Рассказ про семью на татарском языке


5

Надо составить рассказ про семью на татарском языке

2 ответа:



0



0

Минем гайла. минем гайлада оч кеше. без тату яшибез .без гайла белан жайге каникулларда  казанга ял итарга барабыз . анда мачетларга, аквапаркка,зоопоркка барабыз .безга анда кунелле. кышларын мин атием белан карлар корим,тышта уйныйм карга чумып. 



0



0

Гаиләдә генә балалар дөрес тәрбия ала. Минем әти-әнием безне бик яраталар. Мин шатлыгымны да, борчуларымны да аларга сөйлим. Алар мине аңларга тырышалар.Әгәр мин хата ясасам, аларны тыңламасам да әтием мине ачуланмый. Ул миңа яхшылап аңлата, шуңа да минем аны гел тыңлыйсы гына килеп тора. Безнең гаилә бик тату һәм бәхетле. Әти-әнием өйдә тынычлык, ярату булсын өчен күп көч куялар. Безнең балачагыбыз күңелле, матур булсын өчен тырышалар. Алар безгә матур киемнәр алып бирәләр, тәмле ризыклар белән сыйлыйлар. Ял итүләрне һәм күңел ачуларны без бергә уздырабыз. Хәтта кунакка да гел бергә барабыз. Әби-бабайның, туганнарның хәлләрен белешеп торабыз. Шулай ук без бергә ял итәргә яратабыз. Җәй көннәрендә еш кына су коенырга барабыз. Гаилә дуслары белән табигать кочагына ял итәргә чыгабыз, төрле уеннар уйныйбыз. Минем әти-әнием бигрәк тә рухи яктан тәрбияләүгә зур игътибар бирәләр. Безне яхшылык белән начарлыкны аера белергә, кешеләр белән уртак тел табарга, укытучыларны хөрмәт итәргә, тыңлаучан, хезмәт сөючән һәм намуслы булырга өйрәтәләр. Алар безгә әфьюнбазлык, тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр белән мавыгу сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин икәнлеген аңлаталар. Моннан тыш киләчәктә безгә гаилә кору өчен нинди сыйфатлар кирәклеген аңлаталар. Мин үземнең иң якын кешеләрем – әти-әниемә бик рәхмәтлемен, алар тормышта иң ныклы терәк. Сәламәт булыгыз, озак яшәгез безнең кадерлеләребез!<span>
</span>

Читайте также

Скажи кто ни будь как сделать тест по православной культуре 4 класс табличка номер 4?

Объекты и предприятия по обработке  химической и нефтяной промышленности   шахты газопроводы  лесная промышленность 
<span>предприятия по изготовления оружия</span>

Шăмат кун — суббота
(не менее 20 симв. надо написать, так-что я попишу тут)

Мама МИЯ! Это мюзикл музыка главный герой этого фильма

Уз теленне бел! Без мэктэптэ белем алабыз. Белемле кешенен абруе зур була. Уку — энэ белэн кое казу. Укучы китап укый. Укытучы дэрес анлата.

Работа ученицы 10 класса

 МБОУ «Старо – Абдуловская СОШ»

Тукаевского муниципальног района

Республики Татарстан

Шайдуллиной Рузили Фаниловны

«Гаилә тарихы»

/История моей семьи/

Һәр гаилә — нәни дәүләт

Аның үз кануннары.

Яңгырый әби – бабайдан калган

Моңлы бишек җырлары.

                                                                                                     Н.Сәгъдиева

        Бу заманда һәр кешегә кайтып егылырлык җылы учак, сыеныр урын, тыныч почмак кирәк. Гаилә — ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Гаилә тормышы — очсыз – кырыйсыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы.

        Гаилә ул – тормышның нигезе. Әти — әни аның тоткасы булса, балалар – гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер – береңне аңлап, хөрмәт итеп яшәргә кирәк.

        Безнең гаиләдә җиде кеше: карт әбием, бабам, әбием, әтием, әнием, абыем һәм мин.

