Рассказ про сююмбике на татарском языке

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сөембикә манарасы latin yazuında])

Сөембикә манарасы
Kazan Kremlin Soyembika Tower 08-2016 img1.jpg
Ил

Россия Федерациясе

Җөмһүрият

Татарстан Җөмһүрияте

Беренче телгә алу

1777

Төзелеш еллары

1507-1517

Төр

Күзәтү манарасы, элекке мәчет манарасы

Статус

РФ Мәдәни Мирасының объекты, № 1610053007

Үрнәк: КарауБәхәсҮзгәртү

Бу терминның башка аңлатмалары да бар, аларны карау өчен Сөембикә (мәгънәләр) битенә күчегез.

Сөембикә манарасы (tat.lat. Söyembikä manarası, Хан мәчете) — Казан Кирмәне җирлегендә урнашкан манара. Элек татарларда Хан мәчете буларак аталды, ләкин соңарак русларда йөргән Башня Сююмбике исеме белән атала башлады. Татар ханлыгы чорыннан сакланып калган бердәнбер бина.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сөембикә манарарасының килеп чыгу тарихы әлегә көнгә кадәр төгәл билгеле түгел. Кайбер тарихчылар фикерләре буенча Сөембикә манарасы Мөхәммәт-Әмин хан вакытында төзелгән. 1495 елда Мөхәммәт-Әмин Казан тәхетеннән бәреп төшерелгәннән соң, Мәскәүгә качарга мәҗбүр булган, хәттә Мәскәү кенәзлеге Ливониягә каршы сугышында рус гаскәре башлыгы итеп билгеләнгән булган. Мәскәү Кирмәненең Боровицкий манарасы (рус) төзегән вакытында Мөхәммәт-Әмин Мәскәүдә яшәгән һәм Италия архитекторлары (Пьетро Антонио Солари (рус)) белән танышып, дуслашып, соңрак аларны Казанга яңа манара төзер өчен чакырган. 1502 елда Мөхәммәт-Әмин янә Казан тәхетендә утырган һәм үз бөек манараны төзергә карар иткән. 1505 елда Мөхәммәт-Әмин Мәскәү кенәзлеге белән мөнәсәбәтләрен үзгәртә һәм бәйсез сәясәтен үткәрә башлаган. Нәкъ бу чорда яңа хәрби манара төзелә башлаган. Төзелеш вакыты: якынча 1507-1517 еллар.

Бер риваять буенча сәяси көрәш нәтиҗәсендә Мөхәммәт-Әмин ханлыкның күренекле эшлеклесе Кил Әхмәдне үлемгә хөкем иткән, Кил-Әхмәд үлеме алдында «беркайчан бу манара хан исемен йөртмәячәк» дип Мөхәммәт-Әминне каһәрләгән. Чыннан да каһәр сүзләре тормышка ашкан, Әмин манарасы дип аталмаган.

Сөембикә манарасы янында хан-төзүче Мөхәммәт-Әминнең кабере урнашкан, максус тактада бүтән Казан ханнары рәтендә аның исеме язылган.

Башта яңа Манара — хәрби манара буларак төзелгән, ләкин Мөхәммәд-Әмин үз фикерен үзгәрткән, һәм бу корылма хан мәчет манарасына әверелгән, шуңа күрә башта (1517-1560 елларда) Хан мәчете дип йөртелгән. Сөембикә соңгы елларда манарада яшәгән өчен 1560-еллардан соң халык бу бинага Сөембикә Манарасы исемен биргән.

Сөембикә манарасы янында хан-төзүче Мөхәммәт-Әминнең кабере урнашкан, максус тактада бүтән Казан ханнары рәтендә аның исеме язылган.

Сөембикә манарасы бүген[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сөембикә манарасы — Казанның танылган архитектура символы. Ул авышлы биналар санына керә, чөнки ул төньяк-көнчыгыш ягына 1,98 метрга ава. Якынча 1730 елларда манарага икебашлы бөркет урнаштырылды. 1980 елларда татар җәмагатьчелеге таләбе буенча манарада Ислам символы — ярым ай урнаштырылды.

Үзенең хәзерге вариантында манара 1690 еллардан соң төзелгән диеп санала. Ләкин, башка версияләргә күрә, манара Казан ханлыгы чорында төзелгән һәм шушы вакыттан калган бердәнбер тарихи бина.

Фотогалерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Kazan Kremlin Suyumbika tower.jpg

  • Soyembika3.JPG

  • Soyembika2.JPG

  • Kazan Kremlin Soyembika Tower 08-2016 img2.jpg

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Сөембикә
  • Казан ханлыгы
  • Пиза манарасы

Гомер еллары: ? – 1554 елдан соң, Касыйм шәһәре.

Сөембикә – нугай бәге Йосыф кызы, Казан ханы Җангалинең хатыны.

Җангалигә 1533 елда кияүгә бирелә. Аның үлеменнән соң (1535), Сафагәрәй хан хатыны.

1549 елда Сафагәрәй, идарәчелекне улы Үтәмешгәрәй ханга калдырып, кинәт үлеп китә; Сөембикә балигъ булмаган улы Үтәмешгәрәй ханның регенты вазифасын ала.

Сөембикә ханлык белән Кошчак бәккә таянып идарә итә.  Кырымга йөз тоткан сәясәт алып барырга омтылуы белән Казан аксөякләрендә дә, рус хөкүмәтендә дә канәгатьсезлек тудыра.

Рус дәүләте белән хәрби каршылыкта тору (кара: Казанга рус дәүләте яулары) һәм аксөякләр арасында үзара килешү булмау сәбәпле, Сөембикә хөкүмәте Мәскәү яклы Казан аксөякләре тарафыннан бәреп төшерелә.

Сөембикә улын алып атасы тарафына, Нугай Урдасына качарга омтылыш ясый, әмма тотыла. Казанның яңа хөкүмәте һәм рус дәүләте арасында төзелгән килешү шартлары нигезендә Сөембикә һәм аның улы 1551 елның 11 августында Мәскәүгә озатылалар.

Соңрак ул Шаһгалигә кияүгә бирелә һәм Касыйм шәһәренә җибәрелә. Үтәмешгәрәй Александр исеме белән чукындырыла (1553).

Кайбер мәгълүматларга караганда, Шаһгали Сөембикәгә карата үтә кешелексез мөнәсәбәттә була.

Йосыф бәкнең патша Иван IV гә хатлар язып, кызын үзе янына кайтарырга тырышуы нәтиҗә бирми.

1554 елда Йосыф бәк фаҗигале төстә һәлак булганнан соң, Сөембикә исеменең сәяси һәм дипломатик әһәмияте юкка чыга.

Сөембикә – дөнья тарихындагы мөселман идарәче хатын-кызларының иң беренчеләреннән санала.

Татар халкының тарихи хәтерендә Сөембикә ханбикәнең язмышы Казан ханлыгы фаҗигасе белән символик рәвештә бәйләнгән; аны тоткын итү һәм Мәскәүгә озату Казанның руслар тарафыннан яулануы, татарларның үз дәүләтләрен югалтулары белән тәңгәлләштерелә.

Сөембикәнең шәхесе, аның фаҗигале язмышы халык эпосында («Сөембикә бәете»), рус, татар, төрек язучылары һәм публицистлары иҗатында чагылыш таба.

Ханбикәгә багышланган иң беренче тарихи-публицистик хезмәт – Сөембикәнең романтик образы (сәяси мәнфәгатьләргә түгел, ә мәхәббәт, нәфрәт, көнчелек хисләренә буйсынып эш иткән зирәк, чибәр, әмма мәкерле хатын-кыз) тасвирланган «Казанский летописец» («Казан елъязмачысы», XVI йөзнең икенче яртысы) әсәре. Мондый чишелеш соңрак иҗат ителгән әсәрләргә дә йогынты ясый.

XVIII йөз – XIX йөз башы рус тарихи поэмаларында – М.М.Херасков, «Россияда» (1779), А.Н.Грузинцев, «Покоренная Казань» (1810), Г.Р.Державин, «Грозный, или Покорение Казани» (1814) – Сөембикә Казан символы рәвешендә, русларга каршы юнәлдерелгән «кара» көчләрнең үзәге, мәкерле, аяусыз, шул ук вакытта рәхимле итеп сурәтләнә.

XIX йөз башыннан рус тарихи драма һәм романнарында Сөембикә образы үзгәреш кичерә башлый, ул сәяси мәнфәгатьләрне шәхси хисләре хакына корбан иткән шәрекъ хатын-кызы сыйфатындагы романтик натура буларак тасвирлана – С.Н.Глинка, «Сумбека, или падение Казанского царства» (1806), М.С.Рыбушкин, «Иоанн, или Взятие Казани» (1814).

Соңрак, В.И.Лапинның «Взятие Казани» (1855) әсәрендә Сөембикә образын чынбарлыкка якынлаштырып, катлаулы һәм фаҗигале итеп күзаллау омтылышы ясала.

Татар тарих белемендә (Ш.Мәрҗани, Х.Фәезханов, Һ.Атласи һ.б.), романнар, шигъри әсәрләр, тарихи драмаларда (Г.Исхакый, М.Гафури, Ф.Әмирхан, Ф.Туйкин һ.б.) Сөембикә милли азатлык һәм рус баскынчылыгына каршы көрәш символы буларак сынландырыла.

Казан ханлыгы яуланыр алдыннан ул кичергән фаҗига халыкта азатлык өчен көрәшне дәвам итү ниятен көчәйтә. Татар әдипләренең романтик рухтагы әсәрләрендә (Ф.Әмирхан, Ш.Әхмәдиев һ.б.) татар ханбикәсенең идеаллаштырылган образы тудырыла. Татар халкының һәм Сөембикәнең уртак язмышы турында уйланып, Ф.Әмирхан ханбикәне «милләт анасы», «халык кызы» дип атый.

Татар әдәбияты аша Сөембикә образы төрек авторлары (И.В.Нәүрүзхан, Л.Каран, М.Кайа һ.б.) әсәрләренә үтеп керә һәм татар халкының милли сыйфатлары чагылышына әверелә.

1990 елларда иҗат ителгән татар тарихи прозасында – Р.Батулланың «Сөембикә» (1992), М.Хәбибуллинның «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный» (1992) романнарында һәм башка әсәрләрдә Сөембикә образында татар халкының баш имәс хөр рухы һәм ирек сөю сыйфатлары туплап бирелә.

Сөембикә исеме шәһәр топонимикасында (Казанда Сөембикә манарасы, Чаллыда Сөембикә проспекты һ.б.), вакытлы матбугатта («Сөембикә» журналы) мәңгеләштерелгән.

Кече планеталарның берсенә Сөембикә исеме бирелгән.

Катанов Н.Ф. Исторические песни Казанских татар // Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. 1899. Т. 15, вып. 3.

Казанская история. М.–Л., 1954.

Посольские книги по связям России с Ногайской Ордой. 1551–1561 гг. Казань, 2006.

Газиз Г. Татар тарихы. Казан, 1922.

Атласи Һ. Себер тарихы. Сөенбикә. Казан ханлыгы. Казан, 1993.

Урманче Ф. Идегәй. Нурсолтан. Сөембикә. Казан, 1997.

Урманче Ф. Сөембикә ханбикә: җыентык. Казан, 2001.

Баженов Н.К. Казанская история. Казань, 1847.

Вельяминов-Зернов В.В. Исследование о касимовских царях и царевичах. СПб., 1863–64. Ч. 1–2.

Худяков М. Очерки по истории Казанского ханства. Казань, 1923.

Трепавлов В.В. История Ногайской Орды. М., 2002.

Исхаков Д.М., Измайлов И.Л. Введение в историю Казанского ханства. Казань, 2005.

История татар с древнейших времен. Казань, 2014. Т. 4.

Автор – И.Л.Измайлов

Visit Tatarstan

Сөембикә манарасы

Манара Казан кирмәнендә урнашкан һәм XVI нчы гасырда Казан ханлыгында идарә иткән ханбикә исемен йөртә. Башка һәйкәлләр арасында аны танып алуы җиңел: яндырылган кирпечтән төзелгән 58 метрлы бу корылманың иң очында алтын ай балкый. Сөембикә манарасы авыш манараларга карый, ул төньяк-көнчыгышка таба ике метрга якын авышкан.
Күп еллар дәвамында манара Казанның символы булып тора. Аның янына меңләгән туристлар килә. Манараның диварларына тотынып теләк теләсәң, ул, һичшиксез, чынга аша, имеш.

