Рассказ про казань на татарском языке

Сочинение на татарском языке на тему “Казан – мәңге яшь шәһәр”
Иркәли җанны Идел һавасы,
Ишетәм синдә әнкәм авазын.
Мәхәббәтем син,
Бәхетем каласы −
Мең яшьлек Казан,
Мең яшәр Казан.
(Роберт Әхмәтҗанов).

Туган ягым − Татарстан. Киң кырларга, шаулы урманнарга, елгаларга, көмештәй ялтырап торган күлләргә бай минем туган ягым. Бәлки шуңа күрәдер, телебез дә каен ботагыдай сыгылмалы, көйләребез кебек назлы безнең.
Чиксез яшел киңлекләр, урман, кыр, күлләр илендә, инде мең елдан артык үзенең серле исеме, шөһрәтле тарихы булган Казан шәһәре Идел елгасына Казансу килеп кушылган җирдә урнашкан.
Казан − Татарстанның башкаласы. Ул татарларны бер үзәккә туплап торучы башкала − безнең рухи мәркәзебез. Ул − минем туган шәһәрем дә. Казанның, тарихчылар һәм археологлар ачыклый алган гомере генә дә 1000 елдан артып китә. Ә аңа кадәр ул күпме еллар дәвамында яшәгән, бер Ходай белә.
Казан шәһәренең салынуы турында бик күп халык авыз иҗаты ядкярләре һәм әдәби әсәрләр бар. “Хан кызы Алтынчәч”, “Кабан күле”, “Алпамша” әкиятләре, “Туйбикә казаны” легендалары − әнә шундыйлардан.
“Шәһри Болгарда халык бай яшәгән. Ләкин Аксак Тимер Шәһри Болгарны җимергән.
…Бер кабиләнең анасы Туйбикә карчык унбишләп кешене иярткән дә җил көймәсе белән Идел буйлап китеп барган. Ул алты потлы казанын да үзеннән калдырмаган, казанның чылбыры да алты пот икән. Шактый баргач, юлчылар яр буена төшкәннәр. Бу урын аларга ошаган. Шунда туктап, яшәп калганнар. Безгә аш-су, бәхет теләп торсын диеп, казанны күмеп куйганнар.
Шушы урында Казан шәһәрен сала башлаганнар, ди. Чылбырлы Казан әле хәзер дә шәһәр астында ята, ди, тик аны табучы гына юк, ди. Казан исеме әнә шулай килеп чыккан, имеш”. (“Туйбикә казаны”.)
Чынлап та, безнең халкыбыз бик кунакчыл бит, димәк, ул сыйфат безгә борынгы бабаларыбыздан күчкән. Өйгә кунак алып кайту, аңа хөрмәт күрсәтү − бүген дә халкыбызның иң күркәм сыйфатларының берсе.
Казан − тарихи шәһәр. Аның иң биек урынына Кремль диварлары урнашкан. Ә диварлар артында кызыл кирпечтән салынган Сөембикә манарасы һәм ап-ак Спас манарасы; Казаныбызга нур чәчеп торучы Кол Шәриф мәчете бар. Казан Кремле − Бөтендөнья тарихи мирас һәйкәле дип игълан ителде.
Казаныбызга мең яшь булуга карамастан, ул яшәрә генә бара. Чөнки аны көннән-көн матурлыйлар, яңарталар. Башкалабызның иске урамнары, йортлары төзекләңдерелә. Шулай ук яңа урамнар һәм микрорайоннар да калкып чыга, метро төзелә. Казан һаман да иҗат дәрте белән рухланып яши, киләчәккә ачык йөз белән карый.
Казан − безнең республикабызның йөрәге ул, белем үзәге. Монда бик күп атаклы язучылар, галимнәр, рәссамнар, композиторлар яшәгән, укыган, иҗат иткән… Шәһәребездә бик күп уку йортлары, музейлар, театрлар, парклар бар. Казанда төрле халык вәкилләре үзара дус яшиләр һәм эшлиләр.
Казаным − ул дуслык шәһәре! Казаным − ул тарихи шәһәр. Казаным − ул гел яңарып торучы, картаймый торган мәңге яшь шәһәр!



  • 0




Напиши 5 предложений на тему Казань столица Татарстана на татарском языке. 25 баллов срочно. Для 4 класса

  • Комментариев (0)



  • 0


Республикабызның башкаласы булган Казан − Идел буендагы иң борынгы шәһәрләрнең берсе. Аңа 1000 ел элек нигез салынган. Бүгенге көндә Казан − миллионнан артык халкы булган зур шәһәр. Ул истәлекле урыннарга бик бай.Кремль Казанның үзәгендә урнашкан. Ерактанрак карасаң, әйтерсең лә ул бер утрауны биләп тора

  • Комментариев (0)

logo

  • Маленькое сочинение на татарском языке на тему казан татарыстаннын башкаласы

    • Предмет:

      Другие предметы

    • Автор:

      zioncharles887

    • Создано:

      2 года назад

    Ответы

    Знаешь ответ? Добавь его сюда!

  • algebra
    Алгебра

    3 минуты назад

    ПОМОГИТЕ ПОЖАЛУЙСТА, АЛГЕБРА!

  • istoriya
    История

    3 минуты назад

    История
    Задание 14

  • russkii-yazyk
    Русский язык

    3 минуты назад

    Нужна ли запятая перед и?
    Или же здесь деепричастный оборот объединяет части и ничего не нужно ставить

  • istoriya
    История

    3 минуты назад

    История
    На мой ответ не смотреть!

  • geometriya
    Геометрия

    4 минуты назад

    Построить сечение, проходящее через точки М,N,P в тетраэдре СРОЧНО

Информация

Посетители, находящиеся в группе Гости, не могут оставлять комментарии к данной публикации.

Вы не можете общаться в чате, вы забанены.

Чтобы общаться в чате подтвердите вашу почту
Отправить письмо повторно

Вопросы без ответа

  • russkii-yazyk
    Русский язык

    6 минут назад

    замени соззеологизмы (устойчивые сочетаният наративии с суффиксом —

    Пример:

    Без сучка без заборшчки без коренн

    щепиться мертвой. хваткой-

    за тридевять земель

    при царе Горохо

    с открытым забралом —

    зуб на зуб не попадает —

    V

  • russkii-yazyk
    Русский язык

    1 час назад

    срочно!

Топ пользователей

  • avatar

    Fedoseewa27

    20709

  • avatar

    Sofka

    7417

  • avatar

    vov4ik329

    5115

  • avatar

    DobriyChelovek

    4631

  • avatar

    olpopovich

    3446

  • avatar

    zlatikaziatik

    2620

  • avatar

    dobriykaban

    2374

  • avatar

    Udachnick

    1867

  • avatar

    Zowe

    1683

  • avatar

    NikitaAVGN

    1210

Войти через Google

или

Запомнить меня

Забыли пароль?

У меня нет аккаунта, я хочу Зарегистрироваться

Выберите язык и регион

Русский

Россия

English

United States

zoom

How much to ban the user?

1 hour
1 day

Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Казан
рус. Казань
Байрак Илтамга
Flag of Kazan.svg Coat of Arms of Kazan (Tatarstan).svg
Сурәт
Нигезләнү датасы 1005
Рәсми исем Казан һәм Qazan
Кушамат/тәхәллүс Third Capital of Russia
Рәсми тел рус теле һәм татар теле
Дөнья кисәге Европа
Дәүләт Flag of Russia.svg Россия
Нәрсәнең башкаласы Татарстан
Административ-территориаль берәмлек Татарстан
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы Идел һәм Казансу
Хөкүмәт башлыгы Илсур Метшин
Канунбирү органы Казан шәһәр думасы
Әгъзалык Креатив шәһәрләр челтәре[d][1]
Рәсми бәйрәм Fiesta patronal[d]
Халык саны 1 243 500 (1 гыйнвар 2018)[2][3]
Административ бүленеше Казанның Авиатөзелеш районы, Вахитов районы, Киров районы, Мәскәү районы, Яңа Савин районы, Идел буе районы һәм Совет районы
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 60 метр
Сәгать поясы UTC+03:00
Кардәш шәһәр Юрмала, Анталия, Җиддә[d], Истанбул, Брауншвейг[4], Браян, Коллеҗ-Стейшен, Хәйдәрабад, Урбино, Астана, Әстерхан, Красноярск, Чиләбе[5] һәм Верона[6]
Чиктәш дәүләтләр Яшел Үзән районы, Биектау районы, Питрәч районы, Лаеш районы һәм Югары Ослан районы
Бүләкләр

Ленин ордены

Хезмәт даны шәһәре (2 июль 2020)

Мәйдан 425,3 км²
Почта индексы 420000–420999
Рәсми веб-сайт kzn.ru​(рус.)(ингл.)(тат.)
Коллаж
Һәйкәлләр исемлеге Казан һәйкәлләре[d]
Феноменның икътисады Казан икътисады[d]
Беренче язма телгә алу 1391[7]
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 7030 ± 9
Җирле телефон коды 843
Монда җирләнгәннәр төркеме Төркем:Казанда җирләнгәннәр[d]
Объектның күренешләре өчен төркем Төркем:Казан күренешләре[d]

Commons-logo.svg Казан Викиҗыентыкта

Бу терминның башка аңлатмалары да бар, аларны карау өчен Казан (мәгънәләр) битенә күчегез.

