Жэннэт энилэрнен аяк астында сочинение на татарском языке

Нажмите, чтобы узнать подробности

Җәннәт — әниләрнең аяк астында.

Әйе,чыннан да бу шулай. Безгә көн саен мең төрле игелекләр кылып,ярдәм итеп,яратып,хөрмәтләп торучы әниләребезнең аяклары астында ул җәннәт.

Шатлыкларымны уртаклашучы,кайгыларымны таратучы,хәсрәтләремә дәва бирүче, төпле киңәшләре белән ярдәм итүче,самими назлы карашларын бүләк итүче,күз карашлары белән иркәләүче, минем өчен вакытын һәм көчен кызганмаучы,усаллардан яклаучы, авырлыклардан саклаучы,тәмле ризыклар белән сыйлаучы,һәрчак кәефемне күтәрергә тырышучы,зур эшләргә канатландыручы,уңышларыма сөенүче, күңелемдә өмет уты кабызучы,бар җиһанны һәм кешеләрне яратырга өйрәтүче кешем ул – әнием.

Әйе,минем өчен иң якын кешем ул — минем әнием. Ул мине бөтен көчен, тырышлыгын куеп, тәрбияләп үстерде.Кечкенә чагымнан миңа бар назын,җылысын бирде. Минем беренче сулышымны тоючы, күкрәгенә кысып юатучы,елмаерга,кешеләрне танырга өйрәтүче, тәүге тапкыр тәпи китәргә өндәүче,һәр яңа сүземә һәм хәрәкәтемә куанучы кешем ул- әнием. Мине кеше итәр өчен, никадәр авырлыклар, мәшәкатъле юллар үтте. Минем авырган чакларымда, төн йокыларын калдырып, яннарымнан бер минутка да китмичә “ бары тик улым гына терелсен” диеп,авыртуны үзенә алырга да риза булып, төннәр буе теләкләр теләде.

Юкка гына “Ана җылысы – кояш җылысы”димәгәннәр бит.Әниемнең назлы карашы да җир йөзендә яшәүче меңнәрне җылытырлык.Әнием чәчкән нурдан,аның карашыннан,тәмле сүзләреннән,үрнәк гамәлләреннән җылы тоеп яшим мин.

Игелек китерүче,шушы барлык сыйфатларга да ия кешеләребез – әниләребез- җәннәткә керергә хаклы бит.Шуңа күрә дә, җәннәт – әниләребезнең аяклары астында.

Ул мине киләчәк көндә тырыш, итагатъле, тәрбияле, әдәпле, инсафлы булырга өйрәтә. Акыллы киңәшләре белән миңа туры юлдан барырга ярдәм итә. Һәр эштә тырышырга, ялкауланмаска кирәклекне кат-кат аңлата. Ул минем өчен барлык эштә дә үрнәк, ышанычлы дус. Уңышларым өчен, минем үземнән дә артык сөенә, ә кайгыларым өчен үземнән дә артык көенә. Мин шуңа күрә дә әнием белән барлык серләремне уртаклаша алам. Чөнки мин аңа ышанам. Һәм үземнең дә әниемнең ышанычын аклыйсым килә. Алдагы көндә мин дә әниемнең ярдәмчесе, киңәшчесе булып, зур уңышларга ирешеп, әниемне сөендерәсем килә. Ул бит мине иң кадерле кешем!

Мин үземнең сөйкемле әниемне бик нык яратам һәм хөрмәт итәм.

ҖӘННӘТ – ӘНИЛӘРНЕҢ АЯК АСТЫНДА

Халиуллин Адел, Әлмәт шәһәре

17нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең

9нчы сыйныфы укучысы

Җитәкче: Кашипова Н.Җ.

   Күренекле педагог, мәгърифәтче, галим Ризаэтдин Фәхретдин тарафыннан әйтелгән әлеге гыйбарә күпләрне уйланырга мәҗбүр итәдер, минемчә.  

   Әни, әнкәй, инәй… Кеше өчен алтын – көмешләрдән дә  кыйммәтле, үз җаныннан да кадерле,  барлык изгелекләрдән дә изге сузләр шушыдыр. Үз гомерендә адәм баласына бу сүзләрне ничәмә – ничә тапкыр кабатларга туры килә икән? Әмма күпме генә кабатламасын, әлеге сүзләрдән ул һич кенә дә туймый,  киресенчә, еллар узган саен “әни” сүзенең тәмен ныграк тоеп яши . Күпме наз, күпме җан җылылыгы бу сүздә!

  Әнкәйләр – безгә тормыш биргән гүзәл затлар. Һәр кеше өчен үз әнисе кадерле кеше булган кебек,  миңа да үз әнием  кадерлеләрнең дә кадерлесе. Барлык балаларныкы кебек,  минем дә телем “әннә” сүзе белән ачылган. Әнием мине күкрәк сөтен имезеп үстергән,  көннәрен дә, төннәрен дә миңа — газизенә багышлаган.  Әнием – минем җан юлдашым, терәгем, киңәшчем, яклаучым һәм таянычым.  Аллаһы Тәгалә тарафыннан әти булу бәхетенә ирешеп,  үз сабыйларымны кеше итәр,  күңел түремә әнием салган тәрбия җимешләренең куанычын татыр көннәрем алда әле минем. Шул көннәрдә дә янәшәмдә әниемнең булуын, аның кытыршы кулларының җылысын тоясым , “балакаем” дигән татлы сүзен ишетәсем, “әнием – бәгырем” дип өзелеп торасым килә. Учларыма әнием кулын алып  мин ниндидер изге әйбергә кагылган кебек булам: минем җаным яктырып китә, тормыш аңлаешлы һәм гади булып тоела башлый, борчулар һәм хәсрәтләр онытыла. Янәшәмдә әнием булганга минем тормышым дәвам итә, киләчәгемнең яхшы һәм бәхетле булачагына ышанычым арта. Мин шуны яхшы аңлыйм: тормышта мин бәхетле икән, әнием дә чиксез бәхетле булачак, чөнки ана һәм баланы гомер азагына кадәр бәйләп торучы күзгә күренмәс җепләр бар. Шуның берсе генә кинәт өзелсә дә, бу ике кешенең  яшәү мәгънәсе бетәчәк. Әниемне бәхетле итәр өчен кулдан килгән  бөтен нәрсәне дә эшләргә ризамын, бары әниемнең күзләреннән шатлык чаткылары сүнмәсен дә, Ходай биргән гомерендә бала хәсрәте татырга язмасын иде.

    Бүгенге көндә мәгънәсез сугышларда, тәртипсезлекләргә корылган Армия сафларында вафат булган сөлектәй ир – егетләребезнең , наркотик дигән афәттән котыла алмаганнарның, вәхши яшьтәшләре тарафыннан мыскылланып,  җәберләнеп үтерелгән егет һәм кызларның газиз әниләренә сабырлыклар телим.  Күпме сабый “әни” дигән кадерле сүзне әйтә алмыйча чит кешеләр гаиләсендә, я булмаса, балалар йортларында тилмерә.  Үз әнием янәшәсендә менә шундый “күке” аналарның күп булуы да борчый мине. Килер бер көн, бу сабыйлар үсеп җитәрләр, үзләре тормыш корып җибәрерләр. Шул вакытта аларның бусагасында кайчандыр ташлап калдырган аналары пәйда булыр. Бу аналар балаларының күзләренә ничек карар да, үзләренең яшьлектәге гамәлләрен ничек аңлатыр икән?  Бала күңеле ананы кичерерме?

Уйлансаң, уй җитәрлек. Мәрхәмәтсезлек тулы дөньяда яшибез, илебездә картлар йортлары артканнан арта. Гаиләдә 4-5 бала тәрбияләп үстергән аналарның да кайберләрен шушы йортта күреп җан сыкрый.Төннәр буе бишек тирбәтеп, балам сәламәт, бәхетле булсын, җитеш тормышта яшәсен дип җан аткан ана үзенең картлар йортыннан соңгы юлга китәсен күз алдына да китермидер , мөгаен. Каян килә бу гамьсезлек?Әллә соң балаларының шундый булуында әниләр үзләре гаеплеме? Әллә үз балаларын бар нәрсәдән дә өстен куеп яратканга аларны Ходай шулай сыныймы? Сорауларга җавап табасы бар, дөньядагы ана хакы турында уйланасы бар. Инша исемендә китерелгән “Җәннәт – әниләрнең аяк астында” дигән юлларны һәр кешегә ишеттерәсе, аңына җиткерәсе бар.