тарихи мәгълүмат

Риваятьләрнең берсе буенча, Явыз Иван, Казан ханбикәсе Сөембикәнең гүзәллеге турында ишетеп, аңа өйләнергә уйлаган. Гүзәл ханбикәнең ризалыгын ала алмагач, ачулы патша көч кулланырга булган һәм зур гаскәре белән Казанга килгән. Шәһәрне саклап калу өчен, Сөембикә кияүгә барырга ризалашкан, әмма патшага бер атна эчендә иң биек манара салдыру шартын куя.
Туй мәҗлесе вакытында Сөембикә, шәһәрне соңгы тапкыр карап алырга дип, әлеге манара өстенә менә һәм шунда ул, кошка әверелеп, еракларга очып китә.
Чынлыкта исә манара төзелүенең төгәл вакыты билгеле түгел. Ул XVIII нче гасырның беренче яртысында эчке саклану чигенең бер элементы булган дигән фикер дә бар.

Ничек барып җитерге

Якындагы тукталышлар — «Үзәк стадион», «Батурин урамы»; «Кремль» метро тукталышы

  • Сөембикә манарасы


    Казан, Казан Кирмәне, Шейнкман урамы

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез

Без cookie кулланабыз. Сайтка кергәндә, сез аларны куллануга рөхсәт бирәсез

ОК

(КАЗАННЫ АЛГАН КӨЙГӘ)

Тәкъдирдән бәндә узмый, бер хода түзгәнгә –
Әҗрен хода биргүче казага түзгәнгә.
Мең биш йөз унбиштә бу дөньяга килгәнмен,
Ата-ана дәүләтен китмәс диеп белгәнмен.
Ата-ана кулында бер кайгы да күрмәдем,
Бу кайгылар күрермен дип исәпләп тә йөрмәдем.

Сөембикә атым, нугай затым, кайда минем яшь дәүләтем, 
Сабый чагым, нурлы йөзем, морза кызы булган вакытым. 

Унсигез яшьләрем тулган чакларымда
Хан хатыны булдым мин ата-ана хакларында.
Кырымнан Казанга китерде тәкъдирем,
Казанның яшь ханы Җангали булды ирем.
Җангали хан мәкътул* бер залим кулындан,
Бәндәгә казалар очрыйдыр юлындан.
Ханбикә булгачдин ике ел торгачдин,
Тол калдым кайгылы, хан дөнья куйгачдин.

Сөембикә атым, нугай затым, кайда минем хан дәүләтем, 
Сылу чагым, нурлы йөзем, хан бикәсе булган вакытым.

Кырымлык Сафагәрәй Казанга хан булды,
Өч хатыны булса да, дүртенчегә мине алды.
Дөньялар хафалы, замана буталды,
Казанга күрше падишаһлар күз салды.
Казан эче тынычсыз, дошман бары беленә,
Дәүләте бар кешеләр керә кеше теленә.
Сафагәрәй вакытында бик күп булды сугышлар, 
Һәркайдан яу килгәчдин авыр булды сулышлар.
Гомерем үтте ундүрт ел Сафагәрәй хан белән,
Казан шәһәре күңелсез юлда түккән кан белән.
Шәһәр тышында сугыш, эчендә тулган афәт,
Шул тынычсыз вакытта Сафагәрәем вафат.
Ике яшьлек угылым, күзем нуры, колыным,
Үтәмешгәрәем калды ятим, былбылым.

Сөембикә атым, нугай затым, кайда минем яшь дәүләтем, 
Үзем дә тол, углым ятим, кайда минем тыныч вакытым.

Мәскәү ханы Казанны алмак була үзенә,
Казанлылар фетнә ача, карамыйлар сүзенә.
Мәскәү ханы үгетли картны, яшьне, егетне,
«Бирелегез миңа», ди, «тотармын җәбер итми».
Морзалар сүз аңламый, көчләре аз сугышка,
Ничә кабат сүз бозып, барды алар солыхка.
Солых шартын тагын да бу морзалар боздылар,
Нугай, Кырым, Казанлылар төрле җиргә туздылар.
Хан урынына хан булып торалмадым пан булып, 
Гаҗизләндем морзаларга, йөрәгем, бәгърем кан булып. 
Башкара алмыйм эшне, тыңлата алмыйм кешене, 
Һәркайсысы белгән булып йөреттеләр эшне.
Хан кабере өстенә кордырдым таш манара,
Дидем: «Үзем үлсәм дә, исемем күп елга бара».
Манараны коргачдин көнләштеләр халемә,

……………………………………………………………………..

Казанга өч мәртәбә хан булган Сафагәрәй үлгән вакытында, углы Үтәмешгәрәйнең яшьлеге сәбәпле, хөкүмәт эшләрен дүртенче хатыны Сөембикәгә тапшырган. Хөршид-ана* көнләшеп, үзе хан хатыны булу нияте белән, Әстерханнан Казанга Ядегәр ханны китергән. Мәскәү ханы белән булган солыхларны ничә мәртәбә бозсалар да, ул эшләрнең һәммәсен «Сөембикә эше, нугайлар, кырымлылар эше», дип (Сөембикә өстеннән) Хөршид-ана Мәскәүгә хат язган. Шул сәбәпле, Мәскәү ханы бер солыхта** тол калган нугай Йосыф морза кызы Сөембикәне, дүрт яшьлек углы Үтәмешгәрәй белән икесен, Мәскәүгә әсир итеп озатуны шарт кылган. Казан түрәләре, (гәрчә) Мәскәүгә дуслыклары булмаса да, үзләрен гаепсез итеп күрсәтү өчен, Сөембикәне тәхет вә бәхтендин аерып, җылатып, Мәскәүгә озатканнар. (Шул көнне) крипечдин чыгарып, Казанки суына еткәнче Казан музыкантларының уйнап барган моңлы маршы көенә язылган (бу) шигырьләр гүя Сөембикәнең үз агызындин сөйләгән кебек тәрҗемәи халедер.

Казандагы кенәзләр үзе тыныч булырга,
Һәр каюсы кул куйганнар мине әсир кылырга.
(Әмер) булды китәргә, көймәләргә җитәргә,
Күзләремдин нур китте, белмим нихәл итәргә.
Мине тотып ике адәм утырттылар арбага,
Тәхет, бәхет калдырып көймә янына бармага.

Сөембикә атым, нугай затым, кайда минем хан дәүләтем. 
Күңелем моңлы, йөзем сары, күзем яшьле, әсир вакытым.

Күзем салдым халыкка, күбе җылап озата,
Кайсылары «Мәскәү ханы рәхимле» дип юата.
Шәһәр тәмам гүлидер, җылау-сыктау тавышы,
Миңа төшкән кайгылар морзаларның табышы.
Уйлап алдым кыямәт купканмы әллә бүген дип,
Тагы уйладым, җылаучылар минем кебек түгел дип.
 Барып җиткәчдин дәрьяга* кереттеләр көймәгә,
Газиз телләрем бәйләнде, белмим ни сүз димәгә. 
Кайсы әйтәдер «әлвидаг», кайсы әйтәдер «әлфирак»,**
Мин әйтәмен: «Бәхил булың, киттем инде бик ерак».
Халык калды җыгылып, һушсыз булып биректә, ***
Көчле адәмләр нишләми, булганнары иректә. 
Волгига**** чыкканда карадым мин калага,
Калды җылап Казаным, охшап үксез балага.
Дидем: «Мескен Казаным, төште таҗың башыңнан,
Калдың бүген дәүләтсез, чишмә агар яшеңдән.
Кайда калды шатлыгың, кайда сәнең байлыгың?
Күрер күзгә билгеле хәзер кол, гидайлыгың.
Бушап калды сараең, нурың китте үзеңдин».
Дип җылап Казанны югалттым мин күземдин.

Сөембикә атым, нугай затым, кайда минем хан дәүләтем,
Хансарайда торган идек, бүген булдык әсир ятим.

 *Мәкътул – үтерелде.
* Хөршид-ана – ханның өлкән хатыны булса кирәк.
 **Бер солыхта – бер килешү вакытында.
*Дәрьяга – Иделгә.
**Әлвидаг, әлфирак – хушлашу сүзләре.
 ***Биректә – яр буенда.
****Волгига – Идел елгасына.

Манарам күренде күп җирләргә җиткәнче,
Тагын да бер җыладым халләрем беткәнче.
Дидем: «Ярабби, манарам, белмисең, кайда барам! 
Калдырдым инде сәни, тәкъдиргә юкдыр чарам.
Хан өстенә корылдың, таштандыр сәнең җисмең,
Җимерелгәнче йөрермез исемем белән һәм исмең.
Шулай сөләп барганда манарам да җугалды,
Җугалуга сәбәп шул – көймә бик күп юл алды.

Сөембикә атым, нугай затым, кайда минем хан дәүләтем, 
Күңелем моңлы, күзем яшьле, үзем әсир, углым ятим. 

Көймә китте кузгалып, карчыгадай кошны алып,
Миндәй гарип* бичарадин гакылны, һушны алып.
Бара торгач без җиттек Зөя дигән калага,
Килде андагы баяр, морза безне күреп калмага.
Барып җиткәчдин Зөягә анда без өч көн тордык, 
Чыкмадык без бер җиргә, көймә эчендә утырдык.
Андин киттек Мәскәүгә күреп сәфәр михнәтен,
Әсир булып барабыз күрми дөнья зиннәтен.
Күп заманнар баргачдин, Мәскәүгә барып җиттек.
Бу бәхетсез башларга ни була дип без көттек.
«Кызлар мәйданы» дигән бер урынга илттеләр,
Бераз карап торгачдин безне йортка кертдиләр.
Кергән йортка каравыл куйдылар бер ун кеше. 
Чыгармыйлар, йөртмиләр һәм кертмиләр бер кеше.
Көн дә уза, төн дә уза, хәсрәтдин тәнем сыза,
Ике баяр килгән бер көн, берсе: «Айда!» – дип кул суза.
Әсир булгач ни чара? Кузгалдым мин, бичара.
Балам белән икебезне кая алар алып бара?
Барып кердек зур йортка, эчендә аның хансарай.
Күп кешеләр җыелган, барысы да безне карай.
Падишаһ* да шунда үзе, миңа әйтә бер сүзне:
«Балаң монда асралыр, иргә бирәм мин сезне».
Диеп шунда баламны кулымдин да алдылар,
Әсирлектән янган идем, тагын утка салдылар.
Ишеттем мин баламны поплар алганнар диеп.
Гакылы да юк сабины диннән чыгарганнар дип.

Сөембикә атым, нугай затым, калды минем хан дәүләтем, 
Күңелем моңлы, күзем яшьле, калдым ялгыз әсир ятим.

Мин киткәчдин көндәшем** «Китте инде* дип Сөембикә, 
Үзенә ир кайгыртып, булмак булган ханбикә.
Халык белән киңәшеп Астархандин хан алган,
Яшь кенә кенәз икән, исеме Ядегәр хан булган.
Көндәшем ханга барган Казанны һәм тотам дип,
Дөнья әйткән: «Ашыкма әле, сәни дә утка атам» дип.
Шул елны ук мине дә падишаһ бирде бер ханга, 
Касимдагы Шәехгали, Казанга дошман җанга.
Мине алгач сугышка әмер булды барырга,
Мәскәүләр белән бергә Казанны һәм алырга.

Сөембикә атым, нугай затым, кайтса да шул хан дәүләтем, 
Казаным юк, күңелем моңлы, онытылмый һич хәсрәтем.

Шәехгалиләр барганлар, Казанны һәм алганнар,
Мине саткан морзаларның башын җиргә салганлар.
Ядегәр белән көндәшем тагы да кулга төшкән,
Мине яндырган утта үзе дә яхшы пешкән.
Гарип* балам Үтәмеш тә алты яшенә җитте,
Фани дөньядан үтте, андин бер кайгым бетте.
Дөньяга килгән адәм кайгы күрмичә тормый,
Дөньяда шат йөргәннең дә тупракдыр ахыр урыны. 

Сөембикә атым, нугай затым, күзем яшьле, юк рәхәтем. 
Күрдем михнәт, чиктем газап, онытылмай һич хәсрәтем.

Бу бәет хакында берничә сүз 

Әле күптән түгел генә үземнең бала чактан ук сакланып килгән иске китапларымны, кулъязмаларымны караштырганда гаҗәеп бер табышка юлыктым. Калын китап эченнән кулдан ясалган кечерәк кенә күләмле дәфтәрчектә минем кулым белән бала чакта язылган «Сөембикә бәете», янә тагын берничә шигъри әсәр килеп чыкты. Күп еллар узуга карамастан, бәет язылган дәфтәр һәм аның язуы яхшы сакланган, фәкать уртадан бер-ике бите генә юкка чыккан.

