Рассказы ач кузенне донья бу

Әдәби иҗат

Ач күзеңне: дөнья бу!

ХИКӘЯ

Ач күзеңне: дөнья бу!

Җиһангирның армия хезмәтеннән кайтып килеше.Татарстаннан артык ерак булмаган җирдә — Оренбург шәһәре тирәсендә ил алдындагы бурычын үтәде.
Поезд туган якка чаба. Аның тәгәрмәчләре тәгәрәвенә кушылып, уйлар йомгагы да сүтелә-сүтелә тәгәри.
Өйдә хәлләр ничек икән? Әнисе? Сеңелесе? Әтисе? Сөйгән кызы Закирә? Барысы да күз алдына килеп басалар. Менә камырлы кулларын ак тастымалга сөртә-сөртә әнисе каршы чыга. Сеңелесе Җәүһәрия дә оялып кына абыйсы кочагына кереп поса. Әтисе? Аны һич күз алдына китереп булмый: нинди хәлдә? Нинди кыяфәттә икән?
Сөйгәне Закирәнең берничә ай элек язган хаты Җиһангирның үзәген урталай кисеп, җәрәхәтенә бер уч тоз сипкәндәй итте. Бер җөмлә! Бары тик бер генә җөмлә егетне яралады: «Исерек Хәмбәл малаен көтәсеңме? дип миннән көләләр» дигән җөмлә! «Бик сагындым. Зарыгып көтә» кебек сүзләре томан эченә кереп, югалып, эреп беттеләр. Бу хатка каршы ул җавап язмады. Кыз аның күз алдыннан, күңеленнән төсмерсезләнеп, ямьсезләнеп, каралып юкка чыкты. «Исерек Хәмбәл малаен тиңсенмәсәң, башканы тап. Исерек малае булмаганны сайла» дип күңеленнән Закирә белән «әйткәләште».
Әтисенең эчеп йөргәнен Җиһангир белмиме әллә? Эчә шул, эчә… Үткән көннәргә борылып карасаң, эчә торган кеше түгел иде бит ул! Колхозда ат җигеп эшләде. Бригадир кая кушса, Хәмбәл шунда барды. Күндәм иде. «Фәлән абыйга такталарын алып кайтып бир». Алып кайта. Өстәлдә — шешә. «Фәлән әбигә утын кирәк». Утынлы итә. Өстәлдә — шешә. Салам була. Өстәлдә — тагын шешә! Менә шулай, сүз тыңлый-тыңлый, авылдашлары куйган «сыйны» бушата-бушата, Хәмбәл аракысыз яши алмас «дәрәҗәгә» күтәрелде, дөнья гамен-ямен югалтты. Кем гаепле? Әлбәттә, беренче чиратта муенында чүлмәк кадәр башы булган ир үзе! Икенчедән, авыл халкы: һәр эшләнгән эш өчен ник аракы куярга?
Әнисе улына язган хатларында әтисе турында ник бер начар сүз әйтсен! «Барыбыз да исән-сау. Әтиең эштә. Сеңелең «5»кә генә укый. Сине бик сагынабыз» кебек эчтәлектәге хатлар. Әнисенә кыен, бик кыен икәнен Җиһангир җаны-тәне белән тоя. Ә ул бер генә «кыек» сүз белән дә улын борчымады.
Җиһангирның әнисе — Мөнҗия — авылда хат ташучы, газеталар өләшүче булып эшли. Почтальон. Аның ике апасы бар. Алар өчесе дә — зур гәүдәле, көчле, куәтле хатын-кызлар. Йодрыклары да яңа туган бала башы хәтледер…
Җиһангир да, Җәүһәрия дә әниләренә булышалар: йөгерә-йөгерә газета-журналларны, хатларны өләшәләр.
Бер көнне, эшләрен иртәрәк бетергәнгә куанышып, өйгә кайтып керсәләр… Өйдә шәп-шәрә ике кеше йөри. Җәүһәрия, куркып, кычкырып җибәрә дә өйдән чыгып ук китә. Әнисе:
— Улым, ишек янында гына тор. Берсен дә чыгарма, — ди дә алга уза. Балаларына мондый оятсызлыкны күрсәтәсе килмәде аның.
Шәрә хатын тәненә халатын каплап өлгерә. Ир дигәне бүлмәгә кереп китә.
Әнисе теге хатынның беләгеннән кысып тота.
— Ир кирәк булдымы? Ник минем өйдә кыланасың? Ник черек, өстеңә ишелеп төшәргә торган өеңә чакырмыйсың? — дип кычкырып, ишектән хатынның артына тибеп чыгарып җибәрә. Аннары иренең элгечләрдә эленеп торган киемнәрен җыеп, иске сумкага сала. Җилтерәтеп, инде киенеп өлгергән Хәмбәлне алып чыга, кулына сумканы тоттыра, ишекне ачып куя:
— Дүрт ягың — кыйбла! Кая телисең — шунда атла. Ычкын! Элдерт! Бу өйдә башка эзең булмасын!
Җиһангир әнисенең тәвәккәллегенә, тиз генә бер карарга килеп, тегеләрне «очыртуына» ул вакытта шаккаткан иде. Ата кешенең авылдагы иң начар, иң әшәке, бозык, исерек сөйрәлчекне өйләренә алып кайтуы башка сыймаслык хәл бит! Кара инде син аны: үзе эчә, эзе эшләми, шуның өстенә… Исерек хатын да кирәк булган әле. Эшләмичә, әнисе җилкәсен кимереп ятучы «әти» дигән кешегә карата, Җиһангир күңелендә нәфрәт, җирәнү хисләре туды. Шушы хәлдән соң әнисе әтисен гафу итмәс дип уйлады ул. Ул кешене «әти» дияргә дә тел әйләнми: гаиләсен мыскыл итте, көлде, балалары каршында үзе дә көлке, җирәнгеч хәлдә калды. Бу кадәр оятсызлыкны акылына зәгыйфьлек килгән кеше генә эшли ала.
Атна-ун көн үткәч, мескен кыяфәттә, башын иеп, «ата» дигән кеше кайтып керә.
— Мөнҗия, гафу ит, гафу… Мин ачка үләм… Ашарыма бир, аннары чыгып китәм, — ди йонга баткан бәндә.
Йа, Аллам, аракы аркасында шушындый түбәнлеккә тәгәрәвен аңлыймы икән бу кеше дигәнең!? Гомер буе ач торганмыни: өч тәлинкә ашны чөмереп бетерде, турап-өеп куелган бер савыт ипи дә «ычкынды», итләр дә «очты». Адәм баласының ашказаны шуның кадәр ризыкны сыйдыра аламы? Әллә «безразмерныймы» икән ул? Шаклар катарсың, билләһи!
Җиһангирны бик гаҗәпләндергәне шул булды: әнисе гафу итте шуны! «Кеше булып туган бит инде. Кышка кырын урамда калдырып булмый», — дип, өйдә калдырды.
— Башка эчмим. Йорт-җирне карарга, төзәткәләргә кирәк, — дип сөйләнгән булды.
Кая ул! Бер-ике көн үтүгә, лыгыр исерек Хәмбәлне өйгә китереп ташладылар. Катып үлмәсен, янәсе.
Җиһангир хәтерли әле: армиягә китәр алдыннан булды бу хәл.
Иртән йокысыннан торгач, ата дигән кеше шкаф-тартмалардан нидер эзләнде, як-ягына каранды. Әтисен күзәтеп торган егет түзмәде:
— Нәрсә эзлисең? Сатарга яраклы нәрсә бар икән дисеңме? Менә без бар: безне сат! Йә үзеңне сат. Тирә-ягыңа кара әле: барлык гаиләләр тату, киңәшләшеп, гөрләшеп яшиләр. Ач күзеңне: дөнья бу! — дип кычкырды.
— Һи, молокосос, мине өйрәтергә иртә әле сиңа! Хәзер күзеңне ачам мин синең, малай актыгы! — дип, Җиһангирга сугарга килә башлады.
Ата каршына малай түгел, баһадирдай егет килеп басты. Кайчан үсеп өлгергән соң бу малай!? Атасының сугарга дип күтәрелгән кулын егет кысып, борып тотып алды да сыгылып-бөгелеп төшкән ирне диванга утыртты: мәктәптә көрәш түгәрәгенә йөрү юкка булмаган икән — егеттә көч, куәт барлыгын Хәмбәл дә сизде.
— Бүтән болай шаярма. Беребезгә дә кагыласы булма, — диде дә Җиһангир чыгып китте.
Поезд бара. Тәгәрмәчләр үз көйләренә җырлый-җырлый теркелдиләр.
Тагын бер күренешне искә төшереп, Җиһангир елмаеп куйды.
Шулай бер көнне сеңлесе белән мәктәптән кайтып кергәндә, әтиләренең телефоннан сөйләшүен ишеттеләр.
— Әйдә, кил. Бик тәмле аш пешердем. Тамак чылатып алырбыз. Аннары кети-мети уйнарбыз.
Балалар, аш ашыйбыз дип, тәлинкә тотып, газ өстендәге кәстрүлгә үрелделәр. Буш! Хәтта суы да юк. Әниләре — районда, җыелышта. Шулай аптырашып торганда, Җимеш апа — Мөнҗиянең апасы килеп керде.
— Атагыз кайда? — дип, җилләнеп-давылланып, караватта яткан Хәмбәлне тартып торгызды. Дәү гәүдәле ханым янында бройлер тавыгы тирәсендәге чеби кебек күренде Хәмбәл. Җимеш апа аны йомычка сыман җилтерәтеп кенә аякка бастырып куйды.
— Миннән көлмәкче булдыңмы? Ирсез хатынга ни әйтсәң дә ярый дидеңме? Сеңелне рәнҗетүең генә җитмәдеме? Менә монысы — үзем өчен… — Хәмбәлнең яңагына чалтырап җибәрде. Ир дигәнебез кечерәеп, бөрешеп калды. Үзенә сугарлар дип көтмәгән иде. Битен куллары белән каплагандай итте. Ә хатын көрәктәй кулы белән тегенең кулларын сыпырып төшерде.
— Балаларың өчен…
Җимеш апа кияү тиешле бәндәне чалт-чолт яңаклады. Яшен яшьнәгән тавышлар чыкты, мин сиңа әйтим…
— Ач күзеңне: дөнья бу! Әнә алмадай балаларың каршыңда…
Китәргә дип, ишек янына җиткәч, кире борылды:
— Тагын чакыр син мине. Бәлеш пешердем, диген. Пешерә белмәсәң дә… Килермен. Кети-мети уйнарга яраклы әйбереңне төбеннән кисеп алырмын да кулыңа тоттырырмын. Аванс булсын әле… — диде дә зур йодрыгы белән Хәмбәлнең күз тирәсенә «тартты».
— Җимеш апа, булды. Булды. Җитте, — дип, Җиһангир араларына кереп басты.
— Ярар, бу юлга җитеп торсын. Ә син бу алкашны яклама!
(Дәвамы бар).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

