За?ир бигиев ме?н?р яки г?з?л кыз х?дич? сочинение

Тема. Заhир Бигиевнең “Меңнэр яки гүзәл кыз Хәдичә әсәрендә мәхәббәттә – ялган”темасына сочинение язарга әзерлек.

Максат. 1 Заhир Бигиевнең “Меңнәр яки гүзәл кыз Хәдичә әсәрендә мәхәббәттә – ялган” темасын аңлап,фикерләрне бер тәртиптә, эзлелектә,ачык итеп язмача бирә белүгә шартлар тудыру.

2. Укучыларда телдән hәм язма сөйләмнең практик күнекмәләрен формалаштыру, фикерләү дәрәҗәсен үстерүгә йогынты ясау.

3. Мәхәббәтнең кеше тормышында барлык авырлыкларны җиңә алырдай илаhи бөек көч, ныклы гаилә hәм яшәүнең какшамас нигезе икәнлеген аңларга ярдәм итү.

Алдауның, яманның кеше абруен югалта торган кире сыйфатлар икәнлегенә төшенергә булышу.

Җиhазлау. З.Бигиев портреты, сүзлекләр.

Материал. 1. Татар әдәбияты тарихы. ХIХ йөз татар әдәбияты. II том – Казан: “Тат.кит.нәшр.”,1985 нче ел, 280-310 нче битләр.

2. Заhир Бигиев “Зур гөнаhлары”.- Казан: “Тат.кит.нәшр.”,1991 нче ел, 11-67 нче битләр.

3. Заhидуллина Д.Ф. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы.- К: “Мәгариф” нәшр., 2000 нче ел, 290 нче бит.

4. “Мәгариф” журналы, 2000нче ел, 65 нче бит. 2000 нче ел, 11 сан.

5. Хәбибуллина З., Миңнуллина Р. Сочинение язарга өйрәнәбез.- К: “Яңалиф “нәшр., 2002 нче ел.

6. “Әхлак дәресләре”- Яр Чаллы, 1998 нче ел, 224 нче бит.

7. Рахман Р. “Татар телендә 100 сочинение”.- Казан: “Раннур” нәшр., 2001 нче ел, h.б.

Тибы. Сөйләм телен үтерү дәресе. (иҗади – язма эшкә өйрәтү дәресе).

Төре. Йомгаклау.

Дәреснең барышы.

I. Оештыру.

— Исәнмесез, укучылар! Бүген дәрескә бик күп кунаклар килгән. Ә татарларны сыйлап

җибәрү кебек гадәт бар. Ә без укытучыларны матур, ачык, дөрес, төгәл җаваплар белән куандыра алабыз.Утырыгыз.

II. Кереш.

Укытучы. Әдәбият дәресен башлыйбыз.Укучылар, үткән дәрестә без кайсы язучының ижатын өйрәндек.

Укучы. Заhир Бигиевнең “Меңнәр яки гүзәл кыз Хәдичә” романын өйрәндек.

Укытучы. Укучылар, Заhир Бигиевның тормышы hәм иҗаты турында нәрсә әйтә аласыз?

Укучылар.Әдәби хезмәтләрендә яктылыкка омтылуы, үз вакытының җитешсезлекләрен тәнкыйть итә алуы белән игътибарын үзенә тарткан Заhир Бигиев кыска гына иҗат чорында әсәрләр язып калдырган. Ул рус әдәбияты үрнәгендә роман язуы, капитализмның котылгысыз килеп кергән төрле җинаятьләрен фаш итә торган реалистик әсәрләр бирә башлавы белән татар әдәбияты тарихында урын ала.. Ул роман жанрын алып керүче шәхес.

Заhир Бигиев, иске мәдрәсә программаларындагы белемнәрне яхшы үзләштерү белән бергә,үзлегеннән күп өйрәнгән, бигрәк тә рус hәм төрек телләрендә басылып чыккан маҗаралы детектив жанрдагы әсәрләрне мавыгып укыган hәм нәтиҗәдә рус телендәге “Охота за миллионом” исемле бер әсәр тәэсирендә, З Бигиев үзенең беренче романын “Өлүф яки гүзәл кыз Хәдичә”не язып тәмамлый.(1887 елда Казанда басылып чыга).

Төп өлеш.

Укытучы. Бик яхшы, ә бүген без сезнең белән дәрестә “Меңнәр яки гүзәл кыз Хәдичә” әсәрендә мәхәббәттә – ялган” дигән темага сөйләшәчәкбез, әсәрне йомгаклап план буенча сочинение язарга әзерләнербез.

Укучылар, сезгә өй эше нәрсә бирелгән иде?

Укучылар. Мәхәббәт төшенчәсенә матур, канатлы сүзләр, аңлатма бирергә кушылган иде.

Укытучы. Укучылар, сезнеңчә нәрсә ул мәхәббәт? Бу төшенчәгә аңлатма сүзлектә нинди аңлатма бирелә?

Укучы. 1. Кемне яки нәрсәне дә булса нык якын күрү, кемгә яки нәрсәгә дә булса чын күнелдән бирелгәнлек хисе.- Ана мәхәббәте, Туган илгә мәхәббәт.

2. Башка җенестәге булган бер кешегә карата кайнар йөрәк хисе, ярату хисе.

3. Нәрсә белән дә булса кызыксыну, нәрсәгә дә булса омтылыш, теләк, hәвәслек.

Сәнгәтькә булган мәхәббәт.

Укучылар. Мәхәббәт – ул сөю. Укучылар,мәхәббәт – кешеләр күңеленә үтеп кереп, туң йөрәкләрне дә эретерлек бөек көч ул. Ул мәңгелек. Бу бөек көч дөньяга кеше белән бергә туган, кеше белән бергә үләчәк. Яшәсә генә, мәхәббәт яшәячәк. Әйдәгез, саклыйк, яшәтик кешелек дөньясын.

Бу олы хисне кеше генә тудырмый, ә бәлки матурлык, гүзәллек аңа нигез саладыр. (Мәхәббәт, Фәнис Яруллин).

Укытучы. . Мәхәббәт темасы – әдәбиятта –мәңгелек тема дип әйтер идем. Без өйрәнгән әсәрләргә кыскача күз төшерик.

Борынгы татар әдәбияты мәхәббәткә мәдхия җырлаган. Кол Гали, Сәиф Сараи, Котб — мәхәббәткә дан җырлаучы әдипләребез.

Сез мисал итеп укыган әсәрләрне китерә аласызмы?

Укучылар. Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәре озак гасырлар буе укылып, халыкның рухи юлдашы, сердәше булып килде hәм киләчәк дип уйлыйм мин. Бу әсәрнең төп герое –Йосыфның автор пәйгәмбәр белән тиңли. Пәйгәмбәр кем ул? Иң беренче чиратта, ул – алдан күрүче башкаларга юл күрсәтүче, матур сыйфтларга ия булган мөхтәрәм зат. Тугрылык, сабырлык Йосыфның табигатен hәм эш гамәлен бизи.Әсәрдә Зөләйха искиткеч гүзәл, чибәр, олы мәхәббәткә ия. Аның бөтен күңелен мәхәббәт хисләре биләп алган. Зөләйханың мәхәббәт ялкыны шулкадәр көчле, хәтта ул өргәч, Йосыфның камчысына ут кага. Ләкин аларның мәхәббәтләре ирекле түгел, ул бик күп каршылыкларга очрый. Шулай да ике гашыйк кавыша, үзләрен дә, башкаларны да бәхетле итеп, тирә-юньгә үрнәк булып яшиләр. Гашыйк кеше бары тик яхшылык кына эшли ала, минемчә. Чөнки күңелдә изге хис-тойгылар булганда явызлыкка урын юк.

Укытучы. Бик әйбәт мисал. Тагын кем китерә ала?

Укучы. Сәиф Сараиның “Сөhәил вә Гөлдерсен” дастаны. Бу әсәрдә мәхәббәт фаҗигале тәмамлана: геройларыбыз икесе дә вафат булалар. Ни өчен ике яшь гомер өзелә соң? Бу сорауга җавапны табу авыр түгел. Гөл былбылсыз, былбыл гөлсез яши алмый. Гөлдерсен гөл итеп сүрәтләнгән, гөлнең кибүен былбыл кичерә алмаган кебек Гөлдерсен үлемен Сөhәил дә күтәрә алмый.

Бу әсәрдә мәхәббәт үлемнән көчлерәк булып чыга.Әсәр кайгылы тәмамлана. Шулай булса да, безгә нинди матур мәхәббәт маҗаралы бүләк итте.

Борынгы әдәбиятта Котбның “Хөсрәү вә Ширин” поэмасында мәхәббәт кешене үзгәртергә мөмкин булган тәәсирле көч итеп раслана. Автор, кешеләрдә мәхәббәт хисләрен үстереп, җәмгыятьне сафландыра.

Укытучы. Шушы бөек әсәрләргә таянып нәтиҗә ясарга була: язучыларыбыз мәхәббәт турында яңадан – яңа әсәрләр тудыра.

Ә хәзер борынгы әдәбияттагы мәхәббәт төшенчәсен калдырып, З.Бигиевнең әсәрендә ХIХ йөздә мәхәббәт ничек сүрәтләнә? Бу чор язучыларның мисалында карап үтик.

Укучылар. З. Бигиевның “Меңнәр яки гүзәл кыз Хәдичә” әсәрененең эчтәлеге сөйләнә.

Роман төп каhарманнарның берсе булган Зөләйханың серле үлеме белән башлана. Бу гадәттән тыш хәл күпләрне тетрәндерә,һәм алга таба барлык вакыйгалар диярлек шуңа мөнәсәбәттә бәян ителә. Күп кенә фактлар Зөләйха фаҗигасендә Казан сәүдәгәре Муса Салиховның гаепле булуын күрсәтә. Нәтиҗәдә егет 10 ел каторга хезмәтенә хөкем ителә. Әмма тиз арада Мусаның танышы Габденасыйрга төшә. Тикшерү дәвам итә. Мәркүмәнең әнисенә язган хаты исә фаҗиганең чын асылын күрсәтә. Баксаң, Зөләйха үз – үзен үтергән икән.Алга таба вакыйгаларның чишелеше башлана: Муса төрмәдән азат ителә hәм Хәдичәгә өйләнә. Ә инде мәкерле эш гамәлләр кылган Габденасыйр, үз гаебен аңлап, агу – зәhәр эчеп үлә.

Укытучы. Укучылар, “Меңнәр яки гүзәл кыз Хәдичә әсәрендә мәхәббәттә – ялган” темасына сөйләшәбез. Ә нәрсә ул ялган? Тактага игътибар итегез. Дәфтәрләрне ачып число язабыз.

Алдау – хәйләләү, хәйләләп нәрсәсен дә булса алу, кешене авыр хәлдә калдыру, кешегә начарлык эшләү.

Ялган – хакыйкатьне бозып күрсәтә торган, дөрес булмаган, чын булмаган.

“ялган хәбәр”, “ялган караш”, “ялган шаhит”, “ялган акча”.

Хәйлә – Нинди дә булса эштә мәкер, астыртынлык.

  • Алдау белән ялган hәм хәйлә сүзләре арасында уртаклык бармы?

Укучылар. Бар, әлбәттә, Хәйлә төшенчәсе урыны белән алдауны да, ялганны да үз эченә ала. Нинди мәкальләр беләсез?

Алдакның аягы кыска. Яман сөйләсәң – тотылырсың, дөрес сөйләсәң – котылырсың. Ялган оят китерер, дөреслек куәт китерер.

Укытучы. Бу әсәрдә бу мәкальләргә туры килгән образлар бармы?

Укучылар. Габденасыйр образы – ул йөз мең кызны алу өчен Казанда өч – дүрт җирдә таш пулатлар булган бай. Яшерен көрәш алып бара.