13 яшьлек автор, тәҗрибә булмау нәтиҗәседер, күрәсең, бу әсәрләрне нинди кулъязмадан яки китаптан күчереп алуын язмаган. Шулай да мәгълүм бер балалык горурлыгы белән: «Язып тәмам иттем 1914 сәнә миладидә, 1332 сәнә һиҗридә, 12 ноябрьдә. Сахибе, (ягъни хуҗасы. Г. Б.) Гомәр бин Бәширдер» дип теркәп куярга онытмаган.

Бу бәет Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты тарафыннан басып чыгарылган «Бәетләр» китабындагы (1983) «Сөембикә бәетенә» бик охшаган. Сүзмә-сүз кабатланган урыннары да байтак кына. Шулай да бу нөсхәнең эчтәлеге берникадәр тулырак һәм баерак. Мәсәлән, Казан халкының Сөембикәне озатуы, Сөембикәнең бу тарихи вакыйганы ничек авыр кичерүе, Казан каласы белән, үз исемендәге Манара белән бәхилләшүе бу нөсхәдә ифрат киеренке драматик күренеш итеп бирелгән. Бу нөсхәнең тагын бер үзенчәлеге шундадыр ки, монда Сөембикә башыннан узган зуррак вакыйгаларның һәркайсы үзенә хас эчтәлекле рефрен (кушымта) белән каймалап, түгәрәкләп бирелә. Мәсәлән, Сөембикәнең яшь чагына багышланган өлешенә:
Сөембикә атым, нугай затым, кая минем хан дәүләтем,
Сабый чагым, нурлы йөзем, морза кызы булган вакытым…,

диелсә, ханбикәнең башыннан узган вакыйгаләргә нисбәтән кушымталар да үзгәреп, аларга үзләренә хас бер драматик бизәк өстәлә. Бу алым бәетнең эмоциональ тәэсирен сизелерлек дәрәҗәдә көчәйтә, аңа лирик җылылык өсти.
Касыйм ханы булган Шаһгали бу нөсхәдә китаптагыча түгел, Шәехгали дип атала.
Барлык тыныш билгеләре дә күчереп язганда куелды.

Журнал үзенә «Сөембикә» исемен алган көннәрдә «хуҗабикә»гә аның үзенә багышланган бәетнең яңа бер вариантын бүләк итә алуымны үзем өчен зур бәхет саныйм. Бу хезмәтем өчен гонорарны Балалар фондына тапшырам.

 *Гарип бичарадин – җәберләнгән, чарасыз калган мескеннәр.
* Падишаһ – Иван Грозный.
** Көндәшем – шул ук Хөршид-ана булса кирәк.
* Гарип –  бу урында җәберләнгән, кимсетелгән мәгънәсендә килә.

Зональная научно-практическая конференция имени М.Н.Морякова

Татарская литература

ТАТАР ХАЛЫК АВЫЗ ИҖАТЫНДА СӨЕМБИКӘ ОБРАЗЫ

Нуруллина Алия

Лицей №12, 7 класс, Лениногорск

Научный руководитель:

Усманова А.Р, учитель татарского языка и литературы

Лениногорск

2011

ЭЧТӘЛЕК

КЕРЕШ…………………………………………………………………………………………………………………………..3

ТӨП ӨЛЕШ…………………………………………………………………………………………………………………..6

1.1 Халык күңелендә Сөембикә тарихы. Тарихи шәхес буларак  Сөембикә………………………6

1.2  Халык авыз иҗатында Сөембикә образы…………………………………………………………………12

ЙОМГАКЛАУ………………………………………………………………………………………………………………16

ФАЙДАЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ………………………………………………………………………………….17

КЕРЕШ

Сөембикә — татар халкының йөзек кашы, сөекле кызы, ихлас горурлыгы, шул ук вакытта йөрәгенең төзәлмәс ярасы да ул. Сөембикә язмышы, бер үк  вакытта, милләтебезнең йөз аклыгын һәм драматик тарихын да гәүдәләндерә. Аның яшәешендә гүзәллек, мәһабәтлек белән ачы фаҗига аралаша.

Сөембикә — халыкның олы вә әрнүле йөрәгендә, хиссият дөньясында иркәләп, буыннан-буынга тапшырыла килгән изге заты, сөенече, ышанычы, өмете. Ул – милләт аналарына, бик күп татар хатын-кызларына хас гүзәл сыйфатларны, күңел нурларын үзенә җыеп алган шәхес. Тарих хәтере башка хатын-кыз образын сакламаган диярлек. Шуңа да аның образына горур мөстәкыйльлек белән язмышка буйсынучанлык, көрәшче холкы белән гаилә учагын саклаучы, алдан күрүчәнлек белән сабырлык бергә укмашкан, халык аны үзенең әсәрләрендә үрнәк-өлге шәхес турындагы әхлакый күзаллавына якынайта, фәрештәдәй изге җан дәрәҗәсенә күтәрә. Андый шәхесләрне тарихи зарурият үстерә, замана чалымнарын өстәп, тулыландыра.

Бу фәнни эшебез «Татар халык иҗатында Сөембикә образы» дигән темага языла. Казан ханлыгының беренче һәм соңгы ханбикәсе булган шәхес турында һәр татар кешесе, һәм татар илендә яшәүче һәр кеше белергә, балалар күңелендә аңа карата ихтирам хисләрен ана сөте белән сеңдерергә кирәк.

Сөембикә исеме белән төрле легендалар яши, шул исәптән Казан Кремлендә урнашкан манара турында риваять тә бар һәм дөнья әдәбиятларында (рус, татар, төрек) аның образын үзәккә алган күп әсәрләр иҗат ителә.

Мәсәлән, рус әдәбият белемендә Сөембикә шәхесе һәм әдәби образы турында язылган хезмәтләрдән беренчесе булып, ΧVΙ гасырда иҗат ителгән «Казан тарихы» була. Рус галимнәренең күпчелеге бу әсәрдә Сөембикә образының сәнгатьчә ничек гәүдәләнеше һәм ни дәрәҗәдә тарихи чынбарлыкка якын килү – килмәү  мәсьәләсен өйрәнгәннәр.

Татар әдәбияты белемендә Сөембикә турында әсәрләргә күзәтү ясаган, аларны анализлаган хезмәтләр итеп Сөембикә образын өйрәнүгә нигез салучы һәм бу өлкәдә бүген актив эшләп килүче  профессор Ф. Урманчеев исемен аерып күрсәтү кирәктер. Соңгы елларда  Казан ханбикәсе Сөембикә образын өйрәнүчеләр  рәтенә Ә. Кәримуллин, Н. Ханзафаров, М. Зәкиев, Ф. Галимуллин, Х. Әшрәфҗанов, Ф. Хатипов  кебек әдәбият белгечләре, А. Гыйлаҗев, Р. Батулла, М. Хәбибуллин кебек язучыларның әдәби әсәрләре һәм мәкаләләре килеп кушылды.

Ярым әдәби, ярым тарихи «Казан тарихы» хезмәтендәге ханбикә шәхесенә һәм әдәби образына бирелгән характеристика һәм бәяләмәләр моннан соңгы гасырларда мәйданга чыгачак төрле жанрлардагы һәм төрле юнәлештәге милли – әдәби версияләр өчен нигез сюжет вазифасын үтәячәк. Казан ханлыгы һәм аның ханбикәсе турында әсәрләр чылбыры ΧVΙΙΙ гасыр азагында иҗат ителгән М. М. Херасковның «Россиада» дигән эпик поэмасы белән башланып китә. Күләме һәм эчтәлеге, образлар системасының эшләнеше ягыннан бу поэма – рус әдәбиятында Сөембикә турында язылган әсәрләр арасында иң  күләмлесе һәм әһәмиятлесе.

ΧΧ гасыр башында татар халкы иҗтимагый – мәдәни яңару баскычына аяк баскач та, Казан ханлыгы һәм Сөембикә турында күп санлы тарихи хезмәтләр языла, аларда документальлек өстенлек итә. Халык арасында таралган риваятьләр, бәетләр, тарихи җырлар һәм мөнәҗәтләр кабат актуальләшеп, вакытлы матбугат битләрендә дөнья күрә, халыкның милли аңын тәрбияләүгә хезмәт итә башлый.  

1900 – 1918 нче елларда Сөембикә шәхесенә игътибар гаять дәрәҗәдә югары була. Кыска гына вакыт аралыгында  Сөембикә турында күп санда фәнни мәкалә, проза һәм сәхнә әсәрләре, шигырьләр  барлыкка килә. Бу чорда Сөембикә тарихи шәхес һәм әдәби каһарман булып кына калмыйча, татар халкының милли азатлык идеалларын үзенә  туплаган  символик образга әйләнә.

Хәзерге вакытта да Сөембикә шәхесенә карата игътибар, аның образы белән кызыксыну бик югары дәрәҗәдә. Әдәбият белеме галимнәре, тарихчылар яңадан яңа китаплар, мәкаләләр язып тора. Шуңа күрә дә безнең фәнни эшебез актуальлеген югалтмый, ә киресенчә, халыкта милли аң үстерү дәверендә мөһим урын алып тора.

Әлеге фәнни эшебезнең максаты –татар халык авыз иҗатында Сөембикә образын гәүдәләндергән  әсәрләрне барлау,  бу образның әдәбиятта бирелеш үзенчәлекләрен күзәтү. Шуннан чыгып бурычларны билгеләдек:

—  Сөембикә образының әдәби жанрларда чагылышын ачыклау;

—  Бу образның бүгенге үзенчәлекләренә төшенү;  

—  Сөембикә образының чын тарихка тәңгәл килү-килмәвен күзәтү;

Төп гыйльми чыганаклар итеп Ф. Урманченың «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный» [35], М. Әхмәтҗановның «Күктә йолдызлар, җирдә без бар» [5], С. Ибраһимованың «Казан мәликәсе Сөембикә» [16], Р. Мостафинның «Фаҗигале язмыш» [20], И.Рәмиеваның «Рус, татар, төрек әдәбиятларында Сөембикә образы» [24]һ.б.  хезмәтләр торды.

Тикшерүнең объекты булып түбәндәге әсәрләр алынды: Ярми  Х. Татар халык иҗаты,  Һ. Атласи «Сөен-бикә», Рәмиева И. Казан тарихында Сөембикә”,  Сөембикә риваяте, Р. Хәмид «Хан кызы», М. Гафури «Хан мәсҗеде» (Сөембикә манарасы)», М. М. Херасков «Россияда» һ.б.

Тикшерү предметы: татар әдәбияты тарихында, татар халык авыз иҗатында Сөембикә образының бирелеше.

Төп методлар һәм алымнар булып чагыштыру методы, күзәтү алымы, янәшә кую алымнары торды.

Әлеге эшебез кереш, төп өлеш һәм йомгаклаудан тора. Йомгаклауда  ачыкланган мәсьәләләр буенча нәтиҗәләр ясадык. Файдаланган әдәбият исемлегенә өйрәнелгән, укылган, диплом эшенә алынган чыганаклар теркәлеп куелды.

ТӨП ӨЛЕШ

1.1 Халык күңелендә Сөембикә тарихы.

Тарихи шәхес буларак  Сөембикә.

       Сөембикә турында ишетмәгән, аның фаҗигале язмышы белән таныш булмаган кеше юктыр, мөгаен. Аның хакында романнар (М. Хәбибуллин, Р. Батулла) тарихи очерклар (Һ. Атласи), җырлар, симфонияләр иҗат ителде. Шулай да аның үз язмышы, башыннан кичергәннәре теләсә кайсы әдәби әсәрләрдән дә баерак, катлаулырак.

       Борынгы риваять тасвирлаганча, рус падишаһы Явыз Иван, Казан ханбикәсе Сөембикәнең рәсемен күреп, аңа гашыйк була, үзенә хатынлыкка сорап, яучылар җибәрә. Горур Сөембикә моңа риза булмый. Шуннан соң Явыз Иван, зур гаскәр белән килеп, Казанны яулап ала, Сөембикәне үзенә буйсындырмакчы була. Ризалык бирмәсә, бар халкын кырып бетерү белән яный. Шуннан соң Сөембикә теләсә-теләмәсә дә ризалыгын белдерә. Тик бер шарт куя: җиде көн эчендә җиде катлы матур манара калыксын. Әгәр дә җиде көн шундый күккә ашкан манара әзер булса, урыс патшасына чыга, имеш, булмаса – вәссәлам.

