“Моабит дәфтәрләре”нең язылу һәм басылу тарихы
Әкияттәге серле йомгак булып,
Җырым калды сүтелеп юлымда,
Сез табарсыз килеп шушы эздән
Мине соңгы йөрәк җырымда.
(“Серле йомгак” — 1943)
Муса Җәлилнең Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары бары тик аның шигырьләре Туган илгә кайткач кына билгеле була. Чыннан да, М. Җәлилнең шигырьләренә игътибар белән караганда, шагыйрьнең үзен табуы, ягъни аның башыннан кичкән хәлләрне күз алдына бастыру читен түгел. Дәфтәрнең тышкы күренешләре генә дә шигырьләрнең гаять авыр, кысынкы шартларда мәйданга килүләрен күрсәтәләр. Шагыйрь үзе кичергән хәлләрне, үзе күргән вакыйгаларны читләтеп узмаган, ул аларга карата үзенең поэтик мөнәсәбәтен билгеләп барган һәм бу бик табигый.
М. Җәлилнең тоткынлыкта иҗат иткән шигырьләре, төрле кәгазь кисәкләреннән үзе тегеп ясалган, ике дәфтәрдән тора. Аның беренчесе илебезгә 1946 елда кайтып җитә. Аны җәлилчеләр утырган Тегель төрмәсеннән 1944 елның февралендә алып чыгалар. Франциягә аны Габбас Шәрипов дигән кеше алып килә. Шәрипов Муса Җәлилнең яшерен оешмасында эшләгән һәм шуның өчен фашистлар тарафыннан төрмәгә ябылган. Алар кайдадыр очрашканнар, һәм Муса Шәриповка нишләргә кирәклеген өйрәткән. Бу мәсьәлә турында А.Д.Рыбалченко болай ди: “Сезне Мусаның Шәриповка дәфтәрне ничек тапшыруы кызыксындыра: ничек итеп Шәрипов аны Тегель төрмәсеннән алып чыккан, ә бит Муса Тегельдә Шәриповтан соң булган? Монда бер дә катлаулы һәм серле нәрсә юк. Эш шунда, без барыбыз да ничек кенә булса да бер-беребезне үзәк гестапоның көтеп тору бүлмәсендә очрата идек. Анда безне допросларга китерәләр иде. Без иптәшләребезне күреп кенә калмыйбыз, бәлки иң кирәклесе турында, сорау алу вакытында нәрсәләрне сөйләргә, нәрсәләрне сөйләмәскә кирәклеге турында да фикерләшә ала идек. Мин үзем кулга алганнан соң беренче тапкыр Муса белән шул ук көтеп тору бүлмәсендә очраштым һәм аның белән 10-15 минут сөйләштем. Шунда без сорау алу вакытында, күп кешеләрнең язмышлары хәл ителә торган мөһим мәсьәләләрдә үзәбезне ничек тотарга кирәклеге турында киңәштек. Мусаның Шәриповны да шундый ук шартта очратуы һәм блокнотны тапшыруы бик мөмкин. Мин яхшы хәтерлим, мин аңа үземнең Бушманов, Конаваленко, Чичвиков һ.б. ВКП(б)ның Берлин комитеты членнары белән шушы ук бүлмәдә очрашуымны сөйләгәч, ул да үзенең яшерен оешмасындагы берничә иптәше белән шушында очрашуын әйтте. Шул иптәшләре арасында Шәриповның да булуы мөмкин бит… Билгеле, Муса блокнотны иптәшләре аркылы да тапшыра ала ”.[1]
Ләкин ничек кенә булмасын, Габбас Шәрипов Мусаның дәфтәрен төрмәдән алып чыга һәм әлеге дәфтәрне Франциядә Ле-пюи лагеренда Нигъмәт Терегуловка тапшыра. Ә ул каршылык хәрәкәтендә катнашкан француз партизаны Мария Дубизага сакларга бирә. Шигырьләр Мариянең әнисенең өендә бер ел саклана. Нигъмәт Терегулов, сугыш беткәч, туган якларына кайта. Почта аша мондый кыйммәтле әйберне җибәрергә җөрьәт итми. Татарстан Язучылар союзына тапшыра. Моннан тыш, аның дәфтәрдәге бөтен текстны әйбәтләп ике тапкыр күчереп тә чыгуы мәгълүм. Димәк, Нигъмәт исемле милләттәшебез иң беренче булып М. Җәлил шигырьләренең кыйммәтен аңлаучы, аны халкыбызга җиткерү өчен зур тырышлык куючы. Аның үзеннән дәфтәрне ничек коткаруы, утлы-давыллы юллардан ни рәвешле алып кайтуы турында сорарга мөмкин булмаган, чөнки ул 1947 елда ук үлгән, ә М. Җәлилнең хыянәтче түгел – каһарман икәне 1953 елда гына ачыкланган.
Дәфтәр 9,5 х 7,5 см зурлыгындагы куен дәфтәре була, карандаш белән гарәп алфавитында язылган. Аның соңгы битендә түбәндәге васыять язылган:
“Татарча язу танучы һәм бу дәфтәрне укучы дуска.
Моны язды татарның билгеле шагыйре Муса Җәлил. Аның тарихы болай: ул 1906 елда туган. Квартиры Казанда һәм Мәскәүдә. Илдә иң зур шагыйрьләрдән санала. 1942 елны сугышка килде һәм әсир төште. Әсирлектә күп азаплар чигеп, 40 үлемнән калып, ахырында Берлинга китерелде. Берлинда сәяси яшерен оешмага катнашуда, совет пропагандасы таратуда гаепләнеп кулга алынды, төрмәгә ябылды. Бәлки аны үлем җәзасына хөкем итәрләр. Ул үләр. Ә аның әсирлектә һәм тоткынлыкта язган 115 шигыре бар. Ул шулар өчен кайгыра. Шуның өчен 115 нең 60 ын гына булса да күчереп калдырырга тырышты. Әгәр бу китап кулыңа төшсә, шигырьләрне яхшылап, дикъкать белән акка күчер, сакла һәм сугыштан соң, Казанга хәбәр итеп, үлгән татар халык шагыйренең шигырьләре итеп дөньяга чыгар. Минем васыятем шул.
Муса Җәлил. 1943. Декабрь”.[2]
Икенче блокнот – шулай ук 10,7 х 7,5 см зурлыктагы куен дәфтәре, каләм белән латин шрифтында язылган. Аны М. Җәлил белгияле Андре Тиммерманска, үзен судка җибәрергә ярты ай гына калгач тапшыра. Бу мәгълүматны Константин Симоновның “Бер камерада” исемле мәкаләсеннән табарга мөмкин. Моннан тыш Тиммерманс М. Җәлилнең төрмәдә ничек иҗат итүе турында болай ди: “Безнең буш вакытыбыз күп иде, мин аны тизрәк үткәрү өчен көн саен иртән озак-озак берәр сәгать, хәтта күбрәк тә кырына идем. Хәтерем ялгышмаса, Җәлилнең сакалы акрынрак үсә иде, һәм ул сирәк кырына иде. Көн саен иртән мин кырынган арада, Муса гадәттә “Фелькишер беобахтер” газетасыннан ертып алынган кәгазь кисәкләренә нидер яза, ертып ташлый һәм яңадан яза иде. Мин кырынып бетергәч, ул язуыннан туктый, һәм без рәсемнәр ярдәмендә сөйләшә башлый идек. Ярты көнгә кадәр вакыт шулай үтә иде. Көн уртасында без төшке аш дип атый торган нәрсә була иде. Төшке аштан соң без яңадан тел өйрәнә башлый идек, ә сәгать дүртләрдә Җәлил яңадан язарга тотына иде”. Тиммерманс дәфтәрне тоткынлыктан исән-сау алып чыгып, биш елга каторгага хөкем ителгәннән соң, үз әйберләре белән әнисенә җибәрә. Сугыш беткәнче әнисе аны улының әманәте итеп саклый. Андре әйләнеп кайта һәм Җәлилнең шигырьләр дәфтәрен 1947 елда Бельгиядәге Совет илчесенә тапшыра. Димәк, Андре Тиммерманс — әдәбият өчен “Моабит дәфтәрләре”н коткарып калган, бурычын үтәгән кеше.
Беренче дәфтәрдә алтмыш ике, ә икенчесендә илле шигырь тупланган. Димәк, ике дәфтәрдә шагырьнең йөз дә унике әсәре теркәлгән, ләкин унтугызы ике тапкыр кабатлана. Менә аларның исемнәре: “Тик булса иде ирек”, “Кызыл ромашка”, “Кошчык”, “Шагыйрь”, “Хәдичә”, “Томаулы гыйшык”, “Бүреләр”, “Гашыйк һәм сыер”, “Соңгы җыр”, “Мәхкүм”, “Сакчы”, “Сөеклемә”, “Корыч”, “Күлмәк”, “Соңгы үпкә”, “Сугыштан соң”, “Тау елгасы”, “Була кайчак”, “Чәчәкләр”. Шулай булгач, ике дәфтәрдә илгә туксан өч шигыре кайткан була. Шагыйрь үзе йөз егерме биш шигыре һәм бер поэмасы булуы турында яза. Димәк, башкалары илгә кайтып җитмәгән дигән сүз. Дөрес, шагыйрьнең өченче дәфтәре булганлыгы турында да сүзләр йөри. Әмма ул әле табылмаган. “Ул дәфтәр Тегель төрмәсендә язылган һәм “тиешле кешегә тапшыру өчен”, тоткын Русановка бирелергә тиеш булган, ләкин М.Иконников дәфтәрне бирә алмаган, Русановны ул төрмәдән күчереп өлгергәннәр”, — дип яза Г. Кашшаф үзенең бер мәкаләсендә.[3] Ә Рафаэль Мостафин җыентык безнең илдә югалган булырга тиеш дигән карашта тора.[4]
“Сабантуй” газетасында Равилә Мөбәрәкшинаның “Өченче дәфтәрнең эзе бар” дигән язмага күзем төште. Монда Зөлфия апа Галимова өченче шигырьләр дәфтәрен кулында тотып каравы турында сөйли: “Шома кәгазьгә рәсемнәр белән язылган куен дәфтәре иде ул. Концлагерь рәшәткәләре һәм әсирләр ясалган иде. Өч төрле язулар белән язылган шигырьләр иде анда”.
Апас районы Кече Күккүз авылында туып үскән Хәмдениса апаның энесе Хәбибуллин Исмәгыйль Ибнеәмир улы Бөек Ватан сугышыннан кайткач, апасына озынча дәфтәр тапшыра. Бик зур сер итеп кенә Хәмдениса апасына үзенең немецлар концлагерында М. Җәлил белән бергә әсирлектә булуын, аңа бу блокнотны бер поляк солдаты бирүен әйтә. Ул үлә. Апасы шигырьләрне сандык төбенә яшереп куя. Еллар узгач, Зөлфия апа әнисеннән бу китап турында сорап карый, ә әнисе: “Авызыңны ачасы булма!” – дип, сөйләшүгә нокта куя. Хәмдениса апа бөтен серләрне үзе белән алып китә, дәфтәрне кая яшергәнен әйтми.[5]
Шагыйрьнең дусты, күренекле әдәбиятчы Гази Кашшаф илгә әйләнеп кайткан әлеге дәфтәрләрне болай тасвирлый: “Тышкы күренеше белән бик гади, куен кесәсендәдә беленеп тормаслык кечкенә ике дәфтәр. Аның берсе соры катыргы белән тышланган. Икенчесе – йомшак кызгылт кәгазь белән уратылган. Каты тышлыкның икенче ягында шагыйрьнең Москвадагы квартира адресы һәм Татарстан совет язучылары союзы адресы язылган. Шунда ук без Муса Җәлилнең Германиядә политик эш алып барган өчен төрмәгә ябылуын һәм үлем җәзасына хөкем ителүен беләбез. Бер ягына еллык календарь табеле басылган, икенче ягы ак калган кәгазьләрдән яки ниндидер китапларның ачык калган битләреннән тырышлык белән тегелгән дәфтәрләр беренче карашка сүзлек өчен билгеләнгән дип уйларлык. Бу үзе үк Муса Җәлилнең нинди авыр шартларда язуын һәм нинди саклык белән эш итәргә мәҗбүр булуын әйтеп тора. Шагыйрь дошман тозагында. Аның кәгазе дә, карасы да юк, ә “язасы килә, язасы ! ” Муса Җәлилнең өзгәләнеп әйткән бу сүзләре төрмәнең каты режимын күз алдына бастыралар”.