(хикәя)

Гөлфирәнең  егерме өч яшьлек кызы Флүрәне  соратып,  күрше авылдан  яучы  килде. Яучылар – булачак кияү  Илнурның   апасы   һәм җизнәсе, тәртибен китереп, бүләкләр, күчтәнәчләр алып килсәләр дә, хуҗабикә аларны, ачык йөз белән чәй куеп,  каршы алмады.   Әнисе белән яучылар арасында өтәләнеп йөргән Флүрәнең  дә, арадагы салкын киеренкелекне эретә алмыйча, күңеле төште. Энекәшләре бик үтенеп сораганга гына килгән  кунаклар,  кыяр-кыймас кына килү ниятләрен әйттеләр дә,  карашын читкә борып утырган Гөлфирәдән җылы ишетмәгәч,  гаепле кешедәй, кайтырга кузгалдылар. Алар капкадан чыкканда Гөлфирә соңгы сүзен әйтте: “Кызымны туганыгызга бирергә мәңге ризалыгым юк. Бу турыда беренче генә әйтүем түгел.  Сәбәбен кабатлап тормыйм, үзегез беләсез”.  
     Ул өйгә кергәндә  ялга гына кайткан  Флүрә  шәһәргә  китәргә дип әйберләрен җыеп йөри иде. Әнисенә күрсәтмәскә тырышып  кына борынын тарткалап йөргән  кызының бозылган кәефен яхшы аңласа да, Гөлфирә кызына эчендәген әйтми кала алмады: “Балам, ничек син үз әтиеңне үтергән кешенең баласына чыгам дип йөрисең? Шул Рафик  улы белән бәхетле булырмын дисеңме?  Шуның  аркасында  сигез яшьтән әтисез үскәнеңне оныттыңмы? Мәңге бәхиллегем юк!” Әнисенә каршы әйтеп өйрәнмәгән кыз ишетелер-ишетелмәс кенә: “Илнур гаепле түгел бит”,– дисә дә, Гөлфирәнең күңеле йомшармады.   “Башка кеше беткәнмени сиңа  тормышка чыгарга?” Гадәттәгечә, олы юлга хәтле ике чакрым араны кызын озатып барганда, Гөлфирә юл буена кызына тукый-тукый атлады: “Алар нәселе белән бәйләнергә  уйлама да. Бәхет күрмәячәксең”.  Әйтәсен әйтеп, кызын автобуска утыртып җибәргәч тә,  Гөлфирә тынычлана алмады.  Олы юлдан өенә табан атлый-атлый, хатын  авыр хәтирәләренә бирелде. Аның  бераз басылып торган  күңел яраларын   чакырылмаган кунаклар тагын кузгаттылар. Тагын җәрәхәтенә  учлап тоз салдылар…  Ни кирәк бу Рафик гайләсенә? Нигә алар, бәбкә алырга йөргән коршын шикелле,  тагын аның баш очында  бөтереләләр? Урман каравылчысы булып эшләгән  Рафик ире Кәбирне  мунча бурасына сорамыйча  агач кискәне өчен бер хаксызга атып үтерүен онытып буламы соң!  Үзе  ике-өч  ел төрмәдә утырып кайтса да, гаебен җуйганга санамый аны Гөлфирә. Бер буралык агач өчен кеше хәтле кеше үтерсен  әле! Төрмәдән туберкулез эләктереп кайтып, озак яшәмәгән Рафик, Гөлфирә ишетеүенчә, соңгы елларын бик интегеп кенә яшәп,  ходайдан үз җәзасын алды,  булса кирәк.  Шулай да, Гөлфирә яп-яшь кенә килеш ирсез калуы өчен, кызы Флүрәне ятим калдыруы өчен  бөтен бәхетсезлегенең сәбәбе булган Рафикны да, аның  нәсел-ыруын да кичерә алмады.   Менә садә күңелле,  тормышны белмәгән кызының ялгышуы гына!   Ярый инде, әнисе күрми-белми дип, яшьлек тилелеге белән очрашып та йөрсеннәр ди.   Тик ирен  атып үтергән Рафикның улына бердәнбер кызын бирергә мәңге   ризалыгы юк Гөлфирәнең! И Аллам, нигә очраттың шул дошманның улын  баламның юлларында?! Яратам дип, күзләре сукырайды балакаемның!.. 
     Гөлфирә капканы ачып ишек алдына узды. Кәбире, урыны оҗмахта булсын, ныгытып китте йорт-җирне. Куллары алтын иде мәрхүмкәйнең… Менә шушы җиргә сеңеп утырган  иске, җимерек  мунчаны сүтеп, яңаны  булдырам дип тырышып йөргәндә  әрәм булды яшь кенә башкайлары… Барма, зинһар, урлашырга дип ялварган хатынын тыңламады шул Кәбиркәе…Урлап тапкан малның игелеге буламы соң! Юк бит,  аңламады…. Башкайларын  йотты шушы  урман каравылчысы Рафик…   Булмас инде  хәзер яңа мунчасы да… Әнә ишелеп төшәргә тора.  Кирәкме соң инде ул хәзер?!  Менә инде улы йөри кызын бәхетсез итәргә! И Раббем, ниләр кылырга? Ничек коткарырга газиз баламны?..
     Авыл җирендә бик  озак сагышыңа бирелеп утырып булмый.  Гөлфирә, көченнән килгәнчә мал-туарына печән әзерләтеп,  кышкылыкка утын кистереп-ярдырып, бакча үстерә торгач, менә тагын көз дә якынлашып килә.  Ялга булышырга кайткан кызы, аръякта яшәгән сеңлесе Рәсимә  белән өчәүләп,  зур булмаган бәрәңге бакчасын ике көндә алып та бетерделәр.  Ни дисәң дә,  ир-атсыз тормыш җиңел түгел…  Илнурга кияүгә  чыгу турында  Флүрәсе башкача   сүз кузгатмады. Гөлфирәнең дә күңеленә, бәлки, кызы аңлагандыр дигән өмет  кереп, ул  әзрәк тынычлангандай  булды.  Тик шат, көләч йөзле кызының ничектер, үз эченә ябылып, йөзе-бите ябыгып, суырылып китүе генә бераз борчыды әнисен. Чирләп китмәсен балакай! Шәһәрдә эшләгән  эше дә  бик җиңел түгел.  Шәфкать туташы аның кызы.  Уфаның бер хастаханәсендә авырулар карый. Ни дисәң дә, җиңел эш түгел…
     Кызын шәһәргә озатып, дүрт-биш  ай чамасы вакыт үткәч, Гөлфирә аңардан хат алды:  “…Әни,  миңа Илнурдан башка яшәү юк. Каршы килмә, зинһар, никахыбызга. Үз балаңа бәхетсезлек теләмә, бир фатихаңны.  Безнең  күптән инде яратышып йөрүебез  сиңа сер түгел. Никахлашып,  туйсыз гына  бергә яши башладык.  Булдыра алсаң, кичер мине, әнием”. Гөлфирә бер тында  хатка күз йөгертеп чыкты да, лып итеп урындыкка утырды. Менә сиңа мә… Бәлки, ялгыш күрәмдер, дип, тагын кулындагы хатка күз төшерде. Нишлисең син, балакаем? Акылыңнан яздыңмы? Сихерләделәрме сине әллә? Ни кылырга белмичә югалып калган Гөлфирә, кызының хатын кесәсенә кыстырды да, аръякка сеңлесе Рәсимәгә чыгып йөгерде.  Сеңлесе, ярый,   үзе генә өйдә чак туры килде. Рәсимә, Флүрәнең кыска гына хатын укыды да, үзенә урын таба алмаган апасын көчләп диярлек чишендереп, чәй эчәргә утыртты.  Чәй кайгысы бармени? дип үрсәләнгән  Гөлфирә һаман ушына килә алмады: “Бүген үк, Уфага барып, никахларын бозам. Алып кайтам Флүрәне. Бирмим яшәргә”, – дип тузынды.      Төпле акыллы,  сабыр холыклы  Рәсимәсе, аның бу теләген хуп күрмичә, тыныч кына үз фикерен әйтте: “Апа, син анда барып кына берни дә кыла алмыйсың. Алар инде, үзара килешеп, ир-хатын булып яши башлаганнар. Ә балалары туса? Үзе ятим үскән кебек, Флүрәнең баласы да ятим үссенме?”  Гөлфирә алдындагы чәенә кагылмады: “Сиңа шулай әйтүе җиңел лә ул… Ничек мин иремне үтерүченең улын үз улымдай итеп кабул итим?!  Мин булдыра алмыйм”,  – диде ул,  башын куллары белән учлап. Рәсимәнең дә тамагына чәй үтмәде.  Бераз уйланып торды да: “Апа, ә уйлап карасаң Илнурның бер гаебе дә юк бит”, –  дип, Гөлфирәнең күзләренә карады. Иң якын туганының һәр карашын  бер сүзсез  аңлаган Гөлфирә бу карашта,  әйдә кичерик, баланың бәхетен аяк чалмыйк, дигән мәгънәне  укыды.  “Флүрә башсыз бала түгел. Үз бәхетен үзе сайлаган. Ишеткәнемчә, Илнарны да  бик акыллы егет дигән булалар…” – үзалдына уйлангандай дәвам итте Рәсимә –  Нишлисең, апа, дөнья бит бу… Миңа сине өйрәтәсе юк. Ниләр булмый бу дөньяда…” Гөлфирә өенә бик соң гына кайтты.  Мал-туарын да юньләп карарга кулы күтәрелмәде  аның бүген.  Караңгы төшкән ишек алдында бераз бәргәләнеп-суккаланып йөрде дә, түшәгенә кереп ауды. Ничек аңларга сине, кызым?.. Бервакыт та  минем сүздән чыкмадың. Әниеңнең фатихасыннан башка ничек яшәргә уйлыйсың соң син?  Бер үзем интегеп  үстергән кызымнан да яздыммы икәнни? Син яраткан кешең белән яшәрсең лә ул, кем булса да.  Ә мин ничек, кодагый дип, аның әнкәсенә эндәшә алам? И бала, бала… Үстерүләре берни булмаган икән сине! Менә хәзерге күрсәтүләрең! 
      Иртәгәсен иртән   туганы  янына сеңлесе  Рәсимә чыкты. Тагын бер кат утырып уйлаштылар, сөйләштеләр. Бергә-бергә  ишек алдында малларын карап йөргәндә,    өй алдына урам ягыннан  зур гына йөкле машина килеп туктады.  Фәлән-фәлән кешенең йорты шул буламы? дип, аныклагач,  өч ир-егет, зур капканы ачып, ишек алдына  бүрәнә,  идән-түшәм такталары, түбәлек материал ташый башладылар. Берни  дә аңламаган Гөлфирә, ялгыш китергәнсез, дип егетләрнең артыннан  ияреп йөргән арада,  Рәсимә шофер янына барып, бу хәтле материалның кайдан, кемнән икәнлеген сорады. “Кызы белән киявеннән  әзер мунчалык…” Һушына килә алмыйча, ни көенергә, ни сөенергә белмәгән апасын Рәсимә тынычландырырга тырышты: “Яхшылык белән өеңә керәсе килгән егет турында ничек яман уйларга инде…” – янәсе. Гөлфирәнең башында барысы да буталды.  Кичә кызы язган яңалык аны аяктан ега язды. Бүген менә бу мунча… Бу  ни хәл бу? Акылыңнан язмас җиреңнән язарсың! Юуук, барып аңлашырга кирәк кызы белән. Ничек өйдә түзеп утырмак кирәк?  Ул, шул көнне үк җыенып,  Уфага юл тотты. Кызы соңгы хатында күрсәткән адрес буенча эзләп тапканчы, кич җитеп килә иде инде.  Ишекне таза буй-сынлы, акыллы карашлы егет ачты. Гөлфирәгә  югалып калгандай бер тын карап торды да: “Исәнмесез… Әйдәгез үтегез”, – дип үтәргә чакырды. Гөлфирәнең бусагада кыяр-кыймас кына торганын күргәч, артына борылып, корсагы  ярыйсы гына очланып килгән  хатынына эндәште: “ Флүрә, әни килгән!..”