Әй, кешеләр! Дөнья рәхәтлекләрен читкә куеп, җәннәт эзләп гомер итмәгез. Янәшәгездә газиз әнкәйләрегез булу, аларның җылы карашын, назын тою, татлы сүзен ишетү , менә шушыдыр —  сезнең җәннәтегез. Әнкәйләрне олылагыз, яратыгыз, якты йөзегезне, игътибарыгызны кызганмагыз. Әнкәйләрегезне рәнҗетүдән, аларның рәнҗешләрен татудан сакланыгыз!

Язмасын ялгыз калырга

Тормыш шаулап торганда.

Әйләнә – тирә ягыңда

Кешеләр кайнаганда.

Беркайчан да онытмагыз

Алда Сират күпере.

Әниләр безне кичерер,

Тик Ходай кичерерме?

(Р.Низамова “ Сират күпере)

Җәмгыять

Җәннәт – әниләрнең аяк астында

Кулларың иң җылысы,
Ашларың иң тәмлесе,
Сүзләрең иң татлысы
Үзең дә син бу дөньяның
Иң асылы, затлысы!
Җир йөзендә иң матур сүз — әни. Мин үземнең әниемне бик яратам. Чөнки әнием һәрвакыт бөтен шатлыкларымны, борчуларымны да белә һәм һәрвакыт ярдәм итә.
Әнинең ягымлы тавышын ишетү, нурлы күзләренә карау — һәркем…

Кулларың иң җылысы,

Ашларың иң тәмлесе,

Сүзләрең иң татлысы

Үзең дә син бу дөньяның

Иң асылы, затлысы!

Җир йөзендә иң матур сүз — әни. Мин үземнең әниемне бик яратам. Чөнки әнием һәрвакыт бөтен шатлыкларымны, борчуларымны да белә һәм һәрвакыт ярдәм итә.

Әнинең ягымлы тавышын ишетү, нурлы күзләренә карау — һәркем өчен дә иң зур бәхеттер. Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше. Әнинең йомшак куллары, ягымлы тавышы, моңлы җырлары безгә шатлык китерә. Әни безнең иң яхшы кешебез һәм ул сөенеп елмайганда, күңелгә рәхәт була.

Әниләрне якларга һәм сакларга кирәк. Якларга — яман сүзләрдән, ә сакларга — борчулардан, кайгылардан. Безне үстергәндә алар күпме йокысыз төннәр, борчулы көннәр аша үткәннәр. Шулай итеп, алар безне җил-давыллардан саклаганнар. Үзләре ашыйсы ризыкны безгә биргәннәр. Әлеге чиксез яхшылыклары өчен рәхмәт әйтеп, саклыйк һәм яклыйк әниләребезне. Хәтта җәннәт тә әниләрнең аяк астында бит!

Ләйсән Сәмигуллина,

Кукмара 3нче урта мәктәбенең

8а сыйныфы укучысы

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

24.11.2012 Җәмгыять

Җәннәт — әниләрнең аяк астында

Һәркемнең тормышында иң изге кеше ул – әни. Чын күңелдән безне яратучы бердәнбер кеше дә – әни. Ялгышларыбызны, хаталарыбызны һәрдаим гафу итүче, кичерә белүче иң олы йөрәкле кеше дә – әни. Ничә яшебезгә җитсәк тә, безне сабый бала кебек кайгыртып, безнең өчен ут йотып яшәүче дә – әни. Дөньяга аваз салуга ук ул безне җил-яңгырдан саклап үстерә, олы тормыш юлына әзерли, акыллы киңәшләре белән ярдәм итеп тора.

Үсеп җиткәч, без дә аларга бурычыбызны кайтарырга тиешбез. Аларга карата игътибарлы, мәрхәмәтле булсак иде. Әти-әниләр олыгаеп, безнең ярдәмгә мохтаҗ булганда, аларга йомшак сүзләр белән генә дәшсәк иде. Сәламәтлегебез, исәнлегебез булганда әти-әниләребезне карарга, алар янына кайтып йөрергә, хәлләрен белешеп торырга иренмәсәк иде. Ислам дине дә әни кешеләрне олуг дәрәҗәгә күтәрә, хәдисләрендә аңа хөрмәт күрсәтүнең саваплы булуын кат-кат дәлилли. Раббыбыз да аларга «уф!» дип тә әйтмәскә боера бит. Алар алдында тагын нинди бурычларыбыз бар? Шул турында без «Казан нуры» мәчете имам хатибы Алмаз хәзрәт МӨХЛИСОВтан сораштык.

– Ислам динендә әни хакы иң зур хаклардан. Аның турында Коръәндә дә аятьләр бар, чөнки әниләр безне тугыз ай буе карынында күтәреп йөриләр, авырлык белән табалар. Тапканнан соң, ике яшькәчә имезәләр. Бала үскәндә дә күбрәк әни янында. Әти кеше дөньяви эшләр белән мәшгуль. Шуңа да баланы тәрбияләгәндә күп мәшәкать әниләр өстенә төшә. Димәк, аңа әти кешегә караганда да зуррак ихтирам күрсәтергә тиешбез. Берәү Мөхәммәд (с.г.в.) янына килгән дә: «Йә Рәсүлуллаһ, бу дөньяда мин кемгә иң зур хөрмәт һәм ихтирамны күрсәтим?!» – дип сораган. Моңа каршы Пәйгамбәр, әни кешегә, ди. «Аннары кемгә?» дигән сорауга янә, әниеңә, дигән җавапны ала. Өченче тапкырында да Пәйгамбәр кабат, әниеңә, ди. Ә дүртенчегә: «Тагын кемгә?» – дип сорагач, «Әтиеңә» диелә. Әлеге хәдисләрдән аңлашылганча, иң зурысы – ана хакы. Хәтта сәхабәләр вакытында шундый хәл булган. Бер сәхабә үзенең әнисен аркасына күтәреп хаҗга алып барган һәм бер галимнән, әни алдындагы бурычымны үтәдемме инде, дип сораган. Галим исә, син бу эшең белән анаңның сине тапкан вакытындагы бер авырту мизгелен дә түләмәдең, дигән.

– Димәк, әниләр алдындагы бурычны үтәп бетереп булмый?

– Юк. Без алар алдында гомер буена бурычлы. Алар вафат булганнан соң да әти-әниебез турында онытырга тиеш түгелбез. Пәйгамбәр янына бер кеше килгән дә, әти-әнием дөньядан киттеләр, тик мин аларга хәзер дә бер изгелек эшли аламмы, дип сорый. Мөхәммәд (с.г.в.) Пәйгамбәр, биш төрле изгелек кыла аласың, ди. Аның беренчесе – аларның урыны җәннәттә булсын дип, дога кылып тору. Икенчесе – истигъфар кылу, ягъни әти-әниемнең гөнаһларын гафу ит дип Аллаһыдан сорау. Өченчесе – әти-әниеңнең исән вакытларындагы берәр хыялы тормышка ашмаган булса, әгәр дә хәерле яхшы хыял икән, аны гамәлгә ашыру. Дүртенчесе – әти-әни кем белән дус булган булса, аларны хөрмәт итү, алар белән аралашып тору. Бишенчесе – әти-әни ягыннан булган кардәшләр белән яхшы мөнәсәбәттә булу. Болар үтәлсә, аларның рухлары тыныч булачак.

– Гаиләдә берәр проблема килеп туганда, ир-ат кемнең фикерен тыңларга тиеш, әнисенме, әллә хатынынмы?

– Ислам дине буенча, ир кеше өчен иң беренче чиратта әни хакы беренче урында торырга тиешле. Ә хатын өчен – ир хакы. Үзе әни булган, ир бала тәрбияләгән хатын-кыз моны һичшиксез аңлый. Әниләргә изгелек кылу җәннәткә керергә дә бер сәбәп бит ул. Бер сәхабә үлем түшәгендә ята икән. Ул кайчандыр әнисен рәнҗеткән була. Үләр алдыннан сәхабә «лә иләһә иллаллаһ Мөхәммәд рәсүлуллаһ» дип иман кәлимәсен дә әйтә алмый. Аны әйтә алмаган кеше исә җәннәткә керми. Ул вакытта әнисе исән була әле. Әнисенә барып, бәлки гафу итәрсең дип кат-кат сорыйлар. Әни кеше, юк, ди. Шуннан Пәйгамбәр аңа, бер учак ясыйбыз да балаңны шул утка ташлыйбыз, ди. Нинди ана кеше баласының утка керүен тели инде. Ул шул сүзләрдән соң улын гафу итә. Сәхабә дә Аллаһ каршына иман кәлимәсе белән китә. Бу риваятьтән күренгәнчә, әти-әнине хөрмәт итәргә тиешбез. Аларның догасы кабул була, хәерле теләкләре белән без дә бу дөньяда бәхетле булабыз. Мәчеткә килүчеләр арасында, тормышымда кара полоса китте, проблемалардан арынып булмый, хәзрәт, дога кылыгыз әле, диючеләр бар. Без доганы кылабыз, тик алар уйланырга тиеш: берәр кешене рәнҗетмәдеңме, әти-әни хакын үтәдеңме икән син? Аларның хакларын үтәп яшәсәк, авырлыклардан котылырбыз. Сугышка барыр алдыннан Пәйгамбәр (с.г.в.) берәүдән, синең әниең бармы, дип сорый. Теге «әйе» дигәч, «алай булгач, син әниеңне кара, чөнки җәннәт – әниләрнең аяк астында», дип, аны өенә кайтарып җибәрә. Димәк, әнине карау җиһадка барудан да өстенрәк һәм саваплырак. Җәннәт – әниләрнең аяк астында дигәнне дә аларга изгелек кыла алсак, җәннәткә керергә юл ачыла дип аңларга кирәк.