Хәзер бу дәфтәрләр Татарстан Милли музеенда тиешле шартларда саклана. Әлеге шигырьләр 1953 елның азагында тулы килеш аерым китап булып басылып чыкканнар. Татарстан китап нәшрияты тарафыннан чыгарылган бу әсәр бик тиз таралып беткән. М.Җәлил шигырьләренең беренче тапкыр басылуы Әминә ханым күңелендә якты бер истәлек булып калган: “1953 елның 24 апреленә каршы төндә Әминә ханым төшендә ак күмәч күргән. Күкрәгенә кысып, ак ипине телемнәргә кисә, имеш. Йокыдан торуга төшен кызы Чулпанга сөйләгән, бүген берәр шатлыклы хәбәр булыр, ахрысы, дип әйткән.
Берничә сәгать үтүгә, Әминә ханымга “Литературная газета” редакциясеннән шалтыраталар: “Иртәгә чыгачак санны алып укыгыз… Җәлилнең Моабитта язылган шигырьләрен бастырабыз. Әйе, әйе, ул хыянәтче түгел, ул каһарман…” Икенче көнне – бу 1953 елның 25 апреле була – алар Чулпан белән икәүләшеп барлык киоскалардан бер кочак газета сатып алалар. Кат-кат укыйлар, шатланалар да, үксеп-үксеп елыйлар да. Әйе, Муса сатлыкҗан түгел!” [6]
Димәк, җыр үлемнән көчлерәк булып чыга, аны фашист балтасы да кисә алмый, фашист төрмәсе дә бикләп тота алмый. Ул җыр суда да батмый, утта да янмый, илләр гизеп, таулар-урманнар, күлләр-иделләр кичеп, Туган илгә кайта.
[1] Рыбалченко А.Д. Ерткыч оясында/ Кашшаф Г. Муса турында истәлекләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1964 – Б. 227.
[2] Җәлилов М.М. Әсәрләр: 5 томда/ Том 2. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — Б. 6.
[3] Кашшаф Г. Муса Җәлил Моабит дәфтәрләре. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1963. – Б. 224.
[4] Әхмәдуллина Г. Муса Җәлил иҗаты – дөнья матбугатында/ Мәгариф. — №2, 2009. – Б. 7.
[5] Р. Мөбәрәкшина. Өченче дәфтәрнең эзе бар/ Сабантуй. – 13 февраль, 2006.
[6] Р.Мостафин. Сөйгәнем йөрәгеннән дәрт алам мин… / Сөембикә. — №2, 2006. – Б.6
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты мәгариф
идарәсе
Муниципаль
бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “Новый поселогы урта гомуми
белем бирү мәктәбе”
Муса Җәлил исемендәге республикакүләм
фәнни-гамәли конференциясе
“Муса Җәлил безнең йөрәкләрдә”
темасына сочинение
Башкарды:
Новый поселогы урта мәктәбе
5
сыйныфы укучысы
Гыйльфанов
Булат
Рафик улы
Җитәкчесе:
Iнче кв. категорияле
татар
теле һәм әдәбият укытучысы
Шириева
Әлфия Әләм кызы
Муса Җәлил безнең йөрәкләрдә.
Батыр үлә,үлмәс ат алып,
Батырлыклар белән макталып,
Исемең калсын, үзең үлсәң дә,
Тарихларда укып ятларлык…
Муса Җәлил исемен ишетүгә,
тәүге булып уйга батырлык сүзе килә.Ялкынлы шигырьләр авторы, ватаныбыз
азатлыгы өчен көрәшкән кыю солдат ул.Патриот шагыйрь фашист тоткынлыгына эләгеп
тә рухи ныклыгын югалтмый, курку белмичә дошманга каршы көрәш алып бара.
Бөек Ватан сугышы
башлангач,Муса Җәлил ,беренчеләрдән булып,сугышка китә. Ләкин 1942елның июнендә
шагыйрь Волхов фронтында каты сугышлар вакытында яралы хәлендә дошман капканына
эләгә.
Шагыйрь әсирлектә дә көрәшне
туктатмый. Яшерен оешмага керә,ипәшләренең рухын күтәрә, аларны да
көрәшкә өнди. Муса Җәлил әсирләр белән лагерьдан качып , партизаннарга барып
кушылырга ниятли.Әмма бер хыянәтче аларның серләрен фашистларга хәбәр
итә.Шуннан соң Җәлилне һәм аның иптәшләрен Мобиат төрмәсенә ябалар.
1944 елның февралендә
фашистлар Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен үлем җәзасына хөкем
итәләр.Егерме бишенче августа Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилченең гомере
өзелә.
Төрмәдә дә, җәзаны көткән
чакта, шагыйрь фашистларга көчле нәфрәтен белдергән шигырьләр иҗат итә һәм
аларны үзе ясаган кечкенә дәфтәрләргә язып бара.Җәлилнең әсирлектә язылган
шигырьләре бөтен дөньга “Мобиат дәфтәре” дип танылды.
Бу дәфтәрне Габбас Шәрипов һәм
Бельгия партизаны Андре Тиммерманс илебезгә кайтарып ташладылар.
Муса Җәлилнең исемен халкыбыз
мәңгеләштерде. Казандагы Татар дәүләт опера һәм балет театры Муса Җәлил
исемен йөртә. Шагыйрьгә Казанда һәйкәл куелды.
Шагыйрьнең һәм аның
иптәшләренең батырлыгы безнең йөрәкләрдә мәңге яшәр, чөнки тарихыбызны,илебез
азатлыгы өчен көрәшкән батырларыбызны онытырга хакыбыз юк. Дәхшәтле сугыш
еллары турында хатирәләрне, истәлекләрне киләчәк буыннар да белергә тиеш.
метки: Буенча, Хэзинэ, Повестенд, Яруллин, Нгатенд, Биятыннан, Мотивлар, Шигырьл
1. | Сочинение комплектлары |
2007/2008 УКУ ЕЛЫНА ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫННАН УРТА (ТУЛЫ) МӘКТӘП КУРСЫ ИМТИХАНЫ ӨЧЕН СОЧИНЕНИЕ КОМПЛЕКТЛАРЫ
Татар мәктәпләренең XI сыйныфларында татар теле һәм әдәбиятыннан чыгарылыш имтиханы (инша) 2008 елның 15 маенда үткәрелә. Язма эшне башкару өчен 6 астрономик сәгать бирелә. Имтихан өчен материал 20 комплектка тупланды, һәр комплектка аерым номер куелып, 7 шәр тема тәкъдим ителә. Имтихан материалы татар теле һәм әдәбиятыннан гомуми белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумына туры килә. Укучыларның борынгы әдәбият, XIX гасыр һәм хәзерге заман әдәбиятыннан белеме тикшерелә, шул сәбәпле һәр комплектка шушы юнәлештә темалар сайланды.
Имтихан көнне телевидение буенча лототрон ярдәмендә комплект номеры билгеләнә, темалар телеэкранда күрсәтелә һәм радио аша игълан ителә.
Сочинение яздыру методикасы татар мәктәпләренең X — XI сыйныфлары өчен татар теле дәреслегендә һәм татар мәктәпләренең V — XI сыйныфлары өчен татар теле программаларында бирелгән.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы.
№1
-
«Туган якта һәр тал җырлый». (С. Хәким иҗаты буенча инша.)
-
К. Насыйриның «Әбүгалисина» кыйссасында акыл культы.
-
Алтын Урда чоры шигъриятендә Кеше идеалы.
-
С. Рәмиев иҗатындагы лирик геройның күңел дөньясы.
-
Ф. Латыйфиның «Хыянәт» әсәрендә Колшәриф образы.
-
Г. Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повестенда гаилә мәсьәләләре.
-
Аяз Гыйләҗев иҗаты буенча инша.
№2
-
Һади Такташ — фәлсәфәче шагыйрь.
-
М. Акъегетнең «Хисаметдин менла» романы — мәгърифәтчелек реализмы әдәбиятының беренче үрнәге.
-
«Әдәби вә шигъри әсәрләргә һичбер төрле тәэсир бирмәгән адәм юк». (Г. Ибраһимов)
-
XX йөз башы татар шигъриятендә милләт язмышы проблемасы.
-
Танылмыйдыр кеше гәрчә тышыннан,
Танып була аны кылган эшеннән.
(Дәрдемәнд)
-
Бөек Ватан сугышы чоры шигъриятендә батырлык темасы.
-
Гариф Ахуновның «Хәзинә» романында идея-эстетик үзенчәлекләр.
№3
-
Тик шунысы хак: фәкать туган телдә
Иман иңә кеше җанына.
(Р. Фөйзуллин)
-
Мәүла Колый «Хикмәтләр»енең фәлсәфәсе.
-
Гыйлем күңел күзен ачар, наданлык-караңгылыкны бетерер. (Р. Фәхреддин)
-
Муса Акъегет иҗаты буенча инша. (Теманы укытучы үзе сайлый.)
-
Сигез гасыр элек җырларыңны
Яраткан да халык ятлаган,
Күңелендә көйләп саклаган.
(Кол Гали иҗаты буенча.)
-
С. Хәким — халык рухын бөеклеккә күтәрүче шагыйрь.
-
«Мин бөтен әсәрләремдә дә кеше җаны турында яздым». (Н.Гыйматдинова иҗаты буенча инша.)
№4
-
Г. Ибраһимов әсәрләрендә табигать сурәтләнеше.
-
Г. Тукай иҗатында дини мотивлар.
-
XX йөз башы татар прозасында бәхет темасы.
-
Үкенмим: бар утым, бар көчем —
Һәммәсе халыкка бирелде.
(Фәнис Яруллин)
-
Татар әдәбиятында һәм сәнгатендә Тукай образы.
-
Г. Исхакый иҗатында татар зыялылары язмышы.
-
И. Юзеев иҗатында яз, яшьлек, мәхәббәт темасы.
№5
-
Гаяз Исхакый әсәрләрендә мәхәббәт һәм гаилә кору проблемасы.
-
Татар әдәбиятында һәм сәнгатендә Муса Җәлил образы.
-
Р. Фәхреддин әсәрләрендә әхлак-тәрбия мәсьәләләренең чагылышы.
-
Һ. Такташ иҗатында яшьлек һәм мәхәббәт темасы.
-
Г. Тукайның мәхәббәт лирикасы.
-
«Йолдызлар җитә һәркемгә…». (Ә.Баян шигърияте буенча инша.)
-
Онытсак үткәнне, оныклар
Санламас бүгенге кадерен.
(Ә. Маликов)
№6
-
Китап укып елый алганнарның
Күңелендә булмый каралык.
(М. Әгъләмов)
-
Фәнис Яруллин хикәяләрендә кешелеклелек сыйфатларының чагылышы.
-
Бүгенге проза әсәрләрендә заман герое.
-
Мөхәммәдъяр иҗатында дини мотивлар.
-
Нәкый Исәнбәт иҗаты буенча инша. ( Теманы укытучы үзе сайлый.)
-
«Уеңны уйдырып сал».
(Дәрдемәнд шигърияте буенча инша.)
-
Белем — кеше идеалының зарури сыйфаты, бәхет ачкычы.
(Г. Утыз Имәни иҗаты буенча инша.)