Казан (тат.лат. Qazan, тат.гар. قزان, рус. Казань) — Татарстан Җөмһүриятенең башкаласы, Россиянең икътисади, мәдәни, сәяси үзәкләренең берсе. Иделнең сул ягында, аңа Казансу кушылу урынында урнашкан зур порт.

Шәһәрнең теркәлгән «Россиянең өченче башкаласы» бренды бар, шулай ук ярымрәсми рәвештә ул «Россия федерализмы үзәге (башкаласы)» һәм «бөтендөнья татарларының башкаласы» дип атала. 2005 елда Казан шәһәре 1000-еллыгын бәйрәм итте, 2013 елда Казанда XXVII Җәйге Универсиада узды. 2015 елда — су спорт төрләре буенча Дөнья чемпионаты үткәрелде, ә 2018 елда шәһәр (Россиянең башка шәһәрләр белән) ФИФА Дөнья футбол чемпионатын кабул итә.

Казан ханлыгының, Казан өязенең, Казан губернасының һәм Татарстан АССРның тарихи башкаласы (үзәге).

2020 елның 2 июленнән — «Хезмәт даны шәһәре»[8].

Физик-географик сыйфатлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урынлаштыру[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иделнең сул ягында, аңа Казансу кушылу төшендә урнашкан. Географик координатлар («ноленче» километр): 55°47′ т. к. 49°06′ кч. о.HGЯO. Тирәнлек: 29 км, киңлек: 31 км. Шәһәрнең сәгать поясы — UTC+4, ләкин мәскәү вакыты.

Шәһәр көнбатыш, үзәк һәм көньяк-көнбатыш өлешләрендә Идел елгасына чыга, яр буе сызыгы — 15 километр. Казанның көнбатыш читендә Идел аша күпер бар. Казансу елгасы төньяк-көнчыгыштан көнбатышка ага һәм шәһәрне ике тиң диярлек өлешкә бүлә. Казансу аша биш күпер вә дамба төзелгән, шулай ук елга астында Казан метрополитенының Үзәк сызыгы бара.

Шәһәр өске йөзенең үзенчәлеге — тигезле-үрле. Шәһәрнең үзәгендә Болак арты, Кабан алды, Кабан арты тигезлекләр, Арча кыры калкулы тигезлек, һәм аерым үрләр (Кирмән, һ. б.) бар. Көньякка һәм көньяк-көнчыгышка таба шәһәр территориясе күтәрелә бара, шуңа күрә түбәнле Таучык, Әзин, Нагорный, Дәрвишләр торак массивлары елга арты өлешеннән уртача 20—40 метрга зуррак биеклекләрдә урнашалар. Елга арты өлешендә Җилантауны һәм шәһәр төньягындагы бистәләрнең үрләрне аерылып торалар.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәрнең климаты — уртача континенталь, суыклар һәм корылык еш очрашмыйлар. Казанга күбрәк көньяк һәм көнчыгыш җилләр өрә, җилсез һава уртача елда 13 тапкыр була. Кар капламы февраль һәм март айларында якынча 38 см. Иң салкын ай — гыйнвар (−11,6 °C), иң эссе — июль (19,7 °C), уртача еллык явым-төшем күләме — 550 мм. Иң яңгырлы ай — июнь (70 мм), ә иң аз санда явым-төшем мартта — 25 мм. 2010 елның 1 августында Казанда температур максимум — 39,0 °C теркәлгән. Минимум — 1942 елның 21 гыйнварендә (−46,8 °C) булган. Елда уртача җил көче 3,6 м/с була, ә һава дымлылыгы — 75 %.

Казан климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Абсолют максимум, °C 3,8 5,2 14,0 29,5 33,8 37,5 38,9 39,0 32,3 23,4 15,0 6,1 39,0
Уртача максимум, °C −7,2 −6,7 −0,2 10,2 19,0 23,5 25,5 22,9 16,3 8,1 −1 −5,8 8,7
Уртача температура, °C −10,4 −10,2 −4 5,5 13,3 18,1 20,2 17,6 11,7 4,8 −3,4 −8,5 4,6
Уртача минимум, °C −13,5 −13,3 −7,3 1,6 8,2 13,3 15,5 13,3 8,2 2,2 −5,6 −11,4 0,9
Абсолют минимум, °C −46,8 −39,9 −31,7 −25,6 −6,5 −1,4 2,6 1,6 −5,4 −23,4 −36,6 −43,9 −46,8
Явым-төшем нормасы, мм 40 33 32 31 41 63 65 60 51 53 46 43 558

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан шәһәренең халык саны — 1, 251 млн кеше (2018), шәһәр мәйданы — 425,3 км².

2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләре буенча, Татарстан башкаласында 1 308 660 кеше, шул исәптән 592 360 ир-ат һәм 716 300 хатын-кыз яши. Совет районында ― 336 927, Идел буе районында ― 272 527 кеше, Яңа Савин районында ― 222 926, Киров районында – 140 001, Мәскәү районында – 133 168 (59 668 ир-ат һәм 73 500 хатын-кыз), Авиатөзелеш районында – 118 106, Вахитов районында 85 005 кеше яши [9].

Халыкның үсеш күрсәткече[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан халкының үсүе астагы исемлектә күрсәтелгән.

1800 1858 1897 1907 1917 1920 1923 1959 1970 1979 1989 2002 2009 2018 2020
40 000 61 000 130 000 161 000 207 000 146 000 158 000 667 000 868 000 993 000 1 094 000 1 105 000 1 131 000 1 251 000 1 308 660

Милли состав[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан — күпмилләтле шәһәр. Монда татарлар, руслар, чуашлар һ. б. милләтләр яши.
Башкалада татарлар һәм русларның саны якынча берүк (татарлар 47,6 %, руслар 48,6 %). Өченче урында Республикадагы кебек үк чуашлар, 4—5 урыннарда украиннар һәм әзериләр тора.

Милләт 1885[10] 1897[11] 1906[12] 1920[13] 1935[12] 1939[14] 1970[15] 1979[15] 1989[15] 2002[16] 2010[17]
руслар 83,5% 73,4% 81,7% 74,0% 69,8% 65,2% 60,2% 58,0% 54,7% 48,7% 48,6%
татарлар 11,5% 22,0% 15,8% 19,4% 25,6% 30,0% 35,3% 37,8% 40,5% 47,5% 47,6%
чуашлар 0,001% 0,4% 0,03% 0,4% ? 1,0% ? ? 1,1% 0,8% 0,8%

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанда төрле дин вәкилләре яши. Мөселманнар һәм православ христианнар күпчелекне тәшкил итә. Шулай ук католиклар (кара: Казан католик гыйбадәтханәсе), яһүдиләр (кара: Казан синагогасы), лютераннар (кара: Казан кирхасы), староверлар (кара: Покрау чиркәве) һ. б. дин вәкилләре бар.

Шәһәр исеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан исеме барлыкка килүе хакында бик күп версияләр һәм риваятьләр бар:

  • «Казан» сүзеннән (котёл). Риваять буенча, хан үз хезмәтчесен су алырга җибәргән. Хезмәтче су алганда алтын казанны елгага төшергән. Шуннан соң елганы да, шәһәрне дә Казан дип йөртә башлаганнар.
  • Кайсыбер кешеләр елга исеме «каз» сүзеннән чыккан диләр. Аларның фикеренчә, борынгы заманларда елга янында казлар яшәгәннәр. Шуннан елгага Казан суы исеме бирелгән, соңыннан шәһәргә дә исем күчкән.
  • Башкорт филологы Җ. Киекбаев сүзләренчә, Казан исеме «каен» сүзеннән килә. Мәсәлән, Башкортстанда Казанлы исемле авыл бар. Киекбаев фикеренчә, бу исем элек Каенлы булган (авыл каеннар урманы эчендә тора).
  • Хәсән хан исеменнән.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәсми юрама буенча, Казанга бер меңнән ел элек нигез салынган. Шундый датировкага сәбәпче булып Казан Кирмәнендә казу эшләре нәтиҗәсендә табылган җирле балчыктан ясалган чүлмәкләр (Болгар каласыннан һәм башка шәһәрләрдән шушы чүлмәкләр китерелә алмаганнар, чөнки андагы балчык туры килми) һәм чех кенәзе изге Вацлав дәверендәге (фаразан 929—930 еллар) чех тәңкәләре булганнар.

Казан Идел Буе Болгарының төньягында чик буе кальгасе буларак нигезләнгән. Шәһәрнең үсешенә сәүдә юллары киселешендә уңайлы җәгърафик урнашуы булышлык иткән. XIII—XIV гасырларда шәһәр үсеш кичерә һәм Алтын Урда составында мөһим сәүдә-сәяси үзәге булып җитә.