Туарына бер көн кала сабый Аллаһы Тәгаләдән сорый икән:

– Ул дөньяга мин ник киләм?

– Мин сиңа фәрештә җибәрәм, ул сиңа барысын да аңлатыр.

– Ә мин аны ничек аңлармын соң?

– Ул сине үз теленә өйрәтер.

– Фәрештәмнең исеме ничек була?

– Син аңа Әни диячәксең.

Бу дөньяда нәрсә генә эшләсәк тә, бөтенесе дә үзебезгә әйләнеп кайтачак. Әти-әниләребез белән нинди мөгамәләдә булсак, балаларыбыз да безнең белән дә нәкъ шундый ук мөнәсәбәттә булачак. Бу дөньяда бер генә әйбер дә юкка гына булмый, яхшылык – яхшылык белән, начарлык начарлык белән кире әйләнеп кайта.

Әни хаты

 «Кызым! Килер бер вакыт, мин дә картаермын. Олыгайган көнемдә миңа карата сабыр булсаң иде, мине аңларга тырышсаң иде. Ашаганда пычрансам, синең ярдәмеңнән башка киенә алмасам, миңа карата түзем бул. Кечкенә чагыңда минем сине ничек итеп киенергә өйрәткәнемне искә төшер. Синең белән сөйләшкәндә бер сүзне әллә ничә тапкыр кабатласам, минем сүземне бүлмә, ахырга кадәр тыңла. Син сабый булганда, йоклатыр өчен, бер үк әкиятне миңа да әллә ничә тапкыр сөйләргә туры килде. Заманча техниканы аңламасам, аның белән эшли алмасам, миңа ирен чите белән генә елмаеп карама, вакыт бир – өйрәнермен. Нәрсәне дә булса онытсам, сөйләшкәндә сүз очын югалтсам, исемә төшерергә ярдәм ит. Искә төшерә алмасам да, куркыныч түгел. Иң мөһиме – минем нәрсә сөйләвем түгел, ә синең белән янәшә була алуым, синең мине тыңлавың… Ашыйсым килмәсә, мәҗбүр итеп ашатма. Арыган аякларым мине тыңламаса, миңа кулыңны бир. Мин дә шулай беренче адымнарыңны ясаганда кулымны сузган идем. Минем җыерчыклы йөземне күреп тә күңелсезләнмә. Янәшәмдә булырга тырышсаң, миңа шул җиткән. Мин яратам сине, кызым!»

Әти-әниең өчен дога кыл

 «Раббәнә-гфирлии вәли-вәлидәййә вә лиль-мүэминиинә йәүмә йәкуумуль-хисәәбе» (Әй Раббыбыз! Гафу ит мине һәм әти-әниемне, һәм барча мөэминнәрне Кыямәт көнне хисап кылынган чакта) («Ибраһим» сүрәсе, 41 нче аять).

 «Раббир-хәмһүмәә кәмәә Раббәйәәнии сагыйра» (Әй Раббым! Алар мине мәрхәмәт белән тәрбия кылганы кебек, Син дә аларга дөньяда һәм ахирәттә шәфкать кыл!») («Исра» сүрәсе, 24 нче аять).

Гыйбрәт өчен

Картайган әни кеше үзенең улы, килене һәм оныгы белән яши башлый. Аның куллары калтырый, күзләре начар күрә, көчкә генә атлап йөри. Табын артына утыргач та, ризыгы идәнгә чәчелә, чәй эскәтергә түгелә. Киленнең моңа бик нык ачуы килә. Ир белән хатын, озак кына уйланганнан соң, бүлмә чатында аңа аерым кечкенә өстәл куялар.

Беркөнне дүрт яшьлек малаеның идәндә чыра һәм йомычкалар белән уйнап утырганын күргән әти кеше аңардан, нәрсә эшлисең, дип сорый. Моңа каршы улы: «Мин әни белән сиңа кечкенә генә агач савытлар ясыйм. Мин үсеп җиткәч, сез шулардан ашый торган булырсыз», – ди. 

Җәннәт – аналарның аяк астында…

Ризатдинова Алия, Әлмәт шәһәренең 17 нче урта белем бирү мәктәбе

( укытучысы Кәшипова Наилә Җәдит кызы)

Күренекле педагог, мәгърифәтче, галим Ризаэтдин Фәхретдин тарафыннан әйтелгән әлеге гыйбарә күпләрне уйланырга мәҗбүр итәдер, минемчә.

Әни, әнкәй, инәй… Кеше өчен алтын – көмешләрдән дә кыйммәтле, үз җаныннан да кадерле, барлык изгелекләрдән дә изге сузләр шушыдыр. Үз гомерендә адәм баласына бу сүзләрне ничәмә – ничә тапкыр кабатларга туры килә икән? Әмма күпме генә кабатламасын, әлеге сүзләрдән ул һич кенә дә туймый, киресенчә, еллар узган саен “әни” сүзенең тәмен ныграк тоеп яши . Күпме наз, күпме җан җылылыгы бу сүздә!

Әнкәйләр – безгә тормыш биргән гүзәл затлар. Һәр кеше өчен үз әнисе кадерле кеше булган кебек, миңа да үз әнием- кадерлеләрдән дә кадерлесе. Барлык балаларныкы кебек, минем дә телем “әннә” сүзе белән ачылган. Әнием мине күкрәк сөтен имезеп үстергән, көннәрен дә, төннәрен дә миңа — газизенә багышлаган. Әнием – минем җан юлдашым, терәгем, киңәшчем, яклаучым һәм таянычым. Аллаһы Тәгалә тарафыннан ана булу бәхетенә ирешеп, үз сабыйларымны кеше итәр, күңел түремә әнием салган тәрбия җимешләренең куанычын татыр көннәрем алда әле минем. Шул көннәрдә дә янәшәмдә әниемнең булуын, аның кытыршы кулларының җылысын тоясым , “балакаем” дигән татлы сүзен ишетәсем, “әнием – бәгырем” дип өзелеп торасым килә. Учларыма әнием кулын алып мин ниндидер изге әйбергә кагылган кебек булам: минем җаным яктырып китә, тормыш аңлаешлы һәм гади булып тоела башлый, борчулар һәм хәсрәтләр онытыла. Янәшәмдә әнием булганга минем тормышым дәвам итә, киләчәгемнең яхшы һәм бәхетле булачагына ышанычым арта. Мин шуны яхшы аңлыйм: тормышта мин бәхетле икән, әнием дә чиксез бәхетле булачак, чөнки ана һәм баланы гомер азагына кадәр бәйләп торучы күзгә күренмәс җепләр бар. Шуның берсе генә кинәт өзелсә дә, бу ике кешенең яшәү мәгънәсе бетәчәк. Әниемне бәхетле итәр өчен кулдан килгән бөтен нәрсәне дә эшләргә ризамын, бары әниемнең күзләреннән шатлык чаткылары сүнмәсен дә, Ходай биргән гомерендә бала хәсрәте татырга язмасын иде.

Бүгенге көндә мәгънәсез сугышларда, тәртипсезлекләргә корылган Армия сафларында вафат булган сөлектәй ир – егетләребезнең , наркотик дигән афәттән котыла алмаганнарның, вәхши яшьтәшләре тарафыннан мыскылланып, җәберләнеп үтерелгән егет һәм кызларның газиз әниләренә сабырлыклар телим. Күпме сабый “әни” дигән кадерле сүзне әйтә алмыйча чит кешеләр гаиләсендә, я булмаса, балалар йортларында тилмерә. Үз әнием янәшәсендә менә шундый “күке” аналарның күп булуы да борчый мине. Килер бер көн, бу сабыйлар үсеп җитәрләр, үзләре тормыш корып җибәрерләр. Шул вакытта аларның бусагасында кайчандыр ташлап калдырган аналары пәйда булыр. Бу аналар балаларының күзләренә ничек карар да, үзләренең яшьлектәге гамәлләрен ничек аңлатыр икән? Бала күңеле ананы кичерерме?