        Минем карт әбием Хаҗәр исемле. Ул 1913 нче елның 14 нче ноябрендә дөньяга килә. Ата – ана назы гына аз эләгә аңа: берсеннән – берсе кечкенә 4 баланы ятим калдырып, әнисе якты дөньядан китеп бара. Шуңа күрә бик яшьли башлана әбиемнең хезмәт юлы. Кечкенәдән тормыш йөген тарта, хезмәт сөеп үсә ул.

1932 нче елда бабам Габделхак белән гаилә кора. Яшь килен бер дә сынатмый: урак ура, чабагач белән ашлык суга, балалар бакчасында ашарга пешерә. Бер – бер артлы дөньяга 4 бала аваз сала. Кызганычка каршы, дүртенче баласы яшь тулганчы үлеп китә.

        Тормыш дәвам итә. 1941 нче елгы Ватан сугышы бу гаиләне дә читләтеп узмый: шул елның сентябрендә бабам, 9 ел яшәгән хатынын һәм 3 баласын калдырып, сугышка китә. Бик тә авыр була ул көннәрдә әбиемә.

        1941 нче елның салкын декабрь көннәренең берсендә бабамның үлгәнлеге турында хәбәр килә. Шулай да балалары хакына түзә әбием. Тагын да үҗәтләнеп, соңгы көчен җыеп эшли: урман кисә, чәчү өчен орлыкка йөри, балаларын карый.

        Әйе, барысын да кичерә ул буын. Аягында тишек чабата, өстендә ертык кием булса да, алабута ипие белән бәрәңге кәлҗемәсе ашаса да, күңелен төшерми, зарланмый алар.

        Күп авырлыклар кичергән әбиемә инде 94 яшь. Ул безне, оныкларын, тормыш авырлыкларын җиңәргә өйрәтә, үзенең акыллы киңәшләрен бирә. Әбием тормыштан бик канәгать. Ак яулыклы әбием һәркөн илгә — көнгә иминлек тели.

        Хаҗәр әбиемнең улы Зөфәр һәм килене Галия – минем яраткан бабам белән әбием. Алар тыйнак та, сөйкемле дә, эшчән дә, түземле дә, иманлы да, дәрманлы да. Әбием белән бабам – безнең өебезнең яме, ашларыбызның тәме.

        Зөфәр бабамның балачагы сугыш вакытына туры килә. Әтисез калу, ачлы – туклы тормыш, авыр хезмәт…

        Бабам күп еллар төзүче булып эшләгән. Ул бик акыллы һәм зирәк, һәрвакыт кешеләргә ярдәм итә. Шуның өчен бабамны бөтен кеше ярата, хөрмәт итә.

        Әби! Әбием! Нинди ягымлы, нинди җылы сүз! Аны әйтү белән, күз алдыма мөлаем бер илаһи зат килеп баса. Әби ул – безнең өчен изгелек чыганагы.

        Галия әбием 39 ел буе фермада сыер савучы булып эшләгән. Ул  хәзер лаеклы ялда. Гомеренең сикәлтәле еллары артта калган. Маңгаена сырлар төшкән, чәчләренә кырау кунган. Күңеленә тормышның барлык хатирәләре сыйган. Әбием кулларыннан узган эшләрне тау итеп өйсәң, юл итеп сузсаң, аны узарга бер гомер кирәк булыр иде. Ул гомер – чын хезмәт юлы.

        Бүгенге көндә гаиләбез 4 буын кешесен берләштерә. Сабыр, йомшак күңелле кадерле кешеләребез – карт әби, бабай, әби – үзләренең якты йөзләре, тәмле сүзләре белән безне, балаларын һәм оныкларын бик сөендереп яшиләр. Елмаюлары белән иркәләп, җылы карашлары белән назлап, акыллы фикерләре белән безгә ак юл күрсәтәләр. Ә иң мөһиме – аларның өчесенең дә Ходай тәгаләгә ышанычлары саф булып кала бирә. Тәсбих тотып, илнең иминлеген теләп, безнең саулыкны сорап, 5 вакыт намаз укыйлар, дога кылалар.