1438 елда болгар кальгасен Олугъ Мөхәммәт тарафыннан алына, шәһәр Казан ханлыгының башкаласы булып киткән. Ул вакытта шәһәрдә балчыктан ясалган әйберләр, күн әйберләре, корал җитештерү үсеш алган. Мәскәү кенәзлеге белән сугышлар нәтиҗәсендә башта Мәскәү Казанга ясак түләргә мәҗбүр була, әмма соңрак руслар өстенлек алалар һәм сугышлар чиратлашуы 1552 елда, Казанның яулап алуы белән тәмам була. Шәһәр халкының күпчелеге кырып-бетереп үтерелә, ә исән калган татарларга руслар шәһәрдә яшәргә түгел, хәтта шәһәр эченә керергә дә тыялар. Шәһәр ташландык хәлгә килгән һәм бушап калган. Аларны Болак аръягындагы Кораеш бистәсе янына куып чыгарылар. Күпләр яңа җирдә йорт сала алмаган, шәһәрдә калган иске йортларын дә сүтеп күчерә алмаганнар, шуңа исән калганнарның күбесе тәмам бөлгенлеккә төшеп авылларга тарлырга мәҗбүр булган. Ахыргы исәптә, 1557 елда Казанның 30—40 мең кешесеннән бары тик 6 мең генә калган;[18] 1556 елда төзелгән яңа ак ташлы кирмәненә 7 мең русны күчеп утыртканнар.[19]

XVII гасырда шәһәр яңа икътсади үсеш кичерә, һөнәрче бистәләренә нигез салына, беренче мануфактуралар барлыкка киләләр. 1646 ел җанисәп китабы буенча, Казанда 5432 ир-ат һәм 1652 йорт булган. Бөек Петр вакытында, 1708 ел, Казан шәһәре Казан губернасы башкаласы буларак санала, һәм шушы дәрәҗәне 200 ел саклап килә. 1718 елда Казанда адмираллык нигезләнә. 1722 елда Бөек Петр Казанга үзе дә килгән һәм Казанда үз 50-еллыгын бәйрәм иткән.[20]

1766 елда Екатерина II фәрманы буенча шәһәр белән шәһәр думасы җитәкчелек итә башлаган. 1768 елда архитектор Василий Кафтырев тарафыннан шәһәрнең беренче генераль планы төзелә. Шул ук вакытта Яңа Татар бистәсе барлыкка килгән. 1774 елның җәен, Емельян Пугачёв күтәрелеше вакытында Казан камалыш хәлендә калган. 20 мең санлы баш күтәрүчеләрнең гаскәре 11 июль көнне шәһрәгә якын килде һәм икенче көнне штурмны башлаган. Пугачёвчылар Кирмәннән башка бөтен шәһәрне басып алганнар, шәһәрдә янгын кабынып китте, Пугачёв гаскәрне шәһәрдә чыгарды һәм өч көннән соң Арча кырында җиңелгән булды.

XVIII гасыр азагында Казанда якынча 22 мең кеше, шәһәр яны бистәләре белән бу сан 40 меңгә кадәр җиткән, шулардан нибары якынча 10% өлеше — татарлар.[21] Шәһәр Идел буеның мәгариф һәм мәдәният үзәгенә әверелде: 1758 елда Казанда Россиядә беренче провинциаль гимназия, 1771 — беренче мәдәрәсәләр, 1791 елда даими театр барлыкка килгәннәр. 1804 елда, Россиядә өченче булып, Казанда университет ачылган, ул Казанның эре фәнни үзәге статусын тагы да ныгытты.

  • Соңгы 90 елда Казан шәһәре Татарстанның башкаласы булып тора.

Административ бүленү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Схема районов Казани.jpg

Район исеме Халык саны
(мең кеше)
Мәйдан
(гектар)
Мәгълүмат
1 Авиатөзелеш районы 110,1 3 891
2 Вахитов районы 83,3 2 582
6 Идел буе районы 218,8 11 577
3 Киров районы 107,2 10 879
4 Мәскәү районы 130,5 3 881
7 Совет районы 266,1 7 687
5 Яңа Савин районы 204,2 2 066

2010 елда түбәндәге районнарының администрацияләре берләштерелгән:[22]

  • Яңа Савин һәм Авиатөзелеш (Яңа Савин районы администрациясе нигезендә)
  • Идел буе һәм Вахитов (Идел буе районы администрациясе нигезендә)
  • Мәскәү һәм Киров (Мәскәү районы администрациясе нигезендә)

Мэр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәрнең башлыгы — мэр, ул шәһәр думасы депутлары тарафыннан үз әгъзалары саныннан сайланыла. 2005 елның 17 ноябреннән бу вазыйфаны Илсур Мәтшин башкара.

Үз сессияләрен шәһәр думасы шәһәр рәтүше бинасына үткәрә. Шәһәр думасы Казанның норма чыгару органы булып тора, сайлаулар 5 елга бер тапкыр уздырылалар.[23] Шәһәр думасы рәисе — мэр, аннан башка Дума Президумына ике мэр урынбасары, яшь буенча иң олы депутат һәм җиде комиссияләрнең башлыклары керәләр.

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан — Россиянең иң зур сәнәгый, финанс, сәүдә һәм туристик үзәкләрненнән берсе. Тулаем шәһәр продукты күләме 2013 елда 486 млрд сумны, төяп җибәрелгән тауарлар күләме 254 миллиард сум, ваклап сату тауар әйләнеше 410 миллиард сум тәшкил иткән.[24]

Шәһәрнең сәнәгый нигезен машиналар төзү, химия вә нефтехимия, биңел вә азык-төлек сәнәгатьләре тәшкил итәләр. Казанның иң эре ширкәтләре — «Казаноргсинтез» химия комлексы (полиэтилен, полиэтилен торбалар, синтетик суыткыч матдәләр, фенол, ацетон, нефть чыгаруда һәм газ киптерүдә кулланыла торган химик реагентларны чыгара), Россиядә иң иске Казан дары заводы һәм Россиядә сирәк очрый торган өч авиацион сәнәгате ширкәтләренең кластеры — очкыларны җитештерә торган С. П. Горбунов исемле КАҖБ (Ту-160 исемле дөньяда иң зур, авыр һәм куәтле стратегик бомбга тотучының җитештерүчесе), боралакларны җитештерә торган Казан боралак заводы һәм йөрткечләрне җитештерә торганКМҖБ.

  • Яңа медицина җиһазларын җитештерүне өйрәнү буенча алман партнерлары белән бергә медицина («КМИЗ») һәм оптика җиһазлары («КОМЗ») предприятияләре, Италия җиһазларыннан файдаланып, синтетик югыч матдәләр чыгаруда «Нәфис» шактый уңышка иреште.
  • Сәнәгать ширкәтләре тарафыннан 2004 елда 58,7 млрд. сумлык продукция җитештерелгән. Җитештерү күләме буенча «Казаноргсинтез», «КВЗ», «КМПО», «Пивоваренное объединение „Красный восток“-Солодовпиво», «Нәфис-косметикс», ФГУП «С.П.Горбунов исемендәге КАПО», ТЭЦ-3 кебек оешмалар алдынгы урыннарда тора.
  • Казанда чит ил инвестицияләре белән 100 дән артык предприятие, чит ил юридик зат филиаллары һәм 150 фирма вәкиллеге теркәлгән. Шәһәрнең төп чит ил инвесторлары булып Швейцария, Кипр Республикасы, Германия, АКШ, Словения илләре санала.

Сатудан килгән акча буенча Россиядә беренче 500ендә торган 6 ширкәтнең штаб фатиры Казанда урнашкан. Шәһәр эшкуарлык үзкләренең гомуми мәйданы 330 мең м²-ны тәшкил итә, шул исәптә 127 мең² м «A» һәм «B» сыйныфларга карый.[25] Үз банкларының берләштерелгән капиталы күләме буенча Казан, Мәскәү һәм Петербургдан гына калышып, өченче урында тора.[26]

Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тимер-юлы вокзалы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны карагыз: Казан-1, Казан-2

Казан вокзалының төп бинасы

Вокзал комплексы шәһәрнең үзәк өлешендә урнаша һәм үзенә берничә бинаны кертә. Бер ел эчендә вокзал 8 миллион кешегә хезмәт күрсәтә.
Казан шәһәр яны электр поездларының соңгы пунктлары Яшел Үзән, Канаш, Сергач, Түбән Новгород (Мәскәү юнәлеше), Арча, Нократ Аланы, Ижау (Ижау юнәлеше), Буа булып торалар.

1974 елда шәһәрнең төньягында яңа вокзал төзелеше башланды, 1976 елда төзелгән диярлек карказа ташлаган иде һәм утыз артык ел эчендә бу «озак төзү» булып кала иде. 2010—2011 елларда иске бинасын җимереп бетерәләр һәм яңа вокзал бинасын төзәләр, ачылышы 2012 елның 5 августта үтте.

Автомобиль транспорты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәр аша М7 «Идел» (Мәскәү — Владимир — Түбән Новгород — Чабаксар — Казан — Уфа), Р175 (Йошкар-Ола — Яшел Үзән — Казан), Р239 «Ырынбур тракты» (Казан — Чистай — Әлмәт — Ырынбур), Р241 (Казан — Буа — Сембер) автоюллар баралар.

Елга транспорты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны карагыз: Казан Елга порты, Qazan Yılğa portı
Казан елга порты Идел елгасы сул ярының 1310 километрда урнашкан. Россиянең иң эре елга портларының берсе булып тора, Россия Бердәм тирәнсу системасы буенча Балтыйк, Ак, Каспий, Азов, Кара диңгезләре белән бәйләнгән, 5-диңгезле порты булып тора.