Уйлансаң, уй җитәрлек. Мәрхәмәтсезлек тулы дөньяда яшибез, илебездә картлар йортлары артканнан арта. Гаиләдә 4-5 бала тәрбияләп үстергән аналарның да кайберләрен шушы йортта күреп җан сыкрый.Төннәр буе бишек тирбәтеп, балам сәламәт, бәхетле булсын, җитеш тормышта яшәсен дип җан аткан ана үзенең картлар йортыннан соңгы юлга китәсен күз алдына да китермәгәндер , мөгаен. Каян килә бу гамьсезлек?Әллә соң балаларының шундый булуында әниләр үзләре гаеплеме? Әллә үз балаларын бар нәрсәдән дә өстен куеп яратканга аларны Ходай шулай сыныймы? Сорауларга җавап табасы бар, дөньядагы ана хакы турында уйланасы бар. Инша исемендә китерелгән “Җәннәт – әниләрнең аяк астында” дигән юлларны һәр кешегә ишеттерәсе, аңына җиткерәсе бар.

Әй, кешеләр! Дөнья рәхәтлекләрен читкә куеп, җәннәт эзләп гомер итмәгез. Янәшәгездә газиз әнкәйләрегез булу, аларның җылы карашын, назын тою, татлы сүзен ишетү , менә шушыдыр — сезнең җәннәтегез. Әнкәйләрне олылагыз, яратыгыз, якты йөзегезне, игътибарыгызны кызганмагыз. Әнкәйләрегезне рәнҗетүдән, аларның рәнҗешләрен татудан сакланыгыз!

Язмасын ялгыз калырга

Тормыш шаулап торганда.

Әйләнә – тирә ягыңда

Кешеләр кайнаганда.

Беркайчан да онытмагыз

Алда Сират күпере.

Әниләр безне кичерер,

Тик Ходай кичерерме?

(Р.Низамова “ Сират күпере)

Общая информация

Җәннәт
– аналарның аяк астында…

Ризатдинова Алия, Әлмәт шәһәренең 17 нче урта белем бирү
мәктәбе

( укытучысы Кәшипова Наилә Җәдит кызы)

Күренекле педагог,
мәгърифәтче, галим Ризаэтдин Фәхретдин тарафыннан әйтелгән әлеге гыйбарә
күпләрне уйланырга мәҗбүр итәдер, минемчә. 

Әни, әнкәй, инәй…
Кеше өчен алтын – көмешләрдән дә  кыйммәтле, үз җаныннан да кадерле,  барлык
изгелекләрдән дә изге сузләр шушыдыр. Үз гомерендә адәм баласына бу сүзләрне
ничәмә – ничә тапкыр кабатларга туры килә икән? Әмма күпме генә кабатламасын,
әлеге сүзләрдән ул һич кенә дә туймый,  киресенчә, еллар узган саен “әни”
сүзенең тәмен ныграк тоеп яши . Күпме наз, күпме җан җылылыгы бу сүздә!

Әнкәйләр – безгә тормыш
биргән гүзәл затлар. Һәр кеше өчен үз әнисе кадерле кеше булган кебек,  миңа да
үз әнием- кадерлеләрдән дә кадерлесе. Барлык балаларныкы кебек,  минем дә телем
“әннә” сүзе белән ачылган. Әнием мине күкрәк сөтен имезеп үстергән,  көннәрен
дә, төннәрен дә миңа — газизенә багышлаган.  Әнием – минем җан юлдашым,
терәгем, киңәшчем, яклаучым һәм таянычым.  Аллаһы Тәгалә тарафыннан ана булу
бәхетенә ирешеп,  үз сабыйларымны кеше итәр,  күңел түремә әнием салган тәрбия
җимешләренең куанычын татыр көннәрем алда әле минем. Шул көннәрдә дә янәшәмдә
әниемнең булуын, аның кытыршы кулларының җылысын тоясым , “балакаем” дигән
татлы сүзен ишетәсем, “әнием – бәгырем” дип өзелеп торасым килә. Учларыма әнием
кулын алып  мин ниндидер изге әйбергә кагылган кебек булам: минем җаным яктырып
китә, тормыш аңлаешлы һәм гади булып тоела башлый, борчулар һәм хәсрәтләр
онытыла. Янәшәмдә әнием булганга минем тормышым дәвам итә, киләчәгемнең яхшы
һәм бәхетле булачагына ышанычым арта. Мин шуны яхшы аңлыйм: тормышта мин
бәхетле икән, әнием дә чиксез бәхетле булачак, чөнки ана һәм баланы гомер
азагына кадәр бәйләп торучы күзгә күренмәс җепләр бар. Шуның берсе генә кинәт
өзелсә дә, бу ике кешенең  яшәү мәгънәсе бетәчәк. Әниемне бәхетле итәр өчен
кулдан килгән  бөтен нәрсәне дә эшләргә ризамын, бары әниемнең күзләреннән
шатлык чаткылары сүнмәсен дә, Ходай биргән гомерендә бала хәсрәте татырга
язмасын иде.

Бүгенге көндә мәгънәсез
сугышларда, тәртипсезлекләргә корылган Армия сафларында вафат булган сөлектәй
ир – егетләребезнең , наркотик дигән афәттән котыла алмаганнарның, вәхши
яшьтәшләре тарафыннан мыскылланып,  җәберләнеп үтерелгән егет һәм кызларның
газиз әниләренә сабырлыклар телим.  Күпме сабый “әни” дигән кадерле сүзне әйтә
алмыйча чит кешеләр гаиләсендә, я булмаса, балалар йортларында тилмерә.  Үз
әнием янәшәсендә менә шундый “күке” аналарның күп булуы да борчый мине. Килер
бер көн, бу сабыйлар үсеп җитәрләр, үзләре тормыш корып җибәрерләр. Шул вакытта
аларның бусагасында кайчандыр ташлап калдырган аналары пәйда булыр. Бу аналар
балаларының күзләренә ничек карар да, үзләренең яшьлектәге гамәлләрен ничек
аңлатыр икән?  Бала күңеле ананы кичерерме?

Уйлансаң, уй җитәрлек.
Мәрхәмәтсезлек тулы дөньяда яшибез, илебездә картлар йортлары артканнан арта.
Гаиләдә 4-5 бала тәрбияләп үстергән аналарның да кайберләрен шушы йортта күреп
җан сыкрый.Төннәр буе бишек тирбәтеп, балам сәламәт, бәхетле булсын, җитеш
тормышта яшәсен дип җан аткан ана үзенең картлар йортыннан соңгы юлга китәсен
күз алдына да китермәгәндер , мөгаен. Каян килә бу гамьсезлек?Әллә соң
балаларының шундый булуында әниләр үзләре гаеплеме? Әллә үз балаларын бар
нәрсәдән дә өстен куеп яратканга аларны Ходай шулай сыныймы? Сорауларга җавап
табасы бар, дөньядагы ана хакы турында уйланасы бар. Инша исемендә китерелгән
“Җәннәт – әниләрнең аяк астында” дигән юлларны һәр кешегә ишеттерәсе, аңына
җиткерәсе бар.

Әй, кешеләр! Дөнья
рәхәтлекләрен читкә куеп, җәннәт эзләп гомер итмәгез. Янәшәгездә газиз
әнкәйләрегез булу, аларның җылы карашын, назын тою, татлы сүзен ишетү , менә
шушыдыр —  сезнең җәннәтегез. Әнкәйләрне олылагыз, яратыгыз, якты йөзегезне,
игътибарыгызны кызганмагыз. Әнкәйләрегезне рәнҗетүдән, аларның рәнҗешләрен
татудан сакланыгыз!

Язмасын ялгыз калырга

Тормыш шаулап торганда.

Әйләнә – тирә ягыңда

Кешеләр кайнаганда.

Беркайчан да онытмагыз

Алда Сират күпере.

Әниләр безне кичерер,

Тик Ходай кичерерме?