Ул мәкерле, хәйләкәр, икейөзле еше. Үз теләгенә ирешү өчен. барлык начарлыклрны эшләргә әзер тора, яла ягуга, ялган шахит булуга кадәр барып җитә. Бу образда без акча, мал өчен бөтен кешелек сыйфатларын юглтучы типны күрәбез. Аңарда иптәшлек тә, дуслык та юк, ялган hәм икейөзлек кенә бар. Ул үләр алдыннан да ялганы ачылганы, хурлыкка калганы өчен түгел, бай кызны ала алмаганы өчен борчыла.

Укытучы. Кем өзекне табып укып күрсәтә?

Укучылар. Байлык, көнчелек, мәхәббәт.

Укытучы. Ә безнең әсәрдә ул ничек чагыла?

Укучылар. Мәхәббәт “өчпочмаклары” аша.

Укытучы. Дәлиләп, мисалларда аңлатып бирегез.

Мәхәббәт ул Хәдичә Чикләргә кертелгән

Чорда җәмгыять

Кысаларына

буйсындырылган.

Габденасыйр Муса

Мин, Габденасыйр, Муса → Хәдичә өчпочмагында аңлатып бирәсем килә.

Социаль чыгышлары hәм хәлләре буенча бик якын торган бу бай егетләрне З.Бигиев нигездә Әхмәди бай кызы Хәдичәнең йөз мең сум приданына мөнәсәббәттә күрсәтә.

Муса белән Габденасыйр автор Хәдичәнең йөз мең сумына мөнәсәббәттә көндәшләр итеп карый. Шулай да З.Бигиев Муса яклырак.Моның сәбәбе бар. Әхмәди бай, Мусага казын алданрак вәгъдә иткән. Биредә социаль фактордан, мораль фактор өстенлек ала.

Автор ата-ананың баштагы карары үтәлергә тиеш дигән уйда. Әлеге табигый теләкне җимерүгә соңыннан Габденасыйрның әхлакый җыянәте итеп бәяләнә, моның өчен ул каты җәза ала. , Муса ага беркадәр симпатиясе була да автор бу геройны идеал итми. Аның мәгърифәтче өчен идеал буларлык бер генә сыйфаты да юк. Ул үзе турында гына кайгыртып яшәүче шәхес.

Укытучы. Романның төп конфликты нәрсәдә дип уйлыйсыз?

Укучылар. Романда алынган төп конфликт йөз меңне яулап алу тирәсендә бара. Персонажлар арасындагы бәрелеш, көрәш шул нигездә башлана hәм җәелә, димәк әсәрнең сюжеты нигезендә капитал – меңнәр өчен көрәш ята.

Укытучы. Димәк, укучылар мәгърифәтчеләрнең игътибар үзәгендә торган бер мөhим проблема – хатын-кыз язмышы. Персонажларның яман мөнәсәбәтләргә корылуы аркасында мөселман дөньясында хатын – кызга мөнәсәбәт мәсьәләсен кузгаталар. Хатын-кызга мөнәсәбәтне күрсәтү, аерым шәхеснең, тирәлекнең, җәмгыятьнең мораль йөзен ачу чарасына әверелә. Ирләрнең кешелеклеге, табигыйлеге аларның хатын-кызга карашы буенча бәяләнә.

Йомгаклау.

Укытучы. Заhир Бигиевнең “Меңнәр яки гүзәл кыз Хәдичә” романың әhәмияте, хәзерге чор белән бәйләнеше нәрсәдә дип уйлыйсыз?

Укучылар. Хәзерге көндә дә тема актуаль дип уйлыйм. Чөнки беренче дөнья шулай ук акча мөнәсәбәтләренә корылган. Психолог тикшеренүләр мәгълүмәты буенча акча өчен үз үзен үтерүче кызларның саны. ..

Укучылар, ә хәзер дәрестә өйрәнгәннәргә йомгак ясап план төзибез.

План.

I. Заhир Бигиевнең “Меңнәр яки гүзәл кыз Хәдичә” романы.

II. “Меңнәр яки гүзәл кыз Хәдичә” романында мәхәббәттә ялган.

1. Мәхәббәт ул – сөю, ярату, мәңгелек тема.

2. Мәхәббәттә ялган турында уйланырга мәҗбүр иткән әсәр.

3. Тормышта ялган hәм аны тудырган төп көчләр, мәхәббәт “өчпочмаклары”.

4. Мәхәббәт яшәү көче бирә, кешеләрне нәрсәгә дә булса өйрәтә.

5. Мәхәббәттә ялган нәрсәгә китерә?

III. Әсәрнең актуальлеге “Мәхәббәтнең кеше тормышында” тоткан урыны.

ГлавнаяАктМеннэр яки гузэл кыз хэдичэ образларга характеристика

З. Бигиевнең «Меңнәр яки гүзәл кыз Хәдичә» романында Муса образы. Меннэр яки гузэл кыз хэдичэ образларга характеристика

З. Бигиевнең «Меңнәр яки гүзәл кыз Хәдичә» романында Муса образы

Заһир Бигиевнең беренче әсәре − «Өлүф яки гүзәл кыз Хәдичә» романы − 1887 елда Казанда басылып чыга. Әсәрнең исеме үк аның төп темасын, эчтәлеген билгели. Әсәр исеме «өлүф» сүзе белән башлана. Гарәп телендә бу сүз «мең» санының күплеген белдерә. Димәк, әсәрдә акча өчен, аңа хуҗа булу өчен көрәш турында сүз булачак. Романның сюжеты нигезендә меңнәргә хуҗа булу өчен көрәшүчеләр күрсәтелә. Беренче карашка романда сүз Хәдичә һәм Зөләйхаларның гүзәллекләре, мәхәббәт тарихлары турында бара кебек, ләкин әсәр белән тирәнрәк таныша төшкәч, акчаның җәмгыятьтә кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне, аларның чын йөзен билгеләүдә тоткан урыны турында баруы ачыклана.

Роман төп геройларның берсе булган Зөләйха исемле кызның серле үлеме белән башланып китә. Бу хәл күпләрне тетрәндерә һәм алдагы вакыйгалар үтерүчене эзләү барышында ачыла бара. Күп кенә фактлар Зөләйха фаҗигасендә Казан сәүдәгәре Муса Салиховның гаепле булуын күрсәтә. Нәтиҗәдә егет «10 ел каторга хезмәтенә хөкем ителә», тикшерү барышында Мусаның үтерүче түгел икәнлеге ачыла. Кем соң ул Муса Салихов?

Муса − Казанның яшь байларыннан берсе. Казанның мосафирханәсендә эшләүче авызыннан автор аның портретын: «Нечкә адәм, озын буйлы, ак йөзле, кечек сары сакаллы», − дип әйттерә. Башта Муса Петербургта университетта укый, аны тәмамлый. Яше 25-26 ларда, өйләнмәгән. «Муса әфәнде Нигъмәтулла абзасы белән бергә сәүдә кылып, бер үк өйдә тора иде».

М.Салихов − укымышлы, төсе-кыяфәте белән дә килешле, күңеле дә йомшак, беренче карашка вәгъдәсенә дә тугрылыклы, кешеләргә дә игътибарлы. Ләкин болар беренче карашка гына. Мусаның чын йөзе акча мәсьәләсендә ачыла.

Бервакыт Муса сәүдә эшләре белән Петербургка бара һәм гостиницада (кунакханәдә) Зөләйха исемле кызны очрата. Зөләйха аңа үзенең сөйкемлелеге, укымышлы булуы белән ошый. Беренче очрашуда ук Муса Зөләйханы аталарыннан үзенә бирүләрен сорый. Ләкин кызның әтисе беренче күргән кешегә кызын бирергә риза булмый. Мусаның Зөләйхага булган «мәхәббәте» шуның белән тәмамлана дип тә әйтә алабыз. Озак та үтми, Казанга кайтып сәүдә итә башлагач, Кырым кызына «үлеп гашыйк булган» Муса икенче бер матурны «ярата». Бу матур − йөз мең сум бирнәсе булган Әхмәди бай кызы Хәдичә. Зөләйха, иң элекке вәгъдәләшүләргә ышанып, үзенең беренче мәхәббәте янына Казанга килә. Алар очрашалар. Туган җирен, бердәнбер анасын ташлап килгән бу яшь кызны Муса авыр шартларда калдыра. «Максатым, − ди ул Зөләйхага, − Әхмәди Хәмитовның кызын йөз мең сум көмеш акчасы белән кәләшлеккә алу». Шулай итеп, Муса каршында акча вәгъдәдән күп көчлерәк булып чыга, аның вәгъдәсендә тормаучы, акчага иң саф хисләрне дә, иң гүзәл кешеләрне дә сатарга сәләтле кеше икәнлеге аңлашыла. Егетнең Зөләйхага әйткән сүзләре аның тотрыксыз табигатьле, байлыкка кызыгучы шәхес икәнлеген күрсәтеп торалар. Минемчә, Муса Хәдичәне дә яратмый. Әгәр артыграк бирсәләр, ул башка кызга да өйләнергә әзер. Тыштан бөтен яктан килгән егетнең эче кара икәнлеге күренә. Зөләйханың саф мәхәббәтен акчага алмаштырып, ул кешелексез, түбән җанлы акча колы булуын күрсәтә.

Романны укыганда, Мусаның тагын кайбер сыйфатлары ачыла. Ул кеше белән чын-чынлап дуслаша алмый. Үзе дус дип йөргән Габденнасыйрның юлына аркылы төшүе шул турыда сөйли.

Муса, минемчә, куркак җанлы кеше. Мәсәлән, тикшерүче Шубин Мусадан Зөләйханы белү-белмәве турында сораша. Аның бу соравына Муса:− Юк! Юк! Белми идем! − дип җавап бирә.

Муса Салиховта бертөрле дә җәмәгать эшләре белән кызыксыну да, җәмгыятькә нинди дә булса файда эшләргә омтылу да юк, ул − тик үзе өчен генә яшәүче, үз интересы белән генә торучы. Аны милләт язмышы да, халык мәнфәгатьләре дә кызыксындырмый. Мусаның Габденнасыйр белән көрәштә җиңеп чыгуы да аның турылыклы, уңай характерлы кеше булуына түгел, бәлки көндәшенә караганда баерак, күбрәк акчага ия булуына нигезләнгән.

Муса Зөләйха үлемендә юридик (хокукый) яктан гаепле түгел. Шулай дип, аны төрмәдән дә чыгаралар. Ләкин, минемчә, Зөләйха үлемендә төп гаеп Мусада. Аның әхлакый гаебе зур. Тагын шунысы игътибарны җәлеп итә: Муса үзенең эшләгән эшләре өчен үкенми, аны вөҗданы газапламый. Автор әсәрне түбәндәгечә тәмамлавы белән Мусаның «акча колы» булуын тагын бер кат раслый кебек. «…Язылган вакыйгалардан соң бер ай үткәч, Хәдичә туташ тәмам сәламәтләнеп җиткәч, Казанда Әхмәди байның өендә никах мәҗлесе уздырылды; кичерелгән кайгы-хәсрәтләрдән соң туй шатлыгы күренде…»

Әсәрне укып чыккач, күңелдә борчулы хисләр калды. Безнең тормышта да кеше кайгысына (хәтта үлеменә дә) битараф кешеләр аз түгел бит. Бар нәрсәне, кешенең иң изге хисләрен дә акчага алмаштырырга әзер кешеләр дә очрый. Муса образы аша З. Бигиев безне шундый адымнардан сак булырга чакыра кебек.

