Рассказ про сабантуй на татарском языке

Сабантуй — любимый праздник татарского народа. На гулянии проводятся разные игры, на них участвуют и взрослые. и дети.

Скачать:

Предварительный просмотр:

                                                       Султаншин Салават, 8 л

РТ, г.Набережные Челны

                                                                     МАОУ «СОШ№48»

Руководитель Султаншина

Миляуша  Исрафиловна,

учитель   татарского                                                                                                                                       языка и литературы

Татарский народный праздник  Сабантуй

(сочинение на татарском языке)

Сабантуй бәйрәме − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе. Ул − хезмәт һәм дуслык бәйрәме.

Сабан туе − ул һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме. Иң элек Сабантуй үткәрү өчен мәйдан әзерлиләр. Безнең авылда Сабантуй урман буеңдагы яшел чирәм белән капланган иңкүлектә үткәрелә.

Иртәгә Сабантуй буласы көнне авыл яшьләре, урам буйлап гармуннар уйнап, җырлап-биеп, хуҗабикәләрдән, яшь киленнәрдән Сабан туе өчен махсус әзерләнгән бүләкләр җыеп, халыкны бәйрәмгә чакырып йөриләр. Бу «Сөлге җыю» дип атала.

Икенче көнне матур итеп бизәлгән мәйданга бәйрәмчә киенгән халык җыела. Мәйдан уртасында батырлар көч сынаша. Җиңүчеләрне тәкә һәм кыйммәтле бүләкләр көтә. Бертуктаусыз музыка яңгырый, һәркем үзенең осталыгын күрсәтә: кемдер җырлый, кемдер бии, кемдер музыка коралларында уйный.

Яланаяклы малайлар багана башындагы сөлгегә үрмәлиләр. Мин үзем кәкре баганага менәргә яратам. Олыраклар аркан тартыша, капчык белән сугыша, кашыкка йомырка салып йөгерәләр. Уңган кызлар йөгерә-йөгерә су ташый. Бер төркем халык чүлмәк ватучыга көч биреп тора. Кемдер табактагы катыктан авызы белән акча эзли. Бөтен җирдә − уен-көлке, шаярулар.

Кинәт мәйдан, тын калып, чабышып килүче атларга юл ача. Беренче килгән атны шау-гөр килеп кул чабып каршы алалар. Соңыннан килгән ат та өлешсез калмый. Кайсы кеше, йөгереп килеп, атның муенына сөлге сала, икенчесе чабышчы малайның башына түбәтәй кидерә.

Сабан туе шулай, шаулап-гөрләп, кичкә кадәр дәвам итә. Бушап калган мәйданга карагач, ямансу була. Тагын бер елга кадәр сау бул, Сабантуй! Без сине сагынып көтәрбез.

Сабантуй бәйрәме

Чыганак: http://hghltd.yandex.net/yandbtm?fmode=inject&url=http%3A%2F

Сабантуй – чын-мәгънәсендә милли рух җәүһәре, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятының бетмәс-текәнмәс чишмәсе, аның рухи торышы, һәм талантларны ачу өчен бик яхшы мөмкинлек, җитезлектә, тапкырлылыкта көч сынашу…. Сабантуй турында бөтендөньяга билгеле булыр һәм ул Бөтендөнья мирасы исемлегендә лаеклы урынны алыр дип ышанасы килә.

Татарстан Республикасы Президенты М.Ш. Шәймиев

Татар халкының сагынып көтеп алынган Сабантуй бәйрәме борынгы һәм яңа бәйрәм, халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары һәм биюләре бергә кушылган хезмәт бәйрәме.

Бәйрәм атамасы борынгы төрки “сабан” һәм “туй” сүзләреннән килеп чыккан. Элегрәк Сабантуй карлар эреп беткәч, язгы кыр эшләренә 2-3 атна кала үткәрелгән, хәзер аны кыр эшләре тәмамлаганнан соң бәйрәм итәләр.
Сабантуй тамырлары белән ерак гасырларга барып тоташа. Бу бәйрәм турында 921 нче елда ук Багдад хәлифеннән Болгарга илче булып килгән атаклы Ибн Фадлан үзенең бөтендөньяга танылган хезмәтләрендә язып калдырган.