Вокзал шәһәрара круиз суднолар пассажирларга да, шәһәр яны юнәлешләргә дә (Зывыз, Тәтеш, Болгар, Печище, Зөя, Садовая) хезмәт күрсәтә.

Җәмәгать транспорты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанның беренче җәмәгать транспорты төре булып 1854 елда омнибус барлыкка килгән. 1875 елларда атлы трамвай, ягъни «конка» ачылган. «Конка»га алмашка 1899 елда трамвай хәрәкәте ачыла. 1926 елда шәһәрдә автобус хәрәкәте, ә 1948 елда — троллейбус хәрәкәте ачыла.

1979 елдан соң, ягъни Казан халкы миллион кеше чиген узгач, шәһәр метрополитен төзелешенә дәгъва итү мөмкинлеген алды. Төзелеш эшләре 1996 елда башланган. Россиядә җиденче булып, Казан метрополитены тантаналы рәвештә 2005 елның 27 августында ачылган.

Метро[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз: Казан метросы

Казан метрополитен 2005 елның 27 августында Казанның меңъеллыгын билгеләнгәндә ачыла. Хәзер ун станциядә тора: Авиатөзелеш, Төньяк вокзал, Яшьлек,«Кәҗә бистәсе», «Кремль», «Тукай мәйданы», «Сукно бистәсе», «Әмәт», «Горки», «Җиңү проспекты». 2013 елның 9 маенда «Яшьлек», «Төньяк вокзалы» һәм «Авиатөзелеш» метро станцияләре ачылды.

ММЧ[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Телевидение[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Канал Телекомпания
1 «Первый канал»
2 «Татарстан — Яңа Гасыр»
3 «Россия-1»/«Татарстан ДТРК»
6 «СТС-Казан»
7 «Домашний»
10 «ТНТ»
11 «Эфир»/«РенТВ»
12 «НТВ»
21 «ТВ3»
27 «Россия-24»
29 «Звезда—KZN»
32 «Россия К (Культура)»/«Euronews»
35 «Пятый канал»
39 «ТВ Центр»
43 «Канал Disney»
47 «Муз-ТВ»/«БИМ-ТВ»
50 «Россия-2»

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәктәпкәчә баскыч мәгарифне 282 балалар бакчасы тәшкил итә. Күбесенчә алар муниципалитет балансында торалар. Урта белемне Казанда 178 мәктәп бирә, шулар арасында 36 гимназия һәм 9 лицей. Өстәмә мәгариф үзенә 49 музыкаль, 10 рәсем ясау һәм 43 спорт мәктәпләрен кертә.

Югары уку йортлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Казан югары уку йортлары

2009 елдагы хәле буенча, Казанда 44 югары уку йорты эшли, шул исәптә чит шәһәрдәге ЮУЙларның 19 филиал һәм вәкиллек; аларда 140 мең студент белем ала. Бервакытта федераль һәм ике милли тикшеренү универстетына Россиядә Казан гына ия. Шәһәрнед иң эре ЮУЙлар:

Казан дәүләт университеты’1804 елның 17 ноябрендә нигезләнгән. Шәкертләр арасында Сергей Аксаков, Милий Балакирев, Павел Мельников-Печерский, Лев Толстой, Владимир Ленин, Велимир Хлебников кебек кешеләр булганнар.

Хәзерге вакытта университет үзенә 14 факультетны, А. М. Бутлеров исемендәге Химик институтны, көнчыгыш телләр институтын, тел институтын һәм шулай ук 2 филиалын (Яр Чаллы һәм Яшел Үзән) кертә. КДУда 40 белгечелек һәм 7 юнәлеш буенча ел саен 16 000 студент һәм 615 аспирант укый. Педагоглар саны 1137 кеше, шуларның арасында 208 профессор һәм фән докторлары, 585 доцент һәм фән кандидатлары.

А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты — милли тикшеренү университеты статусын йөртә.[27] 1932 елның 5 мартында Авыр сәнәгате халык комиссарлыгы караы белән Казан университетының аэродинамика факультеты нигезендә оештырылган. 1992 елда Казан авиация институты Казан дәүләт техника университетына үзгәртеп корылган. Университетның фәнни потенциалны 9 факультет, 58 кафедра, 57 лаборатория, 10 фәнни-техник үзәк, 3 университет ФТИ-ны кертә. Университетта якынча 15 мең укучы өйрәнә.

Казан илкүләм тикшеренү технология университеты — шулай ук милли тикшеренү университеты статусын йөртә.[28] Ул 1897 елда Казан берләшкән сәнәгый училищесы буларк ачылган. 1919 елда Казан политехника университетына үзгәртеп корылган. 1930 елда КПУ химия факультеты нигезендә Казан химия институты барлыкка китерелә. 1930 елның 23 июненән А.М. Бутлеров исемендәге Казан химия технология институты. Ә 1935 елның 23 апреленнән 1992 елның декабренә кадәр С.М. Киров исемендәге Казан химия технология институты дип атала.

Kazan state university.jpg

5 building Kai.JPG

Файл:5 building Kai

Казан милли тикшеренү технология университеты.jpg

КФУ баш бинасы А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университетының 5-нче бинасы Элекке Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты бинасы Казан милли тикшеренү технология университетының бинасы

Башка югары уку йортлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Казан дәүләт технология университеты
  • Казан дәүләт финанс-икътисади институт
  • Казан дәүләт медицина университеты
  • Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты
  • Казан дәүләт аграр университеты
  • Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты
  • Казан дәүләт энергетика университеты
  • Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты
  • Н. Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе
  • Казан дәүләт консерваториясе
  • ТР Президенты янында дәүләт һәм муниципаль идарәчелек академиясе
  • ТИСБИ
  • Икътисад, идарәчелек һәм хокук институты
  • Социаль һәм гуманитар белемнәр институты
  • Россия дәүләт гуманитар университеты (филиал)
  • Казан «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе
  • Россия ислам институты (Казан)
  • Россия дәүләт сәүдә-икътисади университеты (Казан филиалы)
  • РФ ЭЭМ Казан юридик институты (ru)
  • Казан танк училищесы
  • Мәскәү дәүләт университетының икътисад статистикасы һәм информатика бүлегенең Казан институты (КИ МЭСИ)
  • Минюстның Россия хокукый академиясенең Казан юридик институты (филиал)
  • Икътисад һәм хокукның халыкара институты (филиал)

Урта һөнәри белем уку йортлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Казан педагогика көллияте
  • Казан театр училищесы
  • Казан музыка училищесы
  • Казан хореография училищесы
  • Казан сынлы сәнгать училищесы

Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанда ел саен түбәндәге мәдәни чаралар уза:

  • Р. Нуриев исемендәге классик балетның халыкара фестивале.
  • Фёдор Шаляпин исемендәге халыкара опера фестивале.
  • Халыкара мөселман киносы фестивале.
  • Халыкара «Тынычлыкның яратылышы» музыкаль фестивале.

Театрлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академик театры

Камал театры.jpg

Театр 1906 елның 22 декабрендә ачылган дип санала, чөнки бу көнне халык алдында беренче татар театры уйнала. 1922 елдан алып театрның үз бинасы барлыкка килә. Театрның хәзерге бинасы 1987 елда ачыла.

  • Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры
  • Муса Җәлил исемендәге опера театры
  • Габдулла Кариев исемендәге театр
  • Курчак театры
  • Казан яшь тамашачы театры (ТЮЗ)
  • «Болакта» Яшьләр театры (рус. Молодёжный Театр «На Булаке»)

Музейлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • ТР милли музее
  • ТР дәүләт сынлы сәнгать музее
  • Шәһәр тарихы музее
  • «Хәзинә» галереясе
  • Эрмитаж-Казан үзәге
  • Е. А. Боратынский музее
  • А.М. Горький музее
  • Габдулла Тукайның Әдәби музее
  • Муса Җәлилнең музей- фатиры
  • Шәриф Камал мемориаль фатирында татар әдәбияты тарихы музее
  • Салих Сәйдәшев музее
  • Янка Купала музее (Печищи)
  • Максим Горький музее (Красновидово)
  • В.И. Ленин музее (Казан)
  • Нәҗип Җиһановның музей-фатиры
  • Каюм Насыйри музее
  • Л. Н. Толстой музее
  • Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы
  • Татарстанның музыка мәдәнияте музее
  • Казан кремле музей-тыюлыгы
  • Казан (Идел буе) федераль университетының этнография музее
  • Камал театры музее
  • Качалов исемендәге театр музее
  • Константин Васильев галереясе
  • Софья Гобәйдуллинаның заманча музыка үзәге

1996 елда шәһәр читендә — Гвардия урамында ачылган була. 2010 елда музейга юкка чыгу куркынычы янагач, Татарстанның иҗат берлекләре җитәкчеләре республика һәм шәһәр җитәкчелегенә уникаль күргәзмәне саклап калу үтенече белән мөрәҗәгать итәләр. 2011 елда Казан мэры Илсур Мәтшин патронажлыгында Бауман урамында бирелгән бинага реконструкция башлана[29]. 2013 елның 26 июнендә Казанның үзәгендә музей-галереяның яңа бинасы ачыла.[30]

Национальный музей Республики Татарстан.JPG

Гл здание ГМИИ РТ.JPG

Kazan-shamil-house.jpg

ТР милли музее ТР дәүләт сынлы сәнгать музее Габдулла Тукайның Әдәби музее

Халыкара эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанда Белорусия[31] һәм Словения[32] илчелекләрнең бүлекчәләре, Иран, Төркия, Казакъстан, Үзбәкстан һәм Франция консуллыклары, Алмания,[33] Хорватия[34], Франция, Финляндия һәм Словениянең виза үзәкләре, Италия[35] виза үзәгенең филиалы, Алманиянең сервис-виза үзәге һәм Аурупа берлегенең берләшкән виза үзәге[36] урнашканнар.