№7
-
«Ни ул әрни безнең җанда,
Ни ул туа безнең аңда».
(М.Әгъләмов иҗаты буенча инша.)
-
Н. Думави шигырьләрендә тормыш гаме.
-
Татар әдәбиятына Коръәннең йогынтысы.
-
Хәсән Туфанның мәхәббәт лирикасы.
-
Кәрим Тинчурин — комедия остасы.
-
Аяз Гыйләҗев әсәрләрендә конфликт бирелеше.
-
Беркайда да оҗмах түгел,
Туган илеңнән китмә син,
Изге җиреңнән китмә.
(Г. Афзал)
№8
-
З. Бигиевнең «Меңнәр яки гүзәл кыз Хәдичә» романында мәхәббәт һәм акча проблемасы.
-
Татар әдәбиятында һәм сәнгатендә Муса Җәлил образы.
-
Икмәк кадерен белсәң, җирең таныр;
- Ил кадерен белсәң, илең таныр.
(Ф. Гыйззәтуллина)
-
Мөхәммәдьяр поэмаларында гуманистик идеяләрнең чагылышы.
-
Мин былбылдан сезне чактырырмын,
Тыңлатырмын елан сайравын.
(Зөлфәт шигърияте буенча инша.)
-
Билгеләми гомер озынлыгын
Еллар саны, картлык җитүе.
(Муса Җәлил)
-
Шәриф Камал әсәрләрендә бәхет эзләү темасы.
№9
-
Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасында Зөләйха образы.
-
Рәшит Әхмәтҗанов иҗатында милләт язмышы.
-
С. Сарайның «Сөһәйл һәм Гөлдерсен» дастанында гуманлылык һәм дөньяви мотивлар.
-
Гүзәлләрдән гүзәл, изгеләрдән изге,
Газизләрдән газиз әнкәйләр.
(Г. Игебаев)
-
Т. Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» әсәрендә яшәү һәм үлем фәлсәфәсе.
-
Ф. Хөснинең «Йөзек кашы» повестенда матурлык һәм мәхәббәт темасы.
-
Ф. Әмирханның «Хәят» повестенда романтизм алымнары.
№10
-
«Дөньяны коткарырга иде ул уттан».
(Р. Мөхәммәдиевның «Ак кыялар турында хыял» әсәре буенча).
-
Дәрдемәнд шигырьләрендә сагыш һәм сызлануларны тудырган сәбәпләр.
-
Г. Тукайның балалар шигъриятендә әхлак-тәрбия мәсьәләләре.
-
Мәдинә Маликова иҗатында хатын-кыз язмышы.
-
Мөхәммәдьяр иҗатында гуманлылык.
-
Ф. Кәрим шигъриятендә сугыш фаҗигасе.
-
Г. Камал — комедия остасы.
№11
-
Язмышларны күңел күзе аша үткәрергә
Шигърияткә килә хатыннар.
(С. Сөләйманова)
(Хатын-кыз шагыйрәләр иҗатына күзәтү.)
-
Колшәриф шигырьләрендә дини-суфичыл мотивлар.
-
Р. Фәйзуллинның лирик герое.
-
Ул җырны кайда ишетсәң,
Туган ил шунда булыр.
(Р. Әхмәтҗанов)
-
Дәрдемәнд иҗатында символизм.
-
Ф. Кәрими иҗатында мәгърифәтчелек идеяләренең чагылышы.
-
Татар әдәбиятында Сөембикә образы.
№12
№13
-
М. Әгъләмов шигырьләрендә туган ил һәм милләт язмышы.
-
Татар әдәбиятында һәм сәнгатендә Тукай образы.
-
К. Тинчуринның «Зәңгәр шәл» драмасында Мәйсәрә образы.
-
Мөхәммәдьяр — хаклык җырчысы.
-
Туган тел,
Синдә — шатлык җиңеллеге,
Кайгылар авырлыгы,
Ата-бабам батырлыгы,
Аналар сабырлыгы.
(3. Насыйбуллин)
-
Татар театр сәнгатен үстерүдә М. Фәйзинең роле.
-
Ф. Әмирхан әсәрләрендә тәрбия-әхлак һәм дини мәсьәләләрнең куелышы.
№14
-
Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы — әдәбиятыбызның кыйммәтле хәзинәсе.
-
Р. Фәйзуллин иҗатындагы лирик геройның күңел дөньясы.
-
Г. Афзал иҗатында юмор һәм сатира.
-
И. Юзеев иҗатында кеше һәм табигать мөнәсәбәтләренең чагылышы.
-
М. Җәлил — минем яраткан шагыйрем.
-
Яулар узды.
Илгә исәннәр дә,
Үлгәннәр дә җырлап кайттылар.
(Р. Әхмәтҗанов)
-
Аяз Гыйләҗев иҗаты турында инша. ( Теманы укытучы үзе сайлый.)
№15
-
М. Мәһдиев — образлар тудыру остасы.
-
Һ. Такташ иҗатында хатын-кыз матурлыгы.
-
Ф. Садриев иҗаты турында инша. (Теманы укытучы үзе сайлый.)
-
Р. Харис иҗатында кеше һәм табигать берлеге.
-
«Идегәй» дастаны — әдәби ядкаребез.
-
Х. Туфан лирикасында фаҗига һәм өмет.
-
Р. Миңнуллин — балаларга җан җылысы өләшүче шагыйрь.
№16
-
Г. Кандалый әсәрләрендә ата һәм бала мөнәсәбәте.
-
Р. Фәхреддин иҗатында гомумкешелек кыйммәтләренең чагылышы.
-
Р. Батулла иҗаты буенча инша (Теманы укытучы үзе сайлый.)
-
Иле белән кеше мәртәбәле,
Иле белән кеше канатлы.
(М. Әгъләмов)
-
Мөхәммәдьяр иҗатында тарихыбыз авазы.
-
«Идегәй» дастанында көрәшче образы.
-
Г. Ибраһимов әсәрләрендә пейзаж.
№17
-
К. Насыйри иҗатында фольклор.
-
XX йөз башы шигъриятендә Кеше образы.
-
«Уйлары уелып калды». (Х. Сарьян иҗаты буенча инша.)
-
Кеше яшәешендә — син ачык бел —
Бер тылсым бу, гаҗәп нәрсәдер ул тел.
(Мөхәммәдьяр)
-
Г. Утыз Имәни әсәрләрендә гыйлем темасы.
-
М. Мәһдиев әсәрләрендә җыр символы.
-
М. Акмулла — чичән шагыйрь.
№18
-
Кешелексезлек чиреннән
Безне кем соң дәвалар?
(Ф. Яруллин)
-
М. Акъегет әсәрләрендә яңа геройлар.
-
Г. Бәшировның «Туган ягым — яшел бишек» повестенда Гомәр образы.
-
Н. Фәттах — тарихи романнар остасы.
-
Р. Мөхәммәдиев иҗаты буенча инша. (Теманы укытучы үзе сайлый.)
-
«Күңел карурманнарының тургае». (И. Юзеев, Ә. Еники хикәяләрендә күңел дөньясының бирелеше.)
-
Егет булсаң, егетлек күрсәт илгә,
Тугры дуслык путасын бәйлә билгә.
(Г.Утыз Имәни)
№19
-
Ф. Кәрими иҗатында пейзаж.
-
Ф. Әмирхан — хикәя жанрына нигез салучы.
-
Үрләр менми, җырлар тумас иде
Җирнең матурлыгы турында.
(С. Селәйманова)
-
Дәрдемәнд шигырьләрендә фәлсәфи уйланулар.
-
Ф. Яруллин — минем яраткан язучым.
-
К. Насыйри иҗатында халыкчанлык.
-
Ш. Хөсәеновның «Әни килде» драмасында фәлсәфи-әхлакый проблемалар.
№20
-
Көйнең, телнең, гореф-гадәтләрнең
Бар үз моңы, бар үз хисләре.
(И.Юзеев)
-
Г. Исхакый әсәрләрендә мәгърифәтчелек идеяләренең чагылышы.
-
Үзебез сайлаган язмыш. (Т. Миңнуллин иҗаты буенча.)
-
Әхлак —хыялдагы шәүлә булса, тормыш — чынбарлык ул. (Т. Галиуллинның «Тәүбә» һәм «Элмәк» әсәрләре буенча.)
-
Зинданнарны ватып чыккан җыр.
(Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре».)
-
Г. Кандалый иҗатында ирония.
-
Бүгенге драматургиядә минем яраткан героем.
Реферат: Муниципаль гомумбелем бирү учреждениясе Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районының
Муниципаль гомумбелем бирү учреждениясе
Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районының
2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе
РАСЛАНДЫ:
Педогогик совет беркетмәсе
№ __ ___ январь 2010ел
Мәктәп директоры
_______________ Подавалова В.В.
____ нчы номерлы боерык белән
гамәлгә кертелде
“___” январь 2010 ел
11 нче сыйныф өчен татар әдәбияты буенча белем бирү программасы
(сәгатьләр күләме атнага 2 сәгать, елга 68 сәгать)
Төзүче: югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Мифтахова Нэфисэ Ильяс кызы
^ КИЛЕШЕНДЕ: КАРАЛДЫ:
Директор урынбасары МБ утырышы беркетмәсе
_____________ Мифтахова Н.И. № __ 12 январь 2010ел
МБ җитәкчесе
_________ Мокатдисова Ф.М.
Аңлатма язуы
Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:
1. “Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (“Закон об образовании” Закон Российской Федерации)
2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы.
— 6 статья – белем алу теле (телләре)
— 7 статья – мәгарифнең дәүләт стандартлары
-10 статья –уку-укыту программалары
— 32 статья – мәгариф учреждениесенең вәкаләтләре һәм җаваплылыгы.
3. Гомуми белем эчтәлегенең мәҗбүри минимумы (ТР Мәгариф министрлыгының 478 номерлы боерыгы, 05.07.2000 ел).
4. ”Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары” 1-11 нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2003 ел.
5. Дәреслек: Ф.М.Мусин, З.Н.Хәбибуллина, Ә.М.Закирҗанов. Татар әдәбияты. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 11 нче сыйныфы өчен дәреслек -хрестоматия (татар балалары өчен). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2006
Рус мәктәбендә укучы татар балаларына татар әдәбиятын укытуның бурычлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
1. Укучының татар әдәби телен үзләштерүенә, текстны аңлап, сәнгатьле итеп, йөгерек укуына, дөрес яза белүенә, әдәби тел нормаларын саклап, төрле темаларга иркен сөйләшүенә ирешү.
2. Балаларны гомумән татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, татар халкының җыр-музыкасы, театры, сынлы сәнгате белән таныштыру, күренекле яззучылар һәм аларның әсәрләрен үзләштерүләренә ирешү.
3. Халык тарихын һәм мирасын өйрәнү аша яшүсмерләрдә Ватанга, халыкка, туган телгә мәхәббәт, олыларга, кечеләргә һәм, гомумән, кешегә ихтирам, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү. Шулай ук хезмәт тәрбиясе һәм эстетик тәрбия бирү.
Бу бурычлар, аерым-аерым күрсәтелсәләр дә, үзара тыгыз бәйләнгәннәр. Алар бердәм уку-укыту процессында гамәлгә ашырылалар, чөнки дәрестә белем бирү, шәхес формалаштыру бергә бәйләп алып барыла.
Программага әсәрләр киләчәк яшь буынны мәрхәмәтле, шәфкатьле, туган як табигатен саклаучы һәм яратучы, гомумкешелекнең уңай сыйфатларына ия булган, милләт мәнфәгатьләрен яклардай кеше итеп тәрбияләү бурычларын күз алдында тотып сайланды.
Календарь-тематик планның эчтәлеген мәктәптә үзләштерелергә, камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр, татар әдәбияты курсы буенча махсус белем һәм күнекмәләр тәшкил итә.