Дата добавления: 2015-10-30; просмотров: 1393 | Нарушение авторских прав

Читайте в этой же книге: Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасында мәхәббәткә тугрылык идеалы буларак Зөләйха образы | Борынгы әдәбиятта матурлык темасы | Мөхмүд Болгариның «Нәһҗел-фәрадис» әсәрендә күтәрелгән мәсьәләләр | Алтын Урда чоры − татар әдәбиятының Яңарыш чоры | Татар әдәбиятында дастан жанры | Мәүла Колый «хикмәтләре», аларның үзенчәлеге | Г. Кандалый − мәхәббәт җырчысы | Мөхәммәдьяр поэмаларында лирик герой кичерешләренең чагылышы | К. Насыйри үз халкының һәм үз чорының улы булган. Н.К. Дмитриев | К. Насыйриның фольклор өлкәсендәге эшчәнлеге |mybiblioteka.su — 2015-2018 год. (0.026 сек.)

mybiblioteka.su

«Өлүф яки гизәл кыз Хәдичә» романындагы геройлар хакында мин нәрсә уйлыйм? / Инша.Ру

29.04.2013

Заһир Бигиевнең «Өлүф…» әсәрендә минем иң яраткан каһарманым — Муса. Кайбер галимнәр Мусаны байлык колы итеп күрсәтергә тырышсалар да, бу ышандырмый. Роман капитализм тамырларын ныграк җәя барган бер чорда иҗат ителгәнлектән, җәмгыятьтә акча уйнаган роль язучы тарафыннан һәрдаим яктыртылу аркасында туа ул фикер. Теләсә кайсы юл, хәтта өйләнү аркылы баю омтылышы исә икенче бер герой — Габденнасыйр образы — аркылы ачыла. Ә менә Мусага язучы бу зыйфатны сылап кына куя шикелле. Аның егеткә мәхәббәте әллә каян күренеп тора.
3. Бигиев геройларны тасвирлауда мәгърифәтчелек алымнарыннан бөтенләй китә алмаган. Әйтик, Муса. Ул үтә чибәр, гыйлемле, дини. Башкалар ястү намазын да аңа ияреп кенә укыйлар. Без Мусаның бер генә намазны да калдырмавын — утә диндарлыгын күрәбез. Күңеленең нечкәлеген әйтеп тә торасы юк! Зөләйханың үлеме турындагы хәбәрне ишеткәч, кайгы-хәсрәткә бата, яшькә күмелә, әле күмәргә дә барып кайта.
Муса Хәдичәгә акча өчен генә өйләнәме соң? һич юк! Хәдичәнең егеткә үлеп гашыйклыгы хатларында бик ачык чагыла бит. Әле Муса Зөләйха үлемендә гаепле табылганнан соң да, ул аннан баш тартмый, Габденнасыйрга барырга теләми, бары тик ата-анасына каршы чыгарга гына җөрьәт итми. Әнисенә әйтмичә, Казанга Муса янына китеп барган Зөләйха кебек кыланмый ул, шуңа күрә роман ахырында бәхеткә дә ирешә.
Мусаның Хәдичәне яратуы да шик тудырмый. Кызның гүзәллеге турында һәркем белә. Язучы әсәр атамасында ук бу хакта искәртеп куя. Гашыйк кыз, такта ярыгыннан күзәтеп, егет турында уңай фикерләрен ныгыткан, аның үзен яратканлыгына бик ышана.
Бер ялган икенче ялганны тудыра, эшне катлауландыра, бәхетсезлекләргә китерә, ди язучы. Әгәр, үзенең исемен Хәдичә каршында таплаудан, аны кирәкмәгән шикләргә төшерүдән курыкмаса, туй алды көннәре булмаса, Муса ялганга бармаган да булыр иде. Хөкем дә ялганга корылырга тиеш түгел. Бер караганда, изге эшкә алынган кебек Андреевның планнары нәкъ менә шул ялган аркасында җимерелеп төшә дә бит. Инде килеп, Габденнасыйрның ялганчылыгы, икейөзлелеге, башкаларга карата корган мәкере үзен үк харап итә. Хәер, без Мусага да ялганчы дигән тамга суга алмыйбыз, үз адвокатына ул чын дөреслекне сөйләп биргән була, киңәшкә кадәр эшне яшерү аның хокукында, кануннар белән дә рөхсәт ителә.
Җәмгыятьтәге акча роленә зур игътибар бирелсә дә, ул кеше зарары өчен хезмәт итми. Шубинга да, Андреевка да, гаделлекне торгызу өчен, шактый сумма кирәк. Кунакханәләрдә торасы, илнең бер почмагыннан икенчесенә йөрисе… Шулай булгач, җәмгыять институтына хезмәт итүче Шубин һәм Андреев кебекләргә без тискәре бәя бирә алмыйбыз. Әмма гадел тикшерүче, дөреслек белән мәсьәләне хәл итүче буларак, Шубин Андреевтан өстенрәк кала.
Әхмәди байны да гаепләргә ашыкмыйк. Ул кызы турында кайгырта. Кеше үтерүче Мусага бирә алмый ич инде ул бердәнбер баласын! Ата суд хөкемен көтә, ашыкмый, әле судтан соң да тиз генә башка кешегә ярәшеп куймый, Хәдичәне дә артык көчләми шикелле.
Әсәр ахырында язучы безгә Муса һәм Хәдичәнең бәхетле гаилә корганлыгы хакында хәбәр итә. Яратуга нигезләнмәсә, ул болай язар идеме икән? Хәдичә кемгә генә барса да, аның янчыгындагы акча барыбер иренә булачак. Бу — аңа аталган бирнә. Әгәр инде Муса байлык колы гына булса, Петербургта Зөләйханы кияүгә дә сорамас иде ләбаса! Бу адымның ашыгып ясалганлыгы әллә каян күренеп тора, чын хисләр булуы расланырлык ара әле узмаган. Шуны аңлаган ата-ана Зөләйханы кияүгә бирергә ашыкмый да. Гомумән, бу гаилә әгъзалары ихласлыклары, кешеләргә яхшы күңеллелекләре, аларны кайгыртулары белән истә кала. Зөләйха гына һаман да бераз җиңеллек күрсәтә. Ул үзе бу эшләрен җинаять үк дип атый. Әнисен борчып, әйтмичә, чит шәһәргә, егет янына үзе бара. Инде тагын да зуррак хәсрәткә төшереп, ялгыз калдырып, бу дөньядан китә. Әгәр ниндидер бер егеткә мәхәббәт аны шушы хәлгә төшергән икән, ул егет турында искиткеч акыллы, чибәр, әдәпле булган, дип уйларга нигез бар. Үзенә карата эчендә үч саклаган Габденнасыйрдан да шикләнмичә, ярдәменә таянмакчы булган Муса турында, бераз беркатлырак, кешеләргә артык ышанучан, дип тә фаразлап булыр иде булуын.
Тел төбем аңлашылгандыр: Муса мине тулаем әсир итте.

insha.ru

Меннэр яки гузэл кыз хэдичэ характеристика

«Читай, играя. Отдыхай, твори!»

«Читай, играя. Отдыхай, твори!» Конкурсы и викторины, Уроки, книжкины именины, Обзоры, беседы, лекции, Посиделки и конференции, Диспуты, громкие чтения, Премьеры книг, обсуждения, Дискуссии, выставки,

Подробнее

НЕДЕЛЯ ДЕТСКОЙ КНИГИ- 2015

НЕДЕЛЯ ДЕТСКОЙ КНИГИ- 2015 Не изменяя прекрасной традиции, весна и в этот год принесла в нашу библиотеку яркий, шумный, веселый, многолюдный и радостный праздник КНИГИ и ЧТЕНИЯ! Замечательный праздник

Подробнее

Технологическая карта урока

Технологическая карта урока Ф.И.О. учителя Фейгельсон Юлия Давидовна Класс: 6 Предмет Литература Тема урока: Урок на всю жизнь (Валентин Распутин «Уроки французского». Заключительный урок) Место и роль

Подробнее

3 день 4 день 5 день

1 день В понедельник, 29.05.2017 г., в МБОУ «СШ 53» состоялось открытие 1 смены лагеря с дневным пребыванием детей и лагеря труда и отдыха подростков. День в лагере начинается с утренней зарядки и горячего

Подробнее

Цели и задачи учебного предмета:

АННОТАЦИЯ РАБОЧЕЙ ПРОГРАММЫ Предмет: литературное чтение Класс: 2 Количество часов по учебному плану: всего- 136 часов в год (4 часа в неделю) УМК: 1. Чуракова Н.А. Литературное чтение. 2 класс: Учебник.

Подробнее

Конспект открытого урока на тему:

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение г.о Тольятти «Школа с углубленным изучением отдельных предметов 16 имени Н.Ф. Семизорова» Конспект открытого урока на тему: «ГРЕКИ И КРИТЯНЕ». Подготовила:

Подробнее

Технологическая карта открытого урока.

Технологическая карта открытого урока. Место проведения: МБОУ СОШ 22 г.о. Самара Уровень: школьный (присутствовали: методисты НМЦентра «РС Л.В.Занков», учителя школы) Дата: 22.04.2013 года Предмет: Окружающий

Подробнее

Русский язык (письмо) 1 класс

Русский язык (письмо) 1 класс Тема: Письмо заглавной буквы Ц. (УМК Развивающая система Л.В.Занкова) Подготовила Романенко Е. Н. Планируемые результаты (универсальные учебные действия) Личнoстные: — знать

Подробнее

Цели изучения предмета

Рабочая программа по литературному чтению на родном языке (русском) для 1 класса составлена в соответствии с требованиями Федерального государственного образовательного стандарта начального общего образования

Подробнее

ЛЮБИМОЙ ГИМНАЗИИ 65 ДОБРЫХ ДЕЛ!

ЛЮБИМОЙ ГИМНАЗИИ 65 ДОБРЫХ ДЕЛ! ЗА 6 ЛЕТ УСПЕШНО СДАЛИ ЭКЗАМЕНЫ КЕМБРИДЖСКОГО УНИВЕРСИТЕТА ПО АНГЛИЙСКОМУ ЯЗЫКУ 360 УЧЕНИКОВ НАШЕЙ ГИМНАЗИИ. Литературно-музыкальная студия «Дом хрустальный» 1 место на

Подробнее

1 класс 2А класс 2Б класс 3 класс 4 класс

направления 1 класс 2А класс 2Б класс 3 класс 4 класс классы Спортивнооздоровительное Общеинтеллект уальное 4.Спортивная игра «Снайпер» 2. онлайн-олимпиада «Русский с Пушкиным» 3.Предметные недели 4.Конкурс

Подробнее

Межшкольный Фестиваль «Я выбираю Книгу»

Межшкольный Фестиваль «Я выбираю Книгу» Положение о школьном туре конкурса медиапроектов в формате буктрейлера «Страна Читалия 2017» 1. Общие положения 1.1. Учредители конкурса ГБОУ Гимназия 1476; Университетско-школьный

Подробнее

docplayer.ru

З. Бигиевнең «Меңнәр, яки гүзәл кыз Хәдичә» романы

З. Бигиевнең “Меңнәр, яки гүзәл кыз Хәдичә” романы буенча 9 нчы сыйныфта үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе.

Тема: З. Бигиевнең “Меңнәр, яки гүзәл кыз Хәдичә” романы.

Максатлар:1) З. Бигиев иҗатына гомуми нәтиҗә ясау:

а) образлар аша әдәби әсәрне анализлау;

ә) әдәбият теориясен әсәр өстендә ныгыту;

б) язучының әдәбиятка алып килгән яңалыгын ачыклау;

в) әсәрнең тәрбияви әһәмиятен билгеләү;

2) укучыларның фикерләү сәләтен булдыру.