(Р.Низамова “ Сират
күпере)

Татарча сочинение “Әниемнең изге куллары|Эниемнен изге куллары”

Сочинение на татарском языке на тему “Әниемнең изге куллары”/”Эниемнен изге куллары”“Җәннәт − аналарның аяк астында” дигән юллар аналарын хөрмәт итүче, тәрбияләүче кешеләргә карата әйтелгәндер, минемчә. Әнисен хөрмәтләгән кеше, һичшиксез, оҗмахка керәчәк. Чөнки әни − безгә тормыш биргән кеше. Мин әниемне бик яратам. Әни булмаса, мин дә булмас идем. Әмма, әниемне яратуым аның өчен генә түгел, әлбәттә. Мин аны гаҗәеп дәрәҗәдәге яхшылыгы өчен яратам. Өйдә яки мәктәптә мин нәрсә генә эшләсәм дә, ул мине һәрвакыт кичерә. Хәтта начарлык эшләсәм дә: сәбәпсез дәрес калдырсам, акчаны башка нәрсәгә тотып бетерсәм дә, әни мине, әлбәттә, башта ачулана, ә аннан соң барыбер гафу итә. Ул мине нинди генә булсам да − яхшы булсам да, начар булсам да ярата.
Ләкин еш кына без әниләребезнең сүзләренә колак салмыйбыз, үзебезнеке иң дөрес кебек тоела. Тик соңыннан үкенергә дә туры килә. Бервакыт мин, әниемнең сүзен тыңламыйча, салкын көндә җиңел генә киенеп чыгып киттем. Соңыннан бу миңа бик кыйммәткә төште. Салкын тидереп, айдан артык хастаханәдә яттым. Әнием көн саен минем яныма килеп йөрде. Нәрсәләр генә алып килмәде ул миңа. Ничек кенә савыктырырга тырышмады! Менә шул вакыйгадан соң, мин әниемнең изге җан булуына ышандым. Бу турыда үзенә әйтмәсәм дә, аның сүзен тыңларга тырышам. Әниләр һәрвакыт дөрес әйтәләр шул.
Әнием бик матур да минем. Аның күзләре дә матур, чәчләре дә искиткеч хуш исле, куллары да гаҗәеп җылы һәм назлы. Авырган чагымда ул кулларын минем маңгайга кую белән, бөтен авыруым кими, хәтта бөтенләй дә бетеп китә иде. Үз кулларыма әнинең кулларын алу белән, мин ниндидер изге әйбергә кагылган кебек булам: минем җаным яктырып китә, тормыш аңлаешлы һәм гади булып тоела башлый, борчулар һәм проблемалар онытыла.
Чыннан да, бөтенесе дә гади һәм ачык бит: менә янәшәмдә әнием, менә аның куллары − һәм тормыш дәвам итә, бөтен нәрсә дә яхшы буласына ышаныч арта.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Эниемнен изге куллары” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)

Обновлено: 08.01.2023

Если ваш ребёнок заболел коронавирусом, мы знаем что делать. Минздрав разработал особые рекомендации, которые помогут вылечиться как можно скорее.
Следуйте предписаниям медработников и всё будет хорошо ️

мое ближайшее время победители продолжат свой звездный педагогический полет, участвуя в зональном этапе республиканского конкурса педагогического мастерства.
2022

️Уже совсем скоро будем следить за XXIV зимними Олимпийскими играми в Пекине, которые пройдут с 4 февраля по 20 февраля 2022 года.
В состав российской команды, которая выступит под аббревиатурой Олимпийского комитета России (ROC), вошли в том числе 8 татарстанских спортсменов.
Лыжные гонки, сноуборд, фигурное катание – наши атлеты хороши во всём. Верим в вас и болеем всей республикой!

аочный этап Конкурса поступило 193 работы. В работе очного этапа приняли участие 78 обучающихся 23 населенных пунктов республики Татарстан (г.Набережные Челны, Нижнекамск, Казань, Альметьевск,, Бугульма, Заинск, Елабуга и др.).
Поздравляем победителей и призёров!

. Пусть поможет человек, которого вы знаете, а ребенок – нет
Никогда не отбирайте у ребёнка телефон в качестве наказания. Положите ему в карманы и портфель бумажки с номерами родителей

24.12 конне, башлангыч сыйныфлар очен Яна ел программалары утте.6 сыйныф укучылары катнашында музыкаль программаны балалар бик яратып каршы алдылар.Программада, укучылар, жырлы- биюле уеннарга кушылып, бик кунелле итеп, Кыш бабай hэм Кар кызы hэм башка геройлар белэн берлектэ кунел ачтылар.

Дорогие мамы и бабушки!
Поздравляем вас с Днем Мамы ️
Желаем вам огромного счастья, крепкого здоровья, благополучия и исполнения всех желаний
деньматери

11 ноября в нашей гимназии произошла встреча учащихся 9 и 10 х классов со специалистами Центра Занятости Населения. Учащиеся прослушали информацию. Ответили на вопросы анкет. И обсудили со специалистом варианты профессий. Учащимся была предоставлена информация о выборе профессий по нашему городу и по Республике Татарстан.

5 октября во всем мире отмечают замечательный праздник — День Учителя

Это прекрасный повод вспомнить и поблагодарить своих учителей, сказать важные и добрые слова. Ведь учитель — это не только человек, обучающий наукам, но еще и один из главных наших наставников, который во многом сформировал наше мировоззрение

А вы помните своего первого учителя? Пишите в комментариях их имена, чем они вам запомнились, чему научили

Какие могут быть причины пойти на выборы с 17 по 19 сентября?⁣ ⁣ Как минимум — поддержать развитие системы образования. В нашем районе за прошедшие 5 лет сделано много полезного и важного в системе образования: проводился ремонт в детских садах и школах, а школьники не были обделены вниманием.⁣ ⁣ Рассказываем в карточке, какие позитивные события произошли в районе ⁣ ⁣

Избирательная система Татарстана – это больше 22 000 человек.⁣ ⁣ Кто они и кем работают в обычной жизни?

Продолжаем рассказывать о людях, которые занимаются организацией выборов. ⁣ ⁣

29нчы гимназия акциядә катнаша!
Туры трансляциядә ВКонтакте; туры эфир Инстаграм Гимназиянең челтәрләре аша узачак! Син дә кушыл! Татарча диктант яз!

йгедә һәрбер кызга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
29 нчы гимназиядэн Азалия Фарваева бэйгедэ жинеп, республика этабына утте.Ана унышлар телибез.

Хормэтле энилэребез, эбилэребез,апа-сенеллэребез хэм доньянын барлык ин куркэм,матур, гузэл затларыбыз! Сезне чын кунелебездэн язгы бэйрэмнэрнен берсе, 8нче март белэн тэбрик итэбез!
Сезгэ ин изге телэклэребезне юллыйбыз,ныклы сэламэтлек,озын гомер,якыннарыгызнын игелеген куреп яшэргэ язсын!
Бу бэйрэм Сезгэ тормыш яме,яшэу кочен остэсен! Бэхет нурында коенып,назга кумелеп,соеп-соелеп яшэргэ язсын! Бэйрэм белэн! ️

23 февраль-Ватанны саклаучылар коне-коч,туземлек,мэрхэмэтлелек хэм Туган жиренэ карата мэхэббэт бэйрэме!
Хормэтле этилэребез,бабайларыбыз, абыйларыбыз, хэм ир-егетлэребез!
Сезне,23 февраль бэйрэме белэн тэбрик итэбез! Сезгэ ныклы сэламэтлек,озын гомер,Кунел корлеге, эшегездэ унышлар телибез! Хэрвакытта да шундый кочле,дэртле булып калыгыз! _____________
Без Сезне хормэт итэбез! Яратабыз!
Котлыйбыз!

27 января- День полного освобождения Ленинграда! Блокада Ленинграда — военная блокада города Ленинграда (ныне — Санкт-Петербург) немецкими, финскими и испанскими (Голубая дивизия) войсками с участием добровольцев из Северной Африки, Европы и военно-морских сил Италии во время Великой Отечественной войны. Длилась с 8 сентября 1941 года по 27 января 1944 года (блокадное кольцо было прорвано 18 января 1943 года) — 872 дня (включительно с днём начала и конца).
К началу блокады в городе находилось недостаточное для длительной осады количество проду … — Читать дальше

  • Для учеников 1-11 классов и дошкольников
  • Бесплатные сертификаты учителям и участникам

Җәннәт – аналарның аяк астында.

Ризатдинова Алия, Әлмәт шәһәренең 17 нче урта белем бирү мәктәбе

( укытучысы Кәшипова Наилә Җәдит кызы)

Күренекле педагог, мәгърифәтче, галим Ризаэтдин Фәхретдин тарафыннан әйтелгән әлеге гыйбарә күпләрне уйланырга мәҗбүр итәдер, минемчә.