Календарь-тематик планда “Ятлау өчен әсәрләр”, “Сөйләшү тематикасы”, “Дәрестән тыш уку” тематикасы күрсәтелә, укучыларның уку сыйфатын билгеләү максатында әдәби әсәрләр белән эшләүгә, әдәбият теориясеннән белем-күнекмәләр булдыруга таләпләр бирелә.
Татар әдәбиятыннан эш программасы гамәлдәге базис план буенча атнага 2 сәгать исәбеннән төзелә.
Программаның эчтәлеге
№
^ Бүлекләр, темалар
Барлыгы
Сәгатьләр саны
Темага караган төп төшенчәләр
^ Теоритик материал
БСҮ
Дәрестән тыш уку
1.
1917 елдан сон эдэбият
11
9
1
1
Чорга кыскача күзәтү. Бу чор әдәбиятында иҗтимагый тормышның, сәяси һәм икътисади хәлләрнең чагылышы. Яңа газета-журналлар, әдәби төркемнәр һәм агымнар (футуризм, имажинизм). Яңа тормышның поэтик бизәкләрен һәм сурәтләү телен эзләү. Әдәбияттагы төп темалар.
2.
1920-1930 еллар эдэбияты
15
11
2
2
Татарстан һәм СССР язучыларының беренче съездлары(1934). Социалистик реализм иҗат методы, аның үзенчәлекләре. Язуда ике графика алмаштыруның матур әдәбият үсешенә тискәре йогынты ясавы. Шәхес культы һәм татар язучылары. Сәясиләштерелгән тоталитар система һәм татар әдәбияты. Татар әдәбиятының үзенең милли мөстәкыйльлелеген саклап кала алуы.
2.
1940-1950 еллар эдэбияты
14
12
1
1
Бөек Ватан сугышы алды һәм сугыш вакытында татар әдәбияты. Язучыларның сугышка корал һәм каләм белән катнашуы. Тылдагыларның фидакарь хезмәте һәм иҗаты. Шигърият, хикәянең активлашуы.
Илленче елларда да сугыш темасының дәвам иттерелүе.
Илленче еллар урталарында шәхес культының фаш ителүе.
3
1960 еллар .Хэзерге чор эдэбияты
20
18
1
1
Татар прозаикларының тормыш турында объективрак фикер йөртергә омтылулары, тарихи әсәрләр тудырулары. Проза жанрында җәмгыять һәм шәхес мөнәсәбәте проблемасын яңача хәл иткән әсәрләр язылу.Тема төрлелеге.
Язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу
3.
Барысы
70
60
5
5
РАСЛЫЙМ:
Мәктәп директоры
___________ В.В.Подавалова
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы ^ Мифтахова Нэфисэ Ильяс кызының татар әдәбиятыннан
2009-2010 нчы уку елына
Календарь-тематик планы
План Татарстан Республикасы Мәгариф Министрлыгының «Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары, 1-11 нче сыйныфлар» нигезендә төзелде. Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2003.
Предмет
Сыйныф
Барлык сәгатьләр саны
Атнага сәгатьләр саны
Контроль эшләр саны
Дәрестән тыш уку
БСҮ дәресләре саны
Дәреслекнең авторы, елы
Татар әдәбияты
11а,б
68 с.
2с.
—
5
5
Ф.М.Мусин, З.Н.Хәбибуллина, Ә.М.Закирҗанов , 2006
^ 2008-2009 уку елына методик тема
Шәһәр темасы
Мәктәп темасы
^ Укытучының темасы
Белем сыйфатын күтәрүдә укыту эшчәнлеген камилләштерү шарты буларак укытучының һөнәри осталыгын үстерү
Белем сыйфатларын камилләштерү чарасы буларак белем бирүнең яңа ысулларын үзләштерү
Әдәби сөйләм оештыруда грамматик анализның роле
^ КАРАЛДЫ: КИЛЕШЕНДЕ:
МБ утырышы беркетмәсе Директор урынбасары
№ 1 “28” август 2009 ел __________Мифтахова Н.И.
МБҗитәкчесе______ Мокатдисова Ф.М.
т/с
Бүлекләр һәм темалар
Сә-гать саны
Үткә-рү ва-кыты
Үзләштерелергә яки камилләштерелергә тиешле белем һәм күнекмәләр
Өй эше
Искәрмә
^ I ярты еллык
1
20 нче еллар әдәбияты. Әдәби процесска характеристика
1
Яңа газета-журналлар, әдәби төркемнәр һәм агымнар (футуризм, имажинизм). Яңа тормышның поэтик бизәкләрен һәм сурәтләү телен эзләү. Әдәбияттагы төп темалар. Революция һәм шәхес, кеше, бәхет темасы. Әдәбиятта Ленин образы. Аны илаһилаштыру, идеаллаштыру. Әсәрләрдә Татарстан темасы. 20 нче елларда сатира, аның объектлары.
Төп темага туры килгән шигырь яки хикәя анализлау
2
^ Галимҗан Ибраһимов. Тормышы, күп кырлы эшчәнлеге. Совет чорындагы иҗаты
1
Тормыш юлын искә төшерү, күпьяклы эшчәнлегенә киңрәк тукталу. Совет чорында язган әсәрләрендә сыйнфый тигезсезлекне һәм инкыйлаби көрәшне сурәтләү. Әсәрләрендә, публицистикасында, тәнкыйтендә һәм гыйльми хезмәтендә эшче сыйныф идеологиясе үткәрелү. Татар әдәбияты һәм мәдәнияте өчен бу иҗатның әһәмияте.
“Казакъ кызы” романын укырга
3
“Казакъ кызы” романының сюжет композициясе, конфликт үзенчәлеге
1
Әсәрнең язылу һәм басылу тарихы. Роман турында татар, казакъ, төрекмән язучылары һәм тәнкыйтьчеләре. Әсәрдәге вакыйгаларның “моңарчы татар әдәбиятында булмаган яңа бер хәят, яңа бер шигърият эченә алып” (Гали Рәхим) керүе. Романның сюжет төзелеше. Казакъ далаларындагы беренчелек өчен барган партия-ыруглар көрәше сызыгы белән Карлыгач-Арысланбай мәхәббәт сызыгының үзара оста бәйләнеше. Партия көрәшләренең халык язмышына җимергеч тәэсире, түбән катлауларга гына түгел, патша хакимиятенә оппозициядә булган милли көчләргә дә зарар китерүе
Төп образларның характерларын, портретларын, эш-хәрәкәтләрен сурәтләгән урыннарны текстта билгеләргә
4
“Казакъ кызы” романынында образлар системасы
1
Авторның фикер-карашларын, үз позициясен аңларга, әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләрнең чишелешен билгеләргә ярдәм иткән Карлыгач-сылу, Арысланбай, Байтүрә, Сарсымбай, Биремҗан һәм Тукал, Җолкынбай һәм Калтай һ.б. образларга киңрәк тукталу. Биремҗан карт образында милләтнең акылы һәм буйсынмас рухы, иркенлеккә һәм иреккә омтылуы чагылу дәрәҗәсе.
Бер-ике образга характеристика язу
Татар халкында бу заманда ничек өйләнешкәннәр?
5
“Казакъ кызы” романынында иҗтимагый каршылыкларның бирелеше. Әсәрнең эшләнеше, әһәмияте
1
Саран сурәтләрдә, үткен детальләрдә казакъ халкының бай рухы, матур гореф-гадәтләре, аерым кимчелекле якларын тасвирлау. Тел-стиль үзенчәлекләрен, ул файдаланган алым-чараларны өйрәнү.
Иҗади эш язарга
Татар халкы кунакны ничек каршылый?
6
^ Кәрим Тинчурин. Тормыш юлы һәм иҗаты
1
Тормыш юлы турында мәгълүмат бирү. Драматургиясе, төп әсәрләре. Әсәрләрендәге жанр һәм стиль төрлелеге, характерлар бөтенлеге, вакыйгаларның эпик характерда булуы. Драма жанрының үзенчәлекләре.
“Сүнгән йолдызлар” драмасыннан өзек укырга
7
“Сүнгән йолдызлар” драмасының эчтәлеге, үзәккә куелган төп темасы
1
Укучыларның әсәрдәге вакыйга-күренешләрне тулы аңлавы һәм, шуңа нигезләнеп, күтәрелгән мәсьәләләрне ачыклау. Һәр пәрдәдән соң бирелгән сораулар өстендә фикер алышу.
Образларга характе-ристика бирергә. Се-минарга әзерләнергә (сораулар бирелә)
8
“Сүнгән йолдызлар” драмасының идея проблематикасы, сәнгатьчә эшләнеше, бүгенге көндәге әһәмияте
1
Дәрес семинар формасында үткәрелә. Сораулар алдан өйгә бирелергә мөмкин. Мәсәлән:
1. Төп темага бәйле рәвештә әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләр.
2. Әсәрнең исеме белән анда сурәтләнгән вакыйгалар арасындагы бәйләнеш һ.б.
“Ничек бщхетле булырга?” дигщн темага зур булмаган язма эш эшләргә
9
Һади Такташның тормыш юлы һәм иҗади мирасы
1
Шагыйрьнең тормышына, шәхесенә бәйле мәгълүматларны тулыландыру, истәлекләр белән баету һәм иҗатына күзәтү ясау. Шагыйрьнең әти-әнисе, үз гаиләсе, шәхесе турында сөйләү.
“Мәхәббәт тәүбәсе”
поэмасын укырга
10
Һ. Такташ. “Мәхәббәт тәүбәсе” поэмасының сюжет- композициясе. Әсәрнең темасы һәм идеясы. Төп образлар
1
Әсәрнең жанры. Сюжетына салынган вакыйгалар. Поэманың үзенчәлеге. Әсәрнең төп темасы, идеясы. Поэма турында төшенчә. Төп образларга характеристика.
Өзек ятларга
11
^ 30нчы еллар әдәбияты.
Гадел Кутуйның тормыш юлы, иҗат үзенчәлекләре
1
Татарстан һәм СССР язучыларының беренче съездлары(1934). Социалистик реализм иҗат методы, аның үзенчәлекләре. Язуда ике графика алмаштыруның матур әдәбият үсешенә тискәре йогынты ясавы. Шәхес культы һәм татар язучылары. Сәясиләштерелгән тоталитар система һәм татар әдәбияты. Татар әдәбиятының үзенең милли мөстәкыйльлелеген саклап кала алуы.
Г.Кутуйның шәхесе турында өстәмә материал бирү, аерым әсәрләре белән танышу.
“Тапшырылмаган хатлар” повестен укырга һәм түбән-дәге сораулар турын-да уйларга: Әсәрнең исеменә нинди мәгънә салынган? Повестьны яратып укылу сәбәпләре нәрсәдә?
12-13
“Тапшырылмаган хатлар”повестеның жанр, сюжет-компози-ция үзенчәлеге һәм проблематикасы
2
Әсәрнең яратып укылуының сәбәпләре. Вакыйгаларның хронологик тәртибе. Повестьның сюжет-композиция үзенчәлеге. Әсәрнең төп конфликты һәм проблемасы.
Әсәрдәге гаилә һәм мәхәббәт мәсьәләләрен яктырту үзенчәлекләре.
Әсәрне укуны дәвам итәргә
14
Төп образлар, аларны ачуда автор кулланган чаралар
1
Төп образларның характер сыйфатларын ачу, аларның теге яки бу эш хәрәкәтенең сәбәбен билгеләү.
Инша темасы бирелеп, берәрсен сайлап язырга
15
^ 40-50нче еллар әдәбиятына кыскача күзәтү
Муса Җәлил. Фронттагы һәм әсирлектәге иҗаты турында белешмә
1
Бөек Ватан сугышы алды һәм сугыш вакытында татар әдәбияты. Язучыларның сугышка корал һәм каләм белән катнашуы. Тылдагыларның фидакарь хезмәте һәм иҗаты. Шигърият, хикәянең активлашуы.