3) гомумкешелек сыйфатларын тәрбияләү

Җиһазлау: 1) 9 нчы сыйныф өчен дәреслек-хрестоматия;

2) Заһидуллина Д.Ф. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы.

^

4) Язучының портреты, китаплары.

Дәрес барышы

1. Укытучының кереш сүзе.

Бүген без татар әдәбиятының күренекле вәкиле булган З. Бигиевнең “Меңнәр, яки гүзәл кыз Хәдичә” романы турында сөйләшербез. Моның өчен дәресебезнең максатлары белән танышыйк (укытучы укып китә). Хәзер турыдан-туры дәреснең темасына мөрәҗәгать итеп, сорауларга игътибарны юнәлтик.

1. Ни өчен автор үз әсәрен шулай атаган?

Укучыларның җавабы.

Димәк, З. Бигиев үз әсәрендә укучыны ике төп мәсьәләгә юнәлтәсе килә, ягъни эпиграф буларак алына: акча-байлык һәм гүзәллек.

2. Сезнеңчә ничек, кем гүзлрәк? Хәдичәме яки Зөләйхамы?

Укучылар җавабы.

3. Зөләйха һәм Хәдичә образларын чагыштырырыгыз.

Укучыларның фикере.

Димәк, әсәрдә Әхмәди бай кызы Хәдичә турында бик кыска сөйләнелә. Роман аның исеме белән аталса да. Хикәяләү барышында аның портре-тын да һәм тулы характеристикасын да бирми. Әсәрдә реалистик күрсә-телгәнчә. Хәдичә үзенә үзе хуҗа түгел. ә Зөләйха исә үз алдына куйган максаты бар: ул үзенә тугрылыклы, белемле иптәш сайларга омтыла. Үзенең мәхәббәте өчен көрәшә. Ләкин кыенлыктан чыга алмыйча, үз-үзен һәлак итә.

4. Зөләйха белән очрашканда, сез Мусаны ничек күз алдына китердегез? Аның мәхәббәте чынмы, ялганмы , ясалмамы?

5. Муса белән Зөләйханың Петербург һәм Казанда очрашу эпизодлары ту-рында уйланыгыз. Һәр ике очракта геройларның рухи хәлен күз алдына китерегез һәм шул күренешне тасвирлап бирегез.

6. Мусаның Зөләйха белән соңгы тапкыр очрашудан калган тәэсире нинди?

7. Габденнасыйрның әйләнә-тирәдәгеләргә булган чын мөнәсәбәтен ачыклагыз.

Укучылар җавабы.

Димәк, аңарда иптәшлек тә, дуслык та юк. Тик ялган һәм икейөзлелек кенә бар. Үлемен дә ул, Хәдичәнең йөз мең сум акчасы белән кәләшлеккә алуга ирешмәве белән аңлата.

8. Муса белән Габденнасыйр образларын чагыштырыгыз.

9. Хәдичә турында сез нәрсә уйлыйсыз? Үз тирәсендә барган көрәш аңа билгелеме, бу хакта аның фикере ничек булыр?

^

Хәдичә ихтыярсыз булып чыга. Аның акчасын кем яулап алса, Хәдичә дә шуныкы булырга тиеш. Башта ул Мусага барырга тиеш булып, Муса гаепләнеп төрмәгә кергәч, аңа хат язып, үзенең “мәхәббәте”, аның өчен кайгыруы турында белдерсә, ахырга кадәр шул карашында тора алмый. Озак та үтми, аталары аны Габденнасыйрга бирергә булгач. Хәдичә аңа барудан да баш тартмый, каршылык күрсәтми.

10.Шубин һәм Андреев образлары аша автор нәрсә әйтергә тели?

Укучылар җавабы.

Димәк, Автор Шубин һәм Андреев образлары аша патша суды чинов-никларының да акча колы булуларын күрсәтә алган.

11. Бу әсәрдә сезгә кайсы образ күбрәк ошады һәм ни өчен?

12. Әсәрнең төп идеясен билгеләгез.

Укучылар җавабы.

Димәк, әсәрнең исеме үк аның төп темасьн һәм идеясен билгели. Биредә сүз Хәдичә һәм зөләйхаларның гүзәллекләре, мәхәббәт тарихлары ха-кында гына бармый, ә капиталның, акчаның капитализм шартларында кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне, аларның морален (әхлагын) билгеләүдә тоткан урыны турында бара.

13. Әсәрнең татар әдәбиятына алып килгән яңалыгы һәм әһәмияте нәрсәдә дип уйлыйсыз?

Укучылар җавабы.

Димәк, З. Бигиевнең җәмгыятьнең әхлагын тәнкыйть итә башлый, реаль образлар тудыруы, тематика һәм жанр ягыннан керткән яңалык-лары – барысы да татар әдәбияты тарихында яңа күренеш, прогрессив адым иде. “Әльислах” газетасында Ф. Әмирхан З. Бигиевне татар әдәби-ятына яңалык алып килүчеләрнең берсе итеп тануы турында язды.

З. Бигиев әсәрләрендә гәүдәләндерелгән реаль тормыш күренешләре яшь буынга үткәннең караңгы якларын, җәмгыятьнең тискәре якларын күрергә өйрәтә.

Билгеләр кую.

Өй эше: кызлар Муса һәм Габденнасыйрга, ә малайлар Хәдичә һәм Зөләйхага чагыштарма сыйфатнамә (характеристика) язып килә.

uch.znate.ru

Меннэр яки гузэл кыз хэдичэ краткое содержание

>>> Поэма кыз жибек на русском языке

Поэма кыз жибек на русском языке >>> Поэма кыз жибек на русском языке Поэма кыз жибек на русском языке Светлой памяти моей мамы Меруерт Альжан кызы посвящаю. В качестве альтернативы международному февральскому

Подробнее

Картинки ураза байрам скачать бесплатно

Картинки ураза байрам скачать бесплатно >>> Картинки ураза байрам скачать бесплатно Картинки ураза байрам скачать бесплатно Ведь каждый мусульманин Сегодня скажет вам: Нет праздника прекрасней, Чем Ураза

Подробнее

Проект «С чего начинается родина»

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение города Нефтеюганска «Детский сад 2 «Колосок» Проект «С чего начинается родина» Воспитатели: Акавова Б.Х. Баранюк И.В. Цель: Воспитание нравственно-патриотических

Подробнее

Эни Турында Сочинение Татарча

Эни Турында Сочинение Татарча >>> Эни Турында Сочинение Татарча Эни Турында Сочинение Татарча Нинди олы сз бу! Никто не знал, Вурдик был наполовину вампиром. Файзуллины шигырен укучы с йли. Помогите Помогите

Подробнее

Эни Турында Сочинение Татарча

Эни Турында Сочинение Татарча >>> Эни Турында Сочинение Татарча Эни Турында Сочинение Татарча Нинди олы сз бу! Никто не знал, Вурдик был наполовину вампиром. Файзуллины шигырен укучы с йли. Помогите Помогите

Подробнее

Эни Турында Сочинение Татарча

Эни Турында Сочинение Татарча >>> Эни Турында Сочинение Татарча Эни Турында Сочинение Татарча Нинди олы сз бу! Никто не знал, Вурдик был наполовину вампиром. Файзуллины шигырен укучы с йли. Помогите Помогите

Подробнее

Проект «Что за прелесть коми сказки!»

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад 21» г. Сыктывкара Проект «Что за прелесть коми сказки!» Составитель: воспитатель Брага Т.Н. «Сказка великая духовная культура

Подробнее

Презентация в сутеев кто лучше 2 класс

Презентация в сутеев кто лучше 2 класс >>> Презентация в сутеев кто лучше 2 класс Презентация в сутеев кто лучше 2 класс Иголка была очень довольна и говорила: -Вот видите, как я умею вышивать! Cookies

Подробнее

Туган кон сценарий татарча

Туган кон сценарий татарча >>> Туган кон сценарий татарча Туган кон сценарий татарча Это было в таком-то году. Девочки по вызову булып йорисем килми. Название: юбилейга Туган конгэ татарча сценарий татарча,

Подробнее

Изложение по татарскому туган мэктэбем

Изложение по татарскому туган мэктэбем >>> Изложение по татарскому туган мэктэбем Изложение по татарскому туган мэктэбем Если Вы заметили, что на данном сайте незаконно используются материалы, сообщите

Подробнее

«Мама- главное слово в каждой судьбе»

МУНИЦИПАЛЬНОЕ БЮДЖЕТНОЕ ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ ДЛЯ ДЕТЕЙ ДОШКОЛЬНОГО И МЛАДШЕГО ШКОЛЬНОГО ВОЗРАСТА ПРОГИМНАЗИЯ «СКАЗКА» Краткосрочный исследовательско — творческий проект: «Мама- главное слово в каждой

Подробнее

Татарча рэхмэт сузлэре

Татарча рэхмэт сузлэре >>> Татарча рэхмэт сузлэре Татарча рэхмэт сузлэре Жомга конне шундый бер сэгать бар, шул сэгатьтэ телэгэн телэк кабул булмыйча хич калмас, ди. Татарча котлаулар туган кон белэн.

Подробнее

Татарча рэхмэт сузлэре

Татарча рэхмэт сузлэре >>> Татарча рэхмэт сузлэре Татарча рэхмэт сузлэре Жомга конне шундый бер сэгать бар, шул сэгатьтэ телэгэн телэк кабул булмыйча хич калмас, ди. Татарча котлаулар туган кон белэн.

Подробнее

«Армавир и его история»

МУНИЦИПАЛЬНОЕ БЮДЖЕТНОЕ ДОШКОЛЬНОЕ ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ ДЕТСКИЙ САД 8 «Армавир и его история» Конспект занятия в подготовительной группе Воспитатель МБДОУ 8 Л.А.Яковлева г. Армавир Программное содержание

Подробнее

Чеченская литература 7 класс читать

Чеченская литература 7 класс читать >>> Чеченская литература 7 класс читать Чеченская литература 7 класс читать Чеченская литература 7 класс читать некъа тiехь чiагiвала, шайн Iалашонаш кхочушъян цу шинна

Подробнее

Руководители: воспитатели

МКДОУ «Детский сад 14 «Рябинушка» Руководители: Харламова С.Е. Храмутичева Е.А. Г.Людиново Паспортные данные Профиль музея направление Адресованность музея цель задачи Сведения об авторском коллективе

Подробнее

Путешествие в зимнюю сказку

Путешествие в зимнюю сказку В Русском Центре в Нюрнберге прошла очередная программа для детей из цикла «В гостях у сказки». На этот раз преподаватели русского языка Инна Горелик, Светлана Соколова, Оксана

Подробнее

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА Кружка «Вдохновение»

МУНИЦИПАЛЬНОЕ БЮДЖЕТНОЕ ОБЩЕОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ ГИМНАЗИЯ СЕЛА МЕСЯГУТОВО МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА ДУВАНСКИЙ РАЙОН РЕСПУБЛИКИ БАШКОРТОСТАН СОГЛАСОВАНО Зам. директора по ВР С.М. Чистякова «30» августа2016

Подробнее

Спортивный праздник ко дню матери.

Спортивный праздник ко дню матери. (Спортивный праздник, посвященный Дню Матери для детей старшей группы и их мам). Задачи: 1. Привлекать родителей к активному участию в спортивной жизни детского сада.

Подробнее

Литературными тропами интернета:

БУК «Областная библиотека для детей и юношества» Информационно-библиографический отдел Литературными тропами интернета: детская литература, поэзия, классика, критика 12+ Путеводитель Омск 2015 От составителя

Подробнее

«Мамочка любимая, самая красивая!»

ПРОЕКТ КО ДНЮ МАТЕРИ СРЕДНЕЙ ГРУППЕ «Мамочка любимая, самая красивая!» Воспитатель: Вокуева Галина Алексеевна 2016г Информационная карта проекта Проект «Мамочка любимая, самая красивая» Автор проекта:

Подробнее

>>> Скачать peers tv для windows 7

Скачать peers tv для windows 7 >>> Скачать peers tv для windows 7 Скачать peers tv для windows 7 Тот файл, что получается в итоге можно получить в популярном, вперед заданном пользователем формате. Вы

Подробнее

ПОЯСНИТЕЛЬНАЯ ЗАПИСКА

ПОЯСНИТЕЛЬНАЯ ЗАПИСКА Под ю при реализации ФГОС начального общего образования понимается образовательная осуществляемая в формах, отличных от урочной, и направленная на достижение планируемых результатов

Подробнее

«Самая любимая мамочка моя»

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Раздольненский детский сад 5 «Сказка» ПРОЕКТ КО ДНЮ МАТЕРИ ВО ВТОРОЙ МЛАДШЕЙ ГРУППЕ «Самая любимая мамочка моя» Воспитатель: Пискарева В.Р.

Подробнее

«День Победы Великий праздник»

«День Победы Великий праздник» День Победы! Праздник долгожданный Мирная небес голубизна Помнят на Земле народы, страны- В этот день закончилась война. В течение года в старшей логопедической группе «Теремок»

Подробнее

docplayer.ru

Меннэр яки гузэл кыз хэдичэ краткое содержание

Презентация компьютер моей мечты

Презентация компьютер моей мечты >>> Презентация компьютер моей мечты Презентация компьютер моей мечты К сожалению, и по потреблению электроэнергии тоже. И так с недавнего времени я начал присматривать

Подробнее

«Азбука доброты «Союзмультфильма»

Районный фестиваль детско-взрослых проектов «Мир глазами ребенка» Номинация: «Фильм, фильм, фильм» Тема (название) проекта: «Азбука доброты «Союзмультфильма» Возрастная группа участников: дети 5-7 лет

Подробнее

ОПИСАНИЕ МЕСТА КРУЖКА В УЧЕБНОМ ПЛАНЕ.

ПОЯСНИТЕЛЬНАЯ ЗАПИСКА Рабочая программа составлена в соответствии с ФГОС НОО, на основе программы кружка «В мире книг» (авт.л.а.ефросинина). Кружок «В мире книг» реализует социальное направление внеурочной

Подробнее

Туган кон сценарий татарча

Туган кон сценарий татарча >>> Туган кон сценарий татарча Туган кон сценарий татарча Это было в таком-то году. Девочки по вызову булып йорисем килми. Название: юбилейга Туган конгэ татарча сценарий татарча,

Подробнее

РОДНОЙ КРАЙ СОБИРАЕТ ДРУЗЕЙ.

РОДНОЙ КРАЙ СОБИРАЕТ ДРУЗЕЙ. Развлечение посвящѐнное «Дню народного единства». МБДОУ детский сад «Березка» Музыкальный руководитель Ленкова Евгения Олеговна 2014 год Интеграция образовательных областей:

Подробнее

Тематическое планирование кружка

Тематическое планирование кружка 1 четверть ТЕМА ЗАНЯТИЯ УРОКА 1. Составление плана работы на 1 полугодие и участие в городских конкурсах. 2. Знакомство с положением о конкурсе фотографий «Я и мой город»..

Подробнее

НЕДЕЛЯ ДЕТСКОЙ КНИГИ- 2015

НЕДЕЛЯ ДЕТСКОЙ КНИГИ- 2015 Не изменяя прекрасной традиции, весна и в этот год принесла в нашу библиотеку яркий, шумный, веселый, многолюдный и радостный праздник КНИГИ и ЧТЕНИЯ! Замечательный праздник

Подробнее

«Мама- главное слово в каждой судьбе»

МУНИЦИПАЛЬНОЕ БЮДЖЕТНОЕ ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ ДЛЯ ДЕТЕЙ ДОШКОЛЬНОГО И МЛАДШЕГО ШКОЛЬНОГО ВОЗРАСТА ПРОГИМНАЗИЯ «СКАЗКА» Краткосрочный исследовательско — творческий проект: «Мама- главное слово в каждой

Подробнее

учебный год

2015-2016 учебный год «Ребенок учится тому, что видит у себя в дому, родители пример тому!» Немецкий писатель 15 века Себастьян Брант Режим дня учащихся 1 классов Режим дня учащихся 2, 3 классов 12:05-12:30

Подробнее

ПОЯСНИТЕЛЬНАЯ ЗАПИСКА

ПОЯСНИТЕЛЬНАЯ ЗАПИСКА Рабочая программа учителя по внеурочной деятельности общеинтеллектуального направления «В мире книг» для учащихся 2-х классов рассчитана на 34 часа. Занятия проводятся 1 раз в неделю.

Подробнее

Проект «С чего начинается родина»

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение города Нефтеюганска «Детский сад 2 «Колосок» Проект «С чего начинается родина» Воспитатели: Акавова Б.Х. Баранюк И.В. Цель: Воспитание нравственно-патриотических

Подробнее

«Как устроено тело человека»

Конспект занятия в старшей группе «Как устроено тело человека» Цель: Ознакомить детей, с тем, как устроено тело человека. Закрепить названия частей лица, их назначения. Научить измерять рост, размер ноги.

Подробнее

Составитель: Шилова А.В.

Составитель: Шилова А.В. Дорогие ребята! Приглашаем вас в читальный зал познакомиться с журналами, которые выписывает центральная детская библиотека. «Геолѐнок» — продолжение успешного журнала для взрослых

Подробнее

«История кукольного народа»

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида 2» представляет образовательно-воспитательный проект «История кукольного народа» Почему куклы? — Кукла несёт

Подробнее

Рубрика «Вести из группы» (информация о

Еженедельный выпуск «Вести школьной страны». Периодичность издания: 1 раз в неделю. Анонс событий: с 23.01.17. по 27.01.17. Рубрика «Вести из группы» (информация о мероприятиях, прошедших в группе за неделю).

Подробнее

Осень. Кораблик. Осень

Сентябрь 2009 года Осень Лист упал, упал другой, Третий кружится, играя, Я смотрю, а предо мною — Осень, осень золотая! Я хотела взять листочек, А он взял и улетел. Листопад такой красивый Со мной расстаться

Подробнее

«Этот удивительный простой карандаш»

МУНИЦИПАЛЬНОЕ БЮДЖЕНТНОЕ ДОШКОЛЬНОЕ ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ «ДЕТСКИЙ САД 9 «ЧЕБУРАШКА» Г. МИЧУРИНСКА ТАМБОВСКОЙ ОБЛАСТИ 393760, Тамбовская область, город Мичуринск, улица Украинская, дом 42, т. 8 (47545)

Подробнее

Классическая музыка и дети.

Классическая музыка и дети. Беседа с родителями. Музыкальный руководитель Карташева Ирина Алимовна. Мы все очень хотим, чтобы детство наших детей было счастливым и продуктивным, а ведь именно в дошкольном

Подробнее

«Книжкина неделя» группа «Непоседы»

«Книжкина неделя» группа «Непоседы» Непосредственная образовательная деятельность Образовательная деятельность в режимных моментах Самостоятельная деятельность Взаимодействие с семьей Понедельник 1.» Как

Подробнее

docplayer.ru

меннэр яки гузэл кыз хэдичэ анализ 14 июня 2018 года —

Бүген без татар әдәбиятының күренекле вәкиле булган З. Бигиевнең “Меңнәр, яки гүзәл кыз Хәдичә” романы турында сөйләшербез. Анализ работ, близких теме диссертации показал, что особенности отражения …. Сейчас Вы можете много где узнать про Меннэр яки гузэл кыз хэдичэ… формировать у учащихся навыки самостоятельного анализа и… Роман М.Ю.Лермонтова » Герой нашего времени», роман З.Бигиева «Меннэр, яки гузэл кыз Хэдичэ» Скачать меннэр яки гузэл кыз хэдичэ характеристика с нашего файлообменика. Категория: Договор. Файл меннэр яки гузэл кыз хэдичэ характеристика. Меннэр яки гузэл кыз хэдичэ характеристика, скачка с нашего файлообменника. Дант вымотал все человеческое зло в девяти грандиозных кругах своего ада,… 1 Меннэр яки гузэл кыз хэдичэ характеристика Меннэр яки гузэл кыз хэдичэ характеристика… Работа над текстом Анализ отдельных эпизодов из… Сейчас Вы можете много где узнать про меннэр як гузэл кыз хэдичэ кутэрелгэн проблемалар, но столь огромное количество уникальных фактов есть только у…меннэр яки гузэл кыз хэдичэ анализ

ikic.umik.movister.ru


Тема: Заһир Бигиевнең “Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә” романында ана һәм кыз – бала язмышы.

I. Дәреснең максаты: укучының мөстәкыйль фикерләве, гомумиләштереп нәтиҗәләр ясау сәләтен үстерү; З. Бигиевнең “Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә” әсәрендә яшь кыз Зөләйханың фаҗигале язмышы һәм карт ананың ялгыз калуның сәбәпләрен ачыклау, авыр хәлләрдән чыгу юлларын эзләү.

II. Бурычлары:

Белем бирү: укучының текстны аңлап, йөгерек һәм сәнгатьле итеп укуына, дөрес яза белүенә, иркен сөйләшүенә ирешү;

Белемнәрне ныгыту һәм камилләштерү: әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләрнең хәзерге вакытта да мөһим булуына, актуальлегенә игътибар итү, дәлилли белү күнекмәләрен үстерү;

Тәрбияви: дөньядагы иң кадерле кешеләр – әти-әниләргә карата мәхәббәт, ихтирам – хөрмәт хисе тәрбияләү, аларның өметен акларлык шәхесләр булып җитлегүләренә омтылыш уяту.

III. Принциплары:

Дидактик принциплар: фәннилек, күрсәтмәлелек, уку – укыту барышының тәрбияви характерда булуы;

Гомумметодик принциплар: коммуникатив, ситуатив – тематик принциплар;

IV. Укыту ысуллары: аңлату, күрсәтү, коммуникатив, проблемалы укыту, анализ ясау.

V. Укыту алымнары: әңгәмә – аңлату, сөйләү, уку, электрон китапханә белән эш, әңгәмә – йомгаклау.

VI. Дәреснең төре: диалог – әңгәмә.

VII. Дәрес тибы: Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.

Җиһазлау: З. Бигиев портреты, дәреслек, аудиоязма, мультфильм “Алтын бөртекләр”, электрон китапханә, презентация, татар теле аңлатмалы сүзлеге

Дәреснең эпиграфы:

“Мәктәптә бала дөрес язарга өйрәнсен өчен алдан язарга өйрәнү дәфтәрен бирәләр. Соңыннан асыл дәфтәргә күчереп язарга кушалар. Әмма кешегә бирелгән гомер белән алай эшләп булмый шул. Ялгыш кылып яшәгән гомерне киредән күчереп язып булмый. Шулай булгач, әй бәхет эзләүче дустым, гомер дәфтәреңә үкенерлек хәлләрне язарга ашкынма”.

Дәрес барышы

I.Мотивлаштыру – ориентлаштыру.

1) Дәресне оештыру.

Дәрескә уңай – эмоциональ мохит булдыру.

Актуальләштерү.

Өйгә бирелгән эшне тикшерү.

Укытучы сүзе: З. Бигиевнең “Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә ” романын электрон китапханәдән табып, тулысынча укырга тәкъдим ителгән иде. Сез җинаятьтә Мусаның дусты да шиккә алынганын белдегез. Әмма чын үтерүче ул булып чыкмый. Әсәр ничек тәмамлана? Муса һәм Габденнасыйр язмышларын тыңланган аудиоязмадан соң дәвам итеп сөйләгез.

( Муса Салихов Петербургта Зөләйха исемле кызны очрата. Зөләйха аңа үзенең сөйкемлелеге, укымышлы булуы белән ошый. Муса өйләнергә теләге барлыгын белдерә, ләкин кызның әти-әнисе бу никахка риза булмый. Аларның гаиләсе озакламыйча Кырымга, ә Салихов Казанга китеп бара. Анда ул икенче бер ”матурны ярата” башлый. Беренче мәхәббәте Зөләйханы оныта, алай да түгел, элекке вәгьдәләшүләренә ышанып, туган җирен, бердәнбер анасын ташлап килгән бу яшь кызны Муса авыр шартларда калдыра. Зөләйханың сабыйларча: “Сезгә килдем, шаять Петербургта кылган вәгъдәгезне онытмагансыз?” – дигән соравына салкын гына итеп: “Әхмәди Хәмитовның кызын йөз сум көмеш акча илә кәләшлеккә алу — мәкъсудым” , — дип җавап кайтара.Шулай итеп, Мусаның эчке сыйфатлары, кешелексезлеге, тик меңнәр артыннан гына куучы түбән җан булуы укучылар алдында килеп баса. Дөрес, автор Мусага симпатия белән карый, аны туры сүзле, тәрбияле, укымышлы булуы ягыннан башкалардан өстен куя. Ләкин хикәя итү барышында Мусаның уңай яклары тик тышкы бизәк кенә икәнлеге ачык сизелә: аның да акча колы булып калуы, беренче мәхәббәтен меңнәргә алмаштыруы, Зөләйханы һәлакәт алдында япа – ялгыз калдырып китүе – барысы да Мусаның җинаять юлына басуы турында сөйли.

Мусаны Зөләйханы үтерүдә гаеплиләр һәм төрмәгә утырталар, каторгага хөкем ителә. Муса үзе төрмәгә керсә дә, аның капиталы кала. Яңадан эзләнү, яңадан тикшерү башлана. Адвокатлар, сыщиклар кабаттан эшкә керешәләр. Мусаны төрмәдән чыгаралар. Бер айдан соң Муса Хәдичә туташка өйләнә.

Йөз мең бирнәле кызны алу өчен Габденнасыйр да астыртын көрәш алып бара. Ул үз теләгенә ирешү өчен барлык начарлыкларны да эшләргә әзер: ялганлый, яла яга, бергә укып – үскән якын иптәше Мусаны төрмәгә утыртуга булышлык итә. Габденнасыйр, Зөләйханың үлеменнән файдаланып, Мусаны юлыннан алып ташлау өчен – Зөләйханың үләр алдыннан язып калдырган хатын һәм револьверын яшерә. Габденнасыйр үзен җиңүче – йөз меңгә хуҗа итеп сизә. Ләкин әле ул иртәрәк шатлана. Адвокатларга, сыщикларга йомгакның очын чишәргә Габденнасыйр үзе үк мөмкинлек бирә. Муса каторгага хөкем ителгәч, Габдуллин белән Габденнасыйрның ресторанда сөйләшүләрен исерек кыяфәтендә Шубин тыңлап утыра.Шубин Габденнасыйр бүлмәсеннән Зөләйханың кайдан килгән икәнен күрсәткән адрес кисәкләрен таба һәм шул адрес буенча Кырымга китә.Кырымда Зөләйханың әнисенә язган хаты табыла. Мусаны төрмәдән чыгаралар. Габденнасыйр, йөз мең сумны үзенә алмау хурлыгына түзә алмыйча, агу эчеп үлә.

II.Уку мәсьәләсен кую.

Укытучы: Үткән дәрестә әсәргә, геройларга анализ ясадык. Бүгенге дәресне хикмәтле сүз белән башларга телим. Дәреснең эпиграфы: “Мәктәптә бала дөрес язарга өйрәнсен өчен алдан язарга өйрәнү дәфтәрен бирәләр. Соңыннан асыл дәфтәргә күчереп язарга кушалар. Әмма кешегә бирелгән гомер белән алай эшләп булмый шул. Ялгыш кылып яшәгән гомерне киредән күчереп язып булмый. Шулай булгач, әй бәхет эзләүче дустым, гомер дәфтәреңә үкенерлек хәлләрне язарга ашкынма”.

Укытучы: Бу сүзләрне сез ничек аңлыйсыз? (укучыларның фикерләрен тыңлау)

Укытучы: Заһир Бигиев романында нинди ялгышлар һәм үкенерлек хәлләр турында сүз бара? Санап китегез.

Укытучы: “Үкенерлек ялгышлар” дигән сүзтезмәне ничек аңлыйсыз?

Укытучы: “Үкенерлек ялгышлар” дигән сүзтезмә романның кайсы геройларына туры килә?

Укытучы: Ни өчен шулай уйлыйсыз?

Укучы: Чөнки яшь, ышанучан, гаепсез, самими, мәхәббәт хисләренә бирелеп Зөләйха үз – үзенә кул сала. Зөләйханың әнисе картлык көнендә ялгыз кала.

Укытучы: Димәк, без бүген кемнәр турында сөйләшәчәкбез.

Укучы: Зөләйха һәм аның әнисе турында.

III. Уку мәсьәләсен чишү.

Укытучы: Бүгенге тема: Заһир Бигиевнең “Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә” романында ана һәм кыз – бала язмышы”.

Дәреснең максаты:

З. Бигиевнең “Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә” әсәрендә яшь кыз Зөләйханың фаҗигале язмышы һәм карт ананың ялгыз калуның сәбәпләрен ачыклау, авыр

хәлләрдән чыгу юлларын эзләү. (укыла)

Укучылар, дәресебезнең максатында нинди сүзләр күңелгә авыр тәэсир итә.

Укучы: “Зөләйханың фаҗигале язмышы”, “карт ананың ялгыз калуы”.

Укытучы: Укучылар, фаҗигале сүзен сез ничек аңлыйсыз (укучыларның фикере)

“Татар теле аңлатмалы сүзлеге”ндә “фаҗига”, “фаҗигале” сүзләренә түбәндәге аңлатма бирелә.

Укучы: Фаҗига — котычкыч авыр хәл,вакыйга; зур бәхетсезлек

Фаҗигале — фаҗигый . 1. фаҗигане эченә алган, фаҗига белән бәйләнешле.

Авыр вакыйгаларны, кемнең дә булса тормышында авыр кичерешләрне күрсәткән, белдергән.

2. Фаҗига нәтиҗәсендә килеп чыккан

Укытучы: Фаҗига нәрсәгә китерергә мөмкин?

Укучы: Фаҗига бәхетсезлеккә, ялгызлыкка, күңел тынычсызлыгына китерә. Кеше елый, күңеле ярсый, төшенкелеккә бирелә.

Укытучы: Романда яшь кыз Зөләйханың фаҗигале язмышын сурәтләүгә киңрәк урын бирелә.Зөләйха — укымышлы, тәрбияле, матур кыз. Ләкин аның акчасы юк. Шуңа күрә ул үзе теләгән кешесенең – Мусаның хәләл җефете була алмый, ахыр чиктә атылып үләргә мәҗбүр була. Аны үлемгә китергән сәбәпләрне автор мәгърифәтчеләргә аңлата. Бу Зөләйханың үлеме алдыннан әнисенә язган хатында ачык чагыла. (Электрон китаптан Зөләйханың хаты укыла.)

Гыйззәтле укучы! Мәрхүмә Зөләйханың мөселманча-татарча укый-яза белмәвен беренче бабта әйткән идек. Аның соңгы хаты да русча язылган иде. Хатның тәрҗемәсе болай:
«Әнкәем, йөрәк бәгърем! Мин сез җәнабе галиләрегез алдында
җинаятьлемен! Мәхәббәтле әткәемнең дөнья куюыннан болай да җәрәхәтле күңелегезгә минем сезне ташлап, качып китүем аеруча зур зәһәр булгандыр. Инде менә бер ай үтте сезне ташлап качып китүемә. Әмма кай җиргә, ни сәбәптән качып китүем турында мин сезгә хат аша хәбәр итмәдем… Минем сез газизләргә моңарчы хат язмавым минем тарафтан олуг гаептер. Инде, шәфкатьле әнкәем, хәл-әхвәлемне бәян итеп сезләргә хат язарга мәҗбүрмен. Сөекле әнкәем, үткән елны, мәрхүм әткәемнең күзләре авырган вакытта; Петербургка барып, «Татар рестораны»нда мөсафир булып торган чагыбызда, безнең номер белән күрше номерда бер казанлы яшь егет мине үзенә хәләл җефетлеккә сораган иде. Мәрхүм әткәем һәм сез, сөекле әнкәем, Муса әфәндене яхшы белмәвегез аркасында, мине Муса әфәндегә хатынлыкка бирергә риза булмадыгыз. Инде, миһербанлы әнкәем, Муса әфәндене хәтерегезгә төшердегезме? Бераз уйлап баксагыз, хәтерегезгә төшәр. Мин, сезнең гөнаһлы кызыгыз Зөләйха, Муса әфәндегә гашыйк булуым аркасында, сезнең рөхсәтләрегездән башка, Муса әфәндегә кияүгә чыгу нияте белән Казан шәһәренә килдем. Сезнең рөхсәтләрегездән башка качып китүем сәбәпле, минем Казанга сәфәрем дә хәерле булмады. Мәгъшукым Муса әфәнде, казанлы бер бай кешенең кызын йөз мең сум көмеш акчасы белән үзенә хәләл җефетлеккә алырга йөргәнлектән, миңа өйләнүдән баш тартты. Ярым сәгать элек кенә Муса әфәнде минем номерымда булып китте. Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә Муса әфәнденең һәм кәләше Хәдичә туташның гомерләрен озын кылып, мәхәббәтләрен көннән-көн артык әйләсен! Мин инде ни кылыйм?! Бакчасарайга кайтып сезнең күзегезгә күренергә намусым кушмый. Мәгъшукым Муса әфәндедән аерылу газабын кичерергә дә сабыр-көчем калмады. Ни кылыйм?! Хәерле булырдай бер нәрсә кылырга да куәтем юк! Инде мин үз-үземне револьвердан атып үтерәмен! Һич тә уй-фикер кылынмаганга җәеп эш – шундый яшь килеш, кыз вакытымда үз-үземә кул саламын. Йәнә бер сәгатьтән соң мин, кызыгыз Зөләйха, дөньядан үтеп, мәет-үле булырмын. Дөньяның рәхәтләре миннән калыр. Сез дә, әнкәем, бу юлларны укыганда, җинаятьле кызыгызны шәфкать белән искә төшереп, әлбәттә, егларсыз! Хәзер мин номерның кечек бүлмәсендәмен. Кулымда револьвер, ул шушы сәгатьтә мине дөньядан алып китәчәк. Шәфкатьле әнкәем! Әгәр сез хәзер бу номерда, минем янымда булсагыз иде, мин, бәлкем, үз-үземә кул салмыйча, әүвәлгечә, дөньяда торып калыр идем. Ниләр кылыйм соң?! Син дә, сөекле әнкәем, минем янымда юк! Гөнаһларым өчен минем хөкемем тәмам: үз-үземә кул саламын. Сез бу хатны укыганда мин кабер эчендә булырмын. Газиз әнкәем! Сезләргә бер үтенечем бар, үтенечемне кире какмагыз! Үтенечем шул: җинаятьләремне гафу итеп, бәддога кылмаенча, хәер-догалар белән искә алыгыз. Минем игелекле эшләрем юк, мин сезнең догаларыгызга мохтаҗмын! Миңа булган хокукларыгыздан ваз кичеп, миннән разый булып яшәдегез, сезләргә Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә сәламәтлек биреп, ахыр көннәрегезне матур-ямьле әйләсен! Сөекле әнкәем! Әлбәттә, бу минем хатым сезнең күңелегезгә тирән җәрәхәт ясар, сезне бетмәс кайгыга салыр… Бәхил булыгыз! Бу хат-минем тарафтан соңгы җинаятемдер, моннан соң мин сезне, әнкәем, язмаларым белән дә, телем белән дә – һичбер төрле юл белән дә рәнҗетмәм. Үз-үземне үтерәмен дәйү номерымда да язу калдырамын. Бәхил булыгыз! Җинаятьле кызыгыз Зөләйха».

Укытучы: Әни кеше бу хатны укыгач, нәрсәләр кичергән икән?

Укучы: Кайгы, хәсрәт, әрнү, рәнҗеш, мәңгегә кызын югалту, күп уйланулар…

Укытучы: Зөләйха әнисен яратамы? Зөләйханың әнисенә нинди мөнәсәбете?(хаттан табып укыгыз).

Укучы: Зөләйха әнисен ярата. Ләкин әнисен хөрмәт итми, болай да җәрәхәтле күңеленә яра өсти: әнисенә әйтмичә ташлап кача. Ана күңеле — балада, бала күңеле – далада, дип юкка гына әйтмиләр шул. Ана үлгәнче үзенең баласы турында кайгыртачак, ә Зөләйха үз уйларына бирелеп, әнисен аңламый.

Укытучы: Зөләйханың бәхетсезлегенең төп сәбәбе нәрсәдә?

Укучы: Зөләйха әти – әнисенең сүзеннән чыга, карт анасын ялгыз калдырып, качып китә, мәхәббәт тойгыларына ирек бирә.

Укытучы: Үзенең ялгышлыгын аңлыймы?

Укучы: Аңлый, ап-ачык хатында Сезнең рөхсәтләрегездән башка качып китүем сәбәпле, минем Казанга сәфәрем дә хәерле булмады.” – дип яза.

Укытучы: Зөләйха хатасын да аңлый, Мусаны да гафу итә, Муса белән Хәдичә туташка яхшы теләкләр дә тели, ни өчен ул, мөмкинлеге булып та, әнисе янына кире кайтмый?

Укучы: “Мин инде ни кылыйм?! Бакчасарайга кайтып сезнең күзегезгә күренергә намусым кушмый.” – дип яза Зөләйха. Димәк, әнисен ташлап китәргә көче булган, ә кире кайтып әнисеннән гафу сорарга көче җитми. Минемчә, бу – тәкәбберлек, үзе турында гына кайгырта.

Укытучы: Ата – ананы рәнҗетү – иң зур гөнаһларның берсе. Ата – аналарга карата балаларга зур җаваплылык, олы бурычлар йөкләнгән. Зур кайгыртучанлыкка, түземлелеккә, яхшы мөгаләмәгә һәм тәрбиягә ата – анадан да лаек беркем юк. Ата – анага ярдәмгә мохтаҗ булганда, аларга булышу, мөмкин кадәр тормышын җиңеләйтергә тырышу – баланың изге бурычы. Бала ата – ананың кәефен җибәрә торган эшләрдән тыелырга, аларга карата түземле һәм кайгыртучан булырга тиеш. Ата – ана ни дә булса үтенеп, бу эш баланың көченнән килмәгән очракта да ул алардан гафу үтенергә, кичерүләрен сорарга бурычлы.

Укытучы: Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, әгәр Зөләйха әнисенә әйтеп Казанга китсә, аның белән шундый фаҗига булыр идеме? (укучылар фикере)

Укучы: Зөләйха авырлыкны җиңелрәк кичерер иде. Әнисе янына кайтырга оят та булмас иде, чөнки бергә киңәшләшеп эшләнгән эш.

Укытучы: Һәр эштә ата – ананың хәер – догасын, ризалыгын алу – һәр баланың изге бурычы. “Ата – ана догасы утка – суга батырмас ” , — ди халкыбыз. Төрле зур эшләр – укырга керү, өйләнү яки кияүгә чыгу, сәфәр

кылу һ.б. – алдыннан ата – ананың, әби – бабайларның хәер – фатихасын, догасын алу борынгыдан мәртәбәле, саваплы гамәл булган, ул яшь кешегә күңел тынычлыгы биргән, башкарылачак эшнең уңышлы булуына өмет – ышаныч өстәгән. Шуңа күрә элек – электән олысы да, кечесе дә әлеге гамәлгә бик игътибарлы булган.

Укучы: Балалар ата – аналарын хөрмәт итәргә, тыңларга, һәртөрле ярдәм күрсәтергә тиеш. Ата – ана сөйләгәндә, киңәш биргәндә, балалар игътибар белән тыңларга, аларны бүлдермәскә, бәхәсләшмәскә тиеш.Тормыштагы кайбер хата – ялгышларны аңлап та, кичереп тә була, әмма ата – анага тупас мөнәсәбәт беркайчан да гафу ителми.

Укытучы: Ана кызының үлемендә кызын гына гаеплиме, бәлки аның да гаебе бардыр? Ничек уйлыйсыз? (укучыларның фикерләре)

Укытучы: Гаиләдәге иң четерекле бурыч әни кешегә йөкләнгән. Бу бурыч – бала тәрбияләү. Бала үзен – үзе хөрмәт итә белергә тиеш. Беркайчан да балага начар сүзләр әйтергә, кимсетергә ярамый. Бу юлы барып чыкмаган икән, икенче юлы барып чыгар. Баланы үсендереп тору кирәк. Баланың үз – үзенә ышанычы артсын. Үз – үзенә ышанган кеше таулар күчерергә дә үзендә көч таба. Ышану ул – җиңү, дигән сүз. Бәлки Зөләйха да үз – үзенә ышана алмагандыр. Сез ничек уйлыйсыз? (укучылар фикере)

 Ә хәзер бераз ял итеп алыйк. Укучылар, мин сезгә “Алтын бөртекләр” дигән мультфильм карарга тәкъдим итәм. (“Алтын бөртекләр” мультфильмын карау).

Укытучы: Мультфильмны игътибар белән караганнан соң, сездә нинди фикер туды? (укучылар фикере)

Укытучы: Әти – әнинең сүзен тыңлаган, әти – әнинең сүзеннән чыкмаган, әти – әнине хөрмәт иткән, әти –әнигә итагатьле булган, әти – әни белән киңәшләшкән, әти –әни өчен борчылган балалар, чыннан да, киләчәктә алтын бөртекләр үстерерләр. Бәхетле булалар! Авырлыкка дучар булсалар да, аны җиңәргә тырышалар. Кайгы килсә дә, җиңел кичерәләр. Тормышның сикәлтәле юлында абынып егылсалар да, торып басалар, юлларын дәвам итәләр. Тормышта һәркем хаталанырга мөмкин, әмма вакытында шушы хатаны төзәтә белергә кирәк. Кем гаепле Зөләйханың фаҗигале язмышында? (укучылар фикере) Сабыр булырга кирәк. Бүген сабыр була алмадың икән, тырышырга кирәк. Сабыр итсәң – шатланырсың, сабыр итмәсәң – үкенерсең.

Укытучы: Бүгенге көндә бу әсәр актуальме? (укучылар фикере)

Укучы: Бүгенге көндә әти – әниләрен тыңламаучы, әти – әниләренә ярдәм итмәүче яисә үз балаларына битараф әти – әниләр аркасында җәмгыятебездә җинаятьчелек үсә, эчүчелек, үз – үзләренә кул салулар күзәтелә.

IV.Рефлексия, бәяләү.

Укытучы: Укучылар, без бүгенге дәрестә Заһир Бигиевнең “Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә” романында ана һәм кыз – бала язмышы турында сөйләштек. Әсәрнең әһәмияте нәрсәдә?

Укучы: Әсәр ата – ана алдындагы бурычны онытмаска чакыра. Ата – ананың балаларына дөрес тәрбия бирүе турында сөйләштек. Күп кенә сорауларга җавап бирергә тырыштык, авыр хәлләрдән чыгу юлларын эзләдек.

Укытучы: Дәрескә куелган максатка ирештекме? (укучылар фикере)

Укытучы: Дәрестән үзегезгә нинди сабак алдыгыз?

Укытучы билге куя.

Гомумиләштереп нәтиҗәләр ясала.

V. Өй эше. Язма эш: 1нче вариант Зөләйхага , 2нче вариант Зөләйханың әнисенә хат языгыз.

Кулланылган әдәбият

Ш.Ш.Җәләлиев Милли тәрбия нигезләре: Татар уку гомуми белем бирү мәктәпләре, педагогия колледжлары, училищелары өчен уку ярдәмлеге. – Казан: Мәгариф, 2003

М.Шәрәфетдин Бәхетлеләр календаре. – Казан: “Идел — Пресс” ПНК “Татмедиа”, 2015

Кулланылган материал

Диск. Ф.Ф. Хәсәнова, Г.М. Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина Татар әдәбияты, “Мәгариф — вакыт” нәшрияты

Интернет ресурслар: Бала РФ. Мультфильмнар. “Алтын бөртекләр”

Интернет ресурслар: электрон китапханә

Презентация и файлы, необходимые для её корректного воспроизведения:
З.Бигиев
PPTX / 25.47 Мб
Муса
MP3 / 1.71 Мб
Габденнасыйр
MP3 / 2.03 Мб»Алтын бөртекләр» мультфильм
WMV / 21.19 Мб

1870, Ростов-Дон шәһәре – 1902, шунда ук.

З.Бигиев – татар әдәбиятында реалистик роман жанрына һәм публицистикага нигез салучыларның берсе.

Ахун гаиләсендә туа, Муса Бигиевнең абыйсы.

Ростов-Дон шәһәрендә рус мәктәбен тәмамлый, 1886–1891 елларда Казанда Күл буе мәдрәсәсендә укый.

1891 елдан башлап гомеренең ахырынача Ростов-Дон шәһәрендә мулла булып тора.

1893 елда Урта Азия халыкларының тормыш-көнкүрешен, мәдәниятен өйрәнү максатында Төркестан буйлап сәяхәт кыла. Берничә тапкыр Санкт-Петербургта, Мәскәүдә, Кырымда була.

Рус, төрек, Көнбатыш Европа әдәбиятларын тирән белгән, берничә чит телдә сөйләшкән.

Уналты яшендә З.Бигиев беренче әсәрен – «Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә» («Меңнәр, яки Гүзәл кыз Хәдичә», 1887) романын яза.

Өч елдан икенче романы – «Гөнаһе кәбаир» («Зур гөнаһлар», 1890) басылып чыга. Бу романнарда әдип XIX йөзнең икенче яртысындагы татар тормышының төрле социаль катлауларын тасвирлый, җәмгыятьтәге комсызлык, икейөзлелек, эчкечелек кебек ямьсез күренешләрне тәнкыйтьли, гуманистик позициядән торып үзенең әхлакый идеалларын бәян итә.

1891–1892 елларда язылган «Катыйлә» («Үтерүче хатын») һәм «Мөртәд» романнары басылмыйча кала, аларның кулъязмалары сакланмаган.

З.Бигиевнең «Мавәра ән-нәһердә сәяхәт» («Ике елга арасында сәяхәт», нәшер ителүе – 1908) исемле юлъязма китабы татар әдәбияты тарихында публицистика жанрындагы иң күренекле әсәрләрнең берсе булып исәпләнә. Анда ул 1893 елда Идел буе, Каспий һәм Төркестанга ясаган сәяхәте тәэсирләрен, Төркестан халыкларының авыр тормыш фаҗигаләрен, Россиянең колониаль сугышларына каршы көрәш күренешләрен, бер уңайдан татар халкының язмышы турында уй-фикерләрен бәян итә.

Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә. Казан, 1887.

Гөнаһе кәбаир. Казан, 1890.

Мавәре ән-нәһердә сәяхәт. Казан, 1908.

Повестьлар. Казан, 1960.

Татар мәгърифәтчелек әдәбияты. Казан, 1979.

Зур гөнаһлар: романнар, сәяхәтнамә. Казан, 1991.

Гайнуллин М.Х. Татар әдипләре (иҗат портретлары). Казан, 1978.

Татар әдәбияты тарихы. Казан, 1985. 2 т.

Миңнегулов Х. «Исмең синең милләт яшәдекчә яшәр» // Мирас. 1995. №11/12.

Автор – Х.Й.Миңнегулов

Презентация по татарской литературе на тему 9кл

Предмет: Иностранные языки
Категория материала: Презентации
Автор:

Заһир Бигиев 1870 елда Ростов-Дон шәһәрендә мулла гаиләсендә туа.Әтисе Ярулла Пенза губернасы Чембар өязе Кикин авылыннан кучеп килгән.Баштан әтисендә укый,рус мәктәбендә белем ала,рус телен һәм әдәбиятын өйрәнеп үсә. Әтисе үлгәч, аны татар мәдрәсенә бирәләр. Казанның Күл буе мәдрәсәсендә укыганда, ”Меңнәр,яки Гүзәл кыз Хәдичә”(1887)яза.1890 елда “Зур гөнаһлар”(1890)  романы басылып чыга.1891 елда мәдрәсене тәмамлагач, Ростов-Донга кайта.

     «ӨЛҮФ, ЯКИ ГҮЗӘЛ КЫЗ ХӘДИЧӘ»

Бу  — детектив роман. Әсәр Казан мосафирханәләрнең берсендә  номерда атып үтерелгән Зөләйханың гәүдәсе табылу белән башланып китә, Зөләйхә бүлмәсеннән Муса исемле кешегә язылган записка, сыңар перчатка, тәрәзә арасына ертып ташланган фоторәсем табыла. Җинаятьчене эзләү башлана. Ул кешене эзләп табуны атаклы шымчы Шубинга тапшыралар. Шик Казанның яшь байларыннан берсе Муса Салиховка төшә.

Слайд 1Заһир Бигиев (1870-1902)
Слайд 2Иҗаты 1)”Меңнәр,яки Гүзәл кыз Хәдичә” 2)”Зур гөнаһлар” 3)”Мавәраэннәһердә сәяхәт”
Слайд 3Тормыш юлы Заһир Бигиев 1870 елда Ростов-Дон шәһәрендә мулла гаиләсендә туа.Әтисе Ярулла Пенза губернасы Чембар өязе Кикин авылыннан кучеп килгән.Баштан әтисендә укый,рус мәктәбендә белем ала,рус телен һәм әдәбиятын өйрәнеп үсә. Әтисе үлгәч, аны татар мәдрәсенә бирәләр. Казанның Күл буе мәдрәсәсендә укыганда, ”Меңнәр,яки Гүзәл кыз Хәдичә”(1887) яза. 1890 елда “Зур гөнаһлар”(1890) романы басылып чыга.1891 елда мәдрәсене тәмамлагач, Ростов-Донга кайта.
Слайд 4Ростов-Дон шәһәрендә туган
Слайд 5“Меңнәр, яки Гүзәл кыз Хәдичә” Бу — детектив роман. Әсәр Казан мосафирханәләрнең берсендә номерда атып үтерелгән Зөләйханың гәүдәсе табылу белән башланып китә, Зөләйхә бүлмәсеннән Муса исемле кешегә язылган записка, сыңар перчатка, тәрәзә арасына ертып ташланган фоторәсем табыла. Җинаят ь чене эзләү башлана. Ул кешене эзләп табуны атаклы шымчы Шубинга тапшыралар. Шик Казанның яш ь байларыннан берсе Муса Салиховка төшә.
Слайд 6Муса образы Казандагы бер бай улы Муса Салихов,Петербургта университет тәмамлаган булса да,әтисе вафатынан соң сәүдә әшләре белән мәшгүл ь .Атасы үлгәч,сәүдә һәм фабрика эшләре,тормыш мәшәкат ь ләре Муса өстенә төшә.Шул көннәрдә Казанга Зөләйха килә,хат язып,Мусаны мосафирханәдәге номерына чакыра.Автор Мусаны укымышлы,туры сүзле,йомшак куңелле итеп сүрәтли,кызганып та куя.Муса-үз чорының,үз җәмгыятенең кешесе,яш ь татар бур ж уазиясенең бер вәкиле.
Слайд 7Габденнасыйр образы Әхлак ягыннан һәм шәхси интереслары белән Мусага капма-каршы итеп, З.Бигиев Габденнасыйр образын сурәтли. Габденнасыйр, Муса кебек, Казандагы бер бай улы. Аларның гаилә хәлләре дә охшаш: икесенең дә әтиләре вафат булган, икесе дә өйләнмәгән. Габденнасыйр 24 яш ь ләрдә, гимназия бетергән. Аның Казанда өч-дүрт җирдә ташпулат өйләре булса да, үзе мосафирханәдә тора. Әмма алар арасындагы ( Муса һәм Габденнасыйр) зур аерма-морал ь, әхлакый сыйфатларында.
Слайд 8Зөләйха һәм Хәдичә образлары Романда ике кыз образы бирелгән. Икесе дә бик гүзәл. Зөләйха(затлы нәселдән) — морза кызы. Хәдичә — атасы бик бай булса да, гади сәүдәгәр кыз. Зөләйха гимназия тәмамлаган, хатларын да русча яза. Мусага язган хатыннан күренгәнчә, Хәдичә дә татарча белем алган шактый укымышлы кыз булып күз алдына килә. Алар арасында зур аерма шунда: Зөләйханың әтисе, морза булса да, артык бай кеше түгел, ә Хәдичәне язмышы тулысынча ата-ана ихтыярына бәйле татар кызы. Романда Зөләйханың саф мәхәббәте белән байлык арасында каршылык тудырган хәлләр реал ь. Автор безне Хәдичә белән берничә урында кыска -кыска сурәтләп таныштыра. Хәдичә образында нечкә куңелле, сөю тайгысын тирәнтен кичерүче, әмма ышып, ул бәхетле була.
Слайд 9Заһир Бигиев — мәгърифәтче язучы “Мавәраэннәһердә сәяхәт” “Зур гөнаһлар”
Слайд 10“Мавәраэннәһердә сәяхәт” Заһир Бигиев нең бу әсәре, татар әдәбиятында сәяхәтнамә жан рын күзаллау өчен әһәмиятле чыганак булып тора. Язучы 1893 елның җәендә Урта Азия, Бохара,Сәмәрканд якларына сәфәр чыга.Әсәрдә сүз шул сәфәр турында бара.Әсәр 1908 елда аерым китап булып дөн ь я күргәч, Ф.Әмирхан, аның әһәмиятен күрсәтеп, махсус мәкалә яза.
Слайд 11“Зур гөнаһлар” “Зур гөнаһлар” романында язучының мәг ъ рифәтчелек карашлары, иске тип мәдрәсәләргә һәм байлар арасындагы төрле җинаят ь ләргә тәнкыйте активлаша, геройларга мөнәсәбәте ачыклана төшә.Бу әсәрендә З.Бигиев, шәхес һәм тирәлек мәс ь әләсен үзәккә куеп, реализм прин ц ипларын эзлеклерәк һәм ачыграк итер тормышка ашыра. Роман янәшә барган һәм узара үрелеп тә киткән ике сю ж ет сызыгыннан гыйбарәт.Берсе — авылдан килгән Габделгафурның ,иске мәдрәсәдә бозылып,тормыш төбенә тәгәрәве.Икенчесе-сәүдәгәр хатыны Маһруйның, иренә хыянәт итеп, бозыклык, җинаят ь юлына басуы.
Слайд 12Бертуган Галиевлар Җиһангир Агиев белән үк со ц иал ь вәкилләре-сәүдәгәрләр булган ике бертуган — Ибраһим һәм Яг ъ куб Галиевлар. Яг ъ куб Галиев — 27 яш ь тә бозык,тәүфыйусыз,өйләнмәгән егет. Әсәрдә аны әхлак –морал ь ягыннан череп таркалган, намуссыз бер тип буларак күрсәтелә. Яг ъкубны ң абыйсы Ибраһим Галиевне автор “олуг юрист,мәкерле һәм фетнәчел кеше” дип тәк ъ дим итә.Маһруйдан туган баланың әтисе Яг ъ куб икәнлеге исбат ителсә, Яг ъ кубтан калган мал-мөлкәт бу балага булачак һәм халык арасында Галиевләрнең яманаты да чыгачак .
Слайд 13Габделгафур образы Башта Заһир Бигиев туып үскән авыл һәм аның әтисе турында кайбер мәгълүматлар биреп уза. Әтисенең дә исемен дә әйтеп тормыйча, ”Нәкәс мулла” дип кенә атый. Казанга белем алырга килгән Габделгафур иске тәртипле мәдрәсәгә урнаша. Куылып, карак Мәмәт белән аралашып китә, тормыш төбенә тәгәри. Хезмәтче Әхмәдине үтерүдә, чиркәү басуда катнаша, тотылып төрмәгә ябыла .
Слайд 14Сю ж ет, экспози ц ия, компози ция Вакыйгалар үстерелеше: Зөләйханың үле гәүдәсе табылу. Экспози ция өлеше , ягъ ни төп персона ж лар белән таныштыру, вакыйгалар барышында бирелә. Конфликтның төенләнүе : Габденнасыйр, үзенең көндәше Муса Салиховны төрмәгә утырып, юлыннан алып ташлау өчен, Зөләйханың үләр алдыннан язып калдырган хатын һәм револ ь верын алып яшерә. Шымчы Шубинның, Кырымга китеп,Зөләйханың әнисен эзләп табуы вакыйгалар үстерелешенең кул ь мина ц иясен тәшкил итә.Зөләйханың хаты белән танышудан,бу турыда Казанга телеграмма бирүдән чишелеш башлана. Муса төрмәдән азат ителә, Габденнасыйр агу эчеп үлә.
Слайд 15Язучы З.Бигиев 1902 елда Ростов-Дон шәһәрендә вафат була. З.Бигиев иҗатын сугыштан соң гына өйрәнә башлыйлар. Әдәбият галимнәре М.Гайнуллин, И.Нуруллин, Ф.Мусинның аның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган хезмәтләре бар.

Тип материала: Презентация Power Point (pptx)
Размер: 552.62 Kb
Количество скачиваний: 164

Скачать

Просмотров: 188

Похожие материалы

  • Презентация «Использование электронно-образовательных ресурсов на уроках иностранного языка»
  • Welcome to my school, 8 класс
  • Презентация к стихотворению All for you
  • Открытое мероприятие по теме «Travelling with money», 8 класс
  • Презентация к мастер-классу «Использование социальной образовательной сети Edmodo для организации дистанционного сопровождения в преподавании английского языка»
  • Презентация по английскому языку 10 класс на тему: «Фотосинтез»
  • Презентация к уроку в 4 классе по УМК Вербицкой М В.
  • Презентация к учебнику К.И. Кауфман, М.Ю. Кауфман «Happy English.ru» для 2 класса (часть первая)
  • Intellectual marathon «Travelling to Great Britain «, 9th form
  • Презентация к мероприятию «Happy English Day»

  • За что я люблю сказки пушкина сочинение
  • За что я люблю сказки пушкина 3 класс
  • За что я люблю сказки даля
  • За что я люблю свою школу сочинение
  • За что я люблю свою страну сочинение