игенне китереп өйгәннәр. Ана кызгылт-сары бөртекләрне учына алып караган да улларына әйткән:
— Әтиегезнең җиргә күмгән алтын бөртекләре менә шулар инде, улларым. Сез менә аларны эзләп таптыгыз. Инде хәзер үзегез көн итә алырсыз! — дигән.
Егетләр бер-берсенә караганнар да бәхетле елмайганнар.
Бүләк кемгә?
Бервакыт Кояш елның дүрт фасылын — Көзне, Кышны, Язны һәм Җәйне үзенә чакырып алган.
— Сезнең кайсыгыз матуррак, кайсыгыз эштә батыррак? Шуңа бүләк бирәм,— дигән.
Ә бүләк бик затлы икән — уч тутырып йолдыз бирергә уйлаган Кояш.
Сүзне башлый Көз:
— Үзегез яхшы беләсез, мин бөтен басуларның уңышын җыйдым, бар дөньяны алтынга күмдем. Кошларны җылы якка озаттым, балаларны мәктәпкә җыйдым. Бүләк миңа тиеш!
— Әллә мин эшләдемме аз? — дип сикереп тора Яз.— Мин барлык карларны эреттем, басуларга иген чәчтем, кошларны чакырып кайтардым, агачларны яфрак ярдырдым, болыннарны чәчәккә күмдем. Арада иң матуры да, иң булдыклысы да мин! — дигән ул.
— Ай-яй,— дигән Җәй,— мине тыңлагыз әле, мин дөньяны яшеллеккә күмәм, чәчәкләр үстерәм, игеннәрне өлгертәм, җимешләрне пешерәм. Әллә мин иң матурыгыз түгелме?
— Артык күп түгел минем эш,— ди тыйнак кына Кыш.— Мин җирне ял иттерәм, киләсе уңыш өчен карлар ташыйм, дөньяны ап-акка буйыйм, балаларны чана, чаңгы шуарга чакырам. Мин дә ямьсез түгел. Минем чыршыларымны, кар бөртекләремне, мамык бәсләремне яраталар.
Тыңлап-тыңлап торган да Кояш, бүләкне бу дүртәүнең берсенә дә бирә алмаган. Йолдызларны ул күккә сипкән. «Әнә барыгызга да!» —дигән.
Йолдызларны елның бер фасылы да үзенә ала алмаган. Алар һәрвакыт — яз да, җәй дә, көз дә, кыш та балкып яналар.
Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар
Абдулла Алиш
Күз күреме җитмәслек, очына-кырыена чыгып бетмәслек бик зур бер болында күкрәп үләннәр үскәннәр. Чалгы белән чабарлык булып өлгергәннәр. Төрле төстәге матур чәчәкләр анда хуш исләр таратканнар. Кош-кортлар үзләренең матур сайраулары белән болынны яңгыратканнар.
Менә шундый матур болында ат көтүе йөргән. Дугадай муенлы, стакан тояклы аргамаклар болын үләнен ашаганнар. Туйганчы салкын чишмә суын эчкәннәр.
Бу атларның көтүчеләре булмаган. Бары тик үз араларыннан иң сылу, йөгерек, иң җитез Җирән Кашка гына көтүче хезмәтен үти икән. Ул, муенындагы кыңгыравын шалтыратып, башкаларны үз артыннан ияртә, барысын бергә туплап йөртә икән.
Җирән Кашка беркөнне бик арыган, кичен аның йокысы калган булган. Ул ятып бераз хәл җыйнарга, йоклап алырга уйлаган. Иптәшләренең барысын бергә җыйнаган да әйткән:
— Аерылсагыз, айга җитмәссез, бүленсәгез, бүген бетәрсез, бергә йөрсәгез, рәхәт көн итәрсез,— дигән.
Атлар башта гел бергә йөргәннәр. Кичкә таба берничәсе бик начар иткән, көтүдән аерылып киткән. Алар Җирән Кашканың сүзләрен онытканнар. Аның файдалы киңәшен тотмаганнар.
Аерылып киткәннәре килбәтсез зур бер Аюга очраганнар, куркуларыннан һушсыз була язганнар, бик тиз кайту юлына борылганнар. Ләкин Аю алар артыннан калмаган. Әй куган, әй куган, хәер, тота алмаган. Әй йөгергәннәр, әй йөгергәннәр атлар, юлларында тау очраган — йөгереп менгәннәр, урман очраган — ерып чыкканнар, чокырдан сикерергә уйлаганнар — булдыра алмаганнар. Тирән чокыр эченә егылганнар, аякларын сындырганнар.
Тагын өчесе көтүдән бүленеп киткән булган. Күп үтмәгән, алар да Җирән Кашканың туры сүзләрен исләренә төшергәннәр, үзләренең бүленеп китүләренә үкенгәннәр, ләкин инде соң булган. Каршыларына тешләрен шакырдатып, күзләрен акайтып бер Соры бүре килеп чыккан. Алар, бу явыз дошманны күргәч, каушап калганнар, үзләрен-үзләре белештерми, ярсып, кайсы кая таралганнар. Бүре шунда ук бер Атның бугазына ябышкан, буып алган, егып та салган. Калганнары качып котылганнар. Җирән Кашка муенындагы кыңгыравының матур шалтыравын ишеткәннәр һәм туп-туры шунда карап киткәннәр.
Барысы да Җирән Кашкага үз башларыннан үткән хәлләрне сөйләп биргәннәр, аның туры сүзен тотмауларына бик үкенгәннәр. Ә Җирән Кашка башын чайкаган, көчле итеп бер шалтыраткан — көтү бергә җыелган, тагын бер шалтыраткан да сөйләргә тотынган:
— Күрдегезме сүземнең дөреслеген: аерылганнар Аюдан өркеп һәлак булдылар, бүленгәннәр Бүрегә очрадылар,— дигән дә кыңгыравын өченче мәртәбә шалтыраткан һәм барлык аргамакларын болынга җыйган.
Бал корты һәм Шөпшә
Абдулла Алиш
Чәчәкләр башлыгы бик зур ярыш үткәрергә булган. Шул турыда ул төрле якка хәбәр салган:
— Кем дә кем бал салырга яхшы савыт әзерли, ул савытта бал бер дә бозылмый, әчеми, барлык чәчәктәге балны шуңа бирәм! — дигән.
Бөҗәкләр көнне-төнне белмәгәннәр. Бар да тырышып савыт эшләгәннәр, бар да үзләре эшләгән савытларны чәчәкләр башлыгына китергәннәр.
— Менә әйбәт савыт, балны кара салып! — дигәннәр. Чәчәкләр башлыгы аларның барысын да борып җибәргән.
— Ашыккансыз, ашыккансыз, бик начар ясагансыз. Мондый савытлар миңа кирәкми. Шуңа күрә бал да сезгә эләкми! — дигән.
Шөпшә һәм Бал корты иң соңгылар булып эшкә керешкәннәр. Беренчелекне алырга өмет иткәннәр.
Бал корты көне буе бертуктамый эшли дә эшли икән. Ерак-ерак җирләргә очып бара, аллы-гөлле чәчәкләрдән бал суырып ала. Аны алып кайтып, үзе әзерләгән матур күзәнәкләргә сала икән.
Шөпшә дә чәчәкләрдән бал җыйган. Ләкин ул бик-бик ялкау булган. Иртән әзрәк кенә эшли дә, кояш кыздыра башлау белән, оясына кереп йоклый икән.
…Ярыш көне килеп җиткән.
Бал корты балавыздан эшләгән матур күзәнәкле бал савытын күтәреп очып киткән. Шөпшә үзенең аннан-моннан эшләгән кәрәзен алып килгән.
Чәчәкләр башлыгы кәрәзләргә бал салып караган. Шөпшә кәрәзендә бал тормаган. Ә Бал кортының кәрәзе акмаган, әйбәт булган.
— Тырышканнар, күп көч куйганнар, менә дигән кәрәз эшләп чыгарганнар. Шуңа күрә теләсә нинди чәчәктән теләсә никадәр бал җыярга бал кортларына рөхсәт бирәм! — дигән Чәчәкләр башлыгы.
Шул көннән башлап бал кортлары чәчәкләрдән бал ташый башлаганнар. Ә шөпшәләр, ялкаулыклары аркасында, хурлыкка калганнар.
Дуслар
Сәрвәр Әдһәмова
Кич якынлашып килә иде. Алан әйләнәсендәге агачларның күләгәләре озыная барды. Менә алан өстендәге кояш, агачлар артына тәгәрәгәндәй булып, күздән югалды. Күләгәләр барысы да бергә тоташып җәелделәр, урман эче караңгылана башлады.
Көне буе, кич җиткәнне көтеп, куак астында яткан ана куян урманда йөреп кайтмакчы булды. Киткән чакта, ул үзенең балалары Шалпан колак белән Кечкенәгә әйтте:
— Сез шунда гына уйнагыз. Ерак китмәгез! Чирәм үсеп куелана төшкәч, мин сезне үзем урман белән таныштырырга алып чыгармын. Аңарчы сез тиз йөгерергә дә өйрәнерсез.
Урыныннан кузгалып, бер-ике сикергәч, ул тагы артына әйләнеп:
— Шалпан колак, син Кечкенәне кыерсытма,— дип кычкырды. Аннан агач арасына кереп югалды.
Бу куян балалары яз көне икесе бер вакытта туган булсалар да, берсе никтер нәни иде. Шуңа күрә аңа әнисе Кечкенә дип исем кушты.
Әниләре киткәч, Шалпан колак белән Кечкенә ду килеп куышып йөрергә тотындылар. Түгәрәк алан әйләнәсендә йөгереп аргач, алар кайчандыр яшен сугып аударган имән агачы төбе янына барып ял иттеләр. Ауган агачның үзен инде күптән кешеләр ягарга алып киткән. Ә төбе алан уртасында кара утыргыч төсле булып торып калган иде.
— Әйдә, шул төп аша сикереп уйныйбыз! — диде Шалпан колак, бераз ял иткәннән соң.
— Әйдә-ә! — диде Кечкенә.
Алар сикереп уйнарга керештеләр. Йөгереп-йөгереп киләләр дә шул агач төбе аша — һоп!
Шуннан ерак түгел ямь-яшел яфраклы каен агачы үсеп утыра. Анда бер ана песнәк, оя ясап, йомырка салган да шул йомыркалардан нәни песнәкләр борынлап чыкканны көтеп утыра иде.
Песнәк, куян балаларының йөгереп, сикереп уйнаганнарын оясыннан күреп, сокланып утырды.
— Менә озакламый минем дә нәни кошчыкларым булыр. Канат чыккач, алар очарга өйрәнерләр,— дип уйлап куйды.
Шул вакыт Шалпан колак ерактан йөгереп килеп сикерим дигәндә генә, агач төбе өстендә кәкре коры чыбык, кинәт кузгалып, яртылаш үрә торды. Шалпан колак, куркып, колакларын торгызып кырыйга сикерде.
Башта әле ул бернәрсә дә аңлый алмый аптырап торган иде. Аның коры чыбык дип уйлаган әйбере, ысылдап, чирәмгә төшкәч, аңлады. Ул — чыбык түгел, агулы кара елан икән.
Ул арада кара елан, чирәм өстеннән шуышып, туп-туры әлеге песнәк оялаган каенга табан китте.
Өстән аны күреп торган бичара песнәкнең йөрәге ярылырга җитеште. Ул, акыллы кош, еланнарның гадәтен белә иде. Менә хәзер елан аның оясына үрмәләп менәр дә йомыркаларын ватып эчәр!
Песнәк бик борчылып чыелдап кычкырды:
— Коткарыгыз!
Шалпан колак белән Кечкенә эшнең нәрсәдә икәнен аңлап җиткермәделәр җиткерүен. Шулай да ысылдаган кара еланның берәүгә дә зарары тимәгән кошка явызлык эшләргә җыенуын сизенделәр.
— Ничек коткарырга соң ул кошчыкны? — диде Шалпан колак.
Кечкенә:
— Тукта! Әни кайтып килмиме икән? Мин барып карыйм әле. Ул кайтса, берәр нәрсә уйлап табар,— дип, әнисе киткән якка чапты.
— Ярый, син ул якка бар. Мин бу яктан карап килим! — дип, аланның икенче ягына йөгерде.
Кечкенә сикерә-сикерә йөгереп агачлар арасына барып керүгә, тәпиенә нәрсәдер кадалып, кычкырып җибәрде:
— Ой, ой, ой!
Караса, анда керпе йомарланып яткан икән.
— Нәрсә шулчаклы, күзеңә ак-кара күренми, мәтәлә-кадала чабасың? — диде керпе, Кечкенәгә ачуланып.
Йөгереп килеп сулышы беткән Кечкенә аңа:
— Елан! Елан! — дип кенә әйтә алды. Керпе:
— Фу-фу! Төлке куа икән, дип торам тагын! Кая ул елан, күрсәт,— дигәч, Кечкенә, шатланып, аны ияртеп китте.
Алар бик вакытлы барып өлгерделәр.
Керпе аланда каен агачына үрмәләп менәргә җыенган еланны күрүгә йөгерүен кызулатты һәм, вак-вак атлап, тиз генә барды да, елан өстенә ташланып, аның башының арт ягына тешләрен батырды. Арттарак калып бу хәлне карап торган Кечкенә, керпе өчен куркып, күзләрен йомды хәтта. Ул күзен ачканда, керпе еланны буып салган иде инде.
Ул арада Шалпан колак та, әнисен эзләп таба алмыйча, әлсерәп кайткан иде. Еланның кузгалмый сузылып ятканын күргәч, ул да иреннәрен кыймыл-кыймыл иттереп, шаккатып торды.
— Фу! Шулмы курыккан еланыгыз? Фу! — диде Керпе эре генә.
Оясында тынын алырга да куркып утырган песнәк, шатлыгыннан ни эшләргә белми, чутылдады:
— Рәхмәт сиңа, Керпе. Бу яхшылыгыңны гомердә онытмам. Бәлки, кайчан да булса, минем дә сиңа файдам тияр.
Керпе аңа бернинди дә җавап бирмәде.
— И, мескен кошчык! Син кемгә ярдәм итә аласың соң? — дип, авыз эченнән генә пырхылдап көлеп, үз юлына китте.
Озакламый песнәкнең нәни кошчыклары булды. Алар әле бернәрсә дә эшли белмиләр. Әниләре азык алып кайтканны көтеп, авызларын ачып, тик чыелдашып яталар иде.
Беркөнне песнәк, гадәтенчә азык эзләргә чыгарга җыенгач, аланда уйнап йөргән Шалпан колак белән Кечкенәгә әйтте:
— Куянкайлар! Мин юкта сез минем кошчыкларга күз-колак булсагыз иде. Алар бик тынгысызлар. Егылып төшеп имгәнмәгәйләре дип куркам. Сез аларга кычкыргалап торыгыз, оядан башларын чыгарып сузылмасыннар,— диде.
Шалпан колак белән Кечкенә:
— Ярый, ярый. Без шунда каен төбендә генә уйнарбыз. Кошчыкларың егылып төшә башласа, йомшак тәпиләребез белән тотып алырбыз. Җиргә төшеп имгәнергә ирек бирмәбез! — диделәр.
Песнәк тынычланып очып китте. Бераз очып азык алып кайтып килешли, ул бер төлкенең шыпырт кына куак артына яшеренгәнен күреп алды.
— Кемне сагалап посты икән бу явыз? — дип борчылып, як-якка каранса, текер-текер атлап килеп яткан таныш Керпене күрде.
Керпе сусаган булган, күрәсең, яңгырдан соң тирән чокырга җыелган суга таба бара иде. Төлке шуны сагалап поскан икән. Коры җирдә керпе, йомарланып ятып, төлкегә бирешмә-сә дә, су аның өчен куркыныч. Төлке аны суга тәгәрәтеп төшерә дә керпе җәелеп йөзә башлау белән аны буып ашый ала.
Песнәкнең шундый хәлне күргәне бар иде. Ул шунда ук түбән төшеп, акрын гына:
— Төлкедән саклан! Төлке сагалый! — дип чыелдап, Керпенең өстеннән очып үтте.
Керпе, кире борылып, бөтен көче белән йөгерергә тотынды. Төлке эшне аңлаганчы, ул әллә кая, чытырман арасына качып өлгергән иде инде. Бераз бөгәрләнеп ятканнан соң, ул чирәм арасыннан башын чыгарып карады һәм Төлкенең бик кәефсезләнеп, борынын салындырып икенче якка ауга киткәнен күреп тынычланды.
— Фу! Менә сиңа кечкенә кошчык! Тукта, барып хәлләрен белим әле үзләренең,— дип, аланга таба тәпиләп китте.
Көннәр үтте. Песнәкнең балалары да үстеләр. Канат чыгарып очарга өйрәнделәр. Үз-үзләренә көн күрә башладылар. Шалпан колак белән Кечкенә дә зур куян булдылар. Тик аларның берсенең дә шул аланнан китәселәре килмәде. Керпе дә башка җирдә ямь тапмады, һаман кыштыр-кыштыр шул тирәдә йөрде.
Кышын песнәкләргә урманда туенып тору читен булачак иде. Шуңа күрә көз җитү белән алар, кая булса да, кешеләр тора торган җиргә китәргә җыендылар.
Керпе, Шалпан колак һәм Кечкенә шул алан тирәсендә кышларга булдылар. Алар песнәкләрне:
— Яз җиткәч, тагын шунда килегез! Без сезне көтәрбез! — дип озатып калдылар.
Кемгә кирәк, кемгә кирәкми
Абдулла Алиш
Әтисе белән бергәләп Таҗи балык тотарга барды.
Көн әле бик иртә. Кояш та юк, ә шулай да якты. Су өсте тып-тын. Өф иткән җил дә юк.
Билгеле, мондый вакытта балыклар яхшы чиртәләр, кармакны бер дә тик тотмыйлар. Калкавычны томрып, су төбенә алып төшеп китәләр. Таҗиның әтисе балыкларны тарта да чыгара, сөйри дә чыгара, ялтырап торган ап-ак чабакларны, көмеш тәңкәле кызылканатларны, әрсез алабугаларны. Таҗи аларның барысын да чиләккә җыя бара. Менә инде аларның балык сала торган чиләкләре дә тулып килә. Балык бик шәп эләгә. Шуңа күрә вакытның үтүе дә тоелмый. Әнә инде кояш та күптән күтәрелеп килә. Таҗи аны сизмәде дә. Төшлеккә җитә башлагач, кояш бик нык кыздырырга тотынды, монысын Таҗи да тойды. Әтисе дә. Әтисе, кесәсендәге кулъяулыгын алып, маңгаендагы тирләрен сөртте. Ә Таҗи:
— Фу… Нәрсәгә кирәк булды инде бу кояш?! — дип, зәңгәр күктән елмаючыны тиргәргә тотынды.
— Кемгә кирәк, кемгә кирәкми,— диде әтисе, шуннан тагын ялгады,— кояш бер дә булмаса, һаман төн генә булыр иде, ә төнлә балыклар эләкми. Кояш булмаса, җир өстендә үсемлекләр үсмәс, син дә, мин дә булмас идек,— диде.
Кояш кыздыргач, балык та эләкми башлады. Таҗи кояшны ачуланып торганда, кинәт җил күтәрелде. Көзге кебек тигез елга өсте шадраланды. Дулкын кузгалды, калкавычлар бер күтәрелделәр, бер төштеләр. Дулкын кузгалды, балык чиртүе дә беленми башлады. Таҗи:
— Фу, нигә кирәк булды инде бу җил?! — диде.
— Кемгә кирәк, кемгә кирәкми! — диде әтисе.
Елга өстендә җилкәнен киергән көймә йөзде. Тау башындагы тегермәннәр, берсеннән-берсе узышып, әйләнә башладылар.
Әтисе Таҗига:
— Әнә күрәсеңме, җилкән белән җилне ничек җиккәннәр. Җил көймәне этеп бара. Җил әнә тегермәннәрне дә әйләндерә. Ул тегермәндә орлыклар онга әйләнәләр. Ә ул оннан әниең күмәч пешерә,— диде.
Шул арада җил күк читеннән болытларны куып китерде дә, кара-кучкыллы болытлардан яңгыр төшкәли башлады.
— Фу, яңгыр нигә кирәк булды инде, елгада болай да су күп ич! — диде Таҗи.
— Кемгә кирәк, кемгә кирәкми! — диде әтисе. Ашлык сукканда, печән җыйганда, безнең кебек балык тотканда яңгыр кирәкми. Ә менә бу болыннардагы үләннәр, урманнардагы агачлар, кырлардагы игеннәр үссен өчен яңгыр бик кирәк,— диде.
Яңгыр астында алар аталы-уллы икәүләп кармакларын чорнадылар.
Шулчак яшен яшьнәде, күк күкрәде. Коеп яңгыр яварга тотынды. Таҗи әтисенең көчле сүзләре астында тәмам җиңелгән иде инде.
Ул:
— Яңгыр, яу, яу, чиләкләп-чиләкләп! — дип кычкыра-кычкыра, агач ышыгына йөгерде.
Бераздан әтисе дә килеп җитте. Ул:
— Табигатьтә барысы да кирәкле, улым,— диде, ачылып килә торган офык читенә күз төшереп.— Эх, яңгыр артыннан балык шәп эләгәчәк соң! — дип куйды.
Алдакчы Наил
Абдулла Алиш
Нинди рәхәт. Кояш кыздыра. Су өсте җем-җем итеп тора. Яфраклар да селкенми, җил бөтенләй юк.
Җирдәге ком аякны пешерә. Менә шундый вакытта су керәсе бик килә. Без елга буена барабыз. Майкаларны, трусикларны салабыз. Их, рәхәтләнеп су коенырга тотынабыз, йөзәбез, чәчрәтәбез, узышабыз.
Беркөнне Наил дә су коенырга безнең белән ияреп барды. Ул да майкасын, трусигын салды. Суга сикерде, йөзеп эчкә кереп китте.
Без кычкырабыз:
— Кермә, кермә, батасың!
Ә ул берни дә ишетми. Бер кулын күтәреп, бер кулы белән генә йөзә. Имеш, шундый батыр. Әй мактанчык! Безнең белән коенучы апа да кычкырды:
— Наил! Наил!
Ә бераздан Наил кырыйга борылды. Яр кырыена ук йөзеп килде һәм кинәт кычкырырга тотынды:
— Батам, батам, коткарыгыз!
Без йөзеп килсәк, гаҗәпләнеп калдык, ул урын сап-сай, ә Наил бата.
Наилнең кулыннан тоттык, кырыйга ук сөйрәдек. Ул күзләрен йомган, үлгән кеше кебек булган. Ә без бик курыктык. Апа да курыкты. Ул Наилне, күтәреп, яр кырыена алып чыккан иде:
— Ха-ха-ха! — дип, Наил шаркылдап көлеп җибәрде. Без шатланып киттек. Апа да куанды. Кояш болытка күтәрелгән иде, ул да чыкты, нурларын чәчәргә тотынды.
Апа әйтә:
— Алай алдакчы булырга ярамый,— ди. Наил әйтә:
— Мин уйнап кына.
— Уйнап кына да ярамый,— диде апа.
Ә икенче бер тапкыр менә болай булды. Без рәхәтләнеп су коена идек. Тагын Наил эчкә керә башлады. Без кычкырабыз:
— Кермә, кермә! Апа да кычкыра:
— Наил, Наил!
Ә ул йөзә дә йөзә. Менә инде шактый ерак эчкә керде, читтән ераклашты. Аңа сузылып та җитәрлек түгел. Янәсе, ул әйбәт йөзә. Ә кырыйда су беткәнме йөзәргә?
Кинәт Наил юк. Ә, чумган икән. Башын калкытты. Тагы чумды. Кычкыра башлады:
— Батам, батам, коткарыгыз!
— Шаяра, шаяра,— диделәр малайлар. Апа да алдый дип уйлый, ахрысы:
— Наил, алдама, тиз бул, чык! — ди.
Бервакыт Наил кычкыра да алмый башлады. Бата да калка, бата да калка.
Ә шул вакыт елга буеннан узучы бер абый киемнәре белән суга сикерде. Һәм йөзеп эчкә кереп китте. Апа да суга ташланган иде дә, теге абый алданрак барып җитте. Наилне кырыйга алып чыкты.
Йөзе аның ап-ак сөлге кебек. Борыннарыннан шаулап су ага. Үзе сөйләшә дә алмый.
Апа белән абый аны җиргә куеп әйләндерделәр, тәгәрәттеләр. Аның авызына су тулган, шул суы чыкты. Ул күзен ачты.
Уңайсызланып, апага карады. Кызарды. Ә апа:
— Менә ни була бит ул,— диде. Ә бу юлы Наил бер дә көлмәде.
Туган көндә
Резеда Вәлиева
Бүген Фәридәнең туган көне. Әнисе, иртүк торып, бик матур торт пешерде. Өстәлгә төрле-төрле тәмле-татлы сый-хөрмәт тезде.
Өстендәге күлмәге дә бик матур бүген Фәридәнең. Анысын да әнисе тегеп кидерде аңа. Чәчләренә күлмәге төсле үк тасмадан күбәләкләр такты.
Өйләре дә искиткеч матур бүген аларның. Бөтен нәрсә ялт иткән! Бар да чиста, бар да пөхтә, бар да матур, бар да елмаеп-көлеп кенә торгандай күренә.
Фәридә куана-куана тирә-якка күз йөртеп чыкты. Күр инде, хәтта өстәлдәге чәчәкләргә кадәр елмая. Әле бүген генә алып кайткан, күрәсең, аларны әнисе!
Бар да шундый матур, шундый күңелле! Тиздән аның дус кызлары да килеп җитәр…
Фәридә әнисе янына аш бүлмәсенә керде.
— Әни, әни, дим, әйдә әби бүгенгә генә залга, минем кунакларым янына чыкмасын, ә? Югыйсә бүген анда бөтен нәрсә шундый матур, шундый яңа, ә әби шундый иске, әйем лә, шундый карт… бер дә килешми.
Әнисе башта аңышмыйчарак торды. Аннары кинәт кенә хәлсезләнеп киткәндәй, кулларын салындырып урындыкка сеңде. Кулларын тезләренә куйган килеш байтак вакыт шулай сүзсез утырды ул. Аның йөзе бөтенләй үзгәргән, зур күзләре тирәнәеп, каралып киткәндәй булган иде.
— Менә нәрсә, Фәридә, дусларыңа шалтыратып әйт: бүген туган көнеңне уздырмыйбыз. Менә шулай, уздырмыйбыз…— диде ул.
Тамчы
Гасыйм Лотфи
Корылыктан әлсерәгән иген кырлары өстенә яңгыр болыты күтәрелде. Тамчыкай иптәшләренә болай диде:
— Күрәсезме, игеннәр безне ничек көтәләр, безне сәламләп, башларын селкетәләр. Сусаганнар алар — корыганнар. Зарыгып, безне көтеп торганнар. Игеннәргә дым кирәк, югыйсә, булырлар алар бик сирәк. Явыйк, явыйк, кырларны һәлакәттән коткарыйк!
Шыбыр-шыбыр яңгыр яварга кереште. Тамчыкай җиргә сикереп төште. Кайда ярдәм кирәк — шунда тизрәк! Тамчыкай ул бик зирәк. Һәркемгә шулай булырга кирәк.
Җылы яңгыр явып китте. Кырга ямь керде, ашлыклар баш күтәрде.