Иске заманда Сабантуй бәйрәме зур вакыйга булып исәпләнгән һәм аны бәйрәм итүгә хәзерлек эшләре озак барган. Кыш буена хатын-кызларыбыз бәйрәмгә бүләк әзерләгән, теккән, чиккән. Яз җитү белән малайлар йомырка, ә егетләр сөлге җыйган. Милли бизәкләр белән чигелгән сөлге иң кадерле бүләк булып саналган. Сөлге җыю, гадәттә, җыр-бию, уен-көлке белән бергә алып барылган. Бүләкләр колга башына эленгән, ә кайчакта егетләр үзләрен урап бәйләп куя торган була. Үзенә күрә Сабантуй шурасы булып саналган аксакаллар, ярышлар вакытында тәртип саклаган һәм җиңүчеләрне бүләкләү өчен жюри әгъзаларын билгеләгән. Бәйрәмнең кульминациясе — мәйдан. Биредә йөгерү, сикерү, милли көрәш буенча ярышлар, ат чабышлары үткәрелгән.

Акрынлап Сабантуй гомуми һәм милләтара бәйрәмгә әйләнә бара. Бүген аны Татарстан авылларында, поселокларында, районнарында, шәһәрләрендә генә түгел Мәскәүдә дә, Санкт-Петербургта да һәм татар диаспоралары яшәгән Россиянең һәм дөньяның башка төбәкләрендә дә бәйрәм итәләр.
Хәзерге вакытта Сабан туена дәүләт бәйрәме дәрәҗәсе бирелде. Аңа хәзерләнү һәм бәйрәм итү буенча указлар, карарлар чыгарыла, бәйрәмне финанслау чыганаклары билгеләнә.
Борынгы Сабантуй бәйрәме акрынлап матур, заманча традицияләр белән тулыландырыла. Шулай да бәйрәмебезнең асылы гасырдан-гасырга күчеп, сакланып килә.

Татарстан Республикасында Сабантуй бәйрәме июнь аенда, гадәттә 3 этапта үткәрелә. Язгы кыр эшләре тәмамлануны башта авыл халкы бәйрәм итә, аннан Сабантуй республикабызның зур шәһәрләрендә гөрләп уза. Соңгы этап башкалабыз – Казанда, шәһәребезнең барлык административ районарында үткәрелә. Зур-зур мәйданнарда спортчылар, сәнгать осталары ярыша. Үзәк ипподромда ат чабышлары үткәрелә. Халык күңел ача.
2003 елда үзенең Татарстанга визиты вакытында ЮНЕСКО Генераль директоры К.Мацуура Татарстан Республикасы Президенты М.Ш. Шәймиевнең татар халкының милли «Сабантуй» бәйрәмен ЮНЕСКОның кешелек мирасы сөйләмә һәм матди булмаган шедеврлары исемлегенә кертергә кирәклеге турындагы тәкъдимен хуплап чыкты.

Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 20:45

Көн темасы Газета

Сабан туе җитте, ул һәр халыкның яраткан милли бәйрәме

Сабантуй ерак гасырларда яралып, буыннардан-буыннарга күчеп, үзенең асылын югалтмыйча, безнең көннәргә килеп җиткән һәм милләтебезнең горурлыгына әйләнгән олы бәйрәм ул. Ул төрле милләт вәкилләрен үз тирәсенә җыя, якынайта, халыклар арасында дуслык багланышларын ныгыта, дустанә яшәргә өнди.

Сабан туе җитте, ул һәр халыкның яраткан милли бәйрәме

Сабан туен язгы кыр эшләре тәмамлану уңаеннан билгеләп үтәләр, шулай да бу бәйрәм тирәнрәк мәгънәгә ия. Аның халыкчан табигате рухы милләтара татулыкны һәм бердәмлекне саклауга һәм ныгытуга хезмәт итә. Ул һәр милләт вәкиленең яраткан бәйрәменә әверелде.

