Журнал диляфруз рассказ яралы язмыш читать

Тормыштан алынды

Җирдә шундый язмышлар була… кабатланмас, гыйбрәтле язмышлар. Тетрәндергеч язмышлар… Ирексездән шул язмыш иясенә карыйсың да, ничек күтәрә икән бу барсын да? дип гаҗизләнүдән үз җилкәң куырылып төшә… Булган язмышыңа, тормышыңа рәхмәт әйтеп, эчтән генә белер-белмәс догаңны укып куясың…

Зәлия, кайчандыр әти-әнисенең бердәнбер кызлары, карт әнисендә үсте. Әнисен үтергән өчен озак еллар төрмәдә утырып кайткан әтисен ул бик тиз генә үз итә алмады. Шуңа күрә, әтисе кызын алырга дип килсә дә, туган өенә кайтмады. Карт әнисе оныгына, бирә алган тәрбиясен биреп, Зәлияне тырышчан, акыллы кыз итеп үстерде. Зәлия үз тырышлыгы белән институтка укырга керде. Шунда укыганда таныштылар алар булачак ире Айдар белән. Араларында ялкынлы мәхәббәт уты кабынып, дүртенче курста укыганда өйләнештеләр. Айдар хатынын, укуларын бетергәч, үз әтисе-әнисе янына яшәргә авылга алып кайтты. Уңган, ачык йөзле Зәлия кайнанасы-кайнатасының күңеленә хуш килде. Бер-ике ел алар йортында яшәгәч, бер иске генә йортны сатып алып, шунда аерым яши башладылар. Кара кашлы, кара күзле, гел Айдарга тартым уллары Илгиз туды. Ялның ни икәнен белмәгән Айдар белән Зәлия, тырыша торгач, кирпичтән магазин салдырып, шунда сәүдә белән кәсеп итә башладылар. Тырышканнары бушка китмәде. Мул гына тормышта яши башладылар. Ата-ана назын күрми, ачлы-туклы диярлек ятим үскән Зәлия бик бәхетле иде бу мизгелдә. Бианасы белән биатасы үз ата-анасын алыштырдылар. Ире тырыш, эшчән. Менә дигән уллары үсеп килә. Сәүдә эше дә алга бара. Бәхетенә бик сөенде Зәлия. Әллә үз бәхетенә үзе күз тидерде, әллә язмыш юллары шундый бормалы, ире Айдар хатынына суына башлады. Өстәвенә, кибетләрендә сатучы булып яшь, чибәр, чая кыз Гөлсинур эшли башлагач, бөтенләй үзгәрде Айдар Зәлиягә карата. Башта берни сизми-күрми йөргән хатын, ирен кыз белән тоткач кына йокысыннан уянды. Бик авыр кичерде Зәлия иренең хыянәтен. Кайгыруыннан ябыкты, кара көйде. Шулай да, гайләләрен саклап калу өчен, күңелендәге нәфрәтен басып, ирен өйдә яхшы каршы алды, әйбәтләп эшкә озатты. Айдарның ата-анасы үгетли торгач, Зәлия үпкә-ачуларын күрсәтмәгәч, Айдар белән аралары җылынган да кебек иде. Бер-бер артлы тагын бер кыз, бер малай табып куйды Зәлия. Телчән авыл халкы, бу хатын ирен балалар белән тотмакчы була, дип күпме авыз чайкасалар да, Зәлия үзенчә көрәште үз бәхете өчен. Аңа бүтәнчә ярамый иде. Бу дөньяда япа-ялгызы калган хатынга кем ярдәм итсен дә, кем ачык йөз күрсәтсен?

Байрак абзыйларның акчаларын көрәп алырга яраткан Гөлсинурга яңа “хуҗа” табылды. Үзеннән әллә ничә яшькә олы, гайләле, хәлле генә ирдән малай табып, шул бала исәбенә мул гына яши башлады.

Йөрәгендә иренең хыянәте салган яра сулкылдап-сулкылдап алса да, тормышлары көйләнгән кебек иде. Үзе дә уңган, кешене дә эшләтә белгән Айдар, кибетләреннән тыш, резина-пластик әйберләр ясый торган, зур булмаса да табышлы эш ачып, башы белән шунда чумды. Тик бер киселгән икмәк кире ябышмаган кебек, араларындагы вакытлы бәхет тә тиз эреде. Яше кырыкны узуына карамастан, гәүдә-тәне һаман яшь кызларны сораган Айдар тагын Гөлсинурга башта кагылып-сугылып кына, аннан аның янына яшәргә күчеп китте. Үзенең өч баласын ташлап, кеше баласын үстерә башлады. Үз балалары янына килгәләп йөрсә дә, Зәлиягә аны күрү күрмәүдән артык иде. Бер ышана башлагач, тагын ышанычын алдылар. Тагын язмыш аңардан мәсхәрәләп көлде. Зәлия, олы улын армияга озатып, ике баласында юаныч тапты. Шулай да ирен аңларга тырышты ул. Кем кирәк аңа? Нигә ире шулай мыскыл итә аны? Зәлия уңган да, тәртипле дә, йөз-кыяфәте, гәүдә-сыны да килешле генә. Нәрсә бар ул Гөлсинурда Зәлиядә булмаган? Шул сорауларга җавап таба алмыйча, төннәрен ялгыз үткәрде кырык яшьлек хатын.