Болыт үзенең тамчыларын сипте-сипте дә көнчыгышка таба китте. Җир өстенә хуш исләр бөркелде.
— Терелдек, терелдек,— дип, үләннәр шатланды. Нинди шатлык, нинди шатлык! Җиргә төшкән тамчылар
төрлесе төрле якка юл алдылар: кайсылары үсемлек сабагына кереп калдылар, икенчеләре йөгерделәр ермакка, елгага, өченчеләре кире күтәрелде һавага.
– Кызым, уян әле, саташасың, ахры. Бисмиллаңны әйтеп әйләнеп ят!
Айзадә, уянып китеп, күзләрен ачты. Каршында әбисе басып тора иде.
– Төш күрәсең, ахры, кызым, җылыйсыңмы шунда, – дип, әбисе Айзадәнең башыннан сыйпады, өшкергәндәй итте.
Кыз, авырлык белән генә уянып җитеп, кичәге хәлләрне исенә төшерде:
…Кичә әнисен җирләгәнгә бер ел тулды. Туган-тумачаларны, күрше-күләнне чакырып, Коръән укыттылар. Андый көнне бала-чагага да эш җитәрлек була. Арыган иде Айзадә. Әмма барыннан да бигрәк аның җанын сагыш – әнисен өзелеп сагыну хисе телгәләде. Бигрәкләр дә әйбәт, җылы, ягымлы иде шул әнисе. Ашка килгән әбиләр дә ничек яратып, хөрмәт итеп искә алдылар үзен.
Әбисе уятканда, Айзадә, чыннан да, төш күрә иде.
Җәй көне, имеш. Кыз бер кош артыннан йөгерә. Ул кош шундый матур. Андый матурлык әкиятләрдә генә була торгандыр. Айзадәнең андый гүзәллекне моңарчы бер дә күргәне юк иде әле. Айзадә, инде тотам, дигәндә генә, кошчык буй җитмәс биеклеккә күтәрелә. Менә ул тасма кебек сузылган тимер юлга борыла. Ә ул юлдан ажгырып поезд килә. Кошчык, аны-моны аңышмыйча, бар дөньяны дуылдатып, зур тизлек белән якынлашып килгән поезд каршына оча. Айзадә дә туктый алмый, ул инде поездның җилен дә тоя. «Кошчыгым бәрелеп харап була инде», – дип уйлый кыз. Шулчак каяндыр әнисе килеп чыга. Ул, кулындагы аклы яулыгын күтәреп, поезд каршына баса. Поезд шып туктый. «Кара, ажгырып килгән поезд шулай тиз туктый ала микәнни?» – дип уйлый Айзадә, үзе, кошчык турында да онытып, ашкынып, кулларын җәеп, әнисе каршына йөгерә. Кыз аны өзелеп сагына бит, әнисеннән башка бик авыр Айзадәгә. Ул килеп сарылам дигәндә генә, әнисе һавада эри дә, юкка чыга. Ә Айзадә белән җилпенеп уйнаган матур кош, поезд түбәсен очып әйләнә дә әнисе тавышы белән: «Хуш, балам, сабыр бул!» – дип, урманга таба очып китә. Кыз тыела алмыйча үксеп елап җибәрә…
Уянып киткәндә, мендәре юеш иде кызның. «Әнием башка беркайчан да кайтмаячак» дигән уй менә инде ничәнче кабат Айзадәнең бөтен җанын, йөрәген, гәүдәсен сызландырып ярып үтте. Кыз инде өнендә дә елый иде. Яшьләре яңакларын чылатып акты да акты.
Айзадәнең әнисенә сөйләр сүзләре бик күп. Ул быел, көз җиткәч, мәктәпкә барачак: инде укырга, язарга да өйрәнде. Әтисе бик әйбәт Айзадәнең. Ул аңа яңа мәктәп формасы, матур рәсемнәр белән бизәлгән портфель, күп итеп китап-дәфтәрләр алып кайтырмын, диде. Айзадә зур кыз инде хәзер. Әтисенә ашарга пешерергә булыша, алай тизрәк тә, күңеллерәк тә бит. Әтисенә ярдәм итә-итә, кайбер ризыкларны үзе дә пешерергә өйрәнде. Эх, әнисе күрсә, бик куаныр иде. Тик… үзләренә Гөлназ исемле апаның килеп йөрүен, әтисе белән йокы бүлмәсенә кереп, шунда төн кунуын гына әнисенә әйтмәс ул. Шул хакта уйлый-уйлый, Айзадә тагын йоклап китте.
Кыз кабат күзләрен ачканда, өй эче кояш нурларына күмелгән иде. Айзадәнең колагына әбисе белән әтисенең сөйләшүе ишетелә. Күрәсең, әбисе китәргә әзерләнәдер. Әтисе аны тагын бераз торырга кыстый.
«Әзрәк бездә яшә инде» дигән сүзенә әбисе җайлап кына җавап кайтара:
– Юк, кияү, кала алмыйм, бабаң ялгыз бит. Аңа мал-туар каравы бик авыр. Айзадәне алып китим, бездә яшәп укыр, каникулда синең яныңа да кайтып торыр, безгә бәбкә дә саклашыр…
– Сорама, әби! Динәмне югалттым. Аңардан башка яшәвемә дә бер ел үтте. Җирдә гәүдәм генә йөри… Кызымнан да аерыла алмыйм. Бердәнбер якын кешем ул хәзер. Мәктәбегез дә бик ерак… – Бу сүзләрне әйткәндә, әтисенең тавышы калтырабрак чыкты.
Айзадә, тиз генә торып, урын-җирен җыеп куйды, йокы күлмәген мендәр астына кыстырды. Әнисе шулай өйрәтте аны: «Нәни кошчыгым минем, – дип сөяр иде ул Айзадәне. – Урын-җиреңне йокыдан торуга пөхтәләп җыеп куя торган бул, ачык ишектән кем килеп кермәс… Бу кыз уңмаган икән, димәсеннәр…»
Әтисе белән әбисе өстәл янына утырганнар иде инде. Табынга кичә Коръән ашыннан калган тәмле ризыклар куелган.
– Кызым, әйдә юын да, бергәләп чәйләп алабыз, – диде әбисе.
Алар артык сүз сөйләшми генә чәй эчтеләр. Аннары әтисе әбисен машина белән вокзалга илтә китте. Кызга әбисе – аны ихластан яратып сөя торган, йомшак куллы якын кешесе белән аерылышу авыр булды, җанын кабат кадерле кешесеннән аерылу хисе өтеп алды. Боегып калган Айзадә тәрәзә каршына килеп утырды да уйга чумды, күргән төшен кабат исенә төшерде.
Ә ул төш бик татлы, бик ләззәтле иде. Төштәге әнисе аңа бер дә үзгәрмәгән сыман тоелды. Һаман да шул яратып кия торган аклы күлмәгеннән иде ул. Поездны туктатканда күтәргән яулыгы да – әтисе бүләге. «Әнием, ник мине көтеп тормадың, ник китеп югалдың?» – дип сөйләште ул аның белән күңеленнән. Шулчак тәрәзә шакыган тавыш ишетелде. Шык! Шык! Төшендә әнисе тавышы белән сөйләшкән кошчык түгелме соң бу?! Айзадә, канатлы дустын куркытмас өчен сак кына тәрәзә янына килде. Ә кошчык шомырт кебек кара күзләре белән кызга карап торды да пырхылдап очып китте. Айзадәнең өне белән төше буталды. Кыз бу халәтеннән чыга алмый аптырады…
Бер атнадан аларга тагын Гөлназ апа килде. Ул Айзадәнең бүлмәсенә керде дә стена-идәннәрне үлчи башлады.
– Монда ике катлы карават куярбыз. Өч кыз шушы бүлмәдә яшәрләр, бергә-бергә күңелле булыр, әйеме? – диде Гөлназ апасы Айзадәнең әтисенә, үзе кызны башыннан сыйпагандай итте. Аннары алар икесе бергә каядыр чыгып киттеләр.
Кызга ничектер авыр булып калды. Нинди өч кыз? Кемнәр алар? Нигә аның бүлмәсендә яшәргә җыеналар? Ник Гөлназ апа Айзадәнең курчакларын җыеп алып, өстәлгә атты? Кыз бу сорауларга җавап таба алмыйча аптырап бетте, күңелен бимазалаган авырлыктан арына алмады.
Кичкә таба өйгә озын-озын такталар, тимерләр ташыдылар. Айзадәнең рәсем ясый торган өстәлен ишек катына этәрделәр.
Әтисе икесе генә калган арада уңайсызланып кына сүз башлады:
– Менә шулай, кызым. Хәзер курчакларың монда булыр инде… – Ул Айзадәнең уенчыкларын ипләп кенә өстәл өстенә тезде. Ә кыз бер сүз дә әйтмичә, өйдәге тамашага шаккатып карап торды. «Гөлназ апа безгә бөтенләйгә күчеп килә микән әллә?» – дип борчылып уйланды ул.
Бераздан ниндидер ят абыйлар килеп, Айзадә бүлмәсенә такта-тимерләрдән бик тә зур ике катлы карават ясап куйдылар. Кызның мондый сәндерәне киноларда гына күргәне бар иде.
Бүлмә эче котсызланып, ямьсезләнеп калды. Карават ясаучыларның берсе: «Девочка, теперь на небе будешь спать», – дип, кызның котын алды.
Кичен әтисе Айзадәне каршына утыртты да ипләп кенә сүз башлады:
– Кызым, беләсең, әниең инде мәңгелеккә безне ташлап китте, – диде ул. – Без синең белән ятим калдык. Тик болай озак яшәп булмый. Әбиең белән дә сөйләштек. Ул сиңа яңа әни алып кайтырга киңәш итә. Мин Гөлназ апаңа өйләнергә булдым. Ул сине бик ярата, ике кызы белән безгә күченеп киләчәк. Кызым, син аңа «әни» дип дәшәрсең, яме? Башта ук шулай димәсәң, соңыннан өйрәнүе авыр булыр…
– Әти, миңа яңа әни кирәкми, минем үземнеке бар. Миңа авыр түгел, бергә яшәдек бит әле. Инде ашарга да пешерәм, идән дә юам, өйне дә җыештырам. Әтием, өйләнмә! – Кыз ачыргаланып елап җибәрде. – Кирәкми миңа яңа әни, кирәкми!
– Йә, җитте, балавыз сыкма! Сиңа Гөлназ апаңның кызлары белән күңеллерәк тә булыр әле! Бу инде хәл ителгән! – дип, әтисе Айзадәне читкә этәреп торып басты да үз бүлмәсенә кереп китте. Кыз аның ишекле-түрле йөрүен, көрсенүен ишетеп торды.
Авыр иде Айзадәгә. Ул үз бүлмәсенә керде дә яраткан уенчыгын – песиен кочаклап, караватына барып ятты. Ике катлы сәндерә – карават аңа бу юлы авызын ачкан зур җанвар булып тоелды. Кызның әнисен дә шул җанвар йоткандыр әле.
Иртән Айзадә, ниндидер әйберләр дөбердәгән, савыт-саба шалтыраган, кычкырып сөйләшкән тавышларга уянып китте. Тик куркып, берара күзләрен ачмыйча ятты. Менә кемдер аның ишеген ачты. «Тут какая-то девочка спит», – дип русча сөйләшкән тавышка кыз торып утырды. Каршында ике кыз басып тора иде. Аларның берсе Айзадәдән шактый зур, икенчесе аның чамасы гына булыр. Аннары бүлмәгә әтисе белән Гөлназ апа да керде.
– Бу кызлар хәзер синең туганнарың була инде, – диде әтисе. – Әйдәгез, ашап алыгыз да әйберләрегезне урнаштырырсыз.
Кызларның зурысы – Ралинә, кечкенәсе Алинә исемле икән. Әтисе чәй эчкәндә дә, соңыннан да Айзадәгә күтәрелеп карамады. Урыныннан кузгалганда гына уңайсызланыбрак: «Менә шулай», – дип куйды.
Кызлар Айзадә бүлмәсенә кереп китте, нәрсәләрнедер төшереп җибәреп, тартмаларның ачылып ябылганы ишетелде. Айзадә ишек янына килеп, аларга карап тора башлады. Менә Ралинә Айзадәнең йомшак песиен сәндерәгә атты. Бер-бер артлы мендәр, матрас идәнгә очты. Инде чират дивардагы шәмаилгә җитте. Аны әнисе элгән иде. «Кызым, бу дога сине шайтаннардан саклар, өстеңдә рәхмәт фәрештәләре канатларын җәеп торыр, йоклаганда, матур төшләр күрерсең», – дигән иде. Ралинә: «Что за ерунда!» – дип, шәмаилне дә алып атты. Аннары: «Эту тётку тоже уберём! – дип, әнисенең фоторәсеменә үрелде. Шулчак Айзадә мәче елгырлыгы белән сикереп, караватына менде дә, әнисенең фоторәсемен алып, күкрәгенә кысты.
– Тимә! Это не тётка, это моя мама! – дип елап җибәрде.
Ралинә аңа кимсетүле караш ташлады:
– Не реви! Ты же будешь спать там – на верху! Приклей свою маму на потолок, всю ночь на неё смотреть будешь! – дип, Айзадәне этеп җибәрде. Шәмаил урынына ярымшәрә кыз кунаклады. – А здесь будет спать моя сестрёнка! Я как скажу, так и будет. Теперь я здесь хозяйка.
Айзадәнең коты очты. Ничек менәрмен, ничек йоклармын мин анда, дип уйлады куркынган кыз. Ул, гомумән, биеклектән курка иде. Кыз әтисенең тизрәк кайтуын теләде, ул бу гаделсезлеккә, Айзадәне караватыннан кууга юл куймас, дип уйлады. Тик әтисе күренмәде, ә Гөлназ апа кереп, әнисенең фоторәсемен шкаф эченә тыгып куйды.
– Айзадә, кешенең әнисе икәү булмый, хәзер синең әниең – мин. Бу «әниең» шкафта торсын, – диде ул. – Икенче катта тынычрак, син шунда йокларсың. Уенчыкларыңны да шунда менгереп куй! Бүлмәгә өч карават куеп булмый бит – урын тар!
– Гөлназ апа, мин биектә йоклый алмыйм, куркам, үз урынымда гына калыйм инде, – дип инәлеп сорады Айзадә.
Шулчак аларның сүзенә Ралинә кушылды:
– Монда мин – хуҗа, дип әйттем бит инде! – диде ул, Айзадәгә усал караш ташлап.
Өйнең асты-өскә килде. Җиһазларны күчерделәр, кием-салымнарын урнаштырдылар. Әмма әтисе кайтыр чак җиткәндә, барысы да тәртипкә китерелгән, идәннәр юылган, өйгә тәмле аш исе таралган иде.
Өстәл янына төшке ашка җыелдылар. Гөлназ апа әнисе урынына утырды. Айзадәнең күнеккән утыргычын Ралинә сайлады, аның янына Алинә урнашты, өстәл читендәге тар урын Айзадәгә калды.
– Зуррак өстәл аласы булыр, күбәйдек, – диде әтисе, Айзадәгә карап.
Кыз урыныннан торып китеп барды, аның ашыйсы да, эчәсе дә килми иде. Аннан: «Син нигә ашамыйсың?» – дип сораучы да булмады лабаса. Әтисе бигрәк тиз үзгәрде, үзен гел гаепле санап сөйләшә, Айзадәне дә күрмәмешкә салыша. Кызчыкның күзләреннән туктаусыз яшь акты.
Әтисе тагын каядыр чыгып китте. Кыз йөрәге ярылырдай булып куркып, кичне көтте. Ралинә белән Алинә әниләре янында сырпаланып йөрде. Тулай торак бүлмәсеннән күченеп килгән кызларга өч бүлмәле фатир җәннәт булып тоелды, күрәсең.
Айзадә турында барысы да онытты, ахры. Кыз үзе дә, тәрәзәгә карап утыра торгач, әрнүле уйларыннан беркадәр вакытка онытылып китте, әнисе исән чактагы күңелле көннәрне исенә төшерде. Әмма аңа барыбер бик авыр иде. Шулвакыт кызның уйларын бүлеп, тәрәзәгә тагын теге кошчык килде. Ул чем-кара нәни матур күзләре белән бер Айзадәгә, бер өй эченә карый. Кыз тагын әнисенең тавышын ишеткәндәй булды: «Сабыр бул, балам, сабыр бул! Барысы да үтәр». Кызның җанын кимереп торган газаплы уйлар кимеп киткәндәй тоелды. «Әллә әнием кош булып минем яныма кайта микән?» – дип уйлады ул. Аннары күңеленнән генә әнисе белән сөйләшә башлады: «Әнкәем, кадерлем, ник син мине ташлап киттең? Мин хәзер төн җитүдән дә куркам. Теге караватка менеп йоклыйсы да бар бит әле. Әнием, коткар мине бу бәладән», – дип, күзләрен кошка төбәп ялварырга тотынды.
Ә кошчык чырык-чырык итеп чыркылдады да очып китте. Кызга шунда тагын бер кабат: «Сабыр, сабыр!» дигән сүзләр ишетелгәндәй булды.
«Кошчыкның икенче килүенә ярма салып куярга кирәк. Мин аңа әниемә генә әйтәсе сүзләремне сөйләрмен», – дип уйлады Айзадә. Ул кухнядан ярма алып чыгарга булды. Урындык куйды да, шкафны ачып, тары ярмасы салынган банкага үрелде. Пыяла савытны кулына алуы булды, аның артыннан ук кухняга кергән Ралинә:
– Зачем туда лезешь? – дип кычкырып җибәрде һәм урындыкка китереп типте.
Аяк очларына баскан килеш банканы күтәргән Айзадә урындык өстеннән очып төште. Банка ватылды, пыяла ватыклары кызның тәненә, кул-аякларына кадалды, яралардан кан ага башлады.
– Нишләдең, зараза?! – Бусы Гөлназ апа тавышы иде. – Нәрсә калган иде анда сиңа? Идәннәрне әле генә юып чыгарган идем бит, имгәк! – дип, Айзадәне тартып торгызды ул. Аннары кызның канап беткән кул-аякларын күреп, үзе дә куркуга калды. – Әтисенә нәрсә әйтермен инде?
Кызның яраларын юып бәйләделәр. Ул «Башым авырта», – дип, үз караватына барып ауды. Ләкин Ралинә килеп, аны тартып торгызды:
– Иди, на своё место ложись!
Айзадәнең башы әйләнде, күңеле болганды, күз аллары караңгыланды. Кинәт теге кошчык пәйда булды да кызны үзе артыннан ияртеп алып китте. Караватыннан аерылган Айзадә биеккә очты да очты. Ә анда аны әнисе көтеп тора икән. «Сабыр, балам, сабыр! Барысы да үтәр!» – диде әнисе, кызын күкрәгенә кысып.
Айзадә бер атнадан гына аңына килде. Күзләрен ачса, бар дөнья ап-ак, яп-якты. Ул башта үзенең кайда икәнлеген аңлый алмады. Теге биек сәндерәдә ятмавын аңлап сөенде. Тик кайда соң ул? Бу нинди бүлмә? Монда барысы да үзгә. Әнисе тагын кая китте? Алар әле генә бергәләп болында йөрделәр бит! Ул җирләр шундый матур иде: ямь-яшел чирәм белән капланган болында гаҗәеп матур чәчәкләр үсә, каурыйлары аллы-гөлле булып елкылдап торган кошлар сайрый. Айзадәгә анда шулкадәр рәхәт булды! Әнисе аның битләреннән сыйпады, башыннан, аркасыннан сөйде, күзләреннән үпте.
– Әй балам, әй сабыем, ничек кенә булышыйм сиңа? – дип елады әнисе.
– Әнием, елама! Миңа синең белән шундый җиңел, шундый рәхәт, бер генә кайгым да калмады. Син мине калдырып кына китмә, – дип өзгәләнде Айзадә.
Әнисе аны тау итәгеннән бәреп чыккан чишмә янына алып төште, яраланган аяк-кулларын юды, кан саркып торган урыннарын бәйләде.
– Кызым, бу – изге чишмә, аның суы шифалы, эчсәң, җаныңдагы әрнүләрне дә баса, – диде әнисе.
Айзадә йотлыгып-йотлыгып чишмә суын эчте.
– Әнием, бигрәк рәхәт! Шулкадәр матур монда! Минем әле мондый гүзәл болынны күргәнем, мондый тәмле суны эчкәнем юк иде. Бергәләп барган Кара диңгез дә, Ялантау чишмәсенең тирә-ягы да болай матур түгел иде.
Әнисе чишмә буендагы эскәмиягә килеп утырды да Айзадәне янына чакырды.
– Кызым, сиңа кайтырга кирәк, – дип башлады ул сүзен. – Әгәр бик авыр булса, Сәйдә әбиеңнәргә кайт, алар янында яшәрсең. Ул сине үз канаты астына сыендырыр, ятимлегеңне сиздермәс, сиңа монда килергә иртә әле, балам!
– Әнием, минем монда, синең яныңда каласым килә. Өйдә Гөлназ апа, Ралинә бар, алар миңа биек сәндерәдә йокларга кушалар. Әнием, калыйм инде яныңда, калыйм инде!
Әнисе кинәт кенә урыныннан торды да Айзадәне йомшак кына этеп җибәрде:
– Хуш, кошчыгым! Мин синең яныңа көн дә кайтып йөрермен! Сабыр бул, кызым, сабыр бул!
* * *
Шулвакыт ишек ачылып китте дә, аннан әтисе белән Гөлназ апа килеп керде.
– Уяндыңмы, кызым?! Бик куркыттың бит, – дип, әтисе идәнгә килеп тезләнде дә Айзадәнең күзләреннән үпте. Әтисенең күзләре яшьле, тавышы калтырап чыга иде.
– Мансур, кызыбыз аңына килде бит! Нинди зур сөенеч! – диде Гөлназ апа, әтисенең башыннан сыйпый-сыйпый. – Айзадәне тиздән өйгә дә алып кайтырбыз.
Айзадәнең: «Мин өйгә кайтмыйм, әбиемнәргә китәм», – дип әйтәсе килде, тик тавышы чыкмады.
Шулчак бүлмәгә шәфкать туташы килеп керде.
– Балага тынычлык кирәк, – дип, ул әтисе белән Гөлназ апаны озатып җибәрде. Аннары кызчыкны сөеп алды да: – Хәзер мин сиңа авырттырмыйча гына укол ясармын. Син, Айзадә, йокларга тырыш, сиңа йокы хәзер бик файдалы, – дип, кызның күлмәген сак кына күтәреп, укол ясады.
Айзадә энәнең чеметтерүен дә тоймады. Аның тизрәк йоклыйсы, тагын әнисе белән очрашасы килә иде. Ул кабат тирән йокыга талды.
* * *
Айзадәне хастаханәдә бер айлап дәваладылар. Әтисе белән Гөлназ апа аның янына гел килеп йөрде. Кызның әтисе белән икәүдән-икәү генә каласы, иркенләп сөйләшеп утырасы килә иде. Әмма ул гел Гөлназ апа белән иде. Бәлки, Гөлназ апасының аны Айзадә янына үзен генә җибәрәсе килмәгәндер.
Бер килүендә әтисе кызына йомшак кына итеп болай диде:
– Айзадә, кызым, моннан соң кирәкмәгән җиргә менеп йөрмә инде. Имгәнерсең. Ярмаларны гел шуннан ала торган идең ләбаса. Аягың таеп киткәндер инде…
– Айзадә бигрәк шук кыз икән, – дип, Гөлназ апа да әтисенең сүзен куәтләп куйды. – Син аңа әйбәтләбрәк әйт инде, Мансур. Ул безне бер дә тыңламый бит.
– Кызымның моңарчы бер дә тәртипсезләнеп йөргәне юк иде бит. Бик гаҗәп! Син, Гөлназ, Айзадәгә үзең дә йошаграк бул инде.
Айзадәне хастаханәдән алып кайтканда, май бәйрәме җиткән иде инде: бар дөнья кояш нурларына төренгән, өй янындагы ямь-яшел бөреләр белән капланган тирәктә кошлар чыркылдаша, ишегалдындагы түтәлләр чистартылып, аңа яңа үсентеләр утыртылган, газоннарда ямь-яшел үлән борын төрткән.
Өйгә керүгә, Айзадә каршына Ралинә килеп басты.
– О, сестрёнка вернулась! – дип, кызны кочаклагандай итте ул. Ә әтисе белән Гөлназ апа кухняга узгач, үзе: – Попробуй, әтиеңә әйт кенә, убью! – дип, Айзадәгә йодрык күрсәтте дә бүлмәсенә кереп китте.
Аш бүлмәсенә әтисе зур өстәл алып кайтып куйган.
Җәйге көннәрдә барысы бергә, Казан янындагы бакчаларында яшәрбез, дип сөйләштеләр. Айзадә әтисе белән икесе генә калган арада:
– Әти, минем әбиләргә кайтасым килә, шунда гына яшәп торыйм,– диде.
Әтисе:
– Юк, кызым, әлегә монда бул, сиңа яңа әниеңә ияләнергә кирәк, – дип кырт кисте.
– Миңа әнием үзе дә шунда яшәргә кушты, – диде кыз.
– Кайчан?!
– Авырып хастаханәдә ятканда. Без аның белән бергә йөрдек. Ул мине шундый яратты, яраларымны бәйләде. Аннары: «Бар, кызым, кайт, Сәйдә әбиең янында яшә», – диде. Әти, авылга кайтыйм инде, әбигә дә булышырмын. Ул үзе дә чакырган иде, Мишә буенда бәбкә сакларсың, дигән иде.
– Кызым, син әзрәк ялгышасың, әниең белән дә төшеңдә генә сөйләшкәнсең. Әбиеңнәргә китсәң, яңа туганнарыңнан бөтенләй читләшеп бетәчәксең. Ә минем сезне бергә яшәтәсем килә. Тик әниең сине: «Тәртипсез», – ди. Син аны тыңла инде, кызым. Ул сине начарлыкка өйрәтмәс.
Айзадә Ралинәнең үзен ничек кыерсытуы турында сөйлисе килде. Шул арада Гөлназ апа килеп керде.
– Әтисе, без җыенып беттек, әйдәгез, кузгалыйк, – диде.
«Жигули»га бакчага алып барасы кием-салымны, азык-төлекне төяделәр дә юлга кузгалдылар.
Әтисе янындагы утыргычта барган Гөлназ апа беркавем тынлыктан соң сүз башлады:
– Мансур, хәзер мондый машинада җыен хәерче йөри. Безгә башкаларныкы кебек чит ил машинасы сатып алырга кирәк.
– Гөлназ, акча юк бит әле. Аллаһы боерса, алга таба барысы да булыр! Әзрәк сабыр итик!
– Кредитка алырга да була. Кеше шулай эшли. Бу эшеңнән китәргә кирәктер сиңа. 28 меңгә инженер булып күпме йөрергә мөмкин?!
– Мин башка эш белмим бит, Гөлназ, – диде әтисе.
– Әнә, минем бер танышым дальнякта йөри. Акчаны көрәп ала. Күчәрсең. Хәзер гаиләң дә ишәйде инде.
Әтисе дәшмәде.