Сабан туе элек-электән зурлап билгеләп үтелгән. Аңа бик озак әзерләнгәннәр, кызлар, яшь киленнәр сабантуй батырына дип махсус сөлгеләр чиккәннәр, бүләкләр әзерли торган булганнар. Сөлге җыючылар гармунга җырлап-биеп һәр йортка кереп әлеге бүләкләрне җыйган. Сөлге- яулыкларны колгага бәйләп куйганнар.

Бәйрәм мәйданында кемне генә очратмыйсың! Анда кайберәүләр күптәнге танышларын, дусларын очратыр, гаиләләре белән табигатькә чыгып, күңелле ял итәр һәм башкаларны күзләп, үзләрен күрсәтү өчен килә. Халык рәхәтләнеп күңел ачкан, анда милли көрәш, төрле ярышлар, кызыклы конкурслар оештырылган. Шулай ук әлеге бәйрәмне ат чабышларыннан башка күз алдына китерүе мөмкин түгел!

Тора-бара Сабантуй бөтенхалык бәйрәменә әверелә — хәзер аны авылларда, районнарда, шәһәрләрдә һәм Татарстан башкаласында, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта һәм илебезнең башка күп кенә төбәкләрендә, шулай ук дөньяның татарлар яшәгән төрле почмакларында бәйрәм итәләр.

Хәзерге вакытта Сабантуй дәүләт бәйрәме статусын алды: аңа әзерлек, үткәрү вакыты һәм урыннары турында боерыклар, карарлар кабул ителә, оештыру комитетлары билгеләнә, бәйрәмне финанслау чыганаклары карала. Борынгы бәйрәм акрынлап заманча традицияләр белән тулылана, шулай да аның төп асылы гасырлардан-гасырларга сакланып кала.

Быел милли бәйрәм — Сабан туе район үзәгендә 1 июльдә һәр елны үткәрелә торган урында — наратылыкта узачак. Районның авыл җирлекләрендә Сабан туе 2 июльдә, кайбер авылларда ул бүген, 30 июньдә үтәчәк.

Сабантуйны бәйрәм итү программасы

9 сәгать 30 минутта кунакларны каршылау һәм «халык һөнәрчелеге осталары авылы» күргәзмәсен карау.

Сәгать 10нан 10 сәгать 30 минутка кадәр Сабантуйны тантаналы ачу: сәхнәләштерелгән тамаша, спортчылар һәм хуҗалык командалары парады; Сабантуйны ачу; авыл хуҗалыгы җитештерүе алдынгылары хөрмәтенә Сабантуй әләмен күтәрү.

Аннан соң бәйрәм Татарстан Республикасы вәкилләренең котлаулары һәм ветераннарны хөрмәтләү белән дәвам итәчәк.

10 сәгать 50 минутта ярты сәгать дәвамында 2017 елгы язгы кыр эшләренә нәтиҗә ясалачак. Ул тәмамланганнан соң, бәйрәм кунакларын үзешчән сәнгать коллективлары катнашында концерт программасы көтә.

Көн уртасында ат чабышлары, милли көрәш башланачак, анда яшүсмер егетләр, ир-атлар бөтен осталыкларын, көчләрен күрсәтәчәк. Шулай ук төрледән-төрле кызыклы конкурслар, спорт ярышлары, аттракционнар, мәсәлән, чүлмәк вату, баганага менү, призлар кисеп алу, катыктан тәңкә эзләү, волейбол, өстәл теннисы, 100 һәм 1000 метр арага йөгерү, велоузыш, армреслинг, гер һәм штанга күтәрү, таяк тартыш һәм башка бик күп ярышлар үтәчәк.

15 сәгать 30 минутта Сабантуй батырларын бүләкләү чарасы булачак. Ә инде 16 сәгатьтә бәйрәм тантаналы рәвештә ябылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Сабантуй – чын-мәгънәсендә милли рух җәүһәре, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятының бетмәс-төкәнмәс чишмәсе, аның рухи торышы, һәм талантларны ачу өчен бик яхшы мөмкинлек, җитезлектә, тапкырлылыкта көч сынашу…. Сабантуй турында бөтендөньяга билгеле булыр һәм ул Бөтендөнья мирасы исемлегендә лаеклы урынны алыр дип ышанасы килә.
Татарстан Республикасы Президенты М.Ш. Шәймиев

Татар халкының сагынып көтеп алынган Сабантуй бәйрәме борынгы һәм яңа бәйрәм, халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары һәм биюләре бергә кушылган хезмәт бәйрәме.