Әни, әнкәй, инәй. Кеше өчен алтын – көмешләрдән дә кыйммәтле, үз җаныннан да кадерле, барлык изгелекләрдән дә изге сузләр шушыдыр. Үз гомерендә адәм баласына бу сүзләрне ничәмә – ничә тапкыр кабатларга туры килә икән? Әмма күпме генә кабатламасын, әлеге сүзләрдән ул һич кенә дә туймый, киресенчә, еллар узган саен “әни” сүзенең тәмен ныграк тоеп яши . Күпме наз, күпме җан җылылыгы бу сүздә!

Әнкәйләр – безгә тормыш биргән гүзәл затлар. Һәр кеше өчен үз әнисе кадерле кеше булган кебек, миңа да үз әнием- кадерлеләрдән дә кадерлесе. Барлык балаларныкы кебек, минем дә телем “әннә” сүзе белән ачылган. Әнием мине күкрәк сөтен имезеп үстергән, көннәрен дә, төннәрен дә миңа — газизенә багышлаган. Әнием – минем җан юлдашым, терәгем, киңәшчем, яклаучым һәм таянычым. Аллаһы Тәгалә тарафыннан ана булу бәхетенә ирешеп, үз сабыйларымны кеше итәр, күңел түремә әнием салган тәрбия җимешләренең куанычын татыр көннәрем алда әле минем. Шул көннәрдә дә янәшәмдә әниемнең булуын, аның кытыршы кулларының җылысын тоясым , “балакаем” дигән татлы сүзен ишетәсем, “әнием – бәгырем” дип өзелеп торасым килә. Учларыма әнием кулын алып мин ниндидер изге әйбергә кагылган кебек булам: минем җаным яктырып китә, тормыш аңлаешлы һәм гади булып тоела башлый, борчулар һәм хәсрәтләр онытыла. Янәшәмдә әнием булганга минем тормышым дәвам итә, киләчәгемнең яхшы һәм бәхетле булачагына ышанычым арта. Мин шуны яхшы аңлыйм: тормышта мин бәхетле икән, әнием дә чиксез бәхетле булачак, чөнки ана һәм баланы гомер азагына кадәр бәйләп торучы күзгә күренмәс җепләр бар. Шуның берсе генә кинәт өзелсә дә, бу ике кешенең яшәү мәгънәсе бетәчәк. Әниемне бәхетле итәр өчен кулдан килгән бөтен нәрсәне дә эшләргә ризамын, бары әниемнең күзләреннән шатлык чаткылары сүнмәсен дә, Ходай биргән гомерендә бала хәсрәте татырга язмасын иде.

Бүгенге көндә мәгънәсез сугышларда, тәртипсезлекләргә корылган Армия сафларында вафат булган сөлектәй ир – егетләребезнең , наркотик дигән афәттән котыла алмаганнарның, вәхши яшьтәшләре тарафыннан мыскылланып, җәберләнеп үтерелгән егет һәм кызларның газиз әниләренә сабырлыклар телим. Күпме сабый “әни” дигән кадерле сүзне әйтә алмыйча чит кешеләр гаиләсендә, я булмаса, балалар йортларында тилмерә. Үз әнием янәшәсендә менә шундый “күке” аналарның күп булуы да борчый мине. Килер бер көн, бу сабыйлар үсеп җитәрләр, үзләре тормыш корып җибәрерләр. Шул вакытта аларның бусагасында кайчандыр ташлап калдырган аналары пәйда булыр. Бу аналар балаларының күзләренә ничек карар да, үзләренең яшьлектәге гамәлләрен ничек аңлатыр икән? Бала күңеле ананы кичерерме?

Уйлансаң, уй җитәрлек. Мәрхәмәтсезлек тулы дөньяда яшибез, илебездә картлар йортлары артканнан арта. Гаиләдә 4-5 бала тәрбияләп үстергән аналарның да кайберләрен шушы йортта күреп җан сыкрый.Төннәр буе бишек тирбәтеп, балам сәламәт, бәхетле булсын, җитеш тормышта яшәсен дип җан аткан ана үзенең картлар йортыннан соңгы юлга китәсен күз алдына да китермәгәндер , мөгаен. Каян килә бу гамьсезлек?Әллә соң балаларының шундый булуында әниләр үзләре гаеплеме? Әллә үз балаларын бар нәрсәдән дә өстен куеп яратканга аларны Ходай шулай сыныймы? Сорауларга җавап табасы бар, дөньядагы ана хакы турында уйланасы бар. Инша исемендә китерелгән “Җәннәт – әниләрнең аяк астында” дигән юлларны һәр кешегә ишеттерәсе, аңына җиткерәсе бар.

Әй, кешеләр! Дөнья рәхәтлекләрен читкә куеп, җәннәт эзләп гомер итмәгез. Янәшәгездә газиз әнкәйләрегез булу, аларның җылы карашын, назын тою, татлы сүзен ишетү , менә шушыдыр — сезнең җәннәтегез. Әнкәйләрне олылагыз, яратыгыз, якты йөзегезне, игътибарыгызны кызганмагыз. Әнкәйләрегезне рәнҗетүдән, аларның рәнҗешләрен татудан сакланыгыз!

Шайхутдинова Лилия Магфуровна

Әни – һәр кеше өчен иң якын, иң кадерле кеше. Ул безгә әлеге дөньяда яшәү хокукын, тормыш биргән. Бала иң беренче сүзендә “әни” дип, юкка әйтмидер. Һәр әни үзенең баласы турында кайгыртып калмыйча, анда кешелеклелек, әдәплелек сыйфатларын да тәрбияли. Әни безне мөстә – кыйль фикер йөртергә, үзебезнең хаталарны танырга ярдәм итә. Тормышның булачак һәм үткән көннең кадерен белергә өйрәтә. Нәкъ әни безгә кешенең кадерен белергә, туганнарың турында кайгыртырга, өлкәннәрне хөрмәт итергә өйрәтте. Бары әни генә синең уңышларыңа һәм ирешкән дәрәҗәләреңә чын күңелдән куана.

Әни – безнең киңәшче.Ул безгә дөресен әйтүче, хаталарыбызны төзәтеп, туры юлга бастыручы. Хәтта өлкән кешеләр дә еш кына әниләренә мөрәҗәгать итәләр. Һәр кеше үз әнисен үзенчә ярата: кемдер аңа матур сүзләр белән эндәшсә, кемдер өй эшләрен эшләргә ярдәм итә, әнисе турында кайгырта. Начар әниләр булмый. Әни кеше беркайчан да үз баласын алдамый. Җир йөзендә һәр әни баласы өчен хәтта сәламәтлеген дә кызганмый. Әни безнең яратуны таләп итмичә, чын күңеленнән, ихластан ярата.

Әлбәттә, мин үземнең әниемне яратам һәм хөрмәт итәм. Ул минем бик яхшы, юмарт һәм гадел. Үзеңең серләреңне сөйләп була торган, гел киңәшләр сорап була торган кешең булуы – зур бәхет. Әнием кояш кебек, гел балкып, һәрберебезнең күңелен күрүче нур кебек. Аннан башка дөньяны күз алдына китерергә дә куркам. Әнием мине бик күп нәрсәләргә өйрәтте. Мин аңа бик рәхмәтле.

Һәрберебез дә әниләрнең эшләгән яхшылыклары өчен рәхмәтле булырга тиеш. Беркайчан да үз әниеңне онытма, чөнки аны дуслар да, акча да алыштырга алмый.

Әниегезнең кадерен белегез һәм яратыгыз!

“САМЫЙ ДОРОГОЙ ЧЕЛОВЕК”

Мама – это самый родной, близкий и дорогой человек для каждого из нас. Она дала нам самое ценное, что мы имеем – нашу жизнь. Не зря первое слово, которое произносит ребёнок — “мама”. Каждая мама не только заботится о своём ребёнке, но и старается привить ему самые лучшие человеческие качества. Мама учит нас самостоятельно принимать решения, признавать свои ошибки. Она учит нас ценить жизнь и каждое прожитое мгновенье. Именно она научила нас ценить людей, заботиться о близких и уважать старших. Только мама всегда будет искренне радоваться нашим успехам и достижениям.

Конечно же, я очень люблю и уважаю свою маму. Она у меня очень добрая и справедливая. Какое же это счастье осознавать, что есть человек, которому в любой момент можно рассказать что-либо или поделиться каким-то секретом и быть уверенным в том, что всё это останется между вами. Моя мама, как солнце, светит каждому в нашем доме. Я даже боюсь представить, что бы я без неё делала. Мама научила меня многому, я безумно благодарна ей за это.

Каждый из нас благодарен своей маме за всё, что она делает для нас. Не нужно никогда забывать о своих матерях, ведь никакие друзья, деньги не смогут заменить нам нашу родную маму.

Содержимое разработки

Ана тилин эм адабиатын окытувда туватаган маьселели соравлар эм олардынъ шешилуьв йоллары.