Илленче елларда да сугыш темасының дәвам иттерелүе.
Илленче еллар урталарында шәхес культының фаш ителүе.
1957 елда Мәскәүдә татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы үткәрелү, аның әһәмияте
Муса Җәлилнең тормыш юлы, фашизмга каршы көрәше турында түбән сыйныфларда өйрәнгәннәрне искә төшерү, яңа мәгълүматлар белән тулыландыру һәм фронт лирикасы белән таныштыру.
Дәреслектәге 115-116 нчы битләрне конспектларга
16
“Моабит дәфтәрләре”
нең тематик һәм жанр төрлелеге. “Кошчык”, “Дуска”шигырьләренә анализ
1
“Моабит дәфтәрләре”нең тематик төрлелеге: Туган ил һәм ирек турында, үлем һәм яшәү фәлсәфәсе, фашизмга нәфрәт, мәхәббәт, хезмәт, балалар, җиңүгә ышаныч.
Жанр ягыннан бүленеш: баллада, поэма, лирик шигырь, юмористик шигырь. Шигырләрен анализлау.
“Кошчык” шигырен ятларга
17
БСҮ Инша. Зинданнарны ватып чыккан җыр (“Моабит дәфтәрләре”)
1
Кешенең Ватанны саклау сугышында җаваплылыгы тойгысы, аның төрле поэтик вариацияләре. Дошманга нәфрәтнең чагылышы. Сагыну, ярату, якыннарга хөрмәт һ.б. кешелек тойгыларының шигырьләрдә лаеклы урын алуы, аларның тәэсир көчен арттыруы.
Иншаны язып бете-рергә. “Өзелгән җыр эзеннән” китабын-нан өзекләр укырга
18
Дәрестән тыш уку. Рафаэль Мостафин. “Өзелгән җыр эзеннән”
1
1. Әдәбияттта Җәлил образы.
2. Сәнгатьтә Җәлил образы.
3. М.Җәлилнең тормышын һәм иҗат юлын өйрәнү.
4. Р.Мостафин турында кыскача белешмә.
5. “Өзелгән җыр эзеннән” китабы турында фикер алышу.
Төркемнәргә бүле-неп, “Әдәбиятта, сәнгатьтә Җәлил образы” дигән през-ентация әзерләргә
19
^ Фатих Кәрим. Иҗаты һәм тормышы турында белешмә
1
Ф.Кәримнең фаҗигале тормыш юлы. Тоткынлык чоры иҗаты. Ф.Кәрим – солдат һәм шагыйрь. Сугыш чоры – әдип иҗатының иң югары ноктасына күтәрелгән чагы.
“Разведчик язмалары” повестын укырга
20
“Разведчик язмалары”
ның сюжет эчтәлеге. Төп идеяны ачуда автор кулланган чаралар.
1
Әсәрнең исеменә бәйле үзенчәлеген билгеләү. Әсәрдә күтәрелгән мәсьәлә-проблемалар? Төп идеяны ачуда автор кулланган чаралар.
Өзек ятларга
21
Әсәрнең төп образлары
1
Образларның эш-хәрәкәтләрен билгеләү. Геройларгаи характериска бирү.
Характеристика язырга
22
Фатих Кәрим. “Сибәли дә сибәли”
1
“Разведчик язмалары” әсәрен өйрәнүгә йомгак ясау.
“Сибәли дә сибәли” шигыренә анализ.
“Кеше язмышы – ил язмышы “ гыйбарә-сен Ф.Кәрим тормы-шы мисалында аңлатырга.
23
^ 1960-2000 еллар әдәбияты.
1960-2000 еллар поэзиясе
1
Җәмгыятьтәге кискен үзгәрешләрнең әдәбията чагылуы. Әсәрләрдә мөстәкыйльлеккә омтылу авазлары, милләтебез тарихына игътибарның артуы. Тарихи һәм табигатьне саклау темаларының артуы. Бүгенге әдәбиятта шәхес концепциясенең үзенчәлекләре.
Шигъри сүзнең эчке куәтен, җегәрен арттыруда уңышлар. Поэзиядә халык иҗатындагы, бөтендөнья әдәбияты һәм сәнгатендәге символикадан, шартлы алымнардан файдаланырга омтылышның артуы һәм җанлануы.
Дәреслектәге 141-145 нче битләрне конспектларга
24
^ Гамил Афзал. Иҗаты, сатирик шигырьләрен уку
1
Гамил Авзал – татар поэзиясен үзенең нечкә юмор, үткен сатира ысулында язылган шигырьләре белән баетучы. Шагыйрьнең сатирик әсәрләре үзенчәлеген, иҗатының әһәмиятен ачу. Көлү объектлары һәм предметлары. Аларның халыкчан җирлекләре һәм халыкчан чаралар куллану.
Шигырьләрен укырга
25
^ Бәйләнешле сөйләм үстерү
“Тел озын – гомер кыска”
1
“Тел озын – гомер кыска” дигән темага әңгәмә кору. Гыйбарәнең мәгънәсен ачыклау, тормыштан мисаллар китерү.
Зөлфәт һәм Ренат Харис шигырьләрен укырга
26
^ Зөлфәт һәм Ренат Харис иҗаты
Зөлфәтнең тормыш юлы белән таныштыру. Иҗатының үзенчәлекле яклары. Шигырьләрендә үз тавышы, үз аһәңе булганлыгын төшендерү.
Ренат Харисның тормыш юлы белән таныштыру, поэзиясе турында мәгълүмат бирү. Аның шигърияттә үз тасвирлау алымын, үзенчә язу стилен булдырырга омтылган шагыйрьләрнең берсе булуын аңлату.
Ике шагыйрьнең дә берәр шигыренә язмача анализ ясарга
27
^ Хәсән Туфанның тормыш юлы һәм иҗат баскычлары
1
Шагыйрьнең тормыш юлы, шәхес буларак үзенчәлекле сыйфатлары. “Шигырьләрдә – шагыйрь язмышы” дигән гыйбарәнең Хәсән Туфанга туры килүе, “Ак чәчәк атар иде” дигән китаптан өзекләр белән танышу.
Дәреслектәге 166 нчы биттәге сорауга җавап әзерләргә, бер-ике укучыга 4 нче бирем буенча реферат язырга яки презентация әзерләргә.
28
Х. Туфанның тоткынлык чоры иҗаты
1
Кеше кичерешләренең төрлелеген, байлыгын чагылдыруы, моң-зар, хәсрәт-сагыну, фаҗига хис-тойгыларының яңа төсмерләр алуы, күңел төшенкелегенә түгел, яктылыкка, киләчәккә хезмәт итүе. Бу вакытта язылган шигырьләренең проблематикасы һәм яңалыгы. Шигырьләренә анализ ясау. Туфан поэзиясенең әдәбиятыбыз өчен булган әһәмияте.
Берәр шигыренә анализ
29
^ Сибгат Хәким. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә.
1
Шагыйрьнең иҗат юлы белән таныштыру. Әсәрдә туган якның бирелеше, аларда нечкә лиризм. Шигриятенә анализ.
“Гел кояшка карый тәрәзәләрең” шигырен ятларга
30
^ Бәйләнешле сөйләм үстерү
Туган як моңнары
1
Туган як моңнарын сез нәрсәдә ишетәсез? Һәркемнең үз күзаллавы.
Презентация эшләргә
31
^ Равил Фәйзуллин. Тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү.
1
Иҗаты турында белешмә. Әлеге шигырьләрендәге тирән уй, фәлсәфи олы фикернең бирелеше. Р.Фәйзуллинның туган иле, туган халкы турында уйланулары
“Яздан аерып булмый Тукайны” шигырен ятларга
32
^ Рәдиф Гаташның тормыш юлы һәм иҗаты
1
Кыскача тормыш юлы белән таныштыру, иҗатына күзәтү. Әсәрләрдә күтәрелгән төп мәсьәләләр, аларның сәнгатьчә эшләнеше. Шәрык классикасы традицияләрен татар поэзиясенә кайтаруы.
“Ирләр булыйк” шигырен ятларга
^ II ярты еллык
33
1960-2000 нче еллар прозасы.
Фатих Хөсни. Иҗаты турында белешмә
1
Татар прозаикларының тормыш турында объективрак фикер йөртергә омтылулары, тарихи әсәрләр тудырулары. Проза жанрында җәмгыять һәм шәхес мөнәсәбәте проблемасын яңача хәл иткән әсәрләр язылу.Тема төрлелеге.
Язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу
“Утызынчы ел” романыннан өзекне укырга
34
“Утызынчы ел” романының сюжеты
1
Милли-тәкъдири әһәмиятле булган авылның борылыш чорында яшәеше. Әсәрдә колхозлашу чоры авылын сурәтләүдәге яңалыклар һәм үзенчәлекләр. Җәмгыятьтәге вакыйгаларның кеше язмышында роль уйнавы.
206 нчы биттәге сорауларга җавап әзерләргә
35
^ Дәрестән тыш уку
Ф. Хөсни. “Утызынчы ел”
1
36
^ Ибраһим Гази. Иҗаты турында белешмә
1
Совет чоры татар прозасының күренекле вәкиле булган язучының тормыш юлы белән таныштыру, иҗатына күзәтү ясау
“Онытылмас еллар” трилогиясеннән өзек уку
37
“Онытылмас еллар” трилогиясенең сюжет-композициясе, Шәрифҗан образы
1
Әсәрнең тормышны киң колачлавы, сюжет-композициясе белән роман-эпопеяны хәтерләтүе. 30 нчы елларга кадәрге чорда татар халкының язмышын сурәтләү, Шәрифҗанның эш-хәрәкәте.
Шәрифҗан образына характеристика язарга
38
“Онытылмас еллар” трилогиясенен өйрәнүне дәвам итү
1
Аерым типик характерлар иҗат итүдә әсәрнең әдәби процесстагы урыны: революцияне кабул итү һәм бәяләүдә кайбер кимчелекләре
Дәреслекнең 231 нче битендәге сораулар-га җавап әзерләргә
39
^ Мәхмүт Хәсәновның тормыш һәм иҗат юлына күзәтү ясау. “Язгы аҗаган” романын өйрәнә башлау.
1
Язучының тормыш юлы һәм иҗат үзенчәлекләре. Аерым әсәрләренә күзәтү ясау.
“Язгы аҗаган” романы: жанры, төзелеш үзенчәлекләре, андагы вакыйгалар. Әсәрдәге өч сюжет сызыгы: 1) «Яңа нефть ятмаларының перспективасын билгеләү, матди базасын тикшерү, Кама буенда нефть һәм газ чыгару идарәсе төзү мәсьәләсен хәл итәргә дип килгән» комиссия эшенә бәйле. Әлеге комиссия составына өлкә газетасының махсус хәбәрчесе буларак кертелгән Фәйзи башка сюжет сызыкларын тоташтырып, ачыклык кертеп, урыны белән бәя биреп тора. 2) Газиның гыйбрәтле язмышы 3) Иргали, аның гаилә тормышы тасвирлану.