Ә Айзадә бу машинаны алгач, бергәләп ничек сөенешкәннәрен исенә төшерде. Әнисе беренче тапкыр «Жигули»га утырып каядыр барырга чыккач, юл буе әтисен мактаган иде: «Мансур җаным, синнән дә булдыклырак кеше юктыр. Шөкер, Аллаһы Тәгалә мине сиңа пар иткән, шуның белән бәхетемне биргән. Фатирыбыз да булды, инде бакчага йөрү дә җиңелләште, көз җиткәч, җиләк-җимеш кайнатмаларын, бар яшелчәне арба белән алып кайта идек…»
* * *
«Гөлназ апа мине дә, машинаны да яратмый», – дип уйлады Айзадә. Яңа хатыны алдында җебеп торган әтисенә дә ачуы килде кызның.
Бакчага килеп җиттеләр. Айзадә нигәдер үз йортларына ятсынып карады.
Әнә мунча кырыенда Актүш оясы. Актүшне нәни чагында әнисе табып алып кайткан иде. «Бу эт баласы автобус тукталышы янында туңып, калтыранып ята. Күрәсең, кемдер китереп ташлагандыр. Көне дә яңгырлы. Бик кызгандым үзен. Ачтыр инде ул. Мансур, син аңа мунча кырыенда оя ясап куй. Күрше-тирәнең дә калган ашлары булыр әле, без югында кертерләр, ашатырлар. Кышын бакча каравылчысы янында яшәр», – дигән иде әнисе. Бу Айзадәнең иң бәхетле көннәренең берсе булгандыр.
– Әти, әти, көчеккә оя яса инде, мин аны үзем карармын. Без аңа матур исем дә кушыйк, – дип инәлгән иде ул.
– Исеме Актүш булсын, түшендә ак табы да бар икән, – дип, кызының сүзен җөпләде әнисе. – Мин кечкенә чакта безнең дә Актүш исемле этебез бар иде.
Шулай итеп Актүш Айзадәләрдә яшәп калды. Кыз белән көчек бик дуслашты, ярыша-ярыша үсте. Эт кыз артыннан бер дә калмыйча ияреп йөрде. Акыллы көчек булып чыкты ул: кеше кишәрлегенә кермәде, кирәк-кирәкмәскә өрмәде. «Нәселле эт баласыдыр ул», – дигән иде әтисе.
Машина килеп туктау белән, эт Хәят апалар бакчасыннан атылып чыкты да арт аякларына басып, Айзадәне кочаклаган кебек итте, аннары битләрен, кулларын ялый башлады.
– Актүш, Актүш, – диде кыз, этне кочаклап. Аның нигәдер елыйсы килде. Эт аңа шулкадәр якын иде, ул Айзадәне әнисе кебек бик нык яратадыр кебек тоелды.
Шулвакыт күрше капкадан Хәят апасы да килеп чыкты.
– Балакаем, килдегезме? – дип, ул Айзадәне кочып алды. – Шундый үскәнсең, тәмам әниеңә охшап матурлангансың. Актүшең сине күптән көтә инде, бакчагыздан китми.
– Хәят апа, Актүш тә матурланып, тазарып киткән…
– Кызым, ул сиңа тиздән бәби көчекләр алып кайтыр, тик аларны кая гына куярсың инде…
Ул арада Актүш, бакчаларында йөргән ят кешеләрне күреп, буыла-буыла өреп, Ралинәгә ташланды. Гөлназ апа Ралинәнең ачыргаланып кычкыруыннан сискәнеп китте дә кызын эттән аралап, уртага керде. Шулчак Актүш хатынның кулын тешләп канатты. Менә өйгә кереп китәргә өлгергән әтисе дә атылып чыкты. Ул йорт стенасына сөяп куелган иске көрәкне алды да бар көче белән Актүшкә китереп орды. Эт ачы чинап, арткы тәпиен өстери-өстери, читкә тайпылды. Актүш аксый-аксый Хәят апалар өе турысына сузылып ятты да ярасын ялый башлады. Аның чем-кара йоны кызгылт-көрән төскә керде. Айзадә йөгереп барып, нәни куллары белән Актүшнең ярасын эзләп тапты, аны учы белән каплады. Әмма кан, кызның бармаклары арасыннан саркылып чыгып, җиргә тамды да тамды. Кызның да, этнең дә күзеннән яшь ага иде. Айзадәнең кул-аяклары, битләре, күлмәкләре дә кып-кызыл канга буялды.
Көтмәгәндә килеп туган бу аяныч хәлгә Хәят апа да аптырап калды:
– Мансур, харап иттегез бит этне. Аның әни булырга әзерләнгән чагы, тиздән көчекләре туарга тиеш иде бит. Гөнаһысын кая куярсың, Мансур?! – дип, ул Айзадәгә бер зур тастымал чыгарып бирде, үзе күзләренә яшь тулып, өенә кереп китте.
Айзадә тастымал белән этнең ярасын басты. Кан агуы кимегәндәй булды.
– Алып китеп аттырам мин бу мөртәтне, – диде шунда алар янына килеп баскан Мансур. – Эзе дә булмасын! Гөлназ апаң да: «Эт котырган булырга тиеш», – ди. Хәзер инде аңа укол ясатырга кирәк.
– Ул үзе котырган! – диде Актүшне кызганудан нишләргә белмәгән Айзадә. – Кызы да, үзе дә котырган. Мин аларны күралмыйм! Кайтар мине дә, Актүшне дә әбиләремә. Минем монда яшисем килми, яңа кызларың белән бергәләп яшәгез шунда!
Бу сүзләр шулкадәр әрнү, рәнҗү белән әйтелделәр ки, Мансур үзе дә бермәлгә югалып калгандай булды. Аның эт канына буялып беткән, битләреннән туктаусыз яшь агып торган кызын кызганудан йөрәге кысылып куйды, Айзадәсен кочагына алып юатасы, тынычландырасы килде. Әмма:
– Җитте, булды, шыңшыма этең белән бергә, – дигән сүздән ары юату сүзен әйтә алмады.
Аннары әтисе белән Гөлназ апа, укол ясатырга дип, хастаханәгә киттеләр. Ралинә аларның күздән югалганын гына көтеп торды да ишегалдына очып чыкты.
– Я убью твою собаку! Я ей живот распорю! И оттуда вытащу щенят. И тебя убью! Чтобы ты сдохла! – дип, Айзадәгә китереп типте.
Кызның авыртудан сыны катты. Эт ырылдап, Ралинәгә ташланды. Ләкин шулчак үзе дә авыртуга түзә алмыйча, шыңшып җиргә ауды. Айзадә эте янына сузылып ятты да Актүшне кочагына алды:
– Елама, Актүшем, сабыр бул! Миңа әни гел шулай әйтә иде. Яраң төзәлсен дә, без синең белән авылга кайтып китәрбез. Анда минем әбием белән бабаем бар. Ә хәзергә сабыр ит. Беркемнән дә курыкма! Үзеңә дә, бәбиләреңә дә тидермәм! Мин синең яклаучың булырмын, – диде Айзадә, этне юатып. Ике ятим бер-берсенә сыенып озак ятты, Айзадә шулай йоклап киткәнен дә сизми калды. Эт җылысына изрәп йокыга талган кыз төш күрде.
…Ялантау чишмәсе буенда Актүш белән бергәләп каз бәбкәләре саклыйлар, имеш. Болын аллы-гөлле чәчәкләрдән чуп-чуар булган: тукранбашлар да, зәңгәр кыңгыраулар да, лилияләр дә, тагын ул белмәгән әллә нинди матурлары бар. Шул чәчәкләргә күбәләкләр, энә караклары, бал кортлары килеп куна. Актүш аксый-аксый булса да, яланда көчекләре белән уйнап йөри. Кояш җылы нурлары белән Айзадәнең битләреннән, чәчләреннән сыйпагандай итә. Кызга шушы сәгадәтле гүзәллек эчендә шулкадәр рәхәт. Ул әбисе пешергән тары боткасы белән бәбкәләрне сыйлый. Бәбкәләр дә шулкадәр сөйкемле, йомшаклар. Шунда төш өзелде…
– И-и-и балам, нигә салкын җирдә йоклап ятасың? Әле җир җылынмаган. Гомерлек чир алуың бар. Әллә кайчан чыгып карыйсым калган да бит… Әйдә әле, мунча өлгергән иде. И үксезем, и ятимем минем, – дип, Хәят апа кызчыкны үзләренә алып кереп китте. – Хәзер бергәләп мунча керербез. Бер генә чынаяк кайнар чәй эчеп ал да…
Гомер буе табиб булып эшләгән Хәят апа мунчада Айзадәнең тәнендәге күгелҗем яра эзләрен шундук күреп алды.
– Кызым, кем кыйнады сине? – дип җай гына сорап, баланы куенына алды. Үзе дә ятимлектә үскән табибә ханым Айзадәнең хәлен аңлый иде:
– Аһ кансызлар, аһ оятсызлар! Кайтсыннар гына, күрсәтермен мин аларга! Ятим баланы рәнҗеткәннәр бит…
Кыз Хәят апаның әтисен ачулануын бер дә теләми иде.
– Юк, Хәят апа, егылдым гына мин. Әтинең бер гаебе дә юк, – диде ул, бердәнбер якын кешесен яклап. – Бүген мин сездә генә куныйм әле, Хәят апа! Ярыймы?
– Ярый, Айзадә. Кунарсың.
Күрше апасы Айзадәнең канга буялып беткән күлмәген юды да колгага элеп куйды.
– Без юынганчы кибә ул, – диде.
Мунчадан чыккач, Хәят апа Айзадәгә бөтнекле-мәтрүшкәле чәй эчерде дә йокларга яткырды.
– Йокла, кызым, иртә кичтән хәерлерәк, – дип, үзе тәрәзә каршына килеп утырды.
Айзадә Хәят апаның битеннән җыерчыклы куллары белән күз яшьләрен сөртеп-сөртеп алуына карап ятты-ятты да йоклап китте.
Кызның әтисе белән Гөлназ апа караңгы төшкәч кенә кайтты. Мансур бераздан Хәят апага Айзадәне алып чыгарга керде.
– Уятма, Мансур! Аның болай да җаны яралы. Миндә генә кунсын. Булдыргансыз болай булгач, – дип, күршесен коры гына озата чыкты.
* * *
Актүшнең ярасы әкренләп төзәлде. Айзадә дә, күбрәк Хәят апасы янында чуалып йөри-йөри, үз хәленә ияләшә төште. Әтисе икенче эшкә керде. Хәзер аны кыз атналар буе күрми. Алагаем зур машина белән ерактан – чит илләрдән товар алып кайта ул. Гөлназ апаның кәефе бик шәп.
– Мансур акчаны көрәп ала, – дип, күрше-күләнгә мактанып та алгалады. Ул Айзадәне «күрми» дә, аңа игътибар да итми. Күрше-тирәләр дә кызның яңа әнисен нигәдер өнәп бетермәде. Хәят апасы кереп:
– Гөлназ, балага тырнак белән дә чиртәсе булма! Әгәр шушы ятимне рәнҗеткәнеңне сизсәк, ни эшләтергә белербез, хокук органнарына ук хәбәр итәрбез, – дип, ныклап әйтеп чыкты.
Гөлназ апа күршеләренә кереп-чыгып йөри торган сукмак янындагы ишекне дә такта белән кадаклатып куйды. Ә әнисе исән чагында алар күрше-тирә белән күңелле итеп аралашып яшиләр иде. Шул вакытларны исенә төшерде Айзадә. Их, күңелле чаклар иде ул! Тәмле ризык пешерсәләр, бер-берсен чәйгә дәшәрләр яисә «Авыз итегез әле» дип, өйләренә кертерләр иде. Җәйне, сөйләшеп-гәпләшеп, киңәшләшеп, тату бер гаилә булып уздыра торганнар иде.
* * *
Беркөнне Айзадә йокысыннан ниндидер ят тавышка уянып китте. Актүшнең оясын Хәят апаларының сарае янына күчергәннәр иде. Шуннан чыелдаган авазлар ишетелә. Кызчык йокы күлмәгеннән генә, артсыз башмаклар киеп, сарай янына йөгерде. Иртәнге салкынча һава аны чиркандырып җибәрде. Мул итеп чык төшкән үлән яфраклары кояш нурлары яктысында төрле төсләргә кереп җемелди. Әйтерсең, кемдер җиргә асылташлар сибеп чыккан. Шушы матурлыкка хәйран калган кыз Актүшкә күз ташлады һәм шатлыгыннан кулларын чәбәкләп куйды. Эт сузылып яткан да яңа туган көчекләрен имезә. Эт балаларының икесе үзе кебек кап-кара, берсе ап-ак.
– Нинди матурлар! – диде кыз, шатланып. – Ә синең исемең Аппак булыр, – диде ул, ак көчеккә карап. Актүш балаларын ялый, ә үзе: «Күрәсеңме?» – дигәндәй, Айзадәгә карап-карап ала.
– Актүшкәем, рәхмәт сиңа! Булдыргансың! Мин сиңа балаларыңны үстерергә ярдәм итәрмен, – дип, кыз этнең башыннан сыйпады. – Әйдә, син көчекләреңне ашат, җылыт. Мин дә туңдым, бераз өйгә кереп ятып торам, – дип, бакча өенә таба йөгерде.
* * *
Йокысыннан уянуга, кызчык тагын көчекләр янына ашыкты һәм гаҗәпләнүдән баскан урынында катып калды: Аппак юк! Актүш үзенең ике баласын тәпиләре белән кочкан да күзләрен йомып ята.
– Актүш, Аппакны кая куйдың?
Кыз этне башыннан сыйпап уятты. Ул исә, берни булмагандай, чем-кара күзләре белән Айзадәгә карады да «Ник миңа тиясең?» дигән кыяфәт белән ваемсызланып ята бирде. Кыз уйга калды. Көчеккә кем тигән? Кем эше булыр бу? Айзадә шунда Ралинәнең сүзләрен хәтерләде. «Мин аның балаларын да үтерәм», – дигән иде бит ул. Йөрәгендә – таш, күзләрендә яшь иде Айзадәнең. Хәят апасы янына йөгерде.
– Аппакны үтергәннәр! – дип кычкырды Айзадә, елый-елый.
– Нинди Аппак? Кем үтергән? – дип аптырап калды Хәят апа. Ул әле Актүшнең көчекләр алып кайтуы турында белми иде.
Кыз аңа хәлне аңлатып бирде. Алар икәүләшеп эт янына чыктылар. Әмма Хәят апа көчекләргә әллә ни сөенмәде.
– Бу җан ияләрен кая гына куеп бетерербез инде? – диде ул уфтанып.
– Монда ап-ак төстәгесе дә бар иде. Аңа мин «Аппак» дип исем куштым. Шунысы юк.
– Күзеңә күренгәндер, балам! Шул арада кая китсен ул? Ралинә дә тимәгәндер. Иртүк монда кереп йөрмәгәндер. Алар йокыдан да уникедә генә тора бит. Аннары… Эттән алып кара син баласын! Ул аны беркемгә дә бирми бит. Ак көчекне төшеңдә генә күргәнсеңдер… Әйдә, эткә ашарга бирик. Ачыккандыр, – дип, Хәят апасы Актүшкә кичтән калган ашны салып бирде. Зур гына кисәк ит тә өстәде. – Комачауламыйк инде, иркенләп сыйлансын! – дип, кызны өенә алып кереп китте.
Айзадә уйга калды. Аппак бар иде ләбаса. Төшендә түгел, өнендә күрде ул аны.
* * *
Кызчык иртәнге чәен эчте дә күрше кишәрлекләр тирәсеннән Аппакны эзләргә чыгып китте. Аның ап-ак йонлы җансыз гәүдәсен козгыннар чукыйдыр кебек тоелды. Айзадә үзе белгән барлык ташландык кишәрлекләрне, елга тирәләрен әйләнде. Тик Аппак күренмәде. Кыз сусап, әлсерәп кайтып кергәндә, әтисе машинасы янында кайнаша иде.
– Әтием кайткан! Мин сине бик сагындым!– дип, кыз аны кочаклап алды. – Кайчан кайттың? Бу юлы бигрәк озак йөрдең, син киткәнгә ун көн узды.
– Мин төнлә кайттым. Син нигә Хәят апаңда кунып йөрисең? Кешедән яхшы түгел. Үз өебез бар бит…
– Әти, Актүш өч көчек алып кайтты. Икесе үзе кебек кап-кара, берсе ап-ак. Агы төнлә югалды. Әтием, әйдә икәү эзлик әле.
– Эт эзләп кенә йөрисем калды инде. Ул гарип этеңне күптән аттырырга кирәк. Артын сөйрәп йөрмәсен.
– Син аны үзең гарипләдең бит. Ул андый түгел иде. Аппакны да синең кызың үтергән…
– Телләшеп тор әле… Йә сугып җибәрермен… – диде әтисе, усалланып.
Кыз йөгереп, Хәят апасының бакчасына кереп китте, эт оясы янына килде. Көчекләр, юантык тәпиләренә басып, алпан-тилпән килеп йөрмәкче була. Әниләре борыны белән төрткәләп, аларны үзеннән ерак җибәрмәскә тырыша.
«Ак эт, чыннан да, булмаган, ахры, югыйсә Актүш үзен алай тыныч тотмас иде», – дип уйлады Айзадә. Төш күргәндер инде.
Айзадә белән Хәят апа көн саен кич җиткәч, елга тирәләрендә, урман яннарында йөреп кайта торган булды. «Сәламәтлеккә бик файдалы», – ди күрше апасы. Ул еш кына үзенең ятимлектә үткән бала чагын искә төшерә. Аның бер көйгә, салмак кына тавыш белән сөйләгәнен ярата Айзадә. Җәй көнендә алар бер-берсенә шулкадәр якынайдылар, сер сөйләрдәй дуска әверелделәр.
Ә беркөнне Айзадә Сәйдә әбисенә хат язды.
Дәфтәр битен «ДӘҮ ӘНИ! Яратам, кил, кил, кил, кил! Айзадә» дигән сүзләр белән чуарлады. Аннары хатны конвертка салды да тышына «Татарстан, Алансу, Сәйдә әбигә» дип язып куйды һәм Казанга кайтучы таныш апасына биреп җибәрде. Тик кыз Татарстанда Алансу дигән авылларның берничә икәнен белми иде шул.
Беркөнне Хәят апасы белән борылыштагы чүп-чар өеме яныннан үткәндә, кыз иртәнге таныш тавышны ишеткәндәй булды. Айзадә туктап калды. Нәзек кенә шыңшу тагын кабатланды. Эңгер-меңгер вакыт булса да, чыбык-чабык, пластик шешәләр арасында нәрсәдер кыймылдаган кебек тоелды. Кыз якынрак килеп караса, анда Аппак авызын кыймылдатып, ашарга имчәк эзләп ята.
– Хәят апа, мин Аппакны таптым! – дип, кичке һаваны ярып кычкырды Айзадә. – Ник монда ятасың син, Аппак? Ничек килдең? – дип, көчек белән өзгәләнеп сөйләште, аны куенына кысып сөйде, яратты. Ак аю баласын хәтерләткән нәни көчек тә, җылы тапканына сөенеп булса кирәк, кызга сыенды. Бу хәлне күзәтеп торган Хәят апа да аптырап калды. «Кара әле, бу бала белеп сөйләшкән икән. Ак көчекне дә төшендә күрмәгән. Тик нишләп монда ята соң бу эт баласы?» – дип уйланды ул.
Алар Аппакны алып кайтып, әнисе янына салдылар. Әмма Актүш, көчекне күргәч, ырылдап куйды, аңа аркасы белән борылып ятты, имәргә дип үрелгән баласын аяклары белән читкә этәрде. Көчек әнисенә сыенырга теләп килә, ә тегесе үзенә якын да җибәрми. Әйтерсең ул аның баласы түгел.
– Кара син аны, үз баласын кабул итә алмый. Кызым, ул аны имезмәс инде. Әйдә, өйгә алып керик тә авызына кашыклап сөт салыйк. Ачтан үлмәсен, – дип, Хәят апа Аппакны өйгә алып керде, Айзадә дә аннан калмады. Хәят апа көчекнең авызын ачтырып торды, Айзадә аңа кашыклап сөт салды. Эт баласы башта тончыккан кебек итенсә дә, соңрак төшенде булса кирәк: сөтне тәмләп эчә башлады. Тамагы туйган көчек кызның куенында изрәп йоклап та китте.
Айзадәнең Актүшкә ачуы килде. Ничек була инде бу: ике кара көчекне ярата, ә агын чүплеккә илтеп аткан…
– Хәят апа, ник алай кылана ул Актүш? – дип сорады кыз, аптырап. – Шунда Аппак үлгән булса…
– Аңламассың хәзер кешеләрне дә, этләрне дә… – диде Хәят апасы, авыр сулап. – Дөньясы буталды. Әмма хайваннарда бала аралау – бик сирәк күренеш. Иртәгә кибеттән имезлек алып кайтырбыз. Карап торып, җан иясен ачтан үтереп булмас.
Әтисе Айзадәне эзләп кермәде. Ике үксез, бер-берсенең җан җылысына сыенып, тирән йокыга талды.
Аппак Айзадәдән бер адым да калмады. Алар агылый белән тагылый кебек гел бергә йөрделәр, күрше апасында бергә йокладылар. Хәят апа, баланың йөрәк ярасы бераз төзәлмәсме, дип, сүз әйтмәде. Аппакны, зур тазга бастырып, шампунь белән юып торды, өйгә кергәндә дә, тәпиләрен чистартырга дип, ишек төбенә савыт белән су, чүпрәк куйды. Айзадә, көчекнең тәпиләрен башта юа, аннары коры чүпрәк белән сөртә торган булды.
Айзадә бәхетле иде. Актүш кенә Аппакны янына китермәде. Аны күрү белән ырылдап, көчекне читкә куды. Әйтерсең лә ул аңардан тумаган, аны кемдер Актүш янына китереп аткан. Тора-бара ул ике баласы белән бөтенләй юкка чыкты. Бакчалар янында кыргый этләр йөри башлаган, көн саен шуларны аталар, дип сөйләүләре хак булдымы, Актүшнең тавышы да ишетелмәде, үзе дә күренмәде. Хәят апасы: «Аңа баласының рәнҗеше төште, – диде. – Халык телендә шундый сүз бар: имештер, ана баласын имезмәсә, аңа сөт рәнҗеше төшә икән. Күрәсең, хактыр».
Айзадә этне кызганса да, баласын кыерсытканга, аңа ачуы да килә иде.
– Бәлки, ул исәндер әле, Хәят апа. Аппак монда булгач, башка җиргә күчеп киткәндер яисә аны берәрсе үзенә алгандыр. Акыллы эт иде бит ул, – дип, уйлары белән бүлеште.
* * *
Август ае килеп җитте. Иртә өлгерә торган әнис алмалары инде кызарып алланды, көннән-көн тәмләнә барды. Антоновка дигәне генә тешне камаштыра. Бакча тирәсендә үсә торган каен, тупыл кебек агачларда сирәк кенә сары яфраклар күренгәли башлады.
Сул як күрше кызы Камилә дә Айзадә белән бер яшьтә иде. Алар еш кына икесе бергә уйныйлар. Камиләне мәктәпкә барырга биштәр, форма, китап-дәфтәр алырга дип, Казанга алып кайтып киттеләр. Айзадәнең дә җете кызыл яки яшел төстәге бизәкле биштәр, матур кызыл куртка, тышына малайлар, кызлар төшерелгән дәреслекләр күз алдына килде. Ул төннәрен шулар турында хыялланып ята торган булды, әтисе аны да Казанга алып кайтыр дип көтте. Хәят апасы Айзадәнең күңеле күтәрелә башлавына сөенде. «Мәктәпкә баргач, балалар белән аралашып, тагын да ачыла төшәр, иншалла, – дип уйлады ул. – Бигрәкләр сөйкемле бала инде, бәхете генә була күрсен!» Тик үзенең генә бу арада кәефе юк: еш кына кан басымы күтәрелә, башы авырта. Инде үз өйләренә атнага бер генә, Хәят апасы кушканга гына кереп чыга торган бала, миңа ул-бу була калса, нәрсә эшләр, дип тә кайгыра иде.
Мансур көне-төне эштә. Ул хәзер бөтенләй үзгәрде, Гөлназ сүзеннән чыкмый. Ә хатынга бары тик акча гына кирәк. Бакчаларын билчән, алабута, ромашка, сарут, тузганак басты. Орлыклары җитешеп, күрше кишәрлекләргә дә сибелде. Колакларына унар, борынына икешәр боҗра тагып, чәчен шәмәхә төскә буятып йөрүче Ралинәләре көне-төне тимер тавышлы музыка акырта, ул мәхшәр Мансур өйдә чакта гына тынып тора. Гөлназ үзе дә, Ралинәсе дә Айзадә һәм Хәят апа белән шундый дорфа сөйләшәләр, башка күршеләрне дә санламыйлар.
«Ана дөньядан үтсә, ата урыска әверелә», – диюләре дөрестер, күрәсең. Мансур белән сөйләшәсе булыр, кызны әбисенә кайтарсын. Болай барса, бала харап булачак. Аннары әтисенең исенә төшерергә кирәк әле, беренче сентябрь җитә», – дип уйлап куйды Хәят. Тик сөйләшергә өлгерә алмады…
Айзадә әтисе кайткан көнне үзләренә чыгып китте. Кыз аны өзелеп сагынган, өстәвенә тиздән беренче сентябрь җитәчәген исенә төшерергә кирәк иде. Казанга кайтып киемнәр алырга вакыт җитте. «Югыйсә иң матурларын алып бетерерләр», – дип уйлады Айзадә. Ул өйгә килеп кергәндә, барысы бергә җыелып, әтисе алып кайткан акчаны санап утыралар иде. Кызга әтисеннән башка күтәрелеп караучы да, игътибар итүче дә булмады.
– Нихәл, кызым? – дип, әтисе аны кочагына алды.
Айзадәгә шулкадәр рәхәт булып китте. Аңа әтисенең әллә кайчаннан шулай якын, җылы итеп дәшкәне, иркәләгәне юк иде.
– Әти, әнә никадәр акча алып кайткансың! Миңа мәктәпкә барырга әйберләр алырга кирәк. Әйдә, иртәгә Казанга кайтып киләбез, – диде кыз, әтисенең күзләренә карап.
– Әйе, кызым, бик кирәк, – диде әтисе. – Кибетләргә әниеңне дә алып чыгарбыз.
Айзадәнең «әниең» дигән сүзне бик әйттерәсе килми иде, үз әнисе үпкәләр кебек тоелды аңа. Шулай да кыз дәшмәде.
Гөлназ апа ипләп кенә акчаларны сумкасына салып куйды да әтисе белән Айзадә янына килде.
– Мансур җаным, – дип дәште ул йомшак кына итеп, кыска итәк астыннан күренеп торган шәрә ботларын аңа терәп үк куеп. – Кредитка алган акчаны түләргә кирәк булуын үзең дә беләсең. Миллион ярымлык нинди матур машинада йөрисең. Ралинәдән калган күпме кием-салым, букча, китаплар ята. Алар барысы да – акча. Айзадәгә шуларны юып, үтүкләп кидерермен. Акча санаганны ярата, юкка сарыф итеп бетермик.
– Беренче сыйныфка барганда, яңадан киенсен, дигәнием. Бала күңеле сынмасын инде, Гөлназ.
– Мондый тәртипсез баланың булуыннан булмавы артык. Тәрбия күрмәгән инде. Хатының да бигрәк пешмәгән булган. Аба-а-у!
Әтисе дәшмәде. Айзадәнең күзләренә яшь тулды, ул елап, Хәят апасына йөгерде.