Ире ташлап киткәч үзен дөньяда иң бәхетсез санаган хатын чын бәхетсезлекнең ни икәнен белми иде әле. Хәрби хезмәттән яңа гына кайткан уллары Илгиз, бик кыйбатлы машина бәрдереп, куркуыннанмы, башын элмәккә тыкты. Ата белән ана, үз тормышлары белән мавыгып, улларын коткарып кала алмадылар. Зәлия өчен иң кайгылы көннәр башланды. Ир кайгысы берни түгел икән бала кайгысына караганда… Шулай да, ике яклап килгән бәлә тезенә нык сукты Зәлиянең. Бу тормышта чын-чынлап ялгыз калды Зәлия ике баласы белән. Айдар балаларына акчалата ярдәм биргәндә бирде, бирмәгәндә юк. Җимерелеп барган йортларын карашмады. Башта киленнәрен бик яраткан биатасы белән бианасы да Зәлиягә кырын карый башладылар. Оныклары Илгизнең асылыну сәбәбен Зәлиядән күрделәр. Зәлиянең үзенең дә элмәккә менәсе килгән чаклары күп булды. Алма кебек улын югалткач, яшәү мәгънәсен тапмады. Кайчандыр бәхет нуры балкыган йортларында тынычлык тапмады. Ничә тапкыр, чыгып китәм, дип талпынса да, акча юклыгы кулыннан тота килде. Алдагы көнгә өмете өзелде. Канатлары сынды Зәлиянең.

Беркөн Зәлияне үзләреннән өч йорт аша гына яшәгән Фәһимә чакырып алды. Ник чакырганын әйтмәсә дә, бераз күңелем басылмасмы, дип керде аңа Зәлия. Фәһимә үзе генә түгел иде. Ишек алдында шак-шок килгән уртача буйлы, чал керә башлаган чәчле, таныш булмаган ир-егетне күргәч, кире чыгарга ымсынган Зәлияне Фәһимә кулыннан тартып диярлек өенә алып керде. Теге ишек алдындагы ир кергәнче Зәлиянең колагына бер-ике сүз пышылдап өлгерде.: “Ике туган энем Шәриф. Хатыны үлде ике ел элек. Синең белән таныштырасым килә”, — диде, күз кысып. Фәһимә шул арада кереп җиткән Шәрифне һәм Зәлияне чәй өстәле артына утыртты да, кинәт кенә килеп чыккан мөһим эшләре исенә төшеп, өйдән чыгып китте. Шәриф эшне кызу тотты.

-Мин синең хакта ишетеп беләм, — диде ул. – Күпне күрдең, бөгелмәдең. Үзең турында сөйләмәсәң дә була.

Зәлиянең сораулы карашын тоеп, үзе хакында берничә җөмлә әйтте. Ике ел элек тормыш иптәшен югалткан. Үзенә тормыш көтәрлек, ышанычлы хатын-кыз эзли…

-Минем белән бик җиңел булмас шул сезгә. Тормыш йөгем бик авыр шул минем, — дип кенә әйтә алды аңа Зәлия.

— Ә мин җиңеллек кенә эзләүчеләрдән түгел, — диде Шәриф.

…Башта берни дә вәгъдә итмәгән Зәлия, Шәриф белән аралаша-якынлаша торгач, элекке ире Айдарның куркыту-янауларына карамыйча, ике баласын алып яңа ире янына күчеп китте…

Физәлия Дәүләтгәрәева

Фото: pixabay

Проза

“Мине кияү агулады! Мине үтерәсе килде!” [гыйбрәтле язмыш]

Әниебез сеңлекәшләрдә яши, олы яшьтә инде. Соңгы араларда бигрәк әллә нишләде. “Сез мине үтерергә телисез!” – дип, теңкәләренә тия. Аларга артык бәйләнә, күзенә юк-бар күренәме шунда, белмим. Бездә чакта алай ук түгел ул, ә менә сеңлекәшләргә кайтуы була, бөтенләй елый башлый.

“Мине кияү агулады! Мине үтерәсе килде!” [гыйбрәтле язмыш]

Туксан белән баручы олы кешенең авызыннан нинди сүз чыкмас та, акылы ничекләр генә төрләнмәс! Ләкин әни үтә камил акыллы кеше бит безнең. Аны саташкан карчык дип берәү дә әйтмәс.
Берүзе алты бала үстергән ул, әнинең мин-минлеге дә көчле – шунысы да бар. Сеңлекәшләр аның дөньясына, нигезенә кайтып, өй салганнар иде. Минем дөнья дип, әнинең үзенең нигезенә кайтасы да килә, сеңлекәшләргә дә тынычлап яшәргә ирек бирми. Аларның һәр адымына бәйләнә.

Моңарчы әйбәт иде әле ул, азакы елларда шулай була башлады. Сеңлекәшләрне чыгарып җибәрмәкче буламы, киявен яратмый инде. Киявен чыгарып җибәрсен дип әйтә.
Шуңа күрә әнине өшкертеп караргамы дип торам әле. Мине кияү сихерләде дип бара әни. Берәр белә торган мулла өшкерсә, тынычланмас микән дим. Әни үзе дә шулай ди, мулла өшкерсә, сихерне чыгарыр иде ди. Әни бик ныклы әле безнең, бар җирен дә тикшерттек, Аллага шөкер, күз тимәсен! Анализлары да яхшы. Бер вакыты җитсә, нидер котыртып ала аны. Көне-төне намазын да укый ул. Шул күп укудан да башы китми микән дип шикләнәм инде.

Бүлмәсеннән чыкмыйча укый да укый ул. Мунчага чишмә суларын алып кайтартып, ул суларны да өшкерә-өшкерә укый. Үзебездә дә Төркиядән килгән мулланы әйбәт өшкерә дип мактыйлар иде. Ул кайтып киткән икән хәзер.

Әтиебез үлгәч, әни алты бала белән ялгызы калып, безне үзе генә үстергән. Утыз өч яшендә тол калган. Әле бик әйбәт иде әниебез. Әле беребездә, әле икенчебездә кадер-хөрмәттә генә яши. Бездә кыш чыкты менә. Авылда сеңлекәшләр дә яхшы карыйлар аны. Бөтен баласына да кунак булып йөри, шатланып кына торырлык. Ләкин нәрсәдер эчтән тынычлык бирми аңа, әни үзен-үзе кимерә. Без аның кырыенда биеп кенә торабыз. Сеңлекәшләр дә шулай. Кайчан кирәк, больницасына алып баралар. Ләкин әни үз киресенә каткан. “Кияү минем нигездән чыгып китсен! Аның монда кирәге юк”, – дип, тәк киреләнеп тора.