Әсәрне укырга, Гази тормышына бәйле сюжет сызыгын җентекләп сөйләргә әзерләнеп килергә
40
Романдагы образлар системасы. Гази образы
1
Газигә бәйле вакыйга-күренешләрне күзәтү, әлеге геройның һәм аның белән бәйле ешеләрнең эш-хәрәкәтләрен, характерларын билгеләү аша әсәр эчтәлеген ачу
Иргалигә бәйле вакыйга-күренешләрне кабатлап килергә
41
Иргали образы
1
Иргали тормышына, аның белән бәйле кешеләрнең эш-хәрәкәтләренә күзәтү ясап, аның характер сыйфатларын билгеләү, тормышта яшәү мәгънәсе, әлеге геройга автор салган йөкләмә
“Гази – аяныч язмышлы шәхес” яки “Иргали – хезмәт кешесе” дигән темаларга инша язырга
42
^ Дәрестән тыш уку
М. Хәсәновның “Язгы аҗаган”
1
М. Хәсәновның “Язгы аҗаган” әсәрендәге сталинизм заманын сурәтләүдә яңа караш, совет системасының гаделсезлеген ачу
43
Әмирхан Еникинең тормыш юлы һәм иҗат үзенчәлекләре
1
Тәрҗемәи хәле һәм иҗаты. Әдипнең 7 нче сыйныфта өйрәнгән әсәрләрен искә төшерү. Ә.Еникинең сугыш чоры хикәяләре. Алардагы психологик бизәкләр, гади кешенең эчке кичерешләрен дөрес һәм тәэсирле сурәтләү, детальләр төгәллеге. 50 нче, 60-80 нче еллар иҗаты.
“Әйтелмәгән васыять” хикәясен укырга
44
“Әйтелмәгән васыять” хикәясенең сюжеты.
1
Авторның халык мирасына һәм аны үзләрендә йөртүчеләргә хәзерге мөнәсәбәтне яктырту үзенчәлекләре. Хикәянең сәнгатьчә эшләнеше, композициясендә үзенчәлекләр. Халыкның гореф-гадәте, туганлык җепләренең изгелеге, кеше күңеленә игътибарның җитмәве кебек сыйфатларның калку итеп куелуы. Болардан чыга торган төп фикер.
“Безнең гаиләдәге кадерле ядкарьләр” темасына кечкенә генә иҗади эш (сөйләү, күрсәтү яки телдән сурәтләү)
45
Хикәядә образлар системасы
1
Акъәби образы, аның халык намусын һәм рухи дөньясындагы сафлыкны гәүдәләндерүе. Ананың балаларына мөнәсәбәте, күңел җылылыгы, сизгерлеге, яңа йола-тәртипләрне аңларга омтылуы, үз күңелендә электән урнашкан, канына сеңгән гадәтләрнең замана тудырган яңалыклар белән каршылыкка керүе.
Кылган образы. Хикәядә Миңлебай карт әйткән соңгы сүзләрнең эчке мәгънәсе. Учак образы.
Акъәби образына характеристика
46
^ Мөхәммәт Мәһдиевнең тормыш юлы һәм иҗаты
1
Язучының тормыш юлы, шәхесе, әдәбиятка килүе. Иҗатының үзенчәлеге. Әсәрләре турында мәгълүмат бирү. Аларда сугыш алды, сугыш һәм сугыштан соңгы елларда татар авылы тормышын чагылдыру. Милли-этнографик материалга байлык, сәнгатьчә детальләрнең төгәл һәм мәгънәле булуы, җанлы характерлар тудырудагы роле.
“Бәхилләшү”
повестеннан өзекләр укырга
47
“Бәхилләшү” повестеның идея-эстетик үзенчәлекләре.
I бүлеккә анализ
1
Бүлеккә исем бирү, тексттагы вакыйга-күренешләрне билгеләү, һәркайсын аерым карау.
I бүлек турындагы фикерләрне язып килергә
48
“Бәхилләшү” повестеның идея-эстетик үзенчәлекләре.
IX бүлеккә анализ
1
Дәрдемәнднең 10 нчы сыйныфта тел турында өйрәнгән шигырләренен эпиграф итеп алып, әлеге бүлек белән бәйләп алып бару. Әсәрнең үзенчәлеге, автор стиле.
“М. Мәһдиев иҗатының халыкчанлыгы” яисә “Яшьлеген са-гынучы әдип” дигән темаларның берсе буенча дәфтәрләргә тезислар язып килергә
49
^ Дәрестән тыш уку М.Мәһдиев. “Торналар төшкән җирдә”
1
Сез туган авылыгызны, аның кешеләрен ничек сурәтләр идегез? Кыскача иҗади эш
50
^ Нурихан Фәттахның иҗаты турында белешмә
1
Әдипнең тормыш юлы. Киңкырлы иҗаты. Н.Фәттахны тарихыбыз белән кызыксынуга этәргән алшартлар.
Н.Фәттах “Ител суы ака торур” романын укырга
51
“Әтил суы ака торур” романының сюжет-композициясе
1
Әсәрдәге Бөек Болгар дәүләте төзелү һәм шул заман кеше-ләренең язмышы.Болгар дәүләте тормышын, кабиләләр тартышын, гореф-гадәтләрен, йолаларын, сәүдә, мәдәният, дин мөнәсәбәтләрен, геройларның хисләрен тасвирлау. Сюжетка киеренкелек, җанлылык бирүдә Тотыш холкының роле. Ыруларның көнкүреше, яшәү рәвеше.
Әсәрнең исеменә салынган мәгънәне аңлаткан урыннарны кабатлап килергә
52
Романның идея-проблематикасы. Әсәрдәге образлар
1
Әсәрдә күтәрелгән төп проблемалар. Вакыйгалар үсешен тәэмин иткән конфликтлар. Әсәрдәге образларга характеристика бирү. Әсәрнең сәнгатьчә эшләнеше.
“Үз халкыңны үз ит-сәң, ят халыкка кол булмассың” гыйба-рәсен әлеге әсәргә бәйләп аңлатырга
53
^ Мөсәгыйть Хәбибуллин иҗаты белән танышу
1
Язучының тормыш сәхифәләре, иҗатына хас гомуми үзенчәлекләр: халкыбызның ерактагы тарихына, чагыштырмача аз билгеле булган борынгы дәверләргә беренчеләрдән булып мөрәҗәгать итүче, иҗатының милли эчтәлек белән сугарылуы һ.б.
“Атилла” романыннан өзекне укырга
54
“Атилла” романында борынгы бабаларыбыз тарихы
1
Романның язылу тарихы. Әдип файдаланган чыганаклар. Әсәр сюжетына салынган вакыйгалар. Романда ярдәмче сюжет сызыклары
Романнан өзекләрне укырга, план төзергә
55
“Атилла” романыннан өзек. Атилла хан образы
1
Рим һәм Византия империяләрендә гуннарны бәяләү һәм авторның бу карашның дәрес түгеллеген аңлатуы, илчеләр белән әңгәмәдә Атилланың характеры ачылу, гуннарның Европага алып килгән яңалыгы, гуннарның тышкы сәясәте, гуннар һәм гепидларның туганлашуының нигә кирәк булуы, мәхәббәткә һәм зарурияткә бәйле Атилла уйлары, Атилланың вакытсыз үлеменә китергән сәбәпләр.
Дәреслектән “Атилла” романы турындагы мәкаләне укырга һәм сорауларга җавап әзерләргә
56
^ Дәрестән тыш уку
М. Хәбибуллин. “Кубрат хан”
1
57
^ 1960-2000 нче еллар драматургиясе.
1
Бу еллардагы хәбәрдарлык һәм демократия күренешләренең уңай тәэсире нәтиҗәсендә татар драматургиясендәге җитди үзгәрешләр. Яңа иҗат көчләр килү. Тема төрлелеге.
Дәреслекнең 394 нче битендәге срауларга җавап әзерләргә
5859
^ Хәй Вахит. Иҗаты турында белешмә. “Беренче мәхәббәт” драмасының төп тема-проблемасы, сюжет-композиция үзенчәлеге
2
Драматургның тормыш юлы, иҗатының әһәмияте. Әдипнең драмаларының, бигрәк тә комедияләренең юморга бай булулары, җыр-музыканың оста бәйләнеп китүен характерлау.
Әсәрнең эчтәлегенә салынган вакыйгалар тезмәсе. Әсәрдә яшьләр темасын чагылдыру үзенчәлекләре
Әсәрне укырга, сорау-биремнәргә җавап әзерләргә
60
Драмада образ-характерлар
1
Төп образларга характеристика бирү, алар аша, драманың төп идеясын, автор позициясен билгеләү
Мәхәббәтне мин ничек аңлыйм? Иҗади эш башкарырга
61
^ Туфан Миңнуллин. Иҗаты турында белешмә.
1
Тормыш юлы. Драмага килү юлы. Әсәрләренең тема һәм жанр ягыннан төрлелеге. Драматургның иҗат үзенчәлекләре. Татар театр сәнгатен үстерүдә Т.Миңнуллин драматургиясенең роле
“Үзебез сайлаган
язмыш” драмасыны укырга
61
“Үзебез сайлаган
язмыш” драмасының сюжет-композициясе
1
Әсәрдә мәктәп тормышының һәм укытучылар образларының бирелеше. Экспозиция, төенләнеш, хәрәкәт үстерелеше, кульминация ноктасы, чишелеш.
Геройларның харак-терларын ачыкларга ярдәм иткән урыннарны тексттан табып билгеләргә
63
Төп геройларның характер үзенчәлекләре
1
Илгиз Туктаров образы. Мөнирә образы. Укытучылар Нариман, Нурия һәм Фасилның өч төрле позициядә бирелеше. Динә һәм Рамил образларына бәйле драматург күтәргән мәсьәләләр.
Бер-ике образга язмача характеристика бирергә
64
^ Балалар әдәбияты
1
Татар балалар әдәбиятына күзәтү. Төп тема һәм проблемалар. Балалар әдәбиятының төрләре. Бүгенге татар балалар әдәбиятының төп иҗат көчләре. Җ. Тәрҗеманов, X.Халиков, Җ. Дәрзаман һ. б. әсәрләре. Төп тема һәм проблемалар. Сурәтләү объектының мәктәп тормышыннан, пионер оешмаларындагы вакыйгалардан гаилә хәлләренә, бала яки яшүсмернең эчке дөньясына авыша баруы. Балалар әдәбиятында проза жанрының, бигрәк тә тарихи проза-ның яңа әсәрләр белән баюы.Сурәтләүдә маҗаралылыкка киң урын бирелү.
Шигырь, хикәя, я әкият язып карарга
65
ШәүкәтГалиев,
Роберт Миңнуллин иҗатлары.
1
Шәүкәт Галиев иҗатына күзәтү. Аның шигырьләрендә кеше һәм шәхес буларак формалашу процессындагы катлаулы мөнәсәбәтләрнең чагылышы.
Роберт Миңнуллин иҗатына күзәтү. Аның балалар поэзиясен үстерүдәге эшчәнлеге. Шигырьләрдә темалар, образларның бирелеше.
Берәр шигырьгә анализ
66
^ Бәйләнешле сөйләм үстерү
Яраткан язучым
1
67
Әдәби тәнкыйть
1
Әдәби процессның юлдашы буларак әдәби тәнкыйть. Соңгы еллар тәнкыйтендә актив эшләүче Мәхмүт Хәсәнов, Рафаэль Мостафин, Флүн Мусин, Азат Әхмәдуллин, Фоат Галимуллин, һ. б.
457 нче биттәге сорауларга җавап әзерләргә
68
Йомгаклау
1
Совет чорында татар әдәбияты узган юл: табышлар һәм югалтулар. Әдәбиятның сәнгатьчә дөреслеккә ирешү юлында ныгый баруы. Халыкның рухи һәм акыл хәзинәсен саклау һәм үстерүдә татар әдәбиятының роле.
^ Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр
Гомуммахсус белем һәм күнекмәләр
Халык авыз иҗаты һәм әдәбият;
Татар халык авыз иҗаты жанрларыннан бәет, дастан, риваятьләр турында мисаллар китереп, аларга аңлатма бирә белү;
Аларның текстларыннан өзекләр китереп, мәгънәсен ачыклап бирә белү;
әдипләрнең тормыш юлы һәм иҗаты турында тулырак мәгълүмат бирә белү;
татар әдәбияты тарихын чорларга бүлә белү;
5-9 нчы сыйныфларда үзләштергәннән тыш, {XIX-XX татар әдәбияты турында өстәмә туплап, аңлатып бирә алу;
әдәби әсәрләрдән сурәтләү чараларын метафора, эпитет, чагыштыру, җанландыру, гипербола, аллегория һ.б. белү һәм мисаллар белән дәлилли белү;
әдәби төрләр һәм жанрлар;
әдәби әсәрләрнең эчтәлеген һәм төзелешен (тема, идея, сюжет, композиция, образлар системасы һ.б.) анализлый белү;
матур темадагы мәңгелек темалар, әдәбиятның башка сәнгать төрләре белән бәйләнеше.