Дагыстан – коьп миллетли оькимет. Мунда аьр миллет оьз тилинде дурыс окымага эм язбага, оьзининъ халкынынъ соьз байлыгына уьйренеди. Ногай мектеблеринде ногай тили эм адабиаты окылады. Оьзининъ ана тилин аьр аьдем аьруьв билмеге тийисли. Бу тилде миллет язувшылар туьрли ятлавлар, повестьлер, романлар язадылар, а оларды окув – халкынынъ тарихи, маданиаты ман танысув болады.

Тувган тилим, ана тил,

Калай бир сен туьпсизсинъ!

Ногай тилин билуьв окувшыга баска тюрк тилли миллетлер мен айкаспага эм олардынъ адабиат эм маданиат байлыклары ман таныспага амал береди. Тилди билуьв баска яшав сулыпларына да уьйретеди. Сол себепли ногай тилден билим береек программа терен эм маьнели, тилдинъ грамматикалык айырым белгилерин ашык коьрсеткен, окувшылардынъ ясларына коьре туьзилген документ болув керек. Тил материал баьри окувшыларга ортак болады, ама оны окытувшы мектеб практикасында тийисли кулланмага болаяк. Сондай окытув борышларды Россиядынъ оькиметлик федераллык билимлендируьвдинъ программасы эм Дагестан республикалык билимлендируьв планы айырадылар. Соны ман, тувган тилди орта мектебте окытувдынъ бас борышлары:

Тил системасыннан эм онынъ теориясыннан билим беруьв; оны ман бирге окувшыда интеллектти туьзуьв;

Тил аркалы ислетип уьйретуьв; туьрли тил ислерин эттирип, авызлама эм язба (язув) тиллердинъ сулыпларын (айтув, тынълав, анълатув, тергев, айырув, язув) теренлетуьв эм беркитуьв боладылар.

Оьзгериси: яратувшылык ис.

Маьселеси: Аьелимиздинъ тарихин, тамырларымызды, тамгаларымызды, яс уьйкенлеримизди коьп аьруьв билмеймиз.

Не уьшин? Аьел аьдетлеримиз йойылып барады, кызыксынмаймыз.

Не этпеге керек? Аьелимиздинъ тарихин уьйренуьв.

Калай? Кардашларымыздан, ата-тетейлеримизден сорап билуьв; бурынгы документлерди тешкерип тергев, аьелдинъ бурынгы дурбатларын излестируьв;

Тамамы: сочинение язув.

Сосы проект уьстинде ислегенде окувшылар туьрли маьселелерди шешеди: 1) Туьрли альбомлардан дурбатларды яде суьвретлерди карайдылар, яс уьйкенлерден кашан эм кайда туьсирилгенин биледилер, Янындагы аьдемлердинъ бактыларын сорастырадылар. 2) бу ис яс уьйкенлер мен ясларды ортакластырады. 3) Яслар сол замандагы аьдетлердинъ, ойынлардынъ акында билимлерин теренлетедилер.

Ана тилди саклайык

Уьйшиликте, исте де.

Яс оьспирге тапшырып,

Эс этейик куьнде де.

Ногайский район ,РД

(Ана тилин эм адабиатын окытувда туватаган маьселели соравлар эм олардынъ шешилуьв йоллары).

Учитель родного языка и литературы Кошанова С.Н.

-75%

Читайте также:

      

  • Как человек должен относиться к своему профессиональному долгу сочинение
  •   

  • Сочинение на тему приключения зайца
  •   

  • Сочинение рассуждение куклин марки
  •   

  • Сочинение беке къонгаш сочинение на ингушском
  •   

  • Книжные знания это сочинение


1



2


Җәннәт – аналарның аяк астында Ә.Еники.Әйтелмәгән васыятьәсәре буенча дәрес. Аллаһ Раббың үзенә генә гыйбадәт кылырга һәм ата –анага игелек эшләргә боерды. Әгәр аларның берәрсе яки икесе дә синең яныңда картлыкка ирешсәләр, уф дип әйтә күрмә, аларга кычкырма, ә яхшы, мөлаем сүзләр генә сөйлә. Аларга үзеңнең рәхим –шәфкать канатларыңны җәй һәм дога кыл: Ий, Раббым, алар мине бала вакытымда ничек рәхим –шәфкатьлелек белән тәрбияләп үстергәннәр кебек, Син дә аларга рәхмәт кыл! Коръән аяте( Исра –23,24).


3


Ана – бөек исем.Аны олылагыз,хөрмәт итегез….И, газиз балалар! Ата-аналарыгыз сезгә иң авыр һәм мәшәкатьле хезмәтләрне кылдылар, һәрвакыт сезнең өчен тырышалар. Аллаһы Тәгаләгә ялварып, сезнең өчен дога кылалар. Инде сез дә аларга бу яхшылыкларын һәм хезмәтләрен камил кылып кайтарыгыз, көчегездән килгәнчә аларга чын күңелдән хезмәт итегез һәм хөрмәт күрсәтегез. Аллаһы Тәгалә ата-анага яхшылык кылырга кушты. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлләм дә: Ата –аналарын риза кылучы балалардан Аллаһы Тәгалә риза булыр, — диде.


4


Ана — шәфкать диңгезе. Ата-анагызга игелек итегез,сезгә дә балаларыгыз игелек итәр,- диде Рәсүлебез Мөхәммәд галәйһиссәләм. Ата –ана теләге утка –суга батырмас. Мәкаль. Ачтан үлсәң дә, ата –анаңны ташлама. Мәкаль.


5


Ташлама, әнкәй, догаңнан… Сез – төндәге йолдыз сыман, Сез — ӘНИ! Сез –таң нуры,яме сыман, Сез — ӘНИ! Сездәй кеше җирдә юктыр, Сез — ӘНИ! Яктылыгы язмышымның, Сез — ӘНИ! Ходай сезне кире какмас, сез — ӘНИ!


6


Ана –бик яшьли үлеп китсә дә ана,ә баласы – сакалы агарып бетсә дә бала – мәңге бурычлы бала! (Ә.Еники)…Казан астында гына утның өзелмәве яхшы……Кайткалыйлар иде әле аның уллары яки кызлары, инәләрен онытып бетермиләр иде, исән генә була күрсеннәр инде……бик бәхетле булып киткән балалары аңардан шактый ераклаштылар шикелле…


7


Акъәби бәхетлеме? — Әбинең тормышы ничек? Ни өчен ул ямансу? Бер-беребезгә нинди бәгырьсез без, Хәтта кансыз –кемнән өйрәндек? Балаларын сагынучы, телнең, нигезнең юкка чыга баруына борчылучы Акъәби.


8


Өй ялгыз кала бит. -Ходаем,гомер иткән өемә йозак салып китәрмен дип уйлаган идеммени мин… -Һай, кәфенлегемне онытканмын лабаса! -Тәкъдирдән узмыш юк, барысы да Алла кулында…


9


Кеше тансык,кеше кирәк аңа. Әбинең күңел юанычлары. -Ийе, узган гомер кире кайтмый, сулар үргә акса да… -Халыкныкы халыкта саклана, югалмас, борчылма, улым. — Юк, күрмәс инде ул аларны – туып-үскән Юлкотлысын да, гомер иткән өен дә…


10


Васыятьне үтәмәү мөмкинме соң?!…Инде, мулла-мәзин чакырып, тәхлил әйттерү кебек зур мәшәкатьле эшне сорамыйм да. Әмма ләкин гәүдәмне әйбәтләп юып, ак кәфенгә төреп, ләхетле кабергә куйсыннар иде. Ул кушканча эшләргә тиешләр – бу бит газиз аналарының соңгы васыяте!


11


Ходаем,туган илкәйгә юл киселергә тиешмени соң?! Аның өчен ил – туган туфрак дигән сүз. Юлкотлы нәрсә соң ул?! Туган илнең сезгә иң якын, иң кадерле бер өлеше түгелмени ул?! Машиналар сатып алырга хәлегездән килә, атагызның каберенә бер ком таш кына яздырып куярга сезнең кулыгыздан килмимени!.. Кемгә бурычлы булуыгызны онытмаска кирәк!..


12


Димәк,әсәй карчык китә!.. Иң яхшысы больницага салу. Җан биргәндә, янында кеше булмаган. Берәүне дә борчымыйча, күбәләктәй тавыш-тынсыз гына киткән дә барган. Агыйдел, Дим буйларына караган биек тау башында Акъәби берүзе генә торды да калды.