Мин әйтәм, сеңлекәшнең берүзен калдырасың килә мени дим. “Мин берүзем генә алты баланы үстердем әле, ул да яшәр, үлмәс!” – ди. Менә шундый кешене нишләтәсең инде?
Менә хәзер кыш чыктык, әни авылга кайтам ди. Сеңлекәшләрнең коты очып тора инде, бу юлы нишләр инде дип борчылалар.

Мин үзем әнинең эченә җеннәр кермәде микән дим, элек андый түгел иде бит ул. “Кияү мине агулады!” – дип әйтүе бер вакыйгадан соң киткән аның. Бер елны авылда кизү чыккан. Бөтен кеше дә эче китеп, косып чирләгәннәр. Бер әби, күтәрелә алмыйча, үлеп тә киткән. Безнең әни дә шулай чирләгән, ләкин моны үзенчә борып: “Мине кияү агулады! Мине үтерәсе килде”, – дигән тамга салган.

Шул көннән башлап сеңлекәшләргә җүнле сүз юк. Сеңлекәш өчен борчылам – аны бетерә инде дим. Яше барганын да аңлыйбыз да соң, ләкин Ходай биргән гомерне тынычлап яшәсен иде дигән теләктә идек. Берәр оста мулла өшкереп, әниебезнең күңеленә тынычлык иңдерер дигән өметтә мин үзем.

Язмыш кочагы

http://nashcheremshan.ru/news/belep-toryigyiz/mine-kiya-agulady-mine-terse-kilde-gyybrtle-yazmysh

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

  • 11.01
    «Хан кызы Турандык». Тинчурин театры. 18:30

  • 12.01
    "Гомер буе сине көтәм".Тинчурин театры. 18:30

  • 13.01
    «Син бит минем бергенәм». Тинчурин театры. 18:30

  • 14.01
    «Назлы кияү».Тинчурин театры. 17:00

  • 15.01
    «Эх, алмагачлары!» Тинчурин театры. 17:00

  • 17.01
    «Полиционер». Тинчурин театры. 18:30

  • 18.01
    «Күрәсем килгән иде…»Тинчурин театры. 18:30

  • 19.01
    «Төш». Тинчурин театры. 18:30

  • 20.01
    «Чулпан». Тинчурин театры. 18:30

  • 22.01
    «Карурман». Тинчурин театры. 17:00

  • 26.01-27.01
    «Идегәй».Тинчурин театры. 18:30

  • 28.01
    «Кияү урлау». Тинчурин театры. 17:00

  • 29.01
    «Утка очкан күбәләктәй…»Тинчурин театры. 17:00

  • 01.02
    «Беренче мәхәббәт». Тинчурин театры. 18:30

  • 02.02
    «Гомер буе сине көтәм». Тинчурин театры. 18:30

  • 03.02
    «Мәдинә». Тинчурин театры. 18:30

  • 04.02
    «Эх, алмагачлары!» Тинчурин театры. 17:00

  • 05.02
    «Кияүләр». Тинчурин театры. 17:00

  • 07.02
    «Назлы кияү». Тинчурин театры. 18:30

  • 10.02
    Концерт группы Кино. Татнефть Арена. 19:00

Бүген кемнәр туган

  • 09 Гыйнвар


  • Фатих Кәрим (1909-1945) — язучы


  • Марат Кәримов — язучы


  • Зыя Ярмәки (1887-1965) — язучы


  • Зөфәр Гыймаев (1951-2022) — рәссам


  • Назилә Хуҗина — журналист


  • Илшат Яппаров — җырчы


  • Диләрә Зөбәерова (1930-2000) — язучы


  • Александр Салий — сәясәтче


  • Габдрахман Баруди (1872-1920) — дин әһеле


  • Зиннур Сафиуллин — композитор


  • Зәйтүнә Яруллина — нәфис сүз остасы


  • Равил Кузюров — дәүләт эшлеклесе


  • Гай Таһиров (1907-1995) — балетмейстер


  • генератор озона чистая вода воздух еда цена 10.500р тел 89375970867 актаныш новая


  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур


  • мамык шэллэр сатам этнэ ройоны 89053184712


  • Казан каласында 1 булмэле фатир сатыла Кирпич ой 2011 тозелгэн,89053772306


  • Установка снегадержатели, вадосточное система. Кровельная работа
    89506660021
    Казань


  • Казан шәһәре Чишмяле урамында урнашкан 3 бүлмәле фатир сдавать итәбез. Бар уңайлыклары да бар, Южный, Франт кибетләре якында гына.тел.:89372896969


  • Гвардейская урамында урнашкан 2 булмэле фатирга озак вакытка татар кызларын,яки татар гаилэсен кертэбез. 89050259315


  • Норка тун сатам.50 размер .89503175183.казан.35 мен.


  • Яна польто сатам размеры 58-60 К
    азанда цена по договору телефон 89393165233


  • Хәерле төннәр! Пластинкалар сатам (татарча, русча җырлар, әкиятләр в основном) 89274342287

“Кешегә мәхәббәт, ярату хисе бер тапкыр гына бирелә. Ә аннан калганы инде мәхәббәт түгел, ә болай, гомерне уздыру гына”, – дигән язмаларны газетадан укыйм да, шаккатам! Имеш, бер-береңә булган хисләрне саклап калу-калмау гашыйк кешеләрнең үзләреннән генә тора, дип язган була хыялыйлар. //Безнең авыл гыйбрәте//

Минемчә, гел алай түгел ул. Мәхәббәт күп төрле буладыр дип уйлыйм. Башта берсен үлеп яратасың, аннан икенчесенә гашыйк буласың. Тормыш үкенечле булмасын дисәң, кеше сүзенә карамаска, билгесез киләчәктән курыкмаска кирәк икән ул. Бу сүзләрне үземнең тормыштан чыгып әйтәм мин.