        Өлкәннәребез артык иркен тормышка күнегеп бара торган яшүсмерләргә тәүбә — тәүфыйк телиләр, аларны эшләп үсәргә, кыенлыкларны җиңә белергә өйрәтәләр. «Бүгенге балаларга уку өчен дә, рәхәтләнеп яшәү өчен дә шартлар бар. Кадерен белсеннәр иде. Авыр  чорны кичергән әбекәйләргә карата шәфкатьле, илтифатлы булсыннар иде», — дигән теләктә калалар.

                                                       Гаилә бирә мәхәббәткә сафлык,

                                                       Сабыйларга наз һәм куаныч,

                                                       Ата – аналарга — бәхет – шатлык,

                                                       Өлкәннәргә — хөрмәт, таяныч.  

                                                                                  (Ш.Әхмәтҗанов)

Моя семья — моя опора

Минең ғаиләм-

минең терәгем

Автор: Галлямов Вадим ученик 4 класса муниципального

общеобразовательного бюджетного учреждения основной

общеобразовательной школы села Староиликово муниципального

района Благовещенский район Республики Башкортостан

Учитель: Мухаметкулова Эльвера Сагитовна – учитель начальных классов

муниципального общеобразовательного бюджетного учреждения основной

общеобразовательной школы села Староиликово муниципального района

Благовещенский район Республики Башкортостан

Автор: Башҡортостан Республикаһы Благовещен районы муниципаль

районы Иҫке Илек ауылының төп дөйөм белем биреү мәктәбенең

муниципаль бюджет мәғариф учреждениеһының 4 синыф уҡыусыһы

Ғәлләмов Вадим

Уҡытыусы: Башҡортостан Республикаһы Благовещен районы муниципаль

районы Иҫке Илек ауылының төп дөйөм белем биреү мәктәбенең

муниципаль бюджет мәғариф учреждениеһының башланғыс синыф

уҡытыусыһы Мөхәмәтҡолова Эльвера Сәғит ҡыҙы

Минем гаиләм – минем терәгем

Инша

Бу ел республикабызда Гаилә елы дип игълан ителде. Минем гаиләм – минем терәгем. Тигез  гаиләдә әти-әнием, нәнәй-картатай янәшәсендә яшәгәнгә мин үземне бик бәхетле бала  дип саныйм.

Без гаиләбез белән Благовещен районы Иске Илек авылында яшибез. Безнең гаиләдә 7 кеше.

Ә хәзер үземнең гаиләм турында язасым килә. Гаиләбез бик тату һәм бик тырыш. Бездә берәү дә, беркайчан да эшсез утырмый. Әтием белән әниемнең эшләре дә уртак. Алар һәрчак үзара сөйләшәләр, киңәшләшәләр, фикерләшәләр. Безнең фикерләрне беләсе килеп, бездән дә киңәшләр сорыйлар. Шулай җыелып, фикерләшеп, уен-көлкеле сөйләшүләрдән яңа идеяләр туа.

Мин Вадим. Иске Илек урта мәктәбенең 4 класс укучысы. Характерым басынкы, тырыш. Футбол уйнарга, чаңгыда йөрергә яратам. Машина, трактор йөретә алам. Тизрәк 18 яшем тулса, права алыр идем. Техника белән кызыксынам.

Жир йөзендә иң якын кешелер әти-әнидер. Әни үзенең назын бирсә, әти һәр яктан терәк булып тора. Әнием Зөлфия инде дистә елдан артык элемтә бүлегендә эшли. Эшен бик яратып башкара. Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше булган кебек, миңа да үз әнием бик  кадерле. Барлык балаларныкы кебек, минем дә телем «әннә”, «әни» сүзе белән ачылган.  Әнием минем бик сабыр, тыйнак кеше. Әниемнең йомшак куллары, ягымлы тавышы миңа  шатлык китерә. Мин әниемә кулымнан килгәнчә булышырга, аны борчымаска тырышам. Әнием миңа дәресләремне эшләргә дә булыша: аңламаган сорауларыма да сабыр гына җавап таба, файдалы киңәшләрен дә бирә. Әнием мине һәр кичне  назлап йоклата, ә иртән «улым» диеп сөеп уята.  Нинди зур бәхет! Ярый әле, әнием, янәшәмдә син бар!  Әнием, мин сине бик яратам! Сиңа иң изге теләкләремне генә телим.