Беренче бүлек
    Фәргать – күп балалы гаиләдән. Сигезьеллык белем алгач, бәхетле киләчәк эзләп, чит төбәктәге эшчеләр поселогына китәргә карар кылды ул. Үсмерне тимер юлчыларның ремонт бригадасына төрле хезмәтләр башкаручы итеп эшкә кабул иттеләр. Тимер юлчылар тулай торагыннан урын да бирделәр үзенә.  
    Ремонтчылар бригадиры – Сания исемле сөйкемле татар кызы. Яшь булуына карамастан, үз эшенең чын остасы саналган кыз ир-егетләр коллективы белән оста җитәкчелек итә. Фәргатькә, бригадада бердәнбер татар булгангамы, һәрчак ярдәм кулы суза, аның егеткә аерым мөнәсәбәтен әйләнә-тирәдәгеләр дә тоя. Кыз яшь эшчене һөнәр нечкәлекләренә: төрле эш коралларыннан файдаланырга, компрессорны эшләтеп җибәрергә һәм сүндерергә, юл билгеләрен аңларга һәм аларны кайсы вакытта, ничек файдаланырга өйрәтә. Ярты ел эчендә Фәргать күпмедер дәрәҗәдә тәҗрибә туплап, өченче разрядлы белгеч дә булып куйды.  
    Саниягә ничә яшь икән? Зифа буй, нечкә бил, озын кара толымнар һәм зәңгәр күзләр – чибәр бит! Бизәнми, әмма модадан калышмаска тырыша. Күп кенә ир-егетләр аңа күз сала, дуслашырга тырыша, әмма аның җавабы бер генә: «Ачкычың ярамый, бушка вакыт үткәрәсең!» Сания үзе дә ун ел элек яшь баласы белән әлеге поселокка килеп урнашкан иде. Уналты яшендә аны үзеннән шактый өлкән берәүгә алдап кияүгә биргәннәр. Соңрак, ирнең тагын бер гаиләсе булуы ачыклангач, кызын алып, качып киткән. 
    Максатчан һәм тырыш Сания эш табып һәм баласын мәктәпкә урнаштырып кына калмый, тимер юл техникумына читтән торып укырга да керә. Һәм менә ул хәзер дипломлы белгеч һәм, һич арттырусыз, тимер юл бүлегендә иң дәрәҗәле бригадир. Хезмәт хакы да югары, ул чорда һәр ир-егет тә өч йөз сумлык эш таба алмый. Торак-көнкүреш комиссиясе аның гаилә хәлен карагач, дүрт фатирлы йорттан зур аш бүлмәсе һәм верандасы булган ике бүлмә бүлеп бирә. Йорт каршында җир участогы да бар. Авыл кызы җирдә казынырга бик ярата, кышка бәрәңге, яшелчәләр әзерли. Җәйге ял көннәрендә өйдә кул кушырып утырмый, кызы белән җиләк җыя, төрле кайнатмалар ясый. Барысы да үзеңнеке булгач, сатып алырга кирәкми.
    Дөрес, яшьлек елларының ялгызлыкта үтүе, янәшәсендә тормыш юлдашының булмавы гына йөрәген әрнетә. Әлбәттә, ир-егетләр аның белән якыннанрак танышырга омтылышлар ясый, әмма кыз алар арасында җанына якын булган, күңелен дулкынландырган кешене тапмый. Тик менә… Фәргатьнең поселокка килүе генә көтмәгәндә аның күңелендә ниндидер аңлаешсыз хисләр тудыра, көйләнгән тормышына буталчыклар кертә.
    Фәргать тә җитәкчелек күзлегеннән яхшылар рәтендә йөри, үз һөнәренең барлык нечкәлекләрен тырышып үзләштерә. Кичке мәктәптә урта белем алды. Хезмәт хакы яхшы, заманча киенә. Ит, бәрәңге һәм башка ризыкларны авылдан китерәләр – әти-әниләре ярдәм кулы суза. Эшкә абыйсыннан калган «Иж-Юпитер» мотоциклы белән йөри. 
    Тимер юл ремонтлаучыларның эше күчеп йөрүләр белән бәйле һәм алар һәр көнне төрле урыннарда була. Ашарга да үзләре белән алып киләләр: кемдә нәрсә бар, бер гаилә кебек, шуларны тиз-тиз әзерләнгән уртак табынгаә куеп, төшке аш белән сыйланалар. Сания табынны үзе көйли. Ремонтчылар билгеләнгән бурычны вакытында үти алмаган очракларда, аны эштән соң калып тәмамларга туры килә. Бу тимер юлга хезмәт күрсәтү кагыйдәләрендә төгәл язылган, чөнки һич кенә дә поездлар хәрәкәте графигын бозарга ярамый. Мондый вакытларда Сания иң тәҗрибәле һәм җаваплы эшчеләргә таяна, алар арасында, һичшиксез, Фәргать тә була. 
    Буш вакытларында егет тә Саниягә булышкалады, өендә, бакчасында эшләде. Сания исә атнага бер тапкыр Фәргатьнең бүлмәсен җыештырып, тәртипкә китерде, киемнәрен юды. Күңелләрендә туган хисләрнең бер-берсенә тынгы бирмәвен алар икесе дә аңлый. Әмма ни сәбәпледер, моны бер-берсенә әйтә, аңлаша алмадылар.
    Фәргать машина йөртүчеләр курсын тәмамлаганда, Санияне участок мастеры итеп билгеләделәр, кызы Сәрия сигезенче сыйныфны тәмамлады. Үсеп киткән кыз йөреше, сөйләшүе, гәүдәсе, озын чәчләре, зәңгәр күзләре, нечкә биле белән тач әнисенә охшаган. Фәргать аны мотоцикл йөртергә өйрәтте, хәзер Сәрия егетләрдән калышмый – мотоциклда бик оста җилдерә. Әгәр бензин бетсә, кыз Фәргатькә үз итеп: «Федя… бензин кирәк», – дип кенә әйтә. 
    Октябрь инкыйлабының чираттагы еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә Сания үзенең туган көнен билгеләп үтәргә җыенды. Өчәүләшеп шәһәр кибетләрендә йөреп кайтырга булдылар. Эштәге дусларны, күршеләрне санап, исемлек төзелде: озын килеп чыкты, кырыкка якын кеше җыелды. Туган көнгә Фәргатьнең туганнары да килергә тиеш иде. Залдан мебельне чыгардылар. Кул астында булган такталардан өстәл-урындыклар ясалды: авыл егете балта эшен дә оста белә иде шул. Әтисенең ышкы, пычкы кебек артык эш коралларын ул күптән поселокка алып килгән иде, менә, эшкә ярадылар. 
    Мәҗлескә дип авылдан өч машина белән килделәр. Өченче  машинаның ишекләрен ачкач егет бер мизгелгә югалып калды – анда әтисе белән әнисе утыра иде. Авылдан килгән килгән кунакларны түргә утырттылар. 
  Тантананың сәбәбе игълан ителде, котлаучылар сүз алды, тостлар яңгырады. Сания үзенең мөлаемлыгы, эчкерсезлеге, ниндидер эчке һәм, әлбәттә, тышкы матурлыгы белән барысын да әсир итте. Аның янында утырган Фәргать хәзер инде гади авыл егетеннән нык аерыла: галстук таккан, Сания белән бергәләп унлаган кибеттә йөреп сайлап алынган костюм кигән фырт егет. Кәефе дә күтәренке: чөнки бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде. Шул арада «артык кызган» бер кунак, кайда утырганын онытыпмы, ә бәлки, Сания белән Фәргатьнең бер-берсенә ягымлы карашып алуларын күрепме, бөтен залга ишетелерлек итеп: «Әче!» дип кычкырды. Сүз куешкандай, кунаклар да аңа кушылды, барысы да: «Әче! Әче! Әче!» – дип кабатлады. Сания белән Фәргать югалып калган хәлдә торып бастылар һәм гомерләрендә беренче тапкыр үбештеләр. Фәргатьнең йөзе пешкән алма кебек кызарды, ул туган көнгә дип килгән һәм көтмәгәндә туйга әверелгән тантанада утыручы әти-әнисеннән, туганнарыннан, кунаклардан оялды.
    – Йә, нәрсә эшлисең инде, – диде әтисе, – безнең өчен көтелмәгән вакыйга. Улыбызга да гаилә тормышына керергә вакыт җиткәндер. Булачак киленне бүген беренче тапкыр гына күрдек. Әмма ул кунакчыл, йорт җанлы, һәм кайсыдыр сыйфаты белән безнең туганнарга охшаган. Бәхетле булыгыз, хәерле сәгатьтә!
    Гармунчы тиргә батып әле җыр, әле бию көйләрен уйнавын дәвам итте. Азактан барысы бергә: «Чакырырга онытмагыз, бәбәй туегызга да» – дип, кушымта саен кабатланган танылган туй җырын суздылар.
    Кунаклар таралышканда яктыра башлаган иде инде. Сания белән Фәргать өстәлне бераз җыештыргач һәм ерактан килгән кунакларны йокларга яткыргач, бер-берсенә серле карашып алдылар. Бик арысалар да, тулай торакка юл тоттылар. 
    Фәргать бүлмәсен Сания ике көн элек кенә җыештырган иде. Әйтерсең лә, күңеле белән биредә беренче никах төнен үткәрәчәкләрен сизгән. Икесенең дә йөрәкләре чыгардай булып типте, урам якка караган тәрәзәләрне томалагач, бүлмәгә серле караңгылык иңде, алар юл уңае чишенә-чишенә бер-берсенең кочакларына ташланды. Иң кирәкле сүзләр инде күптән әйтелгән, көтү белән яшәгән тойгылар иреккә җибәрелде…  
    Икенче көнне кунакларны озатканда Саниянең чыгарылыш сыйныфта укучы кызы Сәрия генә күренмәде. Кичен дискотекага киткән җиреннән кайтмаган да ахры. 
    Фәргать белән Сания өстәл артында үзләрен беренче тапкыр чын-чынлап ир белән хатын итеп тойды. Алар кунакларны сыйлады, шаярды, көлде. Хәзер Сания фатирында алар өчәүләшеп яшәячәк, хатын узган ел йокы бүлмәсен ике кечкенә бүлмәгә бүлде, ишекләр куйды. Әгәр Фәргать шулай яхшы гына эшләвен дәвам итсә, бәлки, тимер юлчылар өчен төзелә торган биш катлы яңа йорттан аларга да фатир бирерләр.
    Бераздан ишектән Сәрия атылып керде. Өс киемнәрен сала-сала:
    – Йә, туган көн ничек? Ә менә мин күршеләрдән, безнең өйдә туй, дип ишеттем. Әни, Фәргать абый, бер дә дөрес түгел, әмма мин сезне барыбер котлыйм! – дип, бүлмәсеннән чәчәк букеты алып чыгып, алар алдына куйды.     Саниянең йөрәгендә ниндидер тынгысызлык тойгысы барлыкка килде. Нәрсәдер җитеп бетмиме, әллә артыкмы шунда. Кызы аңа үпкәләдеме? Тик нәрсә өчен? Әллә моңа ул шаяртып «Федя» дип йөрткән Фәргать гаеплеме? Туйны кыздан рөхсәт сорамыйча ясагангамы? Әнә кызы тагын каядыр җыена. 
    – Син яңадан кая җыенасың, кызым? – дип сорарга да өлгермәде, Сәрия, үз бүлмәсеннән тиз генә атылып чыкты да, залга карап: «Барыгызга да сәлам, чао!» – дип урамга йөгерде. Беркемгә дә сер бирмәскә тырышты хатын, әмма аның күзләре нигәдер көлми, кыз артыннан хәвефле һәм сораулы карап калганнар иде.
    Сания кызы белән сүзгә килүе турында Фәргатькә бер сүз дә әйтмәде. Кочаклашып үбешә-үбешә тулай торакка – таныш бүлмәгә килеп җитүләрен сизми дә калдылар. Ширбәт ае дәвам итте, яшьләр мәхәббәтнең бөтен шатлыкларын тоеп, арып-талып йокыга талды.
    Их, мәхәббәт! Нинди генә михнәтләр кичерсәң дә, озак көтү белән үткән еллар аша, ул барыбер үзенекенә ирешә, Аллаһы Тәгалә ир белән хатынны, мөгаен, шуның өчен яраткандыр да…
    Хуҗалар әйләнеп кайтканда, кунаклар йокыларыннан торып, китәргә әзерләнә башлаганнар иде. Тиз генә табын хәстәрләп, чәй эчәргә утырдылар. Сәриянең икенче көн өйдә кунмавын белсә дә, Сания дәшмәде. Кунаклар тиз генә капкалап алдылар да, юл кешесенең юлда булуы хәерле дип, юлда булдылар. 
     Ул да түгел, курткасын җилкәсенә генә элеп, Сәрия кайтып керде. 
    – Кызым, син бүген дә күршеләрдә кундыңмы? Безне кисәтергә авыр идемени? – диде әнисе, үпкәләп. Сәрия, бер сүз дә дәшмичә, бүлмәсенә кереп китте, башыннан ук одеял белән капланып, тынып калды.
    Фәргать ишегалдына чыгып, кулына себерке алды. Чиләкләрне, иләкне, мунча ягарга әзерләнгән такта кисәкләрен урыннарына куйды. Ял көне булуга карамастан, эшкә барып килергә булды. Чөнки ул хәзер тимер юлчылар мастеры ире. Фәргать анда беренче генә көн эшләми бит, хатынының эш урынына кереп чыгарга, график буенча эшләгән кизүләрне тикшерергә кирәк. Саниягә җитәкчелек тарафыннан шелтә эләгүен теләмәде.
    Әйе, бу бәйрәм көннәрендә Сания белән Фәргатьнең тормышында көтелмәгән үзгәрешләр булды. Ә иртәгә барысына да эшкә: Саниягә сәгать җидегә өлгерергә кирәк, нәкъ шул вакытта селектор киңәшмәсе башлана, Фәргатькә сигезенче яртыда да ярый. Ул әле икәүләшеп бер йорттан чыгып китәргә ничектер ояла иде. 
    Сәрия, әнисенең эшкә китүен белепме, яки аның белән очрашырга теләмәгәнгәме, сигезенче яртыда гына үз бүлмәсеннән чыгып, мәктәпкә китте. Аның быел имтиханнар тапшырасы бар бит.
    Эш көннәре айларга әверелеп, бер-бер артлы үтә торды, хәзер инде Сания белән Фәргать бергәләшеп эшкә йөрергә күнекте. Сәриянең генә әнисе белән мөнәсәбәтләре җайланырга ашыкмады. Кыз күп сөйләшми, мәктәптән дә, дус кызлары белән кичке сәяхәтләрдән дә мөмкин кадәр соңрак кайтырга тырыша. Өйдә күпчелек очракларда бүлмәсеннән чыкмый, әнисе һәм Фәргать белән бер өстәл артына утырмау җаен карый, өстәлдән үзенә кирәкле ризыкны алгач та, бүлмәсенә кереп китә.
    Яңа ел бәйрәмнәрен кыз авылда, әнисенең туганнарында үткәрергә теләвен белдерде. Сәриясенең әнисе яныннан беркайчан да ике атнага киткәне юк иде, шуңа күрә Сания аның бу теләгенә каршы чыкты:
    – Ике-өч көнгә мин риза, ике атна күбрәк булыр. Сиңа имтиханнарга да әзерләнәсең бар!
    – Әни, мин кечкенә түгел инде, кайбер нәрсәләрне үзем хәл итәргә хокукым бар, китапларны да үзем белән алам, – диде Сәрия. Әнисе моңа каршы килә алмады. Гыйнварның уннарында гына әйләнеп кайтты ул. Ул кергәндә Фәргать өйдә үзе генә, эш киемнәрен чистартып утыра иде. 
    – Сәлам, «Федя әти», сезнең хәлләр ничек? Димәк, сез хәзер ирекле кеше түгел, сезнең йөрәгегез дә бәйле, әйеме? 
    Фәргать югалып калмады:
    – Йөрәгем, бәлки, ирекле түгелдер, әмма минем күңелем һәркем өчен дә ачык, – дип җавап кайтарды.
    Сәрия, яңа кыска халат киеп, аш бүлмәсенә чыкты, төшке ашка үзенә ниндидер ашамлык әзерли башлады. Аннары:
    – Менә миңа әнинең туганнары Яңа елга халат бүләк иттеләр, ничек, сиңа ошыймы? – дип Фәргать алдында әйләнгәләп алды.
    Фәргать тә кичә генә авылдан килгән егет түгел, йокы бүлмәсенә кереп ятса да, ул ачык ишек аша әле анда, әле монда йөренгән Сәриянең кыска халат аша ялтыраган шәрә ботларына күз салгалады. Әмма эштә арылган ахры, йокыга киткәнен сизми дә калды. 
    Ир ана белән кызның гәпләшкән тавышларына уянды. Урыныннан торгач, аш бүлмәсенә кереп, Санияне үбеп алды. «Ә мине?» – диде Сәрия һәм урындыгыннан торып, Фәргатькә таба атлады. Кызның да битеннән үбәргә туры килде. Алар беренче тапкыр бер гаилә булып табын артында утырдылар, сөйләшә-сөйләшә чәй эчтеләр. 
    …Фәргать белән Сания элеккечә эшкә йөрде, ә Сәрия, дәресләрдән соң калып, имтиханнарга әзерләнде. Ана белән кыз, өйдә икәүдән-икәү генә калгач, чыгарылыш кичәсенә нинди күлмәк тектерү, нинди аяк киемен сатып алу мөмкинлеге турында уйлашты, кайсы уку йортын сайлау, нинди институтка керү турында бөтен нечкәлекләренә кадәр фикер алышты. Сәриянең моңа кадәр егете булмавы әнисен борчыды. Сәрия үзенең матурлыгы, йөреше, биленә кадәр җиткән ике толымы, җыйнак һәм иртә өлгергән сылу гәүдәсе белән күпләрне үзенә җәлеп итте. Урамда яшь егетләр генә түгел, өлкәнрәк ир-атлар да аны «борылышка җиткәнче» сокланып, артыннан карап калалар иде. Кыз әнисе кебек киенергә ярата, аңа охшарга тырышып, бөтен нәрсәдә аны кабатлады. 
    Сания авырга узган иде. Бу хакта Фәргатькә белгертергә генә ашыкмады. «Вакыт җиткәч гәүдә үзгәрә, шуннан үзе күрер», – дип фикерләде ул. Тик менә декрет ялына чыкканда, үз урынына кемне калдырырга? Иренме? Фәргать исә газетада игълан укыгач, Саниягә ябышты:
    – Мин автобазага шофер булып күчәргә телим, зинһар өчен, каршы килмә! Кесәмдә машина йөртү таныклыгы булган килеш, ремонтчылар бригадасында күпме тимер ташып йөрергә була? Әнә, поселокка миннән соң килгән егетләр бүген яңа машиналарга утырды, хезмәт хаклары да өч йөз сумга күбрәк, фатирга да чиратта торалар. Автобазада биш катлы сиксән фатирлы йорт төзелә, ә тимер юлчылар өчен йорт әле кайчан булачак? Иртәгә эшкә барам һәм гариза язам.
    Саниягә килешми башка чара калмады: 
    – Хәзер йортта үзең хуҗа, киңәшкәнең өчен рәхмәт. Ничек яхшы, шулай эшлә. 
    Атна-ун көн дигәндә, «ЗИЛ» машинасына утырды Фәргать. Саниясе УЗИ рәсемен тотып кайткач, аеруча малай туачагын да белгәч, шатлыгы бермә-бер артты. 
    Сәрия, урта мәктәпне тәмамлап, югары уку йортына имтиханнар тапшырды, студент билеты алды. Аңа институт тулай торагының өч кешелек бүлмәсеннән урын бирделәр. Бөтен кирәкле әйберне, әлбәттә, Фәргать китерде. 
    Август азакларында Сания малай тапты. Аңа исемне күптән уйлап куйганнар иде – Фәргать исеменә аваздаш булсын дип, Тәлгать исемен куштылар. 
    Сәрия шәһәр тормышына тиз ияләште, ә якшәмбе көннәрендә әнисе һәм энесе янына кайтырга ашыкты. Кыз өйдә бер кич кунгач, ашамлыклар ала да, тагын бер атнага югала. Дүшәмбе көннәрендә Фәргать эш белән шәһәргә бара һәм Сәрияне сумкалары белән тулай торакка кадәр илтеп куя. Кайтмый калган атналарында ашамлыклар тулы сумканы үзе илтеп кайта. Сәриянең дуслары Фәргать еш килә башлагач:
    – Бар, әнә, киявең килгән, – дип шаярта да башладылар. 
    Озакламый гаилә башлыгын прицеплы КамАЗга утырттылар. Ул бер атнага, ун көнгә командировкаларга китә башлады. Кайвакыт хәтта берәр ай өйгә кайтмыйча илнең төрле почмаклары буйлап йөкләр ташыды. Хезмәт хакын тулысынча хатынына бирде, әмма Сания аның бу эшенә шат түгел иде. Чөнки ул баланы үзе генә үстерергә, ире исән килеш ялгыз гына яшәргә дип хыялланмады! Ире янында, аның кочагында, яратып һәм яратылып яшәргә, яшьлегендә ясалган хатасы аркасында озак вакыт ирсез яшәү бурычын кайтарырга, янәшәсендә ир исен тоярга, иркәләнеп, кулга-кул тотынышып кунакка йөрергә теләде… Җитмәсә хәзер Сәрия дә әнисе янына һаман сирәгрәк кайта. Янәсе, яхшырак укыса, стипендия дә күбрәк булачак. 
    Фәргать чираттагы командировкага киткәнче өйдә яшәсә дә, хуҗалык эшләрен теләмичә генә башкарды һәм Саниягә дә аның мөнәсәбәте салкыная төште. Хатын моны ачык тойды. Аның башына төрле борчулы уйлар килде: командировкаларда озак йөргән Фәргать бәлки үзенә икенче хатын тапкандыр? Булыр, булыр… Юк, юк, бу хакта уйларга да ярамый. 
    Күршеләре дә Санияне аптыратып:
    – Сания, синең ирең белән кызың кояш кебек күренеп алалар да, тиз арада юкка чыгалар, – дип әйтәләр иде.
    Ул үзе дә аларга:
    – Белмим, берсенең башында – акча, икенчесенекендә – уку, – дип кенә җавап кайтарды.
    Тәлгатькә бер яшь тулган көнне Фәргать белән Сәрия бергә кайтып керделәр. Ире, гадәттәгечә, Саниягә чәчәк букеты бүләк итте, баласына шәһәр кибетеннән уенчыклар, киемнәр һәм ашамлыклар, хәтта эчемлекләргә кадәр алган иде. Бары бер нәрсә генә аңлашылмады: Фәргать элек Сәриягә дә бүләкләр бирә иде, ә бу юлы юк. Кызының соңгы мода белән тегелгән яңа куртка, күлмәк, туфлиләрен күреп,  Сания башын тотты:
    – Кызым, син нәрсә, укуыңны ташлап эшкә урнаштыңмы әллә? Нинди акчага киендең? Әниең янына айга бер тапкыр гына кайтасың, бер төн кунасың да, тагын бер айга югаласың…
    Сәриянең исендә дә юк, энекәше белән мәш килә: аңа яңа киемнәр кидерә, яңа уенчыкларын күрсәтә. Фәргать тә, мунча ягарга ашыкмады. Юл уңае гына кердем, вакытым юк, дип кенә куйды. Чәй эчкәндә дә ире белән кызын сорауларга күмде, әмма бер генә соравына да төпле җавап ала алмады. Икесе дә ык-мык итте, теләмичә генә сөйләштеләр.
    Фәргать киемнәрен алмаштырды да идәндә уенчыклары белән уйнап утырган улын сөеп, ишеккә юнәлде. 
    – Юл кешесенең юлда булуы яхшы, йөкне хуҗаларына илтеп тапшырырга кирәк, бер генә минутка да соңарырга ярамый, – диде.
    Аңа Сәрия дә иярде. 
    – Әни, мин дә китәм. Борылышка кадәр Фәргать белән барам. Мин бит кичләрен укырга йөрим, әле әзерләнергә дә кирәк. 
    Сания кулларына улын күтәреп, капка баганасына сөялгән хәлдә, ирен һәм кызын озатып калды. Аннары, күз яшьләрен тыя алмыйча, елап өйгә кереп китте.
    Йоклаганда аны куркыныч төш эзәрлекләде. Имеш, Фәргать Санияне ташлап, аның кызы Сәрия белән бутала икән. Бераздан күрә: Фәргатьтән Сәриянең улы – Саниянең оныгы туган, ул Тәлгать белән урамдагы комлыкта машиналар белән уйный, икесе дә бертөрле киенгән һәм яшь аермасы да бер яки бер ел ярым гына, имеш.
    …Сания бала тавышына уянды. Үз-үзенә урын таба алмыйча, еш-еш типкән йөрәген тынычландырып, күргән төшенә ышана алмыйча, бүлмә буйлап почмактан почмакка йөренде. «Бәхетем булмады, мөгаен, булмас та ахыры», – дип уйлады ул.

Дәвамы бар…

Автор хакында: 

Шәфикъ Иматдинов 1950 елда Чүпрәле районы Иске Кәкерле авылында туа. Сигез сыйныф тәмамлагач, Ульян өлкәсенә китеп, төзелеш техникумына укырга керә. Соңрак, читтән торып югары белем ала. Гади механиктан башлап, предприятие җитәкчесенә кадәр юл үтә. 
Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Шәфикъ Иматдинов «Дәрьяларга каршы йөзәм», «Сиңа гына», «Йөрәк сәгате» кебек китаплар авторы. Габделҗәббар Кандалый исемендәге бүләк иясе. 


Бүгенге көндә Ульян каласында яши.
  

02.12.2011 Ир белән хатын

«Үлгәнеңне көттем, кадерлем»

Балаларыбыз бер бакчага йөри безнең. Әллә ни дуслар дип әйтә алмасам да, Лилия белән аралашып, сөйләшеп торабыз. Бер-бер артлы ике бала табып, өйдә утырган вакыты әле аның. Олы улы бакчага йөри, бер яшьлек кызы белән кичен бакчага аны алырга килә ул. Яшь, чибәр, ут кебек янып торган хатынны беркөнне танымадым: сулган, йөзендәге нур качкан димме шунда…

– Хастаханәдә ятып чыктым әле, – диде ул, сораулы карашымны күреп. – Яттым дип әйтүем – уникеләргә кадәр дәвалану алам да өйгә чыгам инде. Аңарчы кызымны күрше апасына калдырып торам. Үземнекеләр еракта тора минем.

Танышым баш миенә кан йөрмәү белән интегә башлаган икән. Утыз яшьлек хатынга тиктомалдан каян килгән андый «чир букеты», дигән идем, сәбәбен дә аңлатып бирде.

– И-и, бу арадагы нервы туздыру инде, – диде ул. – Без бит үз йортыбыз белән бистәдә яши идек. Үз йортыбыз дип, ирем – гаиләдә бердәнбер бала, улыбыз тугач, каенана үлеп китте дә, каената йортны безгә калдырып чыгып киткән иде. Менә хәзер мәхәббәтен ияртеп кайтты да йортны бушатырга куша.

Лилия белән Назыйм өйләнешкәндә, каената белән каенана дигән кеше чөкер-чөкер яшәгән парны хәтерләткән. Бер генә балалары булган гаиләгә килеп эләгүенә кыз сөенеп туя алмаган инде. Имеш, ата-ананың бөтен игътибары, бөтен тырышлыгы фәкать алар өчен генә булачак. Ике катлы коттеджда яши башлаган гаиләдә тавыш-гауганың купканы булмаган. Әти-әни – беренче катта, яшьләр – икенчедә дигәндәй.

– Әй, өйнең бөтен яме әнидә (каенанасын, яратып, әни дип сөйли Лилия. – Г.Җ.) иде инде, – ди Лилия. – Бөтенесен – ирен, улы Назыймны, туган-тумачаны җайлап-көйләп торды. Ул вакытта мин әле кырыгын яңа гына тутырган хатынның шуның кадәр нык таушалуына, сәламәтлеге какшавына гаҗәпләнгән идем. Яши-яши, сернең нәрсәдә икәнен аңладым инде. Каената гомер буе беренче мәхәббәте белән арасын өзмәгән булган икән, ике өйгә йөреп яшәгән. Әни әлеге серне Назыйм исәйгәч, беренче сыйныфка укырга кергәч кенә белгән. Икенчесе белән авырлы булган, анысын төшерткән. «Ике-өч ел түзеп яшәп карадым. Ир балага әти кирәк, – дидем», – дип сөйли иде каенанам. Аннан йөрәк белән хастаханәдә ятып чыккач, аерылышырга карар кылган. Назыйм исә, аерылышу тарихын ишеткәч, ашаудан калган, сөйләшми башлаган. Әни кеше бала хакына кабат ниятеннән кайткан.

Лилия белән Назыймның бала көтү хәбәреннән соң, каенана тиешле кеше әллә ничек матураеп, тураеп киткән. Сөенеченнән очып кына йөрде, дип искә төшерә Лилия. Бала туып, өйгә кайткач та, бөтен мәшәкатьне үз өстенә йөкләп, алдан-гөлдән бала киемнәре алып, көне-төне бала белән мәш килгән.

– Улым безнең кулга тимәде дә, – дип җылы хисләр белән искә ала Лилия каенанасын. – Без рәхәтләнеп кино-концертларга, дусларга йөрдек. Үзе ашата, үзе юындыра, көннәр буе уйната иде Динарны.

Оныгын шулай артык ярату булганмы, әллә әҗәле куалаганмы – каенана биргән иркә-назны бүген 4 яшьлек Динар да оныта алмый икән. Баланың хәтеренә дә мәңге җуелмас булып кереп калган газиз җан йөрәк өянәгеннән бакыйлыкка күчкән.

– Әни үлгәч, Назыйм берара эчеп алды, – дип сөйли Лилия. – Ул гомере буе әнисен әтисе янәшәсендә мәҗбүриләп тотып торуын аңлап яшәгән инде. Шуңамы үзен бик гаепле сизде. Әмма исән вакытта ул әнисенә тун да алып кидерде, чит илгә юлламалар белән дә бүләкләде. Каената да, бик кайгырган кеше кыяфәте чыгарып, бу өй сезгә инде, балалар, дип чыгып китте.

– Кая чыгып китте соң ул?

– Мәхәббәте янына инде. Әнинең кырыгы да тулмаган килеш чит илгә ялга киттеләр. Назыйм телефоннан да сөйләшмәс булды. Безнең тормыш дәвам итте. Озак та үтми, мин икенчегә авырлы икәнемне аңладым. Кызымны каенанам җибәргән дип кабул иттем.

– Каената нишләп кайтырга булган?

– Тегесе котырткан инде. Монда без алагаем зур өйдә яшәп ятыйк, ул фатирда яшәсен, панимаеш. Мин ул хатынны да, каенатаны да кабахәт димен – әни яшәгән йортка ничек кайта инде алар? Мәгънәсез, оятсыз кеше генә шулай эшли ала. Назыйм, әтисенең кыланмышыннан соң: «Әни яшәгән йортка ул өстерәлчегеңне алып кайтмыйсың», – дип, тавыш күтәргән иде дә… Йорт бит каената исемендә. Без менә хәзер түбә эзлибез инде. Минем дә, Назыймның да, әни рухына хыянәт итеп, алар белән бер түбә астында яшисе килми.

– Назыйм әтисе белән аралашмыймы?

– Үлгәнеңне көттем, кадерлем, дигән кебек, әнисен мыскыл иткән кеше белән ничек сөйләшә алсын ул? Әни дә, әти дә үлде, мин бүгеннән тома ятим, дип кенә әйтеп салды. Башта, өйне сатыгыз да, йә башка өй салыгыз, йә, киңәеп, фатир алыгыз, дип сорап та карады ул әтисеннән. Янәсе, әнисе яшәгән нигезгә чит хатын гына килмәсен. Ризалашмадылар. Теге хатын риза түгел, ди. Әни яшәгән нигезгә күкрәген киереп, атлыга-атлыга килеп урнашкан ул хатынны без кешегә дә санамыйбыз. Кеше түгел ул. Йортсыз калганга әрнеми күңел, әни рухын рәнҗетүдән саклап кала алмадык – күңелне әнә шул елата…

Тормышның бар борчуларына алданып, һаман да мәш киләбез, яратабыз, сагышланып, кайгы я бәхет диңгезенә кереп чумабыз. Шулай итеп бер гомер — яшьлек, картлыгыбыз үтә дә китә. Кайберәүләр вакытны юкка сарыф итми, җәмгыятькә бер генә булса да файда китереп үткәрә, ә кайберәүләр тормышның бар ямен, гүзәллеген күрмичә алдап-алданып яши. Нәкъ менә соңгылары хәзерге заманда күп шул… Бүгенге хикәямнең герое — Камилә — бер дә тормышының матурлыгын күрмичә, вакытын юкка үткәрүчеләрдән түгел. Нечкә күңелле, юмарт, чибәр, акыллы бу кызчык бар эшен вакытында үтәп, туганнарына, дусларына ярдәм итеп, аларга бәхет өләшеп яши…

***

Кайда син мәхәббәт?.. Яз да килде… Кошлар сайравыннан, кояшның җылы, ягымлы елмаюыннан күңеллләр гел дәртләнеп китә иде. Йөрәк урамга талпына, ул яратырга теләп, күккә таба ашкына.

Эх, бу вакытта бер дә укыйсы килми шул! Күбәләк кебек гел бөтерелеп биисе, җырлыйсы килеп тора… Һәм, әлбәттә, иң мөһиме яратасы-яратыласы килә. Нәкъ менә шушы гүзәл мизгелләрдә үзеңне ялгыз итеп тою, дәрестә хыялдан үргән тәкыяң өзелә дә куя… Күзгә яшь тула, елыйсы килә башлый. Тирә-якта утыручы сыйныфташларыңа карап куясың…

— Эх, яратасым килә, — дип уйлап куйды Камилә дәфтәр битенә кызыл төстәге каләм белән йөрәк ясый-ясый. Камиләнең дус кызларының барысының да егетләре бар, шуңа күрә дә кызчык бераз кайгыра, моңая иде. Бу араларда язган бар шигырьләре дә мәхәббәт, ялгызлык турында.

Яз була торып ничек яратмау кирәк? Эх, син тиле йөрәк! Яратасы килә дип шашынасың бугай инде. Күңелем дә әллә нишли, бөтенләй үк күктә оча. Имтиханга әзерләнү урынында мәхәббәт турында уйлап утырмасаң-башка эшең беткәндер шул, Камилә. Тәк- тәк, дәресне тыңлап утырырга кирәк…Йә Аллам, укытучы апа нәрсә сөйли соң? Йөрәк бер дә тыңламый шул. Ул хәтта акылдан да көчлерәк икән…-дигән уйлары белән кызый тәрәзәдән урамны күзәтүен дәвам итте. Монда да ыгы-зыгы. Бөтен кеше каядыр ашыга. Берсеннән- берсе узыша-узыша апа- абыйлар каядыр йөгерәләр, ашыга-ашыга атлыйлар.

Кинәт Камиләнең күзе мәктәп ишегалдында китап укып утыручы егеткә төште. Кара чәчле, төз генә гәүдәле бу егет кызга бик тә чибәр күренде. Камиләгә кызык булып китте. Ул егетнең янәшәдә торган спорт сумкасын күреп алды. “Спортсмендыр, ахры”, — дип уйлап куйды кызыкай. Кинәт үзе дә сизмәстән, Камилә елмаеп куйды. Кызның бер-бер артлы ташкын булып аккан уйларын татар теле укытучысы Фирая Зыятдиновна бүлде:

— Камилә, нәрсә булды сиңа бүген? Күктә очып йөрисең. Яз дигәннәре бигрәк нык тәэсир иткән, ахры, — дип, йомшак кына укытучы кызны орышып алды.

“Эх, син минем урында булып кара идегез… Яратыласым килә бит минем, гашыйк буласым килә…” Эченнән генә уйлап куйган бу сүзләрне Камилә бар дөньяга кычкырасы килде. Шулай итеп, күңелендә яшеренгән бар авыр уйларны ул тышка чыгарасы килде.

Күптән көткән танышу. Камилә дәресләр бетүгә, тиз генә китапларын җыйды да, ашыга-ашыга өйгә таба юл алды. Уйга баткан, башын аска игән килеш ул озак атлады. Тагын бераз гына калды… ә аннан соң… депрессия дигәннәре башланыр, ахры, Камиләдә… Кинәт аңа кемдер килеп бәрелде. Камләнең кулы сулкылдап-сулкылдап авыртты. Ул сыгылып төште… Авыртудан нәрсә эшләргә белми Камилә тешләрен ныграк кысты.

— Гафу ит! Мин теләмәгән идем…

— Юк, берни дә булмады…Кайгырмагыз… — дип эндәште аңа Камилә, авыртынып.

— Әйдәгез, сумкагызны булса да алып кайтышыйм ичмасам. Күреп торам бит — нык авырта. Гафу итегез, зинһар! Мин сезнең алдыгызда бик тә гаепле, — диде егет, кызга торырга булышып.

Камилә киемнәрен кага-кага җирдән торды һәм егеткә рәхмәт әйтер өчен егеткә карады. Ә монда… теге егет… Нәкъ менә дәрестә күпме күзәткән һәм Камиләнең йөрәген бераз гына тибрәндереп алган егет бит бу! Ул нишләргә белмәде, югалып калды.

— Ул сез мине гафу итегез! Мин бит монда кеше күрми, хыяллар дөньясына чумып, очып йөрим, — дип акланырга кереште Камилә.

– Булышуыгыз өчен рәхмәт, — диде кыз бераз гына оялып. Бу вакытта хәтта Камиләнең бит очларында кечкенә генә кызгылт тимгелләр бүртеп чыкты.

— Ярый соң, әйдә, танышыйк. Мин Айдар булам.Ә синең исемең ничек була? — дип егет кулын Камиләгә сузды.

— Мин Камилә, — дип җавап бирде ул һаман да оялуын дәвам итеп.

— Бу мәктәптә укыйсыңмы әллә?

— Әйе. Ә син? — диде Камилә бераз кызыксынып.

— Мин университетта укыйм. Ә монда минем әнием укыта. Бәлки, син аны беләсеңдер дә әле? — диде Айдар бераз елмаеп.

— Исеме ничек соң?

— Фирая Зыятдиновна…

— Беләм, әлбәттә. Әле генә әниеңнең дәресе иде, — диде Камилә яңа гына белгән яңалыгыннан.

— Әйдә, озатам үзеңне. Сумкаң бигрәк авыр. Авырткан кулың белән моны күтәреп кайтып җитә алмассың дип куркам, — дип елмайды Айдар. Камилә дә карышмады. Бик теләп риза булды. Алар көлешеп, сөйләшеп ничек кайтып җиткәннәрен сизми дә калдылар. Айдар Камиләнең телефон номерын алып калды.

— Тагын очрашырбыз дип уйлыйм. Син бик сөйкемле…, — диде аңа егет.

Гашыйк булудыр бу, ахры…

Йөрәкне урлады хисләрең
Тик сиңа талпына йөрәгем…

Камиләнең киче бүген Айдарны уйлап узды. “Тагын очрашырбыз… Син бик сөйкемле”, дигән сүзләрне ул кат-кат исенә төшерде. “Йә Аллам, ни булды миңа бүген? Әллә… гашыйк булдым инде… Юк, бу мөмкин түгел… Бер тапкыр күргән кешене ничек ярату кирәк?” — дигән уйлар аны кич һәм төне буе нык борчыды. Иртән Камиләне телефонына килгән смс тавышы уятты.

“Кем булыр инде бу шулай иртә?” – дип киреләнә-киреләнә кызчык телефонына үрелде. Камиләгә “Хәерле иртә! Хәлләрең ничек?” — дигән Айдарндан смс килгән иде.

Вакыйгаларның болай кискен генә үзгәреп куелыуына Камилә, әлбәттә, сөенә иде. Тик Айдар аннан көлеп яисә уйнап кына йөрми микән соң? Беренче гашыйк булу бар микән соң? һәм башка, һәм башка сораулар Камиләне борчуга салды. Смайликлар белән бизәлгән смскага кыз бары тик ярты сәгатьтән соң гына әйләнеп кайтты. Җавап бирмәү ялгышлык булып тоелды.

Камилә ашыга-ашыга: “Сәлам! Яхшы. Үзеңнеке?” — дигән юллар белән җавап язып җибәрде. Шулай итеп Айдар белән Камилә арасында смс язышу көне буе дәвам итте. Тормыш, бәхет һәм, әлбәттә, мәхәббәт турында сүз куертып алдылар алар.

***

Җаның талпынып-талпынып тышка чыгарга теләсә, тирә- ягың гел матурлыктан гына тора дип уйласаң, ямь- яшел чирәмле сукмактан атлап түгел, ә сикереп узсаң… һәм башкалар һәм башкалар — димәк, син гашыйк, димәк син мәхәббәт учагында дөрлисең, аның дулкыннарында салмак кына тирбәләсең…Һәм сиңа башка берни дә кирәк түгел… Бары тик сөйгән ярың, иксез-чиксез хисләрең һәм мәңге сүнмәс мәхәббәтең генә… Дулкынланган тавыш бары тик бер сүз генә кабатлый — “Мин яратам сине!” һәм нәкъ менә шушы сүздән соң син үзеңне дөньядагы иң бәхетле кешеләрдән саныйсың. Чөнки син яратасың, яратыласың… Сине яратуларын тоеп яшәү — ул үзе бер зур бәхет. Шул бәхет дулкынында тирбәлү — ул үзе бер сөенеч…

***

Камилә иң-иң матур күлмәкләреннән берсен сайлап алды. Озын кара чәчләрен матур гына итеп үреп, иңнәре өстенә салды. Иреннәренә алсу төстәге иннеген тидереп алды. Менә ул әзер дә. Әйе, көтеп алынган беренче очрашу. Камилә дулкынланудан нишләргә дә белмәде. Кинәт ишектә кыңгырау чыңы ишетелде.” Абау, Айдар килеп җитте. Үзеңне кулга ал, Камилә!” — дип, кызчык үзен тынычландырырга тырышты. Тик ни файда? Хисләрдән менә-менә түгеләм дип торган йөрәк нишләсен? Дулкынланудан менә-менә сикереп чыгам дип торучы йөрәк ни кылсын? Берни дә… бары тик көтәсе генә кала. Тормышның үз сынавы. Ул барысын да үзе эшли. Һәркемгә дә мәхәббәтне, кайгыны һәм бәхетне тигез бүлеп бирә. Тик бөтен әйбернең дә үз вакыты, үз урыны. Аны бары тик сабыр гына көтә белергә кирәк. Аңа ышана белергә кирәк… һәм, әлбәттә, хыяллана белергә кирәк… Бары тик шул вакытта гына син үзеңнең хыялларыңа ирешә алырсың. Тормышның матурлыгын бары тик шул вккытта гына тоярсың…

Камилә дулкынлана-дулкынлана ишекне ачты. Аның каршысында кулына роза чәчкәләре тоткан Айдар басып тора иде.

— Сәлам, Камилә! Бу матур чәчкәләр сиңа — чибәргә! — дип, егет букетны Камиләгә сузды.

— Бүген сине, минем алиһәм, табигатьнең иң матур җирләреннән берсенә алып барасым килә. Ничек уйлыйсың? — дип Айдар елмаеп, кызга кулын сузды.

Камилә югалып калды. Минем алиһәм, чибәрем дигән сүзләрне ул беренче тапкыр ишетә… Бу сүзләр кызның күңеленә сары май булып ятты… Болай да дулкынланудан дер-дер килгән куллары нишләргә дә белмәде. — Яхшы.Тик розаларны мин тиз генә вазага утыртыйм инде. Алайса шиңүләре бар, — дип, кызчык егеткә җавапны елмаю белән кайтарды.

***

Айдар Камиләне шәһәрнең иң матурлардан саналучы паркка алып килде.

— Бу минем иң яраткан җирем. Җаныма урын тапмасам, үземне ялгыз итеп хис итсәм — мин монда киләм. Монда килеп бушанам… Менә шушы елгага карап, уйларымны алга таба йөздереп җибәрәм. Хыялларыма чумам. Ә син беләсеңме, Камилә — мин гашыйк булдым. Ул чибәр, акыллы кызыкай мине үзенә әсир иттереп, мине мәхәббәт учагында дөрләргә мәҗбүр итте. Син беләсеңме — ул мине акылдан яздыра. Мин тилерепеп-тилереп гашыйк булдым. Ә бу кызыкай… минем йөрәгемне кисәкләргә бүлгәүче — ул син…

Айдар Камиләне биленнән кочаклады. Камилә нишләргә дә белмәде. Күпме көтте ул бу сүзләрне!..Әйе! Әйе! Ул да ярата… Камиләнең Айдарны кысып-кысып кочаклыйсы килде. Тәүге мәхәббәт сүзләре, тәүге хисләр… Барысы- барысы Камиләгә яшәргә көч өстиләр иде. Айдар куллары белән аның битен тотты. Ул салмак кына Камилә таба иелде. Һәм… аның иреннәренә кагылды. Тәүге үбешү! Камилә өчен беренче үбешү! Ул хисләр дәрьясында тибрәнде. Алар икесе дә мәхәббәт ятьмәсенә эләктеләр. Айдар белән Камилә бүген бу дөньяда икесе генә. Алар бүген гашыйклар дөньясына чумдылар… һәм мәңгегә…

Бер-берсенең кулларын тотып, күктә ялгыз айга карап: ”Мәңгегә!” — дип пышылдадылар…

Алинә Васильева

  • Рассказы алексея николаевича толстого для детей
  • Рассказы афанасьева 3 класс
  • Рассказы алексея константиновича толстого
  • Рассказы аудио рассказы паустовского
  • Рассказы алексеева о суворове распечатать