        Явыз Иван бөтен рус иленнән осталар җыеп, материал туплап, аларга җиде көн эчендә дөньяда тиңе булмаган маһәбәт манара салырга боера. Башкарсалар, аларны зур бүләкләр көтә. Башкармасалар, башлары чабылачак, дип искәртә.

       Беренче көндә манараның беренче каты әзер була, икенче  көндә – икенчесе.  Шулай итеп, җиде көн эчендә җиде катлы искиткеч матур һәм биек манара әзер була. Шуннан соң Сөембикә, Казаннан китәр алдыннан, манарага менеп, халкы, иле, башкаласы белән саубуллашырга рөхсәт сорый. Явыз Иван рөхсәт итә. Сөембикә исә, манараның иң өске катына менеп, халкы белән саубуллаша да, аска сикереп, үз-үзен һәлак итә…

       Матур риваять, изге риваять. Чынлыкта исә эш башкачарак була. Сөембикә татар тарихында иң билгеле һәм зур шәхесләрнең берсе. Ул якынча 1518-1519 елларда Нугай Урдасының Йосыф морза гаиләсендә дөньяга килә. Алар турыдан-туры Идегәйнең токымына бәйле. Кардәшлекләре Кырым, Себер ханлыкларына, Урта Азия дәүләтләренә барып тоташа. Һ. Атласи аның турында: «Сөембикә (тарихчы аны Сөен-бикә дип атый) чиктән тыш матур һәм сөйкемле, һәм шуның илә бәрабәр бик акыллы бер кыз була. Нугай кызлары арасында Сөембикәгә охшаган кыз булмаган кебек, Казан һәм Рус йортларында  да аңа тиңдәш булырлык кыз юк иде [1]», — дип яза.

      Сөембикә уналты яшьлек яшь ханга кияүгә чыгып, аның белән ике генә ел яшәп кала. 1533 елда Мәскәү гаскәр җибәреп Казанны басып ала. Дәүләт белән хакимлек иткән Сафагәрәйгә чыгып китәргә туры килә. Казан тәхетенә Касыймнан Җангалине китертеп утырталар. Ул Шаһгалинең бертуган энесе. Менә шул Җангалигә Йосыф морзаның иң матур һәм зирәк кызы Сөембикәне хатынлыкка бирәләр. Сафагәрәй дә тик ятмый, тәхетен кире кайтарырга тели. 1535 елда абыйсы Сәхипгәрәй ярдәме белән Казанга кире кайта һәм хакимлек итә башлый. Бу гамәле белән ул Мәскәүгә берникадәр дәрес бирә. Җангалине Казанда яратмыйлар, бәрелешләр булган вакытта ул үтерелә. Сөембикә Сафагәрәйгә ошаган, күрәсең, шулай ук дипломатияне күз алдында тотып, Нугай Урдасы ханәкәсе Сөембикәне кыерсытмый, үзенә хатынлыкка ала. Аның башка хатыннары да була. Ләкин Сөембикәне ныграк ярата, диләр. Сафагәрәй турында Һ. Атласи: «Ул Казан ханнарының иң булдыксыз вә шуның илә иң тойгылысы иде» [1], -дип яза. Сүз монда ил тойгысы, ягъни ватанпәрвәрлек хисе турында бара. Шуңа күрә Сөембикә дә аны чын күңелдән сөя, ихтирам итә. Аларның Үтәмешгәрәй исемле уллары туа. Ләкин 1549нчы елны Сафагәрәй кинәт үлеп китә. Утыз өч яшьлек Сөембикә  яңадан тол кала. Хан итеп кечкенә Үтәмешгәрәйне билгелиләр.  Ләкин чынлыкта Казан ханлыгы белән Сөембикә идарә итә.

          Сөембикә тол калганда йөкле була. Аның Җангалидән кызы туа. Бу кыз баланың исеме мәгълүм түгел, ләкин тормыш юлы кызыклы. Сөембикәнең кызы бераз үскәч, Касыйм ханы Шаһгали аны кызлыкка бирүен үтенә, чөнки үзенең балалары булмый. Энесенең баласы бит, кыз Касыймга китә. Вакыт узгач, 1552нче елда Кырым ханы Аккүбәкнең улы Кайбула ханлыктан куып чыгарыла, Нугай Урдасына килеп эләгә һәм Мәскәү яклылар аны урыслар файдасына эшләргә кодалый башлый. Кайбула Мәскәүгә килә һәм аны Шаһгали карамагында үскән Сөембикәнең кызына өйләндерәләр. Аларның бишләп баласы туа. Аны тагын ике бояр кызына өйләндерәләр, ләкин алардан балалары булмый. Ике хатыны да 1605-1610 нчы елларда монастырьдә монахинялар булып үләләр. Кайбула чукынмаган, күрәсең. Ул 1570 нче елда ук вафат була.

         Шул выкытларда Мәскәү белән мөнәсәбәтләр кинәт кискенләшеп китә. Явыз Иван, башында Сөембикә кебек акыллы һәм ил тойгылы хатын торганда, татар иленең баш бирмәячәген аңлап, аны Мәскәүгә озатуларын таләп итә. Бирмәсәләр, зур гаскәр белән килеп, Казанны яулап алу белән яный. Шуннан соң инде Казанның иң данлыклы һәм куәтле бәкләре, Сөембикәне русларга биреп, сугыштан котылмакчы булалар. Алар арасында Ходайкол  углан, Нургали бәк, Аңкилде абыз була. Алар Зөягә, Шаһгали янына барып, Сөембикәне улы белән русларга тапшырачакларын белдерәләр.

           Казан ханлыгының яулап алынуы Сөембикәнең фаҗигасе белән бәйле. Улы белән Мәскәүгә әсирлеккә озатылган ханбикәнең каргышы була, күрәсең, татарлар аны урысларга тапшырып, оборонага әзерләнеп өлгерербез дип уйлый, ләкин эшләре барыбер уңмый.

          Сөембикәне Мәскәүгә алып китү өчен, Казанга кенәз Петр Серебряный җитәкчелегендә берничә меңлек рус отряды килеп керә. Бу вакыйганы үз күзе белән күргән рус елъязмачысы болай дип язып калдырган: «Сөембикә, тоткын булуын аңлагач, бөтенләй хәлсезләнеп китә. Ачы тавыш белән кычкырып, җиргә ыгыла. Аның болай булуы бөтен сарай кешеләренә тәэсир итеп, андагы кешеләнең берсе дә еламый калмый. Сарайның сөйкемле хатыннары, матур кызлары, ачы тавыш белән елап, битләрен тырныйлар, чәчләрен йолкыйлар, кулларын чәйниләр иде. Боларның тавышлары сарайның тышына да ишетелеп, хан йортындагы кешеләр дә елый башлый. Хан сарае белән хан йорты канлы яшьләр агыза торган урын булып кала. Елау тавышы шәһәр халкына да ишетелеп, алар хан йортына җыела башлады. Казанлылырның кайсылары русларны кырмакчы булып, кулларына ташлар алганнар иде. Ләкин Казан башлыклары аларга ирек куймадылар. Таяклар белән куалап, хан йортыннан өйләренә куып җибәрделәр [20]».

         Сөембикәнең йөрерлек хәле калмаганга, аны рус сугышчылары сарайдан күтәреп алып чыгалар. Үтәмешгәрәйне исә сарай кешеләре күтәреп бара. Сафагәрәй ханның кабере янына килеп җитү белән, Сөембикә Петр Серебряныйдан ире кабере белән хушлашырга рөхсәт сорый. (Сафагәрәй Казан мәчетләренең берсендә күмелгән була). Елъязмачы Сөембикәнең моң-зарын искиткеч шигъри рәвештә тасвирлый: «Әй сөекле падишаһым, үзеңнең яшь һәм матур бикәңне кабул итсәнә! Мине харап итмәсәнә! Минем матурлыгым илә дошманнар файдаланмасалар иде. Мин синнән аерылмыйм, көлке һәм мыскыл ителер өчен, телләре һәм диннәре башка булган ят җиргә китмим. Әй сөекле падишаһым! Кем анда килеп минем егълавымны басылдырыр, кем минем ачы яшьләремне туктатыр, кем минем җанымның кайгыларын таратыр, кем минем яныма килер? Миңа һичкем юк. Мин кайгымны кемгә сөйлим: угълыма сөйлимме, ул сөттән аерылмаган; атама сөйлимме, ул моннан бик ерак; казанлыларга сөйлимме, алар бит үз ирекләре белән ант итеп мине русларга бирделәр. Әй сөекле падишаһым Сафагәрәй! Ник син миңа җавап бирмисең, ни өчен үзеңнең сөекле бикәңнең ачы үксүен ишетмисең? Менә монда, ишек төбендә, мәрхәмәтсез гаскәрләр торалар, алар мине, ерткычлар кыр кәҗәсен алып киткән кебек, синең яныңнан алып китмәкче булалар.  Берчагында синең хатның булган, бөтен Казан падишаһлыгының бикәсе саналган кеше хәзерендә кызганыч тоткын, ярлы һәм арык кол булып калды… Мин хәзерендә егълый да алмыйм, күземнән яшьләрем дә чыкмый. Бетми торган ачы яшьләр белән минем күзләрем сукырайды. Күп кычкырудан тавышларым кысылды».

           Сөембикә иренең кабере янында ике сәгать чамасы була. Шуннан соң аны Казансу буена алып китеп, матур итеп бизәлгән хан көймәсенә утырталар. Елъязмачы күрсәткәнчә, Сөембикәне озатыр өчен, каланың бар халкы Казансу буена җыела: ире-хатыны, егете-кызы, олысы-кечесе – берседә өйдә калмый. Һ. Атласи язганча: «Таш кебек каты күңелләр дә йомшарып, кызгану яше күрмәгән күзләрдән дә яшьләр дә агар булды [1]».

         Сөембикә көймәгә керер алдыннан халык  белән саубуллаша. Халык та аның белән чын күңелдән хушлаша, Сөембикәне кызгануын белдерә. Озакламый көймәләр кузгалып китә. Елганың ике яры өстендә Сөембикәне саклап рус гаскәре атлый. Алар артыннан исә яр буйлап казан халкы аны шактый озата бара. «Сөембикә чиктән тыш акыллы вә шуның илә бәрабәр бик юмарт, шулай ук халыкның һәркайсына мәрхәмәтле булганлыгы өчен, анны Казаннан җибәрү халыкка бик кыен тоелды» [1].

          Сөембикә белән бергә аның бөтен байлыгын – алтынын, көмешен, чигүле ефәк киемнәрен, кыймәтле зөбәрҗәт ташларын, савыт-сабаларын, берничә зур көймәгә төяп, Мәскәүгә алып китәләр. Кайбер риваятьләргә караганда, Мәскәүгә  Сөембикәнең китапханәсен дә алып китәләр. Ә бу китапханәдә Казан ханлыгының бөтен рухи байлыгы тупланган була, диләр: бик  борынгы елъязмалар, дини һәм шигъри китаплар, кулъязмалар, кыймәтле чыганаклар. Бу китапханә дә эссез югала. Кайбер  тарихчылар фикеренчә, аны Иван Грозный кушуы буенча Мәскәү Кремлендәге ниндидер җир астындагы мәгарәгә яшерәләр.

           Мәскәүнең Казанны алуында Европа руханиларының да мәкере зурдан була. Алар Явыз Иванны мөселман татарларын юк итәргә кирәк дип котырта. Бу тәре походының бер чагылышы. Казанны алганда Германия, Англия инженерлары урысларга заман технологияләре белән шәһәрләрне җимерү ысулларын өйрәтә.

          Сөембикәнең соңгы еллары турында мәгълүмат бик аз сакланган. Ханбиәне Мәскәүгә алып киткәч, әтисе Йосыф мирза Явыз Иванга: “Зинһар, кызым белән улымны бир,” — дип үгетләп хат яза. Мәскәү башлыгы аңа: “Кызың яхшы шартларда яши, аны Шаһгалигә кияүгә бирдек, ул үзен бәхетле тоя,” —  дип җавап бирә. Сабые Үтәмешгәрәйне, аның кулыннан тартып алып, көчләп чукындыралар. Ул озак яшәми, бик яшьли үлә. Бәлки, аның үлемен тизләткәннәрдер дә. Сөембикәне исә Явыз Иван карт, ямьсез, сатлыкҗан Шаһгалигә (Шаехгалигә) хатынлыкка бирә. Сөембикә анда берәр ел яшәгәч дөнья куя. Аның үлеме ничек булганын күз алдына китерер өчен, Явыз Иванның Шаһгали исеменә язылган ярлыгыннан бер өзек китерик: «Бөтен Русьның падишаһысы һәм бөек кенәзе булган Иван Васильевичтан туганыбыз Шәех ханга. Исмәгыйль, Касай, Юныс морзалар  (Нугай морзалары) безгә язу җибәргәннәр. Сез, туганыбыз, безнең кушуыбыз буенча, Сөембикәнең борының кискән, аңа төрлечә зур сыйсызлыклар кылып (ягъни ач тотып), аны үтергәнче кыйнаган, дип Йосыф бәккә (ягъни Сөембикәнең әтисенә) сүз булды, дигәннәр. Шуның өчен Йосыф бәк безгә ачулана, илчеләр һәм сатучылар җибәрми». Ярлык 1554нче елның гыйнварында язылган. Сөембикә дә шул вакытларда ерткычларча үтерелгән булса кирәк. Дөрес, Явыз Иван үз «туганы», Шаһгалине ничек тә якларга тырыша. Әмма аның бу кыланышының ни өчен эшләгәне мәгълүм.