Сөйләм эшчәнлегенә таләпләр:
текстның исеме, андагы таныш исемнәр ярдәмендә укучыларның эчтәлекне аңлаулары
укылган текст буенча әңгәмәдә катнаша алу
өйрәнелгән язучылар турында сөйли белү
укылган текстның эчтәлеген сөйли һәм нәтиҗә ясый белү, аңа үз мөнәсәбәтеңне белдерә алу
тәкъдим ителгән ситуация, тема яки рәсем буенча 12-14 җөмләдән торган текст белән сөйли белү;
уку һәм сөйләм барышында орфоэпик нормаларны саклау;
балалар өчен басылган вакытлы матбугат материалларын уку һәм файдалана алу;
^ Гомумбелем күнекмәләрен бәяләүнең
критерийлары һәм нормалар
5-11 нче сыйныф укучыларының татар теленнән һәм әдәбияттан белемнәрен бәяләү
Укуны бәяләү
Укучыларның 1 минутта уку тизлеге түбәндәгечә билгеләнә:
Сыйныфлар
Икенче ярты еллыкта
Хәреф саны
Иҗек саны
Суз саны
5
355-600
415-650
155-235
160-250
65-105
70-110
6
415-650
445-700
160-250
170-270
70-110
75-115
7
445-700
455-725
170-270
180-280
75-120
80-125
8-9
455-725
485-755
180-280
190-290
80-125
85-130
10
465-735
495-765
190-290
200-300
85-130
90-135
11
475-745
500-775
200-300
210-320
90-140
100-145
Искәрмә:
Укуның төп максаты – текстның дөрес укылуына һәм эчтәлеген аңлауга ирешү;
Укуны тикшереп бәя биргәнче, укучылар, бәяләү нормалары белән таныштырылып, текст белән эшләү күнекмәләре алырга тиеш.
Укуга куелган таләпләр һәм бәяләү
№
Таләпләр
Билге
1.
2.
Шул сыйныфка таләп ителгән күләмдәге сүзләр тиз, ачык, дөрес әйтелеп, фикер аңлаешлы бирелсә, ягъни:
— фонетик үзенчәлекләр (хәрефләрнең укылыш үзенчәлекләре) дөрес бирелсә;
— татар әдәби теленең орфоэпик нормалары (сүзнең әйтелеш үзенчәлекләре сакланса;
— җөмләләр сөйләмнең төп структур берәмлекләренә дөрес бүленсә;
— тукталышлар (паузалар) дөрес ясалса, сүз басымы һәм логик басым дөрес укылса;
— интонацион яктан тексттагы җөмләләр дөрес тавыш белән укылса;
Укытучының текст эчтәлегеннән чыгып бирелгән сорауларына төгәл җавап бирелсә;
«5» ле билгесе куела
1.
2.
Таләп ителгән күләмдәге сүзләр тиешле тизлектә укылса, ләкин кайбер сүзләрнең әйтелешендә фонетик, орфоэпик үзенчәлекләр тиешенчә үтәлмәсә, ягъни:
— кайбер сүзләрне укыганда, сүзләрнең укылыш үзенчәлекләре орфоэпик нормаларга туры килмәсә;
— сөйләмнең структур бүленешендә кайбер хаталар булса;
— җөмләне укыганда, интонацион яктан 1-2 төгәлсезлек җибәрелсә;
Укытучыларның сорауларына төгәл җавап бирелсә;
«4» ле билгесе куела
1.
2.
Уку тизлеге вакыт чикләренә сыймаса һәм уку барышында 3-4 фонетик, 2-3 орфоэпик хата җибәрелсә;
Текст сөйләм берәмлекләре
Әнинең кайчан үлгәнен хәтерләмим, мин бәләкәй идем әле. Булса, башлангыч сыйныфларда укыганмындыр. Без, балалары өчен олы булып күренсә дә, әти яшьли тол калды. Мин гаиләдә — икенче бала, миннән олы абыем бар иде. Ялгыз ир-атка сыңар канат белән тормышны тартып барырга нык авыр булгандыр. Балалыгыбыз белән без аны күреп тә…
Әнинең кайчан үлгәнен хәтерләмим, мин бәләкәй идем әле. Булса, башлангыч сыйныфларда укыганмындыр. Без, балалары өчен олы булып күренсә дә, әти яшьли тол калды. Мин гаиләдә — икенче бала, миннән олы абыем бар иде. Ялгыз ир-атка сыңар канат белән тормышны тартып барырга нык авыр булгандыр. Балалыгыбыз белән без аны күреп тә бетермәгәнбездер. Әмма ничек кенә авыр булмасын, әти безне какмады, сукмады.
Кайдадыр кунып, кайтмыйча калган көннәрен дә хәтерләмим. Әти безгә бар нәрсәдә дә булдырырга тырышты. Мәктәп кирәк-ярагы дисеңме, абый белән икебезгә дә агачтан чана, чаңгы ясап бирде, өстәлдә һәрвакыт ризык мул булды. Ферма эше авыр булса да, әти хуҗалыкны, йорт янын, бакчаны ташламады. Яз җиткәч, бергәләшеп, бакча чистарттык, казыдык, әйбер утырттык. Хәзерге кебек, әллә нинди яшелчәләр булмаса да, кыш буена җитәрлек итеп кишер, суган, чөгендеребез була. Күп итеп, бәрәңге утырта идек. Боларның барысы да абый белән икебезнең өстә булды. Җәй буе сибү сибү, чүп утау, корт чүпләү — эшнең күплегеннән, билчән, алабута йолкудан гарык булып, елаган чаклар да күп булды. Боларга тагын кош-корт карау да өстәлә. Кыскасы, уйнап-көлеп йөрергә вакытыбыз булмады. Анысы башка балаларныкы да шулай булгандыр инде. Әмма әниле йортта балалар барыбер бу кадәр эшләп үсмәде. Күңелне юксыну басканда, без гел яңа әни турында хыяллана идек. Аныңбелән ничектер рәхәтрәк, иркенрәк тормыш булыр кебек тоела иде. Ләкин еллар узды, безнең йорт бусагасын бер хатын-кыз да атлап кермәде. Кем белә, бәлки әтине димләп тә караган булганннардыр, без аларын белми калганбыздыр. Үсә төшкәч » әни» төшенчәсе үзеннән-үзе ничектер юкка чыккан кебек булды. Алай гына түгел, өчәү яшәп яткан дөньяга икенче бер хатынның үтеп керүен мин, бәлки, ошатмас та идем. Булса, үзебезнең әни, юк икән, безгә башка берәү дә кирәкми, дип уйладым.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң, абый шәһәргә укырга китте. Студент чакта сирәк кенә булса да, кайткалады. Ул вакытта кая инде еш йөрүләр? Хәзерге кебек таксилар да, микроавтобуслар да юк чак бит. Акча ягы да чамалы. Югары курста укыганда ук заводка эшкә кергән иде, кулына диплом алгач, бүтән җиргә барып тормады. Әтинең авылга кайтмыйсыңмы соң дип икеләнеп кенә чакыруына каршы: «Миңа завод ошый. Тимер эшен яратам, беркая да китмим» , — дип җавап бирде. Завод абыйны башы-аягы белән үзенә суырып алды. Ул елга бер, үзенең ялында гына кайтты.
Ә мин беркая да китмәдем. Чөнки әтине кызгандым. Күз яшьләре белән:»Китмә. Синсез калсам, нишләрмен?» — дип елады ул. Авылда кая барасың? Эш төрлелеге юк. Хыялым укытучылык булса да, әти белән фермага йөри башладым, сыер саудым. Тормыш беркөе генә агылды да агылды. Кечкенәдән мунчаны гел әти белән керә идек. Зурайгач, сирәк булса да ул минем янга: «Аркаңны ышкыйм, кая, яхшылап чабындырыйм», — дип кергәләп чыкты. Баштарак оялсам да, әти мине,баштан сыйпап, гел тынычландырды. Ул:
— Син нәрсә, әтиеңнән ояласыңмы? — ди торган иде.
Кыскасы, әти җүнсез сүз сөйләмәс, дип мин дә оялмаска өйрәндем. Алай гына түгел, башта үзем кереп киткән булам да, эчтән генә: әти керсен иде, көчле куллары белән аркаларымнан усын иде, дип тели башладым. Теләкләрем бик еш кына кабул булды. Минем кебек кызлар кичләрен клубка чыга башладылар. Фермада да сүз — шул турыда. Кем чыккан, кем кунакка кайткан, кем кемне озаткан. Ә миңа әти клубка чыгарга беркайчан да рөхсәт бирмәде. «Синең өчен иң яхшы егет — мин. Башкалар алдар, еларсың. Ә мин сине беркайчан да үпкәләтмәм», — диде. «Сөйләшеп ятарбыз, син хәзер зур инде, миңа синең белән рәхәт,»- ди-ди, әти минем янга ята да башлады. Үзенең караватына да чакыра иде. Мине хатын иткән беренче ир дә ул булды. Минем өчен бөтенләй башка дөнья ачылды. Бер — бер артлы ике балабыз туды.Икесе дә акылга зәгыйфь булдылар. Бер үк каннан булгач, шулай була икән ул. Без бит анде авыл балалары, аны-моны белеп үскән кешеләрме. Авырлы чакта да, тапкач та, кеше безне сөйләп туя алмады. Ләкин кулдан берәүнең дә тотканы булмады. Аз идеме авылда малайлары белән ялгыз калган аналар, яки безнең кебек үк — аталы-кызлы яшәүчеләр? Әти дә, мин дә алдынгы терлекчеләр, эчеп-тузып йөрмибез. Сәвит заманында иң мөһиме шул иде бит. Шуңа күрә безнең тормышка тыгылучы булмады. Кеше безнең гайбәтне сата торды, үзебез чәпчемәдек. Ә шулай да арада: йөргән егете булгандыр, ник кыз баланы газапларга, диючеләр булды. Еллар шулай уза торды, безнең турыда сөйләүдән дә туктадылар.
Кызганыч, ике баламның берсе кыска гомерле булып чыкты. Авыл кырындагы күлгә батты. Анысына үзем гаепле булганмындыр инде. Казларны алып кайт әле, кояш бата, су буенда төлкеләр күп, бумасын тагын, дип җибәргән идем. Беренче тапкыр гына куып кайтуы да түгел иде, югыйсә, акылга тулы булмаса да,моның ише эшне генә белә иде. Чыкмый калган берничә казны куарга дип кергән дә, баткан, балакаем. 60 яшенә җитеп, әти дә үлеп китте. Гомер буе ир белән хатын булып яшәсәк тә, мин аңа исем белән дәшмәдем. Кычкырышып, талашканны хәтерләмим, бар эшне бергәләп эшләдек. Мунча салдык, өйне яңарттык. Бүрәнәнең бер башында ул булса, икенчесенә мин килеп ябыша идем. Хәзер кызым белән икәү генә калдык.