Элемтә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казандә «Россия почтасы» филиалы «Татарстан почтасы» федераль почта элемтәсе идарәсенә караган 84 почта элемтәсе бүлекчәсе эшли.[37] Казан телефон челтәренең рәсми ачылышы 1888 елның 15 (27) ноябердә булган. Әлеге вакытта шәһәрдә дүрт чыбыклы телефон элемтәсе операторы эшли. Телефон челтәренең гомуми сыйдырышы 456 мең номернны тәшкил итә.[38] Шәһәрдә 5 кесә элемтәсе операторы бар (Билайн, МегаФон, МТС, Ростелеком (НСС), Летай (элекке Смартс)). Интернетны кулланучылар саны 428 мең кешене тәшкил итә, бу Россиядә дүртенче күсәткеч.

Спорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан — спорт өлкәсендә иң үсеш алган шәһәрләрнең берсе. Шәһәр 2005 һәм 2011 елларда туплы хоккей буенча дөнья чемпионатларны, 2013 елда Җәйге Универсиаданы, 2014 елда кылычбазлык буенча дөнья чемпионатны кабул иткән. Шулай ук шәһәрдә 2015 елгы су спорт төркемле Дөнья чемпионаты, 2017 елгы Конфедерация кубогы һәм 2018 елгы футбол буенча дөнья чепмионаты уеннарны кабул итәчәк.

Шәһәр төрле спорт төрләрендә җиңүләр саны буенча иң беренче урыннарда тора, шул исәптә төп такым спорт төрләрендә («Рубин» футбол такымы; «Ак Барс» хоккей такымы; «Уникс» баскетбол такымы; «Зенит-Казань» һәм «Динамо» волейбол такымнары; «Динамо-Казань» туплы хоккей такымы; «Динамо» (чирәмдәге хоккей); «Синтез» су полосы такымы).

Махсус 2013 елгы Универсиадв өчен 2010 елда нигезләнгән Универсиада авылы студентлар тулай торагы буларак кулланыла. Ул Россия җыелма такымнарны әзерләү буенча федераль үзәге буларак та кулланачак.

Казанда күп Россия һәм дөнья дәрәҗәдәге эре спорт объектлары, шул исәптә кайбер спорт төрләре илдә сирәк очрый торган я бердәнбер спорт объектлары бар.

Үзәк стадион, Баскет-холл, Татнефть-Арена, Теннис академиясе, Чирәм хоккее үзәге, Волейбол үзәге, «Ак Барс» көрәш сарае, Урта Кабан күлендә ишү каналы, Су спорт төрләре сарае һәм кайбер башка объектлар иң югары дәрәҗәдәге халыкара ярышларны кабул итә алалар. 2013 елның җәен Җәйге Универсиаданың төп аренасы булган һәм 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты уеннарны кабул итәчәк 45 мең урынлы «Казан-Арена» стадионы ачылган. Казан ипподромы — Россиядә иң зур һәм Аурупада иң зурларыннан берсе. Шәһәр тирәсендә, Яшел Үзән районында ел буе эшләүче «Казан» тауда чаңгы шуу спорт курорты, Зөядә җәя һәм арбалеттан ату үзәге, Коркачыкта пәрәшүт һәм авиаспорт үзәге урнашкан.

Шәһәрдә туган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Карагыз: Төркем:Казанда туганнар

  • Нәфыйга Арапова (1900—1943), татар театрына нигез салучыларның берсе, ТАССР атказанган артисты (1939).
  • Галия Измайлова (1909—1983) — Татарстан АССР халык комиссары (1938—1943).
  • Нариман Сабитов (1925-1971) — композитор, Салават Юлаев премиясе иясе (1972, вафатыннан соң).
  • Дементий Шмаринов (1907-1999), ССРБ халык рәссамы.
  • Шамил Башкиров (1927-2010), КФУ профессоры.
  • Сәйяр Айдаров (1928-2014) — архитектура профессоры.
  • Ильяс Айдаров — рәссам, Тукай премиясе (2013).
  • Рөстәм Килдебәков — рәссам, Тукай премиясе (2011).
  • Рево Идиятуллин (02.10.1932), КПСС-ның Татарстан республика комитеты беренче сәркатибе (1990-1991).
  • Эра Җиһаншина — РФ халык артисты.
  • Шамил Тимербулатов — композитор, Тукай премиясе (2013).
  • Вероника Тушнова — шагыйрә, популяр җырлар авторы.
  • Рөстәм Абязов — музыкант, дирижёр, оркестр җитәкчесе, Тукай бүләге иясе.
  • Рафаэль Газимов — спортчы (гандбол), тренер, Россия чемпионы.
  • Миләүшә Таминдарова — хор җитәкчесе, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (2007), доцент.
  • Михаил Тимаев — балет биючесе, Тукай премиясе лауреаты (2015).
  • Айрат Шәфигуллин — Татарстан Республикасы Куркынычсызлык Шурасы сәркатибе (2014).
  • Венера Гыймадиева — Мәскәүнең Зур театры җырчысы.
  • Нәфисә Хәйруллина — Камал театры артисты.
  • Искәндәр Хәйруллин — Татарстанның халык артисты (2015).
  • Зөлфия Таҗуризина (22.06.1932), МДУ профессоры (1995).
  • Артем Сидоров (13.07.1975), ТР экология һәм табигый ресурслар министры (2010-2015).
  • Альберт Мәүликов (22.05.1968), ТР таможнясы башлыгы (2008), генерал-майор.
  • Рәшит Гафиятуллин (12.04.1954), ТР конституция суды казые (2014 елдан).
  • Диләрә Әүхәдиева — Россия кино һәм театр артисты.
  • Чулпан Хаматова — Россия кино һәм театр артисты, РФ халык артисты.
  • Шамил Хаматов — Россия кино һәм театр артисты.
  • Айдар Хәбетдинов — тарих фәннәре докторы.
  • Шәүкәт Ибраһимов — галим-физик.
  • Нурания Җамали — телевидение режиссеры.
  • Гүзәл Яхина — язучы.
  • Радик Бариев — артист.
  • Раилә Гарипова — балетмейстер.
  • Рәүфәл Мөхәммәтҗанов — Татар опера һәм балет театры директоры.
  • Айрат Ишморатов — композитор (Канада).
  • Рәшит Мостафин — баянчы, дирижер.
  • Игорь Носов — «“Иннополис” АИЗ» ААҖ генераль директоры (2013).
  • Петр Сперанский, архитектор, театр рәссамы.
  • Халидә Хәйретдинова, пианист (АКШ).
  • Айгөл Хәйри, җырчы.
  • Рәшит Абдуллин, җырчы (бас), композитор.
  • Марат Бариев, РФ Олимпия комитеты генераль сәркатибе (2010).
  • Олег Морозов, сәясәтче.
  • Фәрит Вәлиуллин, рәссам-монументчы, Тукай премиясе (2016).
  • Дмитрий Бугров, археолог, Тукай премиясе (2016).
  • Дания Нуруллина, драма актрисасы, РФ атказанган (2010), ТР халык (1991) артисты.
  • Александр Леухин, рәссам, Тукай премиясе (2016).
  • Игорь Щетинин, рәссам, Тукай премиясе (2016).
  • Павел Беньков, рәссам.
  • Рокыя Ибраһимова, баянчы.
  • Альфред Сәйдәшев, РСФСР атказанган юристы, казый. С. Сәйдәшевның өлкән улы.
  • Йолдыз Исәнбәт, музыка белгече.
  • Максим Дмитриев, Советлар Берлеге Каһарманы (1940).
  • Наталия Гутман, виолончелист, ССРБ халык артисты (1991).
  • Николай Фешин, рәссам.
  • Гала Дали, рәссам С. Далиның музасы.
  • Алексей Песошин, ТР премьер-министры (2017 елдан).
  • Диана Сәфәрова, кино- һәм артпродюсер.
  • Геннадий Паушкин, язучы.
  • Михаил Лаврентьев, математик, академик.
  • Виктор Тихомирнов, инкыйлабчы, «Республика Татарстан» газетасының беренче мөхәррире.
  • Иван Харитонов, нәшир, басмаханә хуҗасы.
  • Мөхәммәд Вәлишин, драма актеры.
  • Николай Столбов, хәрби диңгезче.
  • Нияз Халитов, галим, архитектор.
  • Борис Шульгин, генерал-лейтенант, Советлар Берлеге каһарманы.
  • Николай Столяров, ике тапкыр Советлар Берлеге Каһарманы, очучы.
  • Рөстәм Заһидуллин, ТР юстиция министры (2017 елдан).
  • Рафаил Такташ, рәссам, фән докторы.
  • Артем Здунов, ТР икътисад министры (2014 елдан), Дагстан премьер-министры (2018 елдан).
  • Нурдия Җүрәева, ТДОһБТның баш хормейстеры.
  • Ләлә Миңнуллина, Тинчурин театры актрисасы, ТР халык артисты.
  • Алсу Тимергалина, рәссам.
  • Андрей Поминов, радиофизик, министр урынбасары.
  • Сергей Саначин, архитектор, ТР атказанган архитекторы.
  • Эмиль Талипов, актер, ТР атказанган артисты (2018).
  • Разия Мөэминова, тарихчы галим (Ташкәнт).
  • Нурбәк Батулла, биюче, балетмейстер.
  • Чулпан Закирова, биюче, хорегораф, ТР халык артисты.
  • Ренат Мөслимов, геолог, КФУ профессоры.
  • Мансур Гыйләҗев, драматург.
  • Зөлфия Вәлиева, Тинчурин театры актрисасы, ТР атказанган артисты.
  • Илнур Кәримов, каратечы.
  • Талия Миңнуллина, ТР ИҮА җитәкчесе (2014 елның 17 октябреннән).
  • Гөлшат Нигъмәтуллина, ТР МК ГАТХИ башлыгы (2019).
  • Ольга Редько, ТР сатып алулар буенча дәүләт комитеты рәисе (2014).
  • Артем Хохорин, ТР буенча эчке эшләр министры.
  • Венера Шакирова, Камал театры актрисасы.
  • Салават Юзеев, язучы, режиссер.
  • Айдар Юзиев, фәлсәфәче-галим.
  • Дамир Динниулов, эчке хезмәт генерал-майоры, Татарстанның ДОСААФ идарәсе рәисе (2018 елдан).
  • Лилия Низамиева, актриса, ТР атказанган артисты (2019).
  • Илдар Хәйруллин (1950), актер, педагог, РФ атказанган (1999), ТР халык (1991) артисты.
  • Рафаиль Закиров (1949—2020) — РФ атказанган хәрби очучысы (1992).
  • Ибраһим Гафуров, драма актеры. ТАССР халык (1970) артисты.
  • Рушан Шәмсетдинов (1946), Татарстанның халык рәссамы.
  • Александр Карпов (1953), Яшел Үзән суднолар төзү заводы ААҖ генераль директоры (2018–2020).
  • Шамил Галиев (1942), техник фәннәр докторы (1979), профессор (1991).
  • Һарун Салихов (1913―1971), физика-математика фәннәре докторы, профессор.
  • Илшат Әминов (1963), журналист, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе» ААҖ генераль директоры.
  • Вадим Дулат-Алиев (1969), сәнгать фәннәре докторы (1999), профессор (2005), Казан консерваториясе ректоры (2021).
  • Наил Бохараев (1955), физика-математика фәннәре кандидаты (1983), КФУ доценты.
  • Герман Бакулин (1947), архитектор, ТР атказанган архитекторы (1994).
  • Камилә Шакирова (1993), Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты.
  • Алсу Шакирова, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты (2007 елдан), Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге әгъзасы.
  • Альбина Гашигуллина, драма актрисасы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты.
  • Айгөл Миңнуллина, драма актрисасы, Камал театры артисты.
  • Диләрә Фазлыева, драма актрисасы, «Тантана» премиясе лауреаты (2017).
  • Алсу Сибгатуллина, драма актрисасы.
  • Артур Шайдуллин, драма актеры.
  • Дамир Гыйлемханов (1999―2022), танк механигы, ефрейтор, Россия Федерациясе Каһарманы (2022, үлгәннән соң).
  • Ленар Фәттахов (2003), «Рубин» ФК футболчысы (ярымсакчы). Яшүсмерләр арасында Россия чемпионы (2019).