Ришат белән 2 ел ярым очрашып, нык яратышып өйләнешкән пар идек. Артымнан егетләр күп йөрде. Ул мине берәүгә дә бирмәде, бер адымга да калмыйча, күңелемне яулап алырга тырышты. Шуның белән мине үзенә каратты да. Хисләребез көчле булганын күреп торсалар да, ике яктан да әниләр безнең кушылуга башта каршы булдылар. Авылда шулай бит инде ул – һәрбер нәсел үзен башкалардан югары тоткан була, үзләреннән калган башкалары җыен вак-төяк.

Аныкылар мине тәнкыйтьләде, минекеләр Ришатны булдыксыз, гаилә тота алмас дип сөйләделәр. Шул сүзләр аркасында, белмим, ничә тапкыр үзебез тавышланышып, ничә тапкыр тагын дуслашканбыз икән? Ләкин без каршылыкка бирешмәдек, барыбер бергә булабыз, арага кеше сүзе кертмибез, хәтта әниләрнекен дә дидек. Ни дисәләр дә, туйга барып җиттек, гаилә кордык, яши башладык.

Туйдан соң, авылдан китеп район үзәгендә кеше фатирында акча түләп тора башладык. Мин бер шәхси эшмәкәрнең сәүдә оешмасында хисапчы булып эшли башладым. Ә Ришат, үзе әйткәнчә, укымаса да, беркайчан да эшсез тормады. Эшли белгән егетләр белән оешып шабашкага йөрделәр. Заказлары өзелеп тормады, чыннан да, гел эштә булдылар. Җәй җитсә, бура бурадылар, кышкылыкта йортларның эчке ягында эшләделәр.

Бер елдан улыбыз туды, шулай матур гына тормыш башланып китте дигәндә генә… Язмыштырмы, өйдә ике ел утырып, улыбызны балалар бакчасына биреп, яңадан эшли башлаган чор иде. Кайгы көтмәгәндә килде. Ял көннәрендә әниләргә бергәләп кунакка кайта идек, яки мин улым белән генә кайтып килә идем. Җомга китәм дә, якшәмбе киләм. Ә ул көнне өйгә никтер шимбә кич кайтырга булдым. Ачып керүгә ишек төбендә торган иремнең кроссовкасына, янында кечерәк бүтән кроссовкага күзем төште. Бигрәк бәләкәй кроссовка дип уйлап куйганымны хәтерлим.

Әле артыгын уйламыйм да бит, берәр иптәше белән ашарга кергәннәрдер, суыткычта ни бар иде соң әле анда дип искә төшерәм. Башта тыныч кына атлап аш бүлмәсенә кердем. Юк болар. Шуннан йокы бүлмәсенең ишеген ачып җибәрдем. Ирем бер хатын белән маташып ята! Иремнең хыянәтенә бер шаккатсам, сөяркәсенә карап икенче аптырадым, иремнең дустының хатыны иде ул! Мондый хәлдә төрле кеше үзен төрлечә тота. Кемдер сөяркәгә ташлана, чәчләреннән йолкый, чыраен тырмый. Икенче берәүләр исә сөяркә каршында ире белән талаша башлый. Минем икесенең берсе белән дә аңлашып утырыр хәл булмагандыр инде. Ул вакытта ниләр кичергәнемне аңлатып бетереп булмый. Икенче көнне үк, кеше сүзе дип тормадым, аерылышырга гариза язып чыктым.

Бик авыр булды инде. Үпкә белән бергә рәнҗүе дә, ачу килү дә – барысы бергә кайнады.
Шул көннән соң башка берәүгә дә борылып карый алмас кебек идем. Вакыт барысын да төзәтә икән. Ялгызлыкта бер ел да яшәмәдем дияргә була, Ленар белән таныштым. Бер дә өйләнмәгән кеше булса да, аерылышкан хатын, чит кеше баласы дип тә тормады. Икебезне берьюлы яратты, мин дә сизмәстән гашыйк булдым.

Миннән соң хыянәтче Ришат та дә озак йөрмәде. Районга кайткан бер хатынга йортка кергән диделәр. Ярар, бәхете шунда булсын инде. Юк, каргамыйм, нәрсәгә шул хайван өчен өстемә начар эш алыйм әле! Шунысы кызык, Ленар белән яши башлаганнан бирле Ришат булмаган да кебек.

Ришат күренеп йөрмәгәч, улыбыз да аны бик тиз онытты. Әйе, тормыш дәвам итә. Яңа ирем Ленар белән бергә яшәвебезгә менә инде 8 ел булды, уртак кызыбыз туды. Өрмәгән җиргә дә утыртмый, улым тулысынча диярлек аның карамагында. Бүгенгә мин аны бик яратам, ә инде алда ниләр буласын кем белгән, планнар корганым юк. Ничек бар, шулай яшәргә инде. Уйлыйм да, әле ярый шулай килеп чыккан, дип куям. Алдашып яшәп гомер уздырмадык, хыянәтне үземә күрергә язды. Аерылышканга гел үкенеп утырганым юк әле. Тормыш дәвам итә икән ул.

Кадереңне белмәгән кешегә табынырга кирәкми, барыбер үз бәхетең килеп чыга. Уртак балалар, көндәлек тормыш алып бару, бер-береңә хөрмәт – менә шунда ярату мәхәббәт яши. Иң кирәге әнә шул. Үзем әлләни өлкән яшьтә булмасам да, бүген мәхәббәт утларында йөрүче яшьләргә әйтәсем килә: бер-берегезне яратсагыз, ышансагыз, курыкмыйча өйләнешегез, кеше сүзенә карамагыз, калганын тормыш үзе көйли ул. Ни генә булмасын, тормыш безне үзе өйрәтә.

Ләйсән сөйләгәнне Алсу Сабирова язып алды.