Кеше — шул ук табигать баласы. Хайваннар арасында да үгез бозавының сыерга сикерүе- гадәти хәл. Без аны-моны уйламыйча яшәдек инде.Томана булдык. Хәзер бөтен кеше китап укый, телевизор карый, дин белән кызыксына. Бер карасаң, безнең өстә — зур гөнаһтыр. Күпләр мине азгынлыкта гаепләр, әмма тормышың шулай булып чыккач, нишлисең? Берәүне дә нахакка рәнҗеткәнебез булмады, малны эшләп таптык. Әти мине олыгайгач та бала итеп назлады, хатын итеп яратты. Йөрәкне авырттырган бер әйбер: ул да булса — кызым. Аннан алдарак үлеп китсәм, ни булыр? Акылы юк бит, үзе генә яши алмаячак.
http://www.tulachi.ru/ru/archive-gazata/item/8758-әtiem-irem-buldyi-bulgan-hәl.html
фото http://playcast.ru
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
(хикәя)
Миннән дүрт яшькә кечерәк энем Җиһангир өйләнергә исәбе барлыгын белдергәч, туган нигезебездә ыгы-зыгы купты. Егерме алты яшьлек егетнең үз гаиләсен, үз оясын корырга теләве гаҗәеп хәл түгел, киресенчә, бик тә яхшы гамәл, дип, әни белән мәслихәт кылдык. Тик миңа да, әнигә дә шунысы гына аңлашылмый иде: килен булып төшәсе кеше Җиһангирның йөргән кызы Валидә түгел, иреннән аерылган балалы хатын булып чыкты. Туй-никахлары булмаса да, бер елдан артык энебез белән очрашып йөргән Валидәне туганыбыз урынына күрә идек. Шуңа күрә Җиһангирның аңа өйләнмичә, икенче берәүне сайлавын белгәч, әнинең дә, минем дә күңелебез бик төште. Ара-тирә Җиһангирга ияреп кайткан Валидәгә әнием шаяртып “киленем” дип дәшә, ә тегесе “Асма апакаем” дип, татлы телләнеп, әни өчен өзелеп тора иде. Мин дә, гаиләле, ике балалы хатын, энекәшемнең акыллы гына бер кызга өйләнеп бәхетле булуын бик тә тели идем, әлбәттә. Җиһангирдан бәхетле күзләрен алмаган Валидәнең энемне өзелеп яратуы әллә каян күренеп тора. Уртача буйлы, саргылт көдрә чәчле бу кызга энем дә битараф түгел иде шикелле. Юкса җор телле энем шаяртып-яратып кызны “Көдрәкәй” дип атап йөртмәс иде. Күңеленә ятмаса, аны күрер өчен шәһәрнең бер башыннан икенче башына вакыт әрәм итеп чапмас иде. Йөргән кызын сынап-сынап карагач, әнием белән Җиһангирыбызның киләчәген бары тик аңа гына бәйле итеп күрә идек. Ашыкканбыз ахры. “Көдрәкәй” хакында сорагач, энем йөзен генә җыерды: “Апа, кемгә өйләнергә үзем беләм!” Белүен беләдер дә, шулай да мин Валидәгә шылтыратмый булдыра алмадым. Телефоннан кызның тавышы бик тә боек ишетелде: “Үзең беләсең, апа, энекәшең белән кавышырга хыялланып йөри идем бит. Ә ул соңгы арада кинәт кенә суынды да куйды. Әйтерсең дә сихерләделәр. Ташлавы шулдыр инде мине… Арабызга керделәр…” Бәхетсез кызның соңгы сүзләрен үксеп елавы бүлде һәм ул телефон трубкасын куйды. Әйтерсең лә аларның кавыша алмавына үзем гаепле, чарасыздан ни кылырга, ни уйларга белмәдем. Энемне дә әйтер идем инде! Өйләнәсе булмагач, ник башын әйләндереп йөргәндер менә дигән кызның! Ирем белән дә, әни белән дә кат-кат киңәшләштем. “Без ни кыла алабыз?! Җаны теләгән елан ите ашаган”, − ирем дә, әни карчык та бер төслерәк җавап бирделәр.
Җиһангирмы, аның артында торган булачак хатынымы, эшне кызу тотты, бер-ике көннән энебез сайлаган парын танышырга алып кайтты. Утызны куып килсә дә, Рәйсә чибәрлеген югалтмаган иде – болай да нечкә билен корсет белән буып куйган, керфекләрен өстәмә үстергән, үз чәчләре өстеннән кеше чәче күперткән… Җиңел тукымадан тегелгән күлмәге тәненә сыланып тора. Авыз тулы алтын тешләрен күрсәтеп елмайганда күзләр чагыла. Әни белән икебез ирексездән аны Валидә белән чагыштырмый калмадык, әлбәттә. “Бу ясалма курчак Валидә балам түгел шул”, – укыдым мин әнинең күзләрендә. Шулай да ул йөзенә чыгармады, булачак килененә ачык чырай күрсәтергә тырышты. Мин дә аннан калышмаска маташтым. Рәйсә үзе дә елмаеп кына торган бик ачык йөзле хатын булып чыкты. Тик елмаюы да Валидәнеке кебек оялчан, тыйнак түгел, ә әртисләрчә “утыз ике тешле” иде. Хатынның теле телгә йокмады. Сүз арасында беренче иренең бик көнчел булуын, юкка гына да кул күтәрергә яратуын әйтеп узды. Дүрт яшьлек улының аларга һич тә комачау булмаячагын, баланы күбрәк дәү әнисе белән дәү әтисе үстерәчәген яшермәде. Җиһангир аның авызыннан күзен алмады. Рәйсә аның хакында да онытмады: “Кадерлем, сөеклем”,– дип, бездән тартынмыйча йә ирененнән суырып үбеп алды, йә бөтен тәне белән сыенып сырпаланды. Бу танышудан соң озак та үтмәде, яшьләрнең туе булды. Иреннән аерылган балалы хатын ак күлмәк киеп, ак фата тагып икенче тапкыр кияүгә чыкты.
Үз мәшәкатьләребез белән яши торгач, энемнең үзеннән өлкән, балалы хатынга өйләнүе онытыла төште кебек. Үзе сайлап алган пар булгач, без дә килешми, ни эшли ала идек? Каршы әйтсәк тә, энекәшемнең безне тыңлавы икеле иде. Аннары, башта ярыйсы гына яшәп киттеләр кебек. Рәйсәнең бер бүлмәле булса да фатиры бар. Эше дә начар түгел – такси диспетчеры. Җиһангир гына төшемлерәк урын эзләп карады да, таба алмагач, эш эзләп Себергә чыгып китте. Ир белән хатынның озак вакыт аерым яшәүләре җайсыз иде, әлбәттә. Тик аларга аякка басарга кирәк иде, ә моның өчен гаилә башлыгына күбрәк тырышырга кирәк иде. Икесе дә бер-берсен үлеп сагынуларын яшермәделәр. Аеруча ирен ничек өзелеп яратканын Рәйсә күрсәтергә тырышты. Җиһангир эшкә киткән чакларда килен кеше елый-елый әнигә шалтыратты. Ире кайтып кергәндә бөтен туганнар өчен табын җыйды. Аның бу кыланмышларында, күрегез, белегез, иремне ничек кадерлим, дигән ишарә бар иде. Гомумән, аның тышкы ясалмалылыгыннан башлап, бар тормышында әртислек бар иде. Әйтерсең лә ул яшәми, ә кемдер өчен уйный, спектакль күрсәтә. Чын йөзен яшерәме, әллә нәрсә шунда. Менә мин нинди яхшы, янәсе. Рәйсә баштан ук ир туганнарына, аның әнисенә ярарга тырышты. “Әйе, әйе” дип җөпләп, һәрвакыт безнең сүзләр белән килеште, беркайчан дә бәхәсләшмәде, барыбызга да ярый белде. Шома еланлыгы булса да, ул шомалыгын ничектер җай гына яшерә дә белде. Иргә дә, миргә дә ярый белә, дип нәкъ Рәйсә хакында әйткәннәр шикелле. Җиһангир да хатыннан уңганын яшермәде. Акыллы атын мактар, юләр хатынын мактар… Сүз дә юк, бәлки, энем хатынын яраткандыр да. Тик, кызганычка, мәхәббәт корбанына әйләнәсен ул үзе дә белмәгәндер шул.
Аяз көнне күк күкрәп яшен яшьнәгәндәй, барыбызны да һуштан яздырган, әниебезне аяктан еккан вакыйга үзен озак көттермәде. Себердән кайтып кергән Җиһангир, хатынын чит ир белән тотып, ачуыннан ирне пычак белән чәнчегән. Алган яралардан Рәйсәнең сөяркә ире үлгән. Энебезне унике елга төрмәгә утырттылар. Болай да чирләш әниебез баласы кайгысыннан урын өстенә егылды. Рәйсә әниебезнең хәлен белергә килүне кирәк санамады. Хәер, аңарда Җиһангир кайгысы да, авыру кайнана кайгысы да юк иде – такси диспетчеры таксист ирләр белән типтерә иде инде. Ире төрмәгә аның гаебе белән эләксә дә, унике ел эчендә ул анда бер тапкыр да барып карамады. Урын өстендә яткан әниемне, ике баламны иремә ташлап, энем янына мин йөрдем. Кемгәдер тормышка чыкса да, Валидә, Җиһангир төрмәгә эләккәч, аның хакында сорашмый, борчылмый калмады. Хәтта энем янына бер баруымда Валидә ул яратканча бәлеш пешереп җибәрде. Җиһангирны онытканмы-юкмы, Валидә үз бәхетен тапкан, яхшы гына холыклы ир-атка тормышка чыккан иде. Ә Рәйсә ир башын йотты да онытты.
Җиһангирдан бигрәк, мин әниемне һәм Рәйсәнең корбанын – үлгән ирне кызгандым. Җиһангир үзе кылган золымлыкның җәзасын ала – унике ел яшь гомерен әрәм итеп булса да, бервакыт иреккә чыгачак. Рәйсә кармагына эләгеп кәнтәй хатын өчен вафат булган ир-егетнең дә аның өчен кара кайгыда калган ата-анасы, туганнары бардыр. Күпме кешегә хәсрәт китерде бу Рәйсә! Ирләр Рәйсә кебек азгын хатыннар өчен бер-берсен үтерешә, төрмәгә утыра – ә кәнтәй хатын, бер гаебе булмагандай, читтә кала. Әйтерсең лә бу коточкыч хәлләр аңа бөтенләй кагылмый. Әнием әйтмешли, андыйларга закон да юк, чурт та юк. Беренче ире ярый ла аның җәтмәсеннән исән котылган – хыянәтче хатыныннан аерыла алган. Бер ирнең башына җитте, икенченең, өченченең… Азагы күренми. Һаман да ваемсыз гына, тыныч кына яшәвен дәвам итә. Берсе үлә, берсе төрмәдә – чибәр, азгын хатыннар яраткан исәр башлы ирләр табылып кына тора. Ирне ир иткән дә хатын, хур иткән дә хатын шул. Дуңгызның камиллеге нәҗеслектә димәсләр иде. Улының башын йоткан хатынны каргап, такмаклый-такмаклый әниемнең елаулары! Улы кайгысыннан әнием бик бетеренде. Рәйсәгә өйләнергә ризалыгын биргән өчен ул һаман да үзен гаепли. Бәлки, Валидәнең күз яшьләре төшкәндер, ди. Ә Валидә азаккача кешелекле булып калды. Рәйсәдән аермалы, әнием авырып ятканда килеп аның хәлен белде. Мин әнине кулымнан килгәнчә тынычландырырга, юатырга тырышам. Җиһангир үз ялгышын аңлаган, тәүбә иткән кебек, бәлки, андый бозык хатыннар белән башкача бәйләнмәс, яшәргә туры үзеңә кайтыр, дим. Карт көнеңдә карар-тәрбияләр кешең булыр, дим. Күңелендә өмет кабыныпмы, шул сүзләрдән әнием бераз тынычлангандай була.
Җиһангирны гына ялгыш-хаталары бернигә дә өйрәтмәгән, тәүбәсе дә тукран тәүбәсе булган иде, ахры. Әллә сихер, әллә күрәчәк, төрмәдән чыккач та ул үзенең башына җиткән Рәйсә янына кайтты. Ярый әле, бу турыда бакый йортына кайтып киткән әниебез белми калды.