Кардәш шәһәрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Алмания байрагы Брауншвейг, Германия, 1988 елдан
  • АКШ байрагы Браян Колледж Стэйшн, АКШ, 1990 елдан
  • Төркия байрагы Искешәһәр, Төркия, 1990 елдан
  • Төркия байрагы Балыкәсир, Төркия, 1990
  • Мисыр байрагы Әл-Мануфия провинциясе, Мисыр, 1997 елдан
  • Мисыр байрагы Кальюбия губернасы, Мисыр, 2001 елдан
  • Һиндстан байрагы Хәйдәрабад, Һиндстан, 2001 елдан
  • Италия байрагы Урбино, Италия, 2001 елдан
  • Кытай байрагы Ханҗоу, Кытай, 2002 елдан
  • Төркия байрагы Истанбул, Төркия, 2002 елдан

Партнёр шәһәрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Flag of Kazakhstan.svg Казакъстан Алма-Ата, Казакъстан, 1996 елдан
  • Русия байрагы Әстерхан, Россия, 1997 елдан
  • Русия байрагы Түбән Новгород, Россия, 1997 елдан
  • Русия байрагы Иваново, Россия, 1997 елдан
  • Русия байрагы Владикавказ, Россия, 1997 елдан
  • Калып:Байрак/Беларус Минск, Беларус, 1997 елдан
  • Русия байрагы Сембер, Россия, 1998 елдан
  • Русия байрагы Волгоград, Россия, 1998 елдан
  • Русия байрагы Евпатория, Россия, 1998 елдан
  • Русия байрагы Самар, Россия, 1998 елдан
  • Кыргызстан байрагы Бишкәк, Кыргызстан, 1998 елдан
  • Үзбәкстан байрагы Ташкәнт, Үзбәкстан, 1998 елдан
  • Башкортстан байрагы Уфа, Россия, Башкортстан, 1999 елдан
  • Русия байрагы Архангельск, Россия, 1999 елдан
  • Русия байрагы Ырынбур, Россия, 2001 елдан
  • Русия байрагы Красноярск, Россия, 2001 елдан
  • Марий Эл байрагы Йошкар-Ола, Россия, Марий Эл, 2002 елдан
  • Русия байрагы Чиләбе, Россия, 2002 елдан
  • Украина байрагы Донецк, Украина, 2002 елдан
  • Русия байрагы Улан-Удэ, Россия, 2003 елдан
  • Русия байрагы Ярославль, Россия, 2003 елдан
  • Әфганстан байрагы Кабул, Әфганстан, 2003 елдан
  • Flag of Kazakhstan.svg Казакъстан Нур-Солтан, Казакъстан, 2004 елдан
  • Кытай байрагы Лицзян, Кытай, 2006 елдан

Мосафирханәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фотогалерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Мечеть Кул Шариф.JPG

  • Kazan Railway station 08-2016 img1.jpg

  • Kazan Kremlin Annunciation Cathedral 08-2016.jpg

  • Central shopping street, Kazan.JPG

  • Night aerial view of Kazan, Russia (2007).jpg

  • Kazan state museum 13 11 05.JPG

  • Shalyapin Palace Hotel, Kazan 13 11 05.JPG

  • Kazan Kremlevskaya Street Town Hall 08-2016.jpg

  • Kazan Kremlin exterior view 08-2016 img1.jpg

  • Solomin Palace Kazan.jpg

  • Kazan church near kremlovskaya.jpg

  • Kazan church.jpg

  • Kazan Kremlin Soyembika Tower 08-2016 img1.jpg

  • Kazan Kremlin Presidential Palace 08-2016.jpg

  • Fizkorpus and kriogenka.jpg

  • Kazan Kremlin Spasskaya Tower 08-2016 img1.jpg

  • Bridge over Bolaq.JPG

  • Kazan Nurulla Mosque 08-2016.jpg

  • Kamal theatre.jpg

  • Tuqay street and Soltan mosque minaret.JPG

  • Kazan Ophthalmological clinic.jpg

  • Night aerial view of Kazan, Russia (2007).jpg

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. https://en.unesco.org/creative-cities/events/unesco-designates-66-new-creative-cities
  2. http://tatstat.gks.ru/wps/wcm/connect/rosstat_ts/tatstat/resources/653e220044e2e011afb9afde4cdebdf4/%D0%9C%D0%9E%D1%87%D0%B8%D1%81%D0%BB2018.pdf
  3. 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 года — Федераль дәүләт статистикасы хезмәте.
  4. https://www.braunschweig.de/leben/stadtportraet/partnerstaedte/kasan.php
  5. https://www.cheladmin.ru/ru/gorod-chelyabinsk/goroda-pobratimy/kazan-respublika-tatarstan
  6. https://www.comune.verona.it/nqcontent.cfm?a_id=5485
  7. Рогож елъязмачысы
  8. Указ о присвоении почётного звания Российской Федерации «Город трудовой доблести»
  9. Җанисәпнең ахыргы нәтиҗәләре: Казанда яшәүчеләр саны 1,3 миллионнан артып киткән. [Татар-информ], 19.10.2022
  10. http://istmat.info/files/uploads/55542/1889-1890_pamyatnaya_knizhka_kazanskoy_gubernii.pdf
  11. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=454
  12. 12,0 12,1 ИСТОРИЯ КАЗАНИ В ДОКУМЕНТАХ И МАТЕРИАЛАХ. XX ВЕК

    под редакцией Р.У. Амирханова.