(тормыштан алынган хикәя)

        Песи баласыдай йомарланып, әнисе куенында изрәүче кызын кочаклап яткан Гөлфидә йокысыннан бүген төнлә инде ничәнче кат дертләп уянды. Эчәргә сорап идәндә аунап яткан исерек ире бу юлы янында тәгәрәгән буш шешәне шак-шок диварга кага башлады: “Китер дим эчәргә… китер дим..!” Йокысыз арыган хатын Фәһим кулындагы шешә ватылмасмы дип көтсә дә, калын пыяла нык иде. Төнге тынлыкта шешә бәргән авазлар диварга гына түгел, колакка бәргәндәй, башка тондыргандай тоелды. Әни кеше, тавыштан сискәнеп уянган Зилиянең борынын гына чыгарып, колак турысын юрган белән ныклап япкан булса да исерек ата төн уртасында кузгаткан шау-шудан бу чара файдасыз иде. Куркып уянган дүрт яшьле кызчык көйсезләнеп шыңшый башлагач, Гөлфидә, кызының башын күкрәгенә терәп сыйпый-сыйпый, юатырга маташты: “Йокла, кызым, йокла, чү, тыңлама берни дә, ишетмә…” Якында кеше тавышы ишетеп, Фәһим аның саен котырды: “Эчәргә китерәсеңме, кәнтәй?! Торып икегезне дә ярганны көтәсеңме?” Кузгалучы булмагач, күзе тонган ир, идәннән бераз күтәрелеп, авыр, буш шешәне хатыны белән кызы яткан якка тондырды. Шешә диварга бәрелеп ватылды һәм эреле-ваклы пыяла кисәкләре Гөлфидә белән Зилиянең өстенә коелды. Гөлфидә, ирен каргый-каргый торып, елап күзләрен уган кызын күтәреп алды да, кече якка чыгып, мич янында идәнгә урын җәйде һәм сабыен көйләп яткырды. Тына белмәгән ире беразга гына булса да йоклап китмәсме дип Гөлфидә, суыткычта калган аракы калдыгын алып, иренә тоттырды: “Мә, хайван! Тыгыл” Торып басарга, кешечә сөйләргә рәте булмаса да, Фәһимнең куллары шешәне тиз генә эләктереп алды һәм готгылдатып бугазына койды. Ахылдый-ухылдый яткан ире беразга тынгач, Гөлфидә, кече якка чыгып, тәрәзә янына килеп басты. Беркемдә бер ут юк… Кешекәйләр рәхәтләнеп йоклый. Төннәрен баласын күтәреп күпме йөрде Гөлфидә күршеләрендә. Кем ача төн уртасында, кем ачмый. Беркемнең дә төнлә хатыны белән баласын куып чыгарган исерек Фәһим аркасында татлы йокысын бүләсе, тынычлыгын бозасы килми шул. Кемдә кемнең кайгысы бар? Кешеләр дә инде бу ызгышлы гаиләдән тәмам туйды, җиләде. Хатынның, исерек иреннән качып, кыш көнендә абзарда, мал арасында кунган чаклары да аз булмады. Мондый тормыштан гарык булды да бит, баласын күтәреп кая барсын? Атасыз, ятим үскән хатынның инде анасы да бакый йортында. Туганнарның үз тормышы, үз авырлыклары. Артык хәленә керүче юк. Дөньяда, башыңны иеп, барып сыенырлык бер генә кешең дә булмагач, җиңел түгел шул бер дә… Күтәрмәслек уйлары иңнәренә баскандай, Гөлфидә, авыр сулап, кызы янына чүгәләде һәм, мыш-мыш сулап йоклап киткән Зилиясенә сыенып, йомшак чәчләренә борынын төртте. Күзләрен йомып күпме ятса да, аны йокы алмады. Инде ул тизрәк таң атканын көтте. Бәлки, көн яктыргач, ире, айнып, берәр җиргә чыгып китәр, өйгә әз булса да тынычлык иңәр…
      Төнне йокысыз үткәргән хатын беразга изрәп киткәч, өсләренә аварлык булып ава-түнә кече якка чыгып килгән ирен күреп, тагын куркып уянды. Алпан-тилпән килеп чак атлаган Фәһим, һәрвакыттагыча колак шиңәрлек яман сүзләр белән сүгенә-сүгенә, суыткычтан нидер алды да, идәндә яткан кызына баса язып, олы якка чыгып китте. Таң алдыннан Гөлфидәне йокы тагын үз кочагына алды…
       …Хатын, кинәт кенә башына бәргәндәй, Фәһимнең кыргыйларча үкерүенә, чинавына уянып китте. Инде күптән курку йоккан кызчыгы тагын, дертләп, әнисенә сыенды. Кызын күтәреп сикереп торган Гөлфидә олы якка кергәндә ире, эчен тотып тәгәри-тәгәри идәндә ауный иде: “Үләм.. үләм… эчем… яна…” Хайван хәленә төшкән, кешелектән чыккан ире күпме генә эчсә дә, Гөлфидәнең аны бу халәттә күргәне юк иде әле. Моңарчы чир алмаган ире, авыртуга чыдый алмыйча, корсагын тотып тәгәри, аңа нидер булган иде. Гөлфидәнең миен ярып шикле уй үтте: “Начар аракы эчкәндер бу…” Гөлфидәнең күзе Фәһимнең аяк астында аунап яткан бәләкәй шешәгә төште. Тик бераз эчелгән, калганы идәнгә түгелгән сыекча аракы түгел, ә … серкә кислотасы иде… Туктале… Димәк, Фәһим исерек килеш суыткычтан аракы дип серкә алып эчкән. Гөлфидәнең исәңгерәгән башы эшләмәде. Ул, нәрсәгә тотынырга белмичә, өй эчендә ары йөгерде, бире йөгерде. Куркуыннан өстәл астына кереп качкан Зилия, зур күзләрен ачып, бу мәхшәрне күзәтте. Чак атлаган аякларында абына-сөртенә, Гөлфидә, өй алдыннан сөт алып кереп, ире