– Хәят апа, Хәят апа! Алар, алар… – дип, үксүеннән сүзен әйтә алмыйча торды күрше апасына сарылган кыз. Аппак исә куе йоннары белән аларның аякларын сыпыра, арлы-бирле йөри иде.
– Ни булды, балам, кем тиде? – диде Хәят апа, борчылып.
– Гөлназ апа, портфель дә, киемнәр дә алмыйбыз, Ралинәдән калган искеләрне юып бирәм, ди. Минем аның киемнәрен киясем килми, мәктәпкә үземә алган яңа формадан барасым килә.
– И бала! Борчылма… Берни дә эшләп булмый. Менә пенсиям килсә, үзем алып бирермен. Кушып җибәрергә әзрәк маям да бар иде. Кызым, син елама әле, яме. Бу арада кәефем китебрәк тора.
Хәят апа, Айзадә белән Аппак чыгып киткәч, Мансур белән сөйләшергә ниятләп, алар йортына таба атлады.
Ул кергәндә, күршеләре чәйләп утыра иде. Мансур торып басып, Хәят апага өстәл яныннан урын тәкъдим итте. Гөлназ күтәрелеп тә карамады.
– Мансур, әгәр мөмкин булса, чыгып кер әле, – дип сүз башлады күрше апа. – Үзең белән генә сөйләшәсе сүзем бар иде. Авырып торам, Казанга илтеп кайтмассыңмы икән дигән идем. Булнискә бармыйча узмас, ахры. Быел, никтер, тынгысызрак булды, җәем дә көйсезрәк узды.
– Ярар, Хәят апа, алып барып кайтырмын, – диде Мансур. – Хәзер чәемне генә эчеп бетерим дә.
– Машина су салып кына йөрми бит ул, хәзер бензин кыйммәт, – дип сүзгә кушылды Гөлназ.
– Курыкма, бензин хакын артыгы белән түләрмен, моңарчы кеше хакына кергәнем булмады, хәләл көчем белән гомер иттем, – диде Хәят апа һәм, Мансурга рәхмәт әйтеп, бакчасына таба атлады.
* * *
Хәят апасы, Айзадәне дә машинага утыртты. Исәбе банктан пенсия акчасын алу һәм кызны киендерү иде. Ул берочтан, юлда барганда, Гөлназ белән Ралинәнең Айзадәне ничек кыерсытуларын сөйләргә, Мансурны бу хатынның нечкә күңелле кызга әни була алмавына төшендерергә дә ниятләде. Тик сүзен башлап өлгермәде, ир аны кырт кына туктатты:
– Хәят апа, син инде безнең тормышка кысылма. Үзең бала таба алмагач, Гөлназдан көнләшәсең. Айзадәне дә безгә каршы котыртып, тормышыбызның ямен җибәрдең. Минем хатыным – дөнья бәһасе кеше! Синең кысыр булуыңда безнең гаебебез юк! Айзадә дә сезгә башка кереп йөрмәс! Югыйсә кызны бөтенләй бозып бетердең…
Тормышта күпне күргән Хәят апа кинәт әйтелгән бу кадәр нахак сүзләргә шаккатып калды, алардан качарга теләгәндәй, ике кулы белән башын кочып утырды; күз аллары караңгыланды. Авыр сүзләр гомер кояшы баюга таба баручы хатынның йөрәгенә пычактай кадалды. Кеше шул дәрәҗәдә мәрхәмәтсез һәм мәгънәсез була ала икән, дип уйлады ул. Мансур мондый түгел иде ләбаса. Иң рәнҗеткәне «кысыр хатын» дигән сүз иде. Ире дә гомере буе шулай дип теңкәсенә тиде. Әгәр ятимлектә кадерсезләнеп үсмәгән, салкын тидермәгән булса, бала тапмас идемени ул?! Хәят апа агарынып килде дә, бөтен тәне йомшап, Айзадә өстенә авып төште. – Әти, әти, нишләттең Хәят апаны?! – дип кычкырып җибәрде кыз. – Хәят апам, ач күзеңне! Үлмә! Мин хәзер синсез нишләрмен?!
Мансур тиз генә машинасын хастаханәгә таба борды. Тик соң иде инде. Инфаркт, диделәр…
* * *
Айзадә әтисе белән бакчага өч көннән соң гына кайтты. Хәят апасының бакча өе тәрәзәләренә аркылы-торкылы такталар кадакланган иде. Болай да кечкенә генә йорт тагын да мескенләнеп калган кебек тоелды. Хәят апасы утырткан кашкарыйлар, чәчәк атса да, моңсуланып, сулып утыра, бәрхет чәчәкнең нәзберек таҗлары да көз киләсен сизепме, башларын игән.
Аппак Айзадәне ике аягына басып кочып алды. Битләрен, кулларын ялап, сагынуын белдерде.
Айзадә әтисе белән өч көн бер авыз сүз сөйләшмәде. Казанда вакытта әтисе: «Әйдә, кибеткә кереп, киемнәр алыйк», – дип, сәүдә йорты ишек төбендә машинасын туктаткан иде, кыз нәни куллары белән автомобиль тотынгычына чытырдатып ябышты. Әтисе аны берничек тә куптарып ала алмады. Айзадә инде еламый иде. Бакча өйләренә дә керәсе итмәде, Аппагы белән урманга таба киттеләр.
Мансурның гомер булмаганча, көне буе башы авыртты. Бакчага кайтып җиткән мәлдә авырту шулкадәр көчәйде ки, чигәләренең, баш чүмеченең кысуына түзәр әмәле калмады. Ирнең машинадан чыгып, бер-ике адым атлавы булды, ул чалгы белән чапкан үлән кебек җиргә ауды.
Машина тавышы ишетеп чыккан Гөлназ Мансурны, күршеләре белән бергәләп күтәреп, өйгә алып керде. Аның сул аягы һәм кулы салынып төшкән, теле дә аңлап булмаслык дәрәҗәдә көрмәкләнгән иде.
Айзадә белән Аппак икәүләп эт оясына кереп берегеп ятты. Август аеның төннәре салкын иде. Ике үксез бер-берсен җылытырга тырышты. Аннан-моннан гына такталар каккалап ясалган оя тишекләреннән җил өрә, инде ничә көннәр юньләп ашамаган, эчмәгән Айзадә салкыннан бөрешеп килде, бөтен тәне авыртып калтыранды. Кызның хәлен сизгән Аппак аның әле бер, әле икенче ягына чыгып, җылытырга тырыша, битләрен ялый, аяклары белән коча иде.
* * *
Халисә, почтага килгән хатларны барлаганда, сәер бер хатка тап булды. Зәңгәр кыңгыраулар рәсеме ясалган конверт тышына басма хәрефләр белән «Татарстан, Алансу, Сәйдә әбигә» дип язылган.
Авылларында ике Сәйдә бар: берсенә кырык биш яшьләр булыр, ә икенчесе сиксәнгә җитеп килә.
Кемгә булыр икән бу хат? Балалар кулы белән язылган, фамилиясе дә юк.
Халисә хатлар салынган сумкасын иңбашына элде дә велосипедына утырып чыгып китте.
Сәйдә карчык үзенең Казан каласында беркеме дә юклыгын, инде оныкларының Чаллыда урнашуын, бу хатның аңа кагылышлы түгел икәнлеген аңлатты.
– Җук, олан, миңа түгел, Мөхәммәтҗан Сәйдәсенәдер. Аның балалары Казанда яши, – дип, Халисәне борып җибәрде.
Мөхәммәтҗан Сәйдәсенең өе балалар тавышыннан гөр килеп тора иде. Улының да, кызының да балалары җәйге ялга авылга кайтканнар, качышлы уйнап яталар.
– Бар, дәү әниеңне чакырып чык әле, наным, – дип, ягымлы тавыш белән дәште Халисә. Өстенә кыска зәңгәр күлмәк, аягына үкчәләре тапталып беткән сандал кигән зәңгәр күзле кыз йөгереп өйгә кереп китте. Аңа ияреп чыккан Сәйдә Халисәне елмаеп каршы алды.
– Нинди яхшы хәбәрләр алып килдең, илдә-көндә ниләр бар, Халисә? Әйдә, кер, – дип, өйгә чакырды ул хат ташучыны.
– Җук, Сәйдә апа, кереп тормыйм. Менә бер хат килгән иде, «Сәйдә әбигә» дип язылган, фамилиясе җук, сиңа түгел микән?
Хатын кара эштән ярылып беткән кулына зәңгәр чәчәкле конвертны алып, әйләндереп-әйләндереп карады.
– Кемгә генә булыр икән бу хат? Минем оныклар барысы да авылда. Аптыраган. Авылда башка Сәйдәләр җук, ачып карасак кына инде. Шунда аңышып булса гына.
– И Сәйдә апа, хатларны ачып карарга ярамый бит. Белмим инде, нишлик икән?
– Болай ничек табасың аны – фамилиясе-ние җук. Үзеңә кара инде, Халисә.
Алар сак кына конвертны ачтылар. Анда тигез басма хәрефләр белән
«ДӘҮ ӘНИ! Яратам, кил, кил, кил, кил! Айзадә» дип, дәфтәр битен тутырып язылган иде.
Халисә белән Сәйдә аптырап калдылар: нинди хат булды бу? Бу балага ни булган? Нинди бәлагә юлыккан ул? Хатын да әллә ничек үзәге өзелеп язган сыман.
– Кара әле, Халисә, бу хат безнең авылга язылмагандыр. Татарстанда Алансу дигән авыл бер генә түгелдер, белеш әле.
Алансулар күп булып чыкты. Әле Йосыф Алансуы да бар икән… Халисә почтасын тиз генә таратып бетерде дә почта йортына кайтты. Хатны яңа конвертка салып, икенче Алансуга юллады. Кырыена почта келәе белән, әгәр бу авылда Сәйдә әби табылмаса, өченче Алансуга җибәрүләрен үтенеп, кәгазь ябыштырды. Үзе дә ике бала анасы Халисәнең бу балага бик тә ярдәм итәсе килә иде.
Икенче Алансуда да табылмады Сәйдә әби. Почтада эшләүче хатын хатны өченче Алансуга юллады. Конверт тышына «Әгәр Сәйдә әби табылмаса, Йосыф Алансуына җибәреп карагыз» дип, нәкъ Халисә шикелле келәйләп язу ябыштырды. Хат шулай хуҗасын эзләп йөри-йөри калынайды…
Хат ташучы килеп кергәндә, Сәйдә карчык тавыкларга җим ясап тора иде. Хатны кулына алды да аптырап калды. Катлы-катлы кәгазь ябыштырылган хатка карап торды да агарып китте. Оныгының «кил, кил»ләрдән торган һәм дәфтәр битен тутырып язган хатын күргәч, йөрәген ниндидер хәвеф ярып узды.
– И Ходаем, ниләр булды икән сиңа, балакаем? – дип, аягындагы галушын лыштырдатып карты янына, төз лапас астына кереп китте. – Галихан, чык әле, чык тизрәк, нидер булган. Әйтәм аны хатлары, хәбәрләре җук. Айзадәгә нидер булган! Ай Аллам, тагын ниләр күрәсе бар икән?!
Карт, хатыны кулыннан хатны алып, озак итеп дәфтәр битен тутырып язылган «кил, кил»ләргә карап торды. Аның маңгае, имән кайрысына охшап калган җыерчыклы йөзе тагын да каралып китте. Яңакларындагы җыерчыклар тирәнәеп, авыз кырыена буразна булып кушылдылар. Аннан соң ул лапас кырыена куелган имән бүкәнгә барып утырды.
Озак кына сүзсез торганнан соң:
– Карчык, бар, Сәлимәгә кереп әйт, мал-туарны карап торсын. Җыен, Казанга чыгып китәбез. Дөнья хәлен белеп булмый, иртәгәне көтеп тормыйк, – дип, өйгә кереп китте.
Күршеләре Сәлимәне ризалаштыргач, Сәйдә карчык тиз арада, кабалана-кабалана, юлга әзерләнә башлады.
– Кичке автобуска өлгерергә кирәк, – дип ашыгып, Урыстау буйлап, җәяүләп Күкчәгә таба киттеләр.
* * *
Айзадәләр ишеген озак шакыдылар – звоноклары эшләми иде, күрәсең, ачучы булмады. Шуннан Галихан курка-курка гына уң як күршеләренең звонок төймәсенә басты.
– Кто там? – дип сорадылар эчтән.
– Иты я, Галихан, – диде карт. – Суседи дума нит, Мансур, Айзада!
Теге яктан ишек йозагын ачкан тавыш ишетелде. Ишек ачылып, тулы гына матур хатын чыкты.
– Исәнмесез, – дип исәнләште хатын. – Сезгә Мансур кирәкме? Алар җәй буе бакчаларында яшәделәр. Монда яшь хатынының балалары күренгәләде. Ә Айзадәне күрмәдем. Яшь хатын больницада Мансурны саклый, аңа инсульт булган. Калганын мин белмим, – диде ул.
Галихан күрше хатынның татар булуына сөенде. Әмма аның әйткән сүзләре йөрәген телеп узды.
Нидер булган! Кая барырга, кайдан эзләргә? Җитмәсә, үзенең урысчасы да ипилек-тозлык кына. Төнне кайда үткәрергә?
Күрше хатын аптырап калган картларны өенә чакырды:
– Әйдәгез, керегез. Берәрсе кайтып күренер әле. Юлдан килгәнсез, арыгансыздыр. Сез Динәнең әти-әниседер инде? Динә минем дустым иде. Мәрхүмкәем бик итагатьле, әйбәт кеше иде, баласын, ирен ташлап китеп барды бит, җаныкаем. Урыны җәннәттә булсын инде.
Картлар кыюсыз гына түргә уздылар. Брезенттан тегелгән чүәкләрен салып, урындык читенә утырдылар да йортка бәрәкәт теләп дога кылдылар.
Өйдә авыр тынлык урнашты. Сәйдә карчык сумка төбеннән оныгы язган хатны чыгарып, хуҗа хатынга сузды.
Хатын хатны кулына алды да берни аңламыйча, картларга карады.
– Менә, оныгым язган, – диде карчык. Әле укымый да бит, быел мәктәпкә керергә тиеш иде. Иртәгә беренче сентябрь. Кайда икән соң бу бала? – Сәйдә карчык елап җибәрде.
Хуҗа хатын хәзер күршеләре белән аралашмавын, Мансурның, Динә үлгәч, яшь хатын белән тора башлагач, бик үзгәреп китүен сөйләп алды. Кухняга чыгып, чәен куеп җибәрде.
«Күршеләре бик ипле икән» дигән уй килде картларның башына.
Утырып чәй эчтеләр. Азрак күңелләре ачыла төште. Хуҗа хатын үзен Асия дип таныштырды. Автовокзалда билет сата икән.
– Бүген сез Айзадәне таба алмассыз инде. Иртә белән Васильеводагы бакчаларына барырсыз. Яшь хатынның балалары беләләрдер. Тик иртәгә беренче сентябрь, алар мәктәпкә бара торганнардыр, – дип куйды. – Айзадәнең дә беренче класска керәсе елы бит. Кайда икән соң бу бала, гаҗәп хәл?
Караңгы төште.
Күрше фатирда ишек ачылып ябылган тавыш ишетелгән сыман булгач, Галихан чүәкләрен киеп чыкты да звонок төймәсенә басты.
– Кто там?
– Мин идем бу – Айзадәнең бабасы Галихан, ач әле, кызым.
– Какой Галихан? Мамы дома нет, не открою.
– Ач инде, кызым, деревнядан килгән идек, кунарга да урыныбыз юк. Ач инде, пужалысты. Айзадә кирәк иде. Незнай где искать.
– Нет, не открою. Уезжай обратно.
Ишек төбендә тынлык урнашты. Картның тамак төбенә әллә ниткән төер тыгылды. Ул аптырап, хәле китеп, баскычка барып утырды. Куллары калтырый, йөрәге дөп-дөп тибә иде аның.
Йа Хода! Бөтенләй чит кеше өенә кертеп чәйләр эчерде, хәлләренә керде. Ә үз кызының һәм оныгының йортына керә алмый. Югыйсә ишек артыннан кечкенә бала түгел, ә үсмер кыз тавышы килә бит! Бу Казаннарында үзләре генә торсыннар! Үз авылларында бөтен кеше туганнар кебек. Ишекнең ачкычы да гомер буе төз лапаста кадакта эленеп торды.
Карт урыныннан кузгала алмыйча озак утырды. Тәмам аягының егәре беткән иде. Аны Асия эзләп чыкты.
– Нигә монда утырасың, Галихан абзый? Нигә өйгә кермисең? Утырган урының да ару түгел бит. Әйдә, әйдә, тор, таш баскычта утырма. Сәйдә әби дә борчыла. Чәем дә кайнап чыкты.
– Ишекне ачмыйлар, наным. Бер кыз бала авылыма кире кайтып китәргә куша. Кайда гына төн катарга инде? Кая барырга дип аптырап утырам, олан. Ничек авылга кайтыйм, ди, мин, оныгымны тапмыйча? Нәрсәдер булган бу йортта! Күңелем сизә: Айзадәгә нәрсәдер булган. Әтисе бүлнистә, дисең, ә оныгым кайда? Иртәгә беренче сентябрь бит, аның мәктәпкә барыр елы. И рәхмәтле бер Аллам, ярдәмеңнән ташлама! И Раббым, шул ятим газиземне усал мотагай кулларына тап итмә! Юлларына рәхмәт фәрештәләрен чыгар!
Картның күзләреннән яшь ага, куллары дер-дер калтырый иде.
Асия күршеләренең звонок төймәсенә басты. Фатирдан дөбер-дөбер килгән музыка, хахылдап көлгән тавышлар ишетелә. Ишетмиләрме, әллә ишетеп ачмыйлармы? Асия, ачуланып, ишеккә тибә башлады. Музыканы туктаттылар. Ишекнең теге ягыннан ир-ат тавышы ишетелде:
– Старик, ещё раз подойдёшь к дверям, размажу по стенке, к своей бабке не доедешь! Убью!
– Откройте! Бабушка с дедушкой Айзады приехали, им ночевать негде, – диде Асия.
– Пусть ночуют в подъезде, не зима, – монысы үсмер кыз тавышы иде.
Асия ишек яныннан китеп, Галихан янына килде. Хәле китеп, стенага сөялде.
– Кертмиләр, – диде ул, кыска гына итеп. – Кертмиләр, – дип кабатлады. – Аллаһы Тәгалә бирде дә соң күршеләрне! Берәр гөнаһым булгандыр инде. Төне буе музыка акырталар, атна буе инде юньләп йоклаганым юк. Яшел чәчле кызларына әйтеп караган идем, «ты себе бируши купи, помогает» дип мыскыл итте. Әйтмәм дигән идем инде, әйтмичә дә булмый. Әйдә, тор, Галихан абзый, өйгә керик. Борчылмагыз, үземдә кунарсыз. Фатирым кечкенә, бер генә бүлмәле малометражка булса да, күңелем киң, сыярбыз әле, Аллаһы боерса. Үзем кухняда булса да йоклармын, – дип, бабайга торырга булышты.
Галихан карт йөрәгенә дулкын-дулкын булып җылы тулганын, җанының җылына баруын тоеп, урыныннан кузгалды. Фатир ишеген ача башлаган Асияне туктатты да:
– Олан, син монда булган хәлләрне минем карчыгыма сөйли күрмә! Йөрәк өянәге бар аның. Алла сакласын. Яме, наным, – диде.
– Ярар, бабай, сөйләмәм.
Өйгә керделәр. Карт ишек катындагы сумкасын һәм ятьмә букчасын күтәреп, Сәйдә әби белән кухняга юнәлде.
– Менә, Асия, аз гына авыл күчтәнәче бар иде, авыз итәрсең, – дип, Галихан бабай бер литрлы банка белән балны, каклаган каз, йомарламы белән май, һәрберсен берәмләп мул гына китап битенә төргән күкәйләрне өстәлгә куйды. – Моны бирердәй кеше җук бугай монда. Әз булса да, күп итеп ал инде, олан. Алланың рәхмәте яусын сиңа, без картларны сөендергән өчен. Бәхетең арткыры.
Асия аһ итте:
– Юк, бабай, моның хәтле күчтәнәч ала алмыйм мин. Бу бит минем ярты айлык хезмәт хакым бәясенә тора! Кирәкми, оныгыңны тапкач тапшырырсың, – дип каршы төште.
Картлар кызып китте:
– Җук, олан, чын күңелдән бирәбез, ал гына. Шундый мәрхәмәтле хатын икәнсең. Оныгымны тапкач булыр әле, кибеттән сатып алган әйбер түгел. Алла саулыгыңны бирсен, Ходай тигезлектән аермасын!
– Ирем юк шул минем, бабай. Икенче хатынга чыгып китте. Әйбәт иде үзе. Ник алай иткәндер, белмим…
Картлар дәшмәде. Йортта авыр тынлык урнашты. «Авырткан җиренә тидем, ахры», – дип кайгырды карт.
Асия сүзен дәвам итте:
– Ялгызлык яман икән ул: иртән берүзең, кич берүзең дигәндәй. Ичмасам, бала табарга да өлгерә алмый калдым. Шундый да тупырдатып бала үстерәсем килгән иде! Кияүгә чыгарга кыстаучылар бар-барын, тик күңел тартмаганга чыгасы килми. Кеше гаиләсен дә җимерәсе килми. Кеше рәнҗетеп килгән бәхеттән яхшы нәрсә табып булмас. Ярый әле, әтиләрдән калган шушы почмак булды. Безнең фатирга баласы белән яшь хатын килде. Әйдә, рәхәтен күрсеннәр, тавышланмыйча гына чыгып киттем, – Асия кул аркасы белән күз яшьләрен сөртеп алды да суыткычтан аш алып җылытты, йомшак күмәч кисте.
– Үз күчтәнәчегездән үзегез авыз итегез, гомерегез озын булыр, – дип, балын, маен куйды. Инде каклаган казны да бүләм дигәндә, карт кырт кисте:
– Кит, булмаганны, тик торганда каз хәтле казны башлап утырма, кирәге чыгар әле. Йә берәр кунагың килер, каклаган каз – затлы ризык ул, табын күрке.
Өстәл тирәли утырыштылар. Чәйнек, кайнап чыгуын хәбәр итеп, сызгыра башлады. Асия чәй пешерде. Картларның тамаклары кипкән иде.
Асиягә дә шундый рәхәт булып китте: сагынган икән хатын әти-әниле, шау-шулы гаилә тормышын. Кара әле, бу картларның күңелләре нинди йомшак! Динә ахирәте менә ни өчен йомшак күңелле, юмарт булган икән. Әти-әнисеннән, нәселдән килгән итагатьлелек булган лабаса Динәдә. Ник шундый яхшы кешеләрнең гомерләрен кыска яраткан Ходай, белмәссең.
Тик иртәгә карт белән карчык ничек табарлар оныкларын? Кайгыларыннан сыгылып төшкәннәр, еларга гына торалар. Шәһәрне белмиләр, урысчалары да чамалы гына. Картларны йокларга салгач, ишек төбендәге кара телефоннан хезмәттәше Гөлсемгә шалтыратып хәлне аңлатып биргәч, тегесе сменасын алмаштырып торырга риза булды. Асиянең бу кешеләргә булышасы, ахирәтенең кызын – Айзадәне табасы килә, бу карт белән карчык, аның инде күптән вафат булган әти-әниләрен хәтерләтеп, күңеленә кереп урнашкан сыман булдылар.
* * *
Айзадә туңып уянып китте. Август киче шактый салкын, Аппак бер ягын җылытса, икенче яктан суык җил өрә. Кыз калтырана-калтырана, эт оясыннан чыкты да Хәят апасы белән үзләре генә белгән таш астыннан ачкычны табып алды. Ай яктысы шундый якты, караңгы күктә фонарь кебек янып тора. Йолдызлар җемелди. Алар шулкадәр күп, ләкин кызның аларны күрерлек хәле юк. Ул ачкычны йозакка туры китерә алмый азапланды. Аппак шыңшый-шыңшый, Айзадәнең аяк астында бөтерелде. Бакчада күп йортлар бушап калган – кайбер тәрәзәләрдә генә ут яна. Айзадә караңгыдан бик курка иде. Агачлар арасыннан әллә нинди куркыныч җанварлар, албастылар, җеннәр килеп чыгар, агачларның озын ботаклары, салкын җилдә чайкалып, менә-менә кызны тотып алырлар кебек. Әнә, өй кыегында нәрсәдер кыштырдый һәм чиный башлады. Кыз, кычкырып елап, стенага сыенды, күзләрен йомды. Кыштырдау туктагач, курка-курка гына күзләрен ачты. Ай яктысында өй кыегындагы оядан чыгып торган ике аерылы койрык очын күреп тынычланып китте. Үзенең карлыгачларын уяткан икән Айзадә! Кызның куркуы кимегәндәй булды һәм ул яңадан ачкычны йозакка кертергә тотынды. Ниһаять, ачкычны йозакка кертеп борып җибәргән иде, йозак ачылып китте.
Кыз сөенеченнән кычкырып җибәрде:
– Аппагым, булды, ачылды! Әйдә өйгә керәбез.
Аяк астында буталанган ач эт кыздан да алданрак өйгә атылып кереп, кухня өстәле тирәсендә бөтерелә, ашарга сорап сырпалана башлады. Өй эче кап-караңгы. Тәрәзәләргә такталар кадакланган. Ай яктысы, такта ярыкларыннан үтеп, сызык-сызык булып идәнгә төшкән. Бу тонык кына яктылык кыз баланың йөрәгенә оялаган шомны таратып, җанын җылытып җибәргәндәй булды. Кыз тиз генә Хәят апасы шырпы куя торган урыннан шәм табып алды, шырпы сызып, шәмнең каралып торган җебенә кабызды. Өйгә моңсу гына булып сыек яктылык таралды. Шәм мае, эреп, кулын пешерә башлагач, Айзадә шәмне стаканга бастырып куйды. Хуҗа хатын шәмнәрне күп итеп алып куйган, чөнки бакчаларында ут беткән вакытлар еш була иде.
Айзадә үзенең җылы кофтасын, чалбарын табып киде, кофта өстеннән Хәят апасының тузып беткән иске мамык шәлен япты. Калтыравы кимеде, эченә җылы кергәндәй булды. Инде әллә кайчаннан ашамаганлыгы исенә төште. Күкрәк астында нидер сулык-сулык итә. Аппак та ашарга сорап, аяк астында бутала. Айзадә ашамлыклар тора торган шкафтан консервалар табып алды, пычак белән ачмакчы булды. Ләкин бик тырышса да, ача алмады. Ипи куя торган савыт ачык калган. Анда таш булып каткан ярты ипи һәм башланган ак күмәч ята. Чәйнектә су да бар икән. Банкага тутырылган кайнатма табып алды. Ипине суда җебетеп ашый башлады. Эт, кызганыч чыелдап, кызның өстенә сикерде. Айзадә каткан күмәчне Аппакка бирде. Эт кабалана-кабалана, күмәч кимерә. Кыз, салкын суга кайнатма салып, җебетә-җебетә ипи ашый.
Тамаклары туйгач, караватка менеп, бер-берсенә сыенып яттылар. Этнең җылысын тоеп, юрган астында ятуы бик рәхәт иде кызга. Шәм уты дерелди-дерелди яна, күңеленә тынычлык иңдерә иде.
Кинәт Айзадә иртәгә беренче сентябрь икәнен, үзенең мәктәпкә бара алмавын, күрше кызының инде мәктәпкә барасы, дип, әниләре белән кайтып китүен исенә төшерде. Күзләренә тагын мөлдерәп яшь тулды, мендәрне чылатты.