           Мәскәү патшасы котыртуы нәтиҗәсендә Нугай Урда халкы үзара сугыша. 1555нче елда Йосыф мирза һәм Мәскәүгә сатылган бертуган энесе Исмәгыйль мирза гаскәрләре арасында канлы бәрелеш була. Йосыф мирза үтерелә. Сөембикә яклаучысыз кала. Аны кайгыртучы булмый. Ханбикә 1556-1557нче елларда үлә. Аның кабер ташы сакланмаган.

           Ләкин Касыйм татарлары риваятьләре буенча, Касыйм шәһәрендәге ханнар төрбәсендә Сөембикә дә җирләнгән. Анда бик күп кабер ташларын ватып бетергәннәр, нинди таш тапканнар, барысын да шунда китереп тутырганнар. Ханнар төрбәсе икән, анда каберләр дә санаулы булырга тиеш. Берсе Шаһгалинең атасы Данияр, башкалары хатыннарының каберләре булырга мөмкин. Шаһгалиның балалары юк. Бер кабер ташында Бүләк Шатбикәм дип язылган. Татар галимнәре биредә Сөембикә җирләнгән дип фаразлый. Ташта 37 яшендә вафат булган диелгән. Бүтән мәгълүмат юк. 1520 елларда туып, 1556 елларда үлгән булса, Сөембикәгә туры килә.

          Бер җирдә дә Сөембикә шушы җирдә туган дип әйтелми. Ләкин Мамадыш районының Арташ авылында ханбикәне безнең авыл кызы дип әйтәләр. Аның турында төрле имеш-мимешләр дә сөйлиләр, имләүләр тексты да сакланган. Нугай Урдасы кабиләләренең Нократ елгасы тирәсенә килеп утыруы бик мөмкин. Аларның бу тирәгә килеп төпләнүләре XV гасырның икенче яртысында башлана.

         Сөембикә манарасы турында да кызыклы фактлар бар. Урыс архитекторлары һәм безнең Нияз Халиков, манара 1711-1720нче елларда салынган, диләр. Беренчедән, моны исбатлаучы бер документ та юк. Икенчедән, ул вакытта татарны басып алган урыска нәрсәгә кирәк шундый зур корылма төзеп ятарга? Ул күп чыгым һәм көч таләп итә. Казанда салынган барлык манарларга да документ бар, ә аңа юк. 1240нче еллар тирәсендә француз короленең вәкилләре Алтай якларында сәяхәт кылганда татарлар үлгәннәрнең каберләренә манаралар салдыра дип язып калдырган, рәсемнәр ясаганнар. Корылмада Алтын Урда архитектура традицияләре нык чагыла. Сөембикәнең «Хан каберенә кордырдым манара» дигән язуы да билгеле. Бу Сафагәрәй каберенә корылган манара дип фаразлана. Ул төзелгәндә шымчылар, татарлар сугышка әзерләнә, дип Мәскәүгә донос язалар. Сөембикә манарасы, аның төбе бүгенгә кадәр өйрәнелмәгән. Анда ике ишек бар, берсен ачсаң, манарага менәргә мөмкин. Ә икенчесе кая бара? Манарага исемне урыслар кушкан дип уйлыйбыз, татарлар аны хан мәчете манарасы дип йөрткән.

          Фаҗигале  язмыш, аяныч үлем… Менә ни өчен халык Сөембикә образын, поэтик риваятъләргә төреп, күңелендә саклый. Сөембикә манарасыннан тыш, Казанда Сөембикә исеме белән бәйләнгән тагын бер урын бар. Ул да булса – Сөембикә бакчасы. Риваятъләргә караганда, ул Урта Кабан буенда, хәзерге Архиерей бакчасында урнашкан булган. Сөембикә җәй көннәрендә бөтен  туган-тумачасы белән монда яшәгән, ял иткән. Бакчада нинди генә гөлләр, чәчәкләр, матур-матур үсемлекләр булмаган. Хәтта мәрмәрдән эшләнгән сыннар да булган, диләр. Ә куак – агачлар арасында тутый кошлар, боланнар йөргәннәр, имеш. Тарихчылар да бу урында ханнарның җәйге резиденциясе булуын таныйлар. Бәлки, бу урында яңадан Сөембикә бакчасын торгызырга мөмкин булыр?!

          Казанның берәр урамына да Сөембикә исемен бирергә иде. Кайсысына? Безнеңчә, Казан Кремьле урнашкан иң борынгы урамга бирергә мөмкин. Сөембикә ханбикә кайчандыр шул урамнан йөргән, шул тирәдә ире Сафагәрәй белән хушлашкан…

1.2. Халык авыз иҗатында Сөембикә образы

           Милләтебезнең асыл затлары халкыбызның күңелендә мәңге онытылмас хатирә булып яши. Кадерле ул-кызларының исемнәре  бәет һәм тарихи җырлар, легенда һәм риваятьләр булып татар халкы күңелендә саклана. Мәгълүм ки, бәетләр тарихи яки тормыш-көнкүреш вакыйгалары артыннан ук, ә инде сүз төрле сугышлар, баш күтәрүләр кебек зур вакыйгалар турында барса, шулар белән бер үк вакытта иҗат ителәләр.

           «Сөембикә бәете» – татар тарихының иң фаҗигале чорын чагылдырган халык әдәбияты җәүһәрләренең берсе. Бу бәет турында Г. Бәширов болай ди: «Шул көнне крипечдин чыгарып, Казанки суына еткәнче Казан музыкантларының уйнап барган моңлы маршы көенә язылган (бу) шигырьләр гүя Сөембикәнең үз агызындан сөйләнгән кебек тәрҗемәи хәледер».

           «Сөембикә бәете» тарихи бәетләр өчен хас традицион башлам – вакыйгаларның елын-вакытын күрсәтү белән башланып китә («Мең дә биш йөз унбиштә бу дөньяга килгәнмен» [27]). Ләкин ханбикәнең туган елы әле бүген дә билгеләнмәгән. Мәсәлән, Һ. Атласи Сөенбикәнең туган һәм үлгән  елларын билгесез дип яза.

           Ф. Урманче  «Сөембикә бәете»нең  «ХVI гасырның икенче яртысында иҗат ителгән дип кистереп әйтеп булмый», дип яза [31]. Галим бәет «гүзәл ханбикә вафат булып, берничә гасыр үткәч барлыкка килгән булса кирәк», дигән фикерне алга сөрә [31]. Ә бәлки ул берничә йөз ел буена, язма рәвештәме яисә күңелдә йөрепме төрле үзгәрешләр кичергәндер, еллар-гасырлар үткән саен, аның нигезендә яткан тарихи вакыйгалар, фактлар онытыла баргандыр. Бәетнең алдагы юллары әнә шул турыда сөйли                                  Казаннарга Кырымнан китерде бәне тәкъдирем        

                Казанның бер яшь ханы Җангали булды ирем.

            Сөембикәнең беркайчан да Кырымда булмаганы мәгълүм. Нишләп соң аны бәет Казанга «Кырымнан алып килә?» Нишләп бәет нугай халкын бөтенләй белми. Тарихчылар моны тарихи сәбәпләр белән аңлаталар.(Бәлкем авторлар «Нугайлар – Кырым ярымутравының төньягында Дон һәм Донецк бассейннарыннан һәм Азов диңгезеннән башлап Каспий диңгезенә кадәр сузылган җирләрдә яшәгән төркиләр [21]» дигән мәгълүматка таянганнардыр.)

            Сөембикә турындагы бәетләрнең  берничә варианты барлыгы билгеле. Әмма аларның кайчан барлыкка килүләре  турында фикер аныклыгы юк. Танылган фольклорчы Хәмит Ярми татар фольклорының, шул исәптән бәетләрнең борынгы үрнәкләре XVI гасырда язылган «Казан тарихы»нда сакланып калган дип исәпли. Менә бу материалларны да борынгы татар фольклорының язма чыганакларындагы кызыклы үрнәкләре дип санарга мөмкин.  Шуларның берсендә аның кыз чагы турында әйтелә:

                Сөембикә атым, нугай затым, кая минем хан дәүләтем,

                Сабый чагым, нурлы йөзем, морза кызы булган вакытым.

          Югарыда бәеттән китерелгән өзектәге тагын бер игътибарга лаек гыйбарә Сөембикәнең беренче иренә кагыла: аның хакында ханбикә «Казанның бер яшь ханы»,  ди.

           Бәет нигездә Сөембикәнең шәхси тормышы вә кичерешләре белән сугарылган булса да, илдәге иҗтимагый хәлләрне, зур тарихи вакыйгаларны читләтеп үтми. Бу еллардагы Казанның хәле турында бәет шулай ук кыска, әмма тарихи вакыйгаларның асылын аңлардай мәгълүматлар бирә:

                Дөньялары хафалы, заманалар буталды,

                Казанга күрше илләрдән падишалар күз салды.

           Күрше илләр дигәндә монда, бер генә ил – Мәскәү күздә тотылгандыр.

Чыннан да, 1536нчы елда, Сафагәрәй яңадан тәхеткә утыргач, Мәскәү белән Казан арасында сугышлар, вак-төяк бәрелешләр әледән-әле кабатланып тора. Әнә шул вакыйгаларны гомумиләштереп, бәет болай ди:

                Сафагәрәй вакытында күп булды сугышлар,

                Һәркайдан яу килгәчтин авыр булды сулышлар.

           Әйтелгәнчә, Казанга каршы яу ХVI гасыр урталарында тик Мәскәү кенәзлегеннән генә килә. Тик алар төрле вакыта төрле юллардан – Нижгар, Пермь, Нократ якларыннан киләләр. Бәеттәге «Һәркайдан яу килгәчтин» сүзләре шуны күрсәтә булырга тиеш.

           Сафагәрәй хан дәверендә Мәскәүнең бердәнбер теләге – Казан ханлыгын буйсындыру була. Сафагәрәй моңа кискен каршы торып Казанның милли һәм дини мөстәкыйльлеген тулысынча саклап кала.

                Ундүрт ел гомерем үтте Сафагәрәй хан белән,

                Казан шәһәре күңелсез юлда түккән кан белән.

                Шәһәр тышында сугыш, эчендә тулган афәт,

                Шул тынгысыз вакытта Сафагәрәем вафат.

          Сафагәрәйнең үлеме бәеттә бары бер җөмлә белән генә әйтелә. Бәлки, язучыларга сәбәпләре билгеле дә булмагандыр.

          Сафагәрәй һәлак булгач, Казан хуҗасыз кала. Ханбикә үзен ике ут арасында калгандай хис итә: бер якта – Мәскәүдәге Мөдһиш Иван, икенче якта – Казанның шул ук Мәскәү яклы түрә-морзалары.

                Мәскәү ханы Казанны алмакчы була үзенә,

                Казанлылар фетнә ача, карамыйлар сүземә.

          Сөембикә җитәкчелекне үз кулына ала. Яңа хөкүмәт төзи. Башлыгы итеп Кошчак углан билгеләнә. Сөембикәнең уңышлы адымнарына карамастан, ханлыкта ызгыш-талаш, хакимият өчен көрәш дәвам итә:

                Башкара алмыйм эшемне, тыңлата алмыйм кешене,

                Һәркайсы үзе белгән булып, йөреттеләр уртак эшне.

         Әнә шундый шартларда Сөембикәнең хәле чыннан да фаҗигале була.

                Морзаларга мин әйттем, Мәскәү белән белешек,

                Һичбер җәбер итмәсә, буйсыныйк та килешик.

                Тыныч торсак, күп еллар каннарыбыз түгелмәс,

                Мәскәү белән сәүдә кылсак, дәүләтебез кимемәс.