янына йөгереп килде: “Эч менә моны, эч тизрәк…” Ире аны ишеттеме, юкмы, ыңгырашкан, акырган исереккә якын барырлык түгел иде. Гөлфидә, бар көчен җыеп, аның өстенә менеп утырды да, башын артка каерып, иренең ак күбекле авызына сөт салды: “Эч, эч… Зинһар, эч… ” Үзен-үзе белештермәгән ир тибеште, тырнашты, хатынын бәреп төшерергә маташты. Берничә йотым сөт йоттыргач, Гөлфидә, кулын тешләтә-тешләтә, иренең авызына бармакларын тыкты: “Кос, кос димен…” Фәһим косты. Гөлфидәнең өсте-башы, идән сасык исле косык белән тулды. Гөлфидә, бар көчен җыеп, тагын Фәһимгә сөт эчерде, тагын костырды. Бераздан арыган, алҗыган, көч-хәле калмаган Гөлфидә күршеләренә чыгып йөгерде. Көзге яңгыр астында Фәһимне, машинага чак салып, район үзәгенә хастаханәгә алып киттеләр. 
    Хәлен белергә баргач икенче көнне дә, өченче көнне дә Гөлфидәне Фәһим янына кертмәделәр. Фәһим үзенең агулануында хатынын гаепләде. Бераз ушына килгәч, ул, мин ушсыз чакта хатыным көчләп авызыма серкә кислотасы салды, дип милициягә гариза язды һәм Гөлфидәне, кулларына богау кидереп, төрмәгә алып киттеләр. Иренә көчләп-көчләп сөт эчергәндә тырналган күз-бите дә Гөлфидәгә каршылык кына булды. Ике ай буена тикшерү изоляторында тотканнан соң, Гөлфидәгә суд булды. Азаккы минутына хәтле беркатлы Гөлфидә дөньяда хаклык барлыгына, моннан өйгә, баласы янына кайтып китәчәгенә ышанды. Фәһим үзе судта булмаса да, бер сыер хисабына тырышкан прокурор тәки бер гаепсез Гөлфидәне суд залыннан кире төрмәгә кайтара алды. Хөкүмәт исәбенә ялланган яшь адвокат егет, авыл буенча кешеләрдән күпме күрсәтмәләр җыеп йөрсә дә, берни дә эшләтә алмады. Киресенчә, Гөлфидә иреннән җәберләве өчен үч алган булып чыкты. Җинаять урынында табылып, зур дәлил саналган серкә шешәсендә Гөлфидәнең дә, Фәһимнең дә бармак эзләре калган иде. Тик нигәдер суд бары Гөлфидә калдырган эзләрне генә искә алды. Фәһим тарафыннан күпме кыйналып яшәгәнен белсәләр дә, күршеләренең, Гөлфидә өчен шаһит булып, аны якларга, дөньяда булмаган хакыйкатьне эзләп, суд юлында йөрисе килмәде. “Дөньяда иң гадел” советлар суды нахак гаепләнгән хатынга дүрт ел чәпәде. 
      “От тюрьмы и от сумы не зарекайся!” Урысларның тормышка, чынбарлыкка нигезләнеп әйтелгән, гасырлар буенча исбатланып килгән шушы бик тә фикерле әйтеменең мәгънәсен үз җилкәсендә татыды егерме сигез яшьлек Гөлфидә. Бер гаепсезгә төрмәгә эләгеп башы черегәннәр турында ишеткәне булса да, бу язмыш үзенә дә кагылыр дип уена да китергәне юк иде. Кем аркылы бит әле! Гомерлек юлдашың булыр дип ышанып тормыш корган, балаңның атасы булган кеше аркылы! Тормышлары алга бармагач, инде Фәһимгә ышанычы көннән-көнгә кими барса да, ире аны тимер рәшәткә артына тыгар дип уйлаганы да юк иде. Эчүе, җәберләве өчен күрәлмас хәлгә җитеп, күңеленнән үлем теләгәне дә булды иренә, яшерен-батырын түгел. Ләкин кеше хәтле кешене үтерерлек җинаятькә барырга Гөлфидәнең кулы беркайчан да күтәрелмәс иде. Киресенчә, үләр чиккә җиткән ирне сөт эчереп, костырып, тиз арада ашказанын юдырып үзе коткарып калды бит үлемнән. Ә аны кеше үтерергә теләүдә гаепләделәр. Кысан изоляторда утырганда да, соңрак төрмәгә күчерелгәч тә, Гөлфидә бу турыда күп уйланды. Тормышлары кешечә булмагач, башта ук аерыласы калган да бит! Бәлки төзәлер, бәлки эчүен туктатыр дигәр исәр өмет Фәһимгә бәйләде. Баласын күтәреп чыгып китәр, барып сыеныр җире булмавы да туктатты шул. Инде үкенүдән ни файда. Әллә нинди могҗизага ышанып, Гөлфидә тиз арада иреккә чыгарга өметләнде. Адвокатын чакыртып, апелляция язды. Тик аның гаризасын кире кактылар. Бер гаепсез хатынның дүрт еллык гомере рәшәткә артында үтте. Монда рәхәт булмаса да, өйдәгедән аермалы, аңа бармак белән чиртүче дә булмады. Җинаятче хатын-кызлар арасында купкан ызгышларга Гөлфидә катнашмады. Кушкан эшне тырышып башкарды. Эш киеме, эш бияләйләре тегеп, ярыйсы гына тегәргә өйрәнде. Аның янына килүче, хәлен белүче булмады. Апасы Мәшүдә генә вакытлыча тәрбиягә алган Зилиянең бергә төшкән сүрәтләрен сирәк-мирәк җибәргәләде. Гөлфидә аларны мендәр астына салып саклады. Төннәрен аларны куенына салып ятты. Бер елдан Мәшүдә Зилияне тәмам терелеп аякка баскан атасы килеп алуын хәбәр итте. Иреккә чыгар алдыннан Гөлфидә Фәһимнән кайтырга чакырып хат алды. Гөлфидәне иренең аны көтүе дә түгел, ә “мин сине кичердем” дигән сүзләре гаҗәпкә салды. Ә кичерерлек ни кылды соң Гөлфидә? Үзе кичерә алырмы соң ул ирен? Бер дә юкка дүрт елы әрәм булган өчен? Кызы әнисез үскән өчен? “Мин сине кичердем…” Фәһим хатынының җинаятькә бара алуына чынлап ышанамы икәнни? Ә бит Гөлфидә икенчерәк уйлый иде. Эчәргә комачаулаган өчен, тәмам дошман күргән хатыныннан котылыр өчен башын төрмәгә тыкты, дип уйлады ул ире турында. Икесе ике төрле аңлаган бу хәлләр артта калды. Тик икесе дә шуны аңладылар кебек: Алар кичергән фаҗиганең төп сәбәпчесе – аракы иде. Фәһим дә бу турыда уйланган иде, булса кирәк. Ул хатынына, мин башкача эчмим, дип язды. 