– И әни җаным, никләргә генә мине ташлап киттең соң син! Мин сине өзелеп сагынам, әнием! Син киткәч, мине беркем дә «бәгырькәем, балакаем» дип, күкрәгенә кысып сөйми. Әти дә әллә ниндигә әйләнде. Гел кычкырып кына тора. «Син яңа әниеңне тыңла», – ди. Мин бит, әни, бернинди начарлык эшләмим, шулай да гел ачуланалар. Әти Хәят апага да кычкырды. Шуннан Хәят апа минем өстемә ауды да үлеп китте. Ә ул мине ярата иде бит, әни! Җәй буе бергә яшәдек. Хәят апа миңа мәктәп формасы да алып бирмәкче иде, ләкин ул да синең янга китеп барды. Яраткан кешеләрем ник мине ташлап китәләр икән?! Әни, мин Сәйдә әбигә хат язган идем, килсә, аның белән Алансуга кайтып китәр идем. Ләкин ул да килми. Мин нишлим инде, әнием? Төннәр суык, монда кыш көне катып үләрмен инде. Коткар мине, әнием җаным, коткар!.. – Айзадә елый-елый йокыга талды…
Кыз Аппакның кымшануына уянып китте. Таң аткан, такта ярыкларыннан кергән яктылык өй эчен дә кояш нурларына күмгән иде. Ул нурлар өстәлдәге шакмаклы эскәтер өстенә, буялмаган идән такталарына тасма кебек сузылып төшкәннәр. Хәят апасының стенада эленеп торган карточкасы да яктырган, күз тирәләрендәге җыерчыклар гына ничектер моңсуланып тора.
«Кайгырма, Айзадә, үсәрсең, барысы да яхшы булыр. Мәктәптә үзеңә дуслар табарсың. Тик син тырышып укы! Синең яхшы укуыңны әниең дә ерактан күреп торыр. Ул да синең тәртипле, тырыш кыз булып үсүеңә шатланыр. Аллаһы Тәгалә тырыш кешегә генә бәхет ишекләрен ачып торырмын, дигән…»
Исән чакта күп тапкырлар кабатлаган бу сүзләрен Хәят апасы рәсемнән хәзер дә әйтә кебек.
– И-и Хәят апа! – дип авыр сулады кыз һәм, юрган астыннан чыгып, аяклары белән идәннән йомшак башмакларын эзләп тапты. Ап-ак җәймәдә Аппакның тәпиләреннән төшкән көрән тапларны күреп алды:
– Хәят апа булса, бирә иде кирәкне, – дип уйлап куйды.
Иртәнге салкынча һава чиркандырып җибәрде. Идәнгә басуга, кипкән идән такталары үзенә бер көйгә шыгырдадылар: әллә ыңгыраштылар, әллә елаштылар – кызчык аңламады. Кемдер аның колагына:
«Беренче сентябрь, беренче сентябрь, ә син өйдә, ә син өйдә!» дип пышылдый кебек. Яз башыннан ук өстенә көрән күлмәк киеп, ак алъяпкыч ябып, чәченә ак күбәләктәй бант бәйләп, яңа портфеленә китап-дәфтәрләрен салып, әтисенең көчле кулларына тотынып, мәктәпкә баруын ничек өзелеп көткән иде кыз! Ә бүген ул эте белән ялгызы бакчада. Айзадәнең күзләренә тагын яшь тулды. Эх, әнисе булса! Әнисе булсамы?! Гөлназ апа да, Ралинә дә булмаслар иде! Алинәсе булса да ярый, анысы әле Айзадә еласа, янына килеп чәчләреннән сыйпагандай итә. «Не плачь, пожалуйста, не плачь», – дип юата. Әнисе исән булса, Хәят апа да үлмәс иде, Айзадә дә бүген таң белән торып, күптәннән көткән уку көнен эт оясында каршыламас иде.
Кыз елап, көзге каршына килеп басты. Көзгедән аңа бодай саламы төсле аксыл чәчләре тузгыган, бите буйлап туктаусыз күз яшьләре агып торган нәни кызчык карап тора иде. Ул ни кылырга, нәрсә эшләргә белмичә, гаҗизләнүдән аптырап, комод янындагы артсыз урындыкка барып утырды. Үтереп ашыйсы килүдән, эче авырттырып сулкылдый, аяк арасында Аппак сырпалана. Әллә аның да ашарга сорап елавымы икән?
– И Аппагым, – диде кыз, – каян алыйм мин сиңа ашарга? Үзем дә ач бит, ипиебез дә бетте.
Айзадә шкафларны актарып карады һәм аннан дөге ярмасы, бераз макарон табып алды. Макаронны авызына кабып чәйнәп караган иде, ул таш кебек каты булып чыкты. Беразын Аппак алдына да салды. Тегесе койрыгын болгап, шатыр-шотыр макарон кимерә, үзе, әллә рәхмәт белдереп, әллә алдындагы макароннарны алмасыннар дип, кара күзләрен ялт-йолт уйната. Ап-ак йоннары көрәнсу төскә кергән – нәкъ аю баласы инде.
Айзадә кинәт тәрәзә шакылдаган тавышка башын күтәрсә – исе китте. Тәрәзә янына бер кош килгән. Теге кош бит бу: әнисен сагынганда, тәрәзәгә килеп куна торган, төшендәге кош! Әнә ул нәни кара күзләре белән Айзадәгә карап тора. Томшыгы белән каурыйларын тарап куйды. Шундый да матур, шундый да якын иде Айзадәнең йөрәгенә бу кош! Кояш нурларында яшькелт-зәңгәр каурыйлары төрле төсләргә кереп ялтырыйлар. Үзе нәни генә. Тәрәзәне шакый да күрәләрме икән, дигәндәй карап куя, аннан тагын шакый башлый.
Тукта, әллә әнисе кошка әйләнеп, кызын коткарырга кайтканмы? Шулайдыр! Ничек Казаннан ук килеп эзләп тапсын ул аны? Гади кош түгел, әнисе бу! Сәйдә әбисе әйткән иде бит: «Кызым, әниең йә күбәләккә әйләнеп, йә кош булып, сине күрергә кайтачак. Син, кызым, тәртипле бул. Әниеңне борчыма! Ул сине гомерең буена саклап, күзәтеп торыр», – дигән иде.
Менә бит иң авыр вакытта кызын эзләп тапкан әнисе!
– Нәни кошчыгым, бәгырькәем! – диде кыз, үзәге өзелеп. – Китмә, әни, китмә! Мин сиңа хәзер ярма салам, ашарсың. Миңа, син булгач, бик рәхәт, әнием, калчы, зинһар. – Ул аякларына Хәят апасының кызыл эчле галушларын киеп, тәрәзәне ачты. Дөгене тәрәзәнең чыгыбрак торган, зәңгәргә буялып, инде төсе уңа башлаган тактасына салуы булды, кош куркып очып китте. Айзадә ишекне ачып чыгып, «Тукта, китмә!» дип кычкырып, кош артыннан йөгерде. Кош күршеләрнең карт алмагачына барып кунды. Кыз алмагач төбенә барып тезләнде. Күзләре тулы яшь, ә үзе бертуктаусыз:
– Әни, китмә, китмә, – дип тәкрарлый. Аның пышылдап диярлек әйткән сүзләре, әйләнеп, үзенә кайта сыман. – Китмә, әнием, китмә!
Ләкин кош тыңламады, пырылдап очып китте дә күздән югалды.
Айзадә акрын гына урыныннан торды. Үтереп ашыйсы килә. Җиргә, үләннәр өстенә алмалар коелган. Тирә-якка алма исе таралган. Кыз бер кызыл алманы алып, аны башта нәни куллары белән сөртте, аннан соң күлмәк итәгенә ышкыды. Алмага тешләрен батыруы булды, кызарып пешкән алмадан шунда ук татлы суты агып чыкты. Кыз ләззәтләнеп, күзләрен йомды. Айзадә үзенең артыннан килеп, еламсырап торган этенә дә алма бирде.
– Аша, Аппак, аша, бик тәмле.
Эт алманы иснәп тә карамады.
– Җүләр син, Аппак. Каткан макаронны ашадың, ә нинди тәмле алманы ашамыйсың! Җүләр түлке син.
Рәхәтләнде кыз алма ашап. Тамагы туйды.
Хәят апасының бакчасында быел ике төп алмагачы корыды.
– Хәерлегә булсын, – дигән иде Хәят апасы. – Көзгә яңаларын утыртырбыз, Аллаһы боерса.
Өлгерә алмады.
Айзадә күлмәк кесәсенә дә ике алма салды, кирәге чыгар әле.
Хәят апасының өенә әйләнеп кайтканда, инде көн җылынган, ялтырап торган чык тамчылары кипкән иде. Кыз бил турысына бәйләп куйган шәлен салып атты. Инде чалбарның да, җылы кофтаның да кирәге калмады кебек. Мунча кырыендагы су җыя торган мичкәдән, учы белән су алып, битен юасы итте. Әмма буе җитмәде. Ул Хәят апаның бакчада утырып эшли торган артсыз урындыгын алып килеп, шунда менеп басты. Мичкәгә зәңгәр күк белән кояш үзе төшеп чумган диярсең. Бер-ике сары яфрак та йөзә. Кызның кулы белән суга тиюе булды, кояш һәм болытлар да, зәңгәр күк тә әллә ничә кисәккә бүленеп юкка чыкты. Су салкын иде. Айзадә битенә нәни куллары белән су сипте. Бик рәхәт булып китте. Ләгән алып аякларын юды, әнисенеке шикелле чигә турысында бөдрәләнеп торган чәчләрен дә толымга үреп куйды. Пычранып беткән күлмәген салып, чиста ал күлмәген киде. Көзгегә карап алды. «Агач күрке – яфрак, адәм күрке – чүпрәк», – дияр иде Хәят апасы. Көзгедән җыйнаксыз, таушалып беткән күлмәкле кыз урынына зур зәңгәр күзле, керфекләре кашларына тия башлап, бөгелеп, күзләрен каймалаган, чөелеп торган кечкенә борынлы, уймак авызлы кыз карап тора. Тик күзләре генә сагышка төренгән.
– Уймак авызым, почык борыным, – дип сөяр иде аны әнисе. – Нәни кошчыгым минем! Күзләр генә тия күрмәсен. Сөбханалла, Аллаһы Тәгалә сиңа матурлыкны мул итеп биргән.
Тукта, теге кош алмагач ботагына тиккә генә кунмаган лабаса! Ул бит Айзадә алмагач янына килсен, алма ашасын өчен алып киткән кызны!
– Әнием, җаным! Ул кош – син бит! Мин беләм: син тагын килерсең. Тары ярмасы табасы иде, дөгене яратмадың, ахрысы.
* * *
Ун көн буе ятты Мансур хастаханәдә. Бер аягы һәм бер кулы тыңламый. Сөйләшүен аңлап булмый. Үрәмән хәтле ирнең хатынына нәрсәдер әйтәсе килә, әйтә генә алмый. Авызыннан «за-за» дигән әллә ниткән авазлар гына чыга, тик аңлашылмый. Авызына кашыклап шулпа сала Гөлназ. Анысы да, ирен кырыеннан агып чыгып, сакал-мыек баскан ияге буйлап муенына агып төшә.
– За-за-за… – Күкрәгенең әллә кайсы җиреннән актарылып чыга бу авазлар. Бер күзе ябык, ачык күзеннән туктаусыз яшь ага.
Гөлназ, зәгыйфь ирне карап туйды. Ачу китереп, өстенә сынарлык итеп крахмалланган, зәңгәрләнеп торган халат кигән шәфкать туташы:
– Апа, ирегезнең сакалларын нигә кырмыйсыз, бомж кебек ята, – дип әйтеп тора.
«Ун көн буена ир астын җыеп карасын әле. Миңа имгәк булып ята бит ул. Үзем дә җүләр – әллә кайчан пропискага кереп куймадым! Тагын машина кредиты түләргә кирәк. Бу имгәк белән нишләрмен? Машинаны банк алса, җәяүгә каласы. Ә фатир? Тагын тулай торакка кайтыргамы?» дигән уйлар борчыды Гөлназны.
Ю-у-ук! Ул анда мәңге кайтмаячак. Моңарчы бөтен эшен җиренә җиткереп куя торган иде бит. Беренче ирен «акча эшли белмисең» дип ташлап китте. Инде булды дигәндә генә, монысы тагын…
– Аза-за-за, – дип сузды ире, хатынны уйларыннан бүлдереп.
– Җитте инде, – диде хатын, – туйдырдың «за-за»ларың белән. – Ә үзе борчулы уйларына чумды.
Әллә кызының исемен әйтмәкче була инде?! Кара, истән дә чыккан ул кыз, кайда йөри икән соң? Теге убырлы врач хатын да катты, әйбәт булды әле. Һаман бөтен җиргә кысылып, үзәккә үтә иде. Җәй буе Айзадәне карады инде, анысы яхшы булды. Тукта, ул кыз беренче класска мәктәпкә барасы иде бит!
Кызлар да үзләре генә яшиләр. Ралинәсенә дәрт кергән инде, берәрсе белән ярамаган нәрсә кылып ятмасын тагын. Анысы югалып кала торганнардан түгел. Алинәсе генә атасына охшаган, җебегән нәрсә.
– Әни, ник Айзадә бездә тормый ул? – дип, үзәгенә үтте. Үзенә берәр нәрсә алсаң, Айзадәгә дә ник алмыйсыз, дип аптырата. Юк, монысыннан була торган түгел, Айзадәгә ярты җанын бүлеп бирер иде.
Беркөнне Гөлназны бөтенләй аптырашта калдырды:
– Әни, әгәр син үлсәң, мин дә Айзадә кебек эт белән күршеләрдә торырмынмы? – ди.
– Ни өчен мин үләргә тиеш, ә? Нәрсә юрап утырасың? Ай тулган төндә теләкләр кабул булучан, юньсез нәрсә!
– Айзадәнең дә әнисе яшь булган. Ул үлгән бит.
– Җиттеме сиңа, юкмы! – дип акырып салды хатын. – Туктамасаң, бар, Айзадә янына эт оясына чыгып ят! Икегезгә күңеллерәк тә булыр.
Кыз акрын гына кузгалып торып китте. Ишек шыгырдаганы ишетелде. Акрын гына тәрәзә почмагыннан караса, кыз айга төбәлгән дә нәрсәдер пышылдый. Ай яктысы су кебек. Алинәнең яңагы буйлап аккан күз яшьләре кызның битендә зөбәрҗәт тамчылары кебек җемелдиләр.
Озак вакыт үтте, кыз кермәде. Айга карап, нидер сөйли дә сөйли. Гөлназ өстенә җылы кофта элеп, болдырга чыкты.
– Ник монда берүзең басып торасың?
– Әни, мин айга үземнең теләкләремне сөйләдем.
– Нәмәрсәләр турында сөйләдең инде син тулган айга?
– Мине әтием янына кайтар, әтием белән яшисем килә, дидем. Минем үз әтием – бик әйбәт кеше, мине сагына торгандыр, дидем. Айзадәгә әнисен кайтар. Әтисе Айзадәне дә яратсын. Минем әниемне үтермә, минем Айзадә кебек эт оясында яшисем килми, дидем.
Гөлназ кызын җилтерәтеп өйгә кертеп җибәрде.
– Бар, бүген үк атаң янына кайтып кит! Ике бозау яшәрсез шунда, ыштансызлар! Үз кадерегезне үзегез белмәгән нәрсәләр! Йә Хода, ничекләр генә гомер итәр бу бала?! Анасына бер грамм да охшамаган бит!
Гөлназ өйгә кергәндә, кызы елый-елый йоклап киткән иде, ара-тирә сулкылдап ала. Әйе, аттан ала да туа, кола да туа шул.
– Азә-зә, – дип өзгәләнде ир.
Гөлназ уйларыннан айнып китте. Ул арада күрше койкада ятучы ирнең хатыны иренең йомышын йомышлатты да Гөлназ янына килде.
– Син аңарга кәгазь белән каләм бир. Аның нидер әйтәсе килә. – Үзе шунда ук, китап өстенә дәфтәр бите куеп, ирнең кулына тоттырды. Мансур ярты биткә җитәрлек хәрефләр белән «Айзадә кайда?» дип, көч-хәл белән язды да аңын җуйды.
* * *
Галихан белән Сәйдә карчык иртән йокыдан уянганда, Асия кухня ягында нәрсәдер пешереп йөри иде. Йортка бәрәкәт иңдереп, коймак исе таралган. Хуҗабикәнең йөргәне дә сизелми, кунакларны уятырга теләми булса кирәк.
– Кызымның күршесе бигрәк тә мәрхәмәтле кеше икән, бәхете арткыры, – дип уйлап куйды карт.
Торып, акрын гына исәнләштеләр, тәһарәт алдылар.
Сәйдә карчык кыяр-кыймас кына Асия янына килде.
– Кызым, намаз укып алсак ачуланмассыңмы? Бераз ару тастымалың да булмасмы, дигән идек. Кичәге намазларыбыз да казага калды.
– И Сәйдә түти, укыгыз, өйгә дә дога керер. Менә үзем дә дога укырга өйрәнәм, мәчеткә абыстайга йөрим. Берегезгә намазлыгым да бар, берегезгә ару сөлге бирәм, – дип, тиз генә намаз укырга урын әзерләде Асия. Шкаф кырыендагы чөйдән һәрбер ташына «Аллаһ» дип язылган тәсбих алып, намазлык кырыена куйды.
Карт белән карчык аллы-артлы намазга бастылар. Галихан карт кулларын колак артына куеп азан әйтте. Тавышы моңлы иде Галиханның. Күкрәгенең төбеннән ургылып чыккан, ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен, рухын онытмаска өндәгән тавыш.
Кухня тәрәзәсеннән картларның намаз укыганын карап торды Асия. Ничек матур, тигез итеп картайганнар! Ул да шулай яшәп, тигез итеп картаеп, икәүләп намазлар укырбыз дип хыялланган иде бит, булмады… Еллар үткән саен, бу хыялы буй җитмәс якты йолдыз сыман ерагая бара аның.
«Хәерлегә булсын, – диде хатын тыныч кына. – Тик менә ялгызлык кына үзәгемә үтә. Ходай ялгызлыкны дошманыма да бирмәсен! Ичмасам, балам да юк бит. Үземә бер юаныч булыр иде…»
Картлар намазларын укып бетереп чыкканда, өстәл әзерләнгән, күпереп пешкән коймаклар, өстәл өстендә нәни кояшлар кебек ята, өрек, кара җимеш юып куелган. Күчтәнәчләрне дә тезеп куярга онытмаган Асия. Картларның күңеле күтәрелеп китте. Бар бит Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәтле бәндәләре, рәхмәт яугыры!
Картлар озак итеп дога кылдылар да акрын гына киенеп чыгып китәргә җыендылар.
– Туктагыз, – диде Асия. – Ничек тапмакчы буласыз Айзадәне? Адресын белмисез, урысчагыз да чамалы. Үзем озата барам. Мин сменамны алыштырдым. Ул тиз генә чәчәкле күлмәген, аның өстеннән күлмәге төсендәге кофтасын, аякларына үкчәсез туфлиен киде; кечкенә генә сумкасын кулына алды.
– Минем аларның Васильеводагы бакчаларына барганым бар иде. Әллә кая түгелдер Айзадә, күршеләре Хәят апада булырга тиеш. Бер тапкыр гына барганым бар, таба алсак ярый инде.
Сәйдә белән Галиханның башлары күккә тигәндәй булды.
– Рәхмәт төшкере, бәхетең арткыры!
Карт шомарып тузып беткән кара күн янчыгыннан акча чыгарып бирәсе итте.
– Кит, булмаганны! Сездән акча аламмы соң, Динә дустымның әти-әнисеннән! Рәнҗетмәгез мине, – дип, Асия картның кулын йомшак кына этеп җибәрде.
* * *
Аппак ашарга сорап шыңшыды да шыңшыды. Айзадә ризык куярдай барлык шкафларны карап бетерде, ләкин ашарга яраклы бернәрсә дә таба алмады. Шкаф төбендә чәчелеп калган ике токмачны эт кыз кулыннан өзәрлек итеп тартып алды, шатырдатып ашап та бетерде.
Консерваларны кулында тотып әйләндергәләп карады кыз, тик ачу чарасын таба алмады. Киштәдә зур пычак бар иде. Хәят апа аның төбен зәңгәр изолента белән чолгап куйган. Пычак очын банкага терәп, өстенә сугып карады Айзадә, банка ачылмады. Уч төпләре кызарып чыкты. Аннан соң, тукмак алып, шуның белән суккан иде, банка шуып китте дә аяк астында бөтерелгән Аппакның башына килеп төште. Эт шыңшып, иске суыткыч артына кереп посты. Бераздан тагын килеп, кызның аягына сырпалана башлады. Аптырады Айзадә. Күз алдына күрше Хәсән абыйның утын ярганы килде.
– Балта белән бәреп карыйк, ачылмасмы, – дип уйлады кыз.
Чолан почмагына сөяп куелган иске балта да табылды. Ул банканы бүкәнгә куеп, бар булган көченә балта белән китереп сукты. Банка яньчелде, Айзадә аңа тагын һәм тагын сукты. Ниһаять, банка кырыеннан майлы шулпа агып чыкты. Айзадә авызын тишеккә куеп шулпа суырды. Тәмле иде итле шулпа! Кызның авызына мул булып төкерек җыелды. Тагын бер китереп сугуы булды – банканың өстендәге түгәрәк калай кубып чыкты. Аппак тиз арада банкага ябышты. Үзе кабаланып ит консервасын ялый, үзе ялт-йолт кызга карап ала. Айзадә атылып киткән түгәрәк калайны җирдән күтәреп алды да тәмләп яланды. Кесәсендәге алмаларны алып ашап куйгач, тамагы туеп киткәндәй булды. Өстенә «Сайра» дип язылган банканы да ача алды кыз. Анысыннан бер кисәк балык алып калырга өлгерде, чөнки Аппак анысын да ялмап бетерде.
Эзләнә торгач, кыз шкаф эченнән полиэтилен капчыктан тары ярмасы да табып алды. И сөенде кыз, шундый сөенде. Хәзер ул ярманы теге матур кошка салып куяр, һәм ул көн дә килә башлар. Ә ярма шактый әле монда. Килсен генә, килә генә күрсен! Айзадәгә ул кошның килүе үзенә күрә бер тынычлык бирә, күңеленә чиксез рәхәтлек сала иде.
Әнә, карлыгачлар йортның кыегына тезелеп утырганнар да, башларын боргалап, Айзадәне күзәтәләр. Кояш кыздыра. Кыз, эчәсе килеп, чәйнектән су агызасы итте. Тик тышына мәк чәчәге төшкән, капкачының бер кырые кителгән чәйнек буш булып чыкты. Урамга чыгып, яңгыр суы җыелган чиләктән су эчте кыз, эте дә үрелгән иде, таш өстендә торган чиләк янтаеп түгелеп китте. Эткә шул су да җитте. Аннары Айзадә өйгә кереп, караватка барып ятты. Өй эче салкынча, рәхәт. Арыган иде кыз, керфекләренә йокы эленде һәм бик рәхәт булып бөтен тәненә таралды… Айзадә татлы йокыга талды.
Күпме йоклагандыр, уянганда, кояш инде сүрелә төшкән, бакчадагы агачларның күләгәләре озынайган иде.
Ә тәрәзә төбендә теге матур кош кыяфәтендәге «әнисе» тары ярмасы чүпли.
– Килгән, килгән! – диде кыз, куанып. Үзе, кошны куркытмас өчен юрган астыннан шуып кына чыкты да тәрәзә каршына килде.
– Килдеңме, әнием? Тик китмә, яме. Тиздән төн җитә, ә мин төннән, караңгыдан бик куркам. Син булсаң, миңа рәхәт, – диде кыз. – Әтием мине эзләп килер, өйгә алып кайтыр. Аннан соң Аппак белән икебезне Сәйдә әбиләремә кайтарып куяр. Син дә кайтырсың, кошчыгым-әнием! – дип, үзалдына сөйләнде Айзадә. Ул бу кошның әнисе булуына чын-чынлап ышанган, аның юкка чыгуын күз алдына да китерә алмый иде.
Кош тары ярмаларын чүпләп бетерде дә мунча почмагына кунды. Томшыгы белән озак итеп каурыйларын тарады. Аннары, эшем бетте дигәндәй, томшыгын каурый арасына тыгып тынып калды. Айзадә эте белән барып, карт алмагач төбеннән алмалар җыеп алып килде. Кош әле һаман урынында иде. Аннары кыз колонкадан су алып кайтырга булды. Чәчәкле чәйнек белән, үләннәре саргая башлаган сукмак буйлап суга китте. Әмма кире борылып килеп, өй ишеген йозакка бикләп куясы итте. Кем белә, карак-мазар килеп чыкмасын.
Чәйнеккә көмештәй су тулгач, кайтырга чыкты Айзадә. Аяк астында Аппак та бөтерелә. Кыз җилкапканы ачып җибәрүгә, теге кошчык куркып очып китте. Айзадә чәйнеген ташлап, аның артыннан йөгерде. Аппак шыңшып, аңа иярде. Кошчык бераз оча да агач ботагына кунып ял итә. Кыз килеп җитәм дигәндә генә, тагын очып китә. Шулай юлга кадәр бардылар да, кошчык урманга таба очып китте һәм бер ноктага әйләнеп юкка чыкты. Айзадә елап җибәрде.
– Тагын китте, мине ташлап китте, – дип өзгәләнде ул.
* * *
Асия картлар белән Айзадәләр бакчасына килеп җиткәндә, инде төш җиткән, көннең кызуы сүрелә башлаган иде. Асия теге юлы Динәләр бакчасына машина белән килгән иде. Юл буе төрле хәлләр турында сөйләшеп, көлешә-көлешә килеп, нинди юлдан барганнары да хәтерендә калмаган. Шулай да эзләп таптылар алар бакчаны.
Асия Хәят апаның бакчасына керде. Тәрәзәләргә аркылы такталар кадакланган. Үләннәр арасында иске чәйнек аунап ята. Йортның ишегенә зур йозак эленгән. Кишәрлекне чүп-үлән, алабута, сарут басып киткән, ташландык бакча кебек.
Ул тәрәзәгә кадакланган такталарны каерып карады. Ләкин нык итеп кадакланганнар, бирешмәделәр. Кер элә торган бауда ике карлыгач утыра иде, алар куркып очып киттеләр дә өй почмагына барып кундылар.
Асия Хәят апаның бакчасыннан чыкканда, картлар арып-талып, аллеядагы бер бүкәндә утырып торалар иде. Галихан карт, кәләпүшен салып, тирләгән битен җилләтә. Ялтырап торган баш түбәсе тирләп чыккан. Үзе, гаҗизләнеп, Асиянең күзләренә карый.
– Юк, – диде Асия, – анда да юк. Тәрәзәләренә нигәдер такталар кадакланган. Милициягә хәбәр итәргә кирәк, шуннан башка булмас. Якын-тирәдә кеше дә күренми. Әйдәгез, бакча каравылчысыннан белешик әле, монда милиция бүлеге кайда икән?
Бакча каравылчысы аларга кая барырга кирәклеген өйрәтеп җибәрде.
* * *
Мансурны реанимациягә кертеп салдылар.