           Бәеттәге бу сүзләнең барысы да тарихи чыганаклар белән раслана алмый. Мәскәү берничек тә Казанны «җәберләми» тора алмаячак. Икенчедән, бәеттәге Сөембикә исеменнән әйттерелгән «буйсыныйк та килешик» сүзләре шактый шик уята. Балачактан ирек яраткан Сөембикә Мәскәүгә буйсынырга ризалык бирмәс иде [31].

           Бәетне шулай укып анализлап чыксак, шактый тарихи чыганаклар белән туры килмәгән урыннарга юлыгырбыз. Әмма әдәби әсәр буларак, шул вакытта тарихи да булуы, ханбикә турында безгә шактый мәгълүмат бирә. Укучы өчен теле камил, безнең телгә яраклаштырылган.

           Халык иҗатында сакланып калган «Сөембикә» риваятенең дә берничә язып алынган варианты бар.

            Риваять – тарихта булган һәм халык күңелендә яхшы сакланган вакыйгалар, тарихи шәхесләр һәм топонимик урыннар турында сүз алып  бара.

            Бервакыт Мәскәү патшасы Сөембикә рәсемен күрә дә гашыйк була. Илчеләрен Казанга Сөембикәне кияүгә сорап җибәрә. Сөембикә риза булмый. Мәскәү патшасы ачуы килеп: «Үз теләгең белән чыкмасаң, сугышып алам, ди». Җиде ел камап торганнан соң крепость стеналарын ваттырып, Казан шәһәрен ала. Сөембикә дошманының җиңүен күргәч, ире күмелгән мәчет манарасына менә дә, аска ташлана. Менә шуннан соң хан мәчетен «Сөембикә манарасы» дип атый башлыйлар [27].

           Күреп үтүебезчә, легенда, бәетләрдә ханбикәнең бөеклегенә, булдыклылыгына дан җырлана. Үзенә бер күрүдә үк гашыйк булалар. Димәк, ул бик чибәр. Дошманнарга сатылмый, үлемне артыграк күрә. Бәет, әлбәттә, әдәби иҗат. Сөембикә ханбикә турындагы фольклор әсәрләре XVI гасырның икенче яртысында ук мәйданга чыккан һәм халык арасында телдән дә, язма рәвештә дә киң таралыш алган. Гасырлар дәвамында бу бәет, риваять, тарихи җыр, мөнәҗәтләргә яңа тарихи мәгълүматлар, фикри катламнар, әдәби төсмерләр өстәлгән, аларның яңа вариантлары барлыкка килгән.  Кайчан язылуы да мәгълүм булмаган бу әсәрнең тарих белән туры килмәве табигый. Әмма халык авыз иҗаты әсәрләрен киләчәк буыннар нигези чыганак итеп файдаланалар.

ЙОМГАК

Кыска гына вакыт аралыгында Казан ханлыгы белән идарә иткән (1549-51), сәяси зирәклеге белән аны рус дәүләте экспансиясеннән саклап калырга тырышкан, халкыбызның горурлыгына, яшәешебезнең милли  символына әйләнгән гүзәл һәм акыллы ханбикә Сөембикә (1516-1554 дән соң) турында дөнья әдәбиятларында йөзләгән шигырь, поэма, хикәя, повесть, роман, сәхнә әсәрләре язылган. Сөембикә шәхесе һәм аның исемендәге манара турындагы хезмәтләрнең саны гына да бихисап.

Сөембикә образы, Сөембикәнең чибәрлеген дә, каһарманлыгын да, фаҗигасен дә тарихи-эстетик хәтерендә саклый, буыннан-буынга тапшыра. Сөембикә образында символик мәгънә – татар иленең мөстәкыйльлеге җимерелү-юкка чыгуы да, әмма ләкин киләчәктә аның яңадан торгызылачагына өмет-ышаныч та яшеренгән. Аның халык арасында популяр булуы, минемчә, әнә шунда.

ΧΧ гасыр башында татар халкы иҗтимагый – мәдәни яңару баскычына аяк баскач та, Казан ханлыгы һәм Сөембикә турында күп санлы тарихи хезмәтләр языла, аларда документальлек өстенлек итә. Халык арасында таралган риваятьләр, бәетләр, тарихи җырлар һәм мөнәҗәтләр кабат актуальләшеп, вакытлы матбугат битләрендә дөнья күрә, халыкның милли аңын тәрбияләүгә хезмәт итә башлый.  

1900 – 1918 нче елларда Сөембикә шәхесенә игътибар гаять дәрәҗәдә югары була. Кыска гына вакыт аралыгында  Сөембикә турында күп санда фәнни мәкалә, проза һәм сәхнә әсәрләре, шигырьләр  барлыкка килә. Бу чорда Сөембикә тарихи шәхес һәм әдәби каһарман булып кына калмыйча, татар халкының милли азатлык идеалларын үзенә  туплаган  символик образга әйләнгән.

Нәтиҗә ясап шуны әйтергә кирәк: Сөембикә образын легенда, бәеттә, шигырьдә, поэмаларда, хикәя, роман-кыйссаларда, пьесаларда күрергә мөмкин. Әмма әлегә кадәр безнең әдәбиятта Сөембикә хакында чын мәгънәсендә эпик-трагик поэма, тарихи трагедия, опера яисә балет иҗат ителмәгән.

Шигъри әсәрләргә татар халык җырларында киң таралган һәм халыкның чыннан да авыр язмышын чагылдырган «Идел ярларында сары камыш», һәркемгә мәгълүм «кара урман», «шомлы язмыш», «төнбоеклы күл», «ятып елар җирләр» кебек, чын мәгънәседәге традицион һәм халкыбызның авыр тарихына багышланган шигъри образлар тезмәсе килеп керә. Сөембикәне бөек итеп манара югарылыгына күтәрәләр.

Шулай итеп, Сөембикә образы татар халык авыз иҗатында үз урынын алган. Сөембикә ханбикә – гомумтөрки тарихның да бөек каһарманы. Аның мөкатдәс образы – төрки дөнья өчен гомумтөркичелек идеяләрен үзенә туплаган олугъ символларның берсе.

ФАЙДАЛАНГАН ӘДӘБИЯТ

1. Атласи Һ. Себер тарихы. Сөен-бикә. Казан ханлыгы / Һ. Атласи.–Казан: Татар. кит. нәшр.,1992. – 448б.

2.  Әгъләмов М. Иман тәрәз шакый / М. Әгъләмов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. – 126б.

3. Әхмәт Р. Таң илчесе / Р. Әхмәт. – Казан: Татар. кит. нәшр.,1996. –288б.

4. Әхмәтҗанов  М. Күктә йолдызлар, җирдә без бар / М.Әхмәтҗанов // Мәдәни җомга. – 1997. – №36. – 15б .

5. Әхмәтҗанов М. Сөембикә мәңгелек сагыш / М. Әхмәтҗанов // Шәһри Казан. – 2001. –13апрель.

 6. Әхмәтҗанов М. Сөембикәнең баласы бер генә булганмы? / М. Әхмәтҗанов // Мирас. – 2005.– №11. – Б.79-80.

 7. Әшрәфҗанов   Х. Язучы һәм тарих / Х. Әшрәфҗанов. –Уфа: «Китап», 1998. – 112б.

8. Вәлиев  Р. Кышкы учак / Р. Вәлиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. – 276б.

9. Вәлиев Р. Сүзләрдән дисбе / Р. Вәлиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. – 312б.

10. Вәлиев М. Учагың сүнмәсен / М. Вәлиев // Мәйдан. – 2005. –№4. – Б.124.

11. Галимуллин  Ф. Изге ният белән / Ф. Галимуллин // Казан утлары. –1987. – №12. – Б.157-161.

12. Ибраһимова С. «Казан мәликәсе Сөембикә»нең туу тарихы / С. Ибраһимова // Сөембикә. – 2000. – №10. – Б.3-7.

13. Мостафин  Р. Фаҗигале язмыш / Р. Мостафин // Ватаным Татарстан. – 2002. – 31май.

14. Рәмиева И. Казан тарихында Сөембикә / И. Рәмиева // Сөембикә. –2001.– №10. – Б.4-6.

15. Рәмиева И. Чорлар аша Сөембикә дәшә / И. Рәмиева // Сөембикә. –2003. – №2. – Б.14-15.

16. Рәмиева И. Рус, татар, төрек әдәбиятларында ханбикә Сөембикә образы. / И. Рәмиева. – Казан, 2009. – 244б.

17. Рәшитов  Ә. Автопортретка штрихлар /  Ә. Рәшитов // Казан утлары. – 1986. – №3. – Б.119-125.

18. Сатарова  А.М. Р. Хәмиднең «Актамырлар иле» трагедиясендә чор һәм герой концепциясе/ А. М. Саттарова // Милли мәдәният. – 2002. – №2. – Б.84.

19. Татар халык иҗаты / Сөембикә риваяте. – Татар халык иҗаты. –Казан: Татар. кит. нәшр. – 1984. – 432б.

20. Урманче  Ф. Гүзәл ханбикәнең ачы язмышы / Ф. Урманче // Ватаным Татарстан. – 1994. – 21декабрь.

21. Урманче  Ф. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный / Ф.Урманче // Ватаным Татарстан. – 1996. – 16 август.

22. Урманче  Ф. Идегәй. Нурсолтан. Сөембикә. / Ф.Урманче. –  Казан: Татар. кит. нәшр., 1997.  – 174б.

23. Урманче  Ф. Сөембикә бәете / Ф. Урманче // Казан утлары. – 1997. –№8. – Б.161-175.

24. Урманче  Ф. Сөембикә фаҗигасе / Ф. Урманче // Татар иле. – 1997. –№37. – Б.4-6.

25. Урманче  Ф. Гасырларны кичкән гүзәллек / Ф. Урманче // Казан утлары. – 2001. – №9. – Б.120-129.

26. Урманче Ф. М. М. Херасковның «Россиядә» поэмасында – Сөембикә / Ф. Урманче. –  Сөембикә-ханбикә. – Казан: Идел-пресс.–2001.–192б.

27. Урманче Ф. Сөембикә-ханбикә. Җыентык. / Ф. Урманче. – Казан: Идел-пресс. – 2001. – 403б.

28. Урманче  Ф. Чорлар, гасырлар илчесе / Ф. Урманче // Мәдәни җомга. – 2002. – 19апрель. – Б.11-19.

29. Фәхретдин Р. Сөембикә манарасы / Р. Фәхретдин // Ватаным Татарстан. – 1990. – 15июль.

30.  Фәхретдин  Р. Сөембикә / Р. бине Фәхретдин // Мирас. – 1992. –№10. – Б.27-28.

31.  Фәхретдин Р. Үтәмеш Гәрәй хан вә Сөембикә / Р. Фәхретдин // Мирас. – 2001. –№10. –Б.37-43.

32. Халык авыз иҗаты / Сөембикә риваяте. – Халык авыз иҗаты // Сөембикә. – 1997. –№10. –Б.9.

33. Хатипов  Ф. Мөлкәтебезне барлаганда / Ф. Хатипов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 381б.

34. Хатипов Ф. Күңелләрдә Сөембикә, Сөембикә… / Ф. Хатипов // Ватаным Татарстан. – 2006. –14 апрель.

    35. Хәмидуллина  Р. Каты бәгырьле кешеләр /Р. Хәмидуллина // Казан утлары. – 1991. – №5. – Б.123-127.

    36. Шәмси С. Корбанбикә / С. Шәмси // Сөембикә. – 1999. – №10. – Б.14-16.

    37. Ярми  Х. Татар халык иҗаты / Х. Ярми. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. – 209б.

метки: Соембикэ, Картинасын, Камиль, Ханбикэ, Картина, Гаилэсе, Буенча, Портрет

Сөенбикә. Казан ханлыгы идарәчесе (1549–1551)

Эчтәлек

Биографиясе

Сөембикә – нугай бәге Йосыф кызы, Казан ханы Җангалинең хатыны.

Җангалигә 1533 елда кияүгә бирелә. Аның үлеменнән соң (1535), Сафагәрәй хан хатыны.

1549 елда Сафагәрәй, идарәчелекне улы Үтәмешгәрәй ханга калдырып, кинәт үлеп китә; Сөембикә балигъ булмаган улы Үтәмешгәрәй ханның регенты вазифасын ала.

Сөембикә ханлык белән Кошчак бәккә таянып идарә итә. Кырымга йөз тоткан сәясәт алып барырга омтылуы белән Казан аксөякләрендә дә, рус хөкүмәтендә дә канәгатьсезлек тудыра.