      Төрмә кешене бизәми. Хатын-кызны бигрәк тә. Олыгайган, чәчләренә бик иртә чал кунган Гөлфидә тагын баласы, ире янына өенә кайтты. Әнисен онытып өлгергән кызы башта аны танымады, читсенде. Башта ярыйсы гына яшәп киттеләр кебек. Гөлфидә юк чакта таркалган мал-туарларын әкренләп тагын тергезделәр. Бозаудан сыер, бәрәннән сарык үстереп тагын маллы булдылар. Мал сатып, ит-сөт сатып, хәтта яңа йорт төзергә бура, такта, башка кирәк-ярак та алдылар. Эчүен ташлаган арада Фәһим дә кеше иде. Икесе дә үткәннәр турында онытырга, уйламаска тырыштылар. Бер-бер артлы тагын бер кызлары, бер малайлары туды. 
        Берничә ел айнык яшәсә дә, аракы колына әйләнгән ире тагын шул шайтан сидеген йота башлагач, Гөлфидә монда кайтып ничек ялгышканын аңлады. Авызына кабу белән җанварга әверелгән Фәһим хатынына да кул күтәрде, өч балага да тынычлык бирмәде. Малайлары куркуыннан тотлыга башлады. Кече кызлары сигәккә сабышты. Гөлфидәнең, кара көйгән йөзен кешегә күрсәтергә гарьләнеп, атналар буена урамга чыкмаган чаклары булды. Хатыны каршы сүз әйтсә, Фәһим аны, башыңны төрмәдә черетәм, дип кенә куркытты. Гөлфидә үзеннән дә бигрәк балаларын кызганды. Аларның да тыныч, бәхетле балачакка хаклары бар. Ә аталары янында чиргә сабышудан башка бернинди дә өмет юк. Түзәрлеге калмаган хатын, өч баласын ияртеп, төзи башлаган йортын, мал-туарын ташлап, күзе караган якка чыгып китте. 
     Гөлфидә өч баласы белән район үзәгендә кеше фатирында түләп яши башлады. Башы-колагы тыныч булса да, монда аны да, балаларын да яңадан-яңа авырлыклар көтә иде. Төрмәдән чыккан хатынны башта эшкә алмый интектерделәр. Идән юучы булып чак урнашып, гадел хезмәте белән үз-үзен күрсәткәч кенә, ачлы-туклы яшәгән гаиләнең хәле бераз җиңеләйде. Кайчак ипи алырга да мөмкинчелекләрре булмады. Балалар үсә, аларга ныклап ашарга кирәк. Үсә барган сабыйлар үзләрен үзләре туендыра башладылар. Илшат, чүплеккә барып, төсле металл, буш бутылка җыйды. Кызлар җәй көне кешегә бакча караштылар. Балалар кеше киеме дип тормадылар, күпләр ярдәм итеп биргән иске киемне киделәр. Бераздан Гөлфидә идән юарга икенче эшкә урнаша алды. Тик барыбер яшәргә акча җитмәде. 
      Инде кырыктан узган Гөлфидә үз гомерендә тагын бик зур ялгышлык ясады. Җиңел акча турындагы рекламага ышанып, Гөлфидә яшәргә зур гына кредит алды. Балаларын киендерде, олы кызы Зилиянең укуы өчен түләде. Тик, алганда кешенекен аласың, биргәндә үзеңнекен бирәсең, димәсләр иде. Ай саен арта, үсә барган бурычын кайтарырга Гөлфидәнең мөмкинчелеге юк иде. Ике эштә эшләсә дә, тиенен тиенгә ялгап яшәгән гаилә тәмам бурычка баткач, банкның коллекторлары төн дими, көн дими шалтыратып өркетә, яный башлагач, Гөлфидә, башка банктан кредит алып, беренчесен түләде. Тик бу бурычтан котылу түгел, ә киресенчә, аңа бата бару гына иде. Түләргә көче-хәле җиткәннәргә кредит алу чарасы яраса, Гөлфидә кебек авыр хәлдә калганнарны бу бурыч тәмам кешелектән чыгара, канын суыра, соңгы ыштанын салдыра. Нишлисең, ышанды шул тагын ничек баерга белмәгән байларга. Үзе гаепле шул. 
     Шулай да, язмышыннан хаксыз күп кенә кагылган-сугылган, төрмәсен-сумасын үткән, ялгышкан-абынган Гөлфидә, хаклымы-түгелме, якты киләчәккә ышанган була. Ышанычсыз ярамый. Ышанычсыз ятып үләргә генә кала. Балаларының матур киләчәгенә ышана әни кеше. Әнә, Зилиясе, укуын тәмамлап, эшкә урнашты. Апайларын үстерергә, бурычларын түләргә әнисенә ярдәмләшкән була. Шулар өчен яшәми, кем өчен яшисең? Шулар хакына тартасың бу иңнәрне кискән, аяклардан еккан тормыш йөген. Ана кеше өчен иң мөһиме – алар акыллы, тәүфыйклы булып үссен. Балалар бәхетле булсын дип яшисең. Алар бәхетле булса, син дә бәхетле… 