  13. http://xn--90ax2c.xn--p1ai/catalog/000202_000006_1603670%7C04BC25A9-3B8B-4DCB-A92C-E3DA6BE945E5/viewer/
  14. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_39_ra.php?reg=2380
  15. 15,0 15,1 15,2 Мустафин М.Р, Хузеев Р.Г. Всё о Татарстане (Экономико-географический справочник). — Казань, 1994
  16. 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2015-09-15, retrieved 2013-10-05
  17. архив күчермәсе (PDF), archived from the original (PDF) on 2012-11-21, retrieved 2013-10-05
  18. Михаил Худяков. Казан ханлыгы тарихы буенча очерклар.
  19. http://www.spsl.nsc.ru/history/descr/kazan2.htm
  20. http://www.iske-kazan.ru/izvestnye-lyudi/225-petr-i-v-kazani
  21. архив күчермәсе, archived from the original on 2009-04-18, retrieved 2014-10-08
  22. архив күчермәсе, archived from the original on 2009-05-01, retrieved 2014-09-12
  23. архив күчермәсе, archived from the original on 2012-05-11, retrieved 2014-09-12
  24. архив күчермәсе, archived from the original on 2014-10-17, retrieved 2014-09-10
  25. http://www.arendator.ru/articles/1/art/21158/
  26. http://www.skyscrapercity.com/showpost.php?p=32583604&postcount=1
  27. архив күчермәсе, archived from the original on 2010-03-27, retrieved 2014-10-08
  28. архив күчермәсе, archived from the original on 2012-01-16, retrieved 2014-10-08
  29. Дилетант, archived from the original on 2015-05-10, retrieved 2014-09-14
  30. http://www.museum.ru/M2731
  31. архив күчермәсе, archived from the original on 2019-01-19, retrieved 2014-10-08
  32. http://kazanx.ru/firmy/otdelenie-posolstva-respubliki-sloveniya.html
  33. http://116kzn.ru/event/vizovyy-centr-germanii-v-kazani-gotov-k-priemu-posetiteley
  34. архив күчермәсе, archived from the original on 2014-10-16, retrieved 2014-10-08
  35. http://www.italyvms.ru/ru/content/117.htm
  36. http://www.interfax-russia.ru/Povoljie/main.asp?id=188485
  37. архив күчермәсе, archived from the original on 2011-09-10, retrieved 2014-10-08
  38. http://www.mtalk.ru/ptopic3150.html(үле сылтама)

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Казан мэриясенең рәсми порталы. 2010 елның 20 февраль көнендә архивланган.
  • Казанга мең ел
  • Казан Кремле
  • Казан Кремле комплексы (русча) 2011 елның 23 август көнендә архивланган.
  • Казан меңьеллыгы 2010 елның 27 февраль көнендә архивланган.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Казан ханлыгы
  • Татарстан
  • Абд ар-Рахман ибн Мөэмин
  • KAZANSUMMIT
  • Казан ярминкәсе
  • Казан шәһәре бүләкләре

                          4 нче  сыйныф өчен (рус төркеме)

                                          Ачык  дәрес  темасы:  

Казан шәһәренең тарихи һәм истәлекле

урыннары

                                         Әзерләде: татар теле һәм әдәбияты

                                         укытучысы  Галиева  Миләүшә      

                                         Мирфәез  кызы

                                   2013- 2014 нче  уку елы

Максат: укучыларның  Казан  шәһәрендәге тарихи һәм  истәлекле                                    

                               урыннар  турындагы  белемнәрен  тирәнәйтү,Татарстан                  

                               Республикасының  дәүләт символларын   кабатлау; укучыларның  

                               тыңлап  аңлау, аңлап сөйләү  күнекмәләрен камилләштерү,

                               балаларны актив  аралашуга тарту,  өйрәнгән сүзләрне

                               бәйләнешле сөйләмгә кертү; Туган ил , Ватан  

                               белән горурлану, ярату хисләре тәрбияләү.

       Җиһазлау: компьютер, экран, проектор,магнитофон, аудиокассета;

                            җөмлә төзү өчен сүзләр язылган карточкалар,

                            крассворд, тест сораулары язылган битләр.

.

       Материал: 4 нче сыйныф өчен дәреслек (Авторы: Хәйдәрова Р.З.)

       Дәрес тибы: кабатлау дәресе

                              Дәрес барышы.

I. Оештыру.

1. Исәнләшү.

 Дежур укучы белән әңгәмә.

 — Кәефләрегез ничек?

 — Рәхмәт,яхшы.

2.Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.

   — Без сезнең белән Казан шәһәре, аның тарихи урыннары турында сөйләштек. Бүген сөйләшүне дәвам итәрбез, белемнәребезне ныгытырбыз.

II. Актуальләштерү.

1. Фонетик күнегү башкару.  Таблицада язылган сүзләрне күмәк рәвештә дә, аерым укучылардан да кабатлату. Бу сүзләрне тәрҗемә итү ( Милләт, Ватан, милли,   дәүләт, борынгы, сурәтләнгән, Сөембикә, горурланабыз, тарихи, галим, ачышлар, һәйкәл.)

Бирелгән сүзләр белән сүзтезмәләр төзү(борынгы дәүләт, борынгы шәһәр, ак барс сурәтләнгән, Сөембикә манарасы, Туган ил  белән горурланабыз һ.б.)

Җөмләләрне дәвам итегез:

Безнең туган илебез – …   (Татарстан)

Казанда музейлар, театрлар     …(күп)

Без Татарстан белән     …(горурланабыз)

Татарстан – бай һәм … ( көчле республик).

2. Презентация белән  эшләү.

1нче слайд.  Безнең туган илебез – Татарстан.

  — Нәрсә ул туган ил?  Бу сүзне ничек аңлыйсыз? (Ул —  синең әтиең, әниең, абыең … .Ул —  синең туган йортың, урамың, шәһәрең)

  — Әйе, Туган ил ул – кешенең туган җире, шәһәре.Ә күңелгә иң якыны – ул яши торган йортыбыз һәм гаиләбез. Безнең барыбыз өчен дә Туган илебез – Татарстан Республикасы.

 — Ә хәзер басып көй тыңлыйк.Нинди көй икәнен тыңлагач әйтерсез.

      Татарстан гимны.

3. (Татарстанның гимны яңгырый)

Укучылар, ни өчен бу көйне басып тыңладык?

— Бу – Татарстан Республикасы гимны.

— Аның  музыкасын   кем язган?(Рөстәм  Яхин)

— Җырның  сүзләрен   кем язган?(Рамазан  Байтимеров)

— Тагын Татарстан Республикасының нинди символлары бар?

— Дәүләт флагы.

— Дәүләт флагында нинди төсләр бар?

— Яшел төс нәрсә символы?

— Кызыл төс нәрсә символы?

— Ак төс нәрсә символы?

— Авторы  кем?

— Тавил Хуҗиәхмәтов.

— Татарстанның дәүләт гербында нәрсә сурәтләнгән?

— Барс нәрсә аңлата?

— Гербның авторы кем?(Риф Фәхретдинов)

— Татарстанның башкаласы нинди шәһәр?

— Укучылар сезнең уйланганыгыз бармы, ни өчен шәһәргә “ Казан “ дигән исем бирелгән? (Укучыларның  фикерләре  тыңланыла)

4. Өй эше тикшерү. Укучылар Казан турында язган хикәяләрен укыйлар, ясап алып килгән рәсемнәрен күрсәтәләр. Рәсемнәрдән альбом төзелә.

III. Төп өлеш. Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү

— А сейчас продолжаем путешествовать по Казани.

1.Монологик сөйләм  күнекмәләрен камилләштерү

2 нче слайд  – Казан Кремле.

1 нче укучы. Башкалабызның үзәгендә Кремль урнашкан. Элек анда хан сарайлары һәм мәчетләр булган. Хәзер биредә Татарстан Республикасы Президенты сарае,Сөембикә манарасы, Благовещение соборы,Кол Шәриф мәчете һәм башка биналар бар.Кремль  каршында матур мәйдан бар. Анда герой-шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл куелган.

3 нче слайд – Сөембикә манарасы.

2 нче укучы. Бу – Сөембикә манарасы. Манараның биеклеге 58 метр. Ул кызыл кирпечтән төзелгән. Бу манара җиде катлы. Манараның эчендә тар баскыч ясалган.

                3 нче укучы.  Бер риваять бар. Рус патшасы Иван ханбикә турында ишеткән. Ул Казанга илчеләр җибәргән һәм  Сөембикәне хатынлыкка сораган. Горур  Сөембикә баш тарткан. Патша зур гаскәр белән Казанга һөҗүм иткән. Гүзәл Сөембикә манарага менгән һәм түбәнгә ташланган, имеш.  Шуннан соң халык манараны Сөембикә исеме белән атый башлаган.

4 нче слайд– Спас манарасы.

4 нче укучы. Бу – Спас манарасы. Ул ак төстә.Аңа сәгать куелган. Спас манарасы бик матур.

               5 нчы слайд – Кол Шәриф мәчете.

5 нче укучы. Бу —  Кол Шәриф мәчете. Аңа 1996 нчы елда нигез салынды. Сигез почмаклы. Бу мәчет – татар халкының горурлыгы.