– Хәле авыр, исән калуы икеле, – диде табибә. Ул Мансурның кырынмаган, сакал-мыек баскан йөзен күреп, шәфкать туташын чакырды да, санитарлар авыруны кеше кыяфәтенә китерсеннәр, диде. Үзе авыр күз карашын Гөлназга ташлап:
– Андый-мондый хәл була калса, хатынына оят булыр, – дип өстәп куйды. – Ә сез кайтып китегез. Телефон номерыгызны реанимациядә эшләүче сестраларга калдырыгыз. Нәрсә булса да хәбәр итәрләр.
Тавышы бик коры иде табибәнең.
Гөлназ ашыгып, ишеккә юнәлде. Аның тизрәк бу бинадан чыгып китәсе, саф һава сулыйсы, кызларын кайтып кочасы, ниһаять, рәхәтләнеп үз урынына ятып йоклыйсы килә иде.
Туйды да соң бу «төрмәдән»! Инде нәрсә булса – шул.
Үзенең башында һаман бер уй: вакытында пропискага керә алмый калды – шунысы үкенеч. Әле теге имгәге кайтып керер, анысын әбиләренә озатырга кирәк булыр. Монда ике имгәк асрап булмас, фатир дип.
Шулай уйлана-уйлана, өйләренә кайтып керде Гөлназ.
Өйдә Алинә генә иде. Суыткычлары буш, ашарга юньле ризык юк. Мәет чыккан йорт кебек моңсу-ямансу.
– Әни! – дип килеп сарылды аңа Алинә. – Бөтенләйгә кайттыңмы? Мансур абый кайда? Айзадә кайда?
«Айзадә» исемен ишетүгә кабынып китте хатын:
– Каян белим мин аның кайда икәнен! Кайтыр, катмагандыр әле. Катса да, мин бәреп үтермәдем. Бәлки, әбиләренә озатканнардыр.
Алинә әнисенә аптырап карап торды.
– Чәй эчәсеңме?
– Юк, – диде хатын, – эчмим, туйдым, гарык булдым! Беркемне дә күрәсем килми. Бәхетең бер булмаса, булмый икән инде. Менә бу фатирдан да куып чыгарулары бар. Чыгарырлар да, бер акыллысы табылса. Хәер, авылдагы әби-бабасының башы җитмәс.
Кинәт ишектәге звонок төймәсенә озак итеп басып шалтыраттылар. Гөлназ, Ралинә кайткандыр дип, ишеккә килде. Ишек күзеннән караса, полиция киемендә ике ир кеше басып тора.
– Мансур Сабировлар квартирасымы? Сез кем буласыз? Хуҗа кайда?
Гөлназ бу кадәр сорауларга берьюлы җавап бирә алмыйча аптырап калды.
– Мансур Сабиров больницада. Мин, мин… – дип тотлыгып калды ул, – аның белән язылышмаган, яшәү урынына теркәлмәгән. Кем дип әйтергә инде?.. Мин – аның гражданский хатыны.
– Паспортыгызны бирегез!
Хатын каушавыннан паспортын таба алмый аптырады. Алинә китереп бирде, шкафта икән. Хастаханәдән кайткач, шунда куйган булган.
Кара чәчле, шадра йөзле полиция хезмәткәре паспортны бик җентекләп тикшерде дә кире кайтарып бирде.
– Сез Айзадә Сабирова исемле кызны беләсезме? Ул сезгә кем була? Соңгы тапкыр аны кайчан күрдегез? Нинди киемнән иде?
Гөлназның башына суктылармыни?! Аның башыннан яшен тизлегендә «Әллә үлгәнме? Үлгән булса, миңа сылтап, төрмәгә ябып куйсалар» дигән уйлар узып китте.
– Минем үги кызым ул. Соңгы тапкыр кайчан күргәнемне һәм өстендәге киемен хәтерләмим.
Полицейскийлар бер-берсенә карап куйды. Ничек инде ул җиде яшьлек баланың кайда йөргәнен хәтерләми?
Гөлназ аңлатып бирергә тырышты:
– Ул күбесенчә бездә түгел, эте белән күрше Хәят апада яшәде, – диде хатын.
– Нинди күрше, нинди эт?
– Ул үлде инде.
– Кем үлде?
– Хәят апа.
– Фамилиясе ничек?
– Белмим.
Хокук сакчылары Гөлназның паспортын сорап алдылар.
– Киенегез! Сез безнең белән полиция участогына барасыз.
– Нигә?
– Там разберутся.
– Не поеду, – диде хатын, – не я убивала, не я, – дип бәргәләнде.
– Она что мертва? Где труп? – диде икенче хокук сакчысы.
Гөлназны алып чыга алмыйча азапландылар. Ниһаять, икәүләшеп, хатынның ике кулыннан тотып, ишеккә юнәлделәр. Алинә елап, әнисенә ташланды.
– Ишегеңне бикләп кал, – диде татар полицейские, Алинәне читкә этәреп. – Белмәгән кешегә ачма.
* * *
Айзадә акрын гына урыныннан кузгалды. Кояш моңсуланып баюга таба бара. Инде көз сулышы кагылган агачлар кичке шәфәкъ утларында кызгылт-сары төскә кереп яналар, акрын гына искән җилдә чайкалалар. Сукмакларда төрле төстәге яфраклар. Әнә, йомшак койрыклы тиен каен агачы кәүсәсенә үрмәли һәм ботакка басып, Айзадәне күзәтә.
Айзадә беренче тапкыр тиенне зоопаркта күрде. Әнисе тиеннәр турында күп сөйләде аңа. Алар бик тырышлар һәм уңганнар икән. Кышка чикләвек әзерлиләр һәм аны агач куышына яшереп куялар. Чөнки җирне кар каплагач, азык табу читенләшә аларга.
Айзадәнең кыш көне салкын бакчада калачагы күз алдына килде, җир өстен каплап алган калын кар катламы, ахырда инде карт алмагач астындагы алмалар да калын кар астында калыр. Күзләренә яшь тулды. Ул кыш суыгын сизгәндәй, эченә салкын йөгергәнен, суыкның җилкәсеннән һәм күкрәгеннән аякларына таба шуышуын сизде.
«Әни! – диде кыз, – мин монда, кыш көне туңып үләрмен инде. Мине дә күмеп куярлар. Җир астында салкын һәм караңгыдыр. Әтием дә һаман килми дә килми». Кайчандыр Сәйдә әбисе сөйләгән «Үги кыз» әкияте Айзадәнең исенә төште. Ул кызны да урманга илтеп адаштырганнар, һәм ул да Айзадә кебек кая барырга белмичә тилмереп йөргән. Ләкин аны коткарганнар бит. Айзадәне дә әтисе килеп коткарыр әле.
Көн җылы булса да, кыз калтыранып куйды.
Аппак акрын гына аның янәшәсеннән атлап бара. Юл кырыенда берәр нәрсә кыштырдаса, һау-һаулап, үләннәр арасына кереп югала да тагын килеп чыга. Үзе кызның аяк арасында чуала, бөтерелә.
Кош артыннан йөгергәндә, Айзадәнең бер артсыз башмагы төшеп калды, икенчесен үзе ташлап калдырды. Тузанлы юлда нәни тәпи эзләре кала. Бала аяк эзләре белән янәшә, бер күренеп, бер югалып, дөньядагы иң якын дүрт аяклы дустының эзләре дә ияреп бара.
Көн кичкә авышты, салкынайтты. Тизрәк кайтып җитәсе, Хәят апасының идәннәре җырлап торган йортына кереп, җылы киемнәрен киеп, иске шәлгә төренеп, юрган астына чумып ятасы килде кызның. Чөнки әллә нинди зәһәр салкын эченә кереп урнашты да чыкмый да чыкмый. Йөгерергә дә хәле юк.
Ниһаять, кайтып җиттеләр. Аппак ашарга сорап шыңшый башлады. Ә Айзадәнең күңелендә бер генә уй: баш-башлары ак шарлы караватка ятып, юрган астына кереп җылынырга! Ашыйсы килүе дә сүрелде, әмма эчәсе бик килә иде. Ул яңгыр суы җыелып торган мичкә янына килде. Теге юлы үзе алып килгән артсыз урындыкка менеп басты. Аннары мичкәдә йөзеп йөргән сары яфракларны куллары белән этеп җибәрде дә йотлыга-йотлыга, сасый башлаган суны эчте. Эчеп туйгач, аяк астында әвәрәләнгән эткә дә игътибар итмичә, өй ишегенә таба юнәлде. Кулын кесәсенә тыкса, ачкыч юк… Нәни бармаклары, кесә төбендәге тишектән чыгып, кызның аңкы-миңке килеп карангалап торган күз алдында эреп юкка чыктылар. Кыз ару-талудан алпан-тилпән атлап, эт оясына юнәлде. Ояга шуышып керде дә эт йоны түшәлгән һәм эт исе аңкып торган иске паласка ятып, күзләрен йомды.
Аппак шыңшып, оя тирәсендә йөреп караса да, кыз чыкмады. Әллә файда югын аңлап, әллә үзе дә көне буе чабып арган иде, кысыла-кысыла оясына кереп, Айзадәгә сыенып ятты. Ике ятим, ике кыерсытылган, кимсетелгән җан иясе, бер-берсенә иптәш һәм терәк булып, аннан-моннан гына каккалап куелган эт оясында сыенышып яттылар.
* * *
Полиция бүлегендә озак тоттылар Гөлназны.
– Кызны кая куйдыгыз, ничек үтердегез? – дип сорау алды тикшерүче.
– Мин үтермәдем, җәй буена мин аны юньләп күрмәдем дә.
– Алайса үлгәнен каян беләсез? Үзегез, мин үтермәдем, дип әйттегез бит.
– Мин күрше хатыны – карт колдун турында әйттем.
– Җәй көне кыз кайда торды?
– Соң, эте белән күршеләрдә яшәделәр, дип әйттем бит инде.
– Үз кызларыгыз кайда торды?
– Бәй, үзем белән, минем кызлар бит инде алар.
– Ә Айзадә сезнең кыз түгелмени?
– Юк, ул – иремнең кызы.
– Ничек инде сез яңа гына җиде яшен тутырган баланы җәй буе күрмәдегез?
– Күрше хатынында яшәде, дип әйттем бит инде.
– Сез аны үлде, дидегез, үз сүзегезгә үзегез каршы киләсез түгелме?
Тәмам башын әйләндерделәр Гөлназның. Баштагы чаялыгы һәм елгырлыгы каядыр китеп югалды.
– Ә кыз күршеләрдә яшәгәндә, ирең кайда иде?
– Ул зур машинада дальнякка йөри иде. Атна-ун көн буе рейста, җәй буе юньләп өйдә торганы булмады.
– Ә бала? Күрше хатын үлгәч, аны кем карады?
– Ул соңыннан гына үлде, ирем кайткач кына.
– Хәзергә ирегез сорау алырлык хәлдә түгел. Хәлне ачыклаганчы, сезгә монда калырга туры килер.
– Ничек монда, төрмәдәме? Сез үз акылыгыздамы?– дип кычкырып, утырган җиреннән сикереп торды Гөлназ, аннары елап җибәрде.
– Утырыгыз! Бәлки, акылыгызга килеп, дөресен сөйләп бирерсез? Безгә бу чуалган йомгакны сүтәргә, баланы табарга кирәк. Ә әлегә…
Гөлназны сорау алу бүлмәсеннән алып китеп, читлеккә ябып куйдылар.
Кычкырып елады хатын. Больница төрмә түгел, чын төрмә шушы була икән. Бер гөнаһсыз ирен ай буе, ялганлап, төрмәдә тотуы исенә төште. Әллә шуның рәнҗеше төште инде?
* * *
Асия арып-талып соң гына өенә кайтып җитте. Тиз генә капкалап алдылар. Картлар ахшам намазына утыруга, күршеләренең ишегенә шалтыратты Асия. Ишек аркылы кыз бала тавышы ишетелде:
– Кто там?
– Кызым, ач әле, бу – күрше апаң Асия. Айзадәнең әбисе белән бабасы килделәр. Әниең өйдәме?
Кыз ишек «күзе»ннән карап, күрше хатынны танып алды да ишекне ачты, һәм:
– Маму полицейские забрали, а Айзадә пропала, – дип елап җибәрде.
– Син Айзадәне кайчан күрдең соң? Җәй буе бакчада бергә тордыгыз түгелме?
– Нет, она жила у соседки. Вместе с ней ещё собака Аппак была. Хаят апа умерла, – диде кыз һәм тагын да катырак итеп елый башлады. – Айзаду жалко, она умерла, наверное, они с собакой в будке жили.
Айсылу бу ябык кыз баланы кочагына алды. Кызчык оясыннан егылып төшкән нәни кош баласы кебек калтырый иде. Асия үзенең дә күзенә яшь тулганын сизде.
– Мин әтием янына барыйм, – диде кыз.
– Ул больницада бит.
– Юк, мин үз әтием янына…
– Әниең бар ич.
– Әнием дә әйбәт, тик минем үз әтием янында яшисем килә.
– Ә кайда яши соң ул?
– Общежитиедә.
– Бара беләсеңме?
– Әйе.
– Әйдә алайса, мин сине озатып куям.
Кыз ишекне бикләде дә, өстенә җиңел генә кофта киеп, Асия артыннан иярде…
Алар 6 нчы трамвайга утырып, Алинәнең әтисен эзләп киттеләр. Трамвай шактый озак барды. Асия дә, кыз да сөйләшмичә утырдылар. Соңгы тукталышка җиткәч, кыз җанланып китеп:
– Менә монда, – диде.
Тулай торак ишеген ачып керүгә, борынга пешкән кәбестә, балык һәм тагын әллә нәрсә исләре килеп бәрелде. Ишектән чыккан җыйнак кына гәүдәле, ак йөзле ир кызны шунда ук кочаклап алды:
– Кызым, кызым, кайттыңмы? Бик сагындым сине, сагындым, – дип тезеп китте ул.
Ә кызы әтисенең кочагында эреп, аңа сеңеп беткәндәй булды.
– Әтием минем!
Тулай торакның ишегеннән чыкканда, Асиянең күзләре яшь белән тулган иде. Ата-ана белән бала арасында башка берни белән дә чагыштырып булмый торган бәйләнеш – мәхәббәт бар. Ә Асиягә аны татырга язмаган, Ходай аннан бу бәхетне кызганган.
«Йә Раббым, ни гөнаһларым өчен мине ялгыз яшәргә хөкем иттең? – дип уйлады ул. – Нарасый Алинәне әтисеннән аергансың, аның нинди гөнаһысы бар? Әтисе кызыннан аерылган, начар кешегә дә охшамаган бит».
Аңламассың бу кешеләрне! Мансур белән Динә ничек пар килгәннәр иде! Айзадәне җитәкләп чыгып киткәндә, Асиянең алар артыннан көнләшеп карап калган чаклары да күп булды. Кызлары чыркылдап көлеп, йә әтисенең, йә әнисенең кулына ябышып, әллә ниләр сөйләнеп сикергәли. Әтисе, көчле куллары белән аны күтәреп алып, җилкәсенә утырта.
Аларның да тормышы чәлпәрәмә килде. Мансур аягына баса алырмы, Айзадә табылырмы? Кайгыларыннан башлары әйләнгән карт белән карчык нәрсә эшләрләр?..
Кичә генә автовокзалда билет сатып, үз көенә яшәп яткан Асиянең дә тормышы шул көннән бөтенләй икенче якка борылып китте. Күңелендә үзенә бер ятимне асрамага алып, үзен дә, назга сусаган баланы да бәхетле итү теләге уянды.
Асия кайтып кергәндә, картлар диванда аны көтеп утыралар иде. Алар өсләренә ишелеп төшкән кайгыдан әйтерсең кечерәеп калганнар. Карт белән карчык шунда ук сораулы күзләрен Асиягә текәделәр, ләкин Асия аларны тынычландырырлык сүз таба алмады.
* * *
Мансур аңына килмәде. Икенче кабат инсульттан соң ике атна буе аңсыз ятты да, Айзадәне дөм ятим калдырып, бакыйлыкка күчте. Табиблар, аның гәүдәсен моргка күчергәннән соң, кемгә хәбәр итәргә белмичә аптырадылар. Күптән түгел генә кырык яшен тутырган ир, кызын ташлап, тормыш дәрьясында берүзен калдырып, бу дөньядан китеп барды.
* * *
Гөлназны милиция бүлегеннән чыгармадылар. Ул елап та, үтенеп тә карады. Ләкин Айзадәнең югалуы турындагы эшне алып баручы җирән чәчле капитан Гөлназдан көн саен сорау алды, аның моң-зарларына игътибар итмәде. Капитанның җиде яшьлек баланың җәй буе кайда йөргәнен, ашаганмы-юкмы икәнлеген дә белмәгән бу хатынга нәфрәте шулкадәр көчле иде ки, хәленнән килсә, ул аны өзгәләп атарга да әзер иде. Көн дә бер үк сораулар:
– Бала кайда? Аны ничек үтердегез? Ул кыз сезгә комачауладымы? Фатир кирәк булдымы? Әтисе нигә тәрбияләмәде? Нигә ул баланы Беренче сентябрьдә мәктәпкә алып бармадыгыз?
Көннәр узган саен, Гөлназ күбрәк буталды. Аның янына ике фахишә хатынны ябып куйдылар. Хокук сакчыларының хәтта ул җилбәзәкләргә дә мөнәсәбәтләре яхшырак иде. Гөлназның горурлыгы юып алган шикелле юкка чыкты. Ул мескен кыяфәткә керде. Бу хәлгә төшүенең сәбәбен аңлый алмый аптырады. Янып торган күзләре сүнде, күп ирләрне үзенә каратырлык йөзе сулды. Ләкин күңелендә Мансурга да, Айзадәгә дә бер генә мыскал да кызгану хисе уянмады. Аны башка уйлар борчыды: вакытында Мансур белән никахны рәсмиләштереп өлгерә алмады, ә бу аны фатирсыз калдырачак. Бары шундый уй гына йөрәген талады. Тагын тормыш итә белмәгән, бозауга тиң беренче ире янына кайтып утырыргамы? Ул Гөлназны гафу итәр, билгеле. Тик гаиләгә бер тиен дә алып кайтмаган, ыштан туздырып, гел китаплары белән мәш килгән ир аңа нәрсәгә кирәк? «Акчаны кая куйдың?» – дип сорамый, нәрсә пешерсәң, шуны ашый. Балаларны мәктәпкә һәм балалар бакчасына йөртә иде үзе. Тик «өйдә татарча сөйләшегез, марҗа түгел бит сез» дип аптырата иде. Нәрсәгә кирәктер инде кызларга татарча сөйләшү?
Гөлназга уч тутырып акча таба торган, гаилә дилбегәсен кулында нык тоткан, янып торган ир кирәк булды.
Мансур менә чын ир иде ичмасам. Гөлназның кайнар кочагында эреде дә бетте. Кызын да сирәк кенә исенә төшерә, ерак рейсларга йөри башлагач, атна-ун көне юлда үтә иде. Рейстан шулкадәр сагынып кайта иде, сүз белән әйтеп бетергесез! Ләкин бәхете бик кыска, эт кояшы кадәр генә булып чыкты Гөлназның.
Айзадә кайларда йөридер? Әбиләрендә булса, милиция белер иде. Ходаем, үлә генә күрмәсен, юкса гомер буе төрмәдә черетерләр.
Борчулы уйларына чумып, соры юрган ябынып йокларга ятты хатын. Йокыга куерып барганда, сары чәчле озын аяклы фахишә аның артына китереп типте:
– Бар, ишек янына барып ят, бу – минем урын! Здесь я главная!
Гөлназ дәшми-тынмый гына, ишек янындагы урынга күчеп ятты. Чарасызлыктан нәрсә эшләргә белмичә, үксеп елап җибәрде.
– Заткнись, чувиха, или своё получишь! – дип акырдылар уң яктагы ятактан.
* * *
Аппак Айзадәнең битен ялап, аны йөнтәс гәүдәсе белән төрткәләп уятмакчы итте. Ләкин кыз ыңгыраша, бер утта яна, бер салкыннан калтыранып ята иде. Вакыт-вакыт, саташып:
– Әнием, әнием, – дип пышылдап куя.
Бакча кишәрлеге яныннан кешеләр сөйләшкән тавышлар ишетелде: бакча каравылчысы кем беләндер су алырга бара икән. Аппак оясыннан атылып чыкты да, шыңшып, аларның аякларына килеп уралды. Аннан соң оясына таба йөгерде, яңадан килде, тагын борылып китте, гүя нидер әйтергә тели һәм кешеләрне үз артыннан барырга өнди иде кебек.
– Нигәдер өзгәләнә бу көчек, ташлап киткәннәрдер, мөгаен. Нинди юньсез бу кешеләр, этләрне, мәчеләрне ияләштерәләр дә көз җиткәч ташлап калдыралар. Аннан кыш буе нәрсә эшләргә белми аптырый бу җан ияләре, күбесе язга кадәр исән дә калмый. Әйдә минем белән, бигрәк тә ак аюга охшаган матур эт икәнсең, дип, бакча каравылчысы Идрис карт сызгырып куйды һәм Аппакны үзе белән барырга чакырды. Эт койрыгын болгап, картка иярде. Каравылчы йортына килеп җиткәч, Идрис, калган ашка ипи турап, эт алдына китереп куйды. Аппак ашыга-кабалана, ашны ашап бетерде дә Идриснең күзенә карап, шыңшып өрә башлады. Аннан соң Хәят апалар йортына таба йөгерде. Артына борылып карап, Идриснең килмәгәнен күргәч, яңадан кире килде. Шулай берничә мәртәбә кабатлангач, Идрис аксый-аксый, эт артыннан иярде.
«Этләр акыллы була, моның миңа нәрсәдер күрсәтәсе килә, ахры», – дип уйлады карт. Аппак бер алга, бер артка чапты һәм шулай итеп Идрисне үзенең оясына кадәр алып килде. Аннары шомырттай кара күзләрен тутырып картка карады да кинәт тукталып калды.
Эт оясыннан тузанга баткан кеп-кечкенә ялан тәпи чыгып тора, вакыт-вакыт акрын гына ыңгырашкан тавыш та ишетелә.
– Әстәгъфирулла! – дип катып калды карт. – Бу ни бу? Бала ич бу! – Эт оясының эченә үрелеп караса: кыз бала ята. Идрис карт көч-хәл белән аңсыз баланы оядан чыгарды да күтәреп, үзенә алып китте. Эт аңа иярде.
Баланың тәне ут кебек яна, куллары салынып төшкән. Картның йөрәген тимер кыршау белән кысып алдылармыни?! Менә сиңа Маугли! Бу бала нигә монда? Сабый гына лабаса!
– Хәзер, кызым, хәзер ашыгыч ярдәм чакыртам, – диде карт.
Ул баланы юрганга төрде дә кызулап, ашыгыч ярдәм чакырырга чыгып китте. Аппак үксез дустының аяк астына сузылып ятты. Этнең күзләре дә, Айзадәне кызганудан сагышланып, утлы күмер булып көйриләр иде.
* * *
Айзадәне эзләргә милиция хезмәткәрләре өйрәтелгән эт белән чыктылар. Тирә-юньдәге урманнарны айкадылар, барлык бакчаларны тикшерделәр. Айзадәнең өйләреннән бер күлмәген алып, аны эткә иснәттеләр, ләкин эт эзне таба алмады. Тирә-юньдә «Айзадә! Айзадә!» дип кычкырган тавышлар яңгырап торды. Кыз табылмады. Көн кичкә авышып, караңгы төшәр алдыннан эт кызның төшеп калган башмагын табып алды. Артсыз сыңар башмак юл чатында, тузан эчендә аунап ята иде…
* * *
…Айзадә хастаханәдә аңына килде. Яп-якты бүлмә. Янында елый-елый шешенеп беткән Сәйдә әбисе утыра. Оныгының күзләрен ачканын күреп, ул кызчыкның битләреннән үбә башлады һәм:
– Балакаем, бәгырькәем, уяндың бит, уяндың! Әмма куркыттың да соң безне, – дип тәкрарлады.
Айзадә әбисенә карады: карчык кечерәеп, бөрешеп калган…
– Әбием, син китмә, – диде кыз, – мине калдырма. Әтием кайда? Аппак кайда? – Ул бутала-бутала сөйләнде дә тагын йоклап китте.
Табиблар, кызга салкын тигән, нервлары какшаган, нәрсәдер ашап агуланган, дип әйттеләр. Сәйдә әби Айзадәне сакларга калды. Асия апасы көн саен тәмле-тәмле ризыклар алып килде. Ә менә әтисенең үлеме турында кызга әлегә әйтмәскә булдылар. Кыз әтисен таптырды, Аппакны алып килүләрен сорап аптыратып бетерде.
– Асия апа, этне барып алып кил инде. Авылга бергә кайтып китәр идек. Миннән башка нишләр ул анда? Ул ач, алма да ашамады. Үләр ич минем Аппагым! Алып кайт инде, Асия апа!
Асия аптырап калды: бик нык өзгәләнә бу бала. Әбисе, бабасы ни әйтерләр? Айзадәне ай буе әбисе белән чиратлашып караганга, Асия кыз белән дуслашып та өлгергән иде. Динә ахирәтенең кызы аңа үз кызы кебек якын. Бу балага әнисе бирә алмаган бөтен назын, яратуын бирәсе килде аның. Кыздан аерылу көнен үзәге өзелердәй булып куркып-борчылып көтә иде ул.
– Ярар, Айзадә, мин иртәгә синең этеңне эзләп карармын. Әллә кая китмәгәндер. Ул Идрис агай янында булырга тиеш, бер дә кайгырма, – дип, кызчыкны кочагына алды. Бала Асиянең куенына сеңде. Апасы аның битеннән, чәчләреннән үпте.
– Бер дә кайгырма, – дип кабатлады тагын бер тапкыр Асия, – барысы да яхшы булыр.
Айзадәне хастаханәдән чыгарырга бер көн калгач, Асия Сәйдә әби белән сөйләшеп карарга булды.
– Сәйдә апа, – дип башлады ул сүзен, – ачуланмасаң, сиңа бер сүзем бар иде. Айзадә кышка миндә калса, ничек булыр икән? Сез инде олы кешеләр, мәктәбегез дә ерак, дисез. Мин аңа дустым Динә урынына әнисе кебек булырга тырышырмын. Җәйгә сезгә кайтып торыр иде. Галихан бабай белән сине мин әнием-әтием урынына күрәм бит.
Сәйдә карчык аптырап калды, чөнки бу сөйләшүгә ул әзер түгел иде. Дөрес, шактый вакыт инде аның башында үзәген өзеп бер уй әйләнә: без үлеп китсәк, бу бала дөньялыкта берүзе кала – ничек яшәр?
– Белмим шул, Асия, үзем дә сиңа нык ияләштем, Динәмне күргәндәй булдым. Ләкин Галихан бабаң белән сөйләшмичә, сиңа җавап бирә алмам, – дип, хатынга өметләнергә урын калдырды.
– Мин бүген кызның этен эзләп табармын. Аппагым, дип, бик өзгәләнә. Иртәгә авылыгызга алып кайтып китәр идегез.
Карчык дәшмәде. Карты ни әйтер? Ул гомер буе ире сүзеннән чыкмый яшәде. Хәзер дә эт ияртеп кайту турында Галихан нәрсә әйтер, дип борчылып куйды.