Яралы язмышлар

Бер темага ике фикер

  • 06.01.2023
  • 0
  • Автор: килгән хатлардан
  • Выпуск: 2022, №51 (28 декабрь)
  • Рубрика: Яралы язмышлар

Чамадан тыш чәпчемәсәк иде

  • 06.01.2023
  • 0
  • Автор: килгән хатлардан
  • Выпуск: 2022, №51 (28 декабрь)
  • Рубрика: Яралы язмышлар

Сабырлыкның үзе булдың, әни

  • 25.12.2022
  • 0
  • Автор: килгән хатлардан
  • Выпуск: 2022, №50 (21 декабрь)
  • Рубрика: Яралы язмышлар

Хәтер ул – геннарда

  • 25.12.2022
  • 0
  • Автор: килгән хатлардан
  • Выпуск: 2022, №50 (21 декабрь)
  • Рубрика: Яралы язмышлар

Бәхетсезлек

  • 20.12.2022
  • 0
  • Автор: килгән хатлардан
  • Выпуск: 2022, №49 (14 декабрь)
  • Рубрика: Яралы язмышлар

Рейхстагны алу

  • 17.12.2022
  • 0
  • Автор: Расих ҖӘЛӘЛ
  • Выпуск: 2022, №49 (14 декабрь)
  • Рубрика: Яралы язмышлар

Туган җир тарта шул...

  • 12.12.2022
  • 0
  • Автор: килгән хатлардан
  • Выпуск: 2022, №48 (7 декабрь)
  • Рубрика: Яралы язмышлар

«Кызганыч, тик ачы хәсрәт килгән беренче һәм соңгы гаилә түгел бу»

  • 28.11.2022
  • 0
  • Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
  • Выпуск: 2022, №46 (23 ноябрь)
  • Рубрика: Яралы язмышлар

Халыктан җыелган ярдәмнең кая киткәнен беләбезме?

  • 28.11.2022
  • 0
  • Автор: килгән хатлардан
  • Выпуск: 2022, №46 (23 ноябрь)
  • Рубрика: Яралы язмышлар

Сәер бәйрәм

  • 28.11.2022
  • 0
  • Автор: килгән хатлардан
  • Выпуск: 2022, №46 (23 ноябрь)
  • Рубрика: Яралы язмышлар

Хөсетлекме, әллә көнчелекме?

  • 20.11.2022
  • 0
  • Автор: килгән хатлардан
  • Выпуск: 2022, №45 (16 ноябрь)
  • Рубрика: Яралы язмышлар

Мөгезле чабата

  • 20.11.2022
  • 0
  • Автор: килгән хатлардан
  • Выпуск: 2022, №45 (16 ноябрь)
  • Рубрика: Яралы язмышлар

Онытылмас көннәр

  • 08.11.2022
  • 0
  • Автор: килгән хатлардан
  • Выпуск: 2022, №43 (2 ноябрь)
  • Рубрика: Яралы язмышлар

Яшәү белән үлем арасында

  • 08.11.2022
  • 0
  • Автор: килгән хатлардан
  • Выпуск: 2022, №43 (2 ноябрь)
  • Рубрика: Яралы язмышлар

Колхозлар крестьянны юк итте

  • 07.11.2022
  • 0
  • Автор: килгән хатлардан
  • Выпуск: 2022, №43 (2 ноябрь)
  • Рубрика: Яралы язмышлар

Яшәү дәрте сүнмәсен

  • 23.10.2022
  • 0
  • Автор: килгән хатлардан
  • Выпуск: 2022, №41 (19 октябрь)
  • Рубрика: Яралы язмышлар

Әниемнең җылы кочагы

  • 23.10.2022
  • 0
  • Автор: килгән хатлардан
  • Выпуск: 2022, №41 (19 октябрь)
  • Рубрика: Яралы язмышлар

Мал табыла, бәхет кире кайтмый

  • 16.10.2022
  • 0
  • Автор: килгән хатлардан
  • Выпуск: 2022, №40 (12 октябрь)
  • Рубрика: Яралы язмышлар

«Белмәгәч, эш башында утырмыйлар»

  • 10.10.2022
  • 0
  • Автор: килгән хатлардан
  • Выпуск: 2022, №39 (5 октябрь)
  • Рубрика: Яралы язмышлар

Кыйбла кайда?

  • 10.10.2022
  • 0
  • Автор: килгән хатлардан
  • Выпуск: 2022, №39 (5 октябрь)
  • Рубрика: Яралы язмышлар

Оптимизация түгел, «җимертизация»

  • 03.10.2022
  • 0
  • Автор: килгән хатлардан
  • Выпуск: 2022, №38 (28 сентябрь)
  • Рубрика: Яралы язмышлар

Авыр чакта татар кирәк

  • 02.10.2022
  • 0
  • Автор: килгән хатлардан
  • Выпуск: 2022, №38 (28 сентябрь)
  • Рубрика: Яралы язмышлар

Рәхмәт Шәрифулла абыйга!

  • 02.10.2022
  • 0
  • Автор: килгән хатлардан
  • Выпуск: 2022, №38 (28 сентябрь)
  • Рубрика: Яралы язмышлар

«Сигез ай буе аңсыз ятканнан соң, ул беренче тапкыр: «Әни», – диде»

  • 18.09.2022
  • 0
  • Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
  • Выпуск: 2022, №36 (14 сентябрь)
  • Рубрика: Яралы язмышлар

Наданлык – коллык янәшәсендә

  • 18.09.2022
  • 0
  • Автор: килгән хатлардан
  • Выпуск: 2022, №36 (14 сентябрь)
  • Рубрика: Яралы язмышлар

Рубрика: Яралы язмышлар

  • Журнал в гостях у доброй сказки официальный сайт
  • Журка пришвин план рассказа
  • Журка опять потянулся к полкам сочинение
  • Журавль какой из сказки лиса и журавль характеристика
  • Журавль и цапля это сказка о животных или бытовая