Минем әтием дә бик яхшы, олы җанлы, әйбәт әти. Әтием мәктәптә оператор булып эшли. Әнием белән 23 ел бергә яшиләр. Әтием әниемне яратып гел генә матур сүзләр белән эндәшә. Минем әтием кебек әтиләр юк кебек миңа. Әтием беркайчан да авырмасын, гел шундый әйбәт, игътибарлы, ягымлы әти булып калсын. Мин әтиемне бик яратам.

Апам Эльвина Уфа нефть техникумын тәмамлап, башкалабызда эшләп йөри. Ул ял саен төп өйгә кайтып йөри. Ул кайтса мин бик шатланам. Абыем Рөстәм Уфа авиация институтын тәмамлап бүгенге көндә армия сафларында. Мин аның белән горурланам. Мин дә үскәч Ватан алдындагы бурычымны үтәргә әзермен. Шуның өчен тырышып укыйм, физкультура белән шөгелләнәм. Безнең гаиләдә нәнәй белән картатай да бар. Алар олы буын кешеләре. Авылда алар − тәртипле, акыллы, хөрмәтле кешеләр. Безне карап үстерешкәннәр. Әле дә алар тик тормыйлар. Картатай җәй көннәрендә бал кортлары белән мәш килә. Умартачылык, безнеңчә, ул – сәламәтлек! Җылы һәм тыныч һава торышы булганда, бигрәк тә кичтән, авыр эш көненнән соң, бал корты оялары кырыенда булу бик рәхәт. Һәм, минемчә, без бөтенебез дә бал яратабыз. Балдан башка баллырак нәрсә юктыр! Картатай шулай ук балта остасы. Аның бизәкләп эшләгән эшләре безнең өйне ямьләп тора. Нәнәй кул остасы. Бәйләргә, чигәргә ярата ул.
Өй эшләрен дә бергәләп эшләргә яратабыз. Бигрәк тә мин, бергәләп эшләгән эшләрне яратам. Мондый чаклар күбрәк җәй көне була. Печәнгә бергә йөрибез, бакчалардагы эшләрне күмәкләп башкарабыз.

Буш вакытларыбызда, бергәләшеп, кроссвордлар, сканвордлар чишәргә, компьютерда интеллектуаль уеннар уйнарга яратабыз. Кайбер телетапшыруларны һәм кинофильмнарны да бергәләп карарга яратабыз. Аннан бергәләшеп фикер алышабыз. Кемгә нәрсә ошаганын, нәрсә ошамаганын ачыктан-ачык сөйләшәбез.

Бездә һәрчак кунаклар күп була, чөнки туганнарыбыз, гаилә дусларыбыз күп безнең. Барысы белән дә тату, аралашып яшибез. Гаиләмне мин алардан башка күз алдына да китерә алмыйм.Төрле җирләрдә яшәсәк тә, без бөтен туганнарыбыз белән бергәләшеп, дус булып, зур бер тату һәм матур гаилә булып яшибез.

Мин үз гаиләмне бик тә яратам. Әниемне дә, әтиемне дә, апамны да, абыемны бик тә, бик тә яратам. Алар да мине яраталар. Мин аларның һәрчак сау-сәламәт, озын гомерле, бәхетле булуларын теләп яшим. Ә кешегә теләгән изге теләкләр унлата, йөзләтә савап булып кешегә кире кайта ул, улым, дип әйтә минем нәнәй. Мин үземнең гаиләм турында кыю итеп әйтә алам: минем гаиләм-минем терәгем һәм аны җимерергә беркемнең дә хакы юк.

  • Рассказ про семью на немецком 5 класс кратко с переводом
  • Рассказ про семью на итальянском
  • Рассказ про семью на испанском
  • Рассказ про семью на белорусском языке
  • Рассказ про семью на английском с переводом для 2 класса кратко и ясно