Айзадә хастаханәдән чыккан көнне үк Асия аңа кыз күптән көткән көрән төстәге йон күлмәк белән ак алъяпкыч, аллы-гөлле чәчәкләр төшерелгән портфель, китап-дәфтәрләр һәм тагын беренче класс өчен кирәк булган әллә ниләр сатып алды. Айзадәнең шатлыгы чиксез иде. Тыны-көне бетеп, сөенде ул. Аннары:
– Бик рәхмәт сиңа, Асия апа, – дип, апасын кочаклап үпте.
Кыз сөенеченнән нәрсә эшләргә белмәсә, Асия соңлап килгән бәхетенә куана иде.
Тик… Әтисенең үлеме турында бу кызчыкка ничек әйтергә? Күңел яралары да яңа гына җөйләнә башлады бит аның. Шулай да Асиянең яңа тормышны ялганнан башлыйсы килмәде. Ул Айзадәгә әтисенең күккә, әнисе янына киткәнлеген, аннан кызын яклап-саклап торачагын әйтте. Бер ел эчендә үги әнисе Гөлназдан гына түгел, үз әтисеннән дә бер авыз җылы сүз ишетмәгән кызчык Асияне кочаклап елап җибәрде…
Иртәгесен Айзадә, әбисе һәм Асия апасының кулларына тотынып, октябрь башында беренче класска укырга китте.
Икенче көнне Сәйдә әби Аппакны алып, Алансуга кайтып төште. Борчылуы юкка булган икән. Галихан бабай этне күрү белән:
– Каян алдың бу аю баласын? – дип, төксе генә сораса да, Аппакның оныгы Айзадә эте булуын белгәч, оя ясарга дип, остаханәсенә юнәлде.
* * *
Асия күршеләрнең ишеген шакыды. Исәбе кызның көзге киемнәрен алып, фатирның язмышын ачыклау иде. Ишекне Гөлназ ачты.
– Миңа Айзадәнең киемнәре кирәк. Көз керде, тышта хәзер салкын.
– Сиңа нәрсәгә аның киемнәре?
– Айзадә миндә яшәр, бабасы һәм әбисе шулай хәл иттеләр.
– Мин аның, үги булсам да, әнисе, нигә синдә яшәргә тиеш әле ул? Фатиры кирәк булдымы? Шуңа күтләкләнәсеңме?!
– Минем фатирым бар. Айзадә үсеп җиткәч, үз фатирында яшәр. Ләкин фатирны хәзер Айзадә исеменә рәсмиләштерергә уйлыйм һәм бу эшкә иртәгәдән үк тотынам. Синең аркада Мансур үлеп китте, кызы шундый хәлдә калды. Син бит үз балаларыңның да кайда йөргәнен белмисең, – диде Асия кырыс кына. – Ятим бала хакын ашамаска өйрән. Югыйсә, тәмуг утында янарсың, – диде ул, чыгып киткәндә.
* * *
Айзадә белән Асия бер-берсенә бик якынайдылар. Асия Динәнең фотосурәтен кызның караваты янына элеп куйды.
– Кызым, Айзадә, әниең синең йокыңны саклап, исән-сау булуыңа сөенеп торсын, ә бу – әниең миңа бүләк иткән шәмаил, ул сине шайтаннардан саклар, – дип, анысын да фото янына беркетте.
Кыз бик сөенде һәм сорап куйды:
– Асия апа, каникуллар җитәргә күпме калды, әбиләрне, Аппакны бик сагындым.
– Күп калмады, Айзадә. Мин дә эштән бер атна ял алырмын, бергә кайтырбыз.
– Асия апа, Алинәне күптән күргәнем юк, кайда икән ул? Гөлназ апа белән Ралинә мине ачуланган вакытта, ул мине гел яклый иде.
– Мин аның кайда икәнен беләм, теләсәң алып барырмын, – диде хатын.
* * *
Алар килеп кергәндә, Алинә әтисе белән дәресләрен әзерләп утыра иде. Айзадәне күрүгә, Алинә, сикереп торып, аны кочаклап алды һәм:
– Айзадә, сестрёнка, ты живая, как я рада! – дип, битеннән үпте.
Майкадан гына утырган Алинәнең әтисе тиз генә өстенә ак күлмәк киеп куйды да, уңайсызланып:
– Гафу итегез, теге юлы рәтләп рәхмәт тә әйтә алмый калдым. Күзгә күрендегез дә юкка чыктыгыз. Кызымның кайтуына шундый сөендем. Ялгызлык бик яман бит, – диде ул, елмаеп. Куе керфекләр белән каймаланган зур көрән күзләре тирәсендә кояш нурлары кебек җыерчыклар пәйда булды, алар ирнең йөзен гүя яктыртып җибәрде.
«Нинди сөйкемле кеше! – дип уйлады Асия. – Өендә бик чиста. Кечкенә генә бүлмә, үзенә күрә кош оясы кебек. Бөтен әйбер үз урынында».
Айзадә белән Алинә берсен-берсе уздырып, ни турындадыр сөйләшәләр, серләшәләр. Ә ир үзен Таһир дип таныштырды да Асиянең ай-ваена карамыйча, чәй куярга кухняга чыгып китте. Асия кабат бүлмәгә күз салды. Стенаның бер ягы идәннән түшәмгә кадәр китаплар белән тулган. Галим кеше, ахры, бик итагатьле. Өйдә хатын-кыз әйберләре күренми, ялгызак, күрәсең.
Таһир өстәлгә тәм-томнар куйды, йомшак күмәч кисте.
– Бераздан ашым да пешеп җитә. Ничек киләсе иттегез? Кызым Айзадә турында күп сөйләде, сагынып, кызганып сөйләде. Ятим калу – балалар өчен бик авыр хәл. Ятим баланың күңеле китек һәм бик сизгер була. Үзем дә ятим үстем мин, үги ана белән. Ул, ашаганда да, үз балаларына итен күбрәк сала иде. Аның балаларыннан калган иске, ямалган киемнәрне киеп үстем. Әти бу хәлләрне күрми, әллә күреп тә берни эшли алмый иде. Гел үртәлеп яшәлде инде. Тик шулай да гаиләдә яшәү балалар йортына караганда яхшырак. Алинәнең сөйләве буенча, күрше апасы үлгәч, эт оясында яшәгән икән Айзадә. Аллага шөкер, тапканнар. Гөлназ каты бәгырьле шул ул, акчаны бик ярата. Ләкин хатын-кызда аз гына йомшаклык булырга тиеш ләбаса! Хайваннарны да кызганасың.
Таһир кухнядан чәйнекне алып керде. Бөтнек салып чәй пешерде. Өйгә тәмле чәй, бөтнек исе таралды. Озаклап сөйләшеп утырдылар. Асиянең нигәдер бу кечкенә тулай торак бүлмәсеннән китәсе килми иде. Кичкә таба гына кызларны яңадан күрештерергә сүз куешып аерылыштылар. Әллә инде үзләренең дә кабат очрашасылары килде, анысы әлегә әйтелмәгән сер иде.
Озатырга чыкканда, Таһир, кыенсынып:
– Бүлмәбез бик кечкенә. Эштә язга өч бүлмәле фатир бирергә вәгъдә иттеләр. Алла боерса, вакыты җитсә, булыр, – дип куйды.
…Трамвай шалтыр-шолтыр килеп, Яңа бистә ягына үрмәләде. Янында сөенечтән балкып торган Айзадәсе, күңелендә – елмайганда көрән күзләре тирәсенә яктылык һәм нур җыела торган Таһир иде Асиянең.
«Йә Хода! Гөлназга бу ирнең кай җире ярамады икән?» дигән сәер уй бөтерелде ялгыз хатынның башында. Начарлык күрмичә, яхшылыкның кадерен белмибез шул!
Өйләренә кайтып җиткәндә, Айзадә арыган, күзләренә йокы эленгән иде. Юынып, йокы күлмәкләрен киеп алды да йокларга ятты ул. Фоторәсемнән әнисе аңа:
«Сабырлык кирәк, кызым, шул чакта барысы да яхшы булыр», – дип елмаеп әйтә сыман. Чыннан да, тиздән каникуллар башланыр, авылга кайтырлар, әбисе белән бабасын, сагынган Аппагын күрер… Шундый татлы уйлар белән Айзадә тирән йокыга талды.
* * *
Гөлназ Алинәне алып китү өчен ире янына килде. Әгәр Таһир кире үзенә чакырса, каршы килмәс. Чөнки соңгы вакытта тормышы гел артка тәгәри башлады. Ралинәсе бөтенләй бәйдән ычкынды: әнисенең әйткән сүзен тыңламый, гел каршы дәшә. Әллә нинди шикле егетләргә ияреп чыгып китә, кайчак хәтта кунарга да кайтмый. Орышып та карады. Ләкин Ралинә: «Сама такая!» – дип кенә кычкыра. Күршеләрен дә өнәп бетерми. Бакчада Хәят үзәгенә үткән булса, монда Асия фатирны Айзадә исеменә хосусыйлаштырып йөри – тиздән өеннән дә куып чыгарачаклар. Машинаны банк алды. Кичә базарда Таһир белән бергә эшләүче хатын очрады. Ул Таһирның язга өч бүлмәле фатир алачагы турында сөйләп торды. Менә сиңа бозау! Теге вакытта балаларны алып, киемнәрен, барлык акчаларын җыеп чыгып киткәндә, иренең, күзләрен яшьләндереп, тәрәзәдән карап калганы әле дә исендә.
«Китмә, балаларны ятим итмә, Гөлназ! Чит кеше балаларга чын әти түгел, үги була ул аларга. Нинди генә яхшы кеше дисәң дә, барыбер үги әти була. Мин алардан башка нишләрмен? Фатирны да алырбыз», – дип ялынган иде Таһир. Ләкин Гөлназ тыңламады. Чыгып киткәненә әле бер ел да узмаган, хәзер менә үзе тулай торак бүлмәсенең ишеге каршында нәрсә эшләргә белмичә аптырап басып тора. Кыяр-кыймас кына ишек шакыды хатын.
– Ачык, керегез! – Бу – Таһир тавышы иде.
Гөлназ өйгә керде.
– Нихәл, Таһир, исән-имин генә яшисезме? Мин Алинәне алырга килдем, – диде ул.
– Исәнме, Гөлназ! Әйбәт кенә гомер итәбез. Алинә күрше кызы белән урамда. Тик сиңа кире кайтмас ул, – ирнең тавышы җанны өшетердәй салкын, ят иде.
– Ничек кайтмасын, кем әйтте сиңа бу сүзләрне? Синнән кем сорап тора әле аны?! – Хатын иренә элеккечә акырып җибәрде. Ләкин Таһирның кырыс тавышы аны тиз акылына китерде:
– Син монда кычкырышырга килдеңме? Ул вакытлар үтте инде, әле һаман да шуны аңламадыңмы?
Тукта, алай ярамый лабаса! Ул бит ире янына яңадан әйләнеп кайту нияте белән килде. Сүзне дөрес башламады бит.
– Таһир, – диде ул, тавышын йомшартып. – Гафу ит, зинһар. Минем сине рәнҗетәсем килмәгән иде. Кызымны бик сагынам. Ралинә дә йөгәннән ычкынып бара. Әйдә, яңадан кавышыйк, балалар хакына булса да! – Гөлназның күзендә яшь бөртеге җемелдәде. Ул Таһирны кочаклап алырга теләде. Тик ир аның үзенә үрелгән кулларын этеп җибәрде дә диванга барып утырды.
– Спектакль уйнама, Гөлназ! Без синең белән беркайчан да яңадан бергә була алмабыз. Кызлар кем белән яшәргә икәнен үзләре хәл итәр. Моның өчен аларның инде яшьләре җиткән!
Хатын сүзеннән беркайчан да чыкмый торган Таһирны алмаштырып куйганнармыни?! Гөлназ кулын җилкәсенә куюга сары майдай эреп китә торган ир кая киткән? Шул ир яраткан кешесен читкә этәрәме?! Шаккатты Гөлназ.
– Үзеңә себеркеләр таптыңмы? Хәзер мин кирәк түгелме? Балалар да артыкмы? – Гөлназ улап елый башлады.
– Тукта, хәзер үк тукта! Күршеләр ишетер. Син чыгып киткәч, колаклары тынып торган иде. Кире кайтыр бу, дип уйлап, йөрәкләре алыныр.
Алинә, кайтып, ишек янында тыңлап тора икән. Ул әтисенә килеп сарылды.
– Әйдә, кызым, өйгә кайтабыз, – диде Гөлназ.
Ләкин кызы ябык кулларын әтисенең муеныннан ычкындырмады:
– Мин әти белән калам!
…Гөлназ трамвай тукталышына кадәр елап барды. Барлык тормышы чәлпәрәмә килде хатынның! Бары да бетте! Һавадагы торнага ышанып, кулындагы чыпчыкны ычкындырды! Акрын гына яшәп ятарга иде шунда, кирәк чакта үз күңелеңне үзең күреп. Вәт җүләр. Бу Таһирны ничек булса да, фатир алганчы, үз ягына борырга кирәк. Моңа гына хәйләсе җитәр. Балалар аркылы эш итәргә кирәк булыр. Шулай дип өметләнде Гөлназ.
* * *
– Әти, син мине әнигә җибәрмәссеңме? Не отдавай меня, – дип елады Алинә.
Таһир кызын тынычландырды:
– Юк, кызым. Мин сине беркемгә дә бирмим! Икәү яшәрбез. Елама, кызым. Син хәзер Айзадә кебек матур итеп татарча сөйләшә башладың. Әби-бабаларыбызның телен белү кирәк. Хәзер кичке ашны өлгертәм. Бар, саф һавада уйный тор. Бик ерак китмә, яме. Әзер булгач чакырырмын.
Асия Таһирның күңеленнән китмәде. Моңа кадәр ике генә тапкыр күргән хатын елга якын ялгыз яшәгән ирнең йөрәген яулап алды. Асиянең Айзадәгә һәм Алинәгә карата яхшы мөгамәләсе, эчкерсезлеге, елмайганда, бит очларында барлыкка килгән чокырчыклары әле дә күз алдында. Асиянең киткәндә, «Айзадә белән Алинәне еш очраштырып торырбыз» дигән сүзләре аның күңелендә татлы өметләр уятты. Әгәр Асия Таһирны аз гына булса да ошатса, кызлар да бергә-бергә үсәрләр иде.
Ә Ралинә белән нишләргә? Ул кыз кечкенәдән холыксыз булып үсте, олылар сүзен тыңламады. «Алай ярамый!» – дип әйтә башласаң, әнисе:
– Аннан үзең кебек хәреф корты, бозау ясыйсың киләме? – дип кенә кысыла иде. Хәзер менә үзе дә кызының юлдан язып барганына борчыла. Алла сакласын, бер юлдан язса, кире акылга утыртып булмас.
Асияне күргәннән соң, дөнья Таһир өчен икенче төсмер алды. Күз аллары яктырып, күңеле күтәрелеп китте. Бүген дә алар башта кызы белән бергәләп дәрес әзерләделәр, аннан соң ул докторлык диссертациясенә утырды.
Асия стена тулы китапларны күреп:
– Абау, Таһир, күп укыйсың икән, барысы да – гыйльми китаплар, – дип шаккатып карап торган иде.
– Минем эшем шул бит, Асия, – уку, язу, укыту. Башка эшне белмим дә, кирәксенмим дә. Чөнки үз эшемне яратам. Дөрес, акчасы артык баерлык түгел.
– Кара эшне кем дә булдыра, аның өчен зур белемгә ия булу кирәк түгел, – дигән иде Асия, соклануын яшермичә. – Кеше акча колы түгел, ә акча үзе синең колың булырга тиеш!
Таһир күрде: Асия белән Гөлназ арасында аерма җир белән күк арасындагы кебек. Өйләнгәнче, егет чагында ук ничек абайламады соң ул Гөлназның холкын? Чибәр иде, юмагай телле иде кыз. Баштарак «мой учёный» дип кенә дәшә иде. Таһирның башы әйләнде. Ятимлектә һәм гаделсезлектә, ягымлы сүзләр ишетмичә үртәлеп үскән егеткә шуннан да зуррак бәхет юк сыман тоелды. Ләкин гомер итә башлагач, Гөлназ бик үзгәрде. Ралинә тугач, Зөһрә дип исем кушыйк дип әйтеп караган иде, Гөлназ кискен каршы төште:
– Нинди Зөһрә, заманча исем кушабыз. Нәрсә беләсең соң син?! – диде ул.
Таһир карышып маташмады. Ралинәгә аваздаш булсын дип, икенче кызларына Алинә дип куштылар. Балаларның икесе ике төрле булып үсте. Ралинә әнисенә охшаган – чая, үткен, үзсүзле. Ә Алинә – әтисе кебек басынкы, оялчан һәм нечкә күңелле.
Гаиләдә акча беренче урынга чыкты. Көн саен чыккан тавыш, гауга ярату хисен үтерде. Гөлназның матурлыгы Таһирны җәлеп итми башлады, мәхәббәт юкка чыкты. Тышкы матурлык артында күпме мәкер, ялган яшеренеп яткан икән ләбаса! Күпме гомер заяга аккан! Ләкин, алай дисәң, ике кызы үсеп килә. Менә докторлык диссертациясе дә әзер диярлек. Фатиры да булырга тора – «Аллага шөкер» дияргә генә! Тик гаилә тормышы гына хәл ителмәгән.
* * *
Айзадә тәрәзәгә шык-шык иткән тавышка уянды. Караса, кошчыгы! Кыз, салам көлтәсе кебек чәчләрен тузгытып, тәрәзә янына килде. Кошчык очып китмәде. Айзадәнең кичтән салып куйган тары ярмасын чүпли, үзе кызга карап-карап ала. Иртәнге кояш нурларында зәңгәрсу-яшькелт каурыйлары төрле төсләргә кереп ялтырый. Айзадә елмаеп, кошка дәште:
– Менә, әнием-кошчыгым, үзең күрәсең, барысы да яхшы!
* * *
Көзнең агачлары алтынсу-сары төскә кергән бер көнендә Галихан карт белән Сәйдә әбинең капка төбенә Таһир абыйларының машинасына төялеп: Асия, Айзадә һәм Алинә кайтып төштеләр. Күзгә күренеп үскән Аппак якын дусларына каршы атылды…
«КУ» 8, 2019
Фото:pixabay
Беренче бүлек
Фәргать – күп балалы гаиләдән. Сигезьеллык белем алгач, бәхетле киләчәк эзләп, чит төбәктәге эшчеләр поселогына китәргә карар кылды ул. Үсмерне тимер юлчыларның ремонт бригадасына төрле хезмәтләр башкаручы итеп эшкә кабул иттеләр. Тимер юлчылар тулай торагыннан урын да бирделәр үзенә.
Ремонтчылар бригадиры – Сания исемле сөйкемле татар кызы. Яшь булуына карамастан, үз эшенең чын остасы саналган кыз ир-егетләр коллективы белән оста җитәкчелек итә. Фәргатькә, бригадада бердәнбер татар булгангамы, һәрчак ярдәм кулы суза, аның егеткә аерым мөнәсәбәтен әйләнә-тирәдәгеләр дә тоя. Кыз яшь эшчене һөнәр нечкәлекләренә: төрле эш коралларыннан файдаланырга, компрессорны эшләтеп җибәрергә һәм сүндерергә, юл билгеләрен аңларга һәм аларны кайсы вакытта, ничек файдаланырга өйрәтә. Ярты ел эчендә Фәргать күпмедер дәрәҗәдә тәҗрибә туплап, өченче разрядлы белгеч дә булып куйды.
Саниягә ничә яшь икән? Зифа буй, нечкә бил, озын кара толымнар һәм зәңгәр күзләр – чибәр бит! Бизәнми, әмма модадан калышмаска тырыша. Күп кенә ир-егетләр аңа күз сала, дуслашырга тырыша, әмма аның җавабы бер генә: «Ачкычың ярамый, бушка вакыт үткәрәсең!» Сания үзе дә ун ел элек яшь баласы белән әлеге поселокка килеп урнашкан иде. Уналты яшендә аны үзеннән шактый өлкән берәүгә алдап кияүгә биргәннәр. Соңрак, ирнең тагын бер гаиләсе булуы ачыклангач, кызын алып, качып киткән.
Максатчан һәм тырыш Сания эш табып һәм баласын мәктәпкә урнаштырып кына калмый, тимер юл техникумына читтән торып укырга да керә. Һәм менә ул хәзер дипломлы белгеч һәм, һич арттырусыз, тимер юл бүлегендә иң дәрәҗәле бригадир. Хезмәт хакы да югары, ул чорда һәр ир-егет тә өч йөз сумлык эш таба алмый. Торак-көнкүреш комиссиясе аның гаилә хәлен карагач, дүрт фатирлы йорттан зур аш бүлмәсе һәм верандасы булган ике бүлмә бүлеп бирә. Йорт каршында җир участогы да бар. Авыл кызы җирдә казынырга бик ярата, кышка бәрәңге, яшелчәләр әзерли. Җәйге ял көннәрендә өйдә кул кушырып утырмый, кызы белән җиләк җыя, төрле кайнатмалар ясый. Барысы да үзеңнеке булгач, сатып алырга кирәкми.
Дөрес, яшьлек елларының ялгызлыкта үтүе, янәшәсендә тормыш юлдашының булмавы гына йөрәген әрнетә. Әлбәттә, ир-егетләр аның белән якыннанрак танышырга омтылышлар ясый, әмма кыз алар арасында җанына якын булган, күңелен дулкынландырган кешене тапмый. Тик менә… Фәргатьнең поселокка килүе генә көтмәгәндә аның күңелендә ниндидер аңлаешсыз хисләр тудыра, көйләнгән тормышына буталчыклар кертә.
Фәргать тә җитәкчелек күзлегеннән яхшылар рәтендә йөри, үз һөнәренең барлык нечкәлекләрен тырышып үзләштерә. Кичке мәктәптә урта белем алды. Хезмәт хакы яхшы, заманча киенә. Ит, бәрәңге һәм башка ризыкларны авылдан китерәләр – әти-әниләре ярдәм кулы суза. Эшкә абыйсыннан калган «Иж-Юпитер» мотоциклы белән йөри.
Тимер юл ремонтлаучыларның эше күчеп йөрүләр белән бәйле һәм алар һәр көнне төрле урыннарда була. Ашарга да үзләре белән алып киләләр: кемдә нәрсә бар, бер гаилә кебек, шуларны тиз-тиз әзерләнгән уртак табынгаә куеп, төшке аш белән сыйланалар. Сания табынны үзе көйли. Ремонтчылар билгеләнгән бурычны вакытында үти алмаган очракларда, аны эштән соң калып тәмамларга туры килә. Бу тимер юлга хезмәт күрсәтү кагыйдәләрендә төгәл язылган, чөнки һич кенә дә поездлар хәрәкәте графигын бозарга ярамый. Мондый вакытларда Сания иң тәҗрибәле һәм җаваплы эшчеләргә таяна, алар арасында, һичшиксез, Фәргать тә була.
Буш вакытларында егет тә Саниягә булышкалады, өендә, бакчасында эшләде. Сания исә атнага бер тапкыр Фәргатьнең бүлмәсен җыештырып, тәртипкә китерде, киемнәрен юды. Күңелләрендә туган хисләрнең бер-берсенә тынгы бирмәвен алар икесе дә аңлый. Әмма ни сәбәпледер, моны бер-берсенә әйтә, аңлаша алмадылар.
Фәргать машина йөртүчеләр курсын тәмамлаганда, Санияне участок мастеры итеп билгеләделәр, кызы Сәрия сигезенче сыйныфны тәмамлады. Үсеп киткән кыз йөреше, сөйләшүе, гәүдәсе, озын чәчләре, зәңгәр күзләре, нечкә биле белән тач әнисенә охшаган. Фәргать аны мотоцикл йөртергә өйрәтте, хәзер Сәрия егетләрдән калышмый – мотоциклда бик оста җилдерә. Әгәр бензин бетсә, кыз Фәргатькә үз итеп: «Федя… бензин кирәк», – дип кенә әйтә.
Октябрь инкыйлабының чираттагы еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә Сания үзенең туган көнен билгеләп үтәргә җыенды. Өчәүләшеп шәһәр кибетләрендә йөреп кайтырга булдылар. Эштәге дусларны, күршеләрне санап, исемлек төзелде: озын килеп чыкты, кырыкка якын кеше җыелды. Туган көнгә Фәргатьнең туганнары да килергә тиеш иде. Залдан мебельне чыгардылар. Кул астында булган такталардан өстәл-урындыклар ясалды: авыл егете балта эшен дә оста белә иде шул. Әтисенең ышкы, пычкы кебек артык эш коралларын ул күптән поселокка алып килгән иде, менә, эшкә ярадылар.
Мәҗлескә дип авылдан өч машина белән килделәр. Өченче машинаның ишекләрен ачкач егет бер мизгелгә югалып калды – анда әтисе белән әнисе утыра иде. Авылдан килгән килгән кунакларны түргә утырттылар.
Тантананың сәбәбе игълан ителде, котлаучылар сүз алды, тостлар яңгырады. Сания үзенең мөлаемлыгы, эчкерсезлеге, ниндидер эчке һәм, әлбәттә, тышкы матурлыгы белән барысын да әсир итте. Аның янында утырган Фәргать хәзер инде гади авыл егетеннән нык аерыла: галстук таккан, Сания белән бергәләп унлаган кибеттә йөреп сайлап алынган костюм кигән фырт егет. Кәефе дә күтәренке: чөнки бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде. Шул арада «артык кызган» бер кунак, кайда утырганын онытыпмы, ә бәлки, Сания белән Фәргатьнең бер-берсенә ягымлы карашып алуларын күрепме, бөтен залга ишетелерлек итеп: «Әче!» дип кычкырды. Сүз куешкандай, кунаклар да аңа кушылды, барысы да: «Әче! Әче! Әче!» – дип кабатлады. Сания белән Фәргать югалып калган хәлдә торып бастылар һәм гомерләрендә беренче тапкыр үбештеләр. Фәргатьнең йөзе пешкән алма кебек кызарды, ул туган көнгә дип килгән һәм көтмәгәндә туйга әверелгән тантанада утыручы әти-әнисеннән, туганнарыннан, кунаклардан оялды.
– Йә, нәрсә эшлисең инде, – диде әтисе, – безнең өчен көтелмәгән вакыйга. Улыбызга да гаилә тормышына керергә вакыт җиткәндер. Булачак киленне бүген беренче тапкыр гына күрдек. Әмма ул кунакчыл, йорт җанлы, һәм кайсыдыр сыйфаты белән безнең туганнарга охшаган. Бәхетле булыгыз, хәерле сәгатьтә!
Гармунчы тиргә батып әле җыр, әле бию көйләрен уйнавын дәвам итте. Азактан барысы бергә: «Чакырырга онытмагыз, бәбәй туегызга да» – дип, кушымта саен кабатланган танылган туй җырын суздылар.
Кунаклар таралышканда яктыра башлаган иде инде. Сания белән Фәргать өстәлне бераз җыештыргач һәм ерактан килгән кунакларны йокларга яткыргач, бер-берсенә серле карашып алдылар. Бик арысалар да, тулай торакка юл тоттылар.