13


Ил шатлыгы,ил аклыгы –ак яулыклы ак ӘБИЛӘР. Бер-беребезгә нинди бәгырьсез без, Хәтта кансыз – кемнән өйрәндек? Усаллыкка, әдәпсезлекләргә Нинди иләк аша иләндек? Ата-баба гомер юлымы бу – Без нинди соң, нинди юл алдык? Аерылдык җирдән,йолалардан, Үзебездән үзебез югалдык. Наҗар Нәҗми.


14


Елатмагыз әнкәйләрне. Елатмагыз әниләрегезне, Төнге тәрәзәләргә каратып: Догаларын, керсез теләкләрен Биргән алар сезгә яратып. Елатмагыз әниләрегезне, күз төбәтеп юллар чатына: Онытмагыз –сезне төп нигездә Әнкәгезнең йорты чакыра. Салисә Гәрәева.


15


Әй син, картлык, кермә безнең өйгә, тимә әнигә! Яратыгыз газиз ӘНИЛӘРНЕ, Яратыгыз газиз балаларны, Яратыгыз туган ягыгызны, Бернигә дә карамый! Мәхәббәтсез яшәү ярамый!..


16


Ана хаты Үстегез дә инде таралдыгыз, Берегез анда, берегез тегендә. Үзем түгел, гөлләрем дә көтә, Чәчкә атып тәрәз төбендә. Кош теледәй хәбәр көтәм, Мохтаҗлыгым бары хатларда. Көнем түгел, төннәрем дә нурлы, Сездән хәбәр килгән чакларда. Җиләк-җимеш җыйдым, каклар койдым, Атап-атап сезнең исемгә. Кайда йөрсәм, нәрсә эшләсәм дә, Бер дә чыкмыйсыз шул исемнән. Күнеккәнмен хәтта төшләремне Күрешергә генә юрарга. Берәрегез кайтып килмәсме дип, Өмет белән багам юлларга. Сагынсам да түзәм, үзем сезгә Юлдаш иттем изге хисемне. Ил алдында акласагыз иде Кеше дигән бөек исемне. Үстегез дә инде таралдыгыз, Кошлар сыман, канат кагынып. Хатлар көтәм зур өметләр баглап, Үзегезне көтәм сагынып.

Авылымның исеме Урта Тигәнәле,

Туып үстем шушы авылда.

Нигезләре борынгыдан килгән,

Бәетләре аның китапта.

Түбәнлеккә авылым урнашса да

Табигате аның бик матур.

Ә кызлары биткә чибәр, кулга уңган,

Егетләре – булган һәм батыр.

Еллар үтеп гомер узган саен

Авыл яши, акрын үсә, яңара.

Таш пулатлар бизи авылымны,

Уртасында калкый манара…

Һәрбер кеше өчен туган авыл, туган төбәк иң якын, иң газиз почмак. Синең өчен авылың иң матуры, иң нурлысы…

Ул синең балачак хатирәләрен саклый. Кыр-болыннарында аның, көтүдән кайткан сыерларны урам балалары жыелышып саклаганда, уеннар уйнап кычкырган бала тавышлары сакланган төсле…

Челтерәп аккан саф чишмә тавышлары да күңел моңнарында…

Ә күршеләр, алардан да якынрак кеше була аламы икән?!

Мин үскәндә бикле капкалар юк иде шул. Тирә- күрше бер гаилә сыман яши иде…

Өйләр мичкә утын ягып җылытылып, керләр кул белән юылып, инешкә алып төшеп чайкалса да, хатын-кызларның җыелышып кич утырып бәйләү бәйләп, чигеп, намазлыклар тукырга вакытлары калган…

Бала чагым үткән өй янына барып эләксәм, күрше Хамматвәгыйз абзый сызгырып алма ашарга чакырыр төсле.

Муса абый белән Рузалия апаларның өй морҗаларында күренгән төтен алар да бүген җәймә пешерәләр дигән уй тудыра…

Авылым якын ныклы белем биреп, тормыш юлына аяк басарга булышкан данлыклы, абруйлы, хәзерге вакытта лаеклы ялдагы укытучылар укыткан мәктәбе белән. Бу хөрмәтле сыйныф җитәкчем Сания апа, укытучыларым Бәдертдин абый, Клара апа. Сезнең алда барлык укыткан укучыларыгыз исеменнән баш иям. Барчагызга исәнлек-саулык телим.

Әлбәттә, авылның төп бизәге гомер биргән әтием һәм әнием.

Минекеләр шушы авылда туып, гомерләре авылдашлар арасында, авыл хуҗалыгында эшләп үтте.

Әтием Галимҗан 50 ел хезмәт итте, әнием Асия – 40 ел.

Әтием һәм әнием, икесе дә күп балалы гаиләләрдә беренче балалар булып туу сәбәпле, тормыш авырлыкларын яшьли җилкәләренә алырга туры килгән.

Әтием 14 яшьтән көтү көтсә, әнием 15 яшьтән фермага сыер савучы булып эшкә урнашкан, 18 яшендә алдынгылар рәтендә булуын истәлеккә төшкән фотосүрәтләре дәлилли.

28 яшьлек егет 20 яшьлек кызга өйләнеп, матур гаиләдә 13 ел дәверендә 2 ул һәм 2 кыз дөньяга киләләр. 44 ел дәвамында 2 тапкыр нигез алыштырып өйләр салып чыгып, бик күп агачлар утыртылган. Ике нигездә дә әтием кулы белән утыртылган агачлар җимешләрен биреп тора.

Шушы чор эчендә 4 баланы аякка бастырып, барсына да югары белем биреп олы тормыш юлына озатканнар. Бүгенгесе көндә 8 оныклары бар.

Кызганыч, әтиемнең вафатына 4 ел. Бераз гына алтын туйларын җиткерә алмадылар. 2 мартта бергә яши башлауларына 50 ел булыр иде.

Әнием ялгыз түгел. Энем Айнур, сеңлем Гүзәлиянең ике кызлары Айсылу һәм Язиләнең беренче адымнарына, барлык уңышларына куанып, шатланып яши. Ял көннәрендә, бәйрәмнәрдә өй гөрләп тора. Гаилә учагына читтән балалар һәм оныклар җыелышып 15 тән артып китә. Һәрвакыт ачык йөз һәм мул ризыклы өстәлләр артында барлык туганнар белән әниебез җитәкчелегендә булу – барыбыз өчен дә шатлык, бик зур бәхет.

Күршедә генә бертуган сеңлесе Наилә апабыз яши. Ул безнең өчен икенче әни. Бу ике көчле шәхеснең биргән дөрес киңәшләрен һәм бу гамәлдә эшләгән изгелекләрен бернинди хисаплау белән дә санап бетереп булмый! Барлык туганнарны, балаларны туплап торучы илаһи көчкә ия алар!

Әниемнең уңай сыйфатларын санап бетергесез. Шулай да киң күңелле, зур ихтыяр көченә ия булуы аны бик көчле шәхес итә. Соңгы 5 елда гаиләбезгә килгән кайгы-хәсрәтләрне җиңеп чыгуда синең өлешең бик зур. Шундый әнинең кызы булуыма зур горурлык хисе тоям. Һәрьяклап аңа охшарга тырышам.

11 февраль көнне әнием Хади кызы Асия Мәхмүтовага 70 яшь тула.

Кадерле әнкәем!

Сиңа 70 яшь тулса да син безнең өчен һаман япь-яшь, дөньда иң гүзәл, иң изге, иң кадерле зат. Туган йортыбызның яме бит син. Синең безгә күрсәткән игелекләреңне уйлап та, санап та бетерерлек түгел. Барсы өчен рәхмәт сиңа, әнкәй!!!

Озак яшә, иңнәреңдә шәфкать фәрештәсе сине беркайчан да ташламасын! Биргән фатихаларың фәрештәләр булып безгә ирешсеннәр. Балаларыңның, оныкларыңның хәсрәтен күрмә, алар сиңа куанычлы хәбәрләр генә китерсеннәр, игелекле эшләр генә башкарсыннар.

Сәламәтлек, озын гомер язсын,

Гел көләч һәм яшь бул хәзергечә!

Күңелең синең күтәренке булсын,

Сөенеп һәм сөендереп мең-мең яшә!

Тормышта гел ярдәм итеп тора

Зирәк киңәшләрең, җылы сүзең;

Иркәлисең, яратасың, юатасың,

Тыңлыйсың да, аңлыйсың да үзең.

Әниемә, туганнарыма, барлык авылдашларыма зур ихтирам белән бары изге теләкләр теләп

Галимҗан кызы АЛСУ


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

  • Жуховицкий говорят красиво жить не запретишь сочинение
  • Жутковато как пишется слово
  • За чашечкой кофе рассказ никто кроме тебя
  • Жутко неудобно как пишется
  • За чашечкой кофе на дзен рассказы навигатор