Рус дәүләте белән хәрби каршылыкта тору (кара: Казанга рус дәүләте яулары) һәм аксөякләр арасында үзара килешү булмау сәбәпле, Сөембикә хөкүмәте Мәскәү яклы Казан аксөякләре тарафыннан бәреп төшерелә.

Сөембикә улын алып атасы тарафына, Нугай Урдасына качарга омтылыш ясый, әмма тотыла. Казанның яңа хөкүмәте һәм рус дәүләте арасында төзелгән килешү шартлары нигезендә Сөембикә һәм аның улы 1551 елның 11 августында Мәскәүгә озатылалар.

Соңрак ул Шаһгалигә кияүгә бирелә һәм Касыйм шәһәренә җибәрелә. Үтәмешгәрәй Александр исеме белән чукындырыла (1553).

Кайбер мәгълүматларга караганда, Шаһгали Сөембикәгә карата үтә кешелексез мөнәсәбәттә була.

Йосыф бәкнең патша Иван IV гә хатлар язып, кызын үзе янына кайтарырга тырышуы нәтиҗә бирми.

1554 елда Йосыф бәк фаҗигале төстә һәлак булганнан соң, Сөембикә исеменең сәяси һәм дипломатик әһәмияте юкка чыга.

Сөембикә образы

Сөембикә – дөнья тарихындагы мөселман идарәче хатын-кызларының иң беренчеләреннән санала.

Татар халкының тарихи хәтерендә Сөембикә ханбикәнең язмышы Казан ханлыгы фаҗигасе белән символик рәвештә бәйләнгән; аны тоткын итү һәм Мәскәүгә озату Казанның руслар тарафыннан яулануы, татарларның үз дәүләтләрен югалтулары белән тәңгәлләштерелә.

Сөембикәнең шәхесе, аның фаҗигале язмышы халык эпосында («Сөембикә бәете»), рус, татар, төрек язучылары һәм публицистлары иҗатында чагылыш таба.

Ханбикәгә багышланган иң беренче тарихи-публицистик хезмәт – Сөембикәнең романтик образы (сәяси мәнфәгатьләргә түгел, ә мәхәббәт, нәфрәт, көнчелек хисләренә буйсынып эш иткән зирәк, чибәр, әмма мәкерле хатын-кыз) тасвирланган «Казанский летописец» («Казан елъязмачысы», XVI йөзнең икенче яртысы) әсәре. Мондый чишелеш соңрак иҗат ителгән әсәрләргә дә йогынты ясый.

XVIII йөз – XIX йөз башы рус тарихи поэмаларында – М.М.Херасков, «Россияда» (1779), А.Н.Грузинцев, «Покоренная Казань» (1810), Г.Р.Державин, «Грозный, или Покорение Казани» (1814) – Сөембикә Казан символы рәвешендә, русларга каршы юнәлдерелгән «кара» көчләрнең үзәге, мәкерле, аяусыз, шул ук вакытта рәхимле итеп сурәтләнә.

5 стр., 2064 слов

Сочинение кол гали кыйссаи йосыф

… порывов влюбленных. Его аскетическая воздержанность — от чистоты человеческой. Дерзновенное новаторство Кул Гали, очевидно, выражается не в том, что он человека, выходца из демократических слоев, … многих странах мира. Для российских литераторов настоящее знаменательное событие — чествование поэта Кул Гали — также является общим праздником культуры. Мы глубоко убеждены, что подобные торжества …

XIX йөз башыннан рус тарихи драма һәм романнарында Сөембикә образы үзгәреш кичерә башлый, ул сәяси мәнфәгатьләрне шәхси хисләре хакына корбан иткән шәрекъ хатын-кызы сыйфатындагы романтик натура буларак тасвирлана – С.Н.Глинка, «Сумбека, или падение Казанского царства» (1806), М.С.Рыбушкин, «Иоанн, или Взятие Казани» (1814).

Соңрак, В.И.Лапинның «Взятие Казани» (1855) әсәрендә Сөембикә образын чынбарлыкка якынлаштырып, катлаулы һәм фаҗигале итеп күзаллау омтылышы ясала.

Татар тарих белемендә (Ш.Мәрҗани, Х.Фәезханов, Һ.Атласи һ.б.), романнар, шигъри әсәрләр, тарихи драмаларда (Г.Исхакый, М.Гафури, Ф.Әмирхан, Ф.Туйкин һ.б.) Сөембикә милли азатлык һәм рус баскынчылыгына каршы көрәш символы буларак сынландырыла.

Казан ханлыгы яуланыр алдыннан ул кичергән фаҗига халыкта азатлык өчен көрәшне дәвам итү ниятен көчәйтә. Татар әдипләренең романтик рухтагы әсәрләрендә (Ф.Әмирхан, Ш.Әхмәдиев һ.б.) татар ханбикәсенең идеаллаштырылган образы тудырыла. Татар халкының һәм Сөембикәнең уртак язмышы турында уйланып, Ф.Әмирхан ханбикәне «милләт анасы», «халык кызы» дип атый.

Татар әдәбияты аша Сөембикә образы төрек авторлары (И.В.Нәүрүзхан, Л.Каран, М.Кайа һ.б.) әсәрләренә үтеп керә һәм татар халкының милли сыйфатлары чагылышына әверелә.

1990 елларда иҗат ителгән татар тарихи прозасында – Р.Батулланың «Сөембикә» (1992), М.Хәбибуллинның «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный» (1992) романнарында һәм башка әсәрләрдә Сөембикә образында татар халкының баш имәс хөр рухы һәм ирек сөю сыйфатлары туплап бирелә.

Сөембикә исеме шәһәр топонимикасында (Казанда Сөембикә манарасы, Чаллыда Сөембикә проспекты һ.б.), вакытлы матбугатта («Сөембикә» журналы) мәңгеләштерелгән.

Кече планеталарның берсенә Сөембикә исеме бирелгән.

Чыганаклар

Катанов Н.Ф. Исторические песни Казанских татар // Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. 1899. Т. 15, вып. 3.

Казанская история. М.–Л., 1954.

Посольские книги по связям России с Ногайской Ордой. 1551–1561 гг. Казань, 2006.

Әдәбият

Газиз Г. Татар тарихы. Казан, 1922.

Атласи Һ. Себер тарихы. Сөенбикә. Казан ханлыгы. Казан, 1993.

Урманче Ф. Идегәй. Нурсолтан. Сөембикә. Казан, 1997.

Урманче Ф. Сөембикә ханбикә: җыентык. Казан, 2001.

Баженов Н.К. Казанская история. Казань, 1847.

Вельяминов-Зернов В.В. Исследование о касимовских царях и царевичах. СПб., 1863–64. Ч. 1–2.

Худяков М. Очерки по истории Казанского ханства. Казань, 1923.

Трепавлов В.В. История Ногайской Орды. М., 2002.

Исхаков Д.М., Измайлов И.Л. Введение в историю Казанского ханства. Казань, 2005.

История татар с древнейших времен. Казань, 2014. Т. 4.

Сочинение Помогите написать сочинение на тему соембикэ манарасы, на татарском языке

Сөембикә манарасы, легендар җиде яруслы авыш манара – Казанның архитектура символы. Аның ярусларының баскычлы сызымталарыннан һәм һавага омтылган очыннан Казанны барлык сурәтләрдә таныйлар.

Чынлыкта Сөембикә манарадан сикерми, ә Мәскәүгә алып кителеп, кияүгә бирелә. Ә Иван IV үз осталарына санаулы көннәрдә манара төзергә боерырга сәләтле кеше булса да, кагыйдә буларак, корылмалар ул чакта агачтан төзелә. Тарихчылар манараны XVII яки, хәтта XVIII гасырда төзелгән диләр, хәер, ул хан заманнарындагы элеккеге күзәтү манарасы урынына салынган дигән фараз да бар. Мәгълүматларны тәгаенлау мөмкин түгел, Кремль фәрманнары архивы заман тирәнлекләрендә өметсез югалган.

9 стр., 4489 слов

Проектная работа по татарской литературе «Татар халкының …

… чувашлар 3,4% ын ,ә башка милләтләр 4,2% алып тора. Татар халкы — республикабызның төп халкы. Ул төрле кабиләләр кушылуыннан барлыкка килеп, озын … әкне яшьләр җыйганда җыр, моң яңгырап торган. Татар халкының бу күркәм йоласы турында Әхмәт Фәйзи “Тукай” романында тасвирлап китә. “ Аннары … ңәшеп хәл кылганнар һәм бәйрәмне үткәрү көне турында базар көнне игълан иткәннәр. Шуның белән бергә, бер …

Манараның яшел очына кидерелгән «алтын» алма турында да бер риваять бар. XIX гасырның имеш-мимешләре, янәсе, алма алтыннан эшләнгән, ә аның эчендә татарлар өчен мөһим документлар бар дигән сүзләр губернаторны шул хәлгә китереп җиткергән ки, ул алманы алып эчендә нәрсә барлыгын ачыкларга боерган. Алма җиздән эшләнгән була, эчендә бернинди дә документлар табылмый. Анда искерүдән барлыкка килгән тишекләр губернаторга артефактны яңартырга сәбәп булса, татар җәмәгатьчелегенең җил алып киткән документлар иртәме-соңмы табылачак дигән ышанычын ныгыта.

Хәзер алмага ярымай урнаштырылган, ә 1918 елга кадәр ике башлы бөркет кидертелгән була.

Манара Кремльнең ныгытма диварларыннан ерактарак тора, ул беркайчан саклану корылмасы булмаган, күп еллар күзәтүче ролен үтәгән. Казанлылар күптән манарага күзәтү мәйданчыгы статусын кайтарырга телиләр. Башка бер бинадан да шәһәрнең тарихи үзәгенә мондый искиткеч манзара ачылмый.

Ләкин манараның авышу почмагы куркыныч тудыра: ул төньяк-көнчыгышка таба ике метрга диярлек авышкан. XX гасыр башында манараның беренче ярусына, матур булмаса да, җимерелүдән тоткарлаучы металл кыршау кидерделәр.

Хәзер манараның нигезе ныгытылган, манара үзе реставрацияләнгән. Сөембикә манарасына керергә ярамый, әмма тыелган булгач, аның диварлары кешене үзенә аеруча җәлеп итеп тора булса кирәк, эчендәге агач култыксаларга имза куярга теләүчеләр дә байтак. Диварлардагы граффитилар арасында ХХI гасырда төшерелгәннәре дә бар.

Казанлылар да, Татарстан башкаласын яратучылар да XXI гасырда манара керү өчен яңадан ачык булыр һәм максатчанлык, матурлык һәм чыдамлык символы булып калыр дип өметләнәләр.

Бервакыт Мәскәү патшасы Явыз Иван Сөембикә ханбикәнең гүзәллеге турында ишетеп, аңа димчеләрен җибәрә. Горур ханбикә урыс патшасына кияүгә чыгудан баш тарта. Явыз Иван үз теләгең белән чыкмасаң, мин сине яу чабып алам ди һәм ишле гаскәре белән Казанны камый. Сөембикә Казан халкын коткару өчен, урыс падишаһына җиде көндә күкләргә тиеп торган җиде катлы биек манара төзесәң, кияүгә чыгам, ди. Җиденче көн тәмамлануга патшаның осталары манараны төзеп бетерә. Шул чагында Сөембикә манараның иң югары катына менеп, аска ташлана. Гүзәл ханбикә урыс хөкемдары кулына төшәргә теләмичә, әнә шулай һәлак була. Халык горур кызы хөрмәтенә манараны Сөембикә исеме белән атап йөртә башлаган.

Башка бер риваятьтә манараны яраткан ире Сафагәрәй хөрмәтенә Сөембикә салдырган дип сөйләнә. Аның мәете манара янындагы таш төрбәгә салынган булган. Сөембикә иренең үле гәүдәсе янында еш булып, күз яшьләрен күп агызган. урыс елъязмачысы Сөембикәнең ире кабере белән хушлашуын менә ничек сурәтли: “Кайгы баскан ханбикә ире төрбәсенә керде, каберне кочаклап, канлы яшьләр түгеп, елый башлады: Бөек ханым! Сөекле хатының һәм улың белән ниләр булганын белмисең! Явыз урыс патшасы кулларына калдык. Аңа каршы торырга үземнең генә көч-гайрәтем җитмәде. Ярдәм итә алырлык беркем юк, сөекле ханым! Караңгы гүрләрдән чыгып, мине үзеңә ала, икебезгә бер кабер булсын! ” ханбикә ире кабере янында шулай үксеп озак елаган, хәтта аны алырга килгән гаскәр башлыгы түзмәгән, төрбәгә җыелган бар халык күз яшьләрен агызган. Соңыннан Казан халкы гүзәл, акыллы, игелекле ханбикәсен канлы яшьләр түгеп Мәскәүгә зурлап озаткан.