Фәргать бүлмәсен Сания ике көн элек кенә җыештырган иде. Әйтерсең лә, күңеле белән биредә беренче никах төнен үткәрәчәкләрен сизгән. Икесенең дә йөрәкләре чыгардай булып типте, урам якка караган тәрәзәләрне томалагач, бүлмәгә серле караңгылык иңде, алар юл уңае чишенә-чишенә бер-берсенең кочакларына ташланды. Иң кирәкле сүзләр инде күптән әйтелгән, көтү белән яшәгән тойгылар иреккә җибәрелде…
Икенче көнне кунакларны озатканда Саниянең чыгарылыш сыйныфта укучы кызы Сәрия генә күренмәде. Кичен дискотекага киткән җиреннән кайтмаган да ахры.
Фәргать белән Сания өстәл артында үзләрен беренче тапкыр чын-чынлап ир белән хатын итеп тойды. Алар кунакларны сыйлады, шаярды, көлде. Хәзер Сания фатирында алар өчәүләшеп яшәячәк, хатын узган ел йокы бүлмәсен ике кечкенә бүлмәгә бүлде, ишекләр куйды. Әгәр Фәргать шулай яхшы гына эшләвен дәвам итсә, бәлки, тимер юлчылар өчен төзелә торган биш катлы яңа йорттан аларга да фатир бирерләр.
Бераздан ишектән Сәрия атылып керде. Өс киемнәрен сала-сала:
– Йә, туган көн ничек? Ә менә мин күршеләрдән, безнең өйдә туй, дип ишеттем. Әни, Фәргать абый, бер дә дөрес түгел, әмма мин сезне барыбер котлыйм! – дип, бүлмәсеннән чәчәк букеты алып чыгып, алар алдына куйды. Саниянең йөрәгендә ниндидер тынгысызлык тойгысы барлыкка килде. Нәрсәдер җитеп бетмиме, әллә артыкмы шунда. Кызы аңа үпкәләдеме? Тик нәрсә өчен? Әллә моңа ул шаяртып «Федя» дип йөрткән Фәргать гаеплеме? Туйны кыздан рөхсәт сорамыйча ясагангамы? Әнә кызы тагын каядыр җыена.
– Син яңадан кая җыенасың, кызым? – дип сорарга да өлгермәде, Сәрия, үз бүлмәсеннән тиз генә атылып чыкты да, залга карап: «Барыгызга да сәлам, чао!» – дип урамга йөгерде. Беркемгә дә сер бирмәскә тырышты хатын, әмма аның күзләре нигәдер көлми, кыз артыннан хәвефле һәм сораулы карап калганнар иде.
Сания кызы белән сүзгә килүе турында Фәргатькә бер сүз дә әйтмәде. Кочаклашып үбешә-үбешә тулай торакка – таныш бүлмәгә килеп җитүләрен сизми дә калдылар. Ширбәт ае дәвам итте, яшьләр мәхәббәтнең бөтен шатлыкларын тоеп, арып-талып йокыга талды.
Их, мәхәббәт! Нинди генә михнәтләр кичерсәң дә, озак көтү белән үткән еллар аша, ул барыбер үзенекенә ирешә, Аллаһы Тәгалә ир белән хатынны, мөгаен, шуның өчен яраткандыр да…
Хуҗалар әйләнеп кайтканда, кунаклар йокыларыннан торып, китәргә әзерләнә башлаганнар иде. Тиз генә табын хәстәрләп, чәй эчәргә утырдылар. Сәриянең икенче көн өйдә кунмавын белсә дә, Сания дәшмәде. Кунаклар тиз генә капкалап алдылар да, юл кешесенең юлда булуы хәерле дип, юлда булдылар.
Ул да түгел, курткасын җилкәсенә генә элеп, Сәрия кайтып керде.
– Кызым, син бүген дә күршеләрдә кундыңмы? Безне кисәтергә авыр идемени? – диде әнисе, үпкәләп. Сәрия, бер сүз дә дәшмичә, бүлмәсенә кереп китте, башыннан ук одеял белән капланып, тынып калды.
Фәргать ишегалдына чыгып, кулына себерке алды. Чиләкләрне, иләкне, мунча ягарга әзерләнгән такта кисәкләрен урыннарына куйды. Ял көне булуга карамастан, эшкә барып килергә булды. Чөнки ул хәзер тимер юлчылар мастеры ире. Фәргать анда беренче генә көн эшләми бит, хатынының эш урынына кереп чыгарга, график буенча эшләгән кизүләрне тикшерергә кирәк. Саниягә җитәкчелек тарафыннан шелтә эләгүен теләмәде.
Әйе, бу бәйрәм көннәрендә Сания белән Фәргатьнең тормышында көтелмәгән үзгәрешләр булды. Ә иртәгә барысына да эшкә: Саниягә сәгать җидегә өлгерергә кирәк, нәкъ шул вакытта селектор киңәшмәсе башлана, Фәргатькә сигезенче яртыда да ярый. Ул әле икәүләшеп бер йорттан чыгып китәргә ничектер ояла иде.
Сәрия, әнисенең эшкә китүен белепме, яки аның белән очрашырга теләмәгәнгәме, сигезенче яртыда гына үз бүлмәсеннән чыгып, мәктәпкә китте. Аның быел имтиханнар тапшырасы бар бит.
Эш көннәре айларга әверелеп, бер-бер артлы үтә торды, хәзер инде Сания белән Фәргать бергәләшеп эшкә йөрергә күнекте. Сәриянең генә әнисе белән мөнәсәбәтләре җайланырга ашыкмады. Кыз күп сөйләшми, мәктәптән дә, дус кызлары белән кичке сәяхәтләрдән дә мөмкин кадәр соңрак кайтырга тырыша. Өйдә күпчелек очракларда бүлмәсеннән чыкмый, әнисе һәм Фәргать белән бер өстәл артына утырмау җаен карый, өстәлдән үзенә кирәкле ризыкны алгач та, бүлмәсенә кереп китә.
Яңа ел бәйрәмнәрен кыз авылда, әнисенең туганнарында үткәрергә теләвен белдерде. Сәриясенең әнисе яныннан беркайчан да ике атнага киткәне юк иде, шуңа күрә Сания аның бу теләгенә каршы чыкты:
– Ике-өч көнгә мин риза, ике атна күбрәк булыр. Сиңа имтиханнарга да әзерләнәсең бар!
– Әни, мин кечкенә түгел инде, кайбер нәрсәләрне үзем хәл итәргә хокукым бар, китапларны да үзем белән алам, – диде Сәрия. Әнисе моңа каршы килә алмады. Гыйнварның уннарында гына әйләнеп кайтты ул. Ул кергәндә Фәргать өйдә үзе генә, эш киемнәрен чистартып утыра иде.
– Сәлам, «Федя әти», сезнең хәлләр ничек? Димәк, сез хәзер ирекле кеше түгел, сезнең йөрәгегез дә бәйле, әйеме?
Фәргать югалып калмады:
– Йөрәгем, бәлки, ирекле түгелдер, әмма минем күңелем һәркем өчен дә ачык, – дип җавап кайтарды.
Сәрия, яңа кыска халат киеп, аш бүлмәсенә чыкты, төшке ашка үзенә ниндидер ашамлык әзерли башлады. Аннары:
– Менә миңа әнинең туганнары Яңа елга халат бүләк иттеләр, ничек, сиңа ошыймы? – дип Фәргать алдында әйләнгәләп алды.
Фәргать тә кичә генә авылдан килгән егет түгел, йокы бүлмәсенә кереп ятса да, ул ачык ишек аша әле анда, әле монда йөренгән Сәриянең кыска халат аша ялтыраган шәрә ботларына күз салгалады. Әмма эштә арылган ахры, йокыга киткәнен сизми дә калды.
Ир ана белән кызның гәпләшкән тавышларына уянды. Урыныннан торгач, аш бүлмәсенә кереп, Санияне үбеп алды. «Ә мине?» – диде Сәрия һәм урындыгыннан торып, Фәргатькә таба атлады. Кызның да битеннән үбәргә туры килде. Алар беренче тапкыр бер гаилә булып табын артында утырдылар, сөйләшә-сөйләшә чәй эчтеләр.
…Фәргать белән Сания элеккечә эшкә йөрде, ә Сәрия, дәресләрдән соң калып, имтиханнарга әзерләнде. Ана белән кыз, өйдә икәүдән-икәү генә калгач, чыгарылыш кичәсенә нинди күлмәк тектерү, нинди аяк киемен сатып алу мөмкинлеге турында уйлашты, кайсы уку йортын сайлау, нинди институтка керү турында бөтен нечкәлекләренә кадәр фикер алышты. Сәриянең моңа кадәр егете булмавы әнисен борчыды. Сәрия үзенең матурлыгы, йөреше, биленә кадәр җиткән ике толымы, җыйнак һәм иртә өлгергән сылу гәүдәсе белән күпләрне үзенә җәлеп итте. Урамда яшь егетләр генә түгел, өлкәнрәк ир-атлар да аны «борылышка җиткәнче» сокланып, артыннан карап калалар иде. Кыз әнисе кебек киенергә ярата, аңа охшарга тырышып, бөтен нәрсәдә аны кабатлады.
Сания авырга узган иде. Бу хакта Фәргатькә белгертергә генә ашыкмады. «Вакыт җиткәч гәүдә үзгәрә, шуннан үзе күрер», – дип фикерләде ул. Тик менә декрет ялына чыкканда, үз урынына кемне калдырырга? Иренме? Фәргать исә газетада игълан укыгач, Саниягә ябышты:
– Мин автобазага шофер булып күчәргә телим, зинһар өчен, каршы килмә! Кесәмдә машина йөртү таныклыгы булган килеш, ремонтчылар бригадасында күпме тимер ташып йөрергә була? Әнә, поселокка миннән соң килгән егетләр бүген яңа машиналарга утырды, хезмәт хаклары да өч йөз сумга күбрәк, фатирга да чиратта торалар. Автобазада биш катлы сиксән фатирлы йорт төзелә, ә тимер юлчылар өчен йорт әле кайчан булачак? Иртәгә эшкә барам һәм гариза язам.
Саниягә килешми башка чара калмады:
– Хәзер йортта үзең хуҗа, киңәшкәнең өчен рәхмәт. Ничек яхшы, шулай эшлә.
Атна-ун көн дигәндә, «ЗИЛ» машинасына утырды Фәргать. Саниясе УЗИ рәсемен тотып кайткач, аеруча малай туачагын да белгәч, шатлыгы бермә-бер артты.
Сәрия, урта мәктәпне тәмамлап, югары уку йортына имтиханнар тапшырды, студент билеты алды. Аңа институт тулай торагының өч кешелек бүлмәсеннән урын бирделәр. Бөтен кирәкле әйберне, әлбәттә, Фәргать китерде.
Август азакларында Сания малай тапты. Аңа исемне күптән уйлап куйганнар иде – Фәргать исеменә аваздаш булсын дип, Тәлгать исемен куштылар.
Сәрия шәһәр тормышына тиз ияләште, ә якшәмбе көннәрендә әнисе һәм энесе янына кайтырга ашыкты. Кыз өйдә бер кич кунгач, ашамлыклар ала да, тагын бер атнага югала. Дүшәмбе көннәрендә Фәргать эш белән шәһәргә бара һәм Сәрияне сумкалары белән тулай торакка кадәр илтеп куя. Кайтмый калган атналарында ашамлыклар тулы сумканы үзе илтеп кайта. Сәриянең дуслары Фәргать еш килә башлагач:
– Бар, әнә, киявең килгән, – дип шаярта да башладылар.
Озакламый гаилә башлыгын прицеплы КамАЗга утырттылар. Ул бер атнага, ун көнгә командировкаларга китә башлады. Кайвакыт хәтта берәр ай өйгә кайтмыйча илнең төрле почмаклары буйлап йөкләр ташыды. Хезмәт хакын тулысынча хатынына бирде, әмма Сания аның бу эшенә шат түгел иде. Чөнки ул баланы үзе генә үстерергә, ире исән килеш ялгыз гына яшәргә дип хыялланмады! Ире янында, аның кочагында, яратып һәм яратылып яшәргә, яшьлегендә ясалган хатасы аркасында озак вакыт ирсез яшәү бурычын кайтарырга, янәшәсендә ир исен тоярга, иркәләнеп, кулга-кул тотынышып кунакка йөрергә теләде… Җитмәсә хәзер Сәрия дә әнисе янына һаман сирәгрәк кайта. Янәсе, яхшырак укыса, стипендия дә күбрәк булачак.
Фәргать чираттагы командировкага киткәнче өйдә яшәсә дә, хуҗалык эшләрен теләмичә генә башкарды һәм Саниягә дә аның мөнәсәбәте салкыная төште. Хатын моны ачык тойды. Аның башына төрле борчулы уйлар килде: командировкаларда озак йөргән Фәргать бәлки үзенә икенче хатын тапкандыр? Булыр, булыр… Юк, юк, бу хакта уйларга да ярамый.
Күршеләре дә Санияне аптыратып:
– Сания, синең ирең белән кызың кояш кебек күренеп алалар да, тиз арада юкка чыгалар, – дип әйтәләр иде.
Ул үзе дә аларга:
– Белмим, берсенең башында – акча, икенчесенекендә – уку, – дип кенә җавап кайтарды.
Тәлгатькә бер яшь тулган көнне Фәргать белән Сәрия бергә кайтып керделәр. Ире, гадәттәгечә, Саниягә чәчәк букеты бүләк итте, баласына шәһәр кибетеннән уенчыклар, киемнәр һәм ашамлыклар, хәтта эчемлекләргә кадәр алган иде. Бары бер нәрсә генә аңлашылмады: Фәргать элек Сәриягә дә бүләкләр бирә иде, ә бу юлы юк. Кызының соңгы мода белән тегелгән яңа куртка, күлмәк, туфлиләрен күреп, Сания башын тотты:
– Кызым, син нәрсә, укуыңны ташлап эшкә урнаштыңмы әллә? Нинди акчага киендең? Әниең янына айга бер тапкыр гына кайтасың, бер төн кунасың да, тагын бер айга югаласың…
Сәриянең исендә дә юк, энекәше белән мәш килә: аңа яңа киемнәр кидерә, яңа уенчыкларын күрсәтә. Фәргать тә, мунча ягарга ашыкмады. Юл уңае гына кердем, вакытым юк, дип кенә куйды. Чәй эчкәндә дә ире белән кызын сорауларга күмде, әмма бер генә соравына да төпле җавап ала алмады. Икесе дә ык-мык итте, теләмичә генә сөйләштеләр.
Фәргать киемнәрен алмаштырды да идәндә уенчыклары белән уйнап утырган улын сөеп, ишеккә юнәлде.
– Юл кешесенең юлда булуы яхшы, йөкне хуҗаларына илтеп тапшырырга кирәк, бер генә минутка да соңарырга ярамый, – диде.
Аңа Сәрия дә иярде.
– Әни, мин дә китәм. Борылышка кадәр Фәргать белән барам. Мин бит кичләрен укырга йөрим, әле әзерләнергә дә кирәк.
Сания кулларына улын күтәреп, капка баганасына сөялгән хәлдә, ирен һәм кызын озатып калды. Аннары, күз яшьләрен тыя алмыйча, елап өйгә кереп китте.
Йоклаганда аны куркыныч төш эзәрлекләде. Имеш, Фәргать Санияне ташлап, аның кызы Сәрия белән бутала икән. Бераздан күрә: Фәргатьтән Сәриянең улы – Саниянең оныгы туган, ул Тәлгать белән урамдагы комлыкта машиналар белән уйный, икесе дә бертөрле киенгән һәм яшь аермасы да бер яки бер ел ярым гына, имеш.
…Сания бала тавышына уянды. Үз-үзенә урын таба алмыйча, еш-еш типкән йөрәген тынычландырып, күргән төшенә ышана алмыйча, бүлмә буйлап почмактан почмакка йөренде. «Бәхетем булмады, мөгаен, булмас та ахыры», – дип уйлады ул.
Дәвамы бар…
Автор хакында:
Шәфикъ Иматдинов 1950 елда Чүпрәле районы Иске Кәкерле авылында туа. Сигез сыйныф тәмамлагач, Ульян өлкәсенә китеп, төзелеш техникумына укырга керә. Соңрак, читтән торып югары белем ала. Гади механиктан башлап, предприятие җитәкчесенә кадәр юл үтә.
Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Шәфикъ Иматдинов «Дәрьяларга каршы йөзәм», «Сиңа гына», «Йөрәк сәгате» кебек китаплар авторы. Габделҗәббар Кандалый исемендәге бүләк иясе.
Бүгенге көндә Ульян каласында яши.
1
Бүлмәдәге хатын–кызлар кайсы язып, кайсы кулъязма укып өстәлгә капланып утыралар иде. Таңчулпан гына бер эшкә дә тотына алмады, тып-тып итеп тәрәзәгә сибәләгән яңгыр тамчылары астында, бүген күргән төше хәтеренә килде дә шуны уйлап эт булды. Төш күрдем дип артык исе китә торган кеше дә түгел иде инде югыйсә. Әмма, әллә шул яңгыр тәэсирендә, бүгенге төше тынгы бирмәде. Бер карасаң, күргән төшенең һуш китәрлек нәрсәсе дә юк: аяз көнне яңгыр койды да койды гына, ә ул тукталгач, Таңчулпан белән ниндидер егеттән башка һичберкем дә чыланмаган булып чыкты. Ә бит урам тулы халык иде. Ник берәү дә чыланмады икән?! Аннан соң, боларның барсы да төштә булса да, Таңчулпан ул яңгырны өнендә күргәндәй тоела, хәтта киемнәренең җебенә кадәр су үтеп, ни дәрәҗәдә күшегүен дә хәтерли, юк хәтерли генә түгел, ул аны әле дә үз җанында, үз тәнендә тоя кебек иде… Кулына эш бармаса да ул, тырышып-тырмашып нидер кыйраткан каләмдәшләре алдында тик утырудан кыенсынып, алдындагы кулъязмага текәлгән, янәсе бик бирелеп укый инде.
Көтмәгәндә яңгыраган тавыш барсының да башын күтәрде:
– Сәлам, кызлар! Туган илгә хезмәт итәбезме?
Башны күтәрүгә иң тәүдә керүченең бөтен йөзен балкыткан елмаюы күзгә ташланды, бераздан күдрәрәк булып торган коңгырт чәчләре, зифа буй—сыны шәйләнде. Барсы берьюлы күтәрелеп караудан егет үзе дә уңайсызланыбрак калды, ахрысы, ишек янында гына утырган Таңчулпаннан күзләрен тиз генә аерды да, карашын бүлмәдәгеләрнең әле берсенә, әле икенчесенә йөгертте һәм, ниһаять, үзенең ник кергәнен исенә төшергәндәй, урта яшьләрдәге хатынга төбәлде:
– Фәндидә апа, сине сагынып кердем бит мин.
Фәндидәнең күзләрендә мутлык чаткылары күренде:
– Сизеп торам, Искәндәр,– дип елмайды ул,– Мине сагынмый менә бу гүзәлләрне сагынмассың бит инде.
Егет тагы бүлмәдәгеләргә күз йөгертеп чыкты. Кызлар чынлап та гүзәл иде. Әле яңарак кына беренче баласын табып декреттан килгән Алсу да, яшь кенәдән баш-аягы белән дингә чумган Хәдичә дә – һәрберсе үзенчә матур, үзенчә соклангыч иде. Шулай да Искәндәр карашларын Таңчулпанда озаграк тотты. Ә үзе шул халәтеннән уңайсызлангандай Фәндидәнең каршысына ук килеп басты.
– Безнең вечный любовь бит, әйме, Фәндидә апа! – Карашлары янә Таңчулпан ягына омтылды, әмма егет вакытында тыелып өлгерде,– Фәндидә апа, мин бит синең ярдәмеңә мохтаҗмын. Биреп тор әле шул Сак-Сок китабын.
– Менә сиңа кирәк булса,– дип елмайды Фәндидә апа,– Любовь-любовь дип ымсындырды да хәзер Сак-Сок имеш… Ни хаҗәте тиде инде аның сиңа?
– Бик кирәк иде шул, Фәндидә апа.– Фәндидә апа өстәл тартмасындагы китапка үрелгәндә, Искәндәр Таңчулпанга күз ташлады, карашлары очрашты да кыз керфеге түбән кадалды, – Кавыштырам мин ул Сак-Сокларны.
Искәндәр китабын алды да рәхмәт әйтеп чыгып китте.
– Тилеләнеп йөри инде,– дип куйды Фәндидә,– Тагын берәр мөгез чыгарырга уйлый торгандыр.
Фәндидәнең сүзләре үз итеп, яратып әйтелсә дә Таңчулпан аның «тилеләнеп» дигәнен өнәп бетермәде. Шулай да каршы килеп сүз әйтергә кыймады, «иштең ишәк чукмарын» дигәндәй, кашларын гына сикертеп куйды. Алсу да шундыйрак фикердә булган, ахры:
–Аңа ничек йөрсә дә килешә,– диде ул, хыялый бер соклану белән,– Искәндәр бит ул! Нинди халәттә булса да – Искәндәр.
Таңчулпан Алсуга рәхмәтле караш ташлады, шул ук вакытта үзенең кыюсызлыгына үзе үкенебрәк тә калды – Таңчулпан да нәкъ шулай уйлаган иде бит, ул да әйтә алган булыр иде, тик әйтмәде, әйтә алмады, кыюлыгы җитмәде. Ә Алсу Казанда укып, бик күп күренекле шәхесләр белән аралашып, Казан һавасын сулап кайткан кыз, бер дә өркеп–куркып тормады, әйтергә теләгәнен ачты да салды. Аның сүзенә, әлбәттә, Фәндидә апаның исе дә китмәде инде. Елмая биребрәк бүлмәдәге яшьләрнең әле берсенә, әле икенчесенә күз йөгертеп чыкты да балаларын тиргәгән ана сыманрак итеп әйтеп куйды:
– Шулай бозып бетерәсез инде.
Шуның белән сүз бетте. Искәндәр турында сөйләшкәннәрен тагы да озак тыңларга әзер иде Таңчулпан, тик сүзне дәвам иттерер өчен ни дә булса әйтергә батырлыгы җитмәде. Бераздан бүлмәдәгеләр янә бирелеп эшкә чумды, тик Таңчулпан гына тагын бер нәрсәгә дә кереп китә алмый иза чикте, баштарак үзен кыюсызлыгы, булдыксызлыгы өчен битәрләп бер булса, соңрак бүген төнлә күргән төшен кабат исенә төшерде. Бу юлы төшенең бөтен вак–төякләрен күзалларга омтылды, һәм чынлап та, тырыша торгач, ул аны бөтен нечкәлекләре белән, төсле кино карагандай итеп яңадан күз алдына бастырды, кайсы бер моментларын нәкъ кинодагы кебек итеп, кабат кабат әйләндерде, һәм үзенең әлеге төшне ник оныта алмавын аңлады да бөтен дөньясын яшен көйдереп үткәндәй тоелды…
Ә урамда яңгыр коя иде.
Таңчулпанның бу редакциягә эшкә килүенә берничә ай гына әле. Башта елга якын ярты ставкада гына йөрде, редакция халкын танып белсә дә артык якын аралаша алмады, хәзер менә Фәндидә апа әйтмешли, утырып эшли башлагач, барсын да күреп белә, холык–фәләнен дә, кемнең нәрсәгә сәләтле икәнен дә чамалый кебек. Кечкенәдән кулына каләм алып балалар басмасында шактый ук танылып өлгергән кыз өчен, тәүдәрәк, редакциядә тик талантлы каләмкярләр генә эшлидер, шулар арасында тиң булып йөрү зур мәртәбәдер сыманрак тоела иде. Хәзер ул монда да сәләте белән әллә кая китәлмәгәннәр барлыгын белә инде, шулар арасында үзенең бик үк төшеп калганнардан түгеллеген дә чамалый. Моны башкалар да тоя, ахры, Таңчулпанга иң четерекле мәсьәләләрне дә ышанып тапшыралар, ихтирамнары да, игътибарлары да сизелеп тора. Икенчедән, сәләтләре төрлечә булса да журналист халкы бер–берсенең кешелеклелегенә ныграк бәя бирә, осталык та, тәҗрибә дә вакыты белән килә, ә кешелек сыйфатың чамалы икән, гафу ит, бу инде мәңгегә – бөкерене кабер генә төзәтә. Бу мөнәсәбәт белән тулысынча килешеп җитмәсә дә Таңчулпан бик каршы да төшми. Дөресен генә әйткәндә, ул әле чынлап торып бәхәсләшергә, ниндидер мәсьәләләрдә үз карашын белдерергә бик өйрәнеп тә җитәлми, үзен түбәнгәрәк куя, ахрысы. Яшьрәк булсалар да Алсу белән Хәдичә бу җәһәттән күпкә кыюрак, хәер, алар коллективта яңа хезмәткәр түгел шул, монда үз кеше булып беткәннәр, тәҗрибәләре дә зур.
Тәҗрибәле журналистлар хәтсез эшли бу гәзиттә. Фәндидә апа шундыйларның берсе. Аннан башка да күпләр бар – әллә нинди дәүләт бүләкләре ияләре, танылган язучылар. Барсы да редакция кануннарына буйсынып, «мин–мин»леген артык күрсәтмичә генә эшли һәм яши бирә. Бер нинди шартлылыкны да, бер нинди кануннарны да бар дип белми торган кеше дә юк түгел. Монсы инде Искәндәр була. Ул беркайчан да вакытында эшкә килми, вакытында кайтып китми, көне буена бүлмә саклап утырмый. Килгән кунакларын хәмер белән дә сыйларга, алар белән бергә үзе дә сыйланырга мөмкин. Әлбәттә, аны тиргәп тә, премияләрен кисеп тә торалар, ләкин Искәндәрнең моңа бик исе китми, ул үзенчә яши бирә. Аның урынында башка берәү булса, эштән куу белән куркытырлар һәм куарлар да иде. Тик Искәндәрне моның белән алдырып булмый. Аны моңа кадәр куып та караганнар инде, болай гына түгел, статья белән куганнар, тик берничә айдан баш мөхәррир кабат чакырып алырга мәҗбүр булган. Искәндәр нәкъ шул вакытта үз шартларын куеп, тәртипсезлеген законлаштырып килгән, диләр. Башта ул Таңчулпанга бик тәкәббер, кырыс бәндә булып тоелган иде. Үз–үзен тотышында һавалану, хәтта бераз мактану да бар сыман күренгән бу яшь кешегә карап ул: «Монсы тагын ниндирәк кош инде?!»—дип уйлап та куйган иде хәтта. Бер–ике мәкаләсе гәзиттә күренүгә үк үзен әллә кемгә санап йөрүче «йолдыз»га охшаткан иде ул аны. Тик кем икәнен, дөресрәге, исемен белү белән, хаталануын аңлады. Искәндәр бер ничә шигырь китабы чыгарып танылу тапкан, роман, повестьлары гәзит–журналларда басылып торган язучы иде. Әсәрләрен Таңчулпан үзе дә, ире Тәлгать тә бик яратып укыйлар, аны әлеге чорның иң талантлы язучыларыннан исәплиләр иде.
Әле Искәндәрне якын күреп, бар күңеле белән аның яклы булып утыруы да шул талантын бәяләүнең бер галәмәте генә иде. Һәрхәлдә, Таңчулпан үзе шулай уйлады. Хәер, башкача булуы мөмкин дә түгел иде инде. Ни генә әйтсәң дә, икесенең дә үз гаиләсе, балалары бар…
Гаилә турында уйлавына, бүгенге төше кабат хәтеренә килде. Әллә нинди сәер төш булды әле ул, онытылмый да, тынгылык та бирми. Таңчулпан янә бер тапкыр аны күздән кичерде.