6 нчы слайд. Благовещение соборы.Ул Казанның тарихи истәлеге тарихи урыны булып санала.

7 нче слайд – Президент сарае.

7нче укучы. Бу – Татарстан Республикасы Президенты сарае.1991нче елның 12 нче июнендә Татарстан халкы беренче Президенты итеп Минтимер Шәрип улы Шәймиевны сайлады.

         Бүгенге көндә Татарстанның президенты Миңнеханов

         Рөстәм Нургали улы.

8 нче слайд.

Казан университеты.

8 нче укучы. Казан университеты – Россиянең  иң борынгы һәм иң зур университетларының берсе. Ул Кремль урамында урнашкан. Монда төрле елларда атаклы галимнәр эшләгәннәр. Алар зур фәнни ачышлар ясаганнар. Татарстан халкы университет белән горурлана.

2. Дәреслек белән эшләү.

нчы бит,     нче күнегү. Җөмләләрне русчадан татарчага тәрҗемә итү.

3.Ял итү. Дежур укучы физкультпауза үткәрә.  

                                                                                                                                  4. Диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.

Ситуация тәкъдим ителә. Әйтик , безгә, Казанга  Англия

татарлары килгән, алар Казан шәһәре турындагы сораулары

белән мөрәҗәгать итәләр. Укучылар ике төркемгә бүленеп

сөйләшү оештыралар.

  • Татарстанның башкаласы нинди шәһәр?
  • Татарстанның башкаласы – Казан.
  • Казанның үзәгендә  нәрсә урнашкан?
  • Казанның үзәгендә Кремль урнашкан.
  • Кремльдә нәрсәләр бар?
  • Кремльдә Татарстан Республикасы Президенты сарае, Сөембикә манарасы, Благовещение соборы, Кол Шәриф мәчете һәм башка биналар бар.
  • Казан шәһәрендә тагын нәрсәләр бар?
  • Казанда театрлар, музейлар, китапханәләр, университетлар, институтлар бар.
  • Казанда нинди халыклар яши?
  • Казанда татарлар, руслар , марилар, чуашлар һәм башка халыклар яши.
  • Алар ничек яшиләр?
  • Алар  дус һәм  тату яшиләр.

 5. Карточкалар белән эшләү.Балаларга конвертлар бирелә. Конвертларда җөмләләр төзү өчен сүзләр язылган карточкалар салынган. Укучылар җөмләләр төзиләр һәм  русчага тәрҗемә итәләр.

         Казан – тарихи  һәйкәлләргә бай шәһәр.

                Сөембикә  манарасы  кызыл  кирпечтән төзелгән.

                Казан дәүләт университеты  Кремль урамында урнашкан.  

 6.”Казан”  кроссвордын  чишү.

                Сораулар: 

  1. Татарстан урмынындагы кыргый хайван исеме һәм  Казандагы күлнең исеме.(Дикое  животное лесов Татарстана и название Казанского озера).
  2. Казанда бердәнбер җәяү йөри торган урам.(Единственная  пешеходная улица Казани).
  3. Сан.(Число).
  4.  Риваятьләр буенча “казан “төшкән елга ничек атала.(Как называется река, в которую по преданию упал « казан» (котёл)).
  5. Казан шәһәренең гербында нәрсә  сурәтләнгән?(Кто изображён на гербе города Казани?)

к

а

б

а

н

Б

а

у

м

а

н

с

и

г

е

з

К

а

з

а

н

с

у

е

л

а

н

7. Тест сорауларына җавап бирү.                                                

  Туган  ягым – Татарстан.  

1.Казан университеты кайда урнашкан?

а) Бауман урамында  б) Пушкин урамында  в) Кремль урамында.  

2.Казан Кремле каршында нинди һәйкәл бар?

а) Г.Тукай һәйкәле б) А.С.Пушкин һәйкәле в) М.Җәлил һәйкәле

3.Туристлар Казанда нинди урыннарда булалар?

а) тынгысыз  б) тапкыр  в) тарихи

4.Татарстанныйң Дәүләт гербында нәрсә сурәтләнгән?

а) ак аю  б) ак барс  в) ак чәчәк

5.Казан шәһәренең  үзәгендә нәрсә урнашкан?

а) Шишкин музее   б )КамАЗ   в) Сөембикә манарасы

6.Сөембикә манарасы ничә катлы?

а) 7 катлы   б) 5 катлы   в) 10 катлы

7.Казанның бердәнбер җәяүлеләр(пешеходов) урамы?

а) Ленин урамы   б) Бауман урамы   в) Кремль урамы

8.Татарстанның иң зур байлагы?

а) газ   б) нефть   в) торф

9.Татар халкының герой-шагыйре?

а) М.Җәлил   б) Ш.Галиев   в) С.Сәйдәшев

I V. Йомгаклау.

1. –Дәрестә без нәрсә турында сөйләштек?

    — Без сезнең белән ни өчен  Татарстанның истәлекле урыннары турында сөйләштек?  (Үз илебезне яратырга, Ватаныбызның тарихын белергә һәм татар телендә сөйләшергә кирәк).

2. Билгеләр кую.

3. Өй эше:       бит. укырга; эчтәлеген сөйләргә.

Гость:

Казан − тарихи истәлекләр шәһәре, мәдәният, белем үзәге
Киләчәк буыннар үзләренең тамырларын белергә тиешләр. Башкача булганда, җәмгыятьне маңкортлар, үз тарихын белергә теләмәгән, бер көн белән яшәгән нәселсез адәмнәр явыз саранча болыты шикелле басып китәчәк.
Тәлгать Галиуллин
Мин югарыдагы эпиграфны юкка гына китермәдем. Күренекле тәнкыйтьченең истәлекләр китабыннан ул. Кеше үткәннәре белән яши. Ул үзе дә башкалар күңелендә якты хатирәләр калдырып китәргә тырыша.
Истәлекләрнең төрлесе бар. Кемдер аларны мемуарларга терки, кемдер аларга әдәби әсәр рәвеше бирә. Берәүләр һәр көнен фотога төшереп калырга ашыга. Узганыбызны чагылдыручы рәсемнәрне һәр өйдә диярлек очратырга була. Алар диварларда, альбомнарда саклана. Милләтен, халкын, туган җирен яраткан кешеләр үз рәсемнәрен генә туплау белән мавыкмас. Минем бабам, фотосурәтләр кеше гомерен генә түгел, милләт яшәешен дә теркәргә тиеш, ди.
Казан — тарихи шәһәр, элек-электән югары мәдәният, белем үзәге исәпләнгән. Бабакаем аның борынгы тарихын үзенчәлекле бер юл белән киләчәк буыннарга тапшырмакчы, татар кешесенең бөеклеген, горурланырлык байлыкларга ия булуын расламакчы.
Мин бик саклык белән генә бәрхет тышлы альбомның битләрен ачам, әйтерсең Болак буе ярминкәсенә килеп чыгам, Аркадия бакчасында йөрим, Кабан күле буенда ял итәм.
Менә Казан Император университетының бинасы. Әле соңрак төзелгән опера һәм балет театры. Стильләр төрлелеге аларның салыну вакыты, тарихы турында да сөйли. Бу биналарга кемнәр генә кермәгәндер дә, алар диварына салынган ташларны кем куллары гына күтәрмәгәндер! Төрле елларда төшерелеп алынган бер үк урамнар, мәйданнар Казанның гел матураюга таба үзгәргәнен хәбәр итә. Рәсемнәрдә — милләтебез кичергән көннәр, еллар, тарихның кызыклы сәхифәләре. Сәрби куаклары арасында утырган Бакыр бабай һәйкәле дә юк инде. Александр II хөрмәтенә куелуны да күчерелгәнме, җимерелгәнме, белмәссең.
Казан — сулар чолганышындагы шәһәр. Аның ярларында элек тә пристаньнар булган икән. Миңа чибәр генә бер ханым пароход палубасыннан яулык болгый. . .Мул сулы елга үз киңлекләренә алып чыгачак аны.
Соңгы елларда төшерелгән рәсемнәр дә бар монда. Бутлеров, Лобачевский һәйкәле, Мулланур Вахитов һәм яшь Ульяновныкы. . .Галимнәр, көрәшчеләр, күкрәк киереп, Казан урамнарына чыгып баскан, әйтерсең без Казан тарихында эзлебез, диләр. Кремль урамы мине Җәлилгә куелган монументка алып килә. Богаудан арынырга теләгән кош шикелле шагыйрь.. . Менә бу рәсемдә Кремль сәгате уникене суга. Рәсемнәр җансыз булмый. Алардан курантлар тавышы да, хөр рухлы шигырь дә, бурлакларның җыры да ишетелә. Кеше истәлекләрдә тышкы кыяфәте, кылган гамәлләре белән кала. Әллә никадәр югары уку йортларына ия, зур сәнгать чәчәк аткан Казанымның бүгенгесе дә якты хатирәләр булып теркәлсен иде.

  • Рассказ про казань на английском языке с переводом
  • Рассказ про инкубатор николая носова
  • Рассказ про казань для 2 класса
  • Рассказ про инженера на английском
  • Рассказ про казань 4 класс