21 стр., 10300 слов

Болгар дэулэте турында

… 1229 елда Жаек (Урал) елгасы буенда болгар сакчыларының монголлар белән бәрелеше турында әйтелә. Кайбер соңгырак чыганакларда, … мәсәлән, XVI йөздәге «Казан тарихы» дигән русча язмада, татар тарихи чыганагы булган … ә тикшерелгән матди культураларның калдыклары көньякта Азов-Кубан буендагы болгар җирләрендә табьшган археологик истәлекләрнең материаллары бел …

VII сыйныфта картина буенча бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе эшкәртмәсе

план-конспект урока (7 класс) на тему

7 нче сыйныфта К.Муллашевның «Сөембикә» картинасы буенча сочинение язуга әзерлек дәресе эшкәртмәсе

Скачать:

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы

Боерган төп гомуми белем бирү мәктәбе

Сөйләм үстерү дәресе

Рәссам К.Муллашевның “Сөембикә”

дигән картинасы буенча сочинение язу

Эшне башкарды: Тукай муниципаль районы

Боерган төп гомуми белем бирү мәктәбенең

1 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Мулланурова Айсылу Мөдәррис кызы

Тема: Рәссам К.Муллашевның “Сөембикә”

дигән картинасы буенча сочинение язуга әзерлек.

Максат: Рәссам турында мәгълүмат бирү; Сөембикә ханбикә турында

белгәннәрен искә төшерү, сынлы сәнгатьтә һәм әдәбиятта Сө-

ембикә образына булган игътибар турында фикер алышу;

күргән һәм ишеткәнне логик эзлеклелек белән дөрес һәм матур

итеп яза белүләренә ирешү;

эстетик зәвык һәм халкыбызның бөек үткәне белән горурлану

Җиһазлау: Рәссам портреты, картинаның фоторепродукциясе,

“Сөембикә ханбикә” җыентыгы,

“Сөембикә” журналының аерым саннары:

2003-№10, 2006-№8-9, 2007-№3, проектор, рәсемнәр, презентация

Бәйләнеш: рус теле белән.

Алдан әзерлек эшләре: рәссам К.Муллашев турында мәгълүмат тупларга; Сөембикә турында өстәмә материал алып килергә.

Укытучы сүзе: Бүген безнең бик үзенчәлекле дәрес. Тактадагы рәсемгә игътибар итегез. Анда нәрсә язылган һәм ясалган?

Укучы: Анда мәкаль бирелгән: “Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк” диелгән.

Укытучы: Димәк, бүген без сезнең белән нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

Укучы: Сөембикә-ханбикә турында.

Укытучы: Әйе, укучылар, бүгенге тема Сөембикә-ханбикә белән бәйле.

– Укучылар, бүгенге дәрестә без татар халкының бөек үткәне, фаҗигале көннәре һәм һәр татарга якын булган ханбикәбез Сөембикә турында сөйләшербез. Кайчан яшәгән ул? Тарихыбызга кереп калырлык ниләр эшләгән? Әйдәгез, шул турыда сөйләшик әле. Сез аның турында ниләр беләсез?

  • Сөембикә 16 нчы гасырда яшәгән, Казан ханлыгының патшабикәсе булган.
  • Ул Йосыф морза кызы булган, аны Казан ханы Җангалигә кияүгә биргәннәр.

Укытучы : Дөрес, укучылар. Сөембикә- бер үк вакытта бөек тә, фаҗигале дә шәхес. Ул бер генә гасыр яшәп калган Казан ханлыгының чәчәк ату символы да, шул ук вакытта аның җимерелүе, юкка чыгу символы да. Шуңадыр, Сөембикә образы Казан белән аерылгысыз бәйләнгән. Казан дигәч, күпләребез Сөембикә манарасын күз алдына китерәбез бит. (Проекторда Казан кремле, Сөембикә манарасы рәсемнәре күренә.Слайд 1)

5 стр., 2360 слов

Кешелеклелек турында

… йләмгә өйрәтергә, кешеләргә карата әхлаклылык, кешелеклелек, туган җиргә, табигатькә мәхәббәт, гомумән, … ел саен призлы урыннар алып сөендерәләр. Сочинение бәйгеләрендә дә телебезнең байлыгын күрс … тәрбия кыла. Шуңа да һәр кеше укытучы була алмый. Укытучы һөнәрен тирә-юньгә яктылык, җылылык таратучы … соң, мине Арча педагогия училищесына китерде. Аннан соң Казан дәүләт университетының татар теле һәм әд …

Сөембикә образы инде менә ничә гасыр үзенең серлелеге, хатын-кыз буларак матурлыгы, ана булуы һәм Ватаныбыз тарихы белән бәйлелеге аркасында әдәбият һәм сәнгать вәкилләренең игьтибарын үзенә җәлеп итә. Сәнгатьтә Сөембикә образына мөрәҗәгать итү 20 нче гасыр ахыры – 21 нче гасыр башында аеруча күзгә күренә башлады. Моны илдә барган үзгәрешләр белән бәйләргә мөмкин, чөнки халыкның үзаңы уянды, без үзебезнең үткәнебез белән тирәнрәк кызыксына башладык. Ә моңарчы әлеге образга нәкъ менә рус рәссамнары игьтибар иткән. Мәсәлән, билгесез рәссамның 17 нче гасырда ясаган “Сөембикә ханбикә улы белән” дигән композициясе, рус рәссамы В.Худяковның үзе иң күренекле дип санаган картинасы һ.б.

Хәзерге заманда яшәүче һәм иҗат итүче рәссамнарның да Сөембикәгә карата булган кызыксынучанлыгы һич тә кимеми. Мисал итеп Илдар Әхмәровның “Сөембикә улы Үтәмешгәрәй белән” (1991) картинасын, Ә.Фәтхетдиновның “Сөембикә кабере”н (1997), Бакый Урманченың “Сөембикә”сен, Казахстан рәссамы Камил Муллашевның “Сөембикә ханбикә”сен (1997), Раушан Шәмсетдиновның “Үтәмешгәрәй хан һәм Сөембикә”сен (2005) һ.б. картиналарны китерергә мөмкин. (Укытучы сөйләгәндә, әлеге картиналарның репродукцияләре проекторда күрсәтелә.Слайд 2-6).

— Укучылар, ә менә безнең алда күренекле рәссам Камил Муллашевның “Сөембикә-ханбикә” дигән картинасының репродукциясе. Без бу дәрестә шушы картина буенча сочинение язарга әзерләнербез. Иң беренче эш итеп, без бергәләп якынча план төзик һәм шуның нигезендә сөйләшү алып барыйк:

Сез бу өлештә ниләр язарга уйлыйсыз?

а) Сөембикә кайда туган? Ул кем кызы? Ул ничек итеп Казан ханбикәсе булган? (Һәр сорауга җаваплар тыңлана)

б) Рәссам К.Муллашев турында кыскача мәгълүмат. Картинаның язылу тарихы.

а) Картинаның арткы планында ниләр күрәбез?

Җаваплар : Караңгы – соры күк йөзе, еракта Идел елгасы, Кремль стеналары күренә, димәк, бу – Казан шәһәре. Елгада көймәләр күренә. Диварда татар халкының символы-барс сурәтләнгән.

Укытучы: Алгы планда рәссам кемне сурәтләгән? Сөембикә ничек итеп сурәтләнгән?

Исламда аеруча хатын-кыз матурлыгына игътибар бирелә. Хатын-кыз чибәрлеге энҗе бөртегедәй ят күзләрдән саклана һәм тулысынча гаилә эчендә ачыла. Аның гүзәллеге тормыш иптәшен сокландыра, шатландыра. Сөембикә дә бик матур хатын-кыз. Чәчләре татар хатын-кызларына хас булганча, икегә аерылып, пөхтә итеп җыелган. Йөзе ак, матур. Чем-кара күзеннән сирпелеп торган нур аның йөзен, бөтен гәүдәсен балкыта. Сызылып киткән кыйгач кашлары үзенә бик килешеп тора.( Слайд 10-13)

Укытучы :Сөембикә турында тагын нәрсәләр беләсез?

Җаваплар : 1552 нче елның көзендә Явыз Иван, үзенең гаскәре белән килеп, Казан ханлыгын җимерә. Татарлар үз җирләре өчен бар көчләрен биреп сугышсалар да, җиңеләләр. Урыслар Казан ханбикәсе булган Сөембикәне, кечкенә улы Үтәмешгәрәй белән бергә, Мәскәүгә алып китәләр. Ханбикәнең китәсен белгән халык, шәһәр читенә җыелып, аны озатып кала. Бик күпләр яшь ханбикә өчен борчылып, аңа чит җирләрдә хәерле тормыш теләп, догалар укып кала. Тик, кызганычка каршы, Мәскәүдә аны бәхетле тормыш көтми. Явыз Иван аны җаны теләмәгән кешегә кияүгә бирә, ә улын, тартып алып, чукындыралар һәм Александр исеме бирәләр. Ул 22 яшендә үлеп китә һәм урыс патшалары күмелә торган урында җирләнә.

6 стр., 2646 слов

УЙНАШТАН ТУГАН. Асхия Костикова… | Авыл хатыны/Сельчанка | VK

… хатыны гына, Гаеп миндэ бит, Гаделем, калдыр мине, тап узенэ бала таба алырдай хатын, … ел буе очрашып йоргэннэр. Купме кешенен мэхэббэте шулай йори йори сунгэн. … кунеленнэн сызып ыргытты. Техникумны тэмамлагач, Казан тирэсендэге районга агроном булып эшкэ … басты. Гадел, упкэлэмэ. Мин сине якын итеп, яратып, синен намуслы булуына … хатын кайда яши, эйтмэссезме? Энисе белэн генэ яши иде бугай. Энисе …

Укытучы : Әлеге рәсемгә карагач, сезнең күңелегезгә нинди уйлар килә?

Җаваплар : Сөембикә бик горур булган. Авырлыклар алдында сыгылып калмаган, көрәшкән. (Бәеттән өзекләр уку).

Укытучы : Димәк, сез төп өлештә картинада сурәтләнгән патшабикә турында язачаксыз.

Укытучы: Ни өчен Сөембикә исеме мәңгелек?

Казан шәһәренең иң абруйлы урынында—Кремльдә—Сөембикә исеме белән бәйле манара бар. Сөембикә манарасы шәһәребезнең эмблемасына әйләнде. Ул—Казандагы милли архитектурабыз һәйкәлләренең иң күркәме һәм иң атаклысы. Шәһәребезгә килгән кунаклар аның мәһабәт һәм күккә ашып торган матур эшләнешенә сокланалар. Хәзер аның башында алтын ярым ай балкый. Ул 1990 нчы елның көзендә куелды. Аны Шамил Сәфәров җитәкчелегендәге осталар ясады.

Укытучы : Укучылар, йомгаклау өлешендә сез Сөембикә турында үзегезнең шәхси фикерләрегезне яза аласыз. Бигрәк тә Сөембикә белән горурлануыбыз, аның исемен мәңгеләштерү йөзеннән эшләнгән эшләр турында да язарга мөмкин. Бу турыда сез тагын ниләр беләсез?

Җаваплар : Бик күп санлы картиналар белән беррәттән, әдәбиятта Сөембикәгә багышланган әсәрләр бик күп язылды. Аларның барысын да диярлек яңа гына чыккан “Сөембикә ханбикә” җыентыгында күрергә мөмкин.

  • Скульптор Рада Нигъмәтуллина, Сөембикәгә багышлап, һәйкәл проекты эшләгән. (Рәсемен карау, фикер алышу).
  • Төрки халыкларның сәләтле балаларын җыеп, “Сөембикә варислары” дигән сәнгать фестивале уздырыла. (Бу турыда язылган газета-журнал материаллары белән таныштыру)

Укытучы : Җавапларыгыз өчен рәхмәт, укучылар. Халкыбыз үзенең батыр кызын онытмый. Без аның белән хаклы рәвештә горурлана алабыз.

V. Дәресне йомгаклау.

VI. Өйгә эш: сочинениене акка язып бетерергә.

  • Рассказ про сыроежку для 3 класса
  • Рассказ про сына дубровского 6 класс
  • Рассказ про сша на английском языке с переводом
  • Рассказ про сша на английском кратко
  • Рассказ про счастье короткий