Бәйрәм атамасы борынгы төрки “сабан” һәм “туй” сүзләреннән килеп чыккан. Элегрәк Сабантуй карлар эреп беткәч, язгы кыр эшләренә 2-3 атна кала үткәрелгән, хәзер аны кыр эшләре тәмамлаганнан соң бәйрәм итәләр.
Сабантуй тамырлары белән ерак гасырларга барып тоташа. Бу бәйрәм турында 921 нче елда ук Багдад хәлифеннән Болгарга илче булып килгән атаклы Ибн Фадлан үзенең бөтендөньяга танылган хезмәтләрендә язып калдырган.

Иске заманда Сабантуй бәйрәме зур вакыйга булып исәпләнгән һәм аны бәйрәм итүгә хәзерлек эшләре озак барган. Кыш буена хатын-кызларыбыз бәйрәмгә бүләк әзерләгән, теккән, чиккән. Яз җитү белән малайлар йомырка, ә егетләр сөлге җыйган. Милли бизәкләр белән чигелгән сөлге иң кадерле бүләк булып саналган. Сөлге җыю, гадәттә, җыр-бию, уен-көлке белән бергә алып барылган. Бүләкләр колга башына эленгән, ә кайчакта егетләр үзләрен урап бәйләп куя торган була. Үзенә күрә Сабантуй шурасы булып саналган аксакаллар, ярышлар вакытында тәртип саклаган һәм җиңүчеләрне бүләкләү өчен жюри әгъзаларын билгеләгән.

Бәйрәмнең кульминациясе — мәйдан. Биредә йөгерү, сикерү, милли көрәш буенча ярышлар, ат чабышлары үткәрелгән.

Акрынлап Сабантуй гомуми һәм милләтара бәйрәмгә әйләнә бара. Бүген аны Татарстан авылларында, поселокларында, районнарында, шәһәрләрендә генә түгел Мәскәүдә дә, Санкт-Петербургта да һәм татар диаспоралары яшәгән Россиянең һәм дөньяның башка төбәкләрендә дә бәйрәм итәләр.

Хәзерге вакытта Сабан туена дәүләт бәйрәме дәрәҗәсе бирелде. Аңа хәзерләнү һәм бәйрәм итү буенча указлар, карарлар чыгарыла, бәйрәмне финанслау чыганаклары билгеләнә.

Борынгы Сабантуй бәйрәме акрынлап матур, заманча традицияләр белән тулыландырыла. Шулай да бәйрәмебезнең асылы гасырдан-гасырга күчеп, сакланып килә.

Татарстан Республикасында Сабантуй бәйрәме июнь аенда, гадәттә 3 этапта үткәрелә. Язгы кыр эшләре тәмамлануны башта авыл халкы бәйрәм итә, аннан Сабантуй республикабызның зур шәһәрләрендә гөрләп уза. Соңгы этап башкалабыз – Казанда, шәһәребезнең барлык административ районарында үткәрелә. Зур-зур мәйданнарда спортчылар, сәнгать осталары ярыша. Үзәк ипподромда ат чабышлары үткәрелә. Халык күңел ача.

2003 елда үзенең Татарстанга визиты вакытында ЮНЕСКО Генераль директоры К.Мацуура Татарстан Республикасы Президенты М.Ш. Шәймиевнең татар халкының милли «Сабантуй» бәйрәмен ЮНЕСКОның кешелек мирасы сөйләмә һәм матди булмаган шедеврлары исемлегенә кертергә кирәклеге турындагы тәкъдимен хуплап чыкты.

Чыганак: https://kitaphane.tatarstan.ru/tat/sabantuy/

  • Рассказ про рязань на английском языке
  • Рассказ про рязань для 1 класса
  • Рассказ про рязанский кремль
  • Рассказ про рябину для детей дошкольного возраста
  • Рассказ про рябину 2